ЧӘЧМӘ ӘСӘРЛӘР

КҮҢЕЛ ДУЛКЫННАРЫ

Казанда Салих Сәйдәшевка багышланган мемориаль музей бар. Мин еш кына бөек композиторның гажәеп дәрәҗәдә моңлы, аһәнле вә илаһи көйләрен тынлыйм да, “татарнын Моцарты ич бу!"—дим. Шулай көннәрдән бер көнне мина бер яналык килеп иреште Татарстан Республикасының дәүләт музеенда даһи композиторның хәтта үз исеме белән аталган музеенда да булмаган бик тә кадерле бер ядкарь—аның дирижерлык таякчыгы саклана икән. Салих Сәйдәшевнын мемориаль музее ничәмә-ничә тапкырлар гозерләп сораса да, дәүләт музее исә әлеге затлы- олуг экспонатыннан аерылырга теләми икән Бу яналык миндә кызыксыну уятты: таякчыкның бер-бер хикмәте булса кирәк, әгәр берәүләр аны күз карасыдай сакларга тырыша икән, берәүләр исә фәкать үзләрендә генә булуын тели икән, әлбәттә инде, монда нинди дә булса бер хикмәт бардыр! Бәлки ул бик тә затлы, бары тик диңгез арты илләрендә генә үсә торган агачтан эшләнгәндер? Бәлки ул асылташлар белән бизәлгән фил сөягеннәндер? Мин музей хезмәткәрләреннән әлеге серле таякчыкны күрсәтүләрен үтендем. Һәм менә, ниһаять, хәзинәләр залыннан, бәллүр күгәргәндәй сак кына атлап, мина әлеге таякчыкны китерделәр. Гаҗәпсенү катыш сокланудан мин кычкырып җибәрә яздым шул ич бу, нәкъ үзе! Нәкъ менә даһи кулындагы дирижерлык таякчыгы! Нәкъ мин уйлаганча. Юк, диңгез арты илләрендә генә үсә торган затлы агачтан да, асыл ташлар белән бизәлгән фил сөягеннән дә эшләнмәгән иде ул Гап-гади, кайрысы кесә пәкесе белән юнылган утыз сантиметр-ярым аршын озынлыгындагы бераз кәкрерәк тал чыбыгы иде бу! Скрипка һәм янә дә дистәләгән башка төрле нәзберек, гаярь вә дәртле-моңчы уен кораллары белән идарә итүче даһи кулына килеп эләгәсен каядыр Мишә буенда үскән бу тал чыбыгы чамалады микән?! Аны мөгаллимнең күрсәткеч таягына да охшатып була. Менә ул мәктәптәге иске география картасы буйлап, кыйтгалар вә океаннар аша уза, бөек калаларга барып төртелә, елга-күлләрне сыйпап үтә. Владимир ЛАВРИШКО (1944) язучы, драматург Р\т телендәге “Узел связи". ~Трава~. "Перевод с г.чухонемвго" һ.б. китаплар авторы. Казанда яши Озак кулланудан шомарып беткән әлеге дирижерлык таякчыгына янә текәлдем. Гап-гади тал чыбыгы да даһи кулында тылсымлыга әверелә икән ләбаса! Ак песи бәласе Йоннары каралып, киезләнеп, яралары кутырланып, күзләре эренләпүлекләп беткән бу песи бахыркай туган чагында ап-ак булган диләр. Шуннан сон... Әллә шуннан сон аның юлын кара мәче кискәнме? Кала чүплегеннән ике адым ераклыкта песи бахыр битен юып утыра. Кала шакшысы, көзге пычрак аның тәпиләрен аямаган: алар да кап-кара . Әмма дә ләкин песи битен юарга тиеш! Борынгыдан килгән табигать кануннары шулай куша. Чисталык—сәламәтлек билгесе! Тик менә. Кешеләр үзләре пычраткан бу калада ничек итепләр чистарынырга да, чиста калырга?! Песинең кара тәпиләре һаман саен битен пычрата. Ә ул һаман битен юа да, битен юа... Тимер пәрдә Хәзер каладагы һәр йортның подъезды, квартиралары тимер ишеккә бикләнә. Кемгә генә барсан да, тимер ишеккә килеп төртеләсең. Ул тимер ишекләрнең эчке ягында кемнәр яши дип уйлыйсыз? Һәрхәлдә эре түрәләр белән банкирлар түгел. Алар һәммәсе дә җитешле, затлы, өч-дүрт катлы һәм каравыллы-саклы үз йортларында яшиләр. Тимер ишекле бу бетон йортларда сезгә ишекне тиз генә ачмаячаклар. Башта кемлегеңне өч мәртәбә сорап, күзләү тишегеннән биш тапкыр карап алырлар. Әле кайчан гына: “Ил тимер пәрдәдән котылды, без, ниһаять, азат, ирекле!”