Логотип Казан Утлары
Публицистика

СЕЗ БЕЛӘМСЕЗ КАЯ БАРГАННЫ?


СОРАУЛАР АНЫК КУЕЛГАНМЫ?
"Безнең заман герое” Сөйләшүнең темасы яна булмаса да. анын нәкъ менә шушы яссылыкта куелачагы күптән көтелә иде: ул татар милләтенең киләчәк язмышына барып бәйләнә Тукай раславынча, бетәбезме без. әллә бетмибезме0 Борчылуларым шул кадар лә көчле иде ки. берничә тапкыр кулыма каләм дә алып куйгалаган чакларым булды (Кара "Татар милләте өчен Кануннамә". "Ватаным Татарстан", 16 02 1')%. "Инде без дә бетәбез " "Шәһри Казан". 16 012001, Исән калу хакына " Президент М Шаймиевка ачык \ат". "Шәһри Казан". 31 май 2002, "Бирегез майдан!", "Мирас", 2 . 2003) Шуна күрә, мондый ифрат га кирәкте, милләт өчен әжәл даруына тиң сөйләшүне, ниһаять, башлап җибәргәне өчен "Казан утлары” редакциясенә рәхмәт әйтәсем килә Бер башлагач, әлбәттә, жирснә җиткереп, тәфсилле итеп сөйләшү зарурдыр. Сөйләшүне вакыт кысасы белән чикләмичә, озайтырга кирәк. Безне ашыктырмыйлар бит Кинәшнсн азагында хөкүмәтебез, бәлки, берәр карар кебек нәрсә лә кабул итәр0 Сүз бит глобализм заманында милләт кадәр милләтне коткару, доньянын бер сирәк этносы—татарны саклап калу турында бара Әле кызып кына барган бәхәс бары тик "герой нш табу"* хакына куелган тар үзмаксат түгел, шуна күрә анын Станиславский әйткән глобаль, “ин югары максаты" (“свсрхзшфчасы") бер гамәли уртак фикергә килү белән тәмамланырга тиеш
•• Күп диета еллар буе яшзешебезмен асылын гашкш иткән икътисади ютръииылык бетү йеләи берга, ахлак кдгешрмя.<әре лә сизелерлек какшаш диелә бәхәсмен "Баш сүз"енда Ярлылык, икътисади тотрыксызлык кына әхлакый тотрыксызлыкка китерә дигән нәтнжә ясалган сыман бирелә Ай-Һай Тарихта шунысы билгеле ярлы кеше Китап өстендә яшь койганда, бай абзый сш кына анын өстендә ятып йоклый Еш кына ярлы илләр чагыштырмача югары әхлаклы, иманлы, бай Америкалар ифрат га әхлаксыз вә имансыз булып чыга Үзебез күреп торабыз Гыйракны бомбага тоткан Американын кайсысы ичиззлырак' Нигә Америкаларга китәргә? Үчебезне атыйк Ислим кабул итеп, ун гасыр эчендә без ташпулатларда
Айдар V» 1И М (1942) шагыйрь, п/ншик. ихбиинп г тагар. башкорт, рут тед.щччиа кутанлы (*Пс/мч1че.юр*. »Гомеремме»ун кош-». «Бпктырыш». •Минем т\тщык 11'кшгм» 6 6 > китаплар ангоры Чдчыда нит
яшәгән Болгар вә Казаннан сөрелеп чыгарылып, читән, салам түбәле атачыкларга кертелгән милләт, ыштыр урап, чабата киеп, ачлы-туклы яшәп иманлы-китааты килгән булсак, хәзер технотрон заманның күп катлы, калай түбәле, таш, галәми интернетлы, телевизорлы өйләрендә, “Мерседес'ларда дөнья куып, имансыз- китапсыз торьш калдык бит әле... Беркатлы тәпәш агач өйләрдә вөҗүдебезне югарыда саклап, күпкатлы бетон йортларда ул вөҗүдне бихисап түбәнәйттек Бабайлардан калган иман безне хәтта Явыз Иван, Пуришкевич, Лука Канашевич-Каратуниар инквизициясе аша мен ел саклап килде-килде дә, совет "интернационализмы" һәм Ельцин “демократизм”ы чорында "ташлап” китте дә барды. Мондый шайтанлыкка каршы торырга без көчсез идек Киштәбездә китап бар. ләкин ул җаиыбызд агы иманга әверелмәгән...
Әдәбият, әгәр ул әхлакый-тәрбияви сакланып килгән һәм ихластан да яши икән,ул беркайчан да “тормыш көзгесе” булудан туктамый, чөнки ул, объектив жәмтыятьнен Адәмзат каләме очындагы субъектив чагылышы буларак яши. Әмма анын булу-булмавы җәмгыятьнең бу әдәбиятка ихтыяҗына бәйле “Менә шушындый катлаулы, байтак язмышларны ботарлап ташлаган, хәтта катаклизмнарга кадәр барып җиткән җәмгыятьтә әдәбиятның, аныграк әйткәндә, матур әдәбиятның роле кимеде түгелме?”—дигән сорау куя безнең алга журнал. Бик тә вакытлы, бик тә катлаулы, бик тә кыю вә куркыныч сорау бу Татар җәмгыятенең генә түгел, гомумкешелек жәмгыятенен дә әле мона кадәр, бары тик матур әдәбияткә бәйләп, мондый сорау югарылыгына күтәрелгәне юк иде Димәк, без исән!..
Танып-белүдә, хәбәрдарлык-тәрбия сферасына яшен чаткысы тизлеге белән килеп кергән электрон чаралары—телевидение, интернет. электрон элемтә, галәми телефон, “виртуаль чынбарлык” һәм башка шундый компьютер җанлы, милләтнең барлык Алпамша, Камыр-Батыр һәм Зөһрә-кызларын "башы-аягы белән ашый торган” "могҗизалы Гарри Потгерлар” гомумкешелекнен менәр еллар буе сыналып килгән һәм мәнгелек дип исәпләнгән иске мәдәни мирасын сынау алдына куйды алар булырга, сакланырга тиешме, сакланган хәлдә, электрон мәдәни-тәрбия чаралары белән ярышта нинди ысуллар сайлап исән кала алачаклар? Электрон революция бер үк вакытта дөнья белән идарә итүнең яңа, алдарак әйткән агрессив каһарманнары—Гарри Поттерларны һәм аларның фәлсәфи кануннамәсе булган глобализм гамален китереп чыгарды. Без, дәүләте һәм үз банк-интернет системасы булмаган татар җәмгыяте, глобализм һәм анын нәтиҗәләре турында уйлый башларга да өлгермәгән булуыбызга карамастан, инде анын потенциаль колына әверелдек. Гади гына итеп аңлатканда, нәрсә ул—глобализм? Ә менә нәрсә: табигый байлыкларын юридик яктан синеке—ләкин фактик яктан синеке түгел Телевидениең—формаль синеке, ул синен салым акчасына эшли—әмма фактта, андагы секс-бомба программалары белән синеке түгел. Глобализмнын ерак һәм якын боҗралары бар. Без анын ерак боҗраларында биш йөз ел яшибез инде.Әйтик, Мәскәү сазлыкларыннан Тын Океанга кадәр җирләребез басып алынгач, алар "тыныч кына” “Рәсәй” дип атала башланды. Идел синеке, әмма син анын ярларыннан куылгансың. Иген синеке, аны син үстерәсең, әмма орлыклары— империя амбарларында Мәчетләрең урынында—чиркәү, каберлекләрен урынында—хәрчәүнә. Күкрәгендә көчләп тагылган тәре. Менә безнең милләтнең моннан биш йөз елга якын элек кичергән беренче глобализм үрнәкләре. Без әле һаман да исәнме? Ничек?' Советлар алып килгән глобализм исә интернационализм күлмәген киеп, тагын да нечкәрде, телне, җанны, катнаш никахлары белән гаиләне басты. Ельцин демократиясе чорында совет чорыннан калган эчке глобализм халыкара глобализмнын трансконтиненталь ятьмәсенә эләкте. Синен менә дигән әдәбиятың, мәдәниятен бар—ләкин китап кибетләрендә әхлаксыз макулатура, анда Тукайларга урын юк Сәхнәңдә үз Шүрәлеләренә охшаган ят “Шүрәле"ләр бии, Илһам Шакиров кебек чын йолдызларга урын юк сәхнәдә “сүнгән йолдызлар” җырлый Синен менә дигән милли ашларын—вак бәлешләрен, өчпочмак, (аны "интернациональ ’ татар, әлбәттә, һичшиксез “треугольник” дип атый), кечкенә цехлар, ашханә, чәйханәләр ачып җибәр, очсызга гына ашат, тукландыр, бае да бит—әмма юк “Кыстыбый” "корпорациясе” бездә. Анын каравы, барлык
Татарстанны зрзинкә кебек чәйнәлми, сүс кебек өзелми торган “кызыл салам" сата торган "Макдоналдс"лар биләп алган Әитик. татар үз карынында йөртеп, тудырып, миллион расходлар тотып, балалар үстерә дә. аларны ят кияүләргә коллыкка сата, инде йөз ел катнаш никахларда башка милләтләрне арттыра Татармын ин акыллы укыган баласы татармын үзенә түгел, чит Германия. Америка. Ифаильләргә хезмәт итә. Безгә гарьләнергә кирәк тә бит. әмма татар монын белән "горурлана" Мондый психологияне нинди әдәбият тәрбияләгән. "Заман геройлары булган" татар әдәбиятымы'' Әйтик, шул ук нефтен синеке, ләкин аны татар түгел, урыс белән ябрәй сата, бәрәнгсн. сөтен, итен юридик яктан синеке, әмма фактик яктан—синеке түгел, базарда аны әзәри белән ярышып әрмән сата. Кайчандыр империяләр бары тик үзләре басып алган территория һәм халыклар белән генә идарә итсә, электрон мәдәният чаралары белән коралланып алган Гарри Поттсрларнын халыкара идән асты империясе глобаль дөньяны күз ачып йомганчы глобаль масштаблар белән басып алды Бу империягә әхлак кирәкми, ана Себерләргә очып. " виргуаль томанда" йөзеп, алданып, акча эшли торган алаканат, гидайлар, ихтыярсыз, беркатлы, тәрбиясез, тирән белеме булмаган, "музыкаль исерек" ахмаклар галәмияте кирәк
Кайчандыр XIX гасыр азагында Закир Һади "Хәзер дә чыра заманнары үтмеш. шәм вә лампа заманнары да кичмсш. электрик заманнары килмсш- дип язган булса, без бүген электрик заманнарына беррәтгән электрон, интернет. глобалнзм заманнары "килмсш". дияргә мәжбүрбсз. Татар язучысы милләтен исән калдырасы килсә, трансконтинснталь глобализмга каршы торырга, милләтнсн умыртка сөяген ислам һәм иманлы нәфис сүз тәрбиясе белән ныгытырга тиеш XX гасыр белән XXI гасыр арасында интернет белән коралланып өлгергән виргуаль кешелек үз тарихында беренче гапкыр "Китапсыз да яшәп була" дип яшәүгә күчте. Әйе. яшәп була торгандыр, тик мондый очракта Кеше Туганыбыз, сина кешелеклеген белән генә хушлашырга туры киләчәк Мозздыи тирбәлешләргә бик тә сизгер шагыйребез, мөхтәрәм журналыбызнын баш мөхәррире Равил Фәизуллнн 2000 елнын гыйнвар санында ук "Баш мөхәррир сүзе" дигән баш астында чыккан башмәкаласен һич тә юкка “ Китап гасыры китәме дип атамаган иде Интернетка әсир төшкән ксшелскнсн китап белән хушлашуы мәдәният тарихында мәдәнияткә каршы мондый глобаль масштабтагы беренче контр революция иде "Одәбиятнын роле кимеде түгелме.’" дип сорый "Казан утлары" Бу контекстта мина әлеге сорау аяусыз киная белән "Әле әдәбзгятыбыз бармы ’ Ул кирәкме дигән сыманрак (тәүбә-тәүбә!) ашырып
Яшермим, мина бик куркыныч Бу мәкаләне язар өчен каләм азганда мин үземне дар агачына мешән кебек тойдым Әмма гөп курыкканым бу мәкалә чыкканнан сон алачак тукмакларым түгел Курыкканым икенче Сукмас зур күтәрә дигәззләй зурдан дау кубып, иске әдәбиятны тар-мар китереп, янасын тудыра алмыйча, тарих алдында бодай да кыен хәлдә калган милләтебезне ярык тагарак алдына угыртмабы змы. дип борчылам Боек гагар әдәбияты бар һәм ул буш урында тумаган Әгәр урыс шипфиигс Василий Жуковскийнын 1802 елда инглизчәдән тәржемә ителгән угыз-кырык юллык “Авыл каберстаны" элегиясе белән нибары моннан икс йөз сл элек башланган булса, безнен татар шигъризле үлемсез Кол Галинен сигез мен юллык "Йосыф вә Зөләйха"сы белән моннан сигез йөз сл (!!!) элек башланды. Мондый бөек әдәбият барлыкка килсен өчен татар дигән боек һун ну- төрки милләткә тарихта аваз салырга, ничә мен ел тир түгәргә, мен еллык мәдәни катлам булдырырга, днын чәчмә-шигъри-драматик әдәбият өлкәсендәге Кол Гали Мөхәммәдьяр. Сәйф Сарай. Котб. Габделҗәббар Кандалый. Шиһабетдин Мәржани Каюм Насыйри. Муса Акъегет. Заһир Бигисв. Риза Фәхреддин. Гаяз Исхакый. Габдулла Тукай. Дәрдмәнд, Гллиәсгар Камал. Фатыйх Әмирхан. Мәжзп Гафур и. Фатыйх Кәрими. Мирхәйдәр Фәйзи. Фәтхи Бурнаш Мәхмүт Галәү. Кәрим Тинчурин. Шәриф Кимдә. Галимҗан Ибраһимөв. Нәкый Исәнбәт. Хәсән Туфан. Муса Жәлил. Тажн Гыйззәт. Гомәр Бәизиров. Ибраһим Гази. Әмирхан Еники. Смбгат Хәким. Фатыйх Хөсни. Нурихан Фәттах. Аяз Гыйлажсн. Мөхәммәт Мәһдиен, кебек титаник фикер ияләре һәм нәфис сүз осталары—язучы һәхз шагыйрьләр
мәгърифәт-мәдәниятнен беренчел чирәмен күтәрергә тиеш булган
Әмма мин бүген күп кенә остахтарымнан, замандашларымнан һәм үземнән канәгать түгелмен. Үземнән аеруча.Үземне кыйнаган кадәр мин беркемне дә кыйнамыйм. Бер үк вакытта, остазларымны мин яратам да. "яратмыйм" да. Алар минеке дә. “түгел" дә. Алар мина якын да. “ерак” та. Үз дә, “чит” тә Алар зур да. “бәләкәй” дә Мин аларны яратып мактыйм да, тәнкыйтьләп, инкяръ да итәм Менә ни өчен дарга менгән “җинаятьче” итеп тоям мин үземне. Боек Байроннарга тинләшергә тиеш булган, әмма һаман да шул “вакытсыз үтерелгән” мәшһүр Такташыбыз әйтүенчә, “сүгенә-сүгенә кайтам урамнан” Биредә бер-берсен макташудан, иренмәгән мәзәкчеләр, “фәлән-фәлән кытыклары” дигән юньсез бер жанр уйлап чыгарып, котыралар Һәркайсы Бернард Шоуга әверелеп, берссн-бсрсе “кытыклыйлар" Күк йөзенә карап, анда үзебезнең бүгенге эре йолдызларыбызны эзләп тапмакчы итәм. Юк, күренмиләр. Аптырагач, кулыма мәктәп микроскобы түгел, космик телескоп алып, вак йолдызларыбызны да галәми масштабта зурайтасым килә. Әмма зураймыйбыз, шайтан алгыры. Без—вак, без—тузан Юк, безнең искиткеч талантлы, әмма изелгән, кол, колониаль милләтебез галәми масштабтагы үз Сервантес. Шекспир, Рабле, Бальзак, Ги де Мопассан, Джон Голсуорси, Теодор Драйзерларын тудыра алмады...
Минем үземне һәм барчабызны, беркемнең дә шәхесен кимсетмичә, тәнкыйтьлисем, каезлыйсым килеп китә Бу минутта минем өчен классиклар бетә, бары тик милләтнең тигез балалары гына кала Кинәт минем йөрәгемне кайнар пычак телеп төшә: язганым хакмы? нигә язам? нигә язып азапланам? ул кемгә кирәк? без төзегән бинаны ачып керүче-укучы табылырмы? алар туфракка без күмеп калдырган шартлаткыч матдәне таба, без күтәргән җиде кат күкне, без төшкән җиде кат җир катламын ача мырлармы? Бу сөаль, шатлыкка каршы, татар әдәбиятында бер мине генә борчымый Әнә. шул ук баш мөхәррир “Йә. нишлибез, газиз каләмем0" дип исемләнгән башмәкаләсендә җәмгыятебезгә шундый ук сораулар куя ләбаса: “Әдәбиятын алтын гасырлары үтте түгелме? Үзен алыштырырлык роботлар ясаган, клонлаштырып, теләгән җан иясен укмаштырыр сәләткә ия XXI гасыр затлары өчен эмоциональ әдәби сүз, образлы сурәт кирәкме? Җәмгыятьтә әдәбиятка ихтыяҗ бармы? Ак кәгазьдәге язу буразналарын без дөрес сөрәбезме?” (“Казан утлары. 1. 2004).
Кем белә, бәлки без—сан ягыннан ун миллионнан ким булмаган милләтебез бар дип күкрәк каккан татар әдипләре—бәлки бу виртуаль, китапсыз томанда тугыз миллионыбызны “суга салып”, бәлки бер миллионыбыз белән берәгәйле милләт булып туфан суларында калкынырбыз да, Нух пәйгамбәр көймәсеннән милли дәүләтле, милли интернетлы. милли банклы милләт булып коры җиргә аяк басарбыз?! Әнә бит, Сөләйман-Соломон падишаһ балалары ничегрәк итеп галәми глобализм хуҗалары булып киттеләр, ә?! Журнал битләрендә барган сөйләшүнен төп мәгънәсе, аңлашылуынча, әдәбиятның ижтимагыи-тәрбияви бурычларына кайтып кала. Без кемне, нинди кемсәне нинди әсәрләрдә, нинди тәмләткеч, нинди”витаминнарда" тәрбиялибез0 Бу тәмләткечләр балаларыбызны кая алып бара? Жир йөзен басып алган глобаль мохитта, гуфан томанында алар нинди маякларга, нинди кыйблага йөзләрен юнәлтәләр? Бу хакта уйланганда мәшһүр шагыйребез Хәсән ага Туфанның әле 1953 елда сөргендә язылган “Сүз кушасы килә талларга” дигән шигыре искә төшә:
Уйга талган Сүз кушасы килә тапларга:
Дәрья тазлары... —Сез беләмсез кая барганны.
Шундый уйчан аулак таңнарда Уйга тапган дәрья тазлары?
Дөньядагы һәр халыкнын үз иясе, тотем-билгесе бар. Ташмы, агачмы, үләнме, әллә берәр киек-жанвармы ул—барыбер Без татарларның Ходай Тәгалә биргән милли агачы—тал Тал-Ана Өянке түгел. Тал. Мәңге яшь нечкәбил Тал. Тал белән Өянке бер матдә, бер үк агач булса да, алар ике яссылык, ике Вакыт, ике Аралыкта яшиләр Шуңа күрә дә. Татнын каИчан картайганын һәм Өянкегә әйләнгәнен күреп булмый. Бу бөек сер. Татлар картаймый, үлми, кискән саен төптән янара, тамырлана.
