ИСЛАМ МӘМЛӘКӘТЛӘРЕНДӘ

Фәләстин дөньяның ин зур диннәреннән булган исламият, христианлык һәм яһүдилекнең өчесенә дә мөкаддәс жир саналганга, анда булганнарны, анда күргәннәрне, анда ишеткәннәрне язып бетерергә һәм аларны мәҗмуга мәкаләсенә сыйдырырга һичбер төрле имкян (мөмкинлек) юк Аларны. вакыты килгәндә, үземнен көн да язып килгән хатирә дәфтәремне бастырырга кадәр калдырып торып, укучыны Мисырга таба алып китәргә мәжбүрмен Фәләстиннән Мисырга ин кыска булган юл—тимер юл. Качтарә дигән жирдә Суйэш (Суйәэш—Суэи) каналы аша чыгып. Мисыр туфрагына керелә. Бу канал Кызыл диңгез берлә Ак диңгезне (Урта диңгезне) берләштереп. Африка берлә Азияне бер-берссннән аера Бу канал буенда инглиз гаскәре Мисыр өчен бик каты сугышканга һәм төрек гаскәре җиңелеп чигү аркасында. Мисырны гына түгел. Фәләстин, Сүрияне дә ташлап чыгарга мәжбүр булганга, бу жирләр яна төрек тарихы очен дә мөһим урыннар. Мин бу каналны беренче мәртәбә 1919 елнын декабрендә Владивостоктан Триестка килешли үткән идем. Ул вакытта канал буенда ныгытылган жирләр дә күренеп торганга. Исмәгыйлии дигән шәһәр янында төрек әсирләренең дә лагерьлары күзгә ташланып торганга, шул хакта хатирә дәфтәремә озын гына язган идем Хәзер дә шуңа артгырылачак нәрсә күп юк. Ләкин ул вакытта мина төрек гаскәре лагеры дип күрсәтелгән жирдә берничә татар гаиләсе дә әсир булып яткан икән Алар бер вакытны "Ислам динен саклыйбыз”.—дип мөкаддәс Мәккә һәм Мәдинәгә Идел буеннан күчеп килгән моһажирләр булганнар икән Дөнья сугышы вакытында гарәпләр инглизләр яклы булып, төрекләргә каршы сугыш ачкач, безнекеләр дә төрек саналып, йөртлары- җирләре таланып, маллары алынып, бик күбесе үтерелеп, калганнары шул лагерьга ябылган булган икән Аларнын кайберләре, лагерьдан-лагерьга күчерелеп йөрткәндә, үлеп беткәннәр Кайберләре Фәләстин. Сүрия һәм Төркия эченә таралып киткәннәр Мин аларны соңгы озын сәфәремдә эзләп таптым. Аларнын туктамастан аккан куз яше эчендә башларыннан үткәннәрен сөйләгәннәрен сәгатьләр буе тыңлап лордым Инглиз халере өчен, гарәби-төрек дип. урыс хатере өчен, төреге-татар дип. һәрбер унгас килгәндә, һәр яктан кыйнала торган бу милләттәшләремнең кара бәхетенә мин дә эчемнән еглап утырдым һәм шул кара язмышның сәбәпләрен эзләдем. Бу эшкә инде шактый күп вакыт үткәнгә, шул мәсьалаләрнен эчендә булган гарәпләрдән дә аның сәбәбен сорадым Алар —Бу диннәрен сакларга дип Хижазга күчеп килгән сезнең татарларга каршы һичбер дошманлыгыбыз юк Сугыш вакытында эшләр шулай китәчәк иде Ләкин алар гарәп гыйсъянын (фетнәсен) һичбер төрле аңламадылар Хәлифәгә каршы баш күтәрәсез, мөселманлыкның мөкаддәс җирләрен кяферләр кулына бирергә телисез, без шуны күрер очен кяфер җиреннән ислам туфрагына күчеп килдекмени'’ Кайтыгыз бу яңлыш фикердән Юкса, кяфер буласыз, әстәгъфируллаһ (Ходай кичерсен!), әстәгьфируллаһ. дип сөйләделәр дә тордылар һәм безнең гади халыкка да тәэсир иттеләр Мәккә шәһәрендә боларнын башлыклары бу.лган. татар шәкертләренә дә бик күп ярдәмдә булынган бай татар сәүдәгәре Гомәр карт бар иде Ул гарәаләр арасында хөрмәтле бер мөселман иде Шәриф Хөсәен аны үзенә чакырып "Син татарларның хөрмәтле агасы, без сине татарларның консулы ясыйк Син бөтен татарлар исеменнән мина бэйгать I вәгъдә; ант) бир".—дигән Гомәр карт та кып-кызыл чөгендер кебек булып “Бу ф Мәккәй Мөкәррәмә Дине исламның туган урыны Син пәйгамбәрнең | ырымнан бер кеше Мин дә динне саклар өчен кяфер йортыннан килгән мөһажир ш пичек оялмыйча шул изге жирдә минем хәлифәгә (Госманлы солтаны бер үк вакытта хәлифә дә исәпләнгән) биргән антымны бозып, кяферләр эше артыннан * 1лпшы Башы 4 санда 10. .к. У . мо йөрүчеләргә ант итәргә кушасын0 Син ничек пәйгамбәрдән оялмыйсын? Син мине консуллык берлә кызаырмакчы буласыңмы0 Бөтен гарәп туфрагын гына түгел, бөтен Госманлы падишаһлыгын бирсатәр дә, мин иманымны сындырмыйм һәм антымны бозмыйм Мин ялганчылык эшләргә теләсәм, аны урыс йортында эшләгән булыр идем. Син эш монын берлә генә кала, дип уйлыйсыңмы? Бөтен ислам дөньясы сиңа ләгънәт укыячак”,—дип әмир Хөсәенне нәсыйхәтләргә тотынган (Бу биттә Мисырдагы “Жамигь әл-Әзһәр мәчетенең рәсеме бирелгән). Табигый, Гомәр картнын бу сүзләре инглизләргә дә ишетелгән. Үзе. балалары һәм анын милләттәшләре дә төрекчә хисап ителеп, маллары алынып, үзләре төрмәгә һәм лагерьларга ябылган, диделәр. 17-18 гасырларда кырым татарларының фидакарьлеге берлә генә дәүләтлекләрен саклаган Госманлы төрекләренең боларны “пие (шапшак) татар, хунхор (явыз; канечкеч) татар, монгол",—дип, кызыл һәм кара урысларның хәтере өчен, боларга һәр төрле авырлыклар ясауларының сәбәпләрен дә бик күп эзләдем. Бер төрек дипломаты (болай диде ) (Аның сүзләрен Г Исхакый төрекчә китерә. Без аны татарчага якынайтып бирәбез): —Әфәндем, без руслар, хосусан большевиклар белән дуст яшәү мәжбүриятсндәбез. Бу—бер дәүләт мәсьәләседер Моның өчен русларны, хосусан большевикларны көчәндермәвебез ляземдер Хәзерге әхвалгә багыгыз: сезнең татарлар бирегә килеп:- "Әфәндем, руслар безгә бу фәналыкны (зыянны) эшләде, ул фәналыкны кылды. Мәктәбебезне япты, җирләребезне алды",— дип кычкыра башладылар. Шикаять, гел шикаять. Валлаһ (Алла өчен), руслардан риза дигән бер кешене очратмадым Болар безнең садә күңелләребезгә тәэсир итәләр. Биредә төрекчелек... кеби агымнар (карашлар) уяндырдылар Дөресен әйткәндә, бу төр карашлар безнең күңелне болгаталар. Боларны эшләүчеләрнең һәммәсе—сезнең татарлар. Монда килеп оста итеп язалар, “төрекчелек, төрекчелек”,—дип кычкыралар. Шул көннәрдә рус дусларымнан берсе бер китап күрсәтте. Бер әрмәни тарафыннан русча язылган бу китап сезнең татарларның анда үз мәмләкәтләрендә төрекчелекне таратуыгызны, төрекчелек өчен большевиклар белән дошманлык итүегез хакында яза. Коммунистлар партиясенә язылсалар да, төрекчелекне таратырга телиләр. Сез безгә дуслыкны бәхәс итәсез. Чынлыкта исә сезнен арадагы кардәшләр ни эшлиләр,— диде. Французча тәрҗемә ителгән берничә юл укыды. Борчылуымнан ни эшләргә белмәдем. Хәзер безнен эшләребезгә зыян китергән иптәшләрне мин безнеке дия аламмы? Әлбәттә, әйтмәм Мин боларнын мәмләкәтендә "төрк, төрк” дип кычкыруларына ярдәм итәрменме0 Табигый, итмәм. Тынлатмасам. ярар, ...кит. диярмен, куармын,—диде. Мин монын да фикерен һәм аның фикерен йөрткән эгоизмын(?) аңладым Ләкин изге урыннарны мөселманнар кулында сакларга теләгән Гомәр картның гарәплек ноктасыннан мөселманлыкка никадәр гөнаһ булганын һәм коммунист фиркасенә язылса да, төрекчелек сәясәтен йөртергә теләгән татар коммунистының урыс һәвәсенә китмәвенең төрекчелек ягыннан нинди зур гөнаһ булганын аңламадым. Вазгыятьләребез Гомәр карт берлә Шәриф Хөсәен вәзгыяте кебек булганга, сузне кыска кисәргә мәжбүр булдым. Бу татсыз вакыйгалардан татар укучысының үзенең дә төрле тәмсез мәгънәләр чыгару ихтималы юк түгел. Ләкин бу мәгънәләр таякны икенче якка бору төсен алмасыннар иде һәм без дә диндәш һәм кардәшләребезнен бу хәрәкәтләренә шулай жүләрләрчә ждвап бирмәсәк иде. Чөнки болар да вакьгглы һәм киләчәк эшләр. Тимер юл Фәләстиндә һәм Мисырда да шактый былчырак. Вагоннар унайсыз Гүмрүк (таможня) мөгамәләсе дә Европадагы кебек түгел. Мисырның паспортларны карый торган полисе: —Каһирәдә кайсы отельгә төшәсең?