АЙБИБИ

VIII Өлкән равва Харәзем әмире тарафыннан Ибраһим исемен алып, кайтып төште һәм Аккала күперен узуга, үзен каршы алучы раввадан: —Кахан кайда?—дип сорады. Равва анын белән исәнләште дә тәхет ягына таба күрсәтте. Өлкән равва Ибраһим зур-зур адымнар белән сарайга таба юнәлде һәм үзенә ияргән имамнар белән тәхет ягына ук узды. Йосыф кахан каханбәге Сабир белән нидер сөйләшеп утыра иде, өлкән равваны һәм ана ияргән чалмалы имамнарны күрде дә аягүрә басты. Каханга өлкән равва һәм имамнар баш иеп, сәлам юлладылар. Йосыф кахан өлкән раввага уң як урындыкка, имамнарга сул як урындыкларга утырырга ишарә ясады. Имамнар, шул исәптән өлкән равва да, дөя йоны тутырган артсыз урындыкларга утыруга, авыз эчләреннән дога укып, “Аллаһу әкбәр!” дип битләрен сыпырдылар, шуннан сон гына каханга һәм каханбәккә сәлам юлладылар. „ Дога кылу галәмәте үткәч, Йосыф кахан өлкән раввага карады. Бу инде: “Йә, ни йөк белән кайттын?”— дигәнне аңлата иде. —Харәзем әмире тарафыннан угыз ханы кисәтелде, алар иртәгә үк илдән чыгып китәчәкләр, бүген исә өч имам безнең йөзбашларыбыз озатуында яу килгән төмәнбашларга юнәләчәкләр. Монын өчен сездән фатиха кирәк,, галижәнапләре Йосыф кахан. Йосыф кахан янә барысын да күздән кичерде һәм гаскәрбашы Сабирга карап: —Өч имамга да йөзбашлар бир, имамнарны угызларга озата барсыннар. Бу минем әмерем генә түгел, Харәзем әмиренеке дә, каханбәк Сабир. —Баш өсте, галижәнапләре!—дип сикереп торды каханбәк Сабир һәм ишеккә таба китте... Имамнар дәррәү ана иярделәр. Тәхет ягында өлкән равва белән Йосыф кахан гына калдылар. —Мин монын ахыры ни белән бетәсен белмим, Йосыф углан, әмма мин син кушкан йөк-йомышны җиренә җиткереп үтәдем Үзем әмир каршында ук Ислам динен кабул иттем, әмма күнелем түрендә Яхвам калды. Аны минем күңелемнән беркем дә җуеп ала алмас. —Минем дә,—диде Йосыф кахан һәм, килеп, өлкән равваны кочты. —Мин Хазарстанны саклап калырга телим, нинди юллар белән булса Дәвамы Башы 7 санда. да. Тиздән без дәшкән викинглар килеп төшәрләр һәм без аларны мөселманнар өстенә җибәрербез, алар Харәземне дә читләтеп үтмәсләр һәм без тәүгемә барчасы белән идарә итәрбез, атакай. Шушы хәлләрдән сон бер ай да үтмәде, Йосыф кахан табын жыйды. 1абынга жыелган каханбәк, бәкләр, угыз Төмәннәрен ил-далаларына борып җибәргән имамнар да. тарханнар да бар иде Йосыф кахан алар га барысын да ирештерде. Кара Болгар каханы Сарманайнын узынуын. Дунай буе канкардәшләребезгә кат-кат яу йөрүе турында да. үзенен тиздән шул тарафларга яу чыгарга җыенуы хакында да әйтте. Табындагы барчасы да кахан белән килештеләр Йосыф кахан угызларны Хазарстан җирләреннән вә үләнле болыннардан китәргә мәҗбүр иткән имамнарга үзенен рәхмәтен җиткерде һәм аларны сараенда калдырасы, киңәшчеләре итәсе хакында әйтте Имамнар каханның бу сүзләрен: “Амин!'' дип куәтләп, кабул иттеләр Табыннан сон Йосыф кахан менә ничәнче көн инде, сарайдагы гадәти чират тәртибен бозып. Айбибине үз янына дәштерде. Айбиби Йосыф кахан кырына кинәнә-кинәнә килде Һәм алар һәр килгән төндә бер-берсен соешеп туймадылар. Каханның бу хәленә раввалар гына түгел, сарайдагы бернигә дә исләре китмәгән хәрам атакайлар да игътибар иттеләр, сарай куштаннары турында әйтеп тә торасы юк. о Әнә шундаен төннәрнең берсендә Айбиби Йосыф каханнын кочагына инде дә әкрен генә: “Мин чынлап та балага уздым, кахан ым",—диде Кахан бермәлгә дәшми ятты Ахыр, ниһаять, анына барып җитте—Айбибинең башын артка каерып, күзләренә карады. —Димәк, син теге вакытта шаярып әйтмәден9 —Чынлап, Йосыфҗан, чынлап —Минем Мөхәммәд хан кызларының берсеннән бер угылым үсә инде, Айбиби, син дә миңа угыл бала тапсаң Мин синеме' —Нишләтерсең мине, каханым, нишләтер иден? —Гадәттә мин йөкле хатыннарымны илләренә кайтарып җибәрә идем Ә менә син мина угыл бала тапсан. —Мин хатыннарымның барчасын да куып таратачакмын, Айбиби җан, барысын да. Айбиби бер сүз дә әйтмәде, чөнки каханнын сүзләренә ышанмады Кем моны ана рөхсәт итәр9 Раввалар килешерме, кахан бит бу гамәле белән аларнын кануннарын бозачак. Ләкин Йосыф кахан һәр адымын табын җыеп, кинәшчеләре белән килешеп, уртак тел тапкач кына ясады Хатыннарын тарату турында ул башта табын җыеп сөйләшергә, аксакаллары белән киңәшергә булды Ин әү- вәл анын бу адымын имамнар яклап чыктылар, өлкән равва да каханнын бу адымын хуплады, раввалар да кахан белән килештеләр Хәер, равваларны өлкән равва кисәткән булгандыр, чөнки һәр табынга алар башта үзләре габын җыеп, киңәшеп, уртак бер фикергә килеп керерләр иде Менә шул табында Йосыф кахан Византиягә яу кузгалырга нияте булуы хакында да әйтте Император Никифор Фокенын яшь сәргаскәр Иоанн Цимисхий тарафыннан үтерелеп, тәхеткә утыруы хакында да җиткерде Тәхеттә утырганда император Никифор яу йөрүдән башы чыкмаган Сарманай кахан Кырым тарханы улы Калакир аша мен ярым кадак алтын җибәргән икән Әмма бер шарт белән—шул алтынны аклау өчен Сарманай ютчан Дунай буе болгарларына яу йөрергә тиеш булачак Сарманай кахан күп тә үтми гаскәре белән Дунай буйларына яу кузгалачак, дигән хәбәр иреште, диде Йосыф кахан табын аксакалларына Шунда өлкән равва — Безгә дә Византия тарафларына яу кузгалып, бер җайдан Сарманай каханны да акылга утыртып кайту мәслихәт булыр иде,— диде Табындагылар һәммәсе дә өлкән равва белән килештеләр Бары тик имам хәзрәтләренең берсе генә —Кахан галижәнапләре, Византия императорында яман угчагыр бар. Ахыр килеп, үч-үчкә илтмәсме?—дигән булды Ләкин ана бөтенләй игътибар итмәделәр, табын шаулаша башлады, кахан белән барысы да килештеләр. Табьш таралгач, Йосыф кахан Сабирга тәхет ягында калырга кушты. Барысы да таралып, тәхет ягыннан чыгып беткәч, кахан аңа кечкенә өстәл янына утырырга ымлады. —Каханбәгем, бүген үк Мөхәммәд ханга чапкынын җибәр. Византиягә таба яу кузгалсын. Әйттер, кахан белән Далада очрашырсыз дип. —Галиҗанәпләре, Мөхәммәд ханның Дунай буе Пәһлеван ханга ярдәмгә кузгалуы хәерлерәк булыр иде шикелле мина. Йосыф кахан сул кулын ун кулы белән каплады. —Каханбәк Сабир, Болгарстан да, Хазарстан да, Дунай буенда көн күргән Бәгырь вә Пәһлеван ханнар да, хәтта анда көн күргән антлар да безнең Атилла бабаларыбыздан килгән канкардәшләребез. Мин бабам Мөхәммәд ханнын канкардәше Пәһлеван ханны юлбасар нәселдән килгән Сарманайга каршы яу чыгуына каршы түгел. Ләкин бабам онытмасын иде .—Йосыф кахан бер ноктага текәлеп, нидер уйлап утырды, шуннан соң гына — Бабамның гына куәте җитәр микән ул юлбасар каханга. Аның кулында яман варяглар, дөнья халкына баскынчылар яманаты чыккан варяглар, — диде. —Сез хаклы, без бергә булырга тиешбез, галиҗәнапләре,—диде каханбәк Сабир, гәрчә каханнын тел төбен аңлап җиткермәсә дә.—Мин бу хакта, Мөхәммәд ханга хәбәр ирештергән идем инде, галиҗәнапләре. —Өлгерсен, каханбәгем, өлгерсен, мактыйм. Алай да, каханбәгем, сиңа киңәшем бар, ягъни синең белән киңәшәсе бер үтә четерекле кыласы гамәлем бар. Мин, каханбәк Сабир, хатыннарымны илләренә кайтарып җибәрергә булдым. —Һәммәсен дәме? —Әйе, каханбәгем, әйе, һәммәсен дә. Янымда бары тик бер хатыным— Айбиби калыр. Каханбәк Сабир шикләнебрәк каханнын күзләренә карады. Ул каханнын сүзенә ышанып җитмәде бугай, чөнки яхшы белә иде—өлкән равва һәм анын раввалары бар бит әле. Алар ңи әйтә, бигрәк тә өлкән равва. Ләкин бу хакта теге якка да, бу якка да Йосыф каханга сүз әйтергә, яисә кинәш бирергә кыймады. Инде хатыннарын куарга тели икән, аларны югары бәһагә Фанәргүр базарына илтеп саттырсын. Азмы, күпме, казнага акча керер. Яуга хәзерләнгәндә ул акча сөннәтле казакларга түләргә ярап куяр. Бу—бер. Икенчедән, хатыннарны саткан акча турыдан-туры өлкән равва кулына керәчәк. Ә гаскәр җыярга, нигездә, раввалар катнаша. Баҗайларны да алар яллады, угызларның беришен дә, сөннәтле казакларны да, поскан казакларны да, гаярьләрне дә. Яу уңышлы үткән хәлдә, моңа каханбәк Сабирнын иманы камил иде, Йосыф кахан яңа туган айдай җиңүче йөзендә Хазарстанга кайтып төшәчәк. Шулай иткәндә раввалар да, өлкән равва да борынгы бабалары кебек каханнын муенына ефәк бавы сала алмаслар. Ләкин моның өчен Йосыф каханнын яубаш булуы зарур. Каханбәк сукыр түгел, күрә—яубаш булырга кахан үзе дә әзер. —Димәк, сезнең әмер белән мин кичекмәстән төмәннәрем барлый башлыйм, галиҗәнапләре?—диде, ниһаять, каханбәк Сабир. —Башла!—диде катгый рәвештә Йосыф кахан һәм сүзе бетүен аңлатып, торып басты. Йосыф кахан яу кузгалуны һәркөн күз угында тотты, акча табучы өлкән равваны да, төмәннәр өчен җавап бирүче каханбәк Сабирны да, олаучылар башы әрмәнле Вартанны да ашыктырды. Барысы да әзер булгач, ул янә табьш җыйды һәм равваларына яуның төп максатын аңлатты Ул моннан гыйбарәт иде. Сарманай каханны һәм Византия императоры Никифор Фо- кены төрле котыртулар аша үзара сугыштыруга ирешү. Моның өчен Йосыф кахан Византиягә дә һәм Кияли каласына да үзенең йөзләрчә шымчыларын җибәргән иде инде. Яу чыгу мәсьәләсендә Йосыф кахан табынга кереп утырган имам хәзрәтләре белән дә киңәшкәндәй итте. Имеш бик кыенга кала башласа, ул, Йосыф кахан, Харәзем әмире Мөхәммәтгалигә мөрәҗәгать итә аламы?.. Имамнар ышандырдылар —итә ала. Шунда табын җыены барганда ук тәхет ягына Йосыф каханнын ышанычлы шымчыларыннан берсе килеп керде һәм табындашларның һәммәсенә дә баш иеп, сәлам юллагач, кахан кырына узды һәм илбашына яна хәбәр җиткерде. Иосыф кахан анын иненә кулын куйды һәм барчасы алдында да: —Минем ышанычлы адәмем безгә сөенче алып кайткан, жыендашларым. Византия императоры Никифор Фоке үтерелгән, анын урынына олуг император булган Константинның кызына өйләнгән яшь сәргаскәр Иоанн Цимисхәй утырган, безнен кардәшләребез болгарларны яулаган Сарманай каханга каршы яу кузгалткан. Безгә ашыгыч төстә яшь император Иоанн Цимисхәй белән солых төзергә һәм тиз арада шул тарафларга яуга кузгалырга кирәк Әйе, сузмыйча —Иоанн Цимисхәй белән Сарманай сөйләшүләр генә алып баралар әле, галиҗәнапләре,—диде каханнын ышанычлы шымчысы —Сөйләшә торсыннар,—диде ана каршы Йосыф кахан,—Ә без кузгала башларбыз. Хак, безнен төп дошманыбыз Сарманай кахан түгел, Кияли түрәләре безгә һәрдаим ясак түләп тордылар Әмма Сарманаи кахан тәмам узынды, хәтта безнең Сарыкалага яу килергә кыйды. Димәк. Иоанн Цимисхәй кахан Сарманай дружинасына бер яктан ябырылса, без икенче яктан ябырылырбыз Мин әйттем! Иртәгә яу кузгалабыз дигән кичне, Йосыф кахан үз кырына Булат бәкне чакыртып алды. —Утырып тынла, Булат бәк. Сина әмерем шул булыр: мин яу кузгалуга ук, син, минем хатыннарымны таратасын. Үз ирекләренә куй Булат бәк Ак калага да, Ханбалыкка да баш иде Ул Йосыф каханга тугры хезмәт итте, кахан да Булат бәктән канәгать иде Күп сөйләшми, кушканны җиренә җиткереп үти, әмма Булат бәк Йосыф каханга ышанып җитмәде. “Ничек инде хатыннарны куарга, өлкән равва ни әйтер. Бит башта ул әмер бирер иде...” Алай да сорап куйды: —Айбиби хатын да кайтып китәрме, галиҗәнапләре? —Айбиби хатын сарайда калыр, бәк —Кахан белән яу китәм дисә?.. Төрки ханбикәләрдә бу хәл булгалаган. галиҗәнапләре. Йосыф кахан елмайды, аркасын тәхетенә терәбрәк утырды —Айбиби хатын сарайда калыр дидем түгелме мин сина, Булат бәк?! —Яхшы, галиҗәнапләре. мин ялгышканмын —Калалар өчен генә түгел, калага кергән-чыккан, килгән-киткән халыклар өчен дә син җаваплы. Булат бәк, син! —Мин кемгә буйсынырга тиеш булачакмын, галиҗәнапләре? Йосыф кахан тәхетеннән күтәрелде, үз каршында бер тезенә төшеп торган Булат бәк янына килде, башына кулын куйды —Булат бәк, миңа, мина буйсыначаксың' Аккала белән ике арада чапкыннарым йөреп торыр. Мәгәр үзен дә колакларыңны шәлперәйтеп, көтеп торма. Син кала башлыгы, кала тарханы. Булат бәк! Сина раввала- рым ярдәм итәрләр. —Яхшы, галиҗәнапләре,— диде Булат бәк килешеп Йосыф кахан ана чыгып кит дип, кул ишарәсе ясады. Сарайдан чыгуга, Булат бәк эчке бер кимсенү тоеп, күпергә таба атлады Күперне чыкканда Булат бәк Йосыф каханнын баш хатыны Айбибине күз алдына китерде Гүзәл иде Айбиби хатын, монын өстенә яшь. шуна күрә булса кирәк, бу хатын сарайга килә-килүгә Йосыф кахан үзгәрде, раввалар әйтүе хак булса, хатынны көнаралаш үзенә тарттыра башлады, ахыр һәр- кон дияргә була. Моны Булат бәк аңлады да, аңламады да. Анлады—үзе дә МӨСӘГ Ы ПТ ХЭБ ИВУЛ Л ИН хатыны Таңгөл кырына ашкынып, күрергә сагынып, тансыклап кайтыр иде, аңламады—кырык хатын тота ич кахан, кырык! Айбибигә гашыйк булуыдыр Бит Булат бәк үзе дә Таңгөлен күрде дә тәмам телсез калды. Ни дә булса әйтер иде. әйтер сүзе аяк астына төшеп киткән кебек—сүзе табылмады. Кызның иңнәрендә көянтә-чиләкләр, атламый кебек кыз, гүя йөзә инде менә, су өстеннән йөзгән үрдәк кебек, юк, аккош кебек Горур, тәкәббер, янбашлары уйный, шунамы, күргән саен күрәсе килә, күзләр дә кызганнан-кыза бара Җитмәсә, әнә шул серле адымнары белән үзенә дәшә, дәшеп кенә калмый жепкә бәйләп тарта. Түзмәде Булат бәк, менбаш булган кеше ич, тәвәккәлләп, кызнын каршына килеп басты. Кыз курыкмады, тик әллә ничек серле бер караш ташлады да, егетне урап-әйләнеп чыкты һәм ары китте. Күзләрендә кызнын күбәләк җилпенгәндәй керфекләре һәм серле карашы гына Булат бәкнең йөрәк түренә кереп калды. —Кем кызы бу чибәр?—дип сорады таныш сәүдәгәрдән. —Габдулла бай кызы. Юкка күзен кыздырма, егет. Ничәмә яучыны борды инде бу гүзәл зат. Бора да җибәрә, бора да җибәрә. Атасы да: “Кыз үзе сайласын иш буласы кешесен”,—дип кинәнгән була. —Әтисеме шулай ди? —Әтисе инде, әтисе. Бай яһүд сәүдәгәре дә улына сорап карады Кыз үзе риза булса, бирәм дигән атасы. Аннары: “Егет үзе килсен”, дип шарт куйган. —Кем шарт куйган? —Кыз инде, кыз. —Кызның аты ничек? —Тан гөле, Таңгөл. Исемне дә куша белгәннәр бит үзенә. Булат бәк Болгар базарына күз ташлады, яр буендагы мәһабәт өйгә. Ә анда Идел яр буенда сары кирпечтән күтәрелгән капкаларына кадәр бизәкле өй. Хан балыкта яндырылган кирпечтән өй салырга кахан гына рөхсәт бирә. Димәк, Габдулла сәүдәгәрнең сарайда ышанычлы кешесе бар. Ә ышанычлы кеше—өлкән равва. —Байның хатыны яһүдә, шулаймы? —Яһүдә, шуннан ни, адәм баласы? —Кибетен еракмы? —Ике өй аша. —Әйдә, минем синең кибетеңне күрәсем килә. Ошаса, бер-бер нәрсә алырмын да... —Мин кораллар сатмыйм, кием-салым белән генә сату итәм. Атын ничек сон ил бәндәсе? —Сарай бәге мин, агай-эне, сарай бәге. Әле генә кахан яныннан чыктым. Сәүдәгәр Булат бәккә борылып карады да, исе китмәгәндәй кибет ишеген ачты. —Габдулла байның тагын кызлары бармы? —Тангөлнен үсмер туганы бар. Боҗыр да боҗыр, ул да боҗыр. Әллә кахан бәгенә кыз ошадымы?—дип сорады сәүдәгәр киштәгә киемнәр тезәтезә.—Сиңа бер киңәш кахан бәге. Син кызга туганы аша үтеп кер. Бүген нигәдер күренмәде, кыз елгага суга төшкәндә энесе гел озата төшә. —Саклый, димәк... —Саклаганны саклармын дигән Хода, кахан бәге. Синең булачак кайнешең яхшы корал, хәрби киемнәр ярата. Син әнә шуннан башла Әйе, бер дә яучылар җибәреп торма. Үзен йөр. Кыз сиңа өйрәнсен, күрә йөрсен. Хатын-кыз күргәнгә ябыша, күрмәгәннән кача. —Әйдә, синең кинәшенне тотып карыйк. Бир әнә теге җемелдәп торган укалы җиләнне, н ә кышлы хәнҗәрне, укалы түбәтәйне һәм болгари читекне. Бир, бир, бәһәсендә тормам. Тагын әнә теге руннар пәкесен бир, ике жәплене. Киемнәрне ефәк капчыкка тутырып чыкты да Булат бәк, елгага таба китте. Елга яр кырында гына челтерәп чишмә ага, әнә шул чишмәдән су алырга төшә Габдулла бай кызы Таңгөл. Атының тезгенен хайваннын 15 бәкәленә элде дә, ерак йөрмә дип утларга җибәрде, ә үзе елга ярына утырды да кызны көтәргә булды. Габдулла байнын бер эчәсе килмәсә бер килер, гүзәл кызын суга җибәрер, әнә шунда Булат бәк кызга йөгән "кигерер <_аоыр, сабыр, Булат бәк. сабыр ит Ашыкма. Кыз сина өйрәнсен Ьер күрен, ике күрен, өч күрен. Ләкин энгер-меңгер вакыт җитте, кыз чишмәгә суга төшмәде дә төшмәде Ьу ни бу/! Габдулла бай бөтенләй чәй эчми яши микәнни9 Өенә барып чыкса... Караңгы төшә башлады. Булат бәкнен аты да пошкырына, ашап туйды, иясенә дәшкәндәй итә. Инде нишләргә? Әллә сон иртә тан белән бире килергәме? Бүләкләр кулда... Менә шунда инде карангы төшеп килгәндә чиләкләр тавышы ишетелде. Булат бәкнен колагы шаулап китте, йөрәге колак төбендә үк дөп-дөп тибә башлады. Ул әкрен генә торды да чишмәгә таба кузгалды. Таңгөл чиләкләренә су алып маташа иде, артында ук аяк тавышы ишетеп, торып басты, шул мәлдә үк яман тавыш килде —Тукта! Тагын бер адым, мин сине укка алам! Булат бәк борылып карады һәм энгер караңгыда утын җәягә элгән Тангөлнен энесен шәйләде. —Мин коралсыз, батыр егет, —дип кулларын җәйде Булат бәк. Элек һәрдаим җансакчыларын үз янында йөртер иде, бүген исә әллә ни булды Булат бәк белән, каханнан чыкканнан сон барыр юлын югалткандай йөри Әллә соң Хода үзе китердеме аны монда—Таңгөл янына. Бәлкем б\' кыз минем язмышымдыр. —Тагын бер адым!—дип кабатлады укчы малай —Апан су алсын инде, булышыйм апаңа су алырга,—дигән бүлды Булат бәк. —Тагын бер адым!—дип кабатлады янә бер тапкыр үсмер. —Мин сиңа, мәргән егет, изге ният белән килдем, ишетәсеңме, изге ният белән. Күрәсең, минем кулларым буш. Атым өстә утлый, карак та, бур да түгел мин. —Камил, Камил!—диде, ниһаять, апасы Таңгөл —Куй, ук-жәяң. Миңа чиләкләремне яр остенә алып менәргә ярдәм ит —Алып менсен янындагы бүкәй. Бу минем боерыгым,—диде үсмер Үсмер шулай диюгә, Булат Таңгөл янына килде һәм гүзәл кызнын татлы исләреннән башы әйләнеп киткәндәй булды. Чиләкләрне биргәндә, чиләк тоткасы белән бергә кызнын да йомшак бармакларына кагылып алды Аннары жайлы гына ике чиләккә дә молдерәмә салкын чишмә суын тутырып алды да йөгерә-атлый, әмма бер тамчы суны да түкми, яр өстенә менде һәм чиләкләрне куеп, кыз артыннан чишмә янына төште, кыз кулын сузуга, күтәреп алды, очыртып яр өстенә алып менде, чиләкләре янына бастырды. Кулыннан тотты да, ике тезенә төшеп, кызнын энгер-менгердә тагын да серлеләнеп киткән күзләренә карап —Мин сиңа яучы жибәрәм, Таңгөл,—диде Ул арада алар янына батыр үсмер килеп басты, үрелеп, Булат бәкнен иңенә суккалады —Сиңа китәргә вакыт, җитте,—диде. —Ә мин сиңа, кайнеш, рун пәкесе алып килдем, җилән. —Күрсәт,—диде боерулы аһәңдә үсмер. Булат бәк атына сызгырды, ат килеп җитүгә, ияренә таккан капчыкны алды да, капчыктан җиләнне чыгарып үсмернен иңбашына салды, рун пәкесен кулына тоттырды Үсмер бермәлгә югалып калды, моңа кадәр күпме генә яучылар килмәсен бер генәсе дә бу кадәр тамаша бүләк китермәгәннәр иде Камилгә. Ә бусы мулдан җибәргән. —Син кайта тор,—диде үсмер, бүләкләр кулына керүгә Апасы көянтәсенә чиләкләрне элде һәм куера төшкән эңгергә кереп чумды. —Апаңны югалтсаң?—диде Булат бәк —Мин мәче кебек төнлә дә күрәм,—диде үсмер эре генә —Үскәч мин сине үз кырыма алам, сарайга хезмәткә,—диде Булат бәк һәм атынын тезгененнән алды. —Ә син апамнын күңелен яуларга теләсәң, яучы булып үзең кил, адәм баласы. —Үзем?! —Әйе, үзен. Ә хәзер кит. Бүләкләрең өчен рәхмәт. Ошадың син миңа. Апам әтине түгел, мине тынлый, мине! Белеп кит! Шулай диде дә үсмер апасы артыннан йөгерде. Булат бәк бермәлгә ошбу үсмергә ни әйтергә белми торды, ахырдан атына атланды да Аккала күперенә таба чапты. Ни гажәп, чишмә янына икенче килүеңдә Булат бәкне үсмер кайнеше үтә гажәпләндерде: —Минем жизнәм буласын килсә, бүген үк урла Таңгөл апамны. Иртәгә Биләмжир тарханы улыннан безгә яучы килә, апамнын тарханның угланын күргәне бар, ошаткан иде. риза булып куюы бар, ә син миңа ошадың,—диде. Үсмер егеттән Булат бәк моны көтмәгән иде, бертын ни әйтергә белми торды, чөнки һич тә моңа әзер түгел иде: —Кайдан, чишмә яныннанмы?—дип сорады. —Әйе, кич суга төшкәч урла,—диде үсмер. Булат бәк тәвәккәлләде, үзе белән ике жансакчысын да алып, кичке якта елга буена, чишмә чыккан төбәккә юнәлде. Буласы кайнеш анда иде инде. —Хәзер апам килеп җитә, мин бу хакта апама да әйттем инде. Урла. Ләкин минем белән бер җансакчыңны калдырырсың. Мин аның аяк-кулларын бәйләп, атама алып кайтырмын. Ә ул атама булган хәлнең асылын сөйләп бирер. Аңлаштыкмы?—диде булачак кайнеш. —Анладым, кайнеш, аңладым,—дип, Булат бәк эңгер иңеп килгән вакытта чишмә янында Таңгөлне көтәргә булды. Ләкин Таңгөл ашыкмады, күренмәде дә күренмәде. Чарасызлана башлаган Булат бәк гасабилана башлады, хәтта янәшәсендә басып торган булачак кайнешеннән: —Атаң ул-бу сизмәгәндер бит?—дип сорап куйды. —Юк, сизмәде. Яучы килеп төшкән булса гына инде,—диде. —Яучы бүген килергә тиеш идемени? —Бүген килергә тиеш иде Сабыр ит, булачак җизнәй, төшәр апам суга, төшәр Атам ни дә булса төпченәдер. Беркөнне дә шикләнеп, нигә син, кызым, эңгер төшкәндә чишмәгә суга йори башладың әле?—дип зарланып алган иде. Шунда, Ходайның хикмәте, эңгерне ерып, чиләкләрен бер кулына тоткан, көянтәсен икенче кулына, Таңгөл килеп җитте. Булат кызны күрде дә, килеп житәр-житмәс аңа таба китте, чиләк-көянтәсен алып, җиргә куйды һәм Тангөлне кулына күтәрде. Шулчак булачак кайнеш аңа: —Жизнәй буласы кеше, куй, калдыр апамны, юкса укка алам!—дип янамасынмы. —Без бит сөйләшкән идек инде, кайнеш,—дигән булды әле булса кулында тоткан кызны җибәрмичә. Монын өстенә кыз аның муенына сарылган, кайнар сулышы белән муенын пешерә иде. —Жансакчын кая? Шунда гына эшнен асылына төшенеп, Булат бәк караңгылыкка кычкырды. —Хаҗибәй. бире кил! Жансакчы килүгә, үсмер малай ана җиргә ятырга кушты, әмма теге икеләнә калды. —Жиргә ят!—дип боерды ана үсмер Камил. —Ят инде, ят!—диде ана Булат бәк —Ят! Теге сузылып яткач, үсмер Камил беркемгә дә игътибар итми, җансакчынын кулларын ефәк бау белән бәйләде, ахыр аякларын, шуннан сон гына булачак жизнәсенә: —Атына сызгыр!—диде. Булат бәк сызгыруга, ат җилле генә чаптырып килде, оста яугир буларак. Булат бәк кызны ияргә утыртты, үзе дә атланды һәм булачак кайнешенә: — Ышан, Камил кайнеш, мин апанны рәнжетмәм. кайту белән мулладан никах укытырмын. —Сыза тор, атамның сизеп алуы бар,—диде ана кырыс кына үсмер егет. Энесенен җавабына башта апасы кеткелдәп көлеп җибәрде, ана ияреп Булат бәк елмайды, чөнки кай тарафтандыр анын колагына ат тояклары тавышы килгәндәй булды. Инде кайнеше булып киткән Камил атасыннан ничек котылгандыр. Булат бәк сорашмады, әмма Габдулла бай улы Камил әсир итеп алган җансакчысын туй булгач кына азат итте һәм түрдә кукраеп утырган киявенә: —Яучы җибәргән булсан да синдәй егеткә кызымны биргән булыр илем, кияү,—диде. Шунда атасы сүзенә куәт өстәп, ишек янында утырган Камил әйтә салды. —Ай-Һай, атам. Син Булат җизнәйнен җансакчысын гына түгел, мине дә. “Апаңны саклый алмадын. малай актыгы”, дип, кар базына ташлаган иден,—диде. —Ташладым, хак. Вәләкин эшнен асылын әйтүгә икегезне дә чыгарып, табыныма утырттым,—диде ата кеше Әнә шулай өйләнгән иде Йосыф каханнын кала тарханы Булат бәк. Һәй яратты да соң Талгөлен Булат бәк. Кич кояш баюга, ятулары була— таң ата. Төнне-төнгә кушасы килгән чаклары да булды, яшерә алмый, яшерәсе дә килми Ә кайчак, буш вакытлары булган чакта Таңгөлен далага алып чыгып китәр иде дә инеш буендагы куе таллыкка алып кереп, сөеп туймастай яратыр иде. Булды, булды андый чаклары да. Үлеггләр яралты Таңгөлен, үлепләр. Яратыр-сөяр иде дә Дала төлкеләрен вә йомраннарын куркытып: “Яратам, яратам мин сине, Танголем”.— дип. кулына күтәреп алын, зыр-зыр әйләндерер иде. Мәхәббәт уты татлы айдан сон сүрелә, диләр. Сазаган ир-егетләр әйтсә әйтәләрдер моны Булат бәк Таңгөлен айлар үтә-үтә дә тансыклады, кжсынып-сагынып өйгә кайлты, кайтып керүгә, кулына күтәреп алды да бердәнберен түшәккә илтеп салды.. Әллә ни булды Булат бәк белән^ әллә ни күңелен тартып торды Таңгөлгә! Ятса—ул. торса—ул. Әллә соң Иосыф кахан да анын сыман гашыйк булдымы Айбиби хатынга Бит кырык хатынга ия кеше иде Кырык хатынга! Ә хәзер ана бер Айбиби генә кирәк. Шаккатмады хәл. Хәзер Булат бәк ул яуга китүгә кырык хатынның берсен дә сарайда калдырырга тиеш түгел, кырык хатынның берсен дә. Бары тик сарай күрке булып Айбиби калачак. Димәк, каханга минем чирем кагылган, мәхәббәт чире Тикмәгә генә раввалар "Мәхәббәт үл чир”,—димиләр икән шул Мәхәббәт чире белән чирләгән була инде Йосыф кахан. Имамнар мәхәббәтне “Аллаһы бүләге",—дигән булалар Ни генә булмасын, мәхәббәт бар, дигән нәтиҗәгә килде Булат бәк. Ул сарай күпереннән чыгып, атын өенә таба борды. Кала тарханы булса да, ни очеггдер ана сарай раввалары Аккалага өй салырга рөхсәт итмәделәр Имеш, ул гынамы, болгар төркие? Болгар төркиләре гыйлемле халык Шунын өчен болгар төркиләре белән сарай раввалары арасында һәрчак бәхәс барды кем өстен?! Әйе. кем өстен Хазарстанда—яһүдләрме. төрки болгарларымы? Чөнки бу халык борын-борын заманнардан бирле ошбу төбәкләрдә кон күреп, Атилла баһадир чорларын хәтерләталәр һәм нәкъ менә төрки болгарлары “акацирлар” йөзендә Атилла ханның төп көчен тәшкил иткәннәр. Моны да яхшы белә иде сарай яһүдләре Шуна карамастан, соңгы йөзьеллыкта Хазарстан белән яһүд раввалары идарә итә башлады Әмма каханны—илбашын төркиләрдән сайладылар, йә булмаса кушылган гаиләдән килгән ир-атны тәхеткә утырттылар Тик менә тәхеткә Йосыф кахан килгәч, сарай халкы шомлана башлады Йосыф кахан баш калкытып кына калмады, үзенең кем каныннан килүен дә аңлатырга ке реште. Өлкән равва белән анын куштаннары бу хакта ничек уйлыйлардыр, әмма Булат бәк кала тарханы буларак яхшы белгән иде—торкиләр янә өстен чыга башладылар. Булат бәк бу хәлгә кинәнде. Шул ук вакытта ул равваларны да хөрмәт итте. Чөнки ил байлыгы алар кулында иде. Мул акча исә көчле гаскәр, ә көчле гаскәр—ил куәте. X Төрки болгарларының кахан сараена үтеп керүләренә бер дә шаккатасы түгел иде. Кубрат хан чорларында ук инде. Хазар каханаты белән берләшеп алган Кубрат ханнын баш улы Батбай аксакаллары кахан сараендагы табыннарда утырганнар. Хазарстан сараен үз кулларына төшергән равва- лар да Муса пәйгамбәр кануннарына таянып яшәгән төрки болгарларын ят итмәделәр. Ул гынамы, талмудта яһүд руханилары төркиләрне “Туран” аты белән телгә алалар. Ул вакытта дөнья төркиләрен үз тарихларына фарсылар кертеп җибәрәләр. Аталары, каханнарнын нигез ташлары “тураннардан" чыккангамы, бу хакта Йосыф кахан да яхшы белә иде. Чөнки нәкъ шул борынгы төркиләрнең ак тәнле кавемендәге кыз анын куенында. Дөньядагы бөтен бәла-казаларны яһүдләрдән күргән, куәтләнеп киткән римләннәр дә, фарсылар да бу илләргә христиан дине үтеп кергәндә, яһүд- ләрне илләреннән куа башлый. Төрле илләр буйлап саташып йөргән равваларны Хазарстан каханы кабул итә. Имеш, китаплы халык. Хазарстан каханаты нәкъ менә ил-халык белән идарә итүне үз кулларына алгач көчәеп вә куәтләнеп китә. Шул сәбәпле булса кирәк. Хазар каханы Идел буе төрки болгарлары белән бер тапкыр да сугышмады. Ислам динен кабул иткән имамнар да, кахан раввалары да ниндидер юллар белән тату яшәүгә ирештеләр. Хак, Ислам дине хакында Болгар мөселманнары белән еш кына бәхәсләр туа тора, хәтта кахан мөселманнарны илдән дә кугалады. Вәләкин бу ике ил халкы беркайчан да зурдан кубып орышмавы. Ни өчендер, сәүдәгәрләренең һәм равваларынын сүзләрен тынлап, Йосыф кахан башкисәр викингларны дәшергә булды. Ләкин әле бу тиз генә булмас, викинглардан хәбәр килмәде, килгән хәлдә дә ул башкисәр халыкны Идел тамагы аша уздыру турында гына сүз барачак. Ләкин Йосыф кахан өчен каладыр бер дошман—Византия һәм каханат канаты астыннан чыгарга теләгән Сарманай. Дәүләт хакиме буларак, Йосыф кахан Идел буйларында көн күргән төрки халыклар белән тату яшәргә тырышты. Аларга ярдәмгә бай сәүдәгәрләрен жңбәрде, шәһәрләрдә сәүдә кальга-калалары күгәртте, төркң бәкләренә вә әмирләренә чибәр яһүдә кызларын озатты. Бу яһүд- ләрнен ата-бабаларыннан килгән сәясәт иде. Әнә шул яһүдә хатыннардан туган ир балаларны сараена тарттырды, укытты, илбашлары итте. Инде күптән даны еракларга таралган Ефәк юлы да Хазарстан сәүдәгәрләре кулында иде. Шуларнын барысын да бер җепкә тезеп уйлый торгач, Йосыф кахан: “Мин дөрес юлда!”,—дигән фикергә килде. Кич белән ул янә үз кырына Айбибине чакыртты. Хәрам атакай Айбиби хатынны ятакка кертте дә ишек яры торып калды. —Нәрсә булды, нигә торып катгын?!—дип хәрам атага карады Йосыф кахан. —Хатыннар таратылгач без сарайда калырбызмы, балакай? —Калырсыз,—диде Йосыф кахан һәм кул селекте. Айбиби ни кылырга белми, анын кырында басып тора иде. Йосыф кахан, гадәттәгечә, аны кулына күтәрде дә ятагына таба алып китте. Алып барганда хатынның билен кыса төште булса кирәк, Айбиби: “Ай!”,— дип кычкырып җибәрде. Йосыф кахан аны сак кына ятакка салды һәм сорап КУЙДЫ: —Ни булды, Айбиби жан? Айбиби каханның күзләренә карады һәм тыенкы гына: —Бәбиемне рәнҗетә күрмә,—диде. Менә кайчан каханга кинәт канат үсте, менә кайчан ир уртасы кеше үзүзен белештермичә очынып, бүлмә буйлап йөреп килде һәм хатын янына ятты, ул гынамы, көйли-көйли шигырь әйтте: Без бергә, бергә, бәгырь, син дә. мин дә бәхетле. Сәнең белән бер тән. бер җан булдык, бәгырь, бу көндә Чынлап та, ни булды ана кинәт, нигә бу хәлгә, ул бу хәбәргә шулай шатланды? Бит мондый хәбәрне бер Айбиби хатыннан гына ишетмәде, аның кырына кергән һәр хатын булмаса да. күпләре балага уздым дип каханны куандырмакчы иттеләр, ләкин бер тапкыр да бу чиккә җитеп шатланмаган иде. Җитмәсә, Айбибинең апасыннан Тамантархаң Газидә инде бәлигъ булган улы бар. Ләкин күнеле белән сизә-тоя иде Йосыф кахан. Айбиби хатын углан бала тапканда аны шул углан азыштырачак. Шул уй башына килүгә, Йосыф кахан хатынны кочагына иңдерде, сак кына назлый башлады. —Йосыфҗан, Йосыфҗаным,—диде Айбиби ир-канатына — Мина ирештерделәр, син хатыннарыңны куарга әмер биргәнсең икән. Аккошларыңны мин үзем генә ашатырмынмы? Самими иде Айбиби, ләкин самими янында самими Йосыф кахан белә иде, Айбиби хатын белемле, теләсә кем белән бәхәсләшә ала, бу хатыннан хәтта өлкән равва да курка тошә. Ләкин самими кебек күренгән Айбиби хатын аккошларга гашыйк иде —Аккошларны ашатучылар табылыр, син мина малай тап. Айбиби җан. малай. Менә шунда мин сине күккә чөячәкмен —Мин куркам, син яуга китәсең ич' —Мин яудан исән-имин кайтырмын. Айбиби Кайтырмын да сине Дазага алып чыгармын Иксез-чиксез Далага. Һәм шунда мин мәңге синен белән калырга ант эчәрмен, мәңге!.. —Аккошлар култыгына каракош тошә. Ә ул яман кош. явыз кош! —Каракош суга төшми, Айбиби жан. Ул тирәктә утыра, аккошлардан көнләшә, үлепләр көнләшә. —Синең әләмендә дә аккош сурәте. Йосыфҗан Ә Византия императоры әләмендә каракош тамгасы. —Менә шуның өчен мин Византия императоры тарафына яу кузгалам да инде, Айбиби җан. Каракош тамгасын сайлаган Византия императоры Ә каракош явызлык билгесе. —Аккошлар култыгында монсарлары да бар Мин аларны кызганам. Йосыфҗан. —Ишләрен укка алганнар аларнын, Айбиби Алар жансөйгәннәрен югалтканнар Чонки аккошлар бер генә тапкыр кавыша, ә ишен югалткан аккош яңадан бер генә аккош белән дә кавышмый Ялгыз яши. ялгыз үлә —Мин дә гүргә кергәнчегә кадәр бер сине яратырмын. Йосыфҗаным Еш кына мин үземне әнә шул ялгыз калган аккош итеп тоям Барма яуга, каханбәгең генә җибәр. —Юк инде, Айбиби жан. мин бу яуга барырмын Чөнки бу яудан сон мин равваларыма буйсынмый башлаячакмын. Тик син елама. Кот. сабыр ит Нык бул Мин кайтырмын һәм без һәркон улыбызны җитәкләп, аккошларны ашатырга төшәрбез. „ — Нигә сон мина кадәр күп хатын тоттың. Йосыфҗан бәгырь? —Бу раввалар йөге иде Мин алардан өстен чыкмаган хәлдә, алар мине юк итәчәкләр —Ефәк бау белән буыпмы? —Ефәк бау белән буып. Айбиби җан. Яудан кайткач, азар моны кылырга кыймаслар. Йосыф кахан Айбибинең иреннәренә баш бармагын куйды — Йосыфҗан... —Яудан кайткач, мин бары тик синен белән генә торачакмын Тик син башта миңа углан бәби тап. — Йорг зирәклек белән корылыр, акыл белән ныгытылыр, ахмаклык белән сүгелер, дигән Сөләйман пәйгамбәр Гадәттәгечә. Йосыф кахан Айбибинең сүзләренә гаҗәпләнә казлы Бу хатын барысын да белә иде, хәгга пәйгамбәрләрнең гыйбарәләрен дә 2* —Сөләйман пәйгамбәрнең вәгазьләрен беләсен—мин шат, Айбиби җан. Ләкин син мине мактамасан иде, чөнки Сөләйман пәйгамбәр мактауны яратмаган, ул бу хакта: “Сине үз халкың түгел, башка халык мактасын”,— дигән. —Ләкин бит синен равваларын һәрдаим Сөләйман пәйгамбәр вәгазьләрен тәкърарлыйлар, ялкынланып сөйлиләр һәм алар һәрвакыт хаклы. Ә Сөләйман пәйгамбәр бу хакта: “Ялкынлы тел белән мәкерле күңел, көмеш йөгертелгән савыт кына ул”,—дигән. —Син дә, раввалар да хаклы, Айбиби җан. Артык акыллы хатынны ирләр яратып бетерми. Син мине акылың һәм тапкыр сүзләрен белән түгел, аккошларын белән үз иттең. —Син илбашы, акыллы кеше, Йосыфҗан. Акны карадан аера белерсең дип ышанам. Мин сине яратам һәм мин синнән углан бала табачакмын, Аллаһы боерган итсә. Һәм Атлаһым мина бу гамәлемдә ярдәмгә килер. Әнә шулай сөйләшә-сөйләшә йокыга киткәннәрен сизми дә калдылар. Ишек шакыгач кына, Айбиби дерт итеп уянып китте һәм Йосыфына кагылды Йосыф кахан күзләрен ачты, бертын түшәмгә карап ятты. —Мин хәзер әзер булам,—диде ул. Торып киенделәр, юынып табынга утырдылар. Шуннан сон гына Йосыф кахан Айбибине ишеккә кадәр озата килде, битеннән үбеп, колагына: —Бирешмә, Айбиби җан, мин кайтырмын,—диде. Йкенче мәлдә инде кахан: “Кертегез хәрби киемнәремне!”