КОШЛАРДА ДА КЕШЕ ЯЗМЫШЛАРЫ...

Адәм баласын кошларга тиңләү, язмышларын кошлар язмышы белән чагыштыру әдәбиятта күптәннән килә. Яралу тарихы ерак гасырларга күмелгән "Сак-Сок"ларга барып тоташа ул Кайсы гына әдип күктә, иркендә үзләре теләгән тарафка үз ихтыярларында уйнаклап очкан шул табигать иркәләренә сокланмаган да. иҗатында әлеге образларга мөрәҗәгать итмәгән! Әмма ул каләм җимешләренең азлары гына вакыт сынаулары аша үтә алган Ә уза алганнары арасында, һичшиксез. Шәриф Камалның "Акчарлаклар" повесте ин күренеклеләреннән саналырга хаклы. Язучыны классик әдип итеп таныткан әсәр ул. Әдәби тарихыбызның чын мәгънәсендә. Тукайга ияреп әйткәндә, "һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер Повестьның дөньяга килүенә быел 90 ел тулды. Инде тугыз дистә ел буе ул татар канлы, милли җанлы укучыны дулкынландырып, уйландырып, сокландырып килә. Әсәре үзеннән соң да яши алган язучы—бәхетле язучы ул. Тормышта бәхет эзләүчеләрне дингездән мәрхәмәт өмет итүче акчарлакларга тиңләгән Шәриф Камалның тууына бу елның февраль аенда 120 ел тулды. Димәк ки. милли әдәбият дөньясы өчен икеләтә юбилей, ягъни борынгылар әйтмешли, тәгаен генә "нурын галә нур" (“нур өстенә нур") инде бу. Шәриф Камал 1884 елнын 27 февралендә Пенза губернасы Инсар өязе (хәзерге Мордва республикасы) Пешлә авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә Ул башлангыч белемне үз авылларыңда ала Аннары исеме тирә-юньгә шактый мәгълүм булган Ләбәжә мәдрәсәсенә килә Ш. Камал шәкерт чагыннан ук үз көнен үзе күрә башлый тимер юл төзелешеңдә кара эшче булып шактый чиләнә, бер сәүдәгәргә ялланып озак кына ил гизә. Кайда гына йөрсә дә аны укуын дәвам итү теләге ташламый һәм шул нияте аны әүвәл Төркиягә. аннары Мисырга китереп чыгара Әмма матди кыенлык, ычкынмаслык булып чабуга ябышкан мохтаҗлык егеткә изге ниятләрен тәмаман тормышка ашырырга ирек бирмиләр. Дөрес. Каһирә шәһәрендә Казан ягыннан килгән бер профессор аны "Жамигыләзер" исемле пансионга укырга урнашырга ярдәм итә һәм ул анда бер ел белем дә эсти. Әмма, әлеге дә баягы фәкыйрьлек гыйлем туплауны дәвам итәргә мөмкинчелек бирми Тәкъдире аны кире Россиягә куа. 1905 елгы революция алдыннан—ул инде Украинадагы күмер шахталарында. Каспий диңгезе буендагы балык промыселларында. Ныклап фикерләсәң. Ш.Камалның бу чор гомерен "газап чигеп йөрү" дип атарга мөмкин булыр иде Әмма ул юл сәфәрендә йөзләрчә төрле характерлар белән очраша, тормышның эченә ук кереп, иҗтимагый тормышның ин түбәнге баскычында торган кешеләр белән аралаша, аларнын уй-фикерләрен, гадәтләрен, яшәү максатларын хәтеренә сеңдерә бара. Киләчәктә болар барысы да булачак әдипнең "язар ризыгына” әвереләчәкләр, тормыш төбендәгеләр исә. әдәби образ буларак, кабат яшәү сыйфатына ия булачаклар. Бер уйласаң. Ш. Камалның вакыйга-күренешләргә бай гомер юлы, ул кичергән хәлләр, гомумән тормыш тәҗрибәсе тагын әллә ничә язучыга җитәр иде 1905 елгы революцияне Ш Камал Петербургта татар мәдрәсәсендә мөгаллим булып каршылый. Бер үк вакытта "Нур" исемле беренче татар газетасында эшли, шигырьләр, мәкаләләр яза. тәрҗемә белән шөгыльләнә. 