Логотип Казан Утлары
Драма

ҖИМЕРЕЛГӘН БӘХЕТ

ИКЬ Н.1РД.11! к глмлшл ) | к ц « и т п с Т а н ч у р м * К иа 1 К т а * | р < * •рлм ми аут аеллар белүче. 1 8 . Н й ф и с ә - генерал утарынын хуҗалык эшләре мөдире Гәрәй утлы Низам Тактаевнын кызы. 16 яшьтә, чибәрләр чибәре. 1 9 . X а н и ф ә — Тактаевнын икенче кызы. 15 яшьтә, чибәрләр чибәре 2 0 . А т к а р а у ч ы 2 1 . Г е н е р а л Ш в е ц о в . 2 2 . Д е н ь ш и к . 2 3 М ә р в ә р х а н ы м . 2 4 . Г а б д у л л а К а р и е в . 2 5 . К ә р и м Т и н ч у р и н . 2 6 . С л е д о в а т е л ь . 2 7 . Ф а т ы й м а И л ь с к а я . Хатын-кызлар, гәжит таратучы малайлар, солдатлар. Вакыйгада катнашучы татар хатын-кыздарынын барысы да өч төрде киенергә мөмкин Европача бай кием, татарча бай хатыннар киеме, европача киемнәргә бары тик кечкенә калфакчык кадарга мөмкин Ир-егетдәрнен дә шулай киенүе зарури: алар европача кием өстенә затлы татар бүреге кия Б е р е н ч е б ү л е к Китап шкафлары, китаплар. Савытсаба шкафы. Борынгы кытай ташаягыннан эшләнгән табак-савыт. Савыт-сабаның яртысы кителгән, ватылган. Бер кырда язу өстәле, анда иске язу машинкасы. Диварларда кытай-япон миниатюралары. Икенче кырда чаршау белән капланган ятак. Тан ата. Кайдадыр музыка уйный, сәгать суга. Энгер-менгердә К а р а Ш ә ү л ә күренә. Кара Шәүлә чаршауны селкетә. З а һ и д ә х а н ы м (чаршауартында) Ә? Кем ул анда? К а р а Ш ә ү л ә . Мин әле бу. статский совстник Шаһбазгәрәй Әхмәров кызы. Кәрим Тинчуриннын хатыны Заһидә ханым! З а һ и д ә х а н ы м (чаршауартыннан чыга). Ә-ә, сезмени әле бу һаман. Тагын ни кирәгем чыкты? К а р а Ш ә ү л ә . Монда сорауларны без бирәбез. Заһидә Тинчурина!— Сезнең эш жавап бирү' З а һ и д ә х а н ы м . Ничек туймыйсыз сез, шулай айлар, еллар буе кеше артын сагалап йөрүдән? Инде кешенең йортына керен кенә калмыйсыз, кешенең төшенә дә кереп җәфалыйсыз К а р а Ш ә ү л ә Миннән тормый бит ул, Заһидә чаным З а һ и д ә х а н ы м. Ә кемнән тора сон? К а р а Ш ә ү л ә . Ссзнен үзегездән юра Мин бит сезнең Кара Шәүләгез. Үзегезнен шәүләгез, ханым-әфәнде. З а һ и д ә х а н ы м . Юк, сез минем шәүләм түгел идегез Сез ин башта атама тагылган Кара Шәүлә булып йөрдегез. Сез: Шаһбазгәрәй Әхмәров татар интеллигенциясен үстерергә тырышучы, татар зыялыларын бергә тупланырга чакыручы, дип донос язган Шәүлә Купчырайлы. кара йөзле Шәүлә. Таныш Шәүлә Атам вафатыннан сон сез Тукай артына куелган Шәүлә булдыгыз. Тукай вафатыннан сон сезне Такташ артына куйдылар Такташтан сон Тинчуриннын Шәүләсенә әверелдегез Аннан сон инде менә ничә ел сез мине эзәрлеклисез. К а р а Ш ә ү л ә . Атаңның, Тукайнын. Такташнын, Тинчуриннын Шәүләсе сезгә төшкәнгә мина рәхмәт укыгыз. З а һ и д ә х а н ы м . Рәхмәт инде К а р а Ш ә ү л ә. Ә сез көлмәгез. Заһидә ханым Мин ихлас сөйлим. Мин бит сезнең язмышыгыз. З а һ и д ә х а н ы м Кара язмышым. К а р а Ш ә у л ә. Язмыштан узмыш юк. З а һ и д ә х а н ы м Мин Газраилне көтеп ятам, сез килеп керәсез Чират юк. итагать юк Өемдә тентү ясадыгыз, таладыгыз. инде хәзер үләргә яткан карчыкның җанына тентү ясарсызмы.' К а р а Ш ә ү л ә Куаныгыз сез. Заһидәкәй. Газраилдан алдан мин килгәнмен икән, димәк, әле сез озак яшәрсез. 3 а һ и д ә х а н ы м . Минем яшисем килми инде. Мин күргәннәрне күрергә дошманына язмасын. Кемгә тидек, кемне рәнжеттек без, кемнәр безне шулай каргады0 Нигә кирәк булды бу корбаннар0 Һич мәгънәсез корбаннар Максим Горькийга ачуым килә башлады минем. "Человек—это звучит гордо!” Кеше дигән исем мәгърур яңгырый!—имеш. Чүп ул кеше, бер дә горур яңгырамый. Мескен ул бәндә, яраклаша, гадел сехпеккә каршы сүз әйтмичә яраклаша белә. Мин үзем дә шундыйлардан булып чыктым К а р а Ш ә ү л ә . Нигә әле сез, гомер буе Горькийны мактаган әдәбият укытучысы, бүген генә аны тәнкыйтьлисез? Классикага тел тидерәсез! 3 а һ и д ә х а н ы м . Мин үземне горур, көчле шәхес дип уйлый илем. Мин дә чүп булып чыктым. Гаделсезлеккә каршы чыга алмагач, үземә үзем кул сала алмыйча гаҗиз булдым. Пычак белән менә шушы тамырга гына сызып җибәрәсе дә—вәссәләм! Йокы даруын учлап йотасы да—беттен-киттен. Бау саласың да—шушы нәжес дөньядан ки- тәссн дә барасын Кара Шәүләм юкка чыгар иде, ичмасам К а р а Ш ә ү л ә . Без эшсез тормабыз, анысы. Даһи вафат булса, исән даһилар кала тора безнең бәхеткә. Ләкин әле синсн янда эш төкәнмәгән, ханым- әфәнде З а һ и д ә х а н ы м . Куркытма, минем синнән курка торган күлмәкләрем әллә кайчан тузып беткән инде К а р а Ш ә ү л ә . Рәхмәт укы мина, Заһидә ханым Мин булмасам, синең картлык көннәреңне кем бизәр иде, ә? Синен беркемең юк, булганнары да синен ишегенне ачып карамый Ярый әле мин бар. хәлеңне белешеп торырга. З а һ и д ә х а н ы м . Шулай да әйт әле. Шәүлә, ни калган сина минем янда? Аласын алдыгыз, бирәсен дә бирдегез, ничек кенә мыскылламадыгыз сез мине Бүген ни йомышын калган монда? Менә хикмәт! К а р а Ш ә ү л ә (усал). Хикмәт шул. гражданка Тинчурина-Әхмәрова! (Заһидә ханым сискәнеп китә.) “Хикмәтле доклад’' пьесасын безнең работниклардан сез яшереп калдырдыгызмы 9 З а һ и д ә х а н ы м Бу мәгълүм бит инде. К а р а Ш ә ү л ә . Туры җавап бирегез, гражданка. З а һ и д ә х а н ы м . Әйе, мин сакладым ул пьесаны Ләкин мин аны яшереп алып калмадым. Тентү ясаучылар ашыктылар, ахрысы, кулъязмаларның барысын да алмадылар. "Хикмәтле доклад" исән калган. К а р а Ш ә ү л ә . Димәк, сез сөеклебез Сталинны хурлый торган әсәрне саклагансыз. З а һ и д ә х а н ы м . Ул әсәрдә Сталин исеме юк. Мортазадан көлә Тинчурин. К а р а Ш ә ү л ә . Хәйләкәр сез, Заһидә ханым-әфәнде Мортазаны бәреп төшергәннән сон тагын икенче Мортаза килә. Һәм ул анда, финалда кычкыра:—Системаны үзгәртергә кирәк! ди. Ирегез Кәрим Алиевич Тинчурин совет системасын үзгәртергә хыяллана идемени? З а һ и д ә х а н ы м . Сезгә язучы гына буласы калган, сездәге фантазия, йөз илле татар язучысына бүлеп бирсән дә артып калыр иде (Көлә) Анда Мортазаны берәү дә алыштырмый, пьесада андый сухләр юк. Сез бит спектакль турында сораштырасыз. Ә спектакль һәм андагы өстәмәләр өчен драматург түгел, режиссер җавап бирсен К а р а Ш ә ү л ә . Ә кем иде спектакльнең режиссеры? Кем ул контра? Дәшмисез! Нәрсә ялганларсыз икән, гражданка Тенчурина-Ахмерова! Анын кем икәнен хәтерләмим, белмим, дип әйтерсез инде, шулаймы? З а һ и д ә х а н ы м . Хәтерлим! Ничек хәтерләмисен инде андый талант иясен? Исемен дә атый алам! К а р а Ш ә ү л ә . Кем? Кем ул контра? З а һ и д ә х а н ы м . Мохтар Мутин! К а р а Ш ә ү л ә . Ашыйм мин аны! Атам мин аны! Контра-а! Кайда ул? З а һ и д ә х а н ы м Мугин күптән гүр иясе булды инде' Аны сез этләрдән талатып үтердегез! Сез совет этләреннән талалтыгыз бөек актерны, режиссерны— Мутинны! К а р а Ш ә ү л ә . Гражданка Тинчурина! Советлар властен этләр белән тиңләштергәнегез өчен под суд! З а һ и д ә х а н ы м Мин ялгыш сүз әйттеммени? К а р а Ш ә ү л ә Ялгыш түгел! Контр сүз әйттегез! Сез совет чекистларын этләргә тиңлисез! З а һ и д ә х а н ы м Мин “чекистлар—совет этләре" димәдем Мутинны совет этләреннән талатып үтердегез. яилем. Ул этләр чекистлар кулында тәрбияләнгән этләр, шулаймы'’ Юк. сез жавап бирегез, шулаймы’’ Шулай булгач. алар чекистларга, советларга ярдәм итәргә өйрәтелгән этләр, ягъни совет этләре булып чыга. К а р а Ш ә ү л ә . Алар нсмецкий овчаркалар иде! Алар урыс-совет овчаркалары түгел иде. З а һ и д ә х а н ы м Нсмеи овчаркасымы. урысныкымы, алар барыбер совет КГБсына хезмәт итә! К а р а Ш ә ү л ә (кыңгырауга баса, кыңгырау зыңгылдый) Алыгыз! (Заһидә ханымны чаршау эченә төртеп кертә.) Ялгыз карцерга! Шәүлә китә. Ишек кыңгыравы тагын зыңгылдый... Кыңгырау тагын да таләпчәнрәк зыңгылдый.Чаршау дулкынлана. Чаршаудан Заһидә ханым килеп чыга. З а һ и д ә х а н ы м . Фу. әстәгыфнрулла Тагын саташып беттем (Кыңгырау тавышы). Хә-әзер хәзер Кайсы рәхмәт тошксре шулай каты баса кыңгырауга? Мине саңгырау дип уйлыйлармы? Халатымны кияргә дә ирек бирмиләр аты коргырлары (Ханым башмакларын элеп, ашыга-пошы/а йөреп, ишек янындагы эшермә артына кереп китә) Кто там'.’ Ә-ә. сезмени әле бу! Һо-о. чәчәкләр! Рәхмәт Узыгыз, түрдән узыгыз, я зучы әфәнде' (Бераздан кулына чәчәк бәйләме тоткан Заһидә ханым күренә) Кемгә кирәгем бар. кем борчый шулай, тынычлап үләргә дә ирек бирмиләр, дисәм, сез икән, утырыгыз!.. (Күренми торган кунакны утырта, чәчәкләр бәйләмен савытка куя.) Ни сөйлим сон мин сезгә, иптәш язучы ’ Хәтерем дә начарая башлады инде Сезне ни кызыксындыра'* Тинчурин? Тинчурин белән танышканчы әле мин Шаһба згәрәй Әхмөров кы зы Заһидә туташ булып яшәдем, егерме бер ел аз гомер түгел Шуна күрә, мин сезгә үз Тормышым турында сөйләрмен Аның беренче өлеше Шаһбазгәрәй Әхмәров- нын гаиләсе зурында булыр, икенчесе Кәрим Тинчурин белән булган гомеремне үз эченә алыр. Зинһар, сез сораулар биреп, мине бүлдермәгез, юкса мин җеп очымны югалтам. Туксан яшьлек карчыкның хәтере дә үзе сымак кына инде анын Килештекме’ Башладык! Бис- милләһ ир-раһмән ир-рахим Заһидә ханым язучы каршысынлагы өстәлгә фотосурәтләр китереп куя. З а һ и д ә х а н ы м . Сез татар сүхтекләреннән. татар тарихыннан карап белерсез: кем ул татар арасыннан ин беренчеләрдән булып, университет тәмамлаган һәм генералга тин “Статс- кий советник” дәрәжәсе алган Исмәгыйль углы Шаһбазгәрәй Әхмөров? (Заһидә ханым яшәреп киткәндәй төзәя, мәгърур кыяфәт ала. ул үзенен шәҗәрәсе белән нык горур) "За безупречную и верную елужбу Российскому государству в области народного образования" диелгән патшанын указында Шаһбазгәрәй! Анын исеме генә дә ни тора' Шаһбазгәрәй Әхмәров! Потомственный аксөяк' Алтын Урдадан ук килә торган морза Әхмәр токымы Сембер ягыннан була минем атам. Нәсел кырылып бетә. Сукыр анасы белән генә кала Шаһбазгәрәй мырза. Әбием Сембердә сукыр килеш, япа-ялгыз яшәп тә. нәселдән килгән яшерен хәзинәне бәрәкәтле итеп, утлы Шаһбазгәрәйне Казанга җибәреп укыта, кеше итә 1853 елда туган атам Шаһбазгәрәй морза 1878 елда Казанда Императорский университетны алтын медальгә тәмамлый Аны урыс-татар мәктәбенә вәкил итеп куялар Кечкенә булса да. бик һәйбәт фатир бирәләр аңа. Ул сукыр әнисен үз янына аздыра Хәзер инде өйләнәсе генә каза. Сукыр ананы, коллежекий инспекторны карап торырга яхшы хатын кирәк Борынгы татар йолаларында тәрбия алган анасы урыс арасында күп чуалган углы Шаһбазгәрәйнең выеший свет маржа ламалары арасында шактый уныш казанганын белеп. шарт куя: улым Шаһбазгәрәй. Алтын Урдадан килә торган саф канлы бәкләр нәселен бозма, зинһар Үзебезнең токым арасыннан сайла киленне, ди Мин уйлыймын агам—Шаһбазгәрәй мырза аналитик акылга ия булган кешедер. дим. Ул университет тирәсендәге югары даирәле аксөякләренең кызлары арасыннан берәүсенә гашыйк та була. (Ханым язуны алдындагы рәсемне ача) Бию музыкасы яңгырый. Заһидә ханымның хыялында атасы Шаһбазгәрәй белән биюче гүзәл кыз җанлана. Узар вальс бнн. текст дәвамыңда мазуркамы, тагын игунлый классик бию башкаралар. Заһилә ханым тамашачы буларак, алар- ны бер кырынла карап утыра. Биючеләр тирәсендә Кара Шәүлә бетерелә. З а һ и л ә Т и н ч у р и н а . Новый клубта. Университет залларындагы бәйрәмнәрдә, губернатор сараендагы балларда Шаһбазгәрәй беренче номерлы биюче Вальс, мазурка, краковьяк биергә дамалар аны ангажлровать итә торган булалар. Урыс аксөяк гаиләләре үсеп килүче Шаһбазгәрәйне кияүлеккә кандидат итеп күрә башлыйлар Ләкин Шаһбазгәрәй морза бары тик бер кызны—тайный советник Кудрявцев кызы мадемуазель Диананы гына сөя. Шул кызга өйләнә калса, тизрәк үсәсен дә, тизрәк байыйсын белә Шаһбазгәрәй, ләкин чикләрне узмый. Биюдән сон Шаһбазгәрәй кызны озатып куя. Анын янына Кара Шәүлә килә. К а р а Ш ә ү л ә . Гаҗәеп шәп! Ш а һ б а з г ә р ә й . Нәрсә шәп? Вальсмы? Әлбәттә—Штраус! К а р а Ш ә ү л ә Штраус шәп, Штраустан да шәбе - мадемуазель Диана. Сез, Шаһбазгирей Измаилович, Диана Филимоновна белән искиткеч пар. Чын күнелемнән әйтәмен, ей Богу, сез каратут йөзле, шәрык тибындагы джентельмен. Диана мәхәббәт алиһәседәй гүзәл, наз илә, нәфислек илә тум-тулы йөзле, аксыл чәчле, зәп-зәнгәр күзле кыз. Ә нәселе? (Як-ягына карангалап.) Тайный советник кызы! Ш а һ б а з г ә р ә й . Әфәндем! Кояшны: бу—Кояш дип исбатларга тырышуда ни файда? К а р а Ш ә ү л ә . Шаһбазгирей Измайлович, гүзәллек турында ишеттереп хыяллану гөнаһмыни'’ Ш а һ б а з г ә р ә й . Татлы сүзләрегезне әрәм итмәгез, зинһар. К а р а Ш ә ү л ә . Әфәндем, сезнен тиздән туегыз була, дигән сүзләр йөри Ш а һ б а з г ә р ә й . Астрономнар әйтә: тиздән Койрыклы йолдыз—Галлей килә, ди. Озакламый дөнья бетә, дип сөйлиләр. К а р а Ш ә ү л ә . Европа белеме алган татарның башы-теле урысныкына караганда яхшырак эшли. Ш а һ б а з г ә р ә й . Мактавыгыз өчен күптин күп, чуктин чук рәхмәтләр. Мерси, мосье! К а р а Ш ә ү л ә . Чынлап әйтәм Багыгыз сез урыс халкының башында торучыларга Пушкинның остазы Державин—татар, урыс тарихынын башында торган Карамзин—татар, “Слово о полку Игореве”ны саклап калган һәм эшкәрткән кеше, Мусин-Пушкин—татар, Аксаковларның остазлары татар. Тагарга урыс канын катнаштырсаң, гел даһилар гына чыга Бу—бәхәссез мәсьәлә. Шуна күрә, сез—татарлар киләчәк буыныгыз даһи булсын, дисәгез. марҗага өйләнегез, кызларыгызны урыска кияүгә бирегез. Мин даһимы9 Даһи! Чөнки мин урыслашкан татар. Ха- ха-ха . Сез-татарлар Иван Грозныйга никадәр нәфрәтле булсагыз да. анда да татар каны бар. татар тиклем татарны аяк астына салган икән—димәк, Иван Грозный даһи, ха-ха-ха Сүз иярә сүз чыккач әйтим әле, Шаһбазгирей Измаилович, сез бая Койрыклы йолдыз—Галлей якынлаша, дидегез. Сез университетны алтын медальгә бетергән акыллы, укымышлы кеше буларак, беләсез: чыннан да, Галлей кометасы 1909 елда киләчәк. Аңа әле вакыт бар. шөкер. Утыз ел вакыт бар Ана чаклы без әле яшибез, ей Богу Иван Грозный ничәнче елда туа әле9 1530 елда туа сөекле Иваныбыз. Шәрыкьнын сөеклесе Бабур солтаны кайчан үлә әле? 1530 елда үлә бөек Бабур солтан. Шул елны Галлей Койрыклы йолдызы уза жир шарына тияр- тимәс кенә Бабур вафатыннан сон мөселман илләре көчсезләнде. Мәсәлән. 1552 елда Казан ханлыгын Мәскәү пыр туздырып ташлады. Иван Грозныидан сон Русия куәтләнде Койрыклы йолдыз да. Ходай да безгә—Русиягә хезмәт итә. Килсен Койрыклы йолдыз! Ул шәрекъ- нын бетүенә, Русиянен мантуына китерәчәк. Бу—Хакыйкать, әфәндем Бәс, Дианага өйләнү сезнен тәкъдирегез Ш а һ б а з г ә р ә й . Сездән менә дигән яучы чыгар иде Татар белән урыс катнашыннан килгән куәтегезне юккабарга сарыф итәсез. К а р а Ш ә ү л ә . Аңламассың сезне, ей-Богу. Шаһбазгирей Измаилович. күпме дворяннар Диананың кулын үбәргә хыяллана, күпме офицерлар Диананы төшләрендә күрә, сезгә шундый илаһи бәхет ишелеп килгәндә Сез. әлбәттә, шәрык кешесе, Диана ул саф христиан- ка. Бәла түгел, яки мадемуазель Диана исламны кабул итә дә. сезгә кәләш була. Яки сез христианлыкны кабул итәсез. Юкса, бер як та: ни поп, ни мулла ике диндәге кешене кушмаячак Ш а һ б а з г ә р ә й . Мин өченче юлны сайлармын, ихтимал. К а р а Ш ә ү л ә Шүрләдегез. Шаһбазгирей Иэмаилович. шундый гүзәллекне, шундый байлыкны кулда тота алмам, дип курыктыгыз7 Биючеләр тарала. З а һ и д ә х а н ы м . Атам гүзәл кызга артык якынаймый. Буйдак килеш кала бирә. Чөнки анын уе мөселман кызына өйләнү, мөселман гаиләсе кору, борынгы затлы нәселгә чит-ят кан катнаштырмыйча. мөселман буларак, токымны дәвам итү була. Тора-бара мадемуазель Диана да өметен өзә: аны башкага кияүгә бирәләр, ул ире белән Петербургка бөтенләйгә китеп бара Шаһбазгәрәй хәйлә табып, сөеклесен озатырга вокзалга да төшми. Атам хис кешесе булудан битәр, акыл-зиһният кешесе булган. Ул Дианага булган хисләрен кысып, акыл белән уй йөретә: аерылгач, аерылырга кирәк, ничу сентимсн- тальничать итеп, вокзалларга төшеп, елаша-слаша аерылу трагедиясе уйнарга. Китә бирсен. Диананын үз язмышы, үз юлы. Шаһбазгәрәйнең үз язмышы, үз юлы. Агам ир булып өлгергән чакта Казан мохигеидә. татар зыялылары арасында “Милләт”. “Милләтче”. “Милләтпөрвәр" кебек сүзләр бик йөрештә иде. Химаячылардан. иганәчеләрдән акча сораганда да хәйрия җәмгыяте кешеләре һәрвакыт: “милләт өчен", дип әйтә торганнар иде Мин атама күңелемдә чиксез мәхәббәт тәрбия кылган кеше Атам Шаһбазгәрәй хисләрен, мәхәббәтен авызлыклардай куәтле рухка ия шәхес Бурычны, вазифаны хиссияттән, мәхәббәттән алга куйган кодрәт иясе Андый кодрәт теләсә кайсы иргә дә тәтеми ул. Ихтимал, мин атама охшаганмындыр Нәрсә ул мәхәббәт? Әйттем исә кайттым. философлар, шагыйрьләр, психологлар гасырлар буе баш ватканнар, ләкин барыбер тулысы белән анлата алмаганнар Атамнын язмаларын, хатларын укып, мин шаккатам, ул да философ. ул да психолог булган икән Кайбер ирләр хатын-кызга кыска вакытлы ләззәт өчен яралтылган жан иясе һәм бала табар очен яралтылган әсбап итеп кенә карыйлар Фән дә. философия дә хатын-кызга түбән катлау вәкиләсе итеп карый килде Ирләр белән тигез хокуклы хатын-кыздан алар сатлык мат һәм сатып алырлык товар ясадылар Андый- ларда хис тә. мәхәббәт тә юк. Икенче бер төрлеләре хатын-кызны илаһилаштырып. атарны бары тик мәхәббәт өчен генә яратылган атнһәләр итеп карадылар Хатын-кызга кагылмыйча гына, аны үпмичә, кочмыйча гына яратырга, ерактан гына карап сокланырга. Әфләтун мәхәббәте тәрбияләргә кушалар иде. Ике тараф та бер яннан икенчесенә бәрелә. Хатын-кыз ул урталыкта, ирләр кебек— урталыкта, алардан фәрештә ясарга маташканнар сонра аларнын фәрештә түгел, гап-гади хатын икәнен атыйлар, аларнын мәхәббәте сүрелеп, нәфрәткә әверелә Хатын-кызны бата ясау станогы. вакытлыча женси ихтыяҗ канәгатьләндерү әсбабы итеп караганнар да рухи фәкыйрьлеккә килеп чыга Андыйлар рәхимсезләнә, кансыз садистка әйләнә. Поляк кызына үлеп гашыйк булган Андрейны атасы Тарас атып үтерә. Гүзәлләр гүзәле Юдифь халкын коткарып калыр өчен, юрганы астына кан дошманын алырга мәжбүр була. Ләззәт кичкәннән сон Юдифь дошманынын башын чабып өзә Күчем хан төп гаскәре белән чик сагында торганда, юлбасар Ермак Күчем ханнын жәй кальгасын камап ала. Калада капка сакчылары гына, карт-коры, хатын-кыз. бала-чага гына була. Күчем ханнын сөекле хатыны, дөнья гүзәле Сүзгәбикә манарага менә. Капкаларны ачтыр, ханбикә, юкса, кальгагызга ут тәртәм, сине үземә хатынлыкка алып китәм, дип кычкыра Ермак астан Ярар, ди Сүзгәбикә. мин капкаларны ачтырырмын. үзем сина булырмын, ләкин син картларны, балаларны кальгадан җибәрергә рөхсәт бир. Гаскәреңне читкәрәк ат. ди ханбикә. Ермак гаскәрен читкәрәк ала Камалыштан халыкны, байлыкны, балаларны, хатын-кызлар, картларны озатканнан сон. Сүзгә манарада ялгызы кала. Ачык калган капкадан кереп. Ермак атылып гүзәл хатын янына менә. Сүзгә юлбасарнын комсыз, канлы күзләрен күрүгә үк. хәнҗәрен йөрәгенә батырып, манарадан егыла. Сүзгә дә халкын коткарып һәлак булуны хуп күргән Шушы өч шәхес турында күп уйладым мин. Никадәр көчле рух бу әсәрләрдә Барыбер түгел идемени Сүзгәбикәгә. Күчем хан хатыны булды ни дә. Ермак хатыны булды ни? Юк. Сүзгәбикә хат- РАБНТ г ЛЛА кына, иренә булган мәхәббәтенә хыянәт итә алмый, үзен үзе үтерә. Шаһбазгәрәй минем булачак анам Хәдичә туташ Алкинага булган мәхәббәтенә үзен әнә шулай, классик әсәрләрне өйрәнеп, үзен үзе әзерләгәндер, дим Мина шунысы мәгълүмдер ки, атам Шаһбазгәрәй Әхмәров нәселе, дине, халкы алдындагы изге бурычын шәхси мәхәббәттән, шәхси теләкләреннән, хиссияттән өстен куйган. Ул бу эшкә аналитик акыл, үз зиһнияте белән килгән шәхес. Хупларгамы атамны бу гамәле өчен, әллә хурларгамы? Ләкин шунысы хак: атамны коры прагматик кына булган, дип уйлаудан мин ерак торам. Анам Хәдичәнең токымы—Алкиннар да бик борынгы, затлы нәсел Хан заманында да бәк булганнар, патша заманында да төшеп калмаганнар дворянлыкта яшәгәннәр. Анам хәтерендә сакланганнары байтак. Габделлатиф Алкин Чистай ягындагы ирексезләп чукындырылган мишәр татарларын мөселманлыкка кайтару эшен башлап җибәргән морза. Бу эше өчен аны 1867 елда кулга алалар да Турухан ягына каторгага озаталар. Юлда баргандамы, төрмәгә барып җиткәчме, 50 яшьлек Габделлатиф бабайны кыйнап үтерәләр Шаһиәхмәт Алкин, хокукчы, потомственный лворя- нин, “Иттифак әл мөслимин” фиркасын оештыручы, присяжный поверенный Казанской судебной палаты, Дәүләт Думасы депутаты. Революциягә чаклы Казан губерниясынын баш полицеймей- стры, морза кызы Хөнсебикәгә өйләнгән була. 1919 елда 52 яшьлек бабам юкка чыга. Күрәсен, ул кызыллар кулына эләккән булгандыр Ике утлы Ильяс белән Җиһангир татар халкының азатлыгы өчен көрәшүчеләр, берсе унтугызынчы елда, икенчесе утыз җидедә үтерелде. Анам Хәдичә шул нәсел кызы. Коръәннән, татар йолаларыннан тәрбия алган шәхес. Атам Шаһбазгәрәй сукырайган анасын Казанга алдыргач, өйләнү эшенә керешә. Ләкин татарның бай гаиләләре аннан килгән яучыны буш кул белән бора торалар. -Хәерче учительгә дип кыз үстермәдек,—диләр. Атакай үз яучысын атаклы дворян нәселле Алкин йортына юллый Бу йортта унсигезе тулмаган Хәдичә исемле итагатьле кыз тора. Бабай да, агаларым да каршы төшәләр: —Сукыр кайнаналы йортта нишләр Хәдичәбез9 Ризалык юк! Учитель акчасына нишләр кызыбыз Хәдичә9 Фатиха булмас!—диләр. Оләби боларны тыңлап-тынлап утыра да тамак кыра. Һо-о, Оләбинен авторитеты зур була гаиләдә. —Туктагыз әле балалар,—ди Оләби — Сез тышка, урамга багыгыз. Анда ни күрәсез? Сәяси урамда хәлләр үзгәрергә тора анда. Сәүдәгәрләр бөлә. Байлык— бер айлык. Байлар хәерчегә кала. Дворяннарнын барысы да чабаталы морзалар Шаһбазгәрәй әфәнденең төпле һөнәре бар: югалмас1 Чабаталы морза булса да, каны затлы Миннән фатиха! —Уйла!—ди әбием Хәдичәгә — Уйла1 Күрмичә чыкмассын. Сине ирексезләп кияүгә бирергә җыенмыйбыз. Очраштырырбыз. Ошатсан, ризалык бирерсен, ошатмасан, ихтыярын, кызым. Яучылык хезмәте татарларда электән үк камилләшкән бер йола булган Мин хөрмәт итәм шул йоланы. Нәрсә сон ул мәхәббәт? Китап укып, кино карыйлар да “мәхәббәт” дип авыз суы корыталар Алдын-артын уйламыйча гашыйк булалар да, фаҗига га килеп терәләләр. Менә мин статский советник Шаһбазгәрәй Әхмәров кызы— Заһидә, революциягә чаклы ук гимназия бетергән кеше, француз, урыс телләрен һәм әдәбиятын белүче, классик музыка, классик әдәбиятта гына тәрбия алган заманча, светская дама, татарларнын борынгы яучыларын мактап тормыш көнем. Яучылар нинди ысул белән эш кылганнар сон9 Ялангач мәхәббәт ысулы беләнме, ягъни хис, мәхәббәт кагыйдәләре белән генә эш иткәнме9 Әллә зиһният аша мәхәббәткә юл салганнармы татар яучылары? Беренчесе разоча- рованиегә китергән, икенчесе чын мәхәббәткә юл салган. Ромео белән Джульетта фаҗигасе көтә, Ләйлә белән Мәҗнүн бәхетсезлеге көтә андыйларны Минем борынгы бабам Алкин әбием Бибимәфтуханы күрмичә, яучылык аша өйләнгән. Унике бала тапкан Мәфтуха әбием. Унысы үскән. Алар кебек берберсең сөеп яшәгәнннәр сирәк була. Дус кызым Аннушка Петрова — Мине прапорщик Василийга бирмәсәгез, асылынып үләм, дип ата-анасын куркытып Васяга чыкты Ике айдан Василийны ташлап, карт миллионерга кияүгә чыгып, Америкага китеп барды ҖИМЕРЕЛГӘН БӘХЕТ (Ятлаган сүзләрне сөйләгән кебек ) “Тилергән шагыйрьләрнең мәхәббәт турындагы тиле шигырьләрен укып тилергәннәр дөньянын тигезлеген боза. Житди шәхес, зиһенле ир ул шигырьләрне укымый, укыса да "илаһи мәхәббәт” дип тилерми Андый кеше мәхәббәт өлкәсендә дә Вазифа, Бурыч үти Ата-ана алдындагы бурыч, хатын алдындагы бурыч, балалар алдындагы бурыч, Ватан-милләт алдындагы бурыч шуларнын бөтенесе Аллаһ алдындагы Вазифа булып калка. Чын ир. чын каһарман шундый булырга тиеш”. Бу—минем атам Шаһбазгәрәй фәлсәфәсе. Бүгенге заманада хатынкызны бары тик женес әгъзасы йөртүче жан иясе, бала табу станогы, "башла да ташла әсбабы” итеп караучылар Аллаһ яралткан тәртипләргә, инануга яла яга, шул тәртипләрне боза. Андыйлар Иблистән дә куркынычрак Эш шунда ки, ир заты белән хатын заты аерым-аерым гына алып караганда бсрбөтсн түгел, нрым-йорты гына жан ияләре булып кала Алар бергә кушылганда һәм ярашканлык хасил иткәндә генә бербөтсн була ала. Хагын ирдән, ир хатыннан берничек тә өстен яки түбән була алмый Алар тигез. Алар бары тик берсендә булмаганны икенчесе тутырып кына тора. Әлбәттә, ир кеше хатыннан куәтлерәк булыр1а мөмкин, әмма хатын үзснсн тормыш алып баруы белән, бала табуы белән ирдән өстенрәк Бер өстенлек икенчесе белән кисешә дә, гәнгәллек барлыкка килә. Әллә нинди операцияләр ясасалар да. ир кеше бала таба алмый, баланы бары тик ана гына таба ала. Шаһбазгәрәй Әхмәров дөнья философлары дәрәжәсендә фикер йөрткән Әйтик, күрмә! ән-белмәгән чагыша өйләнү, күрмә!