Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан

БӨТЕНДӨНЬЯ МИРАС ШӘҺӘРЛӘРЕ КОНФЕРЕНЦИЯСЕ Июнь аенда Казанда Евразия Бөтендөнья мирас шәһәрләренен I конференциясе булды Анда Латин Америкасы. Европа һәм Азиянен 30 иленнән 500дән артык вәкил катнашты Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев әлеге жыеннын шәрәфле кунагы булды Ул форумда катнашучыларны кунакларны республика халкы һәм үз исеменнән тәбрикләде Кунакларны Бөтендөнья мирас шәһәрләре оешмасы вице-президенты. Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков сәламләде. Бөтендөнья мирас шәһәрләре оешмасы Генераль секретаре Дени Рикар үз чыгышында мәдәни мирас эшенә яшь буынны жәлеп итү зарурлыгына игътибарын юнәлтте РФнең ЮНЕСКО эшләре комиссиясе жаваплы секретаре Григорий Ор- джоникидзе кунакларны Россия Тышкы эшләр министрлыгы һәм РФ ЮНЕСКО эшләре комиссиясе исеменнән котлады Форум кунаклары пленар утырышта, төрле очрашуларда, милли бәйрәмебез— Сабантуенда катнашты САБАНТУЙНЫ-ЮНЕСКО ИСЕМЛЕГЕНӘ Татарларнын милли бәйрәме Сабантуй ЮНЕСКОнын материаль булмаган мирасы исемлегенә кертелергә мөмкин, дип хәбәр итте Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Интерфакс" агентлыгына "Татарларның әлеге үзенчәлекле бәйрәме бик борынгыдан килә һәм ул язгы кыр эшләренең тәмамлану билгесе санала Безнең әби-бабаларыбыз Сабантуйны сабан бәйрәме буларак билгеләп үткәннәр”,— диде М Шәймиев Сабантуймын татарлар күпләп яшәүче Россия өлкәләрендә, шул исәптән Мәскәү һәм Санкт-Петербург кебек шәһәрләрдә дә елдан-ел кинрәк бәйрәм ителүен ассызыклады республика җитәкчесе “Быел Сабантуй илнен кырыклап төбәгендә— Төмән. Әстерхан. Чиләбе. Ульяновск өлкәләрендә, шулай ук Россиянен башка төбәкләрендә шаулап гөрләп узды",—дип хәбәр итте Татарстан Президенты Моннан кала АКШ. Финляндия. Төркия. Германия. Кдндда. Австралия, шулай ук Балтыйк буе һәм БДБ илләрендә дә берничә ел рәттән Сабантуй уздырылуын искәртеп узды. “Шулай итеп, татарларнын борынгыдан килгән традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклап. Сабантуй үсешен дәвам итә Әлеге бәйрәм—халкыбызнын тарихи ядкаре ул”,— диде М. Шәймиев “Бер ел элек без ЮНЕСКО генераль директоры Коитиро Мацуурой белән Татарстан һәм ЮНЕСКО арасындагы мәгариф, фән һәм мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек турындагы коммюникега кул куйдык Анда Татарстанның Сабантуй бәйрәмен ЮНЕСКОнын кешелекнең материаль булмаган мирасына керүче шедеврлары исемлегенә кертү тәкъдиме чагылды Кирәкле документлар ЮНЕСКО комиссиясенә һәм секретариатына җибәрелде",— диде республика җитәкчесе Ул Казан Кремленең ЮНЕСКОнын мәдәни объектлары исемлегенә кертелүен дә искәртте Сабантуйнын кешелекнең материаль булмаган мирасы исемлегенә кертелүе әлеге милли бәйрәмнен бөтен дөньяда танылуын күрсәтәчәк МИЛЛИ БӘЙРӘМ ЭМБЛЕМАСЫ ТР Президенты каршындагы Геральдика советы Сабантуй бәйрәменең рәсми билгесен раслады Сабантуйнын ин яхшы символы конкурсына Юнан артык хезмәт алынды Геральдика советы һәм ТР Мәдәният министрлыгы белгечләре тәкъдим ителгән вариантларны анализлап, фикер алышкач. Нияз Хажиәхмәтов жинүче дип табылды Анын эше тагар милләтенең кызыл башлы сөлгесе—тәңречелекнең кояшка табыну билгесеннән (символда мондый сөлгенең булуы мәҗбүри шартларнын берсе иде) гыйбарәт Билгедә тоташтыручы элемент булып лалә чәчәген хәтерләтүче зәнгәрсу күк Йөзе—янарыш символы тора Яна эмблема үрнәге республика шәһәрләренә һәм районнарына, шулай ук Россиянен татарлар яши торган 54 төбәгенә җибәрелде ЯШЬЛӘР ҖЫЕНЫ ЯШЬНӘП ҮТТЕ 24-28 июньдә Казанда Татар яшьләре форумы үтте Анын эшендә 550 делегат катнашты Аларнын 150се чит илләрдән. 