КҮРЕНЕКЛЕ ГАЛИМ, ӘДИП, ҖӘМӘГАТЬ ЭШЛЕКЛЕСЕ

Татар халкынын күп гасырлы тарихын, мәдәниятен һәм әдәбиятын өйрәнү тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Миркасыйм Габделәхәт улы Госманов исеме белән тыгыз бәйләнгән. 45 еллык фәнни-тикшеренү эшчәнлеге дәверендә анын тарафыннан конкрет тарихи проблемаларга багышланган һәм шулай ук тарихи чыганаклар базасын баетуга хезмәт итүче 450 дән артык төрле характердагы хезмәтләр иҗат ителгән. Ул хезмәтләр шактый кин тарихи дәверне, ягъни ХШ—XX йөз башы тарихы, әдәбият белеме һәм мәдәнияте проблемаларын үз эченә ала. Галимнең хезмәтләре, проблематикасы анын тормыш юлы, тәрҗемәи хәле белән тыгыз бәйләнгән. Ул 1934 елның 31 маенда Конбатыш Кытайның Синьизян провинциясендәге (Шәркый Төркестандагы) Голҗа шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килә Әмма Госмановлар гаиләсенең нәселе тамырлары Татарстан җөмһүриятенең хәзерге Әтнә районындагы борынгы Олы Мәңгәр авылына барып тоташа. XIX йөзнен 20 елларында ук анын бабалары башка күп кенә кавемдәшләре кебек үк бәхет эзләп хәзерге Каэакъстан җирләренә күчеп китә. Анда алар игенчелек, умартачылык һәм соңрак сәүдә белән шөгыльләнәләр 1917 елда, бөек социаль тетрәнүләр чорында. Госмановлар гаиләсе вакытлыча гына, "яхшы заманнар җиткәнчегә кадәр" Россиянең концессиясе булган Голжд шәһәренә күченеп китә 1917 елдан соң чикләр ябылгач, гаилә Кытайда яшәп кала. Әмма, башка бик күпләр кебек, алар да башта Россия, ә аннан сон совет гражданлыгын саклап калалар. 1941 елда М Госманов Голжа шәһәрендәге татар мәктәбенең башлангыч сыйныфында укый башлый, ә аннан соң белем алуын рус гимназиясендә дәвам иттерә Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, татар мәктәбендә балалар Казан һәм Мәскәүдә нәшер ителгән дәреслекләрдән файдаланганнар. Шул ук вакытта тагар мәктәбендә укуның, совет мәктәбендә белем алу белән чагыштырганда, үзенчәлекләре дә булган. Аңда укучылар бер үк вакытта уку-язу нигезләрен ике графика - гарәп һәм кириллица - нигезендә үзләштергәннәр Бу хәл > 1 «ШрахВШШ кызыксынучан укучыларга 1917 елга кадәр үк нәшер ителгән басмаларга да юл ачкан. Күп милләтле төбәктә яшәү табигый рәвештә төрле кардәш төрки телләрне өйрәнүгә этәрә. Голжа татарлары, туган телләреннән тыш. казакъ, кыргыз, уйгыр, үзбәк телләрендә дә жннел аралашалар Соңрак бу хал чыганакчы тарихчынын профессиональ эшчәнлегенә һәм шулай ук тәрҗемәчелек өлкәсендә дә унай тәэсир ясый Мәсәлән, атаклы язучы Ч Айтматовның иҗаты белән татар укучысы беренче булып М.Госманов тәрҗемәләре аша таныша Анын тарафыннан тәрҗемә ителгән "Җәмилә" повесте Казанда ике тапкыр (1962, 1965) басылып чыга Шулай >к хәзерге заман казакъ, уйгыр әдәбият үрнәкләрен дә ул турыдан-туры татар теленә тәрҗемә итеп укучыга ирештерә. Һәр ел саен жәй айларында ана әти-әнисе белән туган шәһәрен чолгап алган тауларга чыгарга һәм андагы җирле халыкнын урта гасырларга хас булган кайбер үзенчәлекләрен саклаган тормыш-көнкүрешләре, гореф-гадәтләре