Логотип Казан Утлары
Шигърият

АКТАРЫЛДЫ ДУАМАЛ БУ ГОМЕР...

Алгысу Ургый-ургый чәбәләнә вакыт Җилле күккә менгән төтендәй... Бу сүзләрем сезгә ирешкәндә Сез булмассыз инде... бөтенләй! Ә шулай да сезгә сөйлиселәр һаман ташын тора күңелдән. Күңел—тирәк... Ябалдашы— хыял. Тамырлары чынга күмелгән. Шуңа күрә тере дөнья белән Үле дөнья тоташ 6\ җанда— Җан иясе һәрчак, һәрвакытта Сират күперендә торганга... Актарылды дуамал бу гомер, Тузгып-тузгып еллар сүтелде, Учак белән Галәм арасында Актарылган төтен шикелле. Алгысыды күңел, акыл исә Аңламакчы булды, кызыкты: Ул учакны кем тергезде икән һәм төтенен кемнәр тузгытты? Тәндәге җан үзенекен нтә: - Тән күмелер... Ә мин—күмелмәм! ...Галәм төбендә шау учак яна. Таша әйтер сүзләр күңелдән... Ә шулай да... кем ут салды икән Шул мәңгелек тере учакка? ...Бу соравым сезгә барып җитәр... Ләкин... сез булмассыз ул чакта... Зопфэт (ШТУ-ишгыйрь; "Утлы батар”. ",Лдашкаи батыш". "Йврәгемне былбыл чакты” й.б. китаплар авторы. Тата/ктаниың атказанган сәнгать зииеклесс. Респуб ликаның Г. Тукай исемендәге Дгкрмт щлемиясс лауреаты. Казанда яши. Болгавыр бер шашкын ташкын булып Айкый заман, чайкый гел генә... Юылганда җаннар, убылганда Актарыла хисләр, күмелә... Язмыш дучар иткән афәтме бу, Әллә бер сынаумы җаннарга?— Әверелеп йә бер фәрештәгә Йәки комсыз, кансыз җанварга Ни кыйратыр икән яшь кешесе Яңа чорның, яңа дәвернең? Романтик бер җилкәнме бу заман Йәки... хыял өчен каберме? Калды яшьлек ташкын уртасында... Актарылып, дулап агар ул! Кешедәшләр күреп аһ итәрлек Ниләр җуяр, ниләр табар ул? Берүк кенә, яшьлек, хыялларның Саф-садэсен ташкын алмасын! Китеп хыял, аның урынында Сөмсез-юньсез хисләр калмасын! Берүк кенә, яшьлек, берүк кенә. Язмышларны чоңгыл упса да. Булмастайны булдырмакчы булган Яшьлек булуыннан туктама! Гел аръякка ашкынучан хыял Болгавырда акса, буталса. Ак җилкәнне җилләр йолкып алса, Хәлсезләнеп кораб тукталса, Диңгезләргә алгысытам күңел Булып калса бары мал колы һәм яшьлекне чолгап дуламаса Дуамал шул сою ялкыны. Ни генә соң калыр синнән, яшьлек? Яшәрбез, йә. кемгә дәшеп без? Яшьлек, синсез киләчәкләр сөмсез. Тарих тарих түгел яшьлексез! Иман кайта, дибез... Иман гына Яңартачак, дибез, дөньяны... Яңартачак дөньялыкны яшьлек һәм мәхәббәт— яшьлек иманы! ...Айкап ала, чайкап сала заман Болгавыр бу шашкын ташкынга... Хыял имин булсын! Җилкәннәргә Җилләр тулсын давыл каршында! Берүк, яшьлек, шулай булсын ла!.. Чиксезлеккә тын тәрәзәм ачык... Уйларымны минем җилгәрде Салкын йолдызлардан кубып искән Җан өшеткеч Вакыт җилләре. Соңгы мәле шундый булыр, ахры. Минем аңлаешсыз гомернең— Ташланырмын беркөн биек ярдан Төпсез чоңгылына шигырьнең! Борынгыда очкан кошларны мин Эзләреннән таныйм күктәге! — Димәк, дөнья миңа сабак бирде. Димәк, гомер бушка үтмәде!.. Киләчәктә очар кошларны да Эзләреннән таныйм... һәм укыйм!.. Кош эзләре—шигырь юлы ласа! Шигыре бу бөек Вакытның!.. ...