250се—Россия төбәкләреннән һәм тагын 150се Татарстаннан иле Килгән көнне яшьләр иҗат әһелләре белән очрашты Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров кунакларны тарихи ватаннарына исән-имин аяк басулары белән котлады Форумны үткәрүнең максаты—яшьләрне берләштерү, аларны милли идеологиябезне гамәлләштерүдә катнаштыру, диде ул. Аннары язучылардан Туфан Миңнуллин Рабит Батулла. Резеда Вәлиева, Гәрәй Рәхим чыгыш ясады Икенче көнне яшьләр, берничә төркемгә бүленеп, төрле темаларга эшлекле сөйләшүләр башлап җибәрде Милли мәгариф һәм фән. мәдәният һәм рухи мирас; эшмәкәрлек, яшьләр һәм дин: татар дөньясында информацион технологияләрнең роле турында фикер алыштылар. Йошкар-Ола федераль Сабантуенда булдылар. Татар яшьләре форумында Дәүләт Советы Рәисе Ф Мөхәммәтшин, Премьер-министр урынбасары 3. Вәлиева. яшьләр эшләре һәм спорт министры М Бариев. башка рәсми кешеләр катнашты. БЕЗНЕКЕЛӘР-ЯХШЫЛАР РӘТЕНДӘ Краснодар краенда узган массакүләм мәгълүмат чараларының "Бөтен Россия-2004" IX Бөтендөнья фестивалендә Татарстанның алты басмасы биш номинациядә билгеләп үтелде. Июнь аенда үткән әлеге фестиваль илебезнең 89 төбәгеннән менгә якын журналистны. шулай ук чит ил кунакларын. РФ хөкүмәте әгъзаларын. Дәүләт Думасы депутатларын, төбәк җитәкчеләрен, танылган сәнгать әһелләрен үзенә җыйды Татарстан делегациясе республиканың Журналистлар берлеге рәисе. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, "Татмедиа" массакүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры урынбасары Фәрит Шаһиәхмәтов. республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары—"Татарстан" ТРК вәкилләре. “Татарстан”. "Казан утлары". "Ялкын" журналлары. “Республика Татарстан". Ватаным Татарстан". "Мәдәни җомга", "Казанские ведомости" һәм республиканың район газеталары вәкилләреннән тора иде. Газета, журнал, телеканал редакцияләре арасындагы иҗади конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре алты мәртәбә сәхнәгә күтәрелде. Мәсәлән. "Шәһәр газеталары" номинациясендә икенче урын "Челнинские известия” (Чаллы) газетасына бирелде Икътисад реформаларын яхшы яктырткан өчен "Казанские ведомости" газетасы да икенче урынны яулады. Ә “Район газеталары" номинациясендә өченче урын “Зеленодольская правда" газетасына бирелде “Хатын- кызлар. йорт һәм гаилә басмасы" номинациясендә "Сөембикә” журналына икенче премия бирелде "Вечерняя Казань" газетасы һәм "Нижнекамское время" газеталары да дипломнар белән билгеләп үтелде "Бөтен Россия-2004" Бөтенроссия фестивале күргәзмәсендә массакүләм мәгъ лүмат чараларын югары дәрәҗәдә тәкъдир иткән өчен "Татмедиа" массакүләм коммуникацияләр агентлыгына лауреат дипломы тапшырылды Фестиваль эшендә язучыларыбыз—«Казан утлары» журналының баш мөхәррире Равил Фәйзуллин. «Мәдәни җомга*. «Саба таңнары» газетасының баш мөхәррирләре Зиннур Ман- суров һәм Тәлгат Нәҗмиев катнашты ХАЛЫКАРА ИСЛАМ КОНФЕРЕНЦИЯСЕ Мәскәүдә Союзлар йортынын Октябрь залында «Мөселманнар тынычлык һәм килешү өчен» дигән темага халыкара конференция үтте Ул Мәскәү Жәмигь мәчетенсн 100 еллыгына багышланды