БӘНДӘЛӘР ХАТАСЫ— БӘНДӘГӘ САБАК

—Акыллы кеше беркайчан да революция ясамый Бу эшкә, әгәр аны эш дип әйтергә яраса, йә наданнар алына, йә хөсет күнелле. явыз ниятле бәндәләр кулы белән ясала түнтәрелеш Акыллары томаланган бәндәләр саташа ул революция дигән нәмәрсә белән. Язучы Факил Сафин үзенен “Саташып аткан таң" исемле роман-трилогиясендә әлеге фикерне Мифтах хәлфәдән әйттерә. Иске тормышны җимереп, янасын төзүнең барышы хакында губком вәкиле белән бәхәскә кереп әйтә аларны хәлфә. Каршы якның мәнсезлегенә бик ачуы килгәндер, күрәсен, ул чор хәлфәләренә бик үк хас булмаганча, ипсезрәк итеп әйтә. Әлбәттә. Мифтахның шулай дип ышанып сөйләнүенә әдип Факил Сафиннын һәм күпләребезнең иҗтимагый түнтәрелешләргә карата бүгенге мөнәсәбәте һәм өлкәннәрнең ачы тәҗрибәсе дә салынган, хәзерге пырдымсыз тел бизәкләре дә кергән Югыйсә, заманыңда революцияләрнең халыкка ирек һәм бәхет китерәчәгенә чынлап өметләнүчеләр дә аз булмагандыр үзе... Тарих тәҗрибәсе түнтәрелешләр уңаеннан бүтән карашларны да китереп җиткерде безгә "Революцияне даһилар уйлап чыгара, фанатиклар гамәлгә ашыра. ә җимешен эт кешеләр файдалана" дигән Герман империясенең 1871 — 1890 еллардагы беренче рейхканцлеры Бисмарк. Чынлап та. бәла, бәлки, революцияләрдә түгел, анын үзләре өчен хәләл булмаган җимешләрен тиз-тиз эләктереп калучы әнә шул “эт кешеләр"дәдер. ә? "Саташып аткан тан" (Татарстан китап нәшрияты. 2003 ел) китабынын эчтәлеген бер җөмлә белән “узган гасырның беренче яртысында татар милләтенен каймагы юк ителү вакыйгалары хакын да" дияргә була Әйе. имәнеч 1552 елдан сон икенче тапкырдыр, мөгаен, өч дистә ел чамасы вакыт аралыгында татар халкының умыртка баганасына рәхимсез сугыла. рухы имгәтелә. Факил Сафин әсәрендә бу фаҗигале чорнын өчтән ике өлеше генә күрсәтелә, анда сурәтләнгән вакыйгалар Бөек Ватан сугышы дигән уртак кырылышка килеп җитми кала. Халкыбызны рухи имгәтерлек явыз гамәлләрне революция тудырган Сталин һәм аньгн яраннары башкарды Болай караганда. дөрестән дә. революция татар милләтенә зыяннан башка берни китермәгән булып чыга. Әмма милләтне хөр дәүләтле итү нияте белән утка-суга кергән, “данлы" НКВД зинданнарында коточкыч газаплар кичергән Шамил Усмановлар. Әхмәтсафа Дәүләтьяровлар. үзе үлсә дә. нык рухы шул Бисмарк токымы белән тигезсез су- _ гыштан җиңүче булып | чыккан Муса Жәлилләр. китапка исеме генә кергән Мирсәет Солтангалиевлар төркемен дә нәкъ менә революция мәйданга чыгарды бит! Менә “үзгәртеп кору” дигән кире түнтәрелеш, ягъни контрреволюиия дә гади халыкка көтелгән ирекне һәм муллыкны. ә татарларга үз дәүләтен төзү мөмкинлеген бирмәде, әмма шул ук вакытта үзгәрешләрдән чумырып файдаланучылар да җитәрлек Мифтах хәлфәме, әллә Бисмаркмы хаклы булып чыга монда? Һәм тагын сораулар: революция акылсызлар гамәле генә булгач, нигә анын 1905 елгысыннан сон татар милләте чын- чынлап рухи җанлану чорына килеп кергән, нәкъ шул кыска чорда үзенен Тукайдай тинсез даһиларын тудырып калдырган9 Жәдитче Мифтах хәлфә үзе дә шул янарыш баласы ич! Әйе. ул чор кыска булды, артыннан кара реакция еллаФакнл Сафин Саташып аткан тан. - Казан Татарстан кптап нәшрияты. 