белән танышырга туры килә. Ургылып аккан тау елгаларында балык тоту, тирән тарлавыкларда һәм куе урманнарда тау кәҗәләре, мараллар аулау, тирмәдә яшәү, яшь-җилкенчәкләр уеныңда катнашу, атта чабулар - болар барысы да аның сонрак Казанда дөнья күргән "Киек сукмакларында" (1966) исемле беренче китабында монлы бер җылылык белән тасвирланган Бу басманы балалык һәм үсмер чакның онытылмас мизгелләре белән саубуллашу дип тә санарга була. Хәер, ул чорнын башка характердагы истәлекләре дә анын күңелендә тирән эз калдыра 1944 елнын көзендә Көнбатыш Кытайның, ягъни Синьизян провинциясенең җирле халкы гоминьданьнын черек режимына каршы Туфан Миңнупяин беин. 1994 ел милли-азатлык хәрәкәтенә күтәрелә. Голжа шәһәрендә урам сугышлары бара. Нәтиҗәдә, Синьцзян провинциясенең көнбатыштагы өч өлкәсен үз эченә алган яна дәүләт - "Азат (соңрак - Инкыйлаби) Шәркый Төркестан" дәүләте барлыкка килә. Беркем тарафыннан да танылмаган бу дәүләт 1951 елга кадәр "мөстәкыйль" рәвештә яши. 1944—1951 елларда бу төбәктәге җирле халык арасында социалистик идеяләр торган саен кинрәк колач җәя бара 50 еллар уртасында җирле татарлар арасында Ватанга кайту фикере тагын да көчәя, һәм 1955 елда Госмановлар гаиләсе СССРга (Казакъстанга) күчеп кайта. 1955—1958 елларда М.Госманов Сары-Болак совхозында, Талды-Курган өлкәсенең Киров районында шикәр заводында, ДОСААФ оешмасында һәм Алма- Ата киностудиясендә эшли. Шушы ук дәвердә ул Киров поселогындагы эшче яшьләр мәктәбендә урта белем алуын тәмамлый. Әлбәттә, анын күңеле ата-бабалар ватаны булган Татарстанга, университетлы Казанга тартыла. 1958 елда ул бу теләгенә ирешә дә—Казанга килеп университетка укырга керә Башта ул тарих-филология факультетының татар филологиясе бүлегендә, ә III курсны тәмамлагач тарих бүлегенә күчерелә һәм СССР тарихы кафедрасында чыганакчылык гыйлеме белән махсус шөгыльләнә башлый Университетта уку дәверендә үк ул студентларның фәнни-тикшеренү эшенә керешеп китә, фольклор һәм археологик экспедицияләр эшчәнлегендә актив катнаша. Университетта уку дәверендә үк анын мәкаләләре республика матбугатында күренә башлый. Ә Жүчи Олысынын (Алтын Урданың) башкаласы Яна Сарайда археологик, казу эшләре вакытында табылган бер язма истәлек турындагы Мәскәүдә басылган мәкаләсе белән студентларның фәнни эшләре күргәзмәсендә катнашып. Бөтенсоюз Халык Хуҗалыгы Казанышлары (ВДНХ) медаленә лаек була. Университетны тәмамлаганда язган диплом эше дә Мәскәүдә басыла һәм шул аның кандидатлык диссертациясенә өлеш була. Университетны тәмамлагач, М.Госманов СССР тарихы кафедрасында калдырыла, 1964—1967 елларда аспирантурада укып, 1968 елда ХУП—ХУШ йөз татар тарихи чыганакларын тикшерүгә багышланган кандидатлык диссертациясен яклый. 1967 елдан башлап ул СССР тарихы кафедрасында укытучылык эшчәнлеген башлап җибәрә. 