САЙЛАНМА ТӘРҖЕМӘЛӘР КИТАБЫННАН

Гай Валерий Катулл (6 1- к. 87-54) Борынгы Рим шагыйре Лесбия (өзекләр) 72 Син кайчандыр әйтә нден, тик Катуллны Яратам дип. Юпитер да сөйкемсез дип. Мин бит сиңа түбән хис белән омтылмадым: Юк. атасы кызын сөйгән кебек сөйдем! Хәзер башка. Дәртем ныграк дөрләсә дә Күңелем өчен син бер чүптәй булып калдың. Ник дисеңме? Бер алданган йөрәк белән Ныграк теләп була, ләкин сөеп булмый. 87 Бер хатын да мактаналмас Лесбияне Мин сөйгәндәй, көчле сөелүе белән. Бер-беребезгә безне баглап-бәйләп торган Сөю җепләреннән ныграк җеп юк җирдә. Бүген исә йөрәк әрни. Снн. Лесбия. Яраладың! Дәрт һәм кайгы яралады. Дус булалмам сиңа, тагын яхшырсаң да. Тик сөярмен, җинаятьче булсаң да син! Француз халык җыры (XVII гасыр) Тау Иркәм белән арабызда — тау. текә! Без менәбез тауга, хәл бетә-бетә. Тау төшкәндә төшәбез җиңел йөзеп. Тауда болыт, иркәм кулында йөзек. Иркәм әйтә: арыдык болай йөреп. Ял итик без. бир миңа бераз ирек. Сүзең, иркәм, нинди ирек турында? Сөйдем сине тау булганга юлымда. Тау астында бакчамда бар хин-агач. Иртәнгәчә сайрый анда сандугач: Үз телендә аңлата шул, былбылым. Гашыйкларга дөньяның моңсулыгын. Берәр кеше тауны күчерсә, казып, Без икенче тау өярбез — таш ташып... Джордж Гордон Байрон (1788-1824) Инглиз шагыйре Син бәхетле (өзек) Әйе, син бәхетле. Миңа инде Күнү кирәк шушы язмышка. Йөрәк җылысы белән карыймын мин Синең матур, яхшы тормышка. Ирең бәхетен күрдем, шуңа көчем Җитте әрнүемне басарга... Ә ул сине яратмаса. күпме Нәфрәт саклар идем аңарга. Балан көлә. Усал көнләшүне Сыйдыра алмас кебек йөрәгем. Тик анасы хакына — елмаючы Иреннәрен аның үбәмен. Үбәм, газабымны яшерәмен: Йөзен атасына охшатам. Тик күзләре аның синеке бит, Шуңа күрә аны яратам. Александр Пушкин (1799—1837) Рус шагыйре Кирәкмәс бүләк син, тормыш, Ник бирелгәнсең икән! Нигә мине яшерен язмыш Газапка дучар иткән? Кемнең дошманлык куәте Бар иткән мине юктан? Күңелдә дәртләр дөрләтеп, Уемда шик уяткан? Юк минем алдымда максат. Йөрәк буш, уй тик тора. Тормыш һаман бер моң саклап. Эчкә сагыш тутыра. Николай Некрасов (1821-1878) Рус шагыйре Тынчу! Бәхетсез һәм ирексез төн Иге-чиге бетмәс чүл кебек. Давыл дуылдатсын иде җир өстен! Ил кайгысы тулы күл кебек. Кузгал, давыл! Диңгез-күлләрне Урман-кырларны яңгырат. Илнең ташып торган хәсрәтләрен Бөтенләйгә тарат... Нигә шулай ярсыйсың син, йөрәгем, Тукта! Син күп күргән идең лә Кар түмгәгедәй гайбәт тәгэрәвен Безнең хакта туган илемдә. Кайгырма, зурайсын ул гайбәт, күбәйсен. Кайгырма син. түз; Үлгәч безнең хакта да әйтер әле берәрсе