ән-белмәгән иргә чыгу, бер караганда кыргыйлык кебек Тирәнрәк уйлап баксаң, Вазифаны алга сөрсән, кыргыйлык түгел, киресенчә: бу—алгарыш, бу—прогресс. Әгәр дә никах ялган, артык купайтылган мәхәббәткә генә корылса, дөньяда дүрт миллиард кеше түгел, дүрт кеше дә булмас иде Янәсе, "илаһи мәхәббәт" көтеп, бер кеше дә өйләнмәс иде, нәсел үрчемәс иде, инсаният кысыр килеш бетәргә мәхкум булыр иде Ир беркайчан да хатын кылганнарны кыла алмый Хатын беркайчазг да ир кылганны кыла алмый Аларнын икесе дә кыла алган уртак мөмкинлекләре дә бар гаиләне саклау, сәламәт балалар тәрбия кылу. Балаларга ата-ана мәхәббәте тәрбияләү. Димәк ки. ир белән хатын икесе дә тип-тигез. Шуны аңламаган кеше беркайчан да матур гаилә кора алмаячак. Яучылык аша кавышкан ярлар ике төрле була. Беренчесе—мәжбүрият. зарурият гаиләсе. Язмыш кушкан икән, сөймәсән дә шушы яр белән тор. нәсел үрчет, таза нәсел тәрбия кыл. Бусы яраклашып яшәү, дип атала. Ир хатынына яраклаша, хатын иренә—тормыш шартларына яраклаша. Һәм еш кына бу гаилә таза-нык була. Ир: мин хатынымны сөймим, дип кеше сөендереп кычкырып йөрми. Хатын: мин иремне яратмыйм, дип сер сатмый. Ул яхшы хатын, яхшы ана, яхшы кайнана булып кала бирә Мәрхабә! Машалла' Котлыйбыз андый гаиләләрне Чөнки алар сау-сәләмәт буын калдыра. Икенче гаилә өстенрәк, илаһирак гаилә. Болары да яратышып, сөешеп өйләнмәгән, мәжбүрият аша тормыш корган. Әмма тора-бара, балалар пәйда булгач, ир белән хатын арасында назик хисләр хасил була. Уртак балаларга булган сөю хисләре ир белән хатынга да күчә бара Ир-хатын чын мәхәббәт белән бср-берсен сөя башлый. Монысы—ярашып яшәү, дип атала. Яраклашып түгел, ярашып яшәү Яратышып яшәү Менә шул була инде ул чын мәхәббәт "Чын мәхәббәт", “чын сөю", “хакыйкый ярату” дип күп яздылар инде бу дөньяда "Мәхәббәт шагыйре" дигән дәрәжәне дә көн тәртибенә куйды әдәбият белгечләре Шагыйрь булгач, ул мәхәббәт шагыйредер инде Мәхәббәтсез шагыйрь, мәхәббәтсез шигырь, мәхәббәтсез роман, мәхәббәтсез пьеса буламыни? һәр шагыйрь мәхәббәт турында яза лабаса. Кем сон ул мәхәббәт шагыйре'.' Тукай язмаганмы мәхәббәте турында? Такташ язмаганмы мәхәббәте турында’ Жәлил язмаганмы гыйшкы турында ’ Димәк, шагыйрьләрнең барысы да мәхәббәт шагыйре’’ Ә шулай да, шулай да мин мәхәббәт турында язган бары тик бер генә шагыйрьне аерып куяр идем Мәүла Колыйны Анам Хәдичә шушы шигырьне гел яттан сөйли торган иде. мәрхүмә. .и*д| нуры нурлы торур квнәш нурдин. ХЛЯЯЛ бериы еәвешлт татлы.' СниОин Ике хәләл бер-берсенә хушнуд кыйлмак Нәзек торур назиклектә нечкә кыйлдин. Кыз углан раушан торур йакты көндин, Ата-анага ләззәтлекләр шәкәр, балдин; Хак эмреилэ хәләлына тапшырмаклык Назиклектә назик ирмеш өзелер кыйлдин. Гашыйк улдыр—Хак юлында гашыйк ирсә. Дидар теләп җан күңлени фида кыйлса. Бу дөньяны күзгә алмас хальгэ килсә. Гашыйклар тик Хак йулына кергүм кил үр. Ир-хатын мәхәббәттә сөхбэт кыйлса. Анлар өчен хәсәнапиар хасыйл булыр Анам абыстайда укыган. Коръәнне яхшы белә иде. Татарнын борынгы әдәбиятыннан да дәресләр алган анам Унҗиденче гасырда иҗат иткән Мәүла Колыйнын чын исеме Бәйрәмгали Колыев икәнен дә, анын Казан артындагы Чыты авылында туып үскәнлеген дә каткат сөйли торган иде. Ин гаҗәбе, борынгы татар шагыйренен шушы шигыре дөнья әдәбиятындагы шедеврлар рәтендә торырга тиеш. Ләкин аны татарлардан башка милләт белми Идеаль гаилә кору тәртибен Мәүла Колый ундүрт юлллык шигырьгә сыйдырган да куйган. Без әле һаман "Нәрсә ул чын мәхәббәт9 ” дип авыз суы корытабыз. Мин шушы шигырьне гимназиядәге укытучыбызга тәрҗемә итеп бирдем, урысчага да, французчага да тәрҗемә иттем Кызлар шундук аны ятлап алдылар. Француз теле укытучысы әйтә:— Каян килә ул татарларга шундый шигърият?—ди. Мина калса, атам Шаһбазгәрәй белән анам Хәдичә шушы фәлсәфәне бер-берсен күргәнче үк кабул иткән. Алар инде бер-берсен сөяргә күптән әзер булган. Яучысы да аларнын уртак зәүкын чамалагандыр. Бик бәхетле, ярашып яши торган гаилә коралар алар. Еллар узган, гасыр узган, мин атамнын кыяфәтен күзаллыйм Анын сөйләшү рәвешен колагымда тотарга тырышам Нинди затлылык булган Шаһбазгәрәй Әхмәровта, минем атамда. Менә анын хаты Йөз ун ел элек сөеклесе Хәдичәгә язган хаты (Ханым язучы алдындагы рәсемне ача.) Яшь Шаһбазгәрәй белән яшь Хәдичә җанлана. Шаһбазгәрәй язу өстәле янында, хат яза. Хәдичә ханым кәнәфидә хат укый. Шаһбазгәрәй тавышы тасмада яңгырый. З а һ и д ә х а н ы м . Нинди тел! Нинди җөмләләр! Нинди затлылык! Ш а һ б а з г ә р ә й . “Әле яна гына мәгълүм ханым аша Сезнен язуны алдым, Сезнен беренче хатыгызга бүгенгә чаклы җавап яза алмавымны бераз аклар өчен, шундук хат язарга утырдым Сезнен кыйммәтле сөальләрегезгә, сәтырларыгызга җавапларны иркенләбрәк язасы иде дә, хатыгызны кат- кат укый торгач, мин аны ятлап бетердем инде һәм аңлыйсым-анлатасым килде. Ләкин, бер юлга кичерерсез шәт, бу юлы кыскача гына язармын Чөнки озакламый без театрда очрашачакбыз, иншалла. Нә мәгълүмдер ки, анда яхшылап сөйләшеп булырмы, юкмы9 Шулай ла күрешүебез хәерлегә булыр, дим Сезне җиде дингез артындагы Баян утравында яшәүче, хыялдагы әкияти кыз кебек итеп күзаллауга караганда, күрешеп сөйләшү, танышу яхшырак булыр, дим. Ниһаять, үземнең ялгыз түгеллегемне анлар вакыт житге шикелле. Мин сезнен алда ант итәм: моннан сон мин гел Сезнен турыда гына уйлармын. Сез мине яман кеше дип уйлый күрмәгез. Сезнен дикъкатьне вә ышанычыгызны яулар өчен мин бар көчемне масраф итәчәкмен. Сезнен рухи тынычлыгыгыз өчен мин барысын да Сез теләгәнчә эшләрмен, монарчы булган яшәү рәвешемне үзгәртәчәкмен. Ант итеп әйтәмен ки, валлаһи, Сезнен гаилә белән туганнарча мөнәсәбәтләргә кергәндә һәм Сезнен ризалыгыгызны сораганда мин үзем турында түгел, башкаларны бәхетсез итмәү турында уйлыймын. Үз бәхетем һәм тынычлыгымнан битәр, мина Сезнен бәхетле булуыгыз кадерлерәк. Мин шуның өчен тырышачакмын һәм, Ал- лаһ боерса, ул шулай булыр да. Миннән шикләнмәгез, зинһар. Сез язганча: "мин үземнең юньле булганымны, булмаганымны Сездән күрермен" Сезнен укымышлы булу-булмавыгыз хакында Сез зерә хафаланасыз. Күрербез әле. укымышлылык мәсьләсендә минем Хәдичәм кебекләр бармы икән әле бу дөньяда Әгәр карточкагыз булса, зинһар, мине куандырыгыз. Мин Сезнең сурәтегезгә багып, зәүкый ләззәт кичерермен Тиздән күрешкәнсбезгә кадәр сау калыгыз. Сезнең Шаһбазгәрәегез". З а һ и д ә х а н ы м . Аларны берен- чс талкыр театрда очраштыралар. (Язучы алдындагы рәсемне ача) Шаһбазгәрәй казакин, затлы каракүл бүрек кигән, кулына затлы таяк тоткан, Хәдичә туташ күп бәбәйтәкле күлмәк кигән, башында энҗе калфак. Алар театр фойесенда салмак кына әңгәмә кора. Фойеда гатар музыкасы яңгырый. Шаһбазгәрәй белән Хәдичә, салмак кына, снзелер-сизелмәс хәрәкәтләр белән музыка тактына бии. Кара Шәүлә керә. Аның йөрүе тавышсыз, шомлы. Ул жай сагалап читтә тора, форсат чыккач кына үзенең кара эшен башкара. З а һ и д ә х а н ы м . Театрда берничә тапкыр очрашкач, хатлар алышкач, болар бср-берссн бик ошаталар. Атам Шаһбазгәрәй белән анам Хәдичә никахлашалар. Атамнын мәхәббәт, сөю. ярату турындагы фәлсәфәсе төгәл һәм ачык фәлсәфә. Бу анын Европа, бөтен дөнья фәлсәфәсен, тарихын өйрәнеп чыкканыннан киләдер, мөгаен Ни гажәп. шәрскьча тәрбия алган анам Хәдичә дә шул ук фәлсәфәне хуплый, һәм бу ике изге зат матур гаилә корып җибәрә Атам сүзендә тора Ул көне-төне намуслы хезмәт итә һәм. ниһаять, акча туплап, ул 1897 елда Петропавловская белән Молочный ряд (хәзерге Профсоюзный белән Жәлил урамы) почмагындагы зур гына таш йортны Геркина исемле дворянкадан 40 000 сумга сатып ала Анам да атама яхшы хатын, балаларына яхшы ана була. Ярашкан гаиләдә ярашканлык, мәхәббәг һәм сою хокем сөрә 1879 елдан 1900 елгача. 21 ел буена бәхег нуры балкып тора Шаһбазгәрәй йортыннан Барысы да агам уйлаганча бара Барысы да анам теләгәнчә бара Ун бала кереп адашырлык зур. күп бүлмәле йортта. Һәрберсенә эур-зур аерым бүлмәләр Абыйларым да югары белемле, апаларым да чит илләрдә укып кайткан шәхесләр. (Кара Шәүлә хәрәкәткә килә. Ул ургала басып торучы Шаһбазгәрәйгә каплавычы белән кагылып уза. шартлау тавышы ишетелә. Шаһбазгәрәй егыла ) Мин туып өч ел узгач та бу бәхетле гаиләгә беренче бәхетсезлек килә. Агам— статский советник, Казан губсрниясын- дагы халык училищеларының башлыгы, тагын дүрт ел хезмәт итсә, лействитель- мый советник, тагын дүрт ел хезмәт итсә, гайный советник буласы кеше—Шаһ базгәрәй Әхмәров 47 яшенлә кинәт вафат була. Менә шуннан башлана инде бәхетнен җимерелүе Француз, урыс һәм бөтен дөнья әдәбияты белгече булсам да мина каләм көче, язучылык саләте бирелмәгән Әгәр дә мин каләм иясе булсам. Шаһбазгәрәй Әхмәров белән Хәдичә Әхмәрованын гаиләсе. Заһидә белән Кәрим Тинчурнн турында китап язар идем Шушы китап бөтен татарнын язмышын көзгедә күрсәткән кебек, чагылдырыр иде Ул китапны мин "Җимерелгән бәхетдип атар идем Җимерелгән бәхет Ул китапны. иншалла. сез язарсыз, хөрмәтле әдип-әфәнде Анам минем белән йөккә калгач, хафага төшә. Балаларыбыз бо- лай да күп. шөкер, монысын инде Аллага тапшырыйк, дип ул атамнан мине төшерергә рөхсәт сорый Ләкин атам ана рөхсәт итми: бәлки шушы туасы бала кулына калырбыз, кем белә, тусын, жан биргәнгә Аллаһ жүн бирер, ди Атакаем мине бик тә нык яраткан Мин аны хәтерләмим Теге балалары үсеп җиткәнгәме. атам мине алдыннан төшермәгән. Ул вафат булгач, мин нигә атакаемны чәй эчәргә уятмыйсыз, дип жылаганмын Зиратка, җирләргә алып киткәндә: атакаемны уятыгыз, дип кычкырам икән Бик озак вакытлар мин атакаемнын бүлмәсеннән чыкмыйча хәзер атакаем кайта, ул мине үчтеки иттерә, дип көтеп утырганмын Сабый кызнын акылына зыян килмәсен, имчәктән дә аерылыр, дип мине күршебез, асравыбыз Вафиягә ияртеп авылга юллыйлар Авылда атна-ун көн торгач, мине янә йортка кайтаралар Кайтып керүгә анакаем мина күкрәген каптыра, мин имчәкне төкереп, анакаемны каты итеп этеп җибәргәнмен дә. кабат иммәгәнмен Мин инде туксанны тутырып килә торган карчык, һаман уйлыйм, һаман баш ватам Анам мине чынлыкпап сөймәде бит Табасы килмичә тапканынамы'’ Әллә башка сәбәпләр булдымы, мин сабый чагымнан ук сизенә идем, мин анакаема үги бала кебек идем Анын олуг ана мәхәббәте Сара апам белән Йосыф абыема була килде Маһипәрваз белән Суфия апамнарны да ул ярата иде. әмма Сара' Сарага ул ана буларак та. хатын- кыз буларак та. гаилә башлыгы буларак га гашыйк иде Сара анам анакасмнын бөтен өмете, киләчәге, сөеклесе, ин кадерле кешесе булып кала бирде Сукыр мәхәббәт белән ул Сарага гашыйк иде Сара апам фәүкыльгадә, гадәттән тыш зиһенле, хәттин ашкан гүзәл иде. Акыллы, чибәр, серле Сара иде ул. Ана гашыйк булмаган кеше булмагандыр бөтен Казанында. Мин аңа гашыйк булганнар турында соңрак сөйләрмен, шулай да сезне кызыктырып куйыйм Фатих Әмирхан, Гаяз Исхакый Туксан яшемдә мин уйлап куям, атам вафатыннан сон, авылда торып кайтканнан соң, мин-сабый анамны ашатучы, имезүче, ана буларак инкарь иткәнмен. Каты эткәнмен Белмим, бу вак мәсьәләдер, бәлки, әмма анакаем кич утырганнарда, картайгач та гел-гел шул турыда еш сөйли иде. Ул минем белән һәрвакыт кырыс булды. Дөресен әйтим, мин ана назын күрмәдем. Бәлки шуна күрәдер дә, мин ирем Кәрим Тинчурин- нын анасын, кайнанам Мәхмүдәне жаным белән сөйдем Ул миңа чын ана була белде. Мин ана назын кайнанам- нан күрдем Бу—аерым мәхәббәт. Тин- чуриннын мина булган хисләре, анасына булган чиксез мәхәббәте турында да мин сезгә соңрак сөйләрмен. Аларнын мәхәббәте—аерым бер поэма. Минем бу картлык сөйләнүем гел мәхәббәт турында булыр кебек. Бөек сөю, олуг мәхәббәткә ия шәхесләрне мин күп күрдем Шулар турында мин сезгә сөйләп китим. Менә кемнәр турында дастан язарга кирәк, хөрмәтле язучылар. Кәримнең анасын яратуы, анасынын Кәримне сөюе турында языгыз сез. Мин андый мәхәббәтне бүтән күрмәдем Ләкин Кәримгә кадәр байтак юллар узасы бар Менә бу Шаһбазгәрәй Әхмәров- нын тулы гаиләсе булыр (Сурәтне ача ) Сәхнә уртасында гаилә әгъзаларының барысы ла нәкъ фотодагы кебек урнашалар. Маһипәрваз ханым, Суфия ханым, Сара ханым, Ильяс, Йосыф, Даут, Аскәр, Заһидә туташ, Хәдичә ханымнын өлкән чагы. Иц азактан гына, башкаларга сиздермәскә тырышып. Кара Шәүлә дә артка килеп баса. З а һ и д ә х а н ы м . Фу, әстәгыфирулла, сез каян килеп чыктыгыз тагын? К а р а Ш ә ү л ә . Тсс, шаулама. Мин болай гына. Х ә д и ч ә . Син нәрсә сөйләнәсем анда, Заһидә? З а һ и д ә х а н ы м . Юк, болай гына, анакаем. Фотода күземә бер шәүлә күренеп китге. К а р а Ш ә ү л ә . Дәвам ит, алар барыбер мине күрми. З а һ и д ә х а н ы м . Алар күрмәсә. язучы күрер. К а р а Ш ә ү л ә . Татар язучылары синен хыялындагын түгел, булганын да күрми Татар язучыларынын күнел күзләре сукыр бит, Заһидә ханым. З а һ и д ә х а н ы м . Ун бала табып, өчесе сабый чактук вафат булып, Хәдичә ханым жиде бала үстергән ана. Монысы туганнан туган энем Аскәр Дәүләткилдиев булыр. Шулай итеп анам 38 яшендә җиде бала белән тол кала. Шаһбазгәрәй Әхмәров гаиләсендә беренче база булып Маһипәрваз, Маһи тәтәм дөньяга килә. Бәхетле бала була ул. Казаннын затлы нәсел балалары гына укый торган Ксенинская гимназиясен Маһи тәтәм көмеш медальгә тәмамлый. М а һ и п ә р в а з . Чыннан да, мин бәхетле бала булып үстем гаиләдә. Атаманам тигез, тормышыбыз көр иде. Егерме яшемдә мин борынгы морза токымы Рөстәм Дәүләгкилдиевка кияүгә чыктым. Без бәхетле идек. Йөккә узгач, шатлыгымны күрсәгез. Анамны н куанычын күрсәгез. Бәхетсезлек безне сагалап кына торган икән, озак та узмый, ирем Рөстәм тимгелле тифтән вафат булды. Мин йөкле килеш тол калдым Аскәрем дөньяга килде. Инде нишлим, атабыз да вафат, ирем дә вафат, атабыз вафатыннан соң анакаебыз җилкәсенә тормыш алып баруның бөтен авырлыгы ишелеп төште. Х ә д и ч ә х а н ы м . Атагыз беренче балабызны ир-олан булыр дип көткән иле Маһипәрваз дөньяга килде. Атагыз сер бирмәде. Никадәр генә ир-олан көтсә дә, сиздермәде. Чыннан да ул син туганга бик шатланды. Сине сөеп туймый иде ул. Шунда мин әйттем: атасы, мин Маһипәрвазыбызны егетләр кебек итеп тәрбия кылырмын, Маһипәрваз ким-хур булмас, мине аны укытырмын, дидем. М а һ и п ә р в а з . Бу имчәк баласы белән укып буламыни, әнкәем Х ә д и ч ә х а н ы м . Аскәрне үзем багармын, ләкин сине надан калдырмам Минем атагызга биргән вәгъдәм бар. Жанын теләгән уку йортына бар. М а һ и п ә р в а з . Ә син, анакаем? Х ә д и ч ә х а н ы м . Ходай тәгалә жан биргәнгә җүн бирер. З а һ и д ә х а н ы м . Маһи тәтәм Аскәрне анакаема калдырып. Петербургка Югары медицина институтына укырга китте. Аскаргә ун яшь иде ул институтын тәмамлап Казанга кайтканда М а һ и п ә р в а з . Ләкин безне тагын афәт сагалап торган икән 1918 елда уналты яшьлек Аскаремне кызыллар атып үтерде (Алгы планга Кара Шәүлә чыга, ул алтатар чыгара Ату тавышы янгырый. Аскәр егыла, калганнары хәрәкәтсез утыра кала Маһипәрваз ике учы белән битен каплый. Кара Шәүлә читкәрәк китә ) Нинди каргышка юлыктым икән, дип мин күп уйландым бу фаҗигаләр турында Сәбәбенә һич төшенә алмадым К а р а Ш ә ү л ә . Төшенден син анын сәбәбенә. Маһипәрваз ханымәфәнлс З а һ и д ә х а н ы м . Шәүлә' Катышма син безнен гаилә эшләренә К а р а Ш ә ү л ә . Мин катнашкан инде. Күптән. Сеэнен берегез дә миннән башка тыныч кына гомер кичермәячәк. Берегез дә. Сезнсн маңгаегызга язылып куелган: затлы нәсел, борынгы токым, акыллы нәсел. Сезне узындырмаска, мөмкин кадәр азайтырга кирәк! Беләсезме, Заһидә ханым, бая Маһипәрваз ханым әйтте, хәер, сез дә әйттегез ул сүзне: кемгә тидек, кемне рәнҗеттек без. кемнәр безне шулай каргады? Өстебезгә килгән бу афәтләрне аңламадым, диде Бик гади ул ханым-әфөнде. Ямьсезләр янында гүзәллек һәрвакыт нәфрәт чыганагы булды Гүзәллек ул көнчелек чыганагы, гүзәллек ул кызыгуны котырта горган шәй Гүзәллек ул бер генә кешенеке була алмый яки аны тартып алалар Гүзәллекне үзендә булдыра алмаганнар башканың гүзәллеген юкка чыгаралар. Гүзәллек—ул җинаятьләр сәбәпчесе. Гүзәллек—ул сатуалу әсбабы Гүзәллек—ул мал. Малны кем кочле —шул ала. Татарларның мөкөммәллеккә якын гүзәл дәүләтләре бар иле Урысның бернәрсәсе дә юк иде Тагар теле. Болгар. Алтын Урда теле бөеклеккә ирешкәндә, урысларның теле юк иде Татар иленә. Атгын Урдага. Казан ханлыгына кызыкмаган күршеләр юк иле. Телсез, берннссз урыс халкы гүзәл, теле мөкәммәл, борынгы данлы тарихы булган татарны аяк астына салып таптады да үзе өнә алга китте. Азагын сез беләсез Дәвам ит! Курыкма, алар мине ишетми дә күрми дә Алар мине күрсә, ишетсә, сез әллә кайчан беткән булыр илеге з 1 а һ и д ә х а н ы м Мин сезне ИШС1ӘЧ да. күрәм лә К а р а Ш ә ү л ә . Син беткән бит инде. Син беткәнгә мин сина күренәм. Дәвам ит! З а һ и д ә х а н ы м (булмаган язучыга). Кичерегез мине, зиһенем чуалып китте. Апамнын исемен хәтеремә төшерә алмый азапланам Ие. Маһипәрваз апам . (Көлемсери) Маһи тәтәм бик тырыш, бик тә акыллы иле. Аны Ленин ордены белән бүләкләделәр. “Татарстанның атказанган табибы" дигән мактаулы исем бирделәр, ул бик абруйлы табибә иде М а һ и п ә р в а з . Ие. мин ирсез калдым. Рөстәмемнән башка кешене мин ярата азмадым, башкага чыкмадым. Аскарем үтерелгәч, мин бөтенләй аралаш - мас булдым. Мин авыруларны дәваладым. аларга булдыра алганча ярдәм итәргә тырыштым Әйе. мина Ленин ордены да бирделәр. "аззсазанган"ны да мин алдым Биргәннәренә рәхмәт Ләкин бо- ларнын берсе дә мина куаныч китермәде. Бәхетем мәңгегә кителгән иде инде Ни өчен тырыштым мин? Гиппократ анты эчкән кеше буларак, мин мохтаҗларга. сызланганнарга ярдәм итәргә тиеш идем Баламны атып үтергән кызыл ар- мсснмы ул. элеккеге дворян кешесеме ул—минем бурычым адәмнәрнсн сызлануын киметү булды Мин уйдырма сөйләмим, чыннан да. улым, бердәнберем Аскәрне атып үтергән кызыл армия командирының баласын мин үлемнән алып калдым Операция ясамасан ул үлә иде Мине гаепләүче булмас иле Операцияне соңлабрак ясаган булсан да үлә иде Операция ясаган булып, бер укол төртсәң дә ул үлә иде. Ләкин мин операция өстазснлә ыңгырашып, күлемә карап. ярдәм көтеп яткан кешенен жәллад токымы, дошманым баласы икәнен оныттым. Дворян кызы, ак офицерның тол хатыны, патша армиясе юнкерының анисы ничек яшәргә тиеш иде сон Совет мохитендә? Тегеләр әйтмешли судан да тыныч, чирәмнән дә түбән посарга тиеш идем мин. Бу дөньядан мин шулай кара кайгы төяп киттем Маһипәрваз сөйләгәндә Кара Шәүлә сиздерми генә берәр карыш кына атлап, янга чыга. Маһипәрвазның сонгы сүзләрендә ниндидер хәрәкәт ясый. Маһипәрваз егыла. Шәүлә китә. Сурәтгәгедәр арасыннан Заһидә туташ чыга. З а һ и д ә т у т а ш . 1885 елда Шаһбазгәрәй Әхмәров гаиләсендә икенче кыз бала—Суфия пәйда була. Ул да ата-ана- ма шатлык китерә. Ләкин Маһипәрваз апамнан аермалы буларак, Суфия тәтәм ялкау, иренчәк иде Өчле-тугызлы гына укып, көчкә-көчкә гимназия бетерде. Аның каруы, Суфия тәтәм җырлый, бии, егылып романнар укый иде, көзге күрсә, аерыла алмый йөди иде Х ә д и ч ә х а н ы м Кызым Суфия! Сина гимназия бетертгек. Син дә апан кебек Петербургка барып яки медидинскийга яки юристлыкка укырсын Врач белән адвокаттан да яхшы һөнәр булС у ф и я . Анакаем, нигә мина уку? Петербург бик расходлы шәһәр. Беткәнме Казанда берәр уку йорты? Әйтик, музыка! Әйтик, берәр җайлы эш? Ә мама? Же ву при, мама, ля мурр, шар- рман. Әйтик, кияүгә чыгу Шушындый затлы кызны кем алмас икән? Х ә д и ч ә х а н ы м . Кыланма! Сине укытырлык кына көчем бар әле минем. Кабат сүз юк! З а һ и д ә т у т а ш . Суфия тәтәм Петербургка китә китүен, ләкин ул юридическийга да, медицинскийга да керми, туп-турыдан Югары драматик курсларга барып керә. Режиссер, артистка булып 1908 елда Казанга кайтып төште Суфия тәтәм татар хатын-кызларыннан беренче булып Югары театраль белем алган кеше. Чыннан да, ул бик тә сәләтле артистка, бик тә сәләтле режиссер иде Кайтуга ук ул Гаяз Ис- хакыйның “Алдым-бирдем”ен сәхнәгә куйды. С у ф и я Чыннан да. ул спектакльне Абдулла Кариев үзе килеп караган иде. Һо-о, это было великая честъ для меня. Премьера бик унышлы узды. Мин баш рольләрне дә уйнадым З а һ и д ә т у т а ш . Премьерасы да яхшы узды, артистка буларак та уңыш казанды Суфия тәтәм, Кариевнын бөтен өмете, укымышлы артистка буларак та, режиссер буларак та Суфия тәтәмдә иде Ләкин Кариевнын өметләре һәба-ән мансу-рә булып, ягъни янып, жилгә очты-китге. С у ф и я . Фи. татар театрында классиканы уйнарлык артистлар юк бит анда. Бөтенесе надан, бөтенесе түмәр, галах- лар Кем белән мин анда Шекспирны куйыйм? Татар драматурглары юк дәрәҗәсендә. Это не по мне. З а һ и д ә т у т а ш . Кияү күзли башлады бу Мин уйлап куям: анын Петербургка барып укуы да. театрда эшләп йөргән булуы да бары тик кияүгә чыгу, егетләр сайлау өчен генә булгандыр, дим. Яучылар белән өй тулды. Кияүләр куера башлады Коллежский регистратор Афеногеновнын улы да, байбәтчә Мирзабәк тә—барсы да бар Ләкин анакаем Х ә д и ч ә х а н ы м . Ярар, синенчә булсын, еллар буе укуын да жилгә очсын, минем тиенләп җыйган акчам да суга аккан, миннән фатиха Ләкин син, мут кызый, үзебезнен кешегә кияүгә чыгарсын. Башкача ризалыгым юк! Юкса, миннән фатиха да бирнәдә көтмә. С у ф и я . Ярар, анакаем, синенчә булыр. З а һ и д ә т у т а ш . Әмма кияүгә чыгу алай ансат кына булмый икән ул С у ф и я (көзге алдында, сәхнәнен ике ягында ике кеше күренә, аларнын берсе Сембср бае, ул шактый юан гәүдәле, затлы кием кигән, икенчесе генерал Шәех-гали улы Аскәр, бик мәһабәт егет ). Карале. Заһидә, кайсысына чыгыйм икән, ә? Генерал ШәехГали углы Аскәргә барыйммы? Әллә Сембер бае — Нигъмәт Габдерәшитов- камы? З а һ и д ә т у т а ш . Сембер бае Габдерәшитовка чык. тәтәм С у ф и я. Ул бай анысы, ләкин образованиесе юк. Надан! З а һ и д ә т у т а ш . Алайса, син. тәтәм. генерал Шәех-Гали утлы Аскәргә чык. С у ф и я Генерал Шәех-Гали углы Аскәрнен хантамасыннан башка акчасы юк, ләкин Аскәр күп телләр белә, мазурканы, вальсларны яхшы бии. ләкин ул миннән дүрт яшькә кече Нишлим икән, ә? З а һ и д ә т у т а ш . Суфия тәтәм мин беләм кемгә чыгасынны С у ф и я . Әйт, сеңлем, зинһар әйт З а һ и д ә т у т а ш Тутыйнамәдә мона жавап бар. С у ф и я Сөйлә, зинһар, йөгендерме мине. З а һ и д ә т у т а ш . Хан кызын кияүгә бирәләр. Күрше патшанын углы аны хатынлыкка алып кайтып барганда алар бер бинен өенә кунарга төшәләр. Юлбасарлар басып кереп, шаһзадәнен башын чабып өзәләр. Хуҗаби башы чабылган шаһзадәне күреп, курка, мине ике патша да үтерер, дип үз башын чабып өзә. Кыз уяна, ике баш. ике гәүдә тәгәрәп ята. Әбүгалисинаны сарайга чакырталар. Тылсымчы кызга башларны муеннарына терәп куярга куша Әфсен укый, тегеләр терелә, ләкин гөнаһ шомлыгына күрә, бинен башы шаһзадә гәүдәсенә, шаһзадәнен башы бинекенә береккән була. Кыз кайсысын сайлаган? Би гәүдәле шаһзадәнеме, әллә шаһзадә гәүдәле бинеме? С у ф и я . Заһидә туташ, олылардан көләргә ярамый! Әллә каян гына Кара Шәүлә пәйда була. Ул тавышсыз, хәрәкәтсез дип әйтерлек. Әкрен генә Аскәр Шәех-Гали янына кнлә. Заһидә туташ белән Суфия арткы планда бәхәсләрен дәвам итә, аларнын сүзе артка күчә. К а р а Ш ә ү л ә . БәЙ-әфәндем, сезгә кинәш итәр идем А с к ә р . Мин сездән кинәш сораганымны хәтерләмим. К а р а Ш ә ү л ә . Ә шулай да, икеләнәсез. Чөнки Суфия туташ сездән дүрт яшькә картырак А с к ә р Карт түгел, өлкәнрәк. К а р а Ш ә ү л ә . Шайтан алып олаксын, сүзгә бәйләнмәгез, зинһар Ссзнсн бит мөмкинлегегез чиксез. Зиһният, буй-сын, кин маңгай, нәселегез каһарманнар нәселе. Сезгә чәнчә бармак кыймылдатсагыз да житэ, дөньянын барча япь-яшь принцессалары аяк астыгызда булыр. А с к ә р . Чәнчә бармак кыймылдатканга килеп, аяк астына ятарлык булгач, димәк, алар принцесса түгел. Стат- ский советник Шаһбазгәрәй Әхмөров кызы. Югары драматик белем алган, гүзәл Суфия туташ принцессаларыңны орып бирә. К а р а Ш ә ү л ә. Ну, бу татар бетчеләренең теленә саескан гына түгел. Иблис үзе төкергәндер, ей-Богу А с к ә р . Карагыз әле, әфәндем, сез шушы киңәшләрегез белән минем янга бер-икс тапкыр килгән идегез бит инде К а р а Ш ә ү л ә . Ие, бәй-әфәндем, килгәләдем Мин сезгә җиләк кебек чибәр. Саран Рыцарь кебек бай бирнәле кәләшләр генә димләдем. Аннан сон яшь аермасы, әфәндем борынгыдан ук ир кеше белән чатын арасында яшь аермасы кире якка түгел, уңай якка таба булырга тиеш. Анагыз Тәфкилсва ата гыз Шәех-Галидән егерме яшькә кече. Һәм бу нормально. Чөнки хатын-кыз тизрәк картая Шуна күрә мин сезгә үзегездән ун яшькә кече кәләшләрне генә димли килдем. Ә инде Суфия туташ сездән ун елга алда картаячак, сезгә яшь хатын эзләргә туры киләчәк. Физиология мәсьәләләрен инкарь итәргә ярамый, Аскәр әфәнде А с к ә р . Сез мине хәттин ашкан бай алпавьп кызы, гүзәл туташ Элеонора Стспановнага өйләнергә бик тә үжәт кыстаган идегез Мин бит сезнен кинәшне тотмадым Аннан сез мина полковник Стародумскийнын кызын димләдегез Мин сезнсн кинәшне тотмадым. Сезгә айларга вакыттыр, господин Харашевлинский. мин сез теләгәннен нәкъ киресен кыламын. (Музыка башлана. Аскәр белән Суфия бии-бии арткы планга күчә.) К а р а Ш ә ү л ә . Ха-ха-ха, глупец! Се1 Харашевлинскийны белеп бетермисез шул әле. Сез нәкъ мин дигәнчә гамат кыласыз. Сезнен үжәт холкыгызны белгәнгә күрә, минем киңәшемне тынлап бакмаячагыгызны белгәнгә күрә, мин аларны сезгә димлим дә. Суфияга өйләнсен, дип мин башкаларны тәкъдим иткән булам З а һ и д ә х а н ы м Суфия апам тәки генерал улы Аскәрнс сайлады Суфия тәтәм мәхәббәт белән чыкмады ул генерал улына Кызык бит дөнья. Мәхәббәт белән чыкмады, әмма ирен үзе сайлады Укымышлы якны сайлады Тора-бара Суфия тәгәм Аскәрне ярата башлады Аскәр жизнәм яратмаслык түгел иде шул. Генерал улы дисән дә була. Аскәр жизнәмнен атасы Кавказ имамы Шамилнең ин якын мөритләреннән. Хаҗи Моратлар белән рәттән “полевой командирмын берсе - Дәүләт мирзанын утлы була. Шамил кулга азынгач. Дәүләт мирза патша хезмәтенә күчкән була. Анын улы Ачи Петербургта пажлар мәктәбендә укый. Күп сузышларда катнашып, батырлыклары өчен ул патша тарафыннан өч орден белән бүләкләнә Генераз Аз и Дәүләтович Шәех-Гали ул гажәеп мәһабәт шәхес иле Какча озын, төп-төз буй Аксыл йөзле, бераз кәкре туры борын, кара кашлары астыннан үтәли тишеп чыга торган караш, гажәеп затлы сөяк Ул аташы Тәфкнлефнсн кызы Гөлсем такайга өйләнгән иде. Әнә шул мохитта үскән Аскәр дә бик күркәм ир иде Су- фия тәтәм генералның килене булды. Ике кыз бала тапты, бәхетенен түренә менеп утырды. Генералның Шаршады авылында имениесс бар иде. Пристаньнан утыз-утыз биш чакрым ат белән менәсе. Апам кияүгә чыккач, генералның утлы минем жизнәм булгач, мин дә рәхәткә чыктым, һәр жәйне апаларым, абыйларым белән мин Шаршадыга, генерал утарына кайтам. Ат чабышларында катнашабыз, качышлы уйныйбыз. су коенабыз, генерал өендәге сәхнәчектә спектакльләр куябыз Менә шунда мин Гаяз Исхакыйны беренче тапкыр якыннан күрдем Ие, ие, генерал утарында Гаяз Исхакыйны беренче тапкыр якыннан күрдем, дигән идем Сәхнә генарал утарын сурәтли. Заһидә туташның яшь чагы сәхнәгә чыга, өлкән Заһидә ханым арткы планга күчә. З а һ и д ә т у т а ш (яше) Гөлсем такай без ул вакытта "тутакай” сүзен шулай кыскартып әйтә торган идек Гөлсем такай борынгы токымнан иде. Атаклы Нурсолтан ханбикәнең торыны иде ул Гөлсем такай Уналтынчы гасырда Бүкәй-Нугай урдасының ханы Ураз Гали Мөхәммәт Тәфкил ханнан башлана. Аннан кала урда ханы Җиһангир, аннан кала Мәмәш, анын углы Котлы Мөхәммәд 1674 елда туган, Петр патша ягында генерал майор булып хезмәт итә. Котлы Мөхәммәдиен торыны Батыр Гали Тәфкилев 1850 елда туган, 1917 елгача патша армиясе генералы, Дәүләт думасының 1,2,3,4 чакырылыш депутаты. Мөселман фракциясенең рәисе. Сәлимгәрәй Тәфкилев исә 1805 елда туган, Оренбургта Мөселманнарның ду- ховное собраниесендә мөфти итеп сайлана. Тәфкилевләрнен хантамалары биек иде, һай, алардагы хантама З а һ и д ә х а н ы м (Көлә) Хантамамы? Тәкәббер, горур, үзен әллә кемгә куя торганнарга "анын хантамасы биек” дип әйтә торганнар иде. Бөлгән байларның, чабаталы мырзаларның хантамасы биек, өйрәләре сыек була торган иде Ыспай тунмас калтырар, сөякләре шалтырар. диләр иде Анысы мин булам инде Ирсез, йортсыз, исемсез калган булсам да мин. жае чыккан саен: сез мине кем дип белдегез, все-таки, мин бит әле Шаһбазгәрәй Әхмәров кызы, все-таки, мин бит әле Кәрим Тинчуриннын хатыны!