ИСЛАМ МӘМЛӘКӘТЛӘРЕНДӘ

Мин хәзер тагын Фәләстинга барып, аннан Сүриягә чыгып. Бәйрупа пароходка утырып Тагуктан Италия юлы берлә Аурупага кайтачак идем Искәндәрия-Яффа. йә Искәндәрия-Хәйфа юлы пароход берлә бик бәһале. бик озын булганга, мин тимер юл берлә генә китәргә мәжбүр булдым Монда Фөләстин берлә Мисырны баглый торган бер генә тимер юл булганга, килгән юлымнан киттем Сүәеш канаты аша чыгып. Кантарада инглиз-Мисырнын уртак гүмрүген (таможнясын) үтәргә кирәк иде. Бу араларда монда инглиз лирасы төшү-очсыэлану дәвере булганга, ана багланган Фәләстин һәм Мисыр лиралары да төшеп килә һәм шунын аркасында алтын бәһасе күтәрелә иде Төрле жинелдән мал табарга өйрәнгәннәрнең кулында алтын спекуляция малы булып килә иде Кәгазь акча төшкәнне белмәгән халыктан алтынны җыеп алып, чит илләргә сату итүчеләргә кин юл ачылган иде Ләкин Мисыр хөкүмәте алтын алуны хәзинәнен генә (бу очракта—банкларның) хакы итеп игълан иткәнгә. Мисырдан алтын чыгаруны тыйганга, алтынны чыгарыр өчен болар качак юлларына керешкәннәр иде Шунын өчен гүмрүктә тикшерүләр бик нык була дип. гәзиталәрдә укыганга, минем атгыным-фаләнем булмаса да, гәзит һәм мәҗмугаларым бик күп булганга, боларны актаруларыннан шактый курка идем Гүмрүккә керү берлә мин әйберләрне караучыга. “Ислам корылтае башкарма әгъзасы” дип язылган картамны тоттырдым Ул шуны укыр-укымас олыграгына китеп күрсәтте Ул әфәнде үзе килеп, тәфәзэуллу (рәхим итегез!) дип. һичбер карамыйча, чемоданнарыма "рөхсәт" кәгазьләрен ябыштырып, паспорт мөгамәләмне дә жинеләйтер өчен, минем берлә бер мәэмүрне (хезмәткәрне ) дә күндерде Аннан минем паспортымны күз ачып-йомганчы эшләп бирделәр. Мин беренче юлчы булып вагонда урын алдым. Мөселман һәм мөселман җәмгыятьләренең әгъзасы булганым өчен бик күп вакытлар төрле мыскыллар, хөрмәтссалскләр күрергә өйрәнгән мина мөселманлыкның болай шәрәфле-хөрмәтле булуы бераз гажәбрәк тоелды Без Мисыр мәэмүренен мина шәхесем өчен түгел, мөселман корылтаеның әгъзасы булуым өчен кылган хөрмәтенә чын күнелемнән сөендем "Мөселман”лыкнынале кыйммәте югалмаган җирләр дә барлыгын, мөселман җәмәгать хадименә хөрмәт итәргә кирәк дигән игьтикалнын (ышанычның) яшәгән урынның бар икәнен күреп, мөселманлык хиссиямә һавалык га керде Китәргә әле бик күп вакыт булганга, гүмрүккә тагын бер кереп, шул кешенен йөзен танып калыйм дип. бер карадым Юлыбыз моннан сон бик тыныч үтте Тик вагоннар бик тар булганга, йокларга имкян (мөмкин) булмады Яффага иртүк килеп җитсәм дә. отель табу бик жинел булмады Жуынып. киенеп бер автомобиль яллап Кодсска киттем Максадым безнең корылтайның сайлап калдырган башкарманың эшләрен һәм нинди карарларының вөҗүдкә чыгарылганын күз берлә күрү һәм ул әгъзалар берлә контактка килү иде Башкарманың рәисе мөфти Әмин әл-Хөсәйни хәзрәтләрен мәҗлестә очраттым Аның берлә озын-озын сөйләшкәннән сон. “Ләжнәту тәнфизня"нен (Башкарма комитетның) башкармасын карарга киттек Сәркятнб итеп сайланган әгьзаи сабикъ (элеккеге) Иран баш вәзире Зыйаэддин Табтабаш бәк әле Аурупадан килеп җитмәгән булганга. Кодеснын олуг мөфтисс Әмин әл-Хосәйни башкарманын рәисе сыйфаты берлә бюроны идарә итә иде Корылтай беткәнгә озын бер вакыт үтмәгән булса да. бюро да инде тәмам юлга куелган бер хәлдә иде Бик күп кизүдәге эшләр тәртипкә куелып өлгергән, карарларны эшкә ашыруга керешелгән иде. Без күргәндә—бюрода эшләр кайнап гора иде Ьср тарафта корылтайда сөйләнгән нотыклар тәртипкә куелып, бер хисап *Ахыры Ңашы */. 6 саннарда 146 ГАЯЗ И' К Ы Й төсендә нәшер ителергә хәзерләнә. Икенче якта—кабул ителгән карарлар төрле ислам халыкларынын телләренә тәржемә ителә. Өченче тарафта—мөселман эшләре берлә галякалы (бәйләнешле) Аурупа дәүләтләренә һәм җәмгыяте әкьвамга (халыкара җәмәгатьчелеккә) күндерер өчен, алар Аурупа телләренә тәржемә ителеп, рәсми бер вәсыйка (документ) хәленә сугыла иде Шулай ук корылтайга катышкан мөселман милләтләр хакындагы материаллар җыелып, мөселман дөньясынын бөтен тормышыны өйрәнәчәк үзебез эшләгән яңа бер институтның нигезе корыла иде. Корыл гайнын эчке һәм тышкы дошманнары тарафыннан “Ләжнәту тәнфизия”нең эш эшли алмаячагы хакында таратылган төрле мәгънәсез сүзләрнең ялган икәнлеген күзем берлә күреп сөендем. Шул эшне эшли алган Фәләстин олуг мөфтисе Әмин әл-Хөсәйнинен гайрәт һәм уңганлыгы алдында башны идем. Кодеста шактый күп танышларым булса да, аларнын барысы берлә дә күрешергә вакьггым юк иде. Шуна “Әл-жамигату әл-тарабийә” идарәсен зиярәт итеп, безгә бик зур ярдәм иткән Мөниф бәк әл-Хөсәйнигә рәхмәт укып, дуст-ишкә гәзит аша бер тәшәккер хаты язып, юлыма китәчәк булдым Хәйфа шәһәренә бергә дәгьватле (чакыручы) шәйх Ягькуб әфәндене зиярәт итеп, анын тәмле чәен эчәргә киттем. Анда тагы бик күп таныш-белешне очраттым. Аларнын сораулары берлә бер көн Кодеста калырга мәжбүр булдым. Кичне шәйх Ягькуб әфәнде өендә Бохара пылавы, Казан чәе янында уздырып, үзара сөйләштек, дәрдләштек. Икенче көнне Яффага кайтыр-кайтмас, яһүдиләрнең бөтен дөньяга мактанган шәһәрләре Тел-Абибны (Тель-Авивны) зиярәткә киттем. Бу шәһәр Яффаның күршесендә генә. Ике шәһәр арасында бер тар гына юл үтә. Кайбер җирләрен әфлисун бакчалары аера. Мин бу шәһәр хакында бик күп ишеткәнгә, аны мактау берлә пароходта вакытта колакларым тонганга, мин Париж, Берлин кебек булмаса да. Прага, Варшау, Дрезден, йә Анкара кебек бер шәһәрне күрергә хәзерләнгән идем. Юлны яхшы белмәгәнгә, бер арбачы алдым һәм Тел-Абибнын мәркәзенә илтергә куштым. Яффадан чыктык кебек булдык. Яффаныкына караганда урамнары киңрәк, бер авыл дисәң—авыл түгел, бер бистә кебек Авыл Казанның Яңа Бистәсе төсле дә булып күренә, Бишбалта кебек тә булгалап куя. Кайбер җирләре зур шәһәрләр тирәсендәге җәйләү (дача) җирләре төсле дә булып ала иде Арбачыга акрын барырга кушкан булсам да, 10-15 минуттан соң арбачы торды: “Килдек”,— диде. Мин ачуланыбрак: “Кая килдек? Мин сиңа шәһәрнең уртасына илт дидем. Син мине кырыендагы дачаларга туктатасың!”—дидем. Ул моны шәһәрнең уртасы булганын, әнә почтаханә, әнә кибетләр, әнә каһвәләр (каһвәханәләр) булганын күрсәтә башлады Мин тирә-юньгә карадым Чынлап та шул нәрсәләрне күрдем. Аттан төштем Ләкин арбачыга ышанмаганга, бер очраган яһүдидән урысча шәһәрнең мәркәзен сорадым. Мондагы яһүдиләрнең 80 проценты урысча белгәнгә, ул мина урысча җавап бирде. Ул берничә урамнарның исемнәрен сөйләп, кулы берлә күрсәтте. Шәһәрнең ин зур рестораннарыннан “Казино"ны бик мактады. Мин акрын гына иң олуг урам буйлап киттем. Күзем һаман зур-зур өйләр, зур магазиннар, мәктәпләр һәм театрлар эзли иде. Ләкин күзгә бәрелгән биналарның йөздә туксаны бер йә ике катлы урамга өч-дүрт тәрәзәсе берлә караган өйләр генә иде Һәрбер өйнең асткы каты бер кибет төсенә куелган һәм аларга яһүдичә вывескалар язылып, аларда нәрсәләр сатылганы белдерелгән иде. Тик бу кибетләрнең барысы да кечкенә өяз шәһәрендәге кибетләр кебек кенә иде. Тәрәзәләргә куелган товарлар да Аурупада модасы чыгып беткән маллар иде. Ләкин аларнын күбесе иске кибет иде. Зур урамны йөреп чыктым. Мин янлыш китермәделәр микән дип шөбһәләнеп, тагы бер яһүди хатыннан сораштым. Дөрес икән. Яһүдиләрнең Сөләйман пәйгамбәр сарае ватылганнан бирле беренче итеп корган бер шәһәрләреңдә йөрим икән. Йөри торгач, Тел-Абиб өчен махсус эшләнгән вокзалга килеп чыктым Тагын киттем. Ләкин һичбер яна мәһабәт бай бер шәһәрне таба алмадым. Шәһәр читенә килеп чыктым. Анда өелгән бина, бина эшләре өчен китерелгән тимер-томыр, асфальт, таш, агачларны очраттым. Ләкин анда һичбер хәрәкәт күренми, нә боларны ташучы бар, нә алучы бар (ягъни юк" мәгънәсендә). Барысы да өелгән дә куелган. Берсенең янында бер каравылчыны күреп: “Болар нәрсә?”,—дип сораштым —“Болар Америкадан килгән, бина салыр өчен хәзерләнгән материаллар иде, хәзер менә шулай череп яталар”,—диде. “Ник соң биналар сатмыйлар?”