Яхшы, җылы сүз. Иван Никитин (1824-1861) Рус шагыйре Тагын бер көн әкрен генә сүнә Кызганусыз озатып каламын. Тыныч төннең җнңел шәүләсенә Өмет белән каршы барамын. Тик беләм мин аның кочагында Тынлык табу мөмкин түгелен. Көне буе хәсрәт учагында Янып ярсыды ннде күңелем. Ял итәсе килә йөрәгемнең Усал телләрнең пычрак сүзеннән. Качасы иде коллык өрәгенең Мәкерле һәм керле күзеннән. Снн тынычлык эзләп маташма да... Таң чыклары кипкәч тирәктә. Тагын кичәгедәй көн башлана. Кнчәге ут кабына йөрәктә. Тагын шул ук җан газабы синең Күкрәгеңә сыкрау кнтерә. Көчкә барып җитеп егыласың Зәңгәр тон диңгезе читенә. Мыскыл һәм кимсенү гарьлегеннән Үксеп-үксеп яшьләр коясың. Баш очында килер керле көннең Тынчулыгын тагын тоясың. 5. .К V . М 7 Велимир Хлебников (1885-1922) Рус шагыйре Балакай Балакай! Күзләрегез зур булудан арсалар, Риза булсагыз “туган" сүзенә, Мин, зәңгәр күзле абыегыз, ант итәмен, Тормышыгыз чәчкәсен югары йөртүне бурыч итеп куям үземә. Мин дә шундый ук бит, күктән төшкән. Миңа күп усаллык эшләделәр, Алар көткән кеше булмаганга, Кыргый булганга. Сөелмәгәнгә... Телисеңме, абый-сеңел булыйк, Без бит азат җирнең азат кешеләре. Үзебез канун чыгарабыз, кануннардан курку кирәкми, Гадәт балчыгын үзебез изәбез. Беләм, бик гүзәл сез, зәңгәр төснең чәчкәсе, һәм миңа да шундый рәхәт, көтелмәгәнчә, Сезнең Сочи турында сөйләвегез, һәм зурая мөлаем күзләрегез. Бик күп нәрсәләрдә шикләнүче Мин ышандым кинәт мәңгегә: Булырга тиеш булачак, Юкка селти урман кисүче үзенең балтасын! Без күп артык сүздән котылырбыз, Мин сиңа гыйбадәт укырмын, Озын яллы йөнтәс рухани күк, Сафлыкның зәңгәр чишмәләрен эчәрмен, һәм без курыкмабыз ямьсез исемнәрдән. Анна Ахматова (1889—1966) Рус шагыйрәсе Илһам Ничек торыйм бу хәсрәт белән, Җитмәсә әле үзен рәхәт диләр, Ул бит диләр, моңлы саз диләр, Аңа тиңләр җирдә аз диләр. Болытларда моңы йөри диләр, Ул сихерле һәм ул серле диләр... Ә ул, бизгәк кебек калтыратып, Бер үтә дә бөтен хәлне алып. Тагын бер ел йөрим телсез калып. Фәкать йөрәк кенә яна, янып... Михаил Исаковский (1900-1973) Рус шагыйре Ялгыз гармун Тагын таңга кадәр бар да тынды. Ишек шыгырдамый, ут янмый. Тик кайдадыр ялгыз гармун гына Моңланудан һаман туктамый. Бер тыңласаң кырга чыгып китә. Бер тыңласаң кайта яңадан, Гүя эзли кебек кемнедер ул, Ләкин таба алмый һаман да. Кырдан төнге җиләс җил искэлм. Алмагачтан чәчкә сибелә. Кем кирәк соң сиңа, яшь гармунчы, Нигә йокламыйсың син генә? Бәлки шатлыгың да бик якындыр. Кайдалыгын гына белмисең. Ник төн буе ялгыз йөрисең син, Ник кызларга йокы бирмисең

Реклама