МИЛЛИ ХӘРӘКӘТНЕҢ МАКСАТЫ— МИЛЛӘТНЕ ТЕРГЕЗҮ, САКЛАУ ҺӘМ ҮСТЕРҮ

Милли хәрәкәт турында гомуми мәгълүмат М илли хәрәкәтне гадәттә икегә бүлеп йөртәләр: милли-азатлык һәм милли-демократик хәрәкәтләр. Милли азатлык хәрәкәте күбрәк милли сепаратизм юнәлешендә алып барыла, аның төп максаты буйсынган хәлдә яшәгән милләтнең мөстәкыйль дәүләтен төзүгә юнәлтелә. Бу хәрәкәтнең нәтиҗәсе буларак, 1991 елда капиталистик дөньяда колонияләрнең юкка чыгарылуын санарга кирәк. Милли-демократик хәрәкәт исә күп милләтле дәүләтләр эчендә милли азчылыкларны саклау һәм үстерү максатына хезмәт итә. ләкин аның әкренләп милли-азатлык хәрәкәтенә әйләнү мөмкинлеге дә бар Милли-азатлык һәм милли-демократик хәрәкәт ул бары милли азчылыкларда кузгала һәм төп, зур милләтнең шовинизмына каршы алып барыла XX гасыр башында Россиядәге милли хәрәкәт шул дәрәҗәдә көчәйде ки, ул хәтта революция ясауга, дәүләт системасын шактый нык үзгәртүгә китерде СССР да бу милли-демократик хәрәкәт 30 нчы елларга кадәр дәвам итте 1930 нчы елда Сталин аерым бер илдә коммунистик җәмгыять төзү идеясе белән чыккач, милли хәрәкәт бөтенләй сүндерелергә тиеш будды. чөнки төзелергә тиеш дип уйланылган коммунистик җәмгыятьтә бер генә—бары төп милләт кенә калырга, милли азчылыклар аның телен кабул итеп юкка чыгарга тиеш дип уйланыла иде Милләтне, аның телен, мәдәниятен үстерү өстендә эшләүчеләр, милли тарихны милли аң тәрбияләрлек итеп объектив төзергә омтылучылар коммунистик җәмгыять булдыруга аяк чалучылар, ягъни халык дошманнары дип. гулаг лагерьларына җибәрелделәр, физик юк ителделәр Ватан сугышы чорында бераз туктап торган мондый шовинизм сугыштан соң үзен тагын бик нык сиздерә башлады. Бу чорларда алга киткән капиталистик илләрдә нык җәелгән милли-азатлык хәрәкәтен дә халыктан яшерделәр, аны "тимер пәрдә" белән ябып куйдылар XX гасырның 60 елларында Аурупаның алдынгы саналган илләрендә һәм Канадада төп милләтләрнең шовинистик сәясәтенә каршы милли азчылыклар күтәрелде Алар үзләренең алга киткән дип саналган илләренең төп милләтләре югарылыгында яшәүне таләп иттеләр, милли азчылыкларга социаль-икътисадый. милли-мәдәни үсешне дәүләт гарантияләргә тиеш дип чыктылар Шундый таләпләр канәгатьләндерелмәсә. милли азчылыклар, алга киткән капиталистик илләрдән аерылып чыгып, үз мөстәкыйль дәүләтләрен төзү таләбен куйдылар "Вак милләтләрнең олы милләтчелеге" дип аталган бу хәрәкәт озак бармады тыныч яшәргә өйрәнгән капиталистлар милли азчылыкларга таләп ителгән хокукларны, нигездә, бирделәр Хәзер бу халыкларда үз милләтләрен саклау өчен милли-азатлык хәрәкәте түгел, ә бары милли хәрәкәт кенә алып барыла Алар тәҗрибәсен Россиянең милли азчылыклары да бик еш файдалана Мәсәлән, Испаниядә Каталон өлкәсендә яшәүче каталоннарның милли хәрәкәт тәҗрибәсе бездә бик теләп файдаланылды Телләр турында Законнар чыгару, милли телнең кулланылыш сфераларын киңәйтү тәҗрибәсе. СССР да үзгәртеп корулар башлангач, әнә шул каталоннардан алынды. XX гасырның 80 еллары уртасында иҗтимагый тормышның барлык өлкәләрендә дә үзгәртеп корулар башланды Милли азчылыкларда милли хәрәкәт яңадан ныклы урын алды Моның кирәкле һәм гадәти бер күренеш булуы халыкара күләмдә дә таныдды Мәсәлән. 1990-1994 елларда БМО ның. Европа Советының. Европада эш берлеге һәм тынычлык оешмасының милли азчылыкларның хокукларын тәэмин итү турында декларацияләре һәм башка документлары кабул ителде Милләтләрне саклану хокуклары белән тәэмин итү юнәлешендә 1992 елның 5 ноябрендә Европа Советы “Европейская Хартия региональных Языков и Языков Меньшинств" дигән әһәмиятле документ эшләп чыгарды Шулай итеп, милләтләрне саклау хокуклары өчен көрәш, ягъни милли хәрәкәт, милли азчылыкларда халыкара күләмдә законлы күренеш буларак танылды СССРда һәм аннан соң Россия Федерациясендә милли азчылыкларның милли-демократик хәрәкәтенә башка илләрдә күзәтелмәгән бер үзенчәлек өстәлде: милләтне саклау һәм үстерү белән бергә аны тергезү (возрождение) дә кирәк булып чыкты. Чөнки Советлар Берлегендә милли азчылыклар үлемгә дучар ителгән иде, саклау һәм үстерү эшен оештырганчы, аларны иң элек тергезергә, савыктырырга кирәк иде Менә бу җаваплы эшне татар милли хәрәкәте, һичшиксез, чит илләр тәҗрибәсенә һәм әле генә искә алынган халыкара документларга таянып алып барырга тиеш. Татар милли хәрәкәтенә һәм аның төп максатларын тормышка ашыру юлларын тасвирлауга