—дип кычкырды. Киенеп тәхет ягына чыккач, кахан кырына беренчеләрдән булып өлкән равва керде, анын артыннан ук каханбәк Сабир. —Галижанәпләре, барысы да әзер!—дип тураебрак басты каханбәк—Сезгә кара бия дирбияләнде, җайдак атта кара бия булыр. —Өлкән^авва Ибраһим,—дип кинәт бер читтә басып торган өлкән раввага дәште Йосыф кахан. Сарай синен кулда, кала Булат бәк кулында булыр. —Хуш, Йосыф углан, хуш. Ак юл сезгә,—диде өлкән равва. —Тәнребез юлдаш булыр, иншалла!—дип әйтеп ташлады каханбәк Сабир. Ни кахан Йосыф, ни ишекъяры торучы сакчылар моңа игътибар итмәделәр, ә менә өлкән равва куырылып куйгандай итте. Ул арада тәхет ягына имам хәзрәтләре керде һәм изге юлга чыгар алдыннан Аллаһыбызга дога кылыйк дип. ишек кырындагы түмәргә утырды. Йосыф кахан белән өлкән равва күзгә-күз карашып алдылар да аяк өсте генә имам белән бергә битләрен сыпырдылар. Хазарстан яһүдләре өчен генә түгел, сарай куштаннары өчен дә ят чара иде бу. Әмма нишләмәк кирәк, өлкән равва үзе үк Харәземгә барып Ибраһим исемен алып кайтты. Йосыф кахан ана “өлкән раввам Ибраһим” дип дәшкәч тә өлкән равва сискәнеп киткән иде, ләкин моңа игътибар итүче булмагач, уздырып җибәрде. Ахыр килеп, моңа бик үк гаҗәпләнәсе дә юк, Харәземдә генә түгел, Ханбалыкта да күпчелекне мөселманнар тәшкил итәләр иде инде. Бары тик шуңа күрә генә чарасыз калган раввалар сарайларын утрауга салдырдылар. Ләкин утрауларга качып кына диннәрдән котылып булмый икән шул. Әнә шуны анлады өлкән равва Йосыф каханны яуга озатканда. Сара анакай атна дигәндә Аккалага кайтып төште. Һәм Гаязетдин углан белән. Ни хикмәт, өлкән равва кулыннан әмерне алуга, Сара анакай бер көн дә кунмый, Казан тарафларына юлга чыкты. Бу хакта Айбибигә өлкән равва әйтте. —Нигә алай, безне дә күрмичә?—диде Айбиби. —Сара анакай Аккаланы да, Ханбалыкны да яратмады, Айбиби хатын. Була бит шулай яратмаган кешеләрең, яратмаган калаларың, яратмаган ирләрен, хатыннарын.. Әйтик Хадичә хатын Иосыф каханны яратмады. Һәм шул сәбәпле без аны беренчеләрдән иленә озаттык, табибәсе белән бергә. Айбиби үзалдына елмаеп куйды һәм уйлады: “Димәк, өлкән равва Исламнын егет кеше икәнен белми калган",—дип кинәнде. Айбиби бала итәкле күлмәгенең итәген күтәрә төшеп, баскычтан сарайга күтәрелә башлады, өлкән равва ана иярде —Өлкән равва, сезне сарайда Рәшидә абыстай көтә,—диде Айбиби артына әйләнеп карамый гына. —Рәшидә абыстай, мине?!—дип гажәпләнде өлкән равва һәм ничәнчедер баскычта туктап калды. —Әйе, анын сезне күрәсе, ни турындадыр кинәшәсе килә,—диде Айбиби һәм баскычлардан менеп баскач кына борылып, өлкән раввага карады —Мин хаким дә, хөкемдар да түгел, Айбиби хатын —Сез хаким дә, хөкемдар да, өлкән равва. Аннары Аккаланын ачкычы да сезнең кулда. —Төп ачкыч Булат бәк кулында, Айбиби хатын —Ә сез, баш равва, сарай әүлиясе, кылычсыз баһадир, акыл иясе, кахан- нын ун кулы, өлкән киңәшчесе. Сезнен кинәштән башка каханыбыз кыл да кыймылдатмый, өлкән равва Айбиби хатын ана өстәнрәк карап тора иде, өч баскычка түбәндә басып торган өлкән равва үзе дә аңламаган кимсенү тойды. Әйтерсен баш хатын аңардан да өстен иде Ә бит һәр биләмәдән аның теләге белән теге йә бу тарханның кызын Аккалага тарттырдылар. Шул исәптән Айбиби хатынны да. Ә бу хатын мөслимә. Шушы мөслимә хатын килгәч, сарайнын асты- өскә килә башлады түгелме? Харәзем әмире имамнары да шушы хатын килгәч, тәхет ягына кадәр үттеләр, хәтта каханга үз киңәшләрен бирә башладылар. Хак, һәр хакимнең тәүге максаты кул астындагы түрә-тарханнар- ны, сарай куштаннарын, шул исәптән равваларны да куркытып тору, тик өлкән равваны түгел. Әйе, түгел иде. Бүген исә.. Заманында Булан кахан- нан барысы да дер селкенеп, куркып торганнар. Явызларга—явыз була, баш игәннәрне мактый Булан кахан Ләкин һәр кахан өчен дә үтә начар нәтижәгә китерә торган бу гамәл ил халкын үчкә китерәчәк, шул исәптән сарай куштаннарын да. Тик бит Булан кахан явызларны, кылган явызлыклары өчен кичерә дә, гафу итә дә белгән. Әмма кайбер сарай кануннарын бозган аксөякләрне, рәхимсез рәвештә, җәзага тарттырган Моны ул кул астындагылар узынып китмәсеннәр, кемгә хезмәт итүләре хакында онытмасыннар өчен эшли Ул вакытта бүгенге өлкән равва да үз адашынын шәкерте иде әле. Ибраһим равванын исәеп килгән чагы, ә ни сәбәпледер Булан кахан анын остазы өлкән равваны күралмый башлады Мөселманнарны яклаган өчен, диделәр Шуннан кисәктән көннәрдән бер көнне анын адашы вә остазы юкка чыкты Ә икенче көнне Булан кахан яшь Ибраһимны үзенә дәшеп алды һәм кистереп — Бүгеннән сарайда син будырсын өлкән равва,—диде Шуннан күп тә үтми Булан каханны чәнчеп үтерделәр Кем. ни өчен— һичкем белмәде. Ил тәхетенә Йосыф углан утырды Яшь Ибраһим анын өлкән раввасы вә киңәшчесе булып китте Сарайга Идел буе Болгарыннан Мөхәммәд ханнын Айгол кызын тарттырдылар Ләкин ул бала тапты да якты дөньядан китте. Менә хәзер анын алдында Мөхәммәд ханның икенче кызы. Тәкәббер, горур, биленә таянып, эре сөйләшә. Кахан Йосыф исә моңа кадәр булмаган хәлгә барды—яуга киткәндә Булат бәккә сарайдагы барча хатыннарын да илләренә озатып, бер Айбиби хатынны гына калдырырга дип әмер-фәрман биреп китте Ибраһим равва белән киңәшмичә Әллә соң шулай тараламы империяләр Әйтик. Йран. Рим империяләре Әмма Хазарстаңда барысы да әйбәт иде, тик менә хатын килгәч, АТЛӘ НИ булды, кахан да үзгәрде, сарай куштаннары да өлкән равваны санга сукмый башладылар, мөселманнар да. имамнары да тәхет ягына кадәр үтегг керделәр Барысына да кахан гаепле—кырык хатынын куарга фәрман язып, бер шушы хатынны калдыра Нәрсә бу? Әллә соң чынлап га бу мәхәббәт дигән хикмәт бармы? Йосыф кахан кырык яшенә килеп җиткәндә шушы хатынга күзе-башы тонар хәлгә житеп гашыйк булды. Моңа ышануы кыен иде, гәрчә хатын күзалмастай гүзәл булса да... —Мин керермен Рәшидә абыстай янына, юк, мин аны үземә дәштерермен, Айбиби хатын,—диде, ниһаять, өлкән равва. Һәм Айбиби, борылып, китеп баруга, үзе дә әкрен генә кузгалды. “Тарихтан гыйбрәт алу кирәк иде Йосыф каханга, тарихтан»,—дип авыз эченнән тәкърарлады өлкән равва һәм ни өчендер борынгы бабаларының хаталарын искә алды. Шул ук вакытта сарай ишеген үтеп баручы Айбиби хатынга янә күз ташлауга: “Алиһә икән шул, бу бала, алиһә ,—дип мыгырдап куйды Зиһене фәлсәфи китапларны укып, тарихта булган хәлләрне ман- тыйки рәвештә хәл итәргә көйләнгән булганга, бүлмәсенә кереп, йомшак кәнәфигә утыргач та бабалары тарихын күзаллаудан ерак китмәде. Монын сәбәбен белә иде кебек өлкән равва Ибраһим, шул ук вакытта еш кына яһүд тарихларында бабалары кылган хаталарны зиһене аша кат-кат уздырыр иде. Борын-борын заманнарда яшәгән бабалары мисырлылар әсирлегеннән исән-имин котылып, ассириялеләрдән шаһиншаһ Кир ярдәме белән азат ителеп, туган туфракларына кайткач, ни өчен сон әле өсләренә ябырылган римләннәргә каршы тора алмыйлар? Бу тарихны да яхшы белә иде өлкән равва. Йосыф Флавий язган “Яһүдләр сугышы” китабын кат-кат укыганы бар. Ошбу канлы сугыш римләннәр тәхетендә Кай Калигулла утырганда була. Рим легионерлары бабаларының җирләренә вә калаларына басып керә. Яһүдләрнең гаскәриләр башында торган Йосыф Флавийны богаулап Римгә алып китәләр. Ул анда укый, белем ала һәм егерме алты яшендә хөкем утырышында катнашып, үлемгә хөкем ителгән якташларын, йолып алып кала Империя кануннарын яхшы белмәгән хәлдә, ай-һай, ирешә алыр иде микән моңа Йосыф Флавий. Шул хәлдән соң Рим кануннарын яхшы өйрәнгән Йосыф иленә кайта һәм үз халкын империягә каршы баш күтәрергә котырта. Ул арада Рим тәхетенә Нерон утыра. Йосыф Флавий, тарихчы буларак, үз-үзенә ачыш ясый: “Яһүдләр үзләренең тарихларын булган хәлләргә таянып язсалар, эллиннар үз тарихларын әкиятләргә, легендаларга әверелдерә”. Тарихчы Йосыф яһүдләр тарихын язганда Хак- тәгаләгә йөз тота. Әйтик, Птоломей VI чорында яһүдләргә Антиах ябырыла. Кала артыннан калаларны ала-ала бабаларын җинә һәм равваларга шарт куя: моннан ары балаларыгызны сөннәткә утыртмыйсыз, корбан чалуда чучкага өстенлек бирәсез! Изге алтүргә чучка баласын кертеп, корбан итүне яһүд раввалары кабул итми. Жинүчеләр яһүд халкын моңа кадәр тарихта булмаган җәзалар белән җәзалыйлар. Халык моңа түзми, баш күтәрә Мәдин каласы раввасы Хасманайнын улы Маттай җиңүчеләрдән Синай тавына кача, ахыр аннан төшеп, үз кырына ишләрен җыеп, баскынчылар өстенә ябырыла. Баскынчыларны түрәсе булган сәргаскәрне хәнҗәр белән чәнчеп үтерә һәм илен азат итә. Шуннан сон ил белән үзе идарә итә башлый. Маттан вафат булгач, тәхетне өлкән улы Яһүдкә калдыра. Яһүдне тәхеттә Яһүдәта алыштыра. Баскынчы Гиркан яһүдләрнен аталары булган Давытнын каберен ача. Ә Давыт яһүдләрнең иң бай патшалары була. Һәм патша табутындагы 3000 талантны ала, шулардан 300 талантны Яһүдстанны ташлап киткән хәлдә сезгә бирәм дип ышандыра. Әнә шулай Гиркан беренчеләрдән булып бабаларының каберен ача һәм андагы хәзинәдән файдалана. Шул хәлләрдән сон яһүдләр тәхетенә Иоханан килә һәм ил белән күп еллар идарә итә. Ул үлгәч, тәхеткә бавилләр әсирлегеннән кайткан Аристабал утыра. Аны үз туганы чәнчеп үтерә. Ниһаять, Яһүдстан тәхетенә Рим императоры Цезарь ярдәмендә Ирод килә. Иродны илбашына анын тарафдарлары Антон и й күтәрә һәм сенатта раслатуга ирешә. Әнә шулай Капито- лиядән фатиха алып, Йрод Римнән туган иленә кайта һәм ил белән идарә итә башлый. Әлбәттә, Рим вассалы булган Ирод патшаны халык яратмый. Әйе, кем була сон яһүдләрнен тарихын язып калдырган Йосыф Флавий? Иосыф Флавий—яһүдләр тарихчысы? Гайсә пәйгамбәр еллар саны белән У1 елда туа, әнисе ягыннан Маккавәйләр буыныннан. Йосыф Флавий яһүд мөгаллимнәреннән генә сабак алмый, грек каһиннарыннан сабак ала. грек философларының мәктәпләрендә укый Егерме алты яшеңдә Римгә килә һәм биредә император Нерон артисты Алигәр аша Нероннын хатыны Поп- пей белән таныша. Нәкъ менә Поппей ярдәме белән Йосыф Флавии яһүд равваларын үлемнән коткарып кала. Башта ул римләннәр яклы фирка әһеле булып иери, соңыннан азатлык өчен көрәшкән яһүхюрнен сәргаскәре булып китә. Тиз арада үзенә ун мен гаскәри жыя, аларны коралландыра Башкаласы игеп алган Йопатан һәм Тиверанд, Гамали. Вирасаи. Тарихәй һ.б. калаларны кулына төшерә. Бу хәлне ишетеп, Рим империясе ана каршы сугышларда җиңүләрдән җинүләргә барган полковник Веспасианны җибәрә. Көчле кагортлар, җинелүне белмәгән легионерлары белән Веспасиан тиз арада Йосыф яулаган һәм ныгыткан калаларны үз кулына төшерә. Йосыф үз кешеләре белән Иотапат кальгасына кереп бикләнә. Вәләкин бик күп югалтулар аша булса да исән кала—кырык иптәше белән кир- мән эчендәге тау куышына чигенә. Кальганы кулга төшергән Веспасиан Йосыф качкан гау куышына илчеләрен җибәрә "Бирел, бирелгән хатдә мин сезнең барыгызны да исән калдырачакмын", ди. Әмма Йосыф бирелик дисә дә иптәшләре: “Без азатлык өчен нинди югалтуларга дучар ителдек, шәһит киткән ишләребез күзенә ничек күренербез", дип, Йосыфка каршы төшәләр. Шунда хәйләкәр Йосыф ишләренә болай ди: Инде шәһит киткән ишләребезгә корбан булырга теләмибез икән, һәр икебез жирәбә тотышып, кем баш чыга ишен үтерсен",—дигән тәкъдим ясый. Үлемгә дучар ителгән ишләре, дошман кулыннан үлгәнче, үз ишем кулыннан шәһит китеп, оҗмахка керим дип бер-берсен үтерәләр. Исән каладыр Йосыф белән аның бер иптәше генә Шунда Йосыф ана тәкъдим ясый Бирелик, берберебезне үтерсәк, дошман кинәнер генә, бирелсәк, исән калсак, без римләннәргә каршы тагын көрәшербез һәм халкыбыз алдында йөзебез ак булыр”,—ди. Иптәше килешә. Һәм алар кулга-кул тотышып, чатыр корып, яһүдлөрнен храмы мәйданы алдында утырган Веспасиан янына керәләр. Керә-керүгә, чатыр түрендә җәелеп утырган Всспасианга Йосыф болай ди: "Тагын ике айдан син император буласын, синнән сон империя тәхетен улын Тит биләячәк..." Жинүче буларак, полковник, Веспасиан анын бу күрәзәлегенә ышанмый, шаркылдап колә генә. Әмма Йосыф күрәзәчене җәзаларга бирми, ике ай буена бу яһүдне күз карасы кебек саклагыз, дип легионерларына тапшыра. Ни хикмәт икс айдан чынлап га император Нерон үтерелә һәм җиңүләрдән җиңүләргә барган Веспасианны сенат Римгә дәшә, һәм аны император итеп күгәрәләр. Римгә кайтып киткәндә ул Йосыфны улы Титка биреп калдыра Әтисе сенат тарафыннан расланып Рим тәхетенә утыргач, Тит яһүдләрнең барлык изге китапларын Йосыфка кайтарып бирә һәм әсир ителгән булсалар да храмга кереп бикләнгән йөз туксан равваны азат итә. Әнә шунда Йосыф Титның фамилиясен ала, Тит. аны Римгә алып кайта, хәтта агасы сараена сәркәгип итеп кун, һәм аны дәрәҗәле Рим гражданины итә. Үзенең соңг ы елларына кадәр Йосыф Флавий император сараенда хезмәт итә һәм шунда яһүдләр тарихын язарга керешә. Йосыф Флавийның төп максаты әлегерәк яһүдләр тарихын язган һәм хакыйкатьтән ерак йөргән Юста Тижериадка каршы чыгу була Чөнки Римгә килеп урнашкан бу кеше Йосыф Флавийны Рим империясенә каршы чыгасың, дип гаепли Йосыф Флавий хакы И ки тарихны язып, яһүхтәр гурында римләннәр язган әкият-легендаларны юкка чыгарырга тели һәм ниндидер күләмдә моңа ирешә дә. Тик нигә яһүд халкын һәр империя эзәрлекли һәм хәтта кууга кадәр барып җитә сон?! Менә моны андый да, аңламый да иде олкән равва Ибраһим Килә бер чор Боек Рим империясе таркала башлый һәм колачына христианнар хәрәкәтен алган Константин үз дошманы Лицинийны юк итеп, башкаласын Византия төбәгенә күчерә һәм шуннан торып империя белән идарә итә башлый. Ләкин Йосыф Флавий язган яһүхтәр тарихы бу императорның да өстәлендә ята. Чөнки христиан дине шул тарафлардагы Галидәй дән килгән була һәм күп кенә вакыйгалар яһүдиләр тарихыннан алына. Йосыф Флавий китабында: “Империяләр мәңгегә килми, ә халык мәңгелек. чөнки аны Ходай яраткан”,—дигән сүзләр дә була. Яһүдстан римлән- нәр заманыннан ук таратылырга дучар ителә. Гарәпләр дә исраил балаларын читләтеп үтми. Яхва аллаһыларына тугры калган рәнжетелгән яһүдләр Иранга юнәлә, вәләкин әүвәл яһүд халкын фарсы аксөякләре колач җәеп каршы алсалар да, еллар үтә-үтә яһүдләрдә ниндидер мәкер күреп, аларны илләреннән куалар. Җитмәсә Византия императоры, бигрәк тә пасха көннәрендә, яһүдләрне эзәолекли башлый, борынгы яһүд диненә тугры калып, ит ашамаган яһүдләрнен авызларына кургашын койдырта һәм күбесен хәтта чукынырга мәҗбүр итә. Чарасыз калган яһүдләр янә дөнья буйлап сәфәр чыгалар һәм, ниһаять, Хазарстан төркиләренә килеп елышалар. Ә Хазарс- тан төркиләре аларны араларына алу өчен табын җыя һәм табында: “Нишлибез, алабызмы илебезгә бу илдән-илгә куылган халыкны, юкмы, аксакаллар?”—дигән мәсьәләне күтәрә. Кахан дәшми. Бу четерекле мәсьәләне аксакалларына хәл итәргә куша. Шунда бер аксакал тора да: “Алыйк үз арабызга илдән-илгә куылган бичараларны, чөнки яһүдләр китаплы халык”,— дигән фикер әйтә. Әнә шулай илләр буйлап, кангырып йөргән яһүдләр Хазарстан төркиләре тарафыннан кардәшләре кебек кабул ителә. Өлкән равва кәнәфиендә борсаланып куйды һәм ишек сакчысына. —Мина Рәшидә абыстайны дәш,—дип, урыныннан торып, йөреп килде. Ни өчен Иран шаһиншаһы иленнән куа соң әле яһүдләрне?.. Әйе, үгә үткен яһүд раввалары яһүдләрнен чибәр һәм күп телдә сөйләшә алган кызларын шаһиншаһ сараена уздыралар. Шаһиншаһ аларны бик теләп кабул итә, хәтта берничәсенә өйләнә дә. Ә Яһүдәләрдән туган балаларны раввалар үзләре укыта. Белемле яһүд егетләре шаһиншаһ сараена үтеп керә, вәзирләрен алыштырыр дәрәҗәгә җитеп, шаһиншаһка якынлаша. Вәләкин кайсыдыр шаһиншаһ яһүдләр дине сарайга үтеп керә башлагач, курка кала һәм аларны сарайдан гына түгел, илдән куарга әмер бирә. Ә менә Хазарстан төркиләре аларны кабул итәләр. Ул гынамы, төркиләрнең бәкләре, төмәнбашлары, хәтта ханнары яһүдләрнен гүзәл кызларына өйләнә, ә тегеләр үзләре тапкан балаларны Миша кануннарына һәм Талмудка таянып, сарай мәдрәсәсендә тәрбияли. Кахан сарае яһүд кызлары белән тула. Кахан шул чиккә җитеп байый ки, Идел уртасындагы утрауга Аккала күтәртә. Сарай кальга-дивар белән уратып алына, зур кала—Ханбалыкка чыгу өчен күпер салына. Әнә шулай яһүдләр Хазарстанны үз кулларына ала башлый. Моны да яхшы белә иде өлкән равва Ибраһим. Тик нигәдер күңелендә канәгатьсезлек туа башлады. Хәзер генә түгел, бу хәл анын белән элек тә булгалады, ләкин болай ук шомга калдырмаган иде әле. Чөнки Йосыф кахан юлдан язды. Монын төп сәбәбен өлкән равва Айбибидән күрә. Ә бит төркиләрне һич кенә дә кысрыклау булмады. Аларның мөселманы да, мәҗүсие дә үз диннәрендә калды. Империядән качып төркиләр арасына килгән христианны да кысмадылар яһүдләр, гәрчә Византия императорлары яһүдләрне илләреннән куса да. Әйе, әнә шулай уйлана-уйла- на өлкән равва бөтен хатаны әле Айбиби хатынга такты, әле үз җирләрен кулларында тота алмаган, үзара ызгышып, илләрен вә җирләрен югалткан бабаларын орышты. Ләкин бит тарих раслый, бабалары үз җирләрен, үз илләрен кан коймый гына дошманга бирмәгән, ил-калаларын, храмнарын сакларга тырышкан. Әйе, күп кырганнар яһүд халкын римләннәр, ләкин ошбу куәткә ия империя Яһүдстан җирендә ятып калган канкардәшләре- нең—легионерларының санын үз тарихларында күрсәтмиләр, ә менә ил- ватаннарын саклаганда шәһит киткән яһүдләрне бермә-бер диярлек артык күрсәтәләр. Рим империясенең коллар чоры бик тә аяныч бетә—менә бүген яһүдләр идарә иткән Хазарстан төркиләре каһарманы Атилла хан Рим капкасына кадәр барып җитә һәм Римне тез чүктерә. Рим императоры Валентиан яубаш баһадир каршына чыгарга курка, үзенен рухание папа Левне егерме бер пот алтын биреп чыгара. Мескен папа каһарман баһадир алдына ки леп тезләнә, каланы җимермә, алып кит бар байлыгыбызны дип ялвара. Атилла хан каланы жимерми, кире борыла. Әмма ялган тарих язучы Рим куштаннары үз тарихларына: “Жинүче кылычын йөрткән Атилла күктәге кылыч тоткан Ходадан курыкты да кире иленә таба борылды", дип язып куялар. Моны да яхшы белә иде өлкән равва Ибраһим. Ә бит әнә шул бөек халык. Рим империясен буйсындырып кайткан төркиләр, яһүдләрне үзтә- ре арасына алдылар "Бәлкем, мин ялгышамдыр. Йосыф балакай дөрес эшләгәндер. Бит Хазарстаннын төп терәге төрки бәкләре һәм ханнары, бер дә мәжүси Сарманай кахан түгел. Житмәсә кахан ел саен юлбасарлык кыла, Хазарстан канаты астына кергән халыкларыннан рөхсәтсез ясак җыя...” Ишек шакыдылар. Өлкән равва сискәнеп китте, чөнки уйга чумып утыра иде. —Керегез-кер,— диде ул һәм торып басты. Рәшидә абыстай керде, яулык очы белән авызын каплады, әйтерсен авызыннан артык сүз чыгып китүдән курка иде Өлкән равва кул ишарәсе белән ана кечкенә өстәл янына узарга дәште Кечкенә өстәлдә Коръән Шәриф ята, өлкән равванын кулында Талмуд иде. Абыстай каплаган авызын ачып: —Өлкән равва Коръән Шәриф укый?!—диде —Һәр изге китап—белем чишмәсе,—диде өлкән равва өстат янына килеп, кечкенә урындыкка утырды, абыстайга урын күрсәтте. Өлкән равва кулындагы китапны Коръән Шәриф белән янәшә өстәлгә куйды һәм абыстайның күзләренә карады. Айбиби хатынныкы кебек абыстайнын да күзләре зәнгәр иде. —Сезне минем кырга Айбиби хатын җибәрде, шулаймы Рәшидә абыстай? —Юк, Ибраһим, сезнең кырга мин үзем килдем. Йомышым бар сезгә. —Имам хәзрәтләре җибәрдеме, анын сүзен үтисезме, абыстай'’ —Юк, мине сезнең янга кем дә җибәрмәде, өлкән равва Ибраһим, мин үзем килдем, үзем.. Өлкән равва уңайсызлана калды, ана исеме белән бик сирәк кешеләр дәшә иде. Хатын-кыз авызыннан үз исемен ишеткәч, дорфарак сораулар биргәненә үкенү тойды. Ул янә каршында утырган абыстайның күзләренә карады һәм кинәт әллә нишләп китте. Кемгә булса ошаттымы, күнеле шулай якын иттеме абыстайны, акламады. Тик абыстайнын итагатьле итеп елмаюы, серле итеп күзләренә каравы йөрәгенә оялаган иде инде. Ул моны җаны-тәне белән тойды. Талмуд бик матур итеп болгари күн белән тышланган. Бисмиллахиррахман иррахим, дип, Рәшидә абыстай аны кулына алды, күпертек иреннәре белән үпкәндәй итте, күкрәгенә кысты Шуннан сон гына:—Илаһым, аер- масан иде ил бәндәсен дүрт китаптан: бере—Инҗил, бере—Тәүрәт, бере— Зәбүр, бере—Коръән,—дип. китапны кире өстәлгә куйды Ибраһим равва ни әйтергә белми бермәлгә югалып калды Чынын гына әйткәндә, абыстайдан ул моны көтмәгән иде. Ничекләр итеп елмая, үз итеп елмая, ә бит менә шул елмаюны ул бу хатыннан беренче очрашуда ук күрергә теләгән иде. Сүз дә юк, Рәшидә абыстай Рим матронасы түгел, кочагына кереп ояларга тормас, вәләкин үзе үк синең бүлмәңә килеп кергән икән, моның бер-бер сәбәбе булырга тиештер бит инде ’ Тик нинди сәбәп? Менә шуны беләсе килә иде анын Идел буйларында үскән һәм ате хатын-кыз кодрәтен вә гүзәллеген югалтмаган абыстайдан. —Сез әйткән китапларның дүртесе дә Аллаһ җимешләредер, абыстай —Сез чаклы Ибраһим, һәр китап, ул тормыш агачы, бар халык арасында яшәүнең асылы, дөньялыкта яшәү мәгънәсе Әнә шул китаплардагы мәгънәне айлап яшәүчеләр бар. аңламаучылар бар. Безләрне мин аңлаучыларга кертәм, Ибраһим. Бу ни инде тагын, нигә Ибраһим моңа кадәр булмаган каушау тоя"’ Ни дә булса әйтергә тиештер бит инде — Кахан яуда, без монда, абыстай. Ил мәшәкатен өстемә аударып китте ил башыбыз. Хатыннарын илләренә озатырга әмер-фәрман биреп киткән кахан ыбыз. — Бу хакта Айбиби белән кинәште микән соң ул, Ибраһим? “Менә абыстай белән исемнәребез атап кына сөйләшә башладык. Хәерле булсын”,—дип уйлады өлкән равва. Өлкән равва Ибраһим Харәземгә барып, мөселман динен кабул итеп кайтса да. күңеле вә йөрәге һәм жаны-тәне белән Яхвасына тугры кала бирә иде Ул бу мәсьәләгә фәлсәфи яктан килә. Ислам дине дә шул ук Тәнре һәм Яхва кебек илаһлар утырткан изге агач җимешләре. Тик бу ике динне бабаларыбыз берләштерә генә алмаган. Ә менә Аллаһ илчесе пәйгамбәр Мөхәммәдерәсүлуллаһы, Аллаһы иңдергән вәгазьләргә таянып, үзенә бер юл сайлый Бик ихтимал, ана чынлап та Аллаһ үзе изге китапларның берсе—Коръән Шәрифне ирештергәндер. Ни генә димә, төркиләр белән яһүлләр Хазарстан җирендә бер халык булып оешып киткәннәр икән, монда Аллаһнын да теләге булмагандыр дип әйтергә кем кыяр?! Өлкән равва Ибраһим каршында утырган абыстайга янә бер тапкыр игътибар белән карап алды. Абыстай готаш актан киенгән иде, күлмәгенең бала итәкләренә генә зәнгәрсу тасма бөргән һәм башындагы яулыгы да шул тасма төсендә. Моңа өстәп, абыстайның зәңгәр күзләре килеп кушыла. Идел буе төрки-болгар хатын-кызлары киемне дә сайлый беләләр иде. Болын күрке—чәчкә булса, хатын-кыз күрке—кием ич. Болар кара гарәп хатын-кызлары кебек бер дә тоташ карадан киенеп, бит-башларын пәрәнҗәгә томалап йөрмиләр. Ә бит гарәп хатыннары да шул ук мөслимәләр, шул ук җир йөзендә яши Каршында утырган хатын бер дә кара гарәп хатынына охшамаган иде. Шушы уйлардан соң Ибраһим ошбу хатын йөзендә мона кадәр күзенә чалынмаган, чалынып та күңел игътибарыннан читтә кала биргән назлылык галәмәте күрде. Абыстайда бар хатын-кыздагы кебек күркәмлек, мөлаемлек, итагатьлелек күзгә чалына, шул ук вакытта нәзбереклелек тә бар. Ә бит нәзбереклекне Ходай Тәгалә бар хатын- кызга да тулы килеш бирмәгән. Биргән булса, бар хатын-кыз да ил гүзәле булыр иде. Кемдер ана әйткән иде: “Кыз бала ана кулындагы камыр ул, сабый чакта ана кеше үз баласын ничек әвәли, үскәч тә ул баладан ана биргән гүзәллек китми. Айбиби хатынны Рәшидә абыстай әвәләп үстергән, үзенә охшатып, үз холкын, үз кыланышларын, үз мөлаемлеген дә биреп Өлкән равванын бүлмәсенә мона кадәр бер генә хатын-кызнын да аяк басканы юк иде. Рәшидә абыстай беренчеләрдән булып бусагасына атлап керде. — Китап уку зур бәхет ул, Ибраһим, зур бәхет,—дип, кузгалгандай итеп куйды Рәшидә абыстай. Шунда олкән раввага кисәктән курку килде. Китә ич! Жибәрмә! Анын башына шаулап кан саугандай булды. Ул янә бер тапкыр Рәшидә абыстайга назга тансыклаган ирләр күзлегеннән карады. Карады һәм үз- үзенә тан калды. Күзе төште бит анын абыстайга! Йоклап яткан ирлек гайрәтен уятты абыстай. Аның яшендә бик сирәк була торган хәл бу! Менә кайчан Йосыф балакайның хәленә керде өлкән равва. Кырык хатыны була торып, бер хатынга ябышып калуын анлады. Чынлап та, баштагы мәлдә Иосыф балакайның Айбиби хатын тирәсендә дивана хәленә килеп гашыйк булып йөрүен бөтенләй аңламады ул, аңларга да теләмәде. Һәм хәзер, бүген, менә шул мәлдә дивана хәленә төшеп булмаса да анын күңеленә тымызык бер мәхәббәт хисе кисәк өермәгә әверелеп килеп тулды. .Айбиби хатын Иосыф каханны сихерләде, дигән фикер белән килешер- килешмәс аптырап та йөргән иде ул. Хәзер әнә шушындый ук сихер кармагына үзе эләгә түгелме?.. Кахан Айбибидән башкаларны күрергә дә теләмәде . И ә дигәндә, йә дип, өлкән раввага табынып торган Йосыф балакай Айбиби килгәч тәмам үзгәрде дә куйды. Авыр кичерде Ибраһим равва каханнын бу мавыгуын, үтә авыр кичерде. Башта татлы айлары узгач, онытыр дип өмет итте, көтте, сабыр итте. Тик бер ябышкан купмый икән шул, Иосыф кахан бар хатыннарыннан да баш тартып, ятагына һәрчак Айбибине чакыра башлагач, тәмам аптырашта калган иде. Инде үзе менә шул хәлгә калып утыра түгелме! Әйе. каршында утырган абыстай да ул кичергән тойгыларны кичереп утырса?.. Илбашынын рухани атасы ич ул— ерак бабаларын Боек Кир азат иткәч, Ярми күрәзә кебек, халкының динен, телен саклап калу өчен борчылып яшәгән рухани. Анын улы Язикәй анда күккә омтылган туксан метрлы манараны да, асылынып торган ож- мах бакчасын да, елга суы кебек кешеләр һәм кәрваннар агып торган Иш- тар капкасын да күргәндер. Иөзмеңнәрдән арткан кала халкы—бавилләр, халдиләр, ассирәйләр, иләмәтләр, гарәпләр, финикәйләр, яһүдләр һәм греклар арасында яшәп, Ефрат аша салынган күпер аша чыкканда, үз халкы шушы донья ташкынына әверелгән халык арасында эреп, юкка чыгар дип курыккандыр. Баштагы мәлдә Ибраһим равва да Ханбалыкта шулай дип куркып яшәгән иде. Хәзер, шөкер кыла, ул яһүдләрне аерды—аерым Аи- балда каласында көн күрәләр, ләкин төрки тел үтемлерәк, яһүдләргә якынрак булдымы, яһүд халкы төрки телдә сөйләшә башласа да. динен онытмады, ташламады, күңеле белән Яхвага тугры яши. Инде әсирлектәге яһүдләр өстендә "Аллаһ кылычы" булып эленеп торган фарсыларның Мар- дүк алласы да һәм бавилләрнен патшалары да гасырлар туфрагы астында калды. Ә бит үз заманында шушы шәһәрдәге кебек анда да үзенен коче- куәте, мәһабәтлеге, күзне камаштырырлык жемелдәве белән дөнья халыкларын шаккатырган каласы да яһүдләрне йота. Ләкин аларнын күбесе ерак Синай тауларын онытмый, илләрен фиргавеннәр җимергәч тә күңелләре белән Исраилгә тартыла. Ярми улы Язикәй көннәрдән бер көнне төш күрә һәм Яхва алласы аңа әйтә: "... мин сезне илегездән ераклаштырып дөнья илләре буенча таратсам да, сезгә мин көчле гыйбадәтханә булып торырмын һәм сезгә бердәм йөрәк бирермен, ә таш булып каткан йөрәгегезне алырмын, һәм жан иңдергән йөрәк бирермен, әмма ул йөрәк минем сезгә иңдергән жан булыр. Мин сезнең Аллаһыгыз булырмын " 588 нче елда (б.э.