Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЧЫРАГ ТОТКАН ХӘТЕР ЙӨРИ...

Онытылган төшләрем Тонык кына иртә таңда күреп, шундук онытылган төшләрем төшендерде хәтер төпкелендә әллә ннндн серле төш барын. Акыл белән аңлап булмый кайчак хыял уенының мәгънәсен; фалчы сыман җепкә тезеп карыйм— зиһенемдә ник бер мәл калсын. Анык җавап эзли уяу өнем, (Аллаһ башны гына сау кылсын): йөрәгемне яман юраулардан нинди тылсым көче саклый соң? Сөенчегә торыр төшләремне, димәк, миннән кемдер күпсенә... Томан аша сорау белән багам— белә моны бары Күк кенә. Тәшвишләнәм: таңгы төшләремә әллә соң ул табу саламы?! Гаҗиз чакта кайтып җитми миңа ишарәле әнкәм сәламе... Искәртүсез килгән күрәчәктә ачык беләм ничә төс барын. Рәшә кебек арттан калмый бара онытылган серле төшләрем. Зиннур МАНСУРОВ (1949) шагыйрь, публицист; 4.Кул бирән*, «Ваем». «Җәрәхәтле йөрәк җылырак» Һ.6 китаплар авторы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Казанда яши Волынка Болгария Казанлык шәһәре 1995 ел. Казанымны уйлап атлыйм Казанлыкта, монда мине әйдәп йөртә Яз кызы... Бәрәкалла: ап-ак чәчле болгар карты волынка*да уйнап тора ялгызы. Сурга өргән гарше заттай шундый мәэюс жәлләп куйдым моңлы күрек хуҗасын... Ун як биткә бәллүр тамчы килеп кунды, апрель күге тота алмый күз яшен. Яшел тауга әллә дәррәү болыт иңгән, әллә анда куй көтүе йөриме? Куенына авыр капчык кыстыргандай, кардәшемнең төшеп тора бер иңе. Бәгърендәге барлык-барлык ваемнарны тыны белән өреп кертә турсыкка. Гажәнләнмәм эче янар волынкадан сүзсез генә үзәк өзгеч жыр чыкса... Кызгандыргыч музыкантның күзләренә озак каран тордым бугай, бигайбә. Тәкъдиреңә язылганны гатыгачтын, үкенүдән, уфтанудан нн файда?! Бүленгәнне инде бүре ботарлаган, аерылганны күптән аю ашаган. Таралганны көтеп кенә торучылар, бөрадәрем, бүгенгәчә ач һаман!.. Казанымны уйлан атлыйм Казанлыкта, монда мине әйдәп йортә Яз кызы. Куш арылып чьпар булган Кубратханмы волынкада уйнап тора ялгызы?! Моң-зар белән тутырырга яз1ан безгә язмыштагы аерылыш) бмилыгын. Кыйтгаларга сөрән сурын кычкырткалан. ул җыярга тели бугай биш улын. Бигрәк кыйбат була икән нәфес хакы сыкрап сыктап елый... сарык карыны: бүлгәләнгән Боек Болгар биләмәсен эзләп китә волынканың һәр өне... Казанымны уйлап йөрдем Казанлыкта, ятим җаным Күккә ныграк сыгынды. Кайтавазы кайта торды кой моңнарның, катгый тәкъдир хөкемедәй: «Соң инде!..» Соң инде... Иилмикл кү|мк- КУН «арыкның аюкаинынмди И< .(.и ЛИ халык тынлы Язусыз ташбилге —Сөембикә ханымның кабер ташы шомартылды—ни яздырыйк? —Берни дә язмагыз!. (Р.Батулла. «Сөембикә» кыйссасы) Чыраг тоткан тере хәтер йөри, үксез кабер ташын яд кылып,— язылмыйча калган ләүхелмәхфүз* тора төсле айдай яктырып. Тәкъдиреңә өстәп иңдерелгән ап-ак бит күк балкый—яз гына; әүвәл күчер кара көннәр гамен күңелемнең аяз ягына. Хәттин ашкан хәттат кебек үзгәрт, фәрештәдән ал да кавырсын: язмышыңның төзәт ялгышларын, табыш итеп күрсәт кайберсен... Зольмәт тулы өнгә саркып чыксын татлы төшләреңнең яктысы. Әҗер килер—син бит түгел әле үз тәкъдирең өчен ят кеше. Ярлык сүзен юып ала кайчак күздән тамган бары бер тамчы... Карурманга кертеп адаштырган дала атын кире борсаңчы!.. Артка чиген, хәтер—дәшеп алсын утрак җанлы мәгърур балбал-сын, Казан белән бергә каза күреп, газап чмккән гаярь баласын... Шулай була—хаким иргә