САЙАДИНЫҢ “ДАСТАНЫ БАБАХАН" ӘСӘРЕНДӘ ЯЗМЫШ МӘСЬӘЛӘСЕ

Мәгълүм булганча. Ислам фәлсәфәсе, дини мотивлар һәм сурәтләр дастаннарга да тирән үтеп кергән Дастан—фарсы сүзе. Төрки телләрдә ул «тарих* хикәя, үткән эшләр хикәясе мәгънәсендә йөри. Яшәү һәм үлем фәлсәфәсе дастаннарда еш кына турыдан- туры изге китап—Коръәнгә ияреп формалаша. Һәрбер кешенең фани дөньяга килүе, бәхете, бәхетсезлек, ахыр чиктә бу дөньядан китүе—барысы да Тәнре ихтыяры белән хәл ителә. Язмышны дастанда Тәнре билгели. Тәңре—төрки телләрдә Аллаһ сүзе белән бер үк мәгънәдә кулланыла. Аллаһы Тәгаләнең гарәпчә исемнәре арасында Тәңре атамасы кулланылмый. Чөнки килеп чыгышы ягыннан бу—саф төрки сүз. Сайадинын “Дастаны Бабахан" әсәренә килсәк Тәнре исеме шактый ук еш очрый. Бу хәл аеруча игътибарга лаек Бер яктан ул төркиләрнең ин югары дәрәжәле Алласы булган Тәңрегә табынуда да бераллалык тенденциясе булуын раслап торса, икенче яктан. Урта Идел мөселманнары ышануынча, күрәсең, борынгы Тәнре ислам мифологиясе белән бәйле. "Дастаны Бабахан" әсәрендә Аллаһы Тәгаләнең берничә исеме кулланыла: Хода. Хак, Халикъ. Күк, Тәнре Аллаһы Тәгалә һәрбер затны жанлымы яисә җансызмы, тик изге, сон дәрәжәдә яхшы, гүзәл, матур рәвештә генә ярата, барлыкка китерә Шул ук вакытта Алла көчле, гайрәтле, игелекле хөкемдар да, ул җиһандагы бердәнбер һәм кодрәтле хөкемдар булгач, ана һәрбер җанлы Һәм жансыз затлар берсүзсез буйсынырга тиеш. Аллаһы Тәгалә һәркемне ярата, ана тәкышр бирә, адәм баласы дөньяга килгәнче үк дөньяда булачак барлык вакыйгаларны, аның башыннан үтәчәк хәлләрне Аллаһы алдан белеп, язып, билгеләп куя. Таһир белән Зөһрәнен фаҗигале мәхәббәтен тасвирлауга багышланып, легендага әверелгән сюжет төрки халыклар әдәбиятында бик яратып укылган әсәрләргә нигез булып яткан Бу әсәр татар әдәбиятында да үзенчәлекле урын алып тора. Дастанның сюжеты, әсәргә нигез булып ятканчы, берничә гасыр буе фольклор әсәре булып, халык дастаны рәвешендә йөргән. Дастан әкият кебек башланып китә: Айа дустлар, ишетең бер хикәят. Ичендә сүзләре бар биниһаять. Бабахан дигән эүвәл бер шаһ ирде. Аның шәһренең шәһре татар ирде. Күп кенә әкиятләрдәге кебек, дастаннарда да баласызлык темасы күзгә ташлана. Баласызлык барлык халыкларда да бәхетсезлек булып санала. Бала булмау, димәк, синең эшеңне, нәселеңне дәвам итүче юк дигән сүз “Шәһренен шәһре татар” булган бер жирдә Бабахан дигән шаһ яши, анын Баһир исемле вәзире була Аларнын кайгысы— “Ләйлә вә Мәжнүн". “Фәрһад вә Ширин”дәге кебек, баласызлык Шактый таралган бу мотив борынгыдан килә. Мона безнен эрага кадәр XX—XVII гасырларга караган “һәлакәткә очраган кораб турында хикәят" һәм XIII гасырга караган, “Мәхкүм ителгән патша улы" дигән борынгы Мисыр һәйкәлләрен кертергә мөмкин. Баласызлык мотивы шулай ук борынгы грек һәм һинд мифологиясендә дә очрый, әмма аңда ул әсәр сюжеты үсеше өчен кирәкле рольне уйнамый. Тора-бара һинд дастаннарында үсеш ала, мәсәлән, “Рама турында хикәят" (б э. к III - II г.