ИСЛАМ МӘМЛӘКӘТЛӘРЕНДӘ

1 30 ноябрьнең (ягъни 1931 елның) иртәсендә. минем юлга чыгуымның сигезенче көнендә Яффа шәһәре күренде матур гына, зур гына бер мөселман, гарәп шәһәре. Пароход лиманга янәшә /туктый/ алмады, диңгез эчендә тимер (якорь) салды. Ул да булмады—бөтен тарафтан акча алыштыручы, әфлисун сатучы, христианнарның тәреләрен, яһүдиләрнең арзи (алтын) мөкадцәс ташын, мөселманнарның тәсбихен сата торган, төрле милләтнең төрле телендә дүртбиш сүз мыгырдый торган сатучылар пароходны чолгап алды. Төрле телдә кычкырыш, бакырыш китте. Пароход өсте берничә минутка чегән табуры төсен алды. Без. Яффада чыгучылар, полисәләрне (полицейскийларны) көтәргә тотындык. Бер-ике сәгать вакыт кичкәч кенә полисәләр керде. Болар барысы да инглизләр; араларында гарәп юк иде. Алар берлә бергә, бик күп иттереп, төрле яһүди җәмгыятьләрнең каршы алучылары, әллә никадәр хаммаллар (йөк ташучылар) пароходны тутырды. Яһүдиләр үз кешеләренә әйберләрен бирделәр. Безне каршы алучы күренми иде. Мин бер хаммалга әйберләремне тапшырып, паспорт каранырга киттем. Ләкин анда сыйныфлап караганга, мина бик озак көтәргә тугры килде. Мен бәла берлә паспортымны эшләтеп бетергәч, каек берлә гүмрүккә (таможняга) киттем Анда чанталарнын (сумкаларның) исән-сау икәнен күреп сөенергә өлгермәдем, “карантинга!"—диделәр вә бик күп кеше көтә торган бер җиргә тыктылар. Мин безнең белән бергә килгән юлчыларның һичбер көтмичә карантинга китүләрен күрү берлә, шул хәлдән файдаланырга теләп, гүмрүктәге кечкенә полисәләр берлә орыша, талаша доктор ишегенә кадәр килдем Андагы сакчы мине җибәрми, төрле сүзләр берлә алдаштыра, башкаларны берсе артыннан берсен җибәрә генә иде Мин тагын талашып докторның алдына килеп бастым Монда, ни өчендер, юлчыларны доктордан каратып үткәрү дигән бер юл тотылган һәм бу да докторның исем-фамилияне, паспортны язып алу рәвешенә сугылган. Доктор нә исәнлекне сорый, нә карый Бу полисәнең яшерен тикшерүчеме, әллә башка берәр кирәге бармы—белмәдем. Ләкин монын исәнлек- саулык берлә һичбер мөнәсәбәте юк иде. Доктор мина күзен акайтып карады, читтән килеп торган яһүдиләрне '"Яна милли юл" (Берлин) -1932 2.3.4.5.6.7.8.10.12 нче саннар; 1933 1,3.5.7.8-9,10.12 иче саннар каравында дәвам итте, алар да бер-бер артлы кереп эшләрен бетереп чыгалар иде. Мин дә докторның алдына паспортымны тутырып "Минем кизүем (чиратым)”,—дидем. Паспортымны алды Карашырга, маташтырырга тотынды Миннән элек үткәннәргә моны эләмәгән иде. Мин; “Полис карады, зәхмәт итмәгез”,—дидем Нәрсәдер инглизчә мыгырдады "Французча сөйлим",—дидем. Авырсынып кына әллә ниләр язырга тотынды Әллә нинди мәгънәсез сораулар бирде. Аның мөгамәләне авырайту юлын тотканы күренеп тора иде Шул ара да булмады, бер чалмалы, бер фәсле ике мөселман килеп керделәр дә: "Монда Гаяз Исхакый бәк юкмы?"—дип төрекчә сорадылар. Мин дә үземне таныттым Күрештек. “Без мөфти тарафыннан сезне каршы алырга чыктык. Бер сәгатьтән бирле эзлибез. Таба алмыйбыз”,—диделәр. Доктор да язганнарын онытты Бик тиз генә паспортны бирде. “Боерын, боерын!”—дип төрекчәгә күчте. —Юлыгыз мөбарәк булсын, фәлән”,—диде. Минем берлә бергә килгән юлчылар да бердән минем корылтайга килүче икәнемне аңлап алдылар. Мин пароходта килгәндә “ни булыр, ни булмас”,—дип үземне Мисырга баручы мөхәррир дип кенә таныткан идем һәм, алар берлә сионизм Кодес (Г Исхакый бу аташны Кодлес рәвешендә яза. Иерусалим.) мәсьәләләре турында бик күп сөйләшкән, дөресрәге аларны сөйләткән идем Шунын өчен минем, бердән, мөхәррирлегемнән вәкил булып чыгуым алар өчен көтелмичәрәк килеп чыкты, аптыратты. Ләкин минем үземнен моны уйлап торырга вакытым да, теләгем дә юк иде. Мине гүмрүктән (таможнядан), җил кебек, чанталарымны да ачтырмыйча алып чыгып, безне көтеп торган автомобильгә утыртып шәһәргә алып киттеләр. Мин каршы алучыларга “Мин Яффада берәр көн калып, Кодеска барам Мине бер үтәлгә (отельгә) иңдерегез”,—дисәм дә, тыңлаучы булмады Бер мөселманнын өенә китерделәр. Анда бик күп көтүчеләр мине "әһлән вә сәһлән" (хуш килдегез, рәхим итегез!) дип каршы атдылар. Бу Яффанын мәшһүр бер ишаннарының балаларыннан Әл-Лачанинын өе икән. Анда пароходның беренче сыйныфында күргән бер азәрине таптым. Ул Зыяэдлин Табатаи исемендә, Ираннын иске Назирәләреннән (түрәләреннән) һәм Качар фамилиясе берлә тартышучылардан, соңыннан, Ризажан Пәһләви шаһ булгач, мәмләкәтеннән куылган бер Иран олугларыннан икән Сөйләштек, таныштык Чәйдән сон “Боерын!"