МИЛЛИЯТ СҮЗЛЕГЕ

ГЫЙЛЕМ ӘН-НАСИХ ВӘ-Л-МӘНСУХ г Юкка чыгаручы һәм гамәлдән чыккан нәрсәләр турындагы гыйлем Бер-берсенә каршы килә торган аятьләрне тикшерә. Мондый аятьләр 225 исәпләнә Алар арасында гамәлдән чыгарылган һәм Коръәннән тошсреп калдырылган аятьләр, үзгәртелгән аятьләр һәм хөкеме бетерелгән, ләкин Коръән мөтенендә сакланган аятьләр аерып карала. Л.И.Климович. "Гыйлем ән-наснх вә-л- мәнсух"ка гаянып. Коръәннең 40 сүрәсендә хөкеме бетерелгән аятьләр бар дип күрсәтә Мондый капма-каршылыкларны "Сыер” сүрәсенең 106 ичы аяте аңлата: "Әгәр кайбер аятьләрнең хөкемнәрен үзгәртсәк яки оныттырсак, ул аятьләргә охшашлы аятьләрне яки яхшыракны бирербез." Әиммәи әрбагыйлардан (дүрт имамнан) берсе Әх мәл бине Хәнбәлнең (780 174 855 241) “Гыйлем әи-насих вә-л-мәнсух" исемле хезмәте бар “Гыйлем ән-насих во-л-мәнсух"ны үзләштерү һәм хәтердә тоту бик үк ансат эш булмаса кирәк Шуның аркасында дәһриләр арасында моннан көлеп гөнаһка батучылар да табыла Мәс., Шәехзадә Бабичның 'Кайсы мәнсух. кайсы насих‘> Аксын инде син аер." - диген төртмә сүзләре билгеле ГЫЙЛЬМЕ ЙАКЫЙН / Акыл һәм дәлилләү юлы белән алынган гый.н м Мә» Шәригать хөкемнәре. Әлбәттә, барлык гыйлемнәр дә Аллаһы Тәгаләдән, ләкин шәргый гыйлемнәр кешеләргә рәсүл яки мәләкләр аркылы ирештерелә, ә гыйльме ләдүн турыдан-туры Аллаһыдан иңә (вәхнн килү, илһам килү) Тагын кара ГЫЙЛЬМЕ ЛӘДҮН. ГЫЙЛҺМЕ-ЛӘДҮНг Аллаһыдан ки.тгән белем, ләдүн гыйльме Коръән-каримиең “Кәһәф" сүрәсендә (18:65) Алла колларыннан берсенә (Ногмани тәфсире"тә: Хозур гадәйһиссә.тамга) илаһи гыйлем бүләк ителгәнлеге әйтелә Кол Шәриф әсәрләренә язган комментарийларында Ә.Шәрнпоы ләдүн гыйльме "метафизик (реаль булмаган) галәмне өй|>әнү гыйльме" дигән искәрмә бирә Ләдүн гыйльмсн күңлигә ннһаятьсез сыгдыршн Аллаһ гыйльмен күңленә иксез-чиксез сыйдырган Кьжссаи Хобби Хуҗа Тагын кара ГЫЙЛЬМЕ ЙАКЫЙН. ДАВЫЛБАЗ бор. Кош чакыру өчен күннән ясалган барабан Чүлмәк рәвешле итен эшләнгән, музыка коралы булып та исәпләнгән Кош чакыру өчен махсус быргы да булган, аны далбай дип атаганнар Язылышта туба.чбаз варианты да очрый, коралның асылын тубал сүзе дөресрәк чагылдыра шикелле ДАЛБАЙ бор. Ау кошын чакыра торган быргы Далбай а.1ын чакырдым, әйләнеп кошым кайтмады. "Идегәй" дастаны. Ә кош чакыру өчен хезмәт иткән барабанны давылбаз тубалбаз дип атаганнар ДАР (АГАЧЫ) ф Фарсы телендә бу сүзнең беренчел мәгънәсе агач, багана Русча “дерево” сүзе дә шул тамырдан Моннан борынгыларның хөкем ителгән кешеләрне үсеп утырган агачка асканлыклары аңлашыла ДАРЫ Фарсыча дару (лскарство) сүзеннән. “Дару" сүзе “Дрсвнетюркскнй Дамамы Һ.