Чордашларыма

Мин яшимен сезнең арагызда. Мин яшимен сезнең белән бергә. Барып була сезнең белән яуга, Кереп була сезнең белән гүргә. Мин сагынып искә алачакмын Сезнең белән үткән елларымны. Мин тагын бер тапкыр үтәр идем Сезнең белән үткән юлларымны. Мин дә төшеп калганнардан түгел. Мин шулай ук әллә кем дә түгел. Сездән артык җирем булмаса да Мин, әлбәттә, сездән ким дә түгел. Белеп яшим мин үз дәрәҗәмне, Яхшы беләм мин үз урынымны. Мин юкка да борын салындырмыйм һәм күтәрмим юкка борынымны. Егетлекләр эшләштерсәм дә мин, Беркемгә дә этлек эшләмәдем. Беркемгә дә өреп калганым юк. Беркемне дә юкка тешләмәдем. Ә үземә өрүчеләр булды. Мин алар1а юри эндәшмәдем. Миннән талантлылар, батырлар бар— Мин алардан бер дә көнләшмәдем. Роберт МИҢНУЛЛИН (1948) шагыйрь, публицист, җәмәгать эшлеклесе Күпсанлы китаплар (балалар өчен шигырьләр, лирика, әдәби һәм иҗтимагый публицистика) .шторы Респубтиканын Г. Тукай һәм М Җәлил премияләре, халыкара Г X Андсрсен исемендәге Почетлы Диплом лауреаты. Казанда яши Кичерерсез мине, кирәк чакта Сезнең төсле әгәр булалмасам. Кешеләргә сез эшләгән кадәр Игелекләр әгәр кылалмасам. Сезнең белән мин ярышмыйм—сезне Тырышсаң да узып булмас иде... Ә шулай да сезнең үзегезгә Миннән башка кызык булмас иде. Мин, әлбәттә, сезнең кебек түгел— Үзгәралмыйм. үзем аңласам да. Сезнең янда мин чәүкә дә түгел, Күгәрчен үк була алмасам да. Курыкмагыз, мин таракан булып Беркайчан да төшмәм ашыгызга. Киртә булып ятмам юлыгызга. Кайгы (>улып килмәм башыгызга. Сезгә күбрәк шатлык китерермен. Мин тоз салмам сезнең ярагызга... Рәхмәтле мин сезнең һәммәгезгә Алган өчен мине арагызга. Мин яратам сезне, чордашларым! Сез кадерле миңа барыгыз да! Шуңа күрә дә мин сезнең белән, Шуңа да мин сезнең яныгызда! Синең чәчләр әле кара иде Фәрит Мөхәммәт шинга Синең чәчләр әле кара иде, Күңелләрдә дәрман бар иде. Татарстан Дәүләт Советының Заллары да безгә тар иде. Эшләдек без кулдан килгәнен дә, Килмәгәннәрен дә эшләдек. Кулдан килмәсә, без тешләшмәдек, Иреннәрне генә тешләдек. Кайнар заманның да. Казанның да Син эченә кереп кайнадың. Мәскәүнең дә көен көйләдең син, Казанның да җаен җайладык. Ә без исә янәшәңдә булдык, Синең белән бергә атладык. Акладыкмы халык ышанычын? — Миңа калса, әйе, акладык. Тик артыгын эшли алмас иде Кем булса да безнең урында. Ә чәчләргә чаллар төшкән икән, .Ансы гына аның ерунда! Чыгармаслар жырлар без яшәгән. Без эшләгән чорлар турында. Безнең дәвер үзе җыр шикелле... Без һәммәбез тарих кулында. Болай гына тормас дөньялары. Килми калмас башка патшалар. Кайтмый калмас безгә мөстәкыйльлек Ансын инде эшләр башкалар. Тормыш дәвам итәр моннан соң да. Безнең картаюга карамас... Ул дәверләр генә кире кайтмас. Синең чәчләр генә каралмас. Еникины да озаттык... Еникины да озаттык... Дөньялар бушап калды. Кояшлы көннәребез дә Төннәргә охшап калды. Еникины да озаттык... Ә нинди көчле иде! Арабыздан бик тиз генә Ул китмәс төсле иде. Еникины да