—диделәр "Кая барабыз, мина бер отельгә төшәргә кирәк Мин монда бер көн калам", — дидем Мөфти Хажи Әмин Әл-Хөсәйнинен хәзерге хезмәт иптәшләреннән булган, элеккеге Әрдүн (Ордүн, Иордан) хөкүмәтенең назире, Төркия гаскәрендә орду (хәрби) мофтисе булган әш-шәйх Мозаффар "Хәзер Кодеска барыйк, автомобильләр хәзер Аннан сон монда килеп булыр, ара якын”,—диде Мин дә, бәлки, шулай дөрестер,—дип разый булдым Автомобильләр берлә Кодеска юнәлдек Яффа—алтмыш менле мөселман шәһәре Сәүдәле, бай шәһәр Анын күршесендә яһүдиләр үзләренә Тел-Абиб исемендә бер шәһәр салганнар һәм аны ун ел эчендә кырык менле бер шәһәргә җиткезгәннәр Безнең юлыбыз бу ике шәһәрнең арасыннан китә иде. Гарәп шәһәре искедән салынган—иске ысул биналар, яһүдиләр шәһәре соңгы ысулда салынган Аурупа шәһәрләре төсен бирә иде Юлыбыз ялт иткән асфальт Тирә-юньне әфлисүн бакчалары тоткан Бер ике атнадан әфлисүн өлгерә торган чак булганга, бөтен агачлар яшелле, сарылы әфлисүннәр берлә бизәнгәннәр һава бездәге август ахыры һавалары Табигать таулы, ташлы Бу таулык, ташлык арасындагы бакчалар адәм баласының бик күп тырышуы аркасында гына үсә алганнар Юлнын яхшылыгын күреп: "Моны инглизләр эшләдеме?’—дидем. “Юк, төрекләрдән калма (калган). Элек тә бар иде Сугыш вакытында төрекләр шул хәлгә куйдылар",—диделәр Юлда автомобильләр, өсләренә капчыклар йөкләнгән ишәкләр, дөяләрне, арбаларга җигелгән үгезләрне очратырга, куып җитеп үтеп китәргә тугры килә иде Боларны алып баручы юлчыларнын күбесе башларына безнең кәләпүш күк бер нәрсә, йә бер иске фәс кигән, өсләренә тубыкларына кадәр төшереп кигән бер ситса күлмәк кигән яланаяклы гарәпләр иде Хатыннарның күпчелеге һич нәрсә берлә йөзләрен капламаган, башларын, сачләрен яулык берлә бәйләп, өсләренә бер кара капут (кием, җилән) кигәннәр иде Аларнын муеннарына бик күп зиннәтләр тагылган кебек, яланаякларына да, тубыктан аз гына югары, беләзекләр киелгән иде И әзләре-битләре матурлыктан шактый озак, өс-башлары шактый керле иде Без сәгать ярымнар чамасы юлда калып, тауларны бер менеп-бер төшеп, алтмыш километрлык араны үтеп, Кодес Шәрифкә килеп җиттек. Монда мине бер отельгә төшерделәр Фәләстин мөселманнарның баш мөфтисе корылтай җыюда зур хезмәт күрсәткән Хажи Әмин Хөсәйни отельгә килеп зиярәт итте. Мин дә җыенып, киенеп мондагы мөселманнарның милли идарәләре булган жәмгыятел-исламда мөфтине зиярәт иттем. Анда корылтайны хәзерләү һәйәтенен бик күп әгъзалары берлә таныштым. Апарнын бик күбесе төрекчә сөйләшә һәм төрек вакытында зур-зур мәэмүриятләрдә (рәсми урыннарда) булган кешеләр иде Шунда ук Нәкышбәнди (XIV йөздә Урта Азиядә яшәгән атаклы суфый) ханәкасенен (йортының) шәехе Ягъкуб әфәнде берлә дә таныштым. Ул гарәпләшкән бер төркестанлы булса да, симасын (төс-кыяфәтен) һәм телен югалтмаган, мосафирчылыгын да саклаган иде. Анын берлә бергәләп Мәсҗеде Аксаны (Иерусалимдагы бик борынгы, атаклы мәчет ). Хәрәме Шәрифне карарга киттек. Хәрәме Шәриф—мөселманнар өчен бер мөкаддәс җир. Ул дүрт почмаклы бер биек бер таш койма берлә әйләндереп алынган Аның эче—мөселманнар өчен мөкаддәс булган 17 дисәтинә зурлыгында бер мәйдан. Мәйдан уртасында сигез почмаклы иттереп салынган “Жәмигъ ас-Сахра” ("Коббәт әс-сахра".) исемендә бер жамигь ("мәчет".) бар. Бу җамигъ бу көндә дә Мәлик бине Мәрван (VIII гасыр.) тарафыннан салынган рәвешендә саклана. Жамигънен исеме анын эчендәге зур коббә (гарәпчәсе: Әс-сахра.) ташыннан