к.) Мисыр тәхетенә фиргәвен Хофра утыра. Бөек фиргавен Нохоның улы: “Яһүдләр әсирлектә яшәгәндә дә үз аллаларына тугры" дип, ташка суктырып калдыра. Бу уйлану иде. Бу тарихка төшеп, бабалары кылган хаталарны кабатламас өчен чара эзләү иде. Рәшидә абыстай аны оныткандай, изге китапларны актарып, укып утыра. Ә Ибраһим равва тарихка кереп чумды, уе-хисе, акылы-зиһене белән хәтерендә калган бабаларынын тарих сәхифәләрен актарды. Шунда, кинәт, Рәшидә абыстай бер китаптан мондый юлларны укый башлады “Руфиянең ире Яһүд көтмәгәндә вафат була. Тол калган яшь хатын Яһүднен агасы кырында калыргамы, китәргәме дип. уйланып утыра. Әтисе аңа әйтә: “Инде нишлисен, килен?" Килене агасына әйтә Кая син китәсең—мин шунда барам, кая син туктыйсың, кая яшисен һәм мин шунда яшәрмен. Синен халкын—минем халкым, синең Аллан—минем Аллам, кая син үләсең, мин шунда үләрмен, кая сине күмәләр, мин шунда синең каберенә кереп ятырмын. Аллаң мине кабул итсен һәм догасын бирсен, үлем генә аерса-аерыр синнән мине,” ди. Аллаһ изге жанны кабул итә— Вафлимәдә Руфия үз иренең туганы Ваузәгә кияүгә чыга, ә аның оныгының оныгы Давыт яһүдләрнен ин куәтле патшалары була” Өлкән равва Ибраһим тәмам өнсез калды, ул моны Рәшидә абыстайдан һич тә көтмәгән иде. Ул торды да Рәшидә абыстай каршына тезләнде, башын аның тезләренә салды. Абыстай дәшми һәм ул да. Әллә сон йөрәкләре сөйләшәме?.. Әгәр абыстай да ул кичергән тойгыларны кичерсә’ Ул нишләргә тиеш, ил баш ы киңәшчесе һәм рухани?.. Көрсенеп куйды бугай, ни өчен икәнлеген үзе дә аңламый калды Рәшидә абыстай анын башына кулын куйды һәм: — Борчылмагыз, бер дә борчылмагыз, Ибраһим равва. Йосыф кияү әмирнең имамнарын сараеңа уздырган икән, ул бердә гөнаһ кылмаган, бу гамәле белән ил-халкын гына түгел, аркадашларын да саклап калган Бездә “Бер тиредән тун тегеп бушаса да, бер хатын белән гомер итеп була",—диләр Ибраһим. Хак, Аллаһыбыз фатихасы белән шактый хатын тотканнар бар. Сөләйман пәйгамбәр дә күп хатынлыкны хуп күргән, ләкин ул бит моны чарасызлыктан барган. Халкы дөнья халыклары арасында эреп бетүдән курыккан. Өлкән равва башын күтәрде, Рәшидә абыстайның күзләренә карады. —Борынгы акыл ияләре киләчәкне гүзәллек коткарачак дигәннәр, әллә сон чынлап та шулаймы, абыстаем? Айбиби хатын аккошлар ярата. Бер ялгыз калган аккош анын яныннан да китми... —Аккошлар оҗмах кошлары, аларны яратмый мөмкин түгел, Ибраһим —Кешелекне, бик ихтимал, чынлап та гүзәллек коткарыр, тик империяләрне түгел, Рәшидә абыстай. Империяләр башта ил-халыкларны яулый, аннары ирек дауларга керешкән үз халыклары белән пычакка-пычак килеп орышазар. Ә без—Аллаһыбыз каргаган халык, алар арасында тулганабыз. —Һәр халыкка да Аллаһы тәгалә жир-ил бүлеп биргән, Ибраһим, бары тик Аллаһ бүлеп биргән җирдә яшәсә генә теге йә бу халык бәхетле була, дигәннәр борынгылар да. Мул үләнле тугай-болыннар, елга буйларын сайлап ил-җирләр гизсәгез дә, сез, китаплы халык буларак, һаман үз динегезгә тугры калуыгызны дәвам итәсез. Рәшидә абыстай әкрен генә кузгала башлады. Шунда өлкән равва анын биленә кулын салды, әмма абыстай һуштан язган сыман аһ итте дә тахтага сузылып ятты. Өлкән равва ни кылырга белми аптырый калды. Әмма абыстай әкрен генә күзләрен ачты һәм: —Курыктым мин синнән, Ибраһим,—диде. — Сез миңа ошадыгыз, абыстай, ошадыгыз. —Без фикердәшләр булып кына калыйк, раввам, фикердәшләр. —Юк инде, абыстай, йә сез минем гомер юлдашым, йә бер елга суын эчеп яши торган ике зат булып калыйк. — Тик бит, раввам, без икебез елганың ике ярында басып торабыз икән ич. —Мин сезне бүген җибәрмим, абыстай. Рәшидә абыстай бүлмәне күздән кичерде, ниндидер бер уфтану белән көрсенеп куйды. —Гөнаһлы булабыз бит, раввам, гөнаһлы... Ярый, раввам, син мине үзен килеп алырсың,—диде дә, торып, ишеккә таба юнәлде. Егет чактагы җитезлек белән равва Ибраһим аның каршына төште. —Өстәл хәстәрләтимме, абыстаем? —Өстәлдә бал. ятакта хатын-кыз булганда йокы да татлы була, раввам,—диде абыстай һәм равванын янагына кагылып алды. Кырык яшен тутырып узган хатын кулыннан хушисләр килде, равва анын кулын эләктереп, кул аркасын үбеп алганын сизми дә калды. IX Иртәнге аштан сон өлкән равва Ибраһим елга ягындагы бакчага чыкты. Башында һаман шул бер уй бөтерелде. Зәңгәр күккә карады, очы-кырые булмаган җиһанда кояштан башка берни дә юк иде. Бары тик офык читендә генә болытлар куерып килә. “Сөенче” китабында мондый юллар бар: “Дөньядагы мин бар иткән барча тереклек тә үз халкының нәселен саклау өчен кулыннан килгәннен барысын да кылырга тиеш. Мин барча адәми затларга да, кош-кортларга да, жәнлек-хайваннарга да саклану коралларын бирдем: керпегә—чәнечкеләр, бүрегә—үткен тешләр, кешегә—акыл. Ләкин ошбу дөньяда һәр тереклек иясе үз кануны белән яши, әмма әкәм- төкәмне ат басып китә, керпене хәйләкәр төлке суга ташлап ашый, бүрене—юлбарыс ботарлый, ә кешегә Аллаһы акыл бирә. Әнә шул акыл иясе дәверләр үтә-үтә бер-берсен кыру өчен камилдән-камил корал җитештерә, үз-үзенә дошман таба һәм камил корал вә акыл аша теге йә бу халыкны яулый һәм кул астына ала. ана телен, динен, гореф-гадәтләрен тага башлый. Заманында Византия Хазарстанга грек уты белән янады Әмма төркиләрнең атлы гаскәре Византия белән көрәшкә чыкты. Әнә шулай куәтле им перия белән Хазарстанга тыныч-имин яшәргә мөмкинлек туды Тик озак дәвам итәрме бу хәл... Хазарстан ялланган гаскәр белән үз илен һәм халкын саклый. Ялланган гаскәр дәүләткә бик кыйммәткә төшә. Моны да яхшы белә иде өлкән равва Ибраһим. Нигә батыр яһүдләр үз илләрен саклый алмадылар икән? Кем гаепле мона?.. Гайсә пәйгамбәрме'’! Юк, тагын бер тапкыр юк. Ул, бичара, бары тик тынычлык тели, үз үлеме аша халыкка тынычлык китерә. Тик анын үлеме генә халыкка тынычлык китерми. Дөнья халыклары үзара сугышулардан туктый алмый интегә. Төркиләр баһадиры колбиләүчелеккә дә чик куйды. Әмма дөньяда орыш-су- гышлар һаман туктамый. Житмәсә, өлкән равва үзе үк, мөселманнардан котылырга теләп, баскынчы викингларны үз иленә дәште. Бөек Римгә халык каргышы аша Аллаһы каһәре төшә. Бу империя инде сүтелеп, таралып килә Әмма руханилар тарафыннан изгеләр санына кертелгән император Константин көнчыгышта яһүд халкынын Гайсәсен алып, христиан дине уйлап тапты һәм каһәр яуган империя оештырып җибәрде Шушы каһәр төшкән империя тора-бара Исраил балаларының җирләрен дә кул астына алды. Бүген инде Исраил балаларына ул тарафларга барырга да ярамый башлады Кайчан Хода яһүд халкын Аллаһ сайлаган җиргә кайтарыр да, ирекле рәвештә дөнья көтәргә мөмкинлек бирер7 Бер Хода белсә беләдер моны. Әмма туган туфракны кайтып күрәсе килә Килерме ул көн' Күрерме ул көнне Хазарстанда көн күргән өлкән равва Ибраһим ” Килер өлкән равва Ибраһим мона җаны-тәне белән ышана иде. Әйе. һәр яһүд кебек... Хазарстандагы хезмәтен ул бик ерактан башлады. Башта адашы Ибраһим кул астында хезмәт итте Ә инде ул олыгаеп, йөрмәс хәлгә килгәч. Хазарстан каханы Булан яшь Ибраһимны үз кырына алды Тагын да гажәбрәге шул булды—анын хакында берәү дә кызыксынмады, гүя аны Яхвалары үз кырына алган иде Яшь Ибраһим да бу хакта кемнән дә булса сорарга кыймады. Бары тик Хазарстан сәүдәгәрләре Ефәк юлын үз кулларына алгач кына, Ибраһимга адашы Исраил җиренә киткән дигән хәбәр иреште Соңгы елларда көчәеп киткән гарәп сәүдәгәрләре Ефәк юлын үз кулларына ала башладылар. Бу хәл өлкән равва Ибраһимны янә пошаманга салды Житмәсә, кара гарәпләр үз тарихларын яһүд равваларына илтеп ялгадылар. Шаккатмалы хәл иде бу! Әрсез гарәпләр үз диннәрен Идел буенда көн күргән болгар төркиләренә китереп бәйләделәр һәм, иң гаҗәбе, тыныч рәвештә. Идел буе Болгары ханы Алмас хәлифәнең юмакай сүзләренә алданып, Ислам динен кабул итә. Әйе, хәйләкәр хәлифә ана тау-тау алтын вәгъдә итә, имеш, минем дин аша син Хазар каханаты кул астыннан чыгачаксың. Бу хәбәр килеп ирешүгә, Идел буе төркиләрен кул асларында калдыру очен, Хазарстан раввалары Алмас ханга ташламалар ясарга мәҗбүр булдылар. Алмас ханга хәлифәдән берни ди таммады. Ләкин гарәпләр барыбер оттылар, чөнки төрки болгарлары аша гарәпләр үз диннәре белән дала угызларына, ары таба кыпчакларга үтеп керделәр. Хазарстан каханы Римнән. Ираннан. Византиядән куылган яһүдләрне китаплы халык дип кабул иткән иде. Әнә шул китаплы халык тора-бара Хазарстанның идарә түрәләрен, бәкләрен әкрен-әкрен генә үз кулларына алды һәм ил белән идарә итә башлады. Хазарстанга күчеп килгән равваларнын төп хыялы көчле төрки халыклары белән туган җирләрен кулга тошерү иде. Әмма ул теләк-максат чынга ашмады, гарәпләр өлгеррәк булып чыкты Инде хәзер әрсез гарәпләр яһүдләрнен туган туфракларын гына түгел, куәтле төркиләрнең дә җирләренә кул суза башладылар Чарасыз калган өлкән равва алардан котылу өчен яман викингларны чакырырга мәҗбүр булды. Бу бик яман юлга заманында Виншамин кахан да баса Викинглар көче белән мөселман илләрен талата, гәрчә шушы яулардан меңләгән викинглардан унлабы гына исән-имин әйләнеп кайтса да Анын караны, ясакчылары исәбенә кергән викинглар каханны алтынга күмәләр Ләкин “җилдән килгән-җилгә китәр”, дигәннәр Виншамин кахан берни дә отмый Менә хәзер Хазарстан янә шул юлга басарга әзерләнде Ләкин ахыры ничек бетәр? Берәү дә белми иде, хәтта өлкән равва үзе дә. Бик озак карап һәм уйга калып утырды өлкән равва хозур бакчада. Ахыр кахан чатыр кырына узды, киез жәйгән ташка утырды. Хазарстан илен, нигездә, төркиләр саклый иде. Өлкән равва төрки бәкләре белән беркайчан да бәхәскә кермәде. Аларга гүзәл яһүд кызларын кияүгә бирде, үз кешеләре итте Өлкән равва һәрдаим Яхвасыннан могҗиза көтте. Бавилләргә могҗиза йөзендә Бөек Кирны кайчандыр китерә бит. Китерә. Һәм шул адәм аларны әсирлектән азат итә. Кабатланырмы ул могҗиза тагын бер?! Кабатланырга тиеш, чөнки өлкән равва Ибраһим гына түгел, бөтен дөнья яһүдләре моны телиләр иде. Хак, Хазарстанда да начар яшәмиләр алар, бар нәрсә үз кулларында. Сугышчан төркиләр ярдәме белән Хазарстан тәмам чәчкә атты. Хазарстан белән чиннар да, фарсылар да, византия греклары да исәпләшергә тиеш булдылар. Бәхәссез, бу да җиңү иде Тик менә ялгыз калуы гына бераз эчен пошыра иде өлкән рав- ванын. Бал чәчкәседәй чибәр яһүдә кызга өйләнеп тә уңмады. Бер Хода белә ни сәбәпледер, шул хатын Дала бәгенә иярде дә китте. Башта өлкән равва яугирләре белән куып тотарга һәм хатынны кылычтан уздырырга теләгән иде, әмма уйлана торгач, бу адымны ясамаска булды. Әйе, шул мәлдә Коръәндә булган Аллаһ сүзләре исенә төште. Анда мондый юлларны укыган иде ул: “Хатын-кыздагы мәхәббәт, иминлек, кызгану хисе ул затка Аллаһ тарафыннан бирелгән. Үз кырындагы хатын-кызны сүздән, иректән мәхрүм итсәң, ул йортка игелек тә, тынычлык та, гаделлек тә иңмәс..." Шул сүзләрне күңеленнән кичерүгә, өлкән равва утырган урыныннан торды да аккошлар ашаткан су буена таба кузгалды. Бу урын аңа кай ягы беләндер оҗмахка охшаган кебек тоела иде. Әйе, Аллаһының оҗмахында да шушындый урыннар бардыр. Судагы аккошлар гына түгел, аяк астындагы алтын төсендәге ком да биредә күңелне сафландыра, йорәкне тынычландыра иде. Кинәт кенә күңелдәге якты хисләр кузгалып куя, офык читендә төрки бәге белән качкан гүзәл хатыны күз алдына килгәндәй була. Ул әле таллыктагы күл өстенә тәңкәләрен җәеп яткан төнбоек өстендә пәйдә була, әле гүя, аккошлар арасында йөзеп йөри. Хатыны ташлап киткәннән соң өлкән равва беркемгә дә гашыйк була алмады. Ул бөтен гомерен каханат белән идарә итүгә багышлады. Һәм бу өлкәдә күп нәрсәләргә иреште дә кебек. Әйе, иреште. Тик соңгы вакытта үзе тәхеткә күтәргән Йосыф балакай гына баш бирми башлады. Моның сәбәбен дә белә гще өлкән равва—Айбиби хатын гаепле. Шул бозды карусыз аны тыңлаган Йосыф баланы. Кирәк бит, нәкъ аның турында уйлаганда Айбиби хатын күренде. Каханбикә өстендә ерак чиннардан китерелгән тукымадан тегелгән яшькелт төстәге атлас күлмәк. Башында алтын җепләр белән тукылган калфак кырын төшкән. Муенында өрфия яулык. Күлмәге су төсендә булгангамы, өлкән равва Айбиби хатынны судан чыгып килгән алиһәгә охшатты. Айбиби хатын өлкән равваны күрдеме, күрмичәме аккошларга җим ашата башлады. Ул су кырына бөтенләй якын килде һәм тәмам су төсенә керде. Акошлар анын кулыннан җим ала. Томшыкларын шыкылдаталар, кинәнәләр, су өстендә биеп алалар, гүя ашаткан өчен хатынга рәхмәт укыйлар иде. Кинәнде бугай Айбиби хатын. Булат бәк калган хатыннарның барчасын да бүләкләр төяп, илләренә озатты Ярый торган хәл идеме бу! Ичмасам кахан анын белән киңәшеп тә тормады. Бәхәссез, бу хәлгә өлкән равваның ачуы чыкты, так һични кыла алмады Ә бит Айбибине генә түгел, барча хатыннарны да Йосыф балакайга өлкән равва үзе тарттырган иде. Хәзер исә үзе үк әнә шул гүзәл затларны күралмый башлады. Бигрәк тә Айбибине. . Әллә сон шушы бала өчен Йосыфтан көнләшәме?.. Юк, тагын бер тапкыр юк Айбибине сарайга тарттыргач, һәм шушы гүзәл затны Дала ханы улы Айдар кулыннан тартып алгач дияргә була, өлкән равва куанып бетә алмаган иде Аннары шушы баланы тәрбияләп үстергән Рәшидә абыстай белән танышты Яшерми, ошады ана абыстай. Тик ул аңа бик акыллы күренде. Ә бит борынгылар: "Акылчы акыллыны яратмас”, дигәннәр. Әллә соң яһүдләр үз- ләре кебек бик борынгы тарихлы халыкка тап булдылармы?.. Исраил балалары төрки кавемнәр тарафыннан йотылырга дучар ителделәрме9 . Китапта: “Чит-ят жирләргә киткән халык, жирле халык арасында көн күрә-күрә башта телен, аннары жырын онытыр”,—диелгән ич. Бер дә гажәп түгел, андый хәлләр дә булгалап тора. Бу хакта да яхшы хәбәрдар иде өлкән равва. Өлкән равва Ибраһим аяк астындагы җир сулышын ишетергә теләп, аякларына карады. Күп кенә кешеләр бәхетне күктән көтә, бактын исә, адәм баласы тулы бәхетне жирдән, туган туфрактан ала икән ич! Ул. ниһаять, һичнигә карамый ил дилбегәсен үз кулына алырга тиеш. Ул болай да Тәүрәт кануннарын бозуга таба бара. Үзе сайлаган Йосыф каханны ефәк бау көтә. Һәм ул моны үзе кылыр, үзе! Тик кай чорда яши ул, кай илдә?! Сугышчан төркиләр арасында түгелме? Тәвәккәл, батыр, кыю халык, ин гаҗәбе, туган туфрагын саклап, кан коюны бәхеткә саный. Монын остенә күпләре мөселманнар, кара гарәпләргә диннәре аша бәйле халык. Ахыр килеп, биредәге яһүдләр тулы канлы Исраил балаларымы9 Бармы, калдымы тулы канлы яһүдләр Хазарстанда! Күпме яһүдә кызлары төрки бәкләренә ябышып кияүгә чыкты, күпмеләре бабаларын искә дә алмый башлады. Юк, елга агышын кинәт кенә борып җибәрү мөмкин булмаган кебек, халыкны да тиз генә үзгәртеп булмый икән Хазарстанда әле кан кушу дәвам итә һәм бу гамәлиен башында өлкән равва үзе тора!.. Тик бит кул кушырып утыру да бернинди нәтиҗә бирмәячәк Хак, моны да яхшы анлый иде өлкән равва Ибраһим Шушындый фәлсәфи уйларга чумып торган өлкән равва кырына Айбиби хатын килеп басты —Саумысез. өлкән равва! Нинди уйларга баттыгыз? Икенче тапкыр дәшәм бит инде үзегезгә Өлкән равва башын иеп кенә исәнләште. Айбиби хатынга текәлебрәк карады. Тәмам алиһә иде хатын. Бирсә бирер икән Хода адәм баласына гүзәллекне. Анын күзләренә карап торган хатын тыенкы гына елмая иде Хәтта сәер итеп елмаюында да ниндидер сихрилек күрде өлкән равва. Әллә соң әнә шул елмаюындамы бу хатынның мәхәббәте9 Шул елмаюы белән Йосыф каханны әсир иттеме? Өлкән равва дәшмәгәч, Айбиби хатын өрфия яулыгы белән авызын каплады. Зәнгәр күзләре генә калгач, хатын тагын да гүзәлләнеп киткәндәй булды. Хатыннын бу карашында сихри шигырь юлларыдай гүзәллек тулып яга иде. Аккошлар култыгына сарай җарияләре төште, бераз шаулашалар иде. әмма өлкән равва белән Айбиби хатынны күрделәр дә шым булдылар Алар артыннан төшә килгән мөгаллимә абыстай кыл тарта, шунда ук кубыз зенләп куйды. —Сарайга таба кузгалыйк. Айбиби хатын. Минем сезгә сүзем бар,— диде, ниһаять, өлкән равва һәм үзе алдан кузгалды. Өлкән равва каршына таба җария атлый, юри янбашларын уйната булса кирәк. Өрфә ыштаны биленнән дә узмаган, мул җиңле күлмәк дигәне дә кендеккә җитми туктаган Җария шундаен сыгылмалы сынлы, зифа буйлы иде ки. озын муенындагы алсу шарфы сүтелеп, кош булып очып китәр сыман. Биюче җария, янбаш белән биюче, җәннәт алиһәсе. Һәрхәлдә, өлкән равва Ибраһимга шулай тоелды Җария анын кырыннан үтеп китте, өлкән равва хәтта анын сулышын, битенә сарылып киткән тән җилен тойды. Кайда йөри ул, әллә сон чынлап та җәннәттәме?. —Өлкән равва. өлкән равва,—диде Айбиби хатын —Мин сезгә өченче тапкыр дәшәм инде, ә сез барасыз да барасыз. Теге каракош Аккошлар култыгыннан китми дә башлады. — Ике аккошнын башына җитте инде ул, малъгун, кай арада ташлана да, кай арада кошның күкрәген яра. кай арада ботарлый, Йосыф углан укчылар да куйган булды инде. Хак. берсен укка алдылар. Ләкин җирдә явызлык бетәме,—диде өлкән равва барыр җайда башка берәүгә җавап биргәндәй. Өлкән равва туктады, борылып, каракош утырган агачка карады һәм уйлап куйды: “Ә бит бу каракошнын илгә яман хәбәр китерүе дә бар. Әйтик, бик ихтимал, ул Иосыф кахан язмышы артыннан килгәндер,—диде эченнән генә һәм янә сарайга таба кузгалды.—Ләкин Йосыф кахан ошбу дөньядан китү белән генә Хазарстан яшәүдән туктамас. Яшәү дәвам итәр, ә менә син. гүзәл хатын, иреннән мәхрүм капырсын”,—дип, артыннан килгән Айбибигә әйләнеп карады өлкән равва. Мәгәр уйлаган уен Айбиби хатынның күзенә бәреп әйтергә кыймады. «Ил башына үлем килсә, гаепне хатын-кыздан эзлә»,—дигән борынгылар. Ә бит тарихта мисаллары да куп булган. Әйтик, Бөек Искәндәр фарсыларны жингәч, аның каршына бер бите ай. бер бите кояш булган гүзәлне китереп бастыралар. Искәндәр күрә дә сылу затны, гашыйк була. Ул хәтта урыныннан кубып, чынмы бу, күктән төшкән алиһә түгелме дип, кызнын беләгеннән тотып карый. Ләкин шунда кызны китерүче әйтә: "Дарий шаһиншаһның кызын китердем сезгә. галижанәбем. Нә кылыйм, сезнең чатырда калдырыйкмы, сатып җибәрикме?” Шаһиншаһ үз каршындагы гүзәлнең Дарий кызы икәнне белгәч, Бөек Искәндәр үзенен кем икәнен раслау өчен кире урынына утыра һәм әйтә: "Мин фарсыларның ирләрен жиндем, килешмәс мина аның кызыннан жинелү". Тик шулай булдымы икән, грек халкы Искәндәрнең данын тарихларга калдыру өчен кеше ышанмастай ялганнарга барган. Бу хакта да яхшы белә иде өлкән равва. Чынында исә. Бөек Искәндәр Дарий шаһиншаһның гүзәл кызын үзе белән йөртә, ахыр аны яһүд сәүдәгәренә сатып җибәрә. Менә бусы хактыр, чөнки бу хакта Исраил балалары тарихларында искәртелә. Әйе, Искәндәр даны еракларга таралган фарсыларны җиңә, ләкин Дарий шаһиншаһның гүзәл кызын түгел. Безнен Йосыф балакай да шул сукмакка төшеп бармыймы?.. Чик, чик куярга кирәк моңа! Янә тарихтан бер мисал. Фарсылар шаһиншаһы Баһрамнын беренче хатыныннан туган улы, атасының яшь хатынына кызыга. Бит бу хәл булмый. Ләкин мәкер тулы хатын шаһиншаһына. “Сәнең улын мине ятагына дәште”,—дип әйтә. Ялган хәбәр. Эш киресенчә була, хатын үзе яшь егеткә тәкъдим итә: “Мине ятагыңа алмасан, атана җиткерәчәкмен”, ди. Әйе, яный. Ләкин саф күңелле яшь кеше бу хыянәткә бармый. Шаһиншаһ вәзирен дәшеп ала һәм улын зинданга ташларга боера. Әмма улы бу хәлне белеп ала һәм төрки тураннарга кача. Сөмбел атлы була егет. Туран ханы егетне бик теләп кабул итә һәм сараенда яшәргә рөхсәт бирә. Улынын качып китүен ишетүгә, шаһиншаһ аны үтерергә ике җәлладын җибәрә. Һәм алар илче йөзендә Туран ханы сараена үтеп керәләр дә Сөмбелне бакчага дәшеп алалар. Икенче көнне генә бер гаепсез угланны йөрәгенә хәнҗәр кадалган килеш хан бакчасында табалар. Бу үлемдә дә хатын-кыз гаепле була ич! Безнен хәлдә дә Йосыфның үлемен бу гүзәл хатынга тагып булыр иде, ләкин өлкән равва моңа бармас. Чөнки ефәк бау белән каханнарны буып үтерү күптән инде гадәткә кергән. Шунын өчен яһүдләрнен аталарының аталары Давыт пәйгамбәр хатын-кыз турында болай дигән: “Хатынын сүзен тынлап, теге йә бу ил түрәсе кул астындагы кешеләрне илдән куарга яки жәза бирергә җыенса, ул затлы вә зыялы ир-ат буларак, киресен эшләргә тиеш. Хатынын сүзен тыңлап гамәлләр кыла башласаң, кылган гамәлләрен беркайчан да синен файдаңа булмас". Хатыны Өлкән раввага хыянәт иткәч, ул да ни кылырга белми чарасыз калган иде. Өлкән равва тирә-ягына карады, ул арада Аибиби хатын каядыр китеп барган иде инде. 'Китә бир”,—диде ул битараф бер рәвештә, чөнки анын бу хатын белән бер дә сөйләшәсе килми, ә менә Рәшидә абыстай белән әңгәмә корып утырасы килә иде. Акыллы хатын, җитмәсә, бар нәрсәдән дә хәбәрдар. Өлкән равва йөзмә күпергә чыга торган ишекләргә якынайды, әмма күпер тирәсендә шау-шу ишетеп, туктап калды. Йөзмә күпер аша баһадир яугире Карун һәм анын ишләре белән Йосыф кахан кайтып килә иде Ана сарай сакчылары урра кычкыралар, хәтта кемдер быргы тавышы чыгарды. Йосыф кахан ап-ак атта, башындагы алтын төсендәге очлымы кояшта ялт- йолт итә. Сарай баскычына җиткәч, кахан атыннан төште, биленә таккан кылычын сул кулы белән тота төшеп, ашыга-ашыга менә башлады. Өлкән равва аның каршысына чыгасы итте, әмма икенче мәлдә ишек артына посты. Бары тик кахан үтеп киткәч кенә, өлкән равва ишек артыннан чыкты һәм һични булмаган кебек, сакчыларга күз^ә ташламый, әкрен генә баскычлардан түбән төшә башлады. Ул күрде. Йосыф кахан төп гаскәрен Далада калдырып, Карун атаман яугирләре белән генә кайткан, ашыккан. Кем янына? . Әлбәттә инде Айбиби хатын янына. Өлкән равва белән барысы да сәламләшәләр, димәк, өлкән равва әле үз көчендә. Ул ышана иде. Йосыф каханнан котылгач, аны тагы да хөрмәт итә башларлар. Өлкән равва корал амбарлары тарафына таба атлады. Амбарлар яр астында, сарайдан читгәрәк салынган иде. Тар сукмактан түбән таба төште һәм шунда анын каршында сәер бер карт пәйда булды —Сәлам юллый сина Исраил баласы Ибраһим. —Сәлам, картлач. Кем син? —Мосафир мин, мосафир, Исраил баласы Ибраһим. —Йомышын әйт. дөнья мосафирс —Саул мин, Саул. Чит илләрдән юл тотам, сина, ит руханиена. Йосыф кахан га ерак Андалусиядән хат китердем. Хөрмәткә ия кардәшебез ӘлШафрук җибәрде Ләкин мин әүвәл сине күрергә теләдем Мина сәүдәгәрләрең ирештерде, Йосыф балакайга ефәк бау салырга җыенасыз икән. — Юк сүз. Кеше сүзе кеше үтерер, диләр. —Әл-Шафрут сине кисәтә, өлкән равва Ибраһим. Йосыф балакайга хыянәт итсәң Яхвабыз сине мәңге кичермәс. Яхва аны үз канаты астында саклый. Тәүрәткә тугры булган халкыбызны барча илләрдән куганда да Йосыф углан Исраил балаларын үз кырына җыйды, сугышчан төркиләр белән уртак тел тапты. Ә син. өлкән равва Ибраһим, дөньяга сибелгән яһүдләрне туган туфрагыбызга җыю урынына, кулыңа ефәк бау алырга торасын. Син, Исраил баласы вә рухание буларак, үзен яшәгән халыкны күккә күтәреп мактамасан да, тату яшәргә өндә Киресен кылганда сәнен илеңә дә Яхва каһәре төшәчәк, син аны дошман йөзендә көтмә. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте зур, ул синең гөнаһлы башына каһәр җибәрү өчен башка юлларын да табар. Менә сина Давыт пәйгамбәр Исраил балаларына биреп калдырган Тәүрәт. Ал-ал, курыкма! Сәер карт Ибраһимны, гүя сихерләде—баш түбәсенә ак чәпләшкә каплаган, бит-йозен сакал-мыек баскан картның кулыннан тышы ялтырап беткән китапны алды һәм кинәт ниндидер авырлык тоеп, тезенә чүкте. Ул башын күтәргәндә анын каршындагы серле карт юкка чыккан иде инде. Өлкән равва: "Җир уптымы әллә үзен?” дип як-ягына каранды Ләкин берәү дә аның кырында юк иде. Кулындагы китапны ачты, шулчак аның йөзенә яшен чаткысыдай куе яктылык бәрде Өлкән равва күзләрен йомды. бөтен тәне буйлап тетрәнү узуын тоеп, китапны кире япты Һәм янә кинәттән гаеп булган мосафирны эзләде. Тәмам чарасыз калды, якындагы ташка утырды да дога кылды һәм куллары калтыравын тоеп. Яхвасына мөрәҗәгать итте: “Син Исраил балалары өчен генә түгел, син дөнья халкы очен дә бердәнбер һәм мәнгелек!” ХИ Каласына кайтып, гүзәл хатыны янында бер тон уздыргач кына Йосыф кахан тәхет ягына чыгып, кылган гамәлләренә, үз-үзенә хисап бирергә кереште. Яу чыгып дөрес эшләдеме ул? Ждвабы бер булды—дөрес эшләде Шөкер, барысы да әйбәт булды. Сарманай каханны да акылга утыртты, дөресрәге, юк иттерде. Башбаштак вә үтә явыз каханның язмышы нәкъ ул уйлаганча бетте Хак, Түрә хан кулына мул итеп алтын салды һәм ул Сарманай каханны Киялигә кайтармаска вәгъдә итте Һәм кайтармады да. Әле булса хәтерендә, күчмә төркиләрнең юлдашы булган, талгын җилгә 2. *к. у • м я дә баш ияргә торган кылганнарны куып барганда, башына төрле уйлар килгән иде Ниятенә ирешерме? Әмма шымчыларына рәхмәт, барысын да җиткереп тордылар. Шул ук шымчылары ниндидер юллар белән Византия императоры Никифор Фокены тәхеттән азат итәргә ирештеләр. Яшь сәргаскәр Иоанн Цимисхий ихтирамга лаек мәрхүм Константинның кызына өйләнә һәм: “Илгә хыянәт иттен!”—дип, Никифорны үтерә. Йосыф каханнын шымчылары котыртуы буенча яшь император Дунай буе болгарларын туздырырга яу килгән Сарманай каханга каршы кузгала... Килә һәм Сарманай каханга шарт куя: “Император Никифор биргән унбиш кадак алтынны кире кайтар һәм яхшы чакта Дунай буе Болгарын ташлап кит!" Баскынчы варягнын мона жен ачулары чыга һәм ул яшь императорның илчеләренә болай дип җавап бирә: “Мин сине моннан куып кына калмам, патшакалана барып, Ауропа белән идарә итә башлармын. Орыш белән куркытырга мин сина бала-чагамы әллә!” Сарманай кахан белән Византия императоры^Иоанн Цимисхий арасында сугыш әнә шулай башланып китә. Ул арада Йосыф каханнын каханбәге көчле атлы гаскәре белән Кырымга юнәлә—Кырым халкын талый, ары таба Киялигә таба кузгала. Тик илгә кайтуга, анын кәефен кырдылар. Кемнеңдер котыртуы буенча, кара мәзиннәр Ханбалыктагы синогогларны җимергәннәр. Кайта-кай- туга Йосыф кахан кара мәзиннәрне тотарга һәм зинданга ташларга кушты. Мин алардан сорауны үзем алырмын, диде. Өлкән равва үзе күренмәде, ләкин кахан кырына ярдәмчесен җибәргән иде. Кара мәзиннәрне хөкем итүне үз кулына алырга теләгән, әмма Булат бәк ана моны кылырга бирмәгән. "Кара мәзиннәрне үзем хөкем итәм”, дип әйтеп әйтте Йосыф кахан дигән. Һәм Йосыф кахан ана шулай дип җиткергән иде дә. Чөнки яудан кайткач. Йосыф кахан үзендә көч-куәт иңүен тойды һәм өлкән раввага баш бирмәскә, дигән фикергә килде. Бу хакта ана кайта-кайтуга Айбиби хатын да искәртте. Хак, хатын сүзен ул колак яныннан гына уздырды, вә ләкин исеннән дә чыгармады. Чөнки беләсе килә иде: кем кушуы буенча кара мәзиннәр синогогларны җимергәннәр?.. Кара халык—кара сарык, бер генә мәзин дә моңа баш алып керешмәскә тиеш иде кебек. Мөселман халкына хас сыйфат түгел бу, һәрхәлдә Хазарстанда яшәгән мөселман халкына Шуна күрә өлкән равванын ярдәмчесенә: “Мин кара мәзиннәр хыянәтенә үч итеп, Ханбалыктагы мәчетләрне, чиркәүләрне җимерергә әмер бирмәм, миннән моны көтмәгез. Мин башта хыянәтнең асылына төшенермен”,—диде. Ахыр килеп, яудан кайтыр юлында ул бабасы Мөхәммәд ханны очратты. Идел буе ханы ике төмән белән Дунай буенда көн күргән кардәшләрен якларга кузгалган булган икән. Хәер, Йосыф кахан үзе дә бу хакта бабасына ирештергән иде. Әле дә булса күз алдында, бабасы белән алар Тын елгасы буенда очраштылар һәм яугирләренә ял бирделәр. Иосыф кахан бабасын чатырына алып керде, кунак итте. Табынга утырып, берәр касә кымыз эчкәч, Йосыф кахан бабасына болай диде: “Мин шат, бик шат сине күрүгә, бабам. Без үз дигәнебезгә ирештек. Киялидә хәзер Якуб олан утыра, Йске урыста—Олег олан. Уйнаштан туган угланны Кияли аксакаллары Холмградка озатканнар. Без янә барысыннан да өстен булып калдык, бабам”. “Хазарстан үз куәтендә, кияү, үз куәтендә,—дигән иде бабасы. Һәм өстәде:—Сина янаучылар булыр0 сак бул кияү...” Әмма кемнән сакланырга тиешлеген әйтмәде, алай да Йосыф кахан бераз чамалый иде—раввалар- дан. үзенең равваларыннан. Икенче көнне кояш чыгуга, Йосыф кахан бабасын озатып җибәрде, ә үзе ашыгыч төстә Башкаласына юнәлде. Бабасы күнеленә ниндидер шом салган иде. Төрле диннәргә йөз тоткан халыклар яшәгән ил белән идарә итү җинел түгел иде Иосыф каханга. Гәрчә аны әүвәл башта айга ике-өч тапкыр гына халыкка чыгарып күрсәтсәләр дә, ул, тәхеткә килгәч, яһүд раввалары китергән бу йола-гадәтне юкка чыгара башлады. Ә инде сарайга Айбиби хатын килгәч, равваларны бөтенләй тыңламыйча—табыннарда үз фикерен уздырды. Равваларнын берише анын белән килеште, өлкән равва яклыла- ры йөзләрен чытып утырды. Барысын да күрде Йосыф кахан, сукыр түгел иде. Ул күзәтә иде, соңгы елларда теге йә бу ил, җир өчен генә түгел, дин өчен сугыша башлады. Ил-җирне басып алып, яуланган халыкны үз диненә көчләп керткән яулаучылар ешаеп бара. Әйтик, кара гарәпләр үз диннәрен Хазарстан төркиләренә көчләп тагалар. Куәтле хәлиф сәргаскәре Мәрванда Идел буенда һәм Кавказ тарафларында көн күргән төркиләрне шулай итә. Ә бит дин кабул итү кешенең йөрәге аша узарга тиеш, кылыч белән янап түгел. Кая монда гаделлек! Йосыф кахан бетекчесен дәштерде. Бетекчесе кереп, кечкенә өстәл янына бөкләнеп утыргач, каурый каләмен чәченә тигезеп алды да Йосыф каханга карады. —Яз! Яз, сәне... Шулчак ишектә Ханбалык имамы күренде. Яшел чалмалы имамны күрүгә, Йосыф кахан бетекчесенә чыгып торырга кушты. —Исән-имин яудан кайттыгызмы, Йосыф балакай! — Шөкер кылам, имам хәзрәтләре, шөкер кылам. Тик бит мина кайтакайтуга яман хәбәр иреште. Кара мәзиннәр кардәш яһүдләрегезнен храмын җимергәннәр. —Каһәр ал арга, Йосыф балакай, каһәр! —Мин аларны зинданга ташлаттым. Сонрак хөкем итәрмен. —Кахан хәзрәтләре, каханатнын куәте бердәмлектә, татулыкта, дустанәлектә, мәрхәмәтлелектә, кулга-кул тотынып яшәүдә. Мәзиннәр гафиллек кылганнар. Өлкән равва Ибраһим да сезнен карар-фәрман белән килешкән икән. —Килеште, килешми кая барсын,—диде Йосыф кахан һәм тәхеткә аркасын терәбрәк утырды —Мин ил-халкым исән-имин һәм җитешле яшәсен дип, ерак җирләргә яу йөреп кайттым, ә монда мәнсез мәзиннәр яһүд туганнарының изге йортларын җимереп яга Мин монын өчен аларны зур мәйданга чыгарып, бөтен кала халкы алдында дар агачына астырырга тиеш идем. Шулаймы, имам хәзрәтләре?! Кыргый гамәл бу, борынгы рим- ләннәргә хас гамәл. Мин Ханбалыктагы мәчетләрне дә җимертә ала идем, ләкин явызлык—явызлыкка китерер дип моңа бармадым. Әмма кара мәзиннәргә җәза яман булыр, имам хәзрәтләре. Йосыф кахан шуның белән сүзем бетте дигән сыман, кул селтәде, бу инде чыгып кит дигәнне анлата иде. Имам хәзрәтләре артыннан ишек ябылуга, тәхет ягына Айбиби хатын килеп керде. —Каханым Йосыфҗан. Аккошлар култыгында бер аккошны каракош ботарлаган, түшен ярган да. —Укчылар ни караган! —Бичара аккош бөтенләй минем кулга өйрәнеп беткән иде — Йә-йә, бала-чага булма, Айбиби җан. Аккош адәм баласы түгел, мин адәм балаларын да хөкем итәргә җыенам әле Айбиби каядыр укыган иде: «Ир куәте тау-таш актарыр», дигән сүзләрне. Йосыф кахан шулай диюгә, Айбиби кинәт кенә тынычлана калды, гәрчә вакыт-вакыт кошлар кебек туган якларына очып китәсе килсә дә, ир кырында һәрчак тынычланыр, сихри көчкә ия булган ошбу кеше янында үзе дә батыраеп китәр иде. Ул арада аш ягына килеп керделәр. Йосыф кахан табында утырганнарга, Айбиби хатынның кулыннан тоткан килеш түргә узды Утырыштылар, дога кылдылар Йосыф кахан утыра-угыруга үзе аш башларга тиеш иде, әмма хөрмәт йөзеннән, нәкъ китап кушканча, өлкәннәргә мөрәҗәгать итте — Ризыктан рәхим итик, өлкәннәр Равваларнын да. имамнарның да бер табында утырулары начар түгел иде, тик күнелдә ниндидер кимсенү хисе бар Бит теләп кабул итмәде ул з* Харәзем имамнарын, теләп кабул итмәде. Ни хикмәт, үзе әкрен генә тукланды, үзе борынгы бабалары турында уйлады. Сигезенче гасырда бабалары Булан яһүд равваларыннан яна исем ала—Сабраилә. Булан каханнын нә ислам, нә христиан диннәрен кабул итәсе килми, аның бу диннәргә кагылмый гына үзенә бер дине булган дәүләт төзисе килә һәм яһүдләр динендә туктала. Чөнки табында инде Ираннан, Византиядән куылган раввалар утыра, алар арасында Ефәк юлында йөргән исемле сәүдәгәрләр дә бар. Ә алар акчалы халык, акчалы гына түгел, канкардәш- ләре аша бөтен илләр белән элемтәдә торалар, Ефәк юлы да алар кулында, һәм Хазарстан куәтләнеп киткәч, бу хәл шулай була да. Ары таба Хазарс- тан тәхетендә Үбәдәй, Хиския, Манасси, Нисси, Минегем. Веньямин, Ша- рон-Булан утырып ала. Ниһаять, тәхеткә Йосыф углан килә. Аны да раввалар сайлый—бар ягын да искә алып: бабалары яһүд булсын, аналары турында әйтеп тә торасы юк, гәрчә төп чыгышлары төрки булса да. Хак, төрки халыклары аларны беркайчан да яһүд исемнәре белән атамадылар, исемнәрен үз телләренә жайлап, үзләренчә дәштеләр һәм яздылар. Тарихта шунысы билгеле: милади белән 737 елда гарәпләрнең сәргаскәре Мәрван Тимер Капка аша узып, зур югалтулар белән Хазарстан каха- нын жинә, башкаласын ала, гаиләсен, туганнарын әсир итә. Кахан Далага качарга мәҗбүр була. Хәйләкәр сәргаскәр дала халкын жинә алмавын анлап, каханга илчеләрен җибәрә, ә илчеләр Хазарстан каханына сәргаскәрнең шартын куялар: “Ислам динен кабул ит! Кабул иткән хәлдә мин сиңа илен- җирен, башкалаң гына түгел, гаиләнне дә кайтарып бирәм!” Кахан риза була. Әмма күп тә үтми, янә яһүдләр диненә кайта. Менә Хазарстан янә бер тапкыр ислам динен кабул итәргә мәжбүр ителде. Ләкин бу озакка барырмы- ' Бармас. Раввалар сарайга кереп оялаган имамнарга тешләрен кайрый, монын өстенә хәйләкәр раввалар кара мәзиннәргә бик күп акча түләп, яһүдләрнен синогогларын җимертәләр.