чыгып, уртаклашкач илең язмышын. Нигә әле, яшен, чиста биткә матур йомгак өстәп язмыйсың?! Галибанә күкнең ихтыярын белгерт, әйдә, җиргә сузылып,— төкәнмәгән тәкъдир тактасына тамгаң төшсен соңгы сүз булып. Бәлкем әле, әдип, гөнаһ имәс— каләмеңне якты айга ман; яңа биттән, кызыл юлдан башла: хан исән, дип, дәүләт аумаган. Ханбикәне җанлы ганимәттәй биреп җибәрмәгән ил-көн дә... Инде беркем алай яза алмас— барысы да Аллаһ иркендә. Ләүхелмәхфүз - язмыш тактасы. Корамадан торыр каралама түгел язмыш—булмый үзгәртеп. Эмма күне.1 көтә: Хозыр Ильяс узса икән бер-бер сүз әйтеп!.. ...Чыраг тоткан тере хәтер йөри, үксез кабер ташын яд кылып. Соңга калып кунган һомай* кошмын каурыйлары ята яктырып... Ату җае X. турында уйюп Сихри урман. Суер кошны күзлим и көйли ул. онтып бар гамен! Белми бугай бәгырь менә шулай әҗәленә җырлап барганын. Серле итеп әйткән иде сунар ату өчен мөһим шарт барын: * Җырлар мәллә генә алып була мондый сизгер киек затларын...» Ышыкланып шомлы ешкынлыкта утырганда иллә сак үзе. Сәер мәкам белән җырлый суер, яшьтәй ага нарат сагызы... Көйләр белән күккә аша кебек барлык келәүләре Җир-сунын. ...Иләс түгел иблис көтеп ала моңга оер чагын Җырчының... Озын көй Хәтерлнмен Донбасс шахтасына кунак булып төшкән чагымны. Моң-зар белән тулып ашкан күңел шундый сизгер, шундый сак иде. Чакрымладым күмер катламнарын нәкъ шахтерлар кебек эш иттем. Җирнең җиде катын үткән мәлдә синең җырлавыңны ишеттем. Бәргәләнеп татар бәгырендә, язмыш юлын бергә узган җыр!.. Тетрәнүдән шахта терәүләре шартлап сынмый ннчек түзгәндер?! Иңләп килгән алкын ташу булып .шбойларга тулды танышың. Бөтен мир|ә сыймас татар моңы билән алды кысан тау эчен. Кояш-айдан мәхрүм тирәнлектә, балкыш ясап, сихри ут яктың. Шушы озын көең белән. Җырчым, ыругдашлар рухын уяттың. Шундый озын иде сузган көең, күмер базы шундый тын иде. Кардәшләрнең моңы гарешләрдән урап кайткан төсле тоелды. Моң-мәкамең белән көтелмәстән җирдә тетрәү хасил иткәндә, үз-үземнән сорап өзгәләндем: «Аңладыңмы ннде, и бәндә? Язмышында өскә ябырылган моң-зар ташкынына терәү юк... Төшендеңме тау-таш төпкелендә— безнең җырда нинди тирәнлек!» ...Хәтерлимен Донбасс шахтасына кунак булып төшкән чагымны. Ишеткәндә синең тавышыңны җаным шундый сизгер, сак иде... Уникенче елгы шәраб Ни була.. Бу ачы гомреч шэрабен эчмэсэм?! Г Тукай. «Эчеп җибәр,— диде сакый,—Кырым сыен, үз-үзеңне Хәйям итеп сана да...» Уйга калдым: ошбу шәраб әзер булган мең тугыз йөз уникенче сәнәдә! Тукай инде соңгы җәйгә кереп бара, сынык саздан саркып чыга мәгърур өн... Берни белән имли алмый икән бәндә ачы гомер шэрабенең макмырын. Башка сыймас хәлгә җитеп тетри акыл, үз-үзенә урын таба алмый җан. Сырхау тәнгә тансык дәртен өстәп торыр әнкәң сөте инде тәмам айныган. Тулы гасыр кичкән кебек була икән, гәрчә гомер тоелса да өч көнлек. Йөрәгеңне ахыргача яндырачак сихри гайрәт биргән шушы эчемлек. Тә1п>диренең тәдавел*ен тәгамлаудан кайсы гына шагыйрь заты кача соң? Дөнья йөзен кайчак читтән күзләр өчен тоту кирәк сихри Җәмшид касәсен. Тәдавел бүген халәткә кертә торган тылсымлы ширбәт Шулай гына күрә ала үжәт жаннар кайгы, шатлык, жәбер-золым. наз төбен... Кайдан килер иде ана андый холык, әгәр Тукай эчмәс булса насыйбын?! ...