Логотип Казан Утлары
Тарихи роман

АЙБИБИ

—Ислам Ислам дим! Син кая югалдың?! Нигә мине ташлап киттең? Мин хәзер елыйм. Яисә сакчыларым чакырам, күреп тор, чакырам... —Айбиби, Айбиби, мин монда, монда! Мин сина көмеш кыңгырау чәчкәсен тутырып чык суы китерәм Әнием әйтә, шушы чәчкәгә тутырган чык суын эчсән, үлемсез буласын, ди. —Ислам, тизрәк кил. Мин куркам. Бу урманда аюлар, урман мәчеләре, барслар йөри, диләр. —Курыкма, курыкма, хан кызы. Мин хәзер... Менә чәчкәм касәсен чык суы белән тутырам да... Ниһаять, ун кулына кынгырау чәчәк тотып ул аланга килеп чыкты. Бала итәкле күлмәген җәеп, алан уртасында утырган хан кызын күрде дә исе-акылы киткән берәүдәй туктап калды. Куе үлән һәм төрле төстәге чәчкәләр белән күмелгән алан уртасындагы Айбиби, зәңгәр күлдәге төнбоек чәчкәсен хәтерләтә иде. Бу манзарага сокланмаслык та түгел иде, ул тәмам сихерләнде. Алан уртасында гүяки хан кызы түгел, күктән ингән алиһә утыра кебек иде. Ана таба бер генә адым ясаса да, һәм ни дип кенә дәшсә дә, бу гүзәл-сурәт юкка чыгар кебек иде. Шушы сихри көчкә ия күренеш, жәннәт-ожмахларда гына була торган әкияти-чын алан, аланны тутырып, итәгенә зәнгәр тасма тарткан күлмәген җәеп утырган хан кызы аны чынлап та бермәлгә әкияти дөньяга алып кереп китте. Җитмәсә, хан кызы күкбаш чәчкәләрдән үреп, башына таҗ кигән иде. —Айбиби, хан кызы Айбиби, мин сиңа үлемсез итә торган чык суы җыйдым,—дип. ниһаять, кыюсыз гына хан кызына таба кузгалды Ислам. —Минем үлемсез буласым килми, җыйган суыңны үзен эч...—Хан кызы маңгаена төшеп торган чәчкәләрдән үргән таҗын күтәрә төште, егетнен күзләренә карады —Нигә озак йөрдең?.. Мин курыктым, беләсен килсә, бик курыктым. —Әйтәм бит мин сиңа, хан кызы, кешене үлемсез итә торган чык суы Мөсәгыйт ХӘБИБУЛЛИН - (1927)прозаик. "Чоңгыллар "Кубратхан". "Илчегә үлем юк Хан оныгы Хансөяр". "Атилла" һ.б. романнар авторы. Г Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Казанда яши җыйдым, тамчылап диярлек, һәр чәчкәдән, һәр яфрактан Аннары анда. Идел култыгына, аккошлар төштеләр. Көтүләре белән. Аккошлар сүзен ишетүгә, хан кызы егеткә кулын бирде —Минем ул аккошларны күрәсем килә. Алып төш мине Идел култыгына,— дия-дия аягына басты, үзе үк алдан елгага таба кузгалды Аптырабрак калган Ислам кулындагы чык тулы чәчкәне кабып йотты да хан кызына иярде. Ни гажәп, елгадан качарга теләп, болын ягына ерып кергән култыкка чынлап та аккошлар төшкән иде. Калганнары очканнармы, култыкта өч кенә аккош калган. Икесе парлы, берсе бер читтәрәк ялгызак. Аккошлар су төбеннән жим эзлиләр иде Кешеләрне күрүгә, сагая калдылар Әмма шундук тәүге хәлгә килеп, жим эзләүләрен дәвам иттеләр. Пар аккош камышлар арасынарак үтеп, сөешә башлады Муеннарын-муенга урыйлар, томшыклары белән шыкылдатып, бер-берсенә нидер әйтәләр кебек иде. Ялгызак аккош бертын аларга карап торды да. башын кырын салып, су читенә үк килеп баскан Айбибигә күз салды Айбиби мона кинәнде һәм кулындагы бер чәчкәне ана ташлады Аккош янә бер тапкыр Айбиби ягына башын кырынайтты—карап алды. Һәм чәчкәгә таба йөзеп килә башлады. Айбиби үзе дә сизмәстән суга ук керде Аккош ул ташлаган чәчкәне томшыгына элде дә су өстенә үк чыгып, биеп алды Айбиби ана чәчкәләрдән үргән таҗын ташлады. Аккош янә башын кырын салып, ана карап алды, ахыр йөзеп килеп, тажны килер җайда ук муенына элде. Элде дә шундаен кинәнеп бии башлады ки, хәтта канатларын жәеп җилпенеп алды. Пар аккошлар да мона игътибар иттеләр, сөешүдән тукталып, шул якка карап тора башладылар. Айбиби ап-ак күлмәк кигәч аккош кебек иде. аякларында кызыл болгари читек, муенында зәңгәрсу тасма, башында кызгылт-са- ры өрфия яулык, яулык астыннан аксыл бөдрә чәчләре чыгып тора, шуна күрәме, болай да гүзәл хан кызы, кошлар гашыйк булырдай тагы да гүзәлләнеп киткән иде Сарай табибы улы Ислам бу тамашага мөкиббән китеп, сихерләнгән килеш ни кылырга белми тора. Ни тамаша, аккош Айбибигә таба йөзеп килә башлады, шул хәлгә сихерләнә төшепме, хан кызы да суга керде—аккошка каршы китте Ислам тәмам курка калды Аккош Айбиби янына ук килеп җитте. Янә канатларын җәйде, гүя Айбибине суга—кочагына чакырды Айбиби суга керә, инде су анын балтырларына җитте, аккош белән адәм баласынын ин гүзәл заты менә-менә кочаклашырлар һәм Аллаһынын оҗмах кошы аны күтәреп алып китәр сыман Ислам дәшәсе итте, тавышы чыкмады, ул чынлап та бу хәлгә әсәрләнгән, сихерләнгән берәүдәй катып калган иде Парлы аккошларга ишләре кылган гамәл ошамады булса кирәк, алар ялгыз аккошны чакыргандай каңгылдашып алдылар да очарга җыена башладылар һәм су өстеннән Йөгереп, канатларын киң җәеп, кузгалып та киттеләр. Хан кызы Айбибигә бер адым килеп житәр- җитмәс калган ялгыз аккош ишләренә таба карады һәм каңгылдап алар артыннан кузгалды Ул кем беләндер саубуллашкандай моңсу итен каңгылдады, аккошнын хәсрәт тулы монсу-сагышлы тавышы Айбибинең йөрәгенә үзе дә аңлап җиткермәгән сагыш хәсрәте салды —Сау бул, сау бул, аккошым, сау бул оҗмах кошым! -дия-дия, Айбиби бер тын су буйлап барды, ахыр туктады һәм бермәлгә инде күздән югала башлаган аккошына карап торды Бары тик шуннан сон гына судан чыкты һәм Ислам янына килеп, күкрәгенә капланды Капланды да сызлану- лы вә әрнүле тавыш белән —Ул китте, китте, минем аккошым китте,—дип елап җибәрде Кичәлебүгенле тулышкан күнеленен буасы ерылды Айбибинең. Аны бит иртәгә, нәкъ менә иртәгә, Аккалага кахан кырына алып китәчәкләр. Хазар каханы сараена. Ислам кызны тынычландырырга теләде, янбашларыннан сөйде, күкрәгенә кысты, ахыр ике кулы белән йөзен сыйпап хан кызынып күзләренә карады. Каралы һәм хан кызынын күзләрендә яшь күреп, шул чиккә җитеп тәэсирләнде ки—хан кызынын яшь белән сугарылган битләренә, дымлы иреннәренә тартылганын сизми дә калды Иреннәренә кагылып кына узды, яшьле битләреннән үпте. Әнә шул үбүдәнме, кинәт, хан кызына нәрсәдер булды, ул сискәнеп китте, тәне буйлап үзе дә аңламаган тетрәнү узды, шундук башына шаулап кан саугандай итте. Хан кызы тәмам буынсыз калды, сыны китеп, ишелеп төшә башлады. Бу хәлгә югалып калган Ислам хан кызын кулына күтәреп яр өстенә таба кузгалды. Ә яр өстендә аларны хан кызының өч сакчысы көтеп тора иде. — Ни булды хан кызына?!—дип сорады баш сакчы коры гына. Артык койты сорагангамы. Ислам каушый калды, хан кызын аягына бастырды да сүзсез торды. Ул арада хан кызы исенә килде, баш сакчыга карады да шактый кырыс төстә: —Берни дә булмады, баш сакчы, барыгыз, кайта торыгыз! - дип боергандай әмер бирде. —Минем сезне ташлап китәргә хакым юк, хан кызы,—диде баш сакчы һәм Ислам ягына ым кагып:—Әллә сарай табибы улы... — Мин сабый бала түгел, баш сакчы. Мин буйга җиткән хан кызы. Мине иртәгә Аккалага алып китәчәкләр, Аккалага! Кахан тарттыра мине, үз сараена. Ә табиб улын мина бәйләп атакаем җибәрде, баш сакчы... Ишетәсеңме, атакаем!. —Аккалага?!—дип өчесе дә бергә кабатладылар сакчылар һәм күзгә-күз карашып алдылар. Бу хәл сакчыларга көтелмәгән хәбәр иде булса кирәк. —Хан кызы!—дип кычкырды баш сакчы.—Атларыгыз алаңда, тышауда... —Яхшы, баш сакчы, яхшы, атларны табарбыз,—диде, ниһаять, Ислам, батыраеп. Һәм. елмаеп, хан кызына күз төшереп алды, чөнки бу куәтне ана нәкъ хан кызы биргән иде. —Миңа ни булды, Ислам?—диде хан кызы егет кырына ук килеп.—Ни булды миңа. Ислам?.. —Сезне аккош сихерләде, хан кызы,—диде Ислам һәм кызның кулыннан алды да атларын калдырган аланга таба әйдәде. —Синен атаң минем белән Аккалага барачак. Ислам,—диде хан кызы.—Озата барачак. Син дә атаң белән мине озата барыр идеңме? —Мин атамнан сабак алам, хан кызы. Минем бөтен хыялым кешеләрне терелтү, сәламәтләндерү, аларны бәхетле итү. Сәламәт тәндә—сәламәт акыл, дигәннәр борынгылар. —Һәр адәм баласының да язмышы Тәңре кулыңда. Тәнре ни язган, һәммә жан иясенә дә—шул булачак. —Сезне Аккалага алып китәләр, хан кызы. Бу да язмышмы? —Бу Аллаһ теләге. Язмыштан узмыш юк. Димәк, Аллаһ мина шул язмышны юраган, әйе, фәрештәләре аша. —Хан кызы, әйтимме бер сүз? —Әйт. —Атан Талиб исән булса, хан кызы, ул сине кахан кырына җибәрмәс иде. Анын болай да кырык хатыны бар, диләр ич. —Мин каханга кырык беренче хатын булып тартылам. Ә кырык беренче хатын баш хатын вазифасын үтәячәк, диде атам Мөхәммәд хан. —Әйе, мин дә бу хакта ишеткән идем. —Син минем Мөхәммәд атама тел тидермә. Атам Талиб хан мин тугач та вафат була, яшь хатын булып килгән хан сараендагы анама Мөхәммәд хан өйләнә. Ул мине үз кызы итеп үстерде, укытты, белекле итте. —Минем исемем Ислам, димәк, мин пәйгамбәрләр сакчысы, минем сезне саклыйсым килә, хан кызы. —Пәйгамбәрләр сакчысы икәнсең, син мине исән-имин атама кайтарып тапшыр. Бар, атымны китер! Күрше аланда утлаган атларның тышауларын чишеп, Ислам хан кызына җете кара бияне китереп, йөгәнен кулына тоттырды. Хан кызы бала итәкле күлмәген күтәрә төшеп, кызыл болгари читек кигән аягын өзәңгегә куйды да, очып кына диярлек ияргә менде һәм елдыр гына аланнан чыгып та чапты. —Мин аккошымны куа киттем, аккошымны! - дип кычкырды. Урманнан чыккач кына Ислам Аибибине куып житте. Алар икесе дә күзгә-күз карашып алдылар һәм. атларын тыя төшеп, янәшәдән атлатып киттеләр Хан кызы Айбиби янә-янә егеткә карап ала һәм үзалдына нәүмизләнеп. елмая. —Рәхмәт сина, син бик яхшы юлдаш икәнсен. —Синен аккошын булсаммы,—дип. якын итеп, хан кызына дәшә башлады Ислам,—канатларыма утыртыр идем дә мин сине, хан кызы Айбиби.. —Һәм каи тарафларга алып китәр иден? Әйтче, кай тарафларга’—дип эчке бер самими киная белән елмайды Айбиби. Ислам бермәлгә югалып калды. Ул белә иде инде, кызлар, яшь кызлар үз үсмер ишләрен бик үк тин күреп бетермиләр, “кызлар, гадәттә, иртәрәк өлгерәләр”, дигән иде бер тапкыр атасы ана. Ә менә яшь бикәләр, киресенчә, яңа мыегы шытып чыккан егетләрне куеннарына сыендыруны тәмам изге гамәлгә саныйлар. Монысын инде Ислам үзе дә бик яхшы белә иде. Икенче мәлдә инде хан кызы ат тезгенен тарткалап алды. —Рәхмәт, Ислам, мең рәхмәт. Тик минем язмышым хәл ителгән инде Атам Мөхәммәд хан хәл итге аны Ул миннән бик үтенде, сине олуг ил башы көтә, балам, диде. Атам мина әйтте, кахан сине кырык хатыны булса да рәнжетмәс, чөнки син баш хатын сыйфатында булырсын, диде Минем бер дә кахан белән тәмсехтәнәсем килми, балакаем, диде. Чөнки Болгар Хазарстаннын аркадашы, шул сәбәпле мин сине ана җибәрми булдыра алмыйм, балакай, диде. Моны атаннын каханга биргән изге анты дип кабул итә күр, диде. Хак булса, баш хатын буларак мин һәрдаим кахан кырында утырачакмын—илчеләр кабул иткәндә дә, раввалар табынында да. Мин Аккалага тартылгач, кахан Болгарга ташламалар ясаячак, һоп, каракошым, һоп.. Хан кызы атын куалый-куалый алга ыргылды, Ислам бермәлгә югалып калды, житмәсә, хан кызы бу сүзләрне ана түбәнсетеп тезде кебек тоелды Ә бит хан кмзынын аты анын аты белән ияргә-ияр, тезгенгә-тезгсн барганда Айбиби тарафыннан хуш исләр килә һәм анын зиһенен томалый башлаган иде. —Хан кызы, хан кызы, тукта! Каханны Ханбалыкта утырмый диләр ич9 ! Айбиби кузгала башлаган атын тыя төште һәм артка каерылып, Исламга карады — Кахан Идел елгасы уртасындагы утрауга салынган Аккалада утыра Ул каланы гарәпләр Ай-Балда дип йөртәләр. Аккалада каханнын варислары гына түгел, хатыннары да. раввапары да яши Шунда ук карачылары, куштаннары, гасын әллә кемнәре Аккошлар булыйкмы, сарай табибы улы Ислам?! —Булыйк, булыйк, хан кызы, булыйк! —Без аккошлар!—диделәр дә калага таба чаптылар. Ислам ни теләсә дә хан кызының атын куып житә алмады. Хан кызы күзгә күренеп анардан ерагая бара иде. Аның ак күлмәге күктәге ак болытларны хәтерләтеп кабарган, кыз гүя аккош үзе иде Тик ул җирдә, әллә нигә күккә генә күтәрелә алмый изалана кебек иде. Ислам исә. калага кереп барган хан кызы артыннан атын ни куса да житә алмады гына түгел, ерагай ганнан-ерагая барды Ислам басу капкасына җиткәндә, хан кызы биредән әллә кайчан узган, юл тузаны гына зәһәр еландай сузылып калган иде. Чарасыз калган берәүдәй. Ислам атын тыя төште, күп тә үтми өйләре утырган тыкрыкка борылды Кинәт кенә ана кыен булып китте Хан кызының кыланышын ни дип юрарга да белмәде. Көлә идеме хан кызы анардан, яшьсенә идеме, әллә сон бөтенләй баласындымы?.. Алай дисән, нигә кочагына инде дә. нигә үзен үбәргә һәм сөяргә бирде, хәтта һуштан язды кебек Әллә сон юри генә кыландымы9 Ләкин ни генә булмасын. Ислам шат иде, көтмәгәндә ул хан кызы белән урманга чыкты, Идел буена төште һәм, тан калып, аккошлар белән сөйләшкән хан кызы янында булды, кочагына иңдерде, зифа буен, кайнар тәнен тойды. Тагын да гаҗәбрә- ге, хан кызы, ялгыз аккошка гашыйк булгандай, суга ук кереп китте. Аккошы да кеше телен белгәндәй аңа таба йөзеп килеп, канатларын җәеп, хан кызын кочарга теләде кебек. Аккошның муенында хан кызы ташлаган такыя, томшыгында ал чәчкә. Кем сихерләде җырларда гына җырлана торган аккошны—хан кызымы, әллә соң аккош үземе? Ислам күрде ич, күрде, аккошның күзләре тагы да кызарыбрак киткәндәй булды, ә хан кызынын йөзендә әсәрләнү хисләре аша туган соклану тойгысы. Моны ни белән аңлатырга да белмәде Ислам һәм бу хәлне гомумән аңламады, чөнки ул атасыннан азмы-күпме дөньяви фәннәрдән генә түгел, кош-корт һәм хайваннар. җанвар-җәнлекләр турында да сабак алган иде Кошларның кеше белән аралашуын күз алдына китерә алмый иде ул. Бүген исә шуна шаһит булды. Аккош белән хан кызынын сөйләшкәнен күрде. Ләкин ул шушы булган хәлне беркемгә дә сөйләмәс, һич булмас димә, диванага санаулары бар. Ә менә әнисенә сөйләр. Юк, үбүләре хакында аңа да сөйләргә ярамас. Хан кызын үптем, хан кызы кочагымда һуштан язды дисә, әнисе ничек кабул итәр. Ул да җүләргә санамасмы?! Хан кызы ич! Кемнең аны үбәргә, кочагына иңдерергә хакы бар?! Җитмәсә, хан кызы артыннан бер тотам калмый сакчылары йөри. Ханга җиткерсәләр, сарай табибы улы сәнен кы- зынны кочаклады, һуштан язгач, яр өстенә күтәреп менгерде, дисәләр. Атын, иярен дә алмый, абзарга җибәрде дә өйгә керде, аяк киемен салып, түргә узды, сәкегә утырды һәм уйга калды. Мич ягыннан әнисе чыкты, башын иеп утырган улын күрде дә туктап калды. — Карале, улым, кайларда йөрдең? Атаң кайтты, сине эзләде. Нигә күзгә карар! а кыймый торасың, әллә соң ул-бу булдымы үзеңә, аттан егылмагансындыр бит?.. Юкмы! —Хан кызы белән урманга чыккан идек. Идел буена төштек, аккошлар култыгына. Аккошлар төшкәннәр иде. — Шуннан-шуннан, улым, ни булды инде?—Ананың күңелен тәмам кызыксыну басты, ул чарасыз калып, улы кырына киез җәйгән сәкегә утырды. —Аккошлар анда һәр елны ике-өч тапкыр төшәләр. Жәйләп калганнары да булгалады. Ә синең нигә сөмсерен коелды соң әле9 .. Аккошлар хан кызын күгәреп алып китмәгәннәрдер бит? Ислам сәерсенеп, әнисенең күзләренә карады, әнисе күз төпләре белән әкрен генә елмая һәм елмаюы шулай ук әкрен генә иреннәренә таба күчә бара иде. —Хан кызын күтәрерлек аккош буламы соң, әнием? — Нигә булмасын, ди, була ул, була. Әкиятләрдә кызларны һәрчак аккошлар канатларына утыртып алып китәләр. Ә ул аккошлар арасында, мөгаен, Йосыф каханнын да аккошы булгандыр. Хан кызын канатына утыртып алып китәргә иткәндер. —Көлмә, инәй, беләсең килсә, хан кызын иртәгә Аккалага озаталар. —Әтиен әйгте инде, озаталар. Кызганып куйдым әле балакайны. Атасы Талиб хан да яшьли диярлек вафат булды, Айбиби балага исем кушканнар гына иде, тәхеткә килгән Мөхәммәд хан Талиб ханның яшь сараена—үз кырына алды, никахлар укытып, улым, никахлар укытып... Чөнки Талиб ханнын яшь хатыны күз алмастай чибәр вә сылу иде. Ирләр алдына чыкса, барысы да аһ1 итәрләр иде. Ләкин ул, бичара, Талибын үтә яраткан идеме, озак яшәмәде. Тәңребез үз кырына алды. Әнә шулай, анасының күкрәк сөтен тәмләп кенә калган бала, сарай абыстае Рәшидә кулына килде. Мөхәммәд хан. рәхмәт аңа, баланы үз кызыдай карап үстерде, гарәпләрдән. фарсылардан мөгаллимнәр китертте, баланы белемле итте. Хәзер әнә, буйга җиткәч кенә каханнын раввалары күреп алганнар, балакайны Яраткан кешесе булдымы икән сон балакайның!?. —Бүген ана мин гашыйк булдым, инәй, мин! — Иә-йә, улыкаем, сабыр бул. —Хан кызы минем кочагыма инде, мин аны сөйдем, үптем, мин шул мәлдә гүя күккә аштым, инәй, күккә! Беләсең килсә, мин аны урларга барам. Бүген үк. төнлә белән Исламнын әнисе Гөлзифа кечкенә кыхзарга мәдрәсәдә сабак бирә, абыстай сурәтендә йөри торган кеше иде, улы хан кызын "урлыйм" дигәч, кинәт йөзе үзгәрде, бермәл ни әйтергә белми яна гына мыек төртеп чыга башлаган улына карап торды. —Саташасың инде әллә, улыкаем. Алла диген. Сөйләмә юкны, әйткән сүзен фәрештәләрнең амин дигәненә туры килүе бар. Хан кызы ла ул! Безгә тиң баламы?! Бу сүзләреңне Мөхәммәд ханга җиткерсәләр, һич булмас димә, еланнар базына ташлатыр үзеңне. Атыңа ышан, ханга ышанма, дигәннәр борынгылар. —Ә мин аны яраттым, инәй, битләреннән үптем, күзләреннән —Әстәгьфирулла, ни сөйлисең син! Борын астына яңа өч бөртек йон чыккан, ә ул хан кызын урларга җыена. Мөхәммәд хан ишетсәме бу сүзләреңне, балакаем... —Ишетсен, мин аны кочагымда тоттым, битләреннән тозлы яшьләрен үптем. Яраттым, яраттым мин аны, инәй. ишетәсеңме, яраттым,—Ислам кинәт кенә урыныннан купты да әнисенең алдына төште.—Бир мина фатихаң, инәй, бир! —Һай Аллам, балакаем, чарасыз итмәсәнә мине9 ! Сакчылары да ишеттеләрме синең ни... хан кызын, дим... —Юк, сакчылар күрмәделәр дә, ишетмәделәр дә. инәй. —Йа Аллам, Ходай бар икән әле, бар икән! Саклаган минем диванамны зинданнан. Бу сүзләреңне хан ишетсәме, таш атып үтертер, таш агып, балакай. Хан кызы Айбиби илгә бер чибәр бит ул, илгә бер Үзе акыллы, үзе укымышлы, өч-дүрт телдә сөйләшә, үзе күз алмастай гүзәл. Мөхәммәд ханны да әйтер идем инде, борынына ис керә башлаган малайга ышанып кызын биреп җибәргән —Мин җиткән егет инде, инәй, җиткән егет! Һәм мин хан ышанмастай кешенен улы түгел, атам сарай табибы, анам балаларга сабак укыта, калада бер абыстай. —Карале, улым, сиңа кызын биреп җибәргәндә Рәшидә абыстай да анда идеме? Ул да ризалык бирдеме? —Рәшидә абыстай анда юк иде, анда булса, ул да ризалык бирер иде. инәй. —Мөхәммәд ханны әйтәм. сонгы көндә булса да аккошлар култыгын күреп кайтсын дигәндер инде, бичара Атасы да бичара, кызы да —Нигә бичаралар, инәй? —Бичара булмыйча, кем булсыннар сон алар, каханга баш иеп торалар лабаса! Мохәммәд хан икенче кызын җибәрә бит инде ул хатын-кызга туймас каханга, икенче кызын Айголе үз кызы иде. бара-баруга йөккә узды да бер бала табып вафат булды. Равваларга баш бирмәгән ул бала, дип җиткерделәр. Горур, тәкәббер бала иде Айгол кызы — Миңа ничә яшь инде, әнием—унҗиденче языма аяк бастыммы9 ' Хан кызы да!.. —Хан кызы башка ул, балакай, кызларның яшен санамыйлар Мохәм- мәд пәйгамбәр тугыз яшьлек Гайшәгә дә өйләнгән, никахлап, олылап. —Барыбер мин хан кызына гашыйк, әнием! Йөрәгем белән гашыйк Хан мине елан базына ташлатса да. илдән куса да минем хан кы зы Айбибигә булган гыйшкымны йөрәгемнән уеп ала алмаячак, инәи-инәкәем' —Гашыйк булдың?! Бер син генә гашыйкмы ул балага, улыкаем' Баҗайлар ханы Түрә дә яучыларын җибәреп карады. Айбибине кайсыдыр улына гарггырмакчы булды. Тын елгасы буенда җәйләгән кыпчак ханыннан да яучылар килде, Кара Болгардан да. Бирмәде Мохәммәд хан Айбибине, берсенә дә бирмәде —Ә мин яучы җибәрсәм, әнием? —Тиле дигән саен тигәнәк буе сикермә әле, улым. Ул бала илгә бер гүзәл Беркөнне шулай, шәехне очраттым, һәй, гүзәл зат, сарай табибы Хәбибулла бикәсе, ди. бу. Туктадым. Шәех кадәр шәех дәшә ич. Хан кырында киңәшче йөзендә утыра. Әйе, кинәш-сабак биреп. Килде олуг башы белән кырыма. Ни, ди, әйт әле җәмәгатенә, җибәрмәсен Айбиби баланы кахан кырына, ди. Безнен үзебезгә дә акыллы базалар кирәк, ди. улыкаем. Хәбибуллаңа шул хакта әйт әле, шәех бик үтенде дип. атан тынлап та тормады. Чалмага төренгән бар кеше акыллы дигән сүз түгел, анасы, башымны катырып йөрмә, Мөхәммәд хан ни кылганын бик яхшы белә дип кенә ташлады. Хан анын үзен дә Ханбалыкка озатмакчы була әле, анасы, диде атан, улыкаем. Хәер, шәех тә, хан да, атаң да, син дә, мин дә—барыбыз да Аллаһ колдарыбыздыр, барыбыз да Тәңре ярдәме белән яшибез вә көн күрәбез. Рәшидә абыстай әйтә, һәр туган балага рух шәмен Аллаһ фәрештәләре куя. Ә шәех исә, атан әйтә, Аллаһ фәрештәләренең җирдәге шәүләсе генә. Шулай дигән Сөләйман пәйгамбәр. Буен җитмәстәйгә үрелмә, көчен җитмәстәйгә тотынма, дигәннәр борынгылар. Син, улым, хәзер күңелеңне гыйшык-мыйшыкка түгел, белемгә беркет. Бу дөньяда фәрештәләрнең белем шәме—китап вә белемдер. Хан кызының үз язмышы, си- нен үз язмышын. Күнеленне юк-бар белән алгысытма. Кыз бирү кемгә кайгы, кемгә шатлык китерәдер. Минем дә гүзәл кыз Айбибине яше кырыкка җиткән каханга бирдертәсем килми. Мөхәммәд хан ул гүзәл кызын комсыз каханга җибәреп барыбер унмас кебек мина. Чөнки угызлар безгә якынрак, ә алар инде Хазарстан җирләренә кереп җәйли башлаганнар. Бер дә борчылма, улым, син яшь әле, гашыйк та булырсың, хатын-кыздан гарык та будырсын. Хатын-кыз шулай ул, башта кочакка инә, аннары өйгә керә, ахыр ир белән идарә итә башлый. Хан кызына гашыйк булдым дип башын диванага сала күрмә тагын. Үтәр, яшьлектәге мәхәббәт язгы ташу гына бит ул. Кар сулары китүгә үк үз эзенә төшә, кар сулары үтүгә үк. Беренче мәхәббәт әнә шул синен күнелендә туган язгы ташу гына бит ул. Чын мәхәббәт өйгә атка атланып керми, чын мәхәббәт өйгә мүкәләп керә, мәнге шунда калам, итәк тутырып бала табам дип. —Әйе шул, әнием, миңа калса, хан кызы Айбиби аккошка гашыйк булды. Сукыр кеше шикелле аккош дәшүгә суга кереп китте. —Суга?! Бу ни дигән сүз инде тагын, улым?.. —Аккош аны кочагына алды кебек. Һәрхәлдә, мина шулайрак тоелды. —Аккошлар алар кызларга охшаган, балакай. Кияүгә чыгалар да, туган якларын мәңгегә ташлап китәләр... Ул аккошлар култыгына без дә җыелышып төшәдер иек. Ап-ак күлмәкләр киядер иек. Безне күргәч, култыкка төшкән аккошлар беравыздан каңгылдаша башларлар ие. Һәй сөенерләр иде дә сон. Әле су өстенә үк чыгып биергә, әле чума-чума уйнарга, берберсең куышырга тотынырлар ие. Араларында әле шул уеннарга катнашмыйча, боек кына бер читтә торучы ялгызаклар да булырлар ие, улым. Димәк, ниндидер бер явыз җан анын ишен уктан алган. Аккошлар шулай бит алар, бер кавышкач, мәңгегә бергә булалар. Инде теге, йә бусы ишен югалта икән, мәңгегә ялгызак гомер итәләр. Йә, ярар, улым, акыл сатып утырмыйк, бар атларны эчереп кер. Ат караучы “хатыным бәбәй китерде, абыстай, атларны улыныз гына эчерер” дип сорап киткән ие Һәй, улым- улым, менә син дә үсеп җиттен. Анан белән кызлар турында сөйләшеп утырасын. Гөлзифа улынын аркасыннан ләпи-ләпи сөйде дә, Исламны ишеккә таба этәреп җибәрде, үзе исә, тамак төбенә килеп тыгылган яшь төерен йотып җибәрә алмый, күз кабакларын әчеттереп куйган шатлык вә башына кайгы китерергә җыенган улына карап калды. Йөреше, кыяфәте, атлап китүләре тач атасыныкы иде. Сөйгән сөяк сөйгән сөякне бирер, дигән бугай Мөхәммәд пәйгамбәр, хак икән. Ни хәл итмәк кирәк, әнисенен жан җылысы, эчкерсез үз итеп сөйләшеп утыруы, күрде ич, улына да күчте. Һәм улынын да күзләре дымланды бугай, әмма ир-егет буларак күз яшен әнисенә күрсәтергә теләмәде. Димәк, ил халкына вә ватанга янә бер ир-егет терәк булачак дип кинәнде ана. Ислам тош күреп ята иде. Имеш, ул һаман Айбиби белән Аккошлар култыгында, ә аларны аккошлар уратып алган, гүзәл кошлар хан кызы Айбибине сөяләр, суга таба сөйриләр. Имеш. Айбиби аккошлар белән суга кереп тә бара инде. Ислам ана таба атлыйсы итә, әмма аяклары гүя жиргә ябышкан, кузгала да, дәшә дә алмый. Ә хан кызы Айбиби чыр-чу килә кебек, көлә дә сыман һәм инде суга кереп бара. Аккошлар кинәнәләр, каңгылдашалар Айбиби аны да үзе белән чакыра, кул изи. хәтта дәшә сыман... —Ислам, Ислам улым, дим! Тор, әллә саташып ятасын инде?! Кемгәдер дәшәсен кебек тоелды. Тор дим, кояш чыгып килә. Ашыйбыз да сарайга барабыз. Хан дәшә. Ислам тәмам уянды, “хан дәшә” сүзен ишетүгә уянды, хәтта торып утырды. —Ни булды, әтәй? —Хан сине сарайга дәшә. дим. Башта Айбиби кызы белән мине җибәрәсе иткән иде, кинәт кенә фикерен үзгәрткән—Айбиби кызы мине Ислам табиб озатсын дигән. Мөхәммәд хан Айбиби сүзен тыңламый буламы? Ислам барысын да үз колагы белән ишетте Айбиби онытмаган, ул аны Ханбалыкка кадәр озата барачак, атасы Хәбибулла урынына. —Хакмы бу, әтәй? —Әйе, хак. —Бүген үкме? —Өйләдән соң кузгаласыз. Юын, аша да сарайга барабыз. —Мин Ханбалыкка барам, әтәй, Айбибине озатырга?! —Әйе, хан кызы Айбибине озатырга, улым. Айбиби атасыннан үзе үтенгән. Мина әйтте хан, улын риза булса, мин риза диде —Мин риза, риза, әтәй, риза! Икенче бүлмәдән әнисе чыкты, тыз-быз киенеп йөргән улына карады да: —Ни булган моңа тагын, корт чаккандай өтәләнә. Атасы дим? —Ашарга әмәллә, анасы,—диде Хәбибулла —Мөхәммәд хан малайны табиб йөзендә Айбиби кызын озатырга җибәрә — Нәмәрсә. нәмәрсә диден син. агасы9 Җиткерделәр дә микәнни инде9 ! Харап итген Хәбибуллам, баланы, харап иттең шул сарайга ияләштереп Имеш, ханның хатыннарын оста дәвалый. Ислам ул арада юынган, киенгән, табын җәелгән сәке башына килеп утырган иде инде — Нәрсә җиткерделәр тагын?