—дидем. Каравылчы шуңа миңа гөнаһлы иттереп карап: “Акча кая'’"—диде Яна биналар салынып-сагынмавына дикъкать итәргә тотындым. Аурупа шәһәрләрендәге кебек зур бинатарның салынуына очрамадым. Шәһәр читендә берничә ике-өч бүлмәле өйләрнең эшләнеп ятканын һәм кайбер җирләрдә үткән ел башланып та бетми калган бинаны бетерергә маташуларын күрдем Ике сәгать буе жәяү йөреп арганга, ашарга керергә булдым. Ин эур ресторан дигән "Каэино~ны сорап таптым. Ул дингез өстенә салынган. Истанбул Бугаз эчендәге йөзләп-менләп ясалган рестораннарның берсе кебек бер ресторан икән Мин кергәндә аш вакыты булса да. бер генә мосафир бар иде. Миннән сон ике егет берлә бер кыз керделәр. Мин. әжяәби сәйях (чит ил сәяхәтчесе) төсе бирер өчен, французча сөйләргә тотындым. Бик мактый торган Фатәстин шәрабы берлә аш сорадым Аларнын ин мактаган балыкларын бирергә куштым. Аштан сон кафвә сорап, гарсунга (гарсон. официантка) чәйлек бирдем дә. шәһәрнең зур. мәшһүр җирләрен сорашырга тотындым. Мин һаман ате үземне адашып. Тел-Абиб дигән пайтәхетнең тирәсендәге бистәләрдә генә йөримме дигән шөбһәдә идем Гарсун бик рәхәтләнеп мин кичкән урамнарны, мин күргән биналарны сөйләде Ашап чыккач, килгән юлымнан киттем. Былчырак урамнар эчендәге кечкенә, фәкыйрь яһүди өйләре арасына килеп кердем Анда борылдым, монда борылдым—10-15 минут үтмәде—тагын Яффага килеп чыктым. Әле вакытым күп булганга. Яффа шәһәрен карарга керештем. Бу шәһәр бик иске булганга, монда гажәп урамнар бар Андый тар урамнар хәзер Мисырда да. Истанбулда да. Римдә дә калмаган. Шул урамнарның берсенә кереп, берсеннән чыгып йөргәндә, бер җирдән ачык госманлы шивәсендә бер нотыкмы сөйләнгәнен, конферансмы бирелгәнен ишеттем Тирә-юньгә карандым бу тавыш бакча эченә салынган, тәрәзәләре ачык бер бинанын эченнән чыга икән. Монда төрекләрнен бер мәктәбеме, клубымы бар күрәсен.—дип. капканы ачып кердем Тавыш ишетелгән бинанын ишеген ачып, акрын гына өйгә дә аяк бастым Карангы гына бер өйгә урындыклар куелган Бер тарафка егерме-утыз хатын утырган, бер тарафта —шул кадәр дә ирләр Өйнен түрендә кара киенгән бер кеше көрсигә (бу очракта — трибунага) чыккан ла, сандугач кебек төрекчә сөйли Минем керүем бераз гажәбрәк тоелды күрәсен. һәркем бер-бсрсенә каранды Мин бер буш урындыкка утырдым Тышта калган күзем ярты карангылыкка өйрәнеп өлгергәч, мин үземне хачлы (тәреле) бер өйдә икәнемне анладым. Сөйләүче дә: Менә хәзер Мәтинен (Матвсйнен — Г И ) “Инжнл"нсн фәләненчс аятен укыйбыздиде Иске госманлы шивәсендә берничә юллык "Инжил"нең бер аятен укыды, ул Хәзрәте Гайсанен авыруларны терелтүе хакында иде Ул шуны аңлатырга кереште Сөйләгән сүзләре, мохакәмә (фикер) йөртүе. Хәзрәте Гайсәнен могҗизаларын фән ягыннан тәфсир итәргә тырышуы—бу кешенең Аурупа тәрбиясе күргән икәнен күрсәтә иде Озын мисаллар берлә Хәзрәте Гайсәнен биредән алган саз берлә бер сукырның күзен ачканын сөйләгәннән сон "Монда ачучы куәт ул сазда, йә анын эчендәге матдәләр дә түгел иде. авыруның үзенең әхвале рухиясендә иде Ул "Хәзрәте Гайсәнс күрсәм, анардан дога алсам, күзем ачылачак",—дип, иман әйтеп куйган иде Анын күзен саз ачмады, менә шул иман ачты",—диде Мин озын (озак) торырга вакытым булмаганга, акрын гына торып чыктым Минем артымнан бер кеше дә чыкты Ул шул чиркәүсымак өйнен сакчысы, имеш. Сораштым Бу төрекчә "Инҗил" укучылар әрмәниләр. имеш Болар әрмәни телен белмәгәнгә, бөтен гыйбадәтләрен төрекчә кылалар икән Үхләрс христианлыкның реформатор бер мәзһәбенә ияргән булганга да вә телләре, гадәтләре берлә әрмәничә сөйли төргән әрмәнләргә башка булганга, аларга катышмыйча аерым бер тормыш берлә яшиләр икән Мине торкияле дип уйлаганга: "Төркиядә хәлләр ничек’ — дип сорады "Яхшы, сез ник кайтмыйсыз"1"—дидем "Анда бит хәзер әрмәннәрне яратмыйлар".—диде Мин: "Анкаранын үзендә ссзнсн кебек төрекчә сөйли торган әрмәннәр аерым бер мәхәллә булып яшиләр. Фәкать алар католик мәзһәбендә Аларга һичкем бер сүз әйткән юк Сезгә дә шулай булачак Монда төрле чит халык арасында яшәгәнче, дин аерым булса да. үзеңнең ана телендә сөйләгән төрекләр берлә яшәү җиңелрәк, күңеллерәк булыр",—дидем Ул: "Шулай иңде Ләкин бит төрекләр берлә әрмәнләр арасында бу хәлләр булып үле Без дә монда калдык" — диде, үзе дә аптырап куйды Әрмәни попларнын тәлкыйни (ышандыруы) буенча, үзен әрмәни дип уйлый торган бер төрек утлы төрекнең әрмәнләрнен милли эшләренә өмәче булып йөреп, иленнән адашып, халкыннан аерылып калган бу кан кардәшнең авыр хәленә чын күңелдән кайгырдым, кызгандым Ләкин моның берлә минем арада ялганнан оештырылган бик биек коймалар халыкның бу ике углынын аңлашуына манигъ (киртә) булганга, эчемнән янып—"Кемләргә безнекеләр корал булмадылар, нинди агымнарга безнен төрекләр өмәче булмадылар'"—дип. төрк халкының үткәнен, хәзерге хәлен һәм китәчәген төшенә-төшенә отелемә юнәлдем. Икенче көнне шәйх Ягькуб әфәнде берлә Хәйфага киттем. Акрын гына йөри торган тимер юлы берлә дүрт-биш сәгать юлда калып, Хәйфа шәһәренә килеп җиттек. Вокзалда безне илдәшебез Габдулла әфәнде Тимур һәм бер төркем йирле гарәб жәмәгать хезмәтчеләре каршы алды Безне алдан хәзерләп куелган Габдессәлам әфәнде исемендәге бер яшь сәүдәгәрнең өенә мосафир иттеләр. Габдулла әфәнде хакында мин Кодес-Мисыр сәяхәтләремдә бик күп ишеткән, аның берлә инде берничә мәртәбә хатлашкан булсам да, бу вакытка кадәр күрешергә насыйп булмаган иле Ул да мине ишеткән, минем хакымда укыган, гарәп гәзит-журналларында рәсемнәремне күргән булса да, Русиядә вакытта очрата алмаган икән. Ул безнен тәмам якташ: күрше авылдан булып чыкты. Спас өязе, Салман авылы хәзрәтенең утлы булган бу зат элгәреге тәхсилне (укуны) Уральск шәһәрендә кылып, сугыштан элек Мисырга килгән вә андагы дини мәдрәсәләрдә тәхсилен дәвам иттергәндә, сугыш башланып китеп, иленнән өзелеп калган икән. Ул Фәләстиндәге югары баскыч дарелмөгаллимне (укытучылар институтын) бетереп, Фәләстиндә мөгаллим булып йирләшкән. Эзчелек өйрәнеп, Фәләстиндә беренче эзче (? спортның бер төре, скаут, следопыт) оешмасын тудырган. Тәхсилен тәмамлар өчен Лондонга барып, андагы тәрбия вә эзчелек институтыннан шәһадәтнамә алган. Кыяфәте, гадәте берлә тәмамән безнең тирәнен мишәре булса да, ана теле ачык Чистай шивәсе булса да. хәзерге көндә гарәп мәдрәсәләрендә гарәп егетләренә гарәпчә әдәбият вә фәсахәт (сәнгатьле уку һәм сөйләү; риторика) дәресләрен өйрәтә вә Фәләстиннең зур бер өлешендә эзчеләрнең командылыгын ясый. Үзе вакытнын кадерен белә торган бер зат булганга, безнен кыска вакытыбызны тулы үткәрер өчен көне көненә бер программ да ясап куйган. Өй хуҗалары берлә танышып, аш ашар-ашамас, программ буенча, йөрергә тотындык. Беренче иттереп Хәйфанын өстендә хаким булып тора торган вә Хәйфанын жәйге эссе көннәрендә тын ала, хәл җыя торган жәелге (?) булган “Әл-Кәрмәл” тавына киттек. Берничә йөз метр югарылыкка бер зур тау бөтен Хәйфага вә анын лиманына (портына) хаким бер хәлдә булганга, төрекләр заманында монда шәһәрне саклый торган кальгьә булган. Бу йир диңгездән бик югары булып, урман берлә капланганга, жәй көнләрне һавасы могтәдил (уртача) булганга, бу йир бөтен ерак кешеләрнең җәйләүлекләре булган. Таунын өстеннән диңгезгә вә тирә-юньгә кин манзара ачыла. Монда бик күп жәйлек өйләргә башка, тирә-юньнән килгән мосафир өчен отельләр, пансионлар да бик күп. Ләкин бу матур йирне соңгы елларда яһүдиләр баса башлаганнар. Бөтен әтрафны (тирә-юньне) югарыдан карап йөреп, озын итеп йөреп, өйгә кич кенә кайттык. Кичке аштан сон безнен берлә күрешергә бөтен шәһәрнең олуглары килде. Боларнын барысы да гарәп булса да, бик күбесе төрекчәне бик яхшы сөйли иде Зыялыларынын күпчелеге төрек мәктәпләрендә укыганнар иде Эчләрендә һичбер төрек дошманлыгы күренми