—дип җанымны алды. Мин, Каһирәгә беренче баруым булганга, һичбер отельнең исемен һәм адресын белми идем. Шуңа ачык ждвап бирә алмагач, паспортымны алып калды да, аны отельгә урнашкач полис мәркәзеннән барып алырга кушты. Мисырга төнлә берлә сәгать унберләрдә генә барып кергәнгә, табигый, шәһәрне һичбер төрле күрә алмадым Андагы отельләрне дә белмәгәнгә, юлда туры килгән берсенә иңдем (туктадым). Ул пакь мәхәлләләренең берсендәге бер яхшы француз отеле булып чыкты. Мисырда минем мөэтәмәрдән (корылтайдан) бик күп гарәп танышларым булса да, элек үзебезнен татарларны эзләргә киттем. Сугыштан элек Русия берлә мөселман дөньясы арасында табигый мөнәсәбәт булганда, монда безнен Идел буеннан килгән укучыларыбызның саны бик күп була иде Алар Мисырнын милли-мәдәни агымнарында катышалар, илебездәге тәҗрибәләрен Мисырга китерәләр һәм Мисырда алган мәгълүматларын Идел буена алып кайтып тараталар иде Соңгы гасыр башларындагы милли хәрәкәтләребездә зур урын алган галимнәребездән Муса Биги. Петербур имамы мәрхүм Лотфулла Исхакый, "Галия" мөдәррисе Зыяэддин ал- Камали. мөхәррирләребездән Закир әл-Кадыйри, Габделбарый Баттал әфәнделәр Мисырда елларча укып һәм укытып, өйрәнеп һәм өйрәтеп, илебезгә кайтып хезмәт иткән кешеләр иде Болардан башка да әллә никадәр мөдәррис, мөхәррир, галим һәм имамнар хәзерләнеп кайткан һәм шулар аркылы Мисырнын сәяси агымнары берлә бергә, анын гыйльми тормышы да безнен Идел буена китерелеп мал ителгән иде. Гарәпчәдән бик күп китаплар безнен телебезгә тәрҗемә ителгән иде Безнен кичергән дәверебез табигый булса иде. гыйлемгә сусавын калдырыр (° кандырыр) өчен бөтендөнья дарелфөнүннәренә тарала торган татар яшьләре бүген Мисыр дарелфөнүннәрендә дә йөаләп-йөэләп саналган булыр иде. Ләкин СССРдан чыгу кяферләргә тәмугтан котылу дәрәҗәсенә китерелгәнгә. Мисырга соңгы унөч ел эчендә бер генә дә татар яше килә алмаган иде Анда булганнары да сугыштан элек чыгып, дөнья өстеннән үткән туфаннан монда сокланып кала алган кешеләр генә иде Мондыйлардан Уфалы бер яшь галимебезнең монда икәнлеген мин ара-сыра идарәгә язган хатларыннан белә идем һәм шунын аркылы башкаларны да таба алырмын дип уйлый идем. Шунар күрә беренче иттереп аны эзләргә киттем Автомобиль берлә озын юллар үтеп, тар һәм кин урамнар кичеп. “Әзһәр" (“Әл- Әэһәр” мәчете һәм университеты күздә тотыла.) янында булган бер бинанын алдына килеп туктадык. Бу минем якташым Хәмзә Таһир бәк хезмәт итә торган көтепханә иде. (Биредә “Шәйх “ат-жамигь ал-Әзһәр” Мөхәммәд ат-Әхмәди әз-Зөһуринен рәсеме бирелгән. Мондый аңлатма да бар: "Узган Рамазан бәйрәмендә большевикларның ислам диненә иткән золымнарына каршы протест ясаган кеше ‘ -Х.М.) Эш вакыты булганга, ул үзе дә монда иде. Ул минем Кодестан язган хатымны ата атмаган булса да, Мисыр гәзитләрендә минем хакта язылган мәкаләләрне укып, минем Мисырга да килеп чыгуымны көтеп тора икән. Килеп-киткән бөтен гатарнын Мисырда бердәнбер өзелеп калган милләттәшен эзләп табучыларны бик күп мәртәбәләр күргәнгә, минем дә эзләп киләчәгемне белеп тора икән 17 яшендә Дим буен ташлап китеп, 18 ел гарәп дөньясында укыган һәм кайнаган бу татар егете, кичә генә Уфадан чыккан кебек, саф татарча сүзләр берлә мине каршы алды. Әйләнә-тирәдәге кешеләрне, алдагы эшләрне онытып, ил-йорт хатирәләренә чумдык. Көтспханәнен ябылганын көтмичә үк чыгып киттек. Без Мисырнын ислам тарихында зур роль уйнаган "Әзһәре жамигъи" янында идек. Минем танышларымнан бик күп кеше бу жамигьда укыган булганга, мин аны мөмкин кадәр тизрәк күрергә тели идем Кечкенә генә мәйданны чыгып, жамигька якынлаштык. Ул тыштан караганда гарәп өслүбендә салынган жамигьларнын берсе иде. Аяк кантарын (киемнәрен ) салып эченә керәбез. Тирәсенә җәелгән калын намазлыкларда шәкердләр дәрес хәзерләп утыралар Кайберләре намаз укый Жамигънын үз ишегенә килеп җиттек. Анда безне капучы (сакчы, каравылчы) туктатты: "Хәзер дәрес вакыты Керергә рөхсәт юк",—диде Хәмзә Таһир бәк мине ислам корылтаена килгән мөсафир дип танытып, аерым рөхсәт алды Мәсжед кояш батышыннан кояш чыгышына каршы иттереп, озайтылып салынган. (Биредә Кодес шәриф мофтисе Мөхәммәд Әмин Әл-Хөсәйни рәсеме түбәндәге язу белән бирелгән "Большевикларның Русиядәге яшәүче мөселманнарга иткән золымнарына каршы Милләтләр Лигасына мөрәҗәгать иткән кеше” -Х.М ) Буена караганда ике-өч мәртәбә кин, түшәме бик күп баганалар берлә тоттырылган Аларнын саны оч-дүрт йөз кадәр бар икән Аларнын кайберләре янында мөдәррисләре тәбәнәк кенә бер көрсигә аякларын бөкләп утырып, тирә-юньнәрендә идәнгә утырган шәкердләргә дәрес әйтәләр. Берсенен янында— кырык-илле. икенчесенең янында— унбнш-сгерме. Шәкердләрнен барысы да уку яшендәге яшьләр Дәресләр нргән сәгать сигездән кичке алтыга кадәр дәвам итә, өйлә намазы вакытында ике сәгать туктап торыла икән. Мондагы мөдәррисләр, гөрск жамигьларындагы кебек, бугаз ярылганчы кычкырырга мәҗбүр булмаганга, мәсжед эче сүт ишетелмәслек бер тавыш берлә тулмаган Мөдәрриснең сүзен шәкерд бик жинеллек берлә ишетә Аларнын берсенен сүзе икенчесен борчымый Ун-сгерме мен шәкерде бар дип сөйләнгән "Әзһәр"нсң эчендә бары 400-450 шәкерднен генә болай дәрес тынлап утыруы минем чулпыма китмәде —Башка шәкердләр кайда?—дип сорадым. —Хәзер монда яна тәртипләр куелды Жамигьда хәзер нлаһия берлә фикъһе (мөселман юриспруденциясе) шөгъбәсе (факультеты, бүлеге) генә калды Башка фәннәр яңа биналарга күчтеләр,—диделәр. Аннан чыгып. Әзһәр" күршесендәге анда укучы төрк шәкерхләренен тора торган җирләренә киттек. Ул берничә катлы зур өй икән Эчендә алтмышлап аерым бү лмаләр бар. Моннан башка тагы "Әзһәр" норгынын эчендә төрк шәкерхләре өчен егермеләп бүлмә бар. Моны "Рәвакыл-әтрак" Г Төртел әр бинасы") дип атыйлар Монда бөтен төрк илләреннән килгән укучыларга буш бүлмәләр бирәләр Элеккеге заманнарда анын вакыфы аерым йөртелә торган һәм елда йөз мен Мисыр лирасы кадәр килере булган Бу акчадан шәкердләргә һәм мөдәррисләргә магашлар (чеэчәт хакы) бирелгән. Соңгы 10* кризислар анын килерен азайткан. Соңыннан "Әзһәр" вакыфларыннан “рәвак"ларга бүленүе бетерелеп, бөтен мали (милек) эшләре үзәкләштерелтән. Бөтен шәкердадргә бер төрле ярдәм бирелә башлаган. Элек һәрбер шәкердкә аена биш лира биргән булганнар, хәзер җиде лира бирәләр икән. "Әзһәр" янында бу төрк бүлегеннән башка, Һиндстан, Жавә (Ява утравы ), Хижаз, Әфган һәм башка кебек мөселман халыкларының аерым-аерым бүлекләре һәм аерым-аерым оешмалары, вакыфлары бар. Аларнын үзләренен башлыклары (шәйхләре) бар. Төрк бүлеменең башлыгы—шәйх Габделхәмид Таһир исемендә бер чиркәе Анын ярдәмчесе Шәмседдин әфәнде—Анатолий төрекләреннән. Бу "рәвак”ларнын идарәләре бер мәркәзгә табигь (буйсынулы) “Әзһәр"дә барысы 300 гә якын мөдәррис бар. Аларнын магашлары аена унике Мисыр лирасыннан алып, илле лирага кадәр икән. Бөтен ‘Әзһәр"нең вакыфының еллык килере бер миллион Мисыр .лирасына якын. "Әзһәр"нең бөтен укьпу эшләренең идарәсе башында торучы "Шәйхел-Әзһәр” исемендә йөртелеп, ул шул ук вакьпта Мисырның "Шәихел-исламы” урынын ала һәм Мисыр голәмәсенен ин бөекләреннән сайланып куела. Бу урында бүген шәйх-Әхмәд Мөхәммәд әз-Заваһиди хәзрәтләре тора Бөтен зур дини фәтвалар, фәрманнар анын имзасы берлә чыга. Узган Рамазан бәйрәмендә большевикларның ислам диненә каршы иткән золымларына каршы игълан ителгән протест та шул бөек затның имзасы берлә чыкты Шәкердләрнең тора торган җирләрен карап бетергәч, “Әзһәр”нен көтелханәсенә кердек. Анын укыла торган бүлеме булган кебек, музә (музей)—иске кыйммәтле әсәрләр саклана торган бүлеме дә бар икән. Анда барлыгы сиксән мең җилд (том) иске китап саклана. Алар эчендә бик иске заманнардан калган, бик матур иттереп мәгълүм хатгатлар (күчерүчеләр; каллиграфлар) тарафыннан язылган бик күп фәрманнар да бар икән Шул ук көтепханәнен бер бүлмәсенә Мисырнын унтугызынчы гасырдагы зур галимнәреннән Мөхәммәд Габдәнен көтепханәсе китереп урнаштырылган Бүгенге көндә "Әзһәр”нен төрле факультетларында төрле яктан җыелган йөзгә якын төрк шәкердләре укып яталар Алар арасында берничә төркестанлы булса