килә икән. Ул таш Ибраһим галәйһиссәлам заманында өстендә корбан чала торган бер таш булган. Вакыт үтә-үтә ул таш тарихлашып, бик күп дин әһеленә мокаддәсләшкән. Исламның беренче вакытларында мөселманнарның кыйблалары да менә шул Хәрәме Шәрифкә, шул ташка таба булган. Мигъраж кичәсендә Мөхәммәд галәйһиссәлам Мәсжед әл-Хәрәмдан Мәсжед әл-Аксага килеп намаз укып, мигъраҗга ашканда, шул таш өстеннән ашкан. Менә шуна күрә бу таш ислам дөньясында зур мөкаддәс ташлардан санала. Христианнарда бу тарихи таш өстендә Хәзрәте Гайсә утырганмы, Хәзрәте Мәрьям ятканмы дигән бер хикәя сөйлиләр Алар өчен дә бу жир мөкаддәс. Яһүдиләр өчен дә ул бер изге таш әһле салиб (тәре йөртүчеләр.) Кодесны алган чакта, алар бу ташны бер тимер рәшәткә берлә әйләндереп алганнар да, анын өстен бер пәрдә берлә каплаганнар. Солтан Салахеддин әһле салибне куып чыгарып, Кодес шәһәрен мөселманнар кулына кайтаргач да, рәшәткәне сүттермәгән. Ул хәзер дә шул хәлендә тора. Бүген олуг бәйрәмнәрдә аның эчендә хатыннар намаз укыйлар. Мәсжед бик матур иттереп эшләтелгән. Аның бизәкләре бик күп. Тәрәзәләре искиткеч матур. Зиннәтләрнен соңгырак дәвердәгеләре төрек солтаннары тарафыннан ясалган. Диварларга бик күп аяте хәдисләр язылган. Боларны солтан Габделхәмид алтынлаткан. Монда төрекләрнең бу мөкаддәс җирләргә иткән хезмәтләрен адым саен очратып торасын. Жамигънен төрле төстәге пыялалардан эшләнгән бик матур тәрәзләренен бик тарихилары Мәлик бине Мәрван һәм солтан Салахеддиннан калган булса да, аларнын да күбесе төрек солтаннары тарафыннан төзәггерелгәннәр. Бу жамигь Истанбулдагы Айа-Суфия һәм Солтан Әхмәд (мәчетләре.) кебек зур җамигьлардан түгел. Ләкин ул тарихи, мөкаддәс һәм бик иске бина булганга, бик кыйммәтле бер жамигь. Сонгы елларда мөфти Әмин әл-Хөсәйни мөселманнардан, бигрәк тә һиндстаннан бик күп акча жыеп, анын сонгы жир тетрәүләрдә какшаган баганаларын алыштырган. Җимерелергә торган җирләрен төзәттергән. Бозылган зиннәтләрен тутырган. Бу эштә Кодес мөселманнарына төрек мигъмарларыннан (архитекторларыннан) Кәмал бәкнен зур хезмәте тигән. Кутаһия (Төркиядәге шәһәр ) һәм Барсадан (Кече Азиядәге кала.) китерелгән төрек осталары бу эшләрне эшләү берлә калмаганнар, алар шундый ташларны ясарга, шуларны эшләргә Кодес мөселманнарын да өйрәтеп киткәннәр. Кодестагы икенче изге жамигь—Мәсжед Әл-Акса дип атала торган зур бер жамигь Ул Хәрәмнен бер почмагында тора. Аны хәзрәте Гомәр килеп салган. Ул жамигь кечерәк булганга, хәзер анын янына кушып бер зур мәсжед салганнар. Хәзрәте Гомәрнең мәсжеде анда бер кечкенә бүлмә генә булып калган. Монда зур бәйрәм намазлары укыла. Анда ун-унбишләп мең кеше сыярлык урын бар. Бу жамигьны да төзәтеп яталар. Бу мәсжедләрне карап йөрегәндә, аны күрсәтеп йөрүчеләр: “Бу жирдә Ибраһим галәйһиссәлам намаз укыган, бу жирдә Исмәгыйль, бу жирдә Муса, бу жирдә фәлән пәйгамбәр намаз укыган”,—дип аерым-аерым урыннарны күрсәтәләр. Бу сүзләр караучыларда “әллә бер вакытларны бу пәйгамбәрләр шунда җыелып, бер корылтай ясаганнармы икән?” дигән бер фикер калдыра Хәрәме Шәрифнен бер борылышында ике дивар арасында, яһүдиләрнен дә бер бер мөкаддәс җирләре бар Ана мөселманнар “Боракел-шәриф” диләр. Аурупада ул “Еглау дивары" дип мәгьруф. Диварларының берсендә яһүди язуы берлә язылган берничә ташлар бар Бу ташлар Сөләйман сараенын. яһүди дәүләтенең ин куәтле чагыннан калган ташлар имеш. Ул дивар мөселман вакыфлары уртасында. Ләкин бик иске дәверләрдән бирле монда яһүдиләрнен килеп гыйбадәт итүләренә, бигрәк тә аларнын иске тарихларын сагынып. “Тәүрат” укып еглауларына мөселман падишаһлары һәр вакыт рөхсәт итә торган булганнар, дөнья сугышыннан сон инглизләр Фәләстиндә яһүдиләргә бер “милли йорт" ясарга сүз биреп, монда меннәрчә сионистлар күчеп килеп, бу җирләрне яһүдиләштерергә башлагач та, бу хәл шул рәвештә барган Ләкин яһүдиләр акрын-акрын аны үз кулларына кертергә, башта пәрдәләр берлә, бара-бара такта коймалар берлә аерырга, ахырдан ана бер синагог (гыйбадәтханә) төсе берергә тели башлаганнар. Ләкин мона каршы бер Кодес мөселманнары гына түгел, бөтен дөнья мөселманнары каршы төшкәннәр. 