2003 ел. ры килде, әмма бу котылгысыз идеме9 Октябрь түнтәрелешеннән сонрак килгән коточкыч утызынчы еллар да революци- янсн котылгысыз нәтиҗәсеме9 Шунда ил дилбегәсен Каф тавы артынын "эт ке- шс"се эләктермәгән булса, хәерлерәк юл белән дә китү ихтималыбыз юк идеме9 Аннары, “революцияләр кирәкми” дип нигә Мифтах хәлфәләр һәм анын Әхмәтсафа Дәүләтьяровтай шәкертләре генә сабак алырга тиеш сон? Халыкны әлсдән-әле шундый гаҗизлек чигенә китереп җиткерүчеләр, акыллы дәүләт җитәкчесе болай кыланмас дип, ник бер дә уйланмыйлар? Факил Сафии романын уку барышында жанны бимазалаучы мондый сораулар күнслдә яралып кына тора Ләкин бу хат әсәрнсн кимчелеге түгел, киресенчә, анын көче, авторнын кыюлыгы. Укучыны уйга салырлык, бәхәскә тартырлык фикерләрне курыкмыйча бәян итә ул. Төгәлрәге, әсәр каһарманнары шулай сөйләшә Тарихи яктан бик еракта калмаган, хәтәр шәүләсе баш өстебездә эленеп торган халык һәм милләт язмышында кискен бөгелешләр, җуелмас фаҗигаләр китереп чыгарган үткәнебезне безнсн алга болай бар рәхимсезлсгс, кан саркып торган яралары белән сурәтләп бирүче юк иле кебек әле Ибраһим Сала- ховнын Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге алган “Колыма хикәяләре" бар-барын, әмма андагы вакыйгалар вакыт ягыннан кыскарак чорны эченә ала, өстәвенә, Ибраһим ага бу әсәрен язганда иҗтимагый фикер катачы бүгенге кннлеккә ирешмәгән, әдипләр дә җәмгыятьнең узган гасыр азагындагы яна бер борылыш сабагын кичмәгән иде әле. Әйе. тарих сабагы—куллана белгәннәр өчен зур нәрсә Әгәр татар халкы, анын милләтне әйдәүче төркеме бу борылышка Факил Сафиннын шушы роман трилогиясе күләмендә гыйбрәтле белем һәм уй белән кергән булса, шул белемен эштә файдалана да белсә, аннан, мөгаен, куанычлырак нәтижә белән чыгар иде Хәер, моннан унбиш-егерме ел элек андый әсәр туа алыр идеме икән? Бүгенге көн әдипләренең гасыр башы түнтәрелешен тирәнрәк аклавы һәм төпле бер фикергә килен сурәтләве өчен шуна охшаш вакыйгаларны гасыр азатында үз башыннан уздыруы зарур булгандыр, мөгаен Гасыр башы һәм гасыр азагы вакыйгаларында да, аларнын нәтиҗәләрендә дә шактый охшашлык булуга карамастан, икс чорның хәрәкәт ләндерүче көчләре бер берсеннән шактый аерыла икән инде Ни үкенеч, бүгенге янарыш татар мил 1әгснсн Шамил Усмановтай гаярь һәм нык чолыклы улларын тудыра алмады Ә ихтыяҗ никадәр зур иле' Монын берничә сәбәбе бардыр Беренчедән. Шамил Усчановлар. Мирсәет