иде Безне зиярәт итүчеләрнең арасында бик күбесе тәрәкъкыйпәрвәр сәүдәгәрләр иде Бик күбесе үзенең дөньяга карашы, тирә-юнен аңлавы берлә безнен сугыштан элеккеге тәрәкъкыйпәрвәр сәүдәгәрләребезгә бик охшаган иде Безнен яшь сәүдәгәрләр кебек, болар да бик җанлы, бик тырыш вә бик иманлы иде. Икенче көнге күрешүләр вә шәһәр берлә танышуларымда мин монын сәбәбен аңламадым. Хәйфа сату-алу өчен бик мөһим урын булганга, монда шактый күп яһүди сатучысы килеп тулган вә гарәп яшьләрен дә алар берлә ярышу хисен уяткан Болар яһүди сәүдәгәрләре берлә ярышыр өчен сәүдә юлына бил баглап керешкәннәр. Хосусан, боларнын бу эштә хәлфәләре булган зыялы булган сәүдәгәр Габдеррәшид Ибраһим әфәнде—искитәрлек бер кеше. Бу зат бөтен Фәләстиндә “Гарәп банкасы” ачучыларның беренчеләреннән. Ул Хайфадагы гарәп банкасының мөдире вә андагы мөселманнарның бөтен икътисади вә мәдәни оешмаларының әгъзасыдыр. Ачык фикерле, халкын сөюче бу зат үзенен икътисади төшенчәсе берлә безнен Мәскәү сәүдәгәрләрен хәтерләтә. Бик хәммиятле (сизгер, зирәк) бер зат булганга, ватаны Фәләстинне яһүдиләргә каптырмас өчен, икътисади бик зур тартыш алып бара. Гарәпнең мал көчен бергә җыеп, аны гарәп файдасына кулланырга тырыша. Гарәп сәүдәгәренә, гарәп авыл халкына кирәк вакытта акча бурычка бирү берлә, гарәпне сату-алу базарына яһүдигә бирелмәслек хәлгә китерергә жан-тәннән хезмәт итә. Кич буе бик озын сүзләр сөйләшеп вакытны кичердек Кызыгы шул: бу Фәләстин гарәпләренең яшьләренең бик күбесе безнен Сатман авылы Габдулла әфәнденең шәкертләре булган кебек, боларнын картлары да мина. Чистай мишәренә, үзләренең уртак мөселманлык йөген тартышучы бер кеше дип карыйлар; тәмамән кардәшчә мөгамәлә итәләр, һич бер яшермичә кайгылары-шатлыклары берлә бүлешәләр иде. Мин дә үземне Казанда, Мәскәүдә, Истанбулда үзебезнең халкыбызның арасында кебек хис итә идем. Икенче көнне иртүк торып “Әл-Кәрмәл" гәзитенең мөхәррирен зиярәткә киттек. Бу гәзитә Фәләстиндә чыга торган гарәп гәзиталәренен ин картыдыр Мөхәррире— христиан гарәп булса да, эше-көче берлә чын мәгънәсендә хәммиятле бер гарәп Безне күктән төшкән кадерле кунак кебек каршы алды Каһвә берлә сыйлап кына калмыйча, чәй дә ясатты Ул мине гәзиталәрдә укып таныганга, бик озын сөальле мөзакәрәләргә кереште Гәзитәсе өчен миннән бер интервью да ясады Бу гарәп хезмәтчесе үзе христиан булса да. Хәзрәте Мөхәммәл галәйһиссатамне бик зур хөрмәт итә вә Коръәнне гарәп даһасынын (дөньясының) зур әсәре дип карый Сөйләгәндә дәлил итеп Коръәннән бик күп аятләр китерә Гарәпләрнең хәзерге көндәге хәлгә төшүләренең сәбәбен Хәзрәте Мөхәммәл г — мнен тәгьлиматен тотмауларыннан дип тәфсир итә Безнен тарафтагы мөселманнарның халләрен бик тәфсилле иттереп сораша Гарәп теленен никадәр таралуын белергә тырыша Андагы мәдрәсәләрдә гарәпчә уку-укытуны сөйләгәндә, балалар кебек чын күнелдән шатлана Бу да үзләренен Фәләстин өчен вә гарәп йорты өчен тартышу ларында мине бер юлдаш иттереп карый иде Күрешеп чыкканда, калтыраган, тәэсирләнгән тавыш берлә "Карлы-бозлы Идел буйларында, меңләр чакрымлык Урал тауларында сезнен кебек безгә якын калебле затларның йителүе гарәпнең олуг даһисе Хәзрәте Мөхәммәдиен онытылмас Корьәнснен йимешләредср Бу безнен гарәп даһиебызның могҗизасы!’’—диде. Күрешеп аерылыштык Аннан сон Габдулла Тимур әфәнденен гарәпчә укыта торган мәктәбен зиярәт иттек. Мөгаллимнәр берлә күрештек. Боларнын күпчелеге төрекчә сөйли, аңлый торган затлар иде Сыйныфларны карарга киттек Зур сыйныфта мөдир мине балаларга зур сүзләр берлә таньпты "Халкынын кяферләр тарафыннан җәберләнүен безгә аңлатырга килгән Сез дә шундый зур гая (олуг теләк, максат) артыннан йөрүче булырга тырышыгыз!"—диде Габдулла әфәнде бер сыйныфта балалардан Коръән укытты Бер Идел буе төрк-татарынын пәйгамбәрләрнең туган йирс булган Фәләстиндә гарәп балаларына Коръән өйрәтүе тагын гаҗәп төсле булып китте Безнен Идел буе егетләре кемләргә өмәгә йөрмиләр (ягъни хезмәт итмиләр) Үз илен булмагач, үз халкын үз ихтыярында булмагач, шулай итеп мәгънәви чегән булып каласын, күрәсең. Туп-туры “Мәҗлесе исламия"гә киттек Бу мәҗлес—мондагы Хәйфа мөселманнарынын милли-сәяси мәркәзләре Ишек янына килеп җиткәч, тар гына баскычтан берсе арты берсе төшеп, менеп килә лорган бик күп гарәп хатыннарына очрап, аларнын төшкәннәрен көттек Ул арада тагы берничә чаршаулы (бөркәүле) ханымнар килеп чыкты Бу юлы без. бераз нәзакәтсепек булса да. ханымнарны көтмичә икенче катка менеп киттек Бер кин генә салонга керлек Анда безне җәмәгате исламиянен рәисе берлә берничә әгъза каршы алды Монда килгән хатыннарның ник күплеген сорадым "Бу бина безнен үз бинабыз Икенче тарафта бер могаянә ханәбез бар фәкыйрьләргә бушлый. хәллсләргә бик очыз (очсыз) (алтын акча берлә 12 тиен) Күбрәк мосафирләре һәрвакыт ханымнар булганга, юлда сезгә көтергә туры килгәндер, диделәр Озак та үтмәде, могаянәханәнсн яшь докторы Рөшди Тәмими әфәнде дә кңлеп. безнен берлә күреште Бераз сөйләшкәннән сон. аны карарга чыктык Анын көтү бүлмәсендә атлә никадәр мөселман хатыннарын очраттык Доктор бер елда алты мен хаста кңлеп-киткәнен вә боларнын зур бер өлеше хатыннар булганын сөйләде Шунда ук бер мөселман акушерка берлә дә таныштырды "Моселман хатыннары бу ханә ачылганга кадәр тыйбби (челшина) ярдәмсез иделәр Шуны игътибарга алып. 'Жәмгыятс исламия” үз хисабына моны ачты вә. хатыннарга җиңеллек булсын өчен, бер мөселман акушерка да булды Ләкин хатын докторыбыз әлегә юк Сезнен тарафта хатын-кыз докторлар күп дңтәр Безгә килсәләр, бик зур хезмәт итәрләр иде’ —диде “Жәмгыятс исламия” рәисе "Хәзер менә алдыбызда бер хастаханә ачу мәсьәләсе тора, ләкин бинабыз җитәрлек түгел; шуның остснә тагы бер кат үстереп хастаханә ачачакбыз. Сез икенче килгәндә хастаханәбез дә булачактыр Безнең мөселман хатыннары ирләргә күренүдән тартыналар Безгә сезнен доктор ханымнардан берәрсен җибәрегез ”.-диде “Җәмгыяте нсллмня"дә каһвә зчеп. анын шул елларда гына салдырган мәежеден карарга киттек Бу мәсҗеднен урыны элек бер әүлнянен зыярагы (кабере) булган Бу тарафны яһүдиләр баса башлагач, шәһәрнең уртасында калган бу зыярат йиренә "Жәмгыятс исламия” икс катлы зур бер мәежед салдырган Анын астакы (астагы) катына кибетләр эшләнгән Өсле мәежед ясалган Зур-кечкенә кибетләрнең саны гына 26 Урын тәмам базар уртасында булганга, бөтен кибетләр тулган Болар китергән меңнәрчә лиралык файдага “Жәмгыятс исламия” берничә мәктәп, могаянәханә тәрбия итә вә киләчәк биналарына да акча җыя бара Жа.мнгъ бик зур. бик якты, бик яхшы Без аннан “Шөббансл-мослимин" (“Мөселман яшьләре".) җәмгыятенә киттек. Бу жәмгыятнең бөтен ислам мәмләкәтләрендә барлыгына, яшьлекне мөселман рухында тәрбия итәргә хезмәт итүче бу оешманың һәр йирдә зур рәгъбәт күргәнен үткән мәкаләләремдә язган идем. Мондагысынын төзелүендә, тәрбия ителүендә безнең илдәшебез бик зур хезмәт иткәнгә, миңа бусы тагы якынрак күренде “Шөббанел-мөслимин”дә үзенен бинасында йирләшкән. Бу да күптән түгел генә йирле хәммиятлеләрнен һиммәте (тырышлыгы) берлә салынган ике катлы бер таш йорт Бу да элгәре бер шәйхнен төрбәсе булган. Монын да асткы катында кибетләр Өсте "Мәҗлеснең идарәсе"ндәге төрле-төрле бүлмәләр, салонлар. Диварлар бик күп эзчеләрнең рәсемнәре берлә бизәлгән. Салонлары хәзерге жәмгыятнен үсүенә җитәрлек булмаганга, бинаның бер ачык тарафына бер салон ясарга хәзерләнәләр вә шуның өчен кирәкле салу материалларын китертеп яталар. Жәмгыятьнен эшләрен, көтепханәләрен карап, гарәп банкасын күрергә китәбез. Анда безне банканың мөдире Габдеррәшид Ибраһим әфәнде каршы ала. Банканың хәленнән, гарәпләргә иткән хезмәтләрен бәхәс итә. Көн буе шулай мөселман оешмаларын күреп йөреп, өйлә ашыны махсус хәзерләнгән Габдулла әфәнденең бер шәкертендә ашыйбыз. Мәҗлестә шәһәрнең бөтен олуг хазыйр булды (катнашты). Мин боларга: “Бөтен эшләрегезне икътисади нигезгә корырга сезне кем өйрәтте?"