МИЛЛИЯТ СҮЗЛЕГЕ

ВӘЛӘКИНг Ләкин, әмма. тик. бары "Вәләкин" сүзе "Древнетюркский словарь"га да теркәлгән. Кыскартып: вәли Вәләкин Галәм чынбарлыкта без кабу л иткәннән тыгызрак булса, аның киңәюе акрыная башларга ла мөмкин (МГ Җиһан шин) ВӘССӘЛЯМ, ВӘССӘЛАМ I - Ветте, тәмам (булды), бар булганы шу т (вә хушыгыз!) Кайчагында вәс сәлам язылышы очрый Рәхимлеген белән бу лыр эш тәмам. Рәхимле бул дарчабызга, вәс сәлам (Мөхәммәдьяр) Сүзне тәмамлагач әйтелә торган ымлык функциясен дә үти ГАБА г Бәдәви гарәпләрдә ирләр кия торган җиңел ябынча. Согуд Гарәботанында аны доя яки сарык йоныннан эшләнгән ике кисәк йон тукымадан (киездән) әзерлиләр. Ул юка да. калын да булырга мөмкин Фәкыйрьләрне һәм суфиларны габалы дип тә әйткәннәр. Габа кияр, үз-үзенн суфи белер (Мәүла Колын) Язылышта каба, къәба вариантлары да очрый Тагын кара. ГАБАЙЯ. ГАБАЙЯг Читләренә ефәк тоткан кара төстәге ябынча, аны бәдәви гарәп хатын кызлары чатырдан чыкканда башка киемнәре өстеннән ябыналар Бай хатыннарның Һәм шәһәр хатын-кызларының ябынчасы алтын җеп белән чигелгән була. Гадәттә кара төстәге дәрвиш ябынчасы да габайя дип аталган (иңбашына салып йөри торган җиңсез кием). Кайбер хәбәрләргә караганда. Мөхәммөд Пәйгамбәр дә габайяга төренеп йөргән ГАБДЕЛ ЛИМОН тар. -XX гасырның егерменче елларында (НЭП еллары) миллионер спекулянтларга бирелгән кушамат, миллион колы мәгънәсендә ГАВАМ, ГАВӘМ г Торкем. (карп) халык, масса Гавамп кыйсьме халык массасы. Гавам дарелфөнүне халык университеты бер бичара ул/тчы танамнан мән. хасслардан дәгел мән" Таҗетдин Ялчыгол V" хәрефе (авазы А Т) гавәм халык телендә “къ“ хәрефенә мөнкалнббуладыр: “халык"урынына “калык хак"урынына “къак “ ишеге, ләдер. (К Насынри ) Тагын кара: ГАМ. ГАВӘМИ / Халыкчан: масеакүләм. Гавәмн китапханә халык китапханәсе (публичная библиотека) Гавәмн төс ал»— масеакүләм җәелү ГАВӘМПӘРВАРгф Демократ, демократик; халыкчанлык, халыкны сөючелек ГАВӘМПӘРВАРЛЫК гфт. Демократия ГАЗАг Изге сугыш. Күплек саны шәкеле газават Гази сугышчы (Бишенче баб( Газа кылмыш сүзләрен бәиан кулур Мөхәммәдьяр Мөхәммәдьярның замандашы Колшәрифнең "Зәфәрнамәи ниланәте Казан" дигән әсәрендә “газават" урынына Тазлт сүзе кулланылган: "Талат өһлигө бу бер хөсне ләтафәт бар Зафәр тапса ганимәт, гәр шәһадәт тапса җәннәт бар." (Мәгънәсе: Газаватка баручының һәрвакыт бер яхшы әҗере бар: әгәр җиңсә ганимәт табар, шәһид китсә җәннәт табар.) Тагын кара: ГАЗВӘ. Данамы Башы журналыбызның I нче санында. ГАЗИЗ г 1. Кадерле, хөрмәтле; кыйммәтле Бу көн бу дөньяда кешелек газиз Борынгы төркичәдән 2. Изге. Татар телендә күплек саны шәкелендә еш кулланыла. Газизләрдән берсе кылырриванәт. Нәкыльдерднп борынгыдан хлкәйәт. (Мөхәммәдьяр). Газизләр чишмәсе- изгеләр чишмәсе. 3.