күчкәнче, татар халкының бердәм милләт булып оешуы турында да төп мәгълүматны бирү дөрес булыр Татар милләтенең бердәмлеге Х әзерге теорияләрнең болганчык чорында халыкны һәм милләтне аерып күрсәтүне бик өнәмиләр Ләкин без бу ике күренешне аерып карау кирәк дип саныйбыз. Мәгълүм булганча, татар халкы, бердәм милләт булып, бик зур авырлыкларны җиңеп формалашты Гадәттә, теге яки бу халык милләт булып оешсын өчен, аның үз дәүләте булырга тиеш, диләр. Татар милләте оешу процессы бу гомуми кагыйдәләргә буйсынмаган. XIX гасырның икенче яртысында Патша Россиясендә милли хәрәкәтне бастыру, милли азчылыкларны тизрәк руслаштыру сәясәте аеруча көчәеп китә. Халык мәгарифе министрлыгы "Россия бары руслар өчен!" дигән принцип белән эш йөртә: милли телләрдә эшләүче мәктәпләргә хөкүмәт бер тиен дә акча бирмәскә тиеш була: милли телдә газета, журналлар һәм китаплар чыгару да хөкүмәттән финансланмый Менә шуңа җавап итеп, татар байлары, руслар белән бозылышып, әрепләшеп тормастан. татар мәктәпләре, мәдрәсәләре ачалар, вакытлы матбугат эшен юлга салалар, күпләп китаплар чыгаралар, татарларның төрле төркемнәре арасында сәүдә, мәдәни мөнәсәбәтләрне көчәйтәләр, нәтиҗәдә татар бердәм милләт булып оеша Үз дәүләте булмаган килеш, авыр шартларда оешкан татар милләте, бердәмлекнең кадерен белеп, төрле ассимиляцион йогынтыларга бирелмәскә тырышып үсүендә, саклануында дәвам итә. Татар милләте бердәмлеген аның түбәндәге үзенчәлекләрен аерым алып күрсәтү хәзерге көндә тагын да әһәмиятле, чөнки татар милләте бердәм милләт булып оешып җитмәгән әле, яисә ул таркалу алдында тора торган оешмаган бер массаны хәтерләтә дип уйлаучылар соңгы елларда шактый күренә башлады Татар милләте бердәмлеген, ныклыгын Юлиан Бромлейның милләткә биргән билгеләмәсеннән чыгып, түбәндәге үзенчәлекләрдә күрсәтергә мөмкин 1 Теләсә нинди милләт билгеле бер территориядә озак тарихи үсеш нәтиҗәсендә оеша Татар милләте дә Идел-Уралда, Көнбатыш Себердә, үзенең хуҗалык итүен һәм мәдәният үсешен шушы җирләрнең табигый шартларына яраклаштырып, төрле катлаулы чорларны үтеп бүленмәс милләт булып оешып җитә, һәм һәрчак бердәмлеген саклап үсүен дәвам итә. Татар халкы, Үзәк Азиядә формалашып, әзер килеш Идел-Уралга һәм көнбатыш Себергә монгол-татар яулары буларак килгән дигән миф та яши, ләкин бу фикер—шул миф дәрәҗәсеннән үтмәгән уйдырма булып кала, бер генә тарихи факт белән дә раслана алмый Билгеле, монгол-татар яуларыннан да кемнәрдер калганнар, ләкин алар төрле җирле төрки кабиләләрдән формалашкан болгар халкы эчендә бик тиз эрегәннәр, болгар халкы үзенчәлекләренә сизелерлек йогынты ясый алмаганнар Җирле төркиләр үз җирле үзенчәлекләрен аз гына да югалтмаганнар. Болгарның менә шул җирле диалекталь төркемнәре XIX йөздә бер милләт булып оешкан, һәм милләт татар исемен ала башлаган, шуңа күрә ул, читтән кергән этноним булса да, милләтне формалаштыруда катнашкан этноним. 2 Милләт ул кешеләрнең буыннарара ныклы бердәмлеге, гомумилеге Бу билге татар милләтенә дә хас, аның да уртак милли үзенчәлекләре буыннан буынга күчеп үсеп килә, һәм иң әһәмиятлесе бу уртак үзенчәлекләр, буыннарны үзара тоташтырып, милләтне саклау һәм үстерүдә зур роль уйныйлар Нәкъ менә буыннарара мөнәсәбәтләрнең ныклы булуы безнең этник тамырларның (халыкча әйтсәк, милләт кендегенең) шушы Идел-Уралга һәм Көнбатыш Себергә береккәнлеген бик ачык күрсәтә 3. Милләт барлык диалекталь төркемнәргә уртак булган чагыштырмача тотрыклы мәдәни үзенчәлекләргә ия була. Татар милләтенең дә барлык диалекталь һәм дини-региональ төркемнәренә уртак булган чагыштырмача тотрыклы гомуми мәдәнияте бар. Мондый уртак мәдәнияткә Болгар дәүләте чорында ук нигез салына, хәзерге диалекталь төркемнәр шул чорда ук, үзара аралашу нәтиҗәсендә, үз мәдәниятләрен бер-берсенә яраклаштырып, аларда уртак сыйфатларны үстереп киләләр. 