1906 елда аның "Сада" ("Аваз") исемле беренче шигырьләр җыентыгы дөньяга чыга. Ул шигырьләрдә туган халкыңның караңгылыкта яшәвенә уфтану, аны изүчеләргә нәфрәт, хатын-кызның авыр хәле турында уйланулар, революция палачларына көчле ләгънәт, мәгърифәтчелек идеяләренә каршы чыккан иске типларны фаш итү һ. б. мотив-идеяләр үзәккә алынганнар Дөрес, бу шигырьләр, әдипнен беренче тәжрибә үрнәкләре буларак, сәнгатьлелек ягыннан да. әдәби эшләнешләре буенча да шактый кайтышлар Ш Камал моны үзе дә аңлый һәм шигъриятне төп иҗат кыйбласы итеп танудан туктый Революция чигенеп, кара реакция чоры башлану Ш Камалның Петербургта 12. .к. у., м 2 яшәү шартларын гаять кыенлаштыра. 1907-1910 елларда ул үз авылларында яши һәм балалар укыта Шунда беренче хикәясе "Уяну"ны язып. "Шура журналына җибәрә һәм хикәя басылып та чыга. Бу классик әдип булып танылуның юл башы. 1910 елда ул Урта Азия якларына сәфәр чыга. Оренбургта туктала һәм "Шура Вакыт ' редакцияләренең берләшкән конторасына хисапчы булып урнаша. Бу дәвер—Ш Камалның зур ижади активлыгы белән характерлы. Кара, авыр вәзгыять, өстәвенә, тормыш шартларынын кыенлыгы әдипне максатыннан язу. иҗат итү теләгеннән биздерә алмыйлар. Язмыш кыскан саен ул каләменә үҗәтләнебрәк ябыша төшә. Аның хикәяләрендә гомер буе изелеп, каһәрләнеп яшәүдән гаҗизләнгән, барыр кыйбласын тапмый гасабиланган. еш кына кешелеген югалту дәрәҗәсенә җиткән типлар үзәккә алына, шыксыз тормыш тудырган ямьсез инстинктлар алгы планга чыга. Язучының "Муса ачуланган иде. Ачуыннан күзләре акайган, йөзе ут шикелле яна. дулкынлануыннан сүзен әйтә алмый иде " сүзләре белән башланган "Уяну" (1909) дигән беренче хикәясе кешедәге шул ерткычлык сыйфатларын калку итеп тасвирлый, явызлыкның авыр фаҗигасен өшеткеч картиналарда сурәтли "Буранда" (1909) хикәясенен дә үзәгендә психологик конфликт ята Солдат Мостафа, кышкы буранның котыруына карамастан, өенә кайтып җитәргә һәм әнкәсе белән күрешергә ашкына Аның әнисеннән аерылуына егерме ел икән Атасы ике дистә ел элек әнисен куып җибәреп улын аңа каршы тәрбияләгән булган һәм хәзер ул "анасыннан бөтенләй бизгәнлеген уйлап газап чигә", аягына егылып гафу үтенергә тели. Мостафа кайчандыр әнисенә карата кылган начарлыклары, салкын мөгамәләсе өчен вөҗдан газабы кичерә, шул хис аны салкын буранда юлга чыгарга мәҗбүр итә Ләкин анын изге ниятләре тормышка ашмый: ул кайтып кергәндә инде, анасының гомере өзелгән була. Язучынын "Козгыннар оясында" (1910) хикәясенә күз салсак та бәхетсезлекне. фаҗигане күрәбез. Шахтерлар тормышыннан алып язылган бу әсәр шәхес драматизмына китергән сәбәпләрне бөтен тулылыгында акларга ярдәм итә. Ш. Камал үз иҗатында хокуксызларны яклау идеясен алгы планга куя. берәүләр аһ органда, зар түккәндә, канлы яшь койганда, кемнәрнеңдер үзләрен әллә кемгә