—дип тантана иттек, җырлар җырладык. Ирек... Тимер ишекләр артында нинди ирек инде ул, йә?! Котырган этләр Бу илдәге үзгәртеп корулар тәмам дөньяны үзгәртте дә куйды бит, әй! Калада котырган этләр пәйда булды... Хуҗалары тарафыннан урам язмышы хөкеменә ташланган, артык азык кисәге табылмаганга күрә куып чыгарылган бу җан ияләре үз көннәрен үзләре күрергә мәҗбүр. Ошбу мәҗбүрият аларны өерләргә туплый һәм бу өерләр адәм баласының котын алырлык дәрәҗәгә җитә. Казан “гарлем”ы—атаклы “Калуга” читендәге чокыр-чакыр вә ерганакларда, чүплекләрдә шәхсән үземнең дә бу котырган эт өеренә тап булганым бар. Шунысын кистереп-өзеп әйтәм. тап булырга язмасын икән аларга! Котырган эт өере бүре көтүеннән мен вә мең мәртәбәләр хәтгәрәк икән, валлаһи! Әле бүренең канында-аңында, геннарында кешедән курку хисе яши. Ә менә котырган эткә ни кычкыру, ни таяк-мазар, хәтта төбәлгән мылтык көпшәсе дә тәэсир итми, аңа барыбер. Этләрне адәм баласының дүрт аяклы тугры дустына әверелдерү өчен мен еллар кирәк булган. Әйе, каршында койрык болгап, кулыңны ялап, тугрылык тулы мөлдерәмә күзләре белән сина карап торучы бу җан ияләренә кешелекнең байтак гасырлык хезмәте сарыф ителгән. Әлеге хезмәтнең санаулы көннәр эчендә юкка чыгуы да бик ихтимал икән бит, әй! Әле моннан берничә көн элек кенә сиңа тугры күзләре белән баккан этең инде хәзер көтү кануннарына буйсынган да, әнә шул көтүе белән бергә синен бугазына ташланырга әзер торсын әле! Социаль дарвинизм, мәдәни катлам мәсьәләләренә тәфсилләп вә җентекләп тукталасым килми. Хәер, мәдәни катлам, дигәннән... Илдәге үзгәртеп корулар шаукымы бер этләрнең генә түгел, кешеләрнең дә мәдәни катламын нәзегәйтте. Кайбер танышларыма карыйм да. шаккатам: боларнын мәдәни катламы котырган этләрнекенә Карагандада нәзегрәк, юкарак икән ләбаса! Аккош күле Көннәрдән беркөнне шулай кичкырын электр поездында калага кайтып барам. Тимер юл кабыргаларын җилле генә санап барган поездыбыз, тизлеген киметте дә, чираттагы платформага туктады Тәрәзәдән бактым Карашым поездга керүче кешеләр аша йөзеп үтте дә. колгадай гәүдәсе бераз бөкрәя төшкән, артистларча озын чәчле бер таныш ир-атка беректе. Чәчләренә чат кунса да, бу кешедән яшь егетләргә генә хас бер гаярьлек бөркелә иде. Алай гына да түгел, бу агайның назлы-илһамлы карашы күңелләргә ут үрләтер дәрәҗәдә якты вә ялкынлы иде ки. анын һото $ар!еп5 кавемендә хәзер бик тә сирәк очрый торган зат—Шагыйрь булуына һич тә шикләнмичә, "иманым камил—бу Шагыйрь!"