1981 елда “Х1У-ХУ1 йөзләрдәге Жүчи Олысынын ярлыкаш актлары” дигән темага докторлык диссертациясе яклап доктор һәм соңрак профессор дәрәҗәләрен ала. 1982 елдан совет чорына кадәрге СССР тарихы кафедрасы, ә 1989 елда яна ачылган татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетында үзе оештырган татар халкы тарихы кафедрасын җитәкли. Бер үк вакытта ул 1988 елда кафедра каршында фәнни-тикшеренү археографик лабораториясенә дә нигез сала. 1985—1991 елларда Казан дәүләт университетының уку-укыту эшләре буенча проректоры һәм ректор Вазыйфаларын башкаручы булып та эшли М Госмановнын укытучылык эшчәнлеге. традицион дисциплиналардан лекцияләр курсы уку белән беррәттән. Идел-Урал буе халыклары тарихы чыганакчылыгы, иске татар палеографиясе кебек яна курслар барлыкка китерү белән бергә үрелеп бара. 1968 елдан алып 1985 елга кадәр ул Татарстан тарихы буенча специализациянен (җирле тарих буенча махсус белем алучы төркемнен) җитәкчесе дә була. М. Госмановнын фәнни-тикшеренү өлкәсендәге төп юнәлеше булып Идел-Урал буе төрки халыкларының тарихы һәм мәдәниятенә караган ХШ-ХХ йөз башы төрки язма чыганакларны өйрәнү тора. Татарстан һәм Россия Федерациясенең төрле өлкәләрендә сибелеп яшәүче татар халкы арасында татар, гарәп, фарсы телләрендә ижат ителгән, күчерелгән язма ядкарьләрне җыю һәм тикшерү буенча оештырылган архсографик экспедицияләр бу өлкәдә аерым урын алып тора. 1963 елда анын идеясе һәм инициативасы белән университетта археографик экспедиция оештырыла. Моны исә Казан ориенталистика мәктәбенең көнчыгыш кулъязма ядкарьләрен җыю һәм өйрәнү өлкәсендәге элеккеге традицияләрен мәгълүм дәрәҗәдә торгызу дип тә бәяләргә кирәк 1964 елдан башлап 1989 елга кадәр М Госманов КДУнын даими эшләп килгән археографик экспедициянең фәнни җитәкчесе булды. Экспедицияләр вакытында көнбатышта Мәскәү астындагы Касыйм төбәгеннән алып, көнчыгышта Иркутск өлкәсенә кадәр, төньякта Пермь-Вяткадан башлап, көньякта Әстерханга кадәр, ягъни Россия Федерациясенең өчтән ике өлешендә эзләнүләр булган дигән сүз. Элеккеге биш автономияле республика һәм унбиш өлкәдәге татарлар яшәгән 900гә якын авылны тикшерү нәтиҗәсендә 9 меңнән артык кулъязма һәм мен ярымга якын иске басма китаплар жыела. Экспедицияләрнең уңышлы эшләве Казан дәүләт университеты Фәнни китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенең көнчыгыш кулъязмалар фондын ике тапкыр диярлек баетырга мөмкинлек бирде Әйтергә кирәк, археографик экспедиция үз эшчәнлеген хәзергә кадәр дәвам иттерә һәм милләттәшләребез яшәгән төбәкләрдән ел саен йөзләгән кулъязма истәлекләр алып кайта Җыелган кулъязмаларда VII гасырдан алып XX гасыр уртасына кадәр вакыт эчендә ижат ителгән әсәрләрнен текстлары теркәлгән. Жанр ягыннан караганда да алар гаять күптөрле Нәрсәләр генә юк алар арасында: мөселман юриспруденциясенә караган дәү кулъязмалар, шәрекъ филологиясеисламтарихыастрономияматематикагеографияһәмфәннең күрде Тикшеренүләрнең бай чыганаклар корпусына нигезләнүе һәм аларны өйрәнү нигезендә ясалган нәтиҗәләрнең ышанычлылыга Казан. Мәскәү, Баку. Тбилиси. Будапешт. Анкара