МӘГЪЛҮМАТИ КӨРӘШТӘ МӘДӘНИЛЕК

Кереш Дөньякүләм мәгълүматилек элек бер-берсеннән аерым яшәгән халыкларны якынайтып, кешелек тарихы турындагы белемнәрне киңәйтеп җибәрде Шул ук вакытта ул галимнәр һәм каләм ияләре кебек зыялыларда шөбһәләнү-борчылу да тудырды: кешелеккә ачлык, төрле авыруларның киң таралуы, экологик. техногеник. атом-төш һөләкатлөре ише куркынычлар яный башлады Шулар арасына хәзер халыкара террорчылык та килеп керде. Кешелек дөньясы әллә «ахырзаманга» таба атлыймы соң? Бу хәлләрдән чыгу юлы юк микәнни? Чыгу юлын төрле мәдәниятләрнең үзара аралашуында, цивилизацияләрнең фикер алышу-сөйләшүлөрендө күрәләр. Мәдәниятләрнең күптөрлелеге шартларында, бу мәсьәләләрне сәяси ысуллар аша хәл итү белән бергә, милләтләр һәм диннәр арасында сөйләшү-килешүләрнең дә зур әһәмияте булырга тиешлеге шиксез. Әмма шундый сөйләшүләр алып барырга тырышулар байтактан булса да. файдалы-нөтиҗөле килешүләргә ирешү өчен, күрәсең, әлегә тиешле шартлар өлгереп җитмәгәндер Мәдәниятләрнең үзара аралашуы—ул икенче бер кешенең, икенче бер халыкның, икенче бер дәүләтнең мәдәнилеген белү-үзләштерү дигән сүз. Шул рәвешле без башкаларны аның тәрҗемәи хәле, әйткән фикерләре, үз-үзен тотышы аркылы өйрәнәбез. Әмма көнбатыш илләре, халыкара террорчылыкны сылтау итеп, башка халыклар турында тузга язмаган хәбәрләр тарата, ислам дөньясына, шәрекъ цивилизациясенә каршы мәгълүмати сугыш алып бара. Кайбер илләрдә милли сәясәт башка милләтләрнең милли хәрәкәтен тыярга, милли мәдәниятләрен кысарга юнөлтелө «Дошман образын» булдыруның традицион сәясәте массакүлөм мәгълүмат чараларында һәм мәгариф өлкәсендә һаман дәвам итә. Дөньякүләм яктан ул—мөселман кешесе, ө аерым илләрдә—йә «кавказ милләтле кеше, йә «урыс оккупанты» (Латвия), йәки «террорчы, боевик» һәм башкалар Дөньядагы вәзгыять хәзер менә шундыйрак. Исламны нәрсәдә гаеплиләр соң? Сәяси явызлыкта, көнбатышка һәм христианлыкка каршы сугыш алып баруда. Европаны миграция һәм демографик шартлау, ягъни башка милләт халыкларын шунда күпләп күчерү һәм үрчетү юлы белән басып алуда һәм иң мөһиме—мәдәнилеге булмауда гаеплиләр. Татарларны нәрсәдә гаеплиләр? Сәяси үҗәтлектә (суверенитет-бәйсезлек таләп итү) Россия тарихы дәреслекләрендө татарларны Рәсәйгә әхлаксызлык, явызлык, мәкерлелек кебек начарлыклар йоктыруда гаепләп.«урыс кешесенең тискәре сыйфатлары шуннан килә, татарлар -кыргый күчмә халык•• һәм урыс мәдәниятенә бернинди өлеш тә кертмәгәннәр- дигән төрле сафсаталар языла Элекке катып калган фикерләрдән арынмыйча, һәр халыкның үзенчәлекле милли мәдәнияткә хокукы барлыгын танымый торганда, мәдәниятләрнең үзара аралашуы-килешүе мөмкин түгеллеге көн кебек ачык Бернинди дәлилләрсез башка мәдәниятләрне инкяр иткәндә кешеләр үзара дуслыкка һәм бер-берләре белән аралашу-аңлашуга психологик яктан әзер булмаячаклар Безнең бурыч—дәлилсез гаепләүләрнең нигезсезлеген һәм хаксызлыгын ачып салу, мәдәниятләрнең дөнья күләмендә һәм аерым илләр дәрәҗәсендә үзара аралашу юлларын күрсәтү булырга тиеш Көнбатыштагы исламофобия Исламофобия—ул исламны дошман күрү дигән сүз. Кояониализм чорыннан ук Көнбатыш илләрендәге күп кешеләрнең аңында -башкалар- турында -өлгереп җитмәгән халыклар", аңнары һәм мәдәниятләре бик түбән дигән фикер калган Элекке колонияләр һәм метрополияләр, ягъни аларны басып алган илләр арасындагы сәяси һәм икътисади каршылыклар, әгәр дә хәл ителә калса да. бары тик көч куллану алымнары—Көнбатышның империалистик сәясәтеннән риза булмаган, аның белән килешмәгәннәрне сугышып буйсындыру, икътисади басып алу. идеологик басым ясау юлы белән генә хәл ителә. Исламга каршы пропаганда халыкларны кимсетү-рәнҗетүнең һәртөрле формаларын файдаланучы барлык массакүләм мәгълүмат чаралары аша алып барыла Мәсәлән. 2003 елның октябрь аенда гына да хәтта Россия телеэкраннарында ярлы илләрдәге мөселманнарның хәерче-мескен тормышларына кирәгеннән артык мөгътибар иткән ике чит ил фильмы күрсәтелде Америка массакүләм мәгълүмат чараларында исламга каршы алып барылган пропаганданы гомумиләштереп, америкалы Хью Фиңжеральд зур мәкалә язып бастырган ("Звезда Поволжья» ("Идел буе йолдызы") журналы NN 30-34. июль-август. 2003 ел, инглизчәдән тәрҗемә) Автор ул мәкаләсендә, көнбатышның тар карашлы обывательләрен куркытып, мөселманнар бөтен дөньяны яулап алырга, сезне бай-мул тормыштан мәхрүм итәргә омтыла, дип лаф ора. Әгәр дә -башка- халыкларга карата шовенистик мөнәсәбәт тудырырга теләсәләр, расачылар гадәттә ул -башкаланың- мәдәниятен мәсхәрәләү- мыскыллап сөйләүдән башлыйлар. Шул ук америкалы журналист Хью Фицжеральд, мөселманнарны мәсхәрәләргә тырышып, аларның мәдәнияте бөтенләй юклыгын расламакчы була -Төрле мәнфәгатьләре булган белемле, ирекле Көнбатыш кешесенә мөселман дөньясында яшәү үлемгә тиң,—дип яза ул Һәм болай дәвам итә: *< каллиграфия һәм мәчетләрдән кала анда сәнгать юк. әлбәттә инде сынлы сәнгать һәм кеше сурәтен ясау катгый тыелган; әдәбият юк. асылда музыка да юк: Луи Армстронг. Бах, Моцартлар юк та юк. анда бернәрсә дә юк. җенесләрнең тигезлеге дә юк. секска ниндидер сәер авыруларча мөнәсәбәт юмор хисенең бөтенләй булмавы гына бар- ("Политические аспекты ислама» ("Исламныңсәяси аспектлары"), инглизчәдән тәрҗемә «Звезда Поволжья". N 32, 2003 ) Көнбатыш мәдәниятенең өстенлеген Хью тарихи фактларны бозып күрсәтү яки аларны инкяр итү юлы белән исбатламакчы була Бу мәсьәләгә кыскама тукталып узыйк. Мәдәният киң колачлы мәгънәгә ия Аны үткәнгә һәм хәзергегә бүлеп карарга кирәкми, ул өзлексез үсештә, буыннан-буынга күчеп килә, әгәр дә «ахырзаман» булып, дөнья бетмәсә. һәрвакыт өметле. Кайдадыр тамырлары, традицияләре булмаса, мәдәният берьяклырак юнәлештә үсә. америкалылардагы техноген мәдәният шундыйлардан. Дөнья мәдәнияте хәзер фән. телевидение, масскүләм мәгълүмат чаралары, әдәбият, сәнгать, кешеләрнең үзара аралашулары аркасында бербөтен булып карала Фәннең, фәнни фикерләрнең нигезләре Мессопотамия, Кытай, Һиндстан. Мисыр, Фарси, Грек (Юнан), Рим кебек ил-дәүләтләрнең борынгы цивилизацияләрендә үк салынган. Гарөп- мөселман цивилизациясе (\/1-Х\/11 гасырлар) шуларның варисы, дәвам итүчесе буларак үскән, тәрәккый иткән Бик күпләр шәрекъ халыклары мәдәнияте турында аларның хәзерге халәте буенча гына фикер йөртә, Шөрекънең кешелек цивилизациясе бишеге булганлыгын күз алдына да китерә алмый Әйткәнебезчә, европа тарихының «караңгы гасырлары- дип йөртелә торган чорлары да булган, ул дәвердә дин хөкем сөргән, дөньяви һәрнәрсә кире кагылган, чиге булмаган (\/-Х гасырлар). Моннан мең ел элек Кытайда халыкның егерме проценты укый-яза белгән, ә шул ук дәвердә Европада андыйлар бары тик бер-ике процент кына тәшкил иткән. Бу—мәдәниятнең иң түбән тәгәрәгән чоры, бары тик монастырьларда диннең генә үсеше күренә, хәтта дөньяви византия мәдәнияте дә Европага үтеп керә алмаган. Европа мәдәнияте кайдан башлана соң? Дини христианлыктан гына түгел, әлбәттә. Европалылар тәре походларыннан гарәп телендәге бик күп китаплар алып