4 Милләт барлык диалекталь төркемнәргә уртак булган чагыштырмача тотрыклы тел нормаларына ия була Болгар халкының барлык диалект вәкилләренә дә уртак булган тел Болгар дәүләте чорында ук нормага салына башлый Ә татар милләте оешу чорында әдәби телнең уртак нормалары язма сөйләмдә ныгытыла. XX гасырда уртак мәдәни нормалар да, уртак әдәби тел нормалары да диалектлардан яңалыклар табу, башка халыклардан уңай күренешләрне алу хисабына байый, шомара бара Хәзер татарның һәр диалекты вәкилләре өчен укытучылар әдәби телдә тәрбияләнә, уртак мәдәният традицияләрен үзләштерү юлы белән әзерләнә. Ләкин бу әйтелгәннәр безнең әдәби тел һәм уртак мәдәният барлык диалектлардан да уңай күренешләрне алып бетерде инде дип әйтергә мөмкинлек бирми Телне, мәдәниятне бу яктан баету кирәклеге диалектларны төрле яклап өйрәнүне көчәйтергә һәм тирәнәйтергә өнди. 5. Һәр милләткә үзен аерым милләт итеп тану уе, фикере булырга тиеш. Татар милләтендә бу үзенчәлек һәрчак булып килде һәм хәзер дә бар. 6. Үзен башкалардан аерылып тора торган аерым милләт дип тану милләтнең төрле-төрле түгел, ә бер үзатамага күчүе белән беркетелә Бердәм үзата- мага күчү һәрбер милләттә дә, башка үзенчәлекләр белән чагыштырганда, иң соңыннан гамәлгә кертелә Татар милләтендә дә бердәм үзатаманы, ягъни татар атамасын, барлык диалекталь һәм дини төркемнәрдә дә үзатама итеп куллану мәсьәләсе башта ук проблемалы була һәм хәзер дә әле төрле бәхәсләр уята Моның берничә объектив сәбәбе бар. Беренчедән, безнең этнос (халык) Болгар дәүләте чорында гомуми болгар исемен. Казан ханлыгы чорында казан яки казанлы атамасын ала башлаган, Рус дәүләте эчендә русларның татар дип атауларына каршы үзен мөселман дип танытырга тырышкан җирле төрки кабиләләр кушылмасыннан гыйбарәт, аның соңгы атамасы гына монгол-татарларлар белән килгән татар этнонимын- нан тора Алтын Урда чорында ул шушы дәүләт эчендә калган төрки халыкларның өстенрәк катламнарына табигый рәвештә керә бара, чөнки югарырак дәрәҗәгә һәм байлык туплауга омтылган һәр кеше үз нәселен Чынгыз хан татары нәселеннән килә дип күрсәтергә тырыша, шулай булмаса, аның үзенең һәм балаларының өстен катлауга үрмәләргә хокукы булмый. Бу хәл казакъ, үзбәктә, каракалпакта, башкортта, әзәрбайҗанда. карачай-балкарда. комыкларда гына түгел, безнең халыкта да күзәтелә. Алтын Урда чорында татар атамасының халыкка керүе нинди генә тизлек белән барса да, ул халыкларның барлык катламнарына да кереп урнаша алмый Әзәрбайҗаннар, балкарлар, казакълар, башкортлар, үзбәкләр ул исемнән гомумән баштарталар XIX йөздә татар исеме, җирле төркиләр үсешеннән милләт формалашканда, безнең халыкка башта читатама буларак, аннан соң үзатама буларак та нигездә үтеп керә. Икенчедән, татар читатамасын ни өчен бездә тулысынча һәм бәхәссез үзатама булып китмәгән, чөнки бу исем руслар, көнбатыш халыклары, фин-угорлар, фарсылар, гарәпләр, кавказлылар һәм күп кенә төрки халыклар, шул исәптән төрекләр аңында үзенә тискәре караш саклый. Татарны алар монгол-татар басып алучылары, үз илләрен талаган, үз дәүләтләрен җимергән халык итеп күз алдына китерәләр. Татар исеменә шундый тискәре мөнәсәбәтне бу халыклар хәзерге болгар-татарга да. Кырым татарларына да, Добруҗа татарына да күрсәтәләр, чөнки исеме татар булгач, бу хәзерге татарларны да шул монгол- татар басып алучылары калдыклары дип уйлыйлар Татарның бу ярасына безнең кайбер тарихчылар да тоз сибеп тора, татарның бөеклеген күрсәтү өмете белән аны монгол-татардан үсеп килгән “бөек" басып алучы дип исбатларга тырышалар Менә ни өчен безнең халыкта татар исеме, читатама буларак танылса да, һаман әле үзатама булып урнашып җитмәгән Шулай итеп татар милләте үзенең югарыда саналган биш үзенчәлеге буенча таркалмас ныклы бердәм милләт булып оешып җиткән, аның бары алтынчы үзенчәлеге—бердәм үзатама булдыруы гына төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә каршылыкларга очрый. Билгеле, милләтебезнең бердәм үзатамасы булсын өчен көрәшү кирәк, ләкин бу тырышлыкны милләтебезнең бердәмлеге өчен тырышлык дип, төрле ялгыш юлларга кереп китүдән, милләтебезне сан һәм сыйфат ягыннан күбәйтүгә, үстерүгә зыян салудан сак булырга кирәк. Милләтебез бердәм булып оешкан, ул татар үзатамасы урнашып җитмәүдән генә таркалырга тора торган аморф-таркау берәмлек түгел. Татар милләтен тергезү, саклау һәм үстерүнең төп юнәлеше М ИЛЛИ азчылыкларның милләт буларак сакланышына яный торган төп иҗтимагый күренеш—күп кенә яшьләрнең, үз телләрен онытып, күрше милләтләргә күчә баруы Мондый күренеш татарлар арасында да бар. Руслашу, украинлашу, үзбәкләшү, казакълашу, төркмәнләшү. әзөрбайҗанлашу. төрекләшү кебек күренешләр шул регионнардагы татар яшьләре арасында еш күзәтелә Татарны саклыйк дисәк, милли хәрәкәтнең төп көчен яшьләрнең башка милләткә күчү тенденциясенә, ягъни аларның ассимиляцияләнүенә каршы юнәлдерергә кирәк. Татар милләтен тергезү, саклау