ИҖАТ ОФЫКЛАРЫ

дуллиннын драма жанры үзенчәлекләрен һәм бүгенге татар театрын өйрәнүне, бәяләүне максат итеп куйган "Офыклар киңәйгәндә" исемле тәнкыйть мәкаләләре җыентыгын зур кызыксыну белән кулга алдым. А. Әхмәдуллин дистә еллар дәвамында татар сәхнә әдәбиятын нәтижәле өйрәнеп килә. Аның “Ничек сурәтләргә сине, замандаш" (1976), “Сәхнә әдәбияты һәм тормыш" (1980), “Татарская драматургия" (1983). “Фәтхи Бурнаш" (1988). "Дөреслеккә ирешү юлында” (1993) кебек китапларында. "Татар әдәбияты тарихы"нын 3-6 томнарының драматургиягә бәйле бүлекләрендә, шулай ук дистәләгән җыентыклардагы, газета-журналлардагы мәкаләләрендә әлеге төрнең мәйданга килгәннән алып бүгенге көнгә кадәрге үсеш-үзгәреш тенденцияләре. традиция-яналыклар. классик һәм бүгенге көн авторларының сәнгатьчә фикерләүдәге табышлары һ б. жентекле рәвештә һәм фәнни нигезгә салынып тикшерелә. Галимнең яна китабы да әлеге эзләнүләрнең дәвамы булып тора. Хезмәтнең беренче бүлеге "Драматургия һәм театр сәнгате" дип атала. Биредәге мәкаләләр циклында А. Әхмәдуллин заман үзгәрешләрен оста тоемлаучы. нечкә эстетик зәвыкка ия тәнкыйтьче булып ачыла. XX гасырнын сиксәненче еллары уртасыннан җәмгыятьтә башланып киткән үзгәрешләр дөньяга карашыбызга зур йогынты ясап, әдәби- ят-сәнгать мәсьәләләренә дә башкача карарга этәрде. Мона кадәр татар әдәбиятының. шул исәптән драматургиянең ИҖАТ ОФЫКЛАРЫ шактый өлеше социалистик реализм кысаларында язылу белән бергә, аларны сәнгати яктан өйрәнү дә еш кына идсологик принциплардан чыгып башкарылды. Ә яңарыш чоры килгәч, бик күпләр икеләнеп торган вакытта, тәнкыйтьче сәхнә әдәбиятын яңача өйрәнүнең юлларын. төп юнәлеш-нигезләрен билгеләгән мәкалә белән чыга. Шунысы игътибарга лаек, әлеге мәкалә академик М. Хәсәновнын алдарак язылган, гомумән татар әдәбиятын яңача өйрәнү проблемаларына багышланган хезмәте белән аваздаш. Танылган ике әдәбият галименең татар сүз сәнгате үткәненә һәм бүгенгесенә караган мәсьәләләрдә концептуаль яктан фир . кердәшләр булуы ачык чаН гыла. А. Әхмәдуллин драматургия тарихына бәйле тема-жанр өлкәсендәге, сәнгатьчә сурәтләү алымнарындагы казанышларны күрсәтү белән бергә, алдагы тикшеренүләр өчен житди сораулар да куя Менә аларнын кайберләре: үзебездәге сәхнә әдәбияты белән чит илләрдә иҗат ителгән пьесаларның (Г Исхакый. X. Хәмидуллин) әдәби-эстетик бәйләнешен ачу; совет чорында трагедия жанрының уңышларга ирешмәү һәм сатирик комедиянең төссезләнү сәбәпләре, психологик драманың XX йөз башы югарылыгыннан әллә ни күтәрелә алмавы; аерым тема-проблемаларның артык күпертелүе; Шәрык традицияләре дәвамчанлыгы; шәхес концепциясен аңлауда һәм сәнгати чагылдыруда берьяклылык һ.б. Шунысы шатландыра, тәнкыйтьче сорау-мәсьәләләрне куеп кына калмый (анысы да бик мөһим), үзенен күпсанлы язмаларында аларга жавап эзли, аерым мәсьәләләр буенча шактый житди ОФЫД АР киңәйгәндә Азат Әхмәдуллин. Офыклар кинәнгәндә Казан: Татарстан китап нәшрияты. 