ш/ы жернатыйытның алдагы саннарында словаръ"га да теркәлгән. Русча ружейное зелье— мылтык даруы, ягъни дары. Халык медицинасында ярага дары сибеп дәвалау да булган Татар теленә гарәпчә баруд (дары) сүзе дә кергән "Дары исеннән шайтан кача имеш” дигән мәкаль бар Электә шушы сүзләрне әйтеп, килен төшкәндә мылтыклар атып каршылау гадәте булган, ягыш утлы коралнын мифик көченә ышанганнар (Нәкый Исәнбәт буенча) ДӘВАТ г Кара савыты. Электә Казан дәүләтендә диван ханәдә һәм базарларда язу-күчерүчеләр рәте булып, алар дәватләрен бау белән муенга тагып, каурый каләмнәрен колак артларына кыстырып торганнар (Н. Исәнбәт буенча). "Дәват” сүзе "Древнетюркский словарь"га да теркәлгән. “Татар теленен диалектологик сүзлеге"нә (1969) караганда, кайбер сөйләшләрдә “дәвәт'' дип фарфор кара савытына әйткәннәр Себер татарлары сөйләшендә — тәүәт ДӘҖҖАЛ г.—Ялганчы, аздыручы, диннән яздыручы, ялган мессия (мә- сих). Антихрист. әл-мәсих әл-Кәззаб һәм әл-мәенх әд-Дәжжал дип тә атыйлар. Дәҗҗал Коръәннең үзендә телгә алынмый. Хәдисләрдә Дәҗҗал һинд диңгезендәге бер утрауда кыяга богаулап куелган һәм аны җеннәр каравыллыйлар, ашатып торалар дип тасвир ителә. Утрау яныннан узып баручы кораблар аннан музыка тавышлары ишетәләр икән Дәҗҗал кыямәт булыр алдыннан кузгалып, үзен Гайсә пәйгамбәр яки Мәһди дип күрсәтергә маташачак. Үзенә ияргәннәрне ул оҗмахка кертә, ләкин аның оҗмахы тәмуг булып чыга икән. Дәҗҗал үз юлындагы мәчетләрне туздырачак, мөселманнарны куачак. Аның хакимлеге 40 көннән (яки елдан) артмаячак, аны дүртенче кат күктән төшкән Гайсә пәйгамбәр (Гайсә ибн Мәрйәм) берүзе яки Мәһди белән бергәләп җиңәчәкләр һәм үтерәчәкләр Нәкый Исәнбәттә дәҗҗалны “сыңар күзле, бик зур буйлы, җен көчле булып, ахыр заман булыр алдыннан гармун тартып, юлдан яздырып йөрер имеш" дигән аңлатма очрый. Хәдисләргә караганда. Дәҗҗал сынар күзле, кызыл тәнле, аның маңгаенда кяф хәрефе яки кяфир сүзе тулысы белән язылган була. Аның һәрвакыт ишәккә атланып йөргәнлеге сөйләнә " Өммәтем өчен дәҗҗалдан бигрәк азгын имамнар куркынычлыракгыр" дигән хәдис бар Чөнки дәҗҗалны азмы-күпме белергә һәм аның явызлыгыннан сакланырга мөмкин, ә тәкъва булып йөрүче азгын имамнарны тану кыенрак. ДӘРВИШ ф Капка ачучы, фәкыйрь (ярлы, хәерче) мәгънәсендә. Суфилар брадәрлеге әгъзасы. Дәрвишләр дөнья рәхәтләреннән ваз кичеп, төрле мәхрүмлекләргә түзеп яшиләр Дәрвишлек башта Сүриядә. Мисырда һәм Гыйракта таралган, соңыннан суфи һәм суфичылык термины кулланыла башлаган Иранда. Урта Азиядә, һиндстаңда һәм Төркнядә “дәрвиш" сүзе таррак мәгънәдә хәер эстәп тукланучы сәйяр суфи мәгънәсендә кулланылган. Гомумән, урта гасырлар башында дәрвишләр 2 төргә бүленгәннәр дип карарга була: бозык әхлаклы сәйяр дәрвишләр һәм галим дәрвишләр - суфилар. Бохарада, Мервта. һиратта дәрвишләр саны кайчагында берничә меңгә, хәтта уннарча меңгә җиткән, бу исә илнең нормаль икътисади тормышына комачаулый торган булган. ДӘРДф Авыру, газап; дәрт. Татар теленә бу сүз теләк, омтылыш, дәрт мәгънәсендә кергән. Шуңа күрә дәрт бар. дәрман юк дигән гыйбарәне теләк бар. чарасы юк мәгънәсендә генә аңлаталар Ләкин аның асыл мәгънәсе “чире бар. даруы юк "булуы бик мөмкин (кара: дәрман). Татар диалектларында “дәрт" сүзе “кайгы, хәсрәт, борчу, ваем" мәгънәләренә дә ия. // Әйлә дәрман дәрдемә сән. Кылмагыл бәне хәраб. XVIII гасыр бәетеннән Суфилар өчен дәрд (дәрт) - хакыйкатькә ирешү кайгысы, илаһи гыйшык. // Дәрт әйләмәк хәсрәткә төшү. ДӘРМАН ф 1 .