г.) Дашаратхинын нәселен дәвам итәргә кеше юк, ул бик борчулы. чөнки дәүләт һәм хакимлекне кемгә биреп калдырырга да белми. Баласызлык мотивын без әкиятләрдә дә очратабыз. Мәсәлән, “Камыр батыр"да. Сайадинын "Дастаны Бабахан" әсәрендә Бабахан бик гайрәтле хан булып сурәтләнә, дошманнарын һәрдаим жинеп килгән, баһадирлары да күп икән, Аллаһы Тәгалә дә аны чын яр. дусты, ди. Әмма ханның бер хәсрәте бар: баласы булмау сәбәпле күп елый ул. Бу мотивның эстетик вазифасы—геройның могҗизалы рәвештә дөньяга килүен күрсәтү, ягъни эпоска хас идеаллаштыру, каһарманлаштыру төсмерен ала. Дөнья фольклорында героинын могҗизалы туу мотивы кин таралган мотивларның берсе булып санала. Ул тарихи-этнографик күренешләр, йолалар, гадәтләр белән генетик яктан бик нык бәйләнгән күп төрле эпизод һәм детальләрдән тора. Геройнын могҗизалы тууы фольклордан алда барлыкка килә. Ул камил булмаган, примитив диннәрдән альт дөньякүләм диннәргә кадәр таралган. Шулай итеп, баласызлык турындагы легендалар зур һәм катлаулы үсеш юлы үтәләр Бу мотив-сюжетларнын барысы ла дөнья әдәбиятында һәм халыкара фольклорда, хәтта Тәүрат белән Коръәндә дә яктыртыла Мәсәлән, геройнын могҗизалы тууы турындагы мотив—Мәрьям кыз килеш Гайсәне тчдыра. Мәрьям—Коръәндәге персонаж. Гайсә пәйгамбәрнең әнисе (Тәүратта— Дева Мария) Гимраннын кызы Ул Зәкәрия тәрбиясендә яши. ана көн дә Аллаһы Тәгаләдән ризык инә Фәрештә килеп Мәрьямгә улы туачагын белдерә. Кыз. аптырап, ничек инде ир-ат кагылмаган килеш минем балам булсын, ди Аллаһ нәрсә әйтсә, шул була. ди. фәрештә һәм Гайсәнең туганнан сон башыннан үтәчәк могҗизаларын сөйләп күрсәтә Икенче бсрдатил. Зәкәриянең батасы юк. хатыны кысыр булып чыга. Зәкәрия Аллаһыдан мирасчы угыл сорый. Ягькуб нәселенә дәвамчы кирәк. Аларнын картлыгында балалары була, ана Яхъя дип исем кушалар ("Мәрьям" сүрәсе. 19/4-10). Гимран белән хатыны Хөннәнен балалары юк. үзләре картлыкка ирешкәннәр инде Хөммә бер көнне агач күләгәсендә утырганда бер кошнын балаларын ашатканын күреп, минем дә балам булсачы дип зарлана Раббыгә: бер бота бирсән. ул батаны мәсжид Әкъсага дин хезмәтенә куяр идем, дип нәзер әйтә Аллаһ анын теләген кабул итә һәм Мәрьямгә йөкле була Кызын мәсжид әһелләренә бирә. Зәкәрия пәйгамбәр тәрбияли (Гимран сүрәсе. 19/35—41). Ибраһим гапәйһиссәләмнен дә озак еллар батасы булмый. Ул әгәр минем углым булса, мин аны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен корбан игәр идем—дип нәзер әйткән була. Улын чалырга алып барганда. Җәбраил фәрештә ярдәмгә килә һәм шуннан сон корбанга сарык сую гадәте керә (Һуд сүрәсе. 