һәм Россия мөфтиләр Шурасы һәм “Ислам чакыруы" Бөтендөнья ассоциациясе тарафыннан Россия Президенты администрациясе. Дәүләт Думасы һәм Мәскәү мэриясе ярдәме белән оештырылды Форум эшендә Президент хакимияте хезмәткәрләре, федераль округлар. Россия хакимияте һәм Дәүләт Думасы, төрле министрлык вәкилләре. Россия һәм БДБ илләрендә мөселман дини идарәләре җитәкчеләре. яһүд һәм христиан дине әһелләре, ислам белгечләре, шулай ук илчеләр, җәмәгать эшлеклеләрс һәм гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты Сүз башлыча ислам диненен тынычлык саклау потенциалын тормышка ашыру һәм мөселманнарга бүгенге көндә Россия җәмгыятендә лаеклы урын биләргә мөмкинлек тудыручы механизмнар эзләү турында барды ЯЗУЧЫЛАРЫБЫЗ ИЛ ГИЗӘ Июнь аенда Татарстанның бер төркем язучылары (Фоат Галимуллин. Роберт Миңнуллин. Нурмөхәммәт Хисамов) Татарстан делегациясе составында Башкортстанга барып, башкорт халкының милли каһарманы шагыйрь Салават Юлаевнын тууына 250 ел тулуга багышланган тантаналарда һәм Сабан туе бәйрәмендә катнашып кайттылар. Казакъстанда Россия көннәре үткәрелү уңаеннан. Жаекта (Уральскида) халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган зур тантана уздырылды Анда Татарстан вәкилләре, шул исәптән Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы, галим Хатыйп Миннегулов та катнашты Язучыларыбыздан Мәдинә Маликова— Владимирда. Рәшит Ибраһимов—Ульянов- скида. Рәшит Ягьфәров—Пермь өлкәсендә. Хатыйп Миннегулов—Йошкар-Олада. Рәдиф Сәгъди—Ивановода. Әхәт Сафиуллин— Чиләбедә. Шаһинур Мостафин Удмуртиядә үткән Сабан туйларында булдылар һәм милләттәшләребез алдында чыгыш ясадылар ДӘҮЛӘТ ТЕЛЕ СТАТУСЫ ӨЧЕН Башкортстан татар милли хәрәкәте оешмалары Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимовка яна мөрәжәгать белән чыкты. Анла алар янә дә бер тапкыр Башкортстан татар теленә дәүләт теле статусы бирү мәсьәләсен хәл итүне сорый Әлеге хатта татар милли оешмалары җитәкчеләре һәм актив вәкилләре быелнын 6 январенда ук Мортаза Рәхимовка бу мәсьәлә буенча бергәләп мөрәҗәгать итүләрен искә төшерә Аннан сон ул хакта хөкүмәт ягыннан да. республиканың тиешле министрлыклары тарафыннан да бернинди җавап һәм реакция булмавы искәртелә Мөрәҗәгатьтә татар милли оешмаларынын татар теле статусын күгәрү буенча күп санлы хатларын һәм белдерүләрен игътибарсыз калдыру, татар халкын санламау билгесе дип әйтелә. Әлеге мөһим мәсьәләне хәл итүгә башкорт галимнәренен дә киртәләр коруы хакында белдерелә Мортаза Рәхимовка бу мөрәҗәгатьтә татар милли оешмалары киләчәктә дә үзләренең таләпләренә колак салучы булмаса, татар теленә дәүләт теле статусы бирү мәсьәләсен башка юллар белән хәл итә башлау хакында кисәтә Шундый чараларның берсе булып референдум оештыру тора. Шулай да, татар милли оешмалары әлеге мөһим мәсьәләне гатар белән башкортнын гасырларга сузылган туганнарча дуслыгын бозмый гына хәл итүгә өмете булуын да ассыэыклый. Президентка чираттагы хатка барлык татар оешмалары исеменнән Башкортстан татар милли оешмалары берлеге президиумы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Рамил Бигнов белән Башкортстан татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Эдуард Хәмитов кул куйган ХАННАР КАБЕРЛЕГЕ ТАБЫЛДЫ Сөембикә манарасы алдында биш хан кабере булганлыгы ачыкланды Анын икесен моннан 30 ел элек үк казып алганнар иде Мөхәммәт Әмин белән Мәхмүт