Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан

Татарстан Дәүләт Советына март аенда булып үткән сайлауларда безнен дүрт язучыбыз якадан депутат булып сайланды Бу язучыларның беренче тапкыр гына депутат булулары түгел, алар берничә чакырылышта халык вәкиле булып сайланганнар иде инде Разил Вәлисв. Роберт Миннуллиннарнын 1990 елдан бирле, ягъни дүртенче талкыр депутат булулары, Туфан Миннуллиннын да дүртенче тапкыр (үз вакытында СССР Югары Советы депутаты булган иде) сайлануы Фоат Галимуллиннын икенче тапкыр сайлануы. Т Миннуллин, Р Миңнуллин. Ф Га- лимуллиннар депутатлыкка "Бердәм Россия" партиясе исемлеге аша. ә Р Вәлисв Түбән Кама төбәгеннән—25нче бер мандатлы округтан сайлаулар аша үтте Боларга өстәп, каләмдәшләребез арасында тагын бер депутат бар ул—Татарстан журналистлар берлеге рәисе, “Татар-Информ" агентлыгының элекке генераль директоры Римма Ратникова Ул яна чакырылышнын беренче сессиясендә Татарстан Дәүләт Советы рәисенең урынбасары итеп сайланды Котлыйбыз, эшегездә укышлар телибез, хөрмәтле каләмдәшләр? ӘДӘБИ ЕЛ ЙОМГАКЛАРЫ Татарстан язучыларынын әдәби ел йомгакларына багышланган жыслышы булып узды Анда башкалабыз Казанда, республикабызның шәһәр һәм районнарында, аерым алганда. Әлмәт һәм Чаллы төбәкләрендә, шулай ук чит өлкәләрдә яшәп ижат итүче каләм әһелләре катнашты Ин әүвәл язучыларыбыз икс җыен арасында вафат булган каләмдәшләребезне бер минут тынлык белән искә алдылар Аннары идарә рәисе Фоат Галнмуллин танылган шагыйрь һәм публицист Рәфикъ Юныска— Язучылар берлегенең Г Исхакый исемендәге бүләге, танылган тәнкыйтьче һәм публицист Рәфыйк Шәрөфиевкө Ж Валиди исемендәге бүләк дипломнарын тапшырды Рәис Фоат Галимуллиннын кереш чыгышында узган елгы әдәби тормышыбызда байтак пиләр башкарылуы бәян ителде Эш- гамәлләр. чыннан да. аз түгел. Әлбәттә, бу хисап киләчәктә язучылар алдында торган зур ипләрне дә күзаллау булды Торле әдәби жанрлар буенча докладлар белән Зиннур Мансуров (шигърият). Мәдинә Маликова (проза). Жәүдәт Дәрзаман (бала лар әдәбияты). Лилия Газизова (рус әдәбияты). Рифә Рахман (тәнкыйть) чыкты Аннары Чаллы язучылар оешмасы җитәкчесе Вахит Имамов чыгыш ясады Фикер алышуларда Равил Файзуллнн. Харрас Әюп. ХӘНИСӘ Алишина (Төмән). Аркадий Мельников. Рәшит Ягьфәров Гафур Каюмов. Марсель Галиев, Шәүкәт Гаделша. Фәрит Хәбибуллин. Нурислам Хәсәнов. Рашат Низами. Саимә Ибраһимова. Лена Шагыйрьжан һәм Мөдәррис Әгъләм катнашты. Чыгыш ясаучыларның гамендә ил-көн тормыш, тел. әдәбият мәсьәләләре иде Бүгенге мәдәни тормышыбызның хәле, аерым алганда, хәзерге шартларда әдәбиятка бу лган мөнәсәбәт уңаеннан күпләр үзләренең бор- чылулы уй-фикер.