да. безнен Идел буеннан һәм Кырымнан берәү дә юк. Күпчелек—кафкаслылар. Әгәр укырга ихласы һәм дөньянын ачысын-төчесен татырга теләгән яшьләребез булып, "Әзһәр"гә барып чыксалар, “Әзһәр"нен ишекләре һәм вакыфлары алар өчен һәрвакыт ачык. (Бу урында "Әзһәр”дәге дәрес вакытын чагылдырган рәсем урнаштырылган). Тик элгәреге күк, анда кереп укымыйча, ашап яту гына бетерелгән, һәр шәкерд имтихан тотарга тиеш. Бирә алмаган шәкердләр мәдрәсәдән куылалар. “Әзһәр"не карап бетергәч, ашап-эчеп, Мисырдан килгән корылтай әгъзаларын күрер өчен “Җәмгыяте шөббанел-мөслимин"гә ("Мөселман яшьләре җәмгыяте”нә) киттек. Бу җәмгыять—мөселман яшьләрен бер тәрбиядә һәм рухта үстерер өчен, сон елларда гына оештырылган һәм бик күп мөселман мәмләкәтләрендә үзенең шөгьбаләрен ачып өлгергән бер мөселман җәмгыяте Ул бөтен дөньядан килгән мөселманнарның бер-берсе берлә күрешә, таныша торган һәм бер-берсенең дәрдләрен (проблемаларын) аңлаша торган бер мөселман мөәссәсе (оешмасы) Анда мине күптәнге таныш һәм туган-кардәш кебек каршы алдылар һәм Рус ия мөселманнарының хәле хакында биреләчәк беренче конферансның (лекциянең; докладнын) үзләрендә бирелүен сорадылар. Мисырда сәясәттә, мәдәният һәм фикер таратуда кин бер иркенчелек бар. Бу хөррияттән файдаланып, анын сәясиләре төрле-төрле фиркалар (партияләр) ясаганнар Алар шул фиркалар янында халыкны туплап, үзләренең сәяси һәм мәдәни фикерләрен тормышка тәтбикь итәргә (ашырырга) тырышалар. Төрле фиркаларнын максатка барып җитәр өчен иң кыска юл дип ышанган юллары бер-берсенекеннән башка-башка булганга, табигый, алар бер-берсе берлә кычкырышалар, талашалар Бөтен дөньядагы хөрриятле мәмләкәтләрдә булган кебек, монда да кайбер вакытларны кызышып китеп, бер-берсен гаепләшәләр, талашалар Алар үзләренен матбугаларында Мисырның мәсьәләләрен төрле төстә күрсәтеп, укучыларны да үзара талаштыралар. Мисыр халкы, һәрбер иске (текста "һәрбересе”) мәмләкәт халкы кебек, бик тиз күперенеп, кызып китә торган халык булганга, бу кычкырышлар күп вакытларда канлы вакыйгалар да тудыралар, зур-зур мәхкәмәләргә (судларга) сәбәп булалар Ләкин боларнын берсен дә безнен Русиядә күрергә өйрәнгән менләп-менләп тотулар (кулга алулар), йөзәрләп-йөзәрләп сөргенгә җибәрүләр һәм атуларнын берсе булмый. Тавыш- туыш бераз дәвам итә дә. тормыш тагын үзенең табигый юлына төшә... Без Мисырга барганда да мондый фирка кычкырышларының бик кызу барып яткан чагы иде Ләкин без монда. Мисыр зур бер мөселман мәмләкәте дип. үзебезнен кайгы-хәсрәтләребезне сөйләргә һәм белдерергә килгәнгә, үзебезнең лиебезне фиркачылыктан читтә тора торган “Җәмгыяте шөббанел-мослимин“нән башладык Бу җәмгыять—Мисырда гына түгел, бөтен гарәп дөньясында ислам мәдәниятен саклау нигезенә корылган һәм мөселман яшьләрен бер төрле тәрбиягә алыштырыр өчен корылган бер оешма Анын шөгьбәләре (бүлекләре). Гыйрак. Фәләстин һәм Сүриядә булган кебек, анын Һиндстан һәм Жавада (Явада да) шактый көчле тармаклары бар Ислам дөньясында Мисыр бүген мәдәният ягыннан да һәм байлык ягыннан да беренче урында торганта, Каһирәдәге "Жәмгыять...” мәркәзлек урынын тота. Ул шул исемдә төрле җирләрдә клублар ача, оешмалар кора һәм шул ук исемдә зур бер мәҗмуга чыгара Бу мәркәзнен идарәсе танылган кешеләр кулында Анын башында Мисыр Милләт мәҗлесе әгъзасы. Мостафа Кәмал паша оештырган фирканен лидеры Габделхәмид Сәгыйдбәк тора. Ул—үзенен яшьлегеннән алып бу көнгә кадәр ислам дөньясының һәр почмагындагы милли-дини тартышларга катнашып килгән кеше. Ул Тарабулус (Ливандагы Триполи шәһәре) сугышларында мәрхүм Әнвәр паша һәм Гази Мостафа Кәмал пашалар берлә бергә Тарабулусны коткарыр өчен сугышка катышкан: Бал кан сугышлары башлангач та. ул бердәнбер мөстәкыйль мөселман палишаһлыгына- Госманлы императорлыгына каршы христиан дөньясының берләшеп һөҗүм иткәнен күреп, үзенен мөселманлык Вазыйфасын үтәргә—мөселман гаскәре берлә бер сафка булырга ашыккан кеше. Ул Бал кан сугышында безнен илдән күңелле (ирекле, доброволец) булып килгән Гариф Кәримиләр берлә бергә сугышка кереп, яраланган Габделхәмид Сәгыйдбәк дөнья сугышы вакытында Төркиянен тагын бөтен яктан көчле дошманнар берлә чолганып алынганын күргәч тә. анын ислам мәхәббәте кузгалып, өченче мәртәбә күңелле булып сугышка катышкан һәм Мисырны кулында тоткан инглизгә каршы корал берлә көрәшкән һәм таралырга торган гарәп әфкяре гомум иясен (ижтимагый карашларын, җәмгыятен) хәлифәт тирәсендә берләштерергә хезмәт иткән (Госманлы солтаннары бер үк накытга хәлифә дә хисапланган) Сийур могаһәдәсе (биредә Сьерра-Леоне килешүе күздә тотыла булса кирәк.) берлә Төркия бетереләчәк булгач башланган Гази Мостафа Кәмал пашанын (ягъни Ататөрекнен) истикълял (азатлык) сугышлары вакытында Италиядә торып. Төркия файдасына бик күп матдн- мәгьнәви хезмәт иткән. Ул үзе бик зур бер бай кешенен баласы булганга, бу эшләрнең барысын да үзе өчен һичбер файда күзәтми эшләгән. Исламият юлында күп һәм бик күп мал сарыф иткән бу кеше бүгенге көндә дә һәрбер мөселман өлкәсе өчен дөньянын бер читеннән икенче читенә китәргә хәзер тора. Шунын өчен дә “ Шөббанел-мөслимин" җәмгыяте— Мисырнын ин җанлы бер мөселман оешмасы “Шөббанел-мөслимин" җәмгыяте хәзерге көнлә Төркия төрек очаклары ролен уйный Аның рәисе дә Төркиядә соңгы 15 ел эчендә Хәмдалла Собхибәк торган урында тора. Бу җәмгыятьнең бинасы һәрвакьгг төрле җирләрдән килгән мөселман мосафирлары берлә тулы Мин анда корылтайда очрашкан Гыйрак һәм Югославия вәкилләрен тагын бер тапкыр күрдем Шунда ук Америкада ислам динен таратучы һәм шул юлда гомерен фида иткән һәм 20000 кадәр Америка караларын (негрларын) мөселман иткән Америка мофтнее - кара гарәп, сәйд сани (икенче сәйд) Мажил Мохәммәд әфәндене очраттым Мин анда ислам мәдәниятенә сусап килгән Кытай мөселманнарын да күрдем Бик күп гарәп өлкәләренең җәмәгать эшчеләре. Һиндстан мөселманнарының олугларыннан Шәүкәт Гали һәм анын иптәшләрен һ.б. таптым Анда безнен эшебезне тәмам кардәшчә каршы аздылар Минем конферансым (чыгышым, лекциям) шимбә көнгә билгеләнде Чакыру кәгазьләре таратылды, гәзиталәрдә игълан ителде Җомга килеп җитте Мин Мисырнын зур жамигьларыннан (мәчетләреннән) берсендә намаз кылырга уйладым. Хәмзә Таһнрбәк мина тагын ярдәмгә килде Мисырда ждмигьлар бик күп Аларнын мәшһүрләре: “Сәйдна Хөсәйн". “Сәйлән Зәйнәб “Имам Шафи”. "Рәфагьи”. “Гомәр бине Гас”. “Жәмигыл-Әзһәр" жамнгыары һ.б Сәйдна Хөсәйн" ждмигында Хәзрәте Хосәйннен зыяраты бар Анда анын башы күмелгән “Сәйдәи Зәйнәб”—рәсүлнең Зәйнәб исемле кызы хөрмәтенә салынган һәм Мисырнын зур. мөбарәк жамигьларыннан Гомәр бине Гас" жамигы- Мисырда беренче салынган мөселман мәежеде “Рәфагьи” жамигы ин зур һәм бүгенге көндә Мисырнын ин мөгьтәбәр жамигьларыннан. Халык бик күп була торган жлмигь булганга, мин “Рәфагьи га барырга булдым Бик артта калмыйм дип, сәгать 11 ләрдә үк жамигънын эченә кереп утырдым Мин килгәндә, мәежеднен эчендә, берничә җирендә “Корьән укып утыручы берничә кешедән башка, берәү дә юк иде Мәсжед бик зур. ишекләре төрле урамнарга ачыла Моңар күрә урам танышы ишетелеп тора иде Сәгать уникенчеярты 6\дды Зур ишекләр янына барып, моәзиннәре. карплары (кари эл әре Корьән укучылары) бик сулып, урамга таба кычкырып, торле догалар укырга тотындылар Бу догалар халыкны чакыру. гыйбадәт кылырга өндәү булсалар да. озак түгел иде Торле тавышлар берлә 15 минут сузылган бу чакырудан сон. халык мэежедкә жыела башлады Бер җирлә бер хафиз Г Корьән" не яттан укучы) бик матур тавыш берлә “Корьән" укырга кереште Ул бик сузып-сучып. торле зоннарга күчеп укый иде Аны гарәпләр бик ихлас берлә, бик зур күмел рәхәтлеге берлә тыңлар иде. Кайбер вакытларда катышып бер сүз лә әйтәләр һәм салаватлар да кушалар иде. Менә мөәззин дә кычкыра башлады. Ул бер озын макам (кой. тавыш; моң) берлә без белгән азанны укыды. Ләкин ул аны шундый озын иттереп, тавышларын төрләндереп, уйнатып, бер төшереп, бер күгәреп укый иде, —безнең кебек читтән килгәннәргә аның сүзләре артыннан барып житүе дә һәм аңлавы да бик авыр иде. Кари азан әйткәндә дә, үзенен укуыннан туктамады. Азан тәмам булды. Мәсжед тулды. Арттан берәү “ас-салават” дип кычкырды Халык гөрләп калкып, намазга кереште Монда, төрле мәзһәб кешеләре булганга, намаз уку бер төрле генә түгел иде. Кайберләре кыямда (намазның аягүрә үтәлә торган өлешендә) кулларын җибәреп торалар; кайберләре рөкүгька (намазның иелеп тору, тезләргә таяну өлешендә) киткәндә тагын бер тапкыр колак кагалар; кайберләре безнең кебек укыйлар иде Ләкин барысы да ике рикәгать кенә укыдылар. Намаз бетте. Хатиб мөнбәргә чыкты Мөәззин азан укыды, арттагы мөәззиннәр аны кабатладылар. Хотбә (вәгазь) безнсн хотбә китапларындагы гади бер хотбә иде. Суык кына, тонык кына укыды Хотбәдә ләкин холәфаи рашидин (биредә “тәүге хәлифәләр” күздә тотыла), хәлифә һәм үзләренең падишаһларына һич төпле дога юк иде. Безнен муллаларнын, урыс хөкүмәте бик каты тыя торып, хәлифәләргә дога кылулары һәм кайбер фетнәле мәсальлаләрдә иманнарның бу доганы яшерен генә укулары күз алдыма килде дә, бу мөселман илендә тулы хөррият эчендә моның эшләнмәве кызык тоелды. Намаз бетте. Халык гөр итеп купты. Бер өлеше ишекләргә, икенче өлеше мәсжед уртасына утырган вагыйз (вәгазь укучы) янына җыелды, өченче бер өлеше михраб янына җыелып, яна бер имамга оеп, өйлә намазы укый башладылар. Болар Мисыр шәһәренең жомга намазы өчен шартлары тулмаган дип өйлә намазы укучы суган суфыйлар икән. Мин бер вагыйз янына барып утырып, анын вәгазен тыңларга хәзерләндем Вагыйз: “Әр-рижалу кавамун галяин-ниса",—дип башлады (ир—хатыннарга баш!—Г.И.) һәм шул фикерне балландырып, татлаңдырып сөйләргә кереште. Ул ирләрнең хатыннарга баш булуы өчен кирәк булган бик күп дәлилләр китерде Хатыннарның хыянәтләреннән, хәйләләреннән бәхәс китте Кечкенә вакьпта мин үземнең әбием Мәхфузә остазбикәнен һәм әнинен авыл хатыннарына сөйләгән бу дәлилләрне, мисальләрне (кинаяле хикәятләрне, мисалларны) бик күп тыңлаган идем һәм аларның ул хатыннарга ничек тәэсир иткәнен дә күргән идем Ул вакытта алар миндә бер дә начар тәэсир калдырмаганнар һәм минем һичбер хисемне мыскыл итмәгәннәр иде Ләкин бер Мисыр вагыйзенен мона жентекләп-жентекләп сөйләве миндә бик ямьсез тәэсир калдырды Ул мәрхүм әби-әниләрнен хатирәләре мыскыл ителә кебек тоелды. Жамигьтан чыгып, аннан бик ерак булмаган Мөхәммәд Гали паша1 жамигын карарга киттем Мисырнын бүгенге сүляләсенен (династиясенең; нәселенең) башы тарафыннан бина ителгән бу жамигь Мисырнын иске кальгасендә һәм Мисырнын ин биек жирендә, тәмам төрек стилендә салынган. Тыштан караганда Истанбулдагы Валидә жамигына охшаган кебек күренә. Ләкин эченнән бик зур һәм бик бай бер жамигь. Бик күп акча сарыф итеп эшләтелгәне һәрбер җиреннән күренеп тора. Намаз беткәнгә монда да вагыйхлар сүзләрендә дәвам итәләр иде. Мин дә берсе янына килеп чүктем Вәгазь Кәүсәр суының тәмлелеге, татлылыгы һәм файдалыгы хакында иде Бераз тыңладым. Ләкин моңда да дәрдемә дәрман булачак бер сүз ишетә алмадым. Минем жамигьлардагы вәгазьләрне бик күп ишеткәнем бар Алар, шөбһәсез, халык өчен бик кирәкле нәрсәләр һәм халыкка бик зур тәэсир дә ясый алалар. Төркия вагыйзлары үзләренең вәгазьләре берлә төрек гаскәрен кыздырып, утка-суга кертә алалар. Бик күп шәһәрләрне алдыралар. Бик көчле дошманнарны тар-мар иттерә алалар Һәм жамигътагы халыкны электрикләнгән хәлгә китерә алалар: көннен актуаль мәсьәлаләренен хәлендә файдалы йә зарарлы роль уйный алалар Ләкин мондагы вагыйзлар бик вак мәсьәләләр берлә шөгыльләнәләр һәм халыкка да бик аз тәэсир итә беләләр. Кич берлә бер театрга барырга ният иттем Мисырнын Милли театрында “Ләйлә вә Мәжнүн" уйналганга, шунда киттем. Театр бинасы бик бай һәм матур Бөтенләй гарәп ысулыңда салынган бер бина. Каралуы, саклануы да яхшы. Мондый театр бездә дә һәм Төркиядә дә юк. Мин яхшы ишетер һәм күрер өчен, урынны алдагы сафлардан алдым Алданрак барып, килүче халыкны сәйр иттем (күзәттем) Килүчеләр пакь киенгән һәм үз-үзләрен тота белә торган кешеләр иде Хатыннар ложаларда гына күренә. Түбәндә юк дәрәжәсендә аз иде. Пәрдә күтәрелде... Декорационлар яхшы эшләнгән, киемнәр ' Мөхаммәд Гали (1769-1849) 1805 елда Мисырда хакимиятне үз кулына ала Илдә күп төрле реформалар үткәрә Аның бу аткәдәге гамәлләрен еш кына Петр I .читәнлеге белен тиңлиләр (X М ) гарәп ысулында Ләкин уйнаучыларның күбесе үзләрен сәхнәдә тота белмиләр иде. Алар йә утырышып торалар, йә кулларын салындырып, кая барырга белмичә, үзләренең монда ни өчен кергәннәрен аңламыйча, аптырап сәхнә буе йөриләр иде Драматик моментлар хәрәкәт һәм уен берлә җанландыра (бу сүз “жанларла" дип ялгыш язылган) алмыйлар иде Аларнын осталыгы декламационда. сүздә генә иде Жаатандырып күрсәтеләчәк күренешләр озын монолог төсенә керә, бик нечкә минутлар сүз берлә буылалар (бүленәләр) иде. Әсәрдә музыка бер дә катыштырылмаган иде Ул шунын очен әллә нинди корыган, коргаксыган хис калдыра иде. Уйнаучылардан Мәҗнүн ролен уйнаучы Хөсәйн Рийаз берлә Ләйлә ролен уйнаучы Фатма Рөшли (Фатыйма Рәшиди ') ханымнар чын мәгънәсе берлә артистлар иде Аларнын икесе дә Аурупанын һәр театрында уйнарлык көчкә һәм осталыкка малик (ия) кешеләр иде. Ләкин реҗиссер бик зәгыйфь булганга, аларнын тырышуы гына кирәкле нәтиҗәне бирә алмый иде. Хөсәйн Рийаз куәт ягыннан бик тур бер артист булса да. анын гәүдәсе Мәҗнүн ротенә туры килми иде. Ашый да, эчә дә һәм йоклый да алмый торган мәңгелек гашыйк, узенен яндырган гыйшкын сөйләгәндә, көйдергән дәрден җырлаганда, бераз ябыграк, зәгыйфьрәк күренергә кирәк иде. Ләкин Хөсәйн Рийаз фил кадәр зур. жуан һәм тупас гәүдәле бер кеше иде Мин моннан сон да Мисырнын шактый зур театрларында булдым Боларнын барысында да бер кимчелек бар: ул да—күрсәтелә торган тормышнын авыр минутларын уйнап, җанландырып күрсәтү урынына—сөйләп аңлату ысулы (ысулын куллану) Гарәп теленеп бик эшләнгән һәм бик бай булуы бу монолог-декламацион юлына керергә зур ярдәм итсә һәм гарәп караучысы моннан бер ләззәт тапса да,—бу юл театрнын ибтидаилигын (башлангычын, тәжрибәсезлеген) күрсәтә. Бу сәгать берләргә кадәр сузылган монотон уеннары мине ялыктырсалар да, гарәпләр үзләре аны рәхәтләнеп тыңладылар. Мин Мисырнын театрлары ате безнен татар театрыннан бик күп гүбән икән дигән фикер берлә театрдан чыктым һәм безнен милли труппалар безне киләчәккә Мисырда нинди зур уңышлар ясый алачакларын уйлап өйгә таба борылдым. 