БЕРГӘ КӨЛҮ КҮҢЕЛЛЕ

Башкортстанда иҗат итүче билгеле язучы-сатирик Марсель Сәлимовнын (Мар. Сәлим) Казанда “Бергәләп көлик! Бергәләп көләйек! Посмеемся вместе!" (Идел-Пресс, 2003) исемле яна китабы дөнья күрде Өч бүлектән торган бу җыентык татар, башкорт һәм урыс телләрендә басылган. Ана йөз илледән артык сатирик һәм юмористик әсәр кергән. Китапны кулыма алганда күренекле татар шагыйре Шәүкәт Галиевнын: “Көлке көлә килә, елатып китә”,—дигән сүзләре исемә төште. Сатираюмор яратучы буларак “Көлдерә белгәнме икән?” —дип, жыентыкны игътибар белән укып чыктым. Ахырда анын хакында фикер әйтү теләге туды. Әсәрләрнен күпчелеге мина бик тә ошады. Аларның кыскалыгы, җыйнаклыгы, үзенчәлекле сюжетка корылуы укучылар күнеленә хуш килерлек. Бу уңайдан тагын да шул ук Шәүкәт Галневнын: “ Кыскалык—талантның сеңлесе булгач, озынлык—халтураның апасыдыр”,—дигән сүзләре искә төште. Бик урынлы әйтелгән бит! Марсель дә озын язарга яратмый, кайбер әдипләребез кебек, кирәксәкирәкмәсә дә образлар һәм детальләрне катлауландыруны, сүз уйнатуны хуп күрми. Мин аның иҗади җимешләрен күптәннән күзәтеп киләм Яза башлавының тәүге елларында сатира-юмор өлкәсендә ул бераз кыюсызрак булса да, сонгы елларда иҗат комарын көчәйтте, нәтиҗәдә күпләрнең яраткан язучысына әйләнде Ел саен диярлек янадан-яна китаплары Язучы үз әсәрләрендә тормыш чынбарлыгыннан читкә тайпылмаска, чорны дөрес итеп, үз төсендә (карамы ул, акмы) чагылдырырга тырыша. Юкка гына: “Чорын нинди, җырын шундый”.—димәгәннәр. Марсель бүгенге ил, халык язмышы, замандашларының көнкүреше, әйләнә-тирәдәге четерекле вакыйгаларга мөнәсәбәтен үзенчә, сатира-юмор алымнарын бары тик Марсельчә генә кулланып укучыларга җиткерә. Характерларны психологик яктан тирәнтен ача, материалларны, детальләрне сайлаганда таләпчән эш итә Күпчелек әсәрләрендә теге яки бу вакыйганы кешеләрдән ишетеп кенә түгел, ә үзе күреп-белеп язганлыгы сизелеп тора. Ә бит язучы үзе яшәгән чор сулышын тоюдан бигрәк, ана төгәл бәя бирергә дә тиеш. Моны яхшы аңлаган Мар. Сәлим, белешмәләрдән табып булмаслык бай материалны тормыштан, конкрет яшәеш рәвешеннән алып, иронияле көлү җебенә тезә дә укучылары алдына китереп сала. Әсәрләре күпләрне “кытыклап”, әле көләргә күңелләрендә урын һәм вакыты булмаганнарны да елмаерга, уйланырга мәҗбүр итә Бу исә язучының иҗат көче, әсәрләрснен тормышчанлыгы турында сөйли Марсель Салимов әдәби әсәрләр язу белән генә чикләнми, зур җәмәгать эшләре дә алып бара Ул БашкортстанРеспубликасыныңМарсель Солимов Бергәләп көлик Казан. «Идель-Пресс* нәшрияты, 2003 ел 12. .к у . мн мәдәният өлкәсендәге, халыклар арасында дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытудагы хезмәтләре, озак еллар уңышлы эшләгәне өчен Дуслык ордены белән бүләкләнде. Әйе. язучыда гражданлык хисләре югары биеклектә. Вакыт табып, сатира, юмор өлкәсендә көчен дә. сәләтен дә кызганмыйча, чын күңеленнән бирелеп эшли Билгеле, тырышлык үзенен җимешләрен бирми калмый. Язучы- сатирик елдан-ел ижат офыкларын киңәйтә килә. Аның геройлары да— бүгенге тормыш үзәгеңдә кайнаучылар. Мар. Сәлим җәмгыятебездәге тискәре күренешләргә тыныч карый алмый, йөрәгендәге әрнешне, борчылуын замандашлары