кайтканнар һәм аларны латинчага тәрҗемә иткәннәр Алар арасында Аристотель, Платон һәм башка грек галимнәренең дә әсәрләре булган. Европа фәне дә гарәпләрдән, гарәп теле һәм әдәбияты аша антик язма мәдәниятне үзләштерүдән башланган Гарәп университетлары һәм китапханәләрендә европалы зыялылар артканнан арта барган. Гарәпләр мәдәнияте аларга укый- яза белү буенча Кытайны узып китәргә мөмкинлек биргән, ә инде XVII гасырдан—фәнни ачышлар барлыкка килгәннән соң, европалылар бик нык алга киткән, аннары исә техноген цивилизация тудырганнар Хәзер күпләр үзләренең -альма-матеры» булган гарәп мәдәниятенә югарыдан гына карап узалар Әмма әле борынгы римлеләр үк «наданлык—дәлил түгел» дип әйтеп калдырганнар Гарәп мәдәниятенең европалыларга никадәр көчле йогынты ясаганын Андалузия (Испания) мисалында күрергә мөмкин «Саф гарәп мәдәнияте һәм гарәп теле җирле испанлылар өчен бик якын—үз була. IX гасырда исламга каршы көрәшүчеләрнең күренекле берсе кордовалы Альваро болай дип язып калдырган Минем диндәшләрем гарәпләрнең кыйссаларын һәм төрле әсәрләрен яратып укыйлар, алар гарәп дин галимнәренең язганнарын, аны кире кагу өчен түгел, ә гарәпчә дөрес, матур итеп сөйләшергә өйрәнү өчен үзләштерәләр Сәләтләре белән аерылып торган яшь христианнарның барысы да бары тик гарәп телен һәм әдәбиятын гына белә, алар зур тырышпык-телөк белән гарәп китапларын укый-өйрәнә, күп акчалар түгеп, бай китапханәләр булдыра һәм һәркайда ул әдәбиятның искиткеч соклангычлыгы турында сөйләп йөри. Нинди фаҗига! Христианнар хәтта үз диннәренең телен дә онытты, хәзер сез безнең меңнәребез арасыннан үз дустына латинча юньле-рәтле хат язып җибәрерлек берәр кеше таба алырсызмы икән? Әгәр инде гарәпчә язарга кирәк булса, сез ул телдә бик матур итеп сөйләшә белүче бик күп кешеләрне табарсыз, сәнгать әсәре буларак гарәпләрнең үзләреннән дә уздырып шигырьләр иҗат иткәнен күрерсез »(Е Г. Яковлев Искусство и мировые религии (Дөньядагы диннәр һәм сәнгать) М «Высшая школа". 1985. с. 204) Испаниядә гарәп теле белән латин, ә Россиядә татар һәм рус телләре берберләренә үзара йогынты ясауда бер үк закончалыклар буенча гамәлгә ашалар Хәзер хәтта белемле татар да, үз фикерләрен туган татар телендә белдерергә авырыксынып, рәхәтләнеп рус телендә яза Хью Фицжеральд «... бары тик каллиграфия һәм мәчетләр генә »дип яза. ө бит каллиграфия гарәп сәнгатенеке, һич тә америкалыларныкы түгел Иерусалимдагы IX гасырның «Әл-Әкса» мәчетенең эстетик бизәлеше сәнгатьтә иң гүзәл эшләрнең берсе Гарәпләр сәнгатендә каллиграфия (матур язу) өченче урында торган. Алдынгы карашлы галимнәр бу күренешне ничек бәялиләр соң? Америка шәрекъ белгече Ф Роузенталь мөселман каллиграфиясендә дин белән сәнгатьнең бербөтен булып кушылуы чынбарлыкка әверелде",—дип яза. Француз гарәп белгече Л. Масиньон исә, гарәп шигъриятенең үзенчәлекләре турында: «Мөселманнарда шигърияткә көнбатыш шагыйрьләрендәге кебек табыну юк",—дип белдерә һәм бик гадел нәтиҗә ясый: «Шәрекъчә нәфис фикерләүне ислам дине бик тирән тоеп аңлаган һәм телдән әйтелгән яки язылган сүзләр белән гамәли декоратив сәнгатьне шул фикерләүгә хезмәт итүче сәнгатьләрнең алдынгысы итеп санаган" Рус галиме И. Брагинский да «А. Пушкин «Руслан һәм Людмила ' «Бакчасарай фонтаны". «Коръәнгә тәкълид (иярү)- әсәрләрендә «шәрекъчә нәфис фикерләүнең кабатланмаслыгын аңлап һәм тирән тоеп, аны европача фикерләү белән берләштерә, үзенчәлекле синтез барлыкка килә".—дип яза Күргәнебезчә, шәрекъ белгечләре-галимнәр мөселманнарда мәдәният юклык турында сөйләшмиләр, ә аның үзенчәлеге һәм гомумкешелек цивилизациясе өчен әһәмияте барлыгын раслыйлар. Көнбатышта тәүрат сюжетлары нигезендә сынлы сәнгать туган булса. Коръән сүрәләре йогынтысында дөньяви шәрекъ шигърияте барлыкка килгән Европа һәм шәрекъ Сөнгатьләренең бөтенлеге дә. каршылыклары да шунда чагыла. Ә рус һәм татар мәдәниятенең электән үк үзара аралашуы, аның хәзер тагын да көчлерәк тәэсире рус мәдәниятенә аерым бер төсмер биреп, ул -европача"га әверелде һәм татар мәдәниятенең дә шуның белән синтезы нигезендә яңа үзенчәлекләрен барлыкка китерде Рус мәдәниятендә без Рахманинов музыкасында. Пушкин шигъриятендә шәрекъ мотивларын ишетсәк, Тукай Гамзатов шигырьләрендә, Окуджава җырларында рус мотивларын шәйлибез Мәдәниятнең чишмә башы кайда? Мәдәният кешеләрне якынайта, ул. цивилизациядән аерым буларак, заман җилләренә буйсынмый, аны үткәнгә һәм бүгенгегә бүлеп булмый, ул— бербөтен. Өстәрөк мин Фицжеральдан шактый зур өзек китергән идем (янәсе, мөселманнарда сәнгать тә. әдәбият та. музыка да һ 6 —берсе дә юк) Мин аны гарәп-мөселман мәдәниятен авторның бөтенләй аңламавына, гадел түгеллегенә укучы төшенсен өчен китердем Хәзерге дөнья цивилизациясе нигезләренә кыйммәтле өлеш керткән никадәр күп атаклы мөселман галимнәрен санап китәргә мөмкин бит1 Мәсәлән, өл-Кинди (801-866) 270 хезмәт язып калдырган, алар арасында медицина һәм фармокология. философия, арифметика, логика һәм геометриягә багышланган егерме дүрт әсәр бар; ул физикага (оптикага), игътибар биргән, химия (алхимия), физик география һәм метеорология һ б белән кызыксынган Аның Сократ турындагы хезмәтләрендә социаль гыйлем нигезләре чалына Әл-Рази (865-925) энциклопедик киң белемле галим, табип һәм философ буларак танылган, ул ике йөздән артык хезмәт язып калдырган Әл-Фараби (870-950) шәрекъ философы буларак билгеле, аны ислам дөньясының иң бөек логик фикер йөртүчесе дип атаганнар. Ул Аристотельнең -Органон- дигән хезмәтенә бик тирән тәнкыйди күзәтү ясаган Дөнья мәдәниятенә зур өлеш керткән тагын күпме исемнәр фәнгә мәгълүм Әбугалисина (Авиценна), өл-Кушайри. Әл-Газали (1058—1111), ӘлШөһрестани.Ибен-Решди (Аверроис). Ибен-Гарөби (1163—1240) Мөхәммәд Икбал (1873—1938). Хөсәен Табатабаи (1903—1981) кебек байтак урта гасыр һәм хәзерге мөселман философларын санарга була Ибен-Решди. Әбугалисина. Әл-Фараби, Ибен-Әл-Гарәби шикелле бик күп галимнәрнең фәнни хезмәтләре европалыларның фәлсәфи фикерләүләренә ярдәм иткән Европалылар танып белү теориясе, логика, математика, геометрия, Грекларга да билгеле булмаган алгебра, медицина, география, филология, астрономия, психология, этика кебек бик күп гыйлемнәрне гарәпләр аша танып белгәннәр Гарәпләр европалыларны диңгездә йөзәргә һәм йолдызларны танып белергә өйрәткәннәр Тарихны яраткан Карл Маркс: «Гарәпләр антик һәм хәзерге цивилизация күпере булган",—дип искәрткән. Фицжеральд ише каләм кыштырдатучылар моны белми, әмма, «наданлык дәлил түгел» дип кабатлап әйтәбез. Ислам мәдәнияте, әлбәттә, каллиграфиядә генә түгел, ул архитектура, музыка, әдәбият, этика дөньясында да чагыла. Изге Коръән китабындагы бизәкләр, мәчет һәм аларның манарасындагы график «сырлаулар» үзенчәлекле сәнгать булып санала. Архитектуралары дөньядагы могҗизаларның берсе булып исәпләнгән, ташка иңдерелгән музыка дип саналган изге йортлар Һиндстандагы Таҗ Мәхәл, Испаниядәге Әлгамбрә. Каһирдәге Ибен-Тулу һәм Мөхәммәд Али мәчетләре. Иерусалимда X гасырда ук салынган