ШИГЫРЬ ТУГАН КӨННЕ...

Роберт Миңнуллинга Шигырь туган көнне очып йөрим,— Миннән бәхетлерәк кемнәр бар?— Кулны кнлеп кыса *‘ Идегәй "ләр. Утыз Имәниләр... Туфаннар... Иңнәремә килеп сарыла җырлар. Ах, нинди моң татар җырында! Халык җыры шул ул—милли яра: Нидер әрни йөрәк кылында... ...Шигырь туган көнне очып йөрим. Гел эшлисе килә яхшылык. Күңелемдә—шатлык: ниһаять, дим. Бетәр дөнья үзе яхшырып!.. Син киткәч... Хисләремнең күзләрендә яшьләр. Ничек юатырга үзләрен? Сабый бала кебек башын игән Сөям дигән назлы сүзләрем... Туктаталмадылар назлы сүзләр Булсалар да ихлас, самими... Кайгы самолеты “бомба" атты: Җанда-Хиросима, Сонгми... Күпме уйлар зур "нурланыш" алган Үлеп ята күңел түрендә. Әрнү катыш ялваруларыннан Ь1ңгырашып куям үзем дә... ...Ничек кенә түзәр бу хәлләргә. Ничек түзәр бәгырь-үзәгем. Кайда кояш, кайда хәзер аем?— Аералмый тора күзләрем... Илгизәр СОЛТАН (1961) Язучылар берлеге әгъзасы, балалар өчен шигырь китаплары авторы Татарстанның Әлки районында яши Матурлыкны ничек сөйлисен? Ул җаныңны сыйпый, иркәли: Начар уйлар, начар ниятләр. Начар гадәтләрдән киртәли. Ә аннан сон бөтен уйларны Борып куя кыйбла ягына... Рәхәт булып китә жанына. Хыялларын "таган атына”... Ай җигелгән якты төн арбасы Галәм буйлап бара келтер-келтер... Бар да йоклый, тик мин генә уяу. йоклый алмыйм. Анда елый кемдер... Як-игыма карыйм, таба алмыйм. Кайда соң син? Кайда, кил. бире... ...Күңелемдә Елый икән берәү: “Әллә оныттыңмы, син мине"? һәм телисең мат\р булырга. Уйланасын гомер ту рында. Матур булсаң, якты дөньялар. Гүя сихри лампа кулында: Ярдәм кирәк булса, чыга "жен’\ Син әйткәннең үти барысын, һәрчак янда йөртәм, калдырмыйм. Ә бу лампа—сездә бармы сон?? Әллә нишләп китәм. ике куллап алам сине, күңелем түреннән. Кочагыма кысып-кысып назлыйм, йолдыз өзәм Ходай күгеннән. ...Ай җигелгән якты төн арбасы Галәм буйлап бара келтер-келтер... ...Кешеләрчә яшәү шул микәнни? Гел әрнүдән тора бу җыр-гомер... Төн зеңе Телсез кыңгырау кебек төн. Зен. зең, зең... Эх. ярылганчы чыңларга. Алтындай ялтыра!анчы. Тавышы калтыраганчы Җырлар! а! Еллар куныгын куып Көннең суыгын җуеп... Үтенәм Сездән: Булсагыз чанчы. Елатыгызчы. Р и ф ә Р а х м а н Рифа РАХМАН шягыЛ/һ». влабнжг пичме. "Кулгәрвм тй.чаюнсс*' "Смңл" А. 6 кнтм/.щ» явторы Аз.*янля яши Тартыгызчы анын Өзелмәс бауларыннан. Табыгыз төннең телен! Кыңгырау телсез була диме?! Зең, зең, зең... Бу—сине теләвем. Тәнем белән өзгәләнүем. Зең-зең-зен... Саксыз бармакларның Сөймичә кагылуына Үрсәләнүем. Бар бит тәннең көе. Ба-а-ар! Тимер күзәнәкләренә качкан җыр Сезне көтә! Аңа ул кием тар! Сезне сөю җыры көтә. Сигезгә бөгелеп... Сигез... Аның түгәрәкләре игез... Әйе, сөешкәндә, һәркем бертигез. Зең-зең-зең... Сигезгә кадәрле. Сигездән соң да... Күк шөлдере булам: Тел бүләк итегезче. Көй бүләк итегезче. Төн бүләк итегезче! Сөю бишегендәге