Дискуссия: "Безнең заман герое"

ПЕГАС КАШЫНА МИКӘН? Татарнын, университеты юк диләр һәм аны ачтыру өчен байтактан көрәшәләр. Әмма, минемчә, татарнын берничә, шул исәптән “Казан утлары" исемле затлыдан затлы университеты да бар. Һәм. кайчандыр бу университетта бик күпләр укый иде Яна татар университетлары ачылуны хуплаган хәлдә, булганнарынын да тулы куәткә эшләве тәэмин ителүен телим. Миңа калса, Марсель Сәлимжанов җитәкләгән Камал театры, Лима Кустабаева эшләгән татар жыр һәм бию ансамбле, Илһам Шакиров. Әлфия Афзалова, Таһир Якуповлар эшләгән филармония дә чын мәгънәсендә татарнын халык университетлары иде Аяныч ки, илдә барган үзгәрешләр нәтиҗәсендә, республикабызда акыллы җитәкчелек булган шартларда да, кая ди сина яңа татар университетлары ачу! Булганнарын саклау, бетерми калдыру да көннән-көн катлаулыга әйләнеп бара.. Элек, Рим Кәримовлар эшләгән замандагы радионы татар халкынын бер кәттә дарелфөнүне дип санасак, бүген исә ул шактый гади, ПТУ сымаграк белем учагы гына булып калды бугай Һәрхәлдә элек аннан татар рухы кайнап, бәреп тора иде Татарча телевидениебез дә, Жәлил исемендәге опера-балет театры үрнәгендә, сүздә генә татарныкы булып бара төсле Шәхсән, телевидениебездә татар рухы дөм юк димәсәм дә, аны рәхәтләнеп караучылардан түгелмен Милләт йөрәгенә сары май булып ятарлык тапшырулар ташка үлчим, һәм хәл унай якка үзгәрер дә төсле түгел.. \Ү1Р-зал исеме астындагы рус телендә барган тапшыру, мина калса ин-ин эч пошырганы һәм ул анда катнашучы түрәләргә очко өстәмидер дип уйлыйм. Ә менә шуның татарчасын чын татар зыялысы булган алып баручы белән оештырырга иде һәм сүзнең, әлбәттә, милләт, шул исәптән әдәбиятыбыз турында да баруы урынлы булыр иде.. Ә “Казан утлары” дигән университетыбызның, кыйбланы югалтмаска омтылып, жан асрап яшәп яткан көне Кайчандыр “Коръән серләре”н чыгарган журнал бүген изге Китапның татарчасын биреп барып иске гөнаһларын юа. "Безнен заман герое” исеме астында чын тәнкыйть мәкаләләренә кин мәйдан ачылу да кыйбла дөресләүгә дәлил... Аллаһе Тәгаләнең "заманны сүкмәгез, чөнки заман—ул мин", дигән кисәтүен исәпкә алсак, заманга бәйсез рәвештә чын кеше була алучыны, заманыбыз герое дип тә таный алабыз булып чыга Бармы алар9 Шушы урында нәни генә чигенеш ясап, күнегелгән гадәт буенча рус классик әдәбиятына мөрәҗәгать итәргә рөхсәт итсәнче, хөрмәтле укучы Ф М Достоевскийнын “Җинаять һәм җәза” романында үзенчәлекле үгә дә тискәре герой бар. Ул—Свидригайлов. Әлеге герой, кайчандыр ниндидер гөнаһлар эшләгән, акыллы гына кеше, кыю. җитмәсә бар байлыгын ятим һәм ятимәләргә калдыра, Дуняны алдап кулына төшергәч, кызнын катгыйлыгын күреп, анын үзеннән котылуына юл куя. Ә автор аны барыбер кабахәт бәндә итеп тамгалый. Һәм үз-үзенә кул салуына да исе китми. Инде килеп шушы ук авторнын "Бертуган Карамазовлар" әсәрендәге Катерина һәм Дмитрий кыйссасына туктыйк Кызнын әтисе, хәрби командир, казна акчасын оттыра. Тикшерү килү белән бу фаш булачак һәм әлеге гаилә хурлыкка төшүгә мәхкүм. Митя горур Катсринаны “тиешле сумманы алырга кил дип фатирына чакыра Катерина. әтисен, гаиләләрен хурлыктан саклап калу бәрабәренә үз-үзен корбан итәргә була һәм