Сатгангалиенлар үз гаярьлекләре белән дә татарнын югалган дәүләтен кайтара алмадылар Димәк, атар юлы бүгенгеләргә үрнәк түгел, гыйбрәт кенә бирде Безнен заманда Дудаевнын "батыр шашкынлыгыннан да чечен халкына ирек һәм дәүләт килмәде. Икенче сәбәп—татар хаткы үзенен хөр дәүләтле чорыннан, иркеннән, данлы тарихыннан, рухи тамырларыннан тагын бер гасырга ераклашты, тәбәнәкләнде, вакланды, иман-әхлагеннән тайпылды, ана хәзер Тукай чорынын пәһлеваннарын мәйданга чыгару тагын да кыен Тәрбия дә бүтән. Әйтик. Факил Сафин китабынын баш герое Әхмәтсафа Дәүләтьяров татарнын мәшһүр Риза Фәхретдиннәрен. Гаяз Ис- хакыйларын укып. Тукай һәм Рәмиевла- рын ятлап, аларлан рух ныклыгы алып үскән "Күз тимәсен. Мифтах халфә сезгә төпле белем биреп ята түгелме сон9 " дип. яшь Әхмәтсафаның белсмлелсгснә соклана үзе дә кмн карашлы сәүдәгәр, халыкка китап таратучы Гомәр агасы Петр патша "бөеклегенә" хәйран калып. “Рус дәүләтен киңәйткән" Явыз Иванга һәм анын тугры дәвамчысы Сталинга дан җырлап теле ачылган бүгенге буын кош очар биеклектәге милләт каһарманнарын, Дәүлэтьяровлар токымын аңлый да алмый—кая ул аларнын башлаган эшләрен дәвам иттерү' Тамырларыбызда»! аерырга. тарихыбызны оныпырырм тырышулары бушка китмәгән, димәк Инде кызыксынуыбыз да сүрелеп бара Тарихи хәтеребезне уятырга омтылган Факил СафинлаН әдипләр ижагынл ла шактый битараф бс1 Унөч яшеннән әсәргә миен кергән баш каһарман Әхмәтсафа Дәүләтъяров- ны Сталин-Ежов җәлладлары 33 яшендә һәлак итәләр Дәүлэтьяровлар буынынын саташып аткан ганы әнә шунда бөтенләй сүнә Нибары ике дистә ел. егерменче тасырнын биштән бере' Факил Сафин аны ун ел өйрәнеп язган Чор вакыйгаларына гөшенү ана аа җинел бирелмәгәндер Шәхесләре дә нинди каршылык- лылар. әдип каләме өчен җансызлар бит Анлап кара син аларны' Әйтик менә, мәктәп белеме нигезендә. Шамил Усманов безнен өчен кем иде9 Әдип һәм. бигрәк тә. данлы кы»ыл комиссар “Тат- брнгллл алга бара " дип горур җырладык без Гасыр азагында карашлар үзгәрде “Урта Азиягә урысларны һәм урыс тәртибен татар сугышчылары алып килде” дип. ү эбәк кардәшләрнең рәнҗүен генә ишеттек Чынлыкта Шам»ы Усма- нов икс генә “төстә” түгел, аны безгә өйрәнергә дә өйрәнергә икән бит алс Ул жәһәттән Факил туган үз укучысына төпле зиһен бирә. "Безгә үз дәүләтебез кирәк, гаскәрсез дәүләт юк —татарлардан милли кызыл армия туплаганда Шамил Усмановны менә нинди изге ният дәртләндерә.' Диндәш төрки туганнарга каршы яу чабарга уенда да юк анын. Дөрес, кызыл комиссарнын "шашкын батырлыгы" күп меңнәрчә татар егетләренең мәгънәсез алышта кырылуына китерде. Шул чакта эшче көчләрсез, туендыручысыз калган Идел буе татарлары сугыш азагындагы коточкыч ачлыктан да зур югалту белән генә кичте. Ләкин, милли армия төзелмәгән очракта да. татарлар