ханнарның сөякләре тарих институтында саклана Калган өчссенен дә каберен ачып, ханнарны тантаналы рәвештә төрбәдә (мавзолейда) күмәргә ниятли галимнәр. Әмма алегә андый бина юк 1977 елда ук Альфред Халиков җитәкчелегендәге төркем Кремль биләмәсендә казу эшләре алып барган булган. Эзләнү вакытында алар ике хан каберен тапканнар Каберләр ярым түгәрәк капкач, тире белән капланган һәм чәчәк сыман көмеш кадаклар белән ныгытылган була 30 елдан сон казу эшләре кабат кузгатылды Монын белән хәзер Фаяз Хужин төркеме шөгыльләнә Бүген Сөембикә манарасы алдында ханнар басып йөргән идәннәрне күрергә мөмкин Заманында алар нык итеп, берничә кат таш плитадән түшәлгән булса да. гасырлар буена торып җиргә инеп, бата төшкәннәр Табылган каберлекләр арасында кечерәкләре дә бар Бу йә хатын-кызларныкы. йә үсмерләрнеке булырга тиеш, дип фаразлый археологлар ЧЫН ТАРИХКА ЯКЫНАЮ Татар ПЕН-үзәге “Мәгариф" нәшриятында инглиз телендә тарих фәннәре докторы, профессор Равил Фәхретдиновнын "История татар" (“Татарлар тарихы") дигән китабын бастырып чыгарды Татарстан Милли китапханәсендә шул китапны кин җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү кичәсе булып узды. Бу китапның әһәмияте анын инглиз телендә чыгуында гына тугел, ә бәлки татар халкы тарихының кин итеп күрсәтелүендә ул 1552 елнын көзенә, ягъни халкыбыз үз дәүләтчелеген югалтканчыга кадәрге тарихыбызны эченә ала. Кичәдә автор буларак чыгыш ясаган Р Фәхрстдинов бу чарага килгәннәрне китапның язылу тарихы белән таныштырды, совет чорында тарихыбызның бөтенләй ялгыш күрсәтелеп килүен әйтте Чыгыш ясаган галимнәр Мәхмүт Әхмәтжанов, Равил Әмирхан һәм башкалар Равил Фәхретдиновнын чын тарихыбызны халкыбызга кайтару буенча һәм бик тырышып эшләвен, бу китапнын искиткеч әһәмияткә ия булуын билгеләп үттеләр КИТАПНЫ ОЛЫЛАУ “Идел-Пресс” басмаханәсе генераль директоры Ислам Әхмәтжанов Буа районы Норлат авылында “Китапка мәдхия" дигән әдәби музыкаль кичә оештырып, авыл китапханәсенә шәхси кулланыштагы 2 мен китап бүләк итте Әлеге кичәдә Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин, шагыйрь Әхмәт Рәшит, “Татспиртпром" берләшмәсе генераль директоры. Дәүләт Советы депутаты Рәшит Шәйхетдинов, Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин, артистлар Алмаз Хәмзин, Искәндәр Биктаһиров, Лилия Муллагалиена катнашты ТУГАННАР КОЧАГЫНДА Инде байтак еллардан бирле ямьле жәй урталарында безгә Башкортстанда яшәүче милләттәшләребез кунакка килеп тошә Атар, гадәттә. Агыйдел. Кама. Идел суларын кичеп теплоход белән киләләр Быел да шулай булды “Болгарга сәяхәт" дип аталган рсспубликаара мәдәни-агарту программасын Башкортстанда яшәүче тагар халкынын рухи һәм мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү, икътисади, мәдәни һәм мәгариф өлкәсендә Татарстан казанышларын пропагандалау, татар һәм башкорт халыклары арасында дуслык элемтәләрен тагын да ныгыту максатларында күрше республиканың “Рамазан” төрки милли-агарту җәмгыяте оештырды Кунаклар арасында Башкортстан парламенты депутатлары, оешма җитәкчеләре, эшчеләре, иҗат һәм фән. җәмәгать оешмалары вәкилләре, артистлар, югары уку йортларының тагар бүлекләре студентлары бар иде Күрше республика делегациясен казандылар—мәдәният министрлыгы вәкилләре, язучылар, артистлар каршы алды. Бу— Башкортстан татарларының Казанга 12 нче сәяхәте иде Башка елларда ул халык язучысы