2002 ел. тикшеренүләр дә алып бара. XX гасырмын туксанынчы еллары татар драматургиясенә күзәтү төсендә язылган мәкаләсендә ул әлеге чорнын үсеш тенденцияләрен билгели, табышларны һәм кимчелекләрне аерып күрсәтә. Авторга аналитик фикерләү, нәтиҗәләр ясау хас. Ул кыска, әмма мәгънәви тирән штрихлар белән драматургларнын соңгы еллар иҗатында чагылган сәнгати үзенчәлекләрен ача. Бу урында үз стиле күренеп торган талантлы драматург Р. Хә- мид турындагы өзекне китерми мөмкин түгел: Р. Хәмиднен саф драма вә трагедияләре дә гаять үзенчәлекле, анын кырыс вә гаҗәеп тормышчан геройларга, символикага, метафораларга ия пьесалары сәхнәләштерү өчен шактый ук авыр Автор гади-гадәти чынбарлыкта тетрәндергеч ситуацияләр таба белә". Тәнкыйтьченең принципиаль күзәтүләренең тагын берсенә тукталып үтәсем килә Безнен сәхнә әдәбиятында комедия жанры аерым урын алып тора. Драматургия үсешенең аерым чорларында ул әйдәүче жанр буларак алга чыга. Шул ук вакытта, аерым хезмәтләрдә комедиянең театрлар репертуарында күбәеп китүе, аларнын бер өлешенең коры тамашага нигезләнүе, автор һәм режиссерларның зәвыксыз тамашачыга йөз то- гуы турында борчулы фикерләр дә яңгырый А. Әхмәдуллин хәзерге драматургиядә әлеге жанрның алга чыгуын билгеләп кенә калмый, анын түбәндәге сәбәпләрен дә күрсәтә: 1) күпчелек комедияләрнең иҗтимагый эчтәлекле булуы; 2) тамашачыны рухи хөрлеккә чыгару, күңелен күтәрү ягыннан бер жанрның да комедия белән ярыша алмавы. 3) көлүнең төрле төсмерләреннән файдаланып, бүгенге идеалсыз тормышны күпмедер бизәве, 4) заман үзенчәлекләрен чагылдыруы белән халыкның эстетик зәвыгына гуры килү. Бу инде авторның җитди эзләнү-уйланулары, комедия жанрының урынын билгеләүдә табылган нәтиҗәләре дигән сүз. Классик драматургларыбыздан Ф Халиди, Г. Исхакый, Һ Такташ. Т. Гыйззәт иҗатларына бирелгән бәя, аларның һәрберсенең бай мирасыбыздагы урынын билгеләү омтылышы заманчалыгы, фикер ачыклыгы һәм төгәллеге белән аерылып тора. Ә инде авторның Г Исхакый драматургиясенә бәйле эзләнүләре, аның иҗат яңалыгын билгеләве, гомумән, яңа сүз булып яңгырый Әйе, татар халкының боек улы Г Исхакый XX гасыр татар әдәбиятына һәм иҗтимагый-фәлсәфи фикер үсешенә гаять зур өлеш керткән шәхес була рак туксанынчы еллар башыннан өйрәнелеп килә. Аның тормыш һәм иҗат юлы турында байтак хезмәтләр дөнья күрсә дә, бу әдипнен бай мирасын, әсәрләренең идея-эстетик үзенчәлеген әле безгә өйрәнәсе дә өйрәнәсе Әдип ижа- тын тикшерүнең төп юнәлеш-ориентир- лары галимә Р. Ганиева тарафыннан билгеләнгән булса (Мирас.—1998.—.№5), А. Әхмәдуллин XX гасыр башы Яңарышының нигез ташларын салучыларның берсе булган Г. Исхакыйнын сәхнә әдәбияты өлкәсендәге эшчәнлеген. татар драматургия тарихы белән тыгыз бәйләнешен тикшерә. “Татар чаткы яшәешенең төрле якларын гомумкешелек кыйммәтләре ноктасыннан” бәяләгән олпат зат пьесатарынын яңалыгын автор түбәндәгеләрдә күрә: милли жанлы образ-характерлар ижат итү; чорның гаять җитди тема-проблематарына нигезләнгән яңа эчтәлек алып килү; кеше күңеленең тирән катламнарын ачып, анын ныклыгына һәм, кин мәгънәдә, милләтебез рухына мәдхия уку, анын "авырткан нокталарын” билгеләү аша киләчәккә үсеш юлын, юнәлешен күрсәтү; ислам фәлсәфәсе белән бергә Гаребнсн эстетик фикеренә дә иркен таяну; сурәтләүнең алым-чараларын тагы да үстерү, баету аша сәнгатьчә дөреслеккә ирешү һ. б. Г. Исхакый иҗаты турында бүген дә төрле фикерләр очрый. Берәүләр, Октябрь инкыйлабыннан сон татар әдәбияты Исхакый ижаты йогынтысыннан