Берлекнең яңа әгъзалары

Әхмәт Саттар

Саттаров Әхмәт Саттар улы 1939 елны Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районы Кочко-Пожарки авылында туа. 50 еллар башында Әхмәтләр гаиләсе Мәскәүгә килеп урнаша һәм үсмер малайның алдагы гомере башкала белән бәйле. Мәктәп, һөнәр училишесы, заводта эшләү... Ерак Көнчыгышта өч ел армия хезмәтеннән сон, янәдән уку. Бу юлы югары категорияле метрдотельләр әзерләү курслары. 1963 - 1972 елларда ул Кремльдә дәүләт җитәкчеләрен, чит ил кунакларын, төрле рәсми делегацияләрне аш-су белән тәэмин итүче махсус группада өлкән метрдотель булып эшли. Ә. Саттар шул чорнын күренекле шәхесләрен күреп, танып белгән кеше Сонрак Әхмәт Саттар төрле-төрле күп эшләрдә хезмәт итсә дә, бу чор анын гомерендә аерым бер урын тота. Табигый, анын "Метрдотель язмалары" укучылар тарафыннан зур кызыксыну белән кабул ителде дә. Әхмәт Саттар әдәби иҗат белән мәктәптә укыган еллардан бирле шөгыльләнә. Әмма аерым китабы фәкать 1989 елны гына басылып чыга. Күрәсен, төрле тармакларга бүленеп-чәчелеп эшләү, ике телдә — русча һәм татарча язарга омтылу, бу очракта, ахыр нәтижәдә үзенчә чагылыш тапкан. Сонгы елларда Әхмәт Саттар, нигездә, әдәби ижат эше белән генә мәшгуль. Әсәрләре үзәк матбугатта еш күренә. Кайбер шигырьләре татар матбугатында да чыгып тора (“Казан утлары”. Ватаным Татарстан”, “Чаян”, “Идел” һ. б ). Ул шигъриятнең кыска формаларында уңышлы иҗат итә. Аны афоризмнар, робагыйлар остасы дип тә атап буладыр. 2002 елда Ә. Сатгарнын “Прощай, XX век” исемле китабы дөнья күрде Анда, нигездә, кыска шигырьләр — робагыйлар урын алган. Әхмәт Саттар жыр жанрында да уңышлы эшли. Күренекле композиторлар белән бергә ижат ителгән аерым җырлары халык арасында популярлык казанды. Р. Яхин көй язган “Ялгыз агач”, “Серле күзләр” әнә шундыйлардан. Әхмәт Саттар холкы белән тынгысыз, хәрәкәтчән, гомумән, актив кеше. Мәскәүдә татар җәмәгатьчелегенә кагылышлы булган чараларда ул һәрвакыт алгы сафларда; оештырыша, булыша, ярдәмгә килә 1970 — 1980 елларда Мәскәүдә (Главмостстрой культура сарае каршында) М. Жәлил исемендәге әдәби-музыкаль берләшмә җитәкчесе булып эшләде. 2003 елнын декабрендә Язучылар Берлеге идарәсе, Кабул итү Коллегиясенең карары нигезендә (тәкъдимнамә бирүчеләр — Зөлфәт, М. Юныс, Н Кәримова). Саттаров Әхмәт Саттар улын Татарстан Язучылар Берлегенә әгъза итеп кабул итте

Реклама