Әмирхан Еники, халык җырчысы Фәридә Кудашева. халык шагыйрьләре Нажар Нәҗми, Илдар Юзеев һәм башка шәхесләргә багышланды. Монысы исә Татарстаннын халык артисты Хәйдәр Бигичев истәлегенә үткәрелде Сәяхәтчеләр зиратта булып, анын каберенә чәчәкләр куйдылар. АТАКЛЫ ГАЛИМ ЮБИЛЕЕ Башкортстанда яшәүче күренекле татар галиме, профессор һәм татар милли хәрәкәтенең актив әгъзасы Радик Гали уты Сибәгатовка 70 яшь тулды. Шушы уңайдан Уфада, атаклы милләттәшебезне хөрмәтләү йөзеннән, юбилей кичәсе узды Кичәгә юбилярнын Башкортстан дәүләт университетындагы хезмәттәшләре, дуслары һәм татар җәмәгатьчелеге вәкилләре килгән иде. Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов исеменнән килгән Котлау хатында атаклы галимнен республика мәгарифе үсешенә керткән өлеше югары бәяләнә һәм анын җәмәгать эшләрендә актив катнашуы билгеләп үтелә. Чыннан да. Радик Гали улы Сибәгатов сонгы 15 елда Башкортстан дәүләт университетының татар кафедрасына җитәкчелек итүе вакытында бик күп игелекле эшләр башкарды. Анын филология фәне өлкәсендә яна ачыш булган фәнни хезмәтләре Башкортстанда гына түгел, Татарстанда һәм башка төбәкләрдә дә мәгълүм Ул татар кафедрасында югары әзерлекле галимнәр һәм мөгаллимнәр коллективы туплый алды Радик Сибәгатов сонгы ун елда татар милли хәрәкәтендә дә актив катнаша һәм халкыбыз мәнфәгатьләрен яклауга күп көч куя. Башкортстан татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенен алыштыргысыз урынбасары да ул. Сонгы вакытта Радик Сибәгатов Башкортстанда татар теленә дәүләт теле статусы алу өчен көрәшнен алгы сафында. ЯҢА БАСМА "Минарет” исемле яна фәнни-дини мөселман журналынын беренче саны басылып чыкты. Аны Россиянен Европа өлеше. Татарстан һәм Түбән Новгород мөселманнары Диния нәзарәтләре гамәлгә куйды. Журнал, беренче чиратта, мәчет имамнарына. ислам дине һәм җәмәгать эшлеклеләре, исламны өйрәнүчеләргә һ. б. исәпләнгән Мәскәү Жәмигь мәчетенен 100 еллык юбнлее унаеннан нәшер ителгән бу беренче санда күренекле мөселман галимнәренең мирасы, ислам әхлагы, фәтвалар һәм тарихи белешмәләр бар. Аерым бер бүлектә ислам темасына уздырылган конференцияләр һәм китаплар турында язылган. ТҮБӘН НОВГОРОДТА-ФӘЕЗХАНОВ УКУЛАРЫ Түбән Новгород өлкәсенең Пилнән районы Сафажай авылыңда беренче тапкыр Фәезханов укулары үткәрелде Төрек, гарәп телләрен укыткан, “Мәктәп реформасын" төзегән татар галиме, мәгърифәтче Хөсәен Фәезханов шушы авылда туып-үскән. Фәезханов укулары унаеннан үткәрелгән фәнни-дини киңәшмәгә Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Геннадий Ходырев. мөселманнарның Диния нәзарәтеннән Гомәр хәзрәт Идрисов, Дәүләт Думасы депутатлары, Пилнән районы хакимияте башлыгы, Анатолий Дудкин, Казаннан, Мәскәүдән дә кунаклар килгән иде Казан дәүләт университеты доценты Раиф Мәрдәнов Шиһабетдин Мәржани нәселен дәвам итүчеләр ярдәме белән табылган, фән өчен зур яналык алып килгән Хөсәеннең тарихи хезмәтләре язылган дәфтәре белән таныштырды Казаннан тарих фәннәре кандидаты Айрат Тохфәтуллин Фәезхановнын мәгариф буенча эшчәнлеге турыңда чыгыш ясады Сафажайда беррәггән әдипнен мирасын, авыл тарихын чагылдырган музей да ачылды Сафажай—зур авыл Авылда дүрт таш мәчет бар, хәзер бишенчесе төзелеп килә Очрашу фәнни конференция белән тәмамланды. 2004 елнын 30 июнендә күренекле әдәбият галиме, тәнкыйтьче Нур Габделхәй улы Гыйззәтуллнн вафат булды.

Реклама