^Имамнарның хыянәтеме бу, әллә сон равваларнын астыртын сәясәтеме?! Йосыф кахан шунын асылына төшенергә тели иде. Бәхәссез, өлкән равва үз равваларын гына түгел, яһүдләр яклы сарай куштаннарын да каханга каршы котыртып ята. Моны эчке бер сиземләү белән тоеп йөри иде Йосыф. Бәлкем әле ефәк бауны да кулланырга телидер. Элек баш бирмәгән каханнардан раввалар Ефәк бау аша котылганнар бит. Чөнки сарай гына түгел, хәтта тәхет тә раввалар кулында. Ә башлап йөрүчеләр хәрам атакайлар булачак. Бу хакта да яхшы белә иде Йосыф кахан Инде нишләргә тиеш ул?.. Әллә сон башлап үзе һөҗүмгә күчсенме?.. Әйтик, ин әүвәл имамнарны сарайдан илләренә кудыртыр. Һәйбәтләп, кунакка озаткан кебек, олылап хәтта?.. Аннары ил язмышын да, тәхет язмышын да, үз язмышын да җайга салыр... XIII Иртәгә Далага чыгасылары турында Йосыф кахан хатыны Айбибидән башка беркемгә дә әйтмәде. Бу анын яудан кайтканнан сон дөньяви агышка үзгә карашы иде Яманлыкка да, изгелеккә дә ул тәҗрибәне раввалардан туплады. Хәзер һәр кылган һәм кыласы гамәлен үзбаш эшләде, теге йә бу әмер-фәрманын чыгарганда Айбиби хатын белән дә кинәшеп алгалады. Фикер уртаклыклары тәңгәл килгәндә алар икесе дә кинәнделәр һәм бер- берсенә тагын да якыная төштеләр. Хатыннарын илләренә кайтарып җибәргәч, Йосыф кахан күп вакытын эшкә бирде Дәүләт даирәсендә эшләгән кешеләргә игътибарлырак ^булырга тырышты, һәрхәлдә, үзен мөстәкыйль илбашы итеп күрсәтте Йосыф кахандагы бу үзгәрешне күреп-күзә- теп торган өлкән равва ни кылырга белми гасага сабышты. Әүвәл ул Айбиби хатын белән сөйләшергә булды, әмма хатынның булган әңгәмәне көне белән каханга җиткерүе бар иде, моның өстенә каханбикә йөкле, сонгы көннәрен чүпләп ята. Сөйләшү килеп чыкмаса, хатынны юкка борчырмын, хатынга ул-бу була калса, Йосыф аны кичермәс дип уйлады. Бу инде өлкән равва өчен көтелмәгән яңалык иде. Әйе, курка башлады түгелме үзе тәхеткә утырткан баладан?.. Алай да тәвәккәлләде, көннәрдән бер көнне туп-туры Йосыф кахан утырган тәхет ягына килеп керде Керде, сәлам юллады һәм, гадәттәгечә, ка- ханнын уң ягындагы түмәргә килеп утырды. Бик озак дәшми торды, аралары суынып бара ич, ничекләр беренче булып сүз катсын —Йә, атакай, нә йомыш9—диде ана Йосыф кахан. башын чөя төшеп. —Кхм, Йосыф балакай, сина сөенеч китердем әле. ә син иртәгә Далага чыгарга җыенасың икән. Кхм. әйе. йончыгып китмәгәе дим. киленне әйтәм. —Өлкән равва, Далага чыгу минем эш, сөенечен әйт. —Сөенеч,—дип башын күтәрде һәм Йосыф каханнын күзләренә карады өлкән равва —Әйе шул, сөенеч шул, Йосыф кахан. Иделнен өске ягыннан викинглар төшеп килә. Тиздән Аккалада булырлар Шул хакта әйтергә дип кергән идем. Йосыф кахан тәхет терәгенә аркасын турайтыбрак утырды. — Минем өчен яман сөенеч бу, өлкән раввам Викингларны мин чакырмадым, син чакыртгын. Үзен каршы ал. үзен хәл дә ит —Мин Харальд корольгә ышанычлы сәүдәгәремне сәнен белән кинәшеп җибәргән идем кебек. Йосыф балакай. — Нигә безгә ул сугыш чукмарлары, атакай?! —Викингларны элек тә яллаганнар Көчле, кодрәтле, куәтле халык. Вениамин кахан үз вакытында викинглар ярдәме белән кара гарәпләр явыннан котыла, хазар дингезенә чыгарып, мөселманнарның калаларын талатып, Ефәк юлын тагы да ныгыта. Безгә бүген Харәзем әмире үз динен тага башлады. Викинглар аркасында Харәзем әмиреннән дә котылырбыз. Харальд король ышандырган, таланган малнын яртысын сездә калдырырмын дигән Викингларны Харальд королънын энесе Гудред җитәкли икән —Харальд Соры Тире турында минем дә сәүдәгәрләрдән ишеткәнем бар, атакай Ләкин мин ул баскынчыларга ышанып җитмим —Ышанырга туры килер, балакай Мөстәкыйль һәм бәйсез ил белән идарә итәм дисән, ышанырга туры килер. — Баскынчы викингларга таянып, төрки туганнарыбызга бау салыйкмы, атакай9 Ни күрсәк ил белән күрербез, ләкин викингларны диңгезгә уздырмаска кирәк. —Ул викинг дигәннәреннен, балакай. Казан каласында гаилә корып калганнары да бар. —Туфрак чакыра кешене, атакай, кендек каны тамган туфрак. —Нинди туфрак та, нинди кан. балакай —Дөнья явызлык белән тулды Соңгы елларда гына күпме халыкны кузгаттылар. күпме халык яна җирләргә куылды, күчеп утырырга мәҗбүр булды. Шул исәптән безнең бабаларыбыз да. Өлкән равва үзе сабак биреп үстергән Йосыф кахан га гаҗәпләнү катыш аптырап карап алды Ә бит кахан хак әйтә. Тик ни чара кылмак кирәк, Яхвебыз безне шулай йөрткәч — Йөкле Айбиби хатынны Далага алып чыгасынмы9 —Алып чыгам, атакай. Дала һавасын сулап кайтырбыз. —Мина яңалык артыннан яналык ирешеп тора. Йосыф балакай. —Нинди яналык? —Кияли тәхетенә ике туганын үтереп колбикә Малушадан туган Ульдәмир утырган икән Кырында баскынчы варяглар ди. Сәүдәгәрләрем җиткерделәр Ульдәмир мин кахан дип күкрәк кага икән —Утыра бирсен, ясагын гына түләсен — Кул астында яманнан да яман варяг дип аталган сугышчылар, ди, җибәрмәс ул безгә ясакны, агасы да баш тартып ята иде инде Йосыф кахан дәшмәде Анын беркем белән дә сугышасы килми иде. Кияли кахан ы Ульдәмир анын тарафына килгән хатдә ул ана каршы чыгар, әмма үзе ул тарафларга бармас — Викингларны безгә барыбер каршы алырга туры килер, балакай Йосыф кахан янә дәшмәде, анын инде ары таба өлкән равва белән сөйләшәсе килми, моны өлкән равва да сизеп алды һәм әкрен генә ишеккә таба юнәлде. Йосыф кахан аның бөкрәя төшкән аркасына карап калды. Иртәгә ул Далага чыгачак, шунда саф дала һавасында барысы турында да уйланыр һәм ниндидер бер нәтиҗәгә килер. Шул мәлдә, ни сәбәпледер, Йосыф каханнын күз алдына Айбибинең апасы Айгөл килде. Мөхәммәд ханнын тәүге кызын да яраткан иде ул. Әмма бала тапкач, ул, нигәдер, Айгөл янына кермәде. Килене янында анасы Сара утыра, хатын ир бала тапкач, шатлыктан Айгөл янына улын чакыртты. Анасы чакырткач, алай да Йосыф бала тапкан хатын янына керде, әмма хатын җан тәслим кылган иде инде. Бу хакта белгәч, Йосыф борылды да чыгып китте, хәтта анасы кулындагы балага да карамады. Соңыннан, тәхет ягына чыгып утыргач, йөрәге чәнчеп куйган иде. Чөнки бу хатынга ул: “Бәби тапканда яныңда булырмын”,—дип вәгъдә иткән иде. Вәгъдәсендә тора алмады. Хәер, ул вакытларда шул ук өлкән равва барча бала тапкан хатыннарны илләренә озата торды, ә кахан титулын йөрткән Йосыф гүя аның кулында курчак иде, хәтта нишлим дип, киңәшеп тә тормады. Менә ни өчен аның өлкән раввага карата фикере үзгәрде, ерактан килә икән ич бу рәнҗү, хәтта бала чактан ук. Анасы да икенче көнне үк исән калган баланы алды да Таман- тархан төбәгенә китеп барды. Соңыннан гына белде, кинәт кенә китеп баруының сәбәбе—янә шул өлкән равва Ибраһимда булган икән. Ул һичкемгә әйтми анасының кулын сораган, кахан хатынына өйләнәсе иткән, ә анасы Сара аның белән сөйләшергә дә теләмәгән. Тик Айбиби белән инде ул тәүге хатаны кылмас. Айбиби хатын да ана исән-имин ир бала тапса, сәясәттән тагын да ерагая төшәр. Сәясәттән ерагаер, ләкин ил белән идарә итүне үз кулына алыр. Ниһаять, ул үзенен кем икәнен күрсәтергә тиеш. Бүген үк! Юк, иртәгәдән. Һичкемгә әйтми Айбиби хатынын һәм хезмәтчеләрен алыр да Далага чыгып китәр. Каханбәге Сабирны дәшәр. Озатсын, күз-колак булсын... Иртән-иртүк ашап-эчкәч, Далага чыгарга җыена башладылар. Хәер, каханбәк Сабир барысын да әзерләп куйган иде инде, Айбиби хатын батырланып атка атланырга иткән иде, Рәшидә абыстай бирмәде, каханбәк Сабир да киңәш итмәде. Имеш, килешми йөкле хатынга атка атланып йөрү. —Ә бит безнең әбиләребез бәбиләрен ат өстендә тапканнар,—дип әтәчләнеп карады Айбиби. Ләкин аңа ары таба авыз ачарга ирек бирмәделәр, бигрәк тә Рәшидә абыстай белән кендек әбисе. Киңәштеләр-кинәштеләр дә Айбибине сиртмәле арбага утыртырга булдылар, Йосыф кахан арба белән янәшә ат өстендә барыр, диделәр. Йосыф кахан берсе белән дә сүз көрәштермәде, ул барысы белән дә килеште, бары тик Айбибинең нурлы йөзен күреп, елмайды гына. Күк йөзе аяз, Далада тыныч иде. Сәер төбәккә утырган иде Ханбалык. Каладан чыгып, капканы узуга ук дала башлана. Ары-бире йомраннар йөгерешә, ул арада өннәренә җитүгә, тырпаеп басалар да әче итеп сызгыралар. Әремнән-әремгә кунып уткойрыклар күченә. Алар шулай без куркыткан бөҗәкләрне тоталар, диде ана янәшәсендә утырган Рәшидә абыстай. Айбибинең күз карашы әле офык читенә юнәлә, әле ир-канаты Йосыфка күчә. Шул ук вакытта карынындагы баланың тибешүен тоеп, үзалдына елмаеп куя. Әллә соң ул да сизәме Даланы, бабаларыбыз даласын?.. Са- быр-сабыр ит, балакаем. Мин сине тиздән табармын, боерган итсә, Даладан кайткач та күп тә үтми син дә якты дөньяга чыгарсын һәм атаң сине кулына алыр да Тәңребезгә күрсәтер. Шулай иткәннәр борынгы бабаларыбыз, дип уйланып барды Айбиби. Инеш буендагы бик матур болынга тукталдылар. Хезмәтчеләр казан асып җибәрде, ирләр сарыкларны чалдылар. Күп тә үтми казаннар кайнап чыкты, далага ит исе таралды. Йосыф кахан Айбибине култыклады да инешкә таба алып китте. Ир-канаты әле аның калкып торган корсагына кагылып ала, әле аркасыннан сыйпый, әле туктап күзләренә карый Карый да нәү- мизләнеп сорап куя: —Куркасыңмы, бәгырь? —Янымда син булганда мин бернидән дә курыкмыйм, Йосыф җаным. Йосыф кахан хатынның чинаяктай ак битенә кагылып ала, биленнән кочмакчы итә, әмма кулы житми, шуна икесе дә көлешеп алалар. —Без икәү шул инде, икәү, әтисе Шулчак нидер була, Айбиби «аһ!” диде дә жиргә таба иелә башлады. — Йосыф җаным, мин үземә күз тигердем, күз,—дип, тәмам хәле китеп иренең кулына ябышты. Курка калган Йосыф хатынны кулына күгәреп, корылып беткән чатырга таба кузгалды һәм кычкырды: —Сабир каханбәк, Сабир каханбәгем. егетләрен җибәр, егетләрен!.. Ул арада таза ике егет килеп җитә, кахан кулыннан аһ-ух килгән хатынны күтәреп алдылар да чатырга таба йөгерделәр. Йосыф кахан аларга иярде, ләкин чатыр каршында егетләр кулыннан эчкәре алып кереп киткән хатын янына аны уздырмадылар. —Кендек әбисе кая, кендек әбисе!—дип чарасыз калгандай арлы-бирле йөрде Йосыф кахан. Чатыр япмасын ачып Рәшидә абыстай чыкты. —Кендек әбисе дә, мин дә монда кияү, сабыр ит, барысы да, иншалла, әйбәт булыр. Йосыф каханга сабырлык килмәде, ул чатыр тирәли йөрергә кереште: бер әйләнә, ике, өч—санын онытты. Ә чатыр эченнән килгән үзәк өзгеч һәр тавыш йөрәгенә ук булып кадалды. Ниһаять, чатыр япмасын ачып, Рәшидә абыстай чыкты, Йосыф каханны чакырып, эчкәре уздырды. Яктыда кергәнгәме, Йосыф каханнын күзләре күрмәс булды, әмма түрдә яткан Айбибине шәйләде, ул да түгел, кендек әбисе кулындагы нарасыйга күзе төште. —Менә кара улыннын ирлек горурлыгын, Айбибиен малай тапты, Йосыф кахан, малай! Йосыф кахан баланы тоткан кендек әбигә якын ук килде, нарасыйга кулын сузды, бала шундук анын бармагын эләктереп алды һәм. һәрхәлдә аңа шулай тоелды, шундаен иттереп бармагын кысты ки, Йосыф кахан: "Зур үскән, зур!” дип әйткәнен сизми дә калды. Аннары Айбиби янына килде, хәлсезләнеп калган хатынның битенә кулын куйды, һәм: “Нык бул, нык бул!”—диде. Чатырдан чыккач, ул бар көченә кычкырып җибәрде: —Сабир каханбәк, Сабир каханбәк, Айбиби хатын миңа малай тапты, малай! һәммәсе дә: хезмәтчеләр дә, пешекчеләр дә, гаскәриләр дә "Урра!” кычкырдылар, хәтта бу тавышка әлегә кадәр йокымсырап торган Дала уянып киткәндәй булды Ул арада кымызчыларның берсе Йосыф кахан кулына кымыз тулы касә тоттырды Илбашы касәне күтәреп эчеп җибәрде дә савытны болынга таба атты. Касә артыннан яшь-җилбәзәк кенә түгел, олы- сы-кечесе дә ташландылар, чөнки беләләр иде—кахан касәне китергән кешене буш итмәячәк, кимендә дирбияле алмачуар агын бирәчәк. Ул арада Йосыф кахан янә чатырга әйләнеп керде, шыңшый башлаган баланы кулына алды, сабый еларга җыенып, йөзен чьпты. —Еласын, еласын, кияү, күз яше сулышны ача йөрәкне йомшарта,— диде Рәшидә абыстай. Сарайга кайткач, хезмәтче хатыннар арасында сөйләшү булып алды —Айбибие малай тапкач, каханыбыз әллә күз яше белән елады инде. —Хатыным югалтырмын дип елады ул, жүләр баш — Кырык хатын тоткан кахан хатын өчен елый диме, ахмак?! — Син үзен ахмак. Гүзәлләрнең гүзәле ич бусы, күз алмаслык чибәр —Кем күрде, чынлап та күз яше белән еладымы кахан? —Мин күрдем, мин,—диде кендек әбисе —Мөлдерәмә күз яше белән елады. Бәхеттән, кинәт кенә иңенә ишелеп төшкән бәхеттән елады каханыбыз. Кеше бәхеттән ешрак елый, балакайлар. — Елагандыр, ир бала ил киләчәге бит. ир куанычы гына түгел,—диде, әңгәмәгә нокта куеп, хатын-кызлар янындагы бер ир-ат. Туп кебек угыл тапкач, Айбиби хатын йөзендә тәмам күктәге йолдызлар биешә башлагандай үзгәреш булды. Һәм каханбикә көне белән сарай куштаннары алдында тәгаен бер башка үсте. Хәрам атакайлар Айбиби янында тәгәрәп кенә дигәндәй йөриләр. Айбиби нарасыен күтәреп, еш кына Аккошлар култыгы буендагы чатыр кырына чыгып, жофар тиресе җәйгән ташка утырып баласын имезә. Саф һавада бала йокымсырый, ахыр кинәт уянып китә һәм ашыга-кабалана чупыл-чупыл янә имә башлый. —Ашыкма, ашыкма алай, Ибраһимым. Анаңда сөт җитәрлек... Ибраһим диде дә Айбиби, сискәнеп киткәндәй булды. Һәм ни өчендер тирәктә утырган каракошны күреп йөрәге жуу итеп китте, хәтта колаклары шаулап алды. Әйе, каракош аның йөрәгенә һәрвакыт шом салды. Каракошка күзе төшкән саен куркып китә иде. Әнә шул курку бүген дә кабатланды. Хәзер инде үзе һәм аккошлары өчен генә түгел, баласы өчен дә курыкты. Яман каракош анын күз алдында берничә тапкыр купшы үрдәкләрне алды һәм хәтта аккошларны ботарларга да өлгерде. Бу хакта ул Йосыфына да әйткәләде, әмма ир-заты моңа игътибар итмәде. Кошларның үз дөньясы, кешеләрнең үз дөньясы, дип кенә котылды. Нинди туймас каракош ул, нигә көннәр буена шул тирәктә утыра, нигә аны, ниһаять, укчылар укка алмыйлар. Менә минем улым гына үсеп җитсен әле, күрмәгәне- гезне күрсәтер үзегезгә. Тотар да укка алыр үзегезне. Әйеме, улым, әйеме Ибраһимым! Янә Ибраһимым диде дә Айбиби суда йөзгән үрдәкләргә, аккошларга карады. Нигә әле ул улына Ибраһим исеме куштырды? Әллә соң имам хәзрәтләре: "Матур исем, уртак пәйгамбәребезнең исеме”,—дип куәтләгәнгәме? Ни гаҗәп, имам хәзрәтләрен өлкән равва да яклады, Йосыф та бу исем белән килеште. Аннары баланы сөннәткә утырту да бик тиз хәл ителде. Билгеле инде, баланы беренче көннән үк карарга Рәшидә абыстай алынды. Бу хакта Айбиби Йосыф белән дә сөйләшкән иде инде. Рәшидә абыстайга бала караганда ярдәм итәргә ике хәрам атакайны билгеләделәр. Шунда өлкән равва әйтеп куйды: “Мин дә баланы күз угында тотармын”. Моңа берәү дә игътибар итмәде, ә менә Айбиби шул сүзләрдән соң йөрәгенә ук кадалгандай күкрәгенә кулын куйган иде. Бу хәлләр тар табында хәл ителгәнгәме, сарайда мона бик үк игътибар итмәделәр, ягъни балага исем кушу, аны сөннәткә утырту сарай халкы өчен әллә ни зур вакыйга булмады. Рәшидә абыстайга баланы карарга аерым бер бүлмә бирелде, кояш ягында, җылы, һәйбәт итеп җиһазланган. Күрше бүлмәгә хәрам атакайлар урнаштылар. Кин, иркен иде бүлмә. Әнә шулай бала мәшәкате хәл ителгәч, Рәшидә абыстай баланы анасы янына имезергә генә йөртә башлады. Бала имеп туюга, Рәшидә абыстай аны бүлмәгә алып кайтты, җырлый-җырлый йоклатты. Ни гаҗәп, тамагы туйганчы имгәч, бала ана кулында чакта ук йокыга китә иде. Йокласа да, йокламаса да Рәшидә абыстай аның белән матур-матур сүзләр табып сөйләште, гүя нарасый барысын да аңлый иде, ә инде сабый чәбәләнеп ятканда тәгаен гел ана: “Әйт әле, әйт әле, әннә, әтгә”, дип әйт дип эндәшер, ә бала шуна охшаш сүзләр чыгарып дәшсә, куанычыннан нарасыйны кулына алыр иде дә тәрәзә каршына килеп: “Әнә күрәсеңме тирәкне, күрәсеңме, син тиздән шул тирәк кебек зур булып үсәрсең һәм атаң кебек ил белән идарә итәрсең”,—дип тәкрарлар иде. Көннәрдән бер көнне, әнә шулай сөйләшә-сөйләшә баланы йоклатканда, Рәшидә абыстай бүлмәсенә шакымый-нитми өлкән равва килеп керде. Рәшидә абыстай сискәнеп китте. —Абау, Ибраһим, куркыттың ич,—дип әйткәнен сизми дә калды. Якын кешеләр арасында гына була торган бу әйтем алар өчен шулкадәр көтелмәгән хәл булды ки, икесе дә гаепле кешеләр сыман күзгә-күз карашып алдылар да елмаештылар. —Мин сина китап китергән идем, Рәшидә абыстай. Өлкән равва “сина” диюгә, Рәшидә абыстай сәерсенеп, әмма үпкәләми өлкән равва Ибраһимга күз ташлап алды, әмма бер сүз дә әйтмәде, бары тик ирен чите белән елмаеп кына куйды. Алай да рәхмәт йөзеннән —Син бик кирәк китап китергәнсең, Ибраһим, рәхмәт инде Кайчак бала йоклаганда укыйсы килә,—диде Рәшидә абыстай үзе дә и син”гә күчеп. — Мин бүген беренче тапкыр намазга утырып карадым, Рәшидә абыстай, булмады, барып чыкмады, башка әллә нинди уйлар килә —Беренче тапкыр булмаса, икенче тапкырында булыр, Ибраһим Булыр ул, булыр. Күнелен кинәт кенә кабул итмәгәндер, ә тора-тора күңелен дә кабул итәр, иншалла, итәр. Изге гамәлгә у гырганда күңелгә яман уйлар килү гөнаһ түгел, алардан намаз аша котылырга теләү изге гамәл, Аллаһы- дан ярлыкавын сорау кирәк. Китабын ни хакында сон9 . Фарсы патшалыгында хикмәтле хикәятләр дисенме9 Син мина яһүд пәйгамбәрләре турында да китап вәгъдә иткән иден түгелме, Ибраһим' —Анысын да китерермен. Рәшидә абыстай, китерермен. Тик бит әле илдә дөньялар бозылып тора, абыстай. . —Ни булды алай, Ибраһим? —Ханбалыкта кара мәзиннәр яһүдләрнен изге йортлары—синогогны җимергәннәр, ковчегка ут салганнар иде бит абыстай, ковчегка... Ә бит без бергә яшәгән халык, бер тамырдан чыккан. Төрек баласы Мәхмүд Газнави күп еллар Иран империясе тәхетендә утыра. Хазарстан белән тату яшәүгә йөз тота. —Ибраһим, бик кычкырып сөйләшмә әле, баланы уятырсын Сәясәткә кереп киткән өлкән равва кисәк сөйләүдән туктады, як-ягына карап алды. —Әйе шул, әйе шул, гүзәл абыстай, сүз башым башка иде ич—никах укыту иде. Өлкән равва, үзенең кем булуы хакында онытып җибәргән сыман, бүлмәгә күз йөртеп чыкты, бераз гына елмаеп һәм көлемсерәп торган Рәшидә абыстайда карашын туктатты да күкрәгенә кулын куеп, баш иде. —Жомгага кадәр, абыстаем,—диде дә, борылып чыгып китте. Өлкән равва Ибраһим артыннан ишек ябылуга. Рәшидә абыстай инбашын сикертеп куйды һәм ул калдырган китапны кулына алды. Кулына алуы булды, анын бөтен тәне буйлап яшен чаткысыдай тетрәнү узды Ул коты алынып, китапны кире өстәлгә ташлады һәм догасын укый-укый өлкән равва чыгып киткән ишеккә карады Рәшидә абыстай Хазарстанга килгәнче үк инде өлкән равванын сарайда кем булуын яхшы белә иде. Өлкән равва Ибраһим Йосыф каханнын киңәшчесе генә түгел, хакиме дә, хөкемдары да. Сарайда кылынган сәяси хәлләр, хәтта уеннар да барчасы анын башында туа. кахан аша гамәлгә аша иде. Түрә хан Мөхәммәд ханнын кызын улына сорап Болгарга җибәрүен ишетүгә—бу ике зур кавемнең кушылып китүләреннән куркып, олкән равва яучылыкта азау тешләре чыккан Равваларын Идел буена озатты Яучылар "каган исеменнән" ханга кызын Хазарстанга озаткан хатдә алтын таулар вәгъдә итә, ягъни ташламалар ясарга. Моңа, әлбәттә. Идел буе торки болгарлары ышанып җитмәделәр, ләкин аксакаллар һәм Мөхәммәд хан үзе риза булгач, дәшмәс булдылар. Кыскасы, һәр чорнын үз сәясәте, үз кыйбласы, үз фәлсәфәсе була. Һәрхәлдә, бик күп сәяси хикмәтләрне күргән борынгы халык буларак. Идел буе төрки болгарлары һәм аларнын ханы раввалар белән килешергә дигән фикергә килә Ә Мөхәммәд ханнын баш тартырга да хакы бар иде Хан инде бер кызын кахан кырына җибәреп үз башына хәсрәт алды. Үз аллалары Яхвадан башканы күрмәгән, күрергә дә теләмәгән, үзләренең Муса пәйгамбәр заманнарыннан ук килгән Тора-Талмудларына ябышып ятуларын фанатикларча дәвам иткән яһүдләр үк булмасалар да. төрки телдә сөйләшкән ха- зарлыларны Рәшидә абыстайга да аклавы кыен иде Нигә өлкән равва ислам динен кабул итәргә ашыкмый, төрле сәбәпләр таба. Ул гынамы, сарайга килеп оялаган Харәзем әмире имамнарын илдән куарга җыена дигән хәбәр ирештергән иде инде бер хәрам атакай ана Иң әүвәл Рәшидә абыстай өлкән равваның кылын тартып карарга булды. Вә ләкин монын өчен ана өлкән равва Ибраһим белән якынаерга кирәк иде. Хак. бу теләк белән янәшә, хатын-кызларда була торган мине дә яраталар дигән горурлык хисе дә бар иде абыстайда. Ни генә булмасын, “мин ялгышмыйм”, ә өлкән разва ялгышадыр ип йлый иде Рәшидә абыстай. Йосыф каханнын йөрәген Айбиби яулаган кеоек, нинди юллар белән бу кешенең күңеленә үтеп кереп, йөрәген яуларга? Башына шундый уйлар килүгә, Рәшидә абыстай күрше бүлмәдәге хәрам атакайларны дәшеп, жомгага кадәр Ибраһим янына кереп чыгарга булды. Имам да килгәндер инде. Әйдә, укытсын никахны. Хәрам атакайларга йоклаган баланы калдырып, уянса әнисенә илтегез дип, Рәшидә абыстай бәйрәмгә баргандай матур итеп киенде дә, тәвәккәлләп, өлкән равва бүлмәсенә таба кузгалды. Оялу да, бераз курку да һәм. яшерми, өлкән раввага бераз мәхәббәте дә бар иде. Бу мәхәббәте яшьлектәге тәүге мәхәббәтләрдән дә татлырак булыр сыман тоелды ана, чөнки нигәдер күнеле ашкына, җинелчә генә булса да йөрәге ешрак тибә башлаган иде. XVI Йосыф кахан әкрен генә үз көченә керә барды. Ул инде сарайда өлкән равванын нинди сәясәт алып барганын бераз чамалый—яудан кайтыр алдыннан гына сатлык кара мәзиннәргә учлап акча түләп, Ханбалыктагы синогогларны җимерткән һәм Йосыф кахан кулы белән аларны зинданга ташлаткан. Шарун равва бу хәлгә тәмам ышана калган Йосыф каханнын күзен ачты. Синогогларны җимерүне өлкән равва үзе оештырган. Шушы вакыйга-га мәлне кора-1 итеп алып, өлкән равва сарайдагы имамнарны гына түгел, Рәшидә аоыс.ай белән Айбиби хатынны да Аккаладан кудырмак- чы, бер җайдан христианнарны да. Аннары Йосыф каханга керешер. Йосыф каханга карата аның кулында ефәк бау бар. Рәхмәт Шарунга, Йосыфны әллә чынлап та үз итеп, әллә үзе өлкән равва булырга теләп, ана барысын да җиткерде. Шарун равванын өлкән равва булырга теләвенә бер дә гаҗәпләнәсе түгел, чөнки бу кеше үзен Булан каханнын оныгы дип йөри иде. Хак, кырык хатыннан туган улларны вә оныкларны барлаучы юк, вә ләкин өлкән равва аларнын барысын да белмәсә дә беришен күз угында тота һәм теләсә кайсысын кахан итеп тәхеткә күтәрә ала иде. Йосыф кахан өлкән равваның ни кылырга җыенуын яхшы белгәнгә, бу кешегә каршы ни эшли алуы турында уйлана башлады. Өлкән равва сарайдагы имамнарны һәм Рәшидә абыстай белән Айбибине кудырып кына тынычланмас, каханбәк Сабир белән кала тарханы Булат бәккә дә кул сузар. Бу ике кеше дә мөселманнар, җомга намазына кадәр йөриләр. Шул ук вакытта өлкән равва белә иде—Хазарстан тынычлыгы әнә шул каханбәк һәм бәкләр кулында. Хәтта Аккала да алар кулында. Ни генә булмасын, өлкән равва мөселманнарны һәм христианнарны илдән кудырачак. Кемнән кудыртачак? Шул ук төрки бәкләреннән. Ил белән кем идарә итә соң? Хазарстан яһүдләре төркиләр дөньясы уртасында калсалар да ил белән идарә итүне үз кулларында тота. Тик менә Йосыф балакай кисәк кенә үзгәрде. Викингларны чакыру мәсьәләсендә дә сыртын кабартты, имеш, үз^ң чакырттың, үзең хәл дә ит. Ни гаҗәп, Айбиби хатын да сарайга килә-килүгә өлкән равваны өнәп бетермәде. Беренче кинәшчен синең, өлкән равва түгел, ә Айбиби хатын, диде Шарун равва. “Хатынын тынла, үзенчә эшлә”, дигән гыйбарә дә бар ич әле. Әйе, Йосыф кахан өлкән равва белән бер-бер чара күрергә тиеш. Тик нинди юл белән? Иртәгә табын. Раввалар бу табында мөселманнарны һәм христианнарны каладан куарга карар чыгарачаклар. Һәм куа да башларлар, ә, ул—илбашы бу чарадан читтә калыр. Кыл бер-бер чара, өлгеррәк бул, Йосыфҗан! Шулай дип әйтер иде Айбиби хатын. Ләкин бу хакта Йосыфына бер сүз дә әйтергә теләми, бала белән мәшгуль. Инде нишләргә тиеш ул?.. Йосыф кахан тәхетеннән купты, ишекле-түрле йөрергә кереште Әйе, иртәгә түгел, бүген үк табын җыярга тиеш ул... Юк, башта Шарунны чакыртырга. Аннары имамнарны дәшәргә. Имамнарны илдән куу дигән сүз табын аша чыгарга тиеш түгел, ул хәл итәргә тиеш моны. Бүген, хәзер үк. Ашык Иосыф, ил өстенә югарыдан яман викинглар төшә, аннан сон булып куюы бар. —Йомышчым, Шарун равваны дәш! —Баш өсте, галижәнапләре. Күп тә үтми болары минем кешеләр дип. ике ише белән Шарун равва килеп керде. Иосыф кахан аларга аяк өсте генә үз фикерен җиткерде Шарун аны хуплады Аларны бүлмәгә чыгарды, шәрабчысына грек шәрабы бирергә кушты, ә үзе өлкән имамны дәштерде. Ләкин тәхет ягына сорамый- нитми тарханбәк Булат килеп керде —Бик вакытлы йөрисен, тарханбәгем. Идел буйлап викинглар төшә, кальгадагы гаскәрне күздән кичер, коралларын барла, булмаса. корал амбарларыннан бирергә куш Тиз йөр! — Баш өсте, галижәнапләре!—диде Булат бәк һәм чыгып та китте Булат бәк артыннан ишек ябылырга да өлгермәде, имам күренде. Ул керә-керү- гә, ишек кырындагы түмәргә утырды, дога кылды, шуннан сон гына ка- ханга сәлам юллады. Йосыф кахан тәхеткә утырган иде инде, ул да дога кылгандай итте һәм: —Уз, хәзрәт, түрдән уз, түр түмәргә утыр,—диде Имам хәзрәтләре түргә узды, кахан күрсәткән түмәргә утырды һәм янә дога кылды, ике куллап йомры сакалын сыпырып алды —Каханга Аллаһыбыз куәт бирсен,—диде. Йосыф кахан тамак кырды, сезгә әйтер сүзем бар дигәндәй, кулын күтәргәндәй итте. —Имам хәзрәтләре, сез әлегә кадәр мәнем табынымның ин күркәм кунагы булдыгыз. Тик яман хәбәр иреште бит әле. Безнең илгә викинглар яу чыккан, мин беләм. алар Аккаланы да читләтеп үтмәсләр... Әйе.. Имам хәзрәтләре бу хакта хәбәрдар икән инде, Йосыф каханны тыңлагач, як-ягына карап алды. —Без ни кылырга тиеш инде, кахан хәзрәтләре? —Сез, бүген үк илегезгә таба кузгалырсыз. Буш китмәссез. Һәммәгезгә дә тулы дирбияле ат булыр. —Хуш, хуш... —Мин сезне, имам хәзрәтләре, әмирегезне хөрмәт итеп, колач жәеп кабул иттем, сараема уздырдым, табынымда утырттым Илдән тынычлык китәргә тора Әмирегезгә шулай дип әйтегез Сезнен бүген үк китүегез хәерлерәк булыр Юлыгызга җитәрлек акча бирелер. Казнабашка әйтелгән. —Бихуш, яхшы,—диде имам хәзрәтләре —Без хәзер үк кузгалыйкмы? — Хәзер үк! Имам хәзрәтләре чыгып киткәч. Йосыф кахан Шарун равва га дәште һәм имамнарны озатырга кушты. Шарун равва ишләре белән анын әмерен үтәргә чыгып киткәч. Йосыф кахан янә тәхетенә утырды да тирән итеп көрсенеп куйды. Анын өчен янә бик тә авыр бер эш калган иде—Айбиби хатын Ул аны да озатырга тиеш. Әмма ничек, ничекләр әйтергә тиеш ул аңа?.. Авыр аңа, анын Айбибине һәм баланы бер дә җибәрәсе килми иде Тик бит хәл игге инде, кире чигенү булырга тиеш түгел! Башта сандыгыннан үзенә дә. хатынына да. балага да гарәп остасыннан ясаткан бөтиләрне алды, һәр бөтигә дә аларнын сурәтләре ясалган гарәп һәм яһүд хәрефләре белән исемнәре язылган иде Ул бу бөтиләрне аерылышканда бирергә дип ясатмады, балага елы тулгач бирергә иде исәбе, әмма нишләмәк кирәк, хәзер бирергә туры килер, вакытлыча булса да аерылышалар ич. Бөтиләрне учына кыскан килеш. Йосыф кахан Айбиби бүлмәсенә таба кузгалды. Ләкин Айбиби бүлмәсендә юк иде Шуннан ул Аккошлар култыгына юнәлде. Ул анардан берни дә яшермәс, барысын да әйтер. Айбиби бүген үк Болгарга таба кузгалырга тиеш. Озатуны оештыруны Булат бәккә йөкләр. Тик башта Айбибинең ризалыгын алырга кирәк иде аңа. Айбибидәге күз камашырлык матурлык, үзенә тартып торган серле итеп елмаюы аны беренче күрүдә үк әсир иткән иде. Башта ул бу хәл үтәр дип уйлады, әмма үтмәде, Айбиби хатынны күргән саен күрәсе, тыңлаган саен тыңлыйсы килде. Ә инде Айбиби аңа углан бала да тапкач, ул, гомумән, югалып калды. Моның өстенә күптән түгел бабасыннан илчеләр килде, Мөхәммәд хан оныгына бүләкләр җибәргән, ә үзе авырып китеп, ятакка калган икән. Мона кадәр ул Айбиби хатынны кырына чакыртып алыр иде, бүген исә үзе анын янына юнәлде. Аягы атлады, ә күңеле икеләнде—әйтер сүзен әйтә алырмы, югалып калмасмы?.. Йосыф каханның күнеле тыныч түгел иде. Монын өстенә үзе дә авырып киткәч, тәхетне кемгә васыять итүе турында бабасы бер кәлимә сүз дә язмаган. Илче дә бу хакта бер сүз әйтмәгәч, Йосыф кахан уйлап куйган иде—Идел буе Болгар тәхетенә ханны үзе тәкъдим итәр. Үзе! Шунда ук башына бер уй килде— бүген Казанда тархан булып утырган Гаязетдин угланны тәкъдим итәргә... Сарайдан чыгып, Аккошлар култыгына таба атлаганда бу уй Йосыф каханнын тәмам бөтен зиһенен биләде. Бу хакта ул Айбибигә дә әйтер— җиткерсен атасына. Ни гаҗәп, бу арада анын ягына өлкән равва керми башлады. Ни сәбәпледер Йосыф каханның да күрәсе килми иде аны. Кичә ятагына кергәч, бу хакта Айбиби хатынга да әйткән иде, тик хатын бер дә исе китмичә: “Үз җаена яши бирсен, Йосыфҗан”,—дип кенә җөпләде. Айбиби чатыр каршындагы түмәрдә бала имезеп утыра идел кырын күзе белән генә ир-канатынын килүен күргәч, торасы итте, әмма Йосыф кахан кулын күтәрде. —Юу-ук, күтәрелә күрмә!—диде. Йосыф кахан хатыны кырына килеп утырды, култык ягындагы аккошларга күз төшереп алды. —Безнен янга килергә булдыңмы, әтием?—диде Айбиби бала теле белән әйткәндәй. —Башына йөз кайгы төшкәч килде улы кырына, Айбиби хатын, мең төрле уй төшкәч. Бабай анда ятакта ята икән, авырып киткән, тәхетне кемгә васыять итте икән, Айбиби9 .. Синең белән дә киңәшмәдеме?.. Якында гына хәрам атакайлар утыралар иде, Йосыф кахан ал арга: “Югалыгыз күз алдымнан!”