11/71). Баласызлык бөтен халыкларда да. кайсы гына чор булуына да карамастан, зур бәхетсезлек булып санала. Бала туарга тиеш, ул буламы, кызмы—анысы Ходай эше Баласызлык—кайгы, бәхетсехтек. әмма анын ахыры матур булырга—бала дөньяга килергә тиеш. Бала тусын өчен нинди мөһим чаралар күрергә кирәк сон? Борынгы чорда адәм балалары потларга, җаннарга табынганнар, сонрак дога белән Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать иткәннәр (Коръән тәфсире Төзүчесе—Н Мөфлихунов. Сүрәләр Мәрьям 19/4-10; Гимран 3/ 35-41. Һуд 11/71 Урманчеев Ф И Рождение героя (к типтолопш Казахского героического эпоса) ЕСЕК-—1982 —С. 255). Бабахан белән Баһир да күп елыйлар Вәзир Баһир шушы хан Бабахан белән үзенә дә бала тели, күп кенә догалар вә мөнәҗәтләр укый, юынып, йокыга тала һәм төш күрә. Шул рәвешле, әсәргә гош күрү мотивы килеп керә Төшләр—серләр дөньясы, әмма анын әһәмияте шунда: алар киләчәкне һәм үткәнне берьюлы чагылдыралар Монда төш күрү мистикасы алга чыгарыла һәм анын Аллаһыдан изге хәбәр икәнлеге белдерелә Төшендә Вәзир Баһир Бабахан белән бергә Аглаһынын тупсасына, ягъни каршысына киләләр Аларнын теләкләрен Хак Тәгалә кабул итә Шулай итеп, бала туасын автор төш ярдәмендә кисәтә һәм геройнын могҗизалы тууын алдан белдереп куя. Бу—китап традициясенең үзенчәлеге Хан белән вәзир "әгәр дә балаларыбыз булса, аларны һич тә бср-бсрсеннән аермабыз" дип вәгъдәләр бирешәләр Дастандагы балаларны сабый чактан ук ярәштереп кую эпизоды дастаннарның гомуми сюжетыннан алынган Бу мәсьәлә монда хәтта балалар дөньяга килгәнче үк хәл ителә: Угы.1 булса, икәве дуст булсын. Икене бер тән. бер буст (җан) очсын Икәве бер-бериләрегэ илхрәм (сердәш). Ки очсыннар бу шәһәр ичендэ мәрһли (я/удличац. Әгәр кш буясалар, булсын докәнә (тиң). Бер-берегә булганхар җанәкэ (җанаш) Бабахан шушы рәвешле шарт куя. хан белән вәзир икесе дә монын белән килешәләр. Сүз бирешү—Ислам динендә кин таралыш алган һәм хупланган гамәлләрдән санала Әмма аның бер шарлы бар: бирелгән сүз үтәлергә тиеш Үтәлмәсә. хәерсез буласын. Аллаһынын шәһренә (ачулануына) юлыгачаксың. Коръәндә Аллаһы Тәгалә әйткән: вәгъдә биргәч. вәпдәгездә торыгыз Әлбәттә, кеше кыямәт көнендә вәгъдә үтәлеше өчен ждвап тотачак. Вәгъдә—иман дип юкка гына әйтелмидер Кеше үтерү, зина кылу , ким үлчәү, ятим өлешенә керү кебек зур гөнаһлар арасында вәгъдәдән кайту да бар Ислам дине буенча, биргән вәгъдәне җиренә җиткереп үтәү—дини бер Вазыйфадыр Дастанда исә вәгъдәдә тормау күренә Ханнын кыз баласы туа. ләкин ул кызын вәзир улына бирергә теләми Ничек инде хан "кызын вәзир улына, ягъни "кара улына" кияүгә бирсен, булмаганны, аннан бит бөтен хакан иле көләчәк". Димәк, вакыйгалар олуг ханга буйсынган ханлыкларның берсендә бара Тигез йөрмәс вәзире белән ханы, Кода булса, борчылыр аның җаны. Килер башыма йөз төрле борчулар, һәм хакан иленнән оят шул базар. Алда язып үтелгән юлларда тәкәбберлек тә күренә. Бабахан үзен башкалардан өстен күрә, вәзир улына түбәнсетеп карый Ислам динендә шулай ук тәкәбберлек тә харам санала. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә болай диелгән: “Тәкәбберләнгән кешене Аллаһы түбән төшерер, ихлас күнелленен дәрәҗәсен арттырыр”. Баталар тумаган әле. алар сүз бирешәләр. Шушы юллардан ук аларнын язмышы хәл ителә. Монда каршылык алдан ук сизелә, берсе хан. икенчесе вәзир, димәк, алар туганлаша алмыйлар. Балаларны киләчәктә авыр язмыш көтә. Бәхетсезгә вакытсыз дигәңдәи, биш яшьтә вакытта Таһирның әтисе үлеп китә. Бабахан биргән вәгъдәсеннән баш тарта. Тәвәккәл кызды солтан, бераз торды. Онытты ант шарын һәм гамьсез булды. Бабахан кызынын чибәрлеге әсәрдә купшы детальләр белән сурәтләнә, хәтта анын чибәрлеге мифологик элементлар белән баетыла. Кызны халык "Зөһрә” исеме белән атый Бу бала, һичшиксез, бәхетле булырга тиеш тә бит. югыйсә, әмма кызнын атасы Бабахан, ни хикмәт, вәзире Баһирга биргән антыннан ваз кичүне алдан ук ниятләп кутан Вәзирнең улы туса, башына җитәрмен, дип күнеленә беркетеп куя: Угыл бирсә аңа. фикер итәрмен. Ятим калса, башына мин җитәрмен. Дастан дәвам итә Таһир белән Зөһрә бер мәктәпкә укырга керәләр, бер-берсе белән шигъри хатлар язышалар һәм бер-берсенә гашыйк та булалар. Бу хәлләрне бөтен халык белеп тора. Уйларында бернинди яманлык юк Таһир башта ханның әтисе белән сүз куешуын белми әле. Көннәрдән бер көнне Таһирга бер диндар хатын очрый һәм гарипләр догасына колак сатуын үтенә. Таһир сөяк белән уйнап килә икән, ул аны хатын ягына шаяртып ыргыта, сөяк ана барып тия. Шунда бу гарибә хатын Таһирга Зөһрәсе белән шаярырга куша. Таһир анын ни өчен алай әйткәнен белергә тели, әмма хатын әйтми, үз әнисеннән кайтып сорарга куша. Таһир өенә кайта, кыздырылган бодай ашыйсым килә, дигән сәбәп белән ашлык куырта Әнисе анын үтенечен җиренә җиткереп үги. Шуннан ул синен учыңнан ашыйсым килә дип иркәләнгәндәй итә. Әнисе кыздырган бодайны учына ала, әмма Таһир анын кулларын ачтырмыйча кысып, теге диндар хатын Зөһрә хакында ни әйтергә теләгән икәнлеген сөйләмәсә, ычкындырмаячагын белдерә. Кыздырылган бодайдан кулы пешкән ана чарасыздан барысын да сөйләп бирә. Монда ислам диненә каршы фикер ята. Бала анасы белән ни өчендер каты мөгамәләдә сурәтләнә. Курмач мотивы “Дастаны Бабахан” әсәренең тирән тамырларын халык эпосы һәм әкиятләренә илтеп тоташтыра. Курмач мотивы Себер татарларының "Алпамша” версиясендә очрый. Бу мотив башкорт хикәятләреңдә дә бар (Әхмәтова Ф В. Дастаны Бабахан // Татар әдәбияты тарихы —I том—Казан, 1984 — Б.). Ике яр күркәм бакча почмагында очрашалар һәм бер-берсенә газәлләр әйтешәләр. Ләкин күрәчәк күренеп килми, аларнын шулай утырганнарын бакчачы күреп ала һәм Бабаханга барысын да сөйләп бирә. Бу хәбәрдән соң Бабахан шаһ Таһирдан ничек булса да котылырга уйлый Сандык ясатып, ана бераз су һәм ризык куялар. Таһирны шунда салып, Хубаннын һәм Зөһрәнең, бәкләрнең аһ-зарларына игътибар итми, үтенечләрен тынламый. дәрьяга ташлата. Таһир газап һәм җәберләр күреп, сандык эчендә төрле маҗаралар кичереп, ниһаять, ике олы кошка юлыга. Алар аны үз ояларына алып меналәр. агач башында калдыралар