КАРТЛЫКТАМЫ ХИКМӘТ?!

С әкинә карчыкнын күптәннән бирле кеше арасына чыкканы юк иде. Ахирәте Маһинурның коръән ашына чакыруын алгач, үзалдына бер ашкынып куйды Чакырылган көнгә әле бер атналап вакыт булса да алдан ук хәстәрен күрә башлады. Яхшыга кия торган күлмәген, юка ак ефәк яулыгын барлады. Ахирие белән күптән күрешкәннәре юк, буш кул белән йөрү килешмәс, дип, күп итеп чәкчәк пешерде Кунакта кемнәр буласын алдан ук уйлап үзалдына сөенеп йөрде. Жан теләгән кешеләр белән бер күрешү үзе бер гомер диләр ич Ниһаять, көткән көне дә килеп җитте. Сәкинә карчык затлы киемнәрен киенеп, мамык шатен ябынып, кунакка барырга чыкты Ахирәтенең адресын кат-кат карап, күнеленә беркетте Карты исән чагында бармадылар түгел, күп тапкырлар бардылар атарга. Ул чакта әле аралар ерак булса да күңелләре якын иде. Ай-Һай, быел карнын күплеге хикмәт икән! Сәкинәнең мондый ерак арага чыгып йөргәне юк иде Автобус тукталышына барып җиткәнче шабыр тиргә батты Юлларны, сукмакларны тәмам көрт баскан. Әле калкулыкка үрмәләгәндәй менәсе, әле төшәсе. Подносы белән киҗеле ашъяулыкка төреп күтәргән чәкчәк тә һаман авырая бара Күңелендә дуслары, яшьтәшләре белән күрешү куанычы булмаса, һич кенә дә бу газаплы юллардан атламас, җылы өендә генә утырыр иде Уф! Ниһаять, карчык, көч-хәл белән тукталышка килеп җитте. Төенчеген эскәмиягә куйды, кулларын язды һәм автобус көтә башлады. Тукталышта кеше шактый җыелган иде. Ярый әле барысы да Сәкинә бара торган якка түгел икән. Кайсы троллейбуска, кайберләре автобуска утырып, берәм- берәм тарала тордылар. Шактый озак көтте Сәкинә үзенә кирәк автобусны. Озак тора торгач. Суык бабай боз бармакларын очлайтып, карчыкнын тирләгән тәненә үк үрелә башлады. Ул, әзрәк җылынмаммы дип, бер урында таптангандай итте, мамык шәлен маңгаена ук төшереп куйды Дүрт күз белән автобус көтте, тик юк та юк. Әллә инде, гөнаһ шомлыгына каршы, бөтенләй йөрмиме икән дип шикләнә үк башлаган иде. шулчак күзләрне камаштырып, сары көяз автобус күренде. Күнеленә җылы йөгерде Карты белән нәкъ шундый автобусларда баралар иде алар Маһинурларга. Бу автобуска да кеше байтак калган икән шул. Яшьләр аны-моны уйлап тормыйча, Сәкинә карчыкны төенчеге-ние белән читкә этеп, автобуска ыргылдылар. Бик рәнҗеде карчык яшьләргә. Әмма ул турыда уйлап торырлык ара юк иде. Төенчеген бер кулына күтәреп, ин сонгы булып автобуска күтәрелүе булды, машинанын ишекләре шаплап ябылды. Төенчеген бер кулы белән баш өстендә күтәреп бару ифрат кыен иде карчыкка. Ярый әле, бер-ике тукталыштан сон автобуста кеше кимеде, Сәкинәгә дә утырыр урын табылды. Кышкы салкыннар шул. Сәкинә тыны белән тәрәзә пыяласын җылытып, тышка карарга, кай тирәдән узуларын белергә теләде. Кая ул! Бер-берләренә охшаган йортлардан, кар өемнәреннән башка берни күрә алмады. Автобус йөртүче дә никтер тукталышларны атамый иде. Сәкинә, сигез тукталыштан сон, "Парковая” дигән урында төшәргә тиешлеген дә белә. Каһәр, бара торгач, тукталышларның санын бутады. Әллә алты, әллә җиде тукталыш уздылар шунда. Каршысында басып торучы, бите-күзе таш курчакныкы кебек буяулы бер хатыннан тукталыш исемен сорап та карады Тегесе исә. Сәкинә карчыкка: 'Син дә кешемени әле?!"