куеп, тук-канәгать тормыш белән гомер сөрүләрен фаш итә Ил ыңгырашканда мәгънәсез ыгы-зыгы, буш шапырыну белән мавыгуларны каһкаһәле көлү утына ала Шул рәвешле. Ш Камал хикәя-новеллаларнын бер төрен сарказм белән сугарылган әдәби-идеологик коралга әверелдерә. Дөрес, бу өлкәдә анын хикәяләре сан ягыннан күп түгел, әмма татар әдәбиятының гомуми үсешендә сүз сәнгатен ирония, сатира сыйфатлары белән баетуда ул әсәрләр мәгълүм роль уйнадылар. Шунысы игътибарга лаек: әдипнең бу юнәлештәге иҗаты 1910 нчы елларда, ягъни реакция котырган бер дәвердә башлана. "Сәмруг кош" (1910) хикәясендә үтә европалашкан. "дөнья цивилизациясен" мыскылга калдырган милләт каһарманнарыннан көлә. “Мәрфугать" мәйданында очу ярышы булачак, имеш, шарты: егерме минут эчендә кояшка җитәргә, әле ул гына түгел, җиткәнлегеңне белдерер өчен “кояшның тап уртасына кадак кагып бүреген элеп куярга" тиешле икән. Бу абсурд эшне милли герой Гайнетдин әфәнде Гайнелисламов иң сон иҗат иткән “Сәмруг кош" исемле машинасы белән гаять уңышлы башкарып чыга. Җыелган агай-эне кояшта чите кама белән әйләндергән очлы гына мескен бүрекнең асылынган көе торуын күреп чиксез кәефләнә. Бу көлүдә усал ирония бар. язучы вак-төяк адәмнәрнең үзләрен прогресс тоткалары итеп исәпләп, буш ыгы-зыгы белән мавыгуларын, мәгънәсез мин-минлекләрен, шапырынуларын фаш итә. “Депутат" (1910) хикәясендә “Государственный дума" депутатының Петербургка бару күренеше тасвирлана. Үзенчә бик "выразительный" нотыгын вокзалда сөйләп халыкны шаккатгырырга җыенса да. сыңар тыңлаучы да таба алмый мыскылга калуы, вагонга кереп утыруга ук бөтен депутатлык вазифаларын онытып шәхси мәшәкать-уйларына чумуы үтемле сатирик алымда сурәтләнә. "Көзге яңгыр астында" (1915) хикәясендәге Гайфулла исә үзен туташлар алдында эре һәм җитди күрсәтү өчен ясалма купшылык белән мавыгучы бер тип буларак характерлана Үз дәрәҗәсенә хилафлык китермәс өчен ул тышкы сыйфатларына үтә игътибар итеп һәрдаим контрольдә булырга тырыша. Менә. "извозчикГ— дип кычкыра да "Шактый эре чыкты бу. Якын-тирә кешеләр: "Бу егет бер дә генә җәяү иөрергә яратмый, күрәсең", дип уйласыннар өчен, ачуланган сымак мыгырданып килмәгән извозчикларны бер сүккән дә булдым " Менә кызлар белән сүз алышканда, "бусы бигрәк мужикча чыкты. " дип кәефсезләнә; бераздан үзен тагын акыллы, төпле кеше итеп хис итә дә бик канәгать кала: "Тавышымның тигезлегенме әйтерсең, сүзләрнең урынлыгынмы, һәммәсе аптека үлчәвендә, бигрәк тә мәгънә ягы муаффәкыятьле чыкты" Кыскасы, хикәядә мәгънәсез мәшәкатьләр белән кайнашкан вак бәндәнең рухи хәерчелеге фаш ителә. Гомумән алганда. Ш Камалның сатирик хикәяләрендәге геройлар “Хаҗи әфәнде өйләнә (1915) комедиясендәге типларны тудыруда бер әзерлек булдылар, алардагы сыйфатлар тагын да калку һәм гротесклы тасвир алдылар Ш Камал хикәяләрендә бәхет-бәхетсезлек. өмет-өметсезлек һәрвакыт янәшә йөриләр һәм бу каршылыклы бергәлек психологик киеренкелекне үстерә, әсәрнен