Дискуссия: "Безнең заман герое"

ЧОРЛАР ЧАТЫНДАГЫ ҮЗГӘРЕШЛӘР «Казан утларыиндагы дискуссия бик вакытлы, хәтта бераз соңгарак калып та башланды. Чыннан да. XX гасыр ахырында. XXI гасыр башында тирә-як мохитыбызда бик зур үзгәрешләр булды, хәтта кыйблалар алмашынды. Мондый кискен икътисади һәм рухи үзгәрешләр әдәбиятка да тәэсир итми калмый Соңгы 15-20 ел эчендә татар әдәбиятының үзендә нинди процесслар бара соң? Иң беренче күзгә ташланган үзгәреш—буыннар алмашыну. Соңгы елларда арабыздан иң олпат, иң ихтирамлы, әдәбият дәреслекләренә кергән һәм әдәбиятыбызның классиклары булып саналган язучылар: Г Әпсәләмов. А. Расих. М. Әмир. Ф. Хөсни. Ә. Еники. Г. Бәширов. М Мәһдиев, Г Ахунов, А. Гыйләжев. Н. Фәттах, Б. Камалов һәм башка бик күпләр китеп барды Бу әле проза өлкәсендә генә. Поэзиягә күз ташласак исә анда да X. Туфан. С. Хәким. Н. Арсланов. Г Афзал кебек һәрберсе бер шигъри дөнья тәшкил иткән шагыйрьләрнең арабыздан югалуын күрәбез. Әлбәттә, изге урын буш калмый, өлкәннәр урынына яшьләр килеп тора. Әмма яшьләрне күпме генә мактасаң да. аларга әле олылар дәрәҗәсенә үсәргә дә үсәргә кирәк. Бу процессны мин "әдәбиятыбыздагы буыннар алмашыну кризисы" дип атар идем. Нәрсә генә әйтсәң дә. әдәбиятыбыз бүген кризис кичерә. Моны тиражларның бик нык кимүендә, әдәбиятка булган ихтыяҗның әкренләп сүнә баруында да күрергә була. Әлбәттә, бу кризисның тамырлары бер буыннар алмашынуга гына кайтып калмыйча, шактый тирәнгә китә. Сиксәненче еллар ахырында, туксанынчы еллар башында идеологиябез төптән үзгәрде. Элеккеге рухта тәрбияләнгән буынга 180 градуска борылу җиңел узды дип әйтеп булмый. Күпләр аптырап, югалып калды, хәзер нәрсәгә табынырга дип баш ватты. Моннан ярты гасыр элек шигъриятебезне "бөек юлбашчы Сталинга" багышланган шигырьләр күмеп киткән иде. Сталин культын фаш иткәннән соң кайбер елгыр язучылар үз әсәрләрендәге бит саен кабатланып килгән Сталин исемен җиңел генә Ленин исеменә алмаштырдылар. Шуның белән заманга ярарга тырыштылар. Хәтта ул чорның классигы дәрәҗәсенә күтәрелгән Кави Нәҗми дә үзенең “Язгы җилләр" романында бу алымны кулланды, һәм. әйтергә кирәк, әсәре моннан әллә ни отмады да. югалтмады да. Әмма хәзер мәсьәлә бүтәнчәрәк. " Социализм" сүзен "капитализм" сүзенә алмаштырып кына яна идеологиягә яраклашып булмый. Дөресен әйткәндә: яңа идеология үзе дә юк әле. Без аны һаман эзлибез генә, аның кирәклеге турында тәкрарлыйбыз гына... Шулай да күпчелек әкренләп булса да шуны аңлый: коммунистик идеология урынына яңа рәсми идеология, ягъни әзер догмалар кирәкми. Дөньяны дөрес аңлар өчен гомумкешелек идеологиясенә, халкыбызның мен еллык рухи мирасына таянырга кирәк. Әлбәттә, моны әйтүе җинел. тормышка ашыруы гына шактый читен... Идеология алышынуның бер конкрет мисалы итеп дингә карашның үзгәрүен күрсәтергә була. Татарда "иман" дигән бик мәгнәле, бик тирән төшенчә бар. Ул бер дингә генә кайтып калмый, халыкның бөтен әхлакый тормышын иңли. Әлбәттә, бу