Патша, хаким Мисыр газизе. ГАИБ ИРӘННӘР ГАЙБ ИРӘННӘР - Риҗаль әл-гаиб Кешегә күренми торган яхшылык эшләүче 40 изге ир-егет (дин өчен шәһит киткәннәр) Кайчакларда ак сакаллы карт кыяфәтенә кереп, адәмнәргә яхшылык кылып йөриләр Мондый ышану төркиләрдә Исламга кадәр үк булган 'Таиб иреннәр” Кол Шәрифнең “Кыйссаи Хөбби Хуҗа” әсәрендә дә телгә алына. Ульяновск мишәрләрендә гаиб иреннәр турында легендалар да бар. XVII гасырда мөнәҗҗимнәр төзегән “Йолдызнамә" китабында гаиб ирәннәрдән кайберләренең исемнәре дә атап күрсәтелгән, болар: Котыб, Имамөт, Утаз, Бодла, Рокаба. Нәжәба. Нукабад. Шушында ук ал арның өч йөз алтмыш алтыО) кемсе булып, елнын һәр көненә берәү туры килгәнлеге әйтелә. "Исмәгыйль ага сәяхәтнамәсе”ндә сәләтсезрәк бер шәкертнең Шам Шәриф шәһәрендә гаиб ирәннәр төрбәсе янына килеп, бер гаиб ирән белән аралашуы һәм шуннан соң сабакларын бик яхшы белә башлавы ту рында сөйләнә. Догалары кабул булган кешеләр бу гаиб нрәннәрне чыннан да күрәләр икән Саннары кырык булганга, аларны кырык газизләр яки кырыклар дип кенә атау очрый. Мөселманнарда гаиб ирәннәр санынча кырык түгәрәк күмәч (гердә) пешерү йоласы булган. Татарда ялган паспорт белән яшәүчеләрне “гайбнрән” (гаиб иран) дип атаганнар. ГАИЛӘ г Өй җәмәгате, семья Көнбатыш телләрендә: фамилия Гаилә иҗтимагый хәятләрнең нигезе. Борынгы төркиләрдә гаилә төзелеше турында тарихчы Газиз Гобәйдуллин түбәндәгеләрне яза. “Тарих белә башлаган заманда борынгы төркиләрнең гаиләләрендә баш-ата иде. һәрбер ир кеше күпме хатын ала алса, шул кадәрне аладыр иде Борынгы төркиләр бер дә туктамыйча үзләренең күршеләре белән сугышып торалар; бу сугышлар сәбәпле ирләр кимиләр, хатыннар күбәяләр. Шуның өстенә дә тагы дошманнары белән сугышканда төркиләр ирләрне үтерсәләр дә. хатын-кызга тимиләр, үзләренә хатын итеп алып кайталар иде. Шул рәвешчә ирләрнең саннары кими, әмма хатыннарныкы исә алай түгел, бәлки сугышларда алынган әсирләр белән арта; шуның өстенә дә бөтен халыкларда булганы шикелле борынгы төркиләрдә дә хатыннар бер гаиләгә яки бер ыругка мәнсүб булмаса, яши алмый, аның мөдафәгачысы булмыйдыр иде. Бер гаиләгә мәнсүб булу исә бары бер кешегә иргә барганда гына мөмкин булган Шуның өчен дә бер кеше агай-энесе үлгәч килен, яисә җиңгәләрен никях итү гадәте булган, моның белән хатыннар химая ителә, җәмгыять эченә керә торган булганнар. Борынгы төркиләрдә вә монголларда да үзе белән бертуган булмаган кызларны никях итәргә яраган Борынгы заманда әле хәзерге төсле хатын итмичә алып тәрбия итү гадәте юк, аны белмиләр. Егет кызны алганда ата-анасыиа күп кенә акча вә мал биреп аладыр иде. Гаиләдә олы хатын баш исәпләнә; башка хатыннар шуңар буйсыналар иде Борынгы төркиләрнең бөтен эшләре хатыннар кулында булган. Ирләр бөтен вакытларын сугышта, ауда, яисә сугыш һөнәренә өйрәнеп, ат чаптырып, ук атып өйрәнеп көннәрен үткәрәләр Хатыннар өйдә калып бөтен эшне башкаралар кием тегү, итек чигү, киез өйгә киез басу, куй кырку, тула сугу, кымыз ясау күк мөһим эшләр барысы алар кулында иде. Аларда хатын-кыз качмый, күп эштә сугышка да баралар; артта торып гаскәрләргә кирәк-яракны әзерлиләр." / / Гаилә әркяны— гаиләнең баш кешесе. Гаиләнең, күплек саны шәкеле-гаваил. ГАЙФУЛЛА - Татарда исем булып йөри торган сүз. Гарәпчә 'Афвулла сүзеннән килеп чыккан дип уйланыла (Алим Гафуров). Ә аны “[чын/ ярлыкау .