—дип бер сөаль бирдем. Казан татарындагы бу табигатьнең монда гарәп илендә, пәйгамбәрләр чыгара торган Фәләстиндә кайдан килүен белсәм, килеп жавап көтәм. Арадан берсе: "Яһүди мөһажнрләре!”—дип жавап бирә. Башкалары да бу җавапны гөблиләр (жөблиләр; куәтлиләр.) Димәк, яһүдиләрнен Фәләстинне үз кулларына алырга теләүләре йирнең хәзерге хуҗалары гарәпләрдә үзен үзе саклау хисен уяткан. Яһүди коралы икътисад берлә ул да коралланырга керешкән. Димәк, сионизм гарәпләр өчен файдалы бер камчы да булып чыккан. Программа буенча аштан сон Гакка шәһәрен күрергә дип. автомобиль берлә киттек. Бу ике шәһәрнең арасы 30-40 чакрым гына икән. Гакка шәһәре—Хәйфа кебек үк диңгез кырына корылган бер шәһәр Ләкин мондагы култык пароходлар туктарга тагы да унгайрак булганга, гасырлар буе бу шәһәр бу тирәнең порты булып килгән. Төрекләр дәверендә бу бер кальгъә булып торган. Шәһәрнең тирә-юне бик зур биек таш койма берлә әйләндерелгән. Кальгьәнең эчендә зур гөнаһлы усалларны саклар өчен бер төрмәсе дә булган. Солтан Габделхәмид дәверендә салына башлап тәмам ителгән. Хижаз тимер юлы менә шул Гакка шәһәреннән башланып китеп, Мәдинә шәһәренә барып кергән. Бу тимер юл солтан Габделхәмиднсн планы, ислам галәменең иганәсе вә төрек Мөһәндисләре (инженерлары), осталары һәм эшчеләренең кул көче берлә эшләнгән бердәнбер ислам вакыф тимер юлыдыр Ул вакытларда хаҗиларның күпчелеге Гакка шәһәренә пароходлар берлә килә торган булганнар да, шунда тимер юлга утырып, рәхәт-рәхәт өч көн эчендә хаҗга барып җитә торган булганнар. Сугыш вакытында бу юл шактый бозылган. Хәзерге көндә бу юл Хиҗаз, Шәркыл-Әрдән, Фәләстин, Сүрия дәүләтләрен арасында бүленгән вә бик күп җирләре харап ителеп, эшкә яраксыз ителгән вә уртак мөселман вакыфлыгыннан чыккан. Мөэтәмер (корылтай) бу тимер юлыны элгәреге кебек ислам вакыфы итеп калдырыр өчен карарлар алды. Әмир Сәгыйд Әл-Җәзаиринен риясате (рәислеге) астында шуның берлә шөгыльләнергә махсус бер комиссия дә аерган иде. Менә хәзер без шул тимер юлның башланган Гакка шәһәрендә. Шәһәр хәзер ташландык хәлендә, сүнгән. Сату-алу һәммәсе Хәйфага күчкән. Хаҗилар килү беткән, төрек Вәлиләреннән (мэрларыннан) Әхмәд паша исемендә бер зат тарафыннан салдырылган иске бер зур җамигь (мәчет) тә бар икән. Анын әтрафы мәдрәсәләр һәм шәкертләргә хөҗрәләр берлә әйләндерелгән Әле дә булса шул мәдрәсәләрдә гарәп егетләре дәрес укыйлар вә мәрхүм төрек пашасынын калдырган вакыфыннан бушлай бүлмәгә башка, айга 60 грошлар (алтын берлә—4,5 сум) ярдәм дә алып торалар икән. Гарәп шәкерте безгә ярдәмнең азлыгыннан зарланды. Мин дә монын сәбәбе сугыштан сон гарәп дөньясы арасына кергән ходуд (чик) мәсьәләләре икәнен сөйләп торуның лозумен (кирәклеген) тапмадым. Бу шәһәрнең хәзерге көндә минем өчен иң кызыклы булган җире монда бәһаиләрнен башы булган Бәһаулла зыяраты вә анын янына салынган бәһаи мөсафирханәләре иде Шунарга бу мәсҗед тирәсендә без озак туктамыйча, шәһәрдән бераз читтә булган бәһаиләр мәркәзенә киттек. Мәгълүм ки, 19нчы гасырнын соңгы яртысында ислам дөньясында яңа бер мәзһәб дөньяга туа. Бу мәзһәбкә баби мәзһәбе дисәләр дә, күп вакытта шул сүзне аурупапаштырып бабизм дип тә йөртәләр. Бу исем мәзһәбнен чын башы Сәйд Гали Мөхәммәд әш-Ширази дигән иранлы бер галимнең “Баб" дигән кушымта исеменнән алгандыр Сәйд Гали Мөхәммәд әш-Ширазинын мәзһәбе Иранда бәд (начар, бозык) мәзһәб булып кабул ителгән вә мәзһәб башлыгы төрмәгә ябылган вә ахырдан аттырылып үтерелгән Анын башлаган мәзһәбенең 1260 һиҗридә (милади белән 1844 гә) Тәһран шәһәрендә туган Бәһаулла, үзләренчә әйтсәк. Хәзрәте Бәһаулла дәвам игтергән. Ул шуна мәзһәб төсе биреп, анын гадәтләрен вә жолаларын эшләгкәндср. Б> мәзһәбнен төп фикере дөньяда булган бөтен диннәрне берләштерү һәм һәрбер дин әһеленә үзенчә гыйбадәт итү юлларын тәэмин итүдер Хәзрәте Баб га. Бәһаулла да ислам дөньясыннан чыккан кешеләр булганга, алар үз мәзһәбләрснен нигезе итеп исламиятне алганнар. Аларда да намаз да. ураза да бар Ләкин намаз көнгә өчкә генә вә руза да бер айдан унтугыз көнгә иңдерелгән (киметелгән) Үзләренең догалары да бар Үзләренен бер китаплары да бар Ләкин бу китап үзе лә Корьән Шәрифнең бозынтысы гынадыр Менә шул Хәзрәте Бәһаулла Иранда үзенен мәзһәбен тарата башлагач. Иран хөкүмәте аны мәмләкәттән куган. Бәһаулла Торкиягә сыгынган Солтан Габделмәжид (? Габделхәмид) үзенә хөрмәт күрсәткән вә анын утырыр җире итеп Гакка шәһәрен билгеләгән Хәзрәте Бәһаулла 1309нчы елда (милади белән 1892 дә) үлгәнгәчә Гаккада калган, үзенен мәзһәбен шуннан тараткан. 19нчы гасырда ислам дөньясында дини нигездә ислахать (реформа) ясау вә дини юлда эзләнүләр бик актуаль эшләр булганын без үзебезнен илдәшләребез Габденнасыйр әл-Курсави һәм Шиһабеддин әл-Мәржаниләрнен хәрәкәтләрен берлә 1анышканда ук белә идек. Бу хәрәкәтләр ул вакытларда ислам дөньясының башка йирләрендә дә булган Жамаледдин әл-Әфгани. мисырлы Мөхәммәд Габдаләрнен эшләре берлә дә безгә мәгълүм иде Баб. Бәһауллаларнын хәрәкәтләре дә без ислам дөньясындагы тормышнын шул сөальләренә җавап төсендә эшләнгән бер хәрәкәт дип карый алабыз. Ләкин, ничек кенә булмасын, бу мәзһәб вакытында ислам дөньясына бик күп фетнәләр чыгарган, ахырдан Иран һәм һинд стан да шактый күп таралган булып. Бәһаулла үзенә бик күп мөридләр җыя алган иле Анын берлә генә калмыйча, бу хәрәкәт Аурупа һәм Америкага күчеп, “бабизм" төсендә анда да үзенә уртаклар таба белгән, имеш Безнсн күрергә теләгәнебез, менә шул мәзһәб башлыгы Хәзрәте Ьәһаулланын зыяраты Бу зыярат—ислам дөньясында күренмәгән рәвештә гаять баи иттереп эшләтелгән бер төрбә. Төрбә генә түгел—зур бер сарай Идәннәре бик кыйммәтле паласлар берлә өртелгән (түшәлгән), диварлары бик күп матур язулар берлә бизәкләнгән. Кабер тирәсенә матур шәмнәр тезелгән Кабсрнсн тирә-юненә бик күп гөлләр, чәчәкләрдән зур бер чәчәк бакчасы эшләнгән. Болар һәммәсе дә Шәрык ысулында түгел. Аурупача иттереп һәм лә бик күп акча сарыф иттерелеп эшләтелгән Шуларнын әтрафы бик пөхтә иттереп эшләтелгән зур бер бакча берлә әйләндеретгән Икенче тарафта берничә катлы зур бер таш өй Өй генә түгел—бер сарай Шул сарайнын бер тарафында Хәзрәте Бәһаулланын кы злары-кияүләре яши икән Икенче тарафы—мөридләр өчен мосафирханәгә әверелгән Хәзрәте Бәһаулланын утырган урыны да бу мосафирханә эчендә калдырылган. Мосафирханә бик пакь, бик пөхтә Аурупа шәһәрләренең икенче дәрәҗә отельләре төсендә. Ятак бүлмәләре аерым, язу бүлмәләре аерым, ашау бүлмәләре аерым, хаммамнары (юыну урыннары) аерым, көтеггханаләре аерым Шунарга башка, бәһаилеккә каратып язылган бөтен телдәге китаплар, гәзитәләр һәм мәҗмугаларны эченә алган картотсклы бер көтепханәсс дә бар Монда әллә ничә йөз җилдлек (томлык) төрле телдә бабизм хакында язылган китаплар саклана Алар тарафыннан чыгарылган рисаләләр, китаплар өстәл өстендә укучыга хәзер тора Мосафирханәдә бик күп бүлмә бар Бу бүлмәләр һәрвакыт бәһаи мәзһәб мөридләре өчен бушлай ачык. Анда килгән мосафирларга ашау-эчү дә бушлай икән Безгә боларны бер Иран азәрисе (азәрбәйжлны) күрсәтеп йөрде Үзе азәри шивасендә төрекчә бик һәйбәт сөйли Тәбризн (Тәбриз шәһәренең) бер бәһаие икән. Хәзрәте Бәһау лланын үзе утырган бүлмәсене дә махсус күрсәтте Анда аякларыбызны салып кердек Анын кул язуларын, китапларын күрсәтте Болар һәммәсе лә бик тәмиз (чнега. пөхтә) иттерелеп сакланып киләләр. —Боларны кемнәр карый.—дип сорадым. - Бәндә! е з һәм дә монда бәһазг мәзһәбле бер япун конты (гаррафы) (изге заты, диндары) бир. Ул!—диде. Моны идарәгә ишарә итәргә) бик күп акча кирәк булуын күздә тотып, монын вакыфы бу I ы г т булмавын һәм мәсарифларынын (чыгымнарының) кайдан чыгарылуларын сорадым ' 41.