Дәвалау; дару (кайбер чыганакпарга караганда, русча дурман үләне исеме дә шифалы дәрмана үсемлеге исеменә барып тоташа). Димәк, "дәрт бар дәрман юк” дигән әйтемнең асыл мәгънәсе “чире бар. даруы юк" булып чыга. 2.Әмәл, чара, көчкуәт. ДдСТАР ф. Чалма, са.глә (ф.) Дәстарнын шигъри антонимы иаии бәнди" (аяк чолгавы) Дәстар сүзенең тастымал (кара, двстыюл) мәгънәсе дә бар. дәстар башы тоту - мәет җирләгәндә тастымал белән мәетне берничә җирдән тотып тор\ 'Татар теленең диалектологик сүзлеге"ндә (1993) соңгысының мәгънәсе башкача аңлатыла “дастар баш дыту - мәет юганда өстендә җәймә тотып тору ' һәр ике мәгънәсе дә дөрес, әлбәттә Динары татар телендә шарфка охшашлы баш яулыгын да гастар дигәннәр Бу сүз каракалпакта, кыргызда, башкортта, чуашта да бар. ДӘФТӘР / Борынгы төрки телдә китап, диван (канцелярия, амбар) кенәгәсе, дәфтәр . Бу сүзнең тарихы грек теленә алып бара "Башта борынгы греклар язу тиресен дифтсра дип атаганнар (Чаг дифтерит тире авыруы) Бу сүз греклардан гарәпләргә һәм фарсыларга күчкән, ә фарсылардан аны борынгы төркиләр һәм монголлар үзләштергәннәр "Древнетюркский словарь'га да теркәлгән. Алтын Урда чорында тэптэр (ягъни "дәфтәр") сүзе белән салым-йолым түләүчеләр исемлеген һәм яркә сурәт (кагыйдәләр, законнар) җыентыгын атаганнар ' (Р.Әхмәтьянов ) "Дефтер". “девтер" (басым беренче иҗектә) салым-җыемнар турында хан ярлыгы яки грамотасы мәгънәләре белән Владимир Дальнең “Толковый словарь живого пеликорусского языка" сүзлегенә дә кергән. Элегрәк бу сүз, бүгенге телдәге гадәти мәгънәсеннән тыш. туу. үлү. никах һәм аерылу, хисап эшләрен, исемлекләрне язып бару өчен указлы муглалар кулында булган “метрика дәфтәре? (тәвәллед дәфтәре) мәгънәсендә дә йөргән (кенәгә, журнал). Типтер атамасын да дәфтәр сүзе белән бәйләп аңлаталар Фәләк дәфтәре—ямыш дәфтәре, язмыш китабы Дефтер ябу сәүдәнең барышы турында еллык хисап ясау Дәфтәр-неп күплек саны шәкеле дәфатнр. ДИВАН ф 1 Шигырьләр җыентыгы. Күплек саны шәкеле дәвавин. 2 Дәүләтнең югары идарәсе, шурасы, министрлык салым идарәсе Алтын Урдада һәм тагар ханлыкларында хан сараендагы канцелярия. Ул дүрт карачыбәктан(карачы биләрдән) торган, алариың берсе бәкләрбәгедип аталган Диван би хан канцеляриясенең башы Баш вәзирне, диван башлыгын сахнбмидиван дип тә атаганнар Диван әл-ншпа яки диван ат-тугра -сәлжукыйлар чорында финанс министрлыгы Днванн язуы рәсми кәгазьләр язуы Бу төр язу стиле (өлгесе) Бохара. Хәрәзем якларында кулланылышта була, бездә дә гамәлдә йөргән (Исмәгыйль Рәмиен буенча) Днван-ярп монголлар заманында яргу мәхкәмәсе Диваиегаскәри хәрби трнбунал Бер вакыт чине трек җасусы дип диваие гаскәригә мәхкәмәгә дә бирделәр. Г.