буйдак офипер фатирына юнәлә Митя ана тиешле сумманы, ягъни бар булган акчасын тоттыра һәм бернинди корбан да кабул итми генә кыз белән хушлаша. Һәм шушылай кыз горурлыгы белән уйнавы өчен үзен кабахәткә саный Үэ-үзен корбан итү хакына башкаларга игелек кылам дип килгән Катерина да мәсьәләнен болай хәл ителүеннән канәгать түгел Күренә ки. классик язучы шәхескә бик югары таләпләр куя. Кызганычка каршы татар әдәбиятында, бигрәк тә сонгы елларда. Свидригайлов сыман агайлар унай герой буларак тәкъдим ителә башлады Егет чагымда ниндидер гәҗиттә хикәям басылып чыккан иде Колхозыбыз рәисе Мәннаф ага мине очратып: —Очсркынны укыдым, әйбәт чыккан,—диде —Кая инде безгә очерклар язу. хикәя генә иде бит ул.—дим — Юк. юк Очерк, очерк. Әйбәт чыккан,—дип Мәннаф агай үз сүзеннән чигенмәде Әлбәттә бу, белгечлеге буенча агроном аганын. "хикәян очерк булып чыккан" дип тәнкыйтьләве түгел, анынча татарча янгырашлы хикәя Iә караганда русча яигырашлы "очерк". дәрәҗәсе буенча югарырак баскычта тора, һәм үзенчә ул мине купайтмакчы булды. Әмма Мәннаф агайнын шул бәяләмәсе һаман онытылмый һәм тагар әдәбиятында урын алган күп кенә хикәя, повесть, роман һәм хәтта драматургия әсәрләрснсн дә асылда очерк жанрына якынлыгы сискәндерә Бигрәк тә авыша тормышны яхшыртуны әйбәт колхоз рәисләре проблемасына кайтарып калдыручы әсәрләргә бу хас (Бүгенге тагар телевидениебез журналистлары әле лә шушы бура зналан чыга алмын ) Әлеге җәһәттән, талантлы драматург Туфан ага Миннуллнннын Кырларым тугайларым ' әсәрен күздән кичерик. Бу әсәрдә, 60 нчы елларның "Дело было в Пснькове” фильмындагыча, трактор белән трактор тартыштыртан шикелле, комбайннарны өзештераләр (жохешән. Аяз ага Гыйдажевнен ~&гәч менгән читәнгә~ повестенда лә шушы штамп кабатлана һәм нәтиҗә лә уртак: техника ватыла) Әсәрнен төп герое, колхоз рәисе, комбайнчыларны тукмый Борын асты кипмәгән малайларның комбайнга утыртылуын автор, кеше, кадрлар кытлыгы белән аклый Ә рәиснең җинаятен (баш кешенек үз кулы астында эшләүчеләргә кул күтәрүенә карата җинаятьләр кодексында махсус маддә бар) “икмәк хакына" гафу итә Ягъни автор өчен югары уныш алу—панацея. Тукмалучы малийнын әнисе шикаяте буенча журналист китерелүе герой башына төшкән бата итеп тасвирлана Авторга үзе тудырган герое сөйкемле булып тоела, ул аны бәла-казалардан да тиз аралый Журналист кыз ана студент чакларында гашыйк булган икән Эчкегә сабышкан хатыны да аны ярага, салган баштан ялгышып кына хыянәт итә Ахырда, гаебен тирәнтен анлап. асылынып үлеп, геройны үзеннән коткара Тукмалучы чалайнын әтисе, моннан алда эшләгән колхоз рәисе, язын ташлан бик вакытлы кайтып кереп, геройны "усал" хатыны каһәреннән җитез генә аралый. Бсрочтан. хезмәг юлын үзеннән алда эшләгән житәкченсн улын тукмау белән "бизәгән яна рәискә “кыйммәтле” мшәшләрсн бирә, тегесе, (рәхмәт сабыр итүенә), бүлдерми гынлый Кол хәлендәге колхоз малайларын тукмарга багыр колхоз рәисе, үзенә белгеч игеп зшкә җибәрелгән, зн з арада хатынын "тозагына төшергән" кала егете каршында коелып төшә, мыскыллавына гүзә һәм ул теләгән кәгазьгә имзасын сырлый Ягъни, ирлек горурлыгы чамалы, намус кодексынын ни икәнен белмәүче мөселманга фахишә белән бер түбә астында яшәргә ярамавын танымаучы-унлй герой буларак тәкъдим ителә Хатынынын шул көнгә качуына, соңыннан үз-үзсиә кул салуга барып җитүендә автор, героснын гаебен күрми, күргән «иешен икмәк хакына кичерә Олбәтзә. югары күрсәткечләргә ирешүче мондый геройларны мактап мәкаләләр, очерклар язарга, кем белә, бәлкем ярыйдыр .