һәм үстерүнең төп юнәлеше XX гасырның 90 еллар башында ук билгеләнде, һәм шул чордан башлап, милли хәрәкәт татарның руслашуына, казакълашуына, үзбәкләшүенө, украинлашуына, әзәрбайҗанлашуына, башкортлашуына каршы төрле юллар белән көрәш алып бара Татарның төрле регионнардагы титул милләтләр арасында эрүе аның сан һәм сыйфат ягыннан кимүенә китерә Татарның гомуми саны һәр халык санын алудан соң бераз артып бара, ләкин тиешле дәрәҗәдә артмый, чөнки татар яшьләре арасында татарлыгыннан ваз кичеп, башка милләт булып язылучылар да күп. Татар булып язылганнарның да шактые татарча начар белә, аның балалары да шулай булачак, бу татарның сыйфат ягыннан кимүе була. Милли хәрәкәт татар милләтен тергезү, саклау һәм үстерүне татарларның сан һәм сыйфат ягыннан кимүенә каршы чаралар күрү юнәлешендә алып барырга тиеш була. 2002 елгы халык санын алуга әзерлекне башлаганда, милли хәрәкәтнең төп бурычы итәрәк. татар милләтен тергезү, саклау һәм үстерү эшен милләтне сан һәм сыйфат ягыннан киметүгә юл куймау, ягъни ассимиляцияләнүне киметү юнәлешендә алып бардылар. Милләтебезгә татар этнонимын үзатама итеп кертүне төгәлләргә тырышу да шушы төп бурыч эчендә, аның бер өлеше буларак каралды Дәүләт Советы депутатлары һәм гуманитар фәннәр галимнәре Себер татары, Әстерхан татары, керәшен, мишәр һәм болгар булып язылырга җыенучыларга махсус хатлар белән мөрәҗәгать иттеләр: сез, халык санын алганда, үзегезне электән килә торган тар исемегез белән атамагыз, гомуми татар исеме белән атагыз, дип үтенделәр. Бу үтенечкә уңай җавап бирүчеләр дә, тискәре җавап бирүчеләр дә булды. Соңгыларын күз алдында тотып, татарның төрле диалекталь һәм дини төркемнәре арасында эш алып бару һәм аларның Мәскәүдәге тиешле структураларга рәсми хат язу кирәклекләре, ул хатта халык санын алу нәтиҗәләрен төзегәндә, Себер татарлары санын да, керәшеннәр, Әстерхан татарлары, мишәрләр, болгарлар санын да татар милләте саны эченә кертүне сорарга тиешләр иде. Элекке халык санын алулар нәтиҗәләре татарлар өчен шулай эшләнә иде. Ләкин кызганыч ки. боларның берсе дә эшләнмәде, татар төркемнәре эчендә түземле, тыныч эш алып барасы урында, аларны төрлечә куркыту, мыскыл итү юлы белән татар этнонимын барлык халыкка үзатама итеп урнаштыру тырышлыгы башланды Нәтиҗәдә, татарның төрле төркемнәре арасында ризасызлык тудырылды, татарлыктан качу очраклары ешрак күренә башлады Җитмәсә, фәнни төшенчәләр буташтырылып, бердәм үзатама алу төшенчәсен татар милләтенең бердәмлеген тәэмин итү төшенчәсе белән алмаштырып куйдылар; татар яшьләренең башка милләткә күчүенә каршы көрәш бөтенләй онытылды Тагын да зарарлысы шул булды: хәзерге татар милләтен монгол- татар яуларыннан калган дип күрсәтергә тырышып, яшьләр арасында татар исеменнән читләшүчеләрне тагын да арттырдылар Шулай итеп, милли хәрәкәтнең төп максаты—татар милләтен тергезү, саклау һәм үстерү, тагын да төгәлрәк әйтсәк, яшьләрнең башка милләтләргә күчү очракларына, милләтнең сан һәм сыйфат ягыннан кимүенә юл куймау Менә шушы төп бурычны үтәүгә бәйле рәвештә милләтебезгә татар этнонимын үзатама итеп урнаштырып бетерү дә карала Татар этнонимының татар милләтенә бернинди зыяны тимәс, әгәр безнең халыкны монгол-татар яуларыннан үсеп килгән халык итеп күрсәтмәсәләр. Алай күрсәтелсә, татар этнонимы милләтебезне үстерү өчен түгел, ә әкренләп юкка чыгару өчен хезмәт итәчәк. Моны безгә һич онытырга ярамый. Татар милләтен сан һәм сыйфат ягыннан киметмәү юллары А лда әйтелгәнчә, башта СССР да. ул таркалгач. Россия Федерациясендә бердәм совет халкын төзү һәм киләчәктә Россиядә бер генә милләт калдыру программасы милләтләрне тергезү, саклау һәм үстерү сәясәте белән алмаштырылды. Россиядә бу программа Народы России: возрождение и развитие" дип аталды. ТР ФА гуманитар гыйлемнәр бүлегендә без аны “Татарский народ и народы Татарстана: возрождение и развитие" дип формалаштырдык. Ләкин бу без Татарстандагы барлык халыклар мәсьәләләре белән дә шөгыльләнергә тиеш дигән сүз түгел иде Без бары татар милләтен тергезү, саклау һәм үстерү проблемаларын гына өйрәндек. Татарстандагы башка милләтләргә, мәсәлән, чуаш, мари, удмурт, рус. украиннарга бу халыкларның үз республикаларында эшләнгән программаларны гамәлгә куярга ярдәм иттек. Россиядәге милләтләр эшләре министрлыгы кушуы буенча, милли азчылыкларны тергезү һәм үстерү эшләрен планлаштыру, аны гамәлгә кую программаларын төзү башланды Мәскәүдә 1992 елда “Концепция государственной программы национального возрождения народов РФ . 