1930 елда бу мәсьәлә, бик зур тавышлардан сон, мөселманнар файдасына хәл ителде Андагы пәрдәләр, коймалар сүтелде. Бу җирләрнен мөселманнарныкы булуы мәхкәмә (хөкем суд) тарафыннан тәсдыйк ителде (расланды). Ләкин моннан сон да мөселманнар яһүдиләрнен бу җиргә килеп гыйбадәт итүләренә каршылык кылмаганнар Без карап йөргәндә дә берничә яһүди "Тәүрат" укып торалар һәм берничә яһүди хатыны йөзләрен ташка сөртеп, үкереп-үкереп еглыйлар иде Бу җирдән ерак түгел ике инглиз полисе, ул-бу чыкмасын өчен, карап торалар (Бу юллардан сон “Жамигыл-сахра" мәчетенең рәсеме бирелгән.) Моннан башка мөкаддәс җирләрнен ин зурысы христиан дөньясынын изге саналган "Къийамә" (Воскресенче —Г И ) чиркәве Ул бер тарихи бина Ул Визанс (Византия.) падишаһларыннан Константин дәверендә Елена тарафыннан салынган, эчендә бик күп баганалы, бераз Айа-Суфия җамигына охшаган бер чиркәү Монда христианнарның ышануынча, Гайсә галәйһиссәлам күмелгән Шундагы бер җирне анын кабере дип күрсәтәләр. Ул җир чиркәү эчендә, ләкин бер төрбә рәвешендә. Өстенә бик күп кандилләр (люстралар, яктырткычлар) асылган Анда һәрбер мәзһәбнен аеры-аеры кандилләре бар икән Бу кандилләр мәзһәб еенә түгел, милләт аермасы берлә дә аерылганга охшый Бу төрбәне саклау эше христиан гарәпләре кулында икән Чиркәүнен эче берничәгә бүленгән Бер зур гына җире—католикларныкы, берсе—румларныкы, бер почмагы—әрмәннәрнеке, берсе—гарәпләрнеке һәм алар аерым-аерым гыйбадәт кылалар, бу җирләрне аерым-аерым саклыйлар. Аның кыңгыраулары да бүленгән Монда бер нәрсә күзгә ташлана саннары ул чаклы күп булмаган румнар берлә әрмәннәрнен чиркәүдәге урыннары башкаларныкына караганда бик күп зур Монын сәбәбе шул икән: элек заманнарда мондагы урын өчен бик зур низаглар, канлы сугышлар булган Шул эшләрдә хәкем (хөкем чыгаручы) булып төрек хөкүмәте эшкә катыша торган булган Румлар, әрмәнләр һәм христиан гарәпләр Төркия тәбәгасе (“буйсынуында’’.) булганга, ул аларны яклый төшә торган булган икән Шунар күрә аларнын урыннары да зуррак икән Чиркәү бик искергән, дивар ташлары купкалаган. Бер җир тетрәүдә анын бер зур гөмбәзе җимерелеп тә төшкән Тагын бер шундый тетрәү булса, анын бөтенләй җимерелүе дә бик якын Без шундагы паласлардан (поплардан) анын ни өчен төзәтелмәвен сорадык Азар “төзәтү өчен бөтен мәэһәбләр бер фикергә килергә кирәк. Ә һәрбер мәзһәб үзенә зур эшне алырга тели Шунар күрә шулай кала бирә төрекләр заманында яхшырак иде Алар мөселман булганга, безнең арадагы низагларны битараф хәл итә алалар иде, төзәтергә кирәк булганда, солтаннар безнең бер фикергә килүебезне көтмичәрәк төзәттерә иделәр Бүгенге хәкәм булырга тиешле инглизләр үзләре дә христиан булганга, аларны бер мәзһәб тә кабул итми",— диделәр Ләкин озын моназарәләрдән (бәхәсләрдән) сон инглизләр дә төрек солтаннарының юлын тотканнар Жир тетрәүдән сон җимерелгән гөмбәзне төзәттерергә керешкәннәр Бу чиркәүдә христианнар өчен бик күп мөкаддәс булган әйберләр бар Ләкин минем исемне җибәргән нәрсә мәрмәрдән ясалган Хәзрәти Мәрьямнең бер һәйкәле булды Христиан падишаһлары аңа шул чаклы күп энже, гәүһәр һәм алтын зиннәтләр бүләк иткәннәр, аларны тагарга түгел, янына куярга ла урын калмаган. Бу чиркәү янында “Гомәр жамигы” дигән бер кечкенә мәсжед бар. Бу бик тирән мәгънәле бер тарихи мәсжед икән Ислам гаскәре Кодесны алгач, Гомәр (585—644 елларда яши. Икенче хәлиф) шәһәрне зиярәткә (карарга) килгән. Ул '■Къийамә” чиркәвен караган һәм аны христианнар малы булып калырга тиеш дип кулыннан кәгазь биргән. Папаслар берлә сөйләшкәндә, намаз вакыты житкән Гомәр намаз укырга теләгәч, папаслар бер палас китереп: “Йә, мөселманнарның хәлифәсе, шунда намаз укы Бу Алла йорты!"