—дип җибәрә торган идем. Шулай да, бәлки генерал Шәех-Гали белән Тәфкилев нәселле Гөлсем такай- нын хантамасы биек тә булгандыр, алар күбрәк Петербургта яши иде, әмма генералның углы. минем жизнәм Аскәр хантамасын биеккә күтәрми иде Күп телләр белүче, прекрасный танцор и фехтовальщик, прекрасный наездник Аскәр бик ипле, интеллигентный шәхес иде Байбәтчәләрнен хантамалары һәрчак биек була торган иде Аскәр жизнәм бик кешелекле, эшчән иде Анын кулыннан килмәгән бер генә эше дә булмагандыр. Арба ватылса, ул ат караучылардан төзәттерми, үзе төзәтә, сабан-сука ватылса, тимерчегә түгел, Аскәргә киләләр, чалгы чүкисе булса да, ат лагаласы булса да Аскәр жизнәмә киләләр, бер дә байбәтчә, генерал малае димәссең. Хәтта патефон-граммофон көйсезләнсә дә, сәгать төзәтәсе булса да әллә кайлардан генерал утарына алып киләләр. Ул эше өчен акча алмый Ана ватык машиналарны төзәтүе кызыграк иде. Ул ижат итә иде. Ул гади төзәтүче генә түгел, ул уйлап табучы да иде. Татарның Кулибины. татарнын Левшасы иде ул Шулар өстенә ул рәссам да, ул философ та иде. Искиткеч күп талантлы шәхес иде жизнәм Али углы Аскәр Шәех-Гали. Татарлар өчен язу машинкалары эшләүдәге анын инженерлык хезмәте бәяләп бетергесез. Дөньяда, гарәп илләрендә дә гарәпчә язу машинкасы булмаган заманда Аскәр жизнәм шул машинаны уйлап табучы, патент алучы иде. Казаннын пишмаш заводында ул эшләп чыгарган гарәпчә машинкаларны Кытайдан. Әфганстаннан, Ираннан, Урта Азия, Төньяк Кавказдан, һиндстаннан, Ливаннан, Төньяк Африка илләреннән күпләп-күпләп соратып алалар иде Беренче бөтеньдөнья сугышында офицер буларак катнашкан каһарман Мин жизнәм Али углы Аскәр Шәех-Галине изге жанлы кеше, дип атар идем. Хатын-кызларны нишләтәсен инде аларны. күргәне бере Аскәр жизнәмә гашыйк була иде. Казанга килер хәле юк—аны дамалар, мадмуа- зельләр чолгап ала Шуңа күрә, Аскәр жизнәм күбрәк авылда, үз утарында яши иде. Шулай итеп, ул ирексездән гөнаһ кылмас өчен, гүзәл хатыннар, чибәр кызлар мохитеннән качып яшәргә дучар иде. Алай гына хатын-кыз хисләреннән качып котылып буламыни? Ге нерал /тарында асрау кызлар тоталар иде Авылдан килгән япь-яшь кыз Шәмсиҗамал гаиләдә гауга чыганагына әверелде Апам Суфия көнләшә иде Үлеп гашыйк иле ул үз иренә Белмим, гашыйклык булдымы икән ул, мәхәббәт булдымы икән, аңлатуы кыен, бәлки апанын яшь олылыгы мона сылтау булгандыр, бәлки, ул чыннан да Аскәрнен ир буларак ныгый, гайрәтенең өлгерә барганлыгын, үзенен сула барганлыгын сизенгәндер, бәлки, ул чыннан да үз иренә үлеп гашыйк булгандыр Әмма Суфия тәтәм бакчадагы печән кибәненнән дә көнләшә иде. Менә шул Шәмсиҗамал исемле яшь кыздан көнләшә башлады тәтәм. Кызга кон бетте. Аның эшләгәне ошамый. Ютәлләгәне ошамый, чәй эчүе дә нәфрәт чыганагына әверелә бара. Шәмсижамалнын ипине күкрәгенә терәп кисә торган гадәте бар иде. Апа ана ачу белән астан гына карап:—Ничә гапкыр әйттем, ипине алъяпкычына терәп кисмә, кунага салып тура, диде. Суфия тәтәм кыз кулындагы пычакны гартын алган иде, кулы киселде. Кулы каный башлады, һай, буран куптарды иңде тәтәм. Карчыга күгәрченне ботарлагандай, йоннар гына тузгып калды аш табыны янында. Ахырда. Шәмсиҗамалны елата-елата үз авылы на илтеп куйдылар Мина калси, ул бала гөнаһсыз иде. Шашып сөю әнә нинди матур булмаган хәлләргә китереп чыгара Шашып сөюме ул, әллә сөюдән тилерүме? Сөю парадокслары, мәхәббәтнең имәнгеч яклары күп була инде аның. Алга таба сөйләрмен Гаяз Исха- кмй әле һаман генерал утарына килеп җитә алмый интегә булыр Әнә, "барабыз" га утырып тпу менеп килә бугай 1913 ел иде булса кирәк. Жәйгс татнлдә генерал утарында без—кызлар, эштән бушаган асрауларның кызлары, генерал утарынын хуҗалык эшләрен азып баручыларның кызлары җыелып, качышкач ыш уйнап Йөрибез 3 а һ и д ә г у т а ш Нәрсә ул татил дисезме, иптәш язучы әфәнде? Татил— ул каникул, җәйге ял вакыты дигән сүз. Без халык дошманнары булмаган чакта шулай сөйләшә паек Жәйгс татил. кышкы татил, ди идек Мин татарча укымадым, урысча гимназия бетердем, институтны да урысча бетердем, анабыз шулай сөйләшә иде. гуганнарыбьп. танышларыбыз шулай сөйләшә иде Без- нсн өйдә бөтенебез дә фәкать татарча. Ана телендә сөйләшә илек. Сез бит хәзер “Ана теле" димисез, “Туган тел" дигән буласыз. Тукайнын урысча “Ролной язык" шигыренең тәрҗемәсен байрак итеп күтәрдегез. “Туган тел" гыйбарәсе “Ана теле”н үтереп ята, сез язучылар уйлап та бирмисез Радно-телевидение- дәге дикторларның телен ташка үлчим, азучыларыгыз "кызганычка каршы, бәхеткә каршы, мижду пручим, тәк эскәзәйт" дип авыз суы корыта. Сез дә тормагач. Ана теле сагында кем торыр, хөрмәтле язучы әфәнделәр'’ З а һ и д ә х а н ы м . Гает бәйрәмнәрендә бер-беребезне телеграммалар. хатлар белән телефоннар аша котлый идек. Абыйларыбызга, апаларыбызга күчтәнәч, хәер илтә торган идек Беггс ул матур йолалар да Сез бит алласызлар, дәһриләр, атеистлар З а һ и д ә т у т а ш Кичерегез, мин читкә киттем Нәрсә турында сөйли идем әле? Ә-ә. Гаяз Исхакый һаман тау башына менеп җитә алмый икән әле 1913 елнын җәйге татилс иде Карыйбыз: пристань ягыннан, тауга таба бер ат менеп килә. Фаэтонга бик горур кы- яфәгле бер ир кеше утырган Яхшы киенгән. Европача пальто кигән, яхшы костюм өстендә, ул чакта бик модный иде. күбәләк галстук, шуны муенына беркеткән, кулында шәмсия. кулчатыр. сезненчә—“юнтик" була инде Сез харап культурный булып мгггегез бит, без элек, халык дошманнары булмаган чакта кояштан, янгырдан саклана торган нәрсәгә "кулчатыр" яки “шәмсия" дип әйтә идек. З а һ и д ә х а н ы м “Халык дошманнары булмаган чакмы?" Революциягә чаклы халыкнын дошманнары юк иде бит, революцияләп сон гына әллә каян килеп чыктылар да шул халык дошманнары матур гына ныгып бара торган илне харап изеп ташладылар, кабахәтләр Халык дошманнарын әйтәм Баттылар. болгаттылар суны, пычраттылар, пычраттылар дөньяны да, үзләре китеп барды, башта без коендык халык дошманнары болгаткан ул пычрик суда, мндс ссз коеныгыз Фаэтонга утырып, затлы кием киенеп берәр байбәтчә генерал утарына кунакка килә торгандыр, дибез Сәхнә үзгәр,). Яшь кызлар Заһидә. !1.)фисә, Чдниф. ташлар арба.ин шиңче эф чиеме чорнап алалар. Бу-Гаяз Исхакыйнын 35 яшьлек чагы. Чыркылдашу Н ә ф и с ә . Бай әфәнде, безне дә атына утырт әле X а н и ф ә. Дилбегәсен үзем тотам, кызлар. И с х а к ы й. Әгәр дә сез, гүзәл туташлар, Гаяз абыегызга генерал ШәехГали утарына юл күрсәтер булсагыз, утырырсыз. Н ә ф и с ә . Күрсәтәбез, Гаяз абзый! З а һ и д ә т у т а ш Кызлар чыркылдаша-чыркылдаша фаэтонга төялеп маташкан арада Гаяз әфәнде Исхакый мина текәлебрәк бакты Анын карашы бик үткер иде, үтәли тишеп чыгардай туры караш иде ул. Ләкин анын матур керфекләреннән серле нур агыла иде. Ул елмайды да И с х а к ы й . Сез, туташ, Сара Әхмәрованын сенлесеме? З а һ и д ә т у т а ш . Мин, сихерләнгән сыман, аптырап калдым. Сара апамнын гүзәлләр гүзәле икәне бөтен югары даирәләргә мәгълүм Шаһбазгәрәй Әхмәровнын ин затлы, ин гүзәл кызы, дип һәр мәҗлестә сүз куба торган иде ул вакытта Чыннан да ана сокланмаган зат юк иде. Ә мин кем? Мин том- сык борынлы, ямьсез генә бер кыз. Мин гомерем буе шушы яньчек борыным өчен хафаландым. Бөтен җирем килешкән минем, гәүдәм дә, атлавым да матур диләр, ләкин биргән бит мина гына шушындый ирләр борыны. Нинди күзәтүчәнлек! Нинди хәтер кешедә1 Димәк, ул Сара апама игътибарлы булган? З а һ и д ә х а н ы м . Бәлки гашыйк та булгандыр, дип уйладым шул чакта һәм минем фаразларым тора-бара расланды да кебек. Гаяз әфәнде Исхакый гүзәлләр гүзәле Сара Әхмәрованы эзләп, генерал утарына килгән. Гаяз Исхакый шул елнын язында гына сөргеннән кайтып төшә. Күп нәрсәдән хәбәрдар түгел. Минем апам шул елны Германиягә практикага киткән иде Күрәсен, ул апамны генерал утарында ял итә дип уйлаган. Сара апама гашыйк булмаган ир кеше булмады шикелле. Карт булсалар да, өметкә юл калмаса да, һәр ир Сара апама соклана, хыялында гына булса да аны кочарга тели иде шикелле Ләкин Сара апам бик озак еллар кияүгә чыкмады, җегете дә булмады. Анын серле башында серле теләкләр, серле уйлар күп иде З а һ и д ә т у т а ш . “Әйе, мин Сара Әхмәрованын һәм Суфия Шәех-Галинен сенлесе Заһидә Әхмәрова буламын". дидем мин. Үземнен Сара сенлесе генә түгел. Суфиянын да сенлесе булганыма аеруча басым ясап. И с х а к ы й . Бик хуп, туташ! Димәк, Аскәр әфәнде сезнен жизнәгез булып чыга? З а һ и д ә т у т а ш . Әйе, ул минем җизнәм И с х а к ы й . Мин язучы Гаяз Исхакый буламын. З а һ и д ә т у т а ш . Сезне белмәгән кеше юктыр ул, Гаяз әфәнде. И с х а к ы й. Ә сез каян беләсез? Сез бит урыс гимназиесендә укыйсыз. З а һ и д ә т у т а ш Мин сезне Суфия тәтәм куйган "Алдым-бирдем" тамашасында күрдем Ул бит сез язган пьеса. И с х а к ы й . Публикага ошый, әмма усаллар матбугатта тәнкыйтьләп туймый. З а һ и д ә т у т а ш . Дөрес язганнары да бар бит, Гаяз әфәнде И с х а к ы й . Дөресләре дә бар. Ләкин каян алыйк сон без профессиональ артистлар, артисткаларны1 Килер заман, безнең дә театр институтыбыз булыр, анда профессиональ уенчылар хәзерләнер. Бүгенгә әнә шул һәвәскәрләрен үстерик Ул институтта сезнен тутакаегыз—Суфия ханым да профессорлык кылыр, иншалла. Юкса, хатын-кызларны ир-егетләр уйнарга мәҗбүр. Бу бит— пародия, мыскыл Хатын-кызнын битен ачарга кирәк, азат итәргә кирәк. З а һ и д ә х а н ы м (олыяшьтәгесе, әкрен генә алга чыгып сөйләшүне тынлап тора-тора да әйтеп куя). Ашыкмагыз, Гаяз әфәнде, хатыннар иреккә чыгар, йөзләрен генә түгел күкрәкләрен дә ачарлар, килер заман, Отеллоны уйнар ир калмас театрларда, ир-егетләрне башкарыр ир-егетләр сирәгәя барыр, ирләр ролен хатын-кызлар уйный башлар. чөнки сакал тагып сәхнәгә чыгарлык озын буйлы чын ирләр калмас, сакалга ябышып йөрүчеләр күбәйгәннән- күбәя барып, хатын-кыз хәрәкәтле ирләр, иршәк хәрәкәтле хатыннар басып китмәсме театрларны? (Яшь кыхчар белән Исхакый киләсе күренешкә әзерләнә ) З а һ и д ә т у т а ш . Һо-о, Гаяз әфәнде Исхакыйнын генерал утарын зиярәт итүе ул минем өчен тулы бер чор булды Ул минем дөньяга карашларымны тамырыннан болгатып ташлады З а һ и д ә х а н ы м . Гаяз Исхакый зиһенемдә гомер буе утырды, әле һаман да утыра Мин анын белән булган хәлләрне язарга да кыжрап йоргән илем, түземлегем җитми килде Башта Исха- кый турында язарга түгел, уйларга да ярамады Хәзер язарга ярый бугай инде Язсам да ул коры чыгар иде Тотынмадым Мин сезгә сөйләрмен, сез теркәп барырсыз. Тарихка калсын, дип сөйлим Чәегез беткән, хәзер чәй ясыйм З а һ и д ә т у т а ш . Мин бит. язучы әфәндем, рус культурасы рус әдәбияты. француз, герман әдәбияты, гомумән. Европа культурасына гашыйк кыз идем Дөресен генә әйткәндә, атам-анам никадәр генә миннән чи татар кызы ясарга тырышмасын, минем күп вакытым рус арасында, рус гимназиясендә, рус дусларым арасында уза иле Татарларның борынгысын да, бүгенгесен дә белми, акламый идем Нигә инде ясанып торырга' Мин рус ягына ныклап авышкан гимназистка идем Татарда фикер ияләре, нәфис сәнгать ясаучылар юк Тагар театрында кеше ышандырып уйнарлык артистлар юк. Театрда профессиональ белем алган сынар режиссер да юк Татарнын профессиональ музыкасы юк. Татарда чын әдәбият юк Булганы да суррогат, катнаш, корама, чүпләнгән Исхакый белән берничә көн аралашу мине ике яклап үзгәртте Башта гашыйк булыр ләрәжәдә соклану хисе, соклану фикере биләде мине Мин мескенгә санап йоргән татарнын шушындый мәһабәт кыяфәтле, татарча сөйләшсә, татарчасы, урысчага күчсә, урысчасының камил булуы, фәлсәфи фикерләр ташлаиггыруы. сөйләгәндә үз фикерләрен куәтләр өчен Европа, урыс. Шәрык классикларыннан дәлилләр китерүе Исхакыйны минем каршыла гына түгел. Мөскәүдән. Петербургтан килгән генерал кунаклары арасында да биеккә күтәрә иле Еллар буе төрмәдә, сөргендә утырып, кеше җәмгыятенә зарыкканмы ул. әллә язып бетерә алмаган фикерләрен сөйләргә атлыгып кайтканмы. Гаяз Исхакыйнык гайрәте барыбызны да хәйран калдырды Ләкин шул ук вакытта беренче сокланулар әкрсн-әкрсн сүнә барып, кай очракларда хәтта нрәткә әверелгәнен сизми калып булмый иле Исхакый—ул та тарс кий Чацкий иле Воэмутнтсльпокоя, ннсировср- птгель устоев обтества. Суфия апа ана шундук кушаматтакты: реэонер-бу ютер' Исхакый булган жирлә тынычлык бетә. бәхәс куба Тын гына ашап булмый Анын янында нервничать итә башлыйсын. Ул сина тәэсир итә. Башта үзенә тарта, аннары сине кискен рәвештә читкә этәрә. Ниндидер сәер көче бар иде анын Гаяз Исхакый башка беркемгә дә охшамаган кеше Суфия апа да ана башта даһига караган кебек мөкиббән иде Кызлар белән Гаяз абзыйны утарга алып кайтканга Суфия апанын куануларын күрсәгез Мәскәү. Питер кунаклары онытыла язды, уртага Исхакый сурәте калыкты мунча, да коймак та. бәлеш тә. атта йөрешләр дә. спектакль күрсәтүләр лә олы бәйрәм рәвешен алды Суфия апам белән аларнын уртаклыклары күбрәк иде Суфия апам профессиональ актриса. Гаяз Исхакыйнын күп бәхәсләр кузгаткан “Алдым-бирдем”ен сәхнәгә куйган режиссер Сөйләшер сүз күп иле Сонгы көннәрдә Суфия апамнын ла Исхакыйга ачуы чыга башлады Чөнки Гаяз Исхакыйнын бездән өстен ягы бар иде Ул без белгән классикларны белә, ә без ул белгән Хайямнарны. Нәсими- ләрнс. Дәрдмәндләрнс. Юныс Әч- рәләрне. Мәгарриләрне белмибез Суфия тәтәмнен шуна ачуы кабара иле булса кирәк һәрхәлдә мин үземне Исхакый клршысында унайсыз хис итә илем Ин беренче бәхәс кичке чәй янында башланып китте. Ул вакытта Толстой да Толстой иле бит инде телебездә Суфия тәтәм дә. мин дә. башкалар да Толстой- га гашыйк, үтереп мактыйбыз, яттан өзекләр укыйбыз Мәйданчык әзерләнеп бетә. Генерал утарында, салонда кич утыру. Кемдер рояльдә моңлана. Кемдер чәй эчә. Кемдер бәйли. Кемлер китап укый. С у ф и я Анакаебыз Толстойнын берничә әсәрен татарчага тәржемә гггге Ул да Толстой дип үлеп китә Сез. Гаяз әфәнде, укымадыгызмы анаммын тәржемәләрсн? И с х а к ы й Начар тәржемәләр түгел, ханым-әфәнде Бер дә начар түгел С у ф и я Их. татарда юк шул Толстойлар. Достоевекнйлар. Островскийлар И с х а к ы й (һожүнгә әзерләнгәндәй ля/үрә баса, \ртагар»к чыгып, тыеп торылган сабырлык белән) “Воскрссенъе“се белән Толстой үэсн сызып ташлады' (Снмвашк шартлау глвышы Барысы ла шогылыъфен туктата Роязь та- вышы тына, укыла торган китап шартлап ябыла, бәйләүдән туктыйлар Кемнеңдер чәй эчәргә дип күтәргән тустаганы һавада асылынып кала Тынлыкны озаккарак сулып, Исхакый өстәп куя ) Мин ул әсәрне кабул итә алмыйм. Чөнки ул әхл аксызлыкны аклый, бозыклыкны яклый торган зарарлы әсәр! (Икенче шартлау яңгырый Бар да тораташ.) С у ф и я. Ничек сез, Гаяз әфәнде, Русиянен икенче патшасы сыман Толстой тиклем Толстойга тел тидерәсез? З а һ и д ә т у т а ш . Тәүбәгә килегез, Гаяз әфәнде! Н ә ф и с ә . Авызымнан тартып алдыгыз. Гаяз әфәнде Мин дә шулай уйлыймын. X а н и ф ә. Ә мин килешмим анын фикере белән. С у ф и я . Берәр рус кешесенә шулай әйтсән, бу татарлар һаман кыргый икән, дияр иде. Кызлар, кунаклар арасында шау-шу башлана. И с х а к ы й . Көчләде, алдады, кешене фәхешлек сазлыгына төртеп төшерде дә, соңыннан гафу алып, тынычлап, сабый бала кебек, янадан туды. Толстовщина. христиан попларының черек фәлсәфәсе Кешенең кылган гөнаһларын кеше үзе дә, поплар, епископлар да ярлыкый алмый Алладан башка. Алладан да куәтле адәми затны мин күз алдына китерә алмыймын Кайда Алла? А где Бог9 Көчлә, фәхешлек кыл. соныннан сине корбаннарын да, поплар да. Алла да ярлыкар. (Мыскыллы елмаю) Нинди каһарманлык Нехлюдов тарафыннан! Ул интегә бичара, үзен-үзе юл газапларына ташлый, Катядан ярлыкау сорап, ялвара-ялвара Себергә хәтле бара Хужасыннан бер сынык икмәк өмет итеп бөтерелгән эт кебек, Нехлюдов Пермьгә хәтле сөйрәлә. Һәм ул Катядан ярлыкау ала. Кешелектән чыккан Катюша ата җинаятьчеләр арасында гомерлеккә сөргенгә китеп бара Нехлюдов бәхетле килеш иректә кала. Ата җинаятьче Нехлюдов үзен-үзе аклады Пьеса тәмам. Озакка сузылмаган кул чабулар. Мәйданда үзгәреш. Халык тарала. Атты сәхнәдә Заһидә туташ белән Заһидә ханым. З а һ и д ә т у т а ш . Мин төне буе йоклый алмадым Гаяз Исхакыйнын изге даһи Толстойга кизәнүенә җенем чыккан иде. З а һ и д ә х а н ы м . Ләкин Исхакыйнын мантыйгы җенемне тагын да котырта, ачуны китерә иде. З а һ и д ә т у т а ш Шулар өстенә мин Гаяз Исхакыйлан мона кадәр мина мәгълүм булмаган ниндидер тәэсир көче ургылганын сиздем. Ул бакчага чыгып йөргәндә мин ерактан, сиздермичә генә аны күзәтә идем Ни уйлый бу адәм, анын максаты ни- ’ Нинди куәт аны ил буйлый йөретә? Ул төрмәләрне күп күргән революционер, шөһрәтле татар әдибе Кызганыч ки, мин анын бер генә китабын да укып белмим. Суфия апам аның драмаларын күккә чөя иде З а һ и д ә х а н ы м Башта. Исхакый безгә, утарга килгән көннен икенчесендә без Суфия тутакаем әзерләгән “йорт театры- ’ спектаклен уйнап күрсәттек. Анда кечкенә сәхнә бар иде. үзенә күрә тамаша залы да бар. Как никак, генерал утары бит Суфия тәтәм Гроза"’дан Катерина монологын сөйләде. Сокландыргыч актриса иде ул Суфия тәтәм. Анын коронный номеры— Катерина. З а һ и д ә т у т а ш . Мин аны карый-карый ятлап бетердем инде Олы кунаклар килгән саен Суфия тәтәм үзенен яраткан рольләреннән парчалар уйнап күрсәтә. Ә мин җылыйм. Катери- наны жәлләп җылыйм С у ф и я (Катерина ролендә). Чирләп егылсам яхшырак булыр иде, ичмасам, юкса, әйбәт түгел. Әллә нинди хыяллар килеп керә минем башыма. Шул хыялларымнан мин беркая да кача алмам. Уйлап карыйм—зиһенемне жыя алмыймын, гыйбадәт кыла башласам— гыйбадәтем барып чыкмый. Телем белән дога сүзләре укыйм, ә башымда чит-ят нәрсәләр кайный: әйтерсең лә колагыма Иблис вәсвәсә пышылдый, әллә нинди ярамаган эшләр турында пышылдап, яман эшләр эшләргә котырта. Шул эшне күз алдына китерсәм, үземә оят булып китә. Ни булды мина1 ’ Ниндидер бер афәт килә минем өскә, бу шунын галәмәтләредер! Төнлә йоклый алмыйм мин, Варя. һаман серле пышылдаулар колагыма ишетелә: кемдер шундый нахлы сүзләр сөйли кебек тоела, әйтерсен. ул мине иркәләп сыпыра. әйтерсен. күгәрчен гөрли яным да. Хәзер имде элеккеге кебек җәннәт агачлары да, мәһабәт таулар да төшемә керми; әйтерсен лә мине кемдер кочаклый. кысып-кысып кочаклый да әллә кайларга алып китә, мин анын артыннан карусыз барам да барам, барам да барам Аһ. Варя. минем уем—гөнаһлы уй! Ничә тапкырлар, мин бичара, жыладым. ниләр генә ипләмәдем үземә! Кача алмыйм мин ул гөнаһтан Беркая да кача алмыйм Яхшы түгел бит бу эш. иеме. Варенька. башканы сөю—ул коточкыч зур гөнаһ биг. исме? Нишләргә сон мина! Көчем бетте тәмам. Кая барыйм. бу сагыштан мин үземә бер-бер хәл кылачакмын! Әгәр дә мин анын белән бер генә тапкыр күрешсәм дә, өйдән качып китәчәкмен, дөньяда әллә ниләр булса да мин кабат өйгә әйләнеп кайтмаячакмын Монолог тәмам. Тамашачылар гөрләтеп кул чаба: “Бис, браво, афәрин” кычкыралар. З а һ и д ә т у т а ш . Аннан сон без— Нәфисә, Ханифә. Аскәр җизни—кечкенә күренешләр уйнадык. Тамаша тәмам булгач, табын янына утырыштык "Худ- сонет утырыш "ы башланды З а һ и д ә х а н ы м Исхакый сөйләгәннәрнең бөтенесе дә истә калмаган. әмма ике сүзе гомерлеккә бәгырьгә уелган иде Мин аларны гомерем буе онытмадым И с х а к ы й . Заһидә туташ сез артистка булып тугансыз! Сезгә уйнарга да уйнарга кирәк. Олы артистка булыр өчен сезнсн бөтен җирегез җитеш, ин н игезлесе. сезнсн эчтә актерлык гайрәте посып ята. Сездә күкрәктән чыга торган калын тавыш, зифа буй һәм ин әһәмиятлесе сезнсн күнел күзегез сукыр түге;!! З а һ и д ә т у т а ш Суфия тэтәмнен бераз кәефе китте Ничек инде ул° Петербургта "Высшис драматичсские курсларны тәмамлаган, дипломированная артистканы" мактамыйча, ниндидер һәвәскәр кызнын уенын мактап утыралар Мина унайсыэ булып китте Ләкин Гаяз Исхакый кесәсендәге ташны ыргытмаган иде алс “Катерина"га биргән бәясе безне аяктан екты 3 а һ 31 д ә х а н ы м Мин бүген дә әле шул турыда уйлыйм Ниндидер күләмдә мин Исхакыйнын мантыйкый фикер йөртүенә шаккатам Ул мина кай чак мәкерле даһи, котыртучы Иблис булып күренә башлады 'Суфия ханым", дип башлады кунагыбыз И с х а к ы й . Суфззя ханым! Сезнен төп ялгышыгыз, гомер буе үкенәчәк язмышыгыз менә шушында—генерат утарында булыр. Сез бары тик ломашний театрда гына баш рольләрне уйнаячаксыз! Шушы оештыру сазәтегезне кухаркаларга режиссер булып, шушы буйсын. шушы актерлык гайрәтегезне вакытлыча гына ялга килгән кунакларга “Леди Макбет". ''Катерина"ларны уйнап, куәгезне. чынлыкта, заяга исраф итүегез—сезнен олы сәнгать алдындагы җинаятегез, ханым-әфәңде' С у ф и я (сабыр булырга тырышып). Минем шәхси тормышымны көйләргә тырышуым җинаятьме. Гаяз әфәнде'* Сезнен Болгарскаяларыгыз, Волжскаяларыгыз кебек шәһәрдән-шәһәргә. Мәкәрҗәдән Мәкәрҗәгә хәер эстәп йөрергә тиешме мин? З а һ и д ә т у т а ш Мәҗлескә гауга оеткысы салынган идс инде. Суфия апа эчтән кайный башласа да. үзен тыныч тотарга тырыша. Гаяз әфәнде сокланырлык дәрәҗәдә гыиыч ззде. әйтерсең лә, ул барысын да алдан белә, үзенә каршы төшәчәкләрен дә. аны сөймәнчекләрен дә ул сабыр кабул итәчәк. С у ф и я . Сезгә. Гаяз әфәнде, тәрбия дәресләре бирелмәгән, бирелгән булса да сез ул тәрбияне төрмәдән төрмәгә йөри торгач, җуйгансыз' И с х а к ы й Суфия ханым мин ихластан, чын күңеллән әйттем бу сүзләремне Тупасрак әйтелгән икән, бу минем сезнен язмышыгыз өчен борчылуымнан килә... Сез талантлы артистка. Сез никадәр талантлы булсагыз, профессиональ театрда уйнамыйча, шул кадәр микъдарда халыкка зыян китерәсез. Алайса, сез ни очен артистлыкка укыдыгыз’ Вакыт һәм. ниһаять, гаиләгезнен акчасын сарыф иттегез Адвокатлыкка укыган кеше мал карауга күчсә, ул адвокат булудан туктый Анын укыганы бушка оча. Сез генерал утарындагы кухнә артисткасы . Сез бит Мирсә- лимова кушаматы