төшенчәне һәркем үзенчә анлый. Әмма шулай да бу төшенчәгә таянмыйча булмый. Имансыз яшәп карадык инде, нәрсәгә китергәнен яхшы күрдек... Гомумән, диннән башка безнен мен еллык әдәбиятны да аңлап булмый. Кол Гали, Мөхәммәдьяр, Фатих Әмирхан һ. б. иҗатыннан динне алып ташласаң, нәрсә генә калыр икән? Тагы бер зур үзгәреш—цензураның юкка чыгуы Главлит дип аталган бу оешма тенкәбезгә күп тиде. Мин яхшы хәтерлим: Әмирхан Еникинен “Әйтелмәгән васыять" хикәясен бастырган вакытта цензура аны энә күзеннән үткәрде Нәрсәгә генә бәйләнмәделәр1 Имештер, язучы хәзерге тормыштан канәгать түгел, патриархаль үткәнне мактый Имештер, партия ролен күрсәтми, алдынгы кеше образын тудырмый Һ.6., һ.б... Чыннан да, бу әсәр коммунистик идеология белән сугарылмаган—анысы хак. Шуңа күрә дә бу хикәянең дөньяга чыгуы әдәбиятыбызда динамит шартлаган төсле тәэсир ясады Хәзер инде цензура киртәләре алып ташланды. Нәрсә телисең—шуны яз. Нәрсәгә инанасын—шуны якла. Әмма бу процессның да кире яклары бар. Совет чорында әдәбият барын да диярлек алмаштыра иде: публицистиканы да, журналистиканы да, философияне дә. Гомумән, сүз иреге булмаганда, әдәбият дөреслекне сөйләүче бердәнбер өлкә иде Чөнки әдәби әсәрдә кайбер кыю фикерләрне образларга төреп, "текст аегына” яшереп биреп була иде. Әйтик, Аяз Гыйлөжев шул чорда ук колхоз тормышының кимчелекле якларын бик үтемле итеп фаш итеп чыкты Хәзер исә бездә публицистика да, политология дә, башка өлкәләр дә үз аякларына басты Әйтерг ә теләгән фикереңне образларга төрмичә дә әйтеп була. Шул уңай белән сиксәненче елларның икенче яртысында туксанынчы елларның башында әдәбиятыбызның публицистика тормагы бик нык үсте, аякка басты дип әйтергә кирәк. Бер Айдар Хәлимнең ялкынлы публицистикасы гына да ни тора! Шулай ук Фәүзия Бәирәмова. Әмир Мәхмүтов. Әхмәт Рәшитов, Рафаэль Хәкимовларның чыгышлары суверенитет өчен көрәш барганда үз ролен уйнады, халыкның аңын агартуда зур әһәмияткә ия булды Шул ук вакытта матур әдәбиятка игътибар бераз кимеде Ул элеккеге пәйгамбәрлек ролен шактый дәрәҗәдә югалтты. Хәер, бу бездә генә түгел, бөтен дөньяда да шулай Тоталитаризм чорында язучы бердәнбер туры сүз, кыю фикер әйтүче булса, демократия чоры килү белән ул гади бер авторга әйләнә. Анардан хәзер сәяхәткә тыкшынудан бигрәк, тулы канлы образлар тудыруны, эстетик кыйммәткә ия булган әсәрләр язуны көтәләр. Ә бу яктан караганда әдәбиятыбыз әле шактый аксый Югарыда “кризис” дип аталган төшенчәгә монысы да керә Соңгы еллардагы тагы бер җитди үзгәреш—классик мирасыбызның әйләнеп кайтуы Мин монда Гаяз Исхакый, Шиһап Мәрҗанн. Ризаэтдин Фәхретдннов кебек классик әдилләрсбезнен әсәрләре яңадан басылып, халыкка кайтуын күздә тотам Алар белән бергә безнең тарихи аңыбы»да тулылана төште Ятучылар алдында да яна мөмкинлекләр ачы:иы Әмма шуны да әйтергә кирәк: җитмеш елдан артык дәвердә мондый бай мирастан аерылып тору эзсез калмый. Бу арада өч-дүрт буын алмашынырга