Егет шунда язмышының авыр булуына зарлана. Аллаһыдан ярдәм сорый Жилдән Зөһрәгә салам җибәрүен һәм хәленнән хәбәр бирүен үтенә Күренгәнчә, монда жил жанлы бер мифологик образ итеп бирелә, эпик геройга ярдәмгә килә. Әмма монын белән каһарман үзенен көчен һәм дәрәҗәсен югалтмый. Анын догалары кабул була. Язгы жил аны кош оясыннан суга төшерә, ул тагын язмыш сынавын үтеп исән кала. Кошларның ярдәме һәм җилнен хәбәр җибәрүе—әкият мотивы. Билгеле булганча, безнен борынгы бабаларыбыз кешеләрнең генә түгел, дөньядагы һәрнәрсәнең дә жаны, теле, аны бар дип уйлаганнар Әйтик, хайваннарның, үсемлекләрнең, аи-кояш. жил- янгырларнын Мондый ышанулар фәндә анимизм дип йөртелә. Халык иҗатында чагылыш тапкан гореф-гадәтләр, карашлар шул ук анимизмга, һәрнәрсәнең жаны бар дип ышануга барыл тоташа Дастанда могҗизалы, тылсымлы төшләр белән бәйле күренешләр гаҗәеп дәрәҗәдә зур роль уйный Алар героинын киләчәген аллан ук билгеләп куялар Багдад патшасының Маһым исемле бик чибәр кызы бар икән. Ул төш күрә. Төшендә бер шаһзадә белән сөйләшеп утыра, имеш, аннан кай тараф кешесе булуын, нәселен, кемнен яры икәнлеген сораша Ана җавабында егет үзенен Таһир исемле булуын, Татар шәһәреннән мосафир икәнлеген, әмма монда килүе Маһымга жәбер-жәфа китерәчәген белдерә Маһым шунда йокысыннан уяна, елый, тәрбиячесенә төшен сөйли Әнкәсе бу егетнен чыннан да киләчәген, әмма Маһымнын күңеленә газап салып китәчәген юрап бирә. Төш символикасы урта гасыр әдипләре тарафыннан әсәр каһарманнарының киләчәк язмышын алдан ук белдереп кую өчен хезмәт игә. К. Сайадига да бу фәлсәфә чит түгел. (Фәрит Яхин Татар шигъриятеңдә дини мистика һәм мифология—Казан Тат Дәүл Гум. Инст-ты Нәшр.,—2000,—б. 82-199 ). Сандык Таһирны дәрья буйлап Багдад шәһәренә китерә һәм ул шулай итеп Маһым кулына барып эләгә Кызлар анын сандыкка ничек керүен һәм кайдан килгәнлеген сораштыралар. Күземне антым исә—бер яхшы сандык Җиде атма һәм бутан ни-нәрсә юк. Жиде санына килгәндә, ул халык иҗатында, аеруча дастан-әкиятләрдә киң таралган эпик сан. Аны изгеләштерү, эпиклашгыру катлаулы һәм бик борынгы карашлардан килә Изге сан буларак, жиде халык иҗатында һәм Урта гасыр әдәбиятында киң таралган. Бу сарайга килгәнем, дуслар, тәкъдиремнән булды. Гүзәллеген күрүем, дуслар, тәкдиремнән булды. Бу дәрья эчендә көю. янә һәлакәт-җәфашр күру. Синең атда җан бирү, дуатар. тәкъдиремнән булды Тәкъдирдән икән, дуслар, моның кебек судан файда Төшеп башка файдатар. дуслар, тәкъдиремнән булды Таһирнын кызларга биргән җавабыннан түбәндәге нәтиҗәне ясарга мөмкин Бәндәнен тәкъдире Алданын тәкъдиреннән узмый Димәк, әле анын гомере бетмәгән, алда тагын күрәселәре, яшиселәре бар Маһымга өйләнсә дә, Таһир Зөһрәгә тугрылыклы булып кала Аларнын арасында һәрвакыт үгкен кылыч ята, шулай кыз белән егет булып кала бирәләр, әмма серне һичкемгә белдермиләр, Тәнре тарафыннан Таһирга күктә ике никах язылган була (Маһым һәм Зөһрәсе белән кавышу) Күктә укыганны җирдә күпме генә каршылык кылсалар да беркем дә боза алмый. Әнкәсенә дә ялгыз яшәү тәкъдиренә язылган, күрәсең Хубан—ирен югалта, улыннан аерыла, әче сагыш эчендә яши. Баласын югалту хәсрәтеңдә яна-көя, ул да дөнья куя Ана да тәкъдир вакытсыз үлем язган. Мәкерче Күк. ни үчлек итеп син. Ни максат һәм шрадыңа җитеп син? Ялгызлык утына көю тәкъдирдән ачеш булды, Кавышу шәменә яну тәкъдирдән теш булды Монда төрки-татарларнын Ислам диненә кадәр булган Тәнрелек динендәге илаһилаштырылган күк күздә тотыла, ул Күк исә Аллаһы Тәгаләгә каршы куела Зөһрә бер ялгызы кала, мәхәббәте сагышыннан атасын да анасын да оньпа Атасы кызын сөт карсндәше Кара Баһадурга бирергә ниятли Кара Баһадур моңа бик сөенә Әмма Зөһрә Таһирны юксына, аны эзләп хәбәр тапшыручыны җибәрә (җырчыкае ы йдны) Ул шәһәрдән-шәһәргә йөреп, мәхәббәт хакында касыйдәләр сөйли Ахырда Багдадка килә һәм Таһирны таба Таһир Зөһрә хәбәрен ишетеп, шаһтан китәргә рөхсәт ала, Маһым белән хушлашып кайтырга чыга. Юлда төрле каршылыкларга, каракларга очрый Хәтта тау да ана каршы булып юл бирмичә газаплый Таһирнын горбәт-гариплектә йөрүендә суфичылык мотивлары да бар Юлда аны гашыйк яр булганы өчен генә таламый-кимсетми җибәрәләр Язмыш бу очракта да Таһирга мәрхәмәтле. Көттергән кавышу көннәре килеп җитә. Таһир белән Зөһрә очрашалар Алар бер хатыннан никах укылып кавышалар, ләкин шаһ моны белеп ала. Таһирны китертеп башын кистерә. Сөйгәне янына ашкынып кайтып та. язмыш атарга кавышу—бергә яшәү насыйп итмәгән Күрәчәк күз йомдыра, дип хак әйтә халык мәкале Үлеме аны туган җирендә сагалап торган икән Таһирнын жәсәден атып кайтып, юып күмтәннән сон Зөһрә тагын да зуррак хәсрәткә төшә Кара Баһадурга туйга әзерләнергә куша. Таһирнын каберенә килә һәм. күкрәгенә хәнҗәр кадап, үэен-үэс үтерә Жан кешегә бер әманәттер. Жанны бирүче Аллаһыдыр. Вакыты җиткәч, ул әманәтен кире алачактыр Үз-үзләрен үтергән кешеләр Аллаһынын әманәтенә хыянәт иткәннәре өчен зур гөнаһлы булырлар Динебез катгый тыйган нәрсәләрнең берсе—үз-үзенә кул салу Андыйларга җеназа намазы да укылмас диючеләр дә бар. Зөһрәне тәнкыйтьләп тә булмый, үзенен яраткан кешесе, мәхәббәте хакына үлүе аның язмыш тактасына туганда ук язылган булган, күрәсен. Зөһрәнең дус кызлары һәм ата-анасы канлы яшьләр түгәләр. Каберләре янына Кара Баһадур килә, ул да Зөһрәне яраткан икән, үзен-үзе чәнчеп үтерә. Таһир белән Зөһрә уртасына Кара Баһадурны күмәләр, тагын ике гашыйкны аералар. Уңда—Зоһрә. ә сулда—Таһир, Алар уртасында Кара Баһадур. Берсе га1 булды, берсе—сабагы. Икесе чормашып—сирәкләр хәле Әмма Кара Баһадур һәм күгәреп. Чыгыптыр икесен аерып-ярып Гашыйкларнын үлемеңнән сон чәчәккә әверелүе хакында миф бүтән язма әдәби әсәрләрдә очрамый. Бу бәлки бик борынгы ышануларга барып тоташадыр. Әсәрдә ул миф шигьри-поэтик алым буларак аклана һәм шактый символик мәгънәгә ия. Димәк, Кара