Әл-Акса (Күбәттү-эс-Сәхра) мәчете—болар барысы да гүзәл мәдәни байлыклар бит. Әйе, сыннарга табынуга көрәш барганлыктан, кеше сурәтен, бигрәк тә мөселманнар бары тик бөек рух дип кенә санаган Алпаһы Тәгалә сурәтен рәсем итеп ясарга ярамаган. Шулай да атаклы фарси миниатюралары, ягъни борынгы кулъязмалардагы буяулы хәреф яки кечкенә рәсемнәр әллә мөселманнарның үзенчәлекле сәнгате түгелме? Шәрекъ сәнгате белгечләренә Индонезия сынлы сәнгате дә яхшы таныш. Ислам сәнгате—рифмаланган сүзләрнең гаҗәеп тирән үтеп керә белүе көчендә. Шәрекъ шигърияте үрнәкләре европалылар өчен ияреп язу-тәкълид нигезе булды. Фирдәүсинең «Шаһнамә» поэмасын кем генә сокланып укымый, Гомәр Хәйямнең шигырьләре кемнәрне генә тыныч калдыра ала. Җәләледдин Руминың акыллы-гыйбрәтле шигърияте аның инглиз телендә дөнья күргән сигез томлык «Мәснәви"е Данте Алигьериның «Илаһи комедия"сеннән ике тапкыр зуррак Халык авыз иҗаты җәүһәрләреннән саналган «Мең дә бер кичә". -Кәлилә белән Димнә» һәм борынгы заманның тагын бик күп әсәрләре үз вакытында ук европалы укучыларга барып ирешкән. Бүгенге көндә дә бай гарәп-фарси шигърияте Көнбатышның зыялылары тарафыннан сокланып кабул ителә Тормыш-көнкүреш, кием-салым, бизәнү әйберләре, товарлар, тукымалар һәм башкаларның күп кенә үрнәкләре шәрекъ илләреннән килеп кергән. Аларның барысын да гарәпләр, фарсилар, төркиләр бар иткән.. Һәр халык үзенчәлекле мәдәнияткә ия. Дөнья мәдәниятенең матурлыгы да шундадыр. Әйтик, инглизләрнең үзләренә генә хас юмор хисе руслар өчен еш кына бер дә көлке түгел, русларныкы исә инглизләр өчен ят, аңлашылып бетми Чөнки болар һәркайсы үз тормышы, үз фикерләү үзенчәлекләренә таяна. Сүз уңаеннан, Америка Кушма Штатларының да үзенчәлекле мәдәнияте бар, аны америкалы булмаган меңнәрчә башка милләт халыклары, төрле диннәр барлыкка китерә. Мәсәлән, Иранлы Ширин Нешат—рәссам һәм кинорежиссер, хәзерге америка сәнгатенең йолдызы, Рудольф Нуриев—татар биючесе, Шварценеггер—австралияле немец. Фәндә АКШта туып үскән галимнәр бик күп түгел, әмма имигрантлар—күчеп килүчеләр байтак... Сүз, рациональ фикер йөртү Борынгы кешеләр Сүзнең кешелек мәдәнияте өчен әһәмиятен яхшы аңлаганнар. Сүзнең көче Соломон патша риваятьләрендә генә югары саналмаган, ул хәзерге фәндә дә шулай бәяләнә, чөнки Сүз—ул фикерләү, ул белем, ул үз-үзеңне тота белү, ул кешенең барлык кичерешләре-хислөре Шагыйрь В Маяковский әйтмешли, «сүз ул кеше рухының юлбашчысы". Гадәттә дини тәгълиматлар иррациональ фикер йөртүгә корылган була: дин белем таләп итми, ул ышану-инануны сорый. Мөселман мәдәнияте исә Сүзнең көченә таяна, тормышка рациональ аек күз белән карауга өстенлек бирә Коръәндә «гыйлем”, «фән- дигән сүзләр җитмеш мәртәбә кабатлана, бер урында да дөньяви фән белән дин арасында аерма барлыгы күрсәтелми Мөселман мәдәниятендә иң беренче булып язма сүз тора Бу хакта А. Пушкиннан да остарак итеп әйтеп булмастыр, нәкъ менә ул Коръәннең төп нигезләрен ачып биргән Сүзнең көче, ятимнәргә шәфкатьле булу турында Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһи сәламгә болай дип әйтеп калдырган (Пушкин шигъриятен бозмас өчен без аны русча китерәбез) не я ль язык твой одарил Могучей властью над умами? Мужайся ж. презирай обман, Стеэею правды бодро следуй, Люби сирот и мой Коран Дрожащей твари проповедуй. Гарәпләрнең дөньяви вокал-инструменталь музыкасы да Испания һәм Португалия музыкасына җитди йогынты ясаган. Әлбәттә, ул Фицжеральд соклана торган хәзерге заман поп-музыкасы түгел Көнбатыш Рим империясе үзенең затлы кешеләре, байлык һәм типтерү, кәеф-сафа корып яшәүләре аркасында, бозылып беткәч, герман кабиләләре һөҗүмен күтәрә алмый, ул череп таркала. Мәдәният бары тик аның көнчыгыш өлешендә—Византиядә генә сакланып кала, үсештә була. Византия мәдәнияте, антик мәдәниятнең мирасчысы буларак, шулай ук мөселман (1Х-Х гасырларга кадәр) һәм христиан халыкларына үрнәк булып торган Ни өчен европалылар -караңгылык гасырлары (\/-Х гасырлар)* чорында Византия мәдәниятен үзләштерә алмаган? Чөнки ул вакытларда европалылар, дини тәгълимат белән генә мавыгып, дөньяви мәдәнияткә бөтенләй әһәмият бирмәгәннәр. Хәтта соңрак та Европада чиркәү хакимияттән өстен торган. Россиядә, киресенчә, хакимият чиркәүдән өстен булган Тегеләрдә исә һәркем чиркәүнең җәзасыннан куркып яшәгән, шуңа күрә инквизиция котырынганнан-котырынган. Шуның өчен дә европалыларның дини һәм дөньяви әйдәп баручылары католик Европаның халык массаларын -Ходай Тәгаләнең табутын коткарырга- җиңел генә тәре походына ияртә алганнар Чынлыкта исә кешеләрне Шәрекъне талау һәм баю өмете белән бу юлга басканнар Кораллы күпмеңле католиклар исламны гына «дошман» итеп санамаганнар, алар христиан динендә дә «ересь ягъни сафсата, юк-бар фикер күргән. Алар үзләренең өченче тәре походында Константинопольнең христиан храмнарын талап чыкканнар, чиркәүләрнең алтынланган әйберләрен—иконаларын, тәреләрен һәм башка нәрсәләрен алып киткәннәр Гомумкешелек мәдәнияте буыннан-буынга күчеп килү юлы белән үскән һәм үсә Багдадтагы -“Бөет-өл-хикмөт* ("Хикмәтләр йорты”. \/ИМХ гасырлар)—ул шул чордагы йөзләрчә дөньяви зыялыларның, галимнәрнең вакытлар үтеп череп бетүдән, юештөн-дымнан борынгы кулъязмаларны коткару өчен тырышып эшләгән урыны Алар дистәләрчә телләрдәге кулъязмаларны күчереп язганнар, борынгы грек, санскрит, борынгы яһүд, фарси һәм бүген инде онытылган башка бик күп телләрдән гарәп теленә тәрҗемә итеп кадцырганнар Кешелек мәдәниятенең ул байлыкларын 200-300 елдан соң европалы монахлар гарәп теленнән латинчага тәрҗемә итә башлаганнар Шул рәвешле мәдәният буыннан-буынга күчеп килә торган Фицжеральдның ялгыш фикер йөртүе нәрсәдә? Хакыйкать шунда: әгәр без башка бер халыкның мәдәниятен белмибез икән, ул әле бөтенләй юк дигән сүз түгел Америкалыларның Шөрекътә һөм Европада гасырлар буе җыелып килгән традицияләре, кыйммәтле мәдәни байлыклары кебек мәдәният юк Америкалыларның мең еллык тарихы да, ерак бабалары күмелгән туган җирләре дә юк. бәлки, шуның өчен дә алар буй-буйлы флагларыннан башка бер нәрсә белән дә горурлана алмыйлардыр. Бәлки, шуңа күрә дә алар Европа һәм Шәрекъ кешеләренең психологик үзенчәлекләрен кабул итә алмыйлардыр... Нәкъ менә шул сәбәпле, мәдәниятне аңлауда Фицжеральдның уй- фикерләре дә бер яклы, тар. чикләнгән Барлык илләрнең зыялылары безнең колакка гадәти булмаган, әмма хисләнеп, рәхәт кабул иткән төрек, фарси. гарәпләрнең йомшак-ягымлы музыкасын яратып тыңлый. Беркем дә бит Фицжеральдларга Каһирәдә яки Багдадта, яисә мөселман иле Малайзиянең башкаласы Куала-Лумпурның күкләргә терәлеп торган небоскребындагы йөз унынчы катында Луи Армстронг җырларын тыңлауны тыймый. Шулай ук Аристотель. Әбугалисина (Авиценна). Әл-Фараби грек яки гарәп мәдәнияте вәкилләре генә түгел, алар бөтен кешелек дөньясыныкы. Моцарт, Бах, Бетховен һәм башка даһилар— Европа һәм инде бигрәк тә Америка казанышы түгел, алар гомумкешелек мәдәниятенеке. Күп кенә мөселман илләре бүген әле технологик фәннәрдә калышып