ләрен белдерде Чыгышларда китап сату эшенен ныклы нигезгә куелмавы. шул рәвешле, анын киләчәккә төбәлгән зур тәрбияви максатлар үтәлешен куркыныч астына куюы уртак фикер буларак янгырады Язучыларның матди хәле дә дәүләт югарылыгында кайгыртуга мохтаҗ Фикер азышу барышында сүз. нигездә, көнүзәк проблемалар турында барды милли идея эченә кертеп карада торган дәүләтчелек мәсьәләләре, туган телебезне чын мәгънәсендә дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү зарурлыгы республикадан читтә яшәүче милләттәшлә- ребезнен хокукларын яклау, әдәбиятыбызның ин яхшы үрнәкләрен дөнья укучыларына тәкъдим итү Аерым чыгышларда кин җәмәгатьчелекнең игътибарын жәзеп итәрдәй саллы әсәрләрнен сирәгрәк ижат ителүе дә искәртеп үтелде Драматургия һәм публицистика буенча докладларның булмавы да җыелышта катнашучыларда канәгатьсезлек тудырды Әдәби елга йомгак ясалды, әмма әдәби тормыш дәвам итә Каләм ияләрен алла зур ижат һәм оештыру эшләре көтә Быел Татарстан Язучылар берлеге үзенең 70 еллыгын билгеләп үтәчәк Бу уңайдан күп кенә аяәбн- мәләни чаралар үткәрү күздә тотыла Ә инде киләсе елла республикабыз язучылары чираттагы корылтайга җыелачак ТАТАРСТАНДА ЧУАШ ӘДӘБИЯТЫ КӨННӘРЕ 23-25 мартта Татарстанда Чуяш әдәбияты көннәре булып утлы Үткән елнын апрель башында Чуашстанда Татар әдәбияты көннәре үткәрелгән иде Шушы бәйрәм тантанасы алдыннан Хөкүмәт йортында Татарстан Мәдәният министрлыгы белән Чуашстан Мәдәният Һәм милләтләр эше министрлыгы арасында мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә дә кул куелды Һәм менә чуаш дусларыбыз безнен республикага жавап визиты белән килде Чуаш стан мәдәният һәм милләтләр эше министры Ольга Денисова җитәкчелегендәге делегация составында Чуашстан профессиональ язучылар берлеге рәисе Валерий Тургай. Чуашстаннын халык шагыйрьләре Порфирни Афанасьев Юрий Семендер, шагыйрәләр Раиса Сарби Нина Артемьева. Язучылар оешмасының рус секциясе җитәкчесе Виктор Овчаров. җырчылар Вячеслав Вахгеркин. Юлия Юнисова һ.блар бар иде. Беренче көнне төштән сон кунакларны Татарстан мәдәният министры Илдус Тарханов кабул итте. Кичен • Казан'' милли мәдәният үзәгендә Чуаш әдәбияты көннәрен ачу тантанасы булды. Анда Татарстан Дәүләт Советы исеменнән сәламләү сүзе белән шагыйрь Роберт Миннуллин чыкты Аннары кичәгә җыелучыларны Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Рафаэль Вәлиев белән Чуашстан мәдәният һәм милләтләр эше министры Ольга Денисова. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин белән Чуашстан профессиональ язучылар берлеге рәисе Валерий Тургай сәламләде Кичә барышында шулай ук күренекле шагыйрьләр Раиса Сарби. Гәрәй Рәхим, Порфирий Афанасьев. Ренат Харис. Юрий Семендер һ.б лар чыгыш ясады Каләм әһелләренен сүзе Чуашстан һәм Татарстан сәнгать осталарының чыгышлары белән аралашып барды Икенче көнне чуаш һәм татар язучыларыннан торган ике төркем Аксубай. Нурлат һәм Чирмешән районнарында булды Кунаклар чуаш авылларында күмәк хуҗалык хезмәтчәннәре һәм мәктәп укучылары белән очрашты, җирле музейлар һәм истәлекле урыннар белән танышты Әдәбият бәйрәменең сонгы көнендә Чабаксардан килгән кунаклар башкалабыз зиратларында чуаш мәгърифәтчеләре каберләренә чәчәк салдылар Аннары Халыклар дуслыгы йортында "Әдәбият—дуслык илчесе" дип исемләнгән “түгәрәк өстәл" янында сөйләшү булды Анда Татарстан ягыннан— Р Харис. Р Фәйзуллин. Ф Галимуллин. Р Низамиев. 