—дип кул селтәде. Хәрам атакайларны чатыр яныннан гүя җил алды. —Атам авырып киткәнен ишеттем, Йосыфҗан, ишеттем... Борчылма, каханым, атам Болгар тәхетенә лаеклы кеше табар. —Табуын-табар анысы. Айбиби, тик бит бер дә кинәш-сабак итмәде. —Йосыфҗан, Идел буе Болгарында борын-борын заманнардан ук ханны сезнең равваларыгыз кебек төрки аксакаллары хәл итәләр. Гадел рәвештә. Йосыф җаным, борынгы бабаларыбыз үз ханнарын ак киезгә утыртып, өч тапкыр кулларында күтәргәннәр, соныннан өч тапкыр чатыр тирәли әйләндереп чыгарганнар, шуннан соң гына тәхеткә утыртканнар. Тәхеткә утыргач, анын кулына алтын саплы Тәңре кылычы тоттырганнар. —Бездә, Айбиби хатын, кахан сайлаганда, башта аны ефәк бау белән сулышы кысылганчы буалар һәм аңа сорау бирәләр: ничә ел тәхеттә утырырга, ил белән идарә итәргә исәбен, дип... __ —Сине дә тәхеткә шулай утырттылармы, Йосыфҗан? —Мине дә, Айбиби җан, мине дә. —Ә син ничә ел тәхеттә утырам дип әйттең? —Хәтерләмим. Айбиби җан, хәтерләмим. —Безнен борынгы бабаларыбызнын бабасы Атилла ханны да киезгә күтәреп тәхеткә утыртканнар, дигән иде мина имам хәзрәтләре. —Аннары Атилла хан Римгә кадәр барып җиткән, шулаймы Айбиби җан? —Шулай, каханым. Идел тамагына кайтып утырган төркиләр дә Атилла белән Ауропага барганнар. Сонра еллар үтә-үгә Атилла хан оныгының оныгы Кубрат хан Таман ярымутравына үзенә ыстан төзи һәм башкаласы Фанә- гүрне атый Калганын үзен дә беләсен, каханым —Хазарстан каханы Болгар ханы Кубрат белән орыша, төрки болгарлары ханының улларын тара та —Син хаклы, каханым. Ике туган халык сугыша, бер-берсен кыра. —Безгә бүген иң яман баскынчылар килеп ята дигән хәбәр иреште, Айбиби жан, иң яман баскынчылар—викинглар Явызлыклары белән даннары дөнья халыкларына таралган юлбасарлар. Шунын өчен мин сезне, Айбиби жан, Болгарга кунакка җибәреп торырга булдым. Бу хәбәр аңына җитүгә, Айбиби бераз дәшми торды. Бу ни бу! Шатланырга тиешме ул мона, әллә Йосыф кахан шул юл белән алардан котылырга телиме?.. —Бу шулай кирәкме, Йосыфҗан, моны син чынлап та шулай телисенме?.. —Сез минем бу дөньяда ин кадерле кешеләрем, Айбиби җаным, ин кадерле кешеләрем. Сугыш булыр, пиратларның Аккалага бәреп керүләре бар Мин сине гүзәллеген өчен генә түгел, акылың өчен дә яраттым Син мине рух байлыгын белән дә әсир иттең, Айбиби җан. Сез бүген үк Болгарга китәрсез. Бүген үк, Айбиби җан Айбиби өчен бөтенләй көтелмәгән хәл иде бу. Ләкин кайтарып сорарга кыймады. Йосыф кахан сак кына баланы кулына алды, йокымсырап киткән баланын маңгаеннан үпте һәм торып басты. —Рәшидә абыстай да минем белән китәрме, Йосыфждн? —Рәшидә абыстай да китәр. Сезне озатырга Булат бәк кешеләр бирер. Борчылма, Айбиби җан, барысы да әйбәт булыр Имам хәзрәтләрен мин озатгырдым инде, Аибиби җан. Хазарстан каханы Йосыф сүзләренә сәерсенеп калса да, ул ана ышана иде, гәрчә буласы хәлләргә шомланыбрак куйса да ир-канатына бер сүз дә әйтмәде. Хәер, нәрсә әйтә ала иде ул аңа?.. һични! Чөнки бу чорда хатын ир белән, ир ил белән идарә итә торган заман иде. Ә һәр заман хатын-кызга үз шартларын куйды, вәзгыятькә буйсынмый булдыра алмады Мөхәммәд хан кызы Аибиби, чөнки ул да шушы чорның корбаны. XV Каханбәк Сабир Йосыф кахан белән көнбатышка яу йөрсә дә. күңеле һәм дөньяга карашы белән өлкән равва Ибраһим яклы иде Юк. хатыны яһүдә булганы очен генә түгел, кылган гамәлләре, акылы белән Йосыф каханнан остен булганын күреп. Өлкән равванын өстенлеге нидән гыйбарәт иде соң, бу хакта беркайчан да төбенә кадәр төшеп уйламады Булат бәк исә кала-сарай карачысы. Ул бер тапкыр да яуга чыкмады, әмма калада тәртип урнаштыруда, аның кебек кешене табу кыен иде Ул илгә килгән чин вә дала сәүдәгәрләре белән дә. румнар белән дә, фарсылар белән дә уртак тел таба белде һәм һәммәсе белән дә азар телендә сөйләште. Аккалага да, Ханбалыкка да Булат бәк күз-колак булып тора, кахан га да ул нәүбәт горып керми, ишек шакып га, ишек ярында горган айбалталарын чалыштырган сакчылар белән дә исәпләшеп тормый, чөнки аларны үзе куя һәм хезмәт хакын да казнабаштан акча алып, үзе түли иде. Әмма Булат бәк өлкән равваны өнәп бетермәде. Хәер, мона гаҗәпләнәсе түгел. Булат бәкнең хатыны яһүдә түгел, төрки болгары, балаларын да сарайда укытмый, кала мәдрәсәсендә укыта Булат бәккә берәү дә сүз әйтә алмады, чөнки һәр эшен җиренә җиткереп башкара иде Шуларнын барысын да исәпкә алыпмы, олкән равва Булат бәккә яггә бер йөк өстәде: яһүдә хатыннардан туган, сарайда белем алган яһүд балаларын сарай мәктәбен тәмамлаганнан соң җылы җиргә эшкә урнаштырырга Бу өстенлекне әллә күрәләр иде горки бәкләре вә морзалары, әллә юк. әмма бу хәл Булат бәкнең ачуын китерә башлады Мона кадәр ул раввалар чыгарган бу канунга буй сынды Һәм дәшми генә эшен башкарды. Әмма өлкән ^авва теләге белән Идел буе Болгары Мөхәммәд ханның икенче кызын Иосыф каханга кырык беренче хатын йөзендә тарттыргач, Булат бәктә үзе дә анлап бетермәгән күчеш булды, ан күчеше. Ул равваларга бөтенләй башка күзлектән карый башлады. Нигә әле яһүдә хатыннардан туган балалар гына илнең иң дәрәҗәле мәктәбендә укырга тиешләр! Нигә төрки хатыннардан туган балалар ул өстенлекләрдән мәхрүм ителә?! Кем чыгарган бу канунны! Ә бит әнә шул куштан яһүдләр төркиләр җитештергән ипине ашый, раввалар турында әйтәсе дә юк, балда-майда гына йөзәләр. Бер генә яһүд тә йөзем үстерми, балык тотмый, тез тинентен су ерып, дөге җитештерми. Ул гынамы, сарай мәктәбен тәмамлагач, сәләтлеме ул бала, юкмы, йә Ефәк юлында тамгачы булып китә, йә төрки бәкләре вә морзаларында сәркәтип булып утыра, гаскәргә дә аларнын бик сирәкләрен генә алалар. Орыш кырыннан качса да яһүд батасына җәза юк. Бу нинди Аллаһ сайлаган халык! Элегрәк Булат бәк Хазарстан тәхетендә курчак йөзендә утырган Йосыф каханга әллә ни шаккатмый иде. Хазарстанда борын заманнардан килә бу гадәт. Әмма Йосыф кахан кырык хатынын аерып җибәргәч, Булат бәк гажәпсенде-гаҗәпсенүен, барыбер артык исе китмәде. Тик Айбибине күргәч кенә өнсез калгандай булды. “Күр инде, алиһә икән бит бу гүзәл җан, алиһә икән ич!” Шушы хәлдән сон, Булат бәк, кала тарханы буларак, Йосыф кахан белән дә килеште, өлкән равванын да хәленә керде. Чөнки, хак булса, хатыннарны куу мәсьәләсен Йосыф кахан берүзе хәл иткән, дигән хәбәр ирешкән иде аңа. Димәк, яһүд булулары белән мактанып йөргән куштаннарның Йосыф кахан борыннарына чиртте. Кинәнде Булат бәк, яшерми. Ләкин шул ук көнне дияргә була, бер куштан анын янына килде дә: “Булат бәк, минем дә кызым буй алды, тап әле шуңа арурак кияү-егет”,—дип әйтмәсенме. Нә сабыры текәнсә дә яһүд агасына, дөресрәге, ярымяһүд агасына бер сүз дә әйтмәде Булат бәк, тик янак итен генә чәйнәде. Әмма: "Карап карармын",—дип әйтмичә дә булдыра алмады. Сарай куштаннарының кыз балаларын кияүгә бирүне, егетләрне бай яһүд сәүдәгәрләренең кызларына өйләндерүне дә йөкләгәч (бу да раввалар чыгарган карар иде) Булат бәк тәмам чыгырыннан чыкты, һәм шул сорау белән мөрәҗәгать иткән яһүднс эт итеп орышып ташлады. Ә ул сарай корты икән, шундук өлкән раввага җиткергән, ә тегесе Булат бәкне үзенә чакыртты. —Булат бәк,—диде кәнәфигә аркасын терәп утырган өлкән равва,—бу нинди хәл инде, безнен хөрмәткә ия равваларыбызны орыша башлагансың. Бер дә ярый торган нәрсә түгел бу, Булат бәк. Син хәзер аны эзләп тап та гафу үтен... Бу булыр—бер, икенчедән, тамгачыларына әйт, яһүд сәүдәгәрләренең тауарларын тамгасыз гына базарларга уздырсыннар. Кахан карары вә фәрманы дип кабул ит. Менә кайчан Булат бәк чыгырыннан чыкты. —Мин ул яһүдә кызларына бала табарга да булышыйммы, өлкән равва? Өлкән равва әкрен генә каршында басып торган Булат бәккә башын күтәреп карады, әмма, ни гаҗәп, бер сүз дә әйтмәде. Бары тик: “Бар, юлында бул”,—дип, кулын гына селтәде. Сарайдан чыгып барганда Булат бәккә каханбәк Сабир очрады, әмма гаскәрбаш аңа кул бирү генә түгел, хәтта исәнләшмәде дә, әйтерсең лә Булат бәк анын өчен юк иде. Ә әйтәсе сүзе бар иде Булат бәкнен каханбәккә. Кичәгенәк угланы Асылбәк аны туктатты да: “Мина да бер чибәр яһүдә кызын тап әле”,—дип, көлемсерәп алды. Каханбәк Сабир улы Асылбәк сарайда казнабаш янында ярдәмче булып йөри иде, яшь, чибәр, башында чәпләшкә, ак жилпәзәк кигән, борын астында сызылып киткән кара мыек. Балда-майда йөзә егет. Заманында Йосыф каханнын хатыннарына да күз салгалый икән дип җиткергәннәр иде хәрам атакайлар Булат бәккә. Әмма Булат бәк мона игътибар итмәгән иде. Йосыф каханнын хатыннарына кул салган кешеләр гомерләрен зинданда бетерделәр, һәм моны кем дә түгел, кахан әмере белән Булат бәк үзе башкарды. Кахан зинданыннан берәүнен дә исән чыкканы юк әле. Булат бәк ана: “Зиндан жылый анда сине көтеп”,—дип, шаяртып китсә дә, күрде ич, Асылбәк углан тәмам йөзгә үзгәреп калган иде. Кала-салаларда Булат бәк тәртипне саклады, берәр жирдә каханга, йә булмаса гүрә яһүдләргә карата начар сүз әйтсәләр—үзенен елгыр яугирлә- ре белән шундук барып житте һәм тиешле чарасын күрде. Ә менә сарай сорыкортлары белән уртак тел таба алмады, гәрчә Аккала куштаннарына кадәр ана буйсынсалар да, нигездә куштаннарны өлкән равва үз кулында тотты. Ничәмә еллар эшләп, каханда хезмәттә торып, Булат бәк барыбер сарайда барган хәлләргә төшенеп җитмәде һәм төшенергә дә теләмәде бугай. Ана Ханбалыкта да эш бик житкән иде Хак, бер хәлне бик тә беләсе килде—кахан зинданга яптырган мәзиннәрне чыгарырга фәрман бирерме, юкмы? Әллә булмаса башларын кистерерме? . Тагын бер яман хәбәр анын эчен тырный иде—Иделнен югары башыннан гөшеп килгән викинглар белән орыш булырмы? Бит алар телиләрме моны, юкмы, Аккала аша үтәргә тиеш булачаклар0 . Равва Шарун ана үтеп барышлый гына: “Аккалага викинглар килә, диңгезгә чыгачаклар, сезнен мөселман калаларын талаячаклар, юлбасарларны кахан үзе чакырган дияр идем, ялгышырмын дип куркам, ә менә өлкән равва чакыруын Харальд корольгә үзем озаттым, карт төлкегә ышанып булмый, каланны нык сакла”,—дип. китеп барган иде. Ышанды да, ышанмады да Булат бәк Шарун раввага. чөнки анын элек тә шаярткалаганы бар иде. Шаяртуынын чынга ашкан чаклары да булды, булмады түгел, ләкин зурдан кубып викингларны чакыруны күз алдына китерә алмады Булат бәк. Шул ук вакытта белә иде, сәясәткә кереп чумган яһүд түрәләреннән барысын да көтәргә була. Тукта, тукта, Харәзем әмире имамнарын озата да башламадымы кахан?. Үзе үк, кунактан киткән кебек һәйбәт дирбияле атлар белән, кесә тутырып акча бирә-бирә'1 Ни булыр бу?' Сөннәтле казаклар да ни өчендер Ханбалыкта уралалар Моны ничек акларга, ә кала тарханы берни дә белми?!.. Өлкән раввамы, кахан үземе чарасыз калды?.. Чонки аның ярдәме белән Идел буе Болгарлары гына түгел. Харәзем сәүдәгәрләре дә Ефәк юлын үз кулларына төшереп ята, яһүд сәүдәгәрләре күптән инде шул хакта зарланып йөриләр. Хак, Булат бәк мона кинәнде генә Торки мөселманнарының сәүдә мәсьәләсендә үҗәтлек күрсәтүләре анын очен куанычлы хәл булса да, Булат бәк бераз курка калды Алай да башта ул жансакчысы Актайны каравыл йортына чакыртып алды Теге килеп кергәч, ана янәшәсендәге түмәрдән урын күрсәтте. —Утыр, Актай, йөк-йомышым тыңла. Сәхибулла йөзбашын ал да Болгарга юнәл. Анда Мохәммәд хан ятакка калган икән, авырып киткән Хәйлә генә түгелме, чынлап та урынга калганмы хан? Калган булса, кемгә тәхетне васыять иткән? Сора, тартынып торма Дунай буе Пәһлеван хан- нын улы Шамгун аның кул астына килгән иде. ул ни кылып ята. чынлап та Пәһлеван хан угылымы? Пәһлеван хан угылы булса, кемгә йоз тота, илаһи диндәме? Аннары тагын бер үтенеч, Мөхәммәд хан кырында ка- ханның кешесе утыра булса кирәктер Анын күзенә чалынмаска тырыш Син кахан илчесе түгел, Тамантархан Гали илчесе Искәрдең?! — Баш өсте. Булат бәк. Кайчандыр Актай каханда йөзбаш булып йөргән иде. Сабир каханбәк белән килешеп. Булат бәк Актайны үз кырына алды Ошады егет Булатка Һәм ул ана үзенә ышанган кебек ышана башлады. Булат бәк каршында басып торган егеткә карады да: "Нинди асыл егетләребез бар. ә кахан Карунны дәшкән”,—дип көрсенеп куйды -Хәзер үк китәсез, күпергә кадәр үзем озатырмын,—диде Булат бәк һәм ишеккә таба алдан кузгалды. Йозбашын күпердән чыгарып җибәргәч кенә. Булат бәк кире сарайга таба борылды. Сарайга кереп барганда ана равва Шарун очрады — Булат бәк,—диде ул кала тарханына —Әйтергә онытканмын Кахан үзенә яна ярдәмче алды. Үгез дә үгез, ул да үгез. Булат бәк анын кырыннан бер сүз әйтми үтеп китте. Каханнын үз кырына батырларны җыюына бер дә шаккатасы түгел, викингларны көтә. Үгез дигәне атаман Карун яугире булса кирәктер. Инде тәхет ягына кереп барганда, аның каршында Рәшидә абыстай пәйда булды. Абыстай өлкән равва бүлмәсеннән чыгып килә иде, Булат бәкне күрде дә кала тарханының тәга- ен юлына аркылы төште. —Булатҗан,—диде ул якын ук килеп.—Тында әле, мине тында дим. Сак бул, бәгем, кахан барча мөселманнарны да каладан куарга әмер биргән Олан белән Айбибине дә, мине дә Болгарга, ары таба Казанга озатып ята. Без бүген үк чыгып китәбез. Ни булган икән каханга, Булат бәгем?.. Шул вакыт өлкән равванын бүлмә ишеге ачылды, ишектә өлкән равва күренде. —Башта бире кереп чык әле, Булат бәк. Кер әйдә, кер, нигә туктап калдың!.. Урлашканда тотылгандай, Булат бәк тәхет ягындагы сакчыларга күз төшереп алды да өлкән равва бүлмәсенә таба борылды. —Кер-кер, түрдән утыр,—диде ана өлкән равва. —Рәшидә абыстай сездән чыгып бара иде кебек, өлкән равва? —Рәшидә абыстайга тимә, Булат бәк. Аны куеп тор. —Абыстайның күзләрендә йолдызлар биешә иде, өлкән равва,—дип елмайды Булат бәк көлемсерәп —Кәефләр ничек соң, өлкән равва? Изге юлдасыздыр бит?.. —Гөнаһ кылмадым, мин шуны яхшы беләм, Булат бәк. Ләкин моны куеп торыйк әле, кала тарханы Булат бәк. Өлкән равва аны кечкенә өстәл янына дәште. —Кунак кабул иттең, димәк, өлкән равва? —һәй, кем бар анда, кымыз керт!—дип бавырчысына дәште өлкән равва, Булат бәкнен сүзләрен колак яныннан уздырып. Кымызчы чокырларга кымыз койгач, Булат бәк рәхәтләнеп эчеп куйды. —Дала кымызы, кыпчакларныкы, тамакны ярып керә. Шөкер итәм әле, өлкән равва, каханыбыз Йосыф бер хатын белән генә тора башлады. —Нигә алай дисең, Булат бәк? Хатын янына хатын сыя, диләр бит төркиләр. —Сыюын сыя анысы, тик бит һәр хатынның үз кубызы була. Һәрберсе үз кубызына биетә башлый. —Әйт әле, Булат жан, кем адәм баласын ожмахтан кудырта? —Һауа анакай, һауа анакай, өлкән равва. —Ә шулай да минем Һауа анабызны гаеплисем килми, Булат бәк. Аллаһы Тәгалә һәр ир-зат адәм баласына да орлык биргән, ә ул коелырга тиеш. Коела торган урыны—хатын-кыз. Аны тора-бара мәхәббәт дип атый башлыйлар, нечкәртәләр, кисәкләргә бүлгәлиләр. Сөләйман пәйгамбәр исә, күп хатынлыкка чарасыздан бара, күп кенә асыл егетләре орыш кырында ятып калгач, тол калган хатыннарны үз учагына алырга мәҗбүр була. —Алай булгач, безнен каханыбыз да күп хатын тотып изге гамәл кылган булып чыга бит, өлкән равва. —Хак Тәгалә шулай, Булат бәк. Ләкин каханыбыз үз кадерен үзе белмәде. Хәзер инде без хәл иттек, аны зур сынау көтә. —Яман йола,—диде Булат бәк башын чайкап.—Яман йола. Ә менә хатын-кызларга килгәндә, мина калса, бөтен яманлык алардан башлана, өлкән равва. —Әйтмә алай дип, Булат бәк. Хатын-кыз куены оҗмах ул, оҗмах, Булат бәк. Йә, куеп юрыйк ул хакта. Мине бүген синең диндәшләрен борчый, Булат бәк, синогогларны җимергән кара мәзиннәр, каланың кара халкы. Хак, син аларны тиз тоттың, үтә гаеплеләрен зинданга ташладың. Ә бит храмнарны җимерүдә анда шактый халык катнашкан булган, Булат бәк. —Әйе, катнашкан. Ләкин мин, өлкән равва, кала тарханы буларак, аларнын ин яманнарын гына зинданга ташлаттым, анда да кахан үзе әмер биргәч кенә. —Үч-үчкә илтмәсме сон, Булат бәк? Мина иреште, бай сәүдәгәрләребез АЯВИВИ мәчеләрне җимерергә гаярь егетләрне яллап йөриләр икән. —Ә мина ирештерделәр, өлкән равва, кемдер Хазарстанга сөннәтле казак атаманы Карунны чакырткан. Егетләрен, башкисәрләрен дим, кала читендә калдырып. Карун үзе сарайга ук үткән икән. Ә мин Аккала тарханы ул хакта бернәрсә дә белмим. Каруннын кем икәнен мин бик яхшы беләм. алтынга ул үз атасын да дар агачына асачак. —Карунны мин чакыртмадым. Булат бәк. Бу хәл кахан эше булса кирәктер. Яудан кайткач кахан тәмам үзгәрде, хатыныннан аерып алып та булмый башлады үзен. Мин түгел, кахан уйный башлады ил язмышы белән. Булат бәк. Булат бәк туктады, күзен-кашын җимереп, баш түбәсенә кара төстәге чәпләшкә каплаган өлкән раввага карап торды. —Сез түгел, димәк, өлкән равва9 —Ышан, Булат бәк, без раввалар үзебез каханны хөкем итәргә җыенабыз. Өлкән равва аякларын алыштыргалап, бер урында таптанып алды —Бу хакмы, өлкән равва? —Бу чараны һәр чорда да үтәгәннәр. Булат бәк. —Бер дә гадел чара түгел, өлкән равва. Әйтегез әле. өлкән равва. бу хакта кахан беләме? —Мин сиңа дәүләт даирәсендә утырган раввалар серен әйттем, Булат бәк. Башында акылын булса, сер сакларсын дип ышанам мин сина. —Өлкән равва,—диде Булат бәк руханинын чапан якасыннан эләктереп,—Өлкән равва, ә бит сезнең викингларыгыз белән каханнын Карун атаман китергән егетләре канга-кан килеп орышулары бар Мин нишләргә тиеш булачакмын ул чакта, кемне якларга’. Мин беләм. хәбәрлар. сөннәтле казаклар көймәче викингларның кан дошманнары Теге елла. Карун яуга киткәч, Ука елгасы буйлап килеп, бөтен хатын-кыхтарны диярлек төяп алып киткәннәр иде. Беришен Хазарстанга китереп саттылар, күбесен Византия сәүдәгәрләренә биреп җибәрделәр Кем уздырды Идел гамагы аша баскынчы викингларны, өлкән равва? Сез ич! —Булды андый хәл, Булат бәк. булды. Әмма үткән эшкә—салават Булат бәк өлкән равванын якасыннан җибәрде, арлы-бирле йөреп килде —Минем әллә нигә кулым кычыта, өлкән равва. Сез раввалар каханнан котылырга телисез, кахан белән бергә ил дә җимерелмәсме сон? Бу чәл илдән мөселманнарны куудан башланмасмы.’. —Без Хазарстаннан синогогларны җимерүдә катнашкан мөселманнарны гына куачакбыз, Булат бәк. аннары аларны котырткан баи мөселман сәүдәгәрләрен, руханиларны, имамнардан алып, мулла-мунтагайларны Курыкма. Булат бәк. бу чара сезгә кагылмый.. —Ләкин минем халкыма кагыла, өлкән равва. менә шул туфракта кон күргән халкыма! Бар кеше дә үтә яман карак та. үтә яман диндар да булмый —Без төрки кардәшләребезнен кадерен беләбез. Булат бәк. бик яхшы беләбез. Халкыбыз илдән-илгә каңгырып йөргәндә бабаларыгыз безне үз өргәләренә алдылар. Булат бәк дәшмәде. Өлкән равва хаклы иде Бу чынлап га шулай була Булат бәк үзе дә кахан сараендагы мәктәптә равва мөгаллимнәреннән сабак алды Тик яши-яши кечкенә Хазарстан дәүләтен империя иткән дөнья илләрен вә халыкларын яуларга керешкән Византия. Хәлифәлек куәтле илләргә көндәш булырлык үсте, даны еракларга таратды Хазарстан белән сәүдә итмәгән халык юктыр Тик бит шул ук раввалар бүген үзләре зур дәрәҗәгә күгәргән илне таратырга җыеналар Кон эчендә диярлек бер дәүләттә ике түрә барлыкка килде. Берсе—өлкән равва. икенчесе—кахан. Капсын якларга тиеш Булат бәк'’ Борын заманнарда куәтле төрки каханатын- нан беренчеләрдән булып, Дулу нәселе аерылып чыга. Дулу өргәсенә кергән баһадир Атилла хан Римгә кадәр барып җитә һәм шунда башын сала. Бит аның гаскәрендә Ашин ыруыннан да гаскәриләр була Беришләре шушы төбәкләргә әйләнеп кайта, аларга көнчыгыштан килгән канкардәшлә- ре килеп кушыла һәм Хазарстан дәүләтен төзи. Дулу ыруыннан чыккан Кубрат хан исә җиденче гасыр башларында үзенә дәүләт оештыра. Соңыннан бу ике кавем канга-кан килеп сугышалар—тәхет бүлешәләр. Төрки кавемнәренә хас сыйфат бу. Хак, дәһшәтле дәүләт башлыгы Кубрат хан дәүләт оештырып калдыра. Жидснче гасырларда була бу. Тик уллары аталары аякландырып калдырган дәүләтне саклый алмыйлар. Шуңа карамастан, берәм-берәм үз дәүләтләрен оештыруга ирешәләр. Шуларның берсе Идел буе Болгар дәүләте—Дулу ыруыннан килгән куәтле кавем. Менә кемгә таянырга тиеш иде Йосыф кахан, ә ул ызгыш-талаш аша илләрен вә җирләрен югалткан өлкән раввага йөз тота. Хак, яһүд раввалары Хазарс- таннын дәрәҗәсен күтәрделәр—Йосыф кахан идарә иткән дәүләткә дистәләрчә халыклар ясак түли, сөннәтле казаклар да, посканнар да каханга тугырылыклы хезмәт итә. Тик кайчанга кадәр дәвам итәр бу хәл. Бит рав- валар үзләре үк төркиләр төзегән дәүләтне җимерергә керешеп баралар. Әйе, чит ил юлбасарларын яллый-яллый. Менә шуны аңламый иде Булат бәк. Түзмәде кала тарханы—өлкән равва яныннан чыгып китәр алдыннан руханиның күзләренә карап болай диде —Өлкән равва, борынгы бабаларыгыз кебек безнең бабаларыбыз төзегән илне җимерергә телисез икән, һичьюгы каханбәк Сабир һәм минем белән кинәшер идегез. Мин сезгә моны кылырга бирмәм, өлкән равва. Ишетәсезме, бирмәм!.. Шул сүзләрне өлкән равваның күзләренә бәреп әйтергә дә өлгерми калды, ишектә Йосыф ханнын йомышчысы күренде. —Булат бәк, сезне кахан дәшә. Тиз булыгыз! —Мин хәзер анда булырмын. Тик башта өске кирмәнгә менеп, тупчыларым, укчыларым, сөңгечеләремне күздән кичерим. Ил өстенә яу килә! Булат бәк шул сүзләрне әйтүгә, йомышчы яһүд белән өлкән равва күзгәкүз карашып алдылар. Хәер, болай кыю рәвештә өлкән равва белән сөйләшүенә Булат бәк үзе дә: “Минме бу?” дип, үз-үзен тотып карау дәрәҗәсенә җитеп килә иде инде. Булат бәк кальганы саклаучыларның һәммәсен дә күздән кичергәч кенә аска төште, артыннан ияреп йөргән равваларга һәм сөннәтле казакларга да игътибар итми, туп-туры кахан янына юнәлде. Кахан ишегендә торучы сакчылар айбалталарын читкә алдылар һәм килер җайдан Булат бәк тәхет ягына узды. Ул, гадәттәгечә, аяк киемнәрен салып тормады, әмма каханга җитәрәк төркиләрчә бер тезенә төште. —Мин сезнен алда, галижәнапләре! —Тор!—диде ана Йосыф кахан.—Башта зиндан ачкычын бир! —Галижанәпләре,— диде Булат бәк аягүрә торып басуга. Ләкин ана Йосыф кахан сүз әйтергә бирмәде. —Зиндан ачкычын!—дип кычкырды. Әгәр дә мәгәр аяк астындагы җир идәне-ние белән убыла дисәләр, Булат бәк Йосыф каханның боерыгына ышана төшкән дә булыр иде, ләкин бит кахан анардан—кала тарханыннан зиндан ачкычын сорый. Ә бит кахан ана ул ачкычны үз кулы белән биргән иде. Булат бәк, биленә таккан күн капчыктан Болгар остасы ясаган ачкычны чыгарды һәм сүзсез генә Йосыф каханга сузды. Ачкычны кулына алуга, Йосыф кахан Булат бәкнең артында пәйда булган равваларга: —Зинданга!—дип боерды. Булат бәк тәмам өнсез калды, аны шундук ике яктан эләктереп алдылар һәм сөйрәп диярлек, зинданга таба алып киттеләр. Булат бәкнен яшен тизлеге белән зиһене аша: "Үзем төзеткән зинданда үтерәчәкләр”,—дигән уй килде. Күптән түгел генә Булат бәк үзе бер ярсу йөрәкле сөннәтле казакны шушы зинданга китереп ташлаткан иде. Ишекне дә үзе ачты, яһүд сәүдәгәренең кызын урлаган егетне дә зинданга ташлатып, үзе бикләде. Хак, кахан әмере белән егетне чыгарып җибәрде, әмма ни өчен аны зинданга ташлыйлар? Ни гаебе бар9 ! Булат бәк белми иде. Теге вакытта кыз урлаган егетне өлкән равва зинданга ташларга боерган иде Өлкән равва егетне зинданга ташлатты, ә кахан бу хәлне ишеткәч. Булат оәкне үз кырына чакырып алды һәм егетне чыгарып җибәрергә кушты Менә хәзер Булат бәкнен үзен зинданга ташлыйлар һәм ташладылар да. Ин сәере Булат бәк каршылык күрсәтмәде, акланырга да теләмәде. Хәер, кем алдында, нинди гаебе бар иде анын—ул белми иде. Ишекләр ябылгач, чылтырап йозаклар бикләнгәч. Булат бәк аркасы белән ишеккә сөялде дә, булган хәлгә чарасыз калып, анын жыя алмый торды. Һәм ул кинәт тамагы ертылырдай хәлгә җитеп, бар көченә кычкырып җибәрде. Ләкин берәү дә аны ишетмәде, берәү дә ана җавап бирмәде. Ул белә иде—зиндан елга астында, өстән су ага. тавышны ишетү мөмкин түгел, балыклар исә аңа җавапсыз калачаклар. Әмма ул тагын-тагын кычкырды, тамагы әрнешә башлагач кына, кычкырудан туктап, сыдырылып, арты белән төшеп утырды. Булган хәлгә кинәт кенә ышануы кыен иде. Булат бәк икс якка башын чаикыи-чаикыи ынгыраша башлады. Эчке әрнүе шул чиккә җилте ки. йөрәге дөп-дөп тибүгә, колаклары чынлауга, тамак төбенә яшь төере килеп тыгылды, күзләреннән яшь бөртекләре атылып чыкты һәм яшь бөртеге белән бергә бәгыре катты, ул анын җуйган кешедәй, тораташтай катып калды. XVI Таман ярымутравы тарханы Гали Йосыф кахан га дигән хатны әйбәтләп төрде дә мөһерен сукты һәм сөенче йөртүчесе Чатан Чокырга бирде һәм унбашы Сабырга: —Чокырны син озатасын, бер атналык ризык ал.—диде. —Мин анда калырмынмы, галиҗанәбем диде сөенче йөртүче Чокыр —Ислам кардәшеңнең йомышын йомышлагач кына, туган туфракка таба юл алырсын, кара аны, кардәшем башыннан бер чәче дә төшмәсен —Баш өсте, тарханым, барысы да сез әйткәнчә булыр. Ханбалыкка беренче тапкыр гына баруым түгел. Әнә шулай алар иртән тан белән Ханбалыкка таба кузгалдылар Каланы чыгып, олы юлга төшүгә, берара атларын җилле генә юырттырып бардылар да төркем башында барган Чокыр атын Ислам белән янәшә куеп, атлатып кына бара башладылар. —Әйт әле. Ислам кордаш, яшерми әйт, тархан әйтмешли, чынлап та син Йосыф кахан кулындагы Мөхәммәд хан кызы артыннан йөрисеңме ?. —Ислам җавап бирергә авызын гына ачкан иде. Чокыр аны туктатты Сабыр ит. Башта мин сөйлим. Канкардәше буларак Гали гархан Мөхәммәд ханны якын итә. Без борынгы төрки бабаларыбьп кавеменнән ич Гали тарханның бабасының бабасы кара гарәп сәргаскәре Мәрважа каршы сугышкан кеше. Бер сүз белән хөрмәткә ия нәселдән —Моның белән ни әйтергә телисең. Чокыр кордаш? —Гали тарханның әйткәне хак булса, Йосыф кахан авыр хәлдә калган икән. Өлкән равва каладагы мөселманнардан котылырга исәп тотып, яман баскынчы викингларны дәшкән, дигән фараз пәри Мин шуны да ачыклап кайтырга тиешмен, кордаш — Викинглар элек тә баркаслары белән Идел буйлап гошкәләгәннәр. Ил-халкын талаганнарда кире киткәннәр. Ә халык калган, халык янә аякланып, ил-каласын торгызган —Ләкин бит хәзерге баскынчылар изге йортларны да җимерәләр, андагы байлыкларны да талап китәләр, ди. —Минем аларда кайгым юк. кордаш Мина бүген Айбибине күрергә кирәк, гаш яуса да мин аны күрермен. —Сарайга үтеп керергә исәбеңме, кордаш ’ —Кирәк икән сарайга да үтәрмен —Ай-Һай, кордаш. Аккалага үтә алырсынмы икән \ндд синсн белән минем кебекләрне энә күзеннән уздырып кертәләр. Ә Айбиби хатын Аккалада,—диде башын чөя гошеп Чокыр —Айбиби хатын бала тапкан икән ич инде, жүләр баш, бала тагткан, таштай-тукмактай углан бала! Баш сала торган хыял бу, кордаш, баш сала торган. Биримме үзенә бер кинәш?.. Бир дисән, тында. Мин Аккаланы яхшы беләм. Куенымда Таман тарханы Гали биргән мөһерле хат бар. Мин ул хатны Йосыф каханнын үз кулына кертеп бирергә тиешмен. Тархан әмере. —Димәк, син, Чокыр кордаш, үзен белән мине дә Аккалага алып керә аласын... Чокыр як-якка башын чайкап куйды, көлемсерәп: —һич мөмкин хәл түгел, кордаш. Хатны мин үзем генә кертә алам. Аннары Айбибине күрүем дә шикле, чөнки миннән каханнын бүреләре күзләрен дә алмыйлар. —Нинди бүреләр? —Раввалары. —Ә мина калса, Сарайны сөннәтле казаклар саклый. —Сөннәтле казакларны беркайчан да сарайга кертмәделәр. Сөннәтле казаклар бары тик ялланып кына сугышалар, Ислам кордаш. Сарайны Таман тархан яугирләре саклый, безнең егетләр! —Сират күперен үтәргә кирәк икән, мин сират күперен дә үтәрмен, әмма Айбиби кырына узармын, Чокыр кордаш. Әлегә кадәр уйнап-шаярып кына сөйләшеп килгән Чокырның Исламга ачуы килдеме, беравык дәшми барды. Ул бераз аптырашта калган иде Бер бала тапкан хатынга шулай дивана хәленә калып гашыйк булу мөмкин хәлме’. Мөмкин булса, сәламәтме ул егет, ягъни үз акылындамы?.. Чокыр шулай уйланып барды-барды да янә Ислам ягына күз төшереп алды, янәсе, чынлап та үз акылындамы син, егет. Юк, җитди сөйләшә егет, сагышы йөзенә үк бәреп чыккан. —Аккалага үтәргә бер юл бар-барын, кордаш Ислам. —Нинди юл?—дип, иярендә күтәрелә төште Ислам. —Ул юлны минем атам сала. Елга астыннан үтә ул юл. Туп-туры сарайга алып керә. Булан кахан чорында була бу хәл. Анда эшләгән кешеләрнең Булан кахан барысын да кылычтан уздырта. Ә менә атама тими. Беркемгә дә дәшмәскә, әйтмәскә дип ант иттерә дә иленә кайтарып җибәрә. —Бу чынлап та шулаймы, Чокыр кордаш! —Чокыр, беркайчан да ике сөйләмәде, Ислам кордаш. Күрдем ич, син чынлап та Йосыф кахан хатынына гашыйк. Мәхәббәткә хыянәт иткән кеше тәмугьта яначак, ди иде минем атам. Кем, кайсыгыз хыянәт итте яшьлектәге мәхәббәтегезгә?.. Курыкма, дөресен әйт?.. —Минем аны гаепләргә хакым юк, кордаш. Айбибине атасы Мохәммәд хан кахан равваларына биреп җибәрде. Калганы миңа караңгыдыр. —Бәлкем ул үзе теләп Йосыф каханга... Кеше күңеле карурман, диләр бит. —Мин аны яраттым, мин аңа үлепләр гашыйк булдым, Чокыр кордаш, үлепләр гашыйк булдым. Мин аны күреп сөйләшмәсәм, аның авызыннан ихлас сүзләрен ишетмәсәм—үләчәкмен. Кайда, ни сәбәпле—белмим. Ләкин мин кылыч йөзеннән булса да Сарайга узарга һәм сөйгәнемнең күзенә карап: “Син, Айбиби жаным, мине оныттынмы әллә?” дип сорарга тиешмен. —Мин анладым син дивана башны, ни өчен чәчкә кебек Хәдичә хатынны туган иленә озатканыңны анладым. Ә бит ул синен күзеңә генә карап тора иде. Син, жүләр баш, нидер әйтерсең дип, алып калырсың дип!.. Ислам, бик ихтимал, беренче тапкырдыр, Тәңресе алдына төшкәндәй Аллаһысына мөрәҗәгать итте: “И Ходаем, бир мина куәт, бир мина көч, өстә кодрәтен колына—бир мөмкинлек сөйгәнемнең йөзенә багарга. Мин анардан бары тик бер сүз сорармын: оныттымы мине. Идел буен, аккошларын?! Әллә яшьлек мәхәббәтен мәңгегә йөрәгеннән җуйдымы? Жу- еламы икән кеше күңелендә язгы ташкын сулары кебек йөрәк түренә кереп оялаган сафтан-саф мәхәббәт!.. Чокыр шапырынмаган икән, Аккалага җитүгә, аларны карусыз күпердән уздырдылар Сөенче йөртүче Чокыр атыннан төшми генә ал ар га Таман тархан моһер суккан хат-төргәкне күрсәтте, ә Исламны минем жансакчым дип янәшәсендә тотты. Сакчылар Таман тарханы Гали бәкне яхшы беләләр иде. көймәле күпердән генә түгел, аларны сарай капкасына кадәр уздырдылар. Сакчыларга якыная башлауга. Чокыр хат-төргәкне баш очына күтәреп: —Таман тарханы Гали бәкнен Хазарстан каханы Йосыф каханга сөенче хаты!—дип кычкыра-кычкыра сакчыларга хатны бирә, тегеләр мөһерне карыйлар да төргәкне ана кайтаралар. Ни кычкырса да. ни шапырынса да Сарай сакчылары Исламны кахан кырына уздырмадылар, ә Чокыр һаман кычкырды. —Кычкырма ул хәтле,—диде сакчыларның берсе.—Каханнын улы Ибраһимны уятуын бар,—дип куйды очлым башына тутый кош каурые элгән сакчы. —Кырык хатынга бер генә улымыни?—дип шаяртырга теләде Чокыр, әмма аның авызын бик тиз капладылар —Бер хатын белән яши хәзер кахан. бер хатын белән. Бик күп кычкырсак, богаулап алырым да үзеңне Ханбалыкка озатырмын, тагылып йөргән якташыңны әллә кайчан суга ташладык инде —Карале, Атнабай, кордаш бит син? Нигә алай бик койты сөйләшәсен? Атаң хат яза белми, сина әйтергә кушты, туганнарга каты бәрелмәсен. Тәңре алдында каргармын үзен диде. Атан синең акыл иясе, хөрмәткә ия зат иде. Син дә. мин әйтәм, үскәнсең, кахан сарае кадәр кахан сараен саклыйсын, әй! Сакчы Атнабай аны әллә тынламый иде. әллә тыңлап юри ишетмәгәнгә салышты, төргәкнең мөһерен әйләндерә-тулгандыра карады да: —Ярлык-тәнкән үзең беләнме?—дип сорады. —Ярлык-тәнкәсез йомышчы буламы, кордаш. Менә ул! Бак! Кахан үзе моһер суккан. —Кахан сине кабул итәр, ләкин башта өлкән раввага күренерсең Искәрдеңме, кордаш! —Искәрми буламы. Йомышчы Чокыр сарае мәйданын үтүгә, өлкән равва ишегенә юнәлде, ишеген шакыды. Ана баш түбәсен ак чәпләшкә белән каплаган сакал- мыексыз хәрам атакай ишек ачты Чокыр бусаганы атлап узды һәм өлкән раввага күзе төшүгә, бер тезенә чүкте —Галижанөпләре өлкән равва. Таман тарханы Гали бәк Йосыф каханга хат юллаган иде —Үзең кертеп бир!