26 нчы декабрь кичәсендә “Шөббанел-мослимин жәмгыяте 'нең залында минем беренче конферансым (лекциям; чыгышым) булды Мин төрекчә сөйләдем. Жәмгыятьнен идарә әгъзаларыннан Мөхелдин ал-Хатиб бәк аны гарәпчәгә тәрҗемә итте Ләкин тыңлаучыларның өчтән бере төрекчәне аңлыйлар иде Мәсьәләгә кереп китеп, фикермен нинди юлда барганын аңлап алган үткенрәк кешеләр минем гарәпчәне махсус күбрәк катыштырып сөйләгән төрекчәмнән дә күп фикерне аңлап килапәр иде. Сүз башлану берлә бөтен зал тып-тын булып калды Һәрбер кеше жанлы бер дикъкатькә әверелде Мин элек Рус иядә яшәгән мөсслманнарнын утырган урыннарын санап, аерым- аерым торк өлкәләренең кайсы елларда урыс кул астына керүләрен аңлаттым Патша дәверендәге сәяси-мәдәни хәлләрен күздән кичереп, большевик дәверенә кердем Русиядәге 30 миллион мөселманмын большевик дәверендә өч яктан-мөсетманлык. төркчелек һәм истикьлялчылык (азатлык) ягыннан—башка СССР тәбгаләреннән (кавемнәреннән) оч мәртәбә артык золымга мәгьруз калуларын (дучар ителүләрен) сойләп, мисаллар китердем. Исламият Рус ия мөселманнары арасына моннан мен сәнә (ел) элек кергән бер дини тәгълимат булганга, һәм алар исламиятне саклар өчен һәрвакыт христиан урыслар берлә сугышып килгәнгә, ул монда халыкнын канына һәм жднына сеңгән бер милли дин төсен алган Шунын өчен мөселманнар һичбер төрле итеп алласызлык һәм динсезлеккә корылган коммунизм әсасен (тәгълиматын) кабул итә алмадылар, урысларның рухларындагы башбаштаклык (анархия) бу коммунизм әсасларын кабул итәргә ни кадәр кин мәйдан ачса, исламиятнең әхлак-мораль дисциплины мөселманнарга ул фикерне кабул итәргә шул кадәр манигь (киртә) булды Шунын очен һәрбер динне үзенә дошман итеп игълан иткән большевиклск исламияте икс кат дошман итеп таныды. Ул анын берлә христианлык һәм яһүдилеккә караганда әллә ничә өлеш артык көч берлә тартышырга кереште Рус ИЯ мөселманнарының йөздән сиксән бише-төркләр Калган кыйсеме торк мәдәниятенә мәгьруз калган чиркәедер (Шәрыкта бөтен Кафказ тау лары Чиркәе исемендә йөриләр). Русня милләт уларак һәрвакыт торк милләте берлә тартышып килде Элек ул 300 ел кадәр төркләрнен кул астыңда яшәде (Атгын Урда һәм Казан дәверләре) Соңыннан алар төркләрнс җиңеп, үз кул астына алдылар һәм торк милләтен бер милләт уларак бетерергә керештеләр Урысларның бу хәрәкәте бер каршы хәрәкәт уятты Торк милләтендә бер милли уяну туды 20 гасыр торк милләтенең милли уянуының иң көчле бер дәвере иде Милләтсез бер коммунизм җәмгыяте яратам дип мәйданга чыккан большевик үзенен бу эшендә ин элек торк милләтчелегенә бәрелде Ул аны һичбер төрле әзәйтә алмаганга, ул ана каршы ин каты дошмаңлык вазгыятен алды Шунар күрә торк милләтчелеге коммунизмның ин зур дошманы булып танылды Большевикларның максатлары—бөтен донья күләмендә бер иҗтимагый революцион (революция) ясап, бер совет дәүләте дөньяга китерү Аларнын бөтен пропагандатары. тышкы сәясәтләре менә шушы максатны күздә тота Алар чит илләрдә дә менә шул фикерне кабул итәчәк һәм итә алачак гонсырлар (элементлар; чыганаклар) эзлиләр СССРнын эчендә яшәүче милләтләр һәм шулар эчендә төркләр дә большевик дәүләтеннән аерылып чыгып, үзбашларына ирекле бер дәүләт корырга тырышалар Алар Рус иядәге хәзерге большевизм патшалыгын, урыс милләтенең идарә итү ягыннан банкрот булуы дип карап, анын кулыннан котылырга тырышалар. Төрк милләтенең аерым өлкатәре булган Төркестан. Кафкас, Кырым һәм Идел-Урал мөстәкыйль булырга тиеш. Большевик идарәсе бу милли истикълял дәгьвасен күреп, бу яктан да төркләрне үзенен биәман (куркынычлы) дошманы итеп карый һәм аларга каршы жәбер-золымны арттыра. Большевизм хосусый милекне танымаганга, ул бөтен Рус ия халкынын милкен дәүләтләштергән кебек, мөселманнарның да милкен талый. Ул бөтен русиялеләрнең гаиләсен бозган кебек, мөселманнарның гаиләсен дә бозарга тырыша Шуңар күрә бүген Русиядә яши торган 30 миллионлы мөселманлык үзенен хәятен саклар өчен бик авыр тартыш алып килә. Үзеннән бик күп мәртәбә көчле булган дошман берлә хәят- мәтам (яшәү-үлем) дәгъвасын алып бара. Ул үзенен истикълял жәбһәсеңдә (мәйданыңда: фронтында) анын кебек Русиядән аерылып мөстәкыйль булырга тырышучы Украина. Гөрҗи (Грузия), белорус һәм фин кавемнәре берлә берләшеп, бер "Проматеи" жәбһәсе берлә (берлектә) тартыш алып бара. Төрк жәбһәсенә килгәндә. Русиядә яшәүче төрк милләте төрле кабилә исемнәре берлә йөрсә дә. үзенен мәдәнияте һәм тарихы бер булганын һәм шулай ук дошманнын уртак бер дошман булганын бик тирән хис итә. Ул бергә бара һәм бер-берсенә ярдәм итә. Русия читендә булган әфган, иран, кытай һәм анатол төркләренен бүген бу авыр хәлгә сәийрчинә (күзәтүче) булып торуларын күреп бик кайгырса да. вакыты килгәндә кардәш кардәшне таныр фикере берлә ул үзенен өмндсн югалтмый һәм киләчәгенә зур бер ышану берлә карый. Исламият жәбһәсенә килгәндә, безнең эшләребез бик фаҗигале. Ислам дөньясында бүгенге көндә һичбер уртак мөәссәсә (нигез) юк. Бүген һичбер ислам дәүләте, кечкенә генә рәвештә булса да, ислам сәясәтен йөртә алмый, алар чит илдәге дин кардәшләрен химая (таяныч) итә алмыйлар һәм итмиләр Большевикларның христиан диненә каршы золымнарына каршы, папа хәзрәтләре башта булган хәлдә, бөтен христиан дөньясы аякка калыкты Яһүди динен кысуга каршы бөтен Аурупа һәм Америка яһүдиләре тавыш куптарды Ләкин 30 миллион мөселман аларга караганда өч-дүрт мәртәбә артыграк золымга мәгъруз калса да. һичбер мөселман мөәссәсе, һичбер мөселман патшасы, һичбер мөселман дәүләте аларны химая итү турында бер авыз сүз сөйләмәде. Шуның өчен мин үземнең кардәшләремә шул 30 миллион мөселманның аһ-зарын ишеттерергә ислам мәдәниятенең бүгенге мәркәзе булган Мисыр мөселман дәүләтеннән мәгънәви ярдәм сорарга килдем. 30 миллионлы мөселманның тарихта охшашы күрелмәгән авыр хәлен сезнең мөселманлык вөҗданыгызга әманәт иттем Мин шул сүзләр берлә конферансымны бетердем Менә бердән кыямәт купты. Сүз сораучыларның исәбе-хисабы булмады. Бөтен зал бер аваздан әйткән кебек: "Безнең илебездә әллә никадәр качак урыслар, әрмәннәр ярдәм күрәләр дә (күрсәләр дә), без ни өчен Русия мөселманнарына ярдәм итмибез. Ник аларга каршы эшләнгән бу жәбер-золымны бетерергә тырышмыйбыз! ’—ди иде. Бик күп кеше мине әйләндереп атып, башка җирләрдә дә конферанс бирүемне сорадылар, гәзиталәрдә туктамастан бу турыда мәгълүматны киңәйтергә тырышалар иде. Икенче көнне Мисырнын бик күп гәзитәләрендә бу конферанс басылып чыкты. Икенче көнне мин гарәп хариси музәханәсенә (гарәп милли мәдәнияте музеена) киттем. Гарәп мәдәниятенең бер күргәзмәсе урынын тотачак бу музәханә бик күп кыймәтле әсәрләрне жыйган икән. Ләкин гарәпләр үзләренең милләтчелекләрендә без төрекләргә охшамыйлар. Атар бик куе милләтчеләр-шовинистлар. Шунын өчен боларга кирәк музәханәдә шактый күп фарсы, һинд һәм төрек әйберләре гарәп эше кебек күрсәтелгән һәм гарәп музәханәсенә ислам мәдәнияте музәханәсе төсе бирелгән иде Ләкин ничек булса да, бу әсәрләрнең жыелып саклануы, югалмавы яхшы. Мин яхшы ук авыр уйларга керергә мәжбүр булган бер хасталык берлә 3-4 көн ятакта калырга тиеш булдым Иңде Сәгыйд Шамил дә килгәнгә, безгә Мисырдагы рәсми эшләребезгә керешергә вакыт бик житкән иде. Шунын өчен Габделхәмид Сәгыйдбәк аркылы Шәйхел-Әзһәргә телефон иттереп бер рандеву (очрашу) алдык Шулай ук Мисырның иң зур фиркаләреннән булган Вафид башлыгы Нәлхас (Нәхас, Нилхас?) пашадан да бер көн билгеләттек. Шул ук көннәрдә "Шөббанел-мөслимин жәмгыяте” дә безнен хөрмәтебезгә бер чәй зияфәте (мәжлесе) ясады. Мисырга килүебезгә бик аз гына вакыт үтүгә карамастан, инде анын эчке тормышына кереп бара идек Мөселмашгыкнын зур хадимләреннән Габделгазиз Сәгалби хәзрәтләре берлә Габделхәмид Сәгыйдбәкләр безне Мисырнын гыйлем, әдәбият һәм сәясәт фиркаләренең клубларын зиярәт итү берлә мәшгуль булса, кичләрен әле бер галимнең, әле бер сәясинең, але бер мөхәррирнен өенә чакырулы була идек. Шул көннәрнең берендә Вафид фиркасенең башлыгы һәм иске Садрәгьзам Натхас пашаны да зиярәт иттек. Бу фирка—мәрхүм Зәгьлүл паша фиркасе Ул соңгы 10 ел эчендә Мисыр сәясәтендә зур роль уйнаган бер фирка булганга, анын рәисе булган Нәлхас пашаны да үзләренең матбугатлары “Әр-рәис' дип кенә йөртәләр Алар үзләренең клубларын "Бәйтел-өммә" (“Диндәшләр йорты' ) дип атыйлар Мәрхүм Зәгьлүл пашанын хатынын да “Өммүл-мисрийун" (Мисырлыларның анасы) дип йөртәләр Бу сүзләр халыкның күңеленнән чыгып бирелгән исемнәрме, әллә фирка матбугатының пропагандасы берлә генә туганмы—моны читтән килгәннәргә кыска вакытта гына аңлату жинел түгел Ләкин мисырлылар иске тарихлы бер милләт булганга һәм