сугыштан читтә кала алмаячак иде шул Болай да бер өлеше Зәки Валиди- нен "татарлардан торган башкорт гаскәре 'ндә. тагын байтагы урыс командалыгында тикмәгә кан коя әнә Әйе. милли гаскәр туплап дәүләт яулау нияте. Рәсәй шартларыннан һәм бүгенге вәзгыятьтән караганда. Шамил Усмановнын һич чынга ашмас хыялы булып күренә. Ә ул вакытта'’ Менә хәрби халык комиссары Троцкий Сталинга ни ди: «Барлык фронтларда да авыр йөк—татарлар җилкәсендә. Аеруча пехота, артиллериядә шулай Кайсы гына фронтны алма, сан ягыннан карасак, гаскәрләрнең күпчелеге—Идел буе татарлары.» Татарлар революциягә һәм аны корал белән саклауга нилектән болай ашкынып керешкәннәр сон әле? Кемдер аңлатырга теләгәнчә, элек-электән сугышчы, башкисәр халык булгангамы9 Акыл белән уйлаганда, сәбәбе бер генә: тагар кайчандыр дәүләтледән дәүләтсез калган, һәм ул үзе өчен унайлы дип санаган һәр очракта аны кире кайтарырга теләп, иреккә омтыла. Пугачев явына милләттәшләре - безнен күпләп кушылуы да шуннан килә. Башкортларның мәшһүр Салаватын да. Зәки Вәлилине дә татарларныкы ксбегрәк омтылыш бизәгәндер Хәзерге башкорт җитәкчеләре "Без Рус иленә үз теләгебез белән кушылдык" дип бик канәгать белдерү ясыйлар-ясавын. әмма Салаваттай һәм татар Канзафардай. Бәхтиярдай. әлеге Шамил Усмановтай батыр шәхесләрнең гамәлләре белән, бүгенге карашлар түгел, халык ихтыяры, аның җуелып бетмәгән тарихи хәтере, иреккә сусавы идарә иткән Хәтта башкортның үз "игез туган"ын өнәп бетермәве, "ан төбендә" ничектер аны гаепле санавы да тарихи вакыйгалар җирлегендә җиңелрәк аңлашыла: заманында татар мөстәкыйль дәүләтен саклап кала алган булса, анын ышыгындагы башкортларга "Рус дәүләтенә ирекле кушылу" ихтыяҗы тумый иде Кызыл гаскәрдә татарларның мөһим урын биләвен Троцкий чынлап таныганмы. юкмы—тарихчылар хөкем итәр. Ләкин анын китапта китерелгән сүзләре Шамил Усмановнын гамәлләрен тирәнрәк анларга булыша. "Революцион” буш хыял белән йөрмәгән, дәүләт яуларлык көчле гаскәр туплауны һәм күп гасырлык изге максатка ирешүне кулдан килерлек дип исәпләгән, "вакыт җитте!" дип фикер йөрткән ул. Миркасыйм Гос- манов кебек фәһемле тарихчылар да 1917—1918 елларда мөстәкыйль дәүләтебезне торгызу өчен форсат чыккан иле. тик кулдан ычкындырылды, дигән карашта торалар (~Идел“ журналы. 1999 ел. 1 сан) Кызганыч, гасыр азагында без тагын бер җайлы вакытны кулдан җибәрдек. Офыкта яна мөмкинлек шәйләнми дә инде, аннарыбызны "бердәм Россия' идеясе каплап килә, дәүләтле чорыбыздан отыры ераклашабыз. Бәлки аны искә дә алмый башларбыз. Шамил Усмановны нинди "хәтәр" хыял җилкеткәнен Статин да күреп торган. Шуна күрә төзелеп, оешып бетмәгән, өйрәтелмәгән һәм коратланмаган полкларын регуляр ак казаклар армиясенә каршы бастырып тураттырган Янадан төзелгәннәрен Урта Азиядәге диндәш