—дигәннәр. Гомәр: “Мин монда намаз укысам, киләчәктә мөселманнар, монда хәлифә намаз укыды дип, чиркәүне сезнен кулыгыздан алу ихтималлары бар. Андый, минем сүземне боза торган бер эш киләчәктә булмасын өчен, монда намаз укуым муафикь түгел",—дип чиркәү янындагы бер буш жиргә намаз укыган. Соңра мөселманнар бу жиргә бер мәсжед салганнар Ул Хәзрәте Гомәрнен акыллылыгын һәм тугрылыгын күрсәтә торган һаман бер жанлы дәлил булып тора. "Къийамә” чиркәвенең ачкычы әле дә Гомәр тапшырган бер мөселман гаиләсендә тора икән Бүгенге көндә дә шул гаилә чиркәүне ачып яба икән. Инглизләр Кодесны алгач, бу ачкыч мәсьәләсе тагы күтәрелгән. Христиан дөньясының бер мөкаддәс чиркәвенең ачкычы бер мөселман кулында тору монасиб түгел, дигәннәр. Алырга теләгәннәр. Ләкин ачкычның кем кулында булуы турында тагын бик зур низаг чыккан. Һәр мәзһәб ачкычны үзенә алырга теләгән. Шуна күрә ул мәсьәлә тагын искечә калдырылган. Чиркәү эчендә, чиркәүнең вакыфларына тимәү турында Гомәрнен кулы берлә язылган кәгазь дә саклана икән. Кодесда болардан башка да бик күп изге җирләр бар. Тик болары шуларнын ин зурлары гына. Монда урысларның чиркәүләре, үтәлләре (кунак йортлары.) һәм вакыфлары да бар Ялгыз вакыфларынын гына бүгенге килере ике йоз мен алтын сум икән. Монда хәзерге көндә дүрт йөзләп монах һәм кайта алмыйча калган бераз урыс шуны ашап яталар. Элек монда һәр ел егерме мен урыс зиярәтчесе (паломнигы) килә торган Алар монда миллионарча акча калдыра торган булганнар. Русия мөселманнарыннан монда, югарыда сөйләнгән, Нәкышбәнди завиясе (почмагы; тәкыясе) генә бар. Анын да вакыфы (фонды) күп түгел. Ул Русиядән килгән мөселманнарга мосафирханәлек хезмәтен итә килә. Анда унбиш-егермегә якын хаҗга килеп кайта алмыйча калган һәм Русиядән качып чыккан төркестанлылар яшәп торалар. Аларнын кечкенә кәсепләре дә бар Аларнын күбесе пычак кайраучылыкны үзләренә һөнәр итеп алганнар Алар мине туганнары кебек каршы алдылар. Корылтайдагы эшебезне зур дикъкать берлә тәгькыйб итәләр (күзәтәләр). Корылтай ябылунын икенче көнендә без мондагы мөстәкыйль бер мәмләкәт саналган Шәркый Эрдүнгә (Шәркул-Ордун—Трансиордания ) барырга йөрибез. Анда берничә мен мөһажирләр яшиләр. Аларнын кайберләрен без корылтайда күрдек, кайберләре үзләре килеп күрештеләр. Бу мәмләкәт христиан тарихында бик мәшһүр Эрдүн (Йордан.—Г И.) елгасының көнчыгышында кечкенә бер җир. Ул төрекләр вакытында бер мөтәсаррифлык (вилаят; төбәк) кенә булган. Хәзер ярым мөстәкыйль бер мәмләкәт булып. Мәккәй Мөкәррәмә шәрифе әмир Хөсәеннең зур баласы әмир Габдуллага бирелгән. Дүрт йөз мен чамасы халкы булып, күпчелеге гарәп. Анын ярты миллион инглиз лирасы килере бар. Зур шәһәре Гамман. Бу мәмләкәтнең ин зур байлыгы Лут күле (Жансыз дингез—Г И ). Бу күлдә бик күп төрле, һөнәр сәнәгатендә кирәкле булган тозлар, мәгъдәннәр чыга. Төрекләр заманында бу күл шулай буш яткан. Хәзер бер инглиз компаниясе аны эшләтә башлаган Күл буена кечкенә-кечкенә фабрикалар, лабораторияләр салдырган. Мәгъдәннәрне, тозларны чыгарырга тотынган Шундук (шунда ук) коену җирләре эшләнгән. Без барган чакта декабрьнең яртылары булса да, әле читтән килгән бик күп кешеләр коену киемнәрендә су буенда чабышып, уйнап йөриләр иде Суы да жылы иде. Ләкин сунын гажәп бер төсе һәм һичбер су тавышына охшамаган бер тавышы бар. Яр буена дулкынның бәрелүеннән бик күп ак күбекләр җыелган Күлнен өстендә һичбер кош-корт юк. Эчендә дә балык, бака кебек һичбер җан иясе дә яшәми. Ләкин үзенен суы коену өчен бик файдалы, имеш. Коену киемнәребез булмаганга, без коена алмадык. Йөзебезне кулыбызны юдык Авызыбызны чайкадык. Ләкин тәмсез тәме авыздан сәгатьләр буе китмәде. Күл бик бай булса да, әле инглизләр дә анын бөтен байлыгын файдалана башламаганнар икән. Вакытында автомобильчебез (шоферыбыз) килмәгәнгә, вакыт та тар булганга, без Гамманга кадәр бара алмадык. Көнебезне Кодес тирәсендәге тарихи һәм изге саналган җирләрне карарга сарыф иттек. Беренче иттереп Хәлил әр-Рахман дигән бер шәһәргә киттек Ул Кодестан