килә. Ә иртәгә? Берләшкән Гарәп Әмирлекләре—ул ислам дөньясының бер читендәге алга киткән, нык тәрәккый иткән ил. Әмир үз халкын Аллага гына ышанып ятмаска, ә тир түгеп хезмәт итәргә чакыра Һәм шулай эшлиләр дә бит! Хәзерге төзелеш технологиясен куллану. Дубаидагы дөньяда иң яхшы халыкара аэропорт, су астында зиннәтле кунакханә кору, ком чүлләрендә тамчылап сугарыла торган бодай чәчү .. Нефтьтән табыш алып баю хәзер инде беренчелекне башкага бирә: Әмирлекнең бер миллион кешесенә дөньяның барлык илләреннән җыела торган биш миллион турист туры килә, аларның һәммәсе дә "Мең дә бер кичә» әкиятләренең ничек чынга ашуын күрергә тели. Кытай белән Малайзиянең мисаллары да бик гыйбрәтле, алардагы мәдәни тамырлар гасырларга кереп киткән Кытайларның әле безнең эрага кадәр үк төзелә башлаган 12 мең томлык энциклопедиясендә нинди мәдәни хәзинәләр сакланганын Хью Фицжеральд беләме икән? Мәсәлән, кытай музыкасын, кытай рәссамнөренең табигать күренешләрен тасвирлаган рәсем сәнгатен аңлый ала микән ул? Хәтта артык күпсанлы булмаган ислам динен 920 елларда кабул иткән татар халкы да үзенең милли мәдәнияте, мең еллык бай тарихы, симфоник музыкасы, бай әдәбияты һәм башкалары белән хаклы горурлана. Безнең артистларыбыз бүген европалылар мәдәниятенә үз өлешләрен кертә. Европа татар опера һәм балет театрын алкышлый, композитор Софья Гобөйдуллина музыкасына мөкиббән китә. Лондонның король балет театрында биюче Ирек Мөхәммәтовка соклана, Париж опера театрының бөек биючесе булган Рудольф Нуриевның якты истәлеген хөрмәт итә, әнисе ягыннан чыгышы белән татар Чыңгыз Айтматовның китапларын яратып укый, и азмыни мөселманнар арасында талантлылар! Гарәп зыялыларының югары кимәлдө мәдәни фикерли белүе америкалылар һәм европалыларныкыннан бер дә ким түгел. Алар барлык чорларда да дөнья мәдәниятенә үз өлешләрен керткән һәм кертә киләләр Әхмәд Зувейл химия өлкәсендәге ачышлары өчен Нобель бүләге алган (1999), Нәҗиб Мәхфуз— әдәбият буенча Нобель бүләге лауреаты, дөньяга танылган язучы Таха Хөсәен— Франциянең Почет легионы ордены кавалеры, Әл-Баяти әсәрләрен дөньяның унике телендә укыйлар. Әнис Мансур иҗатына багышлап АКШта һәм Германиядә ике докторлык диссертациясе язылган Ибраһим Мәһавваз математикада унбиш яңа теория ачкан, АКШта аңа 2001—2002 еллар өчен -Ел кешесе» дигән исем бирелгән Фарук Әл-Ваз—дөньяда танылган геолог. АКШта НАСАның элекке директоры Али Мостафа—атом-төш физикасы өлкәсендә белгеч булган, аның турында Альберт Эйнштейн: -Без дөньяның бер бөек галимен югалттык".—дигән. Без Төрек Җөмһүрияте мәдәниятенең күпсанлы эшлеклелөрен. аның музыкасы, әдәбияты турында сөйләп тормыйбыз, алар Европа зыялыларына болай да билгеле. Әйе. цивилизацияләр булган, була һәм үтә тора, ә мәдәният—мәңгелек. Хатын-кызларга мөнәсәбәт Ислам динен тагын нәрсәләрдә гаеплиләр? Хатын-кызларның хокукларын кысуда. Бу хакта дөньяны танып белү дәрәҗәләре X гасырда калган надан әфган муллалары каланчасыннан торып хөкем чыгарырга һич тә ярамый. Әгәр дә мөселман гаиләләрендә хатын-кыз хокукларын бозу бар икән, ул һич тә гади америкалы, инглиз яки рус гаиләсендәгедән артык булмастыр “Россиядә һәр сәгать саен бер хатын-кыз ире яки сөяркәсе кулыннан һәлак була. Хатын-кызларны җәберләүләрне тикшерүләр күрсәткәнчә. 58% рус хатын-кызлары үз тормышларында бер мәртәбә булса да ир-атлар яки якыннары тарафыннан кыерсытылмый калмый икән Шул исәптән, Россиядәге биш хатын-кызның берсе ире тарафыннан даими кыйналып килә",—дип яза «Восточный экспресс- газетасы «Любить по-русски» дигән мәкаләсендә (N49. 28 ноябрь. 2003). Матбугатта шулай ук «инглиз ата-аналар үз балаларын үтергәнче кыйныйлар, христиан диненең «якыннарыңны ярат • дигән нәсыйхәте дә нәтиҗә бирми» дигән материаллар күп китерелә Яхшы түгел, әлбәттә «кеше күзендәге чүпне дә күреп, үз күзеңдәге бүрәнәне дә күрмәү» кебегрәк була инде бу Коръәндә хатын-кызлар, бигрәк тә аналар хакы яклана, ирләрнең хатынкызларга. толларга һәм ятимнәргә кайгыртучан. ягымлы булуы таләп ителә. Коръән-хатын-кызның матди хәленә ышаныч-таяныч та ул. Монысы Румидан алып (XI гасыр) Гамзатовка хәтле (XX гасыр) шагыйрьләрнең әсәрләрендә, гомумән, мөселман әдәбиятында киң яктыртыла. Коръән күрсәтмәләрен бозган, үтәмәгән очраклар да була, әмма күпчелек мөселман илләрендә хатын- кызлар ирләр белән бертигез дәрәҗәдә югары белем ала. бер төрле үк сәяси хокукларга ия булып, иҗтимагый эшчәнлектә дә катнаша. Мөселман дөньясын ничек гаепләмөк кирәк күп кенә илләрдә хатын-кызлар президентлар, премьер-министрлар була. Европага караганда да ешрак хәтта (Төркия. Пакистан. Шри-Ланка, Индонезия һ. б. илләр) 2003 елның октябрендә иран адвокаты Ширин Эбоди кеше хокукларын актив яклаудагы эшчәнлеге өчен тынычлык өлкәсендә Нобель бүләге лауреаты исеменә лаек булды. Ул үзенең иҗтимагый эшчәнлеген Көнбатышта таныткан беренче мөселман хатын-кызы. Йөз елга беренче мәртәбә мөселман хатын- кызларыннан шундый зур бүләк алды бит Иранда шаһ хакимлек иткәндә Ширин судья була, хәзер—адвокат. Ике ел төрмәдә дә утырып чыккан Эбоди белән бергә Нобель бүләген дәгъва кылучылар—Рим Папасы Павел II, Чехиянең элекке президенты Вацлав Гавел кебек дөньяга танылган 165 шәхес тә була Нобель бүләген бирү Комитеты ни өчен менә Эбодины лаек дип тапкан соң? Мәдәни фикер йөртә белүе, актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен, әлбәттә Җенси мөнәсәбәтләр хакында Фицжеральд мөселманнарны «җенси мөнәсәбәтләргә аврыксынып карауда» гаепли Аны нәрсә борчый соң? Бәлки, Көнбатышта хатын-кызга караш Шәрекь илләрендәге мөселманнарның хисләренә кагылганга күрә, шуңа бәйләнәсе киләдер9 Бәлки, Көнбатыштагы кайбер бәндәләрнең элекке советлардагы союздаш республикаларыннан алдап-жолдап, яхшы эш вәгъдә итеп, меңләгән хатын-кызларны алып китүләре һәм аларны фахишәлеккө мәҗбүр итүләре мөселман илләрендә хупланмаганга күрә, бөйләнмәкчедер ул? Юк ла1 Хью Фицжеральд мөселманнарның җенси мөнәсәбәтләргә башкача карауларын гына аңлый алмый интегә. Чөнки Көнбатышта рух культы тән культына, тәнгә табынуга алмаштырылды Юк. һич Фицжеральдны ул борчымый, ул бары тик шөрекъ мәдәнилегенең акчага табынуга, чиксез байлыкка корылмаган, ә рухи дөньяңны баету, нәфесне тыя белү, үз-үзеңне тәрбияләүгә юнөлтелгөнлеген генә аңлый алмый. Әйе, кайбер мөселман хатын - кызлары, иске гореф-гадәтләр буенча, йөзләрен, чит-ят ирләрнең комсыз карашларыннан яшерер өчен, пәрәнҗә белән каплыйлар. Әмма алар, Англиядәге шикелле, балаларын да үтергәнче кыйнамыйлар Инглизчә -сексплотейшен"—хатын-кызларны сексуаль көчләү юлы белән табыш алуга тарту—әллә Көнбатышның базар икътисады шуңа корылганмы соң? Әгәр анда акча өчен экраннарда һәм төсле журнал тышлыкларында бөтен дөньяга шәрә хатын-кызларны төшереп күрсәтәләр икән, мөселманнар әле оятларын югалтмаган, алар оят җирләрен кешегә күрсәтеп, кешелек дәрәҗәсен мыскыл итмиләр. Гомосексуализм—шулай ук Көнбатышның «мәдәни- казанышы бит Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм рекламалар йогынтысына бирелеп, төркем-төркем яшьләр ирләр белән ирләрнең җенси якынлык кылуга «хокукларын» законлаштыруны таләп итә. кайбер илләрдә җенесләр арасында табигый булмаган шундый мөнәсәбәтләрне законлаштырып та куялар Мәсәлән, Норвегиядә бер ир-ат министр икенче бер ир белән «законлы» никахта яши. Әллә болар әхлакның бик түбән төшүе, бозылуы түгелме9 Хәтта троглодитлар—тау куышларында яшәгән борынгы кешеләр дә үзләренең оят җирләрен яфрак белән булса да каплап йөргәннәр Нәрсә соң ул мәдәнилек? Шагыйрь әйтмешли, «башкалар күзендәге чүпне дә күреп, үз күзендәге бүрәнәне дә күрмәү''ме? Кабатландыкмы? Ярар Менә тагын бер иске хакыйкатьне кабатлыйбыз: әгәр без башка халыкның мәдәниятен аңламыйбыз икән, ул мәдәният бөтенләй юк дигән сүз түгел ич. Евразия мәдәниятенең нигезендә ни-нәрсә ята? Мәдәниятләрнең аралашуына Россиядә нәрсә комачаулый? Мәдәният, мәдәнилек—киң төшенчәләр, аларны аңлату да бик киң була Танылган совет тарихчысы, этнограф, академик Ю. В Бромлей мондый аңлатма бирә: «Мәдәният, мәдәнилек—ул кешелек тарафыннан булдырылган һәм хәзер дә булдырыла килгән һәрнәрсә хезмәт коралларыннан башлап йорт өчен көндәлек тормышта кирәк-яракларга кадәр, гореф-гадәтләрдән, кешенең үз-үзен тотышыннан алып фән һәм сәнгатькә, дин һәм динсезлеккө. әхлак һөм философиягә кадәр шулай" Мәдәниятнең үсеш закончалыклары турында күп язылган, шулай ук милли мәдәниятләрнең бер-берләренә үзара йогынтылары турында да күп әйтелгән, Шәрекънең Көнбатышка йогынтысы һәм, киресенчә дә булып, Евразия цивилизациясе барлыкка килү турында да күп сөйләнгән Төрле халыкларның аңында мәдәнилекнең асылы ничек күзаллануы турында, гомумиләштереп, америкалы философ Ф Роузенталь язган Барлык мәдәниятләрнең дә үз идеаллары булганлыгы билгеле. Алар табигать шартлары, тарихи һәй дини факторлар йогынтысында формалаша, берәр халыкның тормыштагы төрле өлкәләрдә үз-үзләрен тотышы һөм рухи байлыгының тулы бер системасы белән раслана. Нәкъ менә шул рәвешле халыкларның мәдәнияте бер-берләреннән аерылып тора да. Әйтик, борынгы грек мәдәниятендә акылга, белемгә таянганнар, акыл иясе идеал саналган. Рим мәдәниятендә исә өстенлек хокукка, законга бирелгән, гражданин идеал булган Урта гасырлардагы христиан мәдәниятендә идеал булып изгеләр, дәрвишләр торган, өстенлек—кешенең рухи җанын коткарып калу дип исәпләнгән Һиндстанның рухи мәдәнияте, иң югары кыйммәтләрне барлыкка китергән югары зат Брахман белән бербөтенгә әверелеп, газаплардан котылу юлын табарга омтылган. Хәзерге Көнбатыш Европа мәдәнияте исә бөтен өстенлекне матди байлыкта—акчада күрә, аның идеалы—җирдәге муллыкбайлыктан күбрәк файдалану һәм шул юнәлештә туктаусыз тәрәккый итү Монголларның күчмә мәдәнияте, тарихчы Эрентен Хара Даван әйтүенчә, «ул хәрбиләштерелгән мәдәният, аның идеалы—бөтен галәмне яулап алу’. Күчмә мәдәниятне, вакытлар үтү белән. Җучи Олысында утрак тормышлы халыклар мәдәнияте кысрыклап чыгара. Мәгърифәт өлкәсендә үзара сөйләшү-диалогны үстерү өчен нәрсә кирәк9 Дөреслек, социаль гаделлек кирәк, логик законнарга таяну кирәк. Өстәрәк әйтеп узганыбызча, мәдәниятләр диалогы ике яссылыкта—глобаль, ягъни бар дөньяны колачлаган һәм региональ, ягъни төбәкләр дәрәҗәсендә генә булып кала Төбәкләр дәрәҗәсендә сүз теге яки бу милләтнең үз язмышын үзе хәл итүгә, бәйсезлек-мөстәкыйльлеккә хакы барлыгы, башка халыклар арасында үзенә лаек урын табуы, һәр халыкның һәм һәр кешенең хокукын хөрмәт итүе турында бара Әмма ләкин дөньяда идеологик көрәш, мәгълүмати тарткалаш бара, көчле илләр һәм халыклар көчсезләрне төрлечә түбәнсетәләр һәм җәберлиләр Мәдәниятләр диалогына дискриминация—тигезсезлек комачаулый Аның ике төрле формасы бар—күрмәмешкә салыну, дәшми-әйтми узу һәм теге яки бу мәдәниятнең дәрәҗәсен төшерү яки бөтенләй мыскыл итү, аны бозып күрсәтү ысулы Мәсәлән, югары уку йортлары студентлары өчен Россия Федерациясенең Мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән культурология дөреслеген алып карыйк. Анда борынгы Мисырдан башлап барлык төр цивилизацияләргә дә урын мулдан бирелгән. Ләкин дөнья мәдәнияте дөреслегенә дәгъва кылган әлеге китапта гарөп-мөселман цивилизациясе турында бер генә сүз дә юк. 215 битлек дәреслектә кыскача һәм бик дәлилле итеп бөтен дөнья мәдәнияте тасвирланган Ә менә мөселманнарга нибары өч юл бирелгән (аларны дәреслектәгечә, русча китерәбез): «Ряд областей знаний был обогащен в эпоху Средневековья учеными Арабского Востока и Средней Азии Ибн-Сина, Ибн-Рошт и Бируни» һәм—бетте-китте! 640 шәхесне колачлаган исемлектә исә Софокл һәм Солженицын. Тициан һәм Сологуб кына түгел, анда Добрыня, Ермак һәм Иван Носка кадәр бар. Соңгысы христиан чиркәвендә башлап җырлаучы булган. Менә шулай! Фәндә танылган күренекле шөрекъ белгечләре И. М. Фильштинский, Ф Роузенталь. Е. Г Яковлев һәм башкалар «гарөп-мөселман цивилизациясе"нең гомумкешелек мәдәниятендә зур урын тотканлыгы турында язалар Бу мәдәният «гарәп-мөселман мәдәнияте» дип атала. Ни өчен дигәндә, аны гарәпләр генә түгел, ө барлык мөселман халыкларының вәкилләре тудырган, алар да нигездә гарәп телендә иҗат иткәннәр Гарәп теленең беренче грамматикасын фарси филологы Замаһшери язган, Әл-Бируни—үзбәк, Әл-Фараби төрки булган һ. б Шунысы сәер, дөреслек авторлары шулай надан булганмы, әллә кешелек цивилизациясенең иң зурларыннан булган берсен махсус дискриминацияләү өчен шулай эшләгәннәрме? Ә бәлки, АКШның ислам дөньясына каршы сәясәтен яклаганнардыр Бу дөреслекнең тулы мәгълүматларын русча күрсәтәбез: «Культурология История мировой культуры Под ред Проф А. Н Марковой М , «Культура и спорт», «ЮНИТИ», 1995» Хөрмәтле укучылар һәм студентлар! Әгәр дә бу «дөреслекне» сезгә тәкъдим итсәләр, алмагыз, ачып та карамагыз, чөнки аңа бернинди дә ышаныч юк Тарихи фактларны бозып күрсәтү Россиянең уку йортларында Рус дәүләте тарихын укытуга иркенләбрәк тукталыйк әле Россиядә яшь буынны патриотизм рухында тәрбияләү мәктәптән үк башлана Ул элек-электән үзенекелөрне күпертеп мактау һәм «чит- ятлар» мәдәниятен—телен, тарихын, әдәбиятын, музыкасын, рәсем сәнгатен һ б түбәнәйтү, кечерәйтеп күрсәтү юлы белән барган һәм бара Русьта кемнәр герой булган? Гадәттә сугышта «Россия данын яклап» батырлык кылучы шәхесләр Ул «сугышчан геройларның» матур образлары һәм халык авыз иҗатында, һәм әдәбиятта тудырылган, чарланган Совет хакимияте чорында хезмәт кешесенең образын күтәргәннәр, галимгә, язучыга, артистка дан җырлаганнар Ләкин мәгариф өлкәсендә һаман да искечә рус мәдәнияте, рус теле, рус әдәбияты, рус тарихы һәм башка өстенлекләре ассызыклап макталып килгән һәм килә Рус булмаган халыклар—элекке союздаш республикалар вәкилләре, россияле саналган татарлар, чувашлар, башкортлар, удмуртлар. якутлар, кареллар, осетиннар, дагстанлылар, бурятлар һ. б —һәммәсе руслар тарафыннан «бербөтен совет халкы-дигән ялган шигарь белән йотыла-кысыла барган. Бу гамәл нигездә милли мәктәпләрне рус телендә укытуга күчерү, милли матбугатны, милли басмаларны чикләү