белән уйнаган рольләрегездә тамашачыны аяктан ектыгыз Нигә ул талант генерал утарында харап була? З а һ и д ә х а н ы м Гаяз әфәнде авырткан жирнен кайсы тешенә басарга кирәклеген бик яхшы белә идс кебек Шул ук вакытта ул комплиментлар да әйтергә онытмый. Анын "сез талантлы артистка" дигәне хужабикәбезнен ярсыган күнелен йомшата төште. И с х а к ы й. Чыннан да, сезнен бүгенге уеныгыз мине хәйран калдырды. Катеринаны әле болай итеп, жан әчесе белән башкарганнар сирәк иде Татар сәхнәсендә бөтенләй булмады Ләкин бу “Катерина" шушында—утарда гына калачак Тик мин әйтергә тиеш булып чыгамын ки, сез Катеринаны башка бөтен артисткалар кебек, романтик рухта шәрехлисез, аннан саф лирика эзлисез һәм, әйтергә кирәк, сез аны табасыз да Хикмәт лирикада да, артисткаларның образны гел бертөрле шәрехләвендә дә түгел Хикмәт Катеринанын әхлаксыз хатын булуында! Шартлаган гавыш ишетелә. Барысы да тораташ булып кала. З а һ и д ә т у т аш. Ашау онытылды Чәй онытылды Мин куырылып килдем. Бу юлы мине курку, ачу һәм кызыксыну—бөтенесе бергә биләп алды Дәресләрдә, матбугатта Катеринанын мәхәббәтен Джульетталар, Ләйләләр хисе белән бер дәрәжәгә куярга өйрәтәләр иде Шул хисләрдә тәрбия алганнар өчен бу арттан пычак кадауга тиң иде. Бу юлы кычкырышу булмады. Ләкин киеренкелек һич тә кимемәгән, шул киеренке тынлыкта без бу вакыйганың дәвамын көтә калдык. Дәвам озак көттермәде Гаяз әфәнде үзе дә киеренке халәттә иде бугай, ул кыза бара, аягурә торып һөҗүмгә күчте. И с х а к ы й. Анна Каренина кебек. Катерина да бозык күнелле хатын. Тихон начар ирме? Катеринанын торырга яхшы өе, кияргә яхшы киеме, ашарга затлы ризыгы—барысы да бар. Яшә, балалар тап, аларны үстер. Мал таба торган иреңне тәрбия кыл. Юк! Катерина һич гаепсез, гөнаһсыз, ипле ирен күрә алмый Маена чыдаша алмыйча, ул башка ир, мәһабәтрәк ир, яхшы сөяркә эзләп, капканы, коймаларны җимереп чыгып чаба. Н ә ф и с ә. Ул бит чынлап гашыйк, анын чын мәхәббәте шул Кудряшка. X а н и ф ә. Сез, Гаяз әфәнде, мәхәббәтне инкарь итәсезмени? И с х а к ы й. Инкарь итмим! Шундый тилергән гашыйклык нигә китерә? Фаҗигагә' Матур көр гаилә җимерелә Бу әхлаксызлык христиан кануннарына да, башка дин кануннарына да сыймый! Катерина котырган җенси ижтыяҗынүз ире белән канәгатьләндерә алмагач, гайрәтлерәк ир эзли һәм әхлак киртәләрен җимерә. Гаиләсен бәхетсез итә. С у ф и я . Это банально! Это оскорбленис чистых чуветв, господин Исхаков! Н ә ф и с ә . Чын сөю, чын мәхәббәт сезнеңчә ничек булырга тиеш сон? И с х а к ы и. Әле укылган монологны гына алып багыгыз сез. Катерина үзен үзе котырта, үзен үзе алгысыта, хәттин ашкан хисләрен тыясы урынла ул аларны өстерә-өстерә, котырта-ко- тырта үзен гөнаһ кылырга әзерли. "Чын сөю. чын мәхәббәт" гыйбарәләре үз бозыклыгын каплар өчен калкан гына! Н ә ф и с ә . Какой ужас! X а н и ф ә. Адәм страмы! С у ф и я . Сез бик примитив фикер йөртәсез. Сез Таһир - Зөһрәләрнен изге рухын рәнҗетәсез, Гаяз әфәнде! И с х а к ы й Каренина да шул ук тип түгелмени, әфәнделәр, ханымнар вә туташлар? Каренин һәйбәт хужа, яхшы ир, малы бар, абруе бар. Анна да Катерина кебек үзенә башка юаныч таба Бөтен дөнья шушы тотанаксызлыкны мактый Шулай булырга өйрәтә. Тормышта да һәр хатын үзенен Вронский- ларын, Кудряшларын эзли чыга. Тыелган мәхәббәт барысын да юа, дигән зарарлы формула уйлап, бозыклыкка, йөгәнсезлеккә атыла. З а һ и д ә т у т а ш . Гаяз әфәнде боларны ихластан сөйлиме, әллә безне үртәр өчен генә бу бәхәсләрне уйлан чыгардымы, һич аңлап булмый иде Әллә ул бары тик безне—"генерал утарында бурсып яткан буржуйларны" уятыр өчен генә, мәҗлесне кыздырыр өчен генә сөйлиме? Әмма анын бу кыланышларында ниндидер мактану, "күпбеләмлек” галәмәтләре дә чагыла иде кебек Чыннан да ул оригиналь фикер иясе булып чыкты. Гаяз әфәнде арлы-бирле йөренгән җиреннән кинәт китап шкафы янына килеп, Толстойнын "Анна Кареннна"сын алды, арткы битен ачып, һич тоткарлыксыз, әйтерсен лә ул бөтен текстны алдан әзерләп куйган—укып китте.. И с х а к ы й. “Черсз месяц Алексей Александрович остался один с сы- ном на своей квартирс, а Анна с Врон- ским уехала за границу, не получив раз- вода и решительно отказавшись от него ’’ Ана кеше үз баласын, баланын атасын ташлап качты Үз баласыннан баш тарткан хатынны мин беркайчан ла аңлый алмаячакмын. Н ә ф и с ә . Ул бит Вронскийны ярата! Ул аннан башка яши алмый И с х а к ы й. Бозыклар калканы. Нәфисә туташ! Бала анасын яратмый идемени7 Карснин Аннаны сөйми идемени? Анна үзен һәм Вронскийны бәхетле итте Ике кешене—ирен һәм баласын бәхетсез итте С у ф и я . Толстой Аннанын фаҗигасен күрсәтә. И с х а к ы й Суфия ханым, сезнсн матур кызыгыз бар. Сез хәзер берәр килмешәк барчукка гашыйк булып, ирегезне. кызыгызны ташлап качар идегезме? С у ф и я . Гаяз әфәнде. Толстой: Анна Каренина кебек булыгыз, дип аны үрнәк итми бит Анын фаҗигасен күрсәтә И с х а к ы й Аклый ул аны—Толстой! С у ф и я Минемчә, сез Толстой- ның бөек язучы булуын кичерә алмыйсыз, Гаяз әфәнде. Аннан сез көнләшәсез. Сез үзегезне “Мин татарнын Толстос" дип игълан итмәкче буласыз, күрәм И с х а к ы й (келә). Толстой белән мине чагыштырырга ярамый. Суфия ханым. Толстойнын анын эш башка Анын урыс халкына ирек даулап, лин иреге, тел иреге, йола иреге яулап зинданнарда утырасы юк Яшерен корылтайлар оештырып, һәр идән тактасы шыгырдаган саен бу шпик түгелме дип тын алырга да шүрләп ятасы юк. Телемне бетерәләр, мәктәпләремне, мәдрәсәләремне туздыралар, талыйлар, мәчетләремне кыралар, муллаларымны каторгага аткаралар, одау-олау төяп алып чыгып тарих китапларыбызны, халык әсәрләрен яндыралар, дип кайгырасы юк Ул бары тик иҗат белән мәшгуль Без төрмәдә туганбыз, төрмәдә иҗат итәбез. Безем бөтен чабалаиуларымыз милләтебезне йота торган балыктан коткарып калу өчендер. Менә сез аә. ханым әфәнде, үз "Ясная поляна"гызда ятасыз, языгыз сез дә Толстой кебек Сезгә яна сауган сөт китерә татар крәстиянс. сезгә бүген суйган мал ите ки герә, ашата, татар мескеннәре Се1дә граф, генерал, сез дә Толстой. Мин бары тик татар милләтенең инкыйраэын тоткарларга алынган әдип кенә С у ф и я Укыдык без сезнсн ул әсәрегезне Сез татар халкынын тәкъдирен алдан әйтеп бирүче оракул, әүлия булып күренергә, татар халкынын бердәнбер милли каһарманы булырга дәгъва кыласыз. И с х а к ы й. Сез бик тә төгәл аңлагансыз мине. Суфия ханым. Мин дәгъва кылсам да. кылмасам да, мин инде милләтебезнең каһарманы урынында. Сез тиздән, ун-егерме елдан мин әйткәннәрнең хак икәнен анларсыз Ләкин сон булыр Инкыйраз иңде сезнең нәселне кискән. Сезнен тамырны гына түгел, бөтен милләтнең тамырын кисү ихтималияте маңгаебызда. С у ф и я Кем кисә, кем милләтне инкыйразга илтә, әфәндем7 Милләт үзүзеннән кача. Үз теләге белән рус-европа культурасына тартыла. Үз теленнән үзе кимсенә. Чөнки анын культурасының тарту көче зәгыйфь. И с х а к ы й. Милләт шундый шартларга куелган Кешене үзе асылынып үләр дәрәҗәгә җиткезәләр дә, ул үз ихтыяры белән дөньядан китте, дип акланалар Мәрхүмне үз ихтыяры белән китәргә мәҗбүр иттеләр Бу—саф сафсата, демагогия, ханым Бу сафсата шовинистлар, бетәргә йөз тотканнар өчен бик җайлы шәй Менә сезнен гаиләне алыйк. Урыс армиясенен татар генералы Атаклы Тәфкил бәктән килгән нәсел Сезнен гаиләдә генә дә инкыйраз үзе чәчәк ата. Сезне, атаклы Шаһбазгәрәй Әхмәров кебек затлы мәгърифәтчебезнең кызы, югары белем алган кызы утар саклап ята һәм анын үз кызы Динәрә дә татарча белми кебек Тагын бәбәегез булырга тора Аларнын балалары татар булып үсәр, дип кем кистереп әйтә ала7 Сез балагыз белән урысча сөйләшәсез Татар китаплары күрмим китапханәгездә. урыс, француз китаплары Бала Ана телендә укый алмый икән, сөйләм телен белсә дә. ул тулы канлы татар кешесе була алмый Мәгърифәт—азатлык юлындагы беренче адым! Ана сөте белән ачылмаса, баланын теле башка тел белән ачылачак Ханнар заманасыннан килгән дүрт затлы нәсел: Азкиннар, Әхмәровлар, Тәфкилевләр. Шәехгалиләрнең токымы тө - кән - дс! Бетте күз алдында' Ике йөз елга да җитмәячәк татарнын гомере, әгәр шушылай барса' З а һ и д ә х а н ы м Мәжлсс таралды. Барысынын да борыннары салынкы. күнегләре төшенке иде Гаяз әфәнде бакчага чыгып китте Озак күренмәде ул Әллә ничек булды шунда. Мин аны эзләп киттем З а һ и д ә т у т а ш . Гаяз әфәнде урман кырында, басуда жир сукалап азапланучы кешеләргә карап тора иде. Ни уйлый иде икән ул? Белмим. Крәстияннең авыр тормышы турындамы? Әле генә булып узган бәхәсләр турында уйлый идеме? Мин ерактан тамак кырдым Эһем-эһем Сез борчылмагыз, Гаяз абый. Суфия апам тиз оныта ул Инкыйраз турында сез дөресен әйттегез Сез шул турыда уйлый идегезме, кичерегез. И с х а к ы й- Юк, туташ Мин кызым турында уйлый идем. З а һ и д ә т у т а ш . Кызыгыз турында? Ә ул кайда сон?. Гаяз Исха- кыи кызы Сәгадәтнең туган авылында яшәве, төрмәләрдән-төрмәләргә йөри- йөри сирәк күрешүләре, кызын тәрбияләргә вакыты булмавы турында сөйләде Ул бик житди иде. Хәтта монсу да иде кебек. Шул көннән сон без, төшке аштан сон гел бакчадагы агачлар арасында икәү генә йөри башладык Күрешкән саен сәер хисләр били мине. Бу кешенең оригинальлеге мина бик тә охшый иде. Моңарчы: какшамас хакыйкать, дип уйланылган төшенчәләргә башка яктан каравы мине аңа этәрә иде. Шул ук вакытгга анын үзеннән читкә куа торган, синең фикеренне инкарь итеп, бары тик үзенеке генә дөрес, дигән шикелле катгыян әйтеп, мишәрләргә хас турыдан яруы белән күңелгә ятып бетми торган катлаулы шәхес иде ул Гаяз әзи Әйе. бу кеше яхшы күңелле зат, әйе, бу кеше каһарман, бу кеше оригиналь фикерли торган, укымышлы, талантлы шәхес Ләкин анын белән еш очрашу, озак сөйләшү сине ардыра. Аннан тизрәк котыласы, качасы, ял итәсе килә башлый Бераз вакыт күрешмичә торсан, тагын ана тартыласың Безнен бик еш нкәүдән-икәү генә урманда йөрүебезгә Суфия апамнын эче поша башлады. С у ф и я . Әллә шуңа гашыйк булдынмы, тиле кызый? З а һ и д ә т у т а ш (үртәп). Нигә, тәтәм9 Гашыйк булмаслыкмыни ул? Бик оригинальный әзи. С у ф и я . Шашкан! Син сабый гына әле. З а һ и д ә т у т а ш Уналты яшьлек сабый буламыни, апам? Су ф и я. Арттырма! Сина унбиш кенә әле. З а һ и д ә т у т а ш Тынычлан, тәтәм, минем баш алай гына югалмас. Анын алты яшьлек кызы бар. Аннан сон анын игътибары миндә түгел, тәтәм Сара апамда! С у ф и я . Анысын каян алдың тагын, тилергән кызый? З а һ и д ә т у т а ш . Интуиция, күңел сиземләве. С у ф и я . Саранын тимер йөрәген ватып керергә Гаяз абзаннын көче җитмәс! Бала өстенә, тол иргә барырга Саранын башына тай типмәгән. З а һ и д ә т у т а ш . Сара апама егерме жиде яшь, сайлана торгач, карт кыз булып утырып калды инде ул. Гаяз абзыйга утыз ачты бугай, апама егерме жиде, суйган да каплаган. Балалы толга бармыйча, кемгә барсын? Вакыт узган, тәтәм. С у ф и я . Син инде барысын да чутлап куйгансын, кызый. З а һ и д ә т у т а ш Көннәрдән бер көнне Гаяз әфәнде ялгызы гына йөреп, кич белән, карангы төшкәч кенә ахшам ашына кайтты Анын иртәгә иртәнге пароходка өлгерәсе бар иде. Ул кичне без йокламадык. Гаяз әфәнде дә йокламады. Анын кыяфәте басынкы, сагышлы иде. Әллә ул генерал гаиләсенә алып килгән бимазалы, гаугалы бәхәсләре өчен борчыламы? Әллә аны башка берәр нәрсә бимазалый идеме9 Белмим Әмма кичке табын янында үз гаебен юарга теләгәндәй, ул сагышлы гына елмаеп, сүз башлады. И с х а к ы й. Заһидә туташ дөнья әдәбияты, урыс әдәбияты мөгаъчимәсе булырга җыена Бик хуп. Мин. чыннан да, бу эшегезне мактыйм. Сез чыннан да урыс әдәбиятына гашыйк туташ. Сез яхшы мөгаллимә, яхшы артистка булырсыз. Урыс әдәбиятынын шаһ әсәрләрен татарчага тәрҗемә итәргә кирәк Әлбәттә, минем алда сөиләгәннәремне сез кабул итә аласыз, кабул итмәскә дә ханчысыз. Сүз юк. урыс әдәбияты зур. бай әдәбият, андый бай әдәбият ниндидер тәнкыйтьтән генә кечерәймәс Ләкин һәр укыган әсәр турында синен үз фикерен булырга тиеш Өстән, рәсми тәнкыйть тарафыннан ирексезләп тагылган фикер түгел. Кечкенә булса да—үз фикерен. Фикерегезне катгыян канун итеп куймасагыз да, үз шәрехегезне бәян игәр дәрәҗәдә мәгълүматка ия булыш кирәк, ханымнар, әфәнделәр. Алыйк Гогольнең “Ревизор”ын. Заһидә туташ, сез ничек уйлыйсыз, нәрсә ул “Ревизор”? З а һ и л ә т у т а ш Ачуым ише! Гимназиядә Гогольне миннән нык белгән кеше юк иде Алтын медальле әдәбият белгечен башлангыч сыйныф баласы дип белдеме? Миннән имтихан ала, имеш Дәшмәдем И с х а к ы й. Суфия ханым, сез ни уйлыйсыз •'Ревизор" турында0 С у ф и я (кыланып) "Великая сатира на царскую дсйствительность. Сатира на самого Николая Первого Друг Гсрцена Сазонов говорил. что героем "Ревизор"а являстся никто иной. как Николай, преврашенный в мелкого чи- новника. Гоголь творил суд нал Нико- лаевским режимом!" Во' Госэкзамсн бирдек! Барысы да, Исхакый ла рәхәт көлә. Исхакый кинәт җитдиләнә. И с х а к ы й Браво! Афәрин' Суфия ханым! Хрестоматияләрнен барысында да шулай язылган Гогольнен батырлыгы—Николай патшаны сатира утына тотуда, диләр гасырлар буена Имеш, пьесада бер генә уңай каһарман да юк, барысы да тискәре, әхлаксыз, ришвәтче һәм башкалар Әйе, бу сүзләрне язып калдырган галимнәр, тарихчылар хаклы да кебек. Әмма әйдәгез әле бераз гына уйлап багыйк сана, хормәтлс госиода- лар! Нишләп әле пьесада уңай персонажлар булмасын0 (Тынлык.) Кем ул яки кемнәр алар унай персонажлар'’ Б а р ы с ы д а Андый персонажлар әсәрдә юк! И с х а к ы й (мохитне кулга алган, җийгән кыяфәттә) Тарих укытучысы унай каһарман түгелмени? . Ә’’ Ул талантлы укытучы түгелмени? Ә9 Үл үз фәнен белеп, сөеп, балаларга хакыйкатьне яхшылап аңлатырга теләмимени? Ә? Н ә ф и с ө. Нинди тарих укытучысы? X а н и ф ә."Ревизор"да андый кеше юк. С у ф и я Бар. ләкин ул сәхнәгә чыкмый И с х а к ы й Чыкмасын' Яхшы, талантлы укытучы шул мохнтнен бер кисеге түгелмени? Аның образы городни- чий сөйләвендә сәхнәгә унай образ булып килеп чыга Димәк, шул черегән мохитта дә саф күнелле кеше яши Ул тарих фәнендәге гаделсеэяеюгергә түзеп тора алмый, кафедрасыннан чыгып, урынлыкны дөмбердәтеп, ялган тарихчыларга нәгьрә ора. гаделлек өчен көрәшә. Менә сезгә бер унай каһарман, господалар! Городничий—Антон Актоныч Сквозник-Дмухановский да мотлак тискәре образ түгел, жәмәгатъ. Анын ла бит яхшы кешеләргә хас яклары бар Әйе. әйе. беркая яшереп булмый анын кешелекле якларын Әйтик, ул еш кына мәктәпләргә барып, уку-укыту эшләрен тикшереп йөри икән Дәресләргә кереп утыргалый Мәктәп жнһахлары турында ла кайгырта Кайсы шәһәр башлыгынын дәресләргә кереп утырырга вакыт тапканы бар9 Бу ла городничийнын унай яклары Дөрес, ул озак еллар утыруы аркасында мүкләнгән, симергән, гамьсеэләнгән. ришвәткә баткан Суфия ханым чәй яңарттырмассызмы9 Тамак кипте (Чәй китерү белән чәшгуль- лек) “Ревкэор"ны менә шушы тарафтан берәү дә сезгә анлатып бирмәс, әфәнделәр Бу әсәрне дөньяда өч кенә кеше шушылай анлата алган булыр иле Аларнын икесе инде күптән мәрхүм Мин әле исән, шөкер Моннан сон инде сез дә шушылай анлата алырсыз, шәт Госпожа присяжные' Мәҗлесебезнең ин югаргы нокта-и назарына килеп җиттек "Ревизор"ны. әлбәттә, һич шик юк ки. патша хәзрәтләре Беренче Николай укып чыккан Укып чыккан, сәхнәгә куюны тыймаган Үзеннән көлгән әсәрнсн премьерасына тәхет варисын - улын ияртеп килгән Галерка тулы студентлар Балконнар тулы урта чиновниклар, партер тулы югары даирәләр Ул монокльләр, ул бинокльләр, ялт та йолт Чышы-пышы киләләр Имеш, авторны. Никалай Васильевичны патша хәзрәтләреннән каһкаһә белән көлгәне өчен, бүген үк. спектакльдән сон Себергә. каторгага алып китәчәкләр икән Бельэтажда Гогольнен дуслары— Пушкиннар. Мусиннар. Огаревлар. Стасовлар Партер тулы Гогольнен дошманнары Булгариннар, Вигелыәр утыра Сәхнәгә керә торган арткы ишек янында. храмда кара киемле жандармнары белән кара карета тора Ул карета дәүләткүдәм ага җинаятьче Гогольне Әби патша юлы белән Себергә алып китәчәк Керә алмый калганнар, билет табалма- ганнлр шул карета ягына тупланганнар Спектакльне карап булмаса. ангорын алып киткәнне карап калырга исәпләре Спектакль башлана Спектакль бетә Залда кара тынлык урнаша. Сәхнәдә артистлар катырып куйган мумияләр шикелле, төрлесе төрле позада баскан. Залда тамашачы тораташ булып каткан. Нишләргә кирәк икәнен берсе дә белми. Кул чабаргамы, әллә сызгырыргамы, әллә “долой” дип кычкырыргамы? Хәтта ни кыю галерка да, студентлар да хәрәкәтсез утыра. Әле яңа гына сәхнәдә Русиянен ришвәтчеләре, әхлаксыз чиновниклары, Русиянен моделе булган “И” шәһәрендәге казна акчасын талаучылар турында спектакль уйналды. Залдагы чиновникларның күбесе үзен таныган. Барысы да Николай патшага текәлгән. Шушы сатирадан, мыскыллардан сон патша нишләр? Николай патша сәхнәгә баккан килеш тик утыра. Шуннан сон ул ак бармакчалар кигән кулы белән учына чабып —Браво, Гоголь! Брависсимо, ди. Шуны гына көтеп торган куштаннар, патшаның әнчекләре, ишетелер-ишетелмәс әйтелгән сүзне куәтләндереп, бөтен залга кычкыралар. Браво, Гоголь. брависсимо! Аларга галерка, балконнар, бельэтаж, партер кушыла. Барча халык аягурә басып уңышны алкышлый. Гогольне алып китәргә әзер торган кара карета эшсез кала. Халык актерларны, драматургны котларга сәхнәгә ыргыла, чәчәкләргә күмә Әфәнделәр, ханымнар! Николай патша ни өчен “Ревизор”га кул чапкан? Ни өчен ул үз системасын әче сатирага тоткан Гогольне алкышлаган?. Чөнки Николай патша укымышлы кеше була. Ул сәнгатьне залда утыручы барча кешедән дә тирән аңлый торган шәхес булган. Гоголь үзе генә аңлаган кинаяне, әсәрнен тел төбен бер Николай патша аклаган. Әгәр дә ул шул табышмакның җавабын тапмаган булса, пьесаны куй- дыртмас иде, куйдыртса да тыяр иде. Гогольне Себергә сөрер иде. Ашаган, чөнки Николай Васильевич Гоголь үзенең “Ревизоры” белән Николай патшаның гадел патша булуына мәдхия җырлый! З а һ и д ә т у т а ш . Без могҗиза ясаучы, күз буучы, оста фокусник концертында утырган кебек булдык. Чыннан да, кунак бүлмәсендәге кешеләр сәнгатьне тирән белүче, тирән аңлаучы дворяннар иде. Мин дә дөнья әдәбияты буенча белгечлек дипломы алырга җыена торган туташ. Гаяз әфәнде бөтен мәсьәләләргә безнеңчә карамый, анын карашы, анын күрү сәләте безнекенә охшамаган. Ул көзгенең теге ягында йөри. Без аны көзгенең тискәре ягында йөри дип уйлыйбыз, баксаң, үзебез тискәре якта түгелме? Без фокусны карадык та шаккаттык Инде хәзер фокусның серен беләсебез килә. И с х а к ы й. Хлестаков бит ялган ревизор. Ана ришвәт бирәләр, ул ала. ана хатын тәкъдим итәләр, ул аны да ала Ә чын ревизор килә калса, боларнын эш харап. Аларнын өстенә бомба төшәчәк Икенчесе, чын ревизор, Николай патша гаделлек урнаштырырга җибәргән ревизор ришвәткә сатылмаячак. Ул городничий йортында кунак булып ятмаячак. Ришвәтчеләргә Николай патшаның кылычыннан котылу юк. Жандарм кереп әйтә ич: “Приехавший по имен- ному повелению царя из Петербурга чиновник требует вас сей же час к себе Он остановился в гостинице”,—дип. барысының ушын ала. Менә шуннан сон катнашучыларның барысын да яшен суга. Николай патшаның гаделлек яшене! Николай Гогольне түгел, үзен алкышлаган! Ат караучы керә. Ат к а р а у ч ы . Әфәнделәр, атлар җигүле! С у ф и я . Нәрсәләрне ташый торыгыз! И с х а к ы й. Суфия ханым, барыгызга да күп-күп рәхмәтләрем (Көлә) З а һ и д ә т у т а ш . Безне тораташ итеп катырды да, үзе көлә! И с х а к ы й. Китәр алдыннан серне чишим инде, бүленеп калмасын Әфәнделәр, мин сезнең алда шамакайландым. Фәлсәфә куерттым. Минем халкымны фикерләргә өйрәтәсем килә Шуңа күрә чарасызлыктан үзем килешмәгән нәрсәләр турында сөйләнгән булам. Каршы төшегез, бәхәстә ачыла хакыйкать Шөпшә оясына таяк тыгып болгау, дип атала бу номер Ә Толстой- ны мин бик хөрмәт итәм. Яратам хәтта. Мин анын ике бөек әсәре өчен җанымны фида кылырга да риза. “Хаҗи Морат” белән “После бала" хикәясе өчен. Нинди олы язучы ул Лев Николаевич Толстой! Чечняны, Кавказны яулап алучы урыс гаскәренең офицеры була торып, милли азатлык өчен көрәшүче татарларга, чеченнәргә нинди соклану белән яза ул. Аларны кимсетә торган ярты кәлимә сүз дә кулланмый. “После бала”сы да татарларны яклап язылган әсәр бит Армия полковнигының шәрә татарнын сыртын шпицрутеннар белән чиләндереп кыйнатканын күреп, (бу кыйналудан сон татар кешесенен исән калуы икеле!) урыс егете Иван Васильевичның полковникның кызына бөреләнгән мәхәббәте сүрелеп, полковникка нәфрәт булып әверелә Бөек әдипләр беркайчан да урыс булмаган халыкларны рәнҗетмиләр Рәхмәт Лев Толстойга Жюль Верн "Сиксән мен чакрым су астында” китабында христианнар тарафыннан халкы кол ителгән, шул халыкның вәкиле капитан Нсмо— һиндлы бит Халкынын гаделсезгә кырылганы өчен Немо ак тәнлеләрдән үч ала. Жюль Верн христианнарны башка диндәге халыкларга миһербанлы булырга чакыра Бөек язучы. Проспер Мсримс “Кармен” әсәрендә чегән хатыны белән аз санлы баск егетенен язмышы өчен борчыла. Испаннар-христианнар алар- ны кешегә дә санамый Меримс үэснен үлмәс шедевры белән христиан булма- ганнарны яклап чыга. Шул түгелме интернациональлек. әфәнделәр'* Русиянсн төп халкыннан да мин шуны ук өмет итәм. Н ә ф и с ә . Гаяз әфәнде, ә инкый- разны туктату юлларын сез әйтмәдегез. И с х а к ы й. Татар милләтенен үз кабыгына гына бикләнеп, кадимчә яшә- вен мин хупламыйм Бу киречеллек, ягъни консерваторлык булыр иде. Европага тиңләшәм, дип, йолаларны ташлап, телне мыскыл итеп, ажгырып урыслашуга женем белән каршы Ул милләтнең тәмам бетүенә кигерер Димәк, урталыкны сайларга кирәк Шунын өчен жәдитчелекне башладык Урталыкны тотарга форсат булмаганда, тулысы белән йотылуга караганда, мин алга китмичә. хәтта артта калып, милләтне берботсн итеп саклар идем Узар вакытлар, халык исән булса, артта калганлыкны бетереп булыр Озакламый татар кимсетеп карый торган халыклар татарны куып җигеп. узып китәчәк Чөнки алар артта калып, үзләренең берботенлеген саклап калачаклар Н ә ф и с ә Кайсы халыклар инде алар татарны узып китүче? И с х а к ы й. Чуаш. казакъ, төрекмән, башкорт Килер форсат, алар алга китәр, ул вакытта тагар артта калыр Н ә ф и с ә. Булуы мөмкин түгел. Чуаш белән казакъмы татарны узып китәчәк халыклар? Б\ кеше ышанмаслык сүз. Гаяз әфәнде' И с х а к ы й. Ышанырсыз әле. Хакыйкать алдына китереп бастырсалар С у ф и я . Китабыгыз өчен күп рәхмәтләр, Гаяз әфәнде И с х а к ы й. Суфия ханым. Заһидә туташ, сезнен урыныгыз сәхнәдә, кайтыгыз Казанга Барысы да китәргә җыена. Заһидә туташ алга чыга. Артта шау-шу. хушлашу. З а һ и д ә т у т а ш Тан атып беткән Мин әле һаман сихердән айный алмый торам. Гаяз әфәнде тапшырган шулкадәр мәгълүматны баш тиз генә пешереп бетерә ачмас Нинди сәбәпләр белән чуаш алга китәр, казакъ татарны узар1 Казакъ далаларында татар мулдәкачәре казакъларга хәреф өйрәтә. Урта Азиясендә татарлар башка халыкларга кино, театр оештырып йөри Ничек итеп ачар татарны уза алыр икән1 Мин анламыйм Шулай да Гаяз Исхакыйнын олы жинүс иле бу Хушлашканда ул минем ку лымны кысты, елмайды, бимазалар китергәне өчен гафу сорау кебек иде анын елмаюы Шул чагында ул мина бөтен инсаниятне сөюче Хозыр Ильяс кебек күренде Нәфисә, Ханифә—өчәү аны пристаньга озата төштек. Пароход кычкыртты. И с х а к ы й. Бәхил булыгыз, туташлар! (Пароходка сикерә ) К а р а Ш ә ү л ә (пәйда була). Стой' Туктатыгыз пароходны' З а һ и д ә т у т а ш . Пароход сузып кычкыртты. Чулман өстенә сагыш моны таралды. К а р а Ш ә ү л ә (яр астыннан менә> Утыра алмый калдым, начәт Н ә ф и с ә . Бу нинди сурәт тагын1 Х а н и ф ә Исхакый артыннан тагылган койрык К а р а Ш ә ү л ә Извоэчик' Н ә ф и с ә Хәзер килер навозчик' К а р а Ш ә ү л ә . Навозчик димим, извоэчик, дим. кызыкай З а һ и д ә т у т а ш Чуаш. казакъ, башкорт халыклары ничек итеп татар милләтен куып җитеп, узып китәчәк икән ул? Аңлый алмыйм К а р а Ш ә ү л ә Минем ат белән пароходны куып җиткәнем кебек З а һ и д ә т у т а ш . Ничек. Кара Шәүлә? К а р а Ш ә ү л ә Татар мңгчәгснсн үсешен тыеп, тегеләрнең узыш атын алга чыгарып. Татар торып тора, тегеләре куып житә лә узып та китә. Уравнилов- ка дип атала ул. Извозчик! Атларынны яндырганчы ку' Атабугада куып жит әнә теге "Меркурий" пароходын Акчасыннан тормам1 (Извозчшаса китеп барышлый ) Туташ-әфәнде, мин Кара Шәүлә түгел! Кара Шевлинский Ягъни, моннан түбән "карать, каратель" сүзеннән чыккан "Кара" басымы белән әйтегез минем исемемне. Әйдә, ку атларынны! (Китә) 3 а һ и д ә х а н ы м . Еллар узды. Тутыз елдан сон, мин ачлык елда Ташкентта Гаяз Исхакыйнын бердәнбер сөекле кызы Сәгадәткә дә мөгаллимә булдым. Исхакый ул вакытта читкә киткән иде инде. Сәгадәтне дә яшертен юллар белән Төркиягә юлладылар. Исхакыйны кабат күрү мина насыйп булмады. Ул чит илдән кайтмады. Тагын еллар узды. Гомер үтте. Ләкин Исхакыйнын йөзе һаман күз алдымнан, сүзе колагымнан китми. Гомерем буе мин "Гроза", “Анна Каренина”, “Ревизор", "Хажи Мурат" “После