ГАЯЗ ИСХАКЫЙНЫҢ ТАПШЫРЫЛМАГАН ХАТЫ

Төркиядә яшәгән елларымда мин андагы бик күп татарлар белән танышып аралашу мөмкинлеген таптым, күп кенә татар гаиләләрендә кунак булдым. Милләттәшләребез кайда гына яшәсәләр дә, жәмгыятьләр корып, бер-берләре белән аралашырга, те.пәрен. мәдәниятләрен онытмаска тырышалар Төрек илендәге милләттәшләребез белән танышуларыбыз да, күбесенчә, шул жәмгыятьләр оештырган чаралар вакытында булды Кызганычка каршы, татар жәмгыятьләре белән бәйләнештә тормаган, инде туган телләрен оныткан милләттәшләребез дә бар Төркиядә Шундыйларның берсе булган Сәма ханым Елмаз белән Анкарада уздырылган бер конференция вакытында таныштык Белгечлеге буенча төзелеш инженеры булган әлеге яшь ханым татар җырлары язылган кассеталар табып бирүемне үтенде Кечкенә вакытында әбисеннән ишеткән көйләрне еллар үткән саен тагын да ныгрык сагынуын әйтте Шул рәвешле. Истанбулда яшәүче Сәма ханымга татар кассеталары алып барырга вәгъдә иттем Истанбулга баргач, вакыт кысан булу сәбәпле, алар га ярты сәгатькә генә кереп чыга алдым. Ире төрек кешесе икән. Мәхмәг әфәнде белән Сәма ханым мине бик җылы каршы алдылар Кассеталарны тапшыргач, Сәма ханымнын сабый баталар кебек сөенүе әле дә күз алдымда. Яшь ханым әтиләренең Япониядән күчеп килеп, Истанбулга урнашуларын аңлатты Әти-әнисе бик яшьли вафат булган икән. Мин аннан үз гаиләсе белән бәйле истәлекләрне язып җибәрүен сорадым. Инде ишектән чыгып киткәч, Сәма ханым мине яңадан чакырып алды һәм әби-бабаларыннан калган берничә иске китап тапшырды Анкарага кайткач, гарәп хәрефләре белән язылган китаплар белән танышканда, бер китап эченнән Гаяз Исхакыйнын хаты килеп чыкты. Әлеге хатнын хтарга ничек итеп килеп керүен белергә теләп Сәма ханымга шалтыраттым Ләкин ул хат турында бер нәрсә дә әйтә алмады Кызганыч, Сәма ханымнар белән элемтәбезне дәвам итә алмадык Башка фатирга күченгән әлеге гаиләне күпме генә эзләсәм дә таба алмадым Соңгы очрашуыбыздан сон берничә ай үткәч үземнен дә адресым үзгәрде Хатка килгәндә, аны Гаяз Исхакый 1954 елнын 29 мартында төрек генераты Мостафа Рүштү Әрдәлһунга язган булган. Исхакыйнын авыруы көчәйгән көннәр ул. Бу хакта бөек язучыбыз үзе дә әйтә Конвертка Гаяз Исхакый "Рүштү пашага мәктүп" дип язган Мөгаен, хат кулдан тапшырылырга тиеш булгандыр Сәманын әби-бабалары төрек генералы белән Г Исхакыйнын уртак танышлары булган булулары да мөмкин Хат шуннан гыбарәт: Истанбул: 29 март. 1954 Бик мөхтәрәм Пашам'' Америкадан кайтышлый Истанбулда берничә сәгать кенә торып Анкарага китүегез Сезне күрү Шәрәфеннән безне мәхрүм итте Моның өчен борчылдым Базагыз- мөбарәк булсын Бу сәяхәт белән мәмләкәт өчен зур файдаларга ирешелде Хөрмәтле Илбашының һәрберсе аерым әһәмияткә ия булган чыгышларын без монда дулкынланып тыңладык Белмим, бер ук вакытта бәхетсезлеккә дучар ителгән төрек илләрен хәтерләтү өчен