өлгерде. Яшь буыннар исә бүганчә уйлый, бүтөнчә фикер йөртә. Шуңа күрәдер, Исхакый томнары китап кибете киштәләрендә дә, китапханәләрдә дә шул көе хәрәкәтсез юа бирә Югыйсә, Г Исхакый әсәрләре басылу белән укучылар аларны ябырылып укырга шешләр иде! Әмма чынлыкта алай булмады шул. Халыкның менталзггеты үзгәрергә өлгерде Җыен детектив әсәрләрне укыйлар, күрәзәчеләр турындагы әсәрләрне кулдан кулга йөртеп "йоталар” гына! Ә Г. Исхакый. һ Атласи, М. Солтангалиев кебек әдипләр әсәрләренә исә бик күпләрнең теше үтми Дискуссия "Безнен заман герое” дип атала. Әмма заман героен күрсәтөм дип кенә заманча әсәр тудырып булмый. Дискуссияне башлаган “Киләме, күрәбезме'” дигән мәкаләсендә Рәфыйк Шәрәфиев бу турыда бик ачык итеп яза. Элеккеге “уңай герой" урынына кемнәр килде, дигән сорауг а, мәкаләнең авторы болай дип җавап кайтара җыен әтрәк-әләм, казна караклары, мафия корольләре, азгынлыкның чиген узган бәндәләр, сөйрәлүче хатыннар, алар янында ялманып йөрүче мескеннәр "Чыннан да безме соң бу?—дигән сорау бггрә автор. Ьнгрәкләр дә пычранганбыз, гөнаһка батканбыз, мнһербансы танганбыз, йөзебезне үк югалта барабыз ич" Мондый куштырнак эчендәге “геройларны" Т. Галиуллинның "Гәүба", "Элмәк”, "Төнге юллар", М Маликованын "Алтын ятьмә". "Өермә" романнарында һәм башка бик күп әсәрләрдә дә күрергә була. Р Шәрәфиев бик дөрес әйткәнчә, социалистик реализм "бозыклык реализмы" белән алмашынып килә. Әлбәттә, мондый әсәрләрдәге персонажларны, никадәр тормышчан булмасыннар, чын заман герое дип атал булмый Минемчә, бу вакытлы күренеш һәрьяктан камил булган “уңай герой" урынына җыен вак җаннарны күрсәтергә омтылу -бер чиктән икенче чиккә ташлану гына дип уйлыйм Бу да шул ук кризисның бер чагылышы гына Безне алга дәшеп, киләчәгебезгә юл күрсәтүче геройларны Р Шәрәфиев Марат Әмирханның "Тояк эзе". Флүс Латыйфннең "Ишелеп төшкән бәхет”. Зиннур Хөсниярның "Терсәк сугышы" романнарыннан эзләп карый Әмма бер герой да аны тулысынча канәгатьләндерми. Ни өчен? Мәсәлән. "Ишелеп төшкән бәхет" каһарманы Сирин Сабиров турында ул "милләт башында торырлык кыю кеше түгел әле.—дип яза.—Хәтта андый көрәшчене тудырып үстерерлек киләчәге дә юк аның. Әсәрдә без Сириннәребезнең ничек итеп буыннан буынга рухи имгәтелүен генә ачык күрәбез". Ничек кенә булмасын, Р Шәрәфиевнен фикере белән тулысынча килешәм: әйе. әдәби персонажларыбыз вакланды, үрнәк булырлык геройларыбыз бөтенләй юкка чыкты. Бу да соңгы еллар әдәбиятына хас күренеш Тагы бер күзгә ташлана торган үзгәреш: соңгы 15-20 ел эчендә тарихка игътибар күзгә күренерлек артты, бер-бер артлы тарихи романнар, повестьлар, поэмалар һ. б. жанрдагы әсәрләр дөнья күрде. Милләт яшәсен өчен, анын тарихы да җанлы образларда яшәргә тиеш Тарихсыз милләт— хәтерсез, үзаңсыз милләт дигән сүз. Торгынлык елларында тарих әдәбиятыбызда мыскаллап (һәм мыскыллап!) кына бирелә иде. Әйтик, тарихи-революцнон роман язарга ярый иде. (Андыйлар шактый язылды да). Ә менә борынгырак чорга керүне бер дә хупламадылар. Шуңа да Нурихан Фәттах һәм Мөсәгыйт Хәбибуллин романнары ("Итил суы ака торур". "Сызгыра торган уклар”. "Атилла”. “Хан оныгы Хансөяр". “Аллаһы бүләге" һ.