тәэсир итү көчен арттыра. Әйтергә кирәк, эшчеләр темасына язылган хикәяләр язучыга күләмле әсәр ижат итәр өчен әзерлек этабы булдылар. Аларда күтәрелгән тасвир-фикерләр. сурәтләнгән образлар "Акчарлаклар'’ (1914) повестенда яңа сыйфатлар, яңа чалымнар белән баетылган хәлдә тәкъдим ителәләр. Тормышның үзгәрергә тиешлегенә, кешенең бәхеткә омтылу идеалына ышаныч, чарасызларны, мохтаҗларны яклау идеясе бу әсәрдә киң планда һәм оптимистик пафоста раслана. Геройлар дөньясы кинәя. чынбарлыктагы иҗтимагый контрастлык тирәнәя Повестьта гади генә бер эпизод бар. Шәрәфи карт кәефе әйбәт чагында кызына бәйрәмгә таба читек алып бирергә вәгъдә итә. “Газизә: —Әнкәй, кайсы бәйрәмгә таба ул?— диде Карчык аз гына уйлап торды да. күңелсез генә иттереп: —Белмим, кызым. — диде. Бәйрәмнәр ерак иде әле ” Димәк, хыяллар тормышка ашачак бәйрәмнәр ерак икән, ана барыр юл әлегә анык кына түгел, ул тарафны әлегә томан сарган. Язучы әллә ни әһәмиятле күренмәгән шундый эпизодлар белән укучыны уйланырга этәрә, зур социаль проблемалар чолганышына алып керә. Ни өчен Шәрәфи карт, башкалардан дәрәҗәсе, тәҗрибәсе белән аерылып торса да. ничәмә еллар буе зур хезмәт куеп хуҗаларны баетып яшәсә дә. мохтаҗлыктан арына алмаган, сасы балык базында гомере узган'’ Ни өчен Гариф, "сигезәр потлы капчыкларны уйнатып ала торган егет”, сөйгәне Газизәне авылга алып кайтырлык та акча эшли алмаган? "Монда юллык та булмады ич”, ди ул гарьләнеп Ул бит—тырыш, уңган, юкка гына иптәшләре аны артельщик итеп сайламаганнар; балык тотканда куркыныч тугач котырынган диңгезгә беренче булып ташланучы да ул бит Ш Камал әнә шулай укучысы белән бергә уйлана, сиздерми генә сабак бирә, мондый яшәү үзгәрергә тиеш дигән нәтиҗәгә алып килә. Шуна аның геройлары да "Козгыннар оясьщда”гы кебек кара өметсезлеккә чумган адәмнәр түгел. Алар инде үз хакларын хаклап дауга әзерләнеп килүче кешеләр. Әсәрдә бер вакыйга бар: хуҗалар давыл вакытында ятьмә салырга мәҗбүр иткәч, көймәчеләр бик хәтәр хәлгә кала. Шунда ярдагыларның берсе иптәшләренә карап болай ди. “Әгәр көймә кайтмаса, әнә теге ике господинны буып суга ташламакчы булалар". Бу әлегә стихияле бунтка якын, әмма инде аларда киләчәктә бәхетләрен урлаганнарга каршы аңлы көрәшкә күтәреләчәк кешеләрнең чалымнарын да тоярга мөмкин. Октябрьдән сонгы чорда әдип актив эшли. Оренбургта нәшер ителүче “Юл" һәм "Сабан” газеталарының редколлегия члены, аннары җаваплы редактор хезмәтләрен үти Күпсанлы мәкалә, фельетон, хикәя бастыра Язучы төрле темаларга мөрәҗәгать итә: "Эшче-крестьян матбугаты һәм укытучылар", "Советское строительство турында кинәш". “Авыл көнкүреш кооперацияләре". “Кулак кем?" һ б Егерменче еллар башында иҗат иткән хикәяләрендә дә Ш Камал заманның яна сулышын җиткерергә тели Менә аның "Түләтергә исәпли" (1924) исемле хикәясе Анда гомере буе дини йолаларны калдырмый үтәп килгән карт эшче беркөнне кинәт зур үзгәреш кичерә һәм мәчеткә бармыйча, клубка юнәлә Шунда үзен күп