утыз чакрымнар ераклыкта бер авыл. Халкы мөселман Бу шәһәрне Ибраһим галәйһиссәлам, хатыны Сараны күмәр өчен, сатып алган һәм соныннан Ибраһим пәйгамбәрнең якын нәселенең зыяраты булган урын янына корылган. Тарихта да. “Корьән"дә дә Ибраһим галәйһиссәламнен кушымта аты “Хәлил әр-Рахман" булганга, бу шәһәргә дә шул исем бирелгән. Бу зыяратлыкта Ибраһим галәйһиссәлам үзе, хатыны Сара, улы Исхак, анын углы Ягъкуб, анын углы Йосыф торган кебек, бер хикәялегендә гына түгел, чынлап та зыяратлар. Аларнын өстенә бер зур мәсжед салынган, зыяратлар, тимер бармаклар берлә әйләндерелгән көенчә, мәсжед эчендә калганнар. Зыяратлар зур бер таш өстенә эшләнгән булганнар. Ташларнын астын тарих эзләүче жәмгыятьләр казып яталар икән. Безне аларнын эченә кертмәделәр. Мәсжед зур. Төрле җирдә карилар (укучылар) “Корьән" укып утыралар. Мәсҗедне күрсәтеп йөртүчеләр анын тарихи якларын сөйләп аңлаталар. Ләкин бу мәсжеднен янында әллә никадәр теләнчеләр җыелган Һичбер ирек бирмичә теләнәләр. Күрсәтеп йөрүче дә тарихи яклардан күбрәк, әкият тарафынарак сүзне бора, янындагы кешенен кем булганын тикшермәстән, үзе белгән бөтен әүлияләрне шунда җыелган итеп күрсәтергә тырыша Тарихны белгән кешегә бу бик начар тәэсир калдыра. Мәсжед эчендәге төрле хәерчеләр: “Укыган вирдемне (догамны) синен хисапка. Хәзрәте Ибраһимга багышладым Анын кебек бала-чагаң күп булсын. Укыган ясин шәрифне Хәзрәте Йосыфка багышлыйм Бала-чаган анын кебек матур булсын, падишаһ булсын",—кебек вак сату-алулар бик эчне пошыра, һичбер бер төрле иттереп дикъкатьне теләгән нәрсәгә борырга ирек бирмиләр. Бигрәк тә Муса әфәнде (Муса Биги) берлә безнең икебезнең башларыбыздагы бүрекләр бөтен хәерченең күз алдына, сугыштан элек сирәк кенә килеп зиярәт итә торган татар байларын хәтерләтте һәм безне Әхмәд бай (Хосәснов—1837—1906 —Атаклы татар сәүдәгәре) берлә Хәсән Акчурин (1855-1916 — Татарның эре фабриканты.) дип хисапланды булырга кирәк Алар безнең бөтен ягыбызны сырып алып әллә ниләр сөйләнүдән туктамадылар Шунын өчен мәсжед һәм зыяратларны туйганчы карап булмады Тиздән чыгып качтык. Бу урын мөселманнарга изге бер жир булган кебек, ул яһүдиләр өчен дә мөкаддәс һәм зиярәт итә торган урыннары Ләкин алар үзләренең олугларына хөрмәтсезлек булмасын өчен, мәсжсдкә чыга торган баскычларның берничәсеннән югары үтмиләр, пәйгамбәрләрнен туфрагы яткан җиргә аяклары берлә басудан сакланалар икән Шунарга баскычка менә торган җирләр яһүдиләрнең йөзләрен сөрүдән (сөртүдән ) ялтырап беткәннәр Соңгы гарәп-яһүли кычкырышы вакытында мондагы яһүдиләргә ярдәм килмәгәнгә, бик күп яһүди өйләре җимерелгән, үзләре качканнар Синагоглары буш калган Бүген анда бер яһүди утырмый икән Хәлил әр-Рахманнан сон без Бәйтслләхмгә (Вифлеемгә.) киттек. Бу жир- Хәзрәте Гайсәнен туган урыны. Хәзрәте Мәрьям корсаклы булгач, монастырьдан куганнар Аны хөрмәтсез итәргә теләгәннәр Шул яшь хатынны саклау өчен Йосыф исемендә бер яхшы кеше Хәзрәте Мәрьямгә өйләнгән Үзе хөрмәтле карт булганга, үзенең исеме берлә Хәзрәте Мәрьямне саклаган Бала туар вакыт җиткәч, андый-мондый тавыш чыкмасын дип. Мәрьямне ишәккә атландырып, аулак бер жир эзләргә дип чыгып киткән Уйлаган җиргә барып җитә алмаган Юлда юлаучы туктый торган бер җирдә Хәзрәте Гайсә дөньяга килгән Менә бу җир—шул урын Ул җирдә Константиннын (Византия императорының ) хатыны Елена тарафыннан зур бер чиркәү салынган Ул бик матур иттереп эшләнгән һәм мозаик берлә бизәлгән. Миңа инде мен ярым ел вакыт үткән булса да. әле мозаик эшләренең бик күбесе сакланган. Боларны күргәндә Бизанс (Византия ) мәдәниятенең никадәр гирөн булганын күз алдына китерәсең. Хәзрәте Гайс > туганның соңында, аны юганнар Ул жир бер чокырлы таш Ул да чиркәү эчендә калдырылган Аннан сон бала йоклатырга бишек булмаганга, аны печән-салам ашый торган тагаракка салганнар. Ул жир дә хәзер изгеләнгән һәм аерым итеп тотып алынган. Гайсә туган вакытта күк йөзендә бик зур галәмәтләр