б.) әдәби тормышыбызда кыю бер адым, яңа сүз булып яңгырадылар. Ул чорда язучылар гына түгел, тарихчылар да Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларын читләтеп үтәләр иде. Бу күренешне Марат Әмирхан үзенең "Тояк эзе" романында бик ышандыргыч итеп тасвирлый Романның төп герое Кәшшаф—-тарихчы-галнм. Ул Алтын Урда чорын өйрәнеп, бу дәвер турында дөреслекне әйтергә омтыла. Әмма ана коточкыч интригалар, аяк чалулар, хыянәт һәм алдаулар аша үтәргә туры килә. Шулай итеп кенә үз максатыңа ирешеп була. Өлкәннәр башлаган изге эшне яшьрәк буыннан Ф. Латыйфи. Р Батулла, С. Шәмси. Р Зәйдулла һ.б. дәвам итте. Тарихи әдәбият—үзе бер дискуссия таләп итә торган аерым һәм зур тема. Шуңа күрә мин монда, әлеге әсәрләргә тукталып тормыйча, шуны гына әйтеп китәм: тарихи темага игътибар арту—шулай ук соңгы еллар әдәбиятына хас күренеш. Бу дискуссия уңаеннан үрнәк герой проблемасы да калка. Үрнәк геройга каршы чыгучылар болайрак фикер йөртә: имеш, әдәбият—тормышның көзгесе Шулай булгач, тормышта нәрсә бар. язучы да шуны язарга, шуны күрсәтергә тиеш. Бер яктан караганда, дөрес кебек. Совет чорындагы “уңай геройлар" үзләренең ясалмалыклары, “корылган" булулары белән күңелне кайтаралар иде. Ләкин әдәбиятның төп максаты тормышны битараф рәвештә “чагылдыруга” гына кайтып калмый шул. Әдәбият—укучыны тәрбияләүче, тормышка юнәлеш биреп боручы рухи көч тә. Уйлап карыйк. Рус телендә “литература" сүзе “литера", ягъни хәреф сүзеннән алынган. Татар телендә исә "әдәбият” сүзе "әдәп" сүзеннән ясалган Шуңа күрә дә әдәпсез геройларны, җыен жулик-фахишәләрне халыкның күңеле кабул итми Булган кадәресе дә туйдырды инде Әдәбият-сәнгать әсәренең тормышка йогынты ясау көченә бер генә мисал Моннан бер ел-ел ярым элек үзәк телевидениедән "Бригада" исемле күп серияле телефильм күрсәтелде. Бу фильмның төп герое—атаклы мафиози. Бандит төркеменең башлыгы ролен талантлы артист Сергей Безруков уйнады. Бик тәэсирле итеп уйнады, мөлаем образ тудыра алды Нәтижәдә. илнең төрле өлкәләрендә дистәләгән “бригадалар" барлыкка килде. Телефильм тәэсирендә яшь-жилкенчәкләр җинаять төркемнәре төзеп. “Бригада" геройларына ияреп, кеше талап, кибетләрне басып йөри башладылар. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгында эшләүче зур бер түрә телевизордан сөйләде. Димәк, әдәбият-сәнгать кеше анын формалаштырудагы ролен әле тулысынча югалтып бетермәгән. Тик кайсы якка таба юнәлдерә ул укучыны, бигрәк тә яшьләрне? Тагы бер мисал, монысы инде рус классик әдәбиятыннан. Танылган рус язучысы И С Тургенев үзенең искиткеч мөлаем хатын-кыз образларын тудырган чакта, тәнкыйтьчеләр фикеренчә. андый хатын-кызлар тормышта әле бөтенләй булмаган Әмма Тургенев язып чыккач, андый турылыклы, инсафлы, нечкә күңелле