еллар буе дин сөреме белән агулап килгән дин әһелләреннән әрәм узган елларын “түләтергә исәпли" “Хәйри—комсомол" (1924) хикәясендә яшүсмер егетнен. үсә төшкән саен, ни рәвешле сугышка һәм байларга карашының формалаша баруы бәян ителә. "Авыл матур уйлый” (1925) хикәясендә совет яклы крестьян (мәчетне клуб итү мәсьәләсендә башлап йөрүче) һәм анын делегатка хатыны образларында язучы матур тормыш төзүче яна кешеләрне сурәтләргә омтыла. Бу әсәрнең дәвамы булган "Жыр тавышлары ишетелгәндә" (1926). “Адәм үсә" (1927) хикәяләрендә дә үз азатлыгы өчен генә түгел, башка крестьяннарның да тулы бәхете өчен көрәшүче заман геройлары тасвирлана. Әмма болар барысы да берьяклы, схематик, декларатив характердагы шактый көпшәк язмалар һәм әсәрләр иде Аларнын кычкырып торган агитацион эчтәлеген күрми мөмкин түгел Моның ише иҗат үрнәкләренең революциягә кадәр үк "Уяну". "Козгыннар оясында” ише хикәяләре. "Акчарлаклар" кебек повесте белән татар дөньясында танылган Шәриф Камал каләменнән чыгуын кабул итүе дә читен Совет дәвере тәнкыйте, әдәбият белеме фәне тарафыннан унай бәяләнүгә кара мастан. Ш. Камал үзе бу чор иҗатыннан бик үк канәгать катмаган булса кирәк Язучының иҗади кыйбла эзләп Октябрьгә кадәр уңыш казанган тема һәм образларга мөрәҗәгать итүе шундый фикер уята. Ш. Камал 1930 елда "Козгыннар оясында хикәясенә нигезләнгән һәм шул исемдәге драмасын иҗат итә. 1927 елда “Акчарлаклар" повестеның дәвамы буларак “Тан атканда” романы дөнья күрә Әмма ул "Акчарлаклар" повестена караганда шактый кайтыш иҗат җимеше сыйфатында кабул ителә. Мондый хәл Ш Камал кебек күренекле әдипләр иҗаты өчен генә түгел, ә бөтен бер татар әдәбиятына хас вәзгыять иде. Чор ситуациясен хәл кадәри тарихи-объектив күз алдына китерү өчен заман әдәби хәрәкәте шаһитына сүз бирү кулай. Фәтхи Бурнаш “Революция һәм татар әдәбияты" (1929) мәкаләсендә болай яза. “Фатих Әмирхан. Дәрдмәнд, Сәгыйть Рәмиевләр революциядән сон бик аз һәм жөзә (өлеш—Ф Б.) нәрсәләр калдырып, өчәве дә үлеп киттеләр. Галимҗан Ибраһимов сонгы вакытларда бик җитди рәвештә авырып ашы Борынгы хезмәт урынына кайтару өчен берникадәр еллар дәваларга туры киләдер Г Рәхим, Г Газизләр, матур әдәбиятны ташлап, күптән тикшерү, гыйльми эшләргә киттеләр. К Әмнри, С Жәлал. М. Гали, Г. Камал, С. Сүнчәләй кебекләр сонгы елларда һичбер нәрсә бирмәделәр дияргә мөмкин. Фатих Сәйфи әдәби хезмәтләрен ташлап идарә һәм җәмәгать эшләренә бирелде Кәрим Тинчурин "Жилкәнсезләр"еннән соң бернәрсә биргәне юк Мәҗит Гафури, Зариф Бәшири агалар сонгы елларда әдәбиятка өстәмә булырлык ижатлар күрсәтмәделәр. М Фәйзи үлде. Исәнбәт әле дә эшләп килә, ләкин сонгы елларда анын җитди хезмәтләре күренми. Шәриф Камал хикәя һәм романнар бирүендә дәвам итә. Ләкин без югарыда анын иҗатындагы борынгы җанлылык, зәвык, матурлыкларның шактый кимеп барганын әйткән идек" “Тан атканда" романы дөнья күргәндә Ш Камалның Казан тормышы башлана. Ул биредә дә газаплы иҗади эзләнүләр альт