—дип сорады Хәбибулла —Безнең дивана кичәгенәк хан кызын, әйе, ниткән —Ничек ниткән?!—дип курка кала сорады ир-канаты —Әйе, ничек, ничек. Кочаклаган, үпкән, гашыйк булган хан кызына безнең дивана —Кабат әйтәм. безнен дивананы Мөхәммәд хан кызын озатырга җибәрә, мине түгел, улыбызны. —Харап иттек, харап иттек, базаны, Хәбибуллам, харап иттек! Баш салырга чыга улыбыз Моны Мөхәммәд хан юри эшли Сакчыларыннан бер-бер сүз ишеткән дә — Ни ишеткән9 —Безнен Ислам кочаклагач, хан кызы һушыннан язган. Ислам хан кызын ярга күтәреп алып менгән. Күтәреп, атасы, кулына күтәреп Егетләр кочагына кергән һәр кыз һуштан язмый, атасы Бер-бер яман эш кылган безнен дивана Шул сәбәпле Мөхәммәд хан улыбызны Ханбалыкка дип җибәреп, ансат кына котылмакчы була. —Үз акылыңдамы син, анасы! Минем угылымны юк итәргә Мөхәммәд ханнын башына тай типкәнме?! —Менә шул улыбыз хан кызы Айбибигә яучы җибәрергә тора иде әле. Урлап качам дип тә янады. —Бар әле, улым, чыгып тор әле. Атлар сайлый тор,—диде коры гына табиб Хәбибулла.—Монда анаң чуаш сырасы эчкән бугай... Ислам ялт кына чыгып китте. Гөлзифа сәкегә утырды да ике учына башын салып, селкенеп тора башлады. —Атасы, атасы дим... —Сөйләмә мина тузга язмаганны! Башы яшь булса да малайның акылы үзе белән, андый юләрлеккә бармас, иншалла. Ислам ишек артында тынлап тора икән, ишек ачып: —Хак әйтәсең, әтәй, бармыйм. Мин әнием әйткәнчә үк дивана түгел. —Кер әле, алай булса, анасы, ә син тиз генә табын хәстәрлә, Ислам син дә булыш. Ризык янында кинәшик, ипләп кенә,—диде Хәбибулла. Ире шулай диюгәме, Гөлзифа урыныннан купты, ризык-нигъмәт чыгарды һәм авызын яулыгы белән каплый төшебрәк табынга утырды. Тәүге сүзне ялгап җибәрер өчен булса кирәк, Ислам анасына карап алды да: —Мин дивана түгел, әтәй, хан кызын рәнҗетергә минем башым да ике түгел. —Хан үзе дә Исламны ошаткан. Ипле табиб аякланып килә, диде. —Ошаткан,—диде кырыс кына пәрәмәчкә үрелә-үрелә Гөлзифа,—Ошаткандыр шул. Теге кәнтәй җариясен дәвалады бит, малаен. Ятакка калган кәнтәй икенче көнне үк йөреп киткән, диделәр. Имеш, безнең менә бу күзле бүкән чиренә күрә дәва тапкан. —Анасы, табибның сүзе генә түгел, кулы да дәвалый. —Кулы гына дәваласа ярый да бит, малаеңа шуннан соң күпереп мыек чыга башлады. —Сөйләмә юкны, кеше сүзе кеше үтерә, диләр. Ханга җиткерсәләр. Ә хан ул яһүдә җариясен ярата. —Түшәккә калган җария Ислам дәвалагач та сикереп торып бии башлаган, шулаймы?! —Беләсен килсә, анасы, ул хатынын дәваларга Исламны хан үзе җибәрде. Һәм рәхмәт улыбызга, сарай куштаннары алдында йөземә кызыллык китермәде.—Хәбибулла мыек астыннан гына бер гамьсез рәвештә пәрәмәч ашап утырган улына күз төшереп алды.—Ә син тизрәк аша да ат-дирбияләрең карап куй. Ханбалык якын җир түгел. —Мин ашадым инде. Рәхмәт әнием, рәхмәт әтием. Уллары чыгып киткәч, Гөлзифа амин тотты һәм җилле генә ишеккә таба үтте, ишекне ачып, малай тыңлап тормыймы дип урап килде. Килде дә иренең амин тотканын көтте, тиз арада табынны җыештырды һәм янә ир каршында пәйда булды. Авыр булса да сөйләшү барын сизеп алган Хәбибулла: —Гөлзифа, утыр әле яныма. Утыр-утыр. Күрәм ич, әйтер сүзен бар. —Юк инде, утырмый гына әйтәм, утырсам күңелем йомшарыр дип куркам. Менә нәрсә, атасы, алай булгач, мин дә улым белән Ханбалыкка ки- тәм. Хәбибулла нидер әйтергә дип авызын ачты, вә ләкин кисәк тыелып калды. Ат дуласа түзәргә була, тыярга да, туктатырга да әмәле табыла, ә менә сыер дуласа ил белән дә туктатып булмый, диләр. —Ачулы кеше белән сөйләшүе авыр, анасы. Ә малай өчен бер дә кайгырма, озатып та йөрмә, барыр ул анда, барыр да әйләнеп тә кайтыр, иншалла. Ханбалык Рим түгел. —Бердәнбер баладан мәхрүм итәсең бит мине, атасы! —Бәй, кайчан гына әллә нишләп күремем юк, балага уздым ахыры, дип шәбәеп йөргәниең түгелме! —Узса сон, иш янына куш ярап торыр. Әнә шәех әйтә, бер генә бала тапкан ананы фәрештәләр оҗмах капкасына якын да җибәрмәячәкләр, ди. —Шәехне тынласан, оҗмахны күреп кайткандай кылана ул. Сез хатыннарга җитә кала инде Ә малайны Айбибигә ияртеп җибәрергә хан үзе үтенде, анасы, үзе! —Хан кушты дип коега төшәр иленме? —Тошәр илем! Ханга минем генә түгел, беләм ич, синен дә рәхмәтен зур. Аннары хан сараенда хезмәт итәм ич мин Кайчак синен кочагыннан аерып, җылы түшәктән дә дәшеп алалар. —Ханнын улың дәвалаган кебек кәнтәйләреме? . —Сөйләмә әле булмастайны. Минем аларга колагым да селкенми —Колагын селкенмидер анысы... Балалар дим, кайчан кузгалалар? —Бүген өйләдән сон. Шуна малайны ашыктырам. Барысын да үз вакытында хәстәрләргә кирәк. Табибка үзенә бер олау бирелә Болай хезмәтчегә барысын да әзерләп куярга кушкан идем дә Жәй айлары бит. туктый- туктый барырлар дигән булды хан хәзрәтләре —Әйт әле. атасы, нинди кыз бала кырык хатын куенында яткан ир янына ашкынып барсын инде. Каханнын раввалары да килгәннәрме? —Айбибидән күзләрен дә алмыйлар. Яраннары белән сөннәтле казаклары да шунда. Тәмам корычка төренгәннәр Унлап равва, берсеннән-бер- се тәкъва, берсеннән-берсе тәкәббер. Кырык беренче хатын булып тартыла бит бала. Имеш, бу йола Сөләйман пәйгамбәр заманнарыннан ук килә. —Бездән тагын кемнәр озата бара иңде хан кызын? —Рәшидә абыстай. Зарланды әле ул. Мин аннан кайта алмам инде, хушлашыйк. Хәбибулла, дигән була. Мин әйтәм, олау-олау кайтырсыз әле. олау-олау. — Нигә алай дисең, атасы? —Угызлар теш кайрыйлар. —Кемгә? —Хазарстанга. Угызлар белән без дә кардәшләшеп беткән инде. Әнә шулай, Мохәммәд хан ике ут арасында калып бара. Кахан кул астында ич без. Угызлар да канкардәшләр. Йосыф кахан да кияүлеккә йөз тота. Угыз ханы да улына Айбибине сораган иде. Мохәммәд хан Йосыф каханны сайлады. —Тагын, тагын кемнәр озата? —Алпар йозбаш. Айтуган йозбаш та озатырга җыена дип ишеттем Имеш. Айбиби исән-имин Йосыф кахан кулында булырга тиеш. Ә бит Айбибине баҗайлар ханы Түрә дә улына сораткан иде. —Һәй, атасы, ул бажайларнын бер дә кыйблалары юк диләр ич. Әле тегеләргә ялланып сугышалар, әле боларга. —Әйе, кәжәнен маллыгы—бажайнын кардәшлеге. Тик бит баҗайлар да безнен торки кардәшләребез, анасы. Иншалла. барысы да әйбәт булыр Мин, әйтик, үзем бик борынгы төркиләрдән Нәсел тамырым Идел буе Болгарын аякландырып җибәргән Кодрак ханга барып тоташа —Ә минем атам-бабаларым Түрә ханнан Шуннан ни, атасы? — Кодрак ханнын орлыгы Атилла ханга барып ялгана —Түрә ханнын орлыгы атаң башынамы Әллә ниләр сөйләп утырма әле, атасы Орлык, имеш —Гөлзифам. Гөлзифам дим. Ничә тапкыр әйткәнем бар сина, хатын- кыз бер генә баласын да су буеннан, кишәрлектән, йә әрәмәдән габып алып кайтмый — Беләм.—диде Гөлзифа. Кайнарланып, торып, йөреп килеп, ир каршына басты —Беләм. беләм. атасы, беләм. Тик менә син сонгы көннәрдә мина, хатынына орлык салырга оныта башладың. Әллә сон ханнын кәнтәйләренә сала башладыкмы ул орлыгыңны.’ —Сөбханалла, ни дигән сүз инде ул тагын! Малайнын тынлап торуы бар —Әйтсәм әйтим инде, атасы, күрше Мәйсәрә югароч чишмәдән ике кыз табып атын кайтты. Өченчесенә җыена. —Надан карчыклар сүзен сөйләмә але, анасы. Кемгә кирәк ул синен иләк авызлы Мәйсәрәң?! —һи-и, атасы-атасы, башынны җүләргә салып утырмасана. Мәйсәрә кебекләрне ил бетереп эзлиләр. Чөнки ел саен бер бала таба. Әле әрәмәдән, әле... —Әрәмәгә син дә йөргәлә... —Жир уба сине, атасы, билләһи, җир уба! Күр әле, чәчәктәй күрше хатынына ни әйтә. Колмак җыярга төшә ул әрәмәгә, ипекәй камырын кабартырга чүпрә ясарга... —Шуннан кабарып кайтамы? —Яһүдләргә сата ул колмакны, яһүд сәүдәгәрләренә. —Урман-әрәмә тулы шүрәле бездә, шүрәлеләрдән дә курыкмыймы Мәйсәрәң? Шүрәлеләр бит кети-кети уйнарга ярата. —Минем әрәмәдә ул шүрәлеләрне күргәнем булмады, атасы. Күргән булсам, бәлкем, кети-кети уйнап алган булыр идем. Әйе, мин кемнән ким. —Син, анасы, калада бер абыстай, хан табибы хатыны. Хан табиблары чуер таш түгел, җирдә сибелеп ятмый. —Алай бик борынын чөймә әле, атасы. Куй әле шаяртуыңны. Малайга кайсы атыңны бирәсен? —Туры айгырны алыр. —Юк, атасы, туры айгырын бия күрдеме күзе-башы тона. Син ана алмачуарны бир. Былтыр Сабан туенда икенче булып килгән атны. Ул иплерәк —Ярый, шулай итәрмен. —Карале, атасы, туктале-тукта. Әллә сон синен дә күрше Мәйсәрәгә күзен төштеме? —Күз—шайтан, уй—йолдыз. Мәйсәрә болай ирләр күзе төшмәслек хатын түгел кебек, анасы. Гөлзифа бермәлгә мутланып киткән иренә ни әйтергә белми югалып калды. Болай да калку янбашлары тагы да калкып киттеләр, ул да түгел, ишекле-түрле йөреп килде. —Жүләрем Хәбибулла, мине беләсең килсә, тилергән аккоштан башка берәү дә кочмады. Хак, Хөршидә туенда Мөхәммәд хан билемә кулын салган иде. сыптырмадым инде, ханыбыз ич... —Хан кадәр ханның кулы сина тартылган икән, димәк, син, Гөлзифакаем, баллыларнын баллысы. татлыларның татлысы. —И-и-и атасы, без синен белән үртәшеп торабыз, ә Мөхәммәд хан уг йотадыр. Йосыф каханга икенче кызын озата бит инде, икенче кызын, алма кебек кызларын. Кахан дигәч тә ни хакы бар аның бер көтү хатын белән торырга?! —Бусы баш хатын булып бара, баш хатын булып! —Баш хатын булмагае таш булып барсын—кырык хатынга бер ир, әйтсәм әйтим инде, кырык хатынга бер ир, кырык тавыкка бер әтәч кебек бит ул. —Айбибидә абыстайлар акылы бар. анасы, кайгырма, бирешмәс. Шәех тә ул баланы мактап бетерә алмый. Каханны ничек кул астына алырга җаен табар, табар ул бала. Хатын ир белән, ир ил белән идарә итә. —Безнен Исламны да шул шәехкә сабак алырга бирә алмадың, атасы. —Дөнья үзе мулла, анасы, дөнья өйрәтә адәм баласын ничекләр яшәргә. Белем белем белән, тормыш тормыш белән. —Балакаем. Айбибине әйтәм. атналар элек кенә бер гамьсез уйнап йөридер иде, шул баланы кахан кадәр каханга богаулап алып китсеннәр инде. —Кайгырма, анасы, киләчәктә һәр кыз бала бары тик үзе сайлаган егетенә генә кияүгә чыгар. —Кайчан буласы инде ул көннәр, атасы? — Ахырзаманнан сон. ахырзаманнан соң. —Ә халыкнын бер дә хан кызы Айбибине Хазарстанга җибәрәсе килми, барысы да кызганалар. Бала ата-анага гына түгел, барча халыкка да газиз, Гөлзифа. Гөлзифа тынычлана төште, ире кырына килеп утырды. —Карале, атасы, ул бала аркасында безнен дивана ул-бу яманлык кылып ташласа? Хан кызы безнен улыбызның күнеленә ут салган булса? —Нинди ут тагын ул? —Мәхәббәт уты. Кашан кызлар тавында син жүләрне күргәч, мина да кабынган иде ул ут. Күлмәгем яна дип торам —Очраштык, сөйләштек, вәгъдәләр бирештек, нигә шунда күлмәгем көйри башлады дип әйтмәден сон'7 .. - Һәй, сиңа сөйләден ни дә. сөйләмәдем ни. башынны жүләргә салып утырма ләбаса. Үзең дә имчәк бозавыдай тагылдың ич үземә. Гашыйк булу яман гамәл бит ул, бигрәк тә яшь чакта —Гашыйк булу бәхет ул, анасы, кеше башына ишелеп төшкән бәхет. —Безнен дивана хан кызын урлап баҗайларга качса?. —Көтүдән качкан атка тышау салалар, анасы. Йә, мин углан янына чыгыйм әле. ни кырып ята икән. Шулай диде дә табиб Хәбибулла, торып, ишеккә таба китте Гөлзифа тәрәзәгә барып капланды Бала газиз иде анага. Ә ул угылын да, ирен дә ярата иде. II Карачы апа һәм Рәшидә абыстай һәрдаим хан кызы Айбиби кырында булдылар. Сарайда хезмәт иткән барча хатын-кыз хан кызын озатырга чыккан иде. Айбиби утырып китәсе арбадан ерак түгел Мохәммәд хан. анын янында атын йөгәненнән тоткан җансакчысы тора. Димәк. Мөхәммәд хан басу капкасына кадәр озатачак, бәлкем әле. арырак та барыр. Сарай ишегалдында күпсанлы олаулар, мичәүләп җигелгән беришләр. Беришләргә җигелгән атлар икесе дә бер төстә. Атлар талымсызланып ыргыла, күчәрбаш- лар аларны тыя төшеп, дилбегәләрен еш-еш тартып куя. Иң алда, кирмән капкасы янында диярлек, түбәсе рум чүпрәге белән капланган үтә бизәкле арба—хан кызыныкы Арба янына һаман хатын-кыз агыла. Хатын-кызлар, гадәттәгечә татар-төркиләргә хас чуар киемнәрдән, кызыл читекләрдән. Читекләренә төрле чәчкәләр чигелгән. Ярата хатын-кыз матурлыкны. Мөхәммәд ханга хатын-кызларнын чуар киемнәре ошый—бала итәкле күлмәкләре дә, берьякка авып төшкән алтын-көмеш җепләр белән укаланган калфаклары да. Хан кызының башында да шундый ук калфак, өстендә алтын җепләр белән тукылган җилән, муенында сандугач күкәе хәтле гәрәбәләрдән җыелган муенса, кулларында көмеш беләзек, бармакларында җемелдәп торган зөбәрҗәт ташлы йөзекләр. Барысының да күзләре хан кызында Яшь ич, гүзәл ич, сылу ич кыз! Хан кызы үзен ураган хатыннар белән сөйләшә, ә күзе, чак кына арырак басып торган атасы ягында. Очар кошлар туган якларына әйләнеп кайтсалар да, кияүгә чыкканнан сон кызларның бик сирәкләре туган туфракларына кабат аяк баса, бигрәк тә хан кызлары, чөнки атар күп очракта чит ил ханнарына кияүгә чыга Айгөле дә мәңгегә киткән кебек бәхилләшкән иде Һәй елады да мәрхүмә Аңа карап Мохәммәд ханның да күзләре яшь белән тулышкан иде Бусы нигәдер бер дә сыкранмый, ел мая - көлә, әле тегеңә шаяртып дәшә, әле монысына Кыз янында авызына керердәй булып Рәшидә абыстай басып тора—баланы үстерүче, аңа дөньяви хал- ләрдән белем бирүче Әмма Айбиби аны тыңламый, күз карашы белән кемнедер эзли, тапмый булса кирәк, арба баскычына баса, аяк очларына күтәрелә. Аяк очларына басканда хан кызының чигүле читекләре күренеп китә, артык үрелеп карагангамы, башындагы калфагы кузгалгандай итә. хан кызы кемнедер эзләвен дәвам итеп, калфагын җай гына төзәтеп куя. һәм янә агасы Мөхәммәд хан ягына күз ташлап ала Мохәммәд хан кызына ияк юнып кына җавап бирә. Имеш, рәхмәт кызым, сер бирмисең. Ханның уйлары әллә кайда. Ә бит Айбибине сорап. Өрәк елгасы буйларында җәйләгән баҗайлар ханы Түрә дә килгән иде. үзенә түгел, улына сорап. Ике ай элек кенә булды бу хәл. Ислам динен яңа танып ята икән Түрә хан, башта Дала ханын шунын белән котлады Мөхәммәд хан. Ачык далада йөри-йөри ханнын йөзе туглаган, чәче кол төсенә кергән. Улынын исеме-аты Айдар диде. Матур исем. Исеме җисеменә туры килсә, Мөхәммәд хан ике дә уйламый биргән булыр иде егеткә Айбибиен. Һәм Түрә хан яучы йөзендә килеп киткәч, шулайрак ниятләгән иде дә. Тик насыйп булмады кыз Түрә хан улы Айдарга. Кахан раввалары өлгеррәк булып чыкты. Әле дә булса күз алдында: Түрә ханнын китүенә көн дә үтмәде, Болгарга өерләре белән яһүд раввалары килеп төште һәм. табынга утыруга, Мөхәммәд ханның Айбиби атлы кызын Йосыф кахан Йортына тарттыру турында сүз башладылар. Һәм үтә кыю рәвештә, хәтта Мө- хәммәд ханга авыз ачарга да ирек бирмәделәр. Халык теленә баҗайлар дип кергән бөжәнәкләр ханы Түрә белән бер-берсенә ярдәмләшү, теге йә бу явыз ният белән ил өстенә килгәндә аркадаш булу турында да вәгъдәләшкәннәр иде югыйсә. Ләкин соңгы елларда биш анадан туган баҗай-бөжә- нәкләрне мәҗүси угызлар көнбатышка таба кузгатты, шул сәбәпле күпсанлы угызлар Хазарстан җирләренә кереп җәйли башладылар. Әмма угызларга кахан аркылы төште. Мөхәммәд хан кардәше буларак угыз ханына ярдәм дә итә алмады, каханга ярдәмгә гаскәрен дә җибәрмәде. Әмма ка- ханга тиешле ясакны һәрдаим түләп торды. Әрсезләнеп киткән кахан Болгар халкыннан гаскәриләр таләп итте, ул гынамы, җиткән бер кызын сараена тарттыра башлады. Бабалары Алмас хан, мәрхүм, Хазар каханы кул астыннан чыгу өчен Багдад хәлифенә мөрәҗәгать итә, ахыр Ислам динен дәүләт дине дәрәҗәсенә күтәрә, әмма хәйләкәр хәлиф Болгарга ярдәм акчасын җибәрә алмый, ә менә дине илгә ябышып кала. Ил вә халык инде күптән Ислам диненә йөз тота. Вә ләкин бүген Мөхәммәд ханга аркадашлар кирәк иде. Бик кирәк. Явыз рәвештә Әскәр каханны үтереп, баскынчы варяг Хельг Кара Болгарны үз кулына төшерде. Ә бит Ислам дине Кара Болгарга да кереп бара иде инде. Әнә шул баскынчы Хельгнен дәвамы бүген Дунай буе кардәшләрен туздырып йөри. Дунай буйларында көн күргән кардәшләребез мишәрләрне рәнҗетә Шушындый буталчык чорда Мөхәммәд хан кемгә йөз тотарга тиеш?.. Каладыр бер кеше—Йосыф кахан. Яһүд раввалары кул астында ил белән идарә итсә дә Йосыф кахан төрки җанлы, углан канында төркиләр каны ага иде. Димәк, Мөхәммәд хан яраткан кызын каханга биреп җибәреп дөрес эшли, хаталанмый. Мөхәммәд хан янә-янә кызы утырып китәсе арба ягына күз ташлап ала. Ана яраткан кызы елмаеп кул изи, шатланган кебек кылана, ә бит бөтенләйгә китә балакай, бөтенләйгә... Соңарды, соңарды баҗайлар ханы Түрә, ике-өч ай алданрак киләсе калган. Хәзер сон инде, һични кылып булмый. Чарасыз иде Мөхәммәд хан. Туганые Талиб ничәмә еллар тәхеттә утырды, бер генә кызын да кахан Йортына җибәрмәде, бер генә кызын да. Ә менә анардан кахан кызлар таләп итә, ясак түләтү генә җитмәгән, кызларын да сараена тарттыра. Хан акылына сыя торган гамәл түгел иде бу. Бер-бер хәл булыр ул каханга, булмый калмас, әмма хәзергә Мөхәммәд хан сабыр итәргә, тешен кысып булса да барысына да түзәргә тиеш. Бәхәссез, бу кызы да туган ягына әйләнеп кайтмаячак. Моны Мөхәммәд хан гына түгел, кызны озатырга килгән һәммәсе дә белә. Тик хан кызы үзе күрше ыстанга утырмага барган кебек кылана иде. Юри кыланамы бу бала, әллә булмаса ихтыяр көче олыданмы?.. Иненә ишелеп төшкән кайгыны бар кеше дә яшерә белми, ихтыяр көче нык булган кешеләргә генә хас сыйфат бу Әнә шул көчне күрде Мөхәммәд хан Айбиби кызында. Ялгышмаса, күңеле хак тәгаләдән ерак йөрмәсә, бу кызы апасына охшамас, бара-баруга каханга тышау салыр, иншалла. Димәк, кызның көлү-елмаюында ниндидер сәбәп бар. Халык кына түгел, атасы Мөхәммәд хан да күреп бетермәгән сәбәп. Ни? Нинди сәбәп? Олуг сәясәткә йөз тоткан сәбәпме, әллә сон самими балалык халәте генәме? Тукта, тукта, кемне эзли бу кыз бала карашы белән?. Күрче, Алпар йөзбаш янында торган табиб Хәбибулла улына кул изи ич бу бала! Йа Хода, моны ничек анларга инде тагын? Кичә үзе үк егет белән урман аша чыгып, аккошлар култыгына чыгарга рөхсәт бирде ләбаса!.. Китәр алдыннан булса да җилләнеп кайтсын дип кенә җибәргән иде югыйсә Әллә сон шул арада табиб Хәбибулла улына гашыйк булдымы кыз? Һич булмас димә. Яшьлектә була торган хәл ич! Менә монысы кирәкмәс иде Мөхәммәд ханнын бер дә Йосыф кахан белән бәхәскә керәсе килми иде Әлегә кадәр шөкер итә, кул-аяк богаударак булса да барысы да әйбәт кенә бара иде шикелле. Хан буларак ил-халкы белән ару гына идарә итә Хак, як-ягына шайтаннар кебек кахан карачылары баскан, кайчак хәтта борылырга да бирмиләр, һәр адымын күзәтеп торалар. Әнә. яраткан кызын да Түрә хан улына ярәшергә өлгермәде, көне белән дияргә була, кахан равва- лары калага килеп җиттеләр. Фәрманга каханбәк үзе кул салган. Имеш. Айбиби кызын үсеп-исәеп җиткән икән инде, син аны кахан кырына озат. Имеш, каханнын кызны күрәсе килә. Күрәсе генә килсә бер хәл. кахан аны кырык беренче хатын йөзендә баш хатыны итмәкче. Ә кырык беренче хатын һәрдаим кахан кырында аерым тәхеттә утырачак. Хазарстан төркиләре арасына килеп, ил дилбегәсен үз кулларына алган яһүд раввалары үзләренә бер мәһабәт сарайда яши башладылар. Гарәпләр ул каланы ак кирпечтән күтәрелгәнгәме, Ай-Балда дип язалар, гади халык Аккала дип йөри. Ә гади халык—мөселманы, христианы, мәҗүсие—Иделнең сул ягындагы Ханбалыкта көн күрә Шул исәптән кахан гаскәрбашы Сабир да шул калада утар тота, әмма ана кахан кирпечтән өй салырга рөхсәт иткән, калган халыклар исә өйләрне сәмәннән генә салалар. Сабир каханбәк тә яһүдә хатынга өйләнгәнгәме, балаларын кахан сарае мәдрәсәсендә укыта. Айбиби кызын Алпар йөзбашка озатырга тапшырып дөрес эшләде Мөхәммәд хан. Күр әле, йозбаш кырында алмачуарга атланган кем ул?! Сөбханалла, Хәбибулла улы ләбаса! Шул үзе, кичә Айбибине Аккошлар култыгына алып төшкән егет. Инде нишләргә? Егетне алып казыргамы, әллә соң барысына да кул селтәп, һични кылмаскамы?.. Әйе, барысына да күз йомарга.. Шулчак Мөхәммәд ханның гүя зиһене ачылып китте: кызны кахан равваларына исән-имин биреп җибәрдем, калганын Тәнремә тапшырам, ни язганы булыр. Шул уй башына килүгә, Мөхәммәд хан атына атланды һәм камчысын күтәрде: —Кузгалырга, юлга! Иң алдан киң итеп ачып куелган кальга капкасына таба хан кызы арбасы кузгалды. Алпар йөзбаш үз яраннары белән капкадан чыгып ук бара иде инде. Хан кызы арбасы артыннан бер тотам калмый бирнә байлыклары төялгән олау кузгалды. Мөхәммәд хан иелеп, атнын ял астын сыпырды. Имеш, сабыр ит. Ат иясен аңладымы, бермәлгә шым булды, юкса, олаулар кузгалуны күреп тыпырчына башлаган иде. Шулай да яхшы ат буларак, иясенә канәгатьсезлек белдергәндәй көмеш тәнкәләр тезгән иярен зеңлә- теп алды. Кеш тиресе белән каймалган, аю тиресе салган иярдә утырган хан җансакчысына: —Аллага тапшырдык!—диде дә. атын җилле генә юырттырып, кальга капкасыннан чыгып китте. Шәһәр капкасына җиткәч кенә олау туктады, хан кызы арбасыннан төшеп, атасын көтеп алды Мөхәммәт хан кызына җитә-җитүгә атыннан төште, ат тезгенен җансакчысына ташлады да кызын кочагына алды. —Кызым-бәгырем, рәнҗеп китмә атаңа, зинһар рәнжи күрмә. Ханнын тавышы калтырап куйды, күзенә яшь пәрдәсе эленде Мөхәммәд хан ни кылырга белми, бертын кызын кочаклаган килеш торды да, бераз тынычлангач, арба кырында басып торган шәехкә һәм абыстайга күз яшен күрсәтмәскә теләп булса кирәк, атына таба борылды һәм барыр җайда: —Кузгалыгыз!—дип кулын күтәрде Шул мәлдә хәтере аша бер вакыйга узды Сарай табибы Хәбибулланың улын беренче тапкыр сарайда күргәч, егетне ошатып булса кирәк, уенын-чынын бергә кушып "Кияүләр үсә, Хәбибулла”.