НӘФЕС КҮГЕ

Атларга йөгән кидермим, Йөгәнсез атлар оча. Бир ирек! Атын-канатың Күкләр гизеп кайтачак. Атларның тып-тып басуы Тимер дагадан микән? Тып-тып итеп, саный-саный. Гомерләр ага микән? Атлар кайта су буйлатып, Җил җилкенә көнләшеп: Атлар йөри гасырларда Ак бәхетләр өләшеп. Таң алдыннан тояк эзе Чолгана көмеш чыкка, Тояк тавышы күңелне Кайтара балачакка. Атлар уйный болыннарда, Гомердән гомерләргә, Чирәмгә түгел, эзләре Уела бәгырьләргә. Атларга карап кычкырам: —Атларым. әй-һәй-һәй-һәй1 ...Тояктан чыккан аваз да Күңелгә яткан сүздәй. Җирдә чакта адәм вазифасы: Әрле-бирле килеп, Җирне күккә тегү... Тегелгән җир күктән аерылмас... Сирәкләргә, әмма, насыйп кәсеп: Җан җепләрен тетеп, эрләп, үреп. Җирне күккә Бишек итеп элү... Җир-бншектә үскән җан югалмас... Җәүдәт СӨЛӘЙМАН (1955) шагыйрь. “Күләгәләр“Кызык" һ. б. китаплар авторы Казанда яши. Җан күгендә очар мизгелләрдә Канатларны салып Җирдә баскыч ясау— Җирдән күккә күтәрерме Бер-бер кемне? Баскыч ясау Изге гамәл үзе, Әмма баскыч канат түгел бит ул. Баскычларны күпме бастырсаң да, Якынайтмый Күкнең үзен бит ул. Акыл әйтә: үзең бул биектә, Күктән түгел, күккә сал эзең. Син талпынган чалым өскә илтсә, һич булмассың анда берүзең. Баскыч түгел, ачкыч кирәк җанга, Ачылган җан кнрәк җирдә дә, Җан ачылса, күңел канатлана, Бәгырь тынычлана—җилдә дә... Тик... барыбер баскыч ясый Кеше, Безне Күккә якынайтам диеп. Тынычланмый, кайчак сыкранса да, Баскычлары яшеннәргә тиеп. Баскыч ясый Кеше, үҗәтләнеп, Җнргә төшеп, канатларын салып, Баскыч көтеп карап торучылар Җылыналар... Каурыйларын ягып... Коедан су алмый торсаң—саега бара кое, Мүкләнә бара бурасы, саргая кое суы. Хәтта күкләр түбәнәя—очмый торсаң беравык. Күк катламы иңгә төшә, тормасаң канат кагып. Тоныклана калса дөнья, җуелса бизәкләре, Нечкә кыллары өзелсә, таш була үзәкләрең. Яшәешнең тәме бетә, хис яшькә әйләнмәсә, Күңелләрнең тибрәнүе бәгырьгә бәйләнмәсә. Саегая акыл күле, йөзеп-чумып тормасаң. Читтән торып балык тотып яшәрмен дип уйласаң. Нәфес күге ябыштыргыч, орынма димәдемме? Тишсәң тишәрсең 6> күкне, очлап фикерләреңне. Зиһен, кайда канатларың, таркалдымы җилләрдә? Җиде кат күктә очканын калды сагынып сөйләргә. Күк катларын гизә идең, буйга да аркылыга. Әллә калдымы үзеңә утырып ясин чыгарга. Диңгез булып тибрәнүләр—бар иде түгелме соң, Уй-фикерләр уянгандай,— Шәт әле түгелдер соң? Ә бүгенгә диңгез димим, күл дә түгел ул хәтта— Сазлык суы тибрәнүен, халәтен хәтерләтә... ...Нечкә кыллар тирбәткәндә тәнне, инде җанга рәхәт дигәндә, “нәрсәнедер онытмадым микән?”— Тырнап үтте фикер чигәдән. Җиде күктән җиде төсләр эзләп. Җирдән Күккә юллар сузганда, Җирдән китеп Күккә җитәлмыйча азапланмыйм микән ызанда?.. Күктә ризык—Җанын теләгәне, Җирдә ризык—Нәфес ризыгы. Күңел генә бәргәләнә, сайлый,— ахры, шулдыр Күңел азыгы... ...Күктә көткәннәрдән— күптән көткәннәргә— кайтумы ул, әллә төшүме? Кешеме мин Җирдә талпынганга, Күккә атылганга— Кешеме? Нәфрәтләнеп тулу куык булып, ут-ялкынга охшап ярсулар— күк катына сыймас кабырчыкмы, әллә шулмы җиргә кайтулар? Күкләр биек, иге-чиге булмас, күперләре беръяк юллылар, менәм дисәң—менү өчен юллар, төшәм дисәң—меңләп юлы бар. ...Әмәлләрен шуның эзләп уза гомер, тау юлында—гомер-кулазак *... Тәннән тәнгә күчеп йөргән кебек, менеп-төшеп йөрү—һай газап... Күңел тишкәләнсә—ямау салам, Ямаулыкка—бишек көйләре, Нәфес ямый күңел тишекләрен, Нәфес-җилем тота җөйләрен. Үзәк өзелгәндә—нәфес кылы тота, Ялганганчы үзәк кыллары, Сыңар канат булып күңел талпынганда. Пар канатка нәфес—сыңары. Нәфес бетсә—теңкә корыйдыр ул, Тияләрме, юкмы—барыбер. Теңкәләргә тигәч ярсый идем, Хәзер аңлыйм— ...әле бар гомер... Минем көймә янә дулкыннарда, Нәфес җиле этә көймәне. Инде җилкән кирәк булмас дигәч, Күңел-дәрья әллә нишләде. Әллә кайдан дулкын килеп бәрде, Әллә кайдан чыкты җилләре. Инеш идең, кыйблаң—диңгез дидең, Инде кайда, күңел, мөнбәрең? Син тынгысыз, күңел, ә җан сыкрый, Йөрәккә дә тия авазы, Яхшыгамы, юкмы диеп сорый... Янә сипләү нәфес арбасын. Яхшыгамы, юкмы җан чайпала, Күзе—ачык, күрә ал-артны, Әйдә күңел, нәфес җене тигәч. Киереп бак янә канатың. Тынычлыкны ташлап дулкыннарга, Ияргәнсең икән нәфескә. Нәфес булсын—күңелеңдә көймә, Көймә була күрмә—нәфестә... 2003

Реклама