хатын-кызлар тормышта да барлыкка килә. Хәтта чит илләрдә дә аларны "Тургенев хатын-кызлары" дип йөртәләр. Безнең әдәбиятта да мондый образлар юк түгел. Юкка гына Р Шәрәфиев Г Әпсәләмовнын "Алтын йолдыз" романы геройларын искә алмый. Әйе. уңай герой кирәк, бик кирәк! Ләкин, ясалма түгел, тормышчан, тирә-як мохитның үзеннән атынган герой. Бармы соң безнең әдәбиятта андый геройлар? Шундый геройны мин Факил Сафиннын “Саташып аткан таң" романында күрдем ("Казан утлары". 2001. 8-9 саннар—беренче кисәк; 2002.4-5 саннар—икенче кисәк. 10-11 саннар-—өченче кисәк) Шуңа да бу романга тулырак тукталасым килә. Романнын исеме үк анын төп идеясен ачып бирә. Романнын башлангыч өлешендә сүз төн уртасында кинәт яктырып киткән офыклар турында бара. Ләкин бу әле чын тан булып чыкмый, саташып аткан таң гына була. Әсәрне укып чыккач, шуны аңлыйсын: сүз монда Октябрь инкыйлабы турында бара. Әйе, революция бик күп татар һәм башка милләт язучылары тарафыннан тан белән тиңләштерелде (Мәжит Гафури. Муса Җәлил, Һади Такташ һ б.). Әмма чынлыкта бу саташып аткан таң гына булып чыкты, һәм автор әсәрнен буеннан буена бу фикерен образлы күренешләр ярдәмендә раслый “Саташып аткан тан” романынын төп герое Әхмәтсафа Дәүләтьяров кайсы ягы белән күңелне җәлеп итә? Беренчедән, ул—реаль тормыштан алынган чын кеше Роман документаль нигезгә корылган. Әхмәтсафа Мостафа улы Дәүләтьяров (1905— 1938)— күренекле җәмәгать эшлеклесе. Күп еллар буе ул партия-совет эшләрендә катнаша, соңыннан “Кызыл Татарстан" газетасының баш мөхәррире, ә 1937 елда Татарстанның Халык комисарларм советы рәисе булып эшли. Кыскасы. Дәүләтьяров—республиканың ин беренче дәрәҗәдәге шәхесләреннән. Әсәрдә тасвирланган башка персонажларда—реаль кешеләр. Мин. мәсәлән, монда яшь Муса Җәлил образын очратып чын күңелдән шатландым. Муса монда шактый җанлы, елгыр, ихлас күңелле, хәрәкәтчән егет итеп күрсәтелә Уңай яклары белән берлектә анын кимчелекләре дә яшерелми (әйтик, хатын-кызлар белән артык мавыгуы). Башка тарихи шәхесләр дә (Шамил Усманов, Һади Такташ. Салих Сәйдәшев. Гомер Толымбайский, Ченәкәй, Шәриф Камал, Нургали Надеев һәм башкалар) шулай ук бик җанлы, тарихка хилаф итмичә тасвирланганнар. Үзем дә документаль әсәрләр язган кеше буларак, мин бу жанрның авырлыгын яхшы аңлыйм Реаль дөреслек язучының хыялын бераз чикли, уйдырмага бирелеп китәргә ирек бирми. Ләкин шул ук вакытта ул язучы алдында зур мөмкинлекләр дә ача. үткәнне тулырак итеп күз алдына китерергә мөмкинлек бирә Иң мөһиме шунда: Ф Сафин реаль кешенен тулы канлы образын тудыра алган Әхмәтсафа Дәүләтьяров тырыш, эшчән, нәрсәгә тотынса ла булдыра ала торган кеше Авылда үссә дә ул шактый укымышлы, иң атаклы татар шагыйрьләренең иҗатын япан белә. Байтагы белән аралашып үскән, фикерләре дә уртак Шуңа күрә дә аны Татарсган китап нәшриятендә җаваплы урынга куялар. Ул искиткеч намуслы, кешелекле, алга омтылучан, туктаусыз үсә, камилләшә торган кеше Аны