Ч гасырда Слрыт.о > .оччысы Курдмшим дигән бер кеше дә ШУНДЫЙ бер мәаһ.|б корам дин Лоргән нә ү.згича бер китап та язын чыгарган иде (Г II ) —Мөридләребезнен ярдәменнән Хәзрәте Бәһаулланын зыяратыны саклау һәрбер мөриднен бурычыдыр1—диде Бу сарайдан чыгып килгәндә, карт кына өч ямьсез инглиз хатынына очрадык Алар берлә япун кыяфәтле бер кеше сөйләшеп тора иде. Азәри: “Болар Америкадан килгән. Хәзрәти Бәһаулланын мөридләре”,—диде. Япунда чәчәк мәракалысы. имеш. Ләкин мондый елларда мондый зур бер нәрсәнең мөридләрнен ярдәме берлә генә торуына ышанып бетә алмаганга, “акча кайдан алалар9 ’ -—дигән сөалемә җавап таба алмадым. “Мөтәвәвәллисе (дәвамчысы) кем?”— дидем. —Хәзрәте Бәһаулладан сон аның угылы Гыйас әфәнде калган иде —Хәзер Шәүкый әфәнде исемендә кызының утлыдыр, Хәйфада яши,—диде. Минем юлдашларым: —Гыйяс әфәнде исламият берлә галякәсене (бәйләнешен) кисмәгән бер зат иде. һәр жомга көнне мәсжедкә җомгага килә, фәкыйрь-фокарага ярдәм итә иде. Хәзерге Шәүкый әфәнде Аурупада укыган, исламият берлә галякасен кискән бер гәнеж (егет),— диделәр. Шул бәһаиләр хакындагы бөтен күрәсе йирләрне күреп бетерер өчен, Әл-Кирмәл тавының итәгенә эшләтелгән Хәзрәте Бабның зыяратына киттек. Бусы да бик зур бер бакча эченә салынган, бер гыйбадәтханә кебек бина Бик күп Иран халилары (паласлары) берлә сөрелгән (бизәлгән) зиннәтле бер бүлмәнең уртасына Бабнын ләхеде куелган. Монда да шәмнәр. Ләкин байлыкта болар беренчесеннән дә баерак Бер бүлмәдә Бәһаулланын кием-салымнары, язулары саклана икән Диварларда фарсыча-төрекчә-гарәпчә бик матур язу берлә язылган ләүхәләр (элмә такталар) тагылган. Бу язулар Иранның 19нчы гасырдагы мәшһүр хәттаты (каллиграфы) “Миске Каләм”нең язулары икән. Моның тирәсендә бик зур гөл бакчасы Күрәсең, бабилар гөлне бик сөяләр. Шәүкый әфәндене дә кереп зиярәт итәчәк булдык. Ләкин өйдә тугьры китерә алмадык. Монда күргәннәрем дә бик зур акча берлә эшләтелгән, бик күп акча берлә дәвам иттерелә торган эшләр икәне күренеп тора. Ләкин акча килә торган юллар бер дә күренми иде. Мөридләр дисәләр дә, мөридләр исемендә беркемгә дә очрамый идек. Гарәбләр арасында боларньгң мөридләре юк Иранда бар имеш тә, Һиндстанда бик күп, имеш Һиндстанда Исмәгыйлия мәзһәбенең башлыгы саелган (хөрмәтле), Лондонның мәгьруф бер һиндле принцы Ага хан ди боларнын мәзһәбенең бер шәхсияте (әгъзасы), имеш. Америкада Чикаго шәһәрендә бабиларнын алты ишекле, алты мәзһәбкә гыйбадәт өчен салынган бер гыйбадәтханәләре бар, имеш. Боларның кайсылары дөрестер—белеп булмады. Ләкин акча алалар дигән сөалемә җавапны белә алмадым. Шәһәргә кайткач, шуларнын хәлләрен сораша-сораша сугыш вакытында боларнын арасында зур инглиз хәфияләре (яшерен оешма вәкилләре, агентлары) яшәгәнлеген вә төрекләр тарафыннан тотылганыны сөйләделәр. Бу минем сөалемә дәрхаль (шунда ук) яна сөальләр кушты. Минем хәзер генә кереп йөргән биналарым, зыяратларым, аллы-гөлле бакчаларым ислам дөньясының дошманнары тарафыннан исламиятне бозарга, аерырга корылган микроб лаборатуарлары (лабораторияләре) түгел идеме? 19нчы гасырдагы ислам дөньясының уяну дәверендәге эзләнү хисене ислам дөньясы үзенә файдалыга бора белмәсә дә, ислам дөньясыны таратырга теләүчеләр аның бер көч булуына сонгы йомрыкны (йодрыкны) орырга теләүчеләр, шул хисеннән файдаланып, сонгый (ясалма) рәвештә шул хәрәкәтне үстермәделәрме? Баблар. Бәһауллалар вә башкалар анлап-анламыйча ислам дошманнарының кулына корал булмадылармы9 Бабизм 19нчы гасырнын “аля лявиринс” (? буталчык) бер хәрәкәте генә булмадымы? Бу сөальләр минем башымны биләп алып, җавап эзләргә тотындылар. Сөаль артыннан сөаль китеп, шунда күрсәтеп йөргән гажәм (иран) тәрбияле азәринен кыяфәте алдыма килеп басты. Аны моннан элек тә бер җирдә күргән кебек булдым. Фикер йөри-йөри мине Берлиндагы бер гажәм ашханәсенә илтеп җиткерде. Шунда аш ашаганда, күршебездәге урысча, алманча. төрекчә, әрмәнчә, фарсыча сөйләшә торган егетләр берлә уртак бер нәрсәсе бар кебек тоелды. Әйе, шуларга охшаган, ләкин бу бераз картрак. Мөгамәләләре, кыланышлары да шәрыкчарак Тегеләр—яшьләр. Тегеләр—модерн. 19нчы гасырның дин ислахяте фикере берлә йөрелмиләр Болар, 20нче гасырда куәт алган милләтчелек фикеренең көчәюеннән файдаланып, милләтләрнең капитализмның пәнжәсеннән (тырнагыннан) коткару гына түгел, бөтендөнья милләтләрен берләштерү гаясенә хезмәт итәләр. Шул тулы “Шәркый азатлыгын” дөньяга чыгарыр өчен, рус большевизмының кассасыннан файдаланып, руслыктан бизар булган (йөдәгән) милләтләрнең милләтчелек жәряннарын (хәрәкәтен) кырырга хезмәт итәләр Ленинны фарсычага, төрекчәгә тәрҗемә итәләр. Большевизмны чәчәкләндереп, балландырып Шәрыкка кертергә, таратырга, Шәрыкта уянган милләтләрнең милләтчелекләрене рус истилясына (басып алуына, изүенә) каршы киләчәк бер куәтеннән чыгарырга хезмәт итәләр. 19нчы гасырның бабилары берлә 20нче гасырнын ленинчылары икесе дә бер юлга хезмәт итмиме? Бу хәрәкәтләрнең сугарыла торган чишматәре аерым- аерым булса да, болардан чит халыклар, чит жәряннарнын көткән нәтижатәре бер түгелме?—Бу сөальләр мине Фәләстиннән киткәнче борчыды Әле дә борчый. Җавапны әле дә таба алмадым. Бәлки киләчәк бирер. Фәләстин белән Сүрия арасында ин кыска юл автомобиль юлыдыр. Ике арада тимер юл булса да, бик борылып-урап йөргәнгә, вакытны кызганмаган юлчылар автомобильне ихтыяр итәләр. Мин дә шул соңгысын ихтыяр иттем Ләкин автомобильчеләргә бер генә юлчы йөртү эшләренә килмәгәнгә, алар юлдаш эзләп йөдәп беттеләр. Мисыр төрәне (поезды) килеп, мин төрәнгә утырырга булгач кына, төрән бәһасенә ялгызымны гына алып китәргә булдылар Ике сәгатьтән соң Табәрия исемендәге зур күл башына утырган, шул исемдәге шәһәргә килеп җиттек. Монда минем ямчым (шоферым) яна юлчы эзләргә кереште Зур күлнен буена салынган бу шәһәрнен тирәсе Фәләстиннен байлары, бигрәк тә әжнәбиләрнен (чит ил кешеләренең) җәйлекләре икән. Шәһәр кечкенә булса да, күл буенда матур-матур биналар бик күп Ямчы ике сәгать эхтәсә дә, бер юлчы да таба алмады. Мин тагын ялгызым гына киттем Озак бармадык. Фатәстин-Сүрия чигенә җиттек Монда инглиз түрәсе минем паспортыма үзенен тамгасын басты. Тагын утырып киттем. Биш-ун чакрымнан без күпердән чыктык Бу күпернсн исеме "Җәрбәнатс Ягькуб” ("Яп,куб кызларының күпере ') икән Анын икенче ягында, бер капка янында туктадык Ямчы минем паспортымны алып бер өйгә керде Берничә минуттан сон аннан бер яшь француз чыгып, минем нинди гәзитәдә язуымны, нәрсә өйрәнү өчен Сүриягә килүемне, кайсы отельдә торачагымны сорады. Җавап бирдем Визам җирендә булганга, жинеллек берлә ходудны (чикне) үтеп киттек. Вакыт бик кич булмаса да, һава бик суынды. Бик каты суык җил исәргә тотынды Ямчы, башы гына түгел, итәкләре дә кар белән капланган, бик биек Жәбалүш- шәйх (икенче исеме—Хермон) тавын күрсәтте —Кар яуган, суык шуннан килә!