3. Мансуров. Чуашстаннан— Ю Семендер. В Тургай. П Афанасьев, Р Сарби һ б чыгыш ясады Алар ике тугандаш халык арасындагы әдәби-мәләни багланышларны тагын да ныгыту җәһәтеннән үз- ләренен уй-фикерләре белән ураклаштылар. ИҢ ЯХШЫ ПЬЕСАЛАР АЧЫКЛАНДЫ 27 мартта Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында "Театр көне' нә багышланган кичә узды Артист Ильяс КудашевАшказарскийны н 120 еллыгы уңаеннан анын ижаты хакында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Луара Шакирҗанова сөйләде Г Кариевның “Артист һәм Н Исәнбәтнен "Гөлжамал" спектакленнән өзекләр күрсәтелде 1926 елда нәшер ителгән “Татар театры китабын Татарстаннын атказанган фән эшлеклесе Әнвәр Хәйри бүгенге имлага күчереп эшләгән. Кабат дөнья күргән җыентыкны Әнвәр әфәнде тәкъдир итте. Аннан сон дулкынландыргыч мизгелләрне драматурглар һәм күпсанлы тамашачылар көтеп алды "Татар пьесасы" конкурсының йомгаклары игълан ителде Ин элек жюри рәисе Миркасыйм Госманов сүз алды. Ул 111 пьесадан 14 е җыентыкка сайланып алынуы турында хәбәр итте. Беренче урын Зөлфәт Хәкимгә "Телсез күке" пьесасы өчен бирелде (200 мең сум). Икенче урынга Ркаил Зәйдулла белән Рөстәм Сабнров ("Хөкемдар") ия булды (100 мең сум). Өченче урынга Равил Бохараев ("Тимер борчак") лаек дип табылды (75 мен сум). Ин яхшы инсценировка авторы— К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы Тәслимә Ха- ләф (Фәйзуллина) (150 мен сум) Ул Н Гыйматдинованың “Утка очкан күбәләктәй" дигән әсәрен сәхнә әсәре итеп эшләгән. Рабит Батулланын “Җимерелгән бәхет". Айдар Хәлимнең "Пәри туе". Аманулланың Бер кирпеч, ике кирпеч ", Эсфир Яһудин- нын "Бер кояш астында". Ләйсән Гәрәева- нын "Көтелмәгән кайгы". Разня Гарифул- линанын "Әйтелмәгән васыять" пьесалары махсус бүләкләргә ия булдылар “Җыен" фонды Мәдинә Маликованын “Сөембикә ". Батулланын "Ана каргышы". 3. Хәкимнен "Бит" дигән әсәрләре өчен 10 ар мен сум акча тапшырды Мәдәният министрлыгы озак еллар сәнгатькә хезмәт иткән шагыйрь Илдар Юзиевнын. Президент аппараты каршындагы мәдәниятне яклау фонды Г Зәйнашсванын хезмәтләрен дә бәяләп үз бүләкләрен бирде Р Батулланын “Җимерелгән бәхет" пьесасын "Казан утлары" журналында бастырырга. “Юл газабы "н радиога яздырырга. Ләйсән Гәрәеванын "Көтелмәгән кайгьГсын телевизион спектакль итеп эшләргә тәкъдим ителде. Салават Фәтхетдинов “Тутык кынгырау" әсәре өчен Фәнәвил Галиевка махсус бүләк тапшырды. "Татар пьесасы" конкурсынын төп спонсоры—“Татэнерго" берләшмәсе булды, МЕҢЪЕЛЛЫКНЫҢ СИМВОЛЫ САЙЛАНДЫ Ниһаять. Казанның меңъеллыгын нинди эмблема белән бәйрәм итәчәгебез дә билгеле булды Бу атнада башкаланың юбилеена ин яхшы символ конкурсына йомгак ясалды. Жюри бертавыштан профессиональ дизайнер Айрат Халитовны җинүче дип таныды Анын эше башкалабыз юбилееның рәсми эмблема-символы дип игълан ителде. Мин эмблеманың сигез вариантын эшләдем, ләкин бу конкурска шуларнын өчесен генә тәкъдим иттем Аларны әзерләү өчен мина ун көн кирәк булды”,—ди Айрат Халитов Тиздән символиканы файдалану тәртибе дә булдырылырга тиеш. Аны махсус комиссиянең рөхсәтеннән башка куллану мөмкин булмаячак. Конкурска тәкъдим ителгән башка эшләрне башкаланы» Милли музеенда карарга мөмкин Жинүчс эмблеманы Казан шәһәре хакимиятенең рәсми сайтында да урнаштыралар “КАЗАНГА-1000 ЕЛ" ЭКСПОЗИЦИЯСЕ 24 мартта Мәскәүнен Федераль архивлар күргәзмә залында "Казанга—1000 ел” экспозициясен ачу тантанасы булды Әлеге уңайдан үткәрелгән матбугат конференциясе Россия һәм чит ил гаммәви мәгълүмат чараларының күпсанлы журналистларын жыйды Россиянен борынгы актлар архивы директоры Михаил Рыженков, Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Владимир Козлов, ТР мәдәният министры Илдус Тарханов, Казан мэры Камил Исхаков, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Дамир Шәрәфетдинов һәм башкалар, журналистларга күргәзмә оештыру фикеренең тууы, аны гамәлгә ашыру, Татарстан башкаласынын 1000 еллык юбилеена әзерләнү турында сөйләделәр Алар һәммәсе Казан тарихына караган мондый кин колачлы күргәзмәнең беренче талкыр үткәрелүен билгеләп үттеләр. Күргәзмәнең өч залында 360 уникаль экспонат куелган Нигездә, алар—бәһасеэ төп нөсхәләр Борынгы Болгар турында археологик казылмалар һәм документлар. Казаннын яшен билгеләргә ярдәм иткән чех тәнкасе күчермәсе, урта гасыр татар әдәбиятынын күренекле истәлекләре—Кол Гали, Хисам Катыйб поэмалары. Хисаметдин Мөслиминсн “Болгар тарихы" язмалары, Казан Кремленең төзелүе, бистәләре һәм Казан халкы турында мәгълүмат бирүче 1565—1568 елларның елъязма китабы Май аенда бу күргәзмә Казанга күчәчәк, тарихыбыз белән кызыксынган кешеләргә акын белән ныклабрак танышу мөмкинлеге булачак ПАРКНЫҢ ИСЕМЕ—“ШҮРӘЛЕ” Булачак "Шүрәле" паркынын беренче җиһазлары Италиядән Казанга кайтарылды Паркны быел җәен ачу күздә тотыла Парк Татарстан башкаласы үзәгендә— Кремль транспорт дамбасы тирәсендә— Казансу ярында урнашачак Проект бик үзенчәлекле—монда эшләячәк аттракционнарга Идел буенда тиннәр юк Аттракцион нарны н җиһазлары халыкара стандартларга туры килә һәм гехниканын сонгы казанышларына җавап бирә Ул җитештерүче—Италиянең “$ВР-У15А Сгоир” компаниясе җитәкчелегендә монтажланачак Эшне башкаручылар нияте буенча аттракционнар өч зонада тупланачак: "Экстрим". "Гаилә" һәм “Балалар". "Экстрим-зона" үтә кызык күренешләрне яратучылар таләпләрен канәгатьләндерәчәк Аларны биредә 32 урынга исәпләнгән гигант таганнар, 11 метр биеклектә эленеп торумы "Пират” гондоласы, "Торнадо" шуу тавы (“Америка тауларьГна охшаш) һәм Казан өчен яналык—17 метр биеклектәге ирекле очыш манарасы көтә. “Гаилә” зонасындагы приз аттракционнары комплексында таганнарда. 