—дип кырт кисте өлкән равва Чокыр сикереп торды, ишектән чыгып, кахан бүлмәсенә таба атлады. Ишекъяры ике айбалта тоткан сакчы тора, айбалталарын чалыштырганнар Чокыр аларга мөһерле төргәкне күрсәтте. әмма бер сүз дә әйтмәде, чап ы ш кан айбатгапар ничек бар шулай калды Ишек ачылды, аннан бер равва чыкты. Хатны Чокыр кулыннан алды да "кит" дип. кул селтәде —Мин каханга хатны үзем бирергә тиешмен, равва Равва хәтга ана таба күз дә ташламады, борылды да тәхет ягына кереп китте. — Миңа китәргәме?—дип сорады айбалта тоткан сакчылардан Чокыр, ләкин алар каткан агач кебек тик тора бирделәр. Чокыр бер урынла таптанып алды һәм кире борылды. Ислам аны күпер башында зарыгып көтеп тора иде инде — Минем эш бетте, хат кахан кулында, мин буш.—диде Чокыр —Әйдә, калага чыгабыз да тамак ялгап алабыз. —Яугирләр белән нишлисең?—дип сорады Ислам —Мин аларны кайтарып жибәрәм. ә синең белән, әйтәм бит. Болгар базарында ашап чыгабыз, шуннан соң синең кайгыңны кайгыртырбыз,— диде Чокыр. Тамак ялгап чыккач, Идел елгасының сулъяк ярына урнашкан өйләр яныннан бара-бара бер тыкрыкка килеп чыктылар, тыкрыктан елга буена төштеләр. Яр буенда көймәче тора, Чокыр әкрен генә аның янына юнәлде, ә Ислам аның артыннан титаклады. —Менә нәрсә, кордаш,—диде ул көймәче янына җитүгә.—Бу егеткә Аккошлар култыгына эләгергә кирәк. Бәһадән тормас. Көймәче мыегын сыпырып алды, килеште, Исламны ым кагып кына көймәгә узарга дәште. Ислам кузгаласы иткән иде. Чокыр аның җиңеннән эләктереп алды. —Тукта, сабыр ит. Мин сина елга астыннан юл уза дип әкият сөйләмәдем. Менә сина су асты юлына ачкыч. Атам мина аны истәлек итеп калдырган иде Искәр: йозакны ачканда бер тапкыр унга, ике тапкыр сулга борасы. Бу булыр—бер. Икенчедән, табибә киеме үзең беләнме? — Капчыгымда,—диде Ислам көймәчегә карап. —Аккошлар култыгына җиткәндә энгер иңгән булыр. Эңгер иңүгә, көймәче сине Аккошлар култыгына кертер. Комлыктан ерак түгел, каханның чатыры бар. Кеше-кара булмаса, шул чатырга кер дә өстеңне алыштыр. Тик сак бул, кеше-фәлән күренсә, хатын-кыз кебек яулык очын белән авызың капла. Исәнләшмә, тын гына үтеп кит. Башта Айбиби хатын бүлмәсенә кагыл, Айбиби анда булмаса, сарайга үт. Әйе, зур сынау узасын бар, кордаш. Сиңа кахан ятагына узарга туры килер, ә анда сакчылар. Гадәттә алар кахан янына кергән хатын-кызны туктатмыйлар. Сарайда инде шәмнәргә ут салган булырлар. Салмаган булсалар, шәм салучыны көтеп тор һәм Айбибине сора. Мин анын табибәсе, каханбикә дәшкән иде диген. Ул сине Айбиби бүлмәсенең янына ук илтеп туктатыр. Эчкәре кермәс, чөнки хәрам атакайларга кахан хатыннары кырына керергә тыела. Айбиби хатын кахан ятагында дисә, шәм салучы дип, ишекне шакымый гына кер, мыштым гына. Сакчыларга игътибар итмә, синең өчен алар юклар. Калганы Тәңре кулында, йә исән-имин Айбиби кырына барып басасың, йә... —Аңладым, кордаш. —Ул-бу була калса, сарайның елгага таба төшә торган тарлавыгы аша кахан зинданына йөгер. Анда тонык кына шәмнәр янар. Ишеккә килеп төртелүгә, йозакны ач та су юлына кер. Эчкәре үтүгә, шудыргычны этәреп куй. Куй дим. Зиндан су юлына барып төртелергә тиеш Анда да ишек, ләкин бикле булмаска тиеш. Атам шулай дигән иде. Анда эләксәң, ул юл сине туп-туры Ханбалыкка алып чыгачак. Ханбалык яклап су астына керәсе капкада безнең кордашлар тора... Калганын Аллаһыга тапшыр. Иншалла, хәленә керерләр. Юк, син алар янына хатын-кыз киемендә чыкма инде, кордаш. Өстең алыштыр, тегеләрнең шикләре төшүе бар. Каханнын бер хатыны шул юлдан качарга ниятли, ләкин сакчылар кулына эләгә... Калганын үзең беләсең... Күптән булган хәл, халык әле булса гыйбрәт итеп сөйли Исән-имин Ханбалыкка чыксан, Болгар базарындагы Шәрык мәчетенә кер. Шәрык мәчетен кахан җимертергә кушса да, соңыннан, тимәскә кушкан дигән хәбәр иреште. Калганын үзең беләсең, Болгар базарындагы сәүдәгәрләргә ияр дә илеңә кайтып кит. Шул булыр минем сиңа кинәшем, шашкан мәхәббәт диванасына... Чокыр аны кочагына алды, хәерле юл теләде һәм колагына: — Шулай баш алыр дәрәҗәгә җитеп гашыйк булып йөрүеңә мин көнләшәм, кордаш!—дип, Исламны көймәгә таба этәреп җибәрде. Аккала янына җиткәндә энгер иңгән иде инде. Комлыкка килеп төртелүгә, Ислам көймәдән төште, төенчеген чишеп, көймәчегә дүрт көмеш дирһәм сузды. Рәхмәт әйтте. Ул ана көймәгә утыргач ук алты дирһәм бирәсе иткән иде, ләкин сөйләшкәнчә дүртне генә бирде. Көймәче, ашыга-ашыга ишеп китеп баргач, Ислам дәшергә кыймады, учын кыздыра башлаган _55 ике дирһәмне суга ташлады. Догасын укыды. Инде карашы төшә башлаган булса да, кахан чатыры күренә иде әле. Ислам шунда таба атлады. Кыю рәвештә, чатыр япмасын ачып, эчкәре үгге. Тиз-тиз генә хатын-кыз киемен киенеп, ир-ат киемнәрен төенчегенә бәйләде дә чатырдан чыкты. Сарай яклап таштан сукмак түшәлгән, шул сукмактан әкрен генә сарайга таба кузгалды Һәм атлаган саен үз-үзен тынычландырды. Курыкма, сина кем дә тимәс. Син кахан хатыны Айбибинең табибәсе. Әмма сарайга якынайган саен йөрәге ешрак тибә башлады. Күр ате, сарай тирәсендә бер генә җан иясе дә юк. Ишекъяры җиткәч, бертын йөрәк тибешен тоеп, туктап торды. Ахыр сарайнын ишеген ачты, эчкәре үтте. Ишек яныннан ук шәмнәр яна, шәмнәргә ут салучы аларны кабызып кына йөри иде әле, Ислам аның янына узды һәм кыяр-кыймас кына: —Мин Йосыф кахан хатынының табибәсе, шәм салучы, мина аны табарга кирәк,—диде. Шәм салучы хәтта ана әйләнеп тә карамады. —Каханбикә Йосыф кахан кырында, кояш баер алдыннан гына кереп киттеләр. Хәзер инде сиңа, табибәкәй, иртәнгә кадәр көтәргә туры килер, чөнки... —Мин аны күрергә тиеш, ул авырып тора иде, үзе мине дәиггерде,— диде Ислам тавышын нечкәртә төшеп —Алайса, әйдә, үзем озатам,—диде шәм салучы һәм алдан китте Шәм салучы артыннан атлаганда Исламга янә курку килде. "Күр инде. Чокыр кордаш әйтмешли, ул чынлап та баш китәрдәй эшләр кылып йөри икән ич...” —Менә бу ишекне ачасын да керәсең, хөрмәткә ия табибә, тавышын матур, үзен, дә чибәрсендер инде. Ислам аңа җавап бирмәде, ишекне әкрен генә ачты да эчкәре узды — Кем бар анда?—дип сорады бер хатын-кыз, Ислам шундук Айбибинен тавышын таныды. —Мин бу, мин, синең якташың Ислам,—дигәнен сизми дә калды Га- выш түр яктан килгән иде, чыгучы булмагач. Ислам тынып калды Чөнки ул бер ялгышны җибәргән иде инде Ләкин шундук икенче бер ишектән ике равва килеп чыктылар, җилле генә аңа таба юнәлделәр Исламнын коты алынды, ул тиз генә ишекне ачты да чыгып йөгерде Чокыр әйткәнчә, елга ягына таба. Йөгерә торгач, ниндидер ишеккә төртелеп, туктады, дөп-дөп итеп типкән йөрәге ярсудан гаҗиз калып, ишекнең йозаган капшап тапты. Шул вакыт артында аяк тавышлары ишетте. Ул арада эчкәре яктан берәү: —Зинһар, зинһар ачыгыз, минем бер гаебем дә юк. Юк! Зинһар. Ислам ачкычны кесәсеннән алды, калтыранган куллары белән йозак тишеген эзли башлады. Тапты. Ачкычны тыкты. Әмма ишеккә үк беркетелгән йозак ачылмады- Ә артындагы аяк тавышлары колак төбендә үк кебек иде инде Шунда кинәт. Чокырның бер тапкыр уңга, ике тапкыр сулга борырга дигән сүзләре хәтеренә төште, һәм шулай итте, ишек ачылды. Тик инде аһ-ух килә-килә аның артында: “Тукта! Тукта! Кем син! "—дигән аваз ишетелүгә, каерып ишекне ачты. Ишекне ачуы булды, берәү аны эләктереп алды һәм эчкәре суырды һәм бар көченә ишекне япты да шуыргыч- ны этәреп куйды Тышта кычкырдылар-кыркырдылар да китеп бардылар Эчтәге кеше* ниһаять, аваз салды, Исламны капшап карады — Йа Хода, хатын-кыз. Кем син, кахан җариясеме"’ — Мин хатын-кыз түгел, мин ир-егет, Мөхәммәд хан табибы улы Ислам,— диде егет ары таба ни әйтергә белми куркып Ишеккә тагын килеп орылдылар. — Булат бәк. Булат бәк, ишекне ач, Кахан сине кичерде, кичерде,—дип кычкыра башладылар. —Кем син Алла бәндәсе. Хәер, кем генә булсаң да син мине коткардың, агай-эне, коткардым. Кем сине гашлады зинданга? — Мин үзем кердем, үзем —Үзен?!—дип сорады исе-акылы китеп Булат бәк.—Үзен?! —Кем сина ачкыч бирде, кахан үземе? __ —Таман тарханы йомышчысы Чокыр. Мин Айбибине эзләп килдем, Булат, бәк. —Йосыф кахан хатыны Айбиби! Кем була ул сиңа? —Минем яшьлек мәхәббәтем ул, тәүге мәхәббәтем. Булат бәк арты белән жиргә утырды, маңгаен кулларына салды, икенче мәлдә инде Исламнын аякларын кочаклады. —Мәхәббәт юлында йөргән изге зат син, Ислам кордаш. Барысына да ышанып була, ләкин инде бер бала тапкан хатын артыннан шулай йөрү— мөмкин хәлме, балакай! Җитмәсә ул хатын кахан хатыны! Шул хыялың аша Кахан зинданына килеп керүеңне мин берәүгә дә аңлата алмам, егетем. Тик шуны беләм, син минем коткаручым, Аллаһы Тәгалә җибәргән изге зат син, егеткәем! Ә хәзер син өстен алыштыр, хәтерем ялгышмаса, Айбиби хатынны Йосыф кахан баласы вә абыстае белән Идел буе Болгарына кунакка җибәрергә җыена, дигән хәбәр ирешкән иде мина. Шуның өчен сиңа да, миңа да моннан котылу җаен эзләргә кирәк, егетем. —Чокыр кордаш, әйткән иде кахан зинданы елга аша су астыннан үткән юлга барып чыга дип. Хак булса... —Минем дә ишеткәнем булды ул хакта, ләкин әлеге юл аша Ханбалык- ка чыкканым булмады. Зинданның су юлы капкасында сакчылар йөзендә каханның җәлладлары торалар. Менә анысын мин беләм, егетем. Бик яхшы беләм. Ләкин алар һәммәсе дә мина буйсыналар иде. Әйе, иде... Булат бәк аягына басты, кесәсеннән чакма ташы чыгарып, ут алды, ун яктагы майлы пумаланы альт, ут салды. —Без нишлибез хәзер, Булат бәк? —Шул юлны эзләп китәбез, зинданнан су асты юлын. Ханбалыкка чыга торган юлны. Киттек. Булат бәк шәмдәлен Ислам ягына юнәлтеп, өс-башына игътибар итте. —Мин киендем инде, Булат бәк. —Бик әйбәт. Тик ишеккә җиткәч, җәлладлар капкасы алдында мин синең өс-башын ерткалап, авызын сугып канатырмын, егетем. Әйе, син минем әсирем. Мин сине казыйга илтәм, хөкем итәргә. —Ни өчен? —Ярлыксыз Аккалага үткән өчен, егетем. Әйдә, кузгалдык. —Мин Мөхәммәд хан кызы Айбибигә гашыйк идем, Булат бәк,—дия- дия аның артыннан кузгалды Ислам.—Мин аны бер күрү өчен үләргә дә әзер. —Башта без, егеткәем, бу мәхшәрдән котылыйк. Ярты ел эчендә каханатның асты-өскә килде. Ата—улны, ана—кызны белми башлады. Равва- лар сөннәтле казаклар ярдәме белән Ханбалыктан мөселманнарны куа башладылар. Күрәсең, сарайда хезмәт итсәм дә аның очы миңа да килеп ялганды. Безгә ничеккенәләр булса да моннан таярга кирәк. —Кай тарафларга, кая? _ —Болгарга, бабаларыбыз Йортына, егеткәем. Иң элек раввалар кулыннан ычкынырга кирәк, раввалар кулыннан. Хәтерем ялгышмаса, су асты юлына ишек шул тирәдә булырга тиеш,—диде дә Булат бәк, сул кулы белән Исламның авызына тондырды, теге йөзен каплап торганда бер җинен умырып төшерде.—Менә шулай. —Кан китте бит, Булат бәк, авыздан кан китте. —Авыздан тиз генә кан китми, борыннан китә, егетем. Түз. Әйдә, ары таба киттек, калышма. Чынлап та Булат бәк ерак та китми, ишеккә тап булды. Ишекне ачар алдыннан Исламнын башыннан эләктереп алды да ишекне ачты. —Һа-а!—диде ишекнен су юлы ягында торган җәллад.—Булат бәк үзе. Безгәме китерден? —Юк, казыйга илтәм, башта ул хөкем чыгара. —Калага үткәнме, елга ашамы? Кичә без көймәчене тоттык инде, балык- ларга ташладык. — Шәп иткәнсез,—диде Булат бәк һәм жәллад яныннан үтеп китте Кала капкасы янында да Булат бәкнен егетләре тора иде. ул анда да Исламны сөйрәп китерде. —Кемгә булса да һөҗүм иткәнме әллә, Булат бәк9 —Өлкән раввага ташланган, өлкән раввага. —Казыйга илтәсең, димәк. Бит казыйны кудылар түгелме сон. Булат бәк?! —Казые булмаса, раввасы табылыр, кайгырма, кордаш. Хөкемдарсыз дәүләт булмый —Анысы хак,—диде сакчыларнын берсе ишекне ача-ача. Калага чыгуга, Булат бәк Исламны җибәрде, канлы авызын сөртергә кесәсеннән кулъяулык алып бирде. —Сөртен дә, әйдә тизрәк Болгар базарына. Шәрык мәчетенә. Базарга тиз килеп җиттеләр, урамда халык юк диярлек, халык олау-олау каланы ташлап китә. Мәчеткә җиткәч, киң капканы ачып, эчкәре үттеләр Мәчет баскычларыннан менеп, ишекне ачтылар Аларны мәзин каршы алды. —Әйдүк, әйдүк, Булат бәк. Мулла сезне көтә. —Ничек көтә?!—дип туктап калды Булат бәк. — Безгә җиткерделәр инде, сезне, кһм Булат бәк мәзинне тынлап бетермәде, башындагы каешланып беткән түбәтәенә кагылып, күзенә кадәр төшерде дә түр яктагы мулла ишегенә таба атлады. Ишекне ачып керүгә, ана таба мулла кузгалды —Иа Алла Мөхәммәдрәселулла, Булат бәк Котылдын9 —Котылдык, котылдык, меллам. Менә бу егет коткарды Мөхәммәт ханның табиб улы Ислам Мулла Ислам ягына күз төшереп алды да: —Башта дога кылыйк, Булат бәк,—дип түмәргә утырды. Дога кылгач, янә исәнләштеләр, хәл-әхвәлләрен сораштылар. —Мине, меллам, калада барган хәлләр кызыксындыра? —Тынычлан, Булат бәк. Хәзер өс-башыгызны алыштырыгыз Юыныгыз. Ашап-әчеп алыйк. Шуннан соң барысын да җайлап сөйләшербез. —Ат-корал булырмы, мелла? —Аты-дирбиясе дә. коралы да булыр, Булат бәк. Каханга ялланган сөннәтле казаклар Харәзем базарындагы сәүдәгәрләрне каладан куа да башладылар инде. Болай орыш-сугышсыз гына куалар дип ишеттем Иншатла, без дә исән-имин чыгып китәрбез, Булат бәк Мин егетләремне дә хәзерләп куйдым инде Иртән аларны мулла уятты. —Торыгыз, Булат бәк. Кузгала башларга кирәк. Сөннәтле казаклар елга буендагы мәчетне туздырып ташлаганнар. Алдан раввалар йөри дигән сүз дә иреште Булат бәк сикереп торды, аннан-моннан битен-башын юды да Исламны ияртеп ишегалдына чыкты. Ишегалдында ун-унбишләп ждйдак егет тора, дирбияле ике атнын тезгеннәреннән тоткан мәзин көтә иде. Булат бәк анын кулыннан сугышчы киемнәрен тартып алды да. кире ашханәгә керде, тиз генә киенеп, ишегалдына чыкты Ислам анардан бер тотам да калмый йөрде Мулла хәзрәтләре мәчет болдырына чыккан да намазлык өстендә алар- га якты юл тели. Булат бәк сикереп атына атланды, мулла намазлыгыннан торып, аягүрә басты. —Оланнар, кордашлар, мөэмин-мөселманнарым. Йосыф кахан раввалары йөз оятларын югалтып, безне каладан куа башладылар Орышмый-сугышмый гына чыгып китик, Аллаһнын кодрәте илә раввалар үз акылларына килерләр, иншалла. Бүген исә алар иблис коткысында. Булат углан, мин сина үз егетләремнең язмышын тапшырам Каладан чыгарак. елга буендагы мәчеткә кагылып китәрсез. Иртән шул тирәдә раввалар белән сөннәтле казаклар йөргәннәр иде. Мәчет мулласының хәлен белеп китәрсез. Ак юл сезгә, оланнар. —Сез, сез беркая да китмисезмени, меллә абзый? —Мин мәчетемне сакларга калам, Булат углан. Мәчет язмышы, минем язмышым. Ходай язганы булыр. Өнемә качарга мин йомран түгел. Казаклар очрасалар, орышмагыз, узыл китегез. Акыллы кеше корал күтәрмәгән кешегә тимәс. Хушыгыз, оланнар!.. Кузгалдылар. Булат бәк мәчеттән берара киткәч, атын жилле генә куалап, елга буендагы мәчеткә юнәлде, ана кырыклап яраны иярде. Кырык яугир белән генә сугыш вә орышларда азау тешләре чыккан казакларга каршы торып булмас, ләкин инде Булат бәк тәвәккәлләгән иде. Азлармы, күпләрме—ул беренчеләрдән булып орышка ташланыр. Калганы Ходай кулында. Елга буе урамына борылуга, алда угызлап казак күренде. Сөннәтле казаклар урам уртасына ук туктаганнар, гүя урамга аркылы ятканнар иде. Казакларга житәрәк, Булат бәк туктады, кынысыннан кылычын суырып чыгарды. Бу инде орышка ишарә иде. Сөннәтле казаклар аны таныдылар—Аккала белән Ханбалык тарханы, кайчандыр төмәнбашмы, меңбаш- мы булган. Кылыч белән ут уйната, уктан очкан кошны ала. Ләкин бит куркып чигенгән сөннәтле казакларга үлем. Кахан кануны. —Һәй, казак туганнар, пос каннарданмы, сөннәтлеләрдәнме сез?.. Уздырыгыз безне. Мин—сезне күрмәдем, сез—безне. Китегез юлымнан!.. Казаклар үзара кинәшеп алдылар. Кайсыдыр батыр бәккә юл бирергә кинәш итте, күрәсең, атларын якындагы тыкырыкка бордылар. Булат бәк кылычын кынысына тыкты, камчысы белән атына сыдырды. —Элдер, малкай! Ишләре аңа иярделәр. Елга буендагы мәчеткә житәрәк, Булат бәк атын тыя төште, ишләренә әйләнеп карады. Ым кагып кына Исламны янына дәшеп алды. —Басу капкасында раввалар чуала. Син алдан кузгал, ә мин елга буйлап, артларыннан төшәм. —Икегә бүленәбезме? —Юк, син егетләр белән китәсең, мин берүзем. Инде сезне уздырмыйлар икән, орышыгыз. Ислам алдан китте, яугирләре аңа иярде, Булат бәк исә, кемнеңдер тыкырыгы аша, Идел елгасына таба төшеп китте. Капкага житәрәк, Ислам атын тыя төште, җәясенә ук элде. Ул күрде, капкада ике равва тора, кулларында сөңге, ләкин арырак оч-дүрт казак утыра, атларын чирәмгә утларга җибәргәннәр. Жәясенә ук элгән бер төркем яугирләр капкага килеп җитсәләр дә, ни өчендер сөннәтле казаклар кузгалып та карамадылар. Капкада торучы раввалар исә сөңгеләрен чалыштырдылар. Сөңгеләрен чалыштырулары булды, алар өстенә кырыклап ук очты. Раввалар егылды. Сөннәтле казаклар атларына атландылар да елга ягына таба чаптылар. Ләкин аларны Булат бәк көтеп торган икән, казакларнын барысын да укка ала башлады. Булат бәк Исламга кул изәде, ә үзе елга буена таба чапты. Анда унлап равва көймәләргә төялеп маташа, ашыгалар, кабаланалар иде. Килер җайдан Булат бәк аларнын икесен укка алды, өчесе исә көймәгә утырып, ашыгаашыга Аккалага таба ишә башлады. Анын янына Ислам килеп җитте, ул да көймәгә таба ук атты. Ләкин Булат бәк кулын күтәрде. —Ук белән елганы тутырып булмас, укларнын кирәге чыгар әле, кардәшләр,—диде. —Хәзер кая, Булат бәк? —Елга буендагы мәчеткә, бәкләр урамына! Мәчеткә килеп житәрәк күренде: капка янында ук мәет ята. Булат бәк атыннан төшеп, мәетне бер читкә алып куйды да мәчеткә таба китте. Ислам аны куып җитте. —Булат бәк, сине кахан кичергән дә булыр иде. —Кахан равваларга әсир төшкән кеше, табиб Ислам. Үз вазифасын үтә мәгән каханны һәрчак ефәк бау көтте. Миңа калса, ул да чарасыз калгандыр. —Карга карганың күзен чукымый, Булат бәк. —Мине кахан түгел, өлкән равва Ибраһим зинданга ташлатты, табиб Ислам,—диде дә Булат бәк йөгерә-атлый баскычлардан өскә менә башлады. Ишек янында аркасына ук кадалган мәзин ята, акайган күхләре белән манара башындагы яшелгә буялган айга төбәлгән. Мәчеткә керделәр. Керделәр дә тәмам өнсез калгандай, биредә булган хәлгә тан калып, бермәл карап тордылар. Күренеш яман иде: мәчеткә сөннәтле казаклар белән рав- валар халык намаз укыганда килеп кергәннәр булса кирәк, күбесенен башлары гәүдәләреннән аерылган иде, гәүдәләре тезләнгән килеш каткан, аяк астындагы келәмдә кан күлдәвекләре. Исе-акылын жуяр дәрәҗәгә җитеп, булган мәхшәргә карап торганда беренче булып Ислам сүз катты. —Булат бәк, кардәшләребезне ишегалдына чыгарып җирлик тә юлыбызны дәвам итик. Каханның безнең өскә равваларын җибәрүе бар. —Әйе, әйе, табиб Ислам. Җирлик тә китик. Һәм тизрәк Бар, көрәкләр барлый гор, егетләргә кабер казырга куш, мин шәһит киткән мөселманнарымны чыгара торам. Кабер әзер булгач, һәммә шәһит киткән мөэминнен дә башын гәүдәсенә җайлап, ипләп кенә кулдан-кулга кабергә төшерделәр. Бер яугир мәдһи булып чыкты, дога укыды һәм шәһит киткән мөселманнарны дәшми-тынмый гына күмделәр дә атларына таба кузгалдылар. Табиб Ислам кызышкан кулларының калтыравын тоеп, аты янына килүгә, уч төбен ат ялы астына тыгып торды—тынычлана төште. Ул арада Булат бәк: —Атларга!—дип боерды. Җилле генә юырттырып, Идел елгасы буйлап тезелеп киткән Бәкләр урамына таба киттеләр. Күп тә үтми, Булат бәк сарыга буялган капка каршына килеп туктады һәм кычкырып җибәрде. —Анасы! Бу—мин, ач капканы! Капка ачылды, Булат бәк яраннары белән ишегалдына үтте. Ул арада Булат бәк янына остенә камалы камзул кигән хатын килде. —Ни булды, атасы?! —Анасы, хезмәтчеләренә, карачыларына әйт, егетләремә ашарга хәстәрләсеннәр. Ә үзен кирәк-яракларынны җыештыра тор. Китәбез, йортны ташлап китәбез. Илгә яу килә. Хатын аһ итте дә ике кулы белән йөзен каплады. Әмма бик тиз исенә килде, атларыннан төшеп, тезгеннәрен киртәгә бәйләп торган хәрби киемдәге егетләрне күрде дә ашыгып кереп китте. Әмма болдырга җитүгә, кисәк туктады һәм борылып: —Атасы, кай тарафка?.. —Болгарга, Болгарга, анасы. Ашык!. Ин кирәкле әйберләреңне генә ал. Барысы да җыелгач, ашап-эчкәч, кай тарафтандыр капка карачысы китеп чыкты. —Син кайда йөрисең эт ялаган нәмәстәкәй!—дип ябырылды ана ачуы таш кан Булат бәк —Олау башында бул!—Булат бәк урам якка чыгып, кузгалырга әзер булган олауга күз ташлап алды: —Кузгалдык! Олы юлга төшкәч, атын куаламый гына барган Булат бәк белән Ислам тигезләште Булат бәк берничә тапкыр артына әйләнеп карады, матур итеп, манаралап салынган өй ерактан ук күзгә ташлана иде —Өйне үзебезнең Болгар осталары салды Мөэминнәрне җирләгән мәхәллә мәчетен дә мин күтәрткән идем, үз исәбемә. Такта-агачны Казан тирәләреннән сал белән китерткән идем. Күрдеңме өемне, көлеп тора кебек, алтын куллы осталар эшләгәч Шунын өчен каерылып карарга куркам, әмма йөрәк түзми, йөрәккә кан сава. Ә бит мин, Ислам туган, хезмәтемне Мөхәммәд хан сараенда башлаган идем Бермәлне, бәйгеләр уздырганда, кахан кешесе мине күзәтеп торган. Анда мин беренче урынны алган идем— уктан алуда да, сөнге ташлауда да, кылыч белән алышуда да, көрәштә дә. Әнә шул кеше мине Аккалага тарттырды. Әлбәттә инде Мөхәммәд хан риза булган. Менә шулай мин сарай куштаны булып киткән идем. Өй күтәрттем, мәчет салдырдым һәм елга буйлап "Бәк”ләр урамы булдырдым. Тукта, сез бара торыгыз, мин Мөслимә абыстайның хәлен белеп килим әле. Бик кайгырмасын, баш исән булсын, мал булыр ул. Мал хезмәт яраткан кешедән йөз чөерми... Мөслимә хатынның хәлен белеп, җәмәгатенең кайгысын уртаклашып, бераз тынычландырып килгәч, Исламның ни турында уйлап баруын белгән кебек, Булат бәк: —Табиб Ислам, табиб Ислам дим. Без Яна Саксинга керәбезме, үтеп китикме?—дип сорады. —Бу калада борынгы Биләмжирдән күчеп утырган халык яши бугай бит, Булат бәк. —Әйе, безнен борынгы бабаларыбыз. Тик хәзер бу каланы кыпчаклар басты. Элек угызлар, баҗайлар ыстан торалар иде. Хәзер монда барысы да буталып бетте инде, Ислам туган. Иң гаҗәбе, бу калада кахан баскакларын тотмый, ясак җыярга да яһүд сәүдәгәрләрен җибәрми, саксиннарнын үзләреннән җыйдырта. —Әти дә шулай ди торган иде аны. —Дала халыклары каласы бу. Бер генә сәүдәгәрнең дә бу каланы читләтеп үткәне юктыр. Викинглар да бу калага баш тыгарга курка, әйе, нә явыз халык булса да куркалар. Ул арада алар янына җилле генә юырттырып, ат менгән бер углан килде. —Ярдәм итегез, атам, бер арбаның көпчәге ватылды. —Жай көпчәк юкмыни? —Бар-барын да арбаны күтәрә алмыйбыз. Булат бәк Исламга карады. —Барып киләбезме? Ислам сүзсез атын бора башлады. Көпчәге ватылган арба янына тиз килеп җиттеләр, җыелышып, бер сулыштан арбаны күтәрделәр дә, күчәргә дегет сөртеп, көпчәкне кигерделәр. Ислам арба тирәсендә боҗырдай йөгереп, теге йә моны кылырга әмер биреп торган Булат бәкнең улына игътибар итте. —Улын сарай мәктәбендә укый идеме, Булат бәк? Аты ничек әле? —Хәбир, Хәбир атлы. Ушлы малай. Мин аны сарай мәктәбенә бирмәдем, аерым мөгаллимдә укыттым, Ислам туган, Сарай мәктәбендә Тәүрәт- не укытып бала башын катыралар. —Улыңа ничә яшь инде? —Быел кылыч такты. —Димәк, ундүрт яшен тутырды. —Тутырды, тутырды, Ислам туган. Ушлы егет булып килә инде. Атам мин дә синең кебек мәргән булам дип әтәчләнә. Менә нәрсә, Ислам туган, берсекөнгә без Саксинга җитәрбез. Әмма олау анда бармас Без елга буенда калырбыз. Ә сез Саксиндагы хәлләрне белеп килерсез. Әйе, керергә ярыймы калага, юкмы. Ни дисәң дә, кала кахан кулында. Аның монда сөннәтле казакларны җибәрүе дә бар. Килештекме?.. —Ике көнгә якын юл үтәсе бар бит әле, Булат бәк Иншалла, үтәрбез. Мин шуны яхшы аңлыйм, безне куа чыкмаслар, раввалар белән сөннәтле казакларга калада да эш җитәрлек. Мин киттем, ә каханбәк Сабир, гомумән, каладагы тәртипләрне белми Аннары аны, хәтерем ялгышмаса, Иосыф кахан Харәзем әмиренә җибәрергә тора иде. имеш, килешү төзергә Имеш, кахан анын диненә кагылмый, ә ул Харәзем әмире эшенә тыкшынмый Бер сүз белән, каханнын Аккаладан имамнарны озатуы да шуннан. Иосыф кахан Харәзем әмире белән тыныч яшәргә тели. Бу сәясәтнен каханнын чираттагы хәйләсе икәнен ахмак кеше бел- мәсә белмәстер. Ислам туган. Ә бит мондый хәл булган инде, гарәп сәргаскәре килгәч, кахан ислам динен кабул иткән була, гарәпләр китүгә, янадан үз диненә кайта. Харәзем әмире моны белә булса кирәктер, өлкән равва оештырган гади кармакка эләкмәс дип уйлыйм мин. Сәясәтенен җитдилеген күрсәтү өчен, кахан исеме белән өлкән равва каханбәге Сабирны бер тө- мөне белән шул тарафка җибәрер, башта каханбәк угыз ханына тукталыр, анын белән килешү төзер, ахыр Харәзем әмиренә юнәлер —Сез, Булат бәк сарайда булган бар нәрсәдән дә хәбәрдар булгансыз икән. —Сарайда ул-бу шылт иттеме, ышанычлы кешеләрем ин әүвәл мина җиткерәләр иде, табиб Ислам, мина Барысын да алдан сөйләшкәнчә хәл иттеләр. Булат бәк бериш халык белән елга буенда калды, ә Ислам дүрт яугир һәм Булат бәкнен улы Хәбир белән Саксин каласына юнәлделәр. Максатлары—калада булган хәлләрне белү иде Кузгалыр алдыннан Булат бәк улы Хәбирне үз кырына дәшеп алды. —Улым, син калага кермәссен, табиб абыен гына узар. Табиб ич ул. аны кем дә туктатмас —Ә ук-җәяләр9 -Ук-җәясен синдә калдырып торыр Искәрдекме?! —Искәрдем, атам. —Искәрсәң. Аллага тапшырып кузгалыгыз. Имин юл сезгә Ярты көн дә үтмәде, алар Яна Саксин каласынын капкасы янына килеп туктадылар Капкадан олау узып бара иде. бераз көтеп тордылар Шулчак Исламнын башына бер уй килде, яугирләрне дә. Хәбирне дә калага алып кермәскә, үзе генә керсен һәм табиб йөзендә Бит моны Булат бәк тә шулай теләгән иде. — Егетләр. Хәбир энем, сез хәзер берара китәсез дә атларыгызны тышауламыйча гына чирәмгә җибәреп, тезгеннәрен бәкәлләренә бәйлисез, аннан сон минем каладан чыкканны көтәсез. Искәрдек! —Искәрдек!—диде барысы өчен дә Хәбир углан Ислам көлемсерәп куйды һәм олау үткәнне көтте дә капкага таба кузгалды. Капканы үтеп бара иде инде, каравылчы өеннән берәү чыкты —һәй, Исраил баласы, кай тарафка, кайдан? —Болгар базарына? —Кемең югалтгын анда? Болгар базары сүтелде һәм бер Болгар базары гына түгел. Бар да каланы ташлап китә башлады, угызы-баҗае, грегы - әрмәне Менә соңгы олау китте, әрмәннәр, Казаннан кайталар Син кем сон, ни югалтгын? — Мин табиб. Болгар ханы табибы улы Ислам Баш сакчы булса кирәк, чөнки үтә койты сөйләшә иде, болдырдан төште, Ислам янына ук килде —Күтен ияренә ябышмагандыр бит. кордаш9 —Юк анысы,—Ислам атыннан төште, баш сакчыга сәлам юллады, һәм болдырга чыгып баскан тагын өч сакчыга күз төшереп алды —Мин табиб — Ишетгем,—диде баш сакчы коры гына.—Кай тарафтан, кай тарафка сәфәрен? —Ханбалыктан Болгарга дип чыккан идем. Әйтәм бит. Болгар ханы табибы улы мин —Табиб, димәк. Менә минем ярам сызлый. Дунай буе сугышында алдым Кайчак аз гына һава алышынса да төннәр буена йоклый алмый чыгам —Син ана бәвелендә кайнатып, кыр әреме төнәтмәсе сөрт, югандай итәр —Бәвелгә салып күпме кайнатырга сон9 —Табак-чуен төбендә бер бармак калынлык калганчы — һы,—диде баш сакчы янә бер тапкыр Исламны баштан-аяк күздән кичереп —Бар, барасы җиренә, тик озын-озак йөрмә Тукта! Ханбалыкта ниләр бар9 —Мәхшәр анда, кордаш, мәхшәр. —Тагын угызлар яу килделәрме әллә? —Юк, бу юлы ниндидер кыргый варяглар диме... —Аларны сөннәтле казаклар тиз турарлар. Бар инде, йөри бир,—диде, ниһаять, баш сакчы. Ислам атына атланды, җилле генә Болгар базарына таба юнәлде. Базар капкасына житәрәк күрде, шул тирәдә өч-дүрт сөннәтле казак урала. Ислам тиз генә атын кире борды. Кала капкасы яныңда аны янә баш сакчы туктатты. —Тпру, туктап тор. Базарда ни күрдең? —Сөннәтле казаклар... —Сиңа моннан таю әйбәтрәк булыр, кордаш. Рәшидә абыстай да базарга гына узам дигән иде, сөннәтле казакларны күргән дә шундык кире борылды. — Нинди Рәшидә абыстай?—диде Ислам атыннан төшә-төшә. — Нинди булсын, хан кызын Йосыф каханга илтеп биргән абыстай. Ул да Болгарга кайтып бара иде, бире кагылды, ләкин сөннәтле казакларны күргән лә коты алынган. — Рәшидә абыстай арбада үзе генә идеме? —Үзе генә иде кебек. Мин инде шушындый олуг кешене тикшереп тормадым Тизрәк тай моннан дидем дә, җибәрдем. Әйе, сиңа да шул киңәшне тотарга кирәк, табиб. Сөннәтле казаклар белән өлкән равваның ышанычлы кешесе идарә итә. Ә ул монда, калада... Ислам сикереп атына атланды, чаптырып капканы үтеп китте. Ишләре ул килә-килүгә аг менгәннәр иде инде, күрәсең, ияләренең чаптырып килүеннән үк ашгаганнардыр. Хәбир янына килеп туктауга, Ислам аңардан кылычын, жәясен. садагын, укларын сорады. Хәбир кып-кызыл булды, колаклары ут кебек яна башлады. —Уклар кая? Яугирләр көлештеләр, ә Хәбир күтәрелеп карарга кыймый, борын астыннан гына: —Төлкене куа киткән идем... Ала алмадым. Ислам көрсенеп куйды. —Атаңа бу хакта әйтсәм, беләсеңме ул сине нишләтә, Хәбир? —Мин гаепле, гаепле, Ислам абый... Кичер... —Ярый, кузгалдык! Безгә ашыгырга кирәк. Атын юырттырып юлга төшүгә. Ислам Хәбир белән булган хәлне онытты да, анын ботен уй-хисен Рәшидә абыстай биләде. Нишләп йөри Рәшидә абыстай? Болгарга кайтамы! Үзе генәме?.. Айбиби кая? Аккалада калдымы.’ Калса, ни өчен калды?.. Кахан җибәрмәдеме?.. Айбиби исенә төшүгә, шундук Идел буе, ап-ак күлмәк кигән кыз, аккошлар күз алдына килде. Ул арада алда олау күренде. Чаптырып килү җаеннан, Ислам, аттан сикереп төшеп, атлар тоткан баш олаучыдан сорады. —Булат бәк кайда? Олаубаш каерылып, артына карады, икенче арбада барган Булат бәккә таба ишарә ясады. Ул арада арбадан Мөслимә абыстай төште, Хәбир әнисе янына килеп туктаган иде инде. Аттан төшкән улын әнисе кочагына алды, һәм кычкырып елап җибәрде. Исламның йөрәге кысылып куйды. Ни булды?! Булат бәк кая? Анын башына килгән беренче уй шул булды. Хәбир әнисе кочагыннан ычкынды да чирәмгә утырып, ике кулы белән җирне төя башлады Ислам Мөслимә абыстайга, анын яшьле күзләренә карап алды да Хәбир янына килде. —Ни булды, Хәбир? —Әтине һәм анын яраннарын варяглар үзләре белән алып киткәннәр... Аккалага таба... Олаубаш Исламга барысын да тәфсилләп сөйләп бирде. —Булат бәкне яраннары белән көймәләренә утыртып, Аккалага алып киттеләр. —Кемнәр? —Варяглар, баскынчы пиратлар, юлбасарлар. Аларнын бирегә беренче тапкыр гына килүләре түгел инде. Киткәндә Булат бәк әйтте. Болгарга туктап тормагыз, туры Казанга китегез. Гаязетдин тархан каласына. Юлбасарлар Болгарда булганнар инде. Шәмгун хан аларны кальгага уздырмаган, бик каты орышканнар. —Атын ничек олаубаш? —Садретдин мин, табиб Ислам, Садретдин. —Әйдә, кузгат олавыңны. Садретдин агай. Юл кешесенең юлда булуы хәерле. Казанга. Булат бәк әмере мина, аткан уктыр. Баскынчы варяглар ат көтүенә кагылмаганнар, әмма һәр көймәгә өчәр сарык суеп ташлаганнар. Олаубаш хак булса, Булат бәк әйткән имеш, аны әсир итмәделәр, ул әсир түгел, аны тылмач йөзендә алып китәләр Бик ихтимал, Булат бәкне юлбасарлар тылмачлары итеп тә алганнардыр. Тик нигә аның егермеләп яугирен алып китәргә?. Ислам Мөслимә абыстайны тынычландырды, Хәбирне үзе белән алды һәм юлыбызны дәвам итик, дип олауга кузгалырга боерды. Бер көн эчендә аның башына мең төрле бәла төште. Шул ук вакытта күңелен Айбиби биләп алган иде, Рәшидә абыстай янында Айбиби дә булганмы? Булса, нигә аны баш сакчы күрмәгән'’ —Әйе,—диде барыр жайда Хәбир үсмергә Ислам,—без туры килсәк, мәнсез варяглар безне дә әсир итеп алып киткән булырлар иде. Менә нәрсә, Хәбир, әйдә без яугирләр белән алдан китик, көн авышып килә, әнә теге инеш янында төн кунырбыз. Олау килгән арада без ут ала торырбыз, туктар өчен яхшы урын эзләрбез һәм шулай изгеләрдә. Тугайрак урында туктадылар, коры-сары җыйдылар да ут алдылар. Олау килеп җиткәндә дөрләп ут яна иде инде. —Ислам абый,—диде Хәбир углан.