туганнар белән сугышырга җибәргән. Татарларның көчәюеннән куркулары шулкадәр көчле булмаса. аны таркату өчен, халыкның зур өлешен күрәләтә Башкортстан- га биреп, автономияләр нигезенә, туганнар арасына шартлаткыч салмаслар, заманында Казаннан да күренеклерәк мәдәни үзәгебез булган Оренбургтай төбәкләрне Татарстаннан читтә калдырмаслар иде Хәер, элек татарлар яшәгән, татар атамалары йөрткән авыл-калаларның барысын Татарстанга бирсәләр, ил- нен үзен дә бүтәнчә исемләргә туры килер иде шул! Роман-трилогиянең баш каһарманы Әхмәтсафа Оренбург янындагы Каргалы авылында туып-үсә. Оренбургның "Хөсәен ия" мәдрәсәсеннән үзгәртелгән Көнчыгыш халык мәгарифе институтында белем ала. Сәгыйть Агишевнын да шушында укыган, тиктормас һәм боегу белмәс Муса Жәлнлнен. җанына тынгы тапмаган Такташнын Оренбургда чагы бу Шәһәрнен балалар йортында—Шәриф Камал, музыка мәктәбендә—Салих Сәйдәшев директор булып эшлиләр Шамил Усманов монда гаскәр туплый. Йөз еллар элек үк бәхәссез урыс шәһәре (С Рыбаков Ислам и просвсшение ино- родиев в Уфнмской губернни. С. -Петербург 1900 г) дип исем-ат алган Казаннан үзгә буларак, бу вакытта татар милли - мәдәни тормышының күп җепләре Оренбург тирәсендә төенләнә Хәтта милләт зыялыларынын. әдәбият-сәнгать кешеләренен канына байтак тоз салган "тәнкыйть остасы" Фатыйх Сәгыйтов (Мөсәгыйть) та биредә Әхмәтсафа белән бергә институтта укый Болар бөтенесе дә Факил Сафинга Әхмәтсафа Дәүләтья- ровнын канат ярган, акыл утырткан, фикерләр көрәшендә чыныгу алган тирәлеген тулырак ачарга, шунын белән бергә, кискен ижтимагый борылыш чорындагы милли тормышны тирәнрәк анлап. нәкъ менә роман киңлегендә сурәтләргә булыша, кинәнеп язарлык мәгълүмат бирә. Сонрак без. китапнын баш каһарманы "артыннан". Урта Азия якларына да барып чыгабыз, андагы милләттәшләр һәм төрки туганнар белән хәйран танышабыз Аннары —Казан хәлләре, милләт язмышында тагын да фаҗигалерәк, шомлы шәүләсе күз алдыбызда әле дә күренгәләп ала торган кара еллар.. Оренбург мәктәбен узу анда тәрбияләнгән Әхмәтсафалар буынын гына түгел, алар белән бергә Факил Сафинны да әдип буларак отыры чыныктыра, күрәсен роман-трилогиянен “Ялган тәрәзәле йорт” исемле өченче кисәге, арада ин катлаулысы булуга карамастан, тагын да тәҗрибәлерәк каләм белән язылган дигән фикер калдыра Андагы сюжет төзеклеге, вакыйгалар тыгызлыгы, сурәтләүдә эзлеклелек Теләсә кайсы әдипнен үзе иҗат иткән әдәби каһарман белән бергә үсүе дә. “кара" геройлар белән артык мавыг ып караңгы чырайлы га әверелүе дә табигыйлар, билгеле Та тарстанггьгн югары даирәләрен һәм әдәби мәдәни мохитен өтеп-көйдереп узган 1937 ел тәмугын сурәтләгәндә Факил туганнын ин зур отышы—бу хазләр өчен андагы корбаннарны гаепләп хаталанмаган, алар- дан түбән җаннар ясау яссылыгына төшмәгән