—дип өздереп әйтергә мөмкин иде Гәрчә бик якын танышым булмаса да. әлеге татар шагыйре белән мин үткәндә-сүткәндә сәлам алышып йөрим. Поездыбыз туктаган бу “787 нче километр" платформасын исә халык телендә “Аккош күле" тукталышы дип атыйлар. Казанлыларның яратып ял итә торган урыннары да биредә генә. Ә түп-түгәрәк Аккош күле буенда әдәби фондның дачалары тезелешеп утыра. Күзләреннән назлы илһам ташкыны бөркелгән әлеге танышым, әлбәттә инде, мине тәрәзә аша искәрмәде. Шагыйрьнең карашы тулаемы белән кулына озын сабаклы ап-ак эре чалма чәчәк-пион тоткан яшь ханымга йотылган иде. Дулкынланып торган алтын чәчле бу ханымның кулында шушы гаҗәеп матур чәчәктән гайре берни дә юк. Аңлашылып тора: шагыйребез үзенең кунагын электр поездына озата килгән. Ниһаять, поезд кузгалып китте. Шагыйрь, вагон энгер-менгереннән затлы чалма чәчәк тоткан алтын чәчле гүзәлен шәйләргә тырышып, платформа буйлап йөгерә-атлый бара-бара. безне озатып калды Хәер, безне дисәм дә, ул мине—нәкъ тәрәзә турында ук утыручыны—бөтенләй күрмәде, искәрмәде дә. Шагыйрьнең бөтен барлыгы-вөҗүде белән әлеге яшь ханымга бирелгәнлеге, сөюе, аңа ихлас рәхмәте шулкадәрле дә ачык, ярылып ята иде ки, минем йөрәгем, ирексездән, сутык-сулык тибеп куйды. Фәкать исәп-хисапка гына корылган җансыз-битараф вә циник заманыбызга ничектер хас түгел иде бу мөнәсәбәт. Шагыйрьнең мөнәсәбәте... Соң, ярар, карап карыйк, “шигъри сын" күздән югалуга ук. ул бүләк иткән затлы чалма чәчәкне гүзәл ханым вагон эскәмиясе астына атып бәрүе дә ихтимал ич”—дип уйладым мин. Яшь ханым, утырырга унай урын эзләп, вагон буйлап минем каршыма килә башлады. Күз чиге белән генә күзәтәм заманнан, модадан артта калган Шагыйрь ише түгел бу. Бөтенләй башка, яшь буын вәкиле бу' Үзе матур, буй-сыны тоз, адымнары да—ныклы, ышанычлы. Электр поезды тизлеген һаман саен арттыра бара, тимер юл кабыргаларын да отыры шәбрәк, җәһәтрәк саный башлады. Алтын чәчле, ап-ак чалма чәчәкле ханым мина бер эскәмия аша урынга аркасын куеп урнашты. Һм- м Ни моның йөзен, ни Шагыйрь бүләк иткән чәчәкне күреп, күзәтеп булмый лабаса... Поезд хәрәкәтенә тәңгәл рәвештә тибрәнүче аркасы да, иңенә төшеп торган алтынсу чәчләре генә Минем тукталышка килеп җитә идек. Торып чыгу юнәлешенә атладым Шулап да, барыбер түзмәдем бит, әй: ханым яныннан үтеп китешли, тоттым да, тәвәккәлләп, мона борылып карадым. Яшь ханым ап-ак чатма чәчәкнең саллы вә дымлы токларын алсу яңагына тидереп уйга таттан Ул үзенен уйлары белән шулкадәрле дә еракка-еракка китеп барган—хәтта минем үзенә борылып каравымны да шәйләмәде Вагоннан чыгып барышлый нигәдер җиңел сулап куйдым модадан артка калган Шагыйрь өчен дә. ул сөя торган яшь ханым өчен дә күңелдә сөенеч һәм шатлык хисләре пәйда булды. Сәер илнең сәер халкы Яңалыклар тапшыруында телевизион репортаж күрсәтәләр: “Курск” атом су асты көймәсендә һәлак булган хәрби диңгезчеләрнең гаиләләренә ярдәм итү фондына пенсионерлар акча күчерәләр. Сәер, валлаһи сәер безнен илдәге халык! Бу кешеләрне ул гомерендә бер мәртәбә дә үз күзе белән күрмәгән, ә менә дәүләтнең: "ярдәм итәргә кирәк!"