—дигән иде Әмма табибы дә югалып калмады: "Сәнен кына- рьщ дөньяда бер гүзәлләрдер, хан. Хәер, чибәрләрне бакчада су сибеп үстермиләр, алар ханнар кочагын татыган гүзәл хатыннардан туалар",—дигән иде. Чибәр, сылу һәм үтә зифа сынлы Айбиби Мөхәммәдиен күз каршында үсте. Бу балага, бу баланын сөйкемлелегенә, акылына, гүзәллегенә сарайда сокланмаган кеше юк иде. Айбиби бала чакта да, буй алгач та, житкән кыз булгач та гүя сарай бакчасы гөле иде. Әнә шул бакча гөлен, ил бакчасы гөлен дияргә була, Мөхәммәд хан Йосыф кахан кырына биреп җибәрде. Хан борылып киткәндә ни әйтте соң әле яраткан кызы Айбиби? —Сау бул, атам, сау булыгыз туганнарым, җанкайларым!.. Үзе атасы һәм халык белән саубуллаша, үзе елмая-көлә, йөзендә шатлык нурлары бии. Мөхәммәд хан кызын аңлады да, аңламады да. Хак, кыз бала сугым түгел, пычак астына алып китмиләр, әмма нигә алай шатлана, көлә-елмая ул?.. Мөхәммәд хан калага таба борылды, кайтыр юлда ул җансакчыларына берсенә бер кәлимә сүз әйтмәде. Кәефе кырылудан түгел, күз алдында торган кыласы хыяллары тормышка ашмаган өчен. Яратмады ул үз кырындагы Йосыф кахан шымчыларын, яратмады һәм бер тапкыр да алар белән ачылып сөйләшмәде, чөнки сөйләшер, киңәшер сүзе юк иде. Сатлык җан һәр чорда да сатлык җан булып калачак, хәтта теге дөньяга киткәч тә иблискә йөз тотачак ул адәм, ди торган иде атасы. Талиб хан чорында каханнын бер генә шымчысы да сарай түренә узырга кыймады, чөнки Талиб хан аларны үтәли күрер, бер тапкыр да тәхет ягына уздырмас иде. Һәр илбашынын сер сөйләрлек үз кешеләре була, ә сезнең белән минем боткам пешми, дип кенә әйтер иде. Ә бит баштагы мәлдә Хазарстан белән Идел буе Болгары тиңдәш рәвештә кушылганнар иде, еллар үтә-үтә каха- нат көчәеп китте һәм Идел буе Болгар дәүләтен үз канаты астына алды, дөресрәк итеп әйтсәк, буйсындырды. Әле ясакны арттырды, әле гаскәриләр сорый башлады. Бу инде каханатнын узынуы иде. Ләкин кайчанга кадәр барыр бу узыну?.. Бәлкем, Хазар каханатына нәкъ менә Мөхәммәд хан тәхеттә утырганда нокта куелыр. Бик мөмкин ич, чөнки каханатка башкалар да баш бирми башладылар. Сукыр түгел, моны гына күрә иде Мөхәммәд хан. Заманында Мөхәммәд хан канкардәшләре бәжәнәкләргә өмет иткән иде, барып чыкмады, күчмә халык буларак, көчәеп килгән угызлардан куркып, алар көнбатышка таба күченделәр. Бөҗәнәкләрнен җәйләүләрен угызлар биләде. Хазарстан яһүдләре сөннәтле казакларга таянып, угызларны ил-җирләренә кертмәскә иткәннәр иде, тегеләр сорап та тормадылар—йөзем бакчаларына кадәр таптап уздылар, әйе, өермәдәй. Сөннәтле казаклар каханны ташлап китеп, кара урманга кереп постылар. Угызлар киткәч, шуннан торып, каханга хезмәт күрсәтә башладылар. Кара урман эчендә үзләренә кала күтәрделәр, хәтта Идел буе Болгары белән сәүдә итә башладылар. Бу хәлдә, әлбәттә, поскан сөннәтле казакларга яһүд сәүдәгәрләре ярдәмгә килде. Болгарга килеп оялаган гарәп имамнары угызларны мәҗүсиләргә саный, алты мең ел буе төркиләр табынган Тәңрене мыскыл итүгә кадәр барып җитәләр иде. Сараена кереп оялаган имамнарның бу хәле дә Мөхәммәд ханга ошамый. Әмма кала-салаларга мәчетләр күтәреп, иртәнге якта азан әйтә башлаган имамына кагылудан куркып, башбаштаклыкларын күрсә дә күрмәс булды. Имамнар гына түгел, Иосыф кахан яһүдләре дә аның һәр адымын күз угында тота. Мөхәммәд хан Айбиби кызын Йосыф каханга үзе кодалады. “Кызым, кызыкаем, сине анда хөрмәт итәрләр, кахан сине күрү белән гашыйк булыр, сине беренче көннән үк баш хатыны итәр. Тора-бара акыл белән эш итсәң, син каханнын уң кулы булырсың, хәтта ил белән идарә итә башларсың. Чөнки борынгы бабаларыбыз: “Хатын ир белән, ир ил белән идарә итә”, дигәннәр. Күрде ич, Айбиби кызы моңа бер дә гаҗәпләнмәде, ничек кирәк шулай кабул итте. Кыз гүя үз сәләтенә вә көченә ышана иде. Моны күреп Мөхәммәд хан: “Бирсен Ходай”,—дип кенә әйтә алды. Шул ук вакытта әрнүле бер кимсенү тойды—икенче кызын озата бит инде. Айгөл кызы, бичара, ка- ханга угыл бала таба, ә үзе баласына күкрәк сөтен дә бирә алмый вафат була. Бусы белән ни булыр? Айгөл кызынын улы исән, баланы тәрбиягә Йосыф каханнын анасы Сара ала һәм, ни сәбәпледер. Аккаладан Таман тархан төбәгенә күчеп китә. Углан канкардәше Гали тархан карамагында үсә. Аты Гаязетдин диделәр. Угланны һәм әбисе Сараны Мөхәммәд хан Болгарга да дәшеп караган иде, әмма анакай: Балигъ булгач, балигъ булгач дип әйтеп әйткән, дип ирештерделәр Мөхәммәд ханга. Хазарстан каханынын канат астына хатыннар жыю гамәле белән килешмәде. Мөхәммәд хан киявенен бу гамәлен кыргыйлыкка, гафиллеккә кайтарып калдырды, гәрчә үзе мөэмин-мөселман буларак өч-дүрт хатын белән торырга хаклы булса да. Ислам диненең бу чарасы белән килешеп житмәде Мөхәммәд хан. Ләкин ул идарә иткән халык, хальпснын тоткан дине Ислам дөньясы кануннарына йөз тотарга мәҗбүр иде Ни генә булмасын, Мөхәммәд хан өчен мен еллар элек кагыйдәләштерелгән йола- кагыйдәләр, тәртипләр, кануннар бүгенге көнгә кадәр үз көчендә кала аламы? Ә бит кешелек һәрдаим тәрәккыяткә омтылган һәм шунда ихлас и хакыйкать тапкан. Әйтик, ничек анларга Мөхәммәд пәйгамбәрнең: “...кемнәр хак юлга керәләр, алар минем карендәшләрем булыр, кемнәр исә каршы төшәләр, алар минем дошманнарым булырлар», дигән сүзләрен"’ Моны ничек аңларга, ничекләр башка дингә табынган халыкларны дуста- нә-тату яшәргә өндәргә? Хазарстанга кылыч белән Ислам динен китергән Мәрван сәргаскәр гамәле беләнме? Кан коеп. Кяферләр. имансызлар ич дипме?! Тарихта билгеле, сонрак Хазарстанга яу килгән сәргаскәр Масла- ма Биләмҗир каласын ала. Кан кою шул чиккә җитә ки, ир-ат әсирләрне вә үсмер ир балаларны кылычтан уздырта, әсирләр үтә күп булу сәбәпле меңнәрчә кешене Сулак елгасына батырып үтерергә әмер бирә Шушы кешеме Ислам дине варисы?! Бу буладыр милади белән 723 елда. Багдад хәлифе милади белән 735 елда инде картаеп килгән сәргаскәр Масламаны янә Хазарстанга яу белән җибәрә. Хәлиф сәргаскәре башкаланы ала, кахан далага кача. Сәргаскәр Маслама каханнын гаиләсен вә куштаннарын әсир итә һәм каханга шарт куя: ил-дәүләтең белән үзен идарә итәсең, гаиләннекуштаннарыңны да кайтарырмын, тик Ислам динен генә кабул ит Кахан риза була. Маслама шундук Далага качкан каханга үзенең имамнарын җибәрә. Әлбәттә инде, Ислам дине әкренләп каханнын аркадашы булган Идел буе Болгарына да үтеп керә. Бары тик шул гына Ләкин бит дин аркасында Болгардан йөзләрчә гаилә башка илләргә күчеп китә. Болгар дәүләте өчен бу да зур югалту. Мөстәкыйль Болгарны кул астына алгач. Йосыф кахан яучылары Мөхәммәд ханга Айбиби кызы өчен алтын таулар вәгъдә итте. Мөхәммәд хан мона ышанды да. ышанмады да. Империя куәтенә ирешкән Хазарстан үз кулы астындагы ил-халыкларга вәгъдәләр бир- гәләде инде, вә ләкин берсен дә үтәмәде, барысы да ялганга корылган булып чыкты. Кахан исеменнән Болгарга ташламалар ясарга вәгъдә иткәндә Мөхәммәд хан яучы равваларга бер сүз дә әйтмәде, яучыларны рәнҗетүдән түгел, ә вәгъдәләрнең үтәлми калуын яхшы белгәнгә дәшмәде ул. Бары тик ирен чите белән көлемсерәп кенә алды. Тарихта булган хәл. Хазар каханы 922-923 елларда Ханбалыктан мөселман сәүдәгәрләрен куа. Алар Идел буе Болгарына олау-олау күчеп киләләр. Алмас хан исә аларга каладан урын бирә—Ага Базардан. Болгар халкы өчен кулай гамәл иде бу Тик күп тә үтми Хазар каханы Харәзем сәүдәгәрләрен Идел буе Болгарына уздырмый башлый Бу хәл исә Мөхәммәд ханны янә кыен хәлгә ку*шы Харәзем аша Идел буе Болгары базарларына чиннар гына түгел, фарсы- согдиан һәм гарәп сәүдәгәрләренең кәрваннары да килә, ал арның күбесе хәтта Казан төбәгенә хәтле узалар иде. Бәлкем. Айбиби кызы Йосыф кахан кырына барып җитеп, каханнын баш хатыны булып киткәч, раввалар Харәзем сәүдәгәрләрен дә Болгарга уздыра башларлар. Бу хакта Мөхәммәд хан җай китереп. Айбиби кызына читләтебрәк булса да әйткән иде Сарай-кальга капкасына җитәрәк. асма күперне төшергән арада. Мөхәммәт хан үзенә таба чаптырып килүче җайдакны күреп, атыннан төште һәм тезгенен жансакчысына ташлап, җәяүләп асма күпергә таба китте. Килеп җитәр-житмәс, хан кальгага кереп китәр дип булса кирәк, жайдак кычкыра ук башлады. —Олуг хан, олуг хан! Мөхәммәд хан туктады, жайдак исә, килеп җитәр-житмәс атыннан сикереп^ төште һәм, хан янына йөгерә-атлый килде дә, бер тезенә төште. —Йә?—диде ана Мөхәммәд хан.—Әйт, әйтер сүзеңне? —Олуг хан! Дунай Болгары кардәшләребез Пәхлеван ханның улы Шәмгун капкадан кереп ята. Углан Болгарга зур йөк белән килә. Сез галиҗәнапләре каршына. —Сөенчеме, көенечме китерә углан? —Ханнар сере—Аллаһ середер, ханым-солтаным! Сөенечен дә, көенечен дә үзе җиткерер. —Зур йөк беләнме?—диде Мөхәммәд хан һәм жансакчысына атын китерергә ишарә ясады.—Пәхлеван хан христиан динен кабул итеп ята дип ирештерделәр мина, димәк, улы атасы белән килешмәгән,—дия-дия сөенче китерүчегә бөтенләй игътибар итми, атына атланды да, күпергә таба кузгалды. Пәхлеван кардәшенең христиан динен кабул итүе Мөхәммәд ханга ошамады, ләкин ул мона ышанып та җитмәде. Ата-бабаларыбыз гасырлар буена табынган Тәңре диненә хыянәт иткән үз бабаларына да рәнҗүле иде Мөхәммәд хан. Бит Тәнре дине дә Күктәге Тәнре алласы аша гаделлекне эхтәгән. Аллаһны да имамнар күктә дип расларга тырышалар. Мөхәммәд хан бу ике диндә һәрдаим уртаклык эзләде һәм күп очракта кайбер кануннары тәңгәл килүгә кинәнер дә иде. Христиан динен кабул иткән төрки туганнары исә бер Аллалыктан баш тартып, үзләренә Иисус Христос язмышы хикәятен уйлап таптылар һәм шул пәйгамбәрне өч йөздә күрә башладылар. Әнә шулай Византиянең епископлары, императорлары Аллаһының җирдәге илчеләренә әверелде. Бу хакта да яхшы белә иде Мөхәммәд хан. Тик менә буласы кияве Хазар каханы уздырган сәясәтне генә анлап бетерми иде. Әмма күп очракта анын белән дә килеште, бер халык ич. Чөнки раввалар урап алган кахан үз илендә диннәргә ирек биргән, әйе, элегрәк бу гадәти хәл була, вә ләкин заманалар үзгәрә ич, кахан да, гәрчә үзе төрки телдә сөйләшсә дә яһүдиләр диненә өстенлек бирә башлый. Бусын инде Мөхәммәд хан үз күзе белән күреп торды. Әмма, янә гөнаһка санамады, чөнки кахан һәм раввалар Аккала дигән сарай-утрауга кереп бикләнсәләр дә буйсындырылган халыкка үз диннәрен көчләп такмадылар, ә бит христиан руханилары, шул исәптән мөселман руханилары да диннәренә түндерү өчен кылычка ябыштылар. Кая монда гаделлек?! Гаделлектән ерак хакыйкать иде бу. Иллә хан буларак ул ил халкыннан аерыла алмады, аерылырга да теләми. Димәк, кардәшен якларга Мөхәммәд хан дөрес кузгалды. Әнә шундый уйлар узды юлда барганда Мөхәммәд хан башыннан. Бүген һәр халык үз диненә таянып, үз кыйбласын сайлый. Ахыр килеп, кайсы дин хакыйкатькә якынаеп, башкаларыннан өстен чыгар—монысын бер Аллаһ үзе генә беләдер. Әле булса хәтерендә, бу юлдан бик күп төрки кавемнәре көнбатышка таба кузгалган. Шундый чорлар да, булган. Алмас ханнын оныгы Арпат. маҗарлар кавемен җитәкләп, көнбатышка таба юнәлә. Ерак бабаларының җирләренә барып утырырга итә. Тик менә ни өчендер, Арпат углан үзләренең кардәшләре Дунай буе Болгарына ябырыла, илбашы Сәмигь ханны елганың ун ягына чигенергә мәҗбүр итә. Бу хәлгә аны Византия императоры котырткан, дигән фаразлаулар да бар-барын. Ахыр чиктә Дунай буе Болгар ил-халкын талагач, Паннониягә юнәлә, әмма мин монда төпләндем инде дип, халкын Дунай буенда калдыра. Чигенсә дә көч-куәтен югалтмаган кардәше Сәмигь хан, көтмәгәндә маҗарларның елга буенда калган халкына ябырыла. Ил-халыкларын сакларга калдырган гаскәриләрне тар- мар итә, әсир төшкән бала-чагаларны Арпат хан талап киткәннән сон. ялгыз калган ир-егетләренә өләшә, бик күпләрен кол итеп, Византиягә илтеп сата. Әнә шулай үч-үчкә илтә, кардәш халыклар кардәшләр белән сугыша, ә монын нигезендә Византия императоры сәясәте ята: “Бүлгәлә, үзара ызгыштыр һәм идарә ит.” Гаскәр белән Паннониядән әйләнеп кайткан Арпат хан таланган ил-җирен күреп, кире борынгы бабалары Атилла хан нигез салган Гунстанга (Бүгенге Будапешт) таба борыла. Ил-халкын югалткан Арпат хан каны кайнаудан юл өстендә яткан Моравия илен талый, ир-атларын үтереп, хатын-кызларын үзе белән алын китә. Менә нишләткән империя сәясәте бертуган халыкларны, гасырлар буена бертугандай күрше-шабра булып яшәгән мажар-төрки халыкларын. Яуга чыгар алдыннан алай да, табын жыйганчы ук, Мөхәммәд хан углан Шәмгунны кабул итәргә булды. Ни әйтсәң дә бер анадан туган халыклар ич. Шәмгун углан әйткән вакытка килеп тә житге. Мөхәммәд хан һәр мөселман түрәсенә хас садәлек белән аны тәхетеннән торып, хәтта аңа таба ике-өч адым ясап, ике куллап күреште. —Исән-имин килеп җиттегезме, углан? —Шөкер кылам, шөкер кылам кардәшем. Мин Идел буе туганнарым хозурында булуыма бик шатмын. Миңа юлда ук ирештерделәр, Айбибине кахан үз кырына тарттырган икән. —Тарттырды,—диде Мөхәммәд хан, кымызчыга касәсен сузып.—Тарттырды, Шәмгун углан, тарттырды. Кызны үз ризалыгым белән биреп җибәрдем. Айбиби дә сынатмады, бер дә аһ ормады. —Минем атам Кияли кенәзс Сарманай белән ызгышып ята Византия империясе безгә ясак түлисе иде, шул ясакны үзем жыям, бу төбәктә үзем түрә булып калам дип оран салды. —Үзе генәме? —Бөжәнәкләрнен ялланып сугышулары бер бүген генә түгел, алар минем аркадашым угызларга да кахан белән бергә каршы чыкканнар иде Угызлар үзләрен Өрәк елгасына кадәр кулылар. Өрәк елгасына кадәр, углан. Кһм, димәк, син, углан Идел буе Болгар ханыннан ярдәм сорарга килдең? —Атам христиан динен кабул итмәде, хан, булмады ул хәл Мин сездән ярдәм алырга килдем, гаскәриләр сорарга Атам әйтте, Мөхәммәд хан каханга да баш бирми ята, иншалла, ярдәм кулын сузар, диде —Алай-алай,—диде Мөхәммәд хан —Кыюсың, углан, артыгы белән кыюсын Мин үзем дә кеше кешесе ич. минем өстән кахан раввалары күзәтә, җитмәсә, икенче кызымны Аккалага биреп җибәрдем. Хуш, углан, тоткан динең нә соң? —Тәңребездер, хан. Тәңребездер. Калагызны күрдем, хан, хозурдыр кала, кая карама мәһабәт биналар, мәчетләр вә мәдрәсәләр. Бер сүз белән атам сезне көтә, хан, сезне! —Мәнем нә якын кешем, нә тәхет йөген күтәрерлек угланым юк, Шәмгун углан. Идел буе Болгары илен якларга кем калыр сон? Мин атаңа ярдәмгә кузгалсам дим?.. — Мин, Мөхәммәд хан, мин! Мөхәммәд хан, авызына китергән касәсен кире өстәлгә куйды, башын кырын сала төшеп, Шәмгун угланга карады, текәлеп дияргә була, хәтта сынап, ышаныр-ышанмас бер караш белән. —Күрәм,—диде, ниһаять, Мөхәммәд хан —Зиһенең саф. акылың үзең белән Тик бит син әле мәҗүси, мәҗүси, углан. —Мин иртәгә үк ислам динен кабул итәм, хан, иртәгә үк. Сарманай кенәз узынды, бабалары кәсебен дәвам итәргә кереште. Әле бер халыкка яу йөри, әле икенче халыкка. Хәтта Патшакаланы үзенеке итмәкче Тик бит яман кенәзнең юл өстендә без ятабыз —Сарманай кенәзгә кахан да ачулы, ишеткәнем хак булса, ул да Сарыкалага төнлә яу килгәне өчен кенәзне акылга угыртмакчы Мин дә шул тарафларга кузгалсам . —Безгә берләшергә кирәк, хан, бергә булырга! Атам сезне көтә, хан, сезне! —Аксакаллар ни әйтер бит әле, углан, аксакаллар... — Алар да килешерләр, хан. Мөхәммәд хан янә бер тапкыр сәерсенеп угланга карап алды. —Әйе, мин барысын да көткән идем синнән, углан, әмма... —Мин үзем белән атамнын барлык байлыгын алып килдем, хан, барлык байлыгын, кызларыбызны да, асыл егетләребезне дә. Сарманай кенәз бездә берни дә таба алмас, берни дә... — Ә картлар, ә халык?! —Менә шул халыкны коткарырга чакырып килдем дә инде мин сезгә, хан. Баш иеп, атамнын барлык байлыгын төяп. —Хөрмәтенә рәхмәт, углан. —Барысына да император гаепле, хан. Үзеннән ясак түләтеп яткан атам өстенә Сарманай кенәзне жибәрмәкче. Яу йөрү өчен Сарманай кенәзгә илчесе Калакир аша унбиш кадак алтын җибәргән. Ә теге башкисәр кенәз шул алтынга алданып, үз күршеләренә яу йөрергә жыена. Император Ни- кйфор Фоке да бер дә ышанычлы һәм сүзендә тора торган кеше булмады. Бердәнбер өмет сездә, хан. —Мин кеше кешесе ич, углан, бу яуга Йосыф кахан аркылы ятса?!. —Тәхеттә түгел, Идел буе Болгарын сакларга мин калам, хан. Сез юлга чыгуга ук мин каханга бер генә кеш тиресе дә җибәрмәячәкмен. Каханга ясак түләү, гомумән, булмаячак. Шәмгун углан шулай диюгә, Мөхәммәд хан бу егеттә Атилла бабаларының горурлыгын һәм кыюлыгын күреп, аркасын турайтыбрак утырды һәм көлемсерәп куйды. Яшерми, ошады ана Шәмгун углан. Һәм бар ягы белән дә. Ләкин кешене вә батырлыкны орыш кырында сыныйлар, чәй өстәле янында түгел. Моны да яхшы белә иде Мөхәммәд хан. Шуңа карамастан, ул иртәгә үк табын җыярга булды. —Яхшы, утлан. Мин синен кинәшенне тотармын. Ахыр чиктә, угызлар белән мин солыхта, бертуктаусыз кызлар алышып вә бирешеп торабыз. Ә Йосыф каханнын үз кайгысы үзенә бик җиткән. Ул да император Ники- фор белән Сарманай кенәзне акылга утыртмакчы, нинди юллар белән, миңа хәбәр итмәде, мин белмим. Иң мөһиме, безнең максатлар бер, углан, максатлар—узынганнарны урынына утырту... Мөхәммәд хан вәгъдәсендә торды, яу олавын вә гаскәриләрен тиз җыйды. Табын түрендәге аксакаллары да кардәшләре булгангамы, Дунай буендагы кардәшләре дәшкәнгәме, берсе дә каршы килмәде, бары тик башына тавык оясы кадәр чалма ураган имам хәзрәтләре генә: —Углан имандамы сон?—дип сорады. —Углан мөслим-мөселман, имам хәзрәтләре, мөслим-мөселман!—Хан кадәр хан шулай дигәнгәме, табында бу хакта янадан сүз кузгатмады. Атна дигәндә җыенып, кул астына ике төмәнгә якын гаскәр туплап, юлга кузгалгач һәм ил идарәсен Пахлеван хан улы Шәмгунга тапшырып, имамнан фатиха алгач кына, Мөхәммәд хан тынычлана калды—нәкъ менә юлда, ат өстендә барганда соңгы айда булган хәлләргә, кылган гамәлләренә исәп-хисап бирә башлады. Кем алдында? Әлбәттә инде мөэмин-мөселман буларак, Аллаһысы алдында, күзгә күренмәгән, әмма һәрдаим анын күңелендә булган Аллаһы алдында... III “Мин Идел елгам белән саубуллашам, мин туган туфрагым белән саубуллашам, мин аккошлар кебек туган якларыма кайтырмын, кайтырмын”,— дия-дия үз-үзен юатты Айбиби каладан чыгып, олы юлга төшкәч. Алпар яугирләре чак кына алдан бара, күк йөзендә күнел өчен генә булса да бер болыт әсәре юк. Аны хәтта болытлар да озатмый, димәк, бу анын язмышы. Тик үзе сайлаган язмыш түгел, Йосыф кахан сызган язмы ит Идел тамагындагы утрауга урнашкан Аккалада илбашы булып торган Йосыф кахан кем дә, сарай табибы улы Ислам кем ана?.. Әнә шулай, уйлана-уйлана, Айбиби сиртмәле арбада йокымсырап китте. Колак барысын да ишетә, _65 юк-юк та арбалар шыгырдавы килеп ирешә. Кемнәрдер көлешә, шунда ук Айбиби колагына җыр моны килеп иреште... Хан кызы, ач ишегең мин керэем, Сине зифа буйлы диләр, мин кураем Айбиби сискәнеп китте, һәм хәтта торып ук утырды, үзе дә сизмәстән тыенкы гына, җырчыга җавап бирде: Минем буем зифалыгын син бечерсең. Сазлардагы сары камышларга күз ташласаң Жыр иясе хан кызын ишеткәндәй дәвам итте: Хан кызы, ач ишегең мин керэем. Кашкайларың кара диләр мин күрэем Айбиби тагын аңа җавап бирде Минем сачем каралыгын килсә беләсең. Базарларда кара ефәк күргәнсеңдер. Җырчы ары таба дәвам итте: Хан кызы, ач ишегең, мин керэем. Синең кашың кара диләр, мин күрэем. Айбиби җырчының сүзләренә янә җавап тапты: Минем кашым каралыгы нидән димсең? Шагыйрьләрдә кара каләм күргәнсеңдер. Җырчы туктады. Айбиби ни кылырга белми, түбәсе ябык сиртмәле арбаның япмасын ачып карады. Һәм арба артыннан атын атлатып кына барган Исламны күрде дә шатлыктан түзәр әмәле калмагач, арбага бәйләгән атының тезгенен чишәргә һәм арба кырына китерергә кушты. Ат караучы егет шундук тезгенне малкайның муенына ташлап, арба кырына китерде, Айбиби арбадан ук атка атланды. Хан кызынын атка атлануы булды, анын янына бер уч дала әреме тоткан Ислам килеп җитте, алар күзгә-күз карашып алдылар. Менә шунда, егет белән кыз йөрәге бер-берсен аңлашып, атларын далага юнәлттеләр. Хан кызынын өрфия яулыгы җилферди, күлмәге күпергән, аның артыннан ат муенына ята төшеп, сарай табибы улы Ислам элдерә. Ул арада, хан кызынын ачык далага чыгып чабуын кахан сакчылары күрде, раввалар кычкырыша башладылар Кахан сакчыларының йөзбашы булса кирәк. Алпар янына чапты, барып җитүгә, ачык далага чыгып чапкан хан кызына таба камчысы белән күрсәтте —Кайтырлар,—диде аңа Алпар,—Кайтырлар, борчылма. Бераз җилләнерләр дә кайтырлар. Әмма Алпар йөзбашнын сонгы сүзләрен ишетмәде бугай кахан сакчысы, артыннан килеп җиткән ишләрен ияртеп, егет белән кызны куа китте. Йөзбаш Алпар янына ат менгән өч равва килеп туктады —Кем җибәрде хан кызын, Алпар йөзбаш?—дип сораучысы баш равва булса кирәк. Равва йөзгә алышынган, кипкән иреннәрен кыскан, күзләре кахан яугирләре киткән якта. —Мөхтәрәм равва,—диде Алпар, баш түбәсенә генә чәпләшкә каплаган раввага күз ташлап —Кайтыр хан кызы, бераз җилләнеп аласы килгәндер —Кайтмаса?!—дип сорады равва кырыс төстә —Мөхәммәд хан йөзбашы кыз өчен башы белән җавап бирәчәк, равва, башы белән... —һы,—диде равва һәм түш кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, шаулатып борынын тартты. —Йөзбашы хан кызы арбасыннан күзен дә алмаска тиеш,—диде равва кузгала башлап. Ул арада инде каханнын яугирләре егет белән кызны борып китергәннәр иде Өлкәнме, баш раввамы әүвәл хан кызына, анын муенына уралган өрфия зәңгәр яулыгына һәм гүзәл мөлаем йөзенә карап атды, ахыр карашын Исламга күчерде, равваннын ни соравын белгән кебек хан кызы әүвәл яулыгын рэтләп бәйләде, күзләрен генә калдырып, йөзен каплады, шуннан соң тыенкы гына сорады. 8. .К. У-. »1 —Ни булды, равва? Нигә бу шау-шу? —Кем бәендә бу егет?—дип сорады равва. —Минем бәйдә, равва,—диде ана Алпар йөзбаш —Бу егет минем табибым, ана шикләнеп карамасагыз иде, равва,—диде хан кызы һәм атын арбасына таба бора башлады. Равва йөзбаш Алпарга күз ташлады һәм кырыс кына: —Йөзбаш Алпар, егет сезнен бәйдә икән, сезнең бәйдә булсын, хан кызы тирәсендә уралмасын!—диде боергандай һәм китеп тә барды. —Ишеттеңме,—диде башын түбән иеп ни әйтергә белми торган егеткә йөзбаш Алпар.