форсатлар табылды микән9 Америкадагы яшьләребездән алган язуларда хөрмәтле Илбашыбызның төрек диаспорасын кабул иткәндә үзләре күргән илтифатны горурлык белән аңлаталар Иншагшһ. сөенечебез моның белән генә чикләнмәгәндер Бире әйләнеп кайтканчы. )зара сөйләшкән мәсьәләләрне хөрмәтле җитәкчеләребез белән карап чыгу һәм Америкадагы моның белән кызыксынучы затлар белән очрашу форсатларын таптыгызмы ' Кызыксынуымны канәгатьләндерү өчен, яшем һәм авыруым аркасында Әрзинҗанга баруым мөмкин булмаганга күрә, сабырсызлык белән хатыгызны көтеп калам һәм форсаттан файдаланып иң тирән ихтирамнарымны җиткерэм, мөхтәрәм Пашам Адресым: Эски Чичәкчи сокак, 40 Бәйоглу—ИСТАНБУЛ 1 Паша Госманлыдай калган бу сүз 'югары чинлы хәрби*, күбесенчә “генерал” мәгънәсендә кулланыла , ) ра'ш дн„ „ч,.и алып барылган изге кереш Бу очракта дин милләт, вагай ечен кылыктан изге ни > Әрэинжам Теркиннең көнчыгышындагы шәһәр Мостафа Рүштү Әрдәлһун белән Гаяз Исхакый утызынчы елларда Япониядә таныша. Г Исхакыйны якыннан танып белү мэмкинлеген тапкан Гали ага Акыш үзенең истатекләрендә болай дип яза: "Кызынын өенә килеп урнашкан лидерыбыз мәгънәви көчен югалтмады Калган 27 көнлек гомеренең 25 көнендә кешеләр белән аралашты Ул бигрәк тә 1934 едда Токиода танышкан һәм дусты булган хәрби атташе майор Рүштү Әрдәлһун белән күрешергә теләде Фәкать аның бу теләгенә кызы бик үк унай карамады Мона да карамастан. Гаяз әфәнденең нык торуы нәгижәсендә, дустым Хәйрулла Батунын ярдәме белән сөйләшүләренә мөмкинлек тудырылды. Бу идеалист офииср белән язучы Гаяз Исхакый яхшы килешенәләр иле " Кайчан һәм ничек танышуларын Рүштү Әрдәлһун үзе дә Гаяз Исхакыйнын тууына йөз ел тулу мөнәсәбәте белән Анкарада басылган китапта анлата Ләкин башта генерал Әрдәлһун турында бераз аңлатып узу урынлы булыр. Мостафа Рүштү Әрдатһун 1894 елда Төркиянен Әдирнә шәһәрендә туа 1914 елда тупчы кече лейтенант дәрәжәсе белән Хәрби уку йортын тәмамлый. Беренче дөнья сугышына катнаша, тупчы берлекләрендә взвод командиры һәм адъютант булып хезмәт итә. 1921 елнын 2 апрелендә Измир Корал тапшыру комиссиясендәге Вазыйфасын ташлап. Анталиядә Мостафа Кәмаль җитәкчелегендәге Милли азатлык көрәшчеләре сафына кушыла 1923 елда Хәрби академиягә укырга керә. Академияне 1926 елда тәмамлап, штаб офицеры чинын ала. 1945 елга кадәр хәрби берлекләрдә хезмәт итә һәм Токио. Рим, Лондондагы төрек атгашелекләрендә вазыйфа башкара 1945 елда генерал-майор, 1947 етда дивизия генералы, 1952 елда корпус генералы (генерал-полковник) һәм 1956 елда армия генералы (Төрек кораллы көчләрендәге ин югары чиннарнын берсе) дәрәҗәсен ата. 1956 елда гомум штаб җитәкчесе итеп билгеләнә. Ләкин Әрдәлһун ике еллык срогын тутыра алмый, 1960 елнын 27 маенда Төркиядә хәрби түнтәрелеш була. Дәүләт җитәкчеләре белән бергә Рүштү Әрдәлһун да кулга алына һәм шул ук елны отставкага