берсеннән-берсе җаваплырак урыннарга куялар, һәрберсен дә ул бик уңышлы башкара. Әхмәтсафа Дәүләяров образының тагы бер көчле ягы—халык язмышы белән тыгыз бәйләнештә булуында. Оренбург өлкәсенең Каргалы авылында туып-үскән егет соныннан Татарстан районнарында эшли. Тормыш агышында акгив катнаша һәм халык кичергән афәтләрне күрә генә түгел, үзе дә тулысынча татый Геройның яшүсмер еллары гражданнар сугышы чорына туры кнлә. Бу чор турында әдәбиятыбызда шактый күп язылды инде (Ибраһим Газиның "Онытылмас еллар” дилогиясен генә искә төшерергә була.) Әмма берьяклы, совет идеологиясе кушканча гына язылды Ф. Сафин романында исә бу чор бөтенләй яна күзлектән тасвирлана, чын тарих ачыла Авылга аклар килсә, крестьян балаларын көчләп үз армияләренә алалар Берәрсе каршы чыкса—стенага герәп а галар. Кызыллар килсә—шул ук хәл кабатлана. Кайберәү юр мобилизациядән качып-посып котылмакчы була. Андыйларны тотып, дезертир дип. шулай ук атуга хөкем итәләр. Кыскасы, әсәрдә гражданнар сугышы халыкка зур афәтләр кигергән, туганга каршы туган суг ышы итеп күрсәтелә. Бу уңайдан Шамил Усманов образы да яна яктан ачыла Ул татарлардан дивизия төзеп, крестьян балаларын акларга каршы сугышырга әзерли Максаты изге чөнки булачак мөстәкыйль дәүләт армиясез яши алмый! Форсаттан файдаланып, ул татар-башкорт республикасына нигез булырлык гаскәр төзеп калырга омтыла Әмма теләге тормышка ашмый. Шундый авырлыклар белән оешкан гаскәрне большевиклар үз файдасына куллана Теләкләре тормышка ашмагач. 111 Усманов. 180 градуска борылып, йөз процентлы интернационалистка әйләнә Шул уңай белән әсәрдә Сталин образы да күрсәтелә Анын кушуы буенча 111 Усманов төзегән гаскәрне, өйрөтми-нитми. бер әзерлексез фронтның иң катлаулы урыннарына җибәрәләр Менә шунда инде татар балаларының күбесе кырылып бетә дә. Ил буенча репрессияләрне оештыручы—Сталин үзе Татарстанда исә аның күрсәтмәләрен арттырып үтәүче- Алсмасов НКВД наркомы Михайловка обком секретаре Алсмасов менә нинди күрсәтмәләр бирә “Алармы (ягъни татарларны Р М ) даими курку хәлендә тота алсак кына Татреспублнкада уңышка ирешеп булачак. Курку хисе генә татарларны асыл инстинкткаүз-үзләрен саклау инстинктына—кайтара, шушы хис булганда без үзебезне тыныч тота алачакбыз Кеше үз-үзен саклау турында уйлый башладымы, идея, дуслык, намус, вөҗцан дигән төшенчәләрнең поты сукыр бер тиенгә әйләнә...” Әсәрнең геройлары барысын да аңламасалар да, бу афәтне бик авыр кичерәләр “Яшәүнең яме качты. Эштә бер-беребезгә күтәрелеп сүз әйтергә куркабыз. Нинди ил бу, нинди чор бу?"