ы. әйтик, авыл хуҗалыгы министрлыгы игълан иткән конкурс кысаларында, әмма матур .мәбиятыбызла мондый персонажларны пьедесталга күтәрү мин фәкыйрьгә аңлашылмый Дөнья әдәбиятында кол хезмәтенә, колмын матур" язмышына, гомумән коллыкка дан җырланмый Надсмотршикнын гүзәл образын да тудыручы юк Бу җәһәттән татар язучылары дөнья әдипләрснсн борыннарына чиерттеләр «1йбәт колхоз рәисе” образын кем генә тудырмады бездә. (Тудырулар шул темага төшерелгән уртакул урыс фильмнарыннан сон башланды ) Язучы агайлар геройларының прототиплары булуы белән дә горурланды. Алар “унай һәм шәп" дип тәкъдим иткән геройларның байтагы шактый чикләнгән шәхесләр, эчәләр, «уҗымга да чыккалыйлар» һәм автор тарафыннан бу нәрсәләр норма буларак тәкъдим ителә... Хатыннары—йорт тота, яки каядыр эштә хисаплана. Мондый “умырткасызлар” классына караган геройлар белән конфликтка керүчеләр дә, рух-ан югарылыгы буенча, “амеба" баскычыннан әллә ни биек тормый... Рус әдәбиятыннан алынган штампларны татарныкына җирләштерү җәһәтеннән тагын бер рус язучысы иҗаты аерым игътибарга лаек. В. Распутиннын ' Живи и помни” тәэсирендә татар әдәбиятында дезертир образлары пәида булды Распутин әсәрендә дезертир ир һәм анын хатыны арасындагы мәхәббәт беренче планда торса, һәм бу әсәр мәхәббәт турында үзенчәлекле, тетрәндергеч әсәр булып чыкса, татарча аналоглардагы геройлар “Кеше" югарылыгыннан ерак Хатыннар да үтә сознательный... Ниткән мәхәббәт ди ул?.. Илдә сугыш барганда. Партия һәм хөкүмәт ничек куша—шулай яшәргә! Ягъни сарыкларга хас инстинкт безнен әдәбиятта анлылык үрнәге буларак тәкъдим ителә. Шагыйрь Равил Фәйзуллиннын милләт язмышы өчен сызланып язган бер шигырендә, хәлебезне анын картаюына бәйләп аңлаткан иде. Аянычка каршы бәлкем ул хаклыдыр да? Әмма кайбер үткен прозаикларыбыз әлеге фикердән үзләре өчен файда бирүче нәтиҗә чыгарып “алтын сенер”гә юлыктылар төсле... Рас, милләтебез картайган, анын киләчәге юк, аны үлем көтә, ул бүгенгене аңламый, анын матур үткәне генә бар Димәк, татар әдәбиятында гавәм укырлык уңышлы әсәрне, үткәнгә, картлыкка мөрәҗәгать итеп тудыру—ин отышлы юл. Һәм китте бер заман гүзәл әби һәм бабай образлары... Әмма “Әлдермештән Әлмәндәр" бу исемлектә түгел, анын проблемасы бүтән Гел Туфан ага әсәрләренә мөрәҗәгать итү ниндидер бәйләнү булып аңлашылмасын иде, мин таланты бәхәссез булганы өчен шушы олпат авторны сайладым. (Роберт Миннуллин да бер мәкаләсендә анын гына җырлары тәнкыйть ителүеннән зарланды Ә зар урынсыз, талантлы шагыйрь әсәрләре тәнкыйтькә иркен җирлек тудыра, чөнки камиллекнең чиге юк, ә графоманнар язган текстлар тәнкыйтьтән түбән тору сәбәпле тәнкыйтьче игътибарын җәлеп итми). Тамашачы бу әсәрне дә, төп геройны да яратып кабул итте, тамашаны күз яшьләрен түгеп каралы, карый һәм карар да әле. Ә төптән уйласак, бу моңсу комедия буларак