—Син ут белән уйныйсын сарай табибы улы Ислам, ут белән!.. IV Хәрбиләр кулына күчкән хакимият, телиме моны теләмиме, тора-бара сугышка йөз тота башлый—яу йөрү, сугыш анын төп максатына әверелә. Йосыф кахан ашыкты, нәрсәгә генә тотынмасын өлгермәм дип курыкты. Яу чыкканда барысын да исәпкә алып, барысын да алдан күреп эш итәргә кирәк. Империя буларак, Хазар каханаты кул астында дистәләрчә халыкларны тота, аларга чамалы гына ясак сала, ә инде баш бирмәүчеләргә куәтне күрсәтер өчен шул тарафларга яу кузгала. Бу хәл һәр ел кабатланмаса да шактый еш булгалый иде. Ни сәбәпледер, Йосыф каханның әлегә хәтле төшенә алганы юк—ни өчендер, аның кул астына кергән һәр халык мөстәкыйльлеккә, бәйсезлеккә омтыла, ул гынамы, ташламаларга йөз тота, хөррияткә өмет итә. Ә Йосыф кахан мона бара алмый, чөнки халыкларны бәйдә тоту өчен аңа көчле гаскәр кирәк, гаскәр өчен исә гаскәрбашлар акча таләп итә. Акча жыю гомум керемнән тора, халыклардан кергән ясактан, сәүдәгәрләрдән җыйган салымнан. Канат астына бабалары җыйган халыкларны күз угыннан ычкындырмас өчен Йосыф кахан һәр илдә шымчыларын тота. Алар теге йә бу илдә барган сәясәт турында каханга һәрдаим хәбәр итеп торалар. Бу гаять җитди мәсьәләне империядә нигездә рав- валар хәл итә. Теге йә бу халык баш калкыта башласа, Йосыф кахан Византия императоры кебек гаскәре белән баш калкытучылар өстенә ташланмады, раввалары аша ул халыкка ташламалар ясады, түрәләренең гүзәл кызларын сараена тарттырды. Бу хәл үзенә күрә империя канаты астына кергән түрә белән кардәшләшү иде. Бу чараны аның бабалары да кулланган һәм Йосыф кахан да читләтеп үтә алмады. Әйтик, заманында көчле вә куәтле булган Идел буе Болгары ханнарының кызларын Аккалага тарттыру күптән инде сәяси вә кардә- ши гадәткә әверелеп киткән иде. Идел буе Болгары аша империягә затлы тиреләр агыла, бакыр-тимер, ин мөһиме, гаскәри егетләр килә. Болгар төркиләренә сөннәтле казакларга өйрәткән кебек тел өйрәтеп торасы юк иде, шул исәптән бөҗәнәкләргә дә. Хак, Йосыф кахан беркайчан да сөннәтле казакларга ышанып җитмәде. Акчаны вакытында түләмәгәндә сөннәтле казаклар сакларын ташлап китәргә дә күп сорамыйлар иде. Диннәре аша Йосыф кахан аларга тәэсир итә алмады. Христианнар—христиан булып калды, мөселманнар—мөселман, мәҗүсиләр—мәҗүси. Вә ләкин ка- ханнар тарафыннан борын заманнардан ук өстенлек яһүд диненә бирелә килгән, Йосыф кахан да бу канун-гадәтне бозарга теләмәде. Шул ук вакытта ил белән идарә итүне үз кулларына ала барган раввалар да эчен пошыра башлаган иде. Җитмәсә, раввалар коточкыч хәйлә уйлап тапканнар— каханны ефәк бау белән буып сорыйлар. Имеш, тагын ничә ел^хаким булып торасың?.. Бу коточкыч чараны күптән белсә дә, моңа кадәр Йосыф кахан бу хәл-чарага игътибар итмәгән иде, кырык яше якынлаша башлагач, ул кинәт кенә уйга калды: ә бит аны да равваларнын ефәк бау белән буып сораулары бар. Бу яман гадәтне туктату өчен нишли ала ул?! Шул хакта кинәш-сабак сорап. Испаниядәге кардәше Хасдай ибн Шафрутка да хат язып карады, әмма хәйләкәр кардәше хаттагы ул юлларны гүя укыма гандай каханнын бу соравына гомумән жавап бирмәгән иде. Хак. Исраил- дән килгән вә чакырылган раввалар Хазарстанда синогоглар. мәдрәсәләр салдылар, яһүдә хатыннардан туган балаларны Талмудка, Мишәгә тугры калырга укыттылар. Бу чараларны үз чорында Булан кахан кертеп калдыра. Анын хакында тарихчылар: “Ул гадел, тугры хаким булган”,—дип язып калдырган. Ә мөселман имамнары анын хакында: “Ул Аллаһудан курыкты, ил кануннарын саклады, яшәү рәвеше өчен борынгы бабаларыбызнын васыятьләрен үрнәк итеп алды",—дип язып куйганнар. Шуна карамастан, бу чорда каханат авыр көннәр кичерә Ни сәбәпледер, 922-923 елларда көчәеп киткән раввалар Биләмжирдән мөселманнарны куа башлый. Хәер, бу хәлләр элегрәк тә булгалаган. Әйтик, 910 елларда кахан сарайдагы имам Шәмси Тәбирне куа. Олуг имам белән йөзләрчә мөэминнәр Киялигә күчеп китә, Айдар хан канаты астына. Менә кайчан Кияли каханаты көчәя башлый. Болгар төркиләренә ияреп. Киялигә гарәп миссионерлары, сәүдәгәрләре, һөнәрчеләре юнәлә. Киялидә мөселманнар колониясе барлыкка килә, кахан белән килешеп, гарәп-төркиләр үзләренә баш гарәп сайлыйлар. Идел буе Болгарыннан Киялигә таба зур сәүдә юлы ачыла. Киялидә кахан белән килешеп, акча суктыра башлыйлар. Бу хәлгә хазар каха- нынын да эче поша башлый. Әмма норман короле Хельг хәйлә юлы белән Киялине кулына төшерә. Хазар каханы монын өчен ана рәхмәт укымый укуын, мәгәр әмер-үтенеч кебегрәк фәрман белән илчеләрен Киялигә җибәрә: мөселманнарга каршы берләшик, ә мин сина ясак салуда ташлама ясармын. Канунг Хельг хазар каханы белән килешә. Әнә шулай, канунг Хельг хазар каханы үтенече белән, мөселман илләренә яу артыннан яу йөри башлый. Ләкин баскынчы варяг үз йөзендә кала—элек Хазарстанга ясак түләп яткан кайбер халыкларны канат астына җыя Хак, канунг Хельг хазар каханы алдында аклану йөзеннән милади белән 912—922 елларда кахан рөхсәте белән Хазар диңгезенә чыгып, Күрә елгасы буйлап гарәпләрнең Барда башкаласына ябырыла һәм бик күп байлыкларын талап, кире борыла Бу хәл хакында гарәп сәяхәтчесе әл-Масуди дә телгә ала. Ләкин Йосыф кахан тәхеткә менгәч барысы да үзгәрде. Баскынчы Хельг Киялидән куылды. Идел буе Болгарында үлемен тапты. Ил тәхетенә канунг тарафыннан үтерелгән Әскәр каханнын оныгы Әнвар утырды Йосыф кахан ана көне белән илчеләрен җибәрде—ясак таләп итте Әмма нишләмәк кирәк, Кияли каханы тәхеттә озак утыра алмады. Аны ясакчы германлылар1 үтерә. Тәхеткә хатыны Ольга менә. Ольга үлгәч, ил башына анын улы Святовит килә, ягъни Сарманай Мәҗүси кахан Хазарстанга бөтенләй баш бирми башлый. Менә Йосыф каханнын кем ачуын китерә иде. Тәхеткә килүгә менә кемгә теш кайрый башлады ул. Ләкин Йосыф каханнын бүген сәясәт турында уйлыйсы килми иде. Ул Мөхәммәд ханнын гүзәл кызын көтә. Яна көн тууга. Йосыф кахан хан кызына юлда ул-бу булмагае дип, үз кырына сөннәтле казакларның атаманы Кушбугазны чакыртты. Кирәкмәгән калын тавышы өчен Кушбугаз кушаматын алган атаман килеп кергәч, ул аны кече өстәл янына дәште, бармак шартлатып кына бавырчысына кымыз китерергә кушты, ләкин Кушбугаз ике кулын күтәрде —Минем аш түгел ул, галиҗәнабем, минем аш түгел. Минем кымыздан сару кайный, эч күбә. Мина грек шәрабы килешә төшә,—диде. Грек шәрабен кунакка көмеш кубокны тутырып китерделәр. Кунак сусаган булса кирәк, кубок кулына эләгүгә, аны күтәреп эчеп тә куйды Йосыф кахан шәрабчесенә янә бармак шартлатты, янәсе, кубокны тутырып куй. Икенче кубокны эчеп куйгач кына, сөннәтле Кушбугаз озын мыекларын сыпырып, каханны тыңларга җыенды. —Чын атың ничек, исемең дим? —Кушбугаз мин, галижанәбем. Кушбугаз. Туа-туганнан бирле Кушбу- газ. Атам кушкан исемем хәтерләмим, бәләкәй чакта әнием Карун дигәнне азрак хәтерлим. —Карун атаман, сина мин зур йөк йөклим. Син бүген үк хан кызын каршы алырга кузгаласын. Яраннарыңны ал да элдер. Мөхәммәд хан кызы сараема тартыла, ул хәзер юлда, ә ул гүзәл затка баҗайлар ханы Түрә үз малаена дип кармак салган булган икән, ягъни ярәшергә теләгән. Тик минем равваларым җитезрәк булып чыктылар. Кызны илдә бер гүзәл диләр... Аның исән-имин сарайга килеп җитүе зарур. Дала бүресе баҗайлар ханы Түрә улына кызны чамалаган икән, тик ятмыйдыр, юлга төшеп, кызны урлап алып китүләре бар. Син аларга аркылы төш. Иң елгыр егетләрен ал, хан кызын исән-имин минем сараема кайтарып тапшырсан—буш итмәм. —Хәзер үк кузгалыйммы, каханым? —Хәзер үк, алар ярты юлны узганнар булса кирәк инде. Кушбугаз атаман торып басты, камчысы белән болгари итегенә сугып алды. —Мин киттем, каханым. Атна дигәндә хан кызы синең куенында булыр. —Ак юл сиңа, Куш... Карун атаман,—диде Йосыф кахан һәм атаманга китәргә ишарә ясады. Ишеккә җиткәч, Кушбугаз атаман туктады, борылып, каханга: —Гадәттә төрки бабаларыбыз кызларын олау-бирнә белән озаталар иде, каханым. — Гадәтләр генә түгел, диннәр дә алышына, атаман. Юлында бул! V Айбибигә җиде яшь тулгач, Хазар каханы Идел буе Болгарына килде, Мөхәммәд хан белән бабалары төзегән килешүне янартгы. Хан кызларын да шунда күрде һәм икесенә дә зөбәрҗәтле алтын балдаклар бүләк итте. Айгөл апасының аркасыннан сөйде, Айбибинен башыннан сыйпады. Мөхәммәд хан каханнын кызлар белән сөйләшеп торуын күрде дә Рәшидә абыстайга тиз генә аларны алып китәргә кушты. Балдаклар нәкъ аларның бармакларына ясалган иде. Айбиби моңа игътибар итмәде, кинәнде, ә менә унөченче язына аяк баскан апасы Айгөл, балдакны уч төбенә кысты да бик озак бер ноктага текәлеп карап торды. Айбиби үз балдагын аласына күрсәтте, шатланды, әле бер бармагына, әле икенче бармагына киде, кулларын әйләндереп, көзге алдында уралды. Шуннан дүрт-биш ел да үтмәде, кахан Айгөлне сараена тарттырдылар. Һәй елады да сон апасы, күзләре кып-кызыл булды, Айбибине кочып, мыштым гына кемнеңдер исемен кабатлады, шул исем белән тәрәзәгә карап дәште. Айбиби анлады да, аңламады да. Кем бар анда, апасы кемгә дәшә дип кат-кат тәрәзәгә барып карады. Сарай ишегалдында да, бакчада да, кирмән капкасына таба сузылып яткан юлда да беркем юк иде. Ахыр апасы янына килеп сарылды. —Нигә елыйсың, елама, син еласаң, мин дә елыйм,—дигән булды. Айгөл апасы бер сүз дә әйтмәде, аны кочагына алды да селкенә-селкенә такмаклый башлады. —Минем анда барасым килми, килми, апаем Айбиби, килми!.. —Кая, кая, апам? —Аккалага, Аккалага, кахан кырына. — Һәм шунда чәнчә бармагына кигән кахан балдагын салды да тәрәзәне ачып, ишегалдына атты.—Кошлар, алыгыз, алып китегез шул балдакны, алып китегез дә явыз каханга илтеп бирегез!.. Менә кайчан барып җитте үсмер Айбибигә—апасы Айгөлне Аккалага хазар каханына хатынлыкка тарттыралар икән. Һәм иртәгә үк аны Аккалага алып китәчәкләр, аны, ягъни Айбибине апасыннан аерачаклар. Әнә шунда Айбиби чырыйлап елап җибәрде. —Җибәрмим мин сине явыз каханга, җибәрмим, апам, җибәрмим. Әйдә, атама әйтәбез, җибәрмәсен сине Аккалага, явыз каханга, җибәрмәсен! Хәзер инде Айгөл апасы идәндә тәгәри-тәгәри елый башлаган Айбибине үзе юата башлады. —Чү, чү, Айбиби елама, мин аннан тиз кайтырмын, менә күрерсен, әйләнермен дә кайтырмын. Тукта әле, карале күзләремә, карале,—апасы анын битләрен ике учына алды, яшьле күзләренә карады,—мин ана “сине яратмыйм», дип әйтермен. Яратмаган кеше белән торалармыни9 Ул мине җибәрер, син мине шәһәр капкасында каршы алырсын. Мин аннан сина матур-матур чәчкәләр, ефәк күлмәкләр, яулыклар алып кайтырмын. Аннары без синең белән кулга-кул тотынышып, Аккошлар култыгына төшәрбез, аккошларга җим ашатырбыз.. Айгөл апасынын һәр сүзе Айбибинең йөрәгенә үтеп керде Менә апасын шәһәр капкасында каршы ала, аны яугирләр озата килә, менә алар кулга-кул тотынышып аккошлар култыгына төшә, горур кошларга җим ташлыйлар, кинәнәләр. Айбиби тынычланды һәм бераздан арып, йокыга китте. Ул уянганда Айгөл апасы юк иде, аны Хазарстанга алып киткәннәр иде инде. Айбиби тагын нигә мине уятмадыгыз дип еларга тотынды. Аны юаттылар, тынычландырырга тырыштылар, ахыр Мөхәммәд хан үзе кызны Аккошлар култыгына атка атландырып алып төшеп китте. Атасы аңа "Без аккошларга Айгөл апаңа сәлам юлларга кушарбыз, алар безнен сәламебезне апаңа тапшырырлар һәм ул шатланыр” Айбиби мона да ихластан ышанган иде Ә бит бөтенләй алай булмаган, Рәшидә абыстай әйтте: аласын бәйләп салган кебек арбага салып алып киткәннәр—кахан раввалары. Апасы елаган-елаган да тәмам һуштан язган. Һәм шунда Рәшидә абыстай Айгөл апасынын бер бала табып, вафат булуы турында да әйткән иде. Имеш, ул углан баланы каханнын анасы Сара анакай тәрбиягә алган һәм углан белән Таман тарханы Гали кырына күчеп киткән. Хәзер әнә шул ук каханга хатынлыкка Аккалага Айбибинең үзен алып баралар. Тик нигәдер, Айбиби, апасы кебек һуштан язар хәлләргә килеп еламады Моңа атасы Мөхәммәд хан да, Рәшидә абыстай да. сарай куштаннары белән хатын-кызлар да игътибар итте. Дөнья күргән хатын-кызлар үзара: "Ятим үсте ич, шуна бер дә исе китми",—дип сөйләнделәр. Тик бит Айбиби бер дә ятим үсмәде, атасы Мөхәммәд хан аны якын күрде, үз итте, ахыр килеп. Айбиби биредә үзен бер дә ятим тоймады, хәтта үсеп- исәйгәч, үз атасы Талиб хан булуы хакында белгәч тә. Мөхәммәд атасына ят итеп карамады, аны беркайчан да чит күрмәде. Айбиби япмалы арбанын чаршавын күгәреп, далага күз ташлады. Юлдан ерак түгел, үрә каткан йомран аны күрде дә әче итеп сызгырып җибәрде һәм күз ачып йомганчы өненә кереп югалды. Ул арада йомран өне янындагы биек әремгә уткойрык кунды, бу кошчык та кемнедер үз кырына дәшә, койрыгын селкә-селкә сайрый башлады. Әйе, ялгыз калу, ялгыз яшәү һәр җан иясенә ямандыр. Айбибигә дә кырыннан Исламны алып киткәч, нигәдер ямансу булып китте. Йосыф каханнын кырык беренче хатыны булу теләген мизгел эчендә дала җиле алды. Юлга кузгалганнан соң беренче тапкыр хан кызынын ямансу күңелен сагыш хисе биләде Ул үзенең сарайдан чыгып китүен янәдән күз алдыннан уздырды. Әйе. ул үзен гамьсез тотты, моны барысы да күрде, гаҗәпләнделәр, хан кызын аңламадылар, аптырабрак калдылар. Атасына да Айбибинең бу халәте, үз- үзен тотышы ошамады. Әмма кызы янына килеп, шул хакта сүз әйтергә кыймады, киресенчә. Айбибидә ихтыяр көче күреп горурланды хәтта. Бер сагышлана башлагач, Айбибинең күз алдына Идел буенда таратып үскән шомырт агачлары килде, шау чәчәктә утырган шомыртлардан сон көннәр җылытып җибәрер иде. Идел балыкчылары зур-зур җәеннәрне тотарга балан чәчкә атканны көтәрләр иде Үз гомерләрен су төбендәге чоңгылда уздырган җәеннәр балан чәчкә атуга, ниндидер могжизаи сиземләү белән төптән чыгалар, ишләрен эзлиләр, теләсә нинди җимгә дә кабатар иде Айбибине кармак белән җәен тотырга атасынын атостазы Мирхәйдәр бабакай алып төшәр иде. Ул, жәеннәрнен кай тарафларда саташып йөзгәнен белгәндәй, кармакларын салыр һәм калкавычларны карарга гүя Айбибине сакка куяр иде. Жәен вак-төяк балык кебек чиртеп маташмый, жимне зур авызына каба да өненә алып китә, ләкин кармаклы кыл аны җибәрми, нәкъ менә шунда Айбиби кинәнеп кычкырып куяр иде: “Бабакай!” Кармакка капкан балыкларны сарай хезмәтчесе килеп алыр. Чәбәләнеп яткан җәеннәргә карый-карый бавырчылар өенә туктарлар, шул мәлдә, җир астыннан калыккандай кечкенә малаен җитәкләп, сарай табибы Хәбибулла килеп чыгар, кечкенә малай исә. арбада яткан җәеннәргә игътибар итми, ни сәбәпледер Айбибигә карап торыр, аның һәр хәрәкәтен күз улында тотар иде Айбиби аны күрмәде һәм ана карамады да. Андый малайларны күргәне бар инде анын—бер дә исе китми иде. Һәм хәтта сонрак та ул аларны күрмәде, күрсә дә исе китмәде. Тик менә иртәгә китәбез дигәндә, атасының үсмер егет белән урманга җибәрүен янә гадәти бер хәл дип кабул итте. Кабул итте, тик елганың Аккошлар култыгында аның белән әллә ни булды, күлмәк тукымасына сенгән, мона кадәр беркайчан да иснәмәгән, ниндидер тансык ис аңкыган егетнең кочагына инде. Әллә булмаса табигый затны затка тарту һәр адәм баласына Аллаһ биргән мәхәббәтме?. Ни булды аңа Аккошлар култыгында? Нигә ул әлегә кадәр бер дә исе китмәгән егетнең күкрәгенә капланды да алсу битләрен үбәргә рөхсәт итте, хәтта иреннәренә кадәр тартылды егет, гәрчә җаны көеп китүен тойса да анын кочагыннан чыга алмады, тәмам буынсыз калды. Әллә сон шулай башланып китәме кызлар күңелендә егетләргә карата булган мәхәббәт? Әгәр дә шулай икән, нигә ул Йосыф каханга кырык беренче хатын булып тартылырга риза булды да. нигә мин аны яратмыйм, мин башкага гашыйк булдым дип атасына әйтмәде?.. Кем моны аңа аңлатыр? Ни бу? Гашыйк булумы, әллә булмаса яшьлектәге бер хис дулкынында тибрәлеп алу гынамы?.. Әйе, ул Ислам кочагында әнә шул хис дулкынында тибрәлде, чак кына көймәдән егылып төшмәде—хис дулкыны көймәсеннән. Тик бит бу хис бик тиз үтте, мизгел эчендә... Икенче мәлдә инде Айбиби үз халәтенә кайтты—хан кызы халәтенә. Әйе, аларны һәрчак сарай табибы Хәбибулла дәвалады һәм әллә ниткән үләннәр белән. Сарай кешеләре авырганда табиб үләннәрдән төнәтмәләр кайнатыр, шуларны авырып киткән сарай кешеләренә эчерер һәм анын янында һәрчак әнә шул улы Ислам булыр иде. Күзләре дымланып ук тора иде, ни сәбәпледер Айбибине яр остенә күтәреп алып менеп, аягына бастыргач, ин гаҗәбе, хан кызы сурәтенә кереп, сакчыга кырыс кына боерык биргәч, әнә шул егет тәмам каушый калган иде. Ахры, егет әле генә булган хәлне аңламады—төшендә дип кабул итте бугай. Бит ул хан кызын үпте, бит ул хан кызына кагылды, җитмәсә яр өстенә күтәреп алып менде, ул гынамы, хан сакчылары моны күреп торды.. Айбиби үзалдына елмаеп куйды. Менә хәзер Ислам атлы егет анын кырында булса, ул аның һич тә тартынмый битенә кагылып алыр иде, хәтта битеннән булса да үбәр иде, хәтта рәхмәт әйтер иде. Менә кайчан хәтер йомгагы сүтелә башлады Айбибинең. Бит ул Исламны күптәннән белә, тик игътибар гына итмәде. Үсмер егет еш кына атасына ияреп, сарай хатын-кызлары ягына керде. Атасы теге, йә бу авыруны караган арада, бигрәк тә яшь хатыннар егетне үртәргә керешерләр иде Имеш, кайчан инде бу егет хан кызы Айбибигә яучы җибәрә, кайчан өйләнә инде. Имеш, хан кызын хатының булгач, бушка дәваларсың инде, безне дә онытмассың, айга бер булса да ашка дәшәрсен... Айбиби синеке инде, табиб улы, синеке... Әнә ул авырып китте әле Салкын тигән диме, җофар юрганы астыннан да чыкмый. Бу хәл чынлап та шулай иде, Айбиби авырып урында ята, хатыннар үртәүгә табиб улы бит очларына кадәр кызарынды, колаклары яна ук башлады, хәер, Айбиби дә боларнын барысын да күрмәс өчен юрган астына кереп поскан, анын да бөтен тәне ут янды һәм, ни гаҗәп, шул көнне берни булмаган кебек сәламәтләнеп киткән иде. Шунда тәҗрибәле үтә чая бер хатын: П —Бу балакайны мәхәббәт сәламәтләндерде,—дигән иде. “Нинди мәхәббәт, кемгә булган мәхәббәт?”—дип сорыйсы килде Айбибинен, тик сорый алмады, оялды. Чөнки ул табиб улына ичмасам бер тапкыр да кызыксынып карамады Ул гүя анын өчен юк иде. сарайдагы һәр кеше кебек, ул бары тик табиб улы гына иде Тик менә балачактагы өтек кебек кенә күренгән малай үсмер булгач, ахыр атасынын яһүдә хатынын тәмам үләргә яткан жирдән аякландырып җибәргәч, табиб улына Айбиби дә кызыксынып карап алган иде. Ә инде Аккошлар култыгына төшкәч булган хәл күз алдына килүгә, Айбибинең бит алмалары кызышты. Ә бит ул чынлап та һуштан язды, чынлап та Ислам атлы егет аны үпте һәм сөйде, ә ул шуна гүя эреп китте. Әнә шундый хиссияти уйлар һәм уйланулар белән Айбиби йокыга киткәнен сизми дә калды. Иртән уянуга, Айбиби арбасына Рәшидә абыстай күчеп утырды, олау туктап калгач, Айбибине ашка дәште. Ашап-эчеп. олау янәдән кузгалып киткәч, Рәшидә абыстай хикәятләр сөйләргә кереште. Элек абыстаеның хикәятләрен тынлар-тынламас утырыр иде. әмма ошбу юлга чыккач, гыйлем Галимәсен дикъкать белән тыңлады. Рәшидә абыстай әллә ниткән маҗаралы могҗизалар белә иде. Абыстай сөйләм тәменә керер алдыннан әү- вәл күлмәк итәкләренә кадәр җыя төшәр, баш яулыгын чишер һәм ике кулын күтәреп Аллаһыга дога кылыр иде Шуннан сон гына "Йә, балакаем, ничек йокладың бүген? һәйбәт йокласак, тәненә вә жанына-рухына йокыңнан көч-куәт алган булсаң инде мине тынла. Ниндәен төш күрдең бүгенге йокыңда, балакай?..” Айбиби аңа хәтерендә калган төшне сөйләде. Чынлап та бүгенге йокысында иртәнге якта гына үзен аккошлар белән каи тарафкадыр очканын күргән иде Имеш, ана җинел-җиңел һәм ул оча ала икән ич! Һәм ул күтәрелде дә аккошларга ияреп очып китте “Синең Аккалага күчеп китүеңә ишарә бу. балакай",—диде абыстай. Аннан сон арба пәрдәсен ачып, иксез-чиксез далага күз ташлап атды, шуннан соң гына “Борын-борын заманда, әле безнен ерак бабаларыбыз, Идел буйларына күчеп килә башлаган вакытларда, ошбу төбәктә һичкемгә буйсынмаган тархан яшәгән. Көннәрдән бер көнне күктән Тәнренен ярдәмчесе төшкән дә: “Сиңа бу язда мәхәббәт килер, Тәнрен сине ташламас”,— дигән Шуннан соң тархан язны зарыгып көтеп ала. Ниһаять, табигать уяна башлый. Елгалар таша, гөрләвекләр ага, болын-тугайлар шау чәчкәгә әверелә, сайрар кошлар ашкынып берсен-берсе эзли-эзли өздереп сайрыйлар, елгаларга арып төшкән казлар каңгылдаша. Һәр җан иясе, һәр тереклек бер-берсенә тартыла, иш-ишен тапканнары дошманнары көнләшерлек итеп сөешәләр, назлашалар. Ә тарханга Тәңре җибәргән мөлдерәп тулган мәхәббәт килми дә килми. Тархан Идел яр өстен ә кырын төшеп яткан да мөлдерәп торган Идел өсте- нә нурлы чаткыларын мулдан коеп торган манзарага, хәйрани төсләргә мөкиббән калып ятканда аңа кемдер әкрен генә дәшә: "Гунныяр, Гунны- яр!” Тархан егет як-ягына карый, дәшкән кешене эзли, зәңгәр күккә бага, әмма анда чәчри хәлләргә килеп сайраган тургайдан башка берни дә күрми. Егет яткан урыныннан сикереп тора, атына сызгыра, аты утлаган җирдән җилле генә иясе янына килә Шулчак егет кырыша күктән төшкән алиһә пәйда була һәм әйтә: "Мин Чин * патшасы кызы, мине башка берәүгә, яратмаган кешегә кияүгә бирәләр—Ил түрәсе Юсигә. Ә мин сине күрдем дә сиңа гашыйк булдым, сине яраттым. Син ирекле кеше, син беркемгә дә баш имәгән егет, диделәр мина. Егет ни кылырга белми аптырап кала Чөнки анын Идел буена күчкәннән бирле бер генә адәми затны да күргәне булмый Һәм төшемдә түгелме бу күренеш, дип, алиһәгә үрелә Тархан булып бу төбәккә килгән Гунныяр атын йөрткән бу егетнен кулы кызга тиюгә, кыздан якты нурлар коела •Чин Кытан башлый, йөзе айга, күзләре йолдызга әверелә. Егет кызны кочаклый, кулына күтәреп алып китәсе итә. әмма шул мәлдә үк кыз юкка чыга. Егет колагына: “Көнчыгышка таба кузгал, көнчыгышка таба, мине шунда табарсын”,— дигән монлы тавыш ишетелә. Гунныяр сикереп атына атлана да тавыш килгән якка таба чаба. Тик алиһәнең тавышын куып житә алмый. Егет Алтай тауларына җиткәч кенә туктый, хәйран калып, биек-биек тауларга карап тора. Һәм егет колагына янә Тәнре тавышы ишетелә: “Син үткән җирләр дә, син туктаган таулар да синең җирләрең булыр. Шунда үзеңә ишләрең дә табарсын”,—ди. —Безнең бабаларыбыз Алтайдан килмәгәннәр, ә Алтайдан кайтканнармыни, Рәшидә абыстай? —Кайтканнар, балакаем, кайтканнар. Идел буйларына кайтканнар, аннары баһадирыбыз Атилла аларны кояш батышындагы илләргә алып киткән, чөнки андагы безнең асыл кызларыбызны базарларында сатканнар, егетләребезне атлы гаскәриләр итеп алганнар. Шул явызлыкка түзми, безнең бабаларыбыз шул дәүләтләрне туздырып кайтканнар. Батыр гаскәриләр башында ата-бабаларынын нәсел җебе Гунныяр атлы баһадирга барып ялганган Атилла бабабыз торган. Атилла баһадир, шулай итеп бабаларыбызны коллыктан коткара. —Мин кем соң, Рәшидә абыстаем, колмы, әллә... —Син кол түгел, балакай, син Хазар каханы кырына тартылган хан кызы. Шул сүзләрне әйтте дә Рәшидә абыстай хан кызын кочагына алды һәм аркасыннан сөя-сөя матур-матур сүзләр тезде. Тик моның белән генә Айбибигә тынычлану килмәде, ул күз яше белән елый башлады. Нигә аны әтисе Мөхәммәд хан кырык яшьлек каханга биреп җибәрде, бит ул үзе дә олуг хан, ил ханы, ил терәге?.. —Чү, балакай, чү-чү, күз яшең чыгарма, әнә синең кырына Гунныярын килә, сине коткаручың,—диде. Абыстай шулай диюгә, Айбиби күз яшен яулык очына сөртте дә арба япмасын ачып, аның арбасына таба җилле генә юыртып килгән ир-егеткә, Рәшидә абыстае әйтмешли, ир-атка карады. —Хан кызы, хан кызы Айбиби. Атын китердем, арбадан төшеп янә бер җилләнеп киликче!.. —Абыстаем, анакаем, мин китим, китим шул егет белән, даланы әйләнеп кайтыйм, каткан бәгырем йомшармасмы... —Бар-бар, балакай, каткан бәгырең йомшартып кайт. Егет сөяр, кыз сөелер, шунда туар мәхәббәт, дигән бер шагыйрь. Хан кызы Айбиби абыстайның күзләренә карый, әле генә моңсулыкка йөз тоткан битләре, тулынкы иреннәре елмаюга җәелә, һәм арба янына ук килеп туктаган егеткә күз ташлый, икенче мәлдә инде очып диярлек, арба кырына ук китерелгән атка атлана һәм, алга чыгып, далага чаба. Ислам аны куа китә. Нигәдер бу юлы алар артыннан равваларнын яугирләре кузгалмый, тик күз карашлары белән генә озатып калалар. Иллә Айбиби ерак китә алмый, алар каршына каханнын елгыр яугирләре килеп чыга. Хан кызы туктарга мәҗбүр була һәм аны кахан җибәргән яугирләр кирт олауга борып китерә. Раввалар канәгать, елмаялар, бер-берсе- нен күзләренә карашалар. Хан кызынын юлына аркылы төшүче яугирләр Карун атаманның сөннәтле казаклары икән. Раввалар моны ерактан ук күреп алдылар, шуңа кинаяле шатланалар иде. Сөннәтле казаклар киемнәре белән үк башкалардан аерылып торалар иде. Хан кызы арба янына җитүгә, ат тезгенен хезмәтчесенә ташлады да атыннан җиргә төшми генә арбага күчте. Ул арада сөннәтле казаклар килеп җитте аларнын атлары арба белән янәшә атлады. Күп тә үтми, үтә чуар киенгән сөннәтле казакларның атаманы килеп җитте. Ул арбага якын ук килде дә камчы сабы белән пәрдәне ачып: —Хан кызы Айбиби, мин атаман Карун, кахан әмере белән сәне каршы алырга җибәрелдем, шатланасы ит,—диде. Айбибигә бу кешенең кыяфәте генә түгел, сөйләшүе дә ошамады, ул дәшмәде, алай да Алпар йөзбаш ягына таба китеп барган Исламга күз төшереп алды. Һәм тынычлана төште бугай, кырыс кына: —Кахан әмерен үтәдегез, атаман. Инде китә бирегез,—диде. —Мин биредә кахан йөген үтәргә дип килдем, хан кызы Айбиби. —Үтәргә килгәч, үтәгез, хан кызы арбасына тагылып бармагыз, атаман Карун. Карун бит сезнең атыгыз? —Әйе, Карун мин, Карун, хан кызы. —Китегез арба яныннан, чарасыз итмәгез мине, атаман Карун! Ни тәкәббер, үзсүзле булса да атаман Карун арба пәрдәсен төшерде һәм теләр-теләмәс кенә яугирләре янына таба кузгалды. Айбиби әлләни зур сәбәп булмаса да елап алды, бермәлгә яулык очы белән йөзен каплап торды. Шаярып булса да барган җайда ул Исламга: “Урла мине, урла, сарай табибы улы, Ислам, урла»,—дигән иде. Егет аны әллә чын итеп кабул итте инде: “Атын белән мина ияр!”—диде дә алдан чапты. Бермәлгә, бары тик бермәлгә генә Айбиби икеләнә калган иде, шул вакытта җир астыннан калыккандай атаман Карун килеп чыкты Яугирләре күп түгел, ләкин күренеп тора—елгырлар, ут-су кичмәс ат әр дә йөзләрендә үк өмет юк. Айбиби табиб улы Ислам артыннан кузгалса, шундук аны уратып алачаклар һәм сак астында диярлек олау янына китерәчәкләр. Шуның өчен Айбиби атын кинәт кире борды һәм олауга таба чапты. Кая булды Ислам атлы егет, ни уйлады анын хакында, ул белмәде Хәер, моңа бик үк исе дә китмәде, ул ана: “Урла мине, урла!”—дип шаярып кына әйткән иде, шул ук вакытта белә иде, каханнын сөннәтле казаклары килеп чыкмаганда, анын бу гамәленен чынга әверелүе дә бар иде Тик монын ахыры ни белән бетәсен генә белми иде Айбиби, ул хакта уйларга, гомумән, вакыты калмаган иде. Хәзер инде сон, ул каханнын үтә яман казаклары кулында, хәзер аңардан күз дә алмаячаклар, болардан равва яугирләреннән качып киткән кебек, качып китеп булмаячак, чөнки бу халык турында Айбибинең атасы авызыннан да ишеткәне бар иде—имансызлар, башкисәрләр... Юлга чыгар алдыннан уены-чыны белән йөзбаш Алпар үзе белән барган сарай табибы улының хан кызыннан күзен алмавын күргәч —Урла син аны, урла!—дип котырткан иде. Шуннан сон егетнен бу эшне чынга алырга җыенуын күреп, үзе үк курка калды, егетне орышып ташлады. —Башың икеме әллә синен, табиб улы?! Мин сине шаяртасын дип торам, ә син, дивана, хан кызын чынлап та урларга иттең бугай. Беләсеңме мине монын өчен Мөхәммәд хан нишләтәчәк’ Дәшмисең, чөнки бик яхшы беләсең—башым кистерәчәк, башым! Һәм мәйданга чыгарып, бөтен кала халкы алдында. Мине—баһадир йөзендә йөргән йөзбаш Алпарны' —Мин беләм, йөзбаш Алпар, беләм Гашыйк булдым мин хан кызына! Мин чынлап та дивана хәлендә хәзер, чарасыз калдым, чарасыз... —Ә син өмет ит,—диде йөзбаш Алпар егетнең гашыйк булуына инанып.