Чиксезлеккә тын тәрәзәм ачык... Уйларымны минем җилгәрде Кайнар йолдызлардан кубын очкан Җан көйдергеч Вакыт җилләре!.. Өермә Табигать үзе безгә гел Ым кага да ым кага! — Уй ташкыны кайчагында Акмый дулап. Тын кала... Гөлчәчәкләр ул болында Дулкын да дулкын иде... Күбәләкле иде болын... Дөньялар тып-тын иде... Низаглы, даулы дөньяга Кул селтәмәк булдым да Киттем хәтер өермәсе Өергән шул болынга! Хәтер шул аулак болынга Вакыт кулын тидергән... Шомлы өермә елларны Өергән шул. өергән! Еллар узды... Таныр микән Мине —уйнак колынны?— Диеп эзләп килгән идем Шул бик ерак болынны... Ул болынның таң җилен дә Хәтер саклаган иде! Ләкин... хәтерне дә таптап Вакыт атлаган инде!— Без печән чапкан болынны Урман каплаган инде... Ярын әле шул болын бар Гомергә сагынырлык! ...Ялгыз бер күбәләк булып Бу җаным кагынырлык... Толпарны тоткан малай Ерактан ук атлар таный иде— Бар иде бит безнең шундый чак! Төшләремдә җнлә чабышкылар. Юргалый ак юрга аргамак! Аргамакмы, юрга, толпармы ул— Бабайларга “малкай” булды ул, Атлар янында гел бөтерелгән. Күңеленә бәйге җене кергән Малайларга “бахбай” булды ул! Күнле уйнаклаган ир-егеткәй Юл югалтып чапкан чак булды. Андый чакта сер сыйдырыр бер дус— Көмеш тояк, толпар ат булды... һаман ат уйнаклый шигыремдә... Уйнакласын... сулыш ачылсын?.. Толпар тоткан малай — мин үзем бит! Хет шигырьдә күңел басылсын! Гел тымызык кына көннәр килеп. Сөмсез-өнсез чакта дөньясы— Күндәм, ипле шигырь юлларымны Пыр ту здырып толпар уйнасын! ...Аргамакмы, юрга, толпармы син. Чабышкымы... сабый колынмы— Җилдер генә! Язгы болын ит син Гомер юлым— шигырь юлымны! Җилдер генә! Хикмәт Аңлыйсылар килә төсләр серен... Мең төсмерле, мәгәр, төс сере! Ләкин шуны белергә бик тели. Күңел тели, рәхмәт төшкере! Җавап көтә күңел йолдыздан да. Җем-җем җемелдәгән чыктан да Сызылыплар кояш баеганда. Моңсуланып кояш чыкканда! Ни могҗиза кичнең иртәнгесе һәм дә һәр нртэннен кичкесе! Дөньялыкның бөек көчедер төс...— Серен ачмый безгә төс көче! Нндер сизенгәндәй була күңел... һәр төсмердә—язмыш билгесе! Серен ачмый көннең төнгесе һәм Серен саклый төннең көнгесе... Нидер сизенгәндәй була күңел... Ачыласы серләр ни хәтле! ...Әмма ләкин... ачышларда түгел. Мәңге ачылмаслык ачышларны Сизенүдә дөнья хикмәте!.. Ахыр Еллар өйләдән авышкач Уй бүтэнчә ачыла: Карт бөркет булганчы, дисең. Яшь чыпчык булсаңчы ла! Тәкәббер, горур күңелләр Шулай үзгәрә микән— Бу дөньяда тагын бераз Яшисе килгәнлектән? Юкса, ашап туймаганны Ялап туймассың, диләр,— Яшим дип, чүптә казынып Хур булырсыңмы, юләр?! Күтәрсен биек талпыныш Вакытлар агышында. - Туктыйсы йөрәк туктасын Иң биек очышымда! Әйтсеннәр: "Ни булды моңа? Нык иде бит югыйсә!- Чама югалткан карт бөркет. Үзен белештермичә!..” ...Ялварам, соң мәл хакында Уйлар уйлаган саен: Күктә үлгән карт бөркетнең Язмышын бир, Ходаем!.. Л. Мәхәббәтне һәм шигырьне Кеше Ихлас дога белән тиң күргән... Иляһ шуны саф һәм бөтен килеш Күңелләргә безнең җиткергән! һәммәсе дә табигатьтә кямил. Бар иткән ул белеп, тигезләп... Шуңадыр шул җанны сискәндергән Мәхәббәт һәм шигырь — игезәк. Шушы дога белән тәмамлармын Соңгы мәлен яшәү дигәннең... Яшәү булдымы бу? Әллә инде Илһамланып бер төш сөйләдем?.. 2000 2003. уСәсмә эвә