—диде Французларның гүмрүкләре Канитарә дигән шәһәрдә икән Сәгать дүртләрдә шунда килеп җитеп, гүмрүк алдына туктадык Безнең әйберләребезне карарга тотындылар Минем чемоданнарга сыймаган бик күп гәзиг төргәкләрем дә бар иде. Гүмрүк түрәсе бер чиркәе "Болар нәрсә’’"—дип сорады ‘Тәзитәләр",—дидем Шуларны караганда, берсендә минем рәсемемне күреп, астына язылган язудан минем мөэтәмәр (корылтай) әгъзасы булуымны белде һәм караудан туктап. "Боерыгыз, боерыгыз! Мин сезне танымадым",—дип, ачарга хәзерләнгән чемоданнарымны ачтырмады Бу Канитарә шәһәре күпләп чирк«*с моһәҗирләрс тора торган шәһәр икән Минем карап йөрергә вакытым булмады Шамга баручы өч юлчы табылып, китеп бардык. Жәбәлүш-шәйхнең суыгы монда тагын арпы Бик туңып, кояш баеган чакларда Шамга барып кердек. Өмәвиләрнең пайтәхете булган һәм ислам тарихында бик зур роль уйнаган Шам-шәриф (Дәмәшкь) менә инде шул үзе Отельгә төшеп, җирләшеп, ашарга чыктым. Аннан сон моһажирләр мәхәлләсен сорап, шул тарафларда булырга тиеш булган үзебезнең Идел буйлы иптәшләребезне эзләргә киттем Мин аларнын берсенен дә адресын белми һәм үзләрен дә танымый идем Ләкин атай итеп, болай итеп, табуыма-тануыма канәгатем бар иде Мөһажирлек мәхәгтәсснә барып җитсәм дә. кич бик суык булганга, бөтен кибетләр һәм каһвәләр ябылган иде Урамда һичбер йөрүче юк иде Очраган кешеләрдән сораштыргаласам да, барысы да суыктан качып өйләренә ашыкканга, бер төрле дә мәгънәле җавап ала атмадым Өйгә борылып киттем Гарәпләрдән таныганнарым булса да, аларны эзләргә вакыт сон булганга, бүлмәмә кайтып яттым. Төн буе жил улаганга, минем бүлмәмнең тәрәзәләре дә шалдыр-шолдыр килеп йокы тынычлыгымны бүлделәр Суык җил дә юрганымның астына кадәр кереп уятты Иртүк торып, үземнең чәй машинамны тишеп, чәй эчкәч кенә кеше төсенә кереп, шәһәргә чыгып киттем. Һичбер көтелмәгәндә урамда мөэтәмәрдә Сүрия әгъзасы булган адвокат Шәфыйк Сөләйман бәкне очраттым Ул мина шәһәрне күрсәтергә, барачак кешеләр һәм җирләремне өйрәтергә булды. Беренче злтереп Әмир Сәгыйд ал-Жәзаирне зиярәт иттек. Ләкин Әмир өеңдә юк иде Без Өмәви жамигын (мәчетен) карарга кердек. Бу— Шамнын ин иске, ин тарихи бер жамигы. Ул христианлыктан элек бина ителгән бер мәҗүси гыйбадәтханәсе икән Шамны христианлар алгач, аны чиркәүгә, мөселманнар алгач, жамигька әверелдергәннәр Инде 1250 еллар чамасы мәежед булып тора. Өмәви хәлифәләрнең тарихы берлә бик баглы булганга вә алар заманында җамигька әверелгәнгә, ул Өмәви җамигы дип Йөртеләдер. Дүрт почмаклы итеп эшләтелгән, дүрт якта дүрт капкасы бар Бу җамигь үзе капкаларын япкач, шәһәр эчендә бер кала булып кала аладыр. Бик күп сугыш вакытларында, эчке баш күтәрүләрдә ул шул калалык хәлен алып килгән. Йортнын тирә-юнендә шәкертләр өчен бик күп хөҗрәләр бар. Болар иске заманнан бирле үк укучыларның тора торган урыннары булып килгән. Жамигъ үзе безнең мәежедләрнен хилафына (киресенә)—гаребтән шәрыкка таба озын иттереп эшләтелгән. Михрабы урта бер җирендә. Жамигъ эчендә челтәр берлә тотылып алынган зур бер кабер бар Моны "Хәзрәте Яхъя" кабере дип йөриләр Бу никадәр дөрестер—анысын белә алмадым. Җамигьтан Гарәп көтепханәсенә һәм Гарәп музәханәсенә кердек Боларнын икесе дә төрекләр дәверендә эшләнгән мөәссәсләр (корылмалар). Гарәаләр аларны зур гайрәт сарыф итеп алып баралар вә тарихи әсәрләрне чит халыкларнын урлауларыннан коткарып калдырырга тырышалар. Музәдәге Мисырның мәгъруф пашаларыннан берсе тарафыннан Һәдия ителгән иске акчалар коллекционы бик кыйммәтле асаре Гатикадандыр (борынгы әсәрдер). Болар эчендә бөтен өмәви вә габбас и хәлифәләренең акчалары мәүжүддер (бардыр). Ин иске ислам акчасы бу музәдә Габделмәлих бин Мәрван акчасы. Тарихы һиҗри берлә 79 (милади белән— 698) ел дип язылган. Шунда ук Һулакунын (Чынгыз нәселеннән килгән хөкемдар.) бер бакыр акчасы да саклана Тарихы бу тарафларны Һулакунын алу тарихы диделәр (654-663 һижри) (Ягъни 1256-1265нче еллар.). Ләкин акчаны алып, дикъкать берлә карый атмадым Янымда зурайта торган пыялам да юк иде Монда бик күп тарихи, мәдәни әсәрләрне зиярәт итеп. Шәфыйк бәк берлә каһвә эчеп, аерылдык Мин тагын мөһаҗирләр мәхәлләсенә илдәшләремне эзләргә киттем. Мөһаҗир мәхәлләсе элек Шамнын кырыенда бер таулык кына булган бу җирләр Солтан Габделхәмид вакытында чиркәе, арнауд, бошнак (боснияле) һәм татар моһажирләренә бушлый бирелгән булган һавасы бик яхшы булганга, бик тиз бу җирләр үсеп китеп, зур, баи бер мәхәллә булып өлгергән. Хәзер бу жир Шамнын иң аристократ бер җире. Мин таунын югарыларына кадәр чыгып, өстеннән бер карадым. Шәһәр тәмамән аяк астында кебек калды Төрле тарафларны карап мәхәллә эченә төштем Һәрбер кибет вә каһвәгә кереп татар мөһажирләрен сорашырга тотындым Йөри торгач бер икмәкче кибетеннән: “Әнә шунда!"—дип күрсәттеләр Миңа кушып җибәрелгән икмәкче малай берлә бер өйнең капкасына килеп туктадык Кактык Аннан төрекчә: "Кем вар?”—дигән бер хатын тавышы ишетелде. Мин: “Казаннан килгән бер юлчы, монда Казанлы мөһаҗирләр тора дип ишеттем”,— диюемә өйдән: “Аннә, һәмшәһрен (ватандашын, якташын) килде!”—дигән бер кыз тавышы ишетелде. Мина "Хәзер, хәзер, аннә чаршафны гына (пәрдәне; киемне) кия”,—диде. Ишек ачылды Өйгә кердем Карт кына бер хатын: "Боер, боер!”—дип мине ак өенә кертте Пөхтә бер бүлмә. Казандагы кебек пыялалы шкафка бик күп чынаяклар, чәйнекләр тезелгән. Казан ысулы мендәрләр өелгән Бер урта татар гаиләсенең өе. “Кем буласыз сон?”—диде. Мин дә әйттем Абызтаи үзе Бөгелмә өязе, Каратан (Каратай ?) авылыннан Хәсәнулла дигән бер абзыйның Миңлелбанат исемле кызы икән. Атасы Шамда үлеп калгач, үзен мондагы илдәшләре Хәсән исемендә харбутлы (Хорватиядән) бер төреккә кияүгә биргәннәр. Инде ана угыз еллап вакыт үткән Абызтайнын угыллары җиткән. Кызлары кияүгә чыккан. Бер кызы Шамны төрек гаскәре ташлап чыкканда булган патырдида (? ыгы-зыгыда. сугышта) үтерелеп ташланган. Абызтай шуларны берәм-берәм анлатырга тотынды Үзе сөйли, үзе көлә, үзе жылый иде “Кызым Хәдичә (кечкенә кызы) бүген төш күргән. Иртә белә: “Сиңа әни, бер шатлыклы хәбәр килә”,—дигән иле Инде дөрес чыкты Туганымны күргән кебек булдым. Әй, сөйли-сөйли оныттым. Кызым. Хәдичә, самоварны куй!”—диде. Аның артыннан: "Куйдым, аннә. куйдым!"—дигән җавап килде "Килүеңә рәхмәт, туганымны күргән кебек булдым. Безнен авыл менә шундый, мондый ".—дип сөйләргә тотынды. Сөйләгән саен абызтайнын телендә аннан-моннан йоккан госманлычалыютары бетә бара. Чистайны сөйли башлаганда инде ул тәмамән Каратан авылының Миңлелбанат абызтаи булып калган иде Сугыштан элек кенә абызтай илгә дә кайтып, кардәш кабиләсен күреп килгән икән Хәзер дә бик күрәсе килә. Ләкин хат язса—хатка җавап юк. Хәбәр күндерсә— җавап юк. Урыс бик баскан икән дип кенә ишеткәли икән. —Бездә бит урыс көчләп чукындыра, дип сөйлиләр иде. Мәрхүм әти дә шуннан куркып, ислам йортына һижрәт иткән иде. Әллә шул көннәр килдеме?—диде Мин дә андагы хәлләрне аңлаттым. Абызтай —Ай. мескеннәр! Ай. мескеннәр!—дип куя. Күзеннән тәгәрәгән яшьләрен яулык очы белән сөртә иде Чәй килде Чынаяклар, чәйнекләр тәмамән Казанча булуга башка, чәй дә чын чәй иде Чәй янына куйган вареньесе дә безненчә кайнатылган иде Чәйне татып карагач "Сез әле. абызтай. чәй эчүне онытмаган икәнсез, чәегез бик һәйбәт'"—дидем "Онытаммы сон. онытмадым Менә илемнән аерылып 38 ел яшим. Аллага шөкер, телләренә дә. гадәтләренә дә өйрәнмәдем. Бөтен бала-чагама чәй эчәргә өйрәттем, онытаммы сон—онытмадым' "—диде 38 ел буена төрек, гарәп мәдәнияте эчендә юарланган бу абызтай. ник утка янмас, суга батмас татар булып капуы мине бик тирән уйларга төшерә иде. Вә татар гонсырынын (кавеменең) никадәр куәтле икәненә алдымда тагы бер канлы шаһиты күрсәтеп тора иде —Халык артыннан йөрисен икән, рәхмәт. Алла әҗереңне бирсен! Туган илемне күргән кебек булдым, сезгә дә туган илләрне күрергә язсын иде, куыгыз инде шул кяферләрне!—диде дә. тагын күзеннән аккан яшьләрне корытырга тотынды. Үзенен кардәш кабиләсеннән, таныш-белсшеннән бик күп сорашты. Чынаяк өстенә чынаякны ясады, мин дә эчтем, ул да эчте. Аш ашарга калырга чакырды. “Рәхмәт, абызтай. вакытым тар бит. тагы башка илдәшләрне дә күрергә телим",—дидем. —Ярый алай булса, ярый Рәхмәт килүенә, әйдә алай булса!—дип мине алып башка илдәшләрне күрергә урамга алым чыкты. Юлда үзе бер туктамыйча сөйли иде. —Төрекләр ташлап чыкканда бит монда бик көчләделәр. Кызымны ике вагон арасына кысып үтерделәр Төрек диделәр дә. үтерделәр Изгелекнең кадерен белмәделәр, монда бит жәннәт иде. жәннәт' Хәзер генә кяфер басты Кызымны үтерделәр шул, Алла жәзаларын бирсен. Үз илен түгел шул. куркып кына торабыз,— диде. Сүзене ишетмиләрме дип тирә-юненә каранды Менә бер өйнен алдына килеп туктадык. Абызтай ишеккә шакыды. Аннан килгән тавышка татарчалатып: "Мин. мин. кунак китердем, ач тизрәк, туган илебездән килүче, Алла мосафиры!"