1994 елда Государст- венная программа национального возрождения и межнационального сотруд- ничества народов России (Проект)" исемдәге брошюралар дөнья күрде Татар милләтен тергезү һәм үстерү программасын төзү буенча да бер төркем галимнәр җиң сызганып эшкә керештеләр Бу программаның бер өлеше "Возрождение и развитие этнокультурной жизни татар, проживающих на территории РФ" исемендә аерым брошюра булып басылып та чыкты (К. 1994) Ләкин тел буенча закон, аның үтәлешен тәэмин итү өчен дәүләт программасы, мәгариф, мәдәният һ. б. законнар кабул ителеп, аларны гамәлгә ашыру эшләре башлангач, милләтләрне тергезү һәм үстерү буенча гомуми программалар төзү туктатылды, дөресрәге, бу эш башка формаларны алды. Тел. әдәбият һәм тарих институтында, ТР ФА гуманитар гыйлемнәр бүлегендә татар халкын тергезү, саклау һәм үстерү проблемаларын экология фәне югарылыгында хәл итү юллары табылды Нәтиҗәдә Татарстандагы экология фәне үсешендә татар милләтен тергезү һәм үстерү юлларын тулы бер система итеп өйрәнә торган этноэкология юнәлеше барлыкка килде Кеше экологиясе. Мәдәният экологиясе дигән терминнар белән янәшә яңа юнәлеш һәм аның этноэкология дигән атамасы тәкъдим ителде Милләтне тергезү һәм үстерү проблемаларын экология фәне югарылыгында хәл итүнең төп юнәлешләрен билгеләгәндә. ИЯЛИ галимнәренә чит ил. бигрәк тә Америка, белгечләре белән тыгыз элемтәгә кереп киңәшләшергә туры килде Татар милләтенең этноэкологиясе буенча эшлекле фикер алышулар Казанда үтә торган экологик конгрессларда да регуляр рәвештә үткәрелә башлады2 Менә шундый бәхәсләрдән соң татар этноэкологиясенең бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән түбәндәге юллары билгеләнде. 1 Татарлар яши торган регионнарда табигый мохитне саклау һәм камилләштерү Әгәр бу мохитне яхшыртуга игътибар бирелмәсә. милләтебезнең сәламәтлеге түбән дәрәҗәдә булып, үлүчеләр саны туучылар саныннан артып китәргә мөмкин. Кызганычка каршы, без хәзер бары Татарстандагы табигый мохиткә генә тәэсир итә алабыз Татарлар күпләп яши торган башка регионнарда табигый мохитне саклау һәм камилләштерү мәсьәләләрен Россия күләмендә уңай хәл итүгә Бөтендөнья татар конгрессы аерым әһәмият бирә алыр иде Бу эш табигый мохит бик нык бозылган регионнарда, мәсәлән. Чиләбе өлкәсендә татарларның үзләрен Россия дәүләт органнарына тәэсир итәрлек итеп оештыру юнәлешендә, конгрессның бу органнар белән турыдан- туры бәйләнешкә керүе тәртибендә алып барылырга мөмкин Билгеле, Татарстан дәүләтчелеге дә Россия каршында мондый мәсьәләләрне күтәрә алыр иде. 2. Татарлар яшәгән регионнарда аларның социаль-икътисади мохитен саклау һәм камилләштерү Бу мохит канәгатьләнерлек булмаса, милләтне сыйфат ягыннан да. сан ягыннан да үстерү мөмкин түгел. Шуңа күрә милләт яшәешенең социаль-икътисади шартларын камилләштерүне дәүләт оешмалары эшчәнлегенә генә кайтарып калдырырга ярамый, татар эшкуарлары да бу юнәлештә актив эш алып бара алырлар иде, аларны оештыру эше Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында төзелгән махсус төркем тарафыннан уңышлы башкарылыр иде Үрнәк өчен тәҗрибә бар: XIX гасыр ахырында XX йөз башында татар байлары татар милләтен бүленмәс бер бөтен итеп формалаштыра алганнар ич. Социаль-икътисади мохитне камилләштереп, аны халык санын үстерүгә юнәлдерү буенча безгә чехлардан үрнәк алу урынлы булыр иде Алар гаиләдә күп бала булдыруга һәм балаларны дәүләт хисабына (Төркиядә—зәкят хисабына) тәрбияләүгә бик күп чыгымнар тоталар һәм халык санын арттыруга сизелерлек өлеш кертәләр. 3 Татарлар яшәешенең милли мәдәни мохитен саклау һәм камилләштерү Информация чараларының үсеше һәрбер халык арасына мәдәниятнең халыкара формаларын күпләп кертә бара Бу мәдәниятләрнең уңай яклары белән бергә, милләтнең традицион яшәешен таркату, яшьләргә мораль бозыклык йоктырып, халыкларның киләчәк тормышын юкка чыгару, аларның ассимиляцияләнүләрен тизләтү максатында пропагандалана торган тискәре яклары да бик нык сизелә. Ул милли мәдәни мохитне әкренләп юкка чыгаруга илтергә тырыша Менә шуның өчен дә милли мәдәни мохитне саклау һәм аны халыкара мәдәниятнең уңай яклары белән генә бизәү кебек эшләр милләтне саклауда һәм милләт буларак үстерүдә аерым әһәмияткә ия. Бу эш бездә мәдәният