тарихларында да дөньянын мәшһүр әсәрләре зур әһрамлар (пирамидалар) булганга, алар сүздә дә зурлыкны-арттыруны бик яраталар Монда бер кешене икенче берсенә танышканда да шагыйрь булса—"сәйд әш-шөгара" (“шагыйрьләр патшасы"), мөхәррир булса—“әмирел-әдиба" (“әдипләрнең әмире"), галим булса “әфзалсл-фазла" (“фазыйлларнын фазыйле"—галимнәрнен-галиме"), доктор булса—“хәкимел-хөкәма" дип тәкъдим итәләр Башка эшләрдә дә шулай зур игүне, күтәрүне бер дә онытмыйлар Әлеге югарыдагы исемнәрдә дә шундый берәр нәрсә бардыр Нәлхас пашаны күрер өчен без Вафинең клубына килдек. “Бәйтел-өммә"—бер зур сарай. Эченә кердек Безне әллә никадәр андагы әгъзалар каршы алдылар. Зур бер хөрмәт берлә рәис бүлмәсенә керттеләр. Зур-зур салоннарны үттек. Аларнын барысы да бик бай иггереп җиһазланганнар иде Бу клуб Эстония рәис жөмһүрснен (премьер- министрының) сараеннан зуррак та һәм баерак та иде Монда каһваләребезне эчкәннән соң. Нәлхас пашанын үз өенә алып киттеләр. Бусы да бер зур кунак, бер сарай иде. Безне монда да каршы алып, "әр-рәиснен” кабинетына керттеләр Без кергәч, анда хазыйр булганнар (катнашканнар) барысы да аякка калыкты Нәлхас паша үзе дә урыныннан торды. Түргә утырттылар. Габделгазиз Сәгалби безне тәкъдим итте һәм сөйләшүләр башланды Вафинең шигаре (лозунгысы) бу вакытка кадәр Әл-Мисру лил-мисриййун" (Мисыр—мисырлыларның) булганга, ул гарәпчелек һәм мөселманчылык сәясәтеннән бераз ератрак тора. Мисыр сәясәтендә зур роль уйный торган христиан гарәпләрен куркытмас өчен, ул мөселманлык эшендә бик сак хәрәкәт итә иде Без монда мөселманлык эше берлә килгәнгә, аларны мөселманлык сәясәтен тәгькыйб итүчеләр кебек сөйли идек. Корылтайдагы әгъзаларның хезмәтләре өчен рәхмәтләр укыдык. Нәлхас паша безне бик тиз аңлады. Үзе бик үткен кешегә охшый Сүзгә бик оста. Ул сөйләгәндә тыңлаучылар тәмам эреп китәләр иде Ул Аурупанын иксез-чиксез либерализм фикерен үзенә бөтенләй сеңдергән Ул Аурупанын империализмыннан озын-озын сөйли иде Хәрәкәтләре берлә ул жәнүб (коньяк) мәмләкәтләрендә бик күп очрый торган кызу бер пропагандачы кебек иде Каһваләребезне эчеп, күрешеп чыктык Паша безне ишеккә чаклы озата килде Ишек янында әллә никадәр фотографлар рәсемнәребезне алдылар Зур дәфтәргә имзаларыбызны куеп чыктык. Без моннан туп-туры “Шөббанел-мөслиммн” жәмгыятенә барып. Габделхәмид Сәгыйдбәк берлә бергә “Жамигыл-Әзһәр" шәехен зиярәт очен Диния мөдириятснә киттек Мөхәммәд ал-Әхмәди әз-Заваһирн хәзрәтләре безне бик зур кадер-хормәт берлә кабул итте Матур йөзле, үткен күзле, алтмыш яшьләрендә бер галим. Анын симасы (йөзе, кыяфәте) тамырларында төрек каны акканын күрсәтә. Сүзләре бик акыллы һәм төпле иде Ул бик оста иттереп безгә бик күп сөальләр бирде Шәйхел-Әзһәр хәзрәтләренә, мөселман дәүләте булган Мисырнын Диния модириятенсн рәисе сыйфаты берлә СССРда яшәгән мөселманнарның дин ягыннан жәберләнүләре хакында сөйләп, ислам дөньясының шул зур мөәссәсен (оешмасының) ярдәм итүен сорадык. Ул безгә: “Мисыр дәүләте мөселман дәүләте. Мисырнын патшасы Мәлик Фуад ихласлы бер мөселман Мин кулымнан килгән кадәр исламияткә хезмәт итүче бер мөселманчы Русиядәге мөселманнарның җәберләнүләреннән бик мөтәәсснр булдым (кайгырдым) Мин моны бөтен дәүләт адәмнәренә белдерәчәкмен Без рәсми бер мөәәссәсә булмаганга. Русия мөселманнарын химая итүне дә (яклауны да) рәсми бер юлга куяр өчен, сез безгә бер рәсми гариза языгыз, кулыгыздагы вәсикаларны (дәлилләрне, материалларны) күрсәтегез —диде Бездә шулай итәргә булдык Габделхәмид Сәгыйдбәк. бу эшне бөтенләй Аурупа ысулына куяр өчен, бер махсус комиссия ясаунын мөнасиб икәнлеген сөйләде Без дә аны муафикъ таптык. Шәйхел-Әзһәр дә бу хакта уйлашырга булды Моннан сон да бик озын сөйләшеп утырдык Шәйхел-Әзһәр миндә бик зур тәэсир катдырды Ул мөселман галимнәре арасында бик сирәк очрый торган акыллы, тәрәкъкыйпәрвәр (прогресс яклы) бер галим, бик оста бер Шәрык дипломаты, кин күреште бер ислам сәясие һәм фнкрс берлә чын мөселманчы Без чаткыбызның эше шундый топле бер кешенен кулына эләгүенә соенә-сөенә чыктык Инде безнең бурычыбыз. Шәйхел-Әзһәр сораган рәвештә, бер меморандум язып бирү,—большевик хөкүмәтенең исламиятне керчеләвен (?—кысуын.— Х.М.) объектив дәлилләр берлә күрсәтү иде Мин Кодес корылтаена барыр алдыннан мондый бик күп дәлилләрне җыйган идем: большевикларның “Алласызлар җәмгыяте” чыгарган мәҗмугалар, большевик хөкүмәтенең диннәр (текстта “дәлилләр” дип ялгыш басылган) хакындагы декретлары, большевик гәзитләреннән атынган мәсжедләрне ябу, голяманы хокуксыз калдыру, имамнарны сөрү хакында большевикларның үз куллары берлә язылган мәкаләләре, әмерләре һәм хәбәрләре. Ләкин болар урысча һәм татарча басылган китап, гәзит һәм мәҗмугалардан алынган булганга, аларны гарәпчәгә тәрҗемә итү кирәк иде Сәгыйдбәк берлә меморандумның ана хатларын("төп текстын”) карар астына алдык (“үзебезнең жаваплылыкка алдык”). Икенче көнне мин шунын төп маддаләрен төрекчә яздым. Хәмзә Таһирбәк һәм берничә чиркәсләр берлә ясаган бер хосусый мәҗлестә аны укып чыктык. Меморандум фәнни язылган һәм маддәләр (статьялар, пунктлар) яхшы тәртип ителгән,—дип табылды. Ләкин мөкаддимәне (керешне), гарәп ысулы өчен, кыска һәм коры таптылар. Бу кыйсемне язу Сәгыйдбәк берлә чиркәсләргә тапшырылды. Эшнен иң авыры хәзер большевикларның декрет-фәрман, мәкалә һәм хәбәрләрен гарәпчәгә тәрҗемә итү иде. Боларнын урыс телендә булганнарына Русиядә укыган берничә христиан гарәпне табып булса да, татарчалары очен Хәмзә Таһирбәктән башка кешебез юк иде. Шунар күрә бу зур йөкне ана йөкләдек һәм бер кочак китап, мәҗмуга, гәзитә биреп, шуларда минем тарафымнан күрсәтелгән урыннарның гарәпчәгә күчерелүен үтендек. Хәмзәбәк көн-төн утырып, шуларны хәзерли. Кафкаслы аркадашларыбыз да мөкәддимәне өлгерттеләр. Без меморандумны матбагада (машинкада.) бастырып, Шәйхел-Әзһәргә тәкъдим иттек. Шәйхел-Әзһәр бөтен эшне рәсми юлга куйды. Берничә голяма һәм мәэмүрдән (чиновниктан) ясалган бер һәйят (комиссия) алдында ул безнен кәгазьләребезне алды. Безнен биргән вәсикаларыбыз берәм-берәм номерлап язылды. Боларнын Совет хөкүмәте вәсикалары булганлыгын исбат итү безнен өстебезгә йөкләнде. Мондагы мәэмүрләр Совет системын бер дә белмиләр. Анда матбугатның коммунист фиркасенең диктатурасы астында гына булганын, һәрбер басылган китап коммунист цензурына табигь (буйсынулы) икәнлеген, Совет илендә Аурупадагы мәгънәдә һичбер төрле матбугат, җәмгыять, сүз хөррияте юклыгын аңламыйлар. "Алласыз”ларнын мәҗмугаларына килгәндә, алар: “Хәзер дөньяда мондый җәмгыятьләр бик күп. Алар Аурупанын бик күп мәмләкәтләрендә бар. Вөҗдан хөррияте булгач, әлбәлтә, динсезләр җәмгыяте дә була ала. Андагы мөселманнар тотсыннар да, аларга каршы динлеләр җәмгыяте ачсыннар һәм динлеләр мәҗмугасы чыгарсыннар”,— диләр. Без Совет хөкүмәтенең “Дин-әфиюн!”