МИЛЛИЯТ СҮЗЛЕГЕ

АБЫСТАЙ- Мәдрәсәләрдә дәрес бирүче хатын, күбесенчә мулла, мәзин хатыны, остабикә. Абыз (укымышлы) тутыкай/ тугай сүзеннән кыскарып ясалган дигән фикер бар. Ишан хатынын ишан абызтай дигәннәр. "АГАЧКА ҖИРЛӘҮ”— “Татар әдәбияты тарихы"нын беренче томында кулланылган термин. Борынгы Болгарда (һәм кайбер башка халыкларда) үлгән кешеләрне җиргә дәфен кылмыйча, агачка асып кую йоласы Бу йола кеше җанының танчы һәм үлгәннән соң урнашу урыны саналган изге “тормыш агачы" белән бәйле Мондый ышану татар әкиятләрендә дә телгә алына ("Без, ди, җиргә күммибез, ә зур мичкәгә тыгып, тимер кыршау кидертәбез һәм агачка асып куябыз, ди") Шул ук вакытта болгарларда тәңрегә хезмәт итәргә иң лаек кешене агачка асу гадәте дә яшәп килгән (тәңрегә корбан китерү) Мондый йола борынгырак кабиләләргә, мәсәлән, һуннарга, аннары Әзи культурасына (яна эраның III V гасырлары) да хас булган. В.Ф.Генинг Әзи культурасына караган каберләрдә бала сөякләре очрамавын "агачка күмү” йоласы белән аңлата АЖДА ҺА - "Йөзгә җитеп, канатланып оча торган елан” (Н. Исәнбәт) Бу атама борынгы фарсы "аҗи даһак’' (елан-ялмавыз яки Зәххак еланы) сүзеннән килә (мишәрдә аждак). Сөйләкләргә караганда, Зәххак (Даһһаһ) дигән бер патша Иблис белән дуслашып, аны үзенең хөкемдарлыгын саклаучы итеп яллый Иблис хезмәт хакы итеп аңардан ике иңбашын үптерүен сорый. Патша моңа риза була, ләкин Иблис үпкән җирләреннән ике елан үсеп чыгып, бу еланнар көн саен ашарга бер яшь егет яки кыз таләп итә башлыйлар. Шул рәвешле, Зәххак патша һәр көн ике кешесен корбан итәргә мәҗбүр була. Халыкта елан йөз ел яшәгәч аждаһага әйләнә дигән ышану бар. Ә аждаһа дөньяда мең ел яши, ләкин ул татарлар торган җирдә булмый икән. Бу инде аждаһага ышануның татарларга читтән кергән хорафат икәнлегенә ишарәли Мең елдан соң аждаһа юха еланга әверелә Юха исә кеше яки берәр хайван кыяфәтенә керә ала. Күп очракта ул гүзәл кыз кыяфәтенә кереп, егетләрне үзенә өйләнергә мәҗбүр итә. Тагын шунысы бар: кеше кыяфәте алып кырык тугыз көн яшәгәч, Юха кабат Аждаһага әверелә икән Халык әкиятләрендә аждаһа берничә башлы итеп сурәтләнә (әкиятләрдә ике, өч, дүрт, алты, җиде, тугыз, унике башлылары очрый). Димәк, татар шәһәре Казанның гербы итеп аждаһа сурәте алу дөреслеккә хилафлык итү була. Татар әкиятләрендә аждаһа-елан белән сугышу сюжеты болгарларга иран халыкларыннан сасанилар дәверендә кергән дип уйлыйлар (А.Халнков). Шушы ук ирани сюжет Мәскәү гербында кабатлана. Дж.Джосселининың 1672 елда Лондонда басылган “Яңа Англиянең сирәк ядкярләре" дигән китабында Төньяк Америкадагы дакота кабиләсенең тотем тамгасы сурәтләнгән Бу сурәт турында Әбрар Кәримуллин: ул "практик яктан Казан шәһәре гербына тәңгәл, Идел буе болгарларының акчаларында очрый, символ буларак борынгы заманнарда башка төрки халыклар арасында да, шул исәптән Урта Азиядәге төрки халыкларда да билгеле" дип яза Шулай да аның фикере белән килешү кыен. Дакота кабиләсе тамгасында сурәтләнгән хайванның ике генә түгел, бәлки дүрт тәпие бар, канатлары тарихка кадәрге птеродактильләрнекенә тартым, койрыгы исә чаянныкы шикелле. Ул чынлыкта Мәскәү гербындагы җирдә яткан аждаһага