министрлыгы тарафыннан һәм аның җитәкчелегендә алып барыла Татар халкын сан һәм сыйфат ягыннан үстерүне аның милли мәдәни мохитен камилләштерү аркылы алып бару турында информация чараларында аерым бер фикер алмашу оештырганда да зыян итмәс иде 4 Татарның конфессиональ мохитен саклау һәм камилләштерү Советлар берлеге чорында халыкның дини мохитен юкка чыгару эше җәелде- релгән иде. барлык милләтләрне дә бердәм атеистик юнәлештә тәрбияләү кабул ителде, бу һәр халыкта да яшьләрнең мораль сыйфатын түбән төшерүгә китерде Шуңа күрә дини тәрбиянең яңадан кайтарылуын халык бик теләп кабул итте Бу эшне оешкан төстә алып бару өчен, мөфтиятнең күп тармаклы эше җәелдерелде. Керәшеннәрнең дә үз конфессиональ оешмалары булдырылды Дини оешмаларның эшен тагын да җанландыру һәм диннәрне милләтебезне сан һәм сыйфат ягыннан үстерү юнәлешендә файдалану буенча мөфтият газеталарында фикер алышуларны еш кына күрергә туры килә. 5 Татар яшәешенең милли мәгариф мохитен саклау һәм камилләштерү Мәгариф һәм тәрбия системасы да үзгәрешсез тормый, дөньякүләм уңай тәҗрибәне алып һәрчак баеп, камилләшеп тора, шушы процесста ул үзенең миллилеген дә югалтмаска, уңай сыйфатларын үстереп, дөнья мәгарифенә, педагогикасына аз булса да үз өлешен кертергә омтылыш күрсәтә Киләчәктә татар милләте яшәрме, милли үзенчәлекләрен саклармы, сакласа, ни дәрәҗәдә саклар, болар барысы да милли мәгарифебезнең үсеш дәрәҗәсенә бәйле Мәгарифнең контрольсез һәм җитәкчесез өлеше—гаилә тәрбиясе һәм урам тәрбиясе Балалар бакчасы, башлангыч мәктәп, урта мәктәп, профессиональ урта уку йортлары, вузлардагы мәгарифне кирәк юнәлештә оештырып була, билгеле, моңа теләк булса һәм ихтыяр көче җитсә Татарда мәгариф мохитен дөнья күләм югарылыкка күтәрү шуның белән бергә милли үзенчәлекләрен дә үстерә бару бары мәгариф министрлыгының гына түгел, ул барлык татар зыялыларының изге эше. Хәзергә әле без милли мәгарифебез, тәрбия системасы, милли педагогика фәне тиешле югарылыкта тора дип әйтә алмыйбыз. 6 Татар яшәешендә милли тел мохитен саклау һәм камилләштерү Татар булып яшәү өчен, кеше татар телен белсә җитә, дигән караш хәзерге чор өчен кабул ителә алмый Хәзерге тәрбияле дип саналган кеше рус телен дә яхшы үзләштерә, бер чит тел (көнбатыш йә көнчыгыш теле, яисә икесен дә) белә, ә үз ана телен су кебек эчә алырга тиеш. Шул очракта гына татар кешесе Россиянең һәм Татарстанның дәүләт структураларында да, иҗтимагый оешмаларында да коммерция юнәлешендә дә әйдәп баручы белгеч була ала. Ләкин шунысы аяныч, татар яшьләре өчен үз ана телен өйрәнү, аны куллану авыр проблемага әйләнеп бара. Шуңа күрә татар телен тормышның барлык сфераларында да кулланырлык дәрәҗәдә белүне тәэмин итү милләтне саклау өлкәсендә төп бурыч булып кала бирә Татар баласының теле татарча гына ачыла дигән чорлар үтте. Баланың теле татарча ачылып, рус телен һәм чит телне соңыннан өйрәнү очраклары авыл җирләрендә, сирәгрәк шәһәрләрдә сакланган Баланың теле русча яки русча да, татарча да ачылып, ана телен соңыннан өйрәнү яисә татарчаны соңрак шомарту очраклары шәһәрләрдә, район үзәкләрендә еш күзәтелә; болар белән бергә татарчасын бөтенләй өйрәнмичә калучылар да бар. шуңа күрә, бездә татар телен ана теле буларак кына түгел, чит тел буларак укытуга да җитди игътибар бирелә Татарстанда бу мәсьәлә аз булса да чишелә Башка регионнарда аны чишү бик авырга туры килә Бу мәсьәләне хәл иткәндә, татарлар компактлы яшәгән регионнарда укытучылар әзерләүне юлга салу, моңа Татарстан вәкиллекләре ярдәмен арттыру уңай роль уйнар иде Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты да бу изге эштән читтә кала алмый. 10. -I . М 2 Министрлар кабинетында телләр проблемасы белән шөгыльләнүче бүлек тө мондый эшләргә әледән-әле игътибар биреп тора. 2002 елның декабрь ахырында Дәүләт Советы үзенең XIII пленар сессиясендә “ТР халыклары телләре турында “ТР Законының һәм ТР халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР Дәүләт программасы3 үтәлешен тикшерде Сессия бу документларның гамәлгә куелышында уңай яклар белән бергә зур кимчелекләрнең булуын да билгеләп үтте4 . Дәүләт Советында әйтелгән кимчелекләргә өстәп, шуны әйтәсе килә министрлыклардан, шәһәр һәм район администрацияләреннән телләр Законын канәгатьләнерлек дәрәҗәдә үтәүне таләп итү урынына Дәүләт Советы депутатлары да. аларга ияреп, Министрлар кабинетының махсус бүлеге дә аны ничек итеп, кайсы яклап үзгәртергә икән дигән буш кайгы белән артык мавыгып китмәделәр микән, дигән сорау туа Татар теленең барлык өлкәләрендә дә иркен кулланылуын тәэмин итү милләтне сан һәм сыйфат ягыннан үстерүнең төп шартларыннан берсе. 