юлы белән эшләнеп килгән һөм килә. Яңа -демократик» Россиядә дә шул ук хәл күзәтелә дигән сүз бу Рус булмаган халыкларның сәяси хокуклары ачыктан-ачык юкка чыгарыла, мөстәкыйльлеккә-бәйсезлеккә омтылу эзәрлекләнә. Әфганстанда ун ел буе барган мәгънәсез сугыш, хәзер Чечнядә бара торган кан коеш исламга каршы пропаганда аша рус халкында мөселманнарга карата дошманлык хисе тудырып тора (“бандит-, -террорист- сүзләре -чечен» сүзенә аваздаш- синоним булып яңгырый хәзер). Менә шундый вәзгыять аркасында рус балалары аңында мәктәптән үк үзләренең башка халыклардан өстенлекләрен тою хисе үсеш ала. Мисалы шул. тарих дәреслекләрендә тарихи фактлар бозып бирелә, татар халкының Русь дәүләте төзелүгә, аның мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше кечерөйтеп- түбәнәйтеп күрсәтелә. Ул дәреслекләрдә татарларның болгар чоры телгә дә алынмый. Алтын Урда чорындагы татарларны да кимсетеп карау чагыла, бу дәүләт бик түбән мәдәниятле күчмә дәүләт булган дип бәяләнә. Алай гына да түгел. Алтын Урда рус халкына. Русь дәүләтенә бары тик тискәре йогынты гына ясаган дип раслана Башыннан ук дөрес булмаган бу караш рус халкы аңына гасырлар буе тукып киленә, шул ялган белән яшь буын тәрбияләнә. Ә хәзер без Россия парламентындагы кайбер депутатларның -татарларны Монголиягә сөрергә кирәк- дип лаф оруларына шаккатып утырабыз! Әмма ләкин төрки халыклар белгече Л. Н. Гумилев бәяләвенчә, нәкъ киресенчә булган бит. Ул чорда (300 еллар чамасы) әле бербөтен рус дәүләте булмаган, аерым кенәзләр үзара сугышып, бер-берләрен талап-җимереп, авылларны көл итеп, үз русларын үтереп һәм көчләп яшәп ятканнар. Әле монгол чорына кадәр үк рус җирләрендә шундый сугышлар хөкем сөргән. Рус кенәзләре җир өчен шулай тарткалашканда еш кына ярдәмгә кыпчакларны яки башка күчмә халыкларны чакыра торган булганнар. Ә рус тарихчылары кыпчакларны явыз, канэчкеч халык дип сурәтләп килә. Баксаң, руслар үзләре бер-берсен аяусыз кыйнаган-үтергән икән бит Мәсәлән. -Ростов-Суздальһөм Новгород арасында 1216 елда җир өчен барган сугышта, кыпчаклар катнашмаса да, Липица елгасы буенда бер көн эчендә 9233 рус сугышчысы һәлак була, аларны руслар ук үтерә"—бу вакыйга Мәскәүнең «Проспект* нәшрияты 2000 елда бастырып чыгарган - Россия тарихы» дәреслегендә шулай тасвирлана. Батый яуларыннан соң да, әйтик. Тверь күп еллар буена Мәскәү белән сугыша, үзенә беренчелекне даулый. Мәскәү кенәзләре бөек Новгород шәһәрен ике тапкыр яндырып көл-күмергә калдыралар, шәһәр халкын талап- суеп чыгалар Татарлар исә рус кенәзләре арасында тату мөнәсәбәтләрне яклап, аларның үзара сугышларын булдырмаска тырышып торалар Монысы татарлар өчен дә файдалы: таланган җирләрдән ясак җыеп булмый бит Идел Болгарының Алтын Урда составына кертелгәнен беләбез, ә менә татарларның, басып алынган рус җирләре булмагач, кенөзлекләрдә түрәләре дә булмаган. Руслар Урдага вассал буларак кына буйсынып торган. Басып алынып, түрәләр кысымы астында яшәү белән вассал гына булып яшәү, ягъни үз гаскәрең, үз финансларың, үз судларың һ. б булу арасында зур аерма бар. Рус кенәзләре Алтын Урда ханыннан кенәзлек итәр өчен ярлыклар алырга Сарай шәһәренә даими барып йөргәннәр. Алар төрле өстенлекләр һәм ташламалардан да файдаланганнар, ясакны үзләре җыю хокукы алып, күршеләренә яла яга торган булганнар Мәсәлән, Иван III (Калита) үзе ясак җыю хокукы алганнан соң. 12 ел кенәзлек иткән чорында Урда тарафыннан аның җирләренә бер генә мәртәбә дә яу чапмаганнар. Моны тарих сөйли. Татарларны нәрсәләрдә гаеплиләр соң? Ни өчендер күп кенә рус авторлары үткәннәргә үзләренең бүгенге мәдәнилеге югарылыгыннан торып карыйлар. Ә бит үткән заманнарда русларның дә мәдәнилеге күрше халыкларныкыннан әлләни артык булмаган Тарихи фактлар шул хакта сөйлиләр Ләкин менә тарих дәреслекләрендә татар халкының тарихын гадәтләнгәнчә бозып яктырталар. Татарларны нәрсәләрдә генә гаепләмиләр! Татар-монгол игосы, татарларның усал холкы, аларның әхлаксызлыгы турында никадәр күп сагыз чәйниләр, сафсата саталар. Дәреслек авторлары татарларның кыргый кешеләр булуы турында язалар, алар, имеш, рус кенәзлекләрен төрлечә кысрыклап килгәннәр, алар, имеш, фәлән дә төгән—кыскасы, гаепләүләрнең чиге юк. Хәтта Русь дәүләтенең Европадан артта калуын да безгә сылтыйлар Боларның барысы бергә тарих дәреслекләреннән рус балалары өстенә китереп аударыла, аларда хәзерге татарларга карата тискәре мөнәсәбәт тудыра. Мондый шартларда хәтта татар балалары үзләре дә үзләренең «икенче сортлылыкларын» бик нечкә тоемлыйлар. Шуны онытмаска кирәк, хәзерге рус мәдәнияте, үз вакытында татарлардан күп нәрсәләр алып-үзләштереп, турыдан-туры Европа йогынтысында үскән Петр I патша заманнарыннан башлап ул немецлар, французлар, полякларның актив катнашында тәрәккый иткән Хәзер дә ул Россиядә яшәүче бик күп халыкларның, шул исәптән татарларның һәм яһүдләрнең дә катнашы белән үсә Рус мәдәниятенә һәр өлкәдә яһүдпәр керткән биниһая зур өлеш турында том-том аерым хезмәтләр язарга мөмкин булыр иде Алтын Урда татарларының мәдәнияте юк Имеш. Урта мәктәпләр тарих дәреслекләрендә генә түгел, дөньяга күзләре ачылган студентлар өчен дә тарихи фактлар бозып күрсәтелә Мәсәлән, профессор Г В Драч редакциясендә нәшер ителгән культурология дәреслегендә (Ростов-Дон, «Феникс", 2000) татар-монгол мәдәниятенә тискәре, фәнни ялган бәяләмә бирелә. «Башкалар икътисадын гына үзләштереп килү чорында яшәгән әлеге халык ни рәвешле йөз еллар буена борынгы цивилизацияле халыкларны буйсындыра алган һәм изеп тора алган соң?"—дип язалар ул дәреслектә Безнең шундый сорауларыбыз бар: Алтын Урда халкы ул чорда бары тик башкаларныкын үзләштерүче икътисадлы гына булганмени? Ул чорда кайсы халыклар тагын да борынгырак цивилизацияле булганнар икән? Алтын Урдада кемнәр мәдәнияте өстенлек иткән? Алтын Урда тарихының чын дөресен беләсегез килсә, галим М Г Сөфәргалиевнең тәфсилле тикшеренүләрен алып укыгыз (Распад Золотой Орды На стыке континентов и цивилизаций М , 1996) Татарлар Барлык сораулар да бары тик тарихи дөреслек юлы белән генә чишелергә мөмкин Бу очракта—бигрәк тә. Кемнәр ул татарлар? Төрки кабиләләр Тын океан ярларыннан алып Әдрән диңгезгә кадәр иксез-чиксез җирләрне \/-\/11 гасырларда биләп торган Төрки каганаты составында чәчәк ату чоры кичергәннәр Тарих фәне шулай раслый Төркиләрнең бер өлеше күчмә булса, икенчеләре утрак тормыш белән яшәгән, җир эшкәрткән, иген иккән XIII гасырда Көнчыгыш Европага нинди халыклар, кайлардан күчеп килгән'? Тарих дәреслекләрендә язганча, алар ярым кыргый күчмә кабиләләр булганмы яки борынгы мәдәниятле халыклар булганмы? Безне шундый сорау кызыксындыра Җучи Олысының (Алтын Урданың) мәдәни тамырлары кайда? Ул, әлбәттә, этник катнаш мәдәниятле халыкларга барып тоташа—анда татарлар, монголлар, кыпчаклар, болгарлар, угызлар һәм башкалар яшәгән бит Монгол чорына кадәр татарлар кем һәм нинди булган? Тарихи әдәбиятта -татарлар» этнонимы-гыйбарәсе Алтын Урда чорында гына барлыкка килгән дигән караш