—дигән кыяфәттә үтергеч итеп карады да арты белән борылып басты. Бик хәтере калды Сәкинәнең Башка беркемгә дә мөрәҗәгать итәргә базмады. Тагын бер тукталышны узгач, Аллага тапшырып, автобустан төшеп калды. Бу тукталышта бер-ике генә кеше төште. Алары да Сәкинә карчык исенә килеп өлгергәнче, юлнын икенче ягына чыктылар да китеп югалдылар. Ул монын нинди тукталыш икәнен сорашырга өлгерми дә калды Юлнын һәр ике ягында чүмәлә-чүмәлә булып кара-кучкыл кар көртләре өелгән. Юл уртасыннан выж-выж килеп машиналар уза торды. Бөтен шәһәр, шәһәре генә түгел—дөньясы Сәкинә карчыкка битараф иде. Ул кая бара, кем ул—беркемнен дә анда гаме юк. Нинди тукталыш икәнен әйтеп барса, теле тотлыгыр иде мени, дип, ачынып куйды Сәкинә автобус йөртүче турында. Аннары төенчеген ипләбрәк күтәрде дә юлны аркылы чыгып, чокырлы-чакырлы тар сукмак буйлап каршыдагы йортларга таба юнәлде. Кышларын еракка чыгып йөрмәгәч. Сәкинә шәһәрнен болай җыелмыйча тоташ кар астында калуын күз алдына да китерә алмый иде. Үзәктә мондый галәмәт юк ич. Анда карны җыеп, машиналар белән шәһәр тышына чыгара торалар. Бу урамнарга, күрәсен, кышнын буеннан буена юлларга кеше кулы тимәгәндер. Сәкинә үзе атлый, үзе йортларны күзәтә. Бу хәтле бер-берләренә охшарлар икән! Һәммәсе соры кирпечтән салынган бишәр катлы йортлар. Тәрәзәләре, подъезд ишекләре, балконнары—һәммәсе бертөсле. Йортларны бер-берләреннән аерыр өченме—кайберләренен аркылы диварларына буйдан-буйга төрле сурәтләр төшереп куйганнар. Әнә, бер йортта кыршау күтәргән кыз бала сурәте, берсендә футболчы рәсеме. Исенә төште, Маһинурлар яши торган йортнын стенасына самолет сурәте төшерелгән иде. Аңа кирәкле йорт шушы тирәдәдер. Сәкинәгә көч кергәндәй булды, ул адымнарын кызулата төште. Бигрәк озакладым, кунакларны көттереп торам, дип тә пошынды. Син ашыкканда— ул кабалана дигәндәй, җил көчәеп, жәяүле буран башланды Жил ана каршы исә иде. Юлдан күтәрелгән жил әре-эре кар бөртекләрен карчыкның битенә китереп-китереп бәрә. Кулындагы поднос җилкәсен баса. Аяк атлаулары авырая бара. Әллә йөрәге дә чәнчергә итә инде, каһәре. Кайдарак булды соң әле бу Маһинурларның йорты9 ! Сорар кешесе дә юк бит. Мондый буранда кешеләр җылы өйләрендә утыралар булыр. Уф, аяк атлаулары бигрәк авыр! Шулчак нидер булды Аның аркасына кемдер бик каты итеп китереп төртмәсенме9 ! Карчык сөрлегеп китте һәм кулыннан төенчеген алга ташлап, йөзтүбән капланды. Башта исен жыялмый торды, аннары кыймылдап, башын күтәреп караса—ике яшүсмер малай, анын төенчеген