бала” “Кармен" кебек әсәрләрне шәкертләремә аңлаттым. Ярамаганда Исхакый исемен әйтмичә генә, бер татар әдибе дип, шул фикерләрне әйтеп уза торган идем. Генерал утарына ул гүдәйт итеп кенә килмәгән иде, әлбәттә. Анын максаты татарларның вәзгыятен өйрәнү, икенче максаты Суфия тәтәмне театрга кайтару, өченчесе инде күнел эше, Гаяз абый, мина калса, Сара апамны туры китерергә өметләнеп килгән иде. Әлбәттә, балалы тол иргә Сара тәтәм карар идеме, юкмы икән, белмим, әмма Гаяз Исхакый белән Сара тәтәм еш очрашкан булсалар, тормыш, бәлки, башка юлдан киткән булыр иле Янә гаилә рәсеме тәртибеңдә утыралар. Маһипәрваз, бәләкәй Аскәр, Суфия юк. Сәхнәдә Ильяс, Йосыф, Даут, Сара. Заһидә туташ, Заһидә ханым. Кара Шәүлә. З а һ и д ә х а н ы м . Беләсезме, дускайларым! Мин сезгә хәзер беркем дә белми торган сер әитәм. Хәзер ярый торгандыр инде. Вакыйгада катнашучыларның барысы гүр иясе булды. Ул вакыттагы татарлар арасында Сара аламнын игътибарын жәлеп итәрлек ике генә кеше бар иде Берсе—Гаяз Исхакый. Икенчесе—Фатих Әмирхан С а р а . Дөрес, сеңлем Заһидә. Гаяз төрмәдән төрмәгә йөрде Мине түгел, үз баласын багарга да жае булмады Ммн сизә идем, белә идем: Гаяз Исхакый мина битараф түгел' Ләкин ул минем кешем түгел иде Белә идем, сизенә идем, Фатих Әмирхан да мине эзли иде мине очратырга тырыша иде Миңа зур өметләр илә бага иде Петербургта торган чагында, хәтерлисеңме, Заһидә, безгә Фатих әфәнде Әмирхан еш килә иде З а һ и д ә х а н ы м Хәтерлим, тәтәм. Гажәеп чибәр кеше иде ул Фатих абый Өйгә килеп керүгә үк ул мине ике терсәгемнән тотып һавага күтәрә иде Мин чиный идем Куркып түгел, рәхәтлектән, биеклектән ләззәт алганга чиный идем. Сара. Чын затлы сөяк Фатих Әмирхан! Мин аны сайлаган идем. З а һ и д ә т у т а ш . Түшәмгә күтәреп озак тота иде ул мине. Мин ана өстән карыйм. Шунысына мин гажәпләнеп туймый идем, апам Фатих абыйнын якасы һәрвакыт ап-ак була иде Мина калса, ул синен янга керле яка белән килә дә алмас иде. С а р а . Гажәеп шәхес иде ул Фатих Әмирхан. З а һ и д ә т у т а ш . Могҗизасы алда әле, апам: Фатих абый мина астан карый Анын зу-ур күзләре кап-кара бәбәкле иде, күз аклары искиткеч ак, хәтта бераз зәңгәрләнеп тә тора иде. С а р а Анын күз аклары шулай зәнгәрсу-ак икәнен мин генә күрә идем кебек. Син, кызый, кайдан аларны беләсең? Сина ничә яшь иде ул вакытта? З а һ и д ә т у т а ш . Сигез. С а р а . Сигез яшьтән ир-егетләргә шундый җентекле игътибар сина каян килгән? Син миннән иртәрәк кияүгә чыгарсын, ахрысы. З а һ и д ә т у т а ш . Сара апам, мин күп нәстәләрне сизә идем. Син Фатих Әмирханны эчтән генә ярата илен. С а р а . Бәлки З а һ и д ә т у т а ш . Бәлки түгел Син аны ярата иден 1907 елда, ике елдан сон, Фатих абый күтәрәмгә калгач, синен атналар буе сөйләшмичә йөргәнеңне бер мин белә идем. Син көчле шәхес, син бу күнелсеэлекне таз жинден. С а р а . Тиз җиңдем. Ике аягы тан йөрми торган кеше белән мин язмышымны бәйли алмый идем бит инде. З а һ и д ә т у т а ш . М и н синс һич тә гаепләмим, апам. С а р а . Әмма мин инде ике затлы кешедән коры калгач, үз җаемны узем карадым Шулай да мин тагын җиде ел беркемгә дә карамадым Дөресен генә әйткәндә, мине ирләр кызыксындырмый да иде. З а һ и д ә т у т а ш Яшермә, апам. Питербургга чакта Шакир Мохәммәдъя- ров, Кәбир Бәкср кебек мәһабәт ир- егетләр синнән күз алмыйлар иде С а р а Шулай булды бугай шул Шакир әфәнде мәһабәт, акыллы егет иде З а һ и д ә т у т а ш . Тукайны Петербургта докторга күрсәтүне оештырган кеше Шакир Мохәммәдъяров бит С а р а Ләкин ул салкын карашлы иде. Ә менә Кәбир Бәкер—анысы башка. Кәбирнен эчке нуры бар идс аның. Ләкин ул да минем өчен яралтылмаган иде Бер урында озак утыра алмый идс ул. Аны күп төрле сәләте бер урыннан икенчесенә куып йөрстә идс Ә мина салмак, сабыр, утрак тормышлы ир кирәк иде. Тагарлар арасында андый ир тапмадым. Сеңлем, шайтан ботын сындырган заманда аларнын язмышы ни булып бетте? З а һ и д ә х а н ы м Шакир Мохәммәдъяров Урта Азиягә качып котылды 1967 елда шунда вафат булды. Кәбир Бәкернсн күп тапкырлар малын таладылар, тормәләрдә утырып, сөргеннәрдә булып, атарга хөкем ителеп йөри торгач, 1944 елда Самарада үз түшәгенә ятып вафаг булды. С а р а ИсхакыЙ'.’ З а һ и д ә х а н ы м 1954 елда Анкарада—чит илдә, горбәггә вафат С а р а Менә күрденме инде? Огәр лә мин шуларнын бсрәрсенә кияүгә чыккан булсам, ни булыр иде? Мина төпле, сабыр ир кирәк иде. З а һ и д ә х а н ы м . Син католиклар сектасына язылдын. С а р а Син каян беләсең’ 3 а һ и д ә х а н ы м Мин бит очлы күз. З а һ и д ә т у т а ш Мин бит өйдә хатын-кызлар арасында үсмәдем. Олы апаларым кайсы кая китеп таралды Кияүгә чыктылар, тат калдылар Мин абыйларым янында үстем. Ихтимал, бу минем холкымда да чагыла торгандыр Синсн сыман, мин артык сентименталь бу Iмалым Ойткән сүземне җиренә җит кезеи үтәмәсәм. мин йоклый алмый идем. Нәкъ синен кебек Ни кыен чакларда да кешегә бурычка кермәдем Бу — минем абыйларымның тәрбиясе. Кешеләргә ярдәмгә атлыгып торсалар да. абыйларым беркайчан ла кеше бусагасына барып егылмадылар, горур будды- лар. Горурлык миндә барыгы зга да җитәрлек. Олы абыем Ильяс 1887 елда туган Беренче ир баланы атам-анам сөенеп каршы алганнар. Статский совет- никнын утлы буларак, аны юнксрский- га бирәләр Бә-әк мәһабәт гәүдәле. шәм кебек төз (Ильяс мәһабәт юнкер булып жанлана ) Ие. яманлыкнын күзенә баса-баса. алга барыр өчен бәхетле җәмгыять-гаилә корылган иле агам-анам тарафыннан Ләкин Шаһбазгәрәй токымы өстендә әллә нинди кара шәүлә пайда булды. Ильяс абыемнын бөтен мөмкинлекләре бар иле Ләкин ул юнкерский- ны бетереп тә. институттан институтка күчеп йөреп тә олы шәхес була алмады Ниндидер авыр уй бар идс анын башында. Жәмгыятьтәге еш үзгәрешләрне ул бик авыр кичерә идс Шуна күрә, күпме кыстасалар да ул өйләнмәде Ана ияреп аракы керде өйгә Ул гүләүле хатыннар янында үзенә ямь табарга тырышгы Аннан да бизде. Менә шул вакытта 1914 елгы сугыш башланды Сугыш башланганны ишеткәч. Ильяс абыемнын йөзе яктырып китте Сугыш башланганга шатландымы ул? Белмим, ул ин беренчел әрдән булып фронтка китте И л ь я с Шатланмадым мин сугышка Ниһаять, рухи буталыштан котылыр очен алгы сызыкка киттем Атака артыннан атакаларга күтәрелдем, минем сугыш кырынла батырларча һәлак буласым килде Мин тормышның мәгънәсен тапмадым Шуна күрә, гаилә кормадым, мәгънәсез тормышка, интегергә балалар үрчетәсем килмәде Үземә үзем кул салырга уйладым. Ләкин мин ул эшне башкара алмадым Бер юл иде минем котылышка—сугышта һәлак булу Сугышмын ин кайнаган җирләренә үзем атылып керә идем Үлем теләгәннән үлем кача Үлемнән качып, окоггта ятканнарны үлем ядрәсе ЭЗЛӘП таба иде (Кара Шә) лә чыга Бөркәвечен күгәрә Өч гапкыр аткан тавыш ишетелә Ильяс күкрәген тотып катып кала Шә)тә китә.) Өч тапкыр каты яраланып га мин исән калдым Госпитальдан терелем чыкканыма мин шатланмадым Анам йортына имгәк булып кайттым Имгәк бу .тунын ни икәнен мин шунда акладым Тол хатын тапкан малны имеп яту, бер файда китерә алмыйча, хатын кеше казынып-казанып тапканны ашап яту икән ул имгәк булу, Х ә д и ч ә Юкны сөйләмә, Ильяс!.. Син миңа имгәк түгел. Газиз балам син минем Соңгысын сатып булса да мин сине ташламам. З а һ и д ә х а н ы м . Ташламады аны әни Ильяс абыйны аякка бастырырга бөтен көчен сарыф итте. Ильяс абыем аякка басты Янә чибәрләнде (Ильяс белән чибәр генә шансоньетка керә, алар артыннан Кара Шәүлә ияргән.) Ләкин абыем эчә башлады. Ильяс абый шул эчке мәҗлесләрендә утырганда Ожеговның төнге ресторанында шонсоньетка булып биюче Надежда Ивановнага бәйләнеп, анакайдан шуна өйләнергә фатиха сорады. Х ә д и ч ә . Нинди фатиха сезгә, оятсызларга? Мин улымны фәхешханәдә эшләүче маржалар өчен дип үстердеммени? И л ь я с . Анакаем, мин аннан башка яши алмыйм. Даруларга да акча күп кирәк. Син тапканны тотасым килми Миннән артта әнә ничәү бит балаларың. Кичер мине, анакаем. Фатихаңны теләп килдем яныңа! Х ә д и ч ә . Атаңның рухы ни әйтер? Ни йөзең белән син шушы кулдан кулга күчкән З а һ и д ә х а н ы м . Анакаем сүзен йомгаклый алмады, анын ярсулы ачуы күз яшьләре булып тышка чыкты. И л ь я с . Анакаем Х ә д и ч ә . Чыгып китегез! Кабат күземә күренмәгез! Син инде безнен нәсел кешесе түгел. Күземнән югалыгыз! Хәдичә чыгып китә. Бер кырда Надежда Ивановна елый. З а һ и д ә т у т а ш . Успокойтесь, Надежда Ивановна Ильяс абый, син дә бик бетерешмә. И л ь я с (анасы киткән якка) Анакаем, ичмасам, килеп йөрергә рөхсәт ит! Х ә д и ч ә т а в ы ш ы Рөхсәтем юк! З а һ и д ә т у т а ш . Чыннан да сез бүген анакайның күзенә күренмәсәгез әйбәтрәк булыр иде Шуннан сон бичара Ильяс абыем белән Надя Җиңгәм өйдән чыгып китте. Ильяс абый өйдән берни алмады Бары тик кырыну әсбапларын гына кесәсенә тыкты (Ильяс. Надежда алар артыннан Кара Шәүлә чыгып китә ) Шуннан сон анам аларнын икесен дә өйгә кертмәде. Анакаемнан яшереп кенә мин аларга барып йөри идем Берсендә анакаем мине тотты. Х ә д и ч ә . Һәр якшәмбе син кая болай качасын? Тагын тегеләр янынамы? З а һ и д ә . Анакаем, кызганыч бит алар. Х ә д и ч ә Торыр урыннары бармы9 Кайда торалар? З а һ и д ә . Алар Подлужныйда тора, кечкенә бер флигельдә. Х ә д и ч ә . Әнә, костюмын ала кит! З а һ и д ә . Рәхмәт, анакаем! Әйбәт хатын булды Надя җиңгәм абыем Ильяска. Анын яраларын бәйләүче дә, киендерүчесе дә, дарулар сатып алучысы да, анасы да, хатыны да иде ул абыемның. Балалары булмады Анакай исенә төшкән саен елый иде, аннан күз яшьләрен сөртеп, кырыс тавыш белән Х ә д и ч ә . Юк минем Ильяс исемле газиз улым, үлде минем өчен газиз балам. З а һ и д ә х а н ы м . Газиз бала! Газиз абыемны Надя жингәмне кара тәкъдир көткән икән, мәрхүмкәемне (Кара Шәүлә кызыл эчле бөркәвечен җәеп, артык тантана илә сәхнәне каплап, түрдән төшә.) Сугыш кына беткән иде, илне революция каплады. Юнкерларга, дворян токымнарына кара көннәр килде. Теткәләнеп беткән Ильяс абыемны—ватан өчен кан койган каһарманны да (Кара Шәүлә хәрәкәт ясый. Ильяс белән Надя егыла Бар да катып кала.) Мен үлемне кичкән, әжәлне үзе эзләп йөргән мәһабәт ир Ильяс Әхмәров яшисе килеп, савыгып килгәндә шулай һәлак булды. Аны, патша армиясе офицеры, суелып бетмәгән татар морзасы дип, кызыл иблисләр харап итте. Х ә д и ч ә . Иннә лилләһи вә иннә иләйһи рәжигун. З а һ и д ә т у т а ш . Авыр туфрагын җинел булсын, Ильяс абыем! Сәхнә түреннән Кара Шәүлә килә Ул музыкага, акрынайтылган кинокадр- лар кебек атлап, сәхнәне әйләнеп чыга да, бөркәвеч канатларын җилпеп чыгып китә. З а һ и д ә х а н ы м. Өч абыемнын өчесе тин сугышка китте. Ильяс абыем өч тапкыр каты яраланып, гарипләнеп кайтып, инде аякка бастым, дигәндә генә һәлак булды. Йосыф абыем сугыштан кайтмады Йосыф абыемны анакаем врачлыкка укытып чыгарган иде. Бик яхшы укып, яхшы врач булды ул. Шаршадыдагы генерал утарынын хуҗалык эшләре мөдиренең Нәфисә исемле бик чибәр кызы Йосыф абыема гашыйк иде. Йосыф абыем да аны бик ярата иде Алар өчен анакаем жан ата, сөенә иде. Ниһаять. бер улым саф мөселман кызына өйләнә, дип куана иде Йосыф белән Нәфисә жанлака. Х ә д и ч ә . Углым Йосыф' Атан сина тикмәгә генә пәйгамбәр исеме куштырмагандыр. Син чыннан да Йосыф кебек мәһабәт, һонәрен дә бик гуманная профессия Нәфисә кызым, сез бик пар килгәнсез. Мин сездән канәгать. Йосыфым Н ә ф и с ә . Йосыфыбыз' Х ә д и ч ә . Ис. Йосыфым. Йосыфыбыз орыштан исән-сау әйләнеп кайткач, иншалла. туй итәрбез. Ссзнен туегызга дип мин аерым мая саклыйм Ә хәзергә никах укытып китегез. Дөнья хәлен белеп булмый. Алла сакласын Йосыф белән Нәфисә янәшә басып, башларын аска иеп катып калалар Никах укыган тавыш ишетелә. Кара Шәүлә алар алдыннан узып китә Калганнар тарала. З а һ и д ә т у т а ш Йосыф абыем соекле Нәфисәсен, безне калдырып китеп барды Бу абыем чыннан да Йосыф пәйгамбәргә охшагандыр кебек иде Анын кешелекле булуы! Берәр гаделсезлек күрсә, чәчрәп чыгып, кыерсытылганны яклаучы да. ярдәм сорап килгәннәргә соңгысын чыгарып бирүче дә, анакайны изге итеп, ана наз илә багучы да Йосыф абыем иде. З а һ и д ә х а н ы м Анакаебыз Хәдичә кызлары арасыннан Сара апамны аеруча сөйсә, уллары арасыннан Йосыфны ныграк яраткандыр, дип уйлыйм Анакаебыз башкаларыбызга да гадел, әмма кырыс булды Тик Йосыф белән Сарага ул аеруча наз белән бага урысча әйтсәк, она их боготворила. обожестпляла. лелеяла З а һ и д ә т у т а ш Фронттан жан ошсткеч хәбәрләр килеп тора. Каты сугышлар бара Яралылар агыла. Үлем кәгазьләре ой саен кер,» Даут абыем да фронтта Шаһбазгәрәй йортынын өстендә Кара Шәүлә йөри Суык, ачлык, өметсезлек хөкем сөрә иде ШУ НД Ы Й шомлы кичләрнен берсендә Нәфисә киленебез йөгереп керә II ә ф и с ә. Заһидә туташ, ахирәтем, әйдә китгек фронтка Бәген курсистка лар фронтка языла. Без дә язылыйк Мин Йосыфымны эзләп табар өчен китәм. /Кыен, китгек фронтка! З а һ и д ә т у т а ш . Анда мин нишлим9 Н ә ф и с ә . Яралыларның жәрәхәтләрен бәйләрбез Абысн Йосыфны эхтәп табарбыз, аны сакларбыз. З а һ и д ә т у т а ш . Юк. Нәфисә, мин авыру Ильяс абыемны, ялгыз анамны ташлап, фронтка китә атмыйм. Н ә ф и с ә . Мин китәм! Анакаем, фатиханны бир. мин Йосыфымны эзләп табачакмын. Анын яныннан китмәячәкмен. Х ә д и ч ә . Нишләмәк кирәк, син шәфкать туташы, табибә, батки шулай эшләргә дә кирәктер Мин каршы килмим. Бар. Йосыфымны Йосыфыбызны эзләп тап. аны сакла! Батыр йөрәкле кәләш булып чыктын син. Нәфисә туташ Хәерле юл! З а һ и д ә х а н ы м Китте минем ахирәт дус кызым, безнен сөекле киленебез. гүзәлләр гүзәле Нәфисә сөеклесе Йосыфын эзләп, мәхшәргә китте (Дәһшәтле гврелте. фронт хәбәрчесеме ул горелтс. әллә Шаһбазгәрәй токымы өстенә ишелеп төшә торган афәт гөрелтесеме’) Нәфисәнен гүзәллеге өстенә чаялыгы да житәрлек идс. Фронт аша фронтны узып. Йосыф хезмәт итә торган армияне табып, ул шунда саичастъкә табибә булып урнашкан бит Шаккатар- сып кешенен мәхәббәтенә, исен китәр кешемен кыюлыгына, валлаһи Шунда кадәр барып җитәргә кирәк бит Солдатлар, офицерлар арасынла мәһабәт буйлы Йосыф. Н ә ф и с ә Йосыф! Й о с ы ф Нәфисәм' кочаклашалар. Й о с ы ф Син ничек килеп чыктын монда, җәһәннәмгә’ Н ә ф и с ә Без—шәфкать туташлары ополчениесе Мин синен дивизияне сайладым. Й о с ы ф . Жаным ла. Нәфисәкәем лә. Н ә ф и с ә Димәк, мин лазаретта сина буйсыначакмын Анакай сина күчтәнәч юллады. Ильяс абый каты яраланып кайтты Заһидә сина ку.тъях- лыгы бирде Й о с ы ф Рәхмәт, жаным Г е н е р а л Ш н е и о в ГОСПОДИН военный врач Ахмеров! Й о с ы ф. Я, господин генерал Г е н е р а л . Эта дама будет предоставлена в ваше распоряжение. Й о с ы ф Так точно. господин генерал. Буду глядеть в оба. Она моя жена, господин генерал Г е н е р а л . Жена. ваша жена? Й о с ы ф . Так точно, господин генерал. Г е н е р а л . Какая же храбрая ваша жена, господин военврач! Поздравляю Не скрою, она мне очень понравилась. Очень уж она красивая. Й о с ы ф . Господин генерал, у нас не принято говорить комплименты замужним женшинам. Г е н е р а л . У кого это—у вас? Й о с ы ф. У татар! Г е н е р а л . Разве она татарка? Н ә ф и с ә . Так точно, господин генерал! Г е н е р а л . Я думал, что она или армянка, или азарбайджанка, на худой конец—цыганка Й о с ы ф. Нет, она есть самая любимая сноха моей матери Хадичи ханум Тирә-якта көлешәләр. Генерал китә. Н ә ф и с ә . Әллә нинди ул генерал Швецов Штабта да кеше бар дип тормый, комплиментлар әйтә, кулымны үбә. Й о с ы ф . Ярый әле кулыкны гына үбеп калган Б е р н и ч ә о ф и ц е р с ө й л ә - ш ә. — Появление такой красавицы на переднем плане опасная тревога, господа. —Да-а. хороша, черт побери. —Не завидую я военврачу —Генерал глаз положил на красавииу- —Он не только глаз положит Каты гөрелте, тревога, барысы да качып бетә. З а һ и д ә х а н ы м . Йосыфның зирәк җавапларымы, әллә шундый да гүзәл хатынның Йосыф кәләше булуы сәбәпче булганмы, генерал шуннан сон атлаган саен Йосыфка бәйләнә, Нәфисәгә артык игътибарлы була башлый. Сылтау табып, ул Йосыфны алгы сызыкка яралыларны җыярга жибәрә. Кара Шәүлә чыга. Н ә ф и с ә . Йосыфым, мин куркам ул Швецовтан! Ул инде хәттин аша башлады. Г е н е р а л . Господин военврач Ахмеров! Й о с ы ф. Я. господин генерал. Г е н е р а л Вам приказано срочно оперировать. ампутировать левую руку и правую ногу рядовому Султанмуратову. Й о с ы ф Господин генерал Г е н е р а л . Отставить! Выполняйтс приказ! Й о с ы ф . Господин генерал. Г е н а р а л. Разговоры! Й о с ы ф Султанмуратову ампутировать руку и ногу нельзя Потому что там нет гангрены, это просто покраснение. когда его ташили с поля боя на плащ палатке Да и у него нет температуры. Г е н е р а л . Приказы не обсуждаются, а выполняются, господин военный врач! Й о с ы ф Ваш глупый и не профессиональный диагноз и такой же глупый приказ человека оставит калекой на всю жиэнь. Ведь он столяр, что он будет делать без одной руки и без одной ноги1 Г е н е р а л. За нарушение военной присяги расстрелять на месте! Кара Шәүлә узып китә. Йосыф егыла. Н ә ф и с ә . Кабахәт! Г е н е р а л . Что? Что вы сказали! Н ә ф и с ә (генсралнын битенә төкерә) Я сказала, что вы сволочь и изменник России! Д е н ш и к (атылып керә, ку лында гәжитәләр, листовкалар). Революция-а! Разоружайся-а! Бей макаронников! Вся власть советам! Генералны кулга алалар, буталыш, сөенеш, куркыныч. Кара Шәүлә сәхнәне әйләнеп чыга, сәхнә тулы мәетләр ятып кала. З а һ и д ә х а н ы м Чибәр Йосыф, пәйгамбәргә тин Йосыфыбыз әнә шулай һәлак булды. Сәхнәдә Сара, Хәдичә, Заһидә туташ, Даут, акылдан язган Нәфисә. З а һ и д ә т у т а ш . Анакаебызны алмашына дип торабыз! Ул кеше әйткәнне ишетми, кеше йөргәнне күрми иде кебек. Йосыфның үле хәбәре аны шулай изгән иде Нәфисәбез дә . (Купеле тула.) Нәфисәбез, чая ахирәтем, Йосыфнын сөеклесен дә харап иттеләр Генералны терәп аткан революцион солдатлар, җитәкчесез калган өерләр, вагонвагон булып төялеп кайтып китәләр. Нәфисә исерек революцион солдатлар кулына эләгә. Кара Шәүлә узып кшә, Нәфисә егыла. З а һ и д ә т у т а ш Күз алдында Йосыфын атып үтергәнгәме, солдатларның кыргыйларча кыланганнарынамы, Нәфисәм акылдан язды, каядыр китеп суга баттымы, әллә аны саташып йөргәндә үтерделәрме, шулай итеп, юкка чыкты Нәфисәкәй 'Гагыи Кара Шәүлә керә. З а һ и д ә х а н ы м Шәүлә күренә икән, димәк, афәт булачак. Минем Жанымны алырга килденме, Кара Шәүлә? К а р а Ш ә ү л ә . Әдәбият укытучысы имеш! Дөрес әйтмисен син минем исемемне' Кара Шәүлә түгел. Кара Шев- линский мин! З а һ и д ә х а н ы м Тагын кем артыннан килдем? К а р а Ш ә ү л ә . Давыт абысн Давыт абыемны яшереп каллырмакчы буламсын? Ә? З а һ и д ә т у т а ш. Даут абый! Һо- оо. Даут абый да Даут пәйгамбәр кебек буласы иде дә (Кара Шәүлә узып китә.) Абыйларым минем төшеп калганнардан түгел иде анысы Әмма анам Йосыфын артык яратса, мин Даут абыемны ореолда күрә идем Йосыф абыем чибәр иде, әмма Даут абыйга җитми иде һо-о, Даут абый дан ярата торган булса, бәләкәй генә карьерист булса, ул әллә кайларга барып җитә иде Шыр надан Распутин, бозыклык даһие Казанова. Дон Жуаннар анын каршысында кәтәнә. плебей, тәбәнәк Пипин булып калыр иде Даут абыем ул мәхәббәт каһарманы булыр өчен яратылган иде Ул үзенен кадерен белмәде Хәер, кешене гаепләргә җинел ул Бәлки ул мәхәббәт каһарманы булырга теләмәгәндер дә З а һ и д ә х а н ы м Даут абый, юридичсскийны бетергән иде, шәп адвокат. сугыштан исән-сау кайтты, шөкер Дөньямын мәшһүр чибәрләре аны хатлар белән дөмбәсли Барысы да әйбәт Шунысы хәтерлә калган, Казандә, Петербургта гүзәллеге белән дан каеннан тагар кы»ы Гайнелхәят Мамина бар иде Шушы Гайнелхәят туташ минем абыем Даутка гашыйк булмасынмы'’ Петербургта укый бу кыз. татилгә Катта бай атя-анасы янына кайта Жәйнс Даут белән бергә у и аралар Без инде анам белән шатланабыз, ичмасам, Даут татар кызын алыр, дибез Миннән битәр анакаем куана. Ул вакытта мина татар ни дә, урыс ни—барыбер иде "Ләйлә белән Мәҗнүндип йөртәләр иде үзләрен. Бөтен Казан аларны аерылгысыз мәхәббәт каһарманнары буларак кабул итте. Анакаемнын куанычы йөзенә, торышына чыта торган иле (Гөрелте Кара Шәүлә уза ) Татил беткәч. Петербургка киткәндә Даут абыем Гайнелхәятне озата төшмәле Ул китүгә ай узар-узмастан, Даут абыем атаклы гинеколог Дампернын кызы Ольга Ивановнага өйләнде дә куйды (Шартлау) Х ә д и ч ә . Суйдын син. Даут. мине, кистен нәселне' Д а у т . Гафу ит. анакаем. Нишлим сон? Яратам бит мин Оляны! Х ә д и ч ә (еламсырап). Алар ягына алтын сылап куйганнармыни сон? Үзебезнең мөселман кызлары бетәрлекме’’ Жиләк кебек гүзәлләре бар. башка милләтләр татар чибәрләре өчен сугыша, дөнья куптаралар, сез-татар жегет- ләре шушы чибәрләрне күрмәслек сукырмыни сон- ’ Ольга Иванова, әлбәттә, яхшы канлы, матур кыз. Гайнелхәят янында ул бит күләгә генә Нигә, ни өчен сез бриллиантларны ташлап, чуерташлар җыясыз, татар жегстләрс ? Аяламыйм, хәлем юк. аңлата алмыйм мин бу тилелекне (кырыс). Син. Даут, минем өчен юк! Син нәселне кистен! Кара Шәүлә уза, шартлау, Даут егыла. Сәхнәдә Хәдичә, Сара, Заһидә туташ кала. З а һ и д ә х а н ы м . Шулай кырыла барабыз Ссзнсн каршыла анакаемнын горурлыгы, өмете, киләчәк яктылыгы, элеккеге булган ялгышларын төзәтү чарасы—Сарасы утыра. Петербург. Мәскәү. Казан голәмәсенен фикере бер иде—Сара Охмәрова ин алдынгы, күп телләрне мөкәммәл белүче, аналитик зиһенле, зифа буйлы, чибәр йөзле фәрештәдәй саф зат Казан, Мәскәү. Петербург кына түгел, бу турыда Германия. Гамбург. Берлин шулай сөйли идс Шаһбазгәрәйнең ин истиглатлы. ин гүзәл баласы ул—Сара Охмәрова икәнен мин үзем сезгә тәкърар- лап тормыш коззем Маһи гәгәм бәхетсез булды, ире үлде, улын үтерделәр, гомеренә тат катлы Сафия тәтәм олы таланты була торып, утарбззкә 6\ тын катлы Ильяс абыем сугыштан гарипләнеп кайтып, кафешантан марҗасына өйләнде, үзен кызыллар атып үтерде. Йосыф абыемны урыс генералы атып үтерде, киленебезне революцион солдатлар көчләп һәлак итте Даут абыем марҗага өйләнде. Хәдичә Әхмәрованың соңгы өмете—зиһенле кызы Сара калды. Беләсезме, мин фаҗигаларны күп күрдем, кешенекен дә, үземнекен лә, анамныкын да. Ләкин анамнын ин олы фаҗигасы, үтерелгән уллары да түгел, минем тол калуым да түгел, анакаемнын-бичаракаемнын ин олы кайгысы—ин сөекле Сарасы булды. Ин итагатьле мөселман-татарнын зыялы кызы Сара Әхмәрова чукынган, урыска кияүгә чыккан, дигән хәбәр газеталарда да, мәҗлесләрдә дә теллән төшермичә еллар буе дәвам итте. Гәзитә сатучы малайлар ду килә, кычкыра-кычкыра гәзит саталар. —Атаклы мәгърифәтче, статский советник Шаһбазгәрәйнең атаклы кызы Сара Әхмәрова чукынган! —Шаһбазгәрәй Әхмәровның кызы Сара туташ христиан динен кабул иткән! —Татар зыялыларының балалары чукына, марҗага өйләнә, урыска кияүгә чыга. —Сенсация! Сенсация! Татарская красавица из знатной семьи Шахбазгиреевых, окончившая юридический институт, золотая медалистка Сара Ахмерова вышла замуж за еврея и приняла котоличество вместе с мужем. Кара Шәүлә Сара артыннан һич калмый. З а һ и д ә т у т а ш . Сара апакаем, сина анакаебыз кызганыч түгелмени? С а р а . Загида, ты еше молода, ничего ты не понимаешь. Вырастишь, все поймешь. З а һ и д ә ту т а ш. На дворе 1914 год. А мне 17 лет. Я не понимаю поступок такой умной женщины. С а р а . Мой ум и моя красота ничегошеньки не стоят. Я абсолютно равнодушна была к моей внешности и к своему уму. Ты же видела: я ни разу не притрагивалась к пудрам, помадам, парикам. Видимо, я не сексуальная особа. Я юрист и математик. Знаю множество языков Мин гарәпчәне дә өйрәнеп чыктым бит, сенлем, татарчасын да ким белмимен. Мин бөтен дөнья фәлсәфәсен сөреп чыктым, Казанда, Петербургта, Мәскәүдә, Берлинда, Һамбургта бөтен диннәрне өйрәндем. Самая научная, самая человечная, самая логически вер- но выстроенная религия это—христианство, а особенно католичество! Эго очень строгая религия. Жесткая религия Но верная. З а һ и д ә т у т а ш . Знаю.. Католи- ки, самые гуманные верующие, живьем сжигали безвинных людей на кострах. Католики самые гумманные верующие, истребляли целые-целые народы Аме- риканских континентов. Христиане, самые гуманные верующие, грабили не христианские народы Африки, Азии во время крестовых походов Христиане. самые гуманные верующие, дотла ис- требили культуру татарского народа. Католическое христианство самая нетер- пимая в отношении чужих религий Анам сокланган, анам өмет баглаган Сара апам шушы көнгә калганмы? Са р а. Мадемуазель Загида, не перегибайте палку. З а һ и д ә т у т а ш . Я тебя поняла, Сара! Во-первых, ты свихнутая шизофреничка. Я поняла: ты параноик! С а р а . Загида! З а һ и д ә т у т а ш . Во-вторых,ты сексуальна голодная. Ты подавляла свою красоту, ты подавляла свои природнофизиологические потребности рали того. чтобы потом с избытком удовлетворить накопленный потенциал. Гаяз абый Исхакый кебек