охшаган (ул да яры канатлы, дүрт тәпиле, койрык очында угы бар). Иске татарча әдәбиятта әждәрһа язылышы да очрый: "Йитсә татлы суга сусамыш ир. Курыкмас алында булса әждәрһа" (Сарай). Аҗаган сүзе дә тарихи яктан аждаһа сүзенә килеп ялгана. Р. Әхмәтьянов нәҗәгай сүзен шулай ук аждаһа сүзенә бәйләп аңлата. Дәвамы. Башы I санда. АРАБЕСКАЛАР Гарәп бизәкләре. Нык стильләштерелгән үсемлек мотивларына яки геометрик төзек күппочмаклыкларга (өчпочмакларга, квадратларга һәм алтыпочмаклыкларга) нигезләнгән бизәкләр. Бу абстракт фигуралар бихисап тапкырлар кабатланып, бердәм декоратив кыр хасил итәләр Савыт-сабаны бизәгән, агач минбәргә кисеп-уеп эшләнгән яки идәнгә мозаика итеп тезгән арабескалар һәм геометрик орнаментлар үзләренең бердәмлеге һәм гармониясе белән Аллаһынын чиксезлеге һәм бүленмәслеге турындагы идеяне сурәтлиләр Арабескаларда кеше Аллаһыны ача Менә шуңа күрә мөселман рәссамнары үзләре иҗат иткән әйберләргә (ташка, агачка уеп эшләнгән бизәкләргә, мозаикага, металлга чүкеп ясалган әйбергә, келәмгә яки миниатюр рәсемгә) беркайчан да исемнәрен язмаганнар. АРГАМАК Зифа кыяфәтле ат нәселе; озын муенлы, озын торыклы гарәп аты токымы Э.В.Севортян фнкеренчә. тува һәм кыргыз телләрендәге арг һәм аргы сүзләреннән килеп чыккан (“эре карьер белән, ягъни нык сикертеп чабу" мәгънәсендә) Ихтимал. “Сад" сүрәсенең (38) 31 нче аятендә сүз барган затлы токымлы чабышкы атларны “юртак" дип түгел, башкорт тәрҗемәсендәгечә "аргамак” дип алу дөресрәк булыр. "Борынгы Болгар чорында аргамак дип корбанга билгеләнгән атны һәм “ат рухын" атаганнар" (Р Әхмәтьянов.) АСЫЛТАШ- Табигатьтә табыла торган затлы, кыйммәтле таш. җәүһәр. Электә бизәнгеч буларак болгарлар һәм татарлар арасында фирүзә, сердолик. тапас (гәршиш). ятым, зөбәрҗәт, ләгыль. ляҗүрд (лазурит), анар, аквамарин, якут, хризолит, гакык. шулай ук гәрәбә һәм знже-мәржән кулланылган. Исемнәреннән үк күренеп торганча, аларның күбесе безнең якларга Шәрыктан кайтартылгаи. Асылташ булып исәпләнмәсә дә. борынгылар каш дигән яшькелт яки ак төстәге мә1л>данны (нефрит) пычак һәм кыргач ясау өчен, шулай ук сугыш һәм сунарчы коралы сыйфатында күп кулланганнар Ул төркиләрдә сихер ташы буларак та танылган. АГА Төрки телләрдә өлкәнлекне белдергән сүз (татардагы “агай" да шул ук мәгънәдә) Эзәрбайҗаннарда ага сүзе исем булып та йөргән, аны ир-ат исеменә ялгап та әйткәннәр Ул титул булып та йөргән, хәтта хатын-кыз исеменә дә ялганган Бу очракларда исемендә "ага" компоненты катнашкан кеше хан гаиләсеннән булган (мәсәлән. Аксак Тимернең иң хөрмәтле хатыннарыннан берсе Туман-ага исемле була) Электә Госманлы империясендә һәм Иранда ага титулын яубашлары. югары дәрәҗәле руханилар һәм евнухлар (хасилар. хәрәм аппары) йөрткән. Җиһангирлар һәм дин әһелләре исеменә ул сүз ахырына ялганса, евнухлар исеменең алдыннан әйтелгән. Тарихта бер кызыклы факт та билгеле. Иранда беренче Каджарлар династиясеннән булган шаһ Ага-Мөхәммәд исемен йөрткән Ләкин төрек аристократларыннан чыккан бу хөкемдарның исеме Мөхәммәд- ага булырга тиеш иде түгелме? Хикмәт шунда ки. Ага-Мөхәммәд әле бала чагында ук дошманга әсир төшкән һәм аны шунда печкән булганнар. “Ага” сүзе