—дип өзгәләнә Әхмәтсафаның хатыны Рабига. Бер гаебе дә булмаса да, Дәүләтьяровны кулга алып төрмәгә ябалар, һәм вәхшиләрчә җәзалый башлыйлар Кыйналган-сытылган хәлендә Дәүләтъяров төрмә камерасында Шамил Усманов белән очраша, "ни өчен бу газаплар безгә, безнең ни гаебебез бар'’—дип сыкрана. Шамил Усманов ул сорауга болай дип җавап бирә: — Гаепме? Бар анысы. Без революциягә сукырларча ышандык. Без тарихнын табигый агышына каршы гамәл кылуда турыдан-туры катнаштык, кан, үле гәүдәләр өстендә янача тормыш төзергә маташтык. Бу иң зур ахмаклык булган. Мин моны соңрак аңладым, таш капчыкка эләккәч, уйларга вакыт бар менә.. Ата-бабаларыбызнын йолаларына төкереп, үзебезчә әхлак әвәләдек, сәясәт укмаштырдык, денсез-имансыз кавемгә әйләндек. Шушы хәлдә үзебезне гаепсез итеп, акланып маташу зур хата. Дәүләтъяров. Болар барысы да бсзнсн акыл, безнен йөрәк белән эшләнде Без үстергән үсентеләр агулы җимеш бирделәр Аларны без ашамыйча, кем ашасын?” Әлбәттә, чынлыкта Шамил Усмановнын бу сүзләрне әйтү-әйтмөве билгесез. Әмма ул сүзләрдә авторның чорны бүгенге күзлектән карап аңлавы сизелә. Дәүләтъяров һәм Ш. Усмановлар язмышы аша автор халык кичергәнне тасвирлый. Автор бу әсәрдә үзен көчле аналитик, зур акыл иясе итеп тә күрсәтә, ул социаль күренешләр тамырын ачып бирергә омтыла, тарихи логиканы тирән һәм яңача аңлап эш итә. Романны укып шул нәтиҗәгә килдем: әйе, әдәбият—тормыш көзгесе Әмма анын роле монын белән генә чикләнми, ул кеше аңын формалаштыручы төп факторларның берсе дә. Ф Сафин героенда укучы күңелен яуларлык сыйфатлар ярылып ята. Шул ук вакытта анын язмышы милләт, халык язмышы белән бик тыгыз бәйләнгән дә. Факил Сафиннын "Саташып аткан таң" романын мин соңгы еллар әдәбиятындагы ин җитди, иң уңышлы әсәрләрдән дип саныйм. Монда заман герое бөтен тулылыгы белән алдыбызга килеп баса. Иң мөһиме, автор заманча фикер йөртә, тарихны яңача күзли. “Әсәрнең бер кимчелеге дә юкмыни?"—дип сораулары мөмкин. Бар алар Романның беренче ике кисәге чын матур әдәбият рухында язылган. Өченче кисәгендә исә автор документлар, гаепләү актыннан озын-озын өзекләр китерә, кайвакыт турыдан-туры публицистик алым белән яза башлый. Бу әсәрдәге хәрәкәтне тоткарлый, жанр бөтенлеген боза. Документаль нигезгә корылган булса да роман, тулаем алганда, матур әдәбият әсәре бит!^ Йомгаклап шуны әйтәсе килә: XX гасыр азагында, XXI гасыр башында татар әдәбияты бик авыр чор—кризис чоры—кичерә. Кабатлап әйтик, моны тиражларның нык кимүендә, әдәби геройларның ваклануында, художестволы фикернең тоныклануында һәм югарыда күрсәтеп үтелгән башка бик күп кимчелекләрдә күрергә була. Әмма, зур сикереш ясар өчен, кайвакыт бераз артка чигенү дә кирәк. Күргәнебезчә, гүбән сыйфатлы һәм тирән мәгънә салынмаган әсәрләр белән беррәттән, тулы канлы образлары булган, янача фикер йөртә алган әсәрләр дә дөнья күрә Никадәр генә зарлансак та, уңай якларны да күрә белергә кирәк. Әйтик, милли әдәбият-сәнгать үсү өчен шартлар яхшыра төште: цензура бетте, дин яңадан әйләнеп кайтты, татар телендә яңа газета- журнахтар чыга башлады, нәшриятләр дә байтак. Язучыларыбыз да. авырлык белән булса да торгынлык елларында форматашкан шаблон алымнардан, әзер штамплардан әкренләп арына баралар. Болар барысы да киләчәккә өмет-ышаныч белән карарга нигез бирә һәм кызыклы яңа геройлар белән очрашуга өмет уята.

Реклама