Төнем булсын ул! Зең-зең-зең... Синең тәннән күчкән Зеңем булсын ул. Яз килгәндәй кыштан туйган бер көнемдә. Килгәнсең син өмет биреп— күңелемә Кергәнсең син кош җырыдай, соңлап кайткан һәм, үзе дә аңламастан, аңгырайткан... Син дөньяны уятырга тудың мәллә? Шуңа минем ботагыма кундың мәллә? Агач идем, инде күптән су эчмәгән. Яфракларым кояш белән күрешмәгән. Яз җылысын тойган күңел—аткан чәчәк. Инде курык: аны сиңа ул бирәчәк. Хуш исендә сөю тәмен китерәчәк һәм сөюдән мең бәхетсез иттерәчәк. Син—дөньяны җырлатырга килгән бер яз. Корган агач ботагында ял ал бераз. Яшәрермен мин тиз генә шул арада. Үткән мизгел—инде менә яфрак ярам. Үткән сәгать—инде башка шул сәгатьтә. Бер сулышын кирәк булган бу йөрәккә. Бөреләнгән, аткан чәчәк—сәгадәткә. Ә сәгадәт пары—газап мәхәббәттә. Уятырга килгәнсеңдер бар дөньяны. Мин алдарак башкалардан күрдем аны. Аткан йөрәк яз җырына алсу чәчәк һәм шул чәчәк сине Мәҗнүн иттерәчәк. Чәчәк аткан йөрәгемнең бар җимеше. Күреп алса, ашар кебек чит-ят кеше. Кун яшәргән ботагыма хәл алырга. Сөю җимешләрен ашап тукланырга. Сөю алмаларын ашап, ач калырга Мөмкин хәтта, нәфсен әгәр булса зурдан. Үткән сәгать шул кадәрле якынайткан. Инде кыл да сыймас төсле арабызга... Күзләрендә бәхетләрне үтергәнсең. Сандугач дип, башка коштан үтергәнсең. Гомереңнең һәрбер көне яшьле бу.пан, Ә син аны хәтер итеп киптергәнсең. е) син аны хәсрәт сыман сакла1ангын. Нигә миңа бәхетле күк якланасың? Күзләреңдә “мәетенең" бар шәүләсе: Ул бәхетне күмәр урын тапмагансың. Кайгыларга урын җиткән йөрәгеңдә. Бәхетсезлек төсмерләре күзләреңдә. Мин узганда, керфегеңне ныграк күтәр. Бәхет салып китәрмен мин үбәрмен дә... Үземне исерек, ә сине бер гакый Күрдем мин. эчтем дә мәхәббәт шәрабын. Белдемме соң аның ничә ел торганын һәм имән мичкәне хәмере ир1анын? Үземне исерек, ә сине бер сакый Күрдем мин. эчтем дә ирнецнэн шәрабны. Җимешнең, балларның ниндиен салдың син Бу шәраб булса да булыр соң, һәй. татлы. Син үзең мичкәсе икән лә хәмернең. Л минем электән "шәрабка нс китә"... Ничә ел йөрткәнгә җаныңда, бу шәраб Акылдан яздырган, тәнемне исерткән. М а н с у р С а ф и н Сихри балкыш Сихри балкыш күңелемә күчә Тәүге кардан—таң галәменнән: Мин табынам—мәҗүсилек көче!— Мәңгелекнең пакь әләменә... Карлар—Ханзаманнан сәлам гүя: Фәрештәләр канат кагына... Мин дә, илһамланып, көенә-сөенә. Очам кебек Болгар ягына... Офык төсе—бабаларым каны— Хәтәр хатирәләр агышы: Бәлки, карлар кат-кат иярлидер Йөрәгемнең ярсу чабышын? Әмма бураннарга әле түзәм. Чатнаса да чакматашларым: Ташлар хәтерләтә Кремльдә Батырларның шәһит башларын... Сихри балкыш күңелемә иңә,— Өнди кебек изге яуларга! Хис-яшемнән үкси-үкси елыйм. Менеп басып Елан-тауларга... Коега йолдыз коелган— Гүя Галәм җыелган... Бәхетләрме, хәсрәтләрме Җир түренә уелган? Су алган кебек, коедан Чиләк-чиләк моң алам: Өмет-җыр, хыяллар