бөек шәхес сине сөя иде. Фатих Әмирхан белән сез Петербургта сәгатьләр, атналар буе бакчада йөри идегез. Син бит аларны сынап каралын Боларның кайсысы синең сексуаль партнерын була ала? Бичара татар зыялысы ул бит нахал түгел, алар сине шатырдатып кочаклап алган булса, бәлки син алар белән якынайган да булыр иден. Шулай итеп, син үз женси җененне авызлыклап, монашка кебек, бер кеше белән дә үбешмичә 27 яшькә життен Синең бу тыйнаклыгын, тотанаклыгын саф әхлак галәмәте түгел, синен бу кылмышың сексуаль паранойя. С а р а . Ничего ты не поняла, милая Мне, конечно, жаяь матери и вас жал- ко. Себя—еще больше. Ведь я жертва предрассудков, жертва материнских предрассудков. Мин үземне бөтен тыюлардан, бөтен кысалардан азат итәргә алынган кеше. З а һ и д ә т у т а ш . Әгәр дә син католик динле гаиләдә туган булсан, шушылай ук мөселманлыкка качкан булыр идең. Бу синең параноик холкыннан килә. Алайса, сиңа нигә кирәк булды анакаебызның тиенләп җыйган ак часына еллар буе кыйммәтле институтта уку, Германиягә барып уку нигә кирәк иде’ Син бит хәзер адвокатлык белән дә шөгыльләнмисен, тарих белән дә шөгыльләнмисен, син телләр лә өйрәтмисен Син чиркәүдән чиркәүгә йөреп, публика алдында динне яхшы белгәнлеген турында сафсата куертасын Инде анысын ташлап, җайлы кияүгә чыктын да, йортбикә булып ятасын Синсн талантын юкка чыкты. С а р а Алла каршысында гыйбадәтләр кылып, мин анама бурычымны түләрмен Алла каршысында бөтенесе чүп. Заһидә Минем шушы халәткә килүем өчен мин барысын да утарга тиеш илем Шахһбазгәрәй Әхмәров гаиләсендә туып, яхшы тәрбия алып, анам назын тоеп, институтлар бетереп, илләр гизеп яшәргә гисш идем. Бу— тәкъдир Мөселман, Ислам дөньясына бөтен илләр, милләтләр каршы торачак Гаепләре бармы мөселманнарның— юкмы, әһәмиятле түгел, мөселман булганы өчен генә кешенсн дөньяда яшәргә хакы юк. Мин шуны ике йөз ел алдан аңладым. З а һ и д ә т у т а ш Чуртым да анламалын син, Сара апам Син дә Кара Шәүлә котыртыгы белән яшисен. С а р а. Не понила З а һ и д ә т у т а ш Ты стала одержимой, дорогая моя сестра Сара Вели- кая опасность одержимости состоит в том, что ставшие одержимыми не заме- чают ироизошедшей с ними перемены, не осознают тою, что стали орудиями низких тварей, как Кара Шевлинский, отбросила законы матери Поэтому одержимость есть показатель духонного омертвения как отдельною, так и всего чсловечества. Аллаһы Тәгалә әйтә диндә артыгын кыланмагыз, ди Ана кануннарын инкарь итеп, син артыгын кыланган бәхетсез хатын С а р а . Нигә сон сез бер Саранын чукынганына ду күчәсе з'1 Яныгызда гына күнме керәшен—христиан гатары Нигә анарга нәгьрә ормыйсыз? З а һ и д ә т у т а ш. Икс нәрсәне бутамагыз, госпожа поладья Сара ханум' Керәшен электән үк христиан булган халык Алар чукынган татар түгел, алар злекгән христиан динен тотучы татар Ике әйберне болгатып дөньяны харап итәргә азапланучылар бар Керәшеннәр пар. нинди кыенлыкларга карамастан. Ана гслебез- татар телен саклап калган христианнар Ана телебезне саклаган халыкка без һәйкат спырга тиеш Чукынган татарлар алар башка. Әнә. Йосыпов- лар, әнә, Ширәмәтеатәр. әнә башкалар. Алар инде татар түгел пар инде урыс Алар керәшен дә түгел—атар чукынган татар. Син дә татар түгел инде—урыс, урыс кына да түгел—католик. Син. Сара попадья. диненне атмаштырып. Ана телебезне сакларга алынасынмы? Юк! Си- нен бер генә балан да Ана телен белмәячәк һәм та гар хаткына хезмәт и тмәячәк С а р а (аерылышканла барысына ла кул суза, ләкин сузылган кул һавала асылынып кала) Ярый. Заһидә сеңлем, анакаем, хушыгыз! З а һ и д ә т у т а ш Чукынганнан сон, Сара апабыз ире Яков Букшпан белән башта Петербургка, аннан Мәскәүгә китте дә. кабаг безнен янга әйләнеп кайтмады Бу гамәл анакаебызны тәмам аяктан екты Х ә д и ч ә х а н ы м Тагын бер балам юкка чыкты Ильяснын фахишәгә өйләнгәне дә фаҗига булмаган икән. Ильяс марҗа белән торса да чукынмады бит. денсн ташламады Даутнын марҗага өйләнүен дә гафу итеп була икән. Даут чукынмады бит Саранын чукынуын, католик булып китүен берничек тә гафу итен тә, аңлап га булмый Сара, син безнен нәсел өчен үлдең! Кара Шәүлә Сара алдыннан узып китә, шартлау ингырый. Сара егыла. 3 а һ и д ә х а н ы м Анакаем белән без икәү калдык Шушы бимазалар, ишелеп төшкән кайгылар анакаем Хәдичәне бик таушалтты. Мин бу дөньяда бик күп яшәдем иңде Артыкка китте Ләкин Аллаһ язган тәкъдиргә каршы барыр хәл юк Күпме бирзән, шуны яшәп бетерергә тиешбез Минем бу дөньяга, тормышка мөнәсәбәтем дә. карашыхз да билгеләнгән Эшлисе эшләнгән, эшләргә рөхсәт булмаганнары хәрәкәтсез калган Чибәр хатыннар, мәһабәт ир-зат бозыклыкка ныграк гаргыла. диләр Әлеге дә баягы ир белән хатын-кыз мәсьәләсе кебек, монда да урталыкта торырга кирәктер, мөгаен Ә мин беләм гүзәл ха- тыннарнын да саф намус. тугрылык илә гомер кичергәнен. Ә мин беләм адәм карамаслык ямьсез кешеләрнең бозыклык дәръясынын аръягына чыкканын Гүзәлләр арасында да. ямьсезләр арасында да һәрберсе гигез Бозыклык ул чырайга карамый, әхлаксызлыкка ка- рый. Чибәр йөзле булып та, ике сәгатьтән соң күңелен бизәрдәйләр бар. Ямьсез чырайлы булып та, тора-бара анын матурайганын, күңеленә якын кешегә әверелә барганына шаһит булганыгыз юкмыни? Гүзәл булып, миһербанлы да булса—шул булыр камиллек. Ямьсез булып, ямьсезлек кылса, шул булыр нәҗеслекнең үзе. Ирләр алар үзгә холыклы бәндәләр. Аларны да аңларга кирәктер. Кайсылары хатын-кыз артыннан куа торгач, һәр җиңүен дәфтәргә терки торгач, чырагындагы маен вакытыннан элек яндырып бетерә, хатыннарның да бәгьзеләре сан артыннан куып, иртә әлсериләр. Эчен ашап ташлаган йомырка кабыгыдай, суы корыган ермактай кибеп, тамыры киселгән гөл кебек шәлперәеп кала андыйлар. Элеккеге танышлары андыйлардан кача Чарасызлык, бушлык, өметсезлек һәм ачу кала түләү булып. Теләге булып та гайрәтсез булса, бәндәдән син игелек көтмә. Гайрәтле ирләрне алар күз йоммыйча суяр, гүзәл хатыннарны алар чәнчер. Мина булмагач, башкаларга да булмасын! Шушы җенси мәсьәләне рухи дөньяга, иҗат өлкәсенә күчерсәк, шул ук нәрсә килеп чыга. Чиксез талант иясеннән бөтен рухи импотентлар көнләшә, талантны алар күрәлми, андыйлар—иҗади импотентлар—талантны ашый башлый, чага башлый. Көнчелек җене чүлмәктән чыгып, дөньяны каплап ала. Ленин белән Сталин әнә шул җенне, көнчелек җенен, импотентлык гыйфритен азат иткән затлар. Алар мәхәббәтне үтергән җәлладлар. Әй баш ваталар, кешелеккә игелек кылырга алынган гамәлләр кешелеккә каршы бәла булды, нишләп тә нишләп шулай килеп чыкты сон?—диләр. Эш бик гади бит, язучы иптәш. Рус иядә мәхәббәт үлде. Бөтен бәлаләр, бөтен җинаятьләр, гаиләләрнең җимерелүе, ата-анага рәхимсез мөнәсәбәт, бөтен гаделсезлекләр, көчләүләр, талаулар шуннан килә, гасырлардан-гасырларга килеп тә үзгәрмәгән йолаларның юкка чыгуыннан килә. Ана-белән атанын мәхәббәте балага, баланын мәхәббәте ата-анага, ата-ананын мәхәббәте әби-белән бабага, әби белән бабаның мәхәббәте Аллага юнәлмәсә яки киресенчә—баланын мәхәббәте Аллага, әби-бабасына, атаанасына туганнарына юнәлмәгән булса, дөньяда этбашсыераяк—хаос башлана Ул хаос сезнен күз алдыгызда тора. Ул хаос—Россия. Һәр җирдә имәнгеч тәртипләр, кешелеккә, инсанияткә каршы система корылган. Һәм шул инсанияткә, миһербанга, мәхәббәткә зыян сала торган тәртипне махсус саклаучы оешмалар бар. Кешелекне миһербансыз- ландыру, гаделлекне үтерү өчен армия. НКВД асрыйлар. Юкса, ничек аңлатырга кирәк Кәрим белән безнең язмышны9 Юкса, ничек аңлатырга кирәк миллионнарча гаепсезләрнең һәлакәтен? Юкса, ничек аңлатырга кирәк бүгенге хаосны? Кара Шәүлә узып китә. И к е н ч е б ү л е к Кара Шәүлә биюе. К а р а Ш ә ү л ә (чаршау янында). һу-һу! 3 а һ и д ә х а н ы м . Кем йөри анда! Тынычлап үләргә дә ирек бирмисез! К а р а Ш ә ү л ә . Торыгыз, Заһидә ханым, тәнәфес бетте З а һ и д ә х а н ы м . Ә-ә, синмени әле бу үлем шәүлегәне! К а р а Ш ә ү л ә . Йоклап ятар вакыт түгел! З а һ и д ә х а н ы м . Эчемне пошырып торма, күземнән югал. Кеше белән рәтләп сөйләшеп тә булмый, киләсен дә тыкшынасын! (Кыңгырау зыңгылдый, Заһидә ханым сискәнеп китә.) Хәзер, хәзер ачам! Ә син югалып тор! (Шәүлә китә. Заһидә ханым ишекне ача. Үзалдына сөйләнә ) Узыгыз, язучы әфәнде, узыгыз. Нәрсә дидем әле? Ие, Кариев! Һо-о, Габдулла Кариевмы? Кариев белән Исхакый мине артистка итте Минем беркайчан да артистка булырга хыялланганым булмады Ләкин “Сәйяр” группасында мин биш ел уйнадым Начар уйнамадым Мин башлыча инженю драматик рольләрне башкара идем Ягьни, олы яшьтәге хатыннарны, карчыкларны яхшы уйный идем, түбән күкрәк тавышым бар, гайрәтле холкым бар Инженю комикларны Синяева, Болгарская, Ильскаялар уйный иде, ягъни мәхәббәт гүзәлләрен Гаяз Исхакый мине генерал утарында артистка булырга димләде, ул минем андагы һәвәскәр уенымны хуплаган иде Анын шул бер караганда очраклы гына әйткән сүзләре җилгә очмады Мин чыннан да артистка булып киттем З а һ и д ә т у т а ш Беркөнне укудан кайтып керсәм, залда Кариев утыра. Анам белән әнгәмә корганнар Мин баш иеп исәнләштем дә. үз бүлмәмә узып киттем. X ә д и ч ә. Заһидә кызым, чык әле. Габдулла әфәнде синен белән сөйләшергә дип килгән К а р и е в . Заһидә туташ. Әшрәф Синяева курслар бетереп. Казанга, театрга кайтты Мин анын белән шартнамә төзедем, ул беэнен театрда эшләячәк Ләкин безгә белемле артисткалар һаман җитешми. Кытлык аркасында урамнан алып кереп сәхнәгә чыгарабыз Безнен теләк татар зыялыларын театрга тарту Мин сезне сәхнәгә кодалап килдем, туташ. З а һ и д ә т у т а ш Габдулла әфәнде, мин уйный алмам Мин университетка керергә әзерләмәм Артистка булырга уйлаганым да юк Мин үземне мөгаллимлеккә, әдәбиятка багышларга уйлыйм Мин артистка була алмам Кичерегез! К а р и е н Заһидә туташ, үзем өйрәтермен Бик үтенәмен, зинһар, килегез театрга Валлаһи, үзем азынам сезне өйрәтергә Апагыз Суфия ханым драматик курслар тәмамлап кайткан иде дә. бик өметле артистка, яхшы режиссер иде дә. театрны ташлап, кияүгә чыкты Иль- ская да китә театрдан Театрны ябасы гына кала. З а һ и д ә т у т а ш . Мин һаман карышам, киреләнәм, озак бәхәсләшә торгач, Кариев бик үтемле итеп К а р и с н Заһидә туташ! Милләт өчен! Милләт өчен риза булыгыз, зинһар! З а һ и д ә т у т а ш Милләт өчен риза булыгыз, диде Ул вакытта "милләт" сүзе тажәеп бер могҗизалы сүз иде. Гаяз Исхакыйнын үтемле итеп әйткәне дә кинәт искә төште, мин түзмәдем ярый. Габдулла әфәнде, мин риза! дидем К а р и е в Тәшәккүр. Заһидә туташ' Иртәгә үк репетициягә килегез. Тик. зинһар, сез дә атлә кайдагы кешегә кияүгә чыга күрмәгез! З а һ и д ә х а н ы м Сумбатовнын “Лачыннар һәм козгыннар” исемле пьесасында мин олы хатын ролен башкардым Уңышсыз түгел иде Хәтерем яхшы тавышым яхшы, мин бик тиз отып ала илем сүзләрне, хәтта партнерларнын сүзләрен дә яттан белә илем, онытсазар. пышылдап кына әйтеп җибәрә тора илем Синяева мәхәббәт гүзәлен уйнады. Начар уйнамады Финахда тамашачы аягурә басты Тинчурин — Баш иегез, туташ, диде Тамашанын уңышлы чыкканын шул сүллән акладым Бу Синяева белән минем уңыш иде Кара Шәүлә күренә. Ул кемнедер алып китәргә чамалый. З а һ и д ә т у т а ш Ләкин Әшрәф Синясванын хантамасы артык биек иде Чибәр, зифа буйлы, гавышы матур, җырлый, бии, искиткеч мәхәббәт гүзәле иде ул. Ләкин ул татарларга өстән, кимсетеп карый иде. әйтерсең лә үзе францу- женка' Юкса, минем туганнарым Азкин- нарнын утарында управляющий булып эшләүче абзыйнын кызы гына Ә борын—күкләрне тишеп чыгар Урысча гына сөйләшә Анысын да француз сүзләре белән аралаштырган була Бер тапкыр әйтә бу мина —Мадемаузель За- гидэ, у татар культура отсталая. татары неграмотный народ. диде Мин әйттем — Вы образованная татарка. вот вы и под- нимайте его культуру! Йотты, каршы бер сүз дә әйтмәде Театрда ул әгзәнн озак эшләмәде, СитдыЙк Айдаровка кияүгә чыгып. Казанны тарсынып, театр оештырырга дип. Петербургка китте СитдыЙк Айдаров бик талантлы артист иде. буй-сын. тавыш, җыр. бию Снтдыйк Биектау япанын Чыршы авылында туып үскән егет иде Казанга килеп театрга эшкә керде Хатын-кыззар аны сырып ала иде, бер дә буш тотмадылар Әшрәф ханым анда да. Пигербурпа да озак яши алмады, яшьли вафат булды Ситдик Айдаров 1938 елда юкка чыкты \ны җәзалап үтергәннәр икән, дип сой- ләделәр Авыр туфраклары җинсл булсын. Кичерегез, мин озак сөйлим. Арсагыз. әйтегез Алайса, дәвам итәбез "Дәвам итәбез".ме. әллә "дәвам иттерәбезме1 Сез—язучы, сез белергә тиеш "Әз"ме, "аз"мы. "хәзер"ме. "әзср”ме. "әче”ме. "ачьГмы1 Татар теле язучылар, галимнәр тарафыннан бер эквивалентка китерелмәгән, журналисты да. язучысы да. галимнәре дә надан булгач, нишләп шулай булмасын! Кичерегез, мин сезнен гурыда әйтмим Мина калса, "әз" булса. тотып булмый торган әйберләр турында. һава. су. уй. "Аз" булса: кеше. акча, алма “Әзергә бәзер" гыйбарәсеннән чыгып, фикер йөрткәндә "әзер”—"гото- вый. на всем готовом" булыр, "хәзер" ул "сейчас" буларак кулланылган. "Әчегән- күпчегән" гыйбарәсеннән чыксак, "әче”—"кислый", "ачы"—“горький" булырга тиеш Ул телефон кенәгәсен алып баксан—этбашсыераяк "Батруддинов. Бадурттинов, Бедретдинов"—ташка үлчим Нәрсә дип калган идем әле мин1 .. Аһ. әйе. Тинчурин’ Сез бит картаеп беткән Заһидә янына Тинчурин турында сораштырырга дип киләсез (Астар белән, үпкәләп ) Тинчуриннын хатыны—Шаһбазгәрәй Әхмәров кызы Заһидә шәхесе сезне кызыксындырмый бит. так себе. Тинчурин шәхесенә мичәү буларак кына кирәк мин сезгә Мичәүме1 Бетте татар теле, татарнын язучысы да "мичәү" сүзен белмәгәч, булмый инде ул Ана теле Инкыйраз билгесе шул бит инде, базакайларым: тел. Ана теленең бетүе. (Кыза бара) Каян .алдыгыз сез шул "Туган тел" дигән тәгъбирне1 Тукай язган’ Урыс шагыйренең "Родной язык" шигырен Тукай "Туган тел" дип тәрҗемә итүе аркасында гына "Ана теле"н үтерикмени1 Ие. "мичәүгә җигелгән ат", пар атнын сынары. төпкә җигелә яхшы ат, анын янына, бау белән генә тагылган. тартыр-тартмас ялкауланып бара торганы "мичәүләнгәне" була. Тинчурин-төпкә җигелгән яхшы ат. Заһидә- се. тәк сибә, ияреп баручы гына, дип карыйлар бит минем шәхесемә Бәлки. Кәрим Тинчуринны Кәрим Тинчурин иткән, анын күз карасы кебек әсәрләрен яшереп-качырып-посырып саклап калган шәхес—ул Шаһбазгәрәй Әхмәровнын кызы Заһидә ханымдыр1 .. Гафу үтенмәгез. зинһар Ирен саткан, ирен зинданда череткән хатын, әнә. ире аклангач. ЛА хәзер даһи хатыны булып президиуммын алдында утыра. Әнә. үлем түшәгендәге ирен ташлап, башкага ияреп киткән хатын ире аклангач, хәзер даһи хатыны буларак, ире турында истәлекләр яза "Мактаулы пионер" булып мәктәптән мәктәпкә йөри Алар турында радио-телевидение сөйли, язалар, әнгәмә өчен артларыннан аулап йөриләр. Минем янга килеп караган кеше дә юк. Әйтерсең лә мин "Сәйяр" труппасында биш ел артистка булып эшләмәгән. Әйтерсең лә мин алтмыш ел әдәбият укытмаган. Ни Язучылар берлегеннән, ни театрлардан килеп кызыксынсыннар. Ничек яши Тинчурина. яшәргә, торырга урыны бармы Тинчуринанын? Житмеш бер яшемдә генә минем үз почмагым булды. Әйтерсенләмин Һәй. төкер башына, картая башладым, зарланам илле ел эт типкәсенлә яшәп тә зарланмаганнарым бүген чыга. Син үзен мине гафу ит (Ачуы кайта, тынычлана, көлемсери.) Чыннан да. мина әйтәләр иде: Заһидә ханым. Тинчурин сезгә өйләнеп алгач, тибешрәк эшли, яхшырак яза башлады, диләр иде Әлбәттә, ярарга тырышу да булгандыр мондый салпы якка салам кыстыруларының. әмма мин горурлана илем Кәрим белән Уйлап бакканым бар. чыннан да. Кәрим безнең никахтан сон аеруча күп эшләгән. Бәлки, бу очраклы гына туры килүдер, әмма дөресе шул Анын минем күз алдымда язган, язып бетерүгә мина укыган әсәрләре: "Американ". "Сүнгән йолдыхтар". "Жилкәнсехтәр". "Зәнгәр шәл". "Кандыр буе". "Хикмәтле доклад' һәм иң шәбе—"Мәрҗәннәр" Болар татар халкы яшәгәндә үлмәс әсәрләр Тинчурин турында ни сөйлим икән сон1 Шундый-шундый эшләр, тора-бара нишләр, терекөмеш буаны тишәр, ди торган иде мәрхүмә Гөлсем Болгарская Алай-болай бәхәс чыкса, өидәгеләрне үрти идем —Ачуымны китермәгез, юкса. Сара тәтәм кебек урыска чыгармын! Х ә д и ч ә х а н ы м . Авызыннан җил алсын! З а һ и д ә т у т а ш . Ильяс белән Даут абыкайларым марҗага өйләнде. Сара тәтәм чукынуның аргы ягына чыгып. католичка булды, ә нигә мин генә чукынмаска тиеш? Х ә д и ч ә х а н ы м . Алай әйтмә. Заһидә. алай телмә бәгырьне З а һ и д ә т у т а ш Ничек әйтим соң? Х ә д и ч ә . Ичмасам, маржа булды, диген. З а һ и д ә т у т а ш . Юк, анакаем, кызын Сара маржа булмады, ин сөекле кы »ын Сара чукынды Маржа булу куркыныч түгел, керәшен булу да куркыныч түгел, ә менә көпә-көндез атасын, анасын, денен, телен, туганнарын ташлап, католик булу ул инде, Гаяз әфәнде әйтмешли—инкыйраз. З а һ и д ә х а н ы м . Анакаем бик нык каушаган иде, хантамасы шактый шиктән иле инде Ул үзенен боек хатасын аклаган иле. Ләкин инде сон иде Ул, шәрык-татар йолаларында тәрбия алган кыз, статский совстникнын хатыны булып алгач, балларда, югары даирәләрдәге мәҗлесләрдә оятка калмас өчен, урыс телен, әдәбиятын, француз теле, дөнья әдәбиятын үжәтлск белән өйрәнә башлаган кеше Балаларым тагарлар кебек мокыт булып калмасын, дип аларга урыс-европа тәрбиясе бирергә бөтен көчен сарыф иткән батыр хатын, ләкин ул хәттин ашкан хатын иде Европа, урыс культурасын, әлбәттә, ойрәнергә кирәк, әмма үз культурана игътибарсыз калырга ярамый иде. Анакаем урталыкны тота алмады. Урталык ул шәрык белән европаны тигез өйрәнү. Урталык ул—Шекспир, Толстой, Достоевский. ургалык ул— Тукай, Фатих Әмирхан, Заһир Бигиләр З а һ и д ә т у т а ш Анакаем котчыккыч хатасын аңлаудан тәмам гажнз булды. Анык соңгы өмете мин—төпчек кызы Заһидә идем Анык сонгы омтылышы: хет мине саклап калу, милләт өчен саклап калу иде. З а һ и д ә х а н ы м Ул чакта, халык дошманнары булмаган чакта, Казанында Шәрык һәм Европа мәдәния- тында тәрбия алган икс куәтле нәсел алда бара иде Әхмәроалар, Терегулов- лар нәселе Әхмәронлар мәгърифәт йөген үзенә алган нәсел, Тсрсгулоалар нәселе мәдәният өлешен химаягә алган иде Ибраһим Терегулов Казанда Шәрекъ клубын оештыруда башлап йөргән кеше Алар арасында Гыйзлетдин Сәйфсл Мөлсков тә бар Халыкара журналист фарит Сөйфелмөлековнын агасы Тс- регуловнын кызлары ике яклап та яхшы белем алган заман кызлиры иде Анакаем мине татар ягына гартыр өчен сонгы көчен сарыф иткәндер, ихтимал. Мин өлгерен җиткән яшь кыз Озакламый кияүгә бирергә кирәк Ә мин күбесенчә урыслар белән аралашам Анамнын максаты, ничек тә булса Заһиләне мөсел- ман-татар кешесенә кияүгә бирү иде. Ярлы булса да. бары тик татар кешесенә генә чыксын. Терегуловлар белән кинә- шеп, анакаем мине татар жәмгыятенә тартырга яшерен план кора Нишләптер монарчы сирәк күрешә торган Мәдинә Терегулова безгә еш килә, "очраклы” рәвештә генә йә кибеттә, йә урамда очрый. Дуслашып киттек Шәрык клубына мине ин беренче әнә шул Мәдинә Терегулова алып барды Заһидәнс татарлаштыру операциясе әнә шулай башланды. Ул мәсьәләдә Шәрык клубы бик зур әһәмәяткә ия иде Хәзерге Камал театрына каршы яктагы бинада иде ул “Шәрык клубы" Татарнын бөтен зыялылары шунда туплана, шунда аралаша иле Шәрык клубы булмаса. Мәдинә туташ мине шунда алып бармаган булса. Кәрим Тинчурин белән без очрашмаган да булыр идек. Гомерем буе мин Мәдинә Терегуловага рәхмәт укыдым Терегуловларнын тамыры борынгыга барып тоташа Терек угыл. Тере кол. Терегол Казан ханлыгында бик олы урын тоткан бәк. Бу кеше Казан дәүләтенең Мәскәүгә юллаган илчесе булыр. Бу нәселнен очы әнә шул «)бүбәкер Терс- голов. Ибраһим 'Гереголовларга килеп тоташа Терегулов фамилияле кеше укымышлы. олы дәрәжале булыр "Шәрекъ клубьГнын сәхнәсе бик кечкенә иде анын. Ләкин “Гамлст"ны. “Макбет~ны. “Огслло"ны шунда теттереп уйныйлар иле татарлар Меценатлары бар иде Азар тамаша вакытында беренче рәттә утыра Берәр артнетнын бенефисы булса, татар байлары бик олылыйлар иде артистларны Акча, алтын сәгать, алтын чылбырлар бүләк итәләр иде. Спектакльдән сон кыллы оркестр мелдер- мелдер итеп уйнап җибәр.» Нигездә мандолина иде оркестрның Тан атканчы рәхәтләнеп биибез Вальс та бии идек, ул чакта падсспан. кроковяк. хнялагго, мазурка, кадриль бии идек Ул чакта “туташ" сүзе бик кин таралган иде. Со- веобразную. интерссную эпоху пережи- ли мы. Татар зыялыларының үсә башлаган чоры иде ул. Карнев би-ик зур фигура Аны әле бәяләп бетергәннәре юк Габду.лла Кариевтан кала Галиәсгар Камалдыр. Мирхәйдәр Фәй шдер. аннан Кәрим Тинчурин Ин беренчесе—Карцев! Ул театриын атасы, бишкә беркем дә аның урынын алалмый Бөтенесенең исемнәрен театрларга биреп бетерделәр. Кариевка өлеш чыгарганнары юк. Менә бу алтын тартмачыкны химаячы бай сәүдәгәр Мусин бүләк иткән иде Артына "Любимому автору и бенефиссианту К Тенчурину (Узбеку) 1917, 31 март, от М. Мусина” дип язылган Кәримнең сәхнә кушаматы Үзбәк иде. Татарның мәшһүр байларыннан Хөсәенов килеп керә беркөн Шәрык клубына. Мелдер- мелдер мандолина уйный, без шайтан чабып биибез. Бу бай үзе бер сыйныф та укымаган, әмма сәнгатьнең, мәгарифнең халык өчен кирәклеген яхшы аңлаган химаячы иде. Нишләп сез, татарлар рояльгә биемисез, дип кесәсеннән шундук акча чыгарып, кешеләрен рояль алырга җибәрде. Ал-ак рояль иде ул. Китереп куйдылар ап-ак рояльне, шуннан сон оркестр булмаганда рояльгә бии башладык (Көлә ) Төннәр буе бии идек. Бию арасында '‘Почтачы’' уйнау була иде. Кызларга жегетләр, жегетләргә кызлар хат яза, имзасын куймый, яки мәхәббәте турында яки яратмаган яклары гурында яза. Бер жегетме, кызмы мина хат язган “Заһидә туташ, сезнен гәүдәгез бик зифа, тәнегез дә бик матур, сез яхшы биисез, күбәләк кебек очып кына йөрисез, сез белемле, культуралы, затлы кеше, ләкин сезнен борыныгыз ямьсез, шул борын сезнен йөзегезне бозып тора", дигән. (Көлә) Бер дә исем китмәде Мине бу пырлап чыгып китәр, дип өмет иткәндер инде бичара Хатны ипләп кенә төрдем дә кесәмә салып куйдым Шуннан соң Ситдыйк Айдаровны биергә чакырдым. (Заһидә туташ белән Лйдаров биюе ) Ул бик яхшы бии, прекрасный партнер на сцене Без икәү бии башласак, башкалар биеми, безгә карап тора иде Галия Кайбипкаяга Такташ әйткән шундый кичәләрнең берсендә: Заһидә ханым кебек сылу-зифа буйлы кыз Казанында юк!—дигән З а һ и д ә т у т а ш . Бсзнен кичәләргә татарларның каймагы гына йөри иде. Сәяси комментатор Фәрит Сәйфел Мөлековнын атасы Гыиздетдин Сәйфел Мөлсковлар, Солтан Габәшнләр, Фатих Әмирханнар, Галиәсгар Камаллар, Му- тиннар, Солтановлар, Тукайны да анда очратып була иде Кызык яши идек. Матур яши идек Иртәнге дүртләргә чаклы күнел ачабыз. Ләкин шәраб эчү юк. Безгә шәрабсыз да бик күңелле була иде 1910 елда Габдулла Тукайны мин Шәрык клубында тыңлаганым да бар. "Халык әдәбияты" турында Тукай нотык сөйли, дип бөтен дөнья шау итте Басып торырга урын юк иде Шуннан сон Тукай озак тормады, вафат булды. Без урыс гимназиясендә дүрт татар кызы укый идек. Реверанс ясап, сыйныф җитәкчесеннән үтенеп сорадык: Лидия Петровна, у нас великое горе, скончался поэт Тукай, наш татарский Пушкин, разрешите уйти с уроков, дидек. Һичсүзсез җибәрделәр. Йөгердек Клячкинга Сафсаф булып, озата бардык. Зиратка кермәдек. Ул чакта гореф-гадәт бик нык иде, без - хатын-кызлар зират капкасы янында калдык Озата баручылар арасында курсисткалар, гимназисткалар, "Высшие женские курсы "ларда укучылар, реальнос училишедә укучылар, эшчесе, крәстиәне—барысы да жылый иде Без дә кызлар белән җылый-жылый шешенеп бетек Ил кайгысы иде Тукай. Авыр туфрагы җинел булсын. Тинчуринга һаман килеп житә алмыйбыз әле. Мәдинә Терегулова кияүгә чыкты, мине туена чакырды: килми калма, мәҗлестә Тинчурин да була, ди бу Мактый инде Тинчуринны. теттереп мактый Киттем туйга. Туй башланды Тинчурин юк. Кайда синен Тинчуриның?—дип сорыйм Мәдинәдән "Хәзер килеп житәр, бераз сонга качадыр" Туй уртасы жигге. Тинчурин юк. Таратыр вакытлар җиткәч кенә Кәрим абый килде, Тинчурин килде, дип пышылдаша башладылар Беренче тапкыр мин Кәримне шунда күрдем. Ошамады мина сезнен Тинчуриныгыз. Без студентлар белән гитара уйнап, җырлап утыра идек. Тинчурин килеп керде дә, төксе генә исәнләшеп, пианинога таянып, без җырлаганны тынлап торды-торды да чыгып та китте. "Шушымы инде синен бик мактаган Тинчуриның?"— дим Мәдинәгә. Ул да аптырый. Күрәсең, ул синен студент жегетләр янында жырлап утырганыңны ошатмагандыр, диде Мәдинә. Шунын белән бетте. З а һ и д ә х а н ы м . Ул вакытта Шәрык клубына киткәндә анакаем мине Җиһангир Алкинга җитәкләтеп җибәрә иде Җиһангир минем тан атканчы биегәнемне көтеп утыра Аннан түкми- чәчми анакаема алып кайтып тапшыра. Кичә башланганда жегет кеше күзе төшкән кыз янына килеп —Туташ, бүгенге кичәдән сон сезне озата кайтырга момкинмс9 дип—сорый иде Жиһан- гир килә алмаганда мине дә төрле егетләр озата иде. Мутин Даһидә туташ янына килә. Кара Шәүлә күренә. Мутин кая барса. Шәүлә аннан калмый. З а һ и д ә т у т а ш Беркөнне минем янга Мутин килде һо-һо. Мутин! Мутин тау кебек биек, шәхес буларак боек! Мин анын Шекспирны уйнаганын күреп шаккаткан идем “Заһидә туташ, бу кинәдән сон сезне өегезгә озата барырга буламы?" диде Мин ике дә уйлап тормадым —Була Мохтар әфәнде'— дидем Ким буе дус кы шарым тенкәмә тиеп беттеләр: ничек инде. Заһидә туташ. син шул аю кебек тупас, тәрбиясез кешегә озатырга рөхсәт итген?