татар исемнәрендә дә компонент булып катнаша, ләкин ул исем алдына ялгана: мәсәлән. Агабай, Агабәк, Агахан исемнәре. АДМИРАЛ- Гарәпчә Әмир әл (бәхер) диңгез хуҗасы, диңгез әмире сүзеннән үзгәреп, башта рус теленә, аннары татар теленә кергән. Шул рәвешле, һинд океанында Африкадан кончыгыштарак урнашкан һәм адмирал Васко да Гама хөрмәтенә аталган Амирант утрауларын Әмир утраулары” дип язу дөресрәк икән. АЗАМАТ -20 30 яшьләр арасындагы ир-егет. Гомумән, гаскәри хезмәткә иң беренче барырга тиешле таза, мәһабәт гәүдәле, солтанәт кеше. Гарәпчә газаәт сүзеннән (олылык, бөеклек, горурлык мәгънәсендә). АИТ г Татарда исем булып та йөргән сүз (мәсәлән, Аитов фамилиясендә сакланган), гает сүзенең башкача әйтелеше. Татарда тагын Гает. Гаетбай. Гаетгол, Гаетмөхәммәт. Гаетхан. Гаетхуҗа. Гаетҗан исемнәре дә булган. Мондый исемнәрне гает бәйрәме көнне туган балага кушканнар. “Гаетмөхәммәт" исеменең фонетик һәм диалекталь вариантлары арасында очраган Аетмөхәммәт. Аетмәт. Аймәт. Әнтмәт исемнәренә игътибар итик. Мондый фонетик үзгәрешләр башка төрки телләргә дә хас Мәсәлән, күренекле кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның фамилиясе Айт һәм Мөхәммәд исемнәреннән тора. Мөхәммәд биредә Мамат-ка тикле кыскарган гына. (Алим Гафуров катлаулы исемнәрдә Маматның Мат-ка тикле кыскаруын искәртеп китә). АКМАН ТОКМАН тар Март ахырларында була торган кайталый салкыннар Гарәп телендә "бәрде гажүз" карт карчыклар суыгы" Календарь вакыт ягыннан "әбиләр чуагы’йа капма-каршы. Р.Эхмәтьянов бу сүз кыпчак теленнән үк килә дип исәпли. Тагы шуны да әйтергә кирәк. “Татар теленең диалектологик сүзлеге ~н дә (1969) нугай бәк-керәшен сөйләшендә акман-тукман “март урталарында була торган көчле бураннар" дип күрсәтелә. Аннары борынгы болгар календаренда февраль мартны да акман-токман дип атаганнар АКСӨЯК тар Ак токым Затлы нәселдән, югары катлаудан яки дини саны булган кеше аристократ, морза дворян, ишан. сәет. түрә Һ.6 Мондый сүз монголларда да булган. Татар телендә тагын шушы ук мәгънәгә якын ак кул дигән сүз бар. Гомумән, сөяк сүзенең нәсел мәгънәсенә дә ия булуы уз сөягем үз нәселем дигән сүздән ачык күренә Чаг. Карасөяк АК ЕЛАН-Татарларда әкияти-мифологик зат. еланнар патшасы, кайбер төрки халыкларда, шул җөмләдән татарларда, тотем хайван. Гадәттә каһарманга ярдәм итә, бүләкләр бирә АК КИЕК Кыйммәт тиреле җәнлек, рустагы пушной зверь. Электә болгарларда ак киек сәүдәсе зур урын тоткан. АКЧА Шәрыктә вак акчаны шулай атаганнар, бу сүз. мәсәлән, Обенд Заканиның “Күңелле китаб”ында (“Ләтаиф") очрый. Нәкый Исәнбәттә “акча" сүзенә карата кызыклы гына фикергә тап буласың: “Борынгы Идел Болгарда (шулай ук русларда, удмуртларда һәм мариларда да А Т ) металл акчага кадәр тиен тиресе акча берәмлеге саналган. Шул чакларда озак кына заман ике тиен тиресе бер көмеш акча хакына тиңләп йөртелүдән “ике тиен бер акча" сүзе әйтем булып киткән булу ихтимал" Нәкый Исәнбәттә үк “акча" сүзенең килеп чыгышына карата икенче бер халык этимологиясенә тап булабыз 'Акчаның башы “аһ", соңы “чаһ” дигән мәкальгә түбәндәге искәрмә бирелгән “Чаһ чокыр дигән сүз (фарсы). Ягъни, акча аһ-ваһ белән табылып, ул ук адәмне кабергә чокырга кертәдер. Имештер, “акча" сүзе шушы “аһ" белән “чаһ" дигән ике сүздән ясалган да. шуны “аһчаһ" дип әйтүдән соңыннан “акча" сүзе килеп чыккан “Фәнни әдәбиятта “акча" сүзенең этимологиясен “ак" төскә бәйләп аңлату чыннан да бар Р.