ЙОЛДЫЗ БӘХЕТЕ

Кар астыннан дәшә үләннәр: —Язга еракмы? Язга еракмы? Учта эри энҗе-бөртекләр: Без тик кунакмы? Без тик кунакмы? Ә җил илче, хәбәр китереп, Кагыла иңнәргә. Кагыла иңнәргә: Өн Йөгең сал да, адәм, бәхилләш, Вакыт китәргә, Вакыт китәргә. Ни калыр соң мәңге җуелмый— Җилме, туфракмы? Җилме, туфракмы? ...Күкне ярып кайта таныш өн: Җиргә еракмы? Җиргә еракмы?.. Мәхәббәттә генә тигез җаннар. Кануннар юк монда һәм юк чикләр. Мин, гасырлар аша урап кайтып, Җанның нечкә кылларына чиртәм. ...Чүлләр кичәм, Айкыйм диңгезләрне. Үләннәргә кушылып җырым сузам. Мин. Галәмнең күзләренә багып. Иң-нң серле юллар аша узам... Кануннар юк монда, һәм юк чикләр. Без дәвамы изге Хәтер-җепнең. Бар хакыйкать шунда яшеренгән: Мәхәббәт ул—җаны Мәңгелекнең! Луиза ЯНСУАР шагыйрә. "Күзен ача умырзая " һәм “.Чин күкләргә кайтам " исемле шигырь китаплары ангоры Казан дәүләт университеты аспиранты Җил сүтә дә, үрә толымнарым, Җил чуалтып китә хисләрем... Мин бу юлга сине эзләп чыктым, Нинди генә үрләр кичмәдем. Җан җылыңны тойдым һәр туфракта, Кошлар авазында—өнеңне. Синең сурәтеңә әверелеп, Җилфердәде учак һәр төнне. Юлда... моңнарыңнан сихерләнгән Гөлләр юшәт телгә килделәр... Дөнья буйлап сине эзләп киләм, һәр тарафта—тик син, син генә! Мин, ахры, югалтмадым сине, Мин, ахры, таптым үземне. ...Җил сүтә дә, үрә толымнарым. Камаштыра Кояш күземне... Озату Арабызда карурманмы калка. Җәеләме дәрья сулары? Сихерләнгән чиктән үтә алмый, Басып калам, сузып кулларым. Качмыйм инде язмыш юравыннан,— Безнең Бәхет—яра, моң ла ул! ...Минем җанда—яфрак яңгырлары, Тамчыларның серле чыңлавы... Җәйме, Кышмы иңгән арабызга?!— Шәфәкъләр Моң булып кабына. ...Сихерләнгән чикләр аша үтә, Үз сукмагын табып, җан гына... Моңаю Акбүз атым суга сусагандыр, Алып төшәм төнге елгага. ...Ай тибрәнә дулкын өсләрендә, Сулар шундый моңсу—тын ага. Басмалардан гына иеләм дә, Аккан суга түтәм бар моңым. Ләйсән тамчылары булып иңсен Йөрәгенә аның сагынуым. Җырым саклап йөртсен еракларда, Кайтсын ярым данга күмелеп. Яулык болгап каршы йөгерермен, Чулпыларым чыңлар сер түгеп... Татлы уйларымнан айнып китәм, Карашымны дулкын кисә дә... Атым мөлдерәп бага күзләремә, Кешнәвеннән таллар сискәнә. Ялларына җил сарылып уйный... Без икебез—моңлы җаннар ла. ...Акбүз атта очам хыялыма Алсуланып аткан таңнарда... Ә Үткәннәр җанга кире кайта,— Күтәрелә, кага дулкыны. Кай мизгелдә атлап чыккан идек. Үзебез дә сизми, упкынны? Бәхет өчен өзелергә торган! — Шулкадәр күпмени түләсе?!— Үләннәрнең чыклы яше белән Үлчәгәндер Язмыш, күрәсең... АҺ1 Киләчәк Язлар дөрләп яна— Сөю сукмаклары ут кына... Кай мизгелдә җнңеп-җиңелдек соң, Нинди корбан сорый упкыннар?! Какты җанга, Түгелмичә калды, Өзелердәй булды сулышым... Күкрәгемне айкап, Ярала Моң, Тере дулкын төсле тулышып. Таң чыгыдай Куна керфекләргә, Өзелә алмый күпме сулкылдар?! Күкрәгемә Учым куеп түзәм... Дөрләп торган ут күк дулкыннар. Янартаулар Бер 6\шана ласа, Ярларыннан гашый бар сулар. ...