7 Милли телне, милли мәдәниятне саклау һәм аларны саклаучыларны тәрбияләп, үстереп чыгару ягыннан татар авылларын саклау, алардагы социаль-икьтисади вәзгыятьне камилләштерү аерым әһәмияткә ия Кызганычы шул: информация чаралары үсү авылга да шәһәрләрнең, хәтта чит илләрнең тискәре күренешләрен әкренләп кертә бара Моңа каршы көрәш, авылны савыктыру шул ук информация чаралары аркылы алып барылырга мөмкин Турысын әйтергә кирәк, авылны яшәтү, андагы милли телне, мәдәниятне саклау һәм камилләштерү юллары бездә бөтенләй ачыкланмаган Бу мәсьәлә бөтен җитдилеге белән дәүләт структуралары алдында да, Фәннәр академиясе бурычлары системасында да. БТК башкарма комитеты һәм БТИҮ каршында да бөтен кискенлеге белән торырга тиеш. 8 Милләт яшәешендә дуслык мохитен саклау һәм камилләштерү аерым әһәмияткә ия Милли үсешкә уңай тәэсир итә торган дуслык милләтнең зыялылары арасында да. милләтнең аерым төркемнәре арасында да башка милләтләр белән мөнәсәбәттә дә булырга тиеш Кызганыч, бу безнең шактый аянычлы өлкә. XVII гасырда татар җирләренә килгән төрек сәяхәтчесе Әүлия Чөләби мондагы зыялылар арасында дуслык булмауга исе китә, һәм моны башка халыкка буйсынып, аңа яраклашырга тырышып яшәүдән килә дип аңлата. Татар зыялылары арасында дуслык булмауга башка чорларда да игътибар иткәннәр Ләкин хәзерге зыялылар арасында дуслыкны җимерүнең гайре табигый формалары барыбызны да гаҗәпкә калдыра. Бездә нәкъ менә милләтне тергезү, саклау һәм үстерү проблемалары белән шөгыльләнүчеләргә ясалма гаепләр тагу, аларның абруен төшерү өлкәсендә армый-талмый хезмәт итүче белгечләр, аларның моңарчы күрелмәгән әшәке алымнары, боларның ялганнарын басып торучы матбугат органнары барлыкка килде Ачык дискуссияләрдә җиңә алмагач, каршы як өстеннән югары оешмаларга әләк язу һәм, коллектив исеменнән булсын дип. аларга алдау юлы белән имзалар җыю. аерым эшлеклеләргә яла яккан хатларына акча түләп (үзенекен түгел, билгеле), башкалардан кул куйдыручылар, чит кеше исеменнән хат язучылар, мөнәсәбәтләрне мәхкәмәләргә җиткереп торучылар, хәтта үз дошманнарын башкалар исеме белән мәхкәмәгә бирүчеләр үсеп чыкты Мондый күренешләргә каршы җәмәгатьчелек чаралар күрә алмаса. бездә милләтне тергезү, саклау һәм үстерү эшенә бик зур зыян салыначак. XIX йөзнең II яртысында бердәм татар милләте булып оешкан Казан татарлары. Себер татарлары. Әстерхан татарлары, мишәрләр, керәшеннәр арасында үзара үпкәләшләрнең 2002-2003 елларда кузгатылуы һәм көчәеп китүе безне шулай ук бик нык борчый. Милләтне тергезү, саклау һәм үстерү мәсьәләләрен файдалы итеп чишү өчен татарның башка милләтләр белән дуслыгы да төп шартларның берсе булып санала Соңгы елларда татар һәм рус информация чараларында татарны руслар, башкортлар белән ачуландыручыларны тәнкыйтьләп язган мәкаләләр еш күренә. XIX йөзнең II яртысында рус империясе үсеп килгән чорда безнең элекке зыялыларыбыз һәм байларыбыз Рус дәүләте эчендә бердәм татар милләтен оештыра алганнар. Хәзерге татар зыялыларына һәм байларына шулардан үрнәк алу бик отышлы булыр иде 9. Татарны милләт буларак тергезү, саклау һәм үстерү мәсьәләләрен уңай хәл итүдә аның үз тарихыныңдөрес мохитен булдыру шулай ук зур әһәмияткә ия Ныклап тикшереп тормастан, бер үк татар исеме белән йөртелгәнлектән, безнең татарны вакытында бик күп илләрне яулаган чынгызлылар армиясеннән (ягъни монгол-татардан) калган халык дип уйлап, күп кенә рус, көнбатыш, гарәп, фарсы, фин-угыр тарихчылары һәм зыялылары татар дип аталган халыкка тискәре мөнәсәбәттә торып, үз халыкларында татарны күрә алмаучылык мөнәсәбәтен тәрбияләп тордылар Татарга карата мондый мөнәсәбәт хәзер дә еш чагыла Бер генә мисал китерәм. В В Похлебкин дигән бер тарихчы үзенең 2000 елда Мәскәүдә басылган “Татары и Русь" дигән китабында хәзерге татарны монгол-татарның турыдан-туры дәвамы рәвешендә тикшерә дә, монгол- татарның дәүләтчелеген юкка чыгардык, хәзер татар дәүләтчелеген (ягъни Татарстанны) ахырына кадәр юк итү бурычы тора (167 б.) дип йомгак ясый. Дилетант зыялылардан чыккан бу иске карашны Ш Мәрҗани. К. Насыйри. С. Шпилевский. Г. Әхмәров. Риза Фәхретдин, Һ Атласи, Г. Гобәйдуллин. Н. Воробьев, А. Смирнов. X. Гимади, А. Халиков кебек галимнәр дөрес түгел дип таптылар, күптөрле тарихи чыганакларны анализлап, хәзерге татар халкының Болгар дәүләте чорында болгар дип аталган бик борынгы җирле төрки кабиләләрдән формалашуын ачтылар, татар ул килмешәк түгел, ә бик борынгы җирле тамырлы халык дип исбатладылар Бу караш татар яшьләре арасында үз халкы белән горурлану хисләре уятып торды, шуңа күрә алар үз татарлык- ларыннан ваз кичәргә уйламадылар да XX гасырның 60 елларында—Төркиядә. 