башка үсте дисә, икенчеләр, гомумән, милләтпәрвәр шәхес әсәрләре үз вакыты өчен генә әһәмиятле булып, бүген инде кыйммәтләрен югалтты дип саный Мондый фикерләр, кызганыч ки. А. Гыйләжев белән А. Яхин кебек танылган әдип һәм галим тарафыннан да әйтелде Шуларга бәйле рәвештә Г Ис- хакыйнын татар драматургиясенә алып килгән яңалыклары һәм аңа йогынтысы турында А Әхмәдуллин фикерләренең кыйммәте тагы да үсә. Жыентыкта- гы Г Исхакый турындагы язмалар белән танышкач, күпләрдә әдип пьесаларына тагын бер мәртәбә мөрәҗәгать итү теләге туар, мөгаен Тәнкыйтьче өчен объективлык хас, ул фикерләрен теоретик яссылыкта аңлатып кына калмый, аларны теге яки бу авторның ижатын җентекле тикшерү аша дәлилли дә Ф. Бурнаш. һ. Такташ, Т. Гыйззәт иҗатлары турындагы язмалар әнә шундый Ул әлеге авторларның әсәрләрен мактау яисә каралту юлыннан китми, ә алар иҗатында дөреслек һәм рәсми идеология тартышын ачык11. .к ларга тырыша. Китап авторы мона кадәр игътибардан читтә калган фактларны таба, аларны әдипнен сәнгатьчә фикерләү үзенчәлеге аша бәяли, үз чоры һәм бүгенгебез өчен яналыгын ача А Әхмәдуллин татар драматургиясен тар кысаларда гына тикшерми, үзенең мә- калә-язмаларында атаклы рус әдибе Ф Достоевскийнын "Шайтаннар"ына да. Европаның фәлсәфи-эстетик фикеренә көчле йогынты ясаган Ницше тәгълиматына да шактый иркен мөрәҗәгать итә. Бу исә аның эзләнүләр колачын бермә-бер киңәйтә. Чорыбызның күренекле драматургы Т. Миннуллин иҗатына битараф кеше юктыр, мөгаен. Гаять актив, нәтиҗәле эшләүче әдипнен спектакль премьераларына бәяләмәләр дә вакытында чыгыл килә. Шулай да Т. Миннуллин иҗатын эзлекле өйрәнеп килгән, һәр әсәренә карата дип әйтерлек фикер-мөнәсәбәтен белдергән, иҗат серләрен укучы- тамашачыга таныткан тәнкыйтьче— А Әхмәдуллин. “Туфан Миннуллин театры" төшенчәсен нигезләүче, аның төп хасиятләрен ачучы кеше ул. Әлеге җыентыкта драматургның соңгы еллар иҗатына әтрафле күзәтү ясала, бәя бирелә, форма һәм эчтәлек өлкәсендәге табышлары билгеләнә. "Әниләр һәм бәбиләр". “Хушыгыз". "Илгизәр плюс Вера". "Шәҗәрә”. "Сөяркә" кебек пьесаларга һәм алар нигезендә куелган спектакльләргә бәяләмәләре яшь тәнкыйтьчеләр, театр белгечләре өчен менә дигән өйрәнү мәктәбе була ала. Ә инде 3 Хәким өчтомлыгы турындагы мәкаләсе фикер тирәнлеге белән аерылып тора Тәнкыйтьче кабатланмас үзенчәлекле прозаик һәм драматургны ача. анын ижзт йөзен, стилен билгели. А Әхмәдуллин үз язмаларын төрле рәвешләрдә тәкъдим итә. Әйтик. "Шәҗәрәгә бәяләмә диалог формасында булса. Әлмәт театры спектакльләрен ул репертуар сайланышы, режиссер табышлары һәм артистлар уены ягыннан өчкә бүлеп тикшерә. Автор кирәк урында шактый усал тәнкыйтьли, уңышсызлыкнын сәбәпләрен ача, кинәш-фикерләре белән бик теләп уртаклаша. К. Тинчуринның "Сонгы сәлам "е буенча куелган спектакль турындагы мәкаләсендә ул пьесаның фикер ачыклыгына, герой үлеме сәбәпләрен билгеләүгә зыян китерә торган кыскартуларның акланмавын әйтә. Ә менә 3. Хәкимнең "Күрәзәче" спектакле моңсу комедия дип тәкъдим ителсә дә, А Әхмәдуллин анын трагикомедия жанрына тартым булуын нигезли Тарихы мен елдан артып киткән әдәбиятыбызның үсеш-үзгәреш этапларын, ана йогынты ясаган фәлсәфи-эстетик карашларны, халык тормышы