19 метр диаметрлы авышлыктагы чылбырлы карусельдә һәм “Кенгуру" сикерү манарасында күнел ачарга мөмкин “Балалар зонасы"нда бала-чаганы куп сандагы аттракционнар көтә Паркта "Күзәтү тәгәрмәче" үзәк урынны алып торачак Ул Кремльнен панорамасын гына түгел, Иделне н каршы як ярын күзәтү мөмкинлеге дә бирә Ул—ин зур аттракцион булачак. Анын биеклеге—55 метр Ә Горький исемендәге үзәк парктагы "Күзәтү тәгәрмәченең биеклеге 22 метр иде ГАЛИМНӘР ХИСАП ТОТТЫ Татарстан Фәннәр академиясенең еллык гомуми җыелышы 2003 елгы гыйльми эшчәнлекнен тон йомгакларына һәм алдагы хат итәсе проблемаларга багышланган иде Газимнәр алдында ТР Фәннәр академиясе президенты, академик Мансур Хәсәнов хисап доклады белән чыкты Шулай ук баш гыйльми сәркатип, академик Илдус Хәй- буллиннын өстәмә доклады тыңланды Татарстан Фәннәр акадсмиясенен еллык гомуми җыелышында Премьер-министр Рөстәм Мнннеханов катнашты һәм чыгыш ясаЖыелышта шулай ук вице-премьер Зилә Вәлиева катнашты САБАНТУЙ-ДО Н ЬЯ КҮЛӘМ БӘЙРӘМ Узган ел халкыбызнын милли бәйрәме— Сабантуйлар Россиянен татарлар күпләп яши торган 43 төбәгендә гөрләп узды Быел андый төбәкләр тагын да артырга тиеш 16-17 март көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә кырыктан артык төбәктән килгән 120 делегат катнашында семинар үткәрде Анын максаты—Россиянен төрле төбәкләрендә милли бәйрәмне бөтен гореф-гадәтне саклап дөрес үткәрергә өйрәтү, юнәлеш бирү иде Нәкъ менә Сабантуй үзенең элек-электән килгән гореф- гадәтләре белән кешеләрне ярыштырып кына калмаган, ә гаделлеккә, инсафлыкка, башкаларны хөрмәт итәргә дә өйрәткән бит Казанда үткән семинарда күп кенә төбәкләрдән әлеге бәйрәмне оештыручы-режиссерларнын да катнашуы быел җәй Сабантуй тагын да күркәмрәк үтәр дигән ышаныч тудыра ТАТАР КИТАБЫ-МӘСКӘҮДӘ 10-15 мартта Мәскәүлә "Россия китаплары" дип аталган милли күргәзмә-ярминкә узды Анла Татарстаннан “Татмедиа” агентлыгы күрсәтмәсе буенча Татар китабы берләшмәсе. "Идел-Пресс” басмаханәсе. милли "Мәгариф" һәм Татарстан китап нәшриятлары. полиграфия комбинаты вәкилләре катнашты Аларнын максаты—республикабызда чыккан әдәбиятны Мәскәүдә пропагандалау Күргәзмәгә атып барылган менгә якын китап арасында—Татарстан һәм татар хаткы тарихына караган басмалар, сүзлекләр, фәнни хезмәтләр, матур әдәбиятның классик үрнәкләре Мондый күргәзмәләрдә Татарстан элегрәк елларда берничә мәртәбә катнашкан иде инде. ШӘМАИЛ ДИГӘН БАЙ ДӨНЬЯ Мәскәүдә узган "Россия китабы—2004” күргәзмә-ярминкәсе кысаларында башкаланың Жәмигь мәчете конференцияләр залында сәнгать фәннәре кандидаты Рөстәм Шәмсутовнын "Татар шәмаилендә сүз һәм образ: үткәннән бүгенгә кадәр” исемле китабы тәкъдир ителде Әлеге чараны Татарстан китап нәшрияты республикабызның Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм Россиянен Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән оештырды Биредә шулай ук Нәжип Нәккаш. Әлфия Хәлиуллина. Рушан