тәкъдим ителгән әсәр төбендә татар трагедиясе ята. Туксан бер яшькә җиткән карт, намазлыкка басасы урында, күрше урыс авылына барып, эчеп кайтып, үлә... Үзгәртеп кору чоры һәм базар экономикасы әлеге процесска үз төзәтмәләрен кертте. Кемнәрдер бозыклык турында авыз сулары корыткан тәсфилле әсәрләр язып гавәм йөрәгенә юл эзләде, әмма халкыбыз язмышы өчен җан атып ижат ителгәннәре дә мәйданга чыкты... Анлыйм, Достоевский геройларын тудыру өчен авторның Достоевский булуы шарт Янә килеп, югары лигада уйнаучы спортчы булсын өчен аны кече яшеннән чемпионлыкка әзерләргә алынырга, ягъни вакыт, шартлар, шәп тренер һәм зур чыгымнар кирәк Һәм хезмәтнең, тырышлыкның ахыр килеп актаначагына өмет, ә бәлкем гарантия дә булуы зарур бит әле. Ә татар язучысын нигездә авыл мәктәпләре һәм университетның татар бүлеге әзерли... Ниндидер матди файда булачагы да күренеп тормый һәм язучылыкның тукталмавын, мөбарәк тәсбихнын өзелмәвен талантка хас рухи ихтыяҗ гына саклый... Хак булса, кайсыдыр аз санлы төньяк халкында шундый гадәт бар: хуҗа кунагына урынны хәләл хатыны белән бергә җәя. Әлеге халык кан катышып гариплеккә чыгудан шулай саклана. Бердәнбер чыганактан туенучы әдәбиятыбызны савыктыру өчен дә бәлкем әлеге халыктан үрнәк аласыдыр'' Әдәбиятыбызга инженерлар, табиблар, башка профессия вәкилләре дә килсен, күбрәк килсен иде. Әнә бит, Зәки Зәйнуллнн һәм Миргазнян аганын әдәбиятка килүе, мина калса үтә дә шифалы булды. Алар бит традицион юл белән әдәбиятка тәпиләүчеләрдән һәр мәсьәләгә үзгә якын киләләр. “Казан утлары журналынын бер санында Мөхәммәт ага Маһлиевнен “Татар зыялысы ул кем?" исемле мәкаләсе дөнья күргән һәм ул андый затларнын төкәнүе хакында күнслсез нәтижә чыгарган иде Инде менә татар әдәбиятында “заман каһарманы ул кем дигән исем астында дискуссия бара. Мина калса зыялыларыбыз да дом төкәнмәгән, һәм замана герое саналырлык персонажлар да күзгә чалынгалады Шәхсән үземә ин ошаганы Фа кил Сафиннын “Сонгы көз" повесте булды Һәм ул тудырган, сөйгәнен кабахәт колхоз рәисе куеныннан аралап, үзе белән алып киткән саф күнелле тракторчы счет Илгиз, урындагы деспотиягә буйсынмаган, җайлашырга теләмәгән Сабиров. золымга каршы торырлык көч тапкан тракторчы егет Фәнис, һәм рәискә җайлашмый үз дигәнен әйтеп яши алучы Имәнле авылы бригадиры Зәбир Мирзиев «Злеге автор, колхоз рәисе турында халык казагына эленә килгән легенданы, ялганны, ниһаять, фаш итте, колхоз-совхоз системасының җинаятьчел асылын укучыларына сәнгать телендә бәян итте Әлеге автор “Саташып аткан тан” романында исә дәүләт Системасы асылын да сәнгатьчә тасвирларга җөрьәт итте һәм алынган эшен шакгый уңышлы башкарып чыкты дип тә уйлыйм Мәкаләмдә телгә алынган бөек рус язучысы Достоевскийны. хәзергеләрен әйтә алмыйм, совет чоры әдәби белгечләре реакцион карашлы дип тамгалыйлар иде Мәктәпләрдә укыган чорларыбызда ла безгә демократик әдәбият, демократик карашлы автор әйбәт дип тукыдылар Янә килеп кадимчеләр иске, ә җәдитчеләр янадык яклы, димәк ки алар шәп дип тәгаенләделәр Мәгълүм ки, бер үк нәрсә ату да дару да була ала Хикмәт дозада Рухи азык, рухи тәрбия чыганагы булган әдәбиятны да җимергеч корал итеп файдалану берни