күңеленә дә күчерә. Без бүген гажәеп үзгәрешле, катлаулы чорда яшибез. Илебезне үзгәртеп коруның кайбер нәтиҗәләре чынбарлыкта безне ниләргә генә китермәде. Аңлаешсыз буталчык баткаклыклар кешеләрне нинди генә пычракка буямады9 ! Ил арбасы череп, ватылып таралу чигенәчә барып җитте. Марсель, сатира-юмор остасы буларак, шул күренешләргә үз бәһасен бирә. Язган әсәрләрендә заман сулышы, көзгедәге кебек, аерым-ачык чагыла. Сатира-юмор аша көлү—ул ирексезләп. әйткәнемчә, "кытыклап" көлдерү генә түгел Ул аңлы, шул ук вакытта бик тә урынлы, файдалы көлү булырга тиеш Мин андый көлүне заман басуындагы чүпләрне утауга тиңләр идем. Укучыларыңны кимендә елмайту өчен тормышыбыздагы кимчелекләрдән акыл хисләреңне кушып көлә белү зарурый. Әнә шундый максатлы көлү чордашларын күңеленә үтеп керә дә инде. Җитешсезлекләрдән аңлы рәвештә, заманча көлү, аларнын асылын ачып, сәбәпләрен күрсәтеп, тамырына сатира- юмор балтасын чабу—үтә мөһим һәм жаваплы эш. Марсель бүгенге тормышны үзенчәлекле сатира күзлеге аша үтәдән-үтә күрә. Шуңа аның китабындагы җан хисләре белән тукылган әсәрләре укучыны битараф калдырмый. Ул үткән, бүгенге, иртәгәсе көннәр турында борчылып, аек акыл белән уйланырга дучар итә. Хәзерге яшәешкә сизгерлек һәм шул ук вакытта сафлык, сабырлык белән карарга өйрәтә. Аның сатирик геройлары кыланышлары белән нинди дә булса бер нәтиҗә ясарлык итеп күңел түренә килеп керә дә. хәтердә уелып кала. Язучы беренче карашка кечкенә булып тоелган вакыйганы тотып ала да. шуңа таянып, зур фикерләр әйтергә омтыла. Уйлана, фикер йөртә белгән кешеләргә аның әсәрләре бик күп нәрсә турында сөйли Марсельнең язганнарын кат-кат укып торасы юк Бер тапкыр уку белән аның кызыклы фикерләре зиһенгә сеңә. Әдип сүзләрнең кадерен белә, шуңа алар белән сак эш итә. Җөмләләрнең тиешле иҗади кагыйдәләргә буйсынуы үтә мөһим икәнлеген яхшы аңлый. Әдәби осталыкның бер тармагы—күп фикер сыйдырышлы тыгыз җөмләләр төзү һәм аларны тиешле урында гына файдалану. Мар. Сәлим әсәрләрендәге юмор төргәгенә төрелгән җөмләләрне укыгач, аларнын дәвамы итеп күңелеңнән үзенчә уйламыйча калмыйсың. Укучы әнә шул уйлануы белән әсәрнең көчен тагын да арттыра. Бу инде язучының иҗади осталыгын раслый, анын әйтәсе фикерләре тормышчан һәм заманыбызга кирәкле икәнен күрсәтә. Менә мисалга “Алтын ыштан" исемле шаян монологыннан өзекләр: “Ирем була язды..”, "Фатирыбыз зур сейфны хәтерләтә. ", “Иремнен иң зур байлыгы—мин...", “Төнлә: “куркам!:"— дигән идем, ирем тән сакчысына уртабызга ятарга кушты...", “Безнең президентның комы коелырга тора..." Бер үк күренешне, вакыйганы төрлечә тасвирлап була. Әмма аны тәэсирле итү язучының күңел күзе белән күрә белүеннән, образлы фикерләү осталыгыннан, тел үткенлегеннән тора. Сатирик каләменең сихри көче янә шунда: читтән карауга игътибарга лаек булмаслык нәрсәләрне, кечкенә детальләрне элеп алып, аларны урынлы уйнату һәм шул рәвешле мавыктыргыч сюжет бауларын үрү. гыйбрәтле хәл- күренешләрдән, замандашларыңның житешсезлегеннән. хәтта үз-үзеңнән көлә белү. Җыентыкның төзелеше, анда тупланган әсәрләрнең композиция камиллеге дә әнә шул хакта сөйли. Дөрес, бүгенге буталчык заманга кырт кисеп кенә бәя бирү