—дип башланган дин хакындагы декретын укыйбыз. Динсезләр җәмгыятьләренең Совет хөкүмәтенең әмере берлә эшләнгәне хакында коммунист фиркасенең съезд карарларын күрсәтәбез. Динлеләр җәмгыяте ясарга канун буенча имкян (рөхсәт.) юклыгын, бөтен матбага һәм кәгазь хөкүмәт кулында булганга, дини бер мәжмуга түгел, бер догалык бастырырга да мөмкин булмаганын сөйләп, бик күп фактлар китерәбез. Большевикларның үзләреннән алынган бик күп дәлилләр берлә дәгъвабызны исбат итәбез. Без шулай итеп, беренче маддәбездә күрсәтелгән Совет хөкүмәтенең диннәргә мөсагадә (мөмкинлек) итмәгәнен исбат итә алдык. Бу бетү берлә тагын икенче бер сөаль бирелә: “Сез ислам динен башка диннәргә караганда артык кысалар, дигәнсез. Мона дәлилләр кая. Безнен белүебезгә караганда. Совет илендә дин һәм милләт аермалары бетерелгән. Анда тигезлек, анда бер динне кыссалар, башкаларны да шулай ук кысалар Юлсмасалар—барысына да бер төсле могамәлә итәләр” Без тагы большевик мәжмуга һәм гәзитәләреннән тәрҗемә итәргә тотынабыз. Мөселманнарның артык җәберләнүләрен күрсәткән цифрлар берлә берничә мисал китерәбез Аларга большевикларның үзләре язып, үзләре баскан мәҗмугаларны һәм гәзитәләрне күрсәтәләр. Алар бу мәжмуга берлә бу гәзитәләрнен нәширләре һәм мөхәррирләре кем икәнлеген, аларнын нинди матбагада басылгантыкларына кадәр тикшерәләр, язалар Без боларнын барысынын да коммунист фиркасе—Совет хөкүмәте тарафыннан эшләнгәнлеген исбат итә алабыз. Сәгатьләр буе утырып, без әле бары ике маддәгә генә дәлилләр куя алдык Безнен меморандумда 12 маддә булганга, мәҗлес дәвам игә. Сөаль өстенә сөаль бирелә. Без зур бер имтиханга тотылган кешеләр хәленә куелабыз. Кайвакыт ачуыбыз да килә. Ләкин дәгьвабезне исбат итәргә кирәк булганга, без дәлил өстенә дәлил вәсыйка бирә барабыз Дүрт-биш сәгать сөргән мәҗлес барыбызны да арыта; Әзһәр голямасе дә безнен меморандумдагы маддаләрнең тугрылыгына иманын куәтләндерә. Шуны күреп, мин большевикларның исламны кысуларын күрсәткән, төрле мәҗмугалардан алган фотограф рәсемнәрен чыгарам. Монда клубка әверелгән мәежелнең манарасына эленгән кызыл байрак та бар: сыраханәгә чәверелгән (әйләндерелгән) мәежед ишеге өстенә асылган Ленин һәм Троцкий рәсемнәре дә бар Монда динсезләрнең гает көннәрендә музик берлә ясаган демонстрацияләре дә бар. Монда татар кызларын дуңгыз асрарга өйрәткән курста алынган рәсемнәр дә бар. Шулар янына динсезләрнең берничә җырлары кушыла. Голямаларга болар барысы да бик зур тәэсир ясьш Алар бер- берсенен күзенә карашып ' Әстәгьфируллаһ. әстәгьфируллаһ Безнен андагы дин кардәшләребез Әндәлусиядәгс мөселманнарның күргәннәреннән зуррак золымнарга мәгьрүз калганнар (дучар булганнар.) икән (Урта гасырларда Пиреней ярымутравыңда— Әндалусиядә мәсслман дәүләтләре яши. Әмма алар ахыр чиктә христианнар тарафыннан рәхимсез рәвештә юкка чыгарыла ). Боларга ярдәм итү—дини фарыз'“—диләр. Бергә карап: "Безнен сездән бу кадәр җентекләп сорашуыбызга кәефегез китмәсен Безнен чыгарган карарыбыз объектив дәлилләргә корылган булырга тиеш Мөселман голямасы турында таралган кайбер ифтираларга (гайбәт-ялаларга) урын калмасын дибез",— диләр Алар шул хакта мәҗлес җыеп, карар бирәчәкләрен вәгъдә иттеләр. Без бөтен вәсыйкаларны калдырдык Атар бу вәсыйкаларнын (материалларның, датилләрнен) урысча булганнарын үзләре тәрҗемә иттереп карамакчы булдылар Атарнын урысча белә торган берничә христиан гарәпләре бар икән (Боларнын элек Казан семинарияләрендә укыган гарәпләр икәнлеге соңыннан мәгълүм булды) Татарчаларының тәрҗемәсе өчен без тагын Хәмзә Таһирбәкне күрсәттек. Без өстебездән бер зур йөк төшкән кебек, өебезгә юнәлдек. Без Шәйхел-Әзһәрнен тутглыячак мәжлесенен карарын көтәргә тотындык Ләкин көннәр үтте. Карар чыкмады Мәсьәләнең нинди юл алганлыгы да мәгълүм булмады Без матбугатта һәм җәмгыятьләрдә үз эшебезне дәвам иттек. Хөкүмәт фиркаләренең клубларын һәм лидерларын зиярәт иттек. Алардан мәгънәви ярдәм сорадык. Мисырдагы бөтен гарәп гәзитләрен зиярәт итеп, аларга мәгълүмат бирдек һәм язуларын үтендек. Шунын аркасында Русия мөселманнары хакында берәр гәзит йә мәҗмугада берәр мәкалә чыкмаган һәм җәмгыятьләрдә бу турыда сүз сөйләмәгән бер кон калмады Мисырнын бөтен әфкяре гомумиясендә (иҗтимагый фикерендә: җәмәгатьчелегендә) большевизм-исламият мәсьәләсе ин актуаль бер мәсьәлә хәлен алды. Бу француз һәм инглиз гәзигләрснә дә күчте. Без Шәйхел-Әзһәрнен карарын көтүебездә дәвам иттек. Ләкин шул шау-шу һәм шул матбугат кампаниясе Совет хөкүмәтен дә куркытты Совет хөкүмәте исеменнән бер кеше килеп "Мин сездән мамык алыр идем",—дип, Мисыр хөкүмәтенә мөрәҗәгать итте. Мисыр—мамык мәмләкәте Анын ин зур байлыгы—мамык Ләкин соңгы кризә (кризис) Мисырнын мамыгына бик каты гәэсир иткән Урта хисап берлә 15-18 Мисыр лирасы торган мамыкның бәһасе сугыш башлангач 40 лирага кадәр күтәрелгән Бу эштән Мисыр һичбер күрелмәгән рәвештә баеган Бу. табигый, мамык кырларының да көннән-көн артуына сәбәп булган Сугыштан сон мамык бәһасе үзенен табиг ый бәһасенә кадәр иңгән. Соңгы икс елдагы кризәдә анын бәһасе 3 лирага кадәр тошкән. Шуна күрә Мисырнын бик күп мамыгы сатылмыйча амбарларда ябылып калган Менә шундый вакытта мамык алырга килүче кем булса да, анын Мисыр өчен бик кадерле кунак булуында шөбһә юк Большевиклар мисырлыларның бу нечкә җирләреннән файдаланырга уйлыйлар. Алар мамык базарлыгына керешеп, бәһа-фәләндә килешкәч "Алуын алачакбыз Ләкин сезнен мәмләкәттә большевикларга каршы бик каты пропаганда бара. Сез шуггы туктатмасагыз, безнен хөкүмәт сездән мамык алырга разый булмас Сез бу Русия мөселманнары исеменнән сүз сөйләүчеләрне куыгыз'"—дип әйтәчәкләр иде Бу большевик кешесе Мисырга кгглү берлә, хакыйкатән, безнен пропагандада бераз суыклык башланды кебек күренде У.л хөкүмәт даирәләренә килде, ктте. Сатулашты Ләкин Мисыр хөкүмәтенең мөселманлыгы анын мәнфәгатьчелегеннән өстен чыкты Мисыр матбугаты тагын үз юлына гөште Рамазан бәйрәмендә Шәйхел-Әзһәрнен протесты чыклы Шул ук бәйрәмдә Кодес мөфтисе әл-Хажи Әмин Әл-Хәсәйни дә “Мөсжеде акса "да Русия мөселманнарының котылуы хакында дога кылып, андагы большевизм золымына каршы протест итте Шул ук бәйрәмдә Русия мөселманнарының дини хакларын химая кылу хакында Милләтләр җәмгыятенә мөрәҗәгать күндерелде Бөтен гарәп матбугаты тагын безнен Русия мөселманнарының эше берлә дулады Без дә үзебезнең дини бурычыбызны үти алганыбызга шатландык Беренче мәртәбә үз диндәшләребездән мәгънәви ярдәм күреп, сөенеп бәйрәм иттек Рамазан бәйрәмнәрен.» кадәр кулларына барып керерлек иттереп без бөтен дөньянын мөселман падишаларына Русия мөселманнарының вөҗдани хөрриятләрен саклау хакында аерым мөрәҗәгатьләр күндергән идек' СССРдагы мөселманнарның хәлләрен күрсәтә торган бик күп материаллар да боларга кушып җибәрелгән иде Алардан мөселманлык ярдәме үтенелгән иде Без бу эшкә киң мөселманлык ноктасыннан караганга, мәйдандагы мөселман падишадарьжың танылганнарынын берсен дә читтә Бу мөрвжаглтьнен гарәп теленде язылган агы тынын кечерәйтелгән фотографиясе "Янә мил п юл*нмн 8нче санында басылып чыкты <Г II ) калдырмадык. Мисыр малиге—Фуад, Хиҗаз малиге—Ибне әс-Согуд. Гыйрак короле— Әмир Фәйсал. Әфган әмире—Надир шаһ. Иран шаһы—Риза хан. Фас солтаны— Мәүләви Хәсән. Ямән имамы—Имам Яхъя хәзрәтләренең барысына да аерым-аерым мөрәжәгать иттек. Падишаларга әйтелгән мөрәжәгатьләр аерым кешеләргә язылган хатлар кебек булмаганга, боларны да ригая итәргә (олыларга) кирәк иде. Бу безнен кебек халык хезмәте артыннан йөреп, вакытын гарәп халкы арасында сарыф иткән кешеләргә сарайларның гореф-гадәтләрен белү-өйрәнү бик җиңел түгел иде Шунарга без сарай мәрасимен (йолаларын) өйрәнгән таныш-белешләрдән бу мөселман падишаларынын исемнәрен, ләкабләрен (кушамат-титулларын) өйрәндек Мөрәжәгатьнен ни төсле булуы хакында без фикер ясадык. Төрекчә язылган мәктүбне гарәпчәгә тәржемә иттереп, оста язучыдан матур иттереп яздырырга вә һичбер ноктасына кара тамызмыйча матур, пакь көенчә күндерергә кирәк иде. Чиркәе кардәшләребездән бер рәссам, күз нурын түгеп, безнең мөрәҗәгатьләребезне бик матур итеп язды. Бу зәхмәтле эш шактый күп вакыт алды Алай да кайбер җирләрендә хаталар ясаштыргаладык. Мәсәлән, без Иран шаһы Риза хан Пәһләви хәзрәтләренә язылачак мөрәҗәгатькә дигән бер гыйбарә язганбыз Вәхаләнки (чынлыкта) Иран сарай гадәте буенча (башкачарак) язарга кирәк икән. Инде боларны җибәрү ысулы калды. Падишаларга мөрәҗәгатьләрне почта берлә күндерү гадәт түгел. Үзебез барырга