булган Йолдызлар ана сәҗдә иткәннәр һәм җиргә иңгәннәр, имеш. Йолдыз төшкән җир дип тагын бер җирне аерып куйганнар. Анда алтыннан бер йолдыз сурәте да ясаганнар Уртасындагы тишектән йолдыз җиргә сенеп киткән, имеш. Әлбәттә, боларнын бик күбесе артгырылган. Ләкин Гайсәнен шунда тууы мәгълүм бер нәрсә. Шунар күрә бу җир—христиан дөньясы өчен бик зур хөрмәтле урын Анын бөтен тирәсенә бик күп монастырьлар салынган. Чиркәүнең эче, Кодестагы күк, төрле мәзһәбләргә бүлеп бирелгән. Бу мәзһәбләр дә бер-берсенә каршы дошман бер вазгыять алганнар. Безгә чиркәүне бер әрмән побы күрсәтеп йөрде. Сөйли, тарихны да яхшы белә. Ул безгә әллә нинди кирәкмәгән тәреләрне күрсәтеп, башыбызны әйләндермәде Тарихи якларына дикъкать итте. Шуңарга без бу попдан бик рази калдык. Чиркәүнең тирә юнен карап йөргәндә, монастырьларының беренең ишегенә язылган бер кәгазь безне гаҗәпкә калдырды. Анда “Хатыннарга керергә мәмнүгь (тыелган)",—дип язылган. Моның сәбәбен белер өчен ишекне кагып, сорамакчы булдык. Ләкин ишектән берәү дә чыкмады. Әрмән побы сәясәт ясады булырга кирәк, монын мәгънәсен безгә аңлатмады. Аннан чиркәүнең башына чыгарга булдык. Безгә кечкенәрәк монахлар юлбашчылык иттеләр. Уңайсыз гына баскычтан үрли башладык. Бераз менгәч тә, бер зур чиркәү кынгыравы юлыбызны каплады. Ни күзебез берлә күрик: кыңгырауга урысчалап фәлан- фәлан тарафыннан, фәлан елда Тула шәһәрендә эшләнгән, дип язылган. Юл күрсәтүче: "Бу баш үзе дә урыслар тарафыннан эшләнгән. Мондагы рум монастыры бөтенләй урыс акчасына яши иде. Хәзер Русиядән килүче киселгәч, акча да бетте. Румлар (греклар.) бик ярлыланды",—диде Юлда очраган кыңгырауларның барысының да Русиядә эшләнгән булганы күренә иде. Башына менеп җитеп, шәһәрне карадык. Урыс акчасына эшләнгән зур-зур биналарны югарыдан сәер иттек (күзәттек.). Аларда безнен халкыбызның да маңгай тирләре берлә эшләнгән миллионнарның әрәм булып ятуына ачындык. Акрын гына төшә башладык. Кынгырау янына килгәч, Муса әфәнде: “Кагып карыйкмы әллә? Бу бит безнен халыкның акчасына эшләнгән”,—диде. Мин дә шул әрәм акчанын җылаганын ишетәсем килеп китте. Монахка сөйләдек. Ул: “Юк, ярамый. Аны зур бәйрәмнәрдә генә кагалар”,— диде Карыйсы җирләрен карап бетердек. Чиркәү бик искергән, сәләмәләнгән булганга, “ник төзәтмисез?”—дип тагын сорадык. Чиркәү төрле мәзһәб арасында бүленгән. Төзәтү өчен бер фикергә килергә кирәк. Шуны булдыра алмыйбыз, диделәр. Бу ислам дөньясына каршы эшләрдә берләшә белгән христиан дөньясының үзенен бик зур изге урыннарын саклауда берләшә алмавына гаҗәпкә калып, чиркәүдән чыктык та, бу шәһәрдәге мәсҗедне карарга киттек. Мөселманнар аз булганга булырга кирәк, монда мәсҗедләре зур да, бай да түгел; тарихи кыйммәте дә юк иде. Урамга чыксак, бер төркестан түбәтәйле әфәнденен бер кибеттә сату-алу иткәнен күрдек. Чыннан да бу кеше фирганәле Габделкәрим исемендә бер үзбәк булып чыкты Большевиклардан качып чыгып, элек Әфганстанга, аннан акрын- акрын Кодеска кадәр килеп чыккан. Хәзер Бәйтеләхмдә кечкенә генә бер кибет ачып, христианнарның шәмнәрен, вак-төяк изге китапларын, хәтта тәреләрен сатып сәүдә итә икән. Безне, туганнарын күргән кебек, каршы алды. Хәзер (бик тиз.) кибетне ябып, өенә чәй эчәргә алып керде. Бу әфәнде инде монда бер гарәп хатынына өйләнеп, үзенен гаилә нигезен дә корган һәм ике баласы да булган икән Ике-өч яшьлек зур кызы үзбәкнең бөтен төсләрен алып чыккан. Ләкин теле, “баба”дан (әтидән.) башкасы, гарәпчә. Үз иленнән хат-хәбәр булмауга бик зарланды. Без дә белгән мәгълүматны биреп аерылдык. Кодеска кайтып, анда күрергә өлгермәгән җирләрне караштык Монда безнен өчен иң кызыгы Кодес каласын урап алган койма иде. Бу койма шул кадәр нык, шул кадәр биек итеп салынган, инде дүрт йөз ел үткән булса да, әле бер кирпече дә төшмәгән иде. Койманы Сөләйман Бануне (XVI йөздә идарә иткән госманлы солтаны ) эшләткән Бу җирләр анын атасы Явыз Сәлим вакытында Төркиягә кушылган булган. Сөләйман Кануни Кодесны зиярәт иткәннен сонында, халыктан: “Сезгә бүләк бирергә телим. Сез нәрсәгә мохтаҗсыз?”