җиңелдән түгел Капма-каршылыклы тормыш җепләренең очлары чуалып югалган чак. Җепләре чуалган ошбу йомгакны сүтеп кара! Ә Марсель аны сүтәргә тырыша. Кино, телевидение, пычрак сәхнә әсәрләре, эротик (дөресрәге, порнографик) гәзит-журналлар нәрсәгә генә өйрәтми! Илдә фахишәлек чәчәк ата. Кызлар урамда тәмәке тарта, аракы эчә... Болар бит барсы да киләчәк буын тамырына балта чабу. Мар. Сәлимне, заман сатиригы буларак, әлеге күренешләр тетрәндермәсә, китабындагы күп әсәрләр тумас та иде. Ватаныбыз түрендәге сугыш, үтереш, урлашу, сәясәттәге пычраклык, алдашу һәм башка әшәкелекләр борчылып уйланырга мәжбур итә аны. Тормышыбызнын болганчык сулы, кирегә табан ашкынган ташкынына каршы тору өчен, әлбәттә, кыюлык та, тәвәккәллек тә кирәк. Язучының бу сыйфатларга ия булуына шигебез юк Җыентыкка кергән әсәрләр моны раслый. Марсельнең сатира коралы белән явызлыкка каршы чыгуы—үзе батырлык. Шуны да әйтеп үтик: әдип күпчелек әсәрләрен язганда, аңлы рәвештә "Улым, сина әйтәм, киленем, син тыңла'" принцибы белән эшли. Кечкенә бер вакыйганы көлкеле сөйләп тә. шунын аша заманның чын йөзен ачарга тырыша. Тормыштагы гыйбрәтле күренешләргә бәя биргәндә нинди дә булса берәр конкрет проблема күтәрә. Фикерләренең ачыклыгы, хисләренең табигыйлеге. тирәнлеге белән укучы игътибарын үзенә җәлеп итә. Заманыбыз ничек кенә яман булмасын, автор, барыбер, акыл кыюлыгына исәп тота. Декларатив кычкырынуларга урын юк анын иҗатында. Марсельнең образлы фикерләү офыгы киң. Җыйнак әдәби формаларга да зур фикерләр сыйдыра ала ул. Ә монысы инде—юмористның талангы! Язучы тормыш күренешләрен, вакыйгаларны гадәти теркәп баручы гына түгел. Ул аларны гомумиләштерергә. кирәк икән, күпертебрәк, калкурак итеп, тик чама тойгысын югалтмыйча, чынбарлыкка зыян китермичә сурәтләргә тиеш. Марсель бу яктан да саклык белән эш итә. Шуна күрә аның әсәрләрендәге кайбер "күпертелгән" вакыйгалар сизелми дә, алар юмор канаты белән каплана. Автор кайберәүләрнен беркатлылыгын, йә булмаса мәкерлслеген, комсызлыгын ачыграк, тулырак чагылдыру ниятеннән күп кенә әсәрләренең гөп героена үзе әйләнә, үз исеменнән сойли Бу алым китаптагы “Башлы баҗа", “Хәерсез хәер". "Кәкре могезлетәкә"“Хәлбелүчеләр"“Рәхмәт", “Көлеп кенә йәшәйек". “Демократия емештәре". "Суверенлы төш". "Педагогика серзәре". "Тугандар- тыумасалар". "Мин нисек кейәүгә сыктым". “Заботливый муж", “Бережливость". “Башковитый мальчик”, "Путевый бабай" һәм башка әсәрләрендә уңышлы кулланылган Җыентыкта сәхнәдән рәхәтләнеп укырлык уймак хикәяләр, монологлар бихисап. Алар жылы юмор белән сугарылганнар, тормышчан, заманча яңгырыйлар. “Әссәламегаләйкем, әфәнделәр'". “Күк кешесе". "Әйбәт абый". "Дура, дура. дурасел". "Мисс Чибәркәй". “Татлы чишмә”. "Бсзнесмен". “Алтын ыштан". "Һабантуй". “Агае тел". “Әгәр". "Яраи матриархат түгел”. "Как я стал юмористом", “Кошелек или жизнь". “Десять копеек" исемле хикәяләре бер сулыштан укыла. Үзгәртеп кору елларындагы четерекле вакыйгалардан, ил язмышындагы буталчыклардан, җилкуарлардан, дәүләт милкен үзләштерергә яраклашкан комсыз, елгыр җитәкче-түрәләрдән, азгын ир. хатыннардан, гаиләдә була торган каршылыклардан, ачыгавыз- лардан автор "Тутый