Таллар—без ул Татарлар Кискәч тә ишәя торган агачлар нәселеннән Өянкеләр гөрселдәп ава Таллар аумый Үсәләр, кискән саен үрчеп яшь туйрага әверелатәр
КЕМ УА "ЗАМАН ГЕРОЕ"?
Ьашланып киткән сөйләшүебез башыннан ук ут-ялкын белән дөрләп китмичә, менә сүнәм. менә сүнәм дип чыш-пыш килеп, төтен дисен төтен, ыс яисән ыс булмаган сусыл-ачы "нәрсә" чыгарып ятуын дәвам итә Дөрес. Рәфыик Шәрәфиев "Киләме, күрәбезме7". I. 2004). Рәшит Фәтхерахманов ("Татарга сатма матбугат".
3, 2004) кебек авылда яшәгән бик жегәрле һәм "очлы күзле" тәнкыйтьчеләребез һәм. аларга өстәп. Рафаэль Мостафин ("Чорлар чатындагы үзгәрешләр '. 5. 2004). Рөстәм Зарипов ("Пегас кашына микән7". 9. 2004). Рсволь Раков ("Укыр җаннар бетмәсен". 9. 2004) кебек әдәбият сөючеләребез сөйләшүне ялкынландыру максатында юньле гс))ә коры утыннар ыргытып, барыбер дә дөрләп китә алмаган учакны җашынлырырга тырышып карасалар да. Радик Фәизов (“Алар безнен арала ’. 2.2004) кебек "һаман да шул" авылдан. Әхмәт Рәшит < Зурдан кубып сөйләшкәндә'
4. 2004). Мансур Вәли-Баржылы (“Күңел кемне көтә" 6. 2004). Илшат Вәлиулла
(“Яна маяклар эзләгәндә". 8,2004) кебек әзерлексез, тема стратегиясеннән ерак торып, сш кына клан-торксм макташуына гына кайтып калган мәкаләләр белән катнашкан "шәһәр тәнкыйтьчеләре". Азат Әхмәдуллии ("Үрнәк геройлар сагындыра". 7. 2004). Зиннур Мансуров (“Каләмебсг илаһи антка тугрымы ‘ 7.2004)
кебек шулай ук “шәһәр", әмма сөйләшүгә бөтенләй катнашы булмаган, әдәби ел йомгакларында укылган “докладлары" белән очраклы чыгыш ясаган тәнкыйтьчеләребез Рәфыйк Шәрәфиен белән Рәшит Фәтхерахманов кабызып жибәргәи учакны сүндерү өчен зур гына тырышлыкларын күрсәттеләр
Әмма бу юнәлештә иң зур “өлеш кертүче" мәхдүмебез нәкъ әнә шул сөйләшү өчен ждвлплы. аны оештырырга, басмага әзерләргә тиешле “инсанымы 1 "Казан утларьГнын тәнкыйть-библиография буенча мөхәррире Мансур Валн-Баржылы булгандыр Мансур әфәнде "Күңел кемне көтә ’” дигән мәкаләсендә (6. 2004) Соңгы елларнын реаль чынбарлыгында нинди сон ул безнен еллар герое ’ Бүгенге тормышта без кемнәргә—нинди типларга—чыннан да герой дип әйтә алабыз' -лшән сорау куя да: “ Герой исеме ул. һичшиксез, зур батырлык, зур фндакарыск белән бәйле — дип шунда ук шартлатып " заман геройларын" атап та бирә — Батырлык, фидакарьлек дигәндә минем күнелгә ин башта сугыш елларыннан Шакиржан Мочәммәтжлнов Газинур Гафнитуллнн кебекләр, сиксәненче еллар армиясе тормышыннан Рифкать Миргазизов сыман асыл, кыю епггләр килә ” Менә ничек икән бит Һәйбәт “провокация” бу Шулай итен, тәнкыйтьче житли фәлсәфи сөйләшүгә фельетон могиалары кертеп җибәрә. "«)дәбиитыбыздлы заман герое" ул һичшиксез "Кызыл армиянең кирза итеге" белән бәйләнешле булырга тиеш икән' Шакиржан Мочәчмәгжановнын ком икәнлеген беләсезме.* Мин белмим Хәтерлим үткән гасырның пкеанынчы еллары башында илдә хәбәрдарлык урнашкач, матбугатта "лошманнмн ут ноктасын күкрәге белән каплаган Советлар Союзы Герое Александр Млтросоннын. имеш, яшь җинаятьче үсмерләр колониясендә үзе теләп Александр Матросоп исем-фамилиясе алган урыс егете түгел, ә. имештер ки. Башкоргстлннын Учалм районыннан ягим гагар (башкорт1) баласы булганлыгы турында материаллар күренеп алган иде. Анык чынлап та башкорт яки татар булуын ары таба беркем дә архив документлары аша раслап маташмады — оныттылар Рифкать Миргазн юв дигән кеше. бәлки. чынлап та зур геройлык кылгандыр Әмма .шым ла кем икәнлеген белмибез булып чыкты Авторга б> мәсьәләдә бераз гына булса да ачыклык кертеп китәргә кирәк булгандыр, минемчә
Хәтерлисездер, кичә генә Сталин тормәсснән чыгып, бүген шул ук Сталин карышлыгы белән башлашам империалистик сугыш корбаны булган шагыйрь Ф.пыИч Көримнен “Мин— гуманист" дигән бик тә гыйбрәтле. без әле булса бер яклы анлшан шигыре бар -Чнлл шрик герой лошчганын үтергәшә куана ы. >тсннән генә "Бу кешенен гомерен нигә бстердечг икән мин’ дшәндәй үкенеп кун Бу мәсләктән чыгып караганда, мәгънәсенә амбразурага ташланган (ташланганмы ’)
Газинур Гафиятуллин түгел, Фатих Кәримнең шушы гуманист сугышчысы "заманыбыз герое" булып кала түгелме? Сүз биредә кемнең кем булуы, кемнен нинди батырлык кылуы, нинди батырлык очен әдәбиятка керергә хокуклы булуы турында түгел, ә безнен әдәбиятта кемнен. ниндирәк образның " заман герое" буларак атала алуы турында барырга тиеш иде. Мансур әфәндене бу проблема, күрәсез, артык борчымый. Борчыса да. “заман герое" анын өчен сугышта мотлак та "Герой булыйм әле!" дип бер мәгьнәсезгә амбразурага ташланучы "тиле", тыныч хезмәттә мотлак та сабанга җигелеп тартучы “йөк аты" булырга тиеш икән. Бу хакта моннан кырык елга якын элек шагыйребез бик зур кинаяле мәртәбә белән болай дигән иде:
Үлеп к\рсәттеләр безнекеләр!
Гәмерләре булды, һай. кыска.
Ә бит үлеп үлемсезлек яулау бердәнбер юл түгел тормышта
Кинәт кенә тәнкыйтьче үзе эзләгән “заман геройларын" җиңел генә итеп “унай герой" образына алыштыра да, һәр унай герой образы "заман герое" булып чыккач. Аяз Гыйләҗевнын "Жомга көн кич белән" дәге Бибинурын. Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять"ендәге Акъәбиен. алардан алда Гомәр Бәшировнын “Намус"ындагы Нәфисәсен. Мирсәй Әмирнен “Тормыш җыры"ндагы Миңлекамалын. Габдрахман Әпсәләмовнын “Ак чәчәкләр"ендәге Гөлшәһидәсен "татар әдәбиятының зур казанышлары, ачышлары" дип атый. Дөрес, алар "казанышлар", ләкин илле елга якын чорда тупланган чанда чанланган. әйләнештә йөреп искергән акча сымак иске "казанышлар" Без бит сөйләшүне сонгы егерме еллык әдәбиятыбыз турында алып барырга сөйләшкән идек?
Шуна күрә дә тәнкыйтьче моннан угыз-кырык ел элек университет аудитория-ләрендәге уяулы-йокылы семинарларда алган белеме белән чикләнә. Шулай да. һәр "казаныш" "ачышка" тин була аламы? Әйтик, заманы өчен Чичиков “ачыш" булганмы, "казаныш" булганмы, әллә "заман герое гына"мы? Аннан, теләсә нинди "казаныш", "ачыш" "заман герое", “унай герой образы "на дәгъва итә аламы? Шулай итеп, бу сорауларга җавап эзләү белән шөгыльләнергә тиешле тәнкыйтьчебез, өч каен арасында адашып, шул әсәрләрне иҗат иткән авторларнын үзләрен “заман геройлары" ясап куя Баксан. әдәбиятыбызда “заман геройлар"ын эзләп тә торасы юк. аларны тудырган язучылар үзләре үк "заман геройлары" икән бит' Юк, дөрес анлагыз. әдәбиятта Николай Островский, Фәнис Яруллин кебек сирәк очраклар да бар. тик мин авторнын һәр очракта авторга "геройлык" иммунитеты биреп, сөйләшүне ялгыш юлдан алып кереп китүен генә шик астына алам. Әйе. гомумән алганда, "татарча гел сонлап" булса да. шактый кызыклы "Тан җиле” романын язган Фоат Садриев. автор фикеренчә. героймы? Герой икән. Ни өчен? Чөнки анын Нуриәсмасы, тәнкыйтьче раславынча, “үзенең буй ҖИТМӘС биеклектә торуын”анлаган. Шул гынамы-’ Әлегә шул гына. Мәдинә Маликова героймы'’ Герой. Чөнки анын “Өермә"сенсн “героинясы Җәуһәриянен ният - чәке ә тлары изге булса да. әйләнә-тирәсендә ерткыч табигатьле адәмнәр күп", ди. Радик Фәизов героймы? Герой. Чөнки анын “Тәнре хөкеме" дигән фантастик (!) повестендагы Сәетҗан ага ~татар халкы өчен генә түгел, бөтен кешелек җәмгыяте өчен гаять мөһим, гаять актуаль идеялар белән мавышп йөри Ә нигә Нәкый Исәнбәт герой түгел-’ Вахит Имамов героймы-* Герой. Чөнки Имамовнын башланган да ташланган повесте "Могикан"дагы образлар “дуслыгы . атарнын беренче чабышка чыгулары—болар шигырь дәрәҗәсенә күтәрелеп, автор үзе дә чын-чыннан илһамланып (стиль, җөмлә төзелешенә игътибар итегез—А. X.) ижат иткән урыннар! Биредә В.Имамов “Алмачуар"ны тудырган Г. Ибраһимовлар. ат турында берничә гүзәл повесть язган Чыңгыз .Айтматовлар дәрәҗәсенә үк күтәрелә...” икән Чама кирәк түгелме0 Менә бит. Чыңгыз Айтматовның үзе дә алалмаган Нобель премиясен тот та Вахит Имамовка бир. Жөмлә төзергә соңыннан да өйрәнербез.
Кызганычка каршы, бүгенге заман татар әдәбиятында “заман герое" гына түгел, беренче чиратта төзек җөмлә дефицитка әйләнде. Мин үзем һәр проза әсәрен сусап-
юксынып укый башлыйм да. стиль кытыршылыгы, җөмлә төзексехтеге күтемә чалынса, авторы кем булуына карамастан, туктыйм Әле безнсн күпләребезгә кеше анларлык камил, нәфис, бар әгъза-буыннары да урынында булган жөмлә төзергә өйрәнергә кирәк. Әйткәндәй, “бу барыш белән барсак'. Татарстан Язучылар берлегенә озакламый жөмлә төзү буенча бер остаханә ачарга туры киләчәк. Тик шунысы җитәкче табарбызмы’ Бу ВУЗ белеме белән генә түгел, сәләт, талант, тормыш-хәятне белү, шуннан килгән ижтичагый эчтәлек белән дә бәйләнгән “Яшьләр белемле—хәзер ВУЗлипломы бар. Алар ипле жөмлә төзи беләләр—белем зур—лип киная белән ачынып язган иде Мөхәммәт Мәһдиев моннан нәкъ егерме ел элек шул ук "Казан утлары нын прозабызга багышланган бәхәсе унаеннан язылган “Җиләкле аланнар эзлим" дигән мәкаләсендә.—Тик әсәрдә тормыш юк 'Казан утлары 3. 1984) Юк. Мөхәммәт абзый.ялгышкансыз Без инде хәзер жөмлә төзи бслмәгәннәрне дә язучы итеп бетердек. Бсзнен җөмләләребез чуерташ-жөмләләр Мөхәммәт ага шундый жөмлә төзүчеләрне күз унында тоткан бит. Шулай да сорау: ә нигә без геройларыбыздан иске, яуланган биеклекләрне яулатабыз да. шунын белән күкрәк кагабыз’’ Нигә безнен язучылар Чынгыз Айтматовлардан да югарырак күтәрелми? Нигә, Айтматовлар Алданын кашка тәкәсемени'.’ Безнсн әдәбиятта, мәсатән. соңгы елларда Айтматовнын "Хуш. Галсары!" сы белән тиңләшерлек, хәтта аны уздырып җибәрерлек омтылышлар булмады түгел, булды. Тик. мәнге онытылмас Гамил Афзалыбыз әйткәнчә, һәр татарда утырган “штатный татар шайтаны"—тагар көнчелеге, татар тарлыгыннан арынып, күрә генә белергә кирәктер
Аяз Гыйләжев соңгы утыз-кырык еллык әдәбиятыбызда "рухи баскынчылык, экспансиягә каршылык күрсәтү, жиһлт-корәш рухы" юнәлешен башлап китүче әдипләребеэнен иң кәттәсе Әмма сүз сәнгатебезгә искиткеч зур өлеш керткән Аяз Гыйләжевны тәнкыйтьчебез "тәҗрибәле әдип" дип кенә атап китә. Аяз Гыйләжев кебек әдип "тәҗрибәле генә" булалмый. чөнки әдәптән килгән әдиплек, талант ул— Аллдһтан Бары тик уртакул язучы гына “тәҗрибәле" була ала. чөнки тәҗрибә бары тик хезмәткә бәйле Әмма “тәҗрибәле әдип" Аяз Гыйләжев “герой"мы? Мансур Вәлн- Баржылы уйлавынча, герой Чөнки язучынын тәмамланмаган, ин яхшы әсәрләреннән дә яхшырак будырт дәгъва дә ясый алмаган, башкаларыннан күпкә кайтыш "Кыллан нәзек, кылычтан үткен" романындагы геройларның берсе Асаф Сәхнпович. Мансур Баржылы раславынча, "министр булу өчен кемнәрне генә сатмаган", ә менә икенчесе. Фаяз, "эчкерсез һәм ныклы җирлектәге шәхес, дан-дәрәжә артыннан кумыйча, тыйнак кына эшләп йөри", икән.. Менә бит эшләр ничек
Авторга болар гына җитми. "Гсройлар“ны ул бөтенләй көтелмәгән жиртәрдән эзли дә. аларны. кызганычка каршы, гатар тарихында булмаган "диссидентлык хәрәкәтендә" таба "...Совет хакимияте елларында нинди каты сәяси һәм рухи басымга да бирешмичә, үзләрснсн эчке иманнарына, үхзәрснсн олуг иждт һәм намус юлларына бөек тугрылык саклап кала алган Әмирхан ага Еники һәм Нурихан ага Фөгтах-алар безнең чорнын геройлары түгел идемени "-дип купшы фразаларда тамак ерта тәнкыйтьче —Күпчелек иҗатчылар партиянсн өлкә комитетыннан өркеп яшәгәнлә. хәйләкәррәк иҗатчылар үзләренә шәхси уңышлар яулау (һәм рәхәт тормышка ирешү өчен!) андагы түрәләр белән турыдан-тур ы яки "интеллигентларлы әшнәлек иткәндә һәм алар кулыннан төрледән-төрле медальләр алганда—болар биг бары тик милләт, халык хакына олуг Ижлт дигән Иманны гына таныдылар! Шуңа гына хезмәт иттеләр! "
Дөрес тә. түгел дә Язучынын бурычы—гаделлек хәбәрчесе булу , гаделлек өчен көрәшү Әгәр ул үз фикерен яшерә икән, ул язучы түгел Монла теге “Шакмржан геройлыгының" ни катнашы бар'1 Нигә без куркак татарны "батыр, диссидент' күрсәтү хакына төшенчәләрне бутыйбыз'’ Әгәр бу "бары тик милләт, халык хакына олут Ижаг дигән Ихганны гына таныган" иҗатчылар безнсн арада яшәмәгән, ижаг итмәгән һәм мин. шәхсән, .пармын иҗатларын Рәсәй. СССР. бөтен дөнья масштабындагы әдәбн ачышлар белән чагыштырып белмәгән булсам, бу купшы фразаларга мөкиббән ышанган булыр идем Нәрсә. Әмирхан ага белән Нурихан ага өлкә комитетына гокерсп карап, җитәкчеләр белән даи\1М конфронтациядә, диссидент халәтендә көрәшеп яшәдеме'1 Атар хакимияттән медальләр, премияләр
татарнын халык язучысы дигән мәртәбәле исемен алмадылармы? Өлкә комитеты кайсы татар язучысын тәнкыйть итмәде0 Кем анардан өрекмичә яшәде? Аның тәнкыйтенә эләгү ул бит әле “диссидент" булуга тиң түгел Йә. әйтегез, татардан кайсы язучыбыз, шул исәптән дәүләттән зур бүләкләр алган “диссидент" Хәсән Туфан да. чын мәгънәсендә "диссидент" идеме0 Сер дә түгел, күп кенә очракларда Мәскәүдән төшкән “халыкара ишарәт" яктысында эшләгән өлкә комитеты безнең авыл мәктәбе һәм университетыннан башка бернәрсә күрмәгән, хәтта солдат шулпасын да эчмәгән хәлвәфруш язучыларыбызны еш кына гадел тәнкыйть итә һәм. дөрестән дә. ижтимагый тормышны фаразлауда алардан күпкә алдарак бара һәм шуна чакыра иде!
Ни гажәп. кайчандыр житмешенче-туксанынчы елларда тәнкыйтьтә мәйдан тоткан көчле тәнкыйтьчеләребезнен берсе, соңгы елларда шактый серле, шактый томанлы, шактый “экзистенииаль маржаизм" белән сугарылган хикәяләр язу белән мавыккан Мансур Баржылынын бүген нишләптер, башкорт әйтмешли, “ялкавы килә", ул үзенен күзе алдында һәм кулы астында туган егерме еллык проза катламнарын актарырга иренә Ягъни ул прозадан позага баса. Чынлап та, мондый унбиш-егерме елга бер тапкыр була торган академик сөйләшүдә әдәбиятның бер генә жанры, бер генә язучысы, игътибарга лаек булган бер генә каләмкяры да— кичәге аксакалы Әмирхан Еникидән башлап, кайдадыр Актанышта искиткеч матур хикәя, новеллалар иҗат итеп яткан Әмирҗан кардәшем Моталлапка кадәр берсе дә онытылмаска тиеш.