— дип сораган. Ул вакытларда шәһәрне бәдәвиләр (күчмә гарәпләр.) килеп басып, талап торганга, халык шулардан котылыр өчен: “Безгә бер койма кор Бәдәвиләр үтәрлек булмасын”,—дигәннәр. Сөләйман Кануни шул койманы кордырган. Шуннан сон Кодес халкы тынычланган. Без койманы әйләнеп чыгарга теләдек. Ләкин монын өчен ин аздан дүрт сәгать вакыт күбрәк кирәк икән. Без койманын төрле капкаларын карап, каравыл ясалган җирләренә чыгып, тирә-юньне күздән кичердек Койманын тарихы, максаты һәм шуна сарыф ителгән көч хакында төшендек. Анын салынуына, көн исәбе берлә, миллионнарча эшче көне киткән Анын өчен, шөбһәсез, миллионнар-миллионнар акча түгелгән. Аны еллар буе ун-егермешәр мен кеше эшләгән. Хәзерге көндәге биш Анкараны корырлык материал киткән. Төрекнен ул вакыттагы ин зур Мөһәндисләре (инженерлары) монын өчен баш ваткан. Ни өчен төрекнен ин зур падишаһы—мөселманлыкның көчле хәлифәсе—моны эшләткән9 Ул вакытта бу көчне, бу материалны, бу акчаны төрек халкынын үз файдасына куя алачак бер урын юк идеме9 Бар иде Ул төреклек өчен дә, мөселманлык өчен дә Кодестан кырык мәртәбә әһәмиятле бер урын—Идел буенда урыска каршы төрк-татар милләтенең корган Казан каласы, мөселман өммәтенең христианлыкка каршы корган Казан ханлыгы иде Ул шул көннәрдә Иван Грозный берлә үзенен барлыгын, иреген саклар өчен канлы сугышта иде. Ул шул илнен ислам мәдәнияте астында яшәве өчен мен төрле корбан берлә үзен сакларга тырыша иде Ул үзенен көче берлә генә урыс агымын, христианлык ташкынын туктата алмаганын күргәч, үзенен мәсҗедләрендә исеменә хотбә укыла торган хәлифәсенә—Сөләйман Канунига дин исеменнән ислам байрагын сакларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иде Ул урыслыкка каршы гасырлар буе чик саклаучы булып килгән, төрк илләренен сакчысы булган Казанны бергәләшеп саклашырга үзенең олуг агасы итеп яна ялварган иде, ялынган иде Аз гына көч бирә күр, урысларга каршы ике генә сүз сөйли күр, дип күз яшен түккән иде Сөләйман "Мин, бөтен мөселманнарым хәлифәсе, җир йөзенең солтаны, диңгезләрнең падишасы, әмирләрнең әмире Мин андый вак, Казан кебек эшләр берлә вакланыйммы? Минем алдымда зур эшләр гора: Кодесны зур койма берлә әйләндерәсе. Крит атасын (атавын ) камасы, Венаны мохасарә итәсе (камап аласы.) бар Китегез, башны әйләндереп йөрмәгез, мине ваксытмагыз”,—дип, Казаннын күз яше эчендә булган илчеләрен кире борып җибәргән иде. Ана инде дүрт йөз елга якын вакыт үтте Сөләйман Канунинын менләрчә- менләрчә гөрекләрнен канын түгеп, еллар буе сугыштан сон алган Крит атасы бүген Юнанстаннын (Грециянең) яхшы зәйтүн үстерә торган бер губернасы булды. Кодесның әйләнәсенә миллионнарга төшереп эшләткән кальга арган каргаларның кунып каркылдый торган җиргә әйләнде. Вена шәһәре бар да билгеле. Казан нишләде' Ул урыс агымына үзе генә каршы тора алмады, төрк илләренен сакчысы үтерелде. Урыс ташкыны Казанны гына түгел, бөтен Идел буен басты. Себерне алды, Кырымны таптады, Төркинне Кара диңгезнең бу ягыннан куды. Төркестанны басты. Балкаңны аякландырып, Төркиянең берлеген парчалалдырды (җимерде ), Төркиянең бөтен барлыгын бер сорау тамгасы астына алды... Сөләйман Кануни Иван Грозный кадәр булмыйча, анын бер командиры чаклы гына бер милләтче булган булса иде һәм Казанга кечкенә генә бер ярдәм кулын сузган булса иде, Төркия башына бәла булган бер урыс империясе кайдан чыгар, кайдан куәт алыр иде дә. Сөләйман Кануни корган Госманлы империясен кем җимерер иде? Нинди юл берлә ул төрк мәдәниятенең бишеге булган Төркестанны таптар иде? Бу сорауларның җаваплары төрк дөньясы өчен бигүк ямьле хатирәләрне ачмаганга һәм төрк (бу сүзнең бу рәвешле язылышы -төрки' мәгънәсен белдерә ) кабиләләре арасындагы мөнәсәбәтнең табигый булмаганы күрсәткәнгә күрә, алар турында сүзне бу урында озайтмыйча, Кодес сәфәрен тәмамлыйк

Реклама