—Әнә теге әрәмәлек артында үрдәкләр бакылдыйлар Шунда барып килим әле, бәлкем... —Ничә угын калды? —Ике. —Димәк, ике үрдәк аласын,—дип елмайды Ислам. Аның кинаясен аңлап алган Хәбир, учакка агачлар ташлый башлады. —Елга еракмы? —Якын, әрәмә артында гына. Анда аккошлар да төшкән иде Аккошлар сүзен ишетүгә. Исламның йөрәге жуу итеп китте һәм янә Идел буенда суга кереп аккошлар белән сөйләшкән Айбиби күз алдына килде. Шунда күңеленә якын сүзләр туды Мәхәббәтем югалттым дип. Башым ташка орыйммы. Дәрвиш хәлләренә төшеп. Сагыш җыруым җырлыйммы? Ялгыз калганда адәм баласы сагышка бирелүчән. Чарасыз калыр дәрәҗәгә җитеп, ашмас хыялларыннан нидер өмет итеп йөрүен бераз абайлый иде Ислам Ләкин бит ул адәм баласы. Әнә шул кечкенә җыру да аның күңеленә өмет, юаныч китерде Олау да килеп җитә инде, учак дөрләп яна. ә Исламның күңеленнән Айбиби китми. Ул арада, кай тарафтандыр, күк йөзен кургашыңдай авыр болытлар томалады. Яңгыр болытымы дип, Ислам күккә карады Юк, бу кара болыт кына түгел, җир йөзенә ниндидер афәт килә сыман. Курку юк иде. күк күкрәп, яшеннәр яшьнәтеп, коеп яуган яңгырларны күргәне бар аның. Тик бу болыт тоташ ташкынны хәтерләтә. Көтүләре белән олау килеп җитсә, шушында ышыкланып шалашлар ясарга булыр дип уйлап куйды Ислам, һәм учакка коры-сары ташлады да Хәбиргә кычкырды —Хәбир, мин олауга каршы киттем. Учакны сүндерә күрмә1 —Ярый, ярый, Ислам абый,—диде ике кулына ике турсык* тоткан Хәбир. — Мин олауга каршы барам. Күрәсең, бик каты яңгыр килә Учак яккан төшкә килеп җитәрәк эре-эре яңгыр тамчылары тама башлады. Атларны туардылар да болынга ашарга җибәреп, арбаларны киез белән бөркәргә керештеләр. Күчмә халыкның яңгырдан качар өчен бердәнбер чарасы киез белән капланган бериш булган. Олаубаш Садретдин, хезмәтчеләрнең берсенә чыбыркы бирде. —Башта елга буена төшеп атларны эчерәсең, аннары болында утлатасың. Көтүче егет атларны елгага таба куып алып китте, сарык көтүчесе дә малларын шунда таба куалады. Ирләр учак өстенә казан аскан арада, олаучы Садретдин көтүдән тотып калган оч сарыкны чалды, тиресен тунап, тиреләр өстенә итләрне кискәләп куеп, хатын-кызларга дәште. Хәбир турсык артыннан турсык белән елгадан су ташыды. Яңгыр бер читкәрәк киттеме, бераз дөбердәп, юлчыларны куркытып алды да туктады. Ләкин офыкта янә болытлар күренде. Мал чалган олаубаш офыкка карап-карап алды да: —Иртәгә килер бу яңгыр, Алла саклый күрсен, бик хәтәр күренә,—диде. —Авызыннан җил алсын, олаубаш,—диде аңа бер пешекче хатын. Сарык ите казанда гөбер-гөбер кайный башлады, җил астына урнашкан кешеләргә тәмле ит исе килеп җитте, ашказанын җилкендереп, тамакны кычытып куйды. Теләсәләр-теләмәсәләр дә алар әкрен генә казанлы учак тирәсенә җыела башладылар. —Сабыр, сабыр, балакайлар,—диде аларга өлкән бавырчы апай.—Аз гына сабыр итегез. Хәзер итне алабыз да дөге салабыз. Дөге озак пешми ул, мина әрәмәгә төшеп, чәй өчен үләннәр җыеп китерегез. Өлкән бавырчы хатын әйтерсең лә гомер буена гел аш кына пешергән иде, һәммәсен дә нәүбәтләп казанга сала барды: тозын, борычын, суганын, хәтта кишерен дә оста итеп турап салды. Менә шунда инде чынлап та тамак кытыклап кына калмады, ашыйсыны китереп, авыз сулары килде. —Буламы инде ашын, Мәрхәбә апа? Эчтә бүреләр улый башлады. Мәрхәбә апа яугир егетләргә карап алды һәм: —Садретдин, Садретдин, бир үзләренә бот сөякләрен, кимерә торсыннар,—дип, олаубашка дәште. Уен-көлке белән табынга утырдылар, тамаклары ялгангач, су буена төшеп, казанны юып менделәр дә чәй кайнатырга булдылар. Чәй дигәненә җыйган үләннәрне салып җибәрделәр. Мәтрүшкә дә, җир җиләге яфраклары да, карлыган яфраклары да, хәтта кемдер табып китергән бөтнек яфраклары да бар иде. Монын өстенә, ин соңыннан, чин сәүдәгәрләреннән алган чәй салдылар. Табынга зур коштабак белән бал китерелде. Иртән бик иртә кузгалдылар. Көн бик салынкы иде, күк йөзен кара болыт томалаган, көнбатыш тарафыннан кара болытлар белән бергә күңелгә шом тошкән иде. Ислам үсмер Хәбирне олаубаш янында калдырды да яугирләре белән барасы юлны карап елга буйлап китте. Елганы кичәргә кичү эзли торгач, алар бер көтүчегә тап булдылар. —Кинәле елгасында адым саен кичү, кордашлар. Чак кына остәрәк атлап чыгардай кичү бар. Мин малларымны шуннан чыгарам,—диде. Олауны кичүдән чыгарып, кузгалганнар гына иде, шаулап яңгыр ява башлады Яңгыр шул чиккә җитеп шаулап яуды ки, олау туктады, сарыклар олау тирәсенә елышты, атлар аптырап калгандай тын гына басып тордылар. Ләкин яңгыр ничек килгән булса, шулай тиз үтеп тә китте. Шөкер, өлгерделәр, әле генә чыккан кичү тәмам күтәрелде, елга ярларына кадәр тулышып ага башлады. Хәбир углан атын Ислам белән янәшә атлатты. — Ислам абый, Йосыф каханның Айбиби хатыны Казанга киткәндер, Рәшидә абыстай белән бергә. Исламның колаклары торды. ‘Турсык күн капчык. — Син моны каян беләсен? —Әнинең ахирәте—ишектә сакта торучы бер агайның хатыны. Анла булган барлык яңалыкларны да җиткерә тора. —Сине кем укытты? —Башта раввалар. аннары имамнар. Әти әйтә, раввалар үз куллары белән үзләре төзегән дәүләтне җимерәләр. Жимерә башладылар да инде, диде. Мин әтием белән еш кына шул хакта бәхәсләшә идем. —Карап-карап торам да, Хәбир туган, сина кахан сараенда гына эшлисе калган икән. —Ә нигә, эшләгән дә булыр идем. Ислам абый. Бер равванын әтигә әйткәне дә бар иде: 'Малаен үтә дә ушлы, Булат бәк, без аны сарайга хезмәткә алырбыз”, дип, тик әти, әллә нигә мәктәптән алып, мәдрәсәгә күчерде —Кайсысында уку кызыграк иде сон? — Белем алу кызык түгел. Ислам абый. Мин мәктәпкә дә, мәдрәсәгә дә кызык өчен йөрмәдем, белем алу өчен йөрдем. —Гафу ит. Хәбир туган, гафу ит. Син акылын белән зурларча фикер йөртәсең, ә кылган гамәлләрен балаларныкы —Бәхәсләшмим, бу шулай. Мин бер тапкыр равваны да шаккатгырган идем. Нигә мин әйтәм, хөрмәткә ия раввам. сез китапка табынасыз, ә без Аллаһы Тәгаләгә? —Китап—белем чишмәсе,—диде равва—Ә Аллаһ сине дөнья көтәргә өйрәтә. Ә дөньяны китап укымый көтеп булмый —Нигә соң сез яһүдләр китапмын һәр хәрефе очен төннәр буена бәхәсләшәсез? —Я Һүдне китап шулай тәрбияли, олан. Тынла мине, әгәр дә мәгәр яһүд адәменә иртәгә үтә куәтле давыллы янгыр явачак, ә син яһүд булганга күрә исән калачаксың дисәләр, яһүд аяк астындагы җир убылса да шул төбәктә басып торачак. Ин гаҗәбе, ул исән калачагына ышана диде. Булат бәк улы. диде. —Искитмәле, Хәбир, искитмәле. Болгарда каласы итсән. мин сине, сарай мәдрәсәсенә мөгаллим итеп тәкъдим итәчәкмен —Олуг хан, Мөхәммәд вафат Ил башында Дунайдан килгән Шәмгун хан утыра. Аның кем икәнен син дә, мин дә белмибез. Ислам абый. Сабыр итик, язмыштан—узмыш юк. дигәннәр борынгылар —Синең Йосыф кахан белән дә сөйләшкәнен булдымы? —Булды, мәдрәсәгә күчәргә ул мина кинәш бирде. Син ике халыкның телен дә, динен дә белергә тиешсен,—диде. —Хатыны Айбибине дә... —Юк. Ислам абый, минем аны күргәнем булмады —Менә кахан Йосыф сине якын иткән, кинәшен биргән, ә сонра атаңны зинданга ташлаткан. —Чарасыздандыр. Хак булса, өлкән равва ана бау салырга җыенган, ләкин Йосыф кахан көтмәгәндә ил белән үзе идарә итә башлаган Бусы инде мин киткәч булган хәл, бу хакта мина атам сөйләгән иде —Асыл егет, акыллы кеше булып китәрсең син. Хәбир туган Язмыш асрмаса, иншалла, без бергә булырбыз. Атам бит мине сарай табибы итеп әзерләгән иде Мин синен белән юлга чыгуыма мыскал да үкенмим. Акыллы юлдаш барган юлына ак җәймә җәяр. ахмак юлдаш кырлы таш түшәр, ди. — Ислам абый. Ислам абый, карале,—диде артына каерылып,—безне кемнәрдер куа килә. —Көтеп алабызмы, каршы барабызмы. Хәбир'* — Кораллы кешеләр булса, көтеп алыйк, кораллары булмаса каршы барыйк. Ислам абый —Ә олау? —Олау китә торсын. Әнә. кон тагын ямьсезләнә башлады Шулвакыт Хәбир кычкырып җибәрде — Ислам абый, әти бит бу. алдан чабучы, әти. минем әти!.. 3. .К У: Н 8 XVII Арбага җигелгән атлар сабыр гына атлый. Күчәр башында утырган ат тотучы йокымсырап бара. Айбиби куенына кереп йоклаган балага бага. Бала мышный-мышный йоклый. Имә дә йоклый, имә дә йоклый. Ә Айбибинең күзенә йокы керми. Үткән төндә дә рәтләп йоклый алмады. Аны тәмам уй басты. Ние белән, кай сыйфатлары белән Йосыф кахан- ны үзенә генә карата алды ул? Кырык төндә кырык хатын белән йоклаган кахан кисәк барысыннан да баш тартып, аның белән генә торып калды. Нәкъ шул хәлдән сон сарай раввалары аны гына түгел, каханның үзен дә күралмый башладылар. Ярый әле Рәшидә абыстай өлкән равва- ны акылы белән дә, ягымлылыгы белән дә тынычландыра алды. Аннары балага Ибраһим исеме кушу да өлкән раввага ошады бугай. Бала да тапкач, Йосыф кахан исә Айбибигә кайнап ябышты. Әйе, ул Хазарстанга курка-курка, әмма кызыксыну аша килгән иде. Курыкмаслык та түгел иде шул—кырык хатыны, булган каханга тарттырдылар ич! Ә менә кырык хатыннан арынып, Йосыфҗаны белән бер тән, бер җан булып яши башлагач, сөю-назлаунын кызыгы бетәр кебек тоелган иде, әмма алай булмады, аларнын мәхәббәтләре янадан дөрләп кабынып китте. Йосыфы назлаганда ул тәмам күгәрчен кебек гөрли башлар иде. Якынлык кылганнан соң Айбиби үзен ялгызагын көймәгә салып, елга буйлап агызып җибәрелгән кешедәй тояр иде. Көймә чайкала-чайкала шуа, ә аны кемдер күккә чакыра кебек, зәңгәр күктә йөзгән ак болытлар дәшә сыман. Аһ ул төннәр!.. Айбиби хатирәләреннән арынып, баланы күкрәгенә кыса төште. Күңел түрендә Йосыф каханга бераз гына үпкә дә бар сыман, шул ук вакытта күкрәк түрендә сагышлы хатирә дулкыннары да тулгана иде. Әллә белеп, әллә нидер сизенеп, иртәгә-берсекөнгә Болгарга таба кузгалыр алдыннан Айбиби Аккошлар култыгына төште. Аны күрүгә, ялгызак аккош ашыга-ашыга янына йөзеп килде, килде дә кинәнә-ки- нәнә түгәрәк ясап йөзә башлады, ә үзе бертуктаусыз саубуллашкандай башын иде. Ә бит, аккошкаем, нидер сизенгән булган, Айбибинең ки- тәсен сизгән. Ничекләр, ничекләр сизгән ул аны?.. Сагышланган да кебек, янына суга да дәшә сыман, әмма һични кыла алмавын да сизә. Ә Айбиби аны аңламады, аккош тикторганда су өстендә канатларын җил- пи-жилпи биергә кереште. Ул да түгел, йөгереп китеп, һавага күтәрелде, аның колак яныннан ук канатларын чажлатып, очып узды һәм күздән язды. Айбиби һични аңламады. Кинәт аның күзләре яшь белән тулды, үкси ук башлады. Ахыр елады-елады да чатырга кереп ятты һәм шундук йокыга да китте. Айбибигә янә моңсу булып китте. Ни өчен Йосыф кахан үзе озатмады ал арны. Һич югы Ханбалыкка кадәр озатсын иде. Ул үзен әле генә болыннан өзеп, юл өстенә ташлаган чәчкәдәй хис итте, бер әкәм- төкәм шикелле эченә кереп бикләнде. Рәшидә абыйстай да Айбибинең хәлен белгән сыман берни сорашмады, сүз башларга кыймады. Айбиби исә уй җепләрен янә Йосыф каханга ялгап җибәрде. Аккалага килә-килүгә, баш хатын да булып киткәч, күлмәкләрен дә көнаралаш алыштыра башлады. Баш хатын буларак аны яраттылар, аңа сокландылар, зурладылар. Айбиби моны бөтен барлыгы белән тойды. Күлмәкләрне аңа Болгар тегүчеләре җибәреп торырлар иде. Купшылык, гүзәллек, матур киенү аңа үзенә дә ошый иде. Айбиби хатын узганда сарай куштаннары аның артыннан карап калырлар, соклануларын яшермичә, ай-һай дип башларын чайкап куярлар иде. Каханбикә ләбаса! Төрки кызлары борын-борын заманнардан ук зәвыклы киенергә, купшы-кылтыйрак йөрергә яратканнар. Мөхәммәд атасы сөйләве хак булса, борынгы Кытай императоры Цыймасин төрки кызлары киенгән кебек киенеп йөргән чин кызларын Кытай дивары аша гуннар иленә куган. Имеш, бозмасыннар борынгы чин бабаларының гореф-гадәтлә рен. Чин кызлары да матур киенергә теләгән, аякларына агач калып киеп йөриселәре килмәгән. Агач калыпны кызларына Кытай императорлары аяклары кечкенә булсын дип, унжиде яшькә кадәр көчләп кидергәннәр. Кем дә кем күрше гуннарнын бизәкле күн итекләрен кия, ул кызны туннарга биреп жибәргәннәр. Соңрак Кытай кызлары үзләре үк торки-гуннар хатын-кызлары киемнәрен киеп, базарларга чыга башлагач, император фәрманы белән илдән күпләп китә башлаганнар. Император, имеш, болай халык китә башласа илдә кызларыбыз да калмас дип, хатын-кызларына төркиләрнең аяк киемнәрен дә кияргә рөхсәт иткән Дала төркиләре бер чиннар белән генә түгел, фарсылар белән дә сәүдә иткәннәр һәм Ефәк юлын үз кулларында тотканнар. Бу хакта да аз-маз хәбәрдар иде Айбиби Болгарга кытай сәүдәгәрләре атлас тукымалар, чәй. алмалар белән бергә Шайтан каласында коелган һәм каланын кальгаларына куелган туплар өчен дары да китерерләр иде. Дарыны хан сатып алыр, Айбиби атасы янына кереп, Кытай сәүдәгәрләренә карап торыр, ә алар исә Айбибидән күзләрен дә алмаслар иде. Сәүдәгәрләрне атасы кабул иткәндә. Айбиби алар янына ялтыравык күлмәкләр киеп, аягына кызыл читек элеп, кашларын каралтып, керфекләренә сөрмә тартып, ун битенә һинд сәүдәгәрләре китергән миңне ябыштырып чыгар иде. Сәүдәгәрләр аны күрерләр иде дә тәмам өнсез калырлар иде Ин гажәбе. Айбиби Аккаланын өлкән рухание белән үзен тин күрә башлады. Очраган саен бәхәскә керде, үз сүзен һәрдаим өстен чыгарырга тырышты Менә егерме көн инде алар юлда. Хәзер үзе дә. бала да юлга күнегә башладылар. Айбиби көннәр буена арба япмасын ачык тотты—табигатькә карап бара. Һәр сәгать вә минут саен алышынып торган күренеш анын дикъкатен үзенә жәлеп итте, булган хәлләргә карата истәлек-хатирәлә- рен оныттырып торды. Бүген дә кон үтеп бара икән инде, кичкә авышып килә, кошлар төн кунарга елга буендагы тирәкләргә таба оча. Кисәк кенә барысын да бер читкә куеп, кемнеңдер арба тәгәрмәче шыгырдый башлый, шуна эче пошкан олаубаш, әйләнеп. —Кара аны, малай актыгы, ыстан туктагач, көпчәгең майланган булсын!—дип кычкыра. Ул арада арбаларга җиккән атлар, бер-берсе белән сөйләшеп алгандай, пошкырышып куялар. Арбаның түр ягыннан Рәшидә абыстай дәшә. —Айбиби, баланы имезеп аласынмы әллә, уянды, боргалана башлады — Бир монда, ул да табигатькә карап барсын. Менә күзем ала алмый барам, Болгарга якынлашабыз бит инде, үз якларыбызга. Айбиби дәшми генә баланы кулына алды, изү бавын чишеп, балага имчәк каптырды. Бала ике кулы белән әнисенең күкрәгенә чытырдап ябышты. —Авырттырасын бит, улым, улыкаем!—диде аңа Айбиби. Бала, гүя анасын аңлады, бармакларын җибәрә төште,—Ачыктыңмыни, улыкаем? Әйт әле, нинди төш күрдең' Әйтмисеңмени'.. — Имә дә йоклый, имә дә йоклый сабый, килеште үзенә юл,—диде Рәшидә абыстай. Айбиби дәшмәде, тик бернәрсәне аңлады, алар Болгарга кайталар, ары таба Казанга үтәрләр. Барысын да Йосыф кахан кушканча эшләрләр. Тагын Йосыф кахан тел очына килеп кунды Нигә шулай борчый ул аны, нигә хәтерен бимазалый * Килер ул, аларны Казанга ук килеп алыр. —Рәшидә абыстай, Бозаулыктан Казан еракмы? — Бер атналык юл кала, бер атнадан Казанда булырбыз, иншалла, балакай. Алпар йөзбаш Кенәле елгасы буенда туктарбыз диде — Без Болгарга кермибезмени, абыстай? —Олау кермәс,—диде Алпар йөзбаш —Теләсәң без кереп чыгарбыз. Атаң каберен күреп, зыярат кылырбыз. Туганың Гаязетдин дә безне көтә 5* Кахан ана сөенчесен җибәрде, безне Мишә елгасына килеп каршы алырга әмер җибәргән. — Нигә мин бу хакта белмим, абыстай? —Бала муенында ни дә, үз муенында ни, балакай. Килер ул безнең арттан, килер, балакай. Бала муенына ул бөтине тиккә генә тагып җибәрде дисенме?.. —Мин курка башладым, анакай. Хазарстанда орыш-фәлән булса... —Анысы инде Ходай кулында, Ходай ни язган булса, шул булыр. —Атам вафаты турында хәбәр дә итмәделәр. —Кияү сине борчырга теләмәде, балакай, мин дә. Үлгән артыннан үлеп булмый. Әнә хәзер Болгар тәхетендә Шәмгун хан утыра, ди. Атаң утыртып калдырган, кардәш дунайлылардан. Алпар йөзбаш әйтә, баскынчы варягларны кальга-калага уздырмаган, бик күпләре кала дивары буенда ятып калганнар. Бала бер гамьсез күкрәген имә, ә анасы эчендә хәсрәт уты көйри. Күз алдына янә Йосыф кахан килеп баса. Сугыш киеменнән. Кальга диварларында туплар, сарай тирәсендә сөннәтле казаклар арлы-бирле йөриләр, шунда ук раввалар, сарай куштаннары. Сарай гүя умарта оясы иде Бу күренешне сиртмәле арбага утырганда гына күз угында тотып калды Айбиби. Нинди мәхшәр килә иде Аккалага? Айбиби белә дә, белми дә иде. —Абыстаем, әйт әле, Йосыф кахан миңа сер итеп кенә Аккалага өлкән равва викингларны дәшкән диде, хакмы бу, син белмәдеңме? Рәшидә абыстай Айбибидән моны көтмәгән иде, анын янына ук күчеп утырды. —Хак та, хак та түгел. Өлкән равва миңа: “Абыстаем, без моны бер табында хәл иттек”, диде. —Димәк, сез атам үлеме турында да, викинглар килүе хакында да алдан ук белгәнсез һәм шуңа безне Йосыф кахан ашыга-кабалана Болгарга озатты... —Хак сүзгә җавабым юктыр, балакай. Ләкин моны кахан чарасыздан кылды, сезне саклап калырга теләде. Соңгы көннәрдә Йосыф кахан берәүгә дә ышанмый башлады, равваларына да, өлкән раввага да... Әйтсәм әйтим инде, балакай, без өлкән равва белән никах укыттык. Имам хәзрәтләре укыды. Айбиби күзләрен зур ачып Рәшидә абыстайга карады. Ул аңардан берни дә сорамады. Сорар әмәле калмаган иде. Дөресрәге—оялды. Соңыннан гына, Кенәле елгасына җитеп, ыстан туктагач кына: —Син аны яраттынмы, абыстаем?—диде. Рәшидә абыстай арбадан төште, Айбибигә төшәргә ярдәм итте һәм хезмәтче хатын кулыннан баланы алгач: —Адәм җанының адәм җанына сыенырга теләве нәҗеслеккә керми, балакай. Мин никахсыз аның кырына ятмадым, Аллаһ алдында күңелем пакь,—диде. Нәрсә әйтә ала иде Айбиби. Һични! Абыстай хаклы иде. —Әллә сон казан аскан җиргә кадәр җәяүләп атлыйбызмы, абыстаем,—диде Айбиби. —Әйдә соң,—диде битараф бер халәттә абыстай. “Ни хакым бар минем ана үпкәләргә! Ни хакым!”—дип, үз-үзен орышты Айбиби. Алар казан аскан төбәккә җиткәндә кояш баюга таба тәгәри иде инде. —Аш пешкән, киезгә ашъяулык җәйгән, әйдәгез ашап-эчеп алыгыз да су буена төшеп менәрсез. Монда шундаен матур,—диде пешекче апа. Ашап-эчкәч, Айбиби тынычлана төште. Нигә әле ул кырык яшен яна тутырган җиләктәй абыстаеның эчке тормышына тыкшына! Ахмакмы әллә син?! Гафу үтен син анардан, кичерүен сора, ике затның бергә кавышуы гөнаһмы? Су буена төшкәч, Айбиби учлап-учлап су алды да битенә бөркеде һәм шуннан сон тагын да тынычланып киткәндәй булды Шул вакыт ул ары табарак, камышлар янында аккошларны күрде Күрде дә өнсез калып, аягүрә басты, үзе дә сизми. “Би-би, би-би, би- би”,—дия башлады Әмма аңа игътибар итүче булмады. Аккошлар шактый еракталар. Ә инде алар кырына үтәргә Айбиби кыймады, анда таллыклар аша барасы. “Мин аларны иртән-иртүк килеп күрермен”,—дип үз-үзен юатты Айбиби. Юл газабы, гүр газабы, диләр, алай да ай ярым дигәндә, мен бәладән соң Болгар күренде. Басу капкасына житкәч, алар арбасы янына Алпар йөзбаш килде —Мин калага керергә кинәш итмәс идем, каханбикә,—диде ул кала читендәге яндырылган өйләрне күреп —Каланы викинглар талаган булса кирәк. —Минем әтиемнең каберен күрәсем килә, йөзбаш Алпар —Мин сезгә бер арба белән генә керергә кинәш итәр идем, курыкмагыз, озатырга унбашым бирермен, ягъни ун яугирем Айбиби Рәшидә абыстайның күзләренә карады, имеш, нишлибез? —Керәбез,—диде Рәшидә абыстай —Борчылма, йөзбаш, без озак тормабыз. —Якшы, абыстай. Алпар йөзбаш ун яугирен чакырып алды, сиртмәле арбадан артык әйберләрне бушаттырды да күчәрбаш биреп, бала белән Айбибигә утырырга кушты Рәшидә абыстай икенче як ишектән кереп утырды —Кузгал. Аллага тапшырдык, күчәрбаш Кала аларны колач җәеп каршы алмады. Шәһәр капкасында сакчылар да юк. Бу хәл Айбибине борчуга салды Йөзбаш Алпар олауны капкадан да уздырмады Яр буйларыннан ерактарак өйләр исән калган булсалар да, нигәдер ул өйләрнен ишегаллары да, базар куышына утыртылган кибетләрнең ишекләре дә богау йозагында иде. Ин сәере, урамнарда ник бер кеше күренсен. Чатта утырган мәчетнең дә баскычлары җимерек, бер-ике келәм мәчет ишеге янында ята. Рәшидә абыстай күчәрбашында утырган егеткә туктарга кушты. Жилле генә төште дә. мәчеткә таба китте, ачык ишектән сагая калып эчкәре үтте. Биредә бар нәрсә дә таланган, идәннәр шәп-шәрә иде. Димәк, юлбасар викинглар мәчеттәге келәмнәрне алып киткәннәр, икесе баскычта төшеп калган, каракнын коче җитмәгәнме... Рәшидә абыстай догасын укый-укый: —Әйдә, оланнар, кальга-калага,— диде Кальга-калада, ягъни хан сарае капкасында ике сакчы тора иде, алар Болгар яугирләрен күрүгә, капкаларны ачтылар. Сакчыларның берсе Айбибине таныдымы, Рәшидә абыстайнымы, аларны күрүгә, күкрәгенә кулын куеп, баш ия-ия эчкәре уздырды Рәшидә абыстай ханнар каберен белә иде, күчәрбашка шунда барырга кушты. Атлар челтәрле тимер коймага җитеп туктадылар Әүвәл арбадан Рәшидә абыстай төште, аннары Айбиби Арбадагы карачы хатын Айбибигә баланы бирде Бала уяу, як-ягына карый, әйтерсең лә нидер андый, нидер күрә иде. Ханнар зиратында уткойрыклар очынып йөри, чыркылдыйлар, ул да түгел, каяндыр килеп чыккан саескан шыркылдап ала. Шушы тавышларгамы борчыла балакай, дип уйлады Айбиби Тимер капка янында ап-ак сакаллы бабай күренде —Тукта, тукта, кемне күрәм, Рәшидә абыстай түгелме, ә син, балакай, син—Айбиби, хан кызы Айбиби?! Карт кабалана-кабалана тимер капканын богау йозагын ачты, кунакларны, зыярат кылырга килгән баласын күтәргән хан кызын алдан уздырды —Саумы, бабакай! —Саумы, саумы, иминме, балакай? Бәби белән үк кайтып төштегезме0 Атаң кабере түрдәрәк, әнә теге миләш үскән җирдә,—диде карт һәм үзе үк алдан китте. —Баланның аты ничек соң?—дип сорады зират сакчысы карт. —Ибраһим,—диде Айбиби. —Пәйгамбәребез исеме икән,—диде карт. Ниһаять, кабер янына җиттеләр. Кабергә җитүгә, Айбиби баланы карачы хатынга бирде дә ике тезенә төшеп, белгән догаларын укыды. Рәшидә абыстай да аннан калышмады. -Хатын-кызга зиратка узарга кушмыйлар да,—дигән булды карт. Айбиби анын учына ике дирһәм салды һәм шуны гына көткән кебек, карт кабер янындагы түмәргә утырып, дога кылды. Айбиби ары таба үтте, әтисе Талиб каберенә. Ул анда тезләнеп кенә калмады, үлән баскан кабер туфрагын кочаклады һәм эченнән: “Тыныч йокла, әтием, тыныч йокла, кызың сине онытмады, онытмады..." Ахыр белгән догаларын укыды, бер уч туфрак алды да кулъяулыгына төреп, түшенә куйды. Кире кайтканда, җимерелгән өйләрне, ишекләре аерылып ачылган, таланган кибетләрне күреп, Айбибинең җаны сыкранды. Һәм анын кайчандыр гөрләп торган базарлары, халык тулы урамнарының бушап калуларын күреп, тизрәк бу каладан чыгып китәсе килде. Һәм шулай иттеләр дә. Каладан чыгуга, йөзбаш Алпар олауны Казан юлына төшерде, шуннан сон гына Айбиби арбасы янына килде. —Айбиби каханбикә, калада халык калмаганга шаккатмагыз, халык нигездә Биләргә—эчкәрерәк, баскынчы викинглар күзеннән ераграк җиргә күчеп китте. Су юлы белән йөриләр бит викинглар, яссы төпле баркаслары белән елга комлыгына кадәр чыгалар. —Монсу, кала бушап калган, илгә афәт килгән, каланы күреп чыктым, күнелем шом белән тулды. Ул каһәр баскынчылар Казанга да кергән булсалар, йөзбаш? —Казанның кальгасы тау башында, каханбикә. Баскынчы викинглар бер тапкыр гына килмәделәр инде Болгарга. Кальгага үтә алмадылар. Әле дә йөзләрчә яугирләре кальга дивары буенда ятып калды. Кальганы Шәмгун хан бирмәде, акырып-бакырып ябырылып килгән дошман өсте- нә туплардан аттылар. Шул хәлдән сон Шәмгун хан башкаланы Биләргә күчерергә булды. Халыкның күбесе инде күчеп тә киткән. Безнең янга кар базына качып калган бер карт килгән иде, шул сөйләде. Казан тарафларына да күчеп китүчеләр булган икән, каханбикә Айбиби. Шәмгун хан сарай куштаннарын гына түгел, үзе белән хезмәтчеләрен дә, төзүчеләрен дә алган икән. —Без дә кузгалыйк, әрвахларыбыз рухына дога кылдык, атам-анамның каберен күрдек, изге гамәл кылдык. —Мин дә Талибымны күргәндәй булдым, балакай,—диде Рәшидә абыстай арбага таба кузгала-кузгала. Әмма Айбиби аның сүзләрен ишетмәгәнгә сабышты, әле булса янында басып торган йөзбаш Алпарга: —Без дә кузгалыйк, йөзбаш,—диде. Әнә шулай хан кызы Айбиби ерак Хазарстанны ташлап туган якларына әйләнеп кайтса да биредә калмады—язмышы аны Болгар дәүләтенең чиге сыман булган Казан каласына алып китте. Өч көннән соң гына олау Чулман елгасына килеп җитте, мең бәла белән аръякка чыктылар һәм яр өстендәге чирәмлектә төн кунып китәргә булдылар. Бериш халык Алабуга авылына юнәлде, аннан ике чиләк сөт, катык алып килделәр һәм бер капчык көлчә-ипи алып кайттылар. Айбиби балага сөт эчерәсе иткән иде, Рәшидә абыстай каршы төште. —Синең үз сөтен дә савып алырлык, балакай. Эчермә, эче бозылып куюы бар, килешмәс дим. Сабый гына бит әле ул, сабый гына. Айбиби янына йөзбаш Алпар килде. —Каханбикә, безне Мишә елгасы ярында Гаязетдин тархан көтәргә тиеш. Һәрхәлдә, Йосыф кахан мина шулай дигән иде. Ул анда Аккошлар күле янында сезгә утар салдырткан икән. Мишә елгасына җитә алмадылар. Бик көчле янгыр яуды, туктап, янгыр туктаганны көттеләр һәм шунда ниндидер чишмә буенда төн кунарга булдылар. Янгырдан сон һава сафланып киткән иде. Хатын-кызлар аш пешергән арада Айбиби чишмә янына төште, учына салкын чишмә суы җыеп, рәхәтләнеп эчте. Һәм баласы чишмә суы яратканны искәреп, пешекчеләр янына менде, агай табак алып, балага су эчерәсе итте. Әмма моны Рәшидә абыстай күреп алды һәм коты алынып —Нишләвен бу! Салкын чишмә суы ла! Баланын тамагына тиюе бар. Китер жылытып китерим. Жиз савыт бар, учак янып тора. Суны җылытып китерде, әмма бала нигәдер судан йөзен чөерде. —Анасынын сөтен сорый,—диде карачы хатын. Айбиби киезгә утырды да баланы кулына алып, туйганчы имезде. Имеп туйган бала әнисе белән сөйләшкәндәй э-э, мә-мә дигән булды. —Әннә, диген әле Ибраһим улым. Әннә диген. Әмма бала һаман бер авазны кабатлады: “Ә-ә, мәә”. Ләкин хәтта шушы аваз да Айбибинең күнелен күтәреп җибәрде. Ул арада чишмә янындагы әрәмәлектән карачы хатын бөрлегән җыеп китерде Һәм савытка салып юды да Айбибигә бирде. —Каптырып кара әле шуны балага, Айбиби. Айбиби бер бөрлегәнне алды да бала авызына каптырды. Башта бала һични аңламый йөзен чытты, аннары авызын мәзәк итеп чапылдата башлады. —Ошады бөрлегән, ошады,—диде Айбиби кинәнеп.—Аша әле, улым, аша, оҗмах җимеше бу. оҗмах җимеше. Бала тагын ике бөрлегән ашады. Олылар барысы да кинәнделәр Гаязетдин тархан Йосыфҗан турында горурланып сөйләгән икән Бу хакта ишеткәч, Айбибинсн күнеле иренә карата йомшара төште Юк, ул безне кумады, ул безне кунакка гына озатты. Шулай бит, улым, әти безне кунакка гына озатты бит. диде Айбиби арбага утыргач, улынын кин итеп ачылган чем-кара күзләренә карап. Ләкин Гаязетдинне күз алдына китерә алмады. Йосыфка ошаган булса, кара-тутсыл йөзле, кара чәчле булырга тиештер. Ләкин ана анасы Сара аксыл-жирән чәчле, яшел күзле, дигән иде Йосыфҗанны. Айбибигә бер хәрам ата җиткергән иде инде, кайчандыр, өлкән равванын хатыны бер төрки бәгенә ябышып качкач, өлкән равва тол калган Сара каханбикәнен кулын сораган, имеш. Әмма каханбикә Сара аның белән сөйләшергә дә теләмәгән, икенче көнне үк вафат булган Айгол килененең улы Гаязетдинне алган да Таман тарханы Гали иленә китеп барган Һәм Гаязетдин балигъ булганчы бер тапкыр да Ха- зарстанга әйләнеп кайтмаган Әнә шулай Гаязетдин углан Таман тархан тобәгендә үскән, яхшы мөгаллимнәрдән белем-сабак алган, хәтта фарсыларда, грекларда иорсп. азмы-күпме тел өйрәнгән икән Икенче көнне Мишә елгасына җиткәнгә кадәр Айбиби шул хакта уйланды. Йосыф каханнын улы Гаязетдин Казанда, анасы Сара да анда булса кирәктер Ир-канаты Иосыф каханнын улы Аккош күле янында утар күтәрткән, өй-йортлары, каралты-куралары белән Димәк, әйткән сүзе хак булса, ул аларны—улы Ибраһим белән хатыны Айбибине, шуннан килеп алачак... Куанычлы хәбәр иде бу Айбиби өчен. Тик әллә нигә барыбер күңел төпкелендә шик саклана. Нигә ул—аның җанкисәге, шул хакта Хазарстанда ук әйтмәде?! Ни очен яшерде9 ! Үзенә, ана, балага бөтиләр ясаткан, димәк, асрыласыларын алдан ук белгән, ә бәлкем, мәнгегәдер. Күр инде, нинди уйлар гына килми күңелгә юлда барганда.. Ә Аккошлар күленә котү-котү аккошлар төшә икән, шунда бибиләрен чыгаралар, дип кинәндерде Айбибине йөзбаш Алпар Йозбаш үзе дә шул яклардан икән Аккошлар! Аның ялгызагы да шул күлдән түгелме икән, шушында югалтмадымы икән ишен?.. Ни генә булмасын, бу хәбәр ирешкәч, АИби- бигә күңеллерәк булып китте. Һәм йокы аралаш күкрәген имгән баланы кыса төшеп: “Без синен белән, улым, аккошлар күленә тешәрбез, алар- ны ашатырбыз. Ишетәсеңме, улым. Ибраһим, дим. Күзләреңне ач инде, болай да юл буена диярлек йоклап кайтасың. Казанга якынлашабыз, әнә, Гаязетдин абаннын каласына. Ул анда таш кальгалар эчендә мәһабәт сарайда утыра, диделәр. Без аларга барырбыз, әбиеңне күрербез, Сара әбиеңне. Ул синең сөннәт горурлыгын күрер, шатланыр...” Айбиби шулай диде дә бу хәлнең булуына шикләнеп куйды. Сара ана Йосыф кахан тәхеттә утырганда бер тапкыр да диярлек улы янына кайтмый, Гаязетдин оныгы белән илдән илләргә йөри, хәтта изге җирләре Исраилгә барганнар, дип тә әйткән иде Йосыфы. —Бик сагышка батып кайтма әле, балакай,—диде Рәшидә абыстай Айбибинең уйга калуын күреп —Аккошлар шушы төбәкләрдә бибиләрен чыгаралар. Рәхәтләнеп ашатырсың... Айбиби бертын дәшми торды. Һәм уйлады: “Соң биредәге аккошлар янында аның Йосыфы булырмы? Күл буеннан аны кулына күтәреп кем алып кайтыр. Рәшидә абыстаем, кем?..” Йөрәк сыкравы иде бу, ни әйтергә белми гаҗизләнүдән иде. Иллә ни әйтә ала ул Рәшидә абыстаена. Һични! Шулай да җавапсыз калмады. —Без бергәләп ашатырбыз аларны, абыстаем-анам, бергәләп,—диде һәм йокыга киткән баланы ана сузды:—Мәле баланы, абыстай, бераз атлап барыйм, әллә нигә аякларым оеп китте. Рәшидә абыстай да, күчәрбаш кырына ук күчеп утырган карачы хатын да елмаешып алдылар. Казанга якынлашып киләләр ич инде, гомер итәселәре төбәккә. Аяла Аккошлар күле, анда алар өчен мәһабәт нарат- чыршы урманы эченә салынган йорт-каралты, зур бер утар, һәм ул утарны Йосыф кахан аларга дип салдырырга кушкан, Казанда тархан булып утыручы улы Гаязетдингә—Казан тарханына. XVIII Мишә елгасын иртәнге якта кичтеләр. Барысы да кичеп беткәч, Казан яклап бер төркем атлыларны күреп, йөзбаш Алпар Айбиби арбасы янына килде. —Тархан Гаязетдин бу, каханбикә Айбиби. Ни өчен, Гаязетдинне күрмәс борын ук, Айбибигә каушау килде. Айбиби арбадан төште, анын артыннан Рәшидә абыстай, һәммәсе дә казанлыларны көттеләр. Алданрак килгән җайдак, олауга җитәрәк, атын чаптыра ук башлады. Менә аларны инде, бигрәк тә алдан килүче җайдакны. Айбиби ап-ачык күрә. Шушы җайдак якынайган саен ул үзендә гасабилану тойды, ахыр ни кылырга белми әле Рәшидә абыстайга, әле баланы тотып арбадан төшеп килгән карачы хатынга карады һәм каударлана төшеп: —Бир әле кулыма баланы, бир әле!