Әмма безгә бурыч куярга тиешле тәнкыйтьчебезнең күзенә соңгы егерме-утыз елда ижат ителгән әсәрләр—Хәсән Сарьянның “Бер ананын биш улы" да. Гариф Ахуновнын “Идел кызы" да. Мөхәммәт Мәһдиевнең "Фронтовиклар", “Торналар төшкән жирдә"се дә. Мәхмүт Хәсәновнын “Язгы ажаган”ы да. Ибраһим Салаховнын “Тайгак кичү”. "Колыма хикәяләре" дә. Якуб Зәнкиевнен “Иртеш таңнары" да. Фәүзия Бәйрәмованын “Болын"ы да, “Күл балыгы" да. Айдар Хәлимнсн “Өч аяклы ат' Татар вакыты ' да күренми Тәнкыйтьче Аяз Гыйләжевнен “Язгы кәрваннар". “Ягез. бер дога"сьтн да. Мөсәгыйт Хәбибуллиннын “Илчегә үлем юк”. “Кубрат хан"ын да, Нурихан Фәттахның "Сызгыра торган уклар”ын да исләми ул. Гафу итегез, мәрхүм Тәбриз Мөбәрәковнын тетрәткеч “Хәтер аланы", сирәк талантка ия язучыбыз Фәнис Яруллиннын “Серле дөнья". “Көн сулышы". “Көзге мон”ын. Жәмит Рәхимовнын олпат "Батырша”сы, Ринат Мөхәммәдиевнең “Сират күпере". "Кенәри—читлек кошы". Батулланын “Сөембикә"се. Тәүфыйкъ Әйдинен “Аһ. туган каумсм газиз!”. “Елан угы". Йөртә безне язмышлар"ы. Рашат Низаминың “Ут һәм жыр"ы. Миргазиян Юнысның гажәеп “ Сонгы сульшГы. "Европа ат сагына"сы. Тәлгат Галиуллиннын “Тәүбә"се. Флүс Латыйфинын “Хыянәт"е. “Ишелеп төшкән бәхет"е. Камил Кәримовнын “Ком сәгате” романының беренче-икенче китаплары. Марат Әмирхановнын “Тәкъдир". "Тояк эзе”нә дә тукталып тормый безнең тәнкыйтьчебез. Ә кирәк иле Эдуард Касыймовнын “Жир балкышы". Хисам Камаловның "Үлгәннән сон яздым". “Безне өйдә көтәләр". Салих Батгалнын “Сигезенчесе кем?", Ибраһим Нуруллиннын “Тукай ". “Әмирхан". Әсгать Сәлаховнын "Каеннар юлы". Марат Кәбировнын бер ачыш буларак кабул ителергә хаклы “Сары йортлар сере", Факил Сафинның “Саташып аткан тан . Рәшит Бәшәрнсн “Бер йортта жиде кеше". "Изге этләр" дигән роман-повестьлары, Ризван Хәмид белән Рөстәм Мингалимнең “Идегәй" драматик-киносиенарие. Әхсән Баян. Таһир Таһиров. Мәгъсүм Хужин. Фаил Шәфигуллин. Ркаил Зәйдулла. Марсель Гали. Нәбирә Гыйматдинова. Әхәт Гаффар. Рафаил Газизов. Галимҗан Гыйльман. Рәфкать Кәрами. Азат Ганиев. Таһир Нәбиуллнннар тудырган чәчмә әсәрләрнең сиксән-туксанынчы еллар активында үз Урыннарын күрергә хаклары бар Суфиян Поварисовнын Галимжан Ибраһимовка багышзанган трилогиясе. Зәки Зәинуллинның “Ат карагы". “Гарасатлы юллар '. Кыям Минлебаевнын "Бакый . Вахит И.мамовнын “Утлы дала", Гөлчәчәк Галисванын “Тулгак". Зөлфәт Хәким һәм башкаларның роман, повесть, хикәяләре объектив һәм кырыс бәядән читтә калырга тиеш түгелләр иде.
Башланган бәхәс, шартларында игыан ителүенчә. “Әдәбиятыбызның барлык жанрларын да инләргә тиешле” булса да. ул кадимгечә һәм башлыча, һаман да шул
берьяклы—чәчмә әсәрләребез турында гына бара Бу бер генә дә гадел түгел, албәтгә. Иҗтимагый климаттагы үзгәрешләрне, жил-янгырларнын кая таба исешен—тирә- юнебездә "яна кеше, ят кеше" барлыкка килүен еш кына публицистлар, драматурглар, шагыйрьләр тотып ала. аннан сон гына прозаиклар килеп, "катламны тирәнгә бораулый башлый " Яна герой" ул бит жирдә дә. күктә дә. утта да. суда да яши. ул бары тик бер. санлап алынган жанрда гына гомер итә алмый. Бу мәсләктән чыгып караганда. Фәүзия Бәйрәмованын сонгы елларда дини-әхлакыи һәм татар яшәгән төбәкләргә (диаспора түгел, татар бар Рәсәйдә җирле вә төп халык'» багышланган публицистикасы безнен әдәбиятта феноменаль күренеш Бары тик язган, әмма бер-берсен укымаган бүгенге язучылар чынбарлыгында аны күрүче генә юк Анын сирәк әһәмияткә ия булган “Хаҗ көндәлеге". "Заман Милләт. Ксшс". Бәхет ачкычы". "Таратып яткан татар Иле" кебек дини-әхлакын. фәнни- ижтимагый тематарга язылган һәм иманыбызга кире кайту юлында зур одеш керткән китапларын милләт соңгы елларда тыны белән тартып алып укый
Чәчмә әсәрләреннән тыш. Миргаэиян Юнысның. Зөлфәт Хәкимнен. Адлер Тимсргалиннын. Солтан Шәмсинең фәнни-фәлсәфи. Фәрит Яхиннын ижтнмагый- фәнни. Фәнзаман Батталнын әче сатирик публицистикалары бүгенге татар ижтимагмй фикеренен офыкларын кинәйтүчс факторга ия Акча тап сан. милләт игътибарын яуларлык бер әсәр тудырмыйча да күптомлыклар чыгарып, әдәбиятның чүплек башына менү берни дә тормый башлады Безнен бәхәс геройсыз” күптомлыклар чыгару тәҗрибәсенә тиешле бәя биреп, бу өлкәдәге парадоксларга җентекләп тукталырга тиеш иде
Бу мәкаләгә тотыныр алдыннан мин "Казан утлары"нын егерме еллык төпләмәсен актарып чыктым Бу чорда минем "кара исәбем" белән 80 роман. 135 повесть. 200 хикәя, йозләгәм шигъри шәлкем, дистәләгән поэмалар, пьесалар, истәлекләр басылган Болар безгә бер генә басмабы з—“Казан утларьГнда гына тупланган бийлык. Араларында “йөзек кашлары" бик сирәк очраса да. алар, ни дисән дә. безнен байлык бит Дөрес, .шарның күбесен чын әдәбиятны укыган кебек, онытылып, мөкиббән килеп укып булмый, кайбер үпкәләүдән үпкә ашатырлык авторларыбыз аныр кабул итмәсеннәр, бу уртак байлыкның шактый өлешен кү 1 йомып яндырган хатдә әдәбиятыбыз бернәрсә дә югалтмыйдыр да бәлки Юк. мин дискуссиядә катнашучыларны, шул исәптән Мансур Вәли-Баржылыны да. әсәрләрнсн барысына уптым-илаһыч бәя бирергә чакырмыйм Бу мөмкин дә түгел. Сүз бәхәсмен барышы өчен җаваплы булган кардәшләребездә шушы бахәснен үзенә карага фәнни-кпнцегпүаль мөнәсәбәт булдыру, сөйләшүдән беркемне дә читтә калдырмау, шешле җирдә гадед ТӘНКЫЙТЬ аша айныту. хәтга кечкенә хикәя кебек әсәрләрдә дә. гәрчә алар Галимҗан Ибраһичовнын "Алмачуар". Әмирхан Еникинең "Матурлык Миргазиян Юныснын Безнен ой өянкеләр астында иде". Мирсәй Әмирмен “Мөстәкыйм карт йокысы" сыман әсәрләр рәтендә булмаса да. шулар арасыннан, мөмкин очракларда " таман геройларының** сызят-чалымнарын сөзеп алу турында гына бар.1
Мансур Биржылы мәкаләсенә кин тукталуымның сәбәбе —анда бежен тәнкыйтькә хас булган җитешссзлекләрнең бүлтәеп чыгып торуында Тәнкыйтьче накыт-накыт махсусән саксыз *ш изә кебек Әйтик, һич тә урынсыэга безнен маҗаралы әдәбият жанрында эшләүче язүчыллрыбызгп ул болайрак итеп "тибеп" кигә " Үз чиратынла бусымын сәбәбе (гафу гпс1ез, авторның стиле'—А Х )—безнен прозаикларыбызнын—интеллектуаль дәрәҗәләренә, шул эчке рухи комиен куәтенә, анын шәхес эчендәге (?) потенциалына, анын ни кү зәмдә (?) бу луына килеп ялгана. Әнә шул сәбәпле безнен проза әсәрләрендә, гнрән мәгънәле вакыйгалар аз була Сонгы елларла мафггя һәм анын горзе-горзг •.•**. з.мре ( ') зурында язылган күпсанлы роман •повестьларпЫН барысы да диярлек (Мәскәудә яш.ңче Р. Ммр\ >Н1.>р<ншыкыннжн кя.1м) бу очракта мисал бу ла ала " Бу аңлашылмаган. буталчык җөмләне кырмлиычллрдагг арындырсак, "мафиягә багышланган яхшы әсәрләрне бары тик Мәскәүдәгс авторыбыз Рауль Мирхәйдәров кына яза ала. ченки безнекеләргә интеллект, акыл җитешми." дип акларга кирәк
Мондып гасабилык күнелне кырлы Нишләп без Р МирхәИдәровтан кала" мафия турында язган барча авторларыбыз язган әсәрләрне кабул итмәскә шешбез
әле? Нишләп без үз милли телебездә мафия һәм шулар шивәсе турында шактый кызыклы (мажаралы) әсәрләр язган Тәлгат Галиуллин. Фоат Садриев. Флүс Латыйфи. Госман Гомәр. Марат Әмирхан. Камил Кәримов. Рәфкать Кәрами һәм башкаларны бөтенләй бетереп ташлыйбыз■., Кем сон ул “заман герое"1’ Бармы бүгенге татар әдәбиятында заман герое булган татар? Газинур Гафиятуллин. Шакиржан Мөхәммәтҗановмы? Бәшировньш Нәфисәсе белән Еникинең Акъәбисеме? Әллә. Баржылы раславынча, язучылар үзләреме "заман герое"?
Мин татарнын мәнгелек "заман геройлары" дип Мөхәммәт пәйгамбәрне. Кол Галинең Йосыфын. Зөләйхасын. Болгарга мөселман өммәтен китергән даһи акыл иясе Алмыш-ханкы. Казан ханлыгын ныгыту юлында һәлак булган Сафагәрәй хан белән шушы ханлыкны саклау өчен үзен һәм сөекле угылы Үтәмешгәрәйне корбан иткән мәшһүр Сөембикәне таныйм. Колшәриф. Батырша. берүзләре ун романга торган Мәржани. мәшһүр Каюм-баба, татарнын тарихта булмаган фажигаи баласы Солтангалиев ...Ике империя арасындагы бүкәндә башы киселгән дөньякүләм мәшһүр Муса Жәлил һәм аның ун көрәштәшеме'’ Татар төзегән һәм тараткан империяләрнең каһарманнары кая булган? Болар бит барысы да без белеп тә "күрмәгән", күрүдән дә курыккан мәңгелек “заман геройлары"! Кайсы милләттә бар мондый алыплар?'
Кая ди безгә Мөхәммәт пәйгамбәр кебек "каһарманнар", без—“тыйнак", мин. мәсәлән, укыганымнан илле ел үткәч. Кави Нәҗминең "Язгы жилләр”ен. Афзал Шамовнын "Рәүфә' сен. "Алар өчәү иде"сен, Ибраһим Газиның "Онытылмас еллар”ын. Гариф Гобәйнең “Маякчы кызьГн. Гадел Кутуйнын "Сагыну"ын. Мирсәй Әмирнең "Агыйдел"ен генә түгел, хәтта “Кәлимуллин да чүлт. мин дә чүлт" дигән мәзәкләренә кадәр сагынам. Алардагы телне, җөмләләр камиллеген, вакыйгалар тыгызлыгын, сурәтләү чараларын—балачагымны сагынам. Укый торгач, мин дә безнен ин яхшы романыбыз Кави Нәҗминең "Язгы җилләр”е икән дигән фикер дә уянды әле! Нишләргә?
Әйдәгез, бергә уйланыйк. Дүрт гасыр ярым коллык арбасын тартып, царизм тарафыннан гыйлемнән һәм цивилизация казанышларыннан читтә калдырылып, күн итек-читектән чабатага, үз университетлары саналган мәдрәсәләрдән буразнага куып кертелгән. Петербур сазлыкларына субай булып кадалып, империя төзегән, ата-бабалары дүрт гасыр буе диярлек үзләренә ят булган империалистик сугышларда ятып калган, инде, ниһаять. 1917 елда ирек таңы атты дигәндә, тагын да алданып, татарнын дүрттән өч өлешен “сталинчыл милли сәясәт яктысында" махсус рәвештә Самара. Ульян. Киров. Пермь. Ырымбур өлкәләре. Башкортстан дигән көчләп ясанган республика составында буып калдырганнан соң, халкының кечкенә өлеше урыс. чуаш. мари, мукшы, керәшен туганнарыбыз арасында көч-хәл белән генә сакланып кала алган һәм аерым киная белән Татарстан дип аталган җөмһүрияттә яшәп, егерменче-утызынчы елларда ике тапкыр имля үзгәртеп, ярымнадан. китапсыз, динсез-имансыз, атсыз-сыерсыз калдырылып, тагын да яна коллык— колхозга куып кертелеп, ата-бабалары халык дошманнары буларак Себергә куылган, әле егерме яше дә җитмәгән гади авыл малае—милләт углын инде тагын да чит мәнфәгатьләр хакына яңа империаль сугышка куып кертеп, пушка ите буларак, “амбразурага үзләре үк капланган” Газинур Гафиятуллин. Шакиржан Мөхәммәтжановларны без татар милли әдәбиятының “заман геройлары" итеп кабул итә алабызмы'’ Тиешбезме? Дөресме0 Димәк, өнсез пушка ите булу—каһарманлык? Милли әдәбият каһарманы булу өчен, тәнкыйтьче Мансур Вәли-Барҗылы раславынча, үз милләтен алдында каһарманлык кылуның бөтенләй кирәге юкмыни?! Әгәр милли әдәбиятта сурәтләнсә, безнен милләт өчен кыл да кыймылдатмаган сукбай да. милләт өчен гомуммилли әһәмияте булмаган “каһарманлык" та әдәбиятка каһарманлык булып керә ала? Туктагыз, капланганнармы әле алар пулеметлар авызына’ Капланса, кайчан, кайда, кем. ничек, ни өчен, нинди хозурлыклар өчен бирелгән бу мәгънәсез корбаннар? Танклар юлын гәүдәләр белән түшәү пропагандасыннан бар ителгән бу кадәр дә очсыз, бу кадәр дә юләр үлем кемгә кирәк’ Сталин күтәргән бу мөһмәләт—мондый шәһидлек күмәк-масса күләмендә булган булса, монын саваплары бүгенге Чечняда акланамы? Нинди мәгънә, нинди
мәнфәгатьләр хакына капланырга тиеш иле империаль сугыш амбразурасына каз татар баласы ' Ярый, сугыш кызуында адәмзат мондый шәһнллеккә барды да. ди Империя бу адымга "каһарманлык" статусы бирде, ди Һәм мондый "башсыз" адым иясе татар әдәбиятында “заман герое" итеп игълан ителде, ди Нәрсә, без. менә бетәбез, менә бетәбез дип торган милләт, бүген дә үтебезне изгән, көлгән, талаган, ашсыз-жирсез-телсез иткән империя хакына шундый башкитәр шәһидлек кызып, шуннан үрнәк алып, үзебезнең генетик фондыбызны—балаларыбызны бер мәгънәссзгә юк итү юлына басыйкмы0 (Хәер, басканбыз инде—татар егетләренең Чечнядә кырылуы шуны расламыймы") Без мондый шәһидлекне үзебезнен көннәргә күчерсәк, гомумән, әкәмәт килеп чыга: үзе өчен сугышта мондый "смертннк- шәһилләр"дән "герой" ясаган Рәсәй бүген килеп, үгзәренен милли азатлыклары хакына Рәсәйгә каршы шәһидлек кылган адәмзатларны "террорист" дип атый Нигә бүген үзләрен басып алган баскынчы, илбасарларга каршы үзләрен шартлаткан шәһилләрнс алар герой итеп кабул итмиләр0 Шуна күрә. "Кем ул “заман герое" дигән сорауга жавап бирү өчен без әүвәлдә “Нәрсә ул әдәбият һәм ул милләткә ни өчен кирәк '" дигән сорауга жавап табарга тиешбез Бу сорауга дөрес жавап тапсак, инде килеп, әләбиятнын үзенә “заман герос"нын ни өчен кирәклеге үзеннән-үэе аңлашылыр Ягъни, сез беләсез кая барганны0 Без беләбез кая барганны
Юк. классик мантыйктан чыгып караганда, нинди генә "физик" батырлык зшләсәләр лә. бернинди Газинурны ла. бернинди Шакиржлнны да әдәбиятыбызның “герое" итеп кабул итә алмыйбыз һәм тиеш тә түгелбез, чөнки татар кебек коллыкка төшерелгән милләтен милли әдәбият каһарманы булып бары тик милли азатлык, милли мөстәкыйльлек, милли консолидация, милли тәрәккыят, милли дәүләтчелек өчен көрәшкән шәхес кенә исәпләнә ала. Менә шуна күрә Рәсәй хөкүмәте үз гаебе белән тончыктырылган "Курск" су асты көймәсе корбаннарыннан “герой" ясый Нинди икейөзлелек! Милли дәүләтчелекнең координатлары, башта ук әйткәнебезчә, адәм баласына Аллаһтан бирелгән биш үлчәнештә: азат Жир. азат Күк. азат Су. азат Ут. азат Рухта (Диндә) ихтыярланган Димәк, татарнын әдәбияты, әгәр милләтне азат итәсе килсә, әүвәлдә анын Рухын (Динен). Рухы белән бергә анызз тззрә-як Мохитын а зат итү идеясен шигарь итәргә тиеш Димәк, без. әгәр "бары тик табигатьне" сурәтлибез икән, милләтсез, өнсез, сынсыз табигатьне түгел, ә саф. чиста, башка катнашмалардан азат. Рухны күккә күтәрә торган милли табигатьне сурәтләргә тиешбез! Без бүген нинди табигатьне сурәтлибез сон’ Без бүген сурәтләгән Жззрдә. Күктә. Суда. Утта—ягъни табигатьтә биш координатның нәкъ бишенчесе— Рухнын үзе. азатлык өчен изге фетнә, жиһат юк Табигатьнең знә очында да кеше рүхынын азатлык витамины җәйрәргә тиеш Анда әлегә йокы Мәйсезлек, милләтсезлек, имансызлык. Ватансызлык Безне Туган Тел азат итмәде. Ходай Тәгалә азат итәчәк' Аһ. бу чиксез зур мәсьәләме'1 Шулай шул Димәк, "кодлар вә кол балалары” булган Газинурларны “милли каһарман итү" азатлык категориясен коллык категориясе белән алыштыру һәм тарих диалектикасына каршы килү дигән сүз? Дөрес. "Рус белән гомер кичердек сайрашып" Моны кем әйткән ‘ Татарнын беренче без белгән бөек халык нкныирс Габдулла Тукай әйткән “Россияне хәл кддәрс мактау кирәк" Монысын кем әйткән’ Монысын татарнын. кызганычка каршы, әзе булса үз бәһлеен алмаган, без башкортка биргән икенче боек халык шагыйре Мажит Гафури әйткән. Дөрес, болар бу кансыз империя шартларында чәй-шикәрлек хәер көтеп һәм йодрык төйнәп әйтелгән тәгъбирләр
Дөрес, яшәгән җиренә, көчләп тагылган ватанына лөшман явы казсә. туган жиренне һәм шушы көчләп тагылган Ватанынмы, кем кулы астында яшәвенә карамастан. Коръән-Кәрим лә мазарга куша Никадәр ихлас һәм изге күрсәтмә! Күршсн хакына Күрше хакы — тәнре хакы Үзенең самими ихлас интернациональлеге белән Жир шарынын Карл Маркс. Фрндрих Энгельс. Владимир Ленин кебек “бөек интернационалистларын” да тан калдырган интернациональлек бит бу' Әмма онытмыйк, шушы ук Маркслар шушындый ук интернациональлек белән коралланып, шушы ук Жир шарын тагын ла ниндидер яна “Атласыз Азагзык"кл азып барырга хыятландылар һәм жинелүгә дучар булдылар Ни очсн° Шнгарызәр гадел, офыклар ачык иде бит' Аһ. офыклар клттлы. Агзлсыт дәһри.