эләктереп, йортлар арасына кереп шылды. Карчык еларга да, көләргә дә белмәде. Үрмәләп диярлек урыныннан торды, өстен-башын сыпырды. Аркасы авырта, йөрәге чәнчи, бер адым атлар хәле юк иде. Ничек инде бу кыяфәттә, буш кул белән коръән ашына бармак кирәк?! Ул аптырап тирә-юньгә карап торды. Ирексездән күзләреннән яшь тамды. Көпә-көндез бот буе малайлар сине талап китсеннәр инде, ә! Кайдарак булды сон әле бу йорт?! Әнә ич, 7 саны чекерәеп тора. Шул йортта инде ахирәте, беренче подъездда яши Карчыкка көч кергәндәй булды. Ахирәте анлар әле анын хәлен. Ул үзе белән булган хәлне уйламаска тырышып, тагын атлады. Бисмилла әйтеп, подъездга керде. Бишенче катка күтәреләсе дә бар бит әле Хәл жыя- җыя икенче катка менеп җитте. Каядыр өстә малайлар көлешкән тавыш ишетелә Ул туктап хәл алды, өченче катка менәргә дип борылгач, өнсез калды Аны карга егып, төенчеген алып качкан малайлар, подъезд тәрәзәсе төбенә куеп, чәкчәк кимереп маташалар. Сәкинәнең киҗеле ашъяулыгын аяк астына салып таптаганнар, үзләре көлешәләр. Карчык бер мәлгә урыныннан кузгала алмый катып калды. Аннары андый гайрәт карчык кешегә кайдан килгәндер, яшеллекүкле тавышлар чыгарып, кычкырып җибәрде. —һай, юньсезләр, җир битләр!.. Малайлар, кисәк борылып, Сәкинә карчыкка карадылар да баскычтан түбән томырылдылар. Берсе калдык чәкчәкне дә эләктерергә онытмады. Карчык, аларны тоткарларга теләп, кулларын җәйде Кая инде ул9 ! Көчләре ташып торган яшүсмерләр сәлперәйгән карчыкка тоттырамы сон! Малайлар аны стенага китереп сыладылар да баскычтан түбән атылдылар — Каһәр генә суксын сезне, хәерсезләр!—дип артларыннан кычкырып калырга гына өлгерде Сәкинә. Ярый әле аягында басып кала алды Таш идәнгә егылса, бигрәк тә начар буласы иде Ул сукрана-сукрана өченче катка күтәрелеп, идәннән ашъяулыгын җыеп алды. Нихәл итәсен, насыйбы булмагандыр, дип, үзен-үзе юата-юата. иншалла, бишенче катка менеп җитте. Йортта тып-тын Бер дә алай кунак-төшем булганы сизелми Башка вакытларда Маһинурларга кунакка килгәндә, затлы гөбәдия, чәкчәк, коштеле исләре подъездга керүгә үк хушларны ала иде Бүген нихәл сон бу? Әллә ахирәте авырып-нитеп киткәнме? Сәкинә, күнелен биләргә торган шомны тизрәк таратырга теләп, ахирәте ишегендәге төймәгә басты. Бу нихәл бу? Ишектә тынлык. Кынгырау кат-кат зынлады Бер җавап та юк. Борчылып, озак-озак итеп тә басып карады Ишек ачылмады Сәкинә аптырагач. Маһинурлар күршесенә хәбәр бирде һәм көтә башлады. Бераздан ишектә чәче-башы тузган, каткан халат кигән урта яшьләрдәге хатын күренде. —Что тебе?—дип тупас итеп сорады хатын. Сәкинә аңа татарчамы, урысчамы эндәшергә белми аптырап калды Карап торуга кап-кара чәчле татар хатыны, әмма күзендә нур юк. теле дә урысча —Соседка ваша не знаете. не болеет?—дип кенә әйтә алды. —Откуда мне знатъ! Ходяттут всякие. людей беспокоят!