белән Яңа йолдыздай янам! Тәэссорат Килде күкнең күкчәчегс—болыт: Яшен яше тамды йолдыз булып. Инде—таңга фатихамы кылып Сагыш суы ява дөнья тулып?! Мансур САФИН (1949) шагыйрь, тәрҗемәче, татар һәм рус телләрендә яза Шигырь җыентыклары һәм тәрҗемә китаплары авторы Казанда яши. Буран тылсымы Буран байдыр! бура бурый. Кардан хансарай сала: Ак тылсымда балкып тора Кичәге шыксыз дала.. Яңгыр ява Еламыйм ла... Янгыр булып кына ява яшем. Күңелем йомарланган өермәдәй: Көтә яшен! Шигырь яшен... Соңгы мизгелдә Олуг бәхет түгел- гади хисләр Искә төшсә соңгы мизгелдә. Синең дә бит соң кат төшкә керүен Юралачак. бәлки, изгегә?! Затлы юллар түгел. гади таңнар Сандугачлы язмыш-бакчамда Үзенә әйдәр. соңгы сагыш булып Анда инде карлар ятса да... Р ә с и м ә Г а р и ф у л л и н а Беркем кагылмаган Офыкларда якты кояш уйный. Сүнәр өчен шәфәкъ кабынма!ан. Үләннәрдә энҗе чык җемелди. Мөлдерәмә, беркем кагылмаган. Зәңгәр һаваларда рәшә уйный. Арыш башаклары серкәләнә. Басу өсләрендә ак томаннар Рәшәләргә кунып иркәләнә. һаваларны ярып аккош уйный. Каерылмас микән бер канаты? Аккош кебек ап-ак күңелләрдә Сүнмәс өчен туа чын ярату. Раснмв ГАРИФУЛЛИНА шмыйц!. пу&ыцтггикя жяирынм лә мжаг та Блтк Биекм е райоиынл* ЯШИ Болыннарда җиләк тәлгәшләре Пешеп тора, өзеп алынмаган. Сөю кабынганда кемнәр генә Сагыш учагына салынмаган? Якты иртә, таңнар туган сәгать, Табыласы әле табылмаган. Йөрәкләрдә сөю туып килә, Керләнмәгән, беркем кагылмаган. Ал таң шүләләре уйнап тора, Учак түгел ...әле ягылмаган... Җиткән кызның ал ирене—чия, Сөю көтә, беркем кагылмаган. Белмәделәр Серле идем— Саклый белдем түкми-чәчми. Сер кадере: Серне йөртү—әйтми-дәшми. Керсез идем— Нахак белән керләделәр. Сөйләделәр, Яшьлегемнән көнләделәр. Тиңсез идем— Гөнаһлыга тиңләделәр. ...Эчем тулы илаһи ут— Белмәделәр. Ялгышу Бу дөньяның фанилыгын, Мәңгелекнең бакыйлыгын Аңламыйча ялгышабыз. Фанилыкны: “Бакый”,—диеп, Гомер бакый байлык сөеп, Без-адәмнәр ялгышабыз: Без—фанига ябышабыз!.. Фәлсәфә Дөньяда мал җыя кеше— Йөгәнсез нәфес. Бәндәләр малга хирыс. Буш кул белән китеп бара— Алганы кәфен... Фәлсәфә шундый кырыс. Күпме мал җыйса да кеше Барыбер кала,— Юк "синеке", “минеке",— Туфракка әйләнер тәнен Табутка сала: Без—туфрактан... Җирнеке!... Тәнем белән түгел, Җаным белән Сина тартылам һаман. Ышан! Яшьлектәге сыман Көтәм, Яратам, Янам... Кайтаваз Ераклардан иңә кайтаваз —Сине, диеп иинсез кем якюр 9 Г Ә Бер кисәтү төсле кабатлана: —Минсез калгач, сине кем яклар? Чулман өсләрендә кайтавазын: Ялгышлардан, бәгырь, кем саклар? Сагынулардан сулып мин кычкырдым: -Айрылуга ничек түзәсең? Кайтавазын әрнеп жавап бирде: Нигә болай үзәк өзәсең? Кайтавазың чатный яшен булып: -Нигә сүнде безнең учаклар?.. Телеп үтә йөрәк бәгыремне: Ялгызлыктан безне кем саклар? ...Дулкын төсле шаулап, яңадан Кире кайтыр кебек яшь чаклар!.

Реклама