канлы Кояшыбыз даһи Александр Блок күрә алган унике дәһри большевикның штыкларына эленеп калган иде Маркс, Лениннар азат дөньяны азат Рухтан— Аллаһтан башка төзергә маташтылар һәм шуна күрә дә җимерелеп төштеләр бит
Әмма читтән яна дошман явы килгәч, үзен кичә генә коллыкка төшергән һәм хәтта вакытлыча анын туган җиренә хужа булып алган кичәге дошманын якларга чакырган Коръән адәм баласын шушы бер шарты белән генә дә ширектән. бидгатьтән—икейөзлелек, сатлык жанлылыктан саклый һәм ихласлыкта тәрбияли Коръән-Кәрим Адәм баласынын рухын яна афәт, яна бәла-каза, яна фетнәләрдән азат итә. Бу никадәр мөһим' Чөнки Изге Китап та. Изге Китапта тәрбияләнгән һәм кичәге баскынчыларыбызны мөмкин кадәр “мактарга, сакларга" кушкан, ятлар белән “сайрашып гомер кичерүебез" турында шактый шомартып язарга мәжбүр булган классикларыбыз, милли азатлык идеясеннән ваз кичәргә кушмый, чөнки бу үзе генә дә бидгать булган булыр иде. Хәтта шул исәптән теге дәһри Маркс. Энгельс. Лениннарда бит милли азатлыкны, шәхес иркен инкарь итми, ә киресенчә, азармы бөек шигарь итеп файдаланып, фиркаләр оештыра, бөек фетнәләр күгәрә, дөньяны кап урталай бүлеп, миллион корбаннар биреп, кешелекне милли һәм социаль азатлыкка чакыра!. Димәк, ике бөек идеалистик һәм материалистик тәгълиматлар да кешелекне азатлыкка өнди!. Болар барысы да безнен позициябезнең никадәр тарихи объектив һәм тарихи гадел булуын раслый түгелме?!..
Безнең олуг дастаныбыз “Идегәй”дә “Ком җыелып таш булмас, кал җыелып баш булмас", дигән бик мәгънәле тәгъбир бар Чынлап та, бәлки безгә “җыелып, баш булырга маташырга", теге энә очындагы азатлык витаминын эзләп азапланырга кирәкмидәдер? Безнен башыбыз болай да “бозык” бит' Бәлки безгә һаман да шул Тукаебызның “Баюында җирне селкеттек, инде беттек, инде беттек!" дигәне белән килешергә дә. ләхеткә кереп ятаргадыр0 Укучыбызның хәтерендәдер, кайчандыр урга гасырларда шанлы вә данлы госманлы төрекләр төркиләргә хас дәүләт югалту, дәүләтсез калу мәнкортлыгына карата "башы бозык" (урыс тарихында “башибузук" буларак йөри) дигән төшенчә керткәннәр иде Чынлап та, без шанлы вә данлы торки- гатарлар, биш-алты тапкыр дәүләт төзеп, аны һич тә "зарланмыйча" кулдан ычкын-дырган милләт—нәкъ менә шушы “башы бозык” милләттер? Әгәр безнен башыбыз "бозык" булмаган булса, без дошманнан Казан ханлыгынын танау тобендә Зөя елгасы тамагында кальга төзеткән, үз кулыбыз белән патшабикәбезне саткан. Казан тәхетен үз кулыбыз белән Явыз Иванга биргән булыр идекме? һәм “ике мең еллык тарихы, мен еллык әдәбияты-сәнгате, мәгърифәте бар” дип мактанган, соңгы чорларда инде әйтәсе дә юк. житмеш ел буе "өч йөз язучыбыз, меңләгән яшь язучыбыз бар” дип күкрәк каккан һәм югарыда әйтелеп үтелгән вакыйгаларның берсе турында да бер чын трагедиаль роман, повесть, хикәя, сәхнә әсәре, поэма язмаган, язылган очракта (Гаяз Исхакыйнын Зөләйхасыннан башка—әмма сәхнәдә әле булса юньләп куелмаган!), безгә билгесез калып, башка ңтләрдә, башка телләрдә чыгармаган милләт язучылары—кем без, "башларыбыз бозык” түгелме0 Мин “халык” һәм “холык" сүзләренең бер тамырдан булуларына бүген килеп ышандым. Халык ул—холык дигән сүз. Бөек халык—бөек холык. Боек халык—боек холык. Түзем халык—түзем холык. Бозык халык—бозык холык. Халыкның холкы—халыкның милке.
Безнен шу шы сөйләшүне моннан нәкъ унбиш ел алдан күргән кебек, тәнкыйтьчебез Мансур Вәли (ул чакта әле “Барҗылы" түгел), ул чорда сәяси корәшнен гөмбәзенә йолдыз булып атылган язучыбыз һәм җәмәгать эшлеклебез Фәүзия Бәйрәмова белән "Халкыңның холкы бозык булса. " дигән әнгәмә үткәргән булган. Син анын туры килүен кара! Тәнкыйтьченен "Фәүзия Бәйрәмованын милли каһарманга әверелүе өчен нинди шартлар ярдәм илте дип саныйсыз?" дигән соравына язучы "Фәүзия Бәйрәмова да милли каһарман түгел. Тарихта милли каһарман исемен алу өчен милләтен өчен тиңсез батырлыклар эшләү кирәк ~дип жавап бирә дә шунда ук өстәп куя - Шарт түгел, шартсызлык, чарасызлык, тагар милләтенең соңгы чиккә килеп җитүе ярдәм итте..."("Казан утлары", 10, 1990). Нинди куркыныч парадокс, ә? Без, язучылар менә шушы " чарасызлык, сонгы чиккә килеп җитүебез" турында әсәрләр, романнар язган булсак, бәлки милләтебез, айнып, бераз алга киткән булыр иде.
Димәк, бозык башларыбызны төзәтми алга китеш юк. Жиде миллион татарлап
житмсш жкае татар катсак та (тәүбә-тәүбә!). без Ходай Тәгаләдән чын татар, имлалы татар булып катырта тиешбез Бәлки без юкка борчылабыздыр1 Аксакатыбыз Әмирхан Еники “Алардан (боек әдипләребеэдән—А.Х.) каттан рухи байлыхны сакларга тиешле дәүләтебез бар анын Фәннәр .Академиясе бар бит ате ".—дип безне тынычландырган иде (“Казан утлары". Шәхес". 1. 1997) Ай-Һай. бар микән1
Милләтең хакына тиңсез батырлык эшләү...
Милли әдәбиятнын каһарманы (без өйрәнгәнчә әйтсәк, “заман герое") каһарманлыгының гомуммилли масштабтагы әһәмияткә ия булуы шарт булып тормый икән, ул чакта мен еллык әдәбияты булган милләткә ышляш әдәбият иягә кирәк булган һәм ул бүзен нигә кирәк? Милли әдәбиятнын нигезендә милли идея ята Ул беренче чиратта тарихи мн.ии нлея Милли идея Ходай Тәгалә тарафыннан милләтен үзе белән бергә яратыла Жир йөзендә ничә милләт, ничә шивә ничә кабилә-ыру булса, милли идеяләр дә шул кадәр була Милли идеясез милләт булалмыи Милли идея милләтен умыртка сояге. дөресрәге, умыртка сөяген ныгыта торган мәгъдән-витаминнар—Көч һәм Куәт. Гармония һәм Әдәп. Матурлык һәм Батырлык. Туган Жир һәм Ватан. Милләт һәм Ходай Тәгалә. Ата һәм Ана. Милли Горурлык һәм Ваганны Сөю. бар Дөньяны һәм анын Табигатен—барча милләт, барча ЖлШвар. кош-корт, барча тереклекне сөю һәм башка бихисап "сөйдергеч зәм»нәрнс үз зченә ала ул милли идея Канун буларак, һәрбер милләтнен милли идеясе изгелек белән сугарылган Гармоник үсеш алып, тарихта ниндидер >э калдырган бер генә милләтнен кануннарында башкаларны басып алу. кол итү. башкалар исәбенә баю. яшәү идеясе ятмый, мина билгеле булган бер-ике "асыл, сайланган" (яһүди һәм урыс) милләтләрне исәпләмәгәндә Омма мондый раслама бу милләтләр тоташы белән начар икән дигән сүз түгел. аларда һәйбәт, иманлы, татарына биргесез кешеләр бихисап Сүз бары аларнын милли амбицияләре чагылган һәм шулар буенча яшәүләрен дәвам иткән кануннар—"Тәүрат" һәм “Петр падишаһ васыяте" кебек кануннар турында гына бара
һәр милли идеянен төп бурычы һәм мәгънәсе—милләтне мәңгелек һәм үлемсез игү Кешслскнсн төп мәгънәви сере дә үлемсеалектә. Милләтне анын мәнгслек булуы яшәтә. Ахирөтнсн булуына ышану аны иманлы, әдәпле һәм мәнгслек итә. “Ил зхзмере—бер кпи. Үтә лә китә. Ахирәт—мәтеж*. Ахирәте югалтмагыз -ди остазыбыз Ис хакы и үзенең "Зөләйха "сында. Үлемсезлек Аллиһтан килә Мөселман- тагар үзен үлемсез итеп тоя. чөнки ул тарихта билгеле >г калдырган иманлы милләт, шуна күрә дә ул ялгыз түгел, анын белән бергә гел Аллаһы йөри. Үлемсезлек һәр милләт баласында Тарихи Ан тәрбияләү белән тәлмин ителә. Тарихи Ан исә үткәнендәге тарихи шәхесләрен—ил агаларын һәм каһарманнарын, руханиларын һәм остазларын, матурларын һәм батырларын, чичәннәрен һәм җырчыларын, ханнарын һәм биләрен, байларын һәм ярлыларын турында тарихи хәтер саклау Милләтен баласында матурлык, батырлык, изгелек, юмарт тык сыйфатлары тәрбияләү. Әмма милли идеянен гөп бурычы—милләттә Вакыт һәм Аралыкның. Батырлык һәм Магурлыкнын камил чикссзлсген. ягъни анын без булдык, без бар. без булачакбыз диген үлемсез перспективасын тәрбияләү Шуна күрә дә төрки- тагар чалкынын атаклы даегнны Урал б.пыр нын төп каһарманы мәнгслек чыктагы булгин гере Жанчигимәдән су әчеп үлемссзлеккә ирешә һәм дастанның төп идеясе Жанчишчә суын бөркеп, барча милләтне, табигатьне мәнгслек һәм үлемсез игү. аны дию дошманнардан саклауга барып тоташа. Иҗтимагый яссылыкка күчергәндә, шушы ух идея икенче бер боек дастаныбыз "Идегәй"дә. халык әкиятләре һәм риваятьләрдә жыру-бәетләребездә яры.тын ята Бу тарихилык тойгысы безмен төрки-һуннар—Ат Илле (Аттила) Бабабыз. Орхан-Йәнәсәйләрдән калган руник язмалы бал баллардан. Аэау-Кафтау Болгары — Кубрат-хан, Идел бус Болгары— Аз мыш-ханнар. ла1ш Ксхз Газиләр. Мәхмүд Кайнары и. Мөхәммәдьярлардан килә.
"Заман герое" дигән төшенчә әдәбиятнын героен бары тик "шул заман герое" булуы белән генә чикләнми Анын вакыт кысазары юк. тирбәнеш амплитудасы чиксс I Бүгенге заманнын яп-яна “герое"нын җебегән булып чыгып, иске, борынгы гаманнын бүген сурәтләнгән "Гали батыры" чынлап һәм ихластан “иман герое" булып ЧЫГУЫ мөмкин Шуна күрә МИЛЛИ әдәбиятны яшәтә торган мәнгслек
категориясе ул һәрчакта һәм һәрдаим соклану, үрнәк алу объекты булып тора.
Үрнәк соклану һәм сокландыруның оч алтын баганасы бар: ул—Матурлык, Батырлык һәм Иманлылык. Шушы өч сыйфат белән өртелгән һәм милләтнең чын. чүпләнмәгән теле белән ышандырырлык чаралар һәм символлар аша сурәтләнгән обрапар—“заман геройлары" һәрдаим, һәр чорга замандаш” булалар.
Булмаган коммунизмны мактаган йөзләгән романнарыбыз чүплек башында, ә менә “борынгылар" исән-саулар Менә ни өчен Муса Акъегетнең моннан йөз егерме ел элек язылган беренче татар романы "Хисаметдин менла” бүген иң актуаль, иң милли, безгә иң замандаш әсәр, ә Хисаметдин менла исә мәңге сокландыра торган чын “заман !ерое” булып калуын дәвам итә һәм итәчәк. Ул хак мөселман, милләтпәрвәр, көрәшче, чын гашыйк. “Заманыбыз герое” Хисаметдин менла “мөселман кешесе хәер сорашып бер капка ачса. Ходай Тәгалә ана фәкыйрьлеккә җитмеш жиде капка ачар”, дип татар-мөселманда булмаган хәер сорашу гадәтен тамырыннан корытырга теләп, җан-кардәше Мохтарны “полисия”гә тапшыра Нинди намуслы гамәл!.. Минем күхләремә яшь бәрә. Бүген безнең үзебездән үк хәер сорашып эчкән һәм фәкыйрьлеккә житмеш җиде капка ачкан “татар- мөселманнар”ыбыз күпме икән? Әйс, милләтенә мәхәббәт вә нәфрәтнен гомерлек соклану мисалын калдырган Акъегет әсәренең үлемсез чыраен даһилык каурые чылаткан Әсәр бүген дә искермәгән, киресенчә, заманнан-заманга өлгерә, яңара, ә “герое” исә сагындыра гына бара. Хисаметдин менла, Акъегетнең үз сүзләре белән әйтсәк, "бүген сюртук кигән венгр”. Сез андагы телне карагыз, телне!. Без бүгенге романнарыбызда мондый телне көндез чыра яндырып та таба алмыйбыз: “Йөзенә баксан, бу егерме биш яшьлек егеткә гажәпләнерсен. Йөзе ачык гүзәл. Яңарак чыкмыш кечек сакалы вә мыеклары, вә кыска чәче коңгырг төстә булып, матур йөзенен гүзәллеген тагын ла арттырадыр. Нурлы вә күк күзләре китап битенең юлыннан юлына йөгереп үтәрләр. Башында бәрхет такыясының көмеш ае ялт-йолт ялтырар иде
Анда нинди боек мәхәббәт сурәтләнә. Хисаметдин менла белән Ханифә арасындагы мәхәббәт, Кандалыйнын “Сәхибҗамал”ындагы лирик геройнын Сәхибҗамалга мәхәббәте—болар татар әдәбиятының мәнге искермәс сәхифәләре Мин дөнья әдәбиятында Кандалыйдан да бөек мәгьшүк-шагыйрьне белмим. Бездә милли патриотизм булган булса, без туган җире Кандалда гына түгел, Мәскәуләрдә әллә кайчан инде аңа дөньяда булмаган бер Илаһи Мәгьшүк Һәйкәле утырткан булыр идек. Сез карагыз “Милли патриотизм исә гаҗәеп эшләргә сәбәпче булып, һәр олуг зшләрнен чыганагыдыр" Моны кем әйткән—Әхәт Гаффармы, әллә Муса Акъегетнең Хисаметдинеме0 Ул. әлбәттә! Моннан соң Хисаметдин менланы ничек “заман герое” димисен? Сез карагыз, ул бит әле татар авылларында бушка мәгърифәт китаплары таратып йөри!. Ә мин сезгә әйтим, Гаяз абзый Исхакыйнын “Сөннәтче бабае”'’ “Менә, җәмәгать, хәзрэти Сәлман Фарси пәкесе!... Җитмеш мен мөселманның сөннәткә утыртылган пәкесе!... Хәзрәти .Аксак Тимердән калган ул!.."дип аның илаһи сөннәт пәкесе белән бәрәнгс арчыган надан хатынны эттән алыл-эткә салып сүккән Сөннәтче бабай!. Бармы бездә хәзер мондый "сөннәтче бабайлар"? Бар, эзләп кара. Сагындырамы0 Сагындыра Заман героемы0 Заман герое Ә сөннәт пәкесе белән бәрәңге арчыган наданнар һәм ата-аналарын урамга чыгарып ыргыткан имансызлар—бармы алар бездә бүген0 Чат саен.
Ләкин, шунысы сәер һәм аңлашылмый: Тукай әйтмешли, җирне селкеткән, империяләр тоткан татарның империя тарафыннан сөннәтсез пәке белән печелгән ижтимагый тарихы ни итеп бу кадәр дә батырсыз, каһармансыз калган, ә° Башка милләтләрдә мондый хрестоматик геройлар тулып ята Ә менә бездә "юк"—һәм вәссәлам Юк, бездә Андрей Первозданный, Йлья Муромец. Серафим Саровский кебек уйлап чыгарылган, мифик геройлар да юк Башкалар мондый каһарманнары булмаса. уйлап чыгарганнар, шул “чудотворный” потларга табындырганнар. Без үзебезнекеләрне дә хәтердә сакламаганбыз, булмаганнар икән—уйлап та чыгармаганбыз.