—дип. хатын ишеген шапылдатып ябып куйды. Сәкинә карчыкны чәченнән тотып, бәкегә салдылармыни! Анын бөтен тәне куырылып китте Хурланды. Күңелеңдә ахирәте Маһинурга карата рәнҗү туды Сон. кунак җыймаска уйлагансың икән, күршеләренә кереп телефоннан әйттерергә, һич югы кош теле хәтле генә хат язып салырга була бит. Кеше интегеп йөрмәс иде Ахыр чиктә, чакырылган вакытта өйдә утырсаң да була ич инде. Карчыкнын аяклары тотмас булды. Ул тәмам хәлсезләнеп баскычка утырды. Күзләреннән мөлдерәп яшь акты. Үзен-үзе кызгану яшьләре идеме бу. әллә теге хатынның тупаслыгына хәтере калуымы, көтеп алган көненен шулай ямьсез тәмамлануымы, әллә барысы бергә җыелдымы—Сәкинә карчык эчтән генә үксеп, рәхәтләнеп елап алды. Ана ничектер жинел булып китте Ярый, кунак табынында утыра алмаганнан гына дөнья җимерелмәгән ич Ул үзалдына гайрәтләнеп, урыныннан торды, булдыра алганча ашыгып баскычтан төште дә. урамга чыкты. Алланың рәхмәте, тышта буран тынган, бөтен тирә-юньне ап-ак яңа кар баскан. Карчык, әлеге көрт баскан сикәлтәле сукмакны кармалап диярлек, автобус тукталышына барып җитте. Автобус озак көттермәде Бер килсә килә бит ул. Бу яктан барганда автобуска кеше дә күп булмый икән. Сәкинә карчык берүзе бер утыргычта утырып кайтты. Юлда ул мен төрле уйлар уйлап бетерде. Ни булган анын ахирәтенә? Үзе өйдә булмаса. кызы белән кияве, оныклары булырга тиеш ич! Менә сиңа табышмак! Автобустан төшкәч, өенә кайтып җиткәнче, шактый барасы бар. Сәкинә карчык үз уйларына чумып бара торгач, үзенә бәрелеп үк туктаган таксига карап катып калды. Кулыннан ашъяулыгы төшеп китте. Әле мыек та чыгып өлгермәгән яшь кенә таксист, машинадан башын тыгып, усал итеп ыслады: —Что. старая карга, жизнь что ли надоела?! Сәкинә ашъяулыгын иелеп алды да артка чигенде. Таксист, ана йодрык күрсәтеп, “выжт!" итеп үтеп китте. Сәкинә карчык озак кына урыныннан кузгала алмый торды: "Менә инде каргага да әйләндем!"—дип ачынып куйды Өйдә аны гаять борчылган кызы белән оныгы каршы алды. —Әни. кайда йөрисен син?! Маһинур апалар әллә ничә шылтыратты инде. Өйдән чыгуыңа дүрт сәгать вакыт үтте бит. Милициягә мөрәҗәгать итәргә уйлаган идек инде.—дип тезде кызы. Сәкинә карчык, гадәтенчә, эчендәгесен тиз генә туарып ташламады. — Булды инде. бала, күрәчәкләр булгандыр,—диде. Маһинур күршеләреннән шылтыраткан Үзләренең телефоны юк. Алар Сәкинә килгәнне бер сәгать буе көтеп, табынга утырмый торганнар. "Бәй. әйдәләр иде микәнни алар, ишекләрен ачмадылар ич!"—дип, Сәкинә карчык үтә дә гаҗәпсенгән иде. Шырпы тартмалары кебек бер-берсенә охшаган, халык телендә "хрущевкалар" дип аталган йортлар арасында буталып, үзенен 17 нче номерлы йорт урынына 7 нче йортка кереп, адашып йөрүен һаман аңламый иде әле. Барысына да Сәкинә үзе гаепле икән ич. Ул юлда күргән хикмәтләрен кызына сөйләп тормады. Картлык шушы буладыр инде. дип. тирән сулап көрсенеп кенә куйды

Реклама