вакытыбыз-имкянебез (мөмкинлегебез) юк. Шуңар күрә без Мисырда илчеләре булган мөселман дәүләтләренең илчеләренә барып күндерүләрен үтенергә, юкларына аерым пакетларда һава почталары берлә күндерергә карар иттек. Моны юлга чыгарыр өчен Мисырдагы Иран. Әфган. Хижаз һәм Гыйрак сәфирләренә (илчеләренә) кабул вакытларын сорап, мөрәжәгать иттек. Сәфирләрнен барысы да безгә аерым-аерым көннәр билгеләделәр. Без аларны аерым-аерым барып зиярәт иттек. Аерым-аерым СССРдагы мөселманнарның хәлләрен аңлатып, дәүләтләренең, падишаларынын мөселманлык бурычын үтәүләрен сорадык. Бу кабул итүләр кайберләрендә икешәр-өчәр сәгать сөрде, озын-озын конферанс төсен алды Сәфирләрнен иксез-чиксез сөальләренә җаваплар бирергә мәҗбүр булдык. Моңдагы мөселман сәфирләре ике-өч ай Мисыр матбугатында дәвам иткән Русия мөселманнарының ачы хәлләрен укып, ишетеп торганга, боларнын һәммәсендә дә безнен эшебезне белүчеләрне, безнен Русия мөселманнары берлә кызыксынучыларны күрдек. Аларнын бик күбесендә үзебезнең мәгънәви ярдәмчеләребезне таптык. Аларнын барысы да үзләренең падишаларына безнең мөрәҗәгатебезне күндерәчәкләрен һәм үзләре тарафыннан язылуы кирәкле булган мәгълүматны бирәчәкләрен вәгъдә иттеләр. Мисыр мәлиге Фуад хәзрәтләренә үзебез илтеп тапшырдык Бу мөрәҗәгатьләрнең күндерелүе хакында вакытында Аурупа матбугатыңда бик күп язылды. Бу мөрәҗәгатьләрнең күбесе бәйрәм көнне барып җитәчәк булганга, без аларнын тәэсирләрен көтә идек. Беренче Гыйрак падишасы Әмир Фәйсалдан хәбәр килде. Әмир хәзрәтләре бик зур дикъкать берлә мөрәҗәгатебезне укыганын һәм кулыннан килгән кадәр мөселманлык бурычын үтәргә хәзер булганын белдерә иде Аралар ерак булганга, башкаларның җаваплары бераз кичексәләр дә. шул төстә иделәр. Бәйрәм бүләкләре арасында Сүрия мөфтисенен Русия мөселманнарының котылуын теләп жамигъда дога кылдыруы вә Сүрия мөселманнарының бу хакта "Жәмгыяте әкьваль"га ("Милләтләр лигасьГна) мөрәжәгать итүләре(н) белдерә иде Мисыр гәзитатәренен бәйрәм номерларының барысы да Шәйхел-Әзһәрнең протесты берлә тулы иде. Һәрбер гәзитааә шул хакта мәкаләләр язылган иде. Вафид гәзитәләреннән "Кәүкәбеш-шәрык"та (“Шәрык йолдызьГнда) гарәпнең зур язучыларыннан Гыйас Мәхмүд әфәнде генә шундый зур уртак мөселманлык мәсьәләсендә, фиркачылыктан аерыла алмыйча. Шәйхел-Әзһәрне ”ник Тәрабүлүс (Триполи) мөселманнарын химая итми (якламый)" дигән төстә тәнкыйтьле бер мәкалә язды. Бу мәкалә безнең кәефебезне бик бозганга, без икәүләп Вафид гәзитләрен зиярәткә киттек. Мин “Әл-Жиһад" берлә "Әл-Бәлаг"ка бардым; Сәгыйдбәк “Кәүкәбеш-шәрык"ка китте. Икенче көнне Вафиднсн бөтен гәзитләрендә Шәихел-Әзһәрнен ислам галәменә мөрәҗәгате хакында озын мәкаләләр язылган һәм Мисыр халкы диндәшләре булган Русия мөселманнарына ярдәмгә чакырььзган иде. Бигрәк тә "Әл-Жиһад"та язылган мәкалә бик кыйммәтле иде Мисырда француз дуслыгы фикерен алып баручы “Әл-Әһрам” гәзитендә зур бер мәкалә бар иде. Башка кечерәк гәзит вә мәҗмугаларның һәммәсе дә ана зур урын биргәннәр иде. Хәтта көлке журналлар да безне Шәйхел-Әзһәр берлә бергә төшереп, үзләренчә мәсьәләгә катышканнар иде. Гарәп матбугатының бу кадәр кайнарлык берлә мөзакәрә иткән (тикшерелгән) мәсьәләнең Аурупа матбугатына да күчүе бик табигый иде. Мисырның французча, инглизчә һәм итальянча чыккан гәзитләреннән башка, аларнын Аурупа ажанслары (агентлары, вәкилләре) тарафыннан таратылуы кирәк иде Вена һәм Женева ажансларынын бу хакта телеграфлар күндерүләрен белсәк тә. инглиз, француз, итальян һәм Америка матбугатының мондый эш эшләүләрен тоя алмадык. Шул юлда, безгә ярдәм итәр өчен. Мисыр матбугат әһеленә дә мөрәҗәгать иттек. Ләкин, ни өчендер, инглиз берлә француз аҗанслары безне химая итү хакында Шәйхел-Әзһәрнен ислам дөньясына иткән мөрәҗәгатен таратмадылар. Алар бу эштә үзләренә бер зарарлы нокта күрделәрме? Әллә большевиклар берлә дуслык ясауны мөселман дөньясыннан артык күрделәрме9—Анлыи алмадык. Ләкин без бөтен гарәп дөньясындагы хәрәкәтебездә инглизләр берлә французларның һәм алар артыннан бара торган христиан гарәп матбугатының ярым галякасезлеге (бәйләнешсезлеге. тотнаксызлыгы). ярым дошманлыгы берлә каршылаштык. Инглиз тарафдарлыгы берлә танылган “Әл- Мокаттам” (Каһирә тирәсендәге тау исеменә мөнәсәбәттә бирелгән гәзит атамасы) берлә французларга бик якын торган “Әл-Әһрам” гәзитәләре бик озакка кадәр безнен дәгьвабезгә сәхифәләрен ябык тоттылар. Мисырдагы әфкяре гомумия (җәмәгатьчелек) жинсп китеп, безнен большевикларга каршы эшләребез бик зурайгач һәм безнең кем булуыбыз Америкадан килгән боксердан һәм Италиядән китгән биючедән мәгъруф (билгеле) булып өлгергәч кенә, алар безнен эшләребез хакында мәкалатәр язарга керештеләр Большевиклар тарафыннан уйдырылган “мөселман" корылтаен инглизләр ясатты, анын эшләрен инглизләр йөретте".— дигән сүзне һичбер тәнкыйтьсез кабул иткән төрек матбугатына монда уйларлык шактый гына материал бар Ләкин уйлап торганча большевик уйдырып биргәнне кабул итәргә өйрәнгән кешеләргә “ Аңлаганга— сүри (“печән җыя торган чыбык" )—сәнәк тә саз (музыка коралы ), аңламаганга— дәвал (“барабан”.)—думбра да аз" мәкаленнән башка жавап юк Шәйхел-Әзһәрнен ислам дөньясына мөрәҗәгате яна бер мәйдан ачты гарәп матбугатында шул хакта яна бер фикер туды Ул да: Мисырнын тарихи жамигьларынын берсендә зур бер дини мәжлес ясап, шунда Рус ия мөселманнарының хәлләрен тагын бер мәртәбә күздән кичереп, Русия мөселманнарына ярдәмне гамәли бер юлга кую һәм Мисырда Русия мөселманнарының эше берлә шөгыльләнә торган бер даими оешма мәйданга китерү иде Бу шул эш берлә шөгыльләнә беләчәк төрле даирәнен олуглары берлә күрешергә-сөйләшергә тотындык. Ләкин Мисырда фиркачелек бик тирән җирләшкәнгә, бик күп хөрмәтле кешеләр үзләренең бу эшкә катышулары очен икенче бер фирканен олугларыннан фәлан-фәланнен катышмавын шарт иткәнгә, без бик авыр вазгыятькә төштек. Без бик күп вакыт һәм көчебезне сарыф итсәк тә, әле шундый бер мәҗлесне ясап булу-булмау хакында шөбһәдә калдык Читтән генә булса да безгә каршы кайбер интригалар барын күреп, бу эшне мисырлыларның үзләренә тапшырдык Минем монда торуым бик озаеп киткәнгә, илемдә-йортымда бик күп эшләрем булганга, мондагы дус-иш һәм фикердәшләрдән шул хәрәкәтне алып баруны үтенеп, юлга хәзерләндем Мин Фәләстин аша Сүриягә кереп. Бәйругга пароходка утырып. Италия юлы берлә Аурупага кайтачак идем. Аркадашым Сәгыйд Шамилбәк мондагы эшләрне бер изге нәтиҗәгә ирештерергә тырышачак иде Мисырда ганыган-белгәнем бик күбәйгән иде Алар берлә күрешеп, юлга чыгачак булдым Юлым Кангарада Суэйс каналын үтеп, Фәләсгинга керәчәк иде Моның өчен тагын бер инглиз визасы кирәк иде Юлым бик озын булып, бик күп мәмләкәтләрне үтәргә тугры килгәнгә, визалар да бик масрафлы (кыйбат) иде. Гәзитәчеләргә визаны буш бирү гадәт халенә килгәнгә, берничә мәмләкәттән башкасында, мин һәрвакыт визаны бушлай ала килә идем Инглиз консулына да паспортымны суздым ' Мөхәррир, буштан виза .—дидем Мәэмүр (чиновнггк) күзләрен акайтып, төрек паспортымны әиләндереп-әйләндереп карады да "Виза бнрсп-бирмәвебезне белер өчен, иртәгә кзтлегез, буштай булу ихтиматы юк!”—диде Күнме торачагын сорадым. Жиде доллар чамасы бер цифрны әйтте Кодес- Шәрифкә барып, безнең анда сайлап калдырган "Башкарма һәйәгс' нен ни хаздә барганын күрәсем килгәнгә, Яффа күршеңдә яһүдиләрнең яна сатган Тел-ал-Абиб шәһәрен һәм Хәйфада илдәшем Габдулла Тимерне зиярәт итәсем килгәнгә, икенче көнне тсләр-теләмәс тау чаклы акча биреп, инглиз визасын алдым Озатырга Мисырдагы дусларымнан, ислам галәменең Мисырдагы мәшһүр Хазимнәреннән бик күп кеше чыккан иде Самими күрешүләрдән соң мин юлыма юнәлдем

Реклама