—диде. Ишек ачылды, өйгә кердек. Мине ак бүлмапәренә керттеләр. Бусы да тәмамән Казанча иттереп җыелган иде Бу өй Уфаның Гыйззеддин Хаҗи гаипәсенсн өе икән Хажи әфәнде үзе вафат иткәнгә абызтай угылы, кызы белә яши. Казаннын мәшһүр Жиһаностазбикәсенен кызы икән Без танышып өлгерә алмадык, угылы Әхмәд Сәгыйд әфәнде дә кайтып җитте Ул да монда әүкафта (иакыфлар идарәсендә) мохасәбәче (тикшерүче) булып хезмәт итә.Элгәре болар Мәдинәдә яшәгәннәр, аннан төрекләр куылгач. Шамга күчеп килгәннәр. Угылы Русиядә булынган. Төркиядә булынган. Аклы, тәрбияле бер егет Бик күп уртак таныш-белешләр дә чыкты Сөйләшеп торганда. Әхмәд Сәгыйд әфәнде "Үзебезгә генә пешерелгән ашыбыз бар. гаеп итмәссез",—диде. Бергәләп аш ашадык Шулпасы тәмамән безнен Казаннын лапшалы шурпасы иде Аштан сон якташ мина шәһәрне күрсәтергә булды Абызтайлар белә күрешеп чыгып киттем Кичкә кадәр шәһәрне карап йөрдек. Хәмидия чаршусында (базарында) сату итүче Нури әфәнде дигән бер кеше бар икән Бу әфәнде безнен чистайлы икән. Анын белә күрештек, ләкин үзе бик озын фалиж (паралич) белә хәстә ятканга, рәтләп сөйләшә алмадык Аннан соң төрксстанлы Мөһаҗирләрдән Әхрам жәмигынын имамы Салих вә Мөхәммәд Гали Ясәвиләрне зиярәт итеп чыктык Болар монда тәкиядә шәйх булып, мәктәп ачып, балалар укытып торалар икән Үзләре Төркестан мәсьәләләре вә бөтен Рус ия мөселманнарының эшләре белә бик якыннан таныш булып торалар икән. Мине Бохара пылавы ашарга бик чакырдылар, сүз бирә атмадым Сәгыйд әфәнде шәһәрмен зур жаддәләрсне (олы юлларын, проспектларын), җамигъларын күрсәтте Өмәви жамигысыннан сон ин мәшһүр жамигь солтан Явыз Сәлимнен жлмигысы икән Монын вакыфлары бик күп. янында шәкертләр торыр өчен ясалган хөҗрәләр дә бик күп икән Аларны хәзер бераз яны юлга куйганнар Хөҗрәләрнең бер бүлегене төзәтеп тыйббия (медицина) шәкертләре өчен лаборатор ясаганнар Бер тарафына хәстәләр карый торган йир ясаганнар Бер кыйсемендә һаман әле укучылар тора Мондагы шәкертләрдән бүлмә өчен, ягу-яктырту өчен акча алынмауга башка, батарга ашау-эчү дә бирелә. Укучылар тәмамән үз эшләре белә генә мәшгуль була алалар икән. Бу масрафлар (чыгымнар) һәммәсе дә мәрхүм солтан Явыз Сәлимнен нлкыфыннлн капланып килә икән Жамигьнын бер тарафында бакчалык Шунын эчендә кечкенә генә бер каберлек. Монда сонгы салтан Вәхидеддин дәфен ителгән (җирләнгән) һәм дә күптән түгел генә вафат иткән Зиннәт солтан да шунда күмелгәннәр. Зыяратлары тәмиз (чиста), пөхтә иттерслеп тора Мәсжед эченә кердек Анын идәненә жәелгән паласлар—һәммәсе төрек эше. Гомумән, Шамда төрек асаре бик күп. Төрекләрнең тәэсире дә монда бик зур. Һәркем төрекчә сөйли һәркем төрекләрне сагынып кайгыра. Зур кышлалар (казармалар, өйләр) монда солтан Габделхәмиднен дәверендә эшләтелгән. Вокзалның башында солтан Габделхәмиднең туграсы әле дә ялтырап ята. Урамнарның исемнәре Жәмал паша, Әнвәр паша; чаршулары (базарлары). Хәмдия чаршусы, Мидхәд паша чаршусы вә һәказа (шул рәвешле) Бер мәйданы Хижаз тимер юлы ачылуының ядкяре итеп эшләтелгән. Бер багана һәйкәлнең янына Хөррәме Шәриф сурәте ясалып куелган Багананың дүрт тарафына бу тимер юл солтан Габделхәмид дәверендә фәлән тарихта эшләтелде, дип төрекчә язылган язулар бар. Боларнын икесе төрекләр куылгач, әллә нинди бер кара буяу белә буялган булган. Инде аннан бирле шактый вакыт үткәнгә, ул кара буяу үзеннән-үзе унып, сүзләре тәмамән чыккан. Шул иске гыйбарәләр дә яңадан мәйданга чыккан. Хәзерге көндә Сүрия төрекләрдән аерылып тора башлавына 14 ел булганга, ул вакыттагы өмидләрнең барысы да сулып беткәнгә, бу язуларны карарга, буярга теләүче беркем дә табылмаган. Вә моннан сонра да аның табылуы бик ерактыр. Төрек идарәсе дәвере монда инде буллыклы (мул), бәхетле чак булып калган. Сагынып сөйли торган бер дәвергә әйләнгән. Кичне мин чиркәсләр белән үткәрдем. Сүриядә болар 35 мен чамасы—һәммәсе солтаннар вакытында бонда утырганнар, барысы да төрекчә сөйли. Ләкин исламияткә багланышлары төрекләрдән куәтле. Болар йирләрене урыс алгач, Төркиягә ислам йорты дип мөһажәрәт иткәннәр вә һәрвакыт Төркияне исламият мәркәзе итеп күреп килгәннәр. Араларында сарай берлә багланышлы шактый күп шәхсиятләре һәрвакыт булып килгән. Чиркәе пашаларының һичбер вакытта да Гөркиядә саны азлык итмәгән. Соңгы Төркия инкыйлабынын ялгыз милләтчелек юлыннан китәргә теләвене гомум чиркәсләр аңлап та бетермиләр, кабул да итә алмыйлар. Шунар күрә Төркия берлә чиркәслек арасында элгәреге замандагы дуслык шактый зәгыйфьләнгән Истикьлял (бәйсезлек) сугышы вакытында кайбер чиркәе башлыкларынын мәгънәсез хәрәкәтләре бу мөнәсәбәтне тагын авырайткан. Ләкин аларның Сүриядәге гарәпләр берлә дә мөнәсәбәтләре шәптән түгел. Французлар бу чиркәсләрне жандармлыкта һәм дә чик саклаучылыкта кулланалар. Гарәпләр чиркәсләрнен, хәятене кичерер өчен, мәжбүрият берлә алган шул вазыйфаларыны үзләренә дошманлык дип карыйлар. Үзләре йирле-йортлы булганга, иленнән- йортыннан аерылган бу чиркәсләрнен тамак туйдыру өчен бер эш эшләргә мәжбүр икәнлекләрене анлап бетермиләр, аңларга да бик теләмиләр. Шуның өчен араларында һәрвакыт аңлашылмаулар булып тора. Мин күрешкән чиркәе зыялылары [берсе Сүриядә чиркәе мәбгусе (депутаты) Әмин бәк, берсе “Мазәж” исемендәге чиркәе гәзитәсе баш мөхәррире, бер зур бер мәктәпнең мөдире] бу мәсьәләләрне бик яхшы аңтыйлар. Үзләре халыкларыны бик сөючеләр булганга, шул авыр вазгыятьтән чыгарга да юллар эзлиләр Төрекләргә каршы да, гарәпләргә каршы да чиркәе халкының дошман булырга һичбер сәбәбе булмавымы вә бу ике халыкка чиркәсләр һаман дус икәнлекләрене бик күп дәлилләр берлә исбат итәләр, кулларыннан килгән кадәр аңлашылмауны бетерергә тырышалар. Боларнын халыклары эчендә исламият бик тирән урын тотканга, болар ислам сәясәте берлә бик мәшгульләр. Безнен мөэтәмәрдәге (корылтайдагы) эшләребезне, Мисырдагы чыгышларыбызны бик якыннан тәгькыйб итеп (күзәтеп) барганнар вә шулардан зур өмидле эшләр көтәләр. Боларнын күбесенең Кафкас һиҗрәтенә инде 50-60 ел үткән булса да, яшьләр Кафкасны һичбер күрмәгән булсалар да, Ватан хәмияте (тойгысы) үзләрендә бик куәтле, һәммәсе диярлек беренче имкянда (мөмкинлектә) кайтырга торалар Бик күп яшьләр Ватаннарымы коткарыр өчен жаннарыны фида итәргә хәзер торалар Шуңар күрә Шимали Кафкас истикьлял хәрәкәтенә зур әһәмият бирәләр, аны тәмамән үз эшләре итеп карыйлар, кулларыннан килгән бар көч берлә шул хәрәкәтне куәтләндерергә телиләр. Үзләренең бөтен дөнья чиркәсләре берлә багланышлары шактый куәтле Араларындагы вак-төяк аңлашылмаулардан өстә дә тора белә торган башлыклары чыкса, шөбһәсез, болар Кафкас мәсьәләсендә зур бер роль уйный беләчәкләр. Икенче көнне жомга булганга, мин Өмәвия жамигында жомга намазы укырга киттем. Жамигь бик зур булса да, халык шыгрым тулы иде Ләкин жомга намазы һич тә Өмәвия жамигысына мөнасиб (туры килешле, лаек) түгел иде Хотбәсе искереп беткән бер хотбә; хәзерге әхвал берлә һичбер мөнәсәбәте, багланышы юк. Безнең илдәге надан авыл муллаларынын хотбәсе кеби бер нәрсә. Шунарга кәефем бик китте Жомганын фарызыны (тиешлесен) бетергәч тә, бер гөруһ (төркем) халык тагын имамга оеп бер нәрсә укырга тотынды. Мин бонарга аптырап калдым. Ул ихтиятыз-зоһр (өйлә) намазы икән Жомгадан сон Әмир Габделкадыйр әл- Жәзаиринен музәханәсене карадык. Бу музәне Әмир Сәгыйд [Әмир Габделкадыйрның хәфиде (оныгы)] ясаган вә мөмкин кадәр бабасына гайд (мөнәсәбәтле) бөтен коралларыны. бөтен киемнәрене. бөтен вәсикаларны (материалларны, мәгълүматларны) тупларга тырышкан Жәзаир (Алжирһфраниу* сугышыннан берничә Аурупа рәссамнарының рәсемнәре берлә дә диварларыны зиннәтләгән Музәгә бик күп көч. бик күп акча сарыф ителгән Музәнен. шөбһәсез, кыйммәте дә бик зур. Ләкин музәханәнен каралуы, саклануы бик мөселманча куелган: теләгән кеше кереп карый ала. теләгән каракка кыйммәтле тарихи нәрсатәрне угырлау да бер дә авыр түгел. Аннын сон Әмир хәзрәтләре Шамны күрсәтергә булды. Автомобиленә утырып шәһәр гизентесе ясарга чыктык. Беренче уларак Мөхеддин ал-Гарәбине зиярәт иттек (Ибне Гарәби— 1165-1240 елларда яшәгән мәшһүр философ, суфый Ул аеруча үзенен "вәхдәтел-вөжүд"яшәешнең берлеге һәм бердәмлеге" турындагы карашлары белән тарихка кереп калган. Ибне Гарәбине еш кына “бөек шәех "Әфләгүн угылы" дип тә йөртәләр Ризаэддин Фәхреддинен бу зат хакында махсус монографиясе дә бар.