һәм башка шәһәрләрдә дөнья күргән рецензияләрдә, ягъни хазыкара фәнни җәмәгатьчелектә унай яңгыраш тапты. Археографик экспедицияләрдә, архив һәм китапханәләрдә табылган кулъязмалар һәм 1917 елга кадәр дөнья күргән басмалар нигезеңдә М Госманов тарафыннан XIX йөз татар әдәбияты классиклары Габделҗәббар Кандалый. Мифтахетдин Акмуллаларның әдәби мираслары тикшерелеп, төп оригиналдагыча бастырып чыгарылды. Бу хезмәтләрнең әдәбиятыбыз тарихы өчен никадәрле әһәмиятле икәнлеген анлау өчен берничә мисал китереп узу да җитәр. Мәсәлән, Г Кандалыйның 1960 елда басылган китабында 2500 юлдан артык шигъри текст дөнья күргән булса. М Госманов тарафыннан төзелеп. 1988 елда чыккан басма 8500 юл чамасы текстны үз эченә ала. Бу - мәсьәләнең бер ягы. Икенче яктан. Г Кандалый. М. Акмулла китапларында галимнең классик әдипләребезнең тәфсилле тәрҗемәи хәлләре белән бергә аларнын әдәбиятыбыз тарихында һәм. гомумән, иҗтимагый тормышыбызда тоткан урыннарын билгеләү һәм кабатланмас әдәби иҗатларының үзенчәлекләрен, әһәмиятен яктырткан монографик пландагы күләмле мәкалә-тикшеренүләре дә урын алган. Ул. шулай ук. XIII йөз болгар-татар шагыйре һәм фикер иясе Кол Гали, татар халык эпосы "Идегәй" һәм XVIII-XIX йөз мәгърифәтче шагыйре Габдрәхим УтызИмәни басмаларының текстологик һәм фәнни мөхәррире дә булды. Галим җитәкчелегендә XVIII йөздә халык азатлыгы хәрәкәте тарихын өйрәнүгә мәгълүм өлеш керткән җыентык—1773—1775 еллардагы Крестьяннар сугышына караган татар документлары җыентыгы төзелә һәм бастырылып чыгарыла. Баш күтәрүчеләр лагерыннан чыккан һәм мона кадәр аз өйрәнелгән 188 документ гарәп хәрефләре белән төп нөсхәдә һәм русчага тәрҗемәдә бастырылды Нәтиҗәдә. Е И Пугачев җитәкчелегендәге Крестьяннар сугышы тарихына караган беренче кулъязма чыганакларның кыйммәтле комплексы фәнни хәрәкәткә кертелде. М Госманов аз өйрәнелгән тарихи чыганаклар нигезендә XIX—XX йөз башы күренекле татар мәгърифәтче галимнәре Ш. Мәржани, X. Фәезханов. Р. Фәхреддиннәрнен эшчәнлеген һәм мирасын янача өйрәнеп җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте. Фәнне пропагандалап яисә кин җәмәгатьчелек игътибарын тарих фәненең хәл ителмәгән мәсьәләләренә юнәлтеп, М Госманов вакытлы матбугат битләрендә фәнни-популяр һәм публицистик чыгышлар ясауга да зур игътибар бирә. Шундый характердагы басмаларнын сайланма бер өлеше "Үткәннән - киләчәккә" (Казан. 1990) исемле җыентыкта дөнья күрде. Тарихчы-галим яшь буынны халкыбызның данлы узганы белән таныштыру юнәлешендә дә нәтиҗәле эш алып бара "Серле балбал" (1979). "Таулар, үзәннәр иленә сәяхәт" (1977) исемле әсәрләр иҗат итте. Бу китаплар 1984 елда бертомлык булыпкабатбасылыпчыкты ике китабы дөнья күрде Моннан тыш 30 дан артык китап, тикшеренү галимнең мөхәррирлегендә һәм эшкәртүендә дөнья күрде Педагог-галим буларак М. Госманов фәнни алмаш әзерләү өлкәсендә дә уңышлы эшләп килә Анын гыйльми житәкчелегендә 18 аспирант кандидатлык һәм ике шәкерте докторлык