—Өмет ит. Бәлкем синең мәхәббәтең көчлерәк булып, хан кызы сине сайлар, ә Йосыф каханны җир убар, йә булмаса кахан сараен су басар Ислам, гаҗәпсенеп, йөзбашка карап алгач башын түбән иде һәм тыенкы гына: —Син хаклы, йөзбаш, мин бернәрсә дә кыра алмамдыр,—диде —Әйтәм бит, өмет ит. адәм баласы өмет белән яшәргә тиеш. Хан кызына мәхәббәтен саф булса, ихлас күңелдән гашыйк булсан, сарай табибы улы Ислам, Аллаһы Тәгалә синен теләгеңне күрер һәм бахырга ярдәм кулын сузар. _ —һәй, баллы да сон сүзләрен, йөзбаш Әйе, син хаклы, мин аны урлый алмадым Беләсен килсә, хан кызы моны үзе теләмәде. Күрдем ич мин, сиздем, минем мәхәббәткә җитди карамый хан кызы, бераз баласынып кабул итте. Хак. көлмәде, вә ләкин серле мәхәббәт ташкыны аның күңелендә булып алды. —Бәлкем хан кызы синнән, синең ашкынулы-ярсу хис белән тулы мәхәббәтеннән курыккандыр. Чөнки ташкын булып кеше күңеленә килеп кергән мәхәббәт тиз сүнүчән була, дөрләп кабына да бик тиз сүнә. Андый язгы ташкындай килгән мәхәббәтнең нигезе булмый, Ислам, нигез ташы булмый Ә хатын-кыз бу мәсьәләдә егетләрдән күптапкырга акыллыракпар, алар киләчәк турында уйлый. Шуның өчен сиңа, Ислам. Аллаһыдан ялварырга гына кала. Син шул хакта көн-төн уйла, көн-төн, синең мәхәббәт нурларын вә уй-хисләрең җепләре хан кызына бер бармаса бер барып җитәр. чөнки мәхәббәт адәм баласы өчен мен еллар элек тә, хәзер дә сер булып кала бирә. Мәхәббәтнең серләре бер Аллаһыга гына билгеледер, сарай табибы улы Ислам. —Бер дә минем атамнан ким кеше түгел син, йөзбаш. Ул да шулай мине дөнья көтәргә өйрәтә. Йөзбаш Алпар, әйт әле, безне Аккалага кертерләрме? —Менә анысы инде Йосыф кахан кулында, теләсә—кертә, теләсә—Ханбалык капкасыннан да уздыртмый. Һәрхәлдә, безне Ханбалыкка уздырырлар дип уйлыйм. Жай чыкса. Ходай мине тархан белән очраштырса, Булат тархан белән дим, мин аңа бу хакта әйтеп карармын, сарай табибы улы Ислам. Хан кызына үлеп гашыйк булган, нәсел жебе Кодрак хан заманнарыннан килгән дәвамлы төрки-болгар егет тә бар диярмен. Аннары әйтермен, ошбу егетне Мөхәммәд хан кызын озатырга табиб итеп җибәрде, диярмен Анлар ул мине, хезмәтебезне бергә башлаган идек. Талиб хан кул астында, ары таба Булат үсте, хазар каханы аны Аккалага үз кырына алды. Хәзер Булат бәк кулында Аккала гына түгел, Ханбалык халкы да. —Мин боларнын берсенә дә ышанып җитмим, йөзбаш. Әмма шуны ачык беләм: мин хан кызына гашыйк. Шулчак кемдер: —Аккала, Аккала!—дип кычкырып җибәрде. Алда, офык читендә, чынлап та әкиятләрдә генә була торган мәһабәт кала күренде. Рәшә дулкынында бу кала күңелне тагын да җилкендереп, үзенә чакырды. Кала күренүгә, олау да адымын тизләтте, ә бериш яугирләр калага таба чаптырып киттеләр һәм берара җирне урап килделәр. —Аккала, Аккала!.. Күп тә үтми Аккаланын ун ягында очсыз-кырыйсыз Ханбалык шәһәре күренде. Менә мона чынлап та шаккатырлык иде—зур иде Хазарстаннын башкаласы, Йосыф кахан яшәгән Аккала күл өстендәге төнбоек чәчкәсен хәтерләтеп балкып тора Ләкин бит адәм күзенә һәрчак башта матурлык ташлана, хан кызы Айбибигә дә шулайрак тоелды. Аккала дигән тавышны ишетүгә, ул ат тотучы янына чыгып басты һәм әнә шул күз өстендә чәчәкләрен җәеп торган Хазарстан башкаласының йөзек кашы булган Аккала- ны күрде дә үзе дә анлап җиткермичә. “Аккала, Аккала!” дип кычкырып җибәрде. Моңа бик күпләре сәерсенде, хәтта башларын чайкап куйдылар, бары тик раввалар гына күзгә-күз карашып елмаештылар. Әйе, үз дигәннәренә ирештеләр, бөҗәнәкләр ханы улының борын астыннан дияргә була Мөхәммәд ханның бердәнбер гүзәл кызын Йосыф каханнарына алып кайталар Ә бит сонга кала яздылар. Кызны каладан алып чыгып киткәч, юлда очраган яһүд сәүдәгәрләре ирештерделәр—Түрә ханнын улы Айдар Болгар Катага таба кузгатган икән. Килеп җитмәде Айдар углан, эләктерә алмады хан кызын, олау инде калага җитеп килә. Ә бит далада очрашкан булсалар үтә гаярь бөжәнәк сугышчылары хан кызын тартып алып киткән дә булырлар иде. Мөхәммәд хан яугирләре бөҗәнәкләр белән сугышмаслар иде—канкардәшләр, мөселманга мөселман канын кою гөнаһ, ул кеше мәңге тәмугьта яначак, ә раввалар кулында бары тик Йосыф кахан яллаган сөннәтле казаклар гына. Бу халыкка да ышану кыен, бу халык сугыш кы рын ташлап качарга да күп сорамый. Ләкин нишләмәк кирәк, яһүдләр инде байтактан бер халык белән дә сугышмыйлар, чөнки кан кояр дәрәжә- гә җигеп сугышыр җирләре калмаган иде. Моны гына аңлыйлар иде яһүд раввалары Биредә яшәгән, меннәрчә еллар шушы төбәкләрдә көн күргән төрки кавемнәре ил-җирле булгангамы, моны аңламыйлар, үз җирләре өчен сугышуны табигый бер хәл итеп кабул итәләр, шул сәбәпле, күп очракларда баш китәр дәрәҗәләргә җитеп дошман белән орышалар, кан белән суга- ра-сугара булса да туган туфракларын саклыйлар иде. Аккаланы күрүгә сарай табибы улы Исламнын тел очына килгән беренче уе: "Димәк, хан кызы Айбиби шушы калада яшәячәк”,—булды. Ә бит ул инде хан кызына булган мәхәббәтенең ихласлыгына ышанган иде һәм сонгы мәлгә кадәр нидер өмет иткән иде, әйе. урлап качу турында... Барып чыкмады. Булат бәккә, бәхәссез, йөзбаш Алпар аны хан кызынын табибы дип тәкъдим итәчәк. Тик ничекләр кабул итәр Булат бәк бу хәбәрне ’ Ахыр килеп, Йосыф каханны диннәргә битараф кеше дип ирештерделәр. Әмма монысын Ислам аңламады Ничек битараф булмак кирәк, ил баш ы ич ул, дин атасы сүзләре белән әйтсәк—ил терәге, ул гынамы, халыкның рухы, иманы, ниһаять. Имеш, әнә шуңа Йосыф кахан битараф Ә бит кахан бәге Сабир да, кала бәге Булат та мөселманнар. Атасының әйтүе хак булса, каханбәк тәхет ягына керә-керүгә, аяк киемнәрен сала һәм шуннан соң гына кахан кырына уза икән. Каханбәк Сабир яһүдләр динен кабул иткән бугай дигән дә булды атасы Чөнки хатыны яһүдә икән Ә яһүдләр яһүдә хатыннан туган балаларны гына үз милләттәшләре итеп таныйлар Ялгышмаса, каханбәк Булат җиде суда буталган яһүдә хатынга өйләнсә дә чыгышы белән төрки, ата-бабалары да төрки болгарларыннан булган. Бу хакта да хәбәрдар иде Ислам. Әнисе белән атасы шул хакта еш кына бәхәскә кереп китәрләр иде. Атасы әнисен үртәр иде. Имеш, синең нәсел чыбыгочы яһүдләргә барып тоташа. Әнисе шунда әйтеп ташлаган иде: “Йә, булса ни, әйе, бабамның бабасының бабасы яһүд булган, бөҗә- нәк ханында габиб булып хезмәт иткән. Шуннан ни. шуннан ни. тәкәббер төрек җан?! Мохәммәд пәйгамбәребезнең дә бер хатыны яһүдә булган ич!” Аккаланын аерым биналары ап-ачык күренә башлады, ә Исламнын башыннан вә теленнән ‘яһүд” сүзе төшмәде. Ләкин анын янә бер тапкыр хан кызы Айбибине күрәсе килә иде, күрәсе иде дә күзләренә карап сорыйсы иде—теләп киләме ул Йосыф кахан кырына? Тик хәзер кем уздырсын аны хан кызы арбасы тирәсенә?.. Чынлап та, хан кызы арбасын Карун атаман казаклары уратып алганнар иде. Алтынга ялланган казаклар аны, әлбәттә, арба кырына якын да җибәрмәсләр Ислам бер ат башына алдан барган йөзбаш Алпарга күз ташлап алды. Аңардан сораса?.. Юк, кирәкмәс, ул да аны аңламас, Мохәммәд хан аңа хан кызын кахан кулына тапшырырга кушты. Һәм ул моны шулай итәр дә. Ул арада Ханбалык капкасына җиттеләр. Карун җитәкләгән сөннәтле казакларның берише алга узды, капкаларны каерып ачтырдылар, берише хан кызы арбасын боҗрага алган килеш бөтен кала аша Аккалага таба юл алды. Урамнар тулып халык чыкты, күрәсен. Йосыф каханга кырык беренче хатын итеп Болгар ханының кызы Айбибине тарттырулары хакында халыкка җиткән булган инде Кызны озатучы Мохәммәд хан ир-егетләре вә кызлары барысы да ыспай киенгәннәр, киемнәреннән күзләр чагыла, алар хан кызы арбасы артыннан бара, алар артыннан раввалар тагылган. Табигый хәл, каханга оч-дүрт елга бер булмаса да яшь хатын тарттыралар һәм һәрчак шулай килен китерүчеләр кала урамнарыннан узалар, утрауга урнашкан күперләрдән генә керергә мөмкин булган Аккалага юнәләләр Ханбалык халкы өчен бу да тамаша иде. Идел елгасы аша утрауга үгәр өчен көймәләр тезеп салынган һәм ул-бу була калганда мизгел эчендә икегә аерыла торган күпергә җитүгә, олау туктады. Тәбир шәех белән Рәшидә абыстай арбаларыннан төштеләр, аларга раввалар кушылды. Гәбир шәех күпер башында торган сакчыларга баш иде, тегеләр исә, карусыз гына аларны күпергә уздырдылар. Карун атаман күпер башында торган сакчыга кул изәде дә: “Мин үз вазифамны үтәдем",—дип булса кирәк, сөннәтле казаклары белән борылып китеп барды. Күпергә хан кызы арбасын, бирнәле олауны гына уздырдылар, калганнарын барысын да, шул исәптән Алпар йөзбаш яугирләрен дә, кире бордылар. Хан кызы арбасы күперне үтеп, Аккалага узуга, сарайга җитәр-җитмәс, тугыз баскычның берсендә өлкән равва пәйда булды. Өлкән равва баш түбәсен ак түбәтәйгә охшаш кием белән каплаган, кулында гәүһәр ташлардан тезелгән дисбе. Хан кызы арбасы килеп туктауга, ул ашыкмый гына баскычтан төште, сак кына атлап, арба янына килде һәм арба япмасының пәрдәсен ача төшеп: —Сау-сәламәт килеп җиттекме, хан кызы Айбиби!—диде. —Шөкер кылабыз, өлкән равва. Тик мин хан кызы түгел инде, Йосыф каханга тартылган Мөхәммәд кызы Айбиби, каханнын кырык беренче хатыны булачак баладыр. Менә моны һич тә көтмәгән иде өлкән равва, ул тәмам аптырый калды, һични аңламый як-ягына каранды, әмма хан кызына әйтер сүз тапмады Каушау түгел иде бу, булган хәлгә, көтелмәгән хәлгә аптырап калу иде. —Юл бик алҗытты, мине тизрәк кирәк җиргә урнаштырсагыз иде, өлкән равва,—диде ана Айбиби. Шулай диде дә Айбиби җай гына арбадан төшә башлады, өлкән равва ана кул бирергә мәҗбүр булды һәм хан кызы җиргә баскач: —Йосыф кахан сезне көтә,—дип әйткәнен сизми дә калды. Ә бит өлкән равва Болгар ханы кызына кул бирү түгел, эндәшергә дә тиеш түгел иде кебек. Әйе, кем өлкән равва да, кем яна гына кахан сарае ишегалдына аяк баскан кыз бала?.. —Кахан мине көтмәсә, мин шул ук арба белән илемә кайтып китәчәкмен, өлкән равва! Сез тарттырдыгыз мине монда кырык беренче хатын итеп, сез җавап та тотыгыз. Юкса, минем рәнҗүем бар. Ә хатын-кызларны рәнҗетү өлкән равваларга да оят, гәрчә Сез, өлкән равва, сарайда хөрмәткә ия кеше булсагыз да. Шулай диде дә хан кызы Айбиби сарайга таба китте, өлкән равва бермәлгә ни кылырга белми тораташтай катып торды, ахыр, исенә килеп, хан кызы артыннан титаклады. Айбиби баскычлардан менә башлауга, сарай ишекләре ачылып китте һәм ишектә ике хатын-кыз күренде. —Хуш киләсез, балакай, хуш киләсез,—диделәр алар беравыздан һәм Айбибине култыклап сарайга алып кереп киттеләр. —Балакай, синен бүлмән кырык беренче булыр, апаң Айгөл яшәгән иде анда, ин матур, иң зур, һәйбәт итеп җыештырылган вә җиһазланган бүлмә. —Мин Хазарстанга каханнын кырык беренче хатыны булып килдем, абыстайлар. —Әйе, балакай, кахан кабул иткәннән сон баш хатын булачаксың, баш хатын! —Кахан хатыннарына кем күз-колак булып тора? Абыстайлар күзгә-күз карашып алдылар, елмаештылар, әмма икесенең берсе сүз әйтмәде. Ишек янына җиткәч кенә абыстайларның өлкәнрәге әйтә куйды: —Раввалар, хәрам атакайлар карар сезне, алар хезмәт күрсәтерләр, балакай, алар. Саклыйлар да сезне алар, ашаталар да. хезмәтче вазифасын да үтиләр. —Раввалар? Хатыннармы? —Раввалар хатыннарга сабак бирәләр, балакай, сабак. —Кайчан кахан мине үз кырына дәшәр? Абыстайлар бу сорауны бөтенләй көтмәгәннәр иде булса кирәк, күзгә- күз карашып алдылар да, икесе дә башларын ия төшеп, көлемсерәп куйды. —Нәүбәтен җиткәч, балакай, нәүбәтен җиткәч,—диде абыстайның өлкәнрәге.—Ә хәзергә юын-чистарын да ашарга дәшкәнне көтеп тор. Мин баш хатын буларак ин түрдә утырырмынмы? Абыстайның кечесе бот чапты һәм өлкән абыстайнын колагына: —Бусы Айгөл булмас, каханны үзе биетмәгәе әле,—дип пышылдады. Айбиби абыстайнын бу сүзләрен ишетсә дә ишетмәмешкә салынды һәм каерып ишекне ачты да бүлмәгә керде. Ләкин нидер исенә төшеп, кире чыкты. Китеп барган абыстайларга: —Минем абыстаем, шәехем, табибым Ханбалыкта калды. Аларга бирегә керергә кем рөхсәт бирер, абыстайлар?—диде —Кем булсын, балакай, кахан үзе, булачак ирен,—диде тәмам югалып калган өлкән абыстай һәм терсәге белән ишенен касыгына төртеп алды. Айбиби шап итеп ишекне япты һәм янадан ачты. Анын бу кыюлыгына исләре-акыллары киткән абыстайлар һаман баскан урыннарында торалар иде. Айбиби аларга —Инде китегез, мин сезгә рөхсәт итәм,—диде. Шунда өлкән абыстай лып итеп артына утырды, икенчесе аны күтәреп бастырырга кереште. Айбиби көлә-көлә ишекне япты һәм бүлмәгә күз йөртеп чыкты. VI Аккалага һәм бөтенбер Ханбалыкка тархан-түрә булып торган Булат бәк сарайда барган һәрнәрсәдән дә хәбәрдар иде. Нәүбәттәге кызны Аккалага кахан кырына тарттыруга анын бер дә исе китмәде. Күп хатыннар белән яшәсә дә Йосыф кахан үз акылында иде. Хак. ана ирештерә торалар, кахан кайбер хатыннарын бөтенләй дәштерми икән Шул ук вакытта Булат бәк каханнын хәленә дә керергә тели иде Кырык хатын! Һәммәсенен күнелен күрергә кирәк, ә ул—Йосыф кахан илбашы да ич әле, ил-халык белән идарә итә. Сүз дә юк, анын кырында һәрдаим өлкән равва утыра, вә ләкин тәхетне бит Йосыф кахан били. Ул бирә әмер, ул яу чыга, ул теге йә бу ил белән солых төзи, сәүдә эшләрен жайга сала. Яшь булса да. кахан га кырык яшьләр чамасы булуын белә иде ул, ир янында ир иде әле кахан. Аннары үз кул астына кергән бер генә илне дә күздән яздырмый, күз угында тотарга тырыша. Каханнын бу сәясәте дә ошый иде Булат бәккә Сонгы елларда раввалары һәм бай сәүдәгәрләре аша Византия. Рим, Вениция сәүдәгәрләре белән тыгыз элемтәдә тора башлады, хәтта Идел аша төшкән викинглар дип аталган Скандинавия башкисәрләре белән дә тату яшәргә тырышты. Хак, әлегә борынгы кахан Вениямин кебек аларны мөселманнарга каршы котыртмады, Идел аша Хазар диңгезенә чыгарып, яр буйларында көн күргән мөселман калаларын пиратлардан талатмады, әмма Фәләстыйннан, Дә- мәшкътан. Чананнан, Хотаннан, Коканнан. Чиннардан килгән сәүдәгәрләрне равваларына колач жәеп каршы алырга кушты. Һәм раввалары шулай иттеләр дә. Бүген Итил аты белән дөньяга таралган Ханбалыкта Хамадан, хәтта Ктисифон сәүдәгәрләрен дә таба аласын. Заманында Иран шаһиншаһы яһүдләрне иленнән куа, ә алар Итил һәм Харәзем төркиләрен сайлый, чөнки кунакчыл, ярдәмчел, кимсетелгәнне, рәнҗетелгәнне якларга әзер халык. Ни чара кылмак кирәк. Аккалааа укыттылар Булат бәкне һәм кемнәр дә түгел, яһүд раввалары. Әнә шулай Булат бәк сарайга үтеп керде, соңра хәтта тархан исемен алды—Итил каласы тарханы Зур йөк иде бу аның өчен, үтә зур йөк. Ләкин Булат бәк сынатмады, эшне белеп алып барды Ә менә кахан хатыннары белән кызыксынмады. Әллә бар алар Булат бәк өчен, әллә юк. Әмма көннәрдән бер көнне нәүбәттәге хатыннарны кабул итеп торган абыстай аны шаккатырды. Чираттагы кахан хатыны буласы Идел буе Болгары Мөхәммәд хан кызы Айбиби, килә-килүгә. баш хатын булып ала һәм хәрам ататарны гына түгел, равватарны да биетә башлый. Хак, абыстайнын арттыруы да бар иде. арттыргандыр да, ләкин Булат бәктә, ил түрәсе буларак, бу кыз турында кызыксыну туды Хакмы, чынлап та шулай кыю кыланамы сарайга баш хатын булып килгән Мөхәммәд хан кызы?.. 78_ Шул хакта күбрәк белергә теләп, Булат бәк сарайга юнәлде, баскычтан күтәрелүгә, жир астыннан чыккандай, аның каршында өлкән равва пәйда булды. —Һи, кем, Булат бәк. Безгә Идел буеннан, Болгардан дим, аждаһа китерделәр бит әле, аждаһа. Кахан кырына кермәгән килеш баш хатын йөзендә түр башына менеп утырган. —Сөйләмә булмастайны, өлкән равва, килешми. —Ирдәүкә инде, ирдәүкә, кахан кочагында булмас борын ирдәүкә. Куып җибәрер аны кахан. тотмас. Сатып җибәрер дим. —Сатса, үзем алам,—диде Булат бәк уенын-чынын бергә кушып. Өлкән равва кырын күзе белән Булат бәккә карап алды, елмайды һәм аяк очына ук килеп кунган күгәрченне куркытты. —Тик бит кыз гүзәл, күз алмастай гүзәл, Булат бәк. Күзләре йолдыз, иреннәре бал, битләре кояш вә айдыр. Пешкән алма инде менә, тәмам җитешкән, өз дә кап, Булат бәк, өз дә кап. —Ә син аны каханга күрсәтмә, өлкән равва. —Бу ни дигән сүз инде тагын, Булат бәк. Кала башы бит син! —Кала башы булганга әйтәм дә инде. Каханыбызны бозып куюы бар, гарәпләр бар этлекне хатыннардан күрә. —Без дә хатыннардан күрәбез анысы, Булат бәк, без яһүдләр дә. —Ә менә без төркиләр, алай дияргә ашыкмыйбыз, өлкән равва. —Нигә алай дисең, Булат бәк? —Ирдәүкәләр бездә борын заманнарда да булганнар. —Булганнар, хак, бу хакта тарих атасы Геродот та яза. Ләкин төркиләр нә куәтле халык булсалар да үз тарихларын язмаганнар, Булат бәк. —Безнең тарихны башта чиннар урлый, өлкән равва, аннары фарсылар безнен тарихка таянып үз тарихларын яза, ахыр менә сез—яһүдләр безнен тарихны дәвам итәсез, хәтта бит изге китабыгызда да безнең халыкны санга сукмый гына үтеп китә алмагансыз. Булан каханга рәхмәт укыгыз, ул безне сез раввалар белән туганлаштырды, ул булды безне берләштерүче. Тугры хаким, гадел хаким булды, мәрхүм. Өлкән равва бик озак дәшмәде. Булат бәк хаклы иде. Тарихсыз кала язган төрки халкы дөньядагы һәр халыкка үз тарихларын язу өчен мөмкинлек биргән. Әйтик, шул ук кытайлар татарлар атлы кавем булмаса нәрсә турында, кем хакында тарихларын язарлар иде. Төп дошманнары вә күршеләре төрки-татарлар булганга тулы канлы тарихларын яза алалар чиннар. Шулай ук фарсылар да. Фарсы шагыйрьләренә нәкъ менә үзләре туран дип атаган татарлар поэмалар язарлык илһам биргәннәр. Бу халыкның бер өлеше яһүдләр арасында гына түгел, гарәпләр арасында да эри. Ә бит һәр халыкка да читтән килгән кан яна шытым бирә, дөньяви хәлләргә яна караш китерә. Булат бәк кузгала башлады. —Минем Мөхәммәд хан кызын күрәсем килә, өлкән равва. —Кирәкмәстер кызны күрү, Булат бәк. Тешләк хатын булыр кебек ул. Йосыф балакай түзмәс ана. чөнки кахан үтә нәзакатьле кеше. —Кахан, хак, йомшаграк табигатьле, вә ләкин нәкъ шушындый утчагыр хатын җитми иде аңа, өлкән равва. Каханнын гына түгел, минем дә күрәсем килеп китте әле Мөхәммәд ханнын аждаһа кызын, өлкән равва. —Кинәш итмәс идем, бәгем. Әүвәл Йосыф үзе күрсен, үзе хәл итсен. Алып каламы, куамы, сатып җибәрәме?.. —Әйтәм бит сатса үзем алам, өлкән равва. Ул бала минем күрмәс борын канымны кыздыра башлады. Үземә түгел, минем үз хатыным, өлкән равва, каханнын кырык хатынына торырлык. —Шулай дип сөйлиләр сөйләвен, ләкин аны күргәнем булмады, Булат бәк. Чибәр хатын җил тубалы бит ул—дала буйлап тик тәгәри, кая таба җил, тубал шунда, чибәр хатын да шулай. Акыл кирәк хатыннарга, Булат бәк, акыл, акыл белән яшәү җитми аларга, бер ир-затка йөз тотып... —Акыллы хатыннарны олау аты итәләр бу заманда, өлкән равва. Ә ул хатын чибәр дә, акыллы да, сылу да, зифа да булса ничек? —Бар син әйткән сыйфатларны да бер затка биргән хатынны ил түгел, мир дә сөймәс, Булат бәк. Мөхәммәд хан кызы да шул көнгә калмагае дим. —Анысы инде Йосыф кахан эше, өлкән равва. Тели астына сала, тели Фанәгүр базарына чыгарып сата. Тик сатмас ул аны, эчем сизә, сатмас, шундаен хатын житми безнен каханга, утчагыр хатын Айбиби бүлмәсенә керергә кыймады Булат бәк, ә хәрам атакайны чакыртып алды һәм каханнын булачак хатынын кунак бүлмәсенә дәшәргә кушты. —Бик күрәсең килсә, мин аны дәшәрмен, тик озак сөйләштермәм,— диде хәрам атакай Булат бәккә таба карамый гына. —Мин сина меңнәрчә рәхмәтләр тезәм, меңнәрчә рәхмәтләр, атакай. Хәрам атакай бер сүз әйтми китеп барды һәм күп тә үтми Айбибине җитәкләп килеп тә җитте. Һәм нечкә тавышы белән: —Мин кырыгызда булырмын,—диде —Саумы, хан кызы!—диде Айбиби килеп җитүгә Булат бәк.—Исән-имин килеп җиттегезме? —Юл имин булды, Булат бәк. Рәхмәт —Мин каханнын тарханы булам. Аккала да, Ханбалык та минем кулымда, хан кызы. —Сезнең кулда башыгыздагы бүрек кенә, Булат бәк, анысын да Болгар базарыннан сатып алгансыздыр әле.—диде Аибиби Булат бәк хан кызынын бу сүзләренә тураебрак басты, тирә-ягына күз ташлады, тагын берәрсе тынлап тормыймы, янәсе, бигрәк тә өлкән равва, ялт итеп бүреген салып, угаларга тотынды. Бит ул бу ирдәүкә кызга нидер әйтергә тиеш иде. тик тәмам зиһене чуалды, әйтергә теләгән сүзе күңелендә төерләнеп калды. —Мин китим инде, Булат бәк,—диде хан кызы. —Әйе, әйе, китегез,—диде Булат бәк баш ия-ия һәм игътибар итте, хәрам ата аңа ирен чите белән генә елмаеп китеп бара иде “Аҗцаһа ук булмаса да, шул тирәдә икән шул”,—дип уйлап куйды Булат бәк, хан кызы белән анын артыннан титаклаган хәрам атакайга карап һәм үзе дә кисәк кенә борылып сарайдан чыгып китте Тәүге кәефе гүя аяк астына төшеп, туфрак-тузанга әверелгән иде. Бер кич аерым бүлмәдә кунганнан сон Айбибине кахан кырына алырга килделәр. Башта кахан аны тәхет ягында кабул итәргә булган икән, хәрам ата шул хакта кереп искәрткәч, ул аңа бер сүз дә әйтмәде, әмма ашыкмый гына киенә башлады. Һәм, сәер хәл, аңа кисәк дулкынлану килде. Ул гаса- билануга кадәр барып җитте, битенә кершән сөрткәндә кулларына кадәр калтыравын тойды. Нигә булыр бу? Әллә сон мин анардан шулай куркаммы? . Курыкмыйм ич, курыкмыйм! Шулай дип үзен юатты, әмма күңеле тыныч түгел иде, йөрәгенә кадәр ешрак тибә башлады. Көзгегә кат-кат күз ташлады. Барысы да әйбәт кебек иде, буе-сыны да, йөзе-кыяфәте дә. Тик барыбер дулкынланды.. Ниндирәк кеше икән кахан? Хатын-кыз күзе төшәрлекме'’ Кырык хатын белән тора ич! Аңамы кыз кадерен белү!. Курыкма, кыю бул, кыю бул, Айбиби, кыю бул!.. Хәрам ата, ишекне ачып, башын тыкты. —Балакай, сүзне алдан башлама Кахан ошатмас Үзе сорасын. Йомышларын соңынан әйтерсең. —Яхшы, сез дигәнчә итәрмен, хәрам ата,—диде ана Айбиби ишек ягына карамый гына, һәм тынычлана төште. Әйе, аңа кем белән булса да сөйләшергә кирәк икән, тынычлану өчен. Тарлавыкка чыкты, хәрам ата чүәген сөйрәп алдан китте һәм Айбибигә әйләнеп карамый гына: —Кахан йомшак табигатьле кеше, рәнжетә күрмә тагын үзен, балакай —Ул мине рәнҗетмәсә, мин аны рәнҗетергә тырышмам, хәрам ата. —Бик әйбәт, бик әйбәт, балакай. Менә тәхет ишеге, мин анда үтмәм, кыю бул, балакай. Кахан кыюларны ярата... —Рәхмәт, хәрам ата. Айбиби күренүгә, ишек янындагы сакчылар айбалталарын читкә алды һәм тәхет ягы ишекләре ачылды. Эчкәре ишекләрне ачучылар Айбиби үтүгә, ишекләрне ябып та куйдылар. Айбиби чак кына башын күтәрде һәм түр якта киң терәкле тәхеттә утырган каханны күрде. Ул ана затлы күренде, һәрхәлдә күңел күзе шулай кабул итте. Айбиби керүгә һәм аңа күз ташлауга, кахан тәхетеннән кушы, әкрен генә, бер сүз әйтми, аның янына килде, ияк очыннан алып, башын күтәрде, күзләренә карады. —Мин сине көттем, Айбиби,—диде. Гап-гади итеп әйтте: “Мин сине көттем'’. Аннары терсәгеннән алды да берьякта торган кечкенә өстәлгә таба алып китге. Айбибине урындыкка утыртты һәм үзе аның каршына утырды. Менә шунда Айбиби каханнын йөзенә күз төшереп алды. Тугсыл- рак йөзле иде Йосыф кахан, күзләре кара-күгелҗем, Идел ярларында үскән бөрлегән төсен хәтерләтәләр. Кечкенә йомры сакал, төз борын. Киңчә кашлы. Кул бармаклары нечкә, озын. Әмма тыгыз бәдәнле сыман тоелды Айбибигә булачак ире. —Исем-атын Айбиби бит, шулаймы хан кызы? Айбибигә анын тавышы, нәзакатьле итеп соравы ошады, ул аңа сусыл иреннәрен җәеп елмайды. Әйе, Идел буе Болгар ханы кызының исеме Айбиби, Талиб атасы биргән исем. Әнә шул бала Йосыф каханга кырык беренче хатын булып тартылды. Кабул итсә, кабул итсен, кабул итмәсә кайтарып җибәрсен. Эчтән шулай дисә дә, ни сәбәпледер, бу сүзләрне әйтергә кыймады, аны нидер тыйды, нидер дәштермәде. —Мин сине, Мөхәммәд хан кызы, болай ук гүзәл булырсын дип уйламаган идем. Мин өлкән равваны да кисәтеп куйдым, атана да кат-кат әйттем, Айбиби кызын баш хатын булыр, дип. һәм ялгышмаганмын. Син, чынлап та, гүзәл зат, минем аккошларымны хәтерләтәсең. Йосыф кахан Айбибинең кулына үрелде, кулын-кулга куйды. Ахыр урыннан купты да Айбибинең алдына тезләнде. —Ни эчә, ни тели, хан кызы Айбиби? —Чия төнәтмәсе, кахан, чия төнәтмәсе. Кахан көмеш кыңгырауны зеңләтте. Ишектә хезмәтче күренде. —Мина грек шәрабы, хан кызына чия төнәтмәсе китер. Бавырчы булса кирәк, каханга баш иде дә чыгып китте һәм күп тә үтми, ике кулына ике көмеш бокал тотып килеп тә керде. Бавырчы шул чиккә җитеп юан гәүдәле иде ки, Айбиби аңа кызыксынып карап алды, чөнки теге атлаганда як-якка авыша, ә аяклары йөрми, шуып йөридер кебек иде. Бокалларны өстәлгә куеп киткәч, Айбиби каханнан сорап куйды. —Нигә ул шулкадәр юан? —Бирәннәр санында йөри ул, һәр елны беренче урынны ала. Без ел саен бирәннәр ярышы уздырабыз, шул ярышта һәр елны миннән бүләк ала. Хәрам ата ул, алар барысы да юаннар. Аларга ашаудан башка берни дә кирәкми. Минем хатыннарыма да алар хезмәт күрсәтәләр. —Ә раввалар нишлиләр? —Раввалар!