озаттык... Күңелсез, моңсу, читен. Китеп алып китте кебек Күңелләрнең бер читен. Көтелмәгән югалтуга Дөнья шул бай икән ул. Еникины да озаттык... Дөнья шулай икән ул. Менә шундый ил инде! Кычкырасың — ишетмиләр... Чукраклар иле. Күрсәтәсең юк, күрмиләр... Сукырлар иле. Сорыйсың җавап бирмиләр... Телсезләр иле. Сыныйсың дога белмиләр. Динсезләр иле. Исерекләр һәм угьрылар. Юләрләр иле... Башкалар күптән гарьләнеп Үләрләр иде. Корыч та бирешәдер... Зәки Зайиуыинга Зәки абзый больницада... Йөрәген тотып ята. Дарулар йотып ята ул. Кайсысын тотып ата. Йөрәге дә тимер иде. Чыныккан корыч иде. һәрбер сүзе өзә торган Тутыкмас кылыч иде. Авыртадыр... Авыртканга Йөрәген учлап ята. Йөрәген учлап ятса да Каләмен очлап ята. Ә бит мәйдан тота иде. Бил бирмәс егет иде. Гомергә дә бирешмәс һәм Авырмас кебек иде. Мин ярый инде... Мин шагыйрь. Миндә гадәтн йөрәк. Шагыйрь йөрәге авыртса. Аптырамаска кирәк. Минем кебекләргә әле Чирләү дә килешәдер. <•) Зәки абзый... Күрәсең, Корыч га бирешәдер. Кая югалдыгыз, татарларым?! 2002 елгы җанисаптан соң юкка чыккан 200 меңнән артык Башкортстан татарына мәрсия Кая булдыгыз сез, татарларым? Әллә сезне утка тыктылармы? Әллә инде сута салдылармы. Иә булмаса, тупка тоттылармы? Кая югалдыгыз, татарларым? — Кичә генә әле бар идегез. Бар идегез, татар идегез бит. Татарларыбызга пар идегез! Кая булдыгыз сез, татарларым? — Хөкемнәргә сезне тарттылармы? Астылармы сезне, аттылармы? Төрмәләргә әллә яптылармы? Килмешәкләр диеп сөрделәрме, Башка юлын әллә таптылармы? Әллә инде башка бер халыкка Коллар итеп сезне саттылармы? Әллә инде үз-үзегезне сез Җиңел генә шулай саттыгызмы? Әби-бабайларның әманәтен Чүплекләргә тотып аттыгызмы? Әллә инде милләтегезне сез Бер яртыга сатып эчтегезме? Нәрсә булды сезгә, милләттәшләр? — Шушы көнгә килеп төштегезме? Ә башкалар энә үрчи тора, — Татарларны әллә печтеләрме? Ник дәшмисез, нигә эндәшмисез — Телегезне әллә кистеләрме?.. Мин беркемне гаепләмим монда, Мин бит бары авыр сулыйм гына. “Кая югалдыгыз, татарлар?” — дип Мин бит сездән бары сорыйм гына... Кая булдыгыз сез, татарларым? Сез кайларга китеп югалдыгыз? Канлы гасырлардан исән чыгып, Ничек кенә болай булалдыгыз? Ишетелә кебек ераклардан Зарларыгыз сезнең, алларыгыз... Яу кырында ничек сирәгәйсә, Сирәгәя шулай сафларыгыз. "Каравыл!" дип бөтен дөньясына Нигә әле оран салмадыгыз? Ниләр эшләр менә киләчәктә Бу афәттән исән калганыгыз?.. Ниләр булды сезгә, татарларым? — Ни дисән дә сезгә сүз юк инде. Җиңел булсын авыр туфрагыгыз! - Татар өчен хәзер сез юк инде... Яна гасырлардан эзләр әле Улларыгыз сезне, оныгыгыз!.. Йә. хушыгыз! Йә, бер дога кылыйк! Җәннәтләрдә булсын урыныгыз! Биләр Биләрдә уйный көзге җил. Зыңлый көзге көйләр. Тирә-юньне элек монда Биләгәндер Биләр... Монда болгар батырлары Алышкандыр билләр. Тамашаны карагандыр Падишаһлар, биләр. улгандыр алар акыллы, ә булгандыр юләр... Кайнагандыр монда тормыш. Кайнагандыр Биләр! Татар Татар белән изгән