—Х.М ). Бу ислам галименең эыяраты бонда мокаддәс хисап ителә. Башына зур бер жамигь та бина ителгән Шул жамигънын йортында Жәзаир каһарманы Әмир Габделкадыйр хәзрәтләре дә дәфен ителгән (күмелгән) Дөнья сугышыннан сон гарәп илләрендә башланган каргашалык (ыгы-зыгы, буталыш) эчендә шәһид ителгән Әмир Сәгыйднен борадәренсн дә (туганының да) зыяраты шунда икән. Бу зат хакында мин бу сәфәремдә бик күп ишеткән идем, бу ике борадәрнен төрек-гарәп арасы ачылмас (бозылмасын) өчен никадәр зур каһарманлык берлә чалышулары (хезмәт итүләре) хакында берничә тарихи вәсыйкалар да күреп, икесенә дә зур хөрмәт биләгән идем Шул ике бөек ислам шәһиденен рухына Коръән укыдык. Аннан сон әмирнен шәһәр читендәге гареб стилендә салынган күшегене (сараен) карарга киттек Бу күшек хакыйкатән (чыннан да) бик матур, бик стильле иттереп эшләнгән. Мин Шамда Рус ия мөселманнары хакында бер конферанс (лекция) бирәчәк булган идем Ләкин бондагы дусларнын сорашу-белешүләреннән бондый конферанска французларнын мөсагадә (булышлык) итмәүләре беленде Гизле (яшерен) бер мәҗлестә конферанс бирү хатрәле (тыелган) дидекләреннән, мин дә ваз кичәргә булдым Шул бушлыкны гутырыр өчен Әмир Сәгыйд хәзрәтләре шәһәрнең олугларыны, хәмиятлеләрене чакырып бер аш мәжлесе ясады. Без дә 3- 4 сәгать шунда дәрдләштек Вакытым аз калганга, иртәгә китәргә тиеш идем Шунын өчен Шамдагы дуст-ишләр берлә күрешеп аерылдым вә икенче көнне Бәйрутка киттем. Бәйрут—безнен соңгы еллардагы Уяну дәверебездә шактый зур роль уйнаган бер шәһәр Безнен Уяну дәверендә мәктәпкә омтылучы. Аурупа гыйлемене тәхсыйльгә (өйрәнергә) тырышучы бик күп яшьләребез мәйданга атылган иде Боларнын зур бер кыйсеме мәдрәсә шәкертләре булганга, рус мәктәпләренә кереп укырга яшьләре үткән була иде Руслар үзләре дә боларга дуст карамаганга. Русиядә боларнын гыйлем вә фәнгә сусауларыны бастырырлык бер мәктәп тә юк иде Шуларнын зур бер кыйсеме Төркиягә китә. Истанбулнын дарелмөгаллимендә (педагогия уку йортында), дарелфөнүнендә үзләренең эзләгәннәрене табып, гыйльми хәзерлекләрене арттырып илгә кайталар иде Бер кыйсеме Бәйрутта Америка миссионерлары тарафыннан ачылган Бәйрут көллиясәсснә (колледжына) кадәр китәләр вә аннан инглизчәгә өйрәнеп, тәкнянен шәкертләре арасына керәләр, инглиз теле аша Аурупа мәдәниятләрене өйрәналәр иде Бондый яшьләребезнең саны сугышка кадәр күбәйгәннән-күбәя бара, аннан тәхсыйлсне бетереп илгә кайткан яшь зыялыларыбызнын саны ел саен арта бара иде Болар арасында безнең мәктәп, мәдрәсә ислахында (реформасында) зур роль уйнаган Нияз Максудый. Казый Габдулла Сөләйман, петрол мөһәндисе (нефть инженеры) Кәмал Локман кеби бөтен милләт тарафыннан танылган затлар юк түгел иле Бонарга башка. Бәйрутнын мөфтисс безнен мәктүб берлә мөрәҗәгатебезне эшкә ашырып. Русия мөселманнарының большевик идарәсендәге авыр хахләрс берлә халыкны таныштырып, Рамазан гаетеңдә зур хотбә сөйләп, безнен туганнарның б\ золымнан кортылуы өчен дога да кылган иде Бонарга рәхмәт уку да минем назыифлм иде Шунын өчен Бәйрут минем өчен күреләчәк бер йир иде Мөэтәмәрдә күрешкән, танышкан бик күп гарәп җәмәгать хадимнәре дә бонда яшәгәнгә, мин баларны эзләргә булдым Мөэтәмәр тарафыннан китабәт һәйәгенә (секретариатка, редакцион комиссиягә) сайланган Рияз әс-Сәлах бәкне эзләп таптым. Гарәпләрнен милли мвжадәләсене (мәсьәләләрен, каршылыкларын) тәмамән каураган (өйрәнгән) бу зат үзе яшь, үзе эшчән, үзе тәмиз (саф) калсбле булганга, шөбһәсез, киләчәктә зур роль уйнаячак бер шәхсияттер. Аннан соң Тәрабүлүс (Триполи) мөжаһәдәләреннән (дин өчен тырышу- чыларыннан), иске төрек забитларыннан (аксөякләреннән, түрәләреннән) Бәшир әс-Сәһдави берлә күрештем Аның берлә Бәйрутны карарга вә дустларны эзләргә тотындык. Олуг мөфтине зиярәт иттек. Мин халкыбыз исеменнән тәшәккер иттем. Мөфти—анлы. киң карашлы бер зат. Гарәп гәзитәләреннән "Ән-нндан" (тавыш; чакыру). “Әл-Бәлаг” (матур сөйләм; риторика) гәзитәләрене дә зиярәт итсәк тә, идарәдә адәм гакыллы бер мөхәррирне дә очрата алмадык. Өйләдән соң “Әш- Шәрык" гәзитәсенен мөхәррире, мөэтәмәр әгъзасы Гуни әфәндене урамда очраттым. Атарның идарәханәләренә киттек. Гәзитәләре басыла торган матбагада бер әрмәни гәзитәсе дә басыла икән. Гуни әфәнде мине бер әрмәни мөхәррире берлә дә таныштырды. Моньгн берлә сүзгә керешеп киттек. Әрмәни мөхәррире: —Без сезнең мөэтәмәрдәге (корылтайдагы) бөтен эшләрегезне тәгькыйб итеп (күзәтеп) килдек. Бөтен рапорларыгызны (язмаларыгызны), бөтен нотыкларыгызны гәзитәбездә нәшер иттек. Безнен арабызда бик күп кафкасияле әрмәни булганга, бик зур дикъкать берлә айдагы мөселманнарның авыр хәлләрене тәгькыйб иттек. Безнен Русиядәге халкыбыз сезнең берлә бергә, без дә Русиянен парчалануын телибез, сез дә шуны телисез,—диде. Сүриядә йөз меңгә якын әрмәни яшәгәнне аңлатты. Мин бондан чыгып, Бәйрут көллиясәсене карарга киттем. Ләкин вакыт сон булганга, башка биналарны кереп карап йөрергә мөмкинлек булмады Шәһәрнең төрле йирләрене гизеп, үзебезнең бондагы бердәнбер илдәшебез, бонда мөгаллимлек итүче ханымны эзләргә киттем. Адресым начар булдымы, никадәр кыдырсам да (теләсәм дә) таба алмадым. Рияз әс-Сәлах бәк берлә күрешеп, Рус ия мөселманнары хакында бер конферанс укырга теләдем. Ләкин француз полисеннән мөсагадә (ризалык; ярдәм) алу мөмкин булмаячагыннан, ваз кичәргә мәжбүр булдым. Хосусый күрешүләрдә, зыяфәтләрдәге (очрашулардагы) фикер алышулар берлә генә канәгатьләнергә мәжбүр булдым. Китү көнем дә житте. Мин билетләремне алып Берлинга телеграмм бирергә киттем. Төрекчә язган телеграмманы алмас өчен мәэмүрләр (хезмәткәрләр) япмадыкларыны (эшләмәгәннәрсн) калдырмадылар. Ахырда ‘Төрекчә Аурупада аңлашылмас, сүзләр бозылыр”.—диделәр. Телеграммны алмадылар. Мин мөдиренә чыгып, шикаять иттем. Ул: — Бу сезнен мәнфәгатегезгә, сүзләр бозылыр дип куркабыз, фәлан,—диде. —Минем мәнфәгатем гаиб улмадан (юкка чыгудан) курыкмагыз. бән разыем (ризамын), бән Аурупанын бөтен шәһәрләрендә төрекчә телеграфләшерем, нәдән сездә төрекчә мәмнугь (тыела)—дидем. —Хәер (юк), әфәндем, мәмнугь дәгел, фәкать төрекчә аңлашылмаз ки!—диде Әсрарле (тырыша торгач) телеграммымы төрекчә бирдем Бонда төрек тәэсирсне бетерү өчен эшләнгән бер сәясәт булырга кирәк Төрек консуллары, төрек бәкләренең бондый кечкенә эшләргә дикъкатләрене жәлеп итәргә, әлбәттә, вакытлары юк Вапурга (пароходка) киттем. Паспорт контроле башланды Кырык төрле сөальләр берлә башымны катырдылар Соңыннан үзләренең гизле (яшерен) бүлмәләренә кертеп бик озак тоткач кына "вапурга утырырга ярый" дип виза суктылар. Отельдә вакытымда ике мәртәбә полис килеп, паспортымны язып-сызып, сорап киткән иде. 8нче март төнлә вапурыбыз калыкты (кузгалды). Мин өч ай ярымлык мөэтәмәр (корылтай) сәфәремнән өйгә таба борылдым. Шул ук Рус и я мөселманнарының эше берлә әле Румага (Римгә) керергә мәжбүр булсам да, анда да хәрәкәтләрдә булынсам да, алар ислам дөньясына гаид булмаганга (карамаганга), хатирәләремне шунда бетерәм. Гарәп хәрефләре белән язылган текстны тиешле шәрех-ацлатмалар белән хәзерге графикага күчерде профессор Хатыйп Миңнегулов ( Х М )

Реклама