диссертацияләре яклады. М Госманов даими рәвештә бөтенроссия һәм халыкара фәнни конференция һәм симпозиумнарда катнаша һәм кин фәнни жәмәгатьчелекне халкыбызның тарихы, мәдәнияте белән таныштыруга зур өлеш кертә Казан дәүләт университетының проректоры булып эшләгән дәвердә М Госманов төрле яна подразделениелар — язма чыганакларны жыю. өйрәнү һәм бастырып чыгару буенча фәннитикшеренү археографик лаборатория. татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультеты (һәм андагы берничә тарихи-филологик кафедралар), экология факультетын оештыруда актив катнашты. Анын якыннан катнашуы нәтижәсендә Казан дәүләт университеты берничә чит ил университеты белән элемтәләр урнаштырды (Венгрия, Алмания. Кытай. Төркия) М Госманов Россия Фәннәр академиясенең Археографик комиссиясе (1969 елдан). "Казан утлары", "Мәгариф" журналлары редакцияләре әгъзасы булып торды яки гора. Ул тарих һәм филология фәннәреннән докторлык дәрәжәсс бирү буенча гыйльми советлар әгъзасы да. Татарстан Фәннәр академиясен нигезләүчеләр арасында да без М Госманов исемен очратабыз. Ул көнчыгышны өйрәнүчеләрнең XXXV Халыкара конгрессын (Будапешт. 1997) оештыру комитеты составында да нәтижәле эш алып барды 1997 елнын октябрь аенда Россиянен Көнчыгышны өйрәнүчеләр съезды аны икс елга Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнүчеләр жәмгыятенен президенты итеп сайлады Татарстанның атказанган фән эшлеклесе М Госманов республикабызның ижтимагый-мәдәни тормышында да актив катнаша. 1989 елдан алып татар телен һәм мәдәниятен үстерүгә өлеш кертүче “Җыен" фондының рәисе булып тора Анын житәкчелегендә һәм шул фондның ярдәме белән М. Худяков, К Фукс. И Гаспралынын халкыбыз тарихын яктырткан, әмма элек “оныттырылган” хезмәтләре яңадан дөнья күрде Тынгысыз галимнең һәм анын бер төркем шәкертләренең тырышлыгында библиографик белешмәләр һәм күренекле шәхесләребезгә багышланган махсус җыентыклар сериясе чыга башлады.
Башкалабыз Казанга 1000 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек буенча республика
комиссиясе әгъзасы сыйфатында М. Госманов 1998-2000 елларда Жүчи Олысы
тарихы, Урта Иделнең тарихи географиясе һәм безнең төбәктә шәһәрләр барлыкка
килүе һәм үсешенә багышланган өч халыкара конференцияне оештыруда һәм фәнни
яктан житәкчелек итүдә, шулай ук федераль программа кысаларында үткәрелә торган
Бөек Идел юлы" халыкара фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашты.
Хәзерге вакытта М. Госманов язма чыганакларны җыю, өйрәнү һәм бастырып
чыгару өлкәсендә интенсив тикшеренү һәм оештыру эшләре белән мәшгуль. Бу
эшкә татар халкы тарихы кафедрасы хезмәткәрләре һәм студент яшьләр дә җәлеп
ителә. Сонгы елларда галим 1917 елга кадәр Россия империясендәге һәм чит
илләрдәге татар диаспоралары тарихын өйрәнүгә зур игътибар бирә. Әнә шулай
итеп ул үзенең олуг юбилеен бертуктаусыз эзләнүләр, туган халкының тарихын
пропагандалау кебек мәшәкатьле, мәгәр игелекле эшләр белән каршы ала.

Реклама