— дип оран салуына шундук каһарманнарча җавап бирә. Әлеге фондка акчаны бер карт-коры гына түгел, ә бәлки саллы-саллы фирмалар, банклар һәм оешмалар да күчерде. Бу, әлбәттә, бик тә югары кимәлдәге шәфкатьлелек һәм миһербанлылык гамәле. Сүз дә юк—изге эш. Вәләкин һәммәбезгә мәгълүм ич: һәлак булган һәр диңгезченең гаиләсенә дәүләт миллионышар сум акча, квартиралар бүлеп бирде. Бу гаиләләр хәзер бернинди дә матди ихтыяҗ кичермиләр. Ә менә карт-коры, саллы банк вә фирмалар күчергән акчалар кая китә? Гадәттәгечә—урлыйлармы? Шул ук вакытта, акча күчергән ошбу мәрхәмәтле затлар белән янәшә үк, йортсызлар, ятимнәр, бер сынык ипигә тилмергән ялгыз карт-карчыклар да жан асрый. Соң, азмыни бу илдә матди кыенлык кичерүчеләр: күршеләр, хезмәттәшләр, туган-тумача... Әмма дә аларны күрүче юк. Болары—дәүләт күләмендәге бәла-каза түгел имеш... Вәләкин дәүләт үзе дә икейөзле: күрергә-белергә теләмәсә, биниһая зур афәтләргә дә күз йомып кала ул. Чечен илендә һәлак булган мең вә меңнәрне дә бу дәүләт күрмәмешкә салына. Атом су асты көймәсендә һәлак булучыларныкы шикелле үк, биредәге яу корбаннарының да гаиләләренә миллионышар сум акча бүлеп бирдеме дәүләт? Әйдәгез, ярдәм итик!—дип оран салдымы дәүләт1 ’—Һич юк! Әгәр дә бөтен дөнья шаулаган Чечен фаҗигасына дәүләт күз йомып карамаса, комга башын тыккан тәвә кошы хәлендә калмаса, Каф тавындагы илдә барган бу җан өшеткеч кан коюлар инде әллә кайчан тәмамланган булыр иде кана. Сәер, валлаһи, сәер яратылган безнең илдәге халык... Кыя—таулар, кичерегез! Төньяк Осетиянең Кармадон тарлавыгында фаҗига: актер һәм режиссер Сергей Бодровнын кино төшерү төркеме таудан кубып төшкән боз астында калган. Телевизордан бу хәбәрне ишеткәч, йөрәк чәнчеп куйды: шундый сәләтле егет., яп-яшь килеш... мәгънәсез үлем белән... Сергей Бодров “Брат" һәм “Брат—2” кинофильмнары аша кин танылды, яшь буыннын үзенә күрә бер каһарманына әверелде. Әйе, бу хәбәрне ишеткәч, йөрәк чәнчеп куйды. Ә башта бер уй пәйда булды Шундый ябышкак бер уй—күңелдән һич кенә дә куптарып алып булмый. Илдә яшәүче тулаем бер буын мөкиббән киткән кинофильмда Бодров уйный торган каһарман кавказ халкы вәкилен әшәке сүзләр белән мыскыллый. Милли яктан аерып мыскыллый... Каф тауларында Бодровнын беренче генә мәртәбә булуы түгел иде Тау халкы аны һәрвакыт шатланып, колач җәеп, дустанә кабул итте. Тау халкы зирәк, кичерә белүчән. Алар, әлбәттә, үзләрен мыскыл итүче әлеге каһарманны Бодров уйлап тапмаганын бик яхшы аңлыйлар иде. Бит егет үзеннән ни-нәрсә таләп итәләр—шуны гына башкаручы. Әле, мөгаен, мыек астыннан гына елмаеп та куйганнардыр: бөек мәмләкәтчел урыс базар читендәге чүплектә фыр исерек килеш аунап яткан бер мәлдә Рәсәй базарларында кем сату итә—Кавказ! Әшәке сүзләр белән кемне мыскыллау зарурлыгын әле башта ныгытып уйлыйсы бар... Анысы шулай Әлбәттә, тау халкы Бодровнын зыялы, итәгатьле һәм акыллы егет икәнен белә иде Аның үз ихтыяры белән бәгъзе кабәхәт каһарман исеменнән тулы бер милләтне уптым-илаһи мыскыл итмәячәген дә тәгаен чамалый иде бу халык. Әйе, тау халкы аны анлады һәм кичерде дә. Ә менә таулар? Таулар... Марат Закир тәрҗемәсе

Реклама