—дип, карачы хатынга таба кузгалды. Баланы кулына алып, килүче җайдакларга борылып каравы булды, аһ! итте. Аларга таба, нәкъ ул баскан арба кырына таба, йә Ходаем, Йосыф кахан үзе килә. Айбиби: “Йосыфҗан!”,—дип кычкырырга иткән иде, Алпар йөзбаш, инде арба янына килеп җитәр-җитмәс атыннан төшкән кешегә: —Рәхим ит, галиҗәнапләре Гаязетдин!—дип, Казан тарханын каршы алды. Гаязетдин аның белән күреште, Рәшидә абыстайга күкрәгенә кулын куеп баш игәндәй итте һәм Айбиби янына таба килә башлады. Айбиби тораташтай катып калды, чөнки анын алдында, кулын балага сузган, суеп каплагандай Йосыфы тора иде. Гаязетдин тархан аңа килеп җитәр- җитмәс, бары тик бер адым кала туктады һәм бер тезенә төшеп, борынгы төркиләрчә Айбибигә сәлам юллады һәм күтәрелде дә якын ук иелде, җофар юрга^нга төргән балага үрелде. Айбибинен башы әйләнеп китте, гүя балага Йосыфы үрелгән иде. —Жингәчәй,—диде ап-ачык итеп Гаязетдин тархан —Җиңгәчәй, төкле аягыгыз белән Казан жиренә. Бирегез, бирегез әле энемне үземә, багыйм әле булачак баһадирга. . Айбиби баланы ана бирде, вә ләкин үзе баскан җирендә кинәт җиргә таба иелә башлагандай итте. Моны күреп, Рәшидә абыстай аның култык астыннан эләктереп алды —Айбиби, Айбиби!—дип, аны уятып җибәрде —Аллага шөкер, сезне күрер көнебез дә бар икән,—диде Айбиби —Күрдегез, күрдегез, җиңгәчәй Менә без дә сезне күрдек,—диде һәм егетләренә:—Олауны алып китә торыгыз!—дип боерды Рәшидә абыстай Айбибинең колагына үрелә төшеп: — Ни булды сиңа, балакай?—диде. Менә кайчан ихлас күңелдән, инде аек күздән беренче тапкыр Гаязетдин тарханның йөзенә бакты Айбиби. Һәм янә әллә нишләп китте Иосыф бит ул, Казан төбәгенә килеп чыккан Йосыфы! Шул чиккә җитеп бер-берсенә охшарлар икән. Йа Хода! Күзләре дә, карашы да Йосыфныкы кебек чем кара, йомры сакалы да хәтта, тик бераз кечкенәрәк кенә, ә тавышы—игезәк балаларда да бу хәтле охшашлык булмыйдыр Әллә соң Гаязетдин бала Йосыфныкы түгелме, игезәк балалар тапканмы Сара каханбикә'’ Ул арада Гаязетдин Йосыф тавышы белән артында басып торган җансакчыларына: — Казан асыгыз, бераз чәйләп алыйк, шуннан соң кузгалырбыз Шулаймы, җиңгәчәй?—дип, баланы анасына бирде. Айбиби анын белән килешеп, баш какты Баланы кулына алуга^булган хәлгә бөтенләй башка күз белән карады Айбиби Әйе, бу кеше Йосыфҗаны түгел, анын улы Гаязетдин тархан һәм ул аларны каршы алырга килгән, бериш яугирләре белән. Тик Айбиби һаман исә анына килә алмый тора. Күр инде гәүдә-сыны да Йосыфныкы бит . —Киез җәелде, табынга узыгыз, җиңгәчәй,—диде анын янына ук килеп Гаязетдин тархан. Күзләренә бакты да Айбиби бөтен тәне буйлап тетрәнү узуын тойды. —Әйе, әйе, абыйсы, без хәзер,—дип. Айбиби каушавын тыярга теләп, арба артына баласын пес иттерергә дип кузгалды Баланың җофар юрганын Рәшидә абыстайга бирде. Рәшидә абыстай "Бир баланы, үзем бушандырыйм”,—дисә дә баланы бирмәде^ана бераз гына тынычланырга, җилкенгән күңелен тыярга кирәк иде Йосыф булып, шулай кыланса?”—дигән уен күңеленнән куарга итте, әмма бу уй күңелгә кереп оялаган иде инде. “Бит ул сакалны бераз кыркырга да була",—дип, Айбиби һаман тәүге шиген нигезләргә тырышты, гәрчә күңеле белән Гаязетдин тарханның Йосыфы түгеллегенә инанган булса да Кызгылт-сары һәм саргылт төскә шакмаклап сугылган ашъяулык тирәли чәй зчәргә утыргач та, Айбиби юк-юк та. Гаязетдин ягына карап алгалады. Юк. анын Йосыфы түгел бу кеше, кыланышлары башка, сөйләгән теле дә катырак, Таман тархан төркиләренең сөйләменә тартым Тик шуңа карамастан. Айбибигә Гаязетдинне күргәч күңеллерәк булып китте Ул хәтта юлда булган бер хәлне дә сөйләп бирде, әмма каушый төшеп. Гаязетдин тархан аны бирелеп тынлады. нигәдер туп- туры карап, дикъкать белән. Һәрхәлдә, ниндидер томан эчендә тулганган Айбибигә шулайрак тоелды. Ары таба, чәй эчеп кузгалгач, Гаязетдин тархан Айбибидән сорады —Туры утаргамы, әллә булмаса Казан аша барабызмы, җиңгәчәй?— диде Айбиби баланы тотып, янәшәсендә утырган Рәшидә абыстайга таба борылды. —Утарда бар да әзерме сон Гаязетдин углан’’ — Барысы да әзер, абыстай, барысы да. Хезмәтчеләр дә. карачылар да. сакчылар да анда инде Атна буена барысын да хәстәрләп, котеп торалар. —Алайса, Гаязетдин, безне туры Аккошлар утарына илтегез. —Аккошлар күле янындагы утарга, Айбиби җиңгәчәй,—дип атын куа төшеп, алдан китте Гаязетдин. —Уф Аллам,—диде Айбиби уфтанып —Рәшидә абыстай, барысы да чынмы бу, безне чынлап та Гаязетдин тархан каршы алдымы?.. — Бик матур кеше, әдәпле сөйләшә, җингәчәй дип кенә тора. Иншалла, барысы да әйбәт булыр, балакай. Рәхмәт инде кияүгә, әллә кайлардан яу йөреп кайтса да, улына хәбәр иткән, ә бусы анын үтенечен аяк астына салмыйча, утар кадәр утар салдырган, хәтта хезмәтчеләрен дә булдырган. —Житмәсә утары куе нарат урманы эчендәге Аккошлар күле янында икән, абыстаем. — Сине, балакай, хәрам атакайлар әйтмешли, фәрештәләр үпкәннәрдер, фәрештәләр. Хазарстанга килә-килүгә кияүне нишләттең әнә. Кырык хатыннан аерып алдың. Кеше еш кына үз эченә кереп бикләнә икән. Айбиби үз язмышын үзе ясадымы? Юк ич, юк! Аны Йосыф каханга барырга атасы Мөхәммәд хан мәҗбүр итте. Ана беркем дә кирәкми иде әле, аның хәтта күзе төшкән егете дә юк иде. Ул, гүя, иреккә җибәрелгән сайрар кош иде. Ул баланы имезергә кулына алды. Бала тынычсызланган кебек, боргалана, нидер көтә сыман Бу балада анын һәм Йосыф каханнын каны. Кара күз, чак кына озынчарак йөз, юка иреннәр. Кара шул баланы, үстер, тәрбиялә кеше йөзендә, әгәр дә мәгәр тәҗрибәле мөгаллимнәрдән сабак алса, югалмас, дөнья арбасыннан төшеп калмас, иншалла. Айбиби үз-үзен шулай дип тынычландырса да, имчәк каптырып, бала имә башлагач, кинәнеп үк куйды. Аның баласы бар, яраткан кешесеннән тапкан улы Казан төбәгенә кайтабыз. Рәшидә абыстай әйтмешли, барысы да әйбәт булыр, иншалла. Агач күпердән Казан елгасын уздылар. Күперне чыгуга, алар арбасы янына янә Гаязетдин тархан килеп китте. Ймеш, барысы да әйбәтме, туктап ял итмисезме?.. Юк, берсенең дә туктыйсы да, ял итәсе дә килми иде. Казан елгасы артта калгач, бертын баруга олауны куып җиттеләр. Айбиби утырган күчәрбаш олауны җилле генә узып китте, ә Гаязетдин тархан үз яугирләре белән тагы да алданрак бара башлады —Хәтерем ялгышмаса,—диде Рәшидә абыстай,—Аккошлар күле Иделнең борынгы юлында, шул юлда төрле-төрле зурлыктагы күлләр хасил булган, әнә шул күлләрнең берсен аккошлар үзләренә сайлаганнар. Бу хакта мина мәрхүм атан Тапиб сөйләгән иде, хәтта бер барып күрсәтәм дип тә ышандырган иде. Ул вакытта күрергә язмады инде, иншалла, бу юлы күрермен. —Күрерсең дә, шушында яшәрбез дә, абыстаем. —Язган булса,—диде Рәшидә абыстай серле генә итеп. Айбиби аны шундук аңлады. Абыстае бит никахлы кеше. Көтмәгәндә шул кеше бирегә килеп төшсә?.. Ялгыз гына ошбу явызлык белән тулы дөньяны көтүләре ай-һай авырдыр. Ярты гомерен инде Рәшидә абыстай аңа багышлады. Кырык яшьлек хатында мәхәббәтнең сөт өсте, диләр бит Дөньяда яшәгән һәр гүзәл затны яратып та, сөеп тә бетермәле түгел, телисенме моны, юкмы, сиңа барыбер тулы канлы мәхәббәтне бер кеше генә бирәчәк. Калганнары сан ягыннан гына хәтерендә калыр. Ә менә берсе—җан биргәндә дә синең белән булыр, дип Рәшидә абыстай үзе үк сөйли иде ич. Ә күрде-сизде Айбиби, Рәшидә абыстае тикмәгә генә өлкән равваны телгә алмый. Бик ихтимал, Иосыф кахан Казан тарафына килергә вәгъдә иткән кебек, ул да анын кырына килеп чыгарга вәгъдә иткәндер. Айбиби яна җирне кызыксынып карап барды. Аланнар аша, куе нарат урманнары аша барганда, тып-тын торган җилсез һавага игътибар итте. Ә бит Хазарстанда һәрчак аз гына булса да җил йөреп-исеп торыр иде. Монда черкиләр безелди, баланың йөзен өрфия яулык белән ябар га туры килә Шулай да бу хозурлык ныграк ошый иде Айбибигә, хәер, бу табигатьтә ул Идел буендагы Болгар каласында ук гадәтләнеп, анын бер тузаны булып үскән иде. Туган ягы ич, борын-борын заманнарда бу төбәкләрдә яшәгән, көн күргән бабаларының җирләре. Ә Хазарстанда янында һәрдаим Йосыф кахан булыр, сарай тулы хезмәтчеләр, артыннан аяк эзләрен сөртеп хәрам атакайлар йөрер иде. Ләкин шуна карамастан, ул анда курку катыш мәхәббәт сагышы белән яшәде. Чөнки башкалар көнләшерлек дәрәжәдә бәхетле иде. Айбиби алгы пәрдәне күтәреп, тезелеп киткән чыршыларга карады. Һава саф иде, борынга ярып әчкелтем ылыс исе керә, сулаган саен сулыйсы килә. Айбиби балага күз төшерде, имде-имде дә изрәп йокыга китте Юл буена йоклады бугай инде бу бала. Рәшидә абыстай Айбибигә: “Баланы уятыйммы әллә?”,—дип сораганда: “Йокласын, бала йок- лый-йоклый үсә”,—дигән иде. Хәер, бала гына түгел, Рәшидә абыстай үзе дә изрәп мендәргә башын салган, карачы хатын да мендәргә башын төрткән, күчәрбаш кына атларга. “Әйдәгез инде, малкайлар, тиздән җитәрбез, анда инде мин сезне куе сүлле Казан үләне белән сыйлармын".— дип, атлары белән сөйләшеп бара Йосыф кахан әйткән иде ‘Яратырсың син Казанны, бер дә борчылма Айбибием”,—дигән иде. Айбиби ана: “Син булмагач, мин анда берьялгызым ничекләр яшәрмен Йосыфҗаным”,—дип, үртәлгән иде Моны ул ир-канатына юри генә әйтмәде, ул чынлап та Йосыфсыз тора алмам, бер көн дә тора алмам дип уйлый иде. Ә бит айга якын күрми инде, исән-имин. Аллага шөкер кыла, һәм инде тәгаен белә, ялгызлык халәтеннән аны бала коткарды. Ләкин кем коткарыр аны Гаязетдинның күз карашыннан'* Күрде ич, җаны-тәне белән тойды—ул ана җиңгәчәсе итеп кенә карамады, ул аңа сокланып карады, яшь кеше бар яктан да тулынкы булган хатын-кызга караган кебек. Жүләр кеше генә бу карашнын ни икәнен анламаса аңламас. Ә Айбиби белә иде ирләрдәге ул карашны, артыгы белән яхшы белә иде Ләкин Гаязетдин ана ни дә булса әйтергә кыймады Шуна карамастан, “җиңгәчәй" диде. Тик бу сүзгә нинди мәгънә, аһән салды соң ул? Моны янә Айбиби генә тойды, башкалар өчен “җиңгәчәй” гап- гади сүз булып кына калды шикелле. Йөрәккә якын сүз. күнелгә шом салырга да. курку китерергә дә мөмкин икән. Хәер, Айбиби мона игътибар итмәскә булды. Упкынга упкыннан курыккан кеше генә ташлана. Ул хәзер бернәрсәдән дә курыкмый, анын баласы бар—Ибраһимы. Биг ул күрәсен күрде шикелле инде—кырык беренче хатын булып Йосыф каханда яшәп карады. Ул чакта Айбиби болын өчен бер үлән генә иде. Нәрсәдән куркырга миллионлаган үләннәр арасында? Ул үсә, һичнигә карамый ямь-яшел кала бирә. Хак әйткән иде ана имам хәзрәтләре, кеше ышаныч янына сыенган чарасызлык боҗрасында яши Ышанычы югалса, ни кала? Чарасызлык. Ләкин Айбиби ул чиккә барып җитмәс, иншалла. Гәрчә үзен кош хәлендә тойса да. Бер ояда утырды-утырды да баласын алып, яна җиргә күчеп китте Алдан киткән Гаязетдин тархан утар капкаларын ачтырган, аларны көтеп тора иде инде Утар йорты болдырында хезмәтчеләр, капка янында сөңге тоткан ике сакчы. Арба утар ишегалдына үтүгә, болдырга жи- тәр-җитмәс туктады. Гаязетдин арба янына килде. Айбибигә арбадан төшәргә кул бирде. Гаязетдиннең кулы кагылуга ук. Айбибинең тәне буйлап тетрәнү узды Ләкин ул моңа игътибар итмәскә тырышты Бу хәл булган иде инде аның белән—Хазарстанда. Аккошлар култыгында, Айбиби янына килеп. Йосыф кахан анын кулыннан алганда. Кемдер әйткән иде ана: "Яшьлек ул—яшен ташы, бер атуда йөрәгеңне яраларга мөмкин". Ә бит хак. хак әйткән Хәер, шулай таныйдыр адәм баласы тормышны—югыйсә нигә ана туып торырга Тик соң нигә моңа кадәр бер генә акыл иясенең дә мәхәббәтнең ни икәнен аңлата алганы юк. Кем тарафыннан бирелә адәм баласына мәхәббәт?. Аллаһыданмы9 .. Ахыр килеп, ни өчен күрә-күрүгә берәүгә тартыла да күңел, икенче берәүдән йөз чөерәсең?.. —Башта өйгә узыйк, Айбиби җиңгәчәй, өйгә. Минем сезгә башта өйне күрсәтәсем килә. Осталар бик тырыштылар. Мин барысын да атам язганча эшләтергә тырыштым. —Рәхмәт, рәхмәт, Гаязетдин тархан. Ул инде аның кулын җибәргән иде. Башта беренче катны карадылар, алгы, аш якларын, ял урыннарын, бала бүлмәсен. Бала бүлмәсе якты, кояш ягында, матур итеп җиһазланган иде. Ахыр икенче катка күтәрелделәр. Икенче катта иркен бүлмә, ике якка да балконнар чыккан. Айбиби балконның ике яклы ишеген ачып, сырлап, нәкышлап куелган терәккә барып тотынды һәм Аккошлар күлен күрде дә үзе дә сизмәстән аһ! итте. —Ни булды, җиңгәчәй, әллә башыгыз әйләнеп киттеме?—дип, Гаязетдин аның беләгеннән тотып алды. Янә Айбиби тәне буйлап, хәтта аркаларын чымырдатып, тетрәнү узды. —Юк-юк, болай гына, матур, бигрәк матур күл икән,—диде. Ул арада астан баланы алып менделәр. Айбиби баланы кулына алды да аңа Аккошлар күлен күрсәтте. Анда камышлы яр буенда берничә аккош җим эзли иде. —Аккошларны кем ашата, Гаязетдин тархан? —Безнең кешеләр дә, ә аръяктагыларын дәрвишләр. Айбиби Гаязетдингә таба борылды, күзләренә карады. —Нинди дәрвишләр? —Моннан ерак түгел, дәрвишләр авылы бар, шуннан килеп ашаталар. Аккошлар оҗмах кошлары, аларны ашаткан кеше саваплы була, диләр ич... —Еш киләләрме? —Юк, сирәк-мирәк кенә. Нигездә аккошларны да, күлгә төшкән казларны, үрдәкләрне дә безнен хезмәтчеләр ашаталар. Айбиби беркайчан да өлкән равва кебек хәйләкәр була алмады. Ул һәрчак барысын да ачыктан-ачык әйтте. Рәшидә абыстай: “Син арадашчы була аласың, тик идарә итүче түгел. Арадашчы булу хатын-кызга килешә төшә, аның гомерен саклый, ә түрә булу, ил белән идарә итү аның гомерен генә кыскартачак”, ди торган иде. Хакмыдыр, юкмыдыр, бу нәрсәгә беркайчан да игътибар итмәде Айбиби. Яратуны һәм ир- аттан сөелүне ул мең мәртәбә артыграк күрде. Әмма беркайчан да акылын җуймады Имам хәзрәтләре әйтмешли, акыллы кешенең ихтыяр көчен кайгы да, бәхет тә сындыра алмый. Чөнки акылга, гаделлеккә, канунга таяна, чарасызлыктан ничек чыгарга белә. Акыл белән яшәү кешене күп тапкыр бәхетлерәк итә. Борылып чыктылар, Айбиби карачы хатынга баланы бирде дә Гаязетдингә ияреп, ишегалдына чыкты. Сукмак яклап чәчкәләр утыртылган, Аккошлар күле кырында ук түбәләп ясалган ял урыннары. Алар икәү. —Берсе кечкенәләр өчен, анда комлык та бар, икенчесе зурлар өчен. Аккошларны да шуннан ашатырга була,—диде Гаязетдин һәм гөлләр утыртылган бакча ягына таба атлады.—Алма агачлары да, балан да, карлыган да, аю камыры да, кура җиләге дә, миләш тә бар монда. —Йөзем үсмиме? —Йөзем үсми,—диде Гаязетдин Айбибигә таба борылып. Ул шунда- ен итеп карады ки, Айбиби курка калды. Нинди сорау бирәм, дип үкенеп куйды. “Беләсең ич инде, бу якларда йөзем үсми. Әллә ачуын китердем инде”, дип уйлады ул гөлҗимеш агачлары тезелгән сукмак буйлап, адымын тизләтә төшкән Гаязетдинга иярде. Сорыйсы килә^иде Айбибинең: “Өйләнгәнме, хатыны бармы? Бер генәме? Аннары Йосыфының анасы Сара кай тарафта, Казанда, анын кырында торамы9 Казанда яшәсә, бире килерме, оныгын күрергә? Ләкин инде сорый алмады, Гаязетдин анын артык сорау бирүенә үпкәләгән кеше сыман әйләнеп килгәнче сүз катмады һәм Айбиби дә дәшмәүне артыграк күрде. Әмма юл буена үз-үзен „орышты. Кеше никадәр тырышкан. ә ул анардан мыскыл иткәндәй: “Йөзем үсмиме?" дип сорый —Абый комсызларча кылана. Ил артыннан ил яулый, халык артыннан халык,—дип сөйли башлады артына әйләнеп карамый гына, гүя ул бу хакта башка берәүгә сөйли иде, әйтерсең лә ниндидер анын кырына килгән күрше илнең илчесенә —Ана вакыт житми, ул империя өчен яши, хәтта сезне озатып куярга да вакыт тапмаган.—диде. Гаязетдин һәм туп-туры Айбибинең күзләренә карап —Баскынчыларга хас сыйфат бу, жингәчәй, баскынчы империяләргә генә хас сыйфат Мин ни өчен Хазарстанга кайтмадым дисез?.. Бары тик шуның өчен генә, жингәчәй. Мин бер халыкның да илен вә халкын яуларга теләмәдем, теләмим дә. —Ләкин бит абыең син түгел,—диде Айбиби Гаязетдин тархан туктады һәм янә бер Айбибинен күзләренә карады. — Мин баштан ук кахан булырга теләмәдем, жингәчәй. Мина андый мөмкинлекне өлкән равва биргән иде, абыем хакына баш тарттым, абыем хакына,—диде Гаязетдин кисәк туктап. Менә кайчан янә югалып калды Айбиби. “Бу ни инде, нигә мин аңа бәйлөнәм соң әле?—дип тиргәде ул үзен һәм күз карашын аяк очына төшерде.—Килеп җитмәгән килеш бит Оял бераз, Айбиби, оял. Ул си- на ханнар сараедай утар салдырып куйган Сина. Йосыф кахан хатынына һәм Ибраһим энесенә. ” —Кичер мине, кичерә күр, Гаязетдин,—диде Айбиби аның беләгенә сарылып —Кичер җиңгәчәңне Юк, кулын беләгенә салып калмады, бите белән күкрәгенә елышкандай итте. Ул берни дә әйтмәде һәм кисәк тынып калды. Ахыр —Жингәчәй, бала елый башлар, сез юлдан, сез арыгансыз,—диде Гаязетдин һәм Айбибигә сарай кебек тоела башлаган өйгә таба кузгалды, һәрхәлдә ике катлы өй Айбибигә чынлап та хан сарае кебек тоела башлаган иде. Ә анда хезмәтчеләр генә түгел, Айбибиләргә ияреп кайткан гаиләләр дә аларны көтә иде инде —Гаязетдин углан, Гаязетдин углан,—дип ак сакаллы карт ана таба килә башлады —Безне Казанга алып китсәгез иде, минем анда угылым хезмәт итә Айбиби олау артына ияреп кайткан карт кешегә сәерсенеп карады, чөнки ул аны кайтканда бер тапкыр да күрмәде —Сез, хөрмәткә ия кеше—безнен белән кайттыгызмыни? — Минем кешеләр алар,—дип анын каршына ук килеп басты олаубаш —Өлкән равва биреп җибәрде Авыру ул, арбадан да төшә алмады, шуңа күренмәде дә. —Алпар йозбаш, Алпар йөзбаш!—диде Айбиби күзләре белән йөзбаш- ны эзләп. — Мин монда,—дип, өйдән чыкты һәм болдырдан төшә башлады Алпар йозбаш —Гаҗәпләнмәгез, каханбикә, бу карт Казаннан Хазарстанга күчеп киткән заманында ефәк юлында йөргән Йосыф каханның сәүдәгәре Миннән: “Илемә кайтып үлим”,—дип, бик ялваргач, аны сезгә әйтми генә олауга алган идем . — Гаязетдин тархан —Олы кешегә хөрмәт күрсәтсәгез иде, үзегез белән алсагыз иде — Мин бу картны беләм, ил адәме, изге зат,—диде һәм картка таба борылып, баш иде тархан Гаязетдин —Казанга кайткач, минем тарафыма кереп чыгарсыз, Габдулла агай. Олуг карт төркиләрчә бер тезенә төште, әмма торасы итте, аягына баса алмады Гаязетдин анын култыгыннан алып, аягына бастырды Айбибигә ни өчендер кыен булып китте Нигә ул Гаязетдин алдында гел уңайсыз хәлгә кала. Ул кырын күзе белән генә Иосыф каханның туганына карап алды һәм баланы күтәреп болдырдан төшеп килгән Рәшидә абыстайга таба китте. —Без китик инде, жингәчәй,— диде Айбиби артыннан атлаган Гаязетдин. Күр инде, рәхмәт әйтми, саубуллашмый да китеп бара ич. Нишләде әле ул, ни булды ана?.. Әмма: —Әйе, әйе, Гаязетдин тархан, без урнашып, жайлашып беткәч сезне дәшәрбез,—диде борылып. Рәшидә абыстай кулыннан баланы алды һәм баш ия-ия китеп барган кешеләр белән саубуллашты. —Уф Аллам,—диде ул китеп барган олауга күз ташлап, кырындагы Рәшидә абыстайга,—Уф Аллам, абыстаем, мин аны күрүгә ук саташып йөри башладым. —Саташырлык та шул, балакай. Мин дә аны күрүгә чак кына: “Йосыф кияү!” дип, дәшми калдым. Күрдем ич, син дә югалып калдын. Айбиби Рәшидә абыстайга карап алды, әмма бер сүз дә әйтмәде. Бу— хак иде. Гаязетдин Йосыф атасына охшаган иде, суеп каплагандай, ике тамчы су кебек... Ашап-эчкәч, Аккош күле тирәсен урап килделәр. Ни гажәп, Рәшидә абыстайның да, Айбибинең дә сөйләшәсе килми иде. Күл аларга ошады. Киң, тараеп киткән урыннары да бар. Ләкин күлдә аккошлар күренми иде. Бары тик үрдәкләр генә камышлыкларда су төбеннән нидер эзлиләр. Кинәт кенә моңсу булып китте Айбибигә. Бит анда аны аккошлары, казлары каңгылдашып шатланышып каршы алырлар иде, ә монда күзгә дә күренергә куркалар. Ни турында уйлаганын белгән кебек Рәшидә абыстай: —Борчылма, балакай, барысы да жайланыр,—диде. Айбиби жавап бирмәде, бары тик уфтанып кына куйды. —Әйдә, абыстаем, безне анда мунча көтә, һич югы юл тузанын коеп чыгыйк,—диде. Мунчаны күл буена, зур итеп салдырган иде Гаязетдин тархан. Мунча алды иркен, чәй ягы да бар, мунчаның үзенә янә бер бүлмә аша керәсе. Анадан-тума чишенеп, мунчага узгач, ләгәндәге суда үзенен йөзен күреп, Айбиби кеткелдәп көлеп алды. —Ни булды?—дип сорады Рәшидә абыстай. —Үземне көзгедән күргәндәй булдым. Үзем дә, үзем түгел дә икән. Шуна көлдем. Мунча кызу. Ләүкәгә менеп, бертын тирләп утырдылар. Рәхәт итеп тән җылына, аркалардан тир ага башлады. —Менә хәзер күлгә чумып чыгасы иде, Айбиби,—диде Рәшидә абыстай. —Ә нигә чумып чыкмаска икән. Мунчадан күлгә кадәр басма сузылган. Әйдә... Балаларга хас чыр-чу килеп, мунчадан чыгып, басмадан күлгә җиттеләр. Килә-килүгә үк Айбиби баскычтан күлгә төште һәм йөзеп китте. —Кер, кер, абыстаем, кер, су шундаен җылы, рәхәт. Суга кереп чыгуга, кире мунчага йөгерделәр һәм кайнар ләүкәгә менеп кунакладылар. Мине Казан тарафына атаң Талиб алып килгән иде. Бары бер тапкыр булды ул Һәм шунда без тархан мунчасында юынып чыккан идек. Ул мунчаны да нәкъ шулай итеп салганнар иде. Тик басма күлгә түгел, Болакка төшәр иде. Һәй, Айбибием, ниндәен бәхетле чакларым булган— белмәгәнмен икән! Әлегә кадәр сөйләргә куркып йөрдем, оялдым. Болгарга кереп каберен күргәч, кыюланып киттем әле. Кичерә күр, балакай. Яраттым мин синең атанны, яраттым, гөнаһ булса да әйтим инде, хәтта бала табарга теләгән идем, сихерче карчык рөхсәт итмәде. Үз башына булуы бар, диде. Айбиби бертын дәшми торды. Чынлап та ана бу хакта сөйләшүе авыр иде Ләкин хәзер андый хистән арынган иде инде ул Ни өчендер бу халәт ана нәкъ менә Гаязетдинне күргәч килде. Гөнаһ кылмагансын, абыстаем, бер дә гөнаһ кылмагансын. диясе килде анын, әмма кыймады. тыелып калды. Бары тик: —Мин, абыстаем, Йосыфым кочагында тәмам эреп китәр идем,— диде. —Ни дип атыйлардыр аны, әмма мәхәббәт бар, балакаем, дөньяда, бар. —Бар, абыстаем, бар,—диде Айбиби һәм ни өчендер анын күз алдына янә кулыннан тоткан Гаязетдин килде —Бар ул, бар! Әйдә әле. чап әле мине әнә шул пешекләгән себерке белән, абыстаем. Болгар мунчасындагы кебек... Берсен-берсе чабышкач, аһ-ух килә-килә янә күлгә төшеп, сүрелеп чыктылар. Чыктылар да тагын ләүкәгә менеп кундылар. Ахыр Айбиби — Коеныйк та, хезмәтче хатынны дәшик, карачы хатын баланы китерсен,—диде абыстай һәм баскычка чыгып, хезмәтчене дәште. —Баланы китерегез! Баланы китергән арада, зур ләгәнгә су салдылар, талынкымы, бала түзәрлекме дип, Айбиби үзе суга терсәген тыгып карады. — Бик әйбәт, түзәрлек, абыстаем Ул арада баланы китерделәр Рәшидә абыстай баланын күлмәк бауларын чишеп салдырды да ләгән янына китерде һәм сак кына коендырасы итте, әмма Айбиби: — Бир әле, абыстаем, үзем юындырыйм Ибраһимымны,—диде. Айбиби баланы кулына алды, сак кына аякларын суга тыкты, аннары муенына кадәр җиткәч: —Күр әле, моны, күр әле, абыстаем, суда туган диярсен үзен, курыкмады да ичмасам. —Син аның кулыннан тот та ләгән төбенә бастыр. Ике кулыннан да тот, ике кулыннан да. —Ул курка, кулларга чат ябышты. —Өйрәнер, без әле аны күлдә коенырга да өйрәтербез. Мин сине Идел суында да коендыргалаган идем әле, балакай Айбиби баланы йөздереп тә карады, су өстендә чалкан да яткырып тотты, ахыр арыгач, баланы Рәшидә абыстайга бирде. —Мәле, абыстаем, коендыр баланы, мин дә коеныйм. Йә кәефсезләнә башлар. Мунчада коенып, мунча җылысын тоеп кайткан бала караучы хатын кулына керүгә үк йокыга китте Айбиби йоклап яткан бала йөзендә Йосыф кахан төсмерләрен күреп, кинәнеп куйды. Әмма шундук анын күз алдына Гаязетдин тархан килде Айбиби ниндидер гөнаһта тотылган кешедәй тиз генә бала яныннан чыгып китте XIX Ун ел гомер утеп китте —Ибраһим. Ибраһим дим, балакаем, күпме йөзәргә була инде! Аккошлар дисеңме?! Аккошларны мин ашаттым инде, ашаттым Әнә аръяктагы дәрвишләр дә ашаталар аларны. Чык судан, җитте. Ибраһим ашыкмады, Айбиби улы судан чыгуга, анын иңбашына сөлге ташлады. — Безне бүген Гаязетдин тархан көтә Сарай мәктәбенә бирергә булдым мин сине, улым Анда сезне Болгардан килгән мөгаллимнәр укытачак Шулай диде абан. — Мин анда укырга теләмәсәм9 — Башта барып күрик әле, улым. Ошамаса мин сине — Нәрсә мине, әнием?—дип, барган җирдән туктап калды Ибраһим — Хазарстанга илтерсеңме? Белеп тор, әнием, мин анда бармыйм да, анда укымаячакмын да. — Нигә, улым. Нигә алай дисең? —Хазарстаннан дәрвишләр Болгарга, Биләргә. Казанга киләләр, без Хазарстанга таба кузгалыйкмы, әнием? Хазарстанны су баскан. —Кем шулай дип әйтте? —Дәрвишләр. Алар белемле, бар нәрсәдән дә хәбәрдар халык, әнием Моннан ерак түгел авылга утырганнар. Иганә исәбенә генә яшәмиләр, арпа игәләр, яшелчәләр үстерәләр. —Әллә син дә анда баргалыйсынмы? —Бер тапкыр гына булдым. —Кемнең нәрсәсе бар, табынга куялар да тамак ялгыйлар. Аннары яһүдләр кебек изге китаптагы һәр хәреф өчен бәхәс башлыйлар. Берсе бер төрле, икенчесе икенче төрле аңлата, өченчесе... Ибраһим киенеп чыкты. Кара чәчле, кара күзле, атасыныкы кебек тутсыл йөзен күреп, Айбиби сискәнеп китте. Әтисенә охшаган иде улы, кечкенә Йосыф диярсең, йөреше дә, кыланышы да аныкы И-и Ходаем, кая син. Йосыфҗан, капларда саташып йөрисен? Рәшидә абыстай, әнә, Ибраһимы янына китте, иярде дә китте. Хәзер әнә өлкән раввасы Биләрдә хан сараенда утыра, имам хәзрәтләре булып. Ә бит бөтен бер Хазарстанны кулда тотучы өлкән равва иде. Хазарстанны су баскан елда Биләргә күчеп килгән дә хан сараенда имам хәзрәтләре булып алган, өченче ел бире килеп, Рәшидә абыстайны алып китте. Никахлылар иде ич. Башында чалма, өстендә кыйммәтле хөллә, аякларында болгари итек. Айбиби ни Рәшидә абыстаена, ни элеккеге өлкән равва Ибраһимга бер сүз әйтә алмады, бер сүз дә хәтта... Тегенең һәммә җирдә мөселманнарча дога кыла-кыла вәгазь укуын күргәч, тәмам зиһене чуалды. Ул гынамы. Йосыфы турында сорарга да онытты. Менә ни дәрәҗәгә каушаган иде ул. Ә бит сорыйсы булган—аның Йосыфы кая? Вафатмы, орышларда шәһит киттеме, иле-дәүләте су астында калса да каханнарын җир йотмагандыр Хазарстанның. Хак, ана сөйләделәр, имеш, викинглар белән ызгышта Йосыф кахан кинәт юкка чыга. Мәетен таба алмыйлар. Ә менә викингларны чакырган һәм мөселманнарны таларга һәм илдән куарга өндәгән коткычы өлкән равва бүген Болгар ханы сараенда имам хәзрәтләре! Мона ничекләр гаҗәпләнмәскә кирәк! Улы артыннан кайтып, ашап утырганда да, юлга җыена башлаганда да, юл чыккач та Айбиби шул хакта уйлады. Өлкән равва исән, иманын алыштырган да исән-имин яши бирә. Ә ул күтәргән, ул Хазарстан каха- ны иткән аның Йосыфы кая!.. Әллә сон чынлап та викинглар кулыннан һәлак булдыңмы, Йосыфы? Инде Казан каласының мәчет манаралары да күренә башлады, мәшһүр кальга да. Бу кальганы бик борынгы заманнардан ук күтәрә башлаганнар, диде аңа Гаязетдин тархан. Гаязетдин өйләнгән, бер хатын белән генә көн күрә икән. Хатыны чибәр, җирле халыкның морза кызы булып чыкты. Укымышлы, шигырьләр яза икән хәтта. Беренче тапкыр киленнәрен күргәч тә Айбиби бу баладан күңелендә көнләшү кебек бер хис уянып китүен тойган иде. Үзе дә белми ни өчен—ләкин бу халәт булып алды. Соңыннан Гаязетдиннең хатынын яратып яшәвен күргәч, күңелендә ниндидер кимсенү тойса да килен белән ясалма елмаю аша аралашудан ары китә алмады. Тик ул моны беркемгә дә сиздермәде, хәтта бүген Биләрдә яшәгән Рәшидә абыстайдан да яшерергә тырышты, әмма тәҗрибәле абыстай аның Гаязетдингә карата булган мәхәббәтен беренче көннән үк сизенгән иде шул... Ахыр килеп, улы Ибраһимны ул Шәмгун ханнын сарай мәктәбенә дә озата ала иде. Хан сараенда дөньяга исемнәре билгеле булган галимнәр эшли, аларнын күбесе сарай мәктәбендәге балаларга сабак бирәләр иде Тик горур хатын- нын Гаязетдинне ешрак күрәсе килә иде шул, һәм ул, улы Ибраһимны Казан мәктәбенә бирергә булды. Хак, ул аны үзе генә түгел, утарына дәшеп, аерым имамнардан да укытты, әмма бала үскән саен ана тирәнрәк белем кирәк, ә ул белемне кала мәктәпләрендә һәм хан сарае мәк- төпләрендә генә алырга була иде. Айбиби исә улы Ибраһимны Гаязетдин тархан мәктәбенә бирергә булды. Шушы ният белән Казанга юнәлүе иде. Бу хакта улы Ибраһим да белә, ләкин бер тапкыр да: “Әнием, нигә мине Болгар мәдрәсәсенә бирмисен?”—дигән сорау куймады. Рәхмәт аңа. Күчәрбаш атларны куалый башлады, сиртмәле арба җинелчә тирбәләтирбәлә Казан елгасы күперенә якынлашты. Кала инде гүя уч төбендә: биек таш диварлар, ук очар ара саен күзәтү манаралары, әле анда, әле монда күккә омтылган мәчет манарасындагы айлар Утарда яшәү рәхәт, тыныч иде. Монда исә калага житмәс борын шау-шу ишетелә башлады. Кала капкасына житәрәк асма күперләр алдында арбалар тора, кальгага керергә нәүбәт көтәләр. Аларнын арбасы җиденче булып, килеп туктады Ул арада капкадан үзенең яугирләре, жансакчылары белән Гаязетдин тархан килеп чыкты. Анын башында каурый кунган, алтынга буяган очлым, өстендә ярымҗинле укалы жилән. ат өстендә рум чүпрәге япмасы, япма алтын жеп белән тукылган, күзнен явын үзенә тартып тора. Ләкин Айбиби боларнын берсен дә күрмәде, ул бары тик хәрби киемдәге Гаязетдинне генә күрде. Күр инде, бит анын Йосыфы да нәкъ шулай киенер иде, аты да, дирбияләре дә Йосыфныкына охшаган, оч- лымына кадәр. —Саумы, жингәчәй, саумы энекәш Ибраһим!—дия-дия Гаязетдин тархан алар арбасы янына ук туктады һәм, борылып, арттан килгән жансакчысына:—Җиңгәчәйне алдан уздыр!—диде —Рәхмәт инде, рәхмәт, туганый,—дия алды Айбиби, Ибраһим исә, аягына торып басып кул изәде. —Имам хәзрәтләре сезне көтә,—диде Гаязетдин һәм атын жилле генә юырттырып, зур күпергә таба элдерде —Менә, улым, син шушы калада яшәрсең инде. Абан Гаязетдин минем сарайда яшәр дигән иде дә, мин ана мәктәп балалары кайда яши, шунда яшәр, шунда торыр дидем. — Рәхмәт, әнием,—диде Ибраһим. Ашыкмадылар. Урам тулы халык, ике тәгәрмәчле арбага тауар төягән базарчылар агыла, йоннары өяләнгән этләр косрык селкеп калалар Шулар арасында өрфия яулыклы, муенына кызыл шарф элгән, калфагы берьякка авышкан, бала итәкле зәнгәрсу аксыл күлмәк кигән кыз бала күзгә чалынып китә. Әнә шул кызны күрүгә, Айбиби Хазарстанга килеп төшкән мәлен күз алдына китерде. Ул да шулайрак киенгән иде Яшерми, Ханбалык аңа ошамады. Пычрак сулар түккән урамнары Ерактан ук балык исе килә. Хатын-кызлар кебек, инбашына көянтә сыман асып, озын таякка кипкән балыклар элгән сатучылар уза. Алар һәр очраган кешегә кипкән балык тәкъдим итәләр... Ахыры киләсе санла тт]$‘8гЬ1 Шигърият Ш а м и л М а н н а п о в ТОРМЫШ СИРАТЫН кичкәндә Мин төшендем һәрбер яңалыкның Бәхет кенә алып килмәсен: Бәхетемнең ярар искесе дә, Яңа бәла килә күрмәсен. Бу дөньяны үзгәртергә

Реклама