өстенлек итә Ләкин татарларның монголлар белән борын- борыннан күрше булып яшәүләренә, борынгы халык икәнлекләренә төпле дәлилләр бар Беренче мәртәбә алар «отуз татар» исеме белән Күлтөгин истәлегенә язылган язмада (732) телгә алыналар Аннары 760 елда «токуз татар» исеме уйгур хакиме Элетмиш Билге каганга багышланган кабер ташындагы эпиграфиядә күренә. Бу хакта тарихчы галим Д. Исхаков язып чыкты. VIII гасырга караган бер чыганакта Шәркый Төркестанда татарларның дәүләтчелеге булганлыгы әйтелә, аларның уйгурлар белән бергә кыргызларга каршы сугышканнары да билгеле Тарихчы Гардизи Иртешнең югары агымында VII гасырда кимаклар дәүләтен төзүдә татарлар да катнашканлыгын хәбәр итә (Д. Исхаков). Шулай итеп «татарлар» этнонимы VII гасырда хасил була, ә VIII гасырда аларның үз дәүләтчелеге булганлыгы әйтелә. Соңрак бик абруйлы гарәп тарихчысы Рәшидеддин «Җәми-әт-тәварих» дигән хезмәтендә татарлар турында мондый мәгълүматлар бирә: « алар инде бик борынгы заманнардан бирле байтак кына кабилә һәм төбәкләрне буйсындырып вә аларга хуҗа булып, шактый вакытлар үзләренең бөеклеге, көче вә башка халыклар тарафыннан хөрмәт ителүе белән аерылып торганнар. Аларның гадәти булмаган бөеклеге вә хөрмәтле урын тотуы сәбәпле, башка төрки ырулар да, исем вә дәрәҗәләре төрле булуга карамастан, алар исеме белән таныла вә «татар» дип йөртелә башлый» (Д. Исхаков). Идел буйларына һәм Көнчыгыш Европага татарлар монголлар белән бергә килгәннәр Батый хан гаскәрендә татарлар монголлардан күбрәк булган Алтын Урданың төп халкы кыпчак һәм татарлардан торган, бу ике халык төрки дөньяда бер үк буыннан, шуңа күрә Урдада аларның теле һәм гореф-гадәтләре, йолалары өстенлек иткән. Батый хан армиясендә чыңгыз-монголлар командалык итсә дә. төрки телле сугышчылар монголлардан күп тапкырлар артык булган. Шул чор тарихы раславынча, монголларның үз йөзләрен югалтып төркиләшүләре бик тиз барган. Үзбәк хан хакимлек иткән вакыттан алып (1312 елдан) монгол династияләре бөтенләй юкка чыга. Алар ил белән идарә итүдән читләштереләләр (Кара: Таһиров И Р. «Татар халкының милли дәүләтчелеге хакында" Хәзерге җәмгыятьнең үсеш перспективалары. Казан. 2003). Борынгы заманнарда татарларның мәдәнияте кытай цивилизациясе йогынтысын кичергән. Моның шулай булуын, мәсәлән, хәзерге татар музыкасы да раслый—ул пентатоникага (биш авазлыкка) нигезләнгән. Алтын Урда да исә, кайбер авторлар язганча, болгар мәдәнияте генә түгел, ө болгар-татар мәдәнияте өстенлек иткән. Идел Болгары Алтын Урда җәмгыятендә, татарларның этник мәдәниятеннән тыш. мәдәни тормышта тагын кемнәр өстенлек иткән соң? Ул Идел Болгары мәдәнияте булган Болгар иленең көньяк чикләре хәзерге Саратов (Сарытау) һәм Волгоград (Сталинград—Царицин—Сары су) шәһәрләреннән дә түбәндөрәк булган Татар-монголлар инде мәдәни халыклы җирләргә килеп утырганнар. Ни өчен нәкъ менә болгар мәдәнияте өстенлеккә ия булган? Чөнки аның күп гасырлык гореф-гадәтләре, мөселманлык нигезләре, социаль-икътисади үсешенең югары дәрәҗәле булуы, мөселман дөньясы (Урта Азия, Иран, гарәп халифәтләре. Төрек империясе) белән сәүдә һәм дипломатик элекггөләре. бер дәүләт теле булган. Төркиләр һәм болгарларның мәдәнилеге хакында берничә сүз. 1230—1240 елларда татар-монголлар килгәнчегә кадәр Идел буйларында нинди халыклар яшәгән? Дон (Тын елга) һәм Идел аръягы далаларында элек-электән үк төрки телле күпсанлы кыпчак кабиләләре күчеп йөргән, аларга күрше булып славяннар яшәгән. Төньяк Кавказда һәм шул ук Дон буйларында төрки телле хазарлар һәм болгарлар дәүләте Бөек Болгар булган Хазарлар әкренләп болгарларны кысрыклап чыгарганнан соң, Кубрат ханның Аспарух исемле улы үз кабиләсенең бер өлешен көнбатышка, Балкан якларына алып киткән, ул Дунай буенда Болгария дәүләтен төзи һәм аның беренче патшасы була. Кубратның икенче улы исә кабиләнең калган өлешен ияртеп Идел буйлап өскәрәк күтәрелә һәм шунда Идел Болгары дәүләтен төзи \/Н-ХН гасырларда Идел һәм Кама (Чулман) буйларында нәкъ шул дәүләт үзенең чәчәк ату чорын кичергән Андагы төрки телле халыкның ата-бабалары Европа белән Азиядә дә яшәгән. Мәдәниятнең иң мөһим сыйфатларыннан берсе—халыкның язуы булу. Төркиләрдә язу иртә барлыкка килгән. 1924 елны Франциядә өч меңгә якын зур булмаган ташъязмалар табылган, алар рун хәрефләренә охшаш хәрефләр белән уеп язылган булганнар Галимнәр фикеренчә, әлеге ташъязмалар безнең эрага кадәр \Л-\/ гасырларда ук эшләнгән булырга тиеш. Бу язмаларны Европа телләренең берсендә дә укый алмаганнар 1992—1993 елларда гына алар, ниһаять, төркичә укылган (Эльваран, 1993, 15 бит). Төрек халык музыка белгече Халук Тарҗан Франциядәге Глозель музеенда шул ташъязмаларга игътибар итә Аларның фотокүчермәләрен алып, борынгы язулар белгече булган төрек галиме Казым Маршанга җибәрә Маршан язмаларның борынгы төрки телдә язылганлыгын исбатлый. Сорбонна университетында ул шул хакта доклад ясый Язмаларны уку нәтиҗәләре турында гына сөйләп калмый, ә, табылган алфавитны латин алфавиты белән чагыштырып, аларның охшашлыгын да билгеләп үтә Академик Мирфатих Зәкиев тә: «Төркиләрдә әле безнең эрага кадәрле үк бер төрле язу булганлыгын галимнәр дә раслый алды, аны туран язуы дип атадылар Бик борынгы мәдәниятле этнос (халык) буларак төркиләр кешелек цивилизациясенә гаять зур өлеш керткәннәр"дип язып чыкты Идел Болгары монголлар чорына кадәр нинди ил булган соң? Тарихчы Ф Ш. Хуҗин, монгол чорына кадәрге Болгарның биләмәләре турында язганда, абруйлы-ышанычлы чыганакларга таянып болай ди «Болгар шәһәрләре борынгы рус һәм көнбатыш Европаның шул чордагы шәһәрләреннән күпкә зуррак булган Билгеле Болгар шәһәрләренең унөч проценты ун гектардан да артык ныгытмалы мәйданны алып торган Монгол чорына кадәрге Русьта исә ун гектардан артык биләмәләре булганнары өч бөтен уннан сигез генә процент тәшкил итә...» Әгәр дә Владимир кенәзлек иткән вакытлар белән хөкем йөртсәк, рус кенөзлекләренең Идел Болгары белән шактый тыгыз элемтәдә юрганлыкларын күрербез. Кенәз Андрей Боголюбскийның әнисе кыпчак, хатыны Болгар патшасы кызы булган, ул үзе болгар-татар телендә иркен сөйләшкән һәм язган Болгар дәүләте Суздаль һәм Владимирга икмәк җибәреп торган, бу изге гамәл бигрәк тә иген уңмаган ачлык елларда эшләнгән Иген игү ул заманнарда Русьта әллә ни алга китмәгән булган бит. Галимнәр Россиядә болгарлар төзеп калдырган корылмалар барлыгын да хәбәр итә Мисалга, «Владимир каласына керә торган беренче төп «Алтын капка"ны XIII гасыр башында болгарлар ясаганын, ягъни шул заманда ук алар тарафыннан Русьта шундый капкалар ясау гадәте булдырылганын- әйтергә мөмкин (Ф В Салихова) Тарихчылар раславынча, «Византия елъязмалары аша хәзер инде Киев каласын 630 елларда Кубрат ханның туганы Самбатос Кияби-Кий төзегәнлеге мәгълүм «Самбат"—көйдерә торган кояш нуры, «кий» исә төркичә «көй-көю» мәгънәләрен белдергән Соңрак Самбат каласы Кияби—Киев— Кызыл кояш (калька сүз) дип атала башлаган Моны украин галимнәре дә инкяр итми» (Ф В. Салихова) Идел Болгарында нәрсәләр эшли белгәннәр? Әлбәттә, болгарлар иген иккән, яшелчәчелек-бакчачылык белән шөгыльләнгән, агач һәм таш йортлар салган, шәһәрләр күтәргән, бик яхшы сугару корылмалары корган, алтын- көмеш һөм чуен эшләнмәләр белән шөрекъ илләрен генә түгел, көнбатыш илләрне дә тәэмин итеп торган Шуны да әйтергә кирәк, болгарлар җирне сука 9. .