Күкрәгемне ярып. Күккә аша Җырга әверелгән ярсулар... Йолдыз бәхете ЙОЛДЫЗ бии учта Елап-көлеп, Әллә бәхеттәнме исереп? Гашыйк җанын кайнар учка салгач, Бер мизгелдә мең хис кичереп. Ничә гасыр кичкән Серле җанның Балкышыннан кабынып Төн яна. Ул, тетрәнеп, аваз сала кинәт Кешеләргә, Җиргә, Дөньяга: “Җирдәгеләр Бу бәхеткә ничек Түзә ала икән, өзелми?! Бәгырьләрне көйдерер наз, хыял Биектәрәк ник соң сизелми?..” Тик ул белми әле Мизгел өчен Җирдә ничек кыйммәт түләсен,— Яшәү тылсымнарын бүләк иткән Шул учларга ятып сүнәсен... “Син Күкләрне колачладың. Инде Җиреңә кайт,—диләр,—яңадан”. Гүя белми алар, нинди моңнар Саркыганын шигъри ярадан. Мин тамырым белән Җирне кочам, Җаным белән иңлим Күкләрне. Бер мизгелдә тоям йөрәк аша Еллар, чорлар шаулап үткәнне. Гамь һәм сагыш иңсә, туфрак ярып, Серле аваз дәшә офыктан. Яралганмын әллә Мәңгелекнең Күкрәгендә шыткан орлыктан? Ул офыклар әле туганчы ук Сихер өргән, ахры, җаныма. Иңнәремә куйган ике канат, Нурын сипкән Хыял таҗыма. Җир дә, Күк тә үз бишегем минем! Меңнәр әле миндәй ымсыныр. ...Ә җан барыбер Күкләр аша кайта Тояр өчен Яшәү тылсымын... Кайгы Перед этим горем гнутся горы А. Ахматова Кайнар канның җирдә ачы яшькә Кушылмаган көне сирәктер 3 Мансуров Нинди зарлы хәбәр илтә Төнге җилләр, дымлы җилләр? “Ят илләрдә афәт бар бит, Уяу бул син бүген...”—диләр. 4. .К У . N8 Уяулыкны безнең канга Язмыш үзе учлап салган,— Күпме яулар кичкән баштан, Күпме эзләр җанда калган. Ник гел зарлы хәбәр илтә Ятим җилләр, үксез җилләр? “Дөньяларда афәт бар бит, Гамьсез булма бүген!”—диләр. 2 Ә анда—гомерләр өзелә... Ә анда—шундый ук саф Күкләр! Ә анда—сабыйлар яшь түгә,— Шул өнне тоеп, җан, җан күкрәр. Ә анда нәфрәт бар, өмет бар,— Барын да сыйдыра Җир җаны. ...Ник бүген һәлакәт көткәндәй Каршылый сон йөрәк һәр таңны?! 3 Бу кайгыдан таулар бөгелерме?— Кан яшь тәме—чишмә суларында. Җил, кагылып, нинди көй уятыр Тетрәп торган күңел кылларында? Лт уйнаган далам туфрагында. Сөякләрне ярып, гөлләр үскән. Дөнья күзен сөрем каплаганда, Терелер күк җаннар—җиргә күчкән. Бу кайгыдан таулар бөгелсә дә, Җан кыйбласын җуймас, айлы күген... Бабаларның каны күкрәгемдә Әрнү өне булып кайный бүген!.. Күгемдә йолдызлар энҗедәй яшь кояр... Җандагы гамьнәрне Бары Көз. Көз тояр. Офыклар тын гына ал шәлен ябыныр... Өметләр Моң булып. Җыр булып кабыныр. Дулкынга сал салам—гөлләрдән үрелгән. “Син" диеп, таңнарда Кояшка үреләм. Утлары көйдерә әрнүле бәхетнең. Күкләрем түгел лә, Син -җанга тәхетем. Биектә йолдызлар юксынып яшь кояр... Көзләрнең сагышын Бары Яз, Яз тояр...

Реклама