бара, күп яза, үзен әдәбиятның төрле өлкәләрендә сынап карый 1928-1934 еллар аралыгында әдип драматургия өлкәсендә актив эшли. Ш Камалнын Октябрьдән соңгы беренче пьесасы—"Ут” (1928) драмасы булды Анда сыйнфый сизгерлеген югалткан, мәхәббәтендә алданган җитәкче кешенең трагик язмышы сурәтләнә: гражданнар сугышында каһарманлыклар эшләгән, тыныч тормышта трест белән идарә итү йөзендә сыйнфый дошман капкынына юлыгып, фаҗига кочагында кала. Әдипнең “Таулар” (1931), “Томан арты” (“Габбас Галин", 1934) пьесалары да шундый эчтәлекле. Бу пьесалар үз заманы өчен актуаль проблемалар күтәргән драма әсәрләре итеп танылсалар да, һич тә “Хаҗи әфәнде өйләнә” комедиясе кебек озын гомерле була алмадылар һәм шул дәвернең иҗат үрнәкләре, язучының әдәби мирасыннан бер ядкарь сыйфатында тарих томанына күмелеп калдылар. Утызынчы еллар уртасыннан Ш. Камал кин колачлы проза әсәре язуга керешә. Бу эшкә ныклап, зур әзерлек белән тотына. Әйтергә кирәк, ул чор— әдәби иҗат өчен гаять катлаулы, шомлы һәм хәвефле чор. Татар әдипләренең зур бер төркеме кулга алынган, күпләрнең язмышы кыл өстендә. Бу шартларда Ш Камалга каләмдәшләре язмышын кабатламавын акларга да туры килде Шуна да ул үткәндәге иҗатына ревизия үткәрергә, социологизм таләпләреннән чыгып, элек язылган әсәрләренең кимчелеген күрсәтергә һәм “тәүбә итәргә" дә тиеш булды. 1938 елда дөнья күргән “Сайланма әсәрләре”нә язган “Сүз башъГнда әдип, башлыча, түбәндәгеләрне тезәргә мәҗбүр: “минем революциягә хәтле язылган әсәрләремдә сыйнфый каршылыклар йомшак чагылдырылган, сыйнфый көрәш моментлары бөтенләй томаланып калган” Аңлашыла ки, мондый шартларда кулына каләм алырга жөрьәт иткән һәр язучыдан икеләтә, өчләтә ихтыяр көче, рухи батырлык таләп ителә. Рәсми идеология әдәбиятта яна эчтәлек, яна геройлар таләп итә. Традицион-классик стиль белән язылган әсәрләрдә тормышны эпик киңлектә, бөтен этнографик-көндәлек детальләр белән тасвирлап бирүдә, шул нигездә экспрессив-динамик хасиятләр булдыруда да чиксез мөмкинлекләр туа. Гәрчә, бу дәвер прозасынын төп эчтәлеген сыйнфыйлык һәм фиркалелек принциплары буенча ижат ителгән әсәрләр билгели башласа да, югарыдагы иҗат алымнарын инкяр итмәү язучыга уңышлы ижат үрнәкләрен тудырырга булыша. Бу үзенчәлекле күренешнең классик мисалы итеп Ш Камалнын совет чоры иҗатындагы ин күренекле әсәрләреннән берсе булган “Матур туганда” романын атарга мөмкин. Берничә томнан торачак зур эпопеяның беренче кисәге итеп планлаштырылган әлеге роман 1937 елда басылып чыга. "Матур туганда" үзе генә дә төгәлләнгән мөстәкыйль әсәр сыйфатында бәяләнергә хаклы. Романның үзәген тәшкил итүче коммуна оештыруга багышланган вакыйгалар ахырына кадәр төгәлләнеп бетә, куелган проблемалар әсәр дәвамында хәл ителә бара. Романның төп проблемасы пролетариат әдәбияты дәгьвә иткән сыйнфыйлык кысасына унай гына яраша ала. Исеменнән үк аңлашылганча, әсәрдә төп игътибар "матурның тууын", ягъни яна тормышның искелек калдыклары