—дип гаҗәпләнде Йосыф кахан.—Раввалар һәммәсенә дә күзколак булып торалар, барысына да. Сарайдагы тәртипләрне Булан кахан урнаштырып калдырган. Шул тәртип белән яшибез, көн күрәбез, хан кызы Айбиби. Шулчак тәхет ягына бер көтү кызлар килеп керде, барысы да өстәлне уратып, каханга килеп елыштылар. Айбиби ни кылырга белми каушый калды. Болар кемнәр? Нинди кызобалалар?.. —Булды, булды,—диде аларга Йосыф кахан —Булды, китегез. Кызлар ничек килеп кергән булсалар, шулай чыгып та киттеләр. Айбибинең каханнан сорыйсы килде: “Кемнәр, нинди кызлар болар?”, тик теле бармады Кызларның яшькелт матур күлмәкләре, башларындагы өрфә калфаклары гына бермәл күз алдында торды. —Гаҗәпләнмә,—диде ана кахан.— Хатыннарымнан туган кызларым, мәдрәсәдә укыйлар. Улларым да бар, ләкин аларнын берсе дә Аккалада юк, төрле биләмәләрдә тәрбияләнәләр —Кызларыгызны да равваларыгыз укытамы? —Равваларым укыта. Равваларны мин махсус чакыру аша Исраилдән тарттырдым. Ни әйтә ала иде ул ана. Һични! Бит ил каханы, кахан идарә иткән ил астында уннарча ил вә халыклар, барысы да каханатка ясак түли, шул исәптән Болгар да. Моны гына яхшы белә иңде Айбиби. Ул хәзер үк ана үз таләпләрен куярга тиеш, иртәгә сон булып куюы бар Хәзер үк. Айбиби каршында грек шәрабе эчеп торган Йосыф каханга карады, елмайды. —Хөрмәткә ия кахан, мин Хазарстанга үз иркем белән килмәдем, богаулап ук озатмаса да, мине атам сезнен кырга жибәрде. Мине, хөрмәткә ия Йосыф кахан, йөзләрчә кеше озата килде. Шулар арасында минем шәехем, абыстаем, табибым бар Алар бире килеп йөрерләрме, әллә булмаса мин үзем Ханбалыкка атар янына чыга йөрерменме?.. Йосыф каханның тутсыл йөзенә елмаю галәмәте кунды, башын түбән иеп, бермәл як-якка чайкап торды, шуннан сон гына Айбибинең зәнгәр күзләренә карады. Карады да, ни сәбәпледер, коргаксыган иреннәрен ялап куйды. —Сарайга бары тик мин биргән мөһерле тәңкә белән генә кереп була, Айбиби. Синен белән килгән гаскәриләр кайтып китәрләр, атан белән шулай килешенгән Ә менә абыстаең белән табибын бире керә йөрерләр, аларга кахан мөһере бирелер Шәехкә юк, шәех Тәбирне мин беләм, ана иленә кайтып китү хәерлерәк булыр, Мөхәммәд хан кызы Айбиби Минем әмерем шул булыр... —Рәхмәт галиҗәнапләре, мин сезнен игелегегезне гомерем буена онытмам. —Гомер буе,—диде Йосыф кахан һәм бокалын өстәлгә куйды —Шартнамәләргә гадәттә мин илчеләрне кабул итү бүлмәсендә имзам сала идем, хан кызы. Сиңа ташлама ясарга булдым... Шул сүзләрне әйтте дә кеткелдәп көлеп алды һәм кесәсеннән ике алтын тәңгә чыгарып бирде. —Шушымы рөхсәт тәңкәсе? —Ләкин бер шарт белән, якыннарын син бирегә килгән көннән бер ай вакыт үткәч кенә керә алалар. Бу алтын тәңкәләрне мин үз илемдә суктырам. Алар йөрештә, ләкин Аккалага үтү өчен сугылган тәңкәләрдә минем сурәтем вә исемем язылган. —Ай эчендә мин авырып китсәм? —Үзем дәвалармын, үзем,—диде Йосыф кахан көлемсерәп. —Йншалла, Тәңрем мине ташламас. —Тәнре мәҗүсиләр алласы, хан кызы. Минем сараемда юк-барга ышанмасагыз идс. Мин илемдә һәм калаларымда барча диннәргә дә ирек бирдем, барча диннәргә дә. Ханбалыкта мәчетләр дә, чиркәүләр дә, синогог- лар да бар. Минем илемдә һәр адәм базасы үз динен тота аза, хан кызы Айбиби Шуның өчен синен мөслимә булып калуыңа мин каршы түгел, әмма нә христианнарга, нә мөселманнарга Аккалага керергә рөхсәт ителми. Бу хакта да белеп торсагыз иде, Мөхәммәд хан кызы Айбиби Шул сүзләрне әйтте дә Йосыф кахан янә көмеш кыңгыравын зеңзәтге, шундук тәхет ягына өч-дүрт равва керде һәм алар бер сүз әйтми, Айбибине өстәл яныннан култыклап алдылар да тәхет ягыннан алып чыгып киттеләр. һәм янә бер сүз әйтми, аны үз бүлмәсенә кертеп калдырдылар Ни гаҗәп, ни өчен шулай дип Айбиби дә сорамады, раввалар да бер кәлимә сүз әйтмәделәр, алып чыгып барганда кечкенә өстаз янында грек шәрабе суырып утырган Йосыф кахан да авыз ачып бер сүз әйтмәде Бүлмәсенә кергәч. Айбибигә кинәт ямансу булып китте. Ул күңел күзе белән карамый гына бүлмәдәге җиһазларны күздән кичерде һәм түр яктагы ятакка барып ауды. Нәкъ менә ауды. Ул һични аңламады һәм аңлар халәттә дә түгел иде. Ни өчен Йосыф кахан шулай итте. Бит матур итеп кенә сөйләшеп утырганнар иде, югыйсә. Әйе, күзгә-күз карал, елмаешып. Айбиби бермәл өнсез калды. Ни өчен, ни өчен, ни өчен?!. Сорау, сорау, сорау. Әйе. ни өчен аны Йосыф кахан үз кырыннан бик тиз озатты?.. Кинәт атта далага чыгып чапкан Ислам күз алдына килде. “Ислам, бәгырь. кайда син, кайларда йөрисен!.. Син булсаңмы, син булсаң, мине..." Әйе. нишли алыр иде Ислам?.. Һични кыла алмас иде, чөнки ул әсир ителде һәм аны—Мөхәммәд хан кызын—Хазарстан кахан ы Йосыф әсир итте. Каханнан барысын да көткән иде Айбиби, ләкин һич тә болай булыр дип уйламаган иде. Әллә сон акыллы булырга теләдеме?.. Бик ихтимал ич. Нинди ир-зат үзеннән акыллы хатын-кызны яратсын, ул анардан көне белән читләшә, көне белән... Шулай диде ана Рәшидә анакае, шулай. Бик акыллы булып күренергә тырышма, акыллы ир-атны үзеңнеке итәргә теләсәң, башыңны беразга юләргә сал. Үзеңнеке иткәч, акылыңны күрсәтерсең.. Димәк, мин кахан алдында акыллы булырга теләдем, ә бу хәл кахан- га ошамады. Хәер, син моны үзен теләгән идең ләбаса! Уен-көлке белән каладан чыгып китсәң дә, күнелен бер дә кырык хатыны булган каханга тартылмады, нигәдер күз алдында һәрчак Ислам торды, Ислам булды. Хак, Йосыф кахан аңа ошады, күңеле кинәт йомшарып, йөгәнсезләнеп китте, ләкин бу хәл шундук үтте. Айбибинең тамак төбенә төер тыгылгандай булды, күзләре дымланды, бите буйлап яшь бөртекләре ага башлады. Ләкин ул ана игътибар итмәде Күз алдына яшь томаны аша әле Ислам, әле Йосыф кахан килде. Икесе дә аны кызганалар, юатырга телиләр сыман. Ә ул аларга үпкәле, елый да елый. Их. кырында Рәшидә анакае булса икән! Юата белер иде ул аны, аркасыннан сөя-сөя юатыр, матур-матур сүзләр тезәр иде. Айбиби шыңшый ук башлады. Шул вакыт тәүге хәрам ата ишекне кысып кына ачты да, башын тыкты. Элек игътибар итмәгән иде хәрам атага, ә ул чөенке борынлы, мөлдерәп торган симез йөзле, кысык күзле иде. —Айбиби бала елый,—диде хәрам ата, ишекне кин итеп ачты, әмма бусагадан узмады.—Тиздән сина да нәүбәт җитәр, балакай, елама. Мин сине ашарга дәшәм, ашханәгә, хатыннар анда инде, сине көтәләр—баш хатынны. —Мин баш хатын түгел, мин хан кызы, Мөхәммәд хан кызы. —Менә шулай, ачулан, ачулану белән үз көенә кайтырсың. Хан кызымы син, Йосыф кахан хатынымы, сарайга тартылгансың икән, баш хатын инде син, балакай. Баш хатын. Һәм аста ашханәдә Йосыф каханнын кырык хатыны кулларына кашык тотарга куркып сине көтәләр. —Хәзер үкме? —Хәзер үк, балакай, хәзер үк. Битендәге яшьләрне әнә теге сөлгегә һәйбәтләп сөрт тә, әйдә... Айбиби чынлап та кыюланып китте, хәрам атага ияреп китте, барыр җайда ул анардан сорады. —Атын ничек, хәрам ата? —Саул идем, хәзер инде миңа ул исем белән бик сирәк дәшәләр. —Димәк, син, бичара, яһүд. —Яһүд, балакай, яһүд. Мине Румда шул хәлгә төшерделәр. Халкын христиан диненә өндәп йөргән өчен яман халык тотты да... —Нинди яман халык? —Мәҗүсиләр, имансызлар. —Син аларга каһәр укы, атакай. —Каһәр укып кына булган әгъзам кайтса икән ул, балакай. ...Аларны күрүгә өстәл янында утырган хатыннар шым булдылар, барысы да Айбибигә текәлде. Хәрам ата Айбибине кулыннан тотьт, тиешле урынга утыртты. Айбиби исә, тезелеп утырган хатыннарга күз йөртеп чыкты да, затлы киенгән һәм берсеннән-берсе чибәр күренгән ишләренә сәлам юллады, ахыр: АЙВИВИ —Табындагы ашларыгыз тәмле булсын, хатыннар,—диде Хатыннар барысы да елмаешты һәм кашык-ризыкларына үрелделәр. Айбиби дә алдына куелган ризыкка күз ташлады. Савытта балык ите иде, сөяксез диярлек. Хатыннар үзара тыенкы гына сөйләшә-сөйләшә ашадылар, хәрам атакайлар китергән һәр ризык тәмле тоелды Айбибигә, ләкин кайбер ризыклардан баш тартучы хатыннарны да күрде Шунда ул тутсылрак йөзле, зур кара күзле бер хатынга игътибар итте. Хатын Айбибигә карый да елмая, карап ала да елмая. Күлмәге яшькелт-сары. өрфия тукымадан булган яулыгын маңгаена төшереп үк бәйләгән. Яулыкка жәйран сурәте төшерелгән. Хатыннын бармаклары нечкә, очлаеп килә. Сулъяк битендә чәнчә бармак очы хәтле генә мин. Әллә ясалма, әллә туа-туганнан килә— белмәле түгел. Күз керфекләре озын, өскә таба кайтарылып тора. Күзләрен күтәреп Айбибигә караган саен баш хатын буласы һәм инде шул вазифаны үти дә башлаган Мөхәммәд хан кызына унайсыз булып китә һәм ул анын тарафына карамас була. Хак, Айбиби берәм-берәм башка хатыннарга да күз төшереп чыкты, ләкин ахыр чиктә зур кара күзле чатын барыбер аны жәлеп итә төште. Табынга алма-хөрмә, җиләк-җимеш китерделәр. Нигәдер Айбиби хатыннар йөзендә моңсулык күрмәде, хатыннар үзара сөйләшә-сөйләшә ашыйлар, хәтта көлешеп тә алалар, ә менә зур кара күзле хатын берсе белән дә сөйләшми, аралашмый, тик әкрен генә ашап утыра, әмма юк-юк та Айбиби ягына карап ала һәм озын керфекләрен каккалап, күзләрен түбән төшерә иде. “Күр әле, бер гаиләдәй яшиләр икән бит Йосыф каханнын хатыннары, ә ана әллә ниләр сөйләп бетерделәр. Әйе, өйдә чакта, сарайда— Болгарында. Имеш, хатыннар арасында төрле хәлләр булгалый, үзара ка- хан өчен ызгышып та алалар. “Тик бер ирне ничек кырыкка бүлергә була икән?”—дип уйлады Айбиби. Бәхәссез, кахан хатыннары барысы да аны өзелеп яратмыйлар һәм үзләренә тиешле көнне зарыгып көтеп алмыйлардыр. Бит нигездә аларны бикләп тоталар. Хак. еш кына калага алып чыгалар, Идел буена алып төшәләр, көймәләрдә йөртәләр, әмма һаман да шул бер хәрам аталар Ашап-эчкәч, хатыннар шау-шу килеп бүлмәләренә таралышты. Айбиби дә хәрам ата озатуында үз бүлмәсенә таба кузгалды Шунда ул кырын күзе белән генә күрде, хәрам атадан кала тошеп. әнә шул зур күзле хатын атлый һәм аңа, нидер әйтергә теләгәндәй, ымсынып куйгандай итә Һәрхәлдә Айбибигә шулай тоелды. Хәрам ата исә, башын түбән игән килеш атлый да атлый, берәүне дә күрми, күрергә дә теләми сыман. Ана хатыннар оясы ике дөнья бер моржа иде, күрәсең. Хәрам атакайга күз ташлауга хәтер күгендә эленеп калган карт алаша пәйда булды Андый атлар күбрәк су- башларда, ягъни иген игүчеләрдә, җир сукалаучыларда булырлар иде Мескен ат сукадан туктагач, арып-алжуы шул чиккә җитә иде булса кирәк, күз кабакларына кунган явыз чебеннәрне дә кумас иде Бу хакта ана Рәшидә абыстай да сөйләде, мескен атны адәми затлар кайчандыр рәнҗеткәннәр, бер әгъзасыннан мәхрүм иткәннәр. Тик бу ни була инде?! Кая монда гаделлек?! Ничек Аллаһыдан курыкмыйлар кахан раввллары? Рәшидә абыстае бу хакта бик тәфсилләп сөйләсә дә, ул вакытта Айбиби мона гомумән көлеп караган иде Монда исә ул кешеләрне үз күзе белән күрде һәм хәрам атаны кызганып куйды. —Хәрам ата, бар инде, син кит, үз юлында бул. Мин үзем дә бүлмәмне табармын. —Яхшы, балакай,—диде хәрам ата һәм аягын сөйрәп китеп барды Айбиби артына әйләнеп карады, зур күзле хатынны көтеп алды — Исем-атын ничек?—дип сорады ул хатын килеп җитәр-җитмәс —Хәдичә атлы мин.. — Кай илдән тартылдың? —Гарәбстаннан. Төрки телдә сакаурак сөйләшсә дә сүзләрне дөрес әйтә иде Хәдичә хатын —Атаң-анан кем иде? —Хәлиф җариясе идем мин, хәлиф җариясе. Минем сезнең бүлмәгезгә керәсем килә, әйтер сүзем бар,—диде хатын Айбибинең күзләренә карап Зур кара күзләрдә ниндидер сихер бар кебек тоелды Айбибигә, әмма хатынның кәефен кырырга теләмәде. —Әйдә сон,—диде ул һәм алдан китте. Бүлмәгә кергәч, Хәдичә хатын әйтте: —Бүген безне Аккошлар култыгына алып төшәчәкләр, Йосыф кахан да киләчәк. —Нинди аккошлар тагын? —Монда Аккошлар үрчетә торган култык бар, Идел елгасы култыгы, шунда аккошлар төшә, ә без аларны ашатабыз, Айбиби. —Син минем исемемне дә беләсең икән,—дип “син”гә күчте Айбиби. —Безгә бу хакта раввалар күптән җиткерделәр инде. Сезгә Идел буе Болгарыннан баш хатын тарттырачаклар, диделәр. Кахан ятагына керергә нәүбәтне дә син куячаксың, диделәр. Минем кахан ятагына кергәнем юк дияргә була. —Нигә алай, Хәдичә?—Айбиби хатынны кулыннан алды, ятакка утыртты. —Яратмадым мин аны. Ул үз динен барча диннәрдән дә өстен күрә. Ә бу саташудыр. Аннары мине ул никахсыз алырга теләде. Шунын өчен минем синең белән сөйләшәсем килә. Син дә бит мөслимә. Кахан ятагына никахсыз үтәргә исәбеңме әллә? Моны Айбиби Хәдичә хатыннан көтмәгән иде, ул анын янәшәсенә утырды, ике учы белән хатынның битләреннән алды, күзләренә карады. Һәм гүя төпсез диңгезгә чумгандай хис итте үзен. Ни бу, ни булды аңа?.. Айбиби аны кочагына алды, назлый-сөя башлады, гүя Хәдичә хатын нәни бер бала иде. Хәдичә калтырана һәм ана елыша башлады. Ахыр елап ук җибәрде. —Без бүген өрфия күлмәкләр киеп Аккошлар култыгына төшәчәкбез Барчабыз да...,—диде шыншый-шыңшый Хәдичә. —Син әле дә сафмы? Хәдичә Айбибинең күзләренә карады, яшьле күзләре мөлдерәмә тулы яшь иде. —Мин Мөслимә, Айбиби. Мөслимә. Ә ул мине кимсетмәкче, рәнжетмәкче. Булмас ул, булмас!.. —Тынычлан Хәдичә, сине мин рәнҗетергә бирмәм. Хәдичәнең зур күзләре тагы да зураеп китте. Ул бер тын ни әйтергә белми торды. Ышанды да кебек ул Айбибигә, ышанмады да, чөнки бит хан кызы каханнын ятагында да булмаган әле. Моның өстенә хәрам атакайлар күзәтә, баш хатын булып алган Айбиби кемне дә булса якласа, йә булмаса ана нинди дә булса ярдәм итсә—Айбибине җәза көтәчәк һәм бик яман җәза. Айбиби белми булса кирәк әле, Хазарстанда ил белән Сабир каханбәк идарә итә, ә каханбәк белән кахан, кахан белән өлкән равва Хәрам аталар барысы да өлкән раввага буйсына, әйе, сарайдагы казнабашка кадәр өлкән раввага хисап тота. Тәүге өлкән равваның кахан хатыннарының беренә күзе төшә һәм җай китереп, теге бичара хатынны бүлмәсенә алып керә. Ә хәрам аталар бу хәлне каханга җиткерделәр. Кахан исә, каханбәк Сабирны дәшеп алды да барча хатыннары алдында бер-берсен яратышып кавышканнарны кылычтан уздыртгы. Гыйбрәт булсын өчен. Менә нинди шартларда яшиләр алар кахан кулында. Айбиби исә боларның берсен дә белми булса кирәк. — Безне далага да алып чыккалыйлар. Бер тапкыр шулай далага чыккач, кыргый угызлар каханнын ике хатынын урлап алып киттеләр, кахан сакчылары кыз урлаучыларны куа барсалар да якын килергә курыктылар, чөнки угыз мәргәннәре оста мәргәннәр, очкан кошнын күзенә тигезәләр. Әмма кахан моңа бер дә лаф ормады. Шул хатыннар иленнән вә халыкларыннан тагын икешәр хатын тарттырды. Айбиби бер сүз дә әйтмәде. Ул белә иде, яһүд раввалары борын-борын заманнардан ук күп хатын тотканнар Әйтик, Сөләйман пәйгамбәрнең тугыз йөз хатыны була. Ә менә Хазарстан каханына тугыз йөз хатын тотарга раввалар рөхсәт бирмәгән Кырык хатын җитәр, дигәннәр, һәм шул хакта хәтта канун чыгарганнар. Йосыф кахан да әнә шул канунга таянып яши, ил белән идарә итә Шулай диде дә Хәдичә хатын янә Айбибигә килеп сыенды һәм елтырый башлаган күзләре белән хан кызына карады —Минем дә кемнәрдәндер сөеләсем килә, Айбиби. Сөй әле, ярат әле мине, мин бичара саф калган кыз баланы, синен кебек кыз баланы. Айбиби ахирәт —Ахирәт!—дип гаҗәпләнде Айбиби, ә үзе Хәдичәне кочагына атды, чәчләреннән сыйпады, аркасыннан, янбашыннан сөйде, әнә шуннан сон анын үзенә дә әллә ниткән анлап та, аңлатып та булмаган якынлык ташкыны килеп орылды Анын кочагында Хәдичә түгел, гүя сарай табибы улы Ислам ята иде Юк, кахан үзе. Айбиби Хәдичәнең башын тагы да күкрәгенә кыса төште һәм күкрәгенә елышкан саен мөслимә кызнын калтырана башлавын тоеп, ни өчендер кисәк сискәнеп китте. Бөтен тәнен тетрәндереп, сәер бер халәт узды, колак түрендә татлы бер рәхәт зенләп, йөрәген җилкетеп куйды. Шушы назлау, шушы сөю ана шул чиккә җитеп рәхәт бирде ки, ул чак кына кычкырып җибәрмичә калды Һәм шунда зиһене аша курку хисе узды Кемдер ишекне шакый кебек тоелды —Кем бар анда?! Хәдичә иненә төшкән өрфия яулыгын рәтләде, кызарынып киткән күзләре белән көзгегә барып капланды. Һәм Айбибигә карамый гына: —Никахсыз каханны яныңа алма, хан кызы,—диде Айбиби торып, ишекле-түрле йөреп килде —Ничек инде никахсыз, Хәдичә ахирәт?. —Мулла чакыртсын да никах укытсын, шуны таләп ит. Син баш хатын буласы кеше, шуны таләп ит Минем кебек Без хәзер синен белән ахирәтләр, Айбиби. —Ахирәтләр,—диде тыенкы гына Айбиби бу сүзнен ахырына төшенми торып. —Ләкин бит анын мине... —Әйтмә алай, Мөхәммәд хан кызы, әйтмә,—дип Айбибигә таба борылды Хәдичә Анын зур кара күзләрендә чаткылар җемелди кебек иде —Без ахирәтләр, ахирәткә кадәр бергә булырга тиешбез. —Кахан бар хатыннарын да үзе... —Белмим,—диде Хәдичә анын янына ук килеп —Белмим, кайбер булачак хатыннарын хәрам аталар сөяк белән. —Бу хакмы, Хәдичә? —Кахан кайбер хатыннарын әнә шул ысул белән эш иткәннән сон кабул итә, диләр. Ләкин мин ышанмыйм. Хәрам аталар мина кагылмады, гөнаһка керәсем килми. —Өлкән равва да сабак бирәме? —Атнага бер, шимбә көнне, шимбә яһүдләр көне —Мин аны кайчан күрә алам? —Белмим, ләкин син аны күрерсең. Ул кайчан Аккошлар култыгына да төшә... Кахан га ияреп. —Нигә? _ —Белмим Өлкән равва һәммәсенә дә баш кеше, хәтта кахан да ана буйсына. „ , —Миңа кахан табибым һәм абыстаемны сарайга кертергә рөхсәт бирермен диде Тик бер айдан сон дип әйтте —Табибын кем? л —Житкән егет, мин ана гашыйк идем, тик Иосыф каханны күрдем дә ул күнел түремнән китеп, читкәрәк басты кебек. —Син каханга гашыйк булдыңмы, Айбиби ” __Юк дисәм, ялганлармын дип куркам, Хәдичә ахирәт Ул минем алды ма тезләнде, башын тезләремә салып торды һәм мин аны, үзем дә сизмичә, башыннан сыйпый башладым. Ошады миңа кахан, Хәдичә ахирәт, кичер мине. —Абыстаең бу хакта беләме? —Юк, ул бернәрсә дә белми, алар Ханбалыкта. аларны сарайга уздырмадылар. —Мин сина бернинди дә киңәш бирә алмыйм, ахирәтем, йөрәгең ни тели, йөрәген ни әйтә—шулай ит. Шулай диде дә Хәдичә хатын чыгып китте. Айбиби ятагына килеп утырды да мангаен учларына салып, бер тын уйланып утырды. Ниләр сөйләде ул ком сахрасыннан килгән һәм бөтенләй ят табигатьтә туып-үскән кызга һәм, иң гажәбе, нә атасын, нә анасын белмәгән кешегә? Ә бит аның равва- лар шымчысы булып куюы да бар иде. Айбибинең бермәлгә зиһене чуалды, ни уйларга белми үзенен самимилегенә исе китеп, бик озак бер ноктага карап торды. Кая караганын ул белмәде, чөнки бөтен уй-хисе күңел түрендә, йөрәген тыңлый иде. Шунда ишек шакыдылар, гадәттәгечә хәрам ата башын ишеккә тыкты —Мөхәммәд хан кызы Айбиби балакай, өрфия күлмәген ки. Күлмәгең киштәдә. Аккошлар култыгына төшәбез. —Ярый, атакай,—диде Айбиби. Һәм, торып, көзге янына килде, битләрен сыйпаштырды, чәчләрен рәтләде, дистәләрчә күлмәкләр арасыннан өрфия күлмәкне табып, анадан тума чишенде, шул күлмәкне киде дә ниндидер үзе дә аңлап бетермәгән оялу тоеп, көзге алдына килеп басты. Хак, адәм тәнен күлмәк яшерә, ләкин барыбер сын күренә, сихерле бер серләр йомгагы аша күренә иде. Айбиби нечкә биленә, калку күкрәкләренә игътибар итте, эчкә баткан кендегенә, гәүдә-сынына һәм барысыннан да канәгать калып, үзалдына елмайды. Аны шушы күлмәктә күргәч, кахан йә егылып китәр, йә сукыраер. Сукыраймаса да Айбибигә ияреп киткәнен сизми калыр. Кинәт кенә Айбиби бер башка үскәндәй булды. Баш хатын булганы өчен генә түгел, гүзәллеге һәм зифалыгы белән дә, зәңгәр күзләре белән дә, төсе-йөзе белән дә. . Тагын ние белән?.. Менә анысын белми иде Айбиби. Аккошлар ашатырга төшкәндә Хәдичә анда иде инде. Хатыннар барчасы да аңа игътибар иттеләр. Чөнки Айбиби аларның барчасыннан да күлмәк төсе белән генә түгел, яшьлеге, сафлыгы белән аерылып тора иде, чөнки анын йөзенә каханның һәммәсенә дә битараф булган гамьсезлеге, хатын-кызга булган мәхәббәтсез генә тартылу халәте кунмаган иде. Ул, чынлап та, хатыннар арасында Идел суы читенә сибелгән гади ташлар арасындагы бәллүр иде. Күзе-йөзе генә түгел, гәүдә-сыны да җем-җем итеп тора, үзенә дәшә, чакыра иде. Моны Айбиби шундук сизеп алды һәм, әлбәттә, ахирәте Хәдичә дә. Айбибигә аккошлар ашатырга җим китереп бирделәр. Җим вак балыклардан тора, тубалга салынган, су кырына киләсе дә аккошларга ташлыйсы гына. Һәм Айбиби шулай итте дә. Шунда бер могҗиза булып алды. Ике аккош сөешә башладылар һәм беркемгә игътибар итми яратышалар иде. Муеннарын-муеннарына урыйлар, әле чумып китәләр, әле канатларын җәеп кочаклашкандай итәләр дә су өстендә биешә башлыйлар. Хатыннарның күзе сөешкән аккошларда иде. Кошларның сөешүе хатыннарны тәмам сихерләде, алар тып-тын калып, хәтта үзара сөйләшүдән дә туктадылар. Әмма бер читгәрәк торган хәрам аталар бу хәлгә исләре китми генә ком өстендә утыра бирделәр. Хәдичә Айбиби янына килде һәм ахирәтенен кулыннан алды да каты итеп кысты. —Алар бер-берсенә гашыйклар, алар бер-берсен яраталар, шулаймы, Айбиби? Шунда хатыннарның берсе: АЙВ ИВИ _87 —Кахан. Йосыф кахан!—дип кычкырды. Барысы да кахан килгән якка әйләнеп карады. Йосыф кахан чынлап та нәкъ алар янына, ягъни хатыннары аккошлар ашаткан җиргә килә иде. Йосыф кахан җемелдәп торган яшькелт-кызылсу халаттан. Аны хәрам агакайлар каршы алды һәм су буена озатып кузгалдылар, һәр атакайның кулында озын таяк. —Таяклар нигә?—дип сорады Айбиби Хәдичәгә карамый гына. —Таяклар кахан га үрелгән хатыннарның кулларына сугарга,—диде Хәдичә. —Каханга тотынырга да ярамыймыни? —Ярамый —Баш хатын буласы кеше мин тотынсам. Әйе, гәрчә ятагында булма- сам да. —Син, Мөхәммәд кызы Айбиби, башта раввалар кулыннан узарга тиешсен? — Ничек раввалар кулыннан? —Алар синен сафлыгыңны тикшерергә тиешләр. —Сине дә тикшерделәрме? —Мине дә тикшерделәр. Ләкин мин мөслимә буларак каханнан баш тарттым. Никах укыткач дидем. Кахан килеште, әмма мулланы чакырмый да чакырмый. —Йосыф кахан төрки ич. нигә ул... —Атасы төрки булган, диләр, ләкин әнисе Сара Таман тархан кулында, ул анда Айгөл хатыннын углын үстерә. Балигъ булгандыр инде ул бала. —Апамнын улы бирегә беркайчан да кайтып күренмәдеме? — Юк. моны кахан үзе теләми, диделәр. Каханны ефәк бау белән сынагач кына, өлкән равва рөхсәте белән угланны бирегә алып кайтачаклар Айбиби каханнан күзләрен алалмады. ә үзе Хәдичә хатынны тыңлады, аны Йосыф кахан кызыксындыра башлады Ул анын кырына кырык беренче хатын булып килде. Кайчан һәм кай көнне мәһшүр кахан аны ятагына тарттырыр? Тарттырган хәлдә ул нишләргә тиеш, каханга Хәдичә хатын кебек шарт куяргамы, әллә карусыз кочагына инәргә тиешме ’ Кем ана бу хакта киңәш бирә ала? Һичкем. Чөнки кинәшчесе Рәшидә абыстай кырында юк. ансыз ана биредә яшәве кыен булыр, бик кыен хәтта. Күр инде. Йосыф кахан туп-туры ана таба килә. Туп-туры, һичкемгә игътибар итми. Айбибигә җитәрәк, атакайлар туктадылар, таякларына таянып, нидер көтеп тора башладылар. Кахан Хәдичәгә: "Кит!"