Йә. хуш, булган "Гали батырларыбызны" йөктән төшереп калдырдык, ди. Без ХҮ1-ХҮП гасырларда өч гасыр буе Рәсәйне дер селкеткән татар восстаниеләренең
көчләп-көчләп "башкорт” восстаниеләре, татар каһарманнарынын "башкорт каһарманнары" буларак тарихка кертелүләрен беләбез. Авызыбызга су капканбыз да. эндәшмибез-тындашмыйбыз Хәтта безнен энекәшләребез булган башкорт та без, татар, үстергән, укыткан һәм милләте ягыннан, халык сөйләвенчә, типтәр булган Салават-батыр дигән батыр бар. башкорт Пугач-патшанын бу. бер абзый әйтмешли. ' йомышчы малаеннан", анын кечкенә, ун-унбиш сәнәкче-фетнәчедән торган "әтрәт башлыгыннан", бу "малайнын" авыл масштабындагы шаяруларыннан галәмн кубарылу күпертеп, сонгы илле елда безнен күз алдында анардан грекларнын Зсвсыннан да бөегрәк Алла-пот ясый алды Ә менә безнен үзебезнен Сазаватлар. татар булганнары өчен генә тарихтан сызыла килделәр Кем ул Салават” Үзебезнен торки-тагар тудырган-үстсргән. төрки-гатар мулласы укыткан, гамалдә бер милләт булган татар-башкорт баласы бит ул!.. Имеш, урыснын ин нык курыккан милләте татар гамәлдә шулкадәр дә "булмаган, пешмәгән" милләт ки. ул Рәсәи сабанында ат, Рәсәй өчен сугышта арыслан булса да. "каһарманнар тудыра алмый, чөнки кулыннан килми" Империя татар тарихынын Кол Гали Йосыфы. Казан камалышы сугышындаш Колшәриф имамы, алар белән беррәттән ин бөек татар каһарманнары булган Батырша мулланы да. Акай мулланы да безнен елларда Сталин милләт ясап, соңыннан Ельцин-Путин татарга каршы котыртып, акылдан яздырган башкортка бүләк итте. Ләкин "башкорт зиһене" татар муллаларынын бу грандиоз фигу раларын "йота" алмады, татар иҗтимагый фәне исә аларнын Рәсәи империясе, бөтендөнья азатлык хәрәкәте, гомумтөрки. татар-башкорт тарихындагы глобаль ролен гадел бәяләүдән тартынып, үз батырлары итүдән куркып читкә тибәрелде Нәтиҗәдә, бүген татар баласы габыныр каһарманы да юк Башкорт баласы иртән күзләрен ачу белән лоньяга " Минем бөек Салаватым бар'" дип кычкырса, татар базасы күхзәрен “Мина бүген нинди яна күлмәк кидерерләр икән *" дип ача Татарда меркантильлек милли патриотизмны йоткан Нәтиҗәдә бүген татарның Батырша кебек бөек уллары әле булса бер игътибарсыз "тарих сукбае" булып кала килә бирә
Татарстанның тарих институты, минемчә. Батырша исемен йөртергә тиеш иде Мәрҗани Багыршанын фәнни дәвамчысы гына. Батыршанын милли корәшче- каһарман буларак татар тарихында дәвамчысы булалмалы Бар һәм дә бихисап иде •шар. Бәхтияр Канклсиллр. аларны колониаль татар хәтере саклаудан тличынды Татарстан хокүмәгенең Батырша исемендәге милли каһарманлык ордены булырга тиеш иде Нигә булдырмаска. Башкортстан хокүмәгенең Салаваг Юлаен ордены бар бит' Патшага каршы көрәшкән Салават Рәсәй герое да. шул ук патшага каршы көрәшкәй Батырша РәсәЙгә каршы "террорист" мыни ’ Кая ди тагарга Батырша ордены? Бәлки ана Муса Жалил ордены булдырырга кирәк булгандыр? Кая ди татарга мондый патриотик орден, ана алдынгы сыер савучы, күп балллы лнлзарга бирелә тор1ан катай да ясаггырмыйлар Ә башкорт менә биш ел инде Сатаваг Юлаен орденын тарата "Татар" Батырша булмаса. "башкорт" Салават беркайчан да булмас иде Йә. Хода, алар бит икесе дә бер үк милләт баласы’ Салаватмын бишеген Батырша тирбәтте түгелме? Бу орден белән бүген ин атаклы башкортлар бүләкләнә биг Шул исәптән күптән түгел ул орденны безнен атаклы "башкорт милләттәшебез" Мостай Кәрим дә алды. Бәй. Батырша да. Салават та империягә каршы көрәштеләр бит. Салават Багыршанын бер кечтеки энекәше генә, нигә берсенен хөрмәтенә орден булдырылган, нкснчссе богенләй онытылган—шунысы кытык, туган татар-мишәр авылы Карыштагы кечкенә музеен карарга килүчеләр белән дә ул. Батырша каһарман, татар мулласы, бары тик башкортта сөйләшә?'
Бәлки безгә, язучыларга. Жәлил һәм дәлилчеләрнең катлаулы образларын тудырып, алармы бер юлы икс империягә көрәшкән милли азатлык көрәшчеләре игеп күтәрергә, мөстәкыйльлек өчен көрәш юлында бу мөмкинлекне халыкара шигарь киплегенә чыгарырга кирәк булгандыр' Монын өчен татарга ләх. Болгыйк буе халыклары, һич югы чечен халкы менталитсты кирәк иде шул.
С әясәт диярсез. Сәясәт Татар әдәбияты әнә шул сәясәттән югарыга күтәрелеп, империямен пычрак уеннарын яна образларда ачарга һәм империячел сәясәтчеләрне урыннарына утыртырга тиеш иде 1945 елның 30 апрелендә Жинү байраган Рейхстаг түбәсенә Егоров белән Кантариядә бер тәүлек диярлек аздан кадаган Гази Злһиговка
багышлап, өч йөз язучыдан торган Татарстан Язучылар берлеге, башка иҗади берлекләр әгъзалары әллә кайчан инде романнар, повестьлар, хикәяләр, либреттолар иҗат итеп, җырлар, ораторияләр, опералар, балетлар, кинофильмнар тудырырга, Заһитов исемендәге урамнар, анын исемендәге медаль-орден булдырырга, аңа һәйкәлләр куярга тиеш иде Авыз суларын корыта-корыта Әби патшаны данлаган өчен Казаныбызның ин үзәк мәйданына кунаклап алып, безгә авыз ерып утырган бакыр бабабыз—һәйкәлле “үз татарларымыз" Гавриил Державин, Федор Шаляпиннар белән “киңәшеп", албәтгә' Казанның 1000 еллыгы килеп җитте Менә илле ел инде Салих Сәйдәшкә, менә дүрт йөз илле ел инде Казан камалышында һәлак булган бабаларыбызга һәйкәлташ юк тек юк. Моннан сон безнен "каһарманнарыбыз" ничек итеп тарихта саклансын ’! Кая безнен шундый канэчкеч империя шартларында татарга мәчет, мәдрәсә һәм китап сузган Рәмиевләр, Хөсәсновлар, Кәримовлар, Юнысовлар, Акчуриннар, шулар яктысында даһилык каһарманлыгы кылган Тукай, Газиз Гобәйдуллин, Бубыйлар, Фатих Кәрими, Һади Такташ, Муса Жәлил, Салих Сәйдәш, Гаяз Исхакый. Мирсәет Солтангалиев, Бакый Урманче, Нәҗип Жиһанов һ.б.ш. даһи агаларыбызның чын милли образлары? Кая?!
Чынлап та, минем генә түгел, укучыларыбыз, сезнең дә канлы тарихыбызның ничектер даимән "каһармансыз калуы" турында уйланганыгыз бардыр. Гүяки безнең әдәбиятта Кол Гали бабабыз унөченче гасыр уртасында безгә Йосыф белән Зөләйханы тудырып калдырган да, аннан хәтеребез урта гасырлардан Алтын Урда тарихы аша көч-хәл белән (дистә төрки милләтләр куллары аша!) Идегәйне, "Казанны алу бәете", "Сөембикә" бәетләрен саклап калган да, аннан сон гүя кемдер безнең әдәбиятны кылыч белән тураклап, утта үртәп чыккан. Гүя безнен яралып килгән яшь урыс империясе белән алты йөз еллык көрәшебез тарихында да, Казанны яулап алу тарихында да (Колшәриф һәм берничә исемнән башка) , инде басып алынгач, урыс патшасы бер үк вакытта "Казан падишаһы" дип аталып йөртелгән чорда һәм анардан сонгы дүрт йөз еллык империаль чорда—бихисап баш күгәрүләр, урыс алып барган йөзләгән (урыс-швед. урыс-ләх, урыс-төрек, урыс-француз, урыс- герман һ.б.һ.б.) сугышларда катнашып миллионнарча башын салган хәлдә дә. безнен татарның “тарихи каһарманнары" булмый калган... Әкәмәт бит"!.. Кызык бит!.. Ә нигә кирәк ул “каһарманнар" безгә?—дип сорарга телидер кемдер. Нигә булсын— милләтне үлемсез итү өчен кирәк! Милләтне өметле, бәхетле, киләчәкле, дәүләтле— димәк ки мәңгегә матур, батыр вә иманлы итү өчен кирәк!..
Империянең "сөннәтсез бабаларының” безнең тарихыбызны яндырулары, җимерүләре, юкка чыгарулары—"геройларыбызны” менә биш йөз ел инде “печеп” утырулары билгеле Шул ук "Илегәй"дә кат-кат әйтелүенчә, "заман ксмнен заманы?" Монда барысы да ачык. Мин империалистка үпкәләп вакланмыйм. Чөнки инабәт көтмим. Ул бит шуңа да империя Мин бары рәнҗим, бары тик үзебезгә рәнжим Чөнки мина татарның, анын язучысының тарихи аны, ихтыяры, киләчәккә өмете, үлемссзлеккә прстензия-дәгъвасынын бөтенләй булмавы аңлашылмый. Анын язучысының җавапсыз, куркак, вак җанлы һәм үз-үзе белән сокланучы “позер” икәнлеге аңлашылмый. Мондый кыйланчыклыгы өчен мин аны, кем әйтмешли, агач мылтыктан атар хәлгә житәм.
Милләтеннен Батырлыгы сурәтләнми калгач, ничек итеп рухи батыр милләт тәрбияләргә мөмкин’’ Илаһияты. яманлылыгы сурәтләнми калгач, ничек итеп илаһи, иманлы милләт тәрбияләргә мөмкин? Милләтенең бәхете өчен көрәш әдәбияты булмаган милләтне ничек итеп көрәшче милләт итеп тәрбияләргә мөмкин?
Язучынын чишмә башы анын милли фаҗигасендә Без—татар фаҗигасе балалары Әмма әдәбиятыбыз булып та фаҗигабез язылмаган. Бу икеләтә фаҗига түгелме?
Мен еллык тарихы булган татар әдәбиятындагы без эзләгән “заман герое” мәсьәләсенә, минемчә, менә шундый таләпләр аша килергә кирәктер Шулай иткәндә генә безгә билгеле икс мең еллык тарихыбызга жан өрә. кан белән баектыра. сумит- мускул утырта азачакбыз Без ижади процессны ирекле, ул бернинди диктатка буйсынмый дип игълан итәргә яратсак та, әдәбиятка "заман герой "ларының күктән төшмәгәнен, бу төшенчәнең билгеле бер күләмдә идарә ителә торган дәүләти процесс икәнлеген төшенәбез. Дәүләте булмаган милләт әдәбиятында “заман герое”
булалмый Дәүләте булмаган милләт дәүләте булсын өчен әдәбиятында "заман терое"н булдыру өчен көрәшергә тиеш. Тагын да көрәш, шайтан алгыры' Башкача булмый икән шул “Без күп еллар дәвамында, үзебез киен сүз әйтү түгел, әйтә алганнарны ла яклап чыга алмалык. Яшьләребе знен лә әдәбиятка шактый имгәнеп, икеле-микеле уйлар белән килүендә дә шушы йомшаклыгыбыз сәбәпчедер дип уйлыйм...”—дип язган иле Аяз ГыЙләжев бу хакта уйланып Салих Батталгз багышланган "Үкенечләрнен берсе " дигән мәкаләсендә ("Казан утлары. 8. 1990) Татар язучысы, әгәр ул үзен милли тарихы, милләте, иманы—Ходай Тәгаләсе алдында жаваплы тойган булса, "язучылар берлеге" дигән оешма оешкан заманнардан алып, нәкъ менә шул "идарә ителгән” шартларда татар тарихын кишәрлекләп-кишәрлекләп бүлеп алырга, сөреп чыгарга, татар әдәбиятының тарихи- әхлакый панорамасын тудырырга—шунын белән милләтне үлемсез итү өчен тырышырга тиеш иде Милли әдәбиятнын милләт уллары һәм кыхтарынын милли азатлык хакына кылынган иманлы батырлыклары сурәтләүдән лә зуррак бурычы һәм мирасы юк Ин мөһиме тамырлы һәм мәдәниятле булу. Тарихлы булу мәгърифәтле булу Болар булса, дәүләтен булмаса да сакланырга мөмкин Милләтне бер Ходай Тәгалә "коллыгы” хакына башка барча төр коллыклардан азат итү—бу бит ин изге бурыч Моны да сурәтләмәгәч, милли әдәбиятнын. милли архивнын нинди кыйммәте кала'’ Безгә бер-беребезне бәяли белергә кирәк Әдәбиятта әдип булып калу өчен диплом кирәкми Анда мәгърифәтне, культураны читләтеп кенә дә әдип булып булмый Безнен бүгенге күп кенә язучыларыбызнын “культураны читләтеп үтеп" әдип булырга тырышуы әдәбиятнын бәясен төшерде
Үткәнебезнең әдәби-әхлакый, ижтимагый-сәяси тарихын тудыру ул һич кенә дә бары тик тарихи әсәрләр язу дигән сүз түгел, гәрчә безгә бсэнс генә түгел, дөньяны ышандырырлык, тан калдырырлык тарихи әсәрләр бик кирәк булса ла Син. телисен икән, ниндидер унынчы гасырнын яна мөселманга күчкән Гөлбикәсснен язмышын яз Ләкин ул. Михаил Лермонтов һәм үзебез әйтмешли, "безнен заман герое гына булсын Тарихи әсәрләребезгә килгәндә, аларны язу бер Нурихан Фәттахка. Мосәгмйт Хәбибуллинга, "Идегәй" дигән искиткеч яхшы киносценарий язган Рөстәм Мингалим белән Ризван Хәмидкә генә кирәкмәгәндер Сүз биредә әсәрләрнең сыйфаты турында бармы*», бу икенче мәсьәлә Нигә без Болгарның җылы җилләре" дигән фильм тудырабыз дип милләт миллионнарын ашап, инде дистә еллар буе милләтне алдап йөргән милләтсез татар балалары Бу тат Мансуров һәм анын "гөргөриле" иярченнәрен җавапка тарттырмыйбыз’ Милләт кадәр милләтне алдау нәжесеңнс ярга чыгарып бушатудан да жинсл эшкә әйләнде Бу жавапсызлыкны төптән уйланылган “провокация" дими ни дисен?! Сонгы елларда аерым яэучыларыбыз һәм шагыйрьләребез, милләт алдында зур җаваплылык тоеп." заман герой "ларын "үзебезнең арадан" эзләп карадылар Ибраһим Нуруллнн Габдулла Тукай һәм Фатих Әмирханга багышланган фәнни биографик китаплар. Жәмит Рәхимов Багыршагл. Рабит Батулла Сөембикәгә. Ринат Мөхәммәднсв Мирсәет Солтангалисвкә. Рашат Низами ФәритЯруллинга. Кыям Минлебасв Бакый Урманчсгә. Фа кил Сафин дәүләт эшлеклесе Әхмәтсафа Дәүләтъяровка багышланган романнар. Фәүзия Бәйрәмова Такташка багышланган драма. Равил Фәизуглин Сәйдәшкә. Әхмәт Рәшит, рәхмәт гошксрс. бер юлы оч бөек шәхесебез—Сөембикә Колшәриф. Мөхәммәдьярга. Кави Латыйп Гәүһәршддкл Эльмира Шәрифудлина Каюм Насыйрмга. Габдулла Тукайга багышланган поэмалар. Зиннур Мансуров Хозыр галәйһес-сәламгә. Хәйретдин Мөжәйгә. Мөдәррис Әгъләм Тукайга хатлар һәм шигырьләр шәл кемен тудырдылар Сүз. кабатлап әйтәм. сыйфат турында гына гүгел. ә милләт алдындагы җаваплылык принцибы турында бара Файдалана белен файдалансам, күпме байлык! Очма милләтебезнең, әдәбиятыбызның зурлыгыннан, борыш ы. патыннан чытып караганда бик кечкенә бу исемлек!
Фикеребе з аттык булсын өчен бер фара т китерик Боек Ватан сугышында СССР нын бер генә милләте дә галар мил ләте кебек шул кадәр күп язучысын югалтмады Аларнын исемнәре иске Матбугат Иортынын гранит тактасында Эш иштын белән беттеме'.’ Угы тынчы еллармын кулы афәтеннән дә татар милләте искиткеч зур зыян күрде Суга төшкән балта кебек югалган Һади Атласын. Кәрим Тннчурин. Фәтхи
Бурнаш, Гомәр Галл, Мәхмүт Галәү. Афзал Таһлров. Имай Насыйри. Шамил Усманов. Гомәр Толымбай һәм башка шундый (һич арттырмыйм!) титаннарыбызны» фәнни биографияләрен, аларны югалту аша милләтебез кичергән югалтулар турында татар язучылары—без язмасак, кем язар? Әгәр дәүләте булмаган милләтнең Язучылар берлеге бар икән, димәк, аның чикләнгән хокуклы булса да дәүләте бар булып чыга9 Шулай булгач, нишләп безнең Язучылар берлеге югалтуларыбызны китапларыбызда булса да кире кайтару, милләттә киләчәккә ышаныч, үлемсезлеккә дәгъва булса да белдерү ниятендә бернинди чаралар күрми? Хәзер архивлар ачык бит! Нигә без ялкау? Нигә без үзебездән башка беркемне белмибез? Нигә без үзебездән башка беркемне укымыйбыз? Нигә татар язучысы тарихи романын юньле- рәтле архивта казынып тормыйча, өстә-местән генә, бармактан суырып, ясалма тел белән "Византия" тарихларын яза? Нәрсә, без, язучылар, оешмабыз шундый башлангыч белән чыккан хәлдә, үтерелгән пәйгамбәрләр—үз каләмдәшләребезнең язмышларын архивлардан тикшереп, ачыклый, бергәләп “коллектив биографияләрен" яза алмаган булыр идекме? Алар тоталитаризмга каршы көрәшчеләр, ягъни “безнең заман геройлары" түгел идемени9 Мәхмүт Кашгарый әйтмешли, “Тегермәндә тугмыш сычган күк күкрәгәндә курыкмас” Язучылар берлегенең бурычы купшы идарә утырышларында купшы фразалар ыргытып, өч каен арасында үткәрелгән әдәби очрашулар турында отчет тотып утыру белән чикләнмәскә тиештер бит9 Шушы юлларны язганда "Казан утлары" журналында Рабит Батулланын "Жимерелгән бәхет" пьесасы басылып чыкты. Мин аны әсәрләнеп, йотлыгып укыдым. Анда язачак жирлекне белү белән тел, сюжет, әдәби культура гармоник рәвештә тигез тәнгәл килә. Бу безнең әдәбиятта зур вакыйга һәм Батулланын язучылык батырлыгы. Аны киносценарий дип атап булыр иде Формаль яктан Кәрим Тинчурин, аның хәләл жефете Заһидө апаның фаҗигале язмышына багышланган булса да, гамәлдә бу әсәр XX гасырда кырылган татар интеллигенциясе турында чеңләү, зар елау, бөек бер Сага.
Равил Фәйзуллиннын "Гыйбрәтләр алырлык үткән юл” (“Казан утлары”, 8, 9. 2004) дигән искиткеч фәһемле хезмәте дә шушы казанышлар исәбенә керәдер.