Исхакый. “Диван" термины руслардагы элекке приказ һәм нрисугствне сүзләренә дә туры килә. ДИВАНА ф. Тиле, тинтәк, юләр; алла бәндәсе Фарсы телендәге дию сүзенә -ана аффиксы ялганып ясалган сүз ("җенләнгән, дию ияләшкән" мәгънәсендә) Яшьлек диваналыктан бер ботактыр Хәдистән Дәкин суфилар мохнтендә дивана сүзе фәкать экстаз хәленә керә ала торган кешеләргә карата гына әйтелгән. Аларда дивана Аллаһы Тәгаләнең серләренә төшеш ән. диндарлыкта камиллеккә ирешкән, зкетазда яшәүче кеше. Шагыйрь Колшәриф тә үзен “дивана" дип агый ДПВ.АНИ ЯЗУЫ. ДИЙВАНИ ЯЗУЫ Гарәп язуында нң еш кулланыла торган язу шөкелләреннән берсе Башкалары куфи. нәсх. рокъго. нәстәгъдыНк һәм шикостә. Днванн язуы рәсми кәгазьләр язуы, ягыш аны диван хезмәткәрләре кулланган Бохара. Хәрәземдә киң таралган, безгә дә үтен кергән Дийпанн язуының бер төре җадийү дннванн дип атала. Гаднләштередгэн лнйвлнн стиле еш очрый ДИМЛЕ А Т тар Чабып барышлый борылган якка бөтен гәүдәсе һәм җайдак гыбай белән бергә авышып тиз генә борылырга өйрәтелгән ат Борынгы төркиләрдә мондый ат кыйммәт торган (Р.Әхмәтьянов буенча). ДИМШЫК КЫЛЫЧ тар. Борынгы заманда Димәшекь шәһәрендә яхшы сыйфатлы корычтан эшләнгән кылыч. ДПҺКАН ф Игенче, крәстиән Мәктәп дәреслекләрендә бу сүзнең русча язылышына (дехканин) иярү аркасында дехкан сүзе тамыр җибәргән. Хәлбуки рус телендәге әдәбиятта дихкан сүзе дә очрый, ләкин ул. дехкан белән бер тамырдан булса да. башка мәгънәләргә ия: Оурта гасырларда ярымпатриархаль-ярымфеодаль Иранда югары катлау вәкиле һәм 2) дастанчы Татар телендә дә бу сүзне бер-берсе белән сыешмый торган өч мәгънәгә ия дип санау төрле кыенлыклар тудыра ДӨББЕЛӘКБӘР г Зур Җидегән (йолдызлык), атаманын туры мәгънәсе Зур Аю (Болыпая Медведица). "Гарәпчә - татарча русча алынмалар сүзлеге "ндә "Җидегән йолдыз" дип тагы Сөрәия. ягъни Өлкәр ("Иләк йолдыз") күрсәтелгән, әмма монда хата киткән булырга тиеш. Фарсы телендә Зур Җидегән һәфт ү/юн. ягъни Җиде тәхет (татарча атама да Җиде хан мәгънәсендә). ДӨББЕЛӘСГАР г - Кече Җидегән (йолдызлык), туры мәгънәсе Кече Аю. ДУҢГЫЗ I—Гарәпчәсе хинзнр, фарсыча хук(ъ) Исламда дуңгыз нәҗес хайван дип. ә аның итен ашау мөселман кешесенә гөнаһ дип карала (Коръән. 2 272.273). Яһүдиләр дә дуңгыз итен ашауны тыялар, ә аларның дини кануннары исламияттән өлкәнрәк тә. Библиядә, мәсәлән, түбәндәге сүзләр бар: 'Ә дуңгыз, пар тояклы хайван булса да. күшәүчеләрдән түгел, сезнең өчен ул пакь булмас; аның итен ашамагыз, үле гәүдәләренә дә кагылмагыз" (Библия. XIV: 8) Исламда дуңгыз итенең напакь булып исәпләнүе турында Ш.