к У • м белән сукаламаган, ә сабан белән сөргәннәр, кыр эшләре тәмамланганнан соң сабан бәйрәме үткәргәннәр, ягъни бүгенге сабантуй бәйрәмен, диик. Илдә төрле һөнәр осталары күп булган—чуен кою. керамика, алтын-көмеш, савыт-саба, кием-салым, читек-кәвеш һ. б. кебек әйберләр шулар кулы белән эшләнгән. Идел Болгары йөзләрчә еллар буена Көнбатыш белән көнчыгышның халыкара сәүдә үзәге булган Болгар каласындагы ярминкәгә Азия якларыннан—Иран. Һиндстан, Төркестан, Кытай һ б илләрдән; көнбатыштан рус җирләреннән, Скандинавиядән һ. б. илләрдән сәүдәгәрләр җыела торган булганнар Соңыннан. Болгар дәүләте таркалгач, бу ярминкә Казанга күчерелгән, ә инде Казан ханлыгын руслар яулап алганнан соң, аны Түбән Новгородка күчергәннәр һәм ул атаклы Мәкәрҗә ярминкәсенә (Макарьевская слобода) әйләнгән. Болгар хәрби яктан да нык үсеш алган, монгол яулары Калька суы буенда руслар белән сугышып кайтып, Идел буйларына яу чапкач, болгарлар аларның беренче дулкынын тар-мар итеп ташлаганнар... Әмма монголларның тагын да көчлерәк икенче дулкыны Бөек Болгар дәүләтен дә ялмап йоткан, ил Алтын Урда составына аның бер төбәге булып кына кушылган, шулай да күпмедер дәрәҗәдә бәйсезлеген саклап кала алган. Урданың мәдәни һавасын нәкъ менә болгарлар билгеләгән. «Урта гасыр дөнья цивилизациясендә Идел Болгары үзенә бер аерым урын тоткан. Ул Көнчыгыш Европа халыкларының мәдәни хәзинәсенә дә күп рухи байлыклар өстәгән",—дип яза тарихчы Ф Хуҗин Җучи Олысы (Алтын Урда) АЛТЫН Урда дәүләте буш урында күтәрелеп чыкмаган. Дәүләтнең икътисадын күчмә терлекчелек, игенчелек, һөнәрчелек, сәүдә үстергән Урданың күп телле халкы да мәдәни яктан тәрәккый иткән, әмма, илнең рәсми теле төрки-татар теле булып. Урда белән рус кенәзлекләре арасында язышу да шул телдә алып барылган, күп кенә руслар татар телен белгәннәр Димәк ки, Алтын Урданы кыргый күчмә кабиләләр тупланган урын дип күзаллау һич тә дөреслеккә туры килми. Ул кабиләләр үзләренә кадәрле үк мәдәниятле булган җиргә килеп утырганнар, шул чордагы халыкның матди һәм рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек мәдәният булдырганнар Шулай булмаса. бу дәүләт 250 ел яши дә алмас иде. Шул ук вакытта монгол- татарларның абруй-дәрәҗәле кешеләре күп нәрсәләрне кытайлардан, төрки халыклар булган уйгур, болгар һәм башкалардан алган, шул рәвешле Руська һәм хәтта Европага аларда моңарчы булмаган матди һәм рухи байлыкларны алып килгән. Рус чыганакларында барыннан да ешрак кыпчаклар, болгарлар, казанлылар телгә алына. Татар-монголлар килгәч, Җучи Олысы халыклары шуларның йогынтысына тарган һәм руслар барысын да «татарлар» дип атап йөртә башлаган. Урдалыларның руслар белән үзара мөнәсәбәтләре турында бераз әйтеп узган идек Дәвам итик. Урданың югары катламы белән рус кенәзләре үзара бик нык аралашкан, шулай булгач, ул катлам мәдәниятенә һич тә тискәре йогынты ясый алмаган. Әлеге дә баягы, Ростов-Донда 2000 едда басылып чыккан дәреслеккә тагын бер кат күз төшерик әле Г. В Драч татар-монголларга тискәре бәя биреп: • Ничек соң үзләштерү икътисады чорында яшәгән бу халык борынгы цивилизацияләре булган халыкларны йөзләрчә ел дәвамында үзенә буйсындыра алган һәм изеп торган?"—дип аһ ора. Күрәсең. Урданың үзләштерүче генә түгел, ә җитештерүче икътисады да булган Бик борынгы халык буларак, татарлар үз икътисадын булдырганнар. Шуның өстенә Урдага Болгар дәүләтеннән игенчелек, һөнәрчелек, сәүдә итү дә килеп өстәлгән. Алтын Урданың дәрәҗәле кешеләре—аксөякләр гыйлемне һәм башка файдалы шөгыльләрне кайдан алганнар? Өстәрәк татарларның этник мәдәнияте бик борынгы тамырларга барып тоташканлыгы әйтелгән иде Урдалылар җәмгыятенә болгарлар да бик зур йогынты ясаган Болгар (рус елъязмаларында ул - Бөек шәһәр» дип йөртелә) бөтен Идел буена уңай тәэсир итеп торган. X гасыр башында—Алмыш хан заманы—920 елда Болгар иле ислам динен кабул иткән Бу дин аңа, руник язудан аермалы буларак, яңа язу—гарәп алфавитын алып килгән, кулына Изге китап—Коръән тоттырган Әллә болар Алтын Урданың мәдәниятенә саллы өлеш булып ятмаганмы? Урданың Кытай. Һиндстан, гарәп илләре белән багланышлары, Шәрекъ белән даими сәүдә элемтәләре турында да онытмаска кирәк. Алтын Урда шагыйре Сәйф Сарай Урда аксөякләренең ел саен кыш чыгарга Мисырга күченеп торулары хакында яза. Гарәп тарихчысы Әмин-әл Хали 1330 елда Мисыр солтаны Әл-Насирга Болгардан хат һәм бүләкләр белән илчеләр җибәрелгәнен бәян итә: -Илчеләр үз патшаларыннан ау күренешләре төшерелгән ау киеме, кондыз тиресеннән тегелгән халат, чигелгән баш киеме, алтын камәр—билбау, үзләре эшләгән кылыч һәм алтын белән чигелгән солтан байрагы алып килгәннәр',—дип яза ул. Шул рәвешле, болгарлар үзләренең дөньяда нинди мәдәни һәм сәяси урын тотканлыкларын раслаганнар Үзбәк хан монголлар Түбән Иделгә килеп 100 ел яшәгәннән соң гына ислам динен кабул итәргә карар кылган, шәркый исламның һәм болгарларның көчле йогынтысын кичергән Яшьләрне дини мәдрәсәләрдә укытканлыкларын да искә алырга кирәк Әйе. Алтын Урданың үз мәгариф системасы булган, яшьләр мәдрәсәләрдә гыйлем эстәсәләр, дәрәҗәле өлкәнрәк кешеләр Шәрекънең Каһирә, Димәшекъ. Бохара, Исфахан шикелле мәдәни үзәкләрендәге университетларда укыганнар Алар анда дини философияне дә, фәнни белемнәрне дә үзләштергәннәр Мәдрәсәләрдәге яшьләр Коръән ятлаган, Әбүгалисина, Әл- Фараби, Ибн-Рөшти философиясен, Фирдәүси, Сәгъди. Хафиз. Хөйям һәм башка шагыйрьләрнең шигъриятен өйрәнгән Аларга логика (“мантыйк') фәне дә укытылган Татар шагыйрьләре әле XII гасырда ук дөньяви поэмалар иҗат иткәннәр (Кол Гали һ. б ). Гарәп галиме Рәшидеддин (1247—1318) төрки телнең монгол теленнән бик нык аерылып торганлыгын яза Алтын Урдага сәяхәт кылган гарәп сәяхәтчесе Ибн-Батута «бу ил халкы кыпчак телендә сөйләшә» дип язып калдырган Үзенең 1340 едда язылган -Сәүдә эше- китабында итальян Франческо Пиголотти да шуны раслый (И Таһиров) Шул чорны өйрәнүче тарихчыбыз Миркасыйм Госманов та хан ярлыкларының кыпчак телендә язылганлыкларын әйтә, ул Сарайлы Али Мөхәммәтнең «Мөхөббәтнамә (754 ел). Нәһҗел фарадис- (759 ел) әсәрләренең кыпчак телендә язылуларын күрсәтә -Үзбәк хан. монгол телен белсә дә, кыпчакча сөйләшкән» (И Таһиров). Алтын Урдада һөнәрчеләр һәм зәргөр (ювелир) осталары бик затлы-зөвыклы әйберләр эшләгәннәр Гарәпләрдән корал ясау серләрен өйрәнеп. Урда осталары Мономах бүреген һәм Александр Невскийның алтынланган сугышчан шлемын (очлымын) ясап биргәннәр Алар эшләгән зәвыклы матур сугыш кораллары хәзергә кадәр Эрмитаж залларын бизәп тора, узган гасырның алтмышынчы елларында Ленинградның (хәзер Санкт-Петербург) рус музеенда күргәзмәгә дә куелган иделәр

Реклама