90 елларда Татарстанда кайбер тарихчылар, киресенчә, татарның бөеклеген күрсәтәбез дип. татарны Чынгыз хан һәм Бату хан яуларыннан калган халык дип күрсәтүне үзләренең “патриотик" бурычлары дип таныдылар. Татар этногенезын җирле болгарлар һәм алар составындагы бик борынгы җирле төркиләр белән бәйләүне алар, татарны кече итеп күрсәтү максатыннан, рус колонизаторлары һәм Сталин уйлап чыгарган дип яздылар Татарны монгол-татар белән тиңләү татар яшьләрендә татар булып язылучыларны бик нык киметкәнлектән, урда татарчылары дип аталган бу төркем татарның руслар, украиннар, үзбәкләр, казакълар һ. б арасында ассимиляцияләнүенә каршы көрәшергә кирәк дип тә тапмадылар Халкыбызны тергезү, саклау һәм үстерү турында фикер алышканда, татар этногенезының мондый проблемаларын принципиаль югарылыкта хәл итәргә мөҗбүрбез. 10. Татар милләтен тергезү, саклау һәм үстерү эшен Татарстаннан тыш регионнарда милли-мәдәни автономияләр алып бара Боларның тәҗрибәләре әле бик бай түгел, шулай да үз бурычын аңлап, халкыбызны саклау эшләрен тәртипле итеп алып барган автономияләрне дә күрсәтә алабыз Милли-мәдәни автономияләрнең эшләрен оештыру турында фикер алышулар булып тора, ләкин бу эшне өйрәнү һәм камилләштерү буенча бездә галимнәр белгечләр төркеме тупланмаган әле 11. Милләтне тергезү, саклау һәм үстерү эшләрен җайга салу өчен дәүләти булмаган оешмаларның төзелүе һәм аларның эшен нәтиҗәле итү тырышлыклары да зур әһәмияткә ия. Дәүләти булмасалар да, боларның эшчәнлеген дәүләт органнары координацияләргә тырыша, билгеле дәрәҗәдә матди чыгымнарын да каплый Мондый оешмаларга Бөтентатар иҗтимагый үзәге Бөтендөнья татар конгрессы. Татар хатын-кызлар оешмасы “Ак калфак' Гомумроссия күләмендәге татар оешмасы “Ватаным Бөтентатар мәгариф берлеге Иттифак партиясе, Милли мәҗлес һ. б керә Бу оешмаларның төп бурычлары бер үк—татар милләтен саклау һәм үстерү мәсьәләләренең иң әһәмиятле якларын табып, шуларны хәл итү белән шөгыльләнү Бу изге эшне алар төрлесе төрле дәрәҗәдә башкара, ләкин зыялылар арасындагы кебек үк. болар арасында да эшләрне үзара килештереп дусларча эшләү җитешми һәр оешма татар проблемаларына баш булырга тырыша Мин үзем болайрак фикер йөртөм татарлар бөтен Россиягә таралып яшиләр, дәүләт казнасына салым бирәләр, шул акчалардан татарны тергезү, саклау һәм үстерү проблемалары белән Россия дәүләте күләмендә, ләкин Татарстан дәүләте белән ю* килештереп шөгыльләнерлек бер оешма булырга тиеш, башка оешмалар төп йөкне аның белән бергә тартып барырга тиешләр. 12 Татар милләтен тергезү, саклау һәм үстерүдә хәл иткеч рольне Татарстан дәүләте органнары уйныйлар. Президент аппаратында да, Дәүләт Советында да, Министрлар кабинетында да бу әһәмиятле мәсьәләләрне чишә торган структуралар эшли Иҗтимагый оешмаларның бу юнәлештәге эшләрен координацияләүгә дә дәүләт органнары әһәмият биреп киләләр Кайбер министрлыкларның һәм Фәннәр академиясенең бүлекләре дә татар милләтен тергезү.саклау һәм үстерүнең югарыда саналган юнәлешләрен хәл итүдә катнашалар Ләкин Татарстан дәүләтчелегенең бу юнәлештәге эшләре бик уңышлы бара дип булмый, төп эшнең камилләштерелергә тиешле тармаклары шактый күп әле Мин үзем Фәннәр академиясенең бу юнәлештәге эшен сизелерлек йомшартуын ачыктан-ачык әйтергә кирәк саныйм. Югарыда әле генә саналган 12 юнәлеш буенча Россия күләмендәге экологик конгресста, этноэкология секциясен ачып, гуманитарлар да, төгәл фән әһелләре дә мәсьәләләрне комплекслы хәл итү юлларын эзли идек. 2002 елдагы экологик конгресста ТР Фәннәр академиясе беренче мәртәбә этноэкология секциясен оештыруны кирәк тапмады Милли хәрәкәттә төп максатны—милләтебезне тергезү, саклау һәм үстерүгә хезмәт итү максатын һич онытырга, аны икенче, өченче дәрәҗәдәге, беренче карашка кызык күренгән, юнәлешләр белән алмаштырырга юл куелмаска тиеш. 

Реклама