Монтескье үзенең “Персия хатлары” дигән әсәрендә түбәндәгеләрне яза. Нух (Ной) туфан вакытында үзенен көймәсендә йөзеп йөргәндә барча хайваннар пар-пар алынган көймәдә бик күп тирес җыела Дуңгыз гел шул шакшыда казына, аннары бер көнне, сасы искә үзе дә түзә алмыйча, төчкереп җибәрә. Шул чагында аның борын тишегеннән бер күсе атылып чыга да ни күрсә шуны кимерергә тотына. Борчуга төшкән Нух. Алла киңәшен тотып, көймәдәге арысланның башына иык кына суга. Моңардан арыслан да төчкереп җибәрә һәм аның авызыннан мәче килеп чыга Шуннан соң бу хайваннарны напакь дип әйтмәскә буламы соң? Бу сорауны, Монтескье язуынча. Мөхәммәд Пәйгамбәр биргән. Әлеге тыюның сәбәбе чучканың тирес арасында аунап, шакшы ашап яшәвендә генә түгел. Трихнниллез дигән авыруны трихинелла дигән паразит суалчан китереп чыгара Авыру кешене бизгәк тоткандай була, мускуллары сызлый, эче китә. Бу авыруны кеше әлеге паразит суалчаннарның личинкалары (уыллары) белән зарарланган дуңгыз һәм кайбер кыргый хайваннар (аю. бурсык, тюлень, морж һ.б.) итен ашаганда йоктыра Хайван тәнендәге личинкалар саклагыч тышчага төренгән була һәм шунлыктан алар итне пешергәндә дә исән калырга мөмкин Менә шуңа күрә дә сатудагы дуңгыз итенеп медицина тикшерүе аша үткән булуы мәҗбүри санала. Зарарланган ит ашаган очракларда трихинелла личинкалары берничә атна эчендә үрчи, алары мускул тукымаларында туплана, ә җитлеккән суалчаннар нечкә эчәктә яши. Бу авыру Борынгы Мисырда да таралган булган. Мәс . моннан 1200 еллар элек үлгән кешенең мускул тукымаларында (мумияләрдә) әлеге паразитны тапканнар. Борынгы Мисырда яһүдиләр дә яшәгән (куылганга кадәр) һәм, күрәсең, алар бу куркынычлы авыруның дуңгыз ите ашаудан булуын яхшы белгәннәр Ә гарәпләр үзләре белән аралашкан халыклардан файдалы һәм кирәкле мәгълүматларны алып үзләштергәннәр. Борынгы Мисыр халкынын дуңгызга мөнәсәбәте турында “Тарих атасы" Геродот түбәндәгеләрне язган: “Мисыр халкы дуңгызны напакь хайван дип исәнли, һәм әгәр берәр кеше үтеп барышлый гына дуңгызга орынып киткән булса да. шундук су буена тошеп. өстен салып та тормыйча, суга керә Шулай ук дуңгыз көтүчеләргә дә, Мисыр чыгышлы булуларына карамастан, бер генә Мисыр гыйбадәтханәсенә дә керергә рөхсәт ителми. Берәү дә аларга кыз бирми яки аларнын кызына өйләнми, шуңа күрә алар үз араларында гына никяхка керәләр Селенадан һәм Дионистан башка аллаларга мисырлылар корбан итеп дуңгыз китермиләр, хәтта бу аллаларга да билгеле бер вакытларда атап әйткәндә ай тулган көннәрне генә китерәләр Аннары, корбан китергәннән соң. алар дуңгыз итеннән авыз итәләр. Аларның башка бәйрәмнәрдә нигә дуңгыздан йөз чөерүләре, ә бу бәйрәмлә аларны корбан итүләре хакында мисырлыларда ривайәт бар. Мин бу ривайәтне беләм, ләкин, оят булганга, аны сөйләп бирергә телем бармый. Дуңгызларны Селенага китерү түбәндәгечә эшләнә. Дуңгызларны чәнечкәч. каһнн аның койрык очын, талагын һәм маен янәшә куеп, боларның бөтенесен хайванның эч мае белән каплый Аннары бөтенесен утта яндыралар Калган итен ай тулган көнне корбан китергәндә ашыйлар Икенче көнне инде берәү дә дуңгыз итенә әйләнеп тә карамый Фәкыйрьләр, тереклек итәрлек байлыклары житмәгәнлектән. дуңгыз сыннарын бодай камырыннан ясыйлар да, утта пешереп, корбан итеп китерәләр." 