Йөзем багын жылы янгыр юып үтте, тустаганга нидер тамды өстән дә. Кичер. Аллам: әллә ниләр уйлап куйдым уникенче елгы шәраб эчкәндә. Турылык Гарьле башка нинди гамьнәр басмый- телең әйтмәгәнне күз сөйләр. Туры кеше булу жинел түгел, хөкем сөрсә кыек көзгеләр. Кыек юллан илең туры барса, оятына түзми кер утка. Монафикълар төзгән манараның эче кәкре булыр кырыкка... Ихласлык фаҗигасе Яңа елда жанвар булып киенгән нәни улын сөйде ана: «Тик бел шуны: битлек астында уен...» Балигъ яшьтә балга баргач, бәлагә тарган улын аяп. ата: «Нык тор. диде, битлек астында уен...* Ике йөзле дөнья белән пәрмә-пәр килгән улын дәште күкләр: «Син кал өстен битлек астында уен...* ...Сынчы килеп йөзлек алгач*, яд кылып Адәм улын, көлде иблис: «Бар, кит аңлап: битлек астында уен. битлек астында уен...* Тәкәбберлек Булыр икән җирдә башлы токым, әмма сөйли кайчак чын ялган: тәгәрмәчне, имеш, мәгарәдә әүвәл алар уйлап чьнар1ан. Үзен шундый эре итеп тота— тәкәбберлек анда тау чаклы! Юкса алар уйлап тапкан бары тәгәрмәчкә тыгар таякны... Гайре юлдан китү ...Комедияң. Мольер. камиллектә туктар төсле өлге булудан. - яшәү инде күптән китеп барды аңга сыймас гайре бер юлдан. Артта калды хәтта битлек аша ихлас карый алыр ул заман. Хәзер гавам эчтән сыкрап елый ачы көлгән чакта узаман... Трагедия. Эсхил. чынбарлыкта инде башкачарак корыла: һәлакәтле хәлләр ахырында «герой» исән кала, хор үлә... Еламсырап иблис елмайгандай канга батып туган таң аша. Менә шундый, Мольер. эшләр бездә, менә шундый, Эсхил, тамаша!.. Бәхиллек Көтмәгәндә төшкә кертеп, күкләр кат-кат искәртте: түшәгендә үлеп ята әүлиядәй ил карты! Кардәш-ыру, таныш-белеш өзгәләнеп аһ итте, барчасы да газиз затның хозурына ашыкты. Гарше көрси хәбәреме: «Ай-яй, җирдә күп күрдең! Ике тапкыр кичү язган сиңа сират күперен...» Нишләп була—Хактан узып, кол итүче ил бит ул, үз халкына кызыл камыт киертүче ил бит ул... Әһле иләт уза торды җыйнак кына ак өйгә, ашкындылар аксакалның бәхиллеген алырга. Нигә әле карт катына гөнаһланган ил килми? Кылганына гафу сорап, баш очына иелми? Кирәк түгел мени аңа бәхилләшү нигъмәте?.. Үлеп ята мең бәладән коткарырлык ил карты... Ярату хасияте Рухиятем шулай яратылган: сөю угы мине тиз ала. Әмма тәндә мәхзун* җаны бугай— яраларым озак төзәлә. Минем халәт, каумем, сина бәйлеяраларым озак төзәлә, сабыранә сөеп савыктырам, ә төбендә барыбер тоз кала... Очраклылык Нигә әле, яшьнәп алмас борын, черек ташлар ява бу башка? Фәрештәләр хәгга фараз ла мае... Тиеш иде болай булмаска! Каенсарда яткан әниемнең аллан керде микән төшенә, барыр юлга инде гөлләр тама, була күрсен мина төс кенә... Әмма күнел тынып торган мәлдә эзәрлекли сәер уй мине: салмак җанла тәңгәл тәкъдир белән әллә... очраклылык уйныймы?! Шундук тәүбә кылам мондый сүзне башым уйлап, телем ник әйтте? Хәерлегә булсын, очраклылык ул үзе дә язмыш нигъмәте. Атым Кемдер пычрак аткач, искә төште күлдә акбүз атны юганым. Минем әле япь-яшь егет чагым, юк дәрәҗәм илдә, юк даным. Суга җәйгор үзе төшкән иде. аллы-гөлле нурлар \йнатып... Балкып торган атка әфсен өрдем, енхрн дога сүзен ун әйтеп. Кинәт... нке канат үсен чыкты чит атмы бу, әллә үз атым?! Нихәл итим: менә шх.тан аны ак-пакь килеш күккә озаттым. Үзе өчен лаек очыш теләп, кунтарылды ярс> кхңлемнән. Минем атны җирдә һәрбер кеше каран калды яхшы күз белән. Инде хәзер рәхмәт юлын иңли, түбәнлектә эше юк аның. ...Кемдер пычрак аткач, искә төште күлдә акбүз атны юганым...