Шәмсетдинов. Рөстәм Шәмсутов кебек рәссамнарның шәмаилләреннән торган күргәзмә дә эшләде. Тәкъдир итү кичәсендә Татарстанның Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алмаз Фәйзуллин. тарих фәннәре докторы Абделхан Әхмәтжан. Татарстан китап нәшрияты директоры Дамир Шакиров. Мәскәүнен татар ижтимагый оешмалары вәкилләре катнашты. ЯШӘСЕН ТАТАРСТАН РАДИОСЫ Знче апрельдә Азнакайда Татарстан радиосы хезмәткәрләренең нефть төбәге радиотыңлаучылары белән очрашуы булды Анда “Татарстан” радиосы җитәкчесе Тәүфикъ Сәгыйтов. җаваплы хезмәткәрләр Жәүдәт Дәрзаман. Рафаэль Ильясов. Рөстәм Фәйзуллин (Акъегет). Рәзин Нуруллин һәм баянчы. Татарстан дәүләт педагогия университеты профессоры Рәгьде Халитов катнашты Радиотыңлаучылар белән эчкерсез, жанлы әнгәмә рәвешендә барган бу кичәдә алар радио эшчәнлеге турында сөйләделәр, үзлә ренең һөнәрн осталыкларын күрсәттеләр, иҗат үрнәкләре белән таныштырдылар Кичәдә катнашкан Азнакай районы хакимияте башлыгы, шагыйрь Әнәс Исхаков һәм чыгыш ясаган төрле район вәкилләре /6 ел тарихы булган "Татарстан” радиосының төрле дәверләрдә дә. төрле катлаулы чорларда да үз абруен югары тотуын һәм радиотыңлаучыларның ин яраткан радиосы булганын ассызыклап үттеләр һәм аның мәңге яшәвен теләделәрАзнакай һәвәскәрләре чыгышы белән тәмамланган бу кичә күтәренке бәйрәм рухы белән үгге Монын өчен үзенә күрә матур сәбәп тә бар иде берсе-танылган журналист Ясир Хөснетдиновнын 50 яшьлек юбилее булса. икенчесе—Рөстәм Акъегетнен милли мәгарифне һәм татар халкының үзаңын үстерүдә күрсәткән фидакарь хезмәте өчен Бөгелмә татар җәмәгатьчелеге тарафыннан мәгърифәтче исеме һәм Һади Атласи бүләге бирелүе иде. ЖӘЛИЛ ЮБИЛЕЕН КАРШЫЛАП Шагыйрь, тәнкыйтьче, тәржемәче, Муса Жәлил исемендәге премиянең узган елгы лауреаты Мөдәррис Вәлиев һәм шундый ук бүләкне ун еллар элек алган Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев Карадуганнын Жәлил музеенда (Татарстанның Милли музее филиалы) һәм авылнын мәдәният йортында укучылар белән очраштылар. Очрашуга Балтач район үзәгендә яшәүче танылган шагыйрь Гарифжан Мөхәммәтшин да килде. Кунаклар алдында Муса Жәлил шигырьләрен сәнгатьле уку буенча район укучылары арасында барган конкурска йомгак ясалды Анда призлы урыннарны Норма һәм Карадуган урта мәктәпләреннән Рифнур Хафизов. Фирзар Мәрданов. Гөлсинә Нурие- ва алды Аннары Карадуган мәктәбе балалары. берсеннән-берсе остарак итеп, бүгенге очрашу кунагы Мөдәррис Вәлиевнын шигырьләрен укыдылар Соңыннан Мөдәррис Вәлиев чыгыш ясап, каһарман-шагыйрьнен истәлеген кадерләп саклаган мирас йортына, аның ижатын тырышып өйрәнгән балаларга соклануын белдерде. шигырь уку осталарына үзе җитәкчелек иткән "Мәгариф" нәшриятының матур- матур китапларын бүләк итте. Равил Шәрәфиев тә истәлекле очрашуга буш килмәгән иде: Муса Жәлилнең фашист тоткынлыгында ижат иткән шигырьләрен җанга үтәрлек сөйләп тыңлаучыларны сөендерде

Реклама