1918 елда бөтен дөньяда таралып, миллионнарча кеше тормышын өзгән грипп авыруы (“испанка") да дуңгызлардан йоккан дип исәпләнелә. Гомумән, дуңгыз 450 төрле авыруга дучар була һәм туларның 200 е кешегә йогарга мөмкин икән. Бу авыруларың бер төрлесе дуңгыз карап үстергәндә һәм аның түшкәсен ит комбинатларында эшкәрткән вакытта йога (йокы авыруы, туберкулез, тасма суалчаннар, себер язвасы барысы 32 гә җитә). Икенчеләре дуңгыз ите һәм дуңгыз салосы ашаган кешеләрдә булучан (анемия, вульгар паралич, төче авыруы, эчәк суалчаннары, япон менингиты, корчаңгы һ 6 ). Кыскасы. Исламның дуңгыз ите ашауны катгый тыюы асылда кешеләрнең сәламәтлеген саклауны күздә тота. Мөселманнарның дуңгыз маена карашы да шулай ук тискәре XIX гасырда Казан шәһәрендә беренче су колонкаларына су китерүче чуен торбаларны дуңгыз мае белән майлыйлар икән дигән сүз таралгач, шәһәр мөселманнары колонкалардан су алмый башлыйлар һәм хакимиятләр торбаларны алмаштырырга мәҗбүр булалар Дуңгызның тиресе дә эшкә ярамаган, шулай да дуңгызның сырт кылы итек тегүчеләргә җеп очына куярга бик кирәк булып, мәнфәгатькә яраганга, сырт кылын йолкып алып эштә файдалануга юл куелган (Н Исәнбәттән) ДУСТКАНИф. Тустаган, стакан. Ләкин кайбер сөйләшләрдә тустаган агачтан чокып ясаган савыт", табак, тәлинкә. "Әнмүзәж" (“Өлге”. "Үрнәк" мәгънәсендә) дип аталган татар грамматикасы китабында (Казан. Университет типографиясе басмасы, 1895; кабат басмасы Казан, 1975) Каюм Насыйри "дустакан сүзенә гүбәндәге аңлатманы бирә: "Фарсы гыйбарэтедер. дустлар мәҗлесендә шәраб савытта чак итдереб бер беренә орырлар (тус). лөгатемездә тустаган мондпн мөхаррөфдер ( мөхәррәф бозылган мәгънәсендә АТ) Моннан рус телендәге “стакан" сүзенең, татар теле аркылы кереп. ике тапкыр бозылганлыгын чамалыйбыз Тапа шунысы кызык, “дустканн" сүзенең аңлатмасы “Әнмүзәж" китабының соңгы басмасында русчага тәрҗемә өлешендә бөтенләй төшереп калдырылган Сәбәбе аңлашылмый 'Чәкештерү" сүзеннән курыкканнармы? Кайберәүләр “дусткани" тустаган сүзе белән "тост" сүзе арасында чыннан да уртаклык күрергә тырышалар Объективлык хакына шунысын да искәртик “Поле чудес" ("Могҗизалар кыры") телетапшыруларының берсендә "стакан " сүзенең рус теленә көнбатыштан кергән булуына басым ясап әйтелде Аннары рус телендә "тост" сүзен XIX гасыр башларында ук Н.М Карамзин кулланган инде ("Пнсьма русского путешественника") Б М Ариетова аны рус телендәге “англизм"нар исәбенә кертә ДУХАН г - Тәмәке үләне Халыкта тәмәкене куллануда яфрагын уып борынга тарту (нәсвай иснәү), тел астына салу, чәйнәү һәм төреп яки төребкәгә тутырып төтенен суыру ысуллары яшәп килгән Мәүлана Мөхәммәд Али “духан" сүзенең "төтен" "афәт". “үлем", "ачлык", "корылык" мәгънәләренә ия булуын күрсәтә Мәүла Колый тәмәке турында "Ләгыйнь шайтан хезмәтедер, бел. тәмәке. Тәмәкене тартмыш кеше, бел. иә иаки," дигән Татарча чыганаклирда дохаи язылышы да очрый Доханшн тәмәке гартучы СА

Реклама