—дип кул гына селтәде Шулчак Айбибигә оялу килде Бит анын бөтен тәне-жаны хәтта үтәли күренә Хак. Рәшидә абыстай аңа барысын да өйрәтте, ирләр белән хатыннар арасында булган хәлләрне дә тәфсилләп сөйләр иде Ни кылырга, пичекләр үзеңне тотарга. Бигрәк тә кыз белән кияү арасында буласы якынлыкны, булганнан соң булган хәлләрне. . Тик бит монда ул кияүгә чыкмын, аны көчләп каханга тарттырдылар, көчләп. Ул монда бары гик атасы Мөхәммәд хан үтенече белән генә килде. Бары тик! Һәм ни кылмак кирәк. Йосыф кахан ана ошады. Юк. ул аңа гашыйк булмады, була да алмады, ләкин инде кахан аны алтын жеп белән булса да үзенә бәйләгән иде. Бу беренче очрашуда ук булды, кахан үзенең башын анын тезләренә салгач га Йосыф кахан гадәттән тыш озын халаттан иде. халаты ялт-йолт килә, башында шундый УК алтын җепләр белән тукылган тәкыя Ярым яһүд. ярым төрек Йосыф кахан ике халыкның да сыйфатын бергә җыйгандай үзен горур тота. Башы чөелгән, ияге алга чыккан, күзләрендә эчке бер хиссият белән ГУЛЫ елмаю. Ул өстен, барчасыннан да өстен, әле яшь. ир уртасы, ә монда яна табадан төшкән кебек бер кабып йотардай. Идел камышлары арасында үскән чәчкә кебек асыл-зат—япь-яшь кыз бала, җитмәсә Идел буе ханының кызы, аксөякләрдән, борынгы аксөяк нәселләрдән килгән сылу Якын ук килгәч кенә тойды Айбиби: Йосыф кахан күрер-күзгә бер дә хатын-кыз кызыкмаслык ир-зат түгел икән шул. Сарайда чакта каханнын буй-сынына ул чаклы игътибар итмәгән иде Айбиби, монда исә кахан бөтен барлыгы белән аның күнеленә кереп оялады. Ул аны күңеле белән кабул итте. Бит-йөзе генә түгел, сызылып киткән кара мыегы да каханга килешеп тора иде. Күз-карашында ниндидер йомшаклык, табигыйлык, эчкерсезлек. Янындагы Хәдичәне гүя жил алды, Йосыф кахан анын каршына ук килеп басты. Айбиби оялудан (бу ир-ат анын йөрәк тибүен күрәдер кебек тоелды) башын түбән иде, аяк очларына карады. Һәм шунда каханнын болгари итек башында бармак башы кадәр зөбәржәт таш күреп, күзе чагылып китте. —Айбиби,—диде килеп туктауга Йосыф кахан,—Аккошлар ашатырга төштекме? Ошадымы безнең аккошлар. Әйе, минем аккошлар?.. —Мин аларга җим ашаттым инде, хөрмәткә ия кахан,—диде Айбиби һәм бер читтәрәк басып торган атакайларга күз ташлап алды. Моңа кахан да игътибар итте, борылды да атакайларга китәргә ишарә ясады. —Мөхәммәд хан кызы Айбиби, атакайлардан ояламы?—диде Йосыф кахан. —Мин сездән дә оялам, Йосыф кахан, сездән дә. Алып китегез мине моннан, югыйсә мине җир убар. —Жир убар,—дип кеткелдәп көлеп алды Йосыф кахан, һәм күз ачып йомганчы Айбибине кулына күтәреп алды да ерак булмаган чатырга таба алып китте. Айбибинең өне алынды, ул курка калып, каханнын муенын кысып кочты. —Менә шулай, шулай кирәк, хан кызы,—диде Йосыф кахан һәм, аны чатырга кертеп, йомшак жофар тиресе жәелгән түшәккә салды. Ә үзе сиздерми генә кырына ятты. —Миңа оят, миңа... Йосыф кахан бер сүз әйтми, аны сөя-назлый башлады. Башта Айбиби үзендә аңлашылмаган курку тойды, ахыр сөю-назлауга чарасыз калып, үзе үк ана тартылды. Кахан аны шундаен сабыр һәм әкрен генә назлады вә сөйде, үпте, яратты ки, Айбиби һуштан язар дәрәҗәгә җитеп, үзе дә сизмәстән татлы итеп ыңгырашып куйды. Шушы халәте, татлы итеп ыңгырашып куюы, торган саен каханга сыена баруы илбашының канын кыздырды бугай, ул сак кына анын күлмәген салдырды, тыгыз күкрәгенә кагылды һәм Айбибине бөтенләй чарасыз итте. Ул инде бернәрсә дә ишетми, ул наз-сөюдән тәмам хиссият дулкынында тирбәлә иде. Ләкин кинәт Айбиби авырту тойды, авырту йөрәгенә ук булып кадалгандай итте, әмма ул инде һични тоймады, һуштан язган иде. Зиһене анын бик акрын ачылды, сизелер-сизелмәс кенә. Башта ул күзләрен ачмый гына янындагы кешене капшады. Йосыф кахан иде анын кырында. Һәм ул анадан тума шәрә ята, күзләрен йомган, тән-әгьзалары тәмам таралган сыман. Зиһен почмагында ниндидер шәм яна, әмма аңлашып җитми, ни булды аңа?.. Шулай буламы хатын булу? Нигә ул ана һични әйтә алмады? Бит ул мөслимә, һич югы никах укытсыннар иде... Нигә шулай ул аңа карусыз бирелде. Белде бит ни өчен каханның бирегә алып кергәнен. Белде, әмма һичнинди каршылык күрсәтмәде. Бу ни була инде... Әнә Хәдичә үз-үзен тыя алган, никахсыз каханны үз кырына китермәгән, ә ул хан кызы Айбиби каханнын наз-сөюенә чарасыз калып, һуштан язуга кадәр барып җиткән. Нигә соң әле ул булган хәлне сизми калды?! Нигә?!. Шунда кинәт янә йөрәгенә энә белән кададылар. Булган хәл кисәк яңадан кабатланды. Айбиби янә һуштан язды. Уянып китсә, Йосыф анын битләренә суккалый. —Уян, уян инде, Айбиби! Ни булды сиңа?! —Мин белмим, кахан, мин бернәрсә дә белмим. Мин курыктым, мин бит сиңа никахсыз бирелдем, мин бит мөслимә?! Айбиби кисәк капланды да үксеп-үртәлеп еларга тотынды. Кахан югалып калды, аны юатырга кереште, үзе сөйде-назлады... АЙВ ИВИ _89 Айбиби шактый вакыттан сон гына тынычланды һәм бер сүз әйтми чатыр түшәменә карап ятты —Мин хата кылдыммы, каханым? —Юк, Айбиби җанкай, син хата кылмадын. Син мина бирелден, кахан- га... —Мин мона шатланырга тиешме? -Әйе. —Чөнки син минем баш хатыным. Бу сарайда сина беркем бер сүз әйтә алмас. Беркем, бер сүз дә, Айбиби жан! Ул аны тагын соя-назлый башлады, ә үзе тылсымлы сүзләр тезде. Ул аны әле Аккошлар култыгындагы аккошка, әле күлдәге төнбоек чәчкәсенә, әле күктәге айга, әле йолдызларга, әле кояшнын үзенә тиңләде. Ахыр әйтеп куйды: —Син минем бердәнберем! —Бердәнбер кеше кырык хатын белән тормый, Йосыф кахан. Йосыф кахан бермәлгә югалып торды, нидер әйтәсе итте, әмма әйтмәде, Айбибине рәнҗетермен дип уйлады бугай. —Син минем ин-ин яраткан хатыным, Айбиби. Ни гажәп, кахан янә аны сөйде, назлады, үпмәгән җирен калдырмады. Айбиби кабат бөтен тәне буйлап тетрәнү үтүен тойды, назга бирелеп, ана тартылды Күр әле, бармаклары тигән бер җирне гүя рәхәтлек уты өтеп ала. Шушымы мәхәббәт?.. Ә Ислам?! Ислам белән ни булды соң?.. Болай ук татлы булмады ич! Ә монда кахан кагылган саен күккә аша, җаны күгәрчен кебек гөрли башлый Арып-алҗып бертын яткач кына Айбиби ана әйтте. —Мин һичкем гафу итмәслек гөнаһ кылдым, каханым. Мин Мөхәммәд хан кызы. —Шатланасы ит, Айбиби, шатланасы ит! Шулайдыр, бик ихтимал, ул шатланырга тиештер. Ни өчен? Кахан йөрәгенә үтеп кергән өченме? Никахсыз! Нә уйлар, нинди бәһа бирерләр миңа фәрештәләрем Ә шулай ятуы рәхәт иде. Бөтен тәнендә тымызык кына уяну хисе, җаны ял итә. Уналты ел буена көткән һәм Аллаһы тарафыннан бирелгән Ана булу йөген алган тән-җан сабырланып калган иде Хәтта яна гына йөрәгенә ук кадаган кеше дә инде ана ят түгел, якын, бик якын булып күренде, гәрчә каханнын кырык хатыны булса да, ул аныкы булды һәм ул ана бирелде, һәм үзе теләп... Айбиби үз йөрәк тибешен тоя, күнел түрендә челтерәп кенә чишмә ага башлаган кебек иде. Чишмә челтери, ә күнел сафлана бара. Бит ул әнә шул сафлыгын югалтты, ә күнел сафланган, агарынып, чистарынып, пакьлә- неп киткән кебек. Әллә сон бәхетле мизгел дигәне дә шушымы? —Сиздеңме шуны, Айбиби, син бит мине кочагында кысып үтерә яздың. Мин үзем дә күккә ашкандай бер халәттә калдым, кичер. Мин сине яраттым. Инде тор, киен. Идел суында коенып чыгыйк. Мин сине тагын дәшәрмен. Жанын сүрелә төшсен, татлыны тансыклый төш. Син баш хатын ич Мин дә, өлкән равва да шулай хәл иттек. Менә кайчан, әнә нинди сүзләрдән сон Айбибинең күңеленә гарьләнү килде. Һәм ул тезләрен кочаклап, торып утырды, бертын як-якка селкенеп алды, үртәлде, кимсенде, әмма дәшмәде Тик бераз шулай торгач кына: —Миңа оят, оят, каханым Атакайлар алдында, кырык хатынын алдында син мине көпә-көндез чатырыңа күтәреп атып кердең. Шуннан сон мин аларнын күзләренә ничекләр күреним9—диде. —Сиңа оят булырга тиеш түгел, син горурлан. Бу хәл моңа кадәр бер хатыныма да тәтемәде. —Никахсыз... —Дин кануннарын бозмадым мин, Айбиби. Минем дәүләтем үзенә бер сәясәт белән яши Мин Багдадка да. Румда да баш имәдем, имәячәкмен дә... Хак. мин атам төрки булса да яһүдләр диненә йөз тотам, әмма борынгы төрки бабаларыбызньщ Тәңре динен дә күз угыннан ерак йөртмим, ислам динен дә чит күрмим, христианнарга да ук атканым юк. Дәүләтемдә мин аларнын барысын да тигез күрәм Дөньядагы бер дин дә адәм балалары яратып якынлык кылганны гөнаһка санамый. Ә менә һәр дин бу мәсьәләгә карата үз канунын чыгарган. Менә монысы инде зур хатадыр, Айбиби. Миңа уннарча халык ясак түли, мин ул халыклардан гаскәр җыям, шул гаскәр белән дошманнарыма яу йөрим, ил-халкымны яклыйм, аларның тыныч яшәүләрен телим. Синен Аккалага тартылуың аркасында атан Мө- хәммәд ханга мин ташлама ясадым, аны күп кенә ясаклардан азат иттем. Моны мин синең өчен эшләдем, Мөхәммәд хан кызы Айбиби, синең өчен. Мин беләм, сине Мөхәммәд хан тәрбияләп кенә үстерә, синең атан Талиб хан. Бу хәлгә, исән булса, Талиб атан да каршы килмәс иде. Мин тынычлык телим, мин тынычлык яратам. Һәм тәртип. —Раввалар сиңа ярдәм итәләрме, каханым? —Әйткәнем булыр, равваларым сиңа ярдәм итәрләр, Айбиби хатын. —Мин сина ышанам, каханым, ышанам... Мин үз нәүбәтемне һәрчак сагынып көтәрмен... —Яраткан егетен бар идеме? Миңа җиткерделәр, синең кулыңны бөҗәнәк ханы Түрә улы Айдар сораган икән? —Мин белмим, бик мөмкин, сорагандыр да, ләкин син, каханым, өлгеррәк булып чыктың, синен белән чәчемне бәйләдем... Йосыф кахан бер сүз дә әйтмәде, Айбибинең битеннән үбеп алды да иңенә халатын салып, чатырдан чыгып китте. Ул да түгел, Айбиби киенеп өлгерүгә, чатырга өч равва керде һәм өчесе дә хан кызынын аягына төштеләр —Ни тели, Айбиби хатын0 ..—диделәр раввалар беравыздан. —Мин теләгәнемне алдым инде, раввалар, юлыгызда булыгыз.. Хатыннарны да алып китегез... Бу анын беренче боерыгы иде, раввалар ни сәбәпледер, гаҗәпләнә калып булса кирәк, күзгә-күз карашып алдылар, әмма бер сүз әйтми чатырдан чыгып шылдылар. Берүзе калган Айбиби чатыр эченә күз йөртеп чыкты, ахыр хәзер генә кахан белән икәүләшеп аунаган ятакка күз ташлап алды. Күзе ятакка төшүгә, каханның үзен назлавы зиһенендә чагылып үтте. Барысы да шулай хатын булалар микән?.. Айбиби шушы ятакта нәрсәдер тапкан да, югалткан да кебек иде. Ничек булды сон әле? Кахан аны сак кына шушы ятакка китереп салды, аннары назлый-сөя башлады. Айбиби анадан тума шәрә калуын сизми дә калды. Аннары ни булды? Юк, анысын күз алдына китерәсе килми. Жанга рәхәт тулып ятканда кинәт авырту булды. Калганын Айбиби хәтерләми. Ни булды шуннан, ни кылды анын белән Йосыф кахан?.. Хәтерли алмады. Нигә карышмады ул! Бит кул-аяклары да богауда түгел иде... Шаккатмалы хәл. Ләкин булганы булган иде инде. Ул көн эчендә хатын булды. Айбиби бер тын чатыр эчендә басыл торды да, япманы ачып, тышка карады. Нә су буенда, нә комлыкта бер кеше дә юк иде, бары тик аккошлар саллы гына арлы-бирле йөзәләр. Матурлар, горурлар, башларын югары тоталар. Айбиби чатырдан чыкты да су буена таба китте, барыр җайдан чүәген салып атты һәм килер җайдан ук чишенә башлап, салган әйберләрен ташлый-ташлый суга җитте, кереп үк китте. Ана рәхәт-рәхәт булып талгын җил чыгарган дулкын килеп орылды, дулкын аны гүя үзенә дәште, Айбиби колачларын киң җәеп, йөзеп китте. Аккошлар ана карап туктап калдылар Менә шунда аръяктагы камышлык кырында Айбиби ялгыз аккошны күрде Айбибине күрүгә, аккош каңгылдап куйгандай аваз чыгарды һәм күптәнге танышын күргәндәй, ана таба йөзеп килә башлады. Килеп җитәрәк тәпиләренә басты, канатларын кин жәеп, җилпенеп алды. Айбиби белән уйнарга теләгәндәй чумды һәм ана таба су астыннан йөзеп китте. Ләкин нидәндер курка калды, кире су кырына таба борылды. Яр кырына җитәрәк Айбиби судан чыкты, башын чайкап, әйләнеп аккош калган якка карады Аккош анын янәшәсендә иде Ул канат ларын жәеп, Аибибине кочагына алгандай итте дә кинәнә-кинәнә су өстендә биергә кереште Анын бу кыланышына иөхпәрчә аккошлар карап тордылар, ә беришләре, берни булмаган кебек, су төбеннән жим эхтәделәр. Аккош ана килеп сыенуга, Айбиби коты атынып, судан йөгереп чыкты һәм рәхәтләнеп үзеннән-үзе көлә башлады. Аккоштан курыкты ич, аккоштан, үзенен ин яраткан кошыннан! Көлә-көлә киенде, ә аккош һаман су өстендә бии. әле әйләнеп килә, әле каңгылдап куя. Өс-башын киде, чүәкләрен эзләп тапты һәм шунда ана рәхәт булып китте, әйтерсен, барысын да Идел суы юган иде, кылган гөнаһын да, мәхәббәтен дә (кемгә икәнен ачыкламады), гүя ул сафланып, пакь- ләнеп калган иде. Һәрхәлдә, Айбибинен күнелендә шундый хис туды. Чатырны узып, сарайга таба юнәлгән генә иде. ана каршы өлкән равванын килүен күрде Бу кешенең йөзе таныш иде инде ана Шып туктады, көтеп алды. Өлкән равванын баш түбәсендә ак төстәге чәпләшкә, өстендә юка Җилән, аягында болгари итек, кулында сырлап ясалган чукмарбашлы таяк. Табак битле, кирәкмәгән зур бөкре борынлы өлкән равваны Айбиби, эндәшми генә узып китмәкче иткән иде, рухани анын юлына таягын куйды. —Биби хатын, сезне аш кырында кахан көтә —Минем исемем Айбиби, өлкән равва. —Әйе, Айбиби хатын, сезне кахан котә,— дип кабатлады өлкән равва һәм юл өстеннән таягын алып, ана юл бирде, ә үзе Айбиби белән янәшә атлап китте. Өлкән равва сөйләде дә сөйләде, Айбиби аны тыңлаган саен хәйран кала барды. Бу ни хәл инде, яна сарай йортына аяк баскан хатынга өлкән равва дәүләт серләрен сөйли. Аибиби, әлбәттә, күп нәрсәне аңламады, әмма аңлагандай ияк каккалап барды. Бит ул каханнын баш хатыны! —Айбиби хатын, миңа кахан җиткерде, синен ике якын кешен Ханбалыкта калган икән. Дөньяви сәясәттән кинәт кенә табигый тормыш хәлләренә күчкән өлкән равваны Айбиби янә аңламады. Әмма бу хәл анын үзенә кагылганга, колаклары торды, хәтта өлкән равванын каршына чыкты —Кахан мина алар бер айдан сон гына сарайга угә алалар дигән иде, мина алар бүген үк кирәк, бүген, өлкән равва. —Кахан әйткән икән, бер айдан ул кешеләрен сарайда булырлар. Айбиби хатын, бер дә борчылмагыз. Кахан әйткән сүзендә тора торган кеше. Менә без килеп тә җиттек,—диде олкән равва һәм Айбибинен терсәгеннән алып, ишектә торган сакчыларга ым какты. —Мин бу киемнән кахан янына үтә алмамдыр, өлкән равва — Кахан сезне көтә, әйдәгез, алдан узыгыз... Йосыф кахан Айбибине ишеккә каршы килеп алды һәм очрашуда утырган кечкенә өстәл янына утыртты, көмеш кыңгыравын зенләтте Бавырчысы керде. —Аш-суны минем ятагыма хәстәрлә,—диде ана кахан Бавырчы баш иеп чыгып киткәч. Йосыф кахан ике терсәген өстәлгә терәде дә, ияген учларына салып Айбибигә: —Баш хатын буларак, мин сине, Айбиби каханбикә, туп-туры ятагыма алып керермен Гаҗәпләнмә, күрәм ич, күзләреңне зурайттың Берсекөннән дә калмый мин яу ук булмаса да, шул максат белән Киялигә таба кузгалам Ләкин каханбәгем мина башта Византия җирләренә таба кузгалыйк дигән киңәш бирде. Мин килештем. Византия императоры Сарманай кенәзне Дунай кардәшләребез өстенә яу кузгаткан. Әүвәл без шул якка кузгалырга булдык. Тик син. Айбиби җан. үпкәләмәсән иде. каханбәк Сабир әүвәл Византиянең үзенә яу йөрик, ди Мин килештем Шул ук вакытта мин чал итәргә тиешмен—син минем белән юлга чыгасыңмы, биредә каласынмы? —Биредә калам, каханым. —Мин аны шулай дип уйлаган идем дә, Айбиби жан,—диде Йосыф кахан. торып, Айбибинең кулыннан алды да ятак ягына таба алып китте. VII Айбиби үз дигәнен эшләтте—Рәшидә абыстай белән табибә йөзендә Исламны сарайга уздыруга иреште. Хак, ул табиб Исламга хатын-кызлар киемендә узарсын дигән шарт куйды. Моны ничек аңлагандыр Ислам, әмма аңа ирештерделәр, иртәгәдән дә калмый абыстай белән табибә сарайда булачаклар. Бу хакта өлкән равва хәбәрдар идеме, юкмы, Айбиби белмәде, ин мөһиме, үзе теләгән ике кешесе иртәгәдән дә калмый аның кырында булачаклар иде. Төшке ашны ашап, бүлмәләренә таралгач, Айбиби кырына Хәдичә хатын килеп керде. Рөхсәт сорады, бүлмәгә уздыргач, Айбиби ана түрдән узып, утырырга урын күрсәтте. —Нә йомыш-йөк китерде инде Хәдичә хатынны?—диде Айбиби көлемсери төшә. —Мин, баш хатын Айбиби, сарайдан качарга булдым. Һәм син, баш хатын Айбиби, мөслимә буларак, миңа бу гамәлемдә ярдәм итәрсең. Айбиби моны һич тә көтмәгән иде, торып, йөреп килде, Хәдичә хатынга якынрак урындыкка утырды. —Ни өчен мин сиңа ярдәм итәргә тиеш, Хәдичә хатын? Ни өчен, чөнки үзен дә беләсен кахан белән өлкән равва монын өчен минем башымнан сыйпамаячаклар... —Син мөслимә, мин дә мөслимә, Аллаһы да әйткән мөслимәләр берберсенә ярдәм итәргә тиешләр. Айбиби һични аңламый, бер тын тәрәзәгә карап торды. Тәрәзәдән зәңгәр күк йөзе күренә, ә анда ялгыз болыт кисәге йөзә. Ул аңлый иде, мөслимә Хәдичә каханнын хатыны булудан баш тарткан, әле булса кыз булып йөри, ә Айбиби алай итә алмады, ул кахан алдында ихтыяр көчен югалтып, аныкы булды. Гөнаһ кылды. Ләкин бу гөнаһмы? Бит ул каханны яратты, аның куенында үзен ожмах кошы итеп хис итте. Ә монда ком сахрасыннан китерелгән мөслимә кыз каханнын кочагыннан баш тартып кына калмый, җитмәсә, Аккаладан качарга җыена, һәм ана, мөслимә буларак, Айбиби ярдәм итәргә тиеш. Тик ничек ? Әйе, теләге булганда да ничек качыра ала ул аны?.. —Аккаладан качу мөмкин хәлме, Хәдичә хатын? —Бик теләсәң мөмкин хәл, мөслимә Айбиби. —Хәдичә хатын, иртәгә минем кырыма минем табибым керәчәк... Шулай диде дә Айбиби соңгы сүзеннән курка калды. Шуннан ни, Ислам ничек качарга ярдәм итә алыр Хәдичә хатынга сарайдан?.. Бит алардан хәрам аталар күз дә алмыйлар. —Мин биредә бүтән кала алмыйм, баш хатын Айбиби. Тиздән Хазарстанга угызлар ябырылачак, алар болай да инде каханнын җәйләүләрен минлекләделәр. Ә кахан чарасыз, һични кыла алмый. Өлкән равва аңа Харәзем әмиренә мөрәҗәгать итәргә кушкан. Кахан икеләнә икән. Менә шунда син ярдәмгә килергә тиешсен, Айбиби хатын. Харәзем әмире Йосыф каханга шарт куйган—Ислам динен кабул ит, дигән. Ә кахан икеләнә икән. Чөнки кахан Ислам динен кабул иткән хәлдә Харәзем әмире шундук Аккалага имамнарын җибәрәчәк, диде мина бу сүзләрне җиткергән ышанычлы кеше. —Хәдичә хатын, мин сиңа бүген һични әйтә алмыйм. Син мине тәмам чарасыз итген. Ул табибә минем туган илемдә чакта ук яраткан егетем иде Ләкин мин аны каханны яраткан кебек ярата алмадым, ул минем яшьлектәге җиһаннан төшеп сүнгән йолдызым гына булып калды. Анын егет икәнен белсә, кахан беребезне дә кичермәс. Икебезне бер көймәгә бәйләп, Идел буенча агызып җибәрер. Болай да инде мин аны алдадым, табибәгә күренәсем бар дип, сарайга керергә рөхсәт алдым. Ахыры ни белән бетәр, бер Ходай үзе белә. Мин язмышым белән уйныйм ич, Хәдичә хатын, язмышым белән. Мин кичәле-бүгенле генә сиздем, каханнан балага уздым бугай. Инде шул халәтемдә шушындый ялганга барыйммы, Хәдичә хатын0 ! Айбиби ике кулы белән йөзен каплады, бертын дәшми торды, Хәдичә хатын да баш хатыннан моны көтмәгән иде бугай, ни әйтергә белми, каушый калды, Айбибинең алдына тезләнде, башын анын тезләренә салды һәм шыңшып елап җибәрде —Мин сабыр итәрмен, Айбиби, сабыр итәрмен. Мин качмам, ишетәсеңме, качмам. Кичер мине, Айбиби, кичер, мин сине каханга шул чиккә җитеп гашыйк булырсын дип уйламаган идем, кичер. Мин сабыр итәрмен, сабыр итәрмен Илчеләре сөйләшүләр алып барса да ел коры килү сәбәпле, угызлар мал-туар көтүләре белән генә түгел, үзләре дә Хазарстан җирләренә үтеп керделәр, хәтта кайбер калаларны туздырдылар. Чарасыз казган Йосыф кахан Харәземгә илче йөзендә өлкән равванын үзен җибәрде Китәр алдыннан ул ана кырт кисеп әйтте: —Бу сәяси чара, иң әүвәл син әмир имамнары алдында ук Ислам динен кабул ит. Һәм катгый рәвештә әйт: кахан да имамнарың сарайга килү белән Ислам динен кабул итәчәк. Ни гаҗәп, күпне күргән өлкән равва каханнын бу сүзләренә бер дә гаҗәпләнмәде, башын иеп тыңлап торды, ахыр: “Дин кабул итү әжәл алу түгел, кабул итәрмен,—диде. Һәм өстәде:—Вакытлыча булса да. Минем күн&лемдә һәрчак бабаларыбызның тәүге Яхвасы калыр...” Йосыф кахан өлкән раввасын хуплагандай үз итеп елмайды, әмма аның йөзендә елмаю галәмәте күрмәде Өлкән равва чыгып киткәч, Йосыф кахан һични күрмәс күзләре белән бер ноктага карап утырды. Хата кылмадымы ул. ялгышмадымы0 Бит ул өлкән равва кадәр өлкән раввасын күптән инде Йслам динен кабул иткән Харәзем әмиренә җибәрде Шул ук вакытта ышана иде, илчелектә азау теше чыккан өлкән раввасы анын теләген җиренә җиткереп үтәп кайтыр. Шуның өчен аңа тынычланып яуга чыгып китәргә дә була Ул тарихны яхшы белә иде, яһүдләр беркайчан да үзләренең диннәрен теге йә бу халыкка көчләп такмаганнар. Мондый хилафлыкка беренче тапкыр христиан динен байрак итеп алган Сирия греклары һәм Рим куштаннары керешә. Хак, аларны империянең императорлары кабул итми. Башта, гаҗәп, христиан динен империя тарафыннан гасырлар буена рәнҗетелгән, җәберләнгән гади халык кабул итә. Ә гарәпләр исә, үз диннәрен башка халыкларга тарату өчен, сонрак, кылычка ябышалар. Бит тарихта билгеле— гарәпләрнең сәргаскәрләре Мәрван белән Маслама Хазарстан төбәкләрендә көн күргән халыкларны канга батыралар, каханнарны бу дингә табынырга мәҗбүр итәләр һәм янә кылыч белән Хазарстан гарәпләр тарафыннан яулана. Биләмҗир халкы тәмам кырыла—кылычтан уздырыла Сулак елгасына гарәп сәргаскәре тарафыннан меңнәрчә бер гаепсез кешеләр батырылып үтерелә. Мәетләрдән елга буыла, ярларына чыга. Моны хәтта күз алдына китерүе дә кыен. Ә бит сәргаскәр изге диннәрнең берсенә табынган кеше—мөселман була. Мөгаен, Коръәнне дә укыган булгандыр ул сәргаскәр Ә бит Коръәндә " адәми зат ярамаган гамәл кылса, гөнаһнын ин яман җәзасына тартылыр”, диелгән. Бер гаепсез бала-чагаларны, карт- корыларны вә хатын-кызларны типсә тимер өзәрдәй егетләрчә батырып үтерергә нинди йөз белән боердылар икән0 Гарәп сәргаскәре тарафыннан кылынган үгә яман гамәл ич бу. Шушы яудан сон Биләмҗир төбәкләре. Кавтау тирәләре тәмам бушап кала Моның белән генә тынычланмыйлар гарәп сәргаскәрләре бушап калган төбәкләргә Сирия тарафларыннан егерме дүрт мең гаиләне күчереп утырталар. Төрле телдә сөйләшкән кавемнәрне Шушы яман хәлләрне Йосыф кахан беркайчан да онытмады Инде шул чорларда кылыч аша Ислам динен кабул иткән харәземлеләр—безнең канкардәшләребез, без хазарлыларны Ислам диненә күчәргә мәжбүр итәләр Нинди бәһа бирергә тиеш бу хәлгә Хазарстан илбашы. Кая безнең бабаларыбыз көнкүргән Ярыксу, Акташ кебек калалар? Кем аларны җир белән тигезләп китә?.. Шул ук гарәп сәргаскәрләре түгелме?! Тәхет ягыннан тәмам кәефе кырылып чыкты Йосыф кахан. Һәм кырына Айбиби хатынны китерергә кушты. Баш хатын атын йөрткән Айбиби килеп кергәч, ул аны ишек төбеннән үк каршы алды. Хатын килеп елышуга, тәхет ягына үтеп, өстәл янына утыртты. —Утыр әле яннарыма, Айбиби җан. Минем синең белән киңәшәсем килә. Син—мөслимә. Миңа да шул динне кабул итәргә туры килер сыман. —Мин синең кырыңа сине Ислам диненә өндәргә дип тартылмаганмындыр, шәт, Йосыфҗан?.. —Юк, юк, Айбиби. Минем каламда мәчетләр дә, чиркәүләр дә, синогогалар да бар. —Мин сиңа бу хакта киңәш бирә алмыйм, Йосыфҗан. —Миңа синен киңәшең кирәкми, Айбиби, мина синең жанын-тәнең, моңсу күзләрең кирәк.Синен кочагыңда мин юаныч табам, дөньямны онытып торам. Бу да ир-ат өчен зур бәхет. —Нигә соң сиңа, бәгырь, кырык хатын?.. —Бу гадәт яһүдләрдән килә, Сөләйман пәйгамбәр заманнарыннан ук, Айбиби. —Син, Йосыфҗан, үз кырында ятагыңа бер тапкыр да тарттырмаган хатыннарны да тотасың ич? —Кемне? —Әйтик, Хәдичәне. Ә анын илендә сөйгән егете калгандыр... —Аккошлар гына аерылышкач моң-зарга калалар. Яраткан егетеннән аермадым мин аны, иясе биреп җибәрде һәм яман максат белән, мине мөселман итәргә. Динне мин, Айбиби, үзем теләп кабул итәргә тиешмен. Мин кабул иткән дин, минем калебемә тәңгәл килергә, җан-тәнемә зыян китермәскә тиеш. Хәдичәне иленә кайтарып җибәрү минем дошманнарымны гына арттырыр иде. Хак, минем аны сатып җибәрергә дә хакым бар, ләкин минем моңа барасым килми. Аккошларымны сата алмаган кебек, мин хатыннарымны сата алмыйм, әйе, гәрчә моңа хакым булса да. Мин бүген Харәземгә киткән өлкән раввамны көтәм. Чөнки Сарманай кенәзне акылга утырту өчен әүвәл мин угызлар белән килешү төзергә тиеш. Угызлар Харәзем әмиренә бәйле халык, гәрчә тегеләре әлегә мәҗүсиләр булсалар да. Аннары угызлар бик борынгы заманнардан бирле Йдел буе болгарлары белән теләктәшлектә гомер итәләр, Болгар ханнары угызларга кызларын бирәләр, үзләре төрки болгар кызларына өйләнәләр. —Кем ул Сарманай димим, чөнки Кияли каласы түрәсе икәнен беләм. Нигә син аның өстенә яу белән кузгаласын соң, Йосыфҗан? —Яратмыйм мин ул сатлык җанны. Ул Византия императорына ялланып, безнен кардәшләребез Дунай буе болгарларына яу йөрде, ил-халык- ны талап кайтты. Хәзер янә шул тарафларга яу кузгалырга җыенып ята икән. Мин моңа чик куярга булдым. Бит ул минем ясакчым... —Кичер мине, Йосыфҗан, зинһар кичерә күр. Бит мин иң әүвәл синен турында кайгыртам, исән булсаң иде, ил-халкың саклап, дәүләтең камил яшәтсәң иде дим... —Абыстаен белән табибәңне күрдеңме соң әле?