җибәрелә. Мостафа Рүштү Әрдәлһун 1983 елнын 9 ноябрендә вафат була. М Р Әрдәлһун Г. Исхакыйнын тууына йөз ел тулу мөнәсәбәте белән бастырылган “Мөхәммәтгаяз Исхакый- тормыш юлы һәм эшчәнлекләре” дип аталучы китапта үзенең истәлекләре белән уртаклаша. Сезгә шул язманы да тәкъдим итәргә телибез. Идел-Урал азатлык хәрәкәте лидеры Гаяз Исхакый белән бәйле истәлекләр 1933—1937 елларда Токиода хәрби атташе булып торганда, Беренче дөнья сугышы ахырында барлыкка килгән рус революциясе аркасында Казаннан һәм тирә ягыннан Япониягә күчеп килгән төрекләр (татарлар—М.Т.) белән гаилә буларак танышкан идек. Японнар бу Мөһаҗирләргә һәр төрле ярдәм күрсәткән һәм уңайлыклар тудырган, исламият ягыннан да. иҗтимагый тормыш ягыннан да ирек биргәннәр иде Токионың Шибуя бистәсендә бер мәчет, бер мәктәп төзелгән һәм бер төрекчә (татарча—М.Т.) журнал нәшер ителә иде. Ул вакытларда Токио һәм Кобе калаларында өч йөзләп гаилә һәм моның яртысы кадәр Мукден, Харбин вә Хайларда яши һәм Япониядәгеләрнен имамы Корбангали исемле мулла иде 1934 елда Гаяз әфәнде Исхакый Токиога килде Токиодагы төрекләр (татарлар— М.Т.) Казан кешеләре булганга һәм Гаяз әфәнде Исхакыйнын ана кадәр дөнья күргән милли азатлык басмалары белән үзаңнарын арттырганга күрә, анын Токиога килүе шатлыклы вакыйга булды һәм бик күп милли чаралар үткәрелүенә мөмкинлек тудырды. Бу вәзгыять исә, ул вакытка кадәр анда милли һәм дини җитәкче булып торган кешеләрдә ризасызлык тууына сәбәп булды. Төрек (татар—М Т) җәмәгатенең күпчелеге Гаяз әфәнде Исхакый җитәкчелегендә берләшү юнәлешендә иде Гаяз әфәнде Исхакыйнын милли вә әдәби әсәрләре халыкны бергә җыйганга һәм милли үзаннарын ныгытканга күрә, анын лидерлык дәрәжәсе арткан һәм ул һәр җирдән чакырулар ала иде Шул сәбәпле, бераз Кореядагы милләттәшләре белән дә танышу өчен Мукденгә китте Гаяз әфәнде Исхакый киткәннән соң якынча ун көн үткәч Токиодагы төрекләрнең (татарларнын—М Т) танылган вәкилләреннән Әхмәт әфәнде Ваһап итчелегебезгә һәм мина мөрәҗәгать итеп, Гаяз әфәнде Исхакыйнын Мукден дә кулга алынуын белдерде һәм азат ителүен сорады. Үткәрелгән тикшерү вакытында Гаяз әфәнде Исхакыйнын бер яла ягунын корбаны булуы аңлашылды Япон Гомум штабы һәм Тышкы эшләр министрлыгы белән элемтәгә керелеп, кыска гына вакыт эчендә күп михнәт күрергә өлгергән Гаяз әфәнде Исхакый төрмәдән коткарылып, хөрриятенә кавыштырылды Бу исә минем өчен бер әһәмиятле хатирә булып калды. Идел-Урал идеалы өчен хезмәт иткән Гаяз әфәнде Исхакый белән шул чактан сон вакыт-вакыт Анкара һәм Истанбудда очрашып сөйләшә.үткәннәрне искә төшерә идек. Мине һич онытмый иде. Вазыйфа буенча Америка һәм Англиягә киткәндә, мине андагы дусларына хат җибәреп таныштыра иде. Мәрхүмгә ярлыкаулар, бакыйларына озын гомер һәм уңышлар телим. Мостафа Рүштү Әрдәлһун. Сәхифәне журнал өчен Марс Тукай һәм Фәрит Уразаев әзерләде.

Реклама