—диләр. Мохтар Мутиннын шундый яманаты чыккан иде Һо-о, тупас түгел иде ул. тәрбиясез дө түгел, укымышлы морза нәселе. Беренче бөтендөнья сугышы каһарманы Бөек трагик Юлда кайтканда ул мине күз карасы кебек саклап алып кайтты, аерым урыннарда гына терсәгемнән сак кына готын, куркыныч урынны кичерә иде Анын тавышы' Анын сөйләшү манерасы искиткеч иде Юан. куе, бәрхет тавышлы иде ул. Салмак кына сөйләшкәндә дә күк күкрәгәндәге кебек, күкрәк аз гына вибрация кичерә. Органнын ин түбән тавышы кебек, салмак куәт ургый иде анын күкрәгеннән Ир дисөн дә ир. актер дисән дә актер Ул мине озатып куйды, мин анын авы зыннан ник бер әдәпсез сүз ишетим! Мутин тсатрнын наданнарыннан көлә иле Тупас, мәгънәсез сорауларга тупас һәм мәгънәле игеп җавап кайтара иде Шуна күрә, тупаслар, наданнар аны сөйми иде Шулар, тупаслар, наданнар Мутинны харап итте дә инде Бгермс дүрт көн буе Мохтар Мутинны судить иттеләр театрда. Бөтенесе Мохтар Мутинны "халык дошманы" дип агалы Аны төрмәдә этләрдән талатып үтерделәр Кара Шәүлә Мутинга жиле белән кагылып китә. Мутин егыла. З а һ и д ә ч а н ы м Нинди бөек кешене харап иттеләр. 3 а Һ и дә ту г а ш Тинчурин белән икенче очрашу Шәрык клубында булды Кәрим Тинчурин белән Ыггсгә туташ. { а һ и лә ха н ы м Ул мине озатырга теләде минем озатучым бар. дидем. Ул:—Мутинмы0—диде Юк, .Мутин түгел. Җиһангир әфәнде'—дидем. Мин Кәримнен Мутиннан көнләшкәнен сиздем Анын көнчелеген котыртасым килеп —Җиһангир озата, дип. аеруча басым ясап әйттем Тинчурин төшеп калганнардан булып чыкмады Башка бер вакытта, биюләр беткәч, кайтырга җыенганда: бирегез номерыгызны, дип мин жавап бирергә әзерләнеп өлгергәнче кулымнан номерымны алып, киемнәрне күтәреп читкә алып китте Мина киенергә булышты Мин ана озата кайтырга рөхсәт иттем Юл буе Тинчурин берни сөйләмәде, берни сорашмады Мин дә сораштырмадым Капкага җиткәч, тыныч йокы теләп. Тинчурин кайтып китте. Шуннан сон кичәләрдән чине гел Тинчурин озата кайта башлады Мин инде анын озатуларына күнегеп беттем, ул булмаса. ул озатмаса. әллә ничек, читен-унайсыз. күнелсез була иде Мәктәптән чыкканымны да Кәрим көтеп тора. Сонгы озатуында мин —Кәрим әфәнде, безнен өйгә дә кереп утырыр идегез!— дидем. —Башка вакытта!—дип. Кәрим кайтып китте Бервакыт мин өйдә юкта Тинчурин безнен өйгә килгән Мин кайтып кердем Тинчурин анакаем белән чәй эчеп, сөйләшеп утыралар иде Мин бүлмәмә узып киттем Мин бүлмәмнән чыкканда Тинчурин киткән нде инде Х ә д и ч ә х а н ы м Бик ипле икән синсн Тинчуринын. Татарчасы да бик яхшы, укыган кеше З а һ и д ә т у т а ш Юк-бар нәрсә белән шаяртсалар, мин бик көйсег кыз идем, ләкин анакаемнын "Синсн Тинчуринын" дигәненә ни өчендер ачуым килмәде Анам бик укымышчы кеше нде минем Толсгойны яттан белә, анын берничә әсәрен татарчага тәрҗемә итте. Орынбурда басылып чыкты ул тәрҗемәләре “Камско-Волжская речь"ны хәрефен хәрефкә укыл бара Коръәнне яхшы белә. Аларнын сөйләшергә сүзләре күп булгандыр Анакаем Тинчуркнны бик ошатып калган иде Тинчурин инде минем үземә дә ошый башлаган иде Х ә д и ч ә Кызым, сине Тинчурин- га кияүгә чыга, дин сөйлиләр, хакмы шул? З а һ и д ә т у т а ш . Анакаем, мин сина әйтмичә кияүгә чыгаммыни инде* Син фатиха бирсәң, мин Тинчуринга чыгар идем, дидем. X ә д и ч ә. Ул синен кадеренне белерме сон? З а һ и д ә т у т а ш . Әнием, ни булса да, мин Кәримне яратам. Х ә д и ч ә . Алайса, фатиха, кызым! (Елый ) Рәхмәт, кызым. Сүземне аяк астына салмадын. Ичмасам, син бәхетле бул! З а һ и д ә х а н ы м . Ул вакытта анамнын хантамасы төшкән иде инде Йортыбызны реквизировать иткәннәр иде Керем юк, без үз йортыбызда килмешәк шикелле, квартирантлар булып яшәгән чак. Сайланып торыр жай юк Кәрим Тинчурин дворян кызын байлыгы өчен генә алды, дип сөйләнүчеләр аз булмады. Кәрим бсзнен чабаталы морзалар икәнебезне белә иде. Анам ана алдан ук барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп биргән. З а һ и д ә т у т а ш . 1919 елда без Кәрим белән никах укыттык. Анакайлар, тутакайлар зурлап, туйлап тормадылар. Тары ярмасыннан ботка пешереп, мулла чакырдылар. Маһи тәтәм, Фатима такай, анакаем өчесе табын әзерләделәр. Чакырулы кунаклар к>тлеп бетте Никах вакыты килеп житге дә узып та китте. Мулла да юк, кияү дә юк. Йортташлар борчуга төште биг инде. Нишләргә дә, нишләргә, мир алдында оятка калабыз! Ух-вах килә халык. Мин, эчемдә ут булса да, үз бүлмәмдә тыныч кына утырам. Менә берзаманны ялтыравыклы көпчәкле фоэтонга утырып мулла белән Тинчурин кайтып килә. Кәрим күп итеп чәчәкләр алган. Кәләшенә бүләк юнәткән. Чин чином, никах бөтен тәртибе белән укылды. З а һ и д ә х а н ы м (көлә). Кәрим морза кызына өйләнгән. Тинчурин дворянка алган, дип көнләшүчесе дә күп булды. Ул дворянканың, ул морза кызынын ашарга ипие дә юк. Икенче көнне Кәримнең кесәсендә сукыр тиене дә калмаган иде. Мулла белән фоэтонга, чәчәкләргә кереп беткән акчасы З а һ и д ә т у т а ш . Никахлашканнан сон без дүрт ел яшәгәч кенә ЗАГСка бардык. Кәрим әйтә: дин кануннарын тоттык, инде дәүләт канунымча да булсын, дип мине ЗАГСка алып китте Ике татар кызы утыра Икесе— марҗа Без килеп кергәч, марҗасы сорый —Вы пришли оформлять документы для вашей дочери? Татар кызлары пырхылдап көлә башладылар. Кәримне таныйлар, анын монарчы өйләнмәгәнен беләләр Юк, ди Кәрим, без никахыбызны рәсмиләштерергә килдек. Мин Кәримнән ун яшькә кече бит. Ул олырак күренгәндер инде. Марҗа тагын сорый —Бу сезнен ничәнче өйләнүегез? Татар кызлары тыела гына алмый, көләләр Кызларның берсе кычкыра "беренчесе, беренче талкыр өйләнә Кәрим абый”, ди. Шунда Кәрим әйтеп куйды:—Беренчесе һәм сонгысы. З а һ и д ә х а н ы м Шулай булды да Мин анын беренче һәм сонгы хатыны. Ул да минем беренче һәм соңгы ирем Кәрим белән мин унсигез ел бәхетле булдым Анакаем үзе дә сизмәстән минем алда Сара белән Суфияны бик нык мактый иде. З а һ и д ә т у т а ш . Ачуым чыкты да әйттем:—Анакаем, мин сина үги бала булдым инде, аларны назлаган кебек мина наз эләкмәде, алар белән чәтәвекләнгәнен кебек мина игътибарын булмады, дидем. Мин ярсып әйттем бу сүзләрне, бу минем сабый чактан килгән үпкәм иде. Анакаем аптырап калды, каушады һәм гомергә ияреп килгән ялгышын анлады кебек. X ә д и ч ә. И кызым Заһидә, син Кәримең белән бәхетле бит Тегеләрнен, ни Маһипәрвазымның, ни Суфиямнын. ни Сарамнын бәхете булмады бит Кичер мине, кызым, кичер. З а һ и д ә т у т а ш . Мин дә ялгышымны анлады м. Ана кешегә алай каты бәрелмәскә иде Анакаем, гафу ит мине, кызып киттем... кичер, анам... Х ә д и ч ә . Мин синен бәхетле булуына сөенеп җылыйм, балам. Күз тимәсен сезнең бәхеткә. Йа, Раббым, шушы баламны бәхетеннән мәхрүм итмә, зинһар, ялварамын Сина, Тәнрем, сакла бу ике затнын якты бәхетен. Минем бөтен куанычым Кәрим белән Заһидә З а һ и д ә х а н ы м . Анакаем ялгышмый иде, Кәрим белән без матур гаилә идек. З а һ и д ә т у т а ш Өйләнер алдыннан Кәрим мина:—Сез минем иң кадерле хатыным булыр идегез, диде. Нәкъ атакаем Шаһбазгәрәйнең булачак хатыны Хәдичә туташка язган хатындагы кебек. Унсигез ел торганыбызда мин Кәримнән ул командировкаларда чакта нибары дүрт хат алдым. Беренче хаты "Заһидә" дип башлана Калганнары "За- һиләм” дип башлана. Без беркайчан да бер-беребезгә мәхәббәт аңлатмадык, яратам. соям, дип әйтмәдек. Әмма мин Кәримнен мине сөйгәнен тора-бара гына аңладым. "Заһидә” сүзенен азагына “м” хәрефе генә өстәгән, бу мина "минем Заһидәм, Сөекле Заһидәм, мин сине сөям” булып ишетелә иде Ул мине бик иркәли иде Кәрим бик яхшы ир. бик яхшы дус иде. М ә р в ә р Кәрим сина утыз ике яшенлә өйләнде, сина кадәр анын кемнәре генә булмагандыр Нигә син анын узганнары турында белешмисен миннән, әйтик мин сөйли алган булыр идем, Заһидә ханым З а һ и д ә т у т а ш Сораштырмадым. кызыксынмадым, ирсмнен мина кадәр булганнары мине һич тә кызыксындырмый М ә р в ә р Анын кайларда булганын яхшы белүчеләр бар З а һ и д ә т у т а ш . Кайда гына булса да. ул барыбер минем янга кайта ич! Кызык бу кешеләр, валлаһи, мин Кәримне сагалап йөрергә тиешме, шулай итеп үземне түбәнгә куярга тиешмени? З а һ и д ә х а н ы м Бәлки мин Кәримнен узганнарында казынмыйча, анын артыннан шымчылык кылмыйча, иремне үземә бәйләп тотканмындыр Бәйләнсәм, мәҗлесләрдә гауга куптарсам, сөенер иде бу хатын, ә ирем мине ташлап чыгып китәр иде Кәрим ул өйдә, минем янда бәхетле иде Анакаем белән аларнын серләре килешә, тулысы белән бер-беребезгә ярашкан гаилә идек без (Көлә.) З а һ и д ә т у т а ш (келә) Бер тапкыр әллә кайсы гына бәйрәмдә, театрда. Мәрвәр ханым мине танцы бүлмәсенә алып китте. М ә р в ә р Ойдәле, Заһидә ханым, бер әйбер күрсәгәм Әнә, Тинчурннын ни кылана Икс тез башына икс кызны утырткан. З а һ и д ә т у т а ш Утыртса сон. яткызмаган бит Ул аларны ирексезләп утыртмаган, кызлар үзләре Кәримнен тезенә менгән 3 а һ и дә х а н ы м . Мәрвәрнең җен ачуы чыкты. Ул минем Кәримнен чыраена тырнакларым белән ябышуымны көткәндер инде Ябышмадым Исем дә китмәде Мунчага кермәгәннәр бит Әгәр дә шунда мин гауга куптарган булсам. Мәрвәргә дә башкаларга да и рәхәт булыр иде Бәйрәм ясарлар иде Мин ямьсезләнсәм, Кәрим миннән бизгән булыр иде Кәрим ул хатын-кызлар арасында нарасхват булды. Дәшмәдем, гаута куптармадым, мәҗлестән икебез бергә кайтып киттек, мин бер сүз әйтмәдем, ул да гафу сораган булып, сүз кузгатмады Шунын белән бетте Мәрвәр төне буе йоклый алмаган Ирен үзеннән мәһабәтрәк, чибәррәк икән, син дә үз урынынны чамала инде. Кәрим мина ир генә түгел, ул минем остазым да иде Кәрим төне буе пьеса яза да. мине уятып укый, мин ана әсәр турында фикеремне әйтәм. аннан сон иртән бер-ике сәгать кенә ятып ала Театрдан Кәримне алырга килгән саен Кәримнен йокыдан торып кына килгән чагы була Кәрим олы гәүдәле иде бит ул Кәрим абый йокы чүлмәге бит ул, ашый да йоклый, ашый да йоклый, шуна күрә симерә, диләр Йокы чүлмәге булса, көне буе театрда эшләп, шул кадәр пьесаларны, мәкаләләрне кайчан язар иде икән’ Төне буе тәмәке тарта, пьеса яза Бик эшчән кеше иде ул, эш аты, Кәримдә ун кешелек җегәр бар иде Борыным ямьсез булып чыккан минем, ямьсез булса да. Кәрим ин гүзәл хатыннар арасыннан мине сайлады, мин шуна горурланып яшәдем Унсигез ел рәхәт яшәп калдым Кәрим белән Калганы мәхшәр булды. Халык дошманнары юк чагында рәхәт иде Халык дошманнары күбәеп киткәч, тормыш бетте, хаос, мин үзем дә халык дошманының хатыны булып киттем Без Кәрим белән бик тагу-сабыр яшәдек Бер-беребезгә көнләү ямьссзлеклә- ре күрсәтмәдек. Әүвал мәҗлесләрдә ир белән хатын парлашып утыру юк иде Ир-хатын парлашып кунакка килә, бергә кайтып китә Ә мәҗлестә аерым-аерым утыралар Хәзер күрәм. кунакта ир-хатынны янәшә утырталар Ичмасам, кунакта башкалар белән аралашырга кирәк Кәрим һәрвакыт дамалар арасын да утыра Мин дә нр-җсгстләр уртасында була идем Мине бик ухаживать итәләр иде, борыным ямьсез булса да. игътибар уртасында идем. Бсзнсн шулай иркенләп йөргәнебезгә күпләрнең эчс поша иде Мин музыка яратам, җыр чыдар, скрипкачылар, органчылар, Италия. Мәскәү. Петербург артист ырынын концертларына йприм Нежданова. Игумнов. Голы1енмейерларны тыңлыйм. Кәримнен вакыты булмый. Жә ул репетициядә, жә спектакльдә Шулай да берничә тапкыр Кәримне дә дөньякүләм мәшһүр музыкантларның концертларына алып баргаладым. Ойстрахны, Обухованы бик яратып кайтты Кәрим Шаккатам мин кайбер хатыннарга иремнен кесәсеннән мәгъшукасының хатын таптым, мин иремне фәлән хатын белән тоттым, дип башкалар алдында мактанып сөйләшүчеләрне мин аңламыйм Кәрим сигез ай Әстерханда ялгызы булды. Килеп күңелемә вәсвәсә салырга тырышучылар күп иде М ә р в ә р Нигә Әстерханга төшеп менмисен. Заһидә ханым, Кәрим анда ялгызы бит. З а һ и д ә т у т а ш . Әстерханда мина ни калган. Кәрим нигә ялгызы булсын, анын анда театры бар ич. М ә р в ә р Театры бар шул. театрда чибәр-чибәр хатыннар да күп. Кәрим тик ятмый торгандыр, тикшер, кара З а һ и д ә х а н ы м Мин Кәримгә ышана идем Ул ир кеше. Әгәр ул башкаларны коча икән, кочсын Мин моны хыянәт дип атамыйм Ишетсәм дә белмәмешкә, ишетмәмешкә салышам. Ул барыбер мине ярата, ул барыбер минем янга кайта. Ни әйтсән дә, ир кешегә сигез ай хатынсыз тору шактый катлаулы эш Әгәр дә анын өчен чит-ят бер хатынга әйләнгәнемне сизенсәм, менә бу хәлне мин кичерә алмас идем Концертлардан сон мине кавалерлар өйгә озата иде Кем озатканын мин Кәримгә үзем әйтә идем Сүз куерту юк Мина әйтәләр иде, какой же у вас красивый муж, диләр, янәсе, мин ямьсез, ирем матур. З а һ и д ә т у т а ш . Театр халкы нишләптер мине сөймәде инде ул. Хәзер дә сөймиләр Кәрим өйгә кайтып керер иде дә, ишек борысына сөялеп, өйдә рәхәт, дияр иде. Бу мина: Заһидә җаным, мин сине бик яратам, булып ишетелә иде Мин ана рәхәт булсын, диц тырыша идем. Примуста аш пешереп, чәй кайнатып тора идем Ир кеше хатыны белән бик яхшы торса да. эшендә уныш казанса да, барыбер өченче бер мавыгу эзли башлый Жә ул спорт белән шөгыльләнә. Жә башка берәүгә ияләшә. Кәрим фото белән шөгыльләнә иде Чит ил фотоаппаратлары алды Зурайткыч әсбаплар алды Мәш килә иде Анын германский сигез яхшы фотоаппараты гына бар иде. Абыйларым арасында үскәнгә мин ир кешенең психологиясен бик яхшы анлый идем. Шул ярдәм иткәндер мина Кәрим белән тату яшәргә Абыйларым мине иреккә куялар иде Гимназиядә укыганда кызлар парта астына яшереп, ярамаган китаплар укый иде Мин дә кызыгып йөрим. Кайттым да абыйларма әйттем: мина да табыгыз әле шундый китап, дидем Абыйларым үзара мәгънәле генә карашып алдылар да;—"Сина аларны укымасан яхшырак булыр. Бик укыйсын килсә—укы”,—диделәр, шуннан сон минем кызыксынуым шиңде. Тыймыйлар ич Кәримнен бавыры, бөерләре авырта иле, ул ел саен курортка бара Мине дә үзе белән барырга кыстый Мин бармыйм Генерал утарына китәм. —Зәйдә, син нигә минем белән ялга бармыйсын ул?—диде Кәрим. —Син озын буйлы, чибәр ир. курортта гүзәл хатыннар күп була Мишәйтләп йөрмим әле. Ату әйтерләр: кара, бу татар үзе чибәр генә, хатыны ямьсез икән, диярләр Бар, үзен генә ял ит, дим. Шул чакта Кәрим: Һи. жүләр лә инде син. Зәйдә!—ди иде. З а һ и д ә х а н ы м Кәрим бик әдәпле ир була белде гаиләдә. Беркөнне әйтә: кеше хатыннары каракүл пәлтәгә акча жыя, нигә син каракүл кирәк, димисен ул? Каракүлгә акчанны әрәм итмә, дисәм дә беркөнне мул гына гонорар алгач, каракүл алып кайткан Мин сөендем инде, әлбәттә. Кәрим Әбүбәкер Терегулов белән ярыша-ярыша комиссионкага йөри иде Затлы савыт-саба күрсәләр, алдан алып калырга тырышалар. Проломный, хәзерге Бауман урамында комиссионный кибет бар иде Менә бу кытай вазасын ул шуннан алып кайтты Әбүбәкернең хатыны Әминә тәтә:—Их. Кәрим алдан өлгергән икән, аны Әбүбәкер алырга кызыккан иде,- ди. З а һ и д ә т у т а ш . Кәрим, минәйтәм. “өйләндем" дип син өенә, авылына хат яздынмы0—дим Яздым, ди Сон атан-ананнын килен күрәсе киләдер бит, әйдә, дим, авылга кайтып килик Сабыннар, башмаклар, читекләр төяп, авылга киттек Кәрим атасы белән дус түгел иде Әнисе—мулла кызы Тәрбияле, укымышлы хатын иде, мәрхүмә. Кәримнен атасы наданрак крәстиән идс. Алар турында имеш-мимешләр йори иде Янәсе. Шылдавыч мулласы Кәримнен атасына куп бурычлы булган икән Шуна күрә, мулла кызын шушы мужикка бирергә мәҗбүр булган, диделәр Хәлле крәстиән иде кайнатам Каралты-кура нык Ләкин ялчылар тотмый, үз көче, балаларынын көче белән көләйгән хуҗалык иле ул Шуна күрә, кайнатам Али Кәримне хуҗалыкта калыр, кул арасына керер, ярдәмче булыр, дип үстергән, ана өметләнгән Кайнанам исә Мөхәммәткәрим зиһенле бала, аны укытырга кирәк. Казанга җибәрергә кирәк, дигән фикерлә гора Кәримнен атасы мона каршы була, эшче куллар хуҗалыктан китә, лабаса. Әнисе яшертен генә Кәримне Казанга озата Кәрим атасы- нын фатихасын алмыйча киткән кеше Шунын аркасында кайнанам белән кайнатам арасында гомерлеккә ризасызлык кала. Бәлки шуна күрәдер дә. Кәрим кунакка кайткач та атасы белән утырып сөйләшмәде Атасы да гомер буе эшне минем аша йөртте Ул турыдан-туры Кәримгә морәҗәгать итми иле Кәрим дә атасына әйтер сүзен минем аша гына әйттерә Кайнатам белән без бик дус идек. Ул һәрвакыт мина: Зәйдә, дип бик яратып эндәшә идс Утызынчы елны Кәримнен атасын раскулачивать иттеләр Улын, кызы белән киявен сөрделәр Малларын, каралты-кураларын, икс катлы йортларын галап Себертә сөрделәр Сөргеннән атасы ялгыз гына кайтып төште Кырып кына салганнар тегеләрен. Шыр ялангач, күлмәкчән генә кайтты кайнатам З а һ и д ә х а н ы м Кәрим һаман атасына Йомшамады Ата белән угыл арасындагы бу татусызлыкка бик көенә идем Икесенә дә читен, мина да читен —Кәрим, атан бит. нигә син анын белән сөйләшмисен, нигә аклашмыйсыз?—дип ялындым. -Юк. Заһидә. үземне җннә азмыйм Кыстама'- диде Кәрим Сүзне минем аша йорггеләр Ләкин Кәрим атасына акча жәлләми идс Баштанаяк киендерде ул агасын Ләкин кай натам яна киемнәрен Казанда кимәле, авылга кайткач кияргә саклады Ул авылга кайтып керер алдыннан бер чокырга төшеп, юл киемнәрен сатып, янатарын кигән Аны сөреп йортына кереп утыр ганнар һаман сәләмә киемдә, бу җеп бөртеген калдырмыйча таланса да әнә ничек бай киенеп кайткан, янәсе Кайнатайда крәстиән психологиясе бик көчле иде. Көз җитүгә кайнатай безгә килеп керә. Кыш буе тора да. тагын авылына кайтып китә Шулай йөри торгач, ул авылында вафат булды Урыны җәннәттә булсын! З а һ и д ә т у т а ш Кайнатамны мин эшчәнлегс өчен хөрмәт итә идем Улыннан якты чырай тәтемәгәч, ул мина тартыла иде. Зәйдә, кибеткә барып килимме, кибеттән нәрсә алып кайтыйм, дип йомышка йөрергә ярата иде. авызда көне-төне эшләргә күнеккән, шәһәрдә эшсез торалмый Ә менә кайнанам—Кәримнен анасы белән минем арада мәхәббәт иде Анамнан мина наз эләкмәде .Аннан күрмәгән ана назын мин кайнанамнан татыдым Мәхмүдә исемле иде. мәрхүмә Бик сабыр, яхшы, матур хатын Анын үзен тотышын күрсән. королевалар кебек, төз. мәгърур, аз сүхзс. бик гүзәл хатын иде. Кәрим анасына охшаган Кәрим белән анасы бер-берссннән башка торалмый иде Табын янында да гашыйклар кебек, берберсснә карашып, матур гына сөйләшәләр М ә р в ә р Заһидә хакым, Кәрим анасын синнән күбрәк ярата, силәсенме7 Көнләшмисенме1 З а һ и д ә т у т а ш . Ана кешедән көнләшәләрмени'’ Кәрим әнисен ана буларак, мине хатыны буларак сөя. ә мин адарнын икесен дә яратам, дип авызларын каплый идем һәм дөресе дә шул булды Без өчебез дә бср-берсбсзнс ярата идек Кайнанам "Бсзнен Зәйдә" дип кенә гора иде Ишегалдында утыручы карчыклар янында бсзнен Зәйдә әмән күбәләк кебек, дип минем арттан сокланып каза иде Ул мине үэснен кызы кебек ярата идс Язып куегыз, язучы иптәш мин ана мәхәббәтен бары тик Кәрим Тинчуриннын анасы Мәхмүдә кайнанамнан гына татып белдем. Үз анамны мин хөрмәт итәм. кызганам, яратам да. ләкин Кәримнен анасы мина чын ана буза белде Ул рак белән без- нен кулда вафат булды Кәрим бик карады анасын Яныннан китми кае Аны савыктырырга без бик күп коч куйдык Ләкин узган иле инде Кәримнен күз алдында жан тартты кайнанам Әнисе жлн биргәч. Кәрим "аһ" итеп бер кычкырды да. күэ яшьләрен йотып, жыла- маска тарышты. Бик авыр кичерде ул анасынын үлемен. Минем дөньяда ике кадерле кешем бар иде, берсе—Кәрим Тинчурин, икенчесе анын анасы Мәхмүдә кайнанам. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи рәжигун. Урыннары җәннәттә булсын! Алар икесе дә изге жаннар иде Кәрим Тинчурин ул Карцевтән кала иң олы сәнгатьче иде. Шыл- дыр-былдыр гына түгел, төптән, тирәннән уйлап гамәл кылучы олы шәхес иде ул. Самарада татар театры өчен кадрлар хәзерләүне ул оештырып җибәрде. Т и н ч у р и н Остазыбыз Габдулла әфәнде Кариев башлап җибәргән изге эшне өстән-өстән генә, һәвәскәрләрчә генә, әйдә ярамаган тагын татарга, дигән өслүб белән башкарырга һич тә ярамый, иптәшләр. Мәктәп кирәк актерларга да. рәссамнарга да, драматургларга да, музыкантларга да Белем кирәк бөтен сәнгатьчеләргә дә. Зыялылык кирәк татар театрына. Урамнан алып кереп, сәхнәгә уенчы чыгару вакытлары төкәнде Без янача системада корырга тиеш үзебезнең сәнгатебезне. Анын өчен без Самара каласында студия ачабыз Яхшы мөгаллимнәр чакырттык. Хәзер бары тик теләүчеләр арасында ярыш оештырырга калды. З а һ и д ә х а н ы м . Һо-о, Самара студиясе ул үзе бер могҗиза иде. Драматург Таҗи Гыйззәт, шәп актерлар. Әпсәләмов Һо-о, Мифтах Әпсәләмов дигән шәп артист бар иде, 1927 елда вафат булды. Ул Иван Грозныйны, Ишанны уйнап күрсәтте халыкка. Анын ишаны ишаннарга ишан иде. Уразиков та ишанны яхшы уйный, сүз юк, әмма Мифтах Әпсәләмовны күргән кеше алар- ны чагыштыра алмый. Әпсәләмов белән бергә Әсгать Мәҗит, актер Хөсәен Уразиковлар шуннан чыккан шәхесләр. Теоретик белем дә Әпсәләмовта бик нигезле иде. Мин әдәбият укыттым. Ләкин Самара студиясендә эшләр гөрләп барганда Идел буенда ачлык башланды Укытучылар ачлыктан качып китте. Артистларның да күбесе ачлыктан качты Безнен барыр урын юк. Ачыга башлагач, Кәримнең әйберләрен базарга чыгарып сата башладык. Кәрим базарга чыгарга ояла, анда аны халык таный Әйберләр сатарга мин остарып киттем Ин сомыннан анын бер пинжәге генә калды Кәрим, дим, бар инде монысын үзен сатып кайт, минем хәлем юк. Теләртеләмәс китте бу базарга. Бик озак көттем, кайтмый Кәрим Үзем чыгып киттем Кәримне эзләргә. Барсам, күрсәм, мескенем аптырап, кыюсыз гына, үзенә генә ишетелерлек итеп: ха- руши пиджак, харуши пиджак, дил басып тора. Кыяфәте чиста, Кәрим бик мәһабәт кеше иде бит ул, янына килүче юк, бөтен спекулянт аны читләтеп уза тора Барысы да Кәримне "подставной" дип уйлый. Озак басып торды, пинжә- ген селтәр-селтәмәс Кызгандым бичараны Мине күреп алгач, Кәрим, бата башлаган кеше ничек итеп бүрәнәгә тотынса, ул да шулай мина таба ымтын- ды. "Мә. мә, зинһар, үзен сат! Миннән сәүдәгәр чыкмый", дип пинжәген мина ташлады. Шулай итеп, Самара студиясе башланыр-башланмастан ябылды. Илле ике шәкертне Тинчурин кая куйсын'1 Киттек Оренбургка Анда да ачлык. Артистларыбыз ачлыктан кырыла башлады Ике артистыбыз сәхнәдә үлде, тифтән ике артистыбыз вафат булды Мин йөккә узган идем. Урамда барганда анымны югалтып егылганмын. Мине Кәрим күтәреп алып кайткан Мин шунда ана булу бәхетеннән мәхрүм булып калдым Кәрим сау-таза ир кеше, башкага өйләнеп ата була ала иде, мин ана бу турыда ике тапкыр әйттем ул, гадәтенчә, и тиле лә инде син. Зәйдә, дип кенә куйды. Шуннан сон без бу турыда беркайчан да сүз кузгатмадык. Мин аякка бастым, башкалар егылды. Труппаны таратырга, дигән карар чыгарылды Шулчак Ташкенттан Шәһид Әхмәди- евтән телеграмма килеп төшә Кәримгә: “Нишләп анда ачка кырылышып ятасыз, килегез Ташкентка, эш тә, аш та табарбыз" Телеграмманы Кәрим коллективка күрсәтте Шатлык, бәйрәм, үләргә ята торганнар да сикереп торды Кәрим иллеләп кешене вагонга төяп Ташкентка алып китте. Юлда ачлык башланды, бер аи буе бардык, жә вагонны өзеп калдыралар, дала уртасында состав көтеп ятабыз, җә ягулык бетә Тагын ике артистыбызны дала уртасында җирләдек Шыр сөяккә калып Ташкентка килеп егылдык. Кырык-илле кешене күргәч. Шәһит Әхмәдиев егылып китә язды. Мин бит Заһидә ханым белән икегезне генә чакырган идем, телеграмма коллективка түгел иде бит, ди Әхмәдиев. Икегезгә урын да. эш тә табам, кал- саннарыгыз өчен мин жавап бирә алмыйм. ди Чыннан да Әхмәдисв безне урнаштырды Калганнар кайсы кая таралып. үз җайларын үзләре карадылар Тора-бара барысы да эш тә, аш та таптылар Концертлар оештырып җибәрдек. Жырчылар, музыкантлар, уйнаучылар бар. Ләкин ун-унбиш артист эшләгәнне тагын угыз артист ашап ята алмый Эс- града һонәрс булмаганнар башка эш таптылар. Шуннан сон 1922 елны Дәүләт театры корабыз дип. Тинчуринны Казанга чакыртып аллылар Менә шулай оешты ул Камал исемендәге татар дәүләт драма театры. З а һ и д ә т у т а ш . Минем Тинчуринга кияүгә чытасымны ишеткәч. Мохтар Мутиннын мина булган хөрмәтле мөнәсәбәтләрендә үзгәреш башланды һәрхәлдә ул мина шулай тоела иде Минем алда һәрчак әдәпле, итагатьле Мутин төртмә сүзлегә әверелде кебек Бер тапкыр Мутин спектакль куярга җыенды, пьесадагы баш рольне—Сәлимәне мина тәкъдим итте. Кызыклы пьеса. әйбәт роль, артисткалар яхшы рольгә ябышып яталар. Ә мин баш гарггым Мутиннын күзе шар булды. Ул кыстый, соныннан ялына башлады, ләкин мин бу эшкә алынмадым Бөтен театр аптырады. Кәрим дә: «Син нишлисен, шәп роль, син жир җимертәсең анын белән*.