МӘХӘББӘТСЕЗ ӘДӘБИЯТ, ЯКИ ТӘНКЫЙТЬ ТӘНКЫЙТЬКӘ МОХТАҖ
Әдәбиятыбыздан заман каһарманнарын табарга тиешле тәнкыйди бәхәсебез баштан ук тәнкыйтькә лаек булып чыкты Журналнын гыйнвар-сентябрь саннарында тәкъдим ителгән унлап чыгышның, минем карашка, бары тик дүртесе—Рәфыйк Шәрәфиев. Рәшит Фәтхерахманов. Рафаэль Мостафнн, Рөстәм Зарипов чыгышлары гына максатка ярашлы булып чыкты. Калганнары ният ителгән бәхәс уңаеннан, предметны төптән өйрәнеп, махсус язылмаганлыктан, кайберләре исә артык комплиментар. очраклы, “юктан кодагый” гына булганлыктан, аерым кызыклы фикерләре белән күзгә чалынсалар да, башланган сөйләшүне тирәнәйтүгә хезмәт итмәделәр
Рәфыйк кардәшебез "Киләме, күрәбезме?" дигән чыгышы белән ( "Казан утлары, 1,2004) сөйләшүне "мөгезеннән тотып", югары таләпләр түбәсеннән башлап җибәрде Дөрес, заман герое”на карата булган таләпләрен Шәрәфиев ачыклап маташмый, алар. ана. күрәссн. үзеннән-үзе аңлашыла. Минемчә, татар әдәбиятында яна заман герое мәсьәләсе анын нинди булырга тиешлегеннән башланырга тиеш иде. Мавыктыргыч, милли мәнфәгать, борчулы тел белән язылган бу мәкаләне бер тында укып чыгуга миндә бәхәсебезнең унышлы чыгачагына өмет ныгыган иле. Әдәбият яна геройларга претенииоз, ягъни дәгъвачыл принциптан килергә тиеш, шулай булмаганда анын кирәге капмый. "Татар килә!” дип башлый автор үзенен сүзен. Ягъни яна татар Никадәр тос, вакытлы ишарә!.. “Яңа” нәрсәләрне без. татар, гадәттәгечә, гел сонарып. ягъни “яна татар”ны “яна урыс”тан күчереп алырга өйрәнсәк тә, кызык бит—нинди икән ул, “яна татар”? Без эзләгән заман каһарманымы, әллә бүкәйме? Марат Әмирханның 2003 ел башында басылган “Тояк эзе романыннан Р Шәрәфиевнен эскәге белән тартып чыгарылган бу мәгънәле
фраза безмен сонгы егерме еллык әдәбиятыбызның эчке претензиясе була аладыр Әсәрнен төп каһарманы булган тарихчы Кәшшаф Муса Акъегетнең Хисаметдин менласы. Гаяз Исхакыйнын Шәмсие. Гомәр Бәшировнын Нәфисәсе. Әмирхан Еникинен Акъәбиеннән сон XXI гасырга нинди дәгъва белән үтә’ Яшермик һәм дөресен әйтик: соигы елларда бик тә актив эшләгән Марат Әмирханнын сонгы романы яна сүзне әйтү хакына сизелерлек дәгъва ясый һәм Кабан күлен җиләс жил тыны белән шадралатырлык кына булса да унышка ирешә Ул дөньяга бар иткән яна герой—әсәрнен төп каһарманы тарихчы галим Кәшшаф әдәбиятыбыз тарнхынын “Кабан күле"ннән дә чынлап та беренче тапкыр Алтын Урданын ком вә чүп-чар тулган алтын бишеген күтәрергә тырышып карый Әле кайчан гына без. "Бөек Болгар" җимерекләре, андагы "мунча юллары" турында гына язудан ары җибәрелмәгән татар, үзәгенә Алтын Урда коллизиясен куеп, әдәби роман язу турында хыяллана да алмый идек. Бәхәстә катнашкан тәнкыйтьче Рафаэль Мостафин бу хакта уйланып сүзне шулайрак башлап җибәрә “...Язучиляр гыня түгел. тярнхчыляр ля Алтын Урля. Кятян хянлыгы чорлярын читләтеп үтәләр иле. Бу күренешне нинди күренешне?—А X.) Мярят Әмирхян.. бик ышынлыргыч ( ничек ’—А.Х.) итеп тяевнрлыи. Әмма яня котычкыч интригяляр. яяк чялуляр. ХЫЯНӘГ һәй ялляуляр яшя үтәргә туры килә...”
Кызганычка каршы, әсәр бер тында язылмаган Ул тигез түгел. Урыны-урыны белән кызыксынып укылса да. ул мине нәкъ менә шул “аяк чалулар, интригаларының" сурәтләнеше белән җәлеп итеп җиткермәде Югыйсә, безнен заман әдәбиятының потенциаль герое Марат Әмирханнын “Тояк эзс"нда ята Герой дөрес табылган, ул “килә", тик “күренми" Авторнын художник-сурәтчслск куәсе җитешмәве үзен сиздерә Гамәлда автор Кабан күленнән теге чын "геройны" чыгара алмаган Анда исә—баткак. Автор мизгел эчендә "Генераль Штаб "лар масштабыннан бәрәнгс казу барышы турындагы “район газетасы” масштабына төшә Мондый темага алынгач, аны вакларга ярамый Мондый халәт сандалга дөлдә (кувалда) белән тондырганны ярата. Галимнәрнең һәм карашларның бәрелеше тиешле матди һәм рухи киренкслсктә. тирәнлектә, ышандырырлык итеп сурәтләнмәве, сурәтләрнең образга, детальләрмен символга җиткерелмәве, авторнын "күтәргән темасына күтәргән күсәге белән” каны чәчрәгәнче сукмавы, еш кына кытыклавы, аннан Казан галимнәренең тормыш рәвеше бик тә вак. туйдыргыч хөсет, күренешләрнең өзек-өзек булып, монументальлекнең җитмәве, идсологик бәхәсләрнең күп тапкырлар кабатланган, ифрат та шау-шулы, көндәлек ыгы-зыгыда бирелүе төп каһарманны гына түгел , бөтен романны ваклый Романда безнен сонгы еллардагы татар прозасына хас булган тел һәм сурәтләү чараларының төгәлсезлеге, шапшаклыгы тулып ята Алтын Урла тирәнлекләренә, анын каһарманнарына глобаль масштаблар кирәк. Романга кин тарихи экспозиция, нәкъ менә шул глобаль масштабның җитмәве үзен сиздерә Кирәгеннән артык сузылган роман-язмада укучыны күкләргә алып менә торган илаһи тын юк Шул тын безне күкләргә күтәргән һәм Шәрәфиен эзләгән “Яна тагар "ны табып биргән булыр иде. бәлки Әмма дәгъва дәгъва булып кына кала. Шулай да тәнкыйтьче язучымын “...Сурәтләу чяряляры... бяйтяк кяһярчяннярны әлеге гәшт битләре иләге конкрет шәхесләрдән яерып бетерә ялчый. (лайга. “Тагар килә!” лип шятлянып. "}изла Поволжкя” кяЬярчяннярынын әдәбияттяты гәүдәләнешләрен генә көтеп ялтянбыт булып чыгачынн? Нәрсә сон бу. заман әд,»бтитынын торчышкя якыняюы шушылян пародия төсен я.тлы мәенә?" дип ачынса да. мин әсәрне пародия кимәленә төшереп ташламас идем Автор урынында булсам, кире кайтып, романның йомшак урыннарын ннадан язган бу лыр идем Бер тотынгач. Кабан күле төбеннән теге "чын геройны" алып чыгарга иде' Марат кардәшебез бүгенге татар әдәбиятында әлегәчә күтәрелмәгән темага батырларча тотынып, чирканчык алган да. гүя упкыннын тирәнлеген чамалаганнан сон. нәкъ гагарча алымнар белән аннан тиз генә чыгу ягын караган Фатыйх Әмирханнардан йөз ел сонлан килгән бүгенге Әмирханнарга бу да зур батырлык бит әле'
Р Шәрәфисннсн "Әдәбият белән реаль тормыш үзара ярышып, бср-берссннән өйрәнеп, казна караклары, мафия, азгынлык корольләре һәм королевалары, .иар тирәсендә ялманып йөрүче мескеннәр үрчетә", дигән гомуми "кара" нәтмжәсс
белән теләр-тсләмәс кенә килешәм. Безнсн әдәбият соңгы егерме-утыз елда бары тик гел “азгынлык корольләре" генә үрчетеп ятмады. Дөрес, аны унтугызынчы гасыр азагы-егерменче гасыр башында җәдитчелек дулкынында башланган шайтанлык басты басуын, тик Аллага шөкер, тәмам басып китә алмады. Без каһарман эзләгән" бу чорда гына да Гариф Ахуновның "Идел кызьГндагы Нуриясе. Мөхәммәт Мәһдиевнен "Мәңгелек яз"ындагы Әхияры, Ибраһим Салаховнын Имәннәр тамыр җәйгәндә"сендәге Госманы. Жәмит Рәхимовның Батыршасы, Фәүзия Бәйрәмованын "Болын"ындагы Алсуы, Тәбриз Мөбәрәковнын "Хәтер аланьГндагы Тәүфыйгы. Айдар Хәлимнең "Өч аяклы ат"ындагы Кәбнре, Мәхмүт Хәсәновнын "Язгы аҗаган"ындагы Иргалие, Нурихан Фәттахның "Сызгыра торган уклар"ынлагы Албуга белән Туман каганы, Мөсәгыйть Хәбибуллиннын Кубрат ханы һәм бу исемлектән читтә калган кайбер язучыларыбызнын аерым-аерым истә калган обрахтары татар әдәбиятының әле шактый җегәрле булуын раслый.
Рәфыик Шәрәфнев безнең сонгы егерме елда барлыкка килгән "яна әдәбият”кә "азгын әдәбият" дигән исем кушты һәм аңа сизелерлек һөҗүм ясады. Мин үзем бүгенге "азгын әдәбият"ны укый алмыйм. Хәтта ул бик оста язылса да. Тыным буыла, йөрәгем кага башлый. Чөнки без анардан тормышта да туйган. Каян килеп, кайчан кереп китте безнен әдәбиятка тормышны нәкъ үзе кебек аяныч, шәрә, пычрак сурәтләүләрнең “бүсерле" күренеше? Әдәбият кешене илһамландырырга, бер карыш булса да җирдән күтәрергә тиеш! Көньяк Америка сериалларында хыянәт белән шундук үбешү арасында чик булмаган кебек, чиксез "азгынлыкларны” сурәтләгән бу "әдәбият" татарга "заман каһарманнарын" бирә алмаячак. Бәлки заман шул кадәр дә үзгәргән ки, бәлки нәкъ менә шулар безнең Нәфисәләр, Акъәбиләр васыять итеп киткән геройлар шулардыр? Бәлки "уңай геройлар" хәзер “кире геройлар”дыр? Тәүбә, тәүбә!.
Рәфыик Шәрәфнев кискен, аяусыз бәясе белән безне иманга китерергә, уятырга тели. Гомумән хтганда, укучы тарафыннан чагыштырмача җылы, теләктәшлек белән кабул ителгән әсәрләребез—Тәлгат Галиуллинның “Тәүбә". Флүс Латыйфинын "Ишелеп төшкән бәхет", Зиннур Хөсниярның "Терсәк сугышы" романнары, Әсгать Сәлахиен искиткеч осталык белән "азгын мәхәббәтне" сүрәтләгән "Каеннар юлы" повесте каһарманнарын да кызганмый утка тота ул. "Укучы җылы кабул иткән” дидем дә уйланып калдым Кем әле ул укучы үзе? Һаман да шул онытылгысыз Аяз ага Гыйләҗев искә төшә. Моннан кырык ел элек Әхсән Баяновнын "Яшьлегемне эзлим" повесте буенча кузгалган бәхәстә авторны "укучы исеменән кыйнау" кызып киткәч, анын "Ә син үзең кем, укучы?” дигән мәкаләсе белән җәмәгатьчелекне айнытканы хәтердә Тәнкыйтьченең җаны-тәне белән әрнеп чистартасы килә дөньябызны. Бу теләк "авыл мохитындагы тыйнак” авторны да Татарстанның милли азатлыгы, суверенитет темаларына алып кереп китә. Чөнки шунсыз мөмкин түгел Милли әдәбиятның "заман каһарманы”—без телибезме-теләмибезме—ике мен еллык тарихыбызның патриотик чагылышына, милли дәүләтчелегебезнең булмышына барып бәйләнә. Шуңа күрә безнсн әдәбиятка "укучы җылы кабул иткән", "гомумән яхшы" әсәр язу гына җитми. Ана бар милләтне уята торган ялкынлы, илһамлы, мәхәббәтле герой кирәк. Баксаң, без мәхәббәтсез дә калганбыз икән бит. Безнен романнарда, повесть-поэмаларда, хәтта шигырьләребездә дә ялкынлы мәхәббәт сурәтләнүдән туктаган икән бит. Без хәзер шул кадәр дә “азып-тузып” яратмый- сөйми, бала тудырмый башладык микәнни?! Әле без үзебезне белә башлаганда әби-бабаларыбызнын ин дәҗҗал кешегә дә “И-и, мәхәббәтсез!” дип әйтүләренен милләтебездә ин әшәке сүг енү булып яңгыравы искә төшә дә, безнен фаҗигабезнең— "геройсыз калуыбызнын башы хгәхәббәтсез калуыбызда икәнлеге анлашыла төшә.
Мондый мәхәббәтсез әдәбиятны укыган хәлдә, киләчәк буынның күзләре генә түгел кальбе дә сукыраячагы көн кебек ачык. Әгәр әсәрдә чын, кешене дулкынландырырлык мәхәббәт юк икән, ул язучыга ышанырга мөмкинмс0 Ул, гомумән, язучымы’ Безгә инде хәзер шигырьләрендә һәм хикәяләрендә мәхәббәтнең нәрсә икәнен дә белмәгән язучы-шагыйрьләр буыны килә башлады. Бу нәреэ- катастрофамы, тәмам җимерелүме? Шәрәфнев белән бер авыздан шушы ук фикерне Рәшит Фәтхерахманов ("Казан утлары", “Татарга сатма матбугат", 3.2004) “ та
билгеләп үтә һәм мәсьәләне тагын да конкретлаштыра төшә: “ Г'влчәчәж Га.тиева. Тәлгать Галиуллин. Әсгать Сәлахларнын сонгы вакытларла -Катай утлары~нла басылган повесть-романнарын гына алып карыйк: шна үтенеп бөтен форчаларынла таләти яшәү рәвешенә әйләнгән, башка төрле ботыклытстар .и табигыйләшкән, авторлар боларны тядавтлы тиьтәм белән гәфси.ыәп һәм нечкә, тәп тасвирлыи-тар Мин әйтер идем хәтта бер-берсс белән ярышып тасвирлыйлар Иһнысы кытык бит БӨЕК ИЛАҺИ МӘХӘББӘТ ЮК. Ә МЕНӘ БӨЕК БОЗЫКЛЫК. БӨЕК ЗИНА БУА БУАРЛЫК.
Чөнки, имеш, тормыш га шулай Бстдә "башыбозык" язучыдан яна фикер, әдәп, иман таләп итә алмаган ' азгын" укучыга вакыт үткәреп укырлык әсәрләр күп. тик ждн чистартыр дәрәжәдәгс мәхәббәтле әсәрләр генә сирәк. Я тучыларыбыз акларга тиеш иле. Татарстан мөстәкыйльлеге өчен көрәш, прусты тел өчен генә түгел, биш гасыр злск бездән тартып алынган мәхәббәтебезне кире кайтару өчен көрәш иде ул. Шулай булмаганга күрә бездән аны хинел генә тартып та алдылар. Без аны җинел генә бирдек. Шу на күрә бу көрәш, мәхәббәт хакына, мәхәббәткә хокук хакына көрәш булгач, милләгнеи санына карамый, беркайчан да тукталмаска тиеш Латин әлифбасы өчен генә түгел, гарәп алифбасы очен корәш тагын да мәһабәтрәк вә мәхәббәтлерәк бул1аи булыр иде. "Чынлап та безме сон бу Бигрәкләр л.» нычранганбыт, гөнаһка батканбыт, миһсрбансытланганбыт йотебетне үк югалта барабыI икән бкг -дип уфыра да. аннан, мәкаләнең авторы, тешен кысып - “Өергә каршы торырлык милли берләчлек, мшьъпне бер максатка гуп.ши алыртык каһарман аштмн бүген -дип нәтижә ясап куя
"Зина әдәбияты "на кагылып тәнкыйтьче Р Мостафин да башка тәнкыйтьчеләр белән үз теләктәшлеген белдерә Исемлеккә М Моликованын "Алгын ятьмә" романын да кертеп. “социалистик реалитм -бошклык рея.штчы" белән я-тчашынып килә. Әлбәттә мондый әсәрләрдә/е персонааиарны, ннкал >р тормышчан булмасыннар, чын таман герое дин атап булмый .—дип кистереп әйтә
Шәрәфиен артыннан буразнага төшкән язучыбыз Радик Фәизоннын дөньясы да. мәхәббәте дә түгәрәк Ул безнен кая барганны белми, беләсе дә килми. Нихәл итәсен. бәхетле "Сыер үлсә—ит. арба ватылса—утын" диебрәк язылган "Атар безнен арада" дитән мәдхиясенең (Казан утлары". 2. 2004) барлык пафосы гүбәндәге өзектә аңлашылыр сыман: “...Мин үтебстттен Дусым авьиынла "капот эшенә сонга калам бугай!" дип, кулына сәнәген тотып югары очка иөтереп менгән кешеләрне хәтерлим. ( оттнали 1мны аны коммунистлар шна гутел. бөтен совет талкы тәтеле. Хәтергс көнлә кайбер > (ипләрнең “сонналмтм халыкка көчлә* тагылган иле!" .тип пыскып торуы лореслеккә хилаф салу ул".