ул һәм шуна күрә үзе дә Ша мил Усмановларнын рухи биеклегендә калган Ә уйласа, гаепләрлек сәбәп таба алыр иде Әнә Фатыйх Сәгыйтов атлы маһир әләкче авторны да. анын каһар маннарын да өсөрнен буеннан буена ЙЦгек ш гч*. шр ни Черек ч | Йв тый бетергәндә дә исән-имин кала. Исән калулары исә атармын үтә ныклыгында, яшәүчәнтегендә түгел, милли болганыш, үзара низаг тудыру өчен кемнәргәдер һәр заман кирәк булуларында “Икс эз үзара талашканда бүрегә тыныч' дип уйлыйлардыр Сер түгел, барлык бәлаләр өчен халыкмын үзен, анын хөсетлеген, әләк сөюен гаепләргә һәм шул юл белән татарга каршы көчләрмен ямьсез гамаллә- рен йомшартып күрсәгергә омтылучылар ла бар Янәсе. Казан дәүләтем дә Явыз Иванныкыннан көчлерәк Сөембикә-хан бикә гаскәре җимерешкән, утызынчы елларда да үчле татарлар бер-берсен “утырткан" “Татарнын ин яраткан эше— аләк язу " дигән фикер бервакыт тар ман- гайлы Сталин миендә дә чагылып ала. Әмма бүген генә ясалма күпертелгән караш әсәрдәге житмеш-сиксән ел элекке Сталинга ябышып бетми. Ә менә татар халкы турында "Сәләтлеләрне тарих мәйданына ыргытып кына тора, чүпләп кенә өлгер" дип, чынлап та уйлавы мөмкин анын һәм чүплиләр дә Рәхмәт, нигездә, татарлар кулы белән түгел. Татарларны үзара ин үчлекле халык дип уйласа, алар бер-берсен аяусызрак кый нарлар дип ышанса. Сталин Татарстан башына шул милләт улларын куяр, гел читтән Лепа, Алемасов кебекләрне җибәреп тормас иде. Казаннан киткән, татарларны ярыйсы белгән Ежов та. милләтебез бәхетенә диикме. Татарстан НКВДсы на халык комиссары итеп Руль. Алема- сов. Михайловларны гына җибәрә Нәкъ шулар 1937 ел азагына кадәр Татарстаннан 500 "халык дошманы "н агарга дип И Сталин һәм Н Ежов имзасы белән бирелгән лимитны 2196га үтиләр' Бу коточкыч саннар—Татарстанның репрессия корбаннарына багышланган «Хәтер» китабыннан "Саташып аткан тан” нурын да без аларнын азын гына күрәбез әлс Татарстан Халык комиссарлары советы рәисе булып бер-ике ай гына эшләп калган Әхмәтсафа Дәүләтьяров Черек күл" зинданында яшьлек дусты Заһзтлә белән очраша Оренбургта бу чибәр кызга гашыйк иде ул Әмма саф күнедле. хы ялый Заһндәнсн Такташ дип өзгәләнгән бүтән бер егетне дә күрми Йөргән чагы була Инде менә, хыялдагы якты киләчәк урынына—бер гаспсезгә җәһәннәм газаплары. кешеләрнен бср-бсрсснә кыла азган ин зур явызлыгы Әйе. тозакны бер- бсрсснә дип коралар, тиздән үзләре лә гошү ихтималын беркем уйламый - Ходай каргышы төшәр микән азарга, Әхмәтсафа‘—дип өзгәләнә Заһид ә. чарасызлыктан гаҗиз калып. Әмма гыйбрәтле китал авторы Факил Оафин безне—каргыш рәнҗешләргә, үччеккә, үзара дошман ясашуга чакыр мый. киресенчә, андый чагалардан сак булырга, горур кеше булып калырга өнди “Тан саташмый, кешеләр саташа" — Әхмәтсафаның әтисе Мостафа Дәүләгъи ров сүзләре бозар

Реклама