Эхмәтьянов рус телендәге "белка" сүзе башта вак акчаны белдергән һәм татарча “акча” сүзенең калькасы булып тора, дип яза, ягъни аның этимологизациясендә тиен җәнлеге бөтенләй катнашмый Ибн-Рустә язмаларында да “ак дирһәм" телгә алына, ягъни атамада акчаның төсенә басым ясала Бу гипотезаны кабул иткән очракта “ярмак" сүзен “ярымак" рәвешендә этимологизацияләп булыр иде (тарихчы Ә.Мөхәммәдиев фикеренчә ике яртыга бүленгән акча) Кәгазь акча Кытайда Цин династиясе чорында кулланылышта йөргән. Кытайның беренче монгол императоры Хубилай һәм аның варислары император казнасын баету өчен бу системаны киң кулланганнар. Кара Тиен; Тиген; Тәңкә. АКЧУРА “Ак" һәм “чура" яугир. хәрби. \тыл. егет, батыр, игенче, дус сүзләреннән тора. М.Глухов бу исем "борынгы заманнарда ак чырайлы угылга бирелгән дип яза. ягъни аны “табигый исем" дип саный. Аның фикеренчә, Алтын Урдада мондый исем төрки сугышчыларның (башлыча кыпчак каүменнән булганнарының) атамасы булып киткән. Хәер. М.Глухов бу фикерен нигезләп-нитеп тормый Шул ук вакытта “карачура" сүзе дә булган, ул да кеше исеме булып йөргән. Ә “Акчура исеме мариларда хәзер дә кулланылышта йөри" (Гомәр Саггаров) АЛАҢГАСАР тар. - Идел буе халыкларыңда (татарларда, башкортларда, мариларда, удмуртларда), шулай ук казакларда һәм караимнарда кайчандыр Идел буен яулап алган өкияти әзмәверләр. Нәкый Исәнбәттә "Алангасар Алман би. алымсаклы яман би“ дигән мәкальне очратабыз. Н.Исәнбәт “алаңгасар" сүзен “илтифатсыз" мәгънәсендә дип аңлатса да. моны нигезләмәгән Күп кенә тикшеренүчеләр исә әлеге сүзне электә аланнар белән хәзәрләр төзегән хәрби берләшмә атамасының халыклар хәтерендә сакланган эзе дип саныйлар АЛАША Печкән айгыр, ләкин бу сүз гомумән ат мәгънәсендә дә йөргән Тау ягы-Тархан сөйләшендә алашаны "къазакъ ат диләр. Чыганакларга караганда. төркиләр күбесенчә алаша жиккәннәр (гарәпләрдә менге атлар гадәттә бия булган) Рус телендәге лошадь һәм .юшак сүзләре дә төрки алаша һәм алашак сүзләренә барып тоташалар (төрки телдәге басымсыз беренче а рус телендә төшеп калган. ■алабута" һәм “алачык русча “лебеда һәм лачуга -сүзләренең дә шундый ук үзгәреш кичергәнлеген күрәбез). Димәк, бүген без айгыр белән ишәктән алынган хайванны алашак дип атасак, асылда татарча сүз кулланган булабыз. Хәлбуки, еш кына “качыр Һы (ишәк белән биядән алынган хайван, мул кушылгак) "алашак “ган (лошак) аерырга туры килгәли. Гарәпчә тагын бәгыл дигән сүз бар. ул да ишәк белән аттан алынган хайванны белдерә Нурихан Фәттах "алаша" сүзе кайчандыр ике “л" белән язылган булырга мөмкин, ул чагында алаша "алла улы" булып чыга дип гоманлыи. Мондый этимологик фантазияләр ышанычсыз. АЛПАК тар Татар-болгар сугышчылары кигән тимер баш киеме очламның (шлем) бер төре, шншәк Рәвеше гадәттә шар яки конуссыман Аның алгы ягында борынчасы булган Яугирнең битен һәм муенын саклау өчен, алпак читенә тимер боҗралардан үрелгән челтәр беркетелгән. АЛТЫН АЙДАР бор Ирләрнең баш түбәсендә яки маңгаенда кырмый калдырылган чәч толымы, какул. Дастаннарда аны алтын чәч. алтын толым дип атау да очрый. .