белән тыгыз бәйләнешен, традиция һәм янача- лыкларнын үзара мөнәсәбәтен, әдәби әсәрне анализлау критерийларын бары тик ныклы теоретик һәм методологик принципларга таянып кына объектив ачыклап була. А. Әхмәдуллин хезмәтенең "Әдәбият белеме һәм әдәби тәнкыйть" дип аталган икенче бүлегендә әлеге катлаулы мәсьәләләргә бәйле теоретик сораулар тикшерелә һәм аерым әсәрләрдәге табыш-югалтулар ачыклана Татар әдәбият белеме совет чорында марксистик-ленинчыл методологиягә нигезләнде. Аның төп принциплары белән килешмәгән хәлдә, алмашка нәрсә тәкъдим итәргә9 Ф. Мусин. Ф. Хатипов, Т Галиуллин кебек галимнәрнең бу мәсьәләгә мөнәсәбәтләре газета-журналларда басылып чыкты. А. Әхмәдуллин әдәбият тарихын, шул исәптән совет чорын бәяләгәндә, бер чиктән икенчесенә ташлану тарафдары түгел. Аның фике- ренчә. Октябрь инкыйлабына кадәрге әдәбиятыбызны ислам фәлсәфәсе ноктасыннан карап кына анлап була. Гомумән. әдәбият үсешенең төп тенденцияләрен билгеләгәндә, аерым әдипләр иҗатына бәя биргәндә, милли мәнфәгать чагылышы һәм гомумкешелек кыйммәтләре нигез булырга тиеш дип саный ул. Бу урында тагын бер мәсьәләгә тукталмый мөмкин түгел. Автор Ф Мусин- нын кайбер фикерләре белән бәхәскә керә. Аерым алганда, анын Г. Ибраһимов 1917 елга кадәр гомуммилли позициядә торып, совет чорында гына "тар сыйнфый кысалар"га эләгүе турындагы карашын кире кага. “Мәсьәләне болай итеп кую безнен язучылар, әйтерсең лә, бары совет җәмгыяте шартларында гына сыйнфый көрәш тәгълиматына килделәр. дигән тарлыкка этәрә", ди. Соңгы фикер белән килешеп бетмәс идем. Мәсьәлә, күрәсең, "сыйнфый көрәш" төшенчәсен ничек аңлау һәм аңлатуга кайтып кала. Дөрес, Октябрьгә кадәр Г Ибраһимовта гына түгел, Г. Исхакый, Г Тукай. Ф Әмирхан һ. б. күп кенә әдипләрнең әсәрләрендә дә социаль тигезсезлек мәсьәләсе кискен итеп күтәрелә. Әмма аларның берсе дә бай һәм ярлы, капиталист һәм пролетариат каршылыгын бер-берсенен бугазына ябышу. кан түгү, юк итү рәвешендә сурәтләми. Ә бит төрле сыйныфларнын үзара килешә алмавы, алай гына да түгел, дошманлыкны н һаман арта баруы һәм бер-берссн юк итү белән генә тәмамлануы бары тик совет чорында гына төп идея буларак яши башлады Икенче урында Ф Мусиннын “совет чорындагы әдәбиятыбызны, беренче чиратта, зур югалтулар дәвере дип карарга тиешбез" дип бәяләве белән А. Әх- мәдуллин принципиаль төстә килешми. Мондый караш әдәбият үсешендәге тулы бер дәверне, дистәләгән әдип ижа- тын юкка чыгаруга китерә, ди ул. Алай ук түгел инде. Мәсәлән, А. Әхмәдуллин үзе китергән Г Исхакый ижатына мөрәҗәгать итик. Бәхәссез, XX гасыр башы татар әдәбиятынын үсеш юнәлешен билгеләүчеләрнең берсе булган әлеге олы әдипнең мирасы совет чорында актив иҗат иткән К. Тинчурин, Һ Такташ, Гали Рәхим, Н. Исәнбәт, Ә. Еники кебек дистәләгән язучыга таныш булган, алар анын шифалы йогынтысын тойганнар, билгеле бер дәрәҗәдә традицияләрен үстергәннәр Ләкин шул ук вакытта, XX гасыр уртасында иҗат мәйданына килгән әдипләр Г. Исхакый әсәрләрен белми үстеләр бит. Әгәр дә аның “Ике йөз елдан сон инкыйраз”. “Зөләйха", “Көз" һ. б шедеврлары халык арасында таралган булса, милли үзаңыбыз шулкадәр түбәнәер идеме икән9 Мондый мисалларны күпләп китерә алабыз Социалистик реализм кысаларында