торманы белән базар зкономикасы чорында якыннан таныштык Әмма шушы сукмакка керүнен юл башында, минем карашча, нәкъ менә демократик әдәбият торды да инде Әйтик, һиндстанла гөп халык касталарга бүленгән һәм әлеге структура ил хакимиятенә ятларнын үтеп керү мөмкинлеген кат-кат чикләп торган Димәк болармы таларга, мөлкәтләрен үзләштерергә омтылучы яглар өчен, әлеге милли саклану чарасын, идеалда милләтиен үз кулы белән җимерергә кирәк Ярдәмгә демократик әдәбият алына һәм демократ язучы иешә яшәп килгән лин-йаза аркасында бәхстссзлеккә дучар булган саф мәхәббәт турында кыйсса яза Шундый эчтәлектәге фильмнар гошсрслә Нәтиҗәдә, җирле халык күнеленә. яшәп килгән дин-Йолаларга. ә асылда үз милләтенен яшәү шартына каршы агулы протест орлыклары чәчелә. Әлеге сюжет барлык халыкларнын ла әдәбиятларына җирләш терелгән Татар милләтен харап игү өчен нн кулае, саф мәхәббәт хакына катнаш никахны яклау, татар хатынын “азат итү" өчен, милли гадәткә, дингә, динчеләргә каршы көрәшү иле Татар демократик әдәбияты үзен нәкъ шул юнәлештә таты, һәм бүген ул чәчкән орлык.мрнын җимешләре дискотскаларда чишенеп биюче, панельгә чыгучы, зиначы "милли гүташларыбы Г буларак гәүлазәнеш ала Җир шарында кеше бик күбәйде Фәнни-техник рсназюции роботларга жан өреп тә әлеге проблеманы кискенләштерде Хәер, ник азс ике кунинын койрыгын берьюлы тотмаска, нигә дип азс кыйммәтле материаллар һәм күп акча сарыф игәргә бу эшкә? Ник әле азармы ясауда нигез ташы итеп арзанлы да. дифицит га булмаган чимал, кешенен үзен алмаска? Бсзнен экраннардан төшмәгән Америка фильмнарын (триллерлар. боевикяар. эротика, ужастик һ 6. ш ) французлар кеше өчен зарарлы дип саный һәм әлеге ил хөкүмәте алармы экраннарына үткәрмәү белән 1снә чикләнмичә, боларны хәтта телеэкранда телгә алган өчен генә дә зур-зур штрафлар түләтүне кануни җирлеккә салган, һәм французлар бик дөрес эшлиләр, чөнки әлеге “рухи азык** нәкъ менә кеше җирлегендә биороботлар җитештерүне күздә тота да. Колхоз системасы өчен авылмын бригада булуы зарур булганы кебек, базар экономикасына корылган дөнья, халыкнын электоратка. шәхеснен товар җитештерүче карусыз биороботка әйләнүен куәтли Һәм мондый үзгәртеп коруларда әдәбиягк<1 ник.И1 роль бирелүенә тукталдык кебек (. онгы вакьпта гәнкыйтъ сәнәгенә эләккән (шул исәптән чин факыйрегеэнсн “Кашка тәкәме. кәҗә тәкәсеме исемле мәкаләсен.!,» лә кайбер әсәрләр негатив яктай телгә алыплы1 татар язучылары әсәрләре лә. кем әйтмешли, нәкъ шушы тегермәнгә с\ коя Кайчандыр Татарстан телевидениесе "ЗИППОПО" (Злочный инегнтул позитивного поведения) атлы тапшыру алып барды. Кайбер әдипләребез лә. матур сүзләргә мөкиббән китеп, югары даирәләргә позитив мөнәсәбәттә торуны хуплап язып чыккаладылар. Әмма христиан морале дә. ислам әхлагы да позитивлыкны икейөзлелек дип бәяли һәм ихласлыкны куәтли. Шәхсән үзем татар язучыларына Достоевскийча “реакиионлык"-кадимчелек телим. Ният изге, кыйбла дөрес, ихласлыкка хилафлык китерми торган иҗат зарур һәм ул кешелегебез сагында торсын очен. язучы халкына ин киме: акнын—ак. ә карамын кара булуына иман китерү һәм шул позициясеннән бер нәрсә бәрабәренә дә бер карыш та чигенмәү таләп ителә...
Реклама