АЛЬМАНАХ г Җыентык басма. Хәзерге мәгънәсе төрле авторларның гадәттә тематик яктан бериш беллетристик әсәрләре тупланган мәҗмуга. Бу сүз Европа телләренә һәм рус теленә дә кергән Атаманың этимологиясенә килгәндә, аерым галимнәр бу очракта гарәп сүзе (Испания аркылы) белән грек сүзе очрашын, үзара керешеп киткәннәр дип уйлыйлар. Ләкин гарәби вариант игътибарга лаек. Әл-манаһ сүзендәге “наһ" тамыры “тукталыш", "ял итү" (кәрвандагы дөяләрнең чүгүе) мәгънәсендә Шушындый тукталышлар вакытында сәфәрчеләр бер-берсенә кызыклы хикәяләр, кыйссалар сөйләгәннәр. Альманах язылышы да очрый. АЛХИМИЯ гл. - Гарәпчә әл-кнмнйә сүзе башта латин теленә, аннары башка Европа телләренә дә алхимия рәвешендә кергән. Гарәпләрдә һәм иске татарча кт-апларда бу сүзнең кнмья. симик вариантлары очрый (бер үк вакытта химия һәм алхимия мәгънәләрен берләштерә) XIX гасыр ахырларында француз химигы Бертелоның тикшеренүләренә караганда, тарихта алхимия буенча беренче язмалар Борынгы Мисыр чорына ук карыйлар (моннан 2000 еллар элек язылганнар) Ләкин бөтендөнья фәненә алхимия гарәпләр аркылы мәгълүм була Гарәпләрдә исә алхимиянең атасы булып Җәбир Ибн әл-Хәйан исәпләнә Гарәп һәм латин китаплары аны “әс-Суфи" (ягъни суфи) дип атыйлар, ә урта гасырларда алхимиянең үзен дә софистика дип атаганнар Инде VIII гасырда ук гарәпләр һәм европалылар Җәбир Ибн әл-Хәйанны бу гыйлемнең остазы дип санаганнар. Ул исә Җәгъфар Садыйк исемле бөек суфи галимне (700 765) үзенең остазы дип атый. Җәбир Ибн әл-Хәйан үзенең хезмәтләрендә өч төп элемент тоз. күкерт һәм терекөмеш турында язып калдырган. Ул гади металларны затлы металларга әверелдерә торган "фәлсәфи таиГны менә шушы өч элементны билгеле бер нисбәттә кушып ясарга мөмкин дип ышанган Гомумән. XVI гасырларга кадәр алхимиклар гади металларны "фәлсәфи таш" ярдәмендә алтын-көмешкә әверелдерүне максат итеп куйганнар һәм хәзергә кадәр бу хыялый таш алхимия дигән фәннең синонимы кебек булып аңлашыла Европалылар гарәп алхимиясе белән 1144 елда инглиз Роберт Честерскийнын алхимия турындагы гарәпчә китап тәрҗемәсе аркылы танышканнар Шул рәвешле көнбатыш Европа телләренә бик күп химик (алхимик) атаматар да килеп кергән Мәсәлән, шәркыять галимнәре "азот" дигән сүзнең йә гарәпчә "аз-зат" (нәрсәнең дә булса асылы, эчке реальлеге", эчтәлеге) сүзеннән, йә "терекөмеш" мәгънәсендәге “зибак" сүзеннән ясалган дигән фикергә килделәр. Хәтта бөек Парацельснын да алхимик терминологиясе гарәп атамаларының туры тәрҗемәсеннән гыйбарәт дияргә мөмкин. Алхимиклар тырышлыгы белән күп кенә химик кушылмалар ачылган, ягъни алхимиянең фәнгә керткән өлеше бәхәссез. Алхимия белән кызыксыну татар дөньясына да үтеп кергән. Мәсәлән, татарча иске чыганаклар XVIII гасыр азагы XIX гасыр башында Казан артында Кыш кар мәдрәсәсендә мөдәррис булган Сәгыйд хәзрәтнең (Ибраһим улы Сәгыйд) гади мәгъдәннәрдән алтын, көмеш ясау тәҗрибәләре ясап күп еллар азаплануы" турында хәбәр итәләр (Исмәгыйль Рәмиевтән)

Реклама