Баһадур Зөһрәне чын күңелдән яратмаган, кыз өчен жанын фида кылырга әзер торса, ул Кара тигәнәк буларак сурәтләнмәс иде. К Сайадинын “Дастаны Бабахан” әсәрендә мифологик кыйссалар ахырынача җиткерелә Бабаханның төшенә кызы керә һәм ул үзе белән Таһир арасында күмелгән Кара Баһадурны урталарыннан атырга дөньялыкта булмаса да, инде Ахирәттә яратканы белән кавышырга комачауламавын үтенә. Бабахан шушы төшеннән сон, кызынын каберенә килә һәм тигәнәкне йолкып ташлый. Кара Баһадур жәсәден Зөһрә белән Таһир арасыннан алдыра, һәм ата-анасын да үз яныннан кудыра. Таһир белән Зөһрә рухлары символы булган чәчәкләр арасында тагын да тигәнәк үсеп чыкса, аны йолкып ташларга әмер бирә. Маһым да бу хәлләрне ишетеп, дөнья куя. Ул үлемен Ходайдан сорап ала. Кабере гөлбакча була. Маһымнын да әти-әнисе кыгзарынын Таһир белән кавышуын төшләрендә күрәләр Төш күрү—язмыштан хәбәр ул. Ислам динендә төш күрү Аллаһы Тәгалә белән рухныи бәйләнешеннән чыгып аңлатыла. Димәк, Аллаһы Тәгалә үз колларына төш күрүне киләчәк язмыштан гафил булмас өчен бирә. Бабахан—каты күңелле, явыз ата булып сурәтләнә. Аны кабат баласызлык, ачы язмышлы тәкъдир көтә. Аллаһы яраткан иң өстен зат—кеше. Кеше—вәзир улымы, колмы ул, кем генә булса да яшәргә хокуклы. Адәм баласын ярату да. үтерү дә Аллаһы эшедер. Егет белән кызнын фаҗигале язмышы тормыштагы гаделсезлекләрнен, каты күнеллелекнен аяныч нәтиҗәсе буларак кабул ителә, Таһир бер тапкыр үлемнән котылып кала, икенчесендә башын чабалар. Димәк, ана шулай язылган булган, язмыштан качып котылып булмый. Язмыш—ул өстен көч. Ислам мифологиясе буенча кеше үзе туганчы ук анын язмышы күптән Аллаһы Тәгалә тарафыннан билгеләп куела. Борынгы әдәбиятта язмыштан узмыш юк дигән фикер еш чагыла Язылганнардан нәтиҗә ясасак, XX гасыр башына кадәр татар әдәбияты тарихында Таһир белән Зөһрә мәхәббәте темасына язылган мәгълүм әдәбият истәлекләре бары Сайадинын “Дастаны Бабахан". Әхмәт Уразаев-Кормашинын “Таһир илә Зөһрә кыйссасы” әсәрләре белән генә чикләнә. Шу.лар тәэсирендә сюжетнын төрекмән һәм казакъ телләрендә әдәби вариантлары да барлыкка килгән Таһир белән Зөһрә мәхәббәте турындагы сюжет кыпчак халыкларының “Кузы Күрпәч белән Баян Сылу” дастанына якын тора. Урта гасыр төрки-татар әдибе Сайадинын “Бабахан дастаны” татар яшәгән һәрбер төбәктә диярлек халык китабы буларак мәгълүм. Тугандаш төрки халыклар иҗатында уртак сюжетка корылган күләмле әсәрләр бар. Аларны “эпос” дип тә, “дастан” яисә "хикәят” дип тә атыйлар Кин таралу тапкан, “Алпамыш", "Кобланды батыр”. “Гайса улы Амәт • "Күр утлы", “Кыйссаи Йосыф". “Түләк һәм Сусылу”, “Кузы Күрпәч белән Баян Сылу , "Бүз егет . “Шаһсәнәм һәм Гариб”, "Сәйфелмөлек”. “Идегәй” кебек эпик ядкярләрне бер генә халыкка нисбәтләп булмый, алар бер үк вакытта тагар, башкорт, казакъ, нугай, үзбәк, әзербайҗан, төрекмән һәм башка төрки халыкларның әдәби-мәдәни мирасын тәшкил итәләр

Реклама