Аллаһтан гына килә" мәгънәсендә дип аңлатырга мөмкин. (“Татар исемнәре сүзлеге"ндә аңа башка аңлатма бирелгән Алланып сәламәт кешесе *?) Алим Гафуров фикеренчә Афиулла" сүзе, фонетик үзгәрешләр кичереп, татар теленә яраклашып. "Гайфулла" исеменә әйләнгән Шулай да бу исемнең сирәк булганлыгын әйтергә кирәк (Безнең сүзлегебездә ул бер-ике тапкыр гына очрый. “Татарскин энииклопедический словарь"да ике тапкыр). Хәзер инде ул фамилияләрдә генә сакланган. "Татар исемнәре" сүзлеге" ндә тагы Гайфетдин исеме дә теркәлгән (“Диннең сәламәт кешесе"?). Бу исемдәге "гайф" өлешен дә. югарыда әйтелгәннәргә нигезләнеп, "ярлыкау " мәгънәсендә дип аңлату акылга муафыйк ГАКЬ/ЙК / —Гакыкташы Гарәпчә татарча русча алынмалар сүзлеге”ндә ахак ташы дип бирелә, русчасы сердолик (акик) Кварцтай каты, якуттай кызыл, яхшы эшкәртелә. Анардан йөзек, беләзек, муенсалар һәм мөһерләр ясыйлар Ныклабрак тикшерсәң, татар телендәге ахак атамасының русча агатка. гарәпчә йашмунга туры килүе ачыклана. Шуңа күрә гарәпчә гакыйкны "Кыйсса-и Йосыф"та да теркәлгән гакык сүзе белән бирү акылга муафыйк (татар галиме һәм язучысы С Ф Әхмәтов фикере) Стәрлетамак сөйләшендә акын, акыкан Дөрлү-дөрлү дерәкләр анда диксүн. Бер нәчә дерәкләри ннжү улсун. Бер нәчә дерәкләр и гакык улсун. Бер нәчөсе кызыл мәрҗәнулсун имди. Кол Гали Гакыйклар салдым батмады. Мәрҗән-мәнувәр салдым калыкмады Халык җырыннан (башка варианты “Акыкайлар салдым акмады. Ак мамыклар салдым - акмады ") ГАЛӘЙҺИССӘЛАМ г Аңа сәлам (иминлек, исәнлек, сәлам) булсын Адәм галәйһиссәлам. Кыскартып (г м)яки (г.с.м ) 'Исмәгыйль ага сәяхәтнамәсе"нең соңгы басмасында бу сүз. кыскартып, гамь рәвешендә бирелгән Гадәттә пәйгамбәрләр исеме белән янәшә килә, ләкин дүрт олуг фәрештәне Исрафил галәйһиссәлам. Микяил галәйһиссәлам. Җәбраил галәйһиссәлам. Газраил галәйһиссәлам дип атау кабул ителгән. Салләллаһу галәйһн вәссәлам (с.г.в.) һәм салләллаһу галәйһиссаләтү вәссәлам (с.г.с.в.) болары Мөхәммәд Пәйгамбәргә карата әйтелә Татар сөйләмендә галнәссәлам рәвешендә дә әйтәләр ГАЛӘМ г. 1 1.Бөтен дөнья, җиһан, космос, универсум Бүгенге фән күзлегеннән караганда, галәмнәр саны чиксез күн. Галәмнәрнең күплеге турында Коръән каримнең иң беренче сүрәсендә икенче (мәгънәви яктан беренче) аятендә үк ачык әйтелә Чын мактау галәмнәрне, бөтен мәхлүкләрне тәрбияләүче Аллаһу Тәгаләгә тиешле. "Комлык" сүрәсенаң 3 иче аятендә "Без күкләрне вә җирне һәм алар арасында булган бөтен нәрсәне хакыйкатькә туры китереп һәм билгеле бер вакытка дип төзедек диелә. Моннан Галәмнең башы булган һәм ахыры булачак дигән нәтиҗә чыга “Ногманн Тәфсире "ндә ал арның "кыямәткә чаклы төзелгәнлеге" әйтелә, әмма Коръәннең үзендә мөддәт ачыклап күрсәтелмәгән. 2 Халык, аерым бер төркем Католик галәме католиклар дөньясы Галәм агачы тормыш агачы, нәсел шәҗәрәсе Текстларда еш кына күплек саны шәкелендә очрый галәмнн галәмнәр ГАЛӘМ-// ӘКБӘР / Макрокосм Суфичылыкта Аллаһы ГАЛӘМ-// ӘСГАР г Микрокосм. Суфичылыкта камил инсан, ннсан-и камил Камил инсанда Аллаһының исеме, сыйфатлары һәм фигыльләре төгәл чагылыш тапкай була ГАЛӘМ-// СӨФЛИ г Түбәнге дөнья, фани дөнья

Реклама