Менә шулайрак эзлиләр әдәбияттагы "гсроЙлар 'ны Дусым авылы социалистлары. Гөмумән алганда. Саба "урман хуждлыкларында" Радик Фән юн. Тәлгать Нәжмисн кебек тулаем канәгать патриотларның болан "кытыклап ягуы үзе генә лә "дөреслеккә хилаф килү ул". Сонгы елларда ин саллы тәнкынтьчсләрсбезмен берсе булып киткән Рәшит кардәшем Фәтхерахманов бераз гына алда телгә алыш лн үткен мәкаләсендә Рәфыик Шәрәфиен башлаган саваплы фикерне дәвам итеп, тәкъдимнәр дә кертә "... Пычрак су бе.кнт уйнау хирыслыгы, ааттычгыр. бетттеп читли әдәбиятка ла яхшы үтен керде. Нитии юллар белән булса .та татар телте укучыны сак.тап калу, аны мавыктыру, үзенә таргу. киләчәктәге усеш өчен ныклы җир тек бу.тлыру. болганыр чорны исән-имин үтү. \ чынлыкны чуар бшзәвлап булса та. кешеиен хаинанн асьиын уятып, ә.т,т6и тмбын1Я җим урынына фәтмшлек һ.»м тына куеп булса ла, мм.т.ьп өчен ят булган идеяләрне, тискәре ф,исәф.ше байрак итеп күтәру хакына булса ла..." Хак сүз Хак сүзгә нәрсә дисен. Минемчә, кайбер изучыларыбыз әсәрләрен я ы башлар алдыннан беренче чиратта ндея-иман, тел-стиль " кирәк-яраклары "гурында түгел, ә фәхишә-азгын. күрәзәче "каһарманнар** турында кайгырта Андый авторларның мин әсәрмен төп матдәсе -гел. төп чыпшагы—иман, гоп халәте—саф мәхәббәт (юк. үбешеп яту гүгсл!) турында бөтенләй уйлап га бирмәүләренә хәйраннар каласын һәм безне ничек жнр күтәрә дип куркып га куясын
Ары таба Рәшит Фәгхсрахманон Рлфлзль Сиблгнын соңты "Ялгызак . Инабәт романнарына тирән оналмзбмрә Мшы. Сибатнын замандашына. күпмедер дәрәҗәдә
анын язмышташына һәм миллияти фикердәшенә, бик авыр, әрнүле операция будды хезмәтнең бу урыннарын уку Әмма кирәк иде ул. Кызганыч, каләмдәшебез бу анализны үзе исән вакытта ишеткән булса, бәлки үзе ачтым дип уйлаган "Азия медиумы белән Европа прагматлыгы" теориясенә кереп батып, шайтани идеяләр белән мавыкмаган да булыр иде. Дөрес, Сибат әсәрләрендә "яна герой” эзләде. Аның эзләү стиле татарның Мәүлә Колый суфыйлыгы белән постмодернистик әдәбият кушылмасы иде Ләкин алар без тәрбияләнгән әдәп һәм әдәбият контекстыннан ераграк торды. Анын әсәрләрен, текә киселгән фразаларын, еш кына бер генә сүздән торган “кисек” жөмләләрен укыганда, алардагы көтелмәгән фикри боткага, бу кадәр “ычкынуларга” тап булып, күзләр маңгайга менә иде. Сирәк кенә очрап куйган табышларны көчәнеп язылган чәчкәләүләр, купшылыклар, сүз боткасы белән эч китәрү, һаман да шул сихер, һаман да шул мәгънәсезгә мөгез чыгару, һаман да шул шапырыну, күнел чуарлыгы Әгәр сиксәненче-туксанынчы елларда проза тәнкыйтендә мәйдан тоткан тәнкыйтьчеләребез Рафаэль Мостафин, Рифат Сверигин, Фәрваз Миңнуллин, Флүн Муснн, Сәгыйть Хафизов, Фоат Галимуллин кебек тәнкыйтьчетәребезнең берсе яшь язучының әсәрләренә гадел бәя биргән булсалар, бәлки Рафаэль Сибат. тумыштан искиткеч талантлы язучы, изге күңелле кеше, мондый "балалык уеннары” белән вакытында хушлашкан булыр иде? Бәлки без ялгышабыздыр ла, анын керәшен Мәкчимнәре. Заһидуллалары, Малмыж муллалары киләчәкнең "заман геройлары”дыр? Бәлки бу без аңламаган даһилык, оригинальлектер9 Алай була калса, ул Диас Вәлиев, сынчы Илдар Ханов кебек барлык диннәрне бер тагаракка салып "бутап", үзләрен “яна Гайса пәйгамбәрләр" итеп игълан итү модасына ияреп, бидгатькә батмас иде. Сүз дә юк. Сибатнын соңгы романнарында саташып, пәйгамбәри бөеклеккә дәгъва итеп, глобаль медиум тудырырга маташуы безгә рәнжештән. иблислектән башка бернәрсә дә китерә алмый иде. Күген вә җирен, суын вә утын югалткан, инде килеп житмеш ел эчендә иманын да мәҗүсилеккә алыштырып өлгергән, бүген килеп үлем белән яшәү арасында тартышкан татарга мондый медиумнар зыяннан башка нәрсә китерер икән?!
Без боларны авторга исән чагында әйтергә тиеш идек. Татар әдәбиятынын мондый өзектә калуында тәнкыйть гаепле Беренче итеп язучыга тәнкыйть сүзен тәнкыйть җиткерергә бурычлы иде, чөнки безнен, язучының язучыга, мондый тәнкыйтьне әйтү ифрат та читен—чөнки барыбыз да шундый эзләнүләр вулканының субъектив магмасында кайныйбыз Авторнын исән чагында моны әйтү өчен күпме җәфалар кичердем мин. һәм., әйтә алмый калдым. Әгәр без, язучылар, берберебезнең әсәрләрен даими укып барган булсак, бу фикерләрне башкалар әйткән булыр иде Юк. әйтмиләр, чөнки "бөекләребез” берсен-берсе укымыйлар. Менә ниһаять бу фикерне, соңлап булса да, миннән Рәшит Фәтхерахманов әйттерде.
“Яшәеш турында фикер йөртергә тырышып, әлеге әдип, мода шаукымына ияреп, христианлык, мөселманлык, мәҗүсилекнең янәшә куеп булмый торган карашларыннан шундый коктейль оештыра: куз аллары караңгылана, наданлыкка, мәгърифәтсезлеккә тан каласын.'..—ди тәнкыйтьче.—... Әдипнен иң соңгы романы “Инабәт" тә, фәлсәфи роман буларак тәкъдим ителүенә карамастан, үзенең синтетик характеры, “агач теле" белән күнелдә авыр тәэсир калдыра, авторның персонажлар телен индивиду альләштерергә тырышып артык көчәнүе дә ярдәм итми, колоритлы натуралар урынына сабын куыгы кебек буш образлар калкып чыга..."
Рафаэль Сибат турында язарга кирәк. Һәм күптән язарга кирәк иде Анын ачышларын, әгәр дә алар бар икән, ачып салырга, иҗади, концептуаль ялгышларын күрсәтергә, димәк, автор шәхесе белән беррәттән иҗаты турында язарга кирәк Бу тумас борын мәхәббәтсезлеккә батып барган яшь каләмдәшләребез өчен аеруча мөһим Күптән түгел тәнкыйтьчебез Фоат әфәнде Галимуллин мәрхүм язучыга багышлап “ Ашкынып яшәде дә, ашыгып китеп барды" ("Мәдәни җомга", 13.08.2004) дигән мәкаләсе белән чыгыш ясады. Тик тәнкыйтьче буларак түгел, ә Татарстан Язучылар берлеге рәисе сыйфатында. Мәкаләсе дә мәрхүм белән хушлашу рәвешендәрәк Монысы да кирәк Тик мондый некрологиядә аеруча сак булу мөһим, анда авторны икейөхтелек сагалый. Каләмдәшебезне саклап кала алмау хафасы белән капланган булып, башта үзләренең ролен күпертеп күрсәтеп, язучыны без
эзләгән "заман геройларын" ачкан өчен түгел, ә менә, ижатына бөтенләй кагылмыйча. "Казаннан йөз илле чакрымда, авылда" яшәп ижат иткәне өчен авыз суларын корыта-корыта мактау абруйлы тәнкыйтьчене бер дә бизәми Газета битен диярлек биләп торган чыгышында ул Рафаэль янына гел-гел барып йөреп, анын яна әсәрләрен "идәннән жыеп алып". Казан матбугатында көчләп диярлек бастырып чыгарган үз урынбасары (нигә бармаска да. нигә бастырып чыгармаска—бу бит берлек хезмәткәрләренең гражданлык бурычы!) Шаһинур Мостафинны һәм тагын да шул үзен күкләргә күтәреп мактый Имеш, алар булмаса. Рафаэль Сибат булмас иде Рафаэль Сибатнын ижатынын якты, сагышлы өлеше мондый очсыз язмазарга түгел. Фоат Галимуллин кебек тәнкыйтьчеләрнең язучылар ижатына биргән объектив бәяләренә мохтаж. Ләкин бу бәяләмәләр, монографик хезмәтләр татар әдипләренен. Рәшит Фәтхерахманов әйтмешли, "пычрак су белән уйнау хирыслыгына" керү фаҗигасен, аннан чыгу тантанасын ачарга тиеш Шунсыз без савыга алмаячакбыз Мондый савыгу өчен без үзебезне безне батырган һәр авторнын—исәнме ул. әллә түгелме—һәр әсәренә аяусыз бәя бирергә өйрәнергә тиешбез Монда Казаннан ничә чакрымда яшәү факторы кызгандыру эффекты булып тора башласа, без һаман да шул “пычрак сулар" даирәсендә чайкалачакбыз. Алайга китсән. татарнын соңгы чорындагы күренекле шагыйрьләренең берсе Кадыйр Сибгат Казаннан икс йөз илле. Мәхмүг Хәсәнов дүрт йөз чакрымда. Ибраһим ага Салаховнын “иҗаты" башта төрмәдә, аннан икс мен чакрымдагы казакъ далаларында үтте
Бетен әдәбиятмын секс зииа"лашуы безнен әдәбиятыбызга беренче тапкыр Гаяз Исхакыйлар алып кергән “зиналар касәфаты" гына түгел инде Бу безнен милли һәлакәтебез дәрәҗәсенә житкән бәлабез инде Бүгенге татар авылындагы зиначылык (кая ди анда ниндидер Монако кенәэлеге тәтәйләрен генә) борынгы мәҗүси зиначыларын һушыннан алырлык Безнен татар “марҗалары“ инде хәзер маржа Зималарнын үзләренә сабак бирә алалар Шагыйребез киная белән әйтмешли. “ {мняларгя—шнагя'." барабыг Татардагы бүгенге зиначылык теге гасыр башындагы “зина" кебек беркатлы нәрсә түгел. XX гасыр башында мондый “бата урыслашу“ны Гаяз Исхакыйлар бер прогрессив күренеш итеп олы бер куаныч белән безнен кадимилектән котылып, җәдитчелеккә күчә бару дип күрсәтергә тырышканнар иде Әгәр Татарстанмын әлегә саклана алган дәүләтчелеге тагар милләтен әхлакый тазарту анын барлык милли институтларын милли мәдәни, дини-шәригати стандартка кггтерү турында житди уйланып, махсус карарлар кабул итмәсә. безнен "гектарыннан алтмыш центнерлы унышллр" ятлар кулына калачак
Шул коннәрдән сон "нибары" йөз ел үттсме-юкмы. Уфа тәнкыйтьчесе, ннатыкны тиз эләктереп ала торган язучы-тәнкыйтьчебез Сәгыйть Хафизов “Әдәбиятта базар мөнәсәбәтләре" дигән искиткеч яхшы мәкаләсе белән безне куандырган иде: “Секс- нблне шрмышыбы на уннан ла. суллан ла янаган бер шллә ,пмш>ребечл, ана капка ачу һ<т уйнатчылык игү түгел, ә кешелир күңелен шул мблнетлн арын.шру. сафла/пыру гашлен кылу шәрига гкчә/мк булыр иде. Ише иырмгаткне санга сукчасан. анын кануннарына төкереп бнрс-ш. а\ыр чиктә кеше ашышы. бя.и мчыше/е хакында уйларга кирәк. Сабынны бер ләкләк китерми..."
Соңгы ун елда Уфада яшәп ижат итүче авторыбыз Марат Кәбировнын “Сары йортлар сере". Фәүзия Бәйрәмованын “Вакыйга юләрләр йортында бара" трагикомедиясе. Т Мөбәрәковнын Хәтер аланы" Миргазиян Юныснын "Соңгы сулыш”. Фәнис Яруллиннын "Яралы язмышлар"(бу аерым бер мәкаләгә лаек'). Әсгать Салахнын "Каеннар юльГннан юыл им яратып укыган әсәрем булды Шушы рәттән Нәбирә Гыйматдинованын "Икебезгә дә авыр" повесте дә язучыда барган укай ижат эволюциясенә ышаныч тудырды
Мпраз Кәбнров повестемда безнен очен бөтенләй ят. яна стиль, үзенчәлекле тел. стильләрнең төрләнеп кабатланышы ярылып ята Безгә прозада бөтенләй ягы танып-белү ысулы килде Хәерле сәгатьтә! Авторнын сурәтләү яссьпыкзарын шулай си злерми үзгәртә алуы куандыра. Бер караганда, ул Фатыйх Әмирханнын "Фәтхулла хәзрәт лэренен сирәк, бс знен бангыбы з-лкылыбы г җитмәгән дәрәҗәдәге дәвамчысы Тнк Кәбиров кулындагы безне "кыйный торын таягы" бүтән Икенче караганда, лорсс. Кәбировта Көнбатыш әдәбияты һәм фәлсәфәсе, беренче чиратта Карл Ясперс,
Жан Поль Сартр кебек экзистенииаль фнлософ-язучылар. Габриель Маркес, Хорхе Борхес кебек неомодернистларның йогынтысы көчле Бу—кабердән, анын ләхете эченнән репортаж, Үлем турында үлемсез әсәр. Кәбиров тудырган "бала" да каш- керфекләренә кадәр милли татар Анын мәрткә киткән Мәдинәсендә “заман каһарманы" эхләүдән бигрәк татарнын әле бездә моңа кадәр туа алмаган, беренче булып күренгән "яна заман антикаһарманьГн эзләп таптым кебек.. Шунысы гына күнелне чеметеп куя: ай-һай. татарнын бу кадәр "сихерче” әдәбиятыннан исәнаман кала алган укучысы мондый модернистик әсәрне капыл гына андый пыр микән0 Ничек кенә булмасын, безнең әдәбиятның үсеш юлы Марат Кәбиров кебек егетләр кулында. Әгәр безнең тагын берничә шундый егетебез булса, алар яңа татар әдәбиятын эһ тә итмичә доньяга балкыта алган булыр иде!
“...Марат Кэбировнын сатирасы гротеск дәрәҗәсенә җитә, чынлыкта бу Готоль һәм Чеховларны көнләштерерлек сатира, һәлакәтне ваемсыз кабул итү—рухи имгәтелгән, үчле һәм мәкерле, кара эчле бүгенге җәмгыять әгъзаларының төп сыйфаты...—ди Р Фәтхерахманов.—...Бүгенге җәмгыятьнең милләткә яна диннәр, яна пәйгамбәрләр, анын өчен ят булган кыйммәтләр эзләү һәм тәкъдим итү белән мәш килгән катламының реальлектән никадәр ерак торуын, "сары йортлар синдромы" белән чирләвен дәлилли ул. ”
Әхмәт Рәшитнең чыгышы "Безнең заман герое” башы астында һәм бик зур амбиния белән “Зурдан кубып сөйләшкәндә" ("Казан утлары”, 4. 2004) дип аталса да, безнен бәхәскә катнашы юк. Әдәбиятыбыз ел йомгакларында сөйләнеп, "син мине—мин сине" тәртибендәге хрестоматик мактауга корылган бу чыгыш бүгенге шигъриятебезнең чын, реаль халәтен чагылдырмый. Ул прозага кереп тә маташмый. Бу халәтне кичерү, анлау өчен Казан коридорлары масштабларыннан читкәрәк чыгарга, тар татарлыктан арынырга, тетрәнергә кирәк шул. Анын каравы, автор анда үзендә шактый белем-эрудиция барлыгын күрсәтә Бер генә мисал; “Күктән җиргә төшәм дә, “Бүгенге татар әдәбиятының каһарманнары кемнәр?” дигән сакрамеггталь сорауга килеп гөртеләм. Соңгы егерме еллар белән чикләнергә тиешмен икән... Ләкин минем бүгенгене борынгыдан аерырга хакым юк. Без—шул ук Кол Галиләрнең, Сәйф Сарайларның, Мөхәммәдьярларның, Тукайларның, Туфаниарнын дәвамчылары. Борынгыдан калган бөек мирас безгә ышанычлы таяну ноктасы булды. Ин сөенечлесе, без халкыбыз яулаган шул рухи биеклектә кала алдык, “—ди автор. Әйтерсен ана кемдер бүгенгене кичәгедән аерырга куша. Андый кеше булмады бугай Кол Галиләр турында бу төче сафсаталарны без күпме кабатладык һәм кабатларбыз икән?! Ә менә “халкыбыз яулаган рухи биеклектә калуыбыз” турында автор, минемчә, күзгә карап шыттыра...
Рафаэль Мостафиннын бәхәс барышындагы чыгышы “Чорлар чатындагы үзгәрешләр' (“Казан утлары", 5, 2004) дип атала. Әдәбиятыбызда килеп туган чагыштырмача тынлыкны “буыннар алмашы кризисы" дип атап, ул бер караганда, хаклы ла кебек Шулай да тәнкыйтьче бу урында буыннар алмашына артык зур формаль мәгънә биреп, андый алмашнын теләсә нинди жәмгыятьтә дә даими барганлыгын онытып җибәрә кебек. "Буыннар алмашы кризисы" барлык жәмгыять кризисының нәтижәсе генә ул. Мостафин моны гына аңламый дип уйламас идем мин Ул шушы кризиска китергән совет системасының ижтимагыи-сәяси сәбәпләрен яшереп, безне юату, йоклату ягын каера булыр. Өлкән буын язучыларыбызнын бакыйга китеп, флангларыбызнын бушап калуын без бары тик "коры алмаш” проблемасына гына кайтарып калдырып кына аңлата алмыйбыздыр? Димәк, без— ялкау, булдыксыз халык—милләт Хадимнәре, үз аксакалларыбызнын үлгәнен көтеп, мич башында ятканбыз һәм сабанга чыгарырга атсыз вә ир-егетләрсез калганбыз? Мостафин әйткән 'буыннар алмашы"нын милли, социаль, ижтимагый-психологик, хәтта икътисади сәбәпләре бар бит анын Гади генә итеп әйткәндә, эш шунда ки, хәзер безнен әдәбиятка ныклы тотка булып совет хакимиятенең 60-80 елларында туган б>ын килергә тиеш иде Әмма бу илсез буын советларның котырган интернационализмы корбаннары буларак, үз телендә белем һәм тәрбия алмыйча телсез, моңсыз, социаль җирлексез, хәтта аракы шаукымыннан яралып, җилкәнсез калган иде Димәк, хәзер жәмгыять белән җитәкчелеккә генә түгел, мәгърифәт.