белән бәрелештә җинү тантанасын тасвирлауга юнәлтелә. Ш. Камал үзе дә әсәрнең темасын билгеләп, авылда һәм шәһәрдә барган сыйнфый көрәшне чагылдырырга теләвен әйтеп уза. Шул рәвешле, әсәрнең фабуласы капма-каршы идеологияне һәм позицияләрне бәрелештерүдән гыйбарәт булып кала. Бер тарафта яна тормыш өчен көрәшүче ярлылар катлавы һәм аларны туплаучы җитәкчеләр—губком вәкиле Фәтхи, ячейка секретаре Мостафа, коммуна председателе Һидият. Каршы якта Садыйк хаҗи, анын улы Әмирҗан, ак офицер Чуркин, кулак Хөснуллин. Һәм. ниһаять, ике тараф арасында буталып, кыйбласын тапмый адашып калган “гидай" Нәгыйм. Вакыйгалар барышына баглы рәвештә ситуацияләр куера, атмосфера кыза. Роман котылгысыз булган кораллы бәрелештә коммунарларның банданы тар-мар итүе белән төгәлләнә 1939-1940 елларда "Совет әдәбияты" журналында “Матур туганда" әсәренең дәвамы булган "Ныклы адымнар" романы басыла башлый Биредә вакыйгалар шәһәргә күчә, язучынын үткен каләме белән катлаулы НЭП чоры картиналары җанлана. Әмма башланып киткән сугыш, язучынын авыруы һәм үлеме әсәрне төгәлләргә мөмкинлек бирми. Шунысы игътибарга лаек: Ш. Камал, гәрчә хакимият таләп иткән штампларга ярашлы композиция кулланса да. характерлар һәм типлар тудыруда схемачылыктан күпмедер дәрәҗәдә котыла алды. Әсәрдәге тискәре геройлар. заман әдәбиятында кин таралган алым буенча, көлке, яки җирәнгеч карикатур типлар түгел, ә җанлы һәм тормышчан булулары белән аерылып торалар. Аларнын кайбер гамәлләре хуплауга да лаек. Шунын белән бергә унай геройлар да аерым кимчелек һәм хаталардан азат түгелләр. "Акчарлаклар" повестенда сынау узган язучы каләме "Матур туганда" романында да тормышны бар катлаулыгы белән күрсәтү җәһәтеннән җитди уңышларга ирешә алды Шулай да тану кирәк: идеологик аспектны алгы планга чыгарып, сыйнфыйлык һәм партиялелек принципларына өстенлек бирү әсәрнең сәнгатьлелек дәрәҗәсенә зур зыян ясады Ф Бурнашнын алда карап үткән мәкаләсендәге Ш Камал иҗатындагы "борынгы җанлылык, зәвык, матурлыкларның кимеп" баруы хакындагы фикере белән килешми мөмкин түгел Эчтәлекне агитацион максатка буйсындыру талантлы каләм белән язылган әсәрнең дә сәнгатьлелек дәрәҗәсен арзанайтуга, сюжет кысасына коры дидактизм- ның үтеп керүенә сәбәп булды. Әйтергә кирәк, бу хәл заман әдипләренең хатасыннан битәр, бәласе иде. Ш. Камал зур иҗади планнар белән яши. Ул кин колачлы трилогия язу өчен актив рәвештә материал туплавын дәвам итә. Каләмдәш дусларына да еш кына әйтә торган булган: "Миңа озак яшәргә кирәк, язачак әсәрләрем күп минем". Әмма рәхимсез үлем һич көтмәгәндә анын олы максатларына балта чаба Үлемсез “Акчарлакларның авторы 1942 елнын 22 декабрендә кинәт вафат була Хәер, чын каләм әһелләренең гомере еллар кысасына гына сыя алмый Чын әдипләрнең гомере халык хәтере белән исәпләнә. Тукай. Әмирхан. Исхакыйлар кебек Дәрдмәнд, Ибраһимов. Г. Камаллар сыман Шәриф Камалның мәнге тере геройларында да без язучынын үзенең яшәвен тоябыз

Реклама