Рәсәй, Татар белән баскан. Татардан башка булалмый. Татар баштан ашкан! Татар күчмә кошлар кебек Ул туктаусыз күчә. Утлар-сулар кичә татар. Шахталарга төшә. Тату булып яши белә Татар барсы белән: Үрчетә чит милләтләрне Татар башы белән! Ташка калган таш калалар. Җырга калган илләр... Булмагандыр да шикелле Бөек шәһре Биләр. Татарны тарих иләге Тагын күпме иләр? Пләнгән дә, игәлгән дә. Имгәнгән дә Биләр... Борынгы чал җилләр генә Уйный синдә. Биләр... Көтә безне нинди җилләр. Дәшә безне ниләр. Биләр?.. Күпме милләт карап тора Татар күзе белән. Күпме милләт балкып тора Татар йөзе белән! Күпме милләт яшәп ята Татар каны белән. Үзе үзбәк, урыс, башкорт... Татар җаны белән. Татарларны үлчи алмый Бернинди дә бизмән... Татар белән баскан Рәсәй. Татар белән изгән! С.Г.га Очты да китте бер Күңел... Ул инде безнеке түгел. Ул шул инде читләрнеке... Ирек сөйгән ул Күңелне Читлекләргә бикләрлекме? Очкан күге — чит илләрдә. Йөзгән күле — чит җирләрдә... Кайчакларда очып кына Иленә дә килеп китә — Җилпенгәндә, канат җиле Күңелләргә тиеп китә... Алмаз улыма Син һаман да миңа бала әле. Син дип йөрәк һаман яна әле!.. Мин тырыштым кулдан килгән кадәр. Мин өйрәттем сине... белгән кадәр! Тик барсын да эшләп калалмадым. Бу тормышның җаен табалмадым... Мин дигәнчә генә булмады шул. Юлларым да кайчак уңмады шул... Минем белән тормыш вакланмады, Өметләрнең күбе акланмады... Шатлыгыма күпләр шатланмады. Тик намусым, шөкер, тапланмады... Без мәңгелек түгел беребез дә. Бер китәрбез без дә... йөрербез дә. Бөтен дөнья сиңа кала инде. Дөнья авыр... Үзең кара инде! Котылу юк сездән! Сездәй хатын-кызлар бездә генә, Сездәй хатын-кызлар беркайда юк. Сезне яратабыз, әмма ләкин Сезне яратудан бер файда юк. Сезнең үткен, ут. мут карашыгыз Телебезне безнең бәйләндерә. Йөрәкләребезне җилкендерә. Башыбызны безнен әйләндерә. Әйләндерсә генә ярар иде. Югалттыра кайчак башыбызны. Оныттыра бөтен дөньябызны, Оныттыра ашар ашыбызны. Рәхмәт инде — безне аздырасыз, Аздырасыз безне, туздырасыз. Күзебезне безнең кыздырасыз, Акылларыбыздан яздырасыз. Нилектәндер, безнең җаннарыбыз Сезнең чибәрлектән эреп китә. Төп-төз генә барган җиребездән Кыек юлга алып кереп китә. һәм чирләргә безне сабыштыра — Безне, гүя, пәри алыштыра. Сезнең хакка күпме утлар кичтек, Башка яратмам дип антлар эчтек. Сүзебездә ләкин торалмадык. Сездән башка берни кыралмадык. Сез, ахрысы, пәри затыннандыр, Сез иблискә, ахры, сатылгандыр... Ничек итсәгез дә итегез лә. Чукыныплар гына китегез лә... Без картайган саен сез матуррак. Без бөкрәйгән саен сез ту рырак. Сез һаман да матур, чибәр, гүзәл, Бу йөрәкләр, белмим, күпме түзәр?!. Котылу юк сездән үлгәндә дә, Сезсез булмас, ахры, гүрләрдә дә. Рәхмәт инде — газап чиктердегез, Кирәк чакта гашыйк иттердегез. Бик кыланып тормадыгыз алай — Кочтырдыгыз һәм дә үптердегез. Кирәк чакта юллан яздырдыгыз. Чама белеп кенә аздырдыгыз... Рәхмәт сезгә, инде азып туйгач. Шушы шигыремне яздырдыгыз

Реклама