—дип сорагач, Айбиби кинәттән эсселе-суыклы булып китте. Ни әйтә ала иде ул аңа?иһични! —Аккошлар култыгындагы агачларга һәрчак каракош төшә, Йосыфждн. Куркам мин алардан. Айбиби шулай диюгә, Йосыф кахан анын күзләренә карады һәм елмаеп куйды. —Курыкма. Айбиби җан, каракошлар аккошларның түшләрен ярмаслар, аларны минем мәргәннәрем саклый. Алар махсус ясалган шалашларда каракошларны күзәтәләр, әгәр дә мәгәр каракошлар аккошларга ташлана икән, аларны шундук уктан алачаклар. —Ул мәргәннәр су коенган хатыннарны да күрәләрме? —Юк, аларнын хатыннарга карарга хаклары юк, рөхсәт ителми Каракошлар түгел, безне бүген христианнар белән мөселманнар йотарга торалар, Айбиби жан. Әлегә кадәр мин ике диннен берсен кабул итмәдем Әйе, әлегә кадәр, вә ләкин миңа хәзер Ислам динен кабул итми хат юк. Чарасыз калдым мин, Айбиби, чарасыз... Айбиби дәшмәде, ул әкрен генә торды да каханны ятакка таба атып китте Каханнын кулы салкын иде. Ләкин ул белә, кахан ятакта кайнар йөрәкле. Һәм ярата-назлый вә сөя белүе белән Айбибине дә үзенеке итте Мәнгегә! Һәрхәлдә каханны кулыннан тотып, ятакка таба барганда шулай дип уйлады Айбиби. .. Иртәнге якта хәрам аталар Айбибине кахан ятагыннан алырга килделәр. Өстенә киеп, көзгегә карап йөзен хушбуй белән югач, Айбиби әле булса иренеп яткан кахан янына килде һәм ир-канатнын кулын кысты Ятак бусагасын атлап чыгуга, хәрам атаның берсе ана хәбәр ирештерде —Сине, баш хатын, бүлмәңдә ике кеше көтә,—диде. Айбиби чак кына: “Рәшидә абыстай белән Ислам табиб!”—дип, кычкырып җибәрмәде, кычкырды да кебек, ләкин анын хатасын янәшә атлаган хәрам атакай төзәтте. —Исламия табибә, Айбиби хатын, Исламия табибә. Эчке авазын хәрам атакай авызыннан ишетүгә коты алынган Айбиби кисәк туктап калды, хәрам атакайларның күзләренә карады, ләкин аларнын берсе: “Исламия табибә, Айбиби хатын. Исламия табибә , -дигәч кенә тынычлана төште һәм адымын дәвам итте. —Әллә соң ул-бу булдымы. Айбиби хатын?—дип сорады атакайнын берсе —Ю-юк, атакай, берни дә булмады, әллә нигә эчем —Була торган хәл,—диде шул ук атакай —Була торган хәл, балакай Йөккә уздыңмы әллә? —Юктыр, юк бугай,—диде Айбиби тәмам курка калып —Ә йөккә узган булсам ни? —Берни дә юк, Айбиби хатын. Йөккә узуга, кахан сезне ятагына тарттырмый башлар, бары тик. Ул арада анын каршында җир астыннан чыккандай Рәшидә абыстай белән Исламия табибә пәйда булды. Айбиби Рәшидә абыстайның кочагына ташланды һәм күз яше белән елап җибәрде Рәшидә абыстай хәрам атакайларга: "Китегез!" дип кул ишарәсе ясады Атакайлар киткәч һәм бераз тынычлана төшкәч кенә. Айбиби күзләрен яулык очына сөртеп. “Исламия табибәгә» күз ташлады, ләкин кочагына иңмәде, бары тик күрешергә кулын гына сузды. —Исәнме, сарай табибы улы Ислам!—диде. Тагын әллә ниләр әйтергә дип авызын ачты, әмма сүз таба азмады, теле гүя аңкавына ябышкан иде. Чөнки күнеленә үтә сәер тойгы тулды—Ислам мәһабәт кахан янында гәгаен үсмер малай булып кына калган иде һәм шулай да түгелме сон° Айбиби ана елмайды, әмма янә бер сүз дә әйтә азмады Борылды да. Рәшидә абыстайның кулыннан алып, бүлмәсенә таба алып китте, һәм барыр җайда ук: “Абыстаем-анакаем. мин аны яраттым .—диде —Кемне?—дип сорады гаҗәпләнә төшеп Рәшидә абыстай Айбиби җавап бирмәде, бүлмәсенең ишеген ачты һәм аларны бүлмәсенә алып керде. Утырыштылар. Дога кылдылар. ^ —Сине күрер кон дә булыр икән, балакай.—диде Рәшидә абыстай —Кем уздырды сезне, танымадылармы?—диде Айбиби һәм кызарынып утырган Исламга күз төшереп алды. Моны күреп. Рәшидә абыстай —Оялды инде, оялды, ләкин нишләсен, башка чара калмагач килеште инде,—диде. —Кахан белсә?! Кахан белсә, абыстаем?!—диде Айбиби курка калып. Хәер, ул бу хәлгә күптән курка башлаган иде инде. Хәзер исә тәмам аркалары өшеп киткәндәй булды. —Исламия,—диде Рәшидә абыстай Айбибинең каушый калуын күреп.- Исламия дим. син чыгып тор әле булмаса. Минем Айбибигә әйтәсе сүзләрем бар. —Ярый соң,—диде Ислам һәм килешсез генә, бер дә хатын-кызларга хас булмаган адымнар белән ишеккә юнәлде. Бүлмәдә калган хатын-кызлар, ишек ябылуга елмаешып алдылар һәм хәтта прых-прых көлешә башладылар. —Йә-йә, балакай, ничекләр булды соң? Кахан белән дим? Әллә сон чынлап та яраттыңмы үзен?.. —Яраттым, абыстаем-анакаем, яраттым. Миңа хәзер беркем дә кирәкми. —һәй, балакай, каханның кырык хатыны бит, синнән башка кырык хатыны! —Кырык түгел, утыз тугыз гына. —Нигә алай дисен? —Хәдичә атлы хатын бер тапкыр да кахан ятагында булмаган, кыз көйгә йөри. —Ни өчен? —Кахан Хәдичә кызның шарты белән килешмәгән. —Нинди шарты белән? —Ислам динен кабул итмәгән. —Игелекле бала, димәк. —Мин игелексезме, абыстаем? —Син дә игелекле. Чөнки син ихлас күңелдән яратып яткансын кахан кырына, ә ул каханны яратмаган. —Мин аны нигәдер яраттым, абыстаем, яраттым. Елга култыгындагы аккош та мине яратты. Анын аккошы ул. Ялгыз калган, ишен үтергәннәр, каракош алган диме... —Бу ни инде тагын, балакай, нинди аккош та, нинди каракош тагын?.. —Кахан аккошлар ярата, аларны күз карасыдай саклый, хатыннарыннан жим салдыра. Аккошлар арасында парлылары бар, ялгызларын да очратырга була. Бер ялгыз аккош мина гашыйк булды, анакаем. —Мин синен анакаен түгел, балам. —Син мине тәрбияләп үстердең, син мине кеше итген, миңа белем бирден, мина телләр өйрәттең. Аккошларның берсе—ялгызагы мине кочаклады хәтта. —Сине аккош кочаклады?!—дип гаҗәпләнде Рәшидә абыстай, һәм ни әйтергә белми, чынмы, юриме сөйли дип булса кирәк, күзләренә карады — Балакай, чын булса да моны кешегә сөйләмә, яме! Сөйләмәссеңме?! Кырык хатын арасында яман ниятлеләре дә бардыр, тилемсерәде баш хатын дип сөйләп йөрүчеләре дә табылыр. Аккошларыңны ашат, кинәндер үзләрен, вә ләкин, балакай, кешегә сөйли күрмә. Ишек артындагы Исламны оныттыңдамыни сон?! Ул синең өчен көннәр буена ут йота, теленнән синең исемен төшми. —Мин инде бөтенләй башка кеше, абыстаем. Ислам яшьлегемдәге якты бер матур хатирә генә булып калыр. Хәзер мин бөтен отырым белән Йосыф каханга гашыйк. Беләсеңме, анакаем, мин аны Хәдичә хатын белән таныштырам. Бүген үк. Чибәр хатын, мөслимә, саф җанлы. Мин аны Хәдичә хатын бүлмәсенә илтеп калдырырмын да табиб дип таныштырырмын. —һай Аллам, балакай, мөмкин хәлме бу. Ул бичара егет сине күрер өчен хатын-кыз киемендә сарайга үтте. Белсәләр, аның башын кисәчәкләр, шул ук хәрам атакайларың. Кахан бу эштә синен дә катнашуыңны белсә нә кылыр?.. —Мине ул гаять зур бәһагә сатып җибәрер, анакаем. Ай-Һай балакай, сатып торырмы икән УЛ сине, жанынны шундук жәһәннәмгә олактырмасмы9 ' —Ахыр чиктә ул мине зинданга ташлатыр, анакай. Айбиби шулай диюгә, ни сәбәпледер икесе дә тынып калдылар, әйтерсең лә кахан аларның мәкерләрен белеп алган иде инде Рәшидә абыстай бүлмәгә күз йөртеп чыкты Бүлмә ялгыз хатынга исәпләнгән, барысын да искә алып җиһазланган иде Бүлмә зур түгел, түр якта кин генә тахта, тәрәзә каршында тез биеклек кенә өстәл, анын янында ике кечкенә урындык. Урындыклар зәңгәр бәрхет белән тышланган, читләре жофар тиресе белән каелган. Ятакта да жофар юрган, мендәр аккош сурәте төшерелгән тукымадан, ишекъяры җиз ләгән һәм кечкенә җиз комган, шунда ук болан мөгезенә эленгән фарсылар сөлгесе Ишек эчке яктан шудыргыч белән бикләнә. Каханның хатыннарын хәрам атакайлар саклый, сарайдагы тәртипләрне раввалар күзәтә Аккошлар култыгыннан кайтканда хатыннарга хәрам атакайлар гына түгел, кайбер көннәрдә раввалар да күз-колак булалар икән Бу хакта ана кала сакчысы Булат бәк сөйләгән иде инде. Сарайга үтәргә дә ярдәм итте Исламнын кем булуын белә торып, сарайга уздырды. Ә бит Исламнын ир-егет икәне ачылганда кахан анын да башыннан сыйпамаячак. Чөнки биредә барысы да хаким Йосыф кулында, кинәт кенә гашыйк булган Айбибинен ир затында. Шул мәлдә Айбиби сыдырылып идәнгә төште дә Рәшидә абыстайның тезләреннән кочаклады. —Анам-абыстаем, мин сине шундаен юксындым, шундаен юксындым! Рәшидә абыстай анын башына кулын куйды, бермәлгә моңсу бер карашы белән тәрәзәгә карап торды. Шул мәлдә тәрәзә каршыннан бер адәми зат узды. Рәшидә абыстай сискәнеп китте һәм. торып. Айбибине аягына бастырды. —Утыр әле янәшәмә, балакаем, утыр. Син бу гамәлен белән үзенә генә түгел, атаңа да зыян китерүен бар. Кахан угызлардан курыкса да. аларны төп дошманнары итеп күрми Әтрәк кавемендәге угызлар әле булса мәҗүсиләр ич. Ислам дине нинди Йөздә булса да бире таба узса. Исламнын кем икәнен раввалар белсәләр кахан беребезне дә кичермәс Инде “табибәнең" чын йөзе ачылган хәлдә, хәгта әйтергә дә куркам Әнә тәрәзә каршында кемдер үтеп-сүтеп йөри башлады да инде. Ут Хәдичә дигән хатын сине сатмасмы сон?.. Син. балакай, очар кошлар кебек фикер йөртәсең. Кошлар һавада оча. ә без синең белән җир адәмнәре, безне бик тиз тотарлар. —Кошлар да безнең кебек җан ияләре, анам Рәшидә абыстай янә бер Айбибинен күзләренә карады, шикләнеп-сагая калып, имеш. син. балакай, барысын да ихластан сөйлисенме9 Айбибинен күзләрендә чаткылар биешә иде һәрхәлдә Рәшидә абыстайга шулаирак тоелды. Әнә шунда абыстайның кинәт хәтер йомгагы сүтелеп китте һәм яшьлеге күз алдына килеп басты. Әйе. анын да дивана хәленә җитеп гашыйк булган чаклары бар иде. Әле булса хәтерендә. Талиб ханга гашыйк булды ул. һәй яратты да сон хан аны. хатыны итеп түгел, сөяркәсе итеп Рәшидә дә һич ятсынмый һәм курыкмый ана тартылды Хан ич ул. кыю. тәкәббер, мәһабәт олуг хан иде. Рәшидәне кочагына иңдерер иде дә. артык хәрәкәт ясаудан куркып, тынып калыр иде. әйтерсен лә бер-бер сүз әйтсә, йә булмаса хәрәкәтләнсә, нидер җимерелер, йә булмас.) елганың буасы ташар кебек иде Унҗиде яшенә яна аяк баскан Рәшидә олуг ирнен тән исен һуштан язар хәлгә килеп иснәр иде дә тынып калыр иде Талиб хан һәрчак йөрәгенә зарланды, шунамы. Рәшидә анын кочагына иңүгә, кымшанырга да куркып торыр иде. Һәм Аллаһудан сорар иде бир ана куәт, бир көч. яшәсен ул. яшәсен, ил-халык хакына, ахыр килеп, минем хакка Шуннан Рәшидәнең, яшь кызның ни теләгәнен белIөндәй "Синең янда. Рәшидәкәй. минем йөрәгем дә тынычланып китә дияр иде. Йөрәге авыру Талиб хан өченче хатыны итеп, ана өйләнергә дә теләде, әмма Рәшидә мона үзе риза булмады Ул болай да бәхетле иде. болай да кануни хатыннардан да бәхетлерәк иде. Аны ул тәгаен яратып сөйде, назлады Талиб 4. <к. V.* м ; хан аны вафаты көненә кадәр яшь хатыным минем дип йөрде. Алай гынамы, табибәм дип әйтер иде. Чөнки горур хан Рәшидә белән булганда ичмасам бер тапкыр да йөрәгенә зарланмады. Халык аны “Гали” хан дияр иде, ә Рәшидә аны күктән төшкән фәрештә булмаса да пәйгамбәрләргә тиңләде. Рәшидә сарайда балаларга сабак бирде, ә Айбибине исә бишектә чакта ук үз баласыдай карады. Оныта алмый ул көнне, онытырлык булдымы— Талиб хан йөрәк өянәге тотып вафат булды дип килеп әйткәч, кадала- каплана сарайга йөгерде, ләкин аны сарай имамы вафат булган Талиб хан кырына уздырмады. Рәшидә ике кулы белән йөзен каплады да үксеп-үртә- леп елап җибәрде. Мона берсенен дә исе китмәде, чөнки сарай гына түгел, халык ил белән елаган иде ул көнне. Айбибине кочагында тотканда Рәшидә абыстайның күз алдыннан әнә шундый хатирәләр узды, һәм ул үзалдына уфтанып куйды. Ә бит шул чакта ханнын кануни хатыннары анын мәете янында иделәр. Ул хан үтенеченә каршы килмичә, мулладан никах укытып кияүгә чыккан булса, имам аны мәрхүм янына уздырган да булыр иде, Рәшидә яраткан затының һич югы нурлы йөзен күреп калган булыр иде. Әйе, анын шушы ир-заты белән үләргә дә риза булуы хак иде, үләргә дә, борынгы төрки хатыннары кебек. Әнә шундаен чикләргә җитеп яратты ул Талиб ханны, әле кочагында тоткан Айбиби баланын әтисен. Тик менә үз кызыдай карап үстергән баланың кырык хатыны булган ир түрәсенә гашыйк булуын, үзе үк: “Мин аны яраттым”,—дип әйтүен ни дип юрарга да белмәде. Ә бит син, балакай, кырык яшьлек каханнын кырык хатыны арасында кырык чуерташ арасында җемелдәп яткан зөбәрҗәттәй, гүзәлсең, акыллысын. Тиңең, язганын, минемчә, балакай, кырык яшен тутырып яткан Йосыф кахан түгел, ә сарай табибы улы Ислам. Тик бу хакта мин сиңа әйтмәм, хакым юк, чөнки мин үзем дә синең атана исәрләнер дәрәҗәгә җитеп гашыйк булган идем. Һәм мин ана никахсыз бирелдем, хәтта Аллаһым алдында үземне гөнаһлы санамадым, чөнки мин аны бөтен йөрәгем-җаным белән яраткан идем. Әйе, минем бу балакайның язмышы белән уйнарга хакым юк. Укымышлы кеше буларак, Рәшидә абыстай белә иде—кеше язмышы туа-туганнан бирле фәрештәләр кулында гына түгел, иблисләр кулында да. Монын янына Аллаһы ана аң-белем алырга мөмкинлек биргән. Рәшидә абыстай бик яхшы белә иде—тулы канлы мәхәббәт килгәндә акыл вә ан икенче урынга күчә, иң алга хис ташкыны чыга, ә ул моны үз башыннан кичерде, саф мәхәббәт барысыннан да куәтлерәк, көчлерәк икән. —Узыйк булмаса, анакаем, Хәдичә янына. Ул мине көтмидер, ләкин ул мине кабул итәр. Без ахирәтләр. Исламны да алырбыз. Таныштырыйк та без аларны үзләрен генә калдырыйк. —Килешерме сон бу гамәл,—диде Рәшидә абыстай.—Исламнын синнән башка берәүне дә күрәсе килми. Һәрхәлдә мин аның тел төбеннән шуны анладым. Алар бүлмәдән чыгып, Ислам утырган эскәмия янына уздылар. Рәшидә абыстай егет янына—хатын-кыз киемендә булган Ислам янәшәсенә утырды. Дога кылдылар. Гәрчә яһүдләр сараенда булсалар да мөслимәләр ич. Хәдичә хатын бүлмәсенә уздылар. Янә дога кылдылар Сөйләшә башладылар. бер-берсенә карый-карый серләрен уртаклаштылар. Айбиби көмеш кыңгыравын зенләтте, хәрам атакай килеп керүгә, табын хәстәрләргә, җиләк-җимеш китерергә кушты. Чәй янында Рәшидә абыстай юк-юк та Хәдичә хатынга карап-карап алды. Өлгергән алмалар, хөрмәләр, күл тутырып. җәйрәп чәчәк аткан төнбоеклар була, ләкин бу хатын кебек монсу йөзне күргәне юк кебек иде анын. Ирләр кочагын тансыклап, сөю-мәхәб- бәттән мәхрүм ителгән хатын кебек күренде Рәшидә абыстайга ком сахра- ларыннан Хазарстанга китерелгән кыз бала. Ул дине вә иманы аркасында барысыннан да ваз кичә һәм хәтта кахан кочагыннан да. Бу мөслимә хатында ихтыяр көче шулхәтле көчле, күрәсең, яһүд кешесе астына ятмас өчен кахан кадәр каханнан баш тарта. Мөслимәләр хакында яман уйдагы раввалар хәлифә җибәргән кыз бала белән һични кыла алмыйлар, ахыр чиктә Хазарстанга тартылган кыздан кахан үзе үк ваз кичә һәм раввалары- на кызны үз ихтыярында калдырырга куша. Әнә шулай мөслимә Хәдичә, гәрчә кахан хатыны исәбендә йөрсә дә. кырык хатын арасында берүзе кыз булып кала бирә. Шул хакта уйлап утырганда Рәшидә абыстай яна гына Айбиби сөйләгән хәлләрне күз алдына китереп алды. Әйе, Айбиби каханга гашыйк була һәм Ә бу мөслимә хатын... Айбиби кебек \тка очкан күбәләктәй итми.. Ниһаять, Рәшидә абыстай Хәдичә хатыннан сорап куйды: —Атан-анаң исәннәрме соң, балакай? —Юк,—диде Хәдичә гадәти бер хәл турында сүз баргандай.—Мин хәлифә сараенда үстем. Хәлифә минем атам да. анам да иде Бире таба озатканда ул мина әйтте: “Каханны ислам диненә инандыр”—диде. Мин хәлифәнең үтенечен гамәлгә ашыра алмадым, абыстай, кахан изге динебезне кабул итмәде, баш тартты. —Ә син туган якларына кайтыр иденме. балакай? —Хатын-кызлар очкан кошлар бит алар, абыстай. Хәлифә сараена минем кайтасым килми, ләкин туган ягымны сагынам, шул тарафдарларга юлдаш тапсам, ике дә уйламый китәр идем, абыстай. —Ә Харәзем әмиренә китәр идеңме? Хак булса. Йосыф кахан Харәзем әмире ярдәмендә баскынчы урыслардан һәм угызлардан котылмакчы. —Харәземлеләр мөселманнар. Китәр идем, абыстай. Тик мине ничек моннан коткарыр, кем булыр юлдашым? —Сине, балакай, менә бу егет озатыр,—диде Рәшидә абыстай Ислам ягына ымлап. Баядан бирле Йсламнын хатын-кыз булуына шикләнеп утырган Хәдичә, егет аңа карауга, яулыгы белән күзләрен генә калдырып авызын каплады, сәерсенеп, хәтта гаҗәпләнеп янә-янә Исламга карап алды Табиб Ислам да бит алмаларына кадәр кызарынып, ни әйтергә белми каушый калды. —Миңа беркем дә кирәкми, абыстай, беркем дә —Йә-йә, балакай, бала-чага булма. Сиңа биредән котылырга башка чара юк. Йә Харәземгә китәсең, йә хәлифә тарафларына —Миңа ирләр кирәкми, ирләр куенында үләрмен дип куркам, абыстай. —Ир-ат агач түгел, агач басып кына кеше үлә. балакай. Хәдичә тәмам югалып калды. Кем бу абыстай, Айбибинең абыстае? Әллә сон шымчымы? Бик ихтимал ич, шымчылар сарай тулы —Кахан Ислам динен кабул итсә, мин дә Айбиби кебек сарайда калыр идем, абыстай. Абыстай белән Айбиби күзгә-күз карашып алдылар һәм ни әйтергә белми аптырап калдылар. Сүзне янә Рәшидә абыстай башлады —Сине, балакай, ышанычлы табиб егет озатыр. Хак, ул але хатын-кыз киемендә. Чарасыздан шулай киенде ул, сарайга керү очен. Без сине башта Фанәгүргә җибәрербез—Гали тархан янына, аннан Харәземгә юл алырсыз. Айбиби ничекләр булса да каханны күндерер дип уйлыйм мин —Рәшидә абыстай Айбибигә күз ташлады һәм ризалыгын бир дип ым какты — Күндерерсең бит каханны, Айбиби'.’ —Хәдичә хакына мин утка керергә дә риза, абыстай, чөнки ул минем ахирәтем. — Миңа табиб кирәкми, мин исән-сау,—диде Хәдичә —Бик яхшы,—диде бу юлы Айбиби —Бик яхшы, ахирәт Мин бүген үк кахан белән сөйләшәм һәм без сезне Харәземгә озатабыз—Таман тарханы Гали аша. —Нигә Таман тарханы аша?—дип сорады Хәдичә —Колларны Тамандарханда саталар, ә без сине кол исәбендә Харәземгә озатабыз, Хәдичә ахирәт Айбиби шул сүзләрне әйтүгә. Рәшидә абыстай яшел атлас күлмәген шаулатып торып басты һәм ишекле-түрле йөреп килде Айбиби комеш кыңгыравын челтерәтте. шундук хәрам атакай килеп җитте Айбиби аңа савыт- сабаларны алып чыгып китәргә кушты һәм Исламга карап —Табибә Исламия минем Хәдичә ахирәтем белән юлга чыгарга туры килер. —Мин аны озатырмын,—диде моңа кадәр сүзгә катнашмый утырган Ислам —Тик мин аны кемгә тапшырырмын? —Әйттем ич инде, син аны Фанәгүрия аша Харәземгә алып китәрсең. —Башкача мөмкин түгелме, Айбиби? —Мөмкин түгел, ахирәтем. Мөмкин булса мин сине дала аша жибәрер идем, тик Дала хәзер угызлар кулында. Айбиби ишек бавына кулын салгач, янә бер ахирәте Хәдичәгә карап алды һәм әйтте: —Табибә Исламия хәзергә синдә кала. Бүлмәнә хәрам атакайларны кертмә. Калганын иртәгә хәл итәрбез. Хәдичә нидер әйтергә дип ана таба ымсынгандай итте, әмма тыелып калды, бары табибәсе ягына күз төшереп кенә алды. Ислам ни әйтергә белми, Айбибинең әмерләрен үтәргә ризалыгын белдереп, башын иеп утыра бирде. Айбиби белән Рәшидә абыстай чыгып киткәч, Ислам, тәрәзә каршына барып басты. Ана оят та иде, шул ук вакытта Айбибинең әмерен үтәргә әзер дә иде. Ул Айбибидән күзләрен дә алмый утырды, ә менә Хәдичә хатынга карарга да яхшысынмады. Ничектер ошбу киемдә дәшәргә оят иде ана. Хатын-кыз киеменнән, ниндидер үзе дә анлап бетермәгән уңайсызлану тоя иде. Беренче булып ана Хәдичә хатын дәште. —Безне, Ислам табиб, каханбәк озатачакмы? —Әйе, каханбәк. Тик каханбәк Сабир түгел, анын ярдәмчесе. —Мөселманмы ул? —Мөселман, мөселман, Хәдичә,—диде Ислам һәм беренче тапкыр хатынның күзләренә карады. Карады да тәмам сихерләнгән берәүдәй югалып калды. Хатыннын чем кара күзләрендә ниндидер чаткылар уйный кебек тоелды ана. Ул әсәрләнеп куйды, ни әйтергә белми ишекле-түрле йөри башлады. —Мин кичке ашка китәм,— диде Хәдичә тора-тора.—Мин сезгә дә ашарга алып керермен, йә хәрам атакаемны җибәрермен. Тик ул кергәндә йөзегез капланган булсын. —Яхшы, Хәдичә, мин шулай итәрмен. Тик мин сезгә уңайсызламыйммы соң?.. —Һич юк, мин сезгә урынны идәнгә җәярмен, йә үзем идәнгә ятармын,— диде Хәдичә һәм йөзен каплаган яулыкны алып, көлемсерәп алды. Тулынкы иренле иде Хәдичә хатын, күзләре кап-кара, йөзе тутсыл, әмма мөлаем итеп тыйнак кына елмая, ул гынамы, тәҗрибәле хатыннарга хас үзенә бер үзгә булган елмаю белән елмая иде, әйтерсең лә нидер әйтәсе килә, шул ук вакытта кыймый. —Мин сезне чарасыз итмәмме сон, Хәдичә? —Сез мөслим бит?.. Мөслим. Мин сезгә, Ислам табиб, туганыма ышанган кебек ышанам. Болгар сараенда күп еллар хезмәт иткәнгәме, Рәшидә абыстай бар нәрсәдән дә хәбәрдар иде Һәм ул каханнын кылган гамәлләрен якларга керешкән Айбибигә Исраил балалары кулындагы Хазарстан сараенда барган сәясәт вә гамәлләрне аңлатырга кирәк дигән фикергә килде. —Балакай, син шул чиккә җитеп Йосыф каханга ышанмасан иде. Хазарстанга Исраил балалары килеп, ил белән идарә итүне үз кулларына төшергәч, төркиләрдән килгән каханнарны ефәк бау белән буып, сынарга керешәләр. Бу йола-гадәтне кем уйлап тапкандыр, бер Хода үзе белә, вә ләкин төрки бабаларыбызда мондый яманлыкларны кылмаганнар да кылмаганнар Хазарстанда бу яман гадәтне Исраил балалары канунлаштырган. Илгә теге йә бу яман афәт килсә, каханнарын гаеплиләр, имеш, анын аркасында ил өстенә афәт килде Ефәк бау белән буыла башлаган һәм анын жуя башлаган каханнан сорыйлар Тагын ничә ел ил белән идарә итәсен?” Кахан ничә ел әйтә, шул вакыт узгач, аны барыбер үтергәннәр Тәхеткә йә анын улын, йә оныгын утыртканнар —Мин бу хакта беләм, анакай. Йосыф кахан үз көчендә, үз куәтендә, ана кагылырга кыймаслар —Чир китә4 гадәт кала, балакай. Ничек син алай кистереп әйтәсен, бит равваларнын Йосыф каханны да, синен ир-канатынны да шулай сынаулары бар Ни очен дип сорама. Әйтәм: угызлар жәйләүләрне туздырып йөриләр. канунг Сарманай төнлә белән Сарыкалага ябырылган. Башбаштакланып, кала халкына: “Сез бүгеннән мина ясак сала башларсыз”,—дип шапырынып йөргән Кахан бу яман яуга аны Византия императоры котырткан дип бара. Ә үзе шул тарафларга яу кузгалырга ашыкмый. Тиз арада каханга Византия императорын акылга утыртасы иде, ахыр Кияли Сарманайны Сарманай безнен кардәшләребез Дунай буе болгарларына яу өстенә яу йөри икән, кардәшләребез Далага качып китә башлаганнар —Каханнын гаскәре куәтле, ул ана бик тиз чара күрер, абыстай. —Тимерне кызуында сугалар, балакай — Мин аны ашыктырырмын, анакай — Моннан бик күп еллар элек, шул баскынчы варяглар токымыннан булган Үләт атлысы диңгез артыннан килеп, хәйлә белән Кара Болгар каханын үлтереп. Кияли тәхетен биләгән булган. Әле дә хәтеремдә, Талиб мәрхүм. Хазар каханы Биньямин куган үзен. Тик бит бүген Сарманай атлысы Дунай буе туганнарыбызга икенче тапкыр яу кузгалган дигән хәбәр йөри —Кузгалганмы, анакай, кузгалырга җыенамы? Аты ничек диден әле9 — Сарманай диделәр. Киялеләр кенәз дип дәшәләр икән үзенә Кара болгар халкына мин Аскал каханнын кияве Рюрикнын туганы дип игълан иткән, имеш. Кем чик куяр үзенә, баскынчы затка, кем? Мөхәммәд ханмы, әллә булмаса синең Йосыф каханынмы9 — Йосыф каханымны бер дә яу-сугышка жибәрәсем килми минем, анакай. —Ил башы булгач, яу йөрми ярамас, балакай Бит ул кахан Гәрчә гаскәриләре белән каханбәк Сабир идарә итсә дә Ил башында сәнен ярканатын утыра, балакай. Сарманай кенәз көчәеп китсә. Хазар каханына ясак салуын туктатуы да бар. Каханын ин башта шул хакта уйларга тиеш, балакай. Бүген Кара Болгар тәхетендә утырган Сарманайның каханына ясак җибәрми башлавы—анын бәйсезлеккә йөз тотуы дигән сүз. Эт симерсә, хуҗасын тешләр дигәннәр. — Шулармын барысын да истә тотып, Йосыф кахан өлкән равваны Харәзем әмиренә җибәрде, анакай. Ул кыласы бар гамәлләрен дә башта минем белән киңәшә. —Бик хуш, бик хуш, балакай. Мин омет итәм әле. олкән раввага ияреп. Харәземнән имамнар да килер, иншалла. Менә шунда инде бар җирдә дә тәртип урнашыр Атан Талиб мәрхүм әйтер иде. сәясәт хатын - кы знын йөзен генә түгел, уй-гамәлләрен дә боза дип. Һәй. әллә сиңа артыгын да сөйләп ташладым инде. Ир-баш. хатын—муен, ди бит безнен халык Ир яраткан хатын булып яшәү дә зур бәхет инде ул. балакай. 1ур бәхет. Ләкин ир кылган гамәлләрне белеп тору да һәммә хатын-кызга да зарур, бик зарур, балакай, бик зарур. (Ахыры киләсе санда)