—диде. Ләкин мин инде карар кылган, ваз кичкән Шунда Мугин театр фойэсында үземне генә очратып, сүзе астына зәһәр салып, син Тинчурин- нан куркып, минем спектакльдән баш тартасын, диде. Бу сүз ачуымны чыгарды Мутин кайсы тәбәлдереккә басасын бик яхшы белә иде. ул минем самолю- биемдә уйнап, жинмәкче иде. Ләкин мин барыбер уйнамадым Театр эчендә, баш режиссер хатынына бик сак кыланыр га, алдыңны-артыңны карал эш Портеры кирәген белә идем З а һ и д ә х а н ы м Театрда гөрле хәлләр булды инде Тинчурин пьеса арты пьеса я ы. үзе куя. үзе баш рольләрне башкара Театр гөрли Халык йөри Шулай матур гына иҗат иткәндә, матур гына яшәп ятканда Кәримне театрдан кудылар Кемдер “Тинчурин театрны үз монополиясенә әйләндереп бетерде, фәлән-төгән", дип язган Язган кешеләре дө билгеле Исемнәреме? Әйтмим1 Нигә иске яраларны кузгатырга’ Мәшһүр артистлар да бар кул куйган нар арасында Кәримем эшсез калды Аптыраган-йөдәгән, балтасы суга төшкән Кайгырма, дидем. Җитешә алмый илен, әнә өйдә пьесаларыңны язып ят Юк. Кәрим театрдан куылгач яза алмады Көндезләрен әлсерәгәнче эшләп, төннәрен яза иле ул. Көндез эше дә юк. яза да алмый. Парадокс' Вакыты тар булганда ул бер төн эчендә бер пьеса язып ташлый иде. Ижат өчен вакыт кысан булу кирәк булдымы икәннн0 Шуннан моны Әстерханга сөрделәр Ул анда бер фасыл эшләп кайтты Аны тагын Академия театрына баш итеп чакырдылар Чөнки Тинчуринсыз эш бармый Куярга пьеса юк Режиссер кулы юк. Кәрим үзе өстеннән язган артистларга бер сүз әйтмәде Берни булмагандай, эшен дәвам итте Театр канатланып ижат итә башлады Кәримне тагын эшеннән алдылар Бу юлы инде сәяси гаепләүләр дә бар иде Гражданнар сугышы башлангач, жизнәм Аскәр ШәехГали аклар гаскәре офицеры булып, кызылларга каршы сугышка китте. Суфия тәтәм театрга кайтты Ул театрга кайтканга Тинчурин бик сөенде Йорт театрынын артисткасы булып, кухнәдә ятканчы, ичмасам, театрда гөрләрсен. диде Исхакыйнын тәнкыйте ана тәэсир итми калмаган, күрәсем, апам театрга кайтты. Ләкин Гаяз Исхакыйга үпкәсе бар иде анын Генерал утарында кунак булып киткәннән сон Исхлкый "Бәянсл- хак" гәзитендәме шунда, хәтерләмим, “генераллар халык икмәген ашап, усн- мусн корып, рәхәт чигәләр, милләт Я) мышы турында кайгыртмыйлар", дин язып чыккан идс. Апамнын шу на жен ачуы чыккан атна буе мунча кереп, кунак булып ятты да, Казанга кайткач безне сүгеп мәкалә язган, дип бик озак зарланды Апам жин сызганып ижат эшенә тотынган иде. гражданнар сугышы туктагач. китте чистка. Аскәрне төрмәгә утырттылар Тинчуринны чакыртып, син нигә туган-тумачалык корып, ак офицер хатынын, генерал киленен, шул нс- дорезанная артистократканы театрына жыеп ятасын’’ дип пешерделәр Суфия тәтәм театрдан китте, шуннан сон кабат әйләнеп кайтмады Халык дошманнары күбәя башлады Гаиләгә генә түгел, илгә кара шом тис I кара Шәу ы сәхнә буйлап чабып Йөри ) Театрның нн талантлы актерларын себереп ала башлашлар Халык дошманнары булып. Мутин кил- те, Тинчурин китте, Гали Ильясов китте, Гомәр Исмәгыйловны театрдан кудылар. Ул Кырым-татар театрына баш булып китте. Аннан кырым татарларының халык дошманнары белән Гомәр Исмәгыйловны каторгага сөрделәр Язучыларны кырып-себереп алдылар: Бур- наш, Гомәр Гали. Гомәр Толымбайский, Хәсән Туфан. Мирсәй Әмир. Кави Нәҗми, Галимҗан Нигьмәти, Сәйфи Казанлы, Галимжан Ибраһимов Татар язучыларынын каймагын гына алып киттеләр Нинди шәхесләр, миһербан ияләре, бөек талантлар юкка чыкты. 1929 елда Ялтага, Галимжан Ибраһимов янына барган куәтле төркемнән берсе дә калмады Урамга чыккач, кем белән исәнләшергә, кем белән исәнләшмәскә кирәклеген лә белми идек. Исәнләшерсең, ул халык дошманы булып чыгар. Исәнләшмәсәң, итагать кануннары бозыла. Мин дә халык дошманының хатыны буларак, эшсез калдым. Элеккеге дусларым, танышларым урамда очраганда исәнләшми, яки күрмәмешкә салышып уза, яки "недорезанная дворянка" дип каһәрләп китәләр. Минем белән курыкмыйча исәнләшеп, хәл сорашып торучы бер генә язучы бар иде Шәриф Камал Ләкин ана кыенлык килер дип, мин үзем аны күрсәм, йомыш тапкан булып, ишегалдына кереп китә идем. Шәриф абый узып киткәч кенә качкан җиремнән чыга идем Сезнең буынга Ходам күрсәтмәсен ул афәтне Иблис каплады дөньяны. Мине атам оеннән. үз өемнән куып чыгардылар. НКВД Кәримнең бөтен документларын, әсәрләрен, алтын ятаганын, сигез герман фотоаппаратын, бай китапханәбезне талады. Мин урамда калдым Ачтан үлмәс өчен үземнең алтын-көмеш әйберләремне сатып көн күрдем. Кәрим юкка чыкты. Мине дә чакырттылар С л е д о в а т е л ь . Исемегез, фамилиягез? 3 а һ и д ә т у т а ш . Заһидә Тинчурина. С л е д о в а т е л ь . Сез нинди халык дошманнарын беләсез? З а һ и д ә т у т а ш . Мин халык дошманнарын белмим. С л е д о в а т е л ь . Сезнен өйдә артистлар, язучылар жыела идеме'’ З а һ и д ә т у т а ш Жыела иде. С л е д о в а т е л ь . Кемнәр килә иде? .БАТУЛЛА З а һ и д ә т у т а ш Барысы да. С л е д о в а т е л ь Кемнәр килә иде? З а һ и д ә х а н ы м Исем әйтсәм алып китәләр, шуна күрә мин кулга алынганнарнын гына исемен атарга булдым. З а һ и д ә т у т а ш . Фәтхи Бурнаш. С л е д о в а т е л ь Уже утыра Тагын? З а һ и д ә т у т а ш Мохтар Мутин. С л е д о в а т е л ь . Уже утыра. Тагын? З а һ и д ә т у т а ш . Гомәр Толымбайский. С л е д о в а т е л ь . Уже утыра. Тагын? З а һ и д ә т у т а ш Калганнарын хәтерләмим инде. С л е д о в а т е л ь . Алар сездә озак утыралар идеме? З а һ и д ә т у т а ш . Озак утырган чаклары да бар иде, тиз киткән чаклары да бар иде. С л е д о в а т е л ь . Алар сезнен өйдә нишлиләр иде? З а һ и д ә т у т а ш . Кәрт сугалар иде. С л е д о в а т е л ь . Сөйләшәләр идеме? З а һ и д ә т у т а ш . Сөйләшмичә кем кәрт суга инде. С л е д о в а т е л ь. Ни турында сөйләшәләр иде. З а һ и д ә т у т а ш . Мин аларны тынламый идем. С л е д о в а т е л ь . Контрреволюцион сүзләр сөйлиләр идеме? З а һ и д ә т у т а ш Кухнәгә аларнын тавышы ишетелми иде. З а һ и д ә х а н ы м . Ничек башыма килде. Аллага шөкер, мин бер генә кешенең дә исемен атамадым. Аерылышыр алдыннан Кәрим күземә туры карап, тутырып карап торды, бәлки сонгы күре- шүебездер, дигән кебек. Аннан сон каты итеп, авырттырганчы кулымны кысты. Шул булды безнең гомерлеккә аерылуыбыз. Аңлавы кыен иде, ничек итеп Кәрим кебек кешеләрне юк итеп, коммунизм төзеп була ала икән ул? Кеше бәхете өчен яхшы кешеләрне үтереп бетерергә алынган система үзен-үзе буып үтерергә тиеш иле Үтерде дә Аңламыйм, андый алмыйм бүген дә антинародная власть, антинародная система. Йортсыз, эшсез калдырдылар. С л е д о в а т е л ь . Сез эшкә урнаша аласыз, ләкин анын өчен сез ирегезнен Тинчурин фамилиясеннән баш тартырга, Эхмәровага әйләнеп кайтырга тиешсез, яки башка кешегә кияүгә чыгып, фамилиягезне алыштырырга тиешсез З а һ и д ә х а н ы м Юк! Алыштырмадым мин Тинчурин исемен Чөнки мин анын гаепсез икәненә инана идем 1941 елда мине—халык дошманының хатынын Казаннан сөрделәр, кара бураннарда, көзге яңгырларда, фатир- дан-фатирга күченеп йөргәндә Кәримнән калган савыт-саба ватылып бетә язды. Ләкин Карисв биргән алтын сәгатьне, көмеш балкашык белән стакан оясын сатмадым, сакладым Сугыш туктагач, мине Казанга кайтардылар Ләкин Кәрим турында бер хәбәр юк 1956 елда Кәримне акладылар Ләкин бимазалар анын белән генә бетмәде. Мин Совет хөкүмәтеннән җитмеш бер яшемдә генә бер бүлмә алдым Рәхмәт инде! Атамнын ярты квартал йортын биреп, бер бүлмә Озынга китте бу сөйләшү, әле күлчесе сөйләнмәгән. Күпмссе үзем белән кабергә китәр Калганнарын башка вакытта сөйләрмен Әмма бүген мин сезгә ике фажигале шәхес турында сөйләмичә булдыра алмыйм Габдулла Кариев—затлы нәсел баласы, укыган, белемле кеше, итагатьле шәхес. Татар театрында аннан да олы. аннан да югары башка шәхес юк Менә шушы олы шәхес, мәһабәт, талантлы ирнен беренче һәм соңгы мәхәббәте Фатыйма Илъская иде И лье кая—ут артистка, ут та ул, ялкын да ул, очкын чәчри иде ул уйнаганда Табигать биргән гайрәт, дәрт, матурлык. чаялык—барысы да сәхнәдә чагыла Фатыйма Ильская бөек артистка Шаулады Ильская, бик нык шаулады Олы талант иде Ие. Фатыйма ханымның ирләре аз булмады Ләкин Кариев аны барыбер ярага иде Фатыйма ханым башга акламады, Карисвнын мәхәббәтен ул. чибәр хатынга булган гцдәти игьти бар гына, дип уйлады Ильская вафаты алдыннан минем янга килде. Озак сөйләшеп угырдык Ул сөйләде, мин гынлодым И л ь с к а я Зиһидә ханым. Кәрим абыйны алгач, мин сезгә килүдән туктадым Кичерегез мине Бүген мин сеэнен янга килдем, үзем белән алып китә алмыйм Сөйлисе сүзем бар Зинһар, тынлагыз Мин моны беркемгә дә сөйләмәдем Без инде икебез дә яшәсен яшәгән, ашасын ашаган Минем тормышым сезнен күз алдында. Ләкин беркем белмәгән серләр бар минем тормышта Гөрләдем мин театрда, мине фоэтоннарда гына йөрттеләр, байлар мине бриллиантларга. алтынга күмделәр Гөрләдем мин. гөрләттем мин театрны Улым туды, Фоатым мәһабәт жегет иде Танк эчендә янын шәһит китте Менә минем бәхетем шунын белән бергә кабергә күмелде Ир-жегетләрнен ниндие генә юк иде минем аяк астымда Мин ирләрнен патшабикәсе илем, мин сәхнәнен Алиһәсе идем Ләкин минем бәхетем булмады Алтын-көмсшнен дә минем өчен поты бер тиен Мин ялгыз, токымсыз, нәселсез карчык булып бу дөньядан китәм Дөрес, мин татар театры тарихында урынсыз булмам Әмма шәхси бәхетем минем алдан ук булмады Мин бит үэем- нсн кем баласы икәнемне дә белмим Мине үстергән әби белән баба минем әби-бабамы ул. әллә алар мине—ташландык баланы алып тәрбияләргә тырышканмы, әллә алар мине үстереп, байданбайга сатып кон күрмәк булганмы, мәгълүм түгел Байларга йон юдым мин. асрау булып тордым Эшеннән курыкмадым. әмма исерек хуҗалардан Йөрәгемдә курку калган Ирләрдән курку. ирләргә җирәнеп карау калган. Заһиде ханым (Тынып ката, янын башыннан ямьсез күренешләр уза.) Кичерегез, искә аласы килмәгән вакыйгалар каршыма килә Мине Казанга чакыргач. сөенгәнемне белсәгез Мин инде театрсыз яши алмый идем Япь-яшь кыз баланы Оренбургтан Самарага поезд белән озаттылар Солдатлар составы иле ул, пассажир поезды киткән, берничә көн булмаячак иде Казанга тиз барып җитәсе килә Исерек солдатлар, офицерларның ни кылганнарын сезгә сөйләве авыр (Пауза) Ике атна килдем мин Казанга Самарадан пароходка утырып Казанга мендем Пристаньда мине Фатих Бәкер каршы аллы Минем кыяфәтне күреп, ул егылып китә язлы Ул барысын да аклады Кешегә күрсәтмичә, үз өенә алып кайтып, юындырып. яна киемнәр алып, мине аякка бастырды Мин ул кешегә мәнге рәхмәтле Ул мине яман сүздән. гайбәттән коткарыр өчен мина өйләнде Бәлки ул мине яраткандыр да. Мин аны ярата алмадым. Ләкин мин хәзер анлыйм: Бәкер мәсхәрәгә калган кызны коткарып калырга тырышкан. Ни әйтсән дә ирдә булган, аерылган, ул кадәр хурлыклы түгел. Минем холкымның шулай четерекле, кыен булуы әнә шуннан башланды кебек. Мин бөтен игътибарымны ижатка ташладым. Рольне алгач, мин җенле кеше кебек өйрәнә башлый идем Женле кеше кебек уйный идем. Чөнки минем эчтә икс жен утыра иде Берсе анын талант жене, икенчесе—ирләргә нәфрәт Ирләр мина талантлы һәм чибәр булганым өчен генә, женси ихтыяҗларын канәгатьләндерер өчен генә йөриләрдер кебек тоела иде Аларнын күбесе шулай булгандыр да. Мин аларнын хисләренә көлеп карыйм, минем арттан йөри-йөри әлсерәгәннәрен күреп, минем алда сәгатьләр буе тезләнеп торуны бәхет санаган ирләрне мыскыл итәм. Ул тилергән ирләргә никадәр кырыс булсам, алар шулкадәр мина ныграк тартылалар иде. Юашларын юаш булганга яратмый идем, усалларын усал булганга сөйми идем. Юашларыннан батыр яса- макчы булып, чабаклыйм, күз алларында башка фаэтонга күчеп утырам да, гүләйткә чабам. Усалларын юашланганчы ялындырам Аларнын шулай күндәм булганнары да минем женемне чыгара иде. Мин чикләрне белмичә шулай үрти идем аларны. Ләкин ялгыз калгач, тыела алмыйча елый идем Аларнын гаебе юк бит, нигә мин алардан шулай мәсхәрә ясыйм, дип үземне сабырлатырга тырыша идем, ләкин дөньяга чыккач, аларнын женси азгынлык алгысыткан чырайларын күрәм дә тагын азарт кузгала, ләкин Кариев белән Бурнаш башка холык кешеләре булды. Икесе дә сабыр, итагатьле булдылар Икесе дә минем капризларыма түзә иделәр. Шулар арасыннан мин берсен генә исемнән чыгармыйм. Кариев (күнеле тула)\ Картлык көнемдә мин аңладым, мин нинди олы мәхәббәттән колак какканмын икән! Кариев! Ул бит мине өзелеп сөя иде, аның ачуын чыгартыр өчен, ичмасам, бу мине бер тотып ярсын иде дип, юри байбәтчәләрнең фаэтоннарына утырып пикниккә чыга идем Ул сабыр гына каршы ала иде Фатих Бәкер мине хурлыктан коткарып, миндәй тиктормас яшь хатынны авызлыклап тотарга алын мыйча, аерылышып, Ташкентка китеп барды. Минем юлымда киртә булып тормас өчен. Нинди корбан! Нинди бөек шәхес' Сонгы елларда мин гел Кариев дип саташам, Заһидә ханым. Нишлиы сон, үткән эш кире кайтмый, үкен син, хет үл, жыла. Сез, Заһидә ханым, әхлак эталоны, сез тугрылык фәрештәсе кебек хатын. Сезнен гөнаһыгыз юк Кәрим абый алдында да, Алла каршысында да. Мин нишлим? Минем тормышымнын бердәнбер шаһиты сез, Заһидә ханым, минем тарафтан кыен күргән, мин теләр-теләмәс рәнҗеткәннәрнең барысы өчен дә сезнен алда гафу үтенәм Кичерегез мине! Их, кайтарып булса икән теге вакытларны. Мин Кариев янында гына калган була идем!.. Ә хәзер мин Кариев янына китәргә тиешмен! Кичерегез, Заһидә ханым, озын монологым өчен. Мин сезгә тагын бер килеп китәрмен әле! З а һ и д ә х а н ы м . Безнен сонгы күрешүебез шул булды. Ул сөйләде дэ сөйләде, бушанды, рәхәтләнеп калды, хушлашып чыгып китте Мин анын маҗаралары турында сораштырмадым, ул үзе теләгәнен генә сөйләде. Минем ни эшем бар анын маҗараларында. Мин анын бөек артистка икәнен беләм—мина шул җиткән. Андый артистканың моңарчы күренгәне юк. Бер тамчы да бәхет күрмичә, театр өчен, халык өчен үзен корбан иткән бөек артистканың язмышы, фаҗигасе турында языгыз, иптәш язучы Тетрәнсен халык! Аңласын халык үзенен талантлы шәхесен. Ул кабат минем янга килә алмады. Бер атнадан сон татарның бөек артисткасы Фатыйма Ильская вафат булды. Авыр туфрагы җинел булсын. З а һ и д ә т у т а ш . Чыннан да Кариев Фатыйманы шашардай булып ярата иде. Бөек иҗат кешесенен илаһи дәрәҗәдәге мәхәббәте иде ул. Со всей страстью большого художника Кариев любил Ильскую и только Ильскую. Бәхетсез мәхәббәт! Ә мәхәббәтнең бәхетлесе буламы? З а һ и д ә х а н ы м . Була! Кәрим белән Заһидәнен мәхәббәте бәхетле иде. Унсигез ел бәхетле булды ул мәхәббәт З а һ и д ә т у т а ш . Ә соңыннан? З а һ и д ә х а н ы м. Соныннан ул бәхет җимерелде. Кайта-кайта уйлыйм, туксанымда да уйлыйм: Гаяз Исхакый никадәр дә әүлия булган икән. “Ике йөз елдан сон инкыйра I- ' әсәрендә ул барысын да күргән, барысын да белгән икән, Карагыз сез минем гаиләмә— ин- кыйраз (Кари Шәүлә һәр шәхескә канатын ҖИ ЛП И ) Барысы да фаҗигале Моннан сиксән ел Исхакый ничек әйткән булса, шулай килеп чыкты. Шаһбазгәрәйнең токымы калмады, юк, калганнары татарга нәфрәтле Тинчурин- нын нәселе калмады Калганнары да урыслашкан Карагыз сез тагар сәясәтенә, сәнгагенә-әдәбиятына—инкыйраз Токым калмый! Нәселләр юкка чыга1 Нәселе калганнар татарга хезмәт итәме'* Юкмы? Исхакый казакълар, чуашлар мәсьәләсендә лә хаклы булып чыкты, язучы әфәнде Узды бит казакълар татарларны, узды, Кинолары, архитектуралары, телдәрен дәүләт теле итүләре, башка төр сәнгатьләре белән казакълар татарларны куып җитеп, узып китте Чуашлар үкчәгә күптән басып киләләр Татарларның борын югары: алар чуашларнын куып җитеп килгәнен күрми, күрмәгәнгә салыша, аларнын куып җитүләрен башларына да китерә алмыйлар Сез, язучы иптәш, Чуаш театрының спектакльләрен каралыгызмы'* Сез тагар спектакльләрен лә сирәк карыйсыз шул Ә мин ике тапкыр гастрольгә килгәнендә карадым. Шәп театр! Татар артистлары үпкәләмәсеннәр: театр саен оч- дүрт мәхәббәт каһарманы, оч-дүрт мәхәббәт гүзәле булмаса, ул нинди театр була инде? Чуашларда, казакъ театрларында дүртәр-бишәр гүзәл, дүртәр- бишәр каһарман бар Шул, үзебезнен башкорт театрында да буйлы, гайрәтле каһарманнар татар театрларындагына караганда күбрәк “Отелло"ны куя алмаган коллектив театр булып хисапланырга хаклымы? Чуашларнын поэзиясе чуаш теленнән турыдан-туры күп кенә Европа телләренә тәрҗемә ителгән, теге илләрнең классикасы да турыдлн-тлры чуаш теленә аударылган Бармы татарда шундый тәрҗемәче кадрлар’ Бөтен Франция. Англия чуаш поэзиясе белән якыннан 1ЛНЫШ Ә чуаш ир Европа поэзиясе белән чуаш теленә турыдан-туры тәрҗемәдә таныш Бармы татарда шундый кадрлар'* Музыка өлкәсендә дә чуашлар татарларны әллә кайчан куып узды инде, әфәндем. Гатарларнын шаны арпа, чуашларнын шаны алда! Татарнын тарихы анын фаҗигаләр дән генә тора Анын күренекле шәхесләрен яки үтергәннәр, яки алар көрәштә һәлак булганнар Яки алар зинданнарда черетелгәннәр. Кал Гали—һалак булган! Сәйф Сарай—горбәлтә вафат1 Кайгылы Хәсән—һәлак булган' Мөхәммәдьяр— һәлак булган! Мөхәммәд Әмин—үтерелгән! Гариф шагыйрь—һалак булган' Кол Шәриф—һалак булган' Акмулла—үтерелгән! Дәрдмәнд—ачтан үлгән' Шәехзадә Бабич—җәзалап үтерелде' Даут Гобәйди дә—җәзалап үтерелде' Шамун Фидаи—үтерелде Исхакый—горбәттә вафат' Муса Биги—горбәттә вафат' Йосыф Акчура. Акдәс Курат. Садри Максудн. Зәки Вәлиди. Баттал Таймас. Сәгадәт Исха- кыйлар горбәттә вафат' Мирсәет Сатгангалиев, Һади Атла- сый, Газиз Гобәйдуллин, Галимҗан Нигьмәти, Жамал Вәлиди, Мәхмүт Галәү, Кәрим Тинчурин, Гомәр Гали. Гомәр Толымбай. Галимҗан Ибраһимов. Шамил Усманов. Мохтар Мутин. Фәтхи Бурнаш. Ләбиб Гыйльмиләр. Сәйфи Казанлы, Сәгыйть Сүнчаләйләр җәзалап үтерелде! Гарәфи Хәсәнов. Мин Шабай. Гомәр Исмәтыйлон. Кәрим Жаманаклы, Кави Нәҗми. Нәкый Исәнбәт. Бакый Урман- че, Мирсәй Әмир. Хәсән Туфан. Аяз ГыЙләжсв. Адлер Тимергалин, Соббух Рафиков, Гали Ильяеов. Гурий Тавлин- нар совет зиндан нары нлл җәзаланды Фәрит Яруллин, Муса Жатил. Фатих Кәрим. Гадел Кутуй, Абдулла Алиш. Рәхим Саттар, Хәйретдин Мөжәй, Антик Антон, Кәшфн Басыйров, Нур Баян. Касыйм Вахит. Мифтах Вәдүт, Вәли Лотфи, Габдулла Галиев, Макс Гатау, Мансур Гаяз, Шамил Гәрәй. Рахман Ильяс, Кави Хәмит. Камат Әгъзам. Мамин Мөхәммәтша, Мөсәгыйть Мос- тафин. Хәбра Рахман. Исмәгыйль Шәфиев. Мөхәммәт Әблисв, Әхтәм Әминев. Мөхәммәт Әхмәттатиев, Демь- ян Фәтхиләр сутышта һалак булдылар Фәрит Гыйльми, Ринат Рәхимов, Малик Хәмнтов, Фәиз Зөлкарнай, Ф.ни Шәфигуллнн. Рәфкать Бикчәнгәаләр дә тыныч вакытта һалак булдылар Икенче бөтендөнья сугышында 42 тагар язучысы һалак булган Мәскәү язу чыларыннан бер Аркадий Гайдар шул сугышта һалак була, калганнары Татарстанда звикуаиинлә ята Рәсми мәгълүматларда сугышта һалак булган татар язучыларын гел утыз санында йөртәләр Ә мин 42 дим Минем үз статистикам, үз мантыйгым, язучы әфәнде! Кырым татарлары татар түгелмени? Аларның уникеләп язучысы сугышта һәлак булды, калганнарынын барысы да сугышта катнашып, орденнар алды, ләкин алар да сатлык сыйфатында сөрелде һәм аларнын күбесе сөргендә һәлак булды. Шулар өстснә һәр авылның һәр мулласы Себердә һәлак булды. Исән калганнарынын да нәселе татар түгел Татар язучылары, сәнгатьчеләренең балалары, торыннары татарга хезмәт итәме? Юк! Тукай нәселсез. Такташның берәр баласы яки оныгы татарга хезмәт итәме? Юк! Туфанның баласы яки оныгы татарга хезмәт итәме? Юк! Сәйдәшнең берәр оныгы татарга хезмәт итәме? Юк! Жиһановнын баласы яки оныгы татарга хезмәт итәме'’ Фәрит Яруллиннын токымы анын эшен ләвам итәме0 Юк! Кичерегез мине, язучы әфәнде, мин бу дөньядан оптимизм белән китә алмыйм. Әйе. озак тормам, мин дә Фатыйма ханым артыннан куа китәрмен, ахрысы, атларым җигүле. Хөрмәтле иптәш язучы, Кәрим Тинчуриннын кабере юк Васыятем бар сезгә. Минем каберем өстендәге ташта оч исем булырга тиеш. Атамнын исеме, Тинчуринныкы һәм минеке "Шаһбазгәрәй Әхмәров кызы. “Сәйяр” труппасы артисткасы, мөгаллимә, драматург Кәрим Тинчуриннын хатыны Заһидә ханым”, дип яздырырсыз! Тинчуринга чәчәк китергәндә атам белән мине дә яхшылык белән искә алырсыз Амин! Кәефем китеп тора, без иртәгә дәвам итәрбез, язучы иптәш Зинһар, гафу итегез (Заһидә булмаган язучыны ишеккә озата бара Кире күренә, ятагына таба бара Кынгырау зыңгылдый, Заһидә ханым сискәнеп китә.) Тефү, шайтан, шулай каты басалармыни инде, куркыттыгыз, мин куркып беткән инде, менә килеп алып китәрләр, дип көтеп утырам. Тагын кайсысы инде бимазалап йөри шунда (Ишек янына килә. Кара Шәүлә керә, кулында кәгазь ) З а һ и д ә х а н ы м . Син икәнсен әле, инкыйраз каргасы, үләксә козгыны! Шылтыратмыйча гына керә аямыйсынмыни0 К а р а Ш ә ү л ә . Кичерегез. Заһидә ханым Сез мине бикяр сүгәсез, ханым әфәнде Мин инкыйраз каргасы да, үләксә козгыны да түгел. Мин татар хал кын саклап калырга алынган зат! З а һ и д ә х а н ы м . Мәкер һәрвакыт яхшылык чикмәненә төренгән булыр. К а р а Ш ә ү л ә . Сез. Гаяз Исхакый һәм башкалар: милләт бетә, дин бетә тел бетә, дип күпме гайрәт, күпме корбаннар сарыф иттегез. Барысы бикяр файдасызга, заяга. Татар милләтен, анын тарихын саклар өчен сайланган сезнен юл—хата! Менә минем юл—Хакыйкать З а һ и д ә х а н ы м Кара Шевлннский, урыслашкан татар сыныгымы татарны коткарырга алынган0 К а р а Ш ә ү л ә . Тел түгел татар халкының нигезе, дин түгел татар халкының тарихы, татар халкының тарихыгыйлем, ханым әфәнде. Гыйлеме булмаса, халыкнын тарихы да юкка чыга Сезнен Сара апагыз юлы минекенә якынрак Татарча яхшы белгән татарлар надан була. Урыслашкан татарлар мәһабәтрәк, культурныйрак. белемлерәк, акыллырак. Милләт, милләт дип үкереп йөри торганнар надан фанатиклар, дин- дин дип ак яулык бәйләгән булып йөрүче көлсу-ак чырайлы хатын-кызлар, элеккеге аракы сатучылар, элеккеге ата атеистлар, коммунистлар мулла-абыстай булды хәзер Мәчет, дин, азатлык хәрәкәте тирәсендәге татарлар биш төрле була. Чынлап дингә, азатлыкка тартылган әхлаклы татар Алары ин аз санда Калганнары дин, азатлык шаукымы белән акча каерып калуны, шөһрәт яуларга тырышучылар. Алласыз, әмма мәчет азатлык хәрәкәте янында чәер эстәүчеләр Ниләр бар икән дип кызыксынып йөрүчеләр Кайбер оешмаларның шымчылары һәм акылга таман-шизофреннк- лар. Болар белән динне торгызып, азатлык яулап булмый. Татар депутатларының күбесе надан, комсыз рәшвәтчеләр Татарның тарихы ни аларга, теле ни алар- га, киләчәге ни аларга Менә татарнын киләчәге кемнәрдә Будущее татарской нации—в обрусевших татарах. Они спа- сут историю татар, жертвуя татарским язы ком и Исламом Основа и будушее татарской нации—в характере Берите пример от евреев Бедные еврей веками страдали, их изгнали отовсюду, но они закрепились в России и сохранипи еврейский. национальный характер, потеряли язык, даже релнппо. но еврея можно уэнать по характеру, по сохраненным ими традициям Родным языком всех евресв России является русскии. Еврей русским владеют лучше чем сами русскис. почта у всех сврсев имена русские или той республики в которой они жи- вут Они меняют имена, но не меняют характера и этим они завоюют вссь мир. А вы ругнем ругастс обрусевших татар А сами татары не хотят давать своим детям татарскис имена Во главе татарского инкыйраза стояли татарские писатели, ученые, учителя и партийные работники, которыс по долгу службы лолжны были бороться за чистоту традииии и имен. Откройте любой справочник имен, вы там вряд ли найдсте чисто татарскис имена Татарскис отцы наводнили ссбя свропсйскими имснами. Альберты, Роберты, Зигфриды, Рафаэлы, Клары, Луиты, Экземы, Октябрины, Марсельезы, чего только нет, каких только имен нет у тагар, только не гатарские. вся интеллигенция у татар гаилая, напроч забыты хорошие традиции. ритуалы Вы не смо- жете задержать естественный процесс обрусения татар Время упущено Прошло- му возврата нет. Остается мой иуть, путь Кара Шевлинского Инкыйраз наступа- ет! З а һ и д ә х а н ы м (кинәт хәле китә) Күземнән югал, Шәүлә! Төнлә генә төшемә кергәнен җитмәгән, көндезен дә килеп керәсен, чыгып кит! К а р а Ш ә ү л ә . Китәм! Ләкин менә моны тапшырырга рөхсәт итегез. Заһидә ханым Сезгә телеграмма, Мәскәүдән. Шаһбазгәрәй Әхмәровнын оныгы, Сара апагызнын утлы, сезнен племянниктан! Павел Яковлевич Букшпаннан! З а һ и д ә х а н ы м (телеграмманы ача) “Дорогая тетя Зина! Позлрааляем Вас девяностолетием' Желаем долгих лет жизни и личного счастья Семья Пааза Букшпана ." Павел. Спасибо. Павел, хоть ты не забываешь старую тетушку Чыннан да. бүген 1987 елнын унөченче июне бит Заһидә Тинчуринага бүген 90 яшь тулды Ни Язучылар берлегеннән, ни театрдан кеше юк Әллә Тинчурин өстендә тагын болытлар куера башладымы'’ (Ишектән кергән язучыга Анын кулында зур гына чәчәк бәйләме.) Ой- ии, сезмени әле бу. хөрмәтле язучы’ Рәхмәт, юкка мәшәкатьләнгәнсез! Туган көнемә берәү дә килмәде, дип пошынган идем Сез Язучылар берлегеннән дә. театр жәмгыятеннән дә буласыздыр инде Рәхмәт’ Менә мин си на шушы фотоларны. Тинчурнннын барлы-юклы архивын калдырам Сез саклагыз хәзер Сез тарихны барлагыз Минем балам. Тинчурнннын варисы булмады Мин сезгә үз балама ышанган кебек ышандым Саклагыз! Кара Шәүлә у зып кнтә, Заһидә апа да сәхнәдән югала. Тәмам