мәдәнияткә дә “җилкәнсезләр буыны" килде. Алар "культурага үтеп тормыйча гына" әдәбиятка үтте. Сиксән-туксан яшьлек аксакал әдипләребез китеп баргач, әдәбиятнын алсгә исән 50-60 яшьлек. 30-40-нчы елларда туган "классиклары" белән ярымбуш калган ихатасына "традицион милли һәм совет торгынлыгы" нәтиҗәсендә деградация чорына кергән милләтнен ярым-йорты белемле, уртакул сәләтле, тәрбиясез, еш кына әдәбиятны белмәгән каләм хадимнәре һәм хадиматәре белән тулды Сан бар—әсәр юк Әсәр бар—сыйфат юк. Иске әдәбият бар—яна әдип юк. Димәк, яна әдәбият юк. Әдәбиятнын исән тегермәне аларны янадан "он итеп тартырга, эшкәртергә" мәҗбүр булды. Шуларны күз унында тотып булса кирәк, тәжрнбате тәнкыйтьче ' Әлбәттә, бу кризисның тамырлары бер буыннар алмашынуга гына кайтып калмыйча, шактый тирәнгә китә' .—ди дә. кызганычка каршы, шунын белән чикләнә
Әдәбиятка килгән яшь көчләр турында борчылу без "базар заманьГна кергәч тагын да көчәйде Бу хакта уйланып. Марсель Гали әле монан ун ел элек "Татар әдәби ижатына "калдык-постык талантлар гына килә Укырдай әйбер тапмыйм Жанга, анга фикер бирә торган әйберләрне урыстан, ә бәлки Ауропа прозасыннан алганмындыр дип әрнегән һәм. Г Ибраһимов. М Гафури. К Тинчурин иҗатларына бәя биреп, “бу язучыларда мин эстетик зәвык булуга шикләнәм ” дип. аерым бер кискенлек белән әлеге язучыларның әсәрләрен чүплеккә ыргытырга кирәк, дигән күрсәтмәсен дә биреп куйган иде ("Илсл 9. 1996) Минемчә, классикларыбы шын бөеклегендә түгел, үзебезнен бөеклектә шикләнергә кирәк Мин. мәсәлән. Кәрим Тинчуриннын Сүнмәс йолдыгзар" белән ' Американ "ын даһи әсәрләр рәтендә күрәм Бсзнсн сәхнәдә “Сүнгән йолдызлар" кебек режиссураны кызыксындырып торган, шуна күрә теләсә нинди шартларда да яхшы куелган, актерлар тарафыннан бу кадәр дә яратып уйналган фаҗига юк әле Әсәр буларак, анын белән Исхакыйнын "Зөләйха"сы гына ярыша аладыр Әмма “Зөләйха"га. татарча әйткәндә, “не везет" Анын әле тиешенчә куелганы юк
Мин әдәбиятыбызда тарихи әсәрләрнсн күбәюенә куанам Сорау туа сыйфат ничек? Совет чорларында бары тик революцион, гөп каһарманнары еш кына “агылмйга тагылып йөргән урыс белән татар булган романнар язып кына буын катырган я тучыларыбыз демократик янарыш чорында икенче сулыш алды Бу жанрда хаклы рәвештә беренчеләребез итеп Нурихан Фәттах. Жәмит Рәхимов. Мөсәгыйть Хәбибуллин. Вахит Имамов. Таһир Нәбиуллиннарны атарга кирәктер Мөсәгыйть Хәбибуллин күп яза. объектын өйрәнеп яза Әмма анын романнарындагы күп планлылык, хәбәри маиыгучанлык. күпсүзлелек укучыны арыта һәм әсәр тукымасын авырайта. Тел. стиль йөгерек түгел, кайбер чакта җөмләләр су астындагы ләнгәр кебек өстерәлә. Архивлардагы беренчел, яна чыганаклардан түгел, башка, әзер чыганаклардан информация туплау, аларны әсәр тукымасына дыңгычлап тутыру нәтиҗәсендә Мөсәгыйть Хәбибуллиннын тарихи романнары информацион әкиятләрне хәтерләтә башлый Бу романнар нәфис сурәтләү чараларына да такыр Шушындый ук җигешсезлекләр Вахит Имамов романнарына да хас Жәмит Рәхимов ~Батырша”сы белән сонгы чор әдәбиятыбызга милләт бәхете өчен күптән көтелгән реаль көрәшче-шәхсс образын бүләк итте Житсшсезлс1сзәрс булуга карамастан. “Батырша" романы бсзнсн шактый зур унышыбыз дип танылырга хаклыдыр Батырша—бсзнсн бүген иң төп “заман герое "быз Ул үзенен йөзләгән сурәтчесен көтә Батыршанын татар-башкорт милләтен азатлыкка өндәп, милләте, гаиләсе белән кырылып. Шлиссельбург крспостендә күтәргән бөек фетнәсе һәм анын Әби патшага язган гыйсъян хаты әле татарда ана кадәр һач анардан сон да була алмаган илаһи батырлык Әмма шунысы сәер беэнсн урга мәктәггнен әдәбият буенча әсбапларында г.зрихи романнарыбызга—шул исәптән “Батырша"га да'—урын бөтенләй до бирелмәгән диярлек Тарихи романнар ла тәрбияләмәгәч, “милли каһармоннар^ыбыз каян килеп чыксын сон'
Гарихи роман язу—енрәк җаваплылык Тарих аша ышандыру—сирәк батырлык Тарих белән сокландыра алу—сирәк матурлык Без бу ол каз әрдә сынагабы з Тарихи роман м И1113 татар н зучыларынын барысы өчен дә гөп җигешсезлекләр— у з әсәрнен абруен архив материаллары белән тәэмин итмәү, ни иткән хәлдә, ничектер балаларча ӨСТән-өстән генә кылану, тегениән-моннан йолыккллап язу. йазыкклллиган тарихны
бәгырь зәме белән сугармау; сюжеттагы ясалмалык, табигатендәге гасаби милләтсезлек, телнең шул замандагы симметриясен табабыз дип телдән эрзин сагыз ясау. . Укучыны Архив Галиәссәлам белән һәм канга сугарылган бәгырь белән генә ышандырырга кирәк!.. Тел чарлауга корылган диалогтан башка укучыга җан тетрәткеч монологлар кирәк! Шигърият кирәк! Мәхәббәт турында сойләү түгел, тетрәтә торган мәхәббәт кирәк!..
Тәнкыйтьтәге чама турында берничә сүз. Кайчан без мактамыйча җылы сүз әйтергә, хурламыйча тәнкыйть итәргә өйрәнербез икән? Бу сыйфат татар милләтендә исән кала алган гражданлык әдәбенә, олпат ихтыяр булмышына барып бәйләнә, күрәсең. Бик сәер, Рафаэль Мостафин югарыда телгә алынган мәкаләсен шактый тәнкыйди тонда алып бара-бара да. кинәт кенә бер йөктән төшеп икенчесенә утыра һәм мәкаләсен көчли-көчли Факил Сафиннын “Саташып аткан тан” романына багышлап язылган мәкаләгә әйләндерә, нәтижәдә сизгер укучы алда әйтелгән фикерләрне романны шаштырып мактау өчен элек язылган мәкаләгә өстәмәләр итеп кенә кабул итә һәм аптырашта кала...
Сүз дә юк. язучы үз әсәре турында жылы сүз көтәргә, ишетергә хаклы. Факил Сафин кебек сәләтле, актив язган язучы бигрәк тә. Бер үк вакытта һәр язучы гадел тәнкыйтькә мохтаж. Тик, һәр нәрсәдә чама, ышандыра торган үлчәм кирәк Без мактауларга һич каршы түгелбез. Әмма, чуерташ мактаулар өчен дә тәнкыйтьче яшь романчынын әсәрен шакмактан шакмакка сүтәргә тиеш иде Тәнкыйтьче мондый "вак-төяккә" игътибар итеп азапланмый. Киресенчә, ул житешсезлекләрне бөтенләй күрмәскә тырыша, тәнкыйтьтән качып, шикләнүләрен чуерташ фразалар белән чикли дә. әсәрне шулкадәр дә чамасыз күләмнәр мактый башлый ки. мондый "тәнкыйтьтән" бал һәм баллы келәй. ниндидер корпоратив мәнфәгать, бергәлек коммунасы исе килә башлый. Нишлисен, без бит анде барыбыз да заманның Печән базарыннан чыккан татар мөхәррирләре!.. Син—мөхәррир, мин—мөхәррир, мин— сиңа, син—мина.
“Автор бу әсәрдә үзен көчле аналитик, зур акыл иясе итеп тә күрсәтә..." ди тәнкыйтьче Тота-каба, маңгайга бәреп, сәбәпсезгә авторның шәхесен мактау урынына, тәнкыйтьче әсәрнен әхлакый-эстетик кыйммәтен ачарга тиеш иде дә бит Шулай иткән хәлдә, мине дә бер сәбәпсез автор белән чәкештермәс иде. Бу юлларнын авторы хәзер әсәрдә казынасы урында, имеш, әсәр авторының шәхесендә “казынган”, анын “зур акыл иясе” булуын инкяръ иткән булып чыгам! Татар әдәби тәнкыйте шулай итеп, төшенчәләрне һәм объектларны позитивтан негативка, негативтан позитивка әйләндерде. Бу, Тукай әйтмешли, “Алны-артны, уңны-сулны белмичә утын кискән” укучыларыбыэнын зиһенен томалау өчен эшләнә. Мондый ташка баскан мәдхия Габдулла Тукай премиясенә әзерлек инде. Хәер, мондый мактауны Тукай үзе дә. анын остазлары Александр Пушкин. Лев Толстои да ишетми үлеп киттеләр “Факил Сафиннын "Саташып аткан тан” романын мин соңгы еллар әдәбиятындагы ин житди. ин укышлы әсәрләрдән дип саныйм. Монда заман герое бөтен тулылыгы белән алдыбызга килеп баса. Ин мөһиме, автор заманча фикер йөртә, тарихны янача күзли...” Әсәр үзе кая, үзе?! Бу инде мактау гына түгел, бу әле әдәбиятта “А”сын да, “Б”сын әйтеп өлгермәгән авторны очындыру дип атала. Әсәргә конкрет килгәндә, “заманча фикер йөртә”, "тарихны янача күзли” кебек совет әдәбият гыйлеменнән казган буш фразалары төбендә нәрсә ятканлыгын аңлатса иде безгә Мостафин. Бу фразаларны “сөйләп” түгел .сурәтләп расларга кирәк бит!.. Чамадан артыкны ычкындыруын, “сөйләү” белән “образлы сурәтләү” арасында упкын ятканын аңлаган тәнкыйтьче хәзер “заманча фикер йөртә” кебек чуерташ фразаларга терәү тери башлый. “Әсәрне укып чыккач, аңлыйсын; сүз монда Октябрь инкыйлабы турында бара Кара син аны, имәндә икән чикләвек, ә мин сүз 1779 елгы Франт I революциясе турында барадыр дип уйлаган идем. Болай булгач, роман, андагы “заман герое” турында бәхәсләшеп торунын да кирәге юк икән бит Рафаэль Мостафин проблеманың төбенә төшеп тормыйча, “заман герое”на иннек-кершән сылый башлый Төп каһарман-Татарстан хөкүмәтенең җитәкчеләреннән берсе Әхмәтсафа Дәүләтьяров “ясалма түгел, тормышчан, тирә-як мохитның үзеннән алынган, документаль нигезгә корылган... тырыш, эшчән, нәрсәгә тотынса да
булдыра ала торган кеше Авылда үссә дә. ул шактый укымышлы, нн атаклы татар шагыйрьләрснен ижатын яттан белә Авылда үскән Мәржаннләр. Тукайлар. Исхакыйлар шәһәрдә үсеп кенә кеше булырга тиеш булганнар, күрәсен "Ул искиткеч намуслы, кешелекле, алга омтылучан. туктаусыз үсә. камилләшә торган кеше Бармы сон бсзнен әдәбиятта андый геройлар'’"— дип сорый да. автор, бар. ди. "шундый геройны мин Факил Сафиннын "Саташып аткан тан" романында күрдем".—ди
Кызганыч, минемчә, укучы романда үзенә “үрнәк, илһам ала торган заман героен" күрмәде Дәүләтьяров мисалында укучы үзенә милләтнен “героен" түгел, “нәрсәгә тотынса да булдыра ала торган кеше" була торып та. бары тик мәгънәсез, татар максаты өчен аңлашылмаган корбанын гына күрде Чөнки укучыны, герой турында "ул яхшы" дип сөйләп түгел, сурәтләп ышандырырга кирәк “Заман героебыз' үзе авылда үссә дә, үзе шактый укымышлы . үзс житмәсә туктаусыз үсә, камилләшә” килгәч, без тәнкыйтьчебезне, ниһаять, без «ләгән “заман герое“н табуы белән кайнар котларга тиеш булабыз түгелме'* Безгә хәзер авылда үсәргә дә ярамый икән”! Тәнкыйтьче безләрне “Авылда үссә дә..." дип кимсеткәч! Әгәр автор алдан ук бары тик мактауны түгел, беренче чиратта гадел тәнкыйтьне көткән булса, "Ватаным Татарстан" газетасында “Тезләнмичә дә яшәп була!" дигән бик тыйнаксыз язмасында “Үземнең .кәрләремдә XX гасырны башыннан азагына кадәр чагылдыра алдым... ” лип язып чыкмас иде. (“Ватаным Татарстан 6 02 2004) Бал ай дип әйтергә Лев Толстой гына түгел, Максим Горький дә базнат итмәгәннәр иде Билләһи, уңайсыз
Романга якын килик Билгеле булуынча, большевизм га тар тарихында Явыз Иваннан кала икенче катастрофа булды Бүген без нинди стагнаииягә дучар ителгән булсак, бүген без нинди милли фаҗигадә утырган булсак, аларнын сиксән-туксан проценты большеви зм касәфаты бит Большевиклар татар милләтенә Лука Канашевич-Каратун, Ильминскийлар китерә алмаган, алардан йөз тапкыр зуррак зыян китерде Чукындырудан Себер урманнарына качып булса, коммунизмнан качарлык урын калмаган иде. Барлык җир шары буенча Кичәге батрак булган татар большевигы урыс большевигыннан ла явызрак иде—чөнки үзенсн изелгән милләтен "үз итеп”, анын барча нечкәлекләрен белеп, “сәнәктәге көрәк булган нәчәнник” игеп, холуйларча өстеннән килеп, икеләтә-унлатз изә иде. Татар язучысы, житмәсә. большевизмның сәяси коч буларак йөз елза якын хакимияттә булып, җимерелеп төшкән чорында—ХХ-ХХ1 гасыр күчешендә ("!) яшәгән тагар язучысы, милләтебезгә большевизм китергән коточкыч бәлаләрне бар тирәнлеге белән ачып салырга, шунын белән беррәггән милли автономия демагогиясе белән алланган татар большевигының кан кычкырган фаҗигасен нәфис сүз. образлы сурәтләү— художестволы гәүдәләнеш аша күрсәтеп бирергә тиеш иле Ә биредә— корбаннарнын корбанына плебейләрчә. сукбайларча соклану! Утызынчы еллар башында Магнитка, Амурдагы Комсомольски төзелешләренә дистәләрчә мен татар мулласын, тагар ксрәстияннәрен озатуны оештырган режимнын җитәкчеләреннән берсен күккә күтәреп мактау! Татар большевигы. Татарстан хөкүмәтснен башлыгынын озакламый үэснен башын кисәчәк Сталин. Троцкий. Пазззтбюро әгъзалары белән таныш булуы белән горурлану! Без. татар, һаман да шул ак-садак аскан кыргый аборигенмыни ’ Тагын гиз шул Миргазиян Юныс әйтмешли, никадәр дә “бәхетле мескенлек’"
Шулай итеп, безгә әдәби бәһасы шикле, художестволы образ буларак оешмаган, бары тик “бсзнен шундый яхшы, изге күңелле большевигыбыз булган икән" дигән аборигеннарча горурлыктан үтмәгән әсәр персонажын татар адәбнятынын “заман каһарманы” итеп тәкъдим итәләр Әдәбиятнын изге принциплары кая’ Кыеклатып булса да. безне шул режимга табызздырырга. аны кире кайтарырга телиләр Сүз дә юк. Әхмәтсафа абзый Дәүләтьяров бик тә шәп. яхшы кеше булгандыр, анын һәм анын кебек меңиәрнен шундый фаҗигагә тап булуы бсзнен бәхетсеззскнен мәнге кичерелмәс чыганагы бит Аларнын язмышы—бсзнен каны мәнге саркыячак ярабыз Сон син бу темага тотынгач, шуны ач. милләтнен күзен ач! “Яхшы кеше" һәм алданган “татар большевигы" -болар икесе ике фактура бззт’ Я зучыззын бурычы шушы фажн1анын төбенә төшеп, милләтне киләчәк бәлаләрдән коткарырга тырыгш түгелме ’ Биредә корпоратив мактаулар белән генә әллә коя китеп булмый*
Дәүләтьяров—каһарман, тик ул иненә авыр гыйбрәт төшкән “каһарман" Әгәр ятучы мескен татарның атланган кол улы. чираттагы корбаны түгел, ә бәлки шушы большевистик тираниянен мен жәфада атланган корбаны образын тудырган булса, без героины гына түгел. Факил кардәшне. Рафаэль Мостафин терәүләреннән башка да “заман каһарманы" итеп кабул иткән булыр идек. Бер нәрсә хак һәм мактауга лаек: ничек кенә булмасын, үзе өчен бу искиткеч авыр, катлаулы, көтелмәгән темага атынып. Факил Сафин зур жаваплылыкка барган. Һәм романынын беренче кисәген ярыйсы гына беллетристик осталык белән башкарып чыккан. Әгәр ул егерменче гасыр башында Рәсәйнен чирек капиталын кулында тоткан, инде ил белән сәяси җитәкчелеккә дә үрләп барган бөек татар милләтенең улы булган төп героен, ул һәлак булганнан сон җитмешкә якын ел үткәч, инде киләсе поездлар килеп, китәсе поездлар китеп беткәч, яшерен архивлар ачылгач, үз каһарманының “Сталиннар белән бер партиядә торуы. Политбюро әгъзалары белән таныш булуы белән" малай- шалайларча сокланудан туктап, аның, гаиләсенең, татар авылының, мөселман диненең, шул исәптән барлык татар өммәтенең гомуммилли тирән фаҗигасен тетрәткеч масштабларда ачкан булса, мин бүген Факил Сафинны зур уңышы белән беренче булып котлаган һәм аның хакына бәллүр тотып җир шарын яланаяк әйләнеп чыккан булыр идем.
Менә шундый фаҗигаи, чынлап та күздән канлы яшьләр чыгарып, чын мәгънәсендә җанны яшькә сугара, елата, сокландыра, горурландыра. рухны күккә алып менә торган каһарман булып килеп чыга алган булса, ул безнең әдәбиятнын чынлап та яна каһарманы, анын флагманы буларак кабул ителгән булыр иде. Әлегә ул бары тик кызгандыра гына ала. Йә. әйтегез. Илья Эренбург. Константин Симонов. Александр Чаковскии. Валентин Пикуль. Виктор Суворов, Эдвард Радэинский, Дмитрий Волкогонов кебек совет классикасының "бүреләре" һәм постсовет чоры тарихчы-публииистлары иләгән Сталин темасында Мәскәү Кремленең иң яшерен архивларына кертелмәгән татар язучысы нинди ачыш ясый ала?! Нәрсә белән генә хәтердә калабыз? Татар әдәбиятында беренче тапкыр Сталинны. Политбюро әгъзаларын (образларын түгел, без аларны "артыбыз белән кадак суырсак та", яһүди Чаковскиилардан да артык беләлмибез!) сурәтләргә тырышкан язучы буларак кына хәтердә кала алабыз без. Бары шушы гынамы0 Шул гынамы? Никадәр очсыз! Их. кая безнең югалган мөмкинлекләр!.. “Герой"ның объекты бар. ләкин ул безнен өчен “субъект" булалмаган. Ул бары тик татар һәм Татарстан Совнаркомы рәисе Әхмәтсафа Дәүләтьяров булганы, кызганычка каршы, алтмыш ел буе игътибарсыз тузанла аунап ятканы өчен генә "яңа" күренә. Имеш, сурәтләнмичә калган—шуна яна" Чынында исә ул безнен өчен бик иске “герой", бик иске персонаж, без урыс һәм башка халык әдәбиятларын укып, анын һәм аның кебекләр белән моннан илле ел элек үк таныш булганбыз. Безнен укучыбыз үзенең интеллектуаль халәте, хәбәрдарлыгы белән еш кына урыс зыялылары һәм дөньяның башка алга киткән халыклары укучыларыннан артка калды. Безнен укучыбыз “шулай булган икән, шулай дип әйткәннәр ди бит" дип сәясәт кора торган массовый гавам, икенчеллек түбәнлегенә төште Безнен әдәбият аңа яна этик-эстетик куәтләрне сонлап һәм башкаларныкын иләп-иләп, икенчел-өченчел сыйфатта бирде. Бу безнен укучыны— әйтергә мәжбүрмсн'—наданга һәм ангырага калдырды Миргазиян Юныс бу хакта уйланып Без әдәбиятта хакыйкать эзләүче укучыбызны югалттык. Эзләсә дә. ул яны үзебездән түгел, чит әдәбиятгян. чит телдә укып эзли..." дип язган иде.
Гыйбрәт бит б> Без соңлыйбыз. Башкалар бездән иртәрәк өлгерәләр. Без алар күрсәткән-сурәтләгәнне дә сонлап. анда да ишек йозагының тишеге аша гына күзәтәбез. Башкалар әллә кайчан балын имгән теманы бер кырык-иллс елга соңлап эшкәртәбез дә. соңлап эшләгән эшебезгә сокланып карап торабыз һәм"мин беренче—син икенче дип талаша-талаша. башкаларның да соклануын таләп итәбез Әгер Факил Сафин романын моннан бер утыз-кырык. хнгга егерме ел элек язган хәлдә дә ул але чагыштырмача яна күренгән булыр иде.
Ахыры киләсе санда