карга". "Сексуаль хатын". "Әфсен-төфсен”. “Кызык карак". “Үзебезнең агай-эне", "Ак әбейзең кара кайгыһы". “Ата демократ". "Бисә әрләшә". “Мескен мендәр". "Сеанс юморотерапии". "Болтократия". “Гарифулла не при чем", “Свидание” исемле әсәрләрендә көлә. Китапта авторнын бүгенге тормышыбыздан алынган мәсәлләре, мәзәкләре, шаян җырлары, фельетон, төртмәле багышлау, тукмаклы такмаклары да игътибарны үзенә җәлеп итә. Шигъри әсәрләрдән "Капитаннар һәм тычканнар". "Бу кем була?”. "Исәр ишәк". “Замана балалары", “Үкенеч". "Белмәс идем", “Өлешле бүлеш”. "Кәнфитле гыйшыйк", җырлардан "Тып-тып тама", “Чибәр кызга”. "Ярый әле". "Их-ма!". “Көнсел ир". “Үпкәләмә”, фельетоннардан "Әзерлек". “Батыр исемле бахыр" һ. б. аеруча унышлы Сатирик язучы фикерен кинаяле юлларга салып, үзенчәлекле чагыштырулар белән әйтә Мисалга "Капитаннар һәм тычканнар" исемле шигырен алыйк. Автор ана Дәрдмәнднен "Ил корабын җил сөрә' " дигән билгеле сүзләрен эпиграф итеп куя. Ләкин Мар Сәлимнең "корабы" илебезнеңсоңгыеллардагы хәлен чагылдыра. Урынында тик торган зур корабны вак юнгалар үзләренчә боргалый: берәүләре—унга, икенчеләре— сулга, кемдер—алга, кемдер артка каера. Бәгьзеләре батырырга план кора. Ә кайсыбер "кызу башлар ", рульгә менеп атланып: "Алга!"—дип канатланып. артка бара. Ил язмышын үз язмышы белән бергә кичергән автор ахырда шундый нәтижәгә килә: Әмма бүген әйтә ашм дөнья ярып җил уңаена да хәтта булмый барып. ертык җилкән тагып, агып. Бу юлларга аңлатма биреп торуның кирәге юк Сатирикның нәрсә әйтергә теләгәне болай да әйбәт аңлашыла. “Котлауграммалар, төртмәграмма- лар” бүлегендә кызыклы дүртьюллыклар урнаштырылган. Менә берничә мисал: Борис Ельцинга Сабан туенда күз буып, Татарны шак катырды Илебезнең иң-иң оста Чүлмәк вату батыры. Геннадий Зюгановка "Бурлар урыны төрмәдә!"— Дип сөйләп телең талыр. Бурларны утыртып бетсәң. Русиядә кем калыр? Шул ук вакытта язучы-юморист тугандаш Башкортстан һәм Татарстан ның акыллы җитәкчеләренә—булдыклы ир-узаманнарга изге теләген дә җиткерә: Минтимер Шаймиев белән Мортаза Рәхимовның икесенә бер теләк Президентларның иң шәбе— Минтимер вә Мортаза Татар, башкорт бәхетенә Булсыннар алар таза! Китапка кергән күпсанлы скетч, интермедияләр дә күнелгә ятышлы язылган. Сәхнә осталарының аларны уз репертуарында файдаланачагына иманым камил. Тамашачыларыбыз күптән сусаган иде мондый әсәрләргә. Шуны да әйтү кирәк: китапта күзгә ташланган җитешсезлекләр дә юк түгел. Җыентыкка автор ни өчендер үзенен “Уян, туган!” исемле өндәү шигырен урнаштырган Ул уңышлы гына әсәр булса да, китапның жанрына туры килми. “Кайтам әле Борайга” дигән җыр тексты да урынсызга килеп эләккән, минемчә. Алар чәнечкеле гөл түтәлен матурламый, ниндидер чит, ят чәчкәне хәтерләтә. Яхшы гына лирик шигырьләр булсалар да, “Зимний роман”, “Летний роман”, “Хочется быть вместе”, “Пальма”, “Огонь җизни” кебекләрнең дә китапка кертелүе артык шикелле. Җыентык баштанаяк сатира-юмор калыбына салынган әсәрләрдән генә торырга тиешле бит! Ә инде сүземне йомгаклап әйткәндә, көлке остасының бу китабы, һичшиксез, сатира-юмор киштәсе түрендә урын алырга хаклы Бүген ул—укучыларыбызга әйтеп бетергесез зур бүләк. 

Реклама