булмасак, Г Иб- раһимовнын "Адәмнәр”еннән сон — натурализм, Г Ибраһимовнын “Яшь йө- рәкләре”сннән. Ф Бурнаш, Һ. Такташ, Г Рәхим кебек әдипләрнең уңышлы әсәрләреннән сон романтизм юнәлешләре киң мәйдан алып үсеп китмәс идеме? “Югалтулар дәвере” дигәндә Ф Мусин әнә шуларны күздә тота бит Г Исхакыйнын "Көз '. Ф Әмирханның “Шәфигулла агай”, Р Мөхәммә- диевнен “Ак кыялар турында хыял" әсәрләрен анализлаган мәкаләләр һәм Н Исәнбәт, Н Фәттах, Г Ахунов, Т. Галиуллиннарнын иҗат портретына штрихлар буларак бирелгән язмалар матур тел белән язылып, әдәби әсәр кебек җиңел укыла Автор кыска, җыйнак бәяләмәләрендә җитди гомумиләштерүләр ясый һәм һәр әдипнең үзенә генә хас табыш-үзенчәлекләрен билгели А. Әхмәдуллиннын күпкырлы эшчәнлегенә сокланмый мөмкин түгел. Унивсрситстга лекцияләр уку һәм әдәбият белеме, әдәби тәнкыйть, драматургия тарихы, театр сәнгате буенча дистәгә якын китаплар чыгарудан тыш, ул дистә еллар дәвамында мәктәпләр өчен программалар. дәреслек һәм хрестоматияләр эшләүдә актив катнаша, дөресрәге, бу эшне җитәкләп бара Без сүз алып барган хезмәтнең “Матур әдәбият һәм мәктәп" дип аталган өченче бүлегендә дә программа-дәреслекләр төзүнен нәзарый-методологик принциплары, әдәбиятны укыту методикасы, анын үсеш-үзгәреш перспективалары үзәктә тора. Әйе. мәктәп елларында укучы нын шәхесе формалаша. дөньяга карашы билгеләнә һәм әнә шул процесста ин үтемле чараларның берсе булган әдәбиятның эчтатеге, аны укыту юллары гаять мөһим урын алып тора. Фикер төрлелеген инкарь итмәстән, укьггу эшендә билгеле бер принципларга, методологик нигехтәматәргә таяныла. Аларнын аеруча мөһимнәрен А. Әхмәдуллин аерып та чыгара дини- суфыйчыл һәм романтик фикерләү өстенлек иткән Урта гасыр әдәбиятын нинди нигездә өйрәнергә0 Әдәбияттагы Шәрык һәм Гареб йогынтысының, үзара бәйләнешенең нигезе кайда, нәрсәдә0 Әдәбият программаларында Г Исхакыйнын урынын ничек билгеләргә? Хәзерге ижат методларын, әдәбияттагы шәхес концепциясен ничек аңлатырга? Әнә шундый сораулар буенча үз карашлары белән уртаклашып, автор мәктәп дәреслекләренен нигезен тәшкил иткән фикерне ассызыклап күрсәтә: "Кешегә кешелекле, миһербанлы мөнәсәбәт, кешене югары көч вәкиле яки табигать баласы буларак карау һәм сурәтләү беренче урында торырга тиеш" Мәктәптә әдәбият укытуны камилләштерү һаман җитди мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә Профессор А. Әхмәдуллин җитәкчелегендә һәм доцент А. Яхин тарафыннан төзелгән программа-дәреслекләр, алар буенча укытуга бәйле фикер-карашлар татар вакытлы матбугатында инде байтак булды. Авторлар үзләре дә шактый кискен мәкаләләр белән чыктылар. Әлеге хезмәттә дә А. Әхмәдуллиннын бу мәсьәләгә караган ике язмасы урын алган Автор оппоненты А. Яхин төзегән программа-дә- реслекләргә, ул тәкъдим иткән укыту ысулларына тирән анализ ясый Анардагы яңалык һәм табышларны җентекләп барлау белән бергә, аерым мәсьәләләрдә бәхәскә керә, үз карашын белдерә. урыны белән тәнкыйть тә итә. "Офыклар киңәйгәндә" җыентыгы А. Әхмәдуллиннын күпкырлы иҗат эшчәнлегсндә билгеле бер этапны тәмамлау. нәтиҗәләр ясау булып тора. Анын фикер һәм карашлары белгечләрне генә түгел, ә киң катлам укучыларны да битараф калдырмас дип уйлыйм

Реклама