ГЫЙЛЕМ ҺӘМ ТӘРБИЯ

••РУХИЯТ" НӘШРИЯТЫ ЧЫГАРГАН КИТАПЛАРНЫ УКЫП УЙЛАНУ Кеше шәхесен тәрбияләүдә китапның роле гаять зур. Шуна күрә, татар халкы гомер гомергә китапны үзенен дусты, юлдашы иткән. Идел Болгарстаны, Алтын Урда. Казан ханлыгы китапханәләре хакында замандашлары сокланып язып калдырганнар Татарстан Фәннәр Академиясе академигы Әбрар Кәримуллин мәгълүматларына караганда, революциягә кадәр татар телендә ун меңнән артык исемдә китап дөнья күргән. Бу—зур сан. Татарлардан кала, төрки халыкларның саны ЗОдан артып китә. Ә алар революциягә кадәр җәмгысы 1 мен исемдә китап чыгарганнар. Сүз уңаенда гына, заманында төрки халыкларның аралашу теле булып татар теле саналган. Алай гынамы: Петр I вакытында Көнчыгыш илләргә җибәрелә торган рәсми документлар татар телендә язылган Революциягә кадәр Кавказ мөселманнарын, гомумән, "татар" дип йөрткәннәр. Бу рус әдәбиятында да ачык чагыла, мисал өчен Л. Н Толстойның "Хаҗи-Морат" әсәрендә сүз татарларга бәйләнешле күренештән башлана Ләкин патшалар заманында да. совет тоталитар системасы чорында да "татарларның китаплы милләт" икәнен яшерү сәясәте ачыктан-ачык алып барылды, тарихыбыз гел карага буяп кына күрсәтелде. Хәтта В И Ленинның "һәр татар авылында мәктәп бар. барлык татар балалары да укый-яза белә" дигән сүзләре лә (ул 1911 елда язылган) исәпкә алынмады (В И Ленин болай дип тә өсти: ун урыс авылының берсендә генә мәктәп, әмма һәр авылда кабак—аракы сатыла торган урын—бар). Әйе. алымнар төрле булса да Россиядә гел урыс милләтен генә яшәтү күз алдында тотыла Мисалы: Петр 1 "3 ай эчендә татарларны чукындырып бетерергә" кушкан фәрман чыгара. Ә 1870 елда Россиянең халык мәгарифе министры граф Д. Толстой түбәндәге циркулярга кул куя: "Конечной целью образования всех инородцев. живущих в пределах нашего отечества. бесспорно должно быть их обрусение и слияние с русским народом" Патша вакытындагы безләр—"инородецлар"—"бәхетле совет илендә яшәүче" “нацменнар"га әйләндек. Гомумән, "урыслашу процессын көчәйтү юлында" бик күп нәрсәләр эшләнде Мәсәлән, 1927 елдан татар балалары латин графикасы нигезендә укуга күчтеләр. Янәсе, гарәп графикасы ислам дине белән бәйләнгән һәм халыкның үсешен тоткарлый. Әмма бу да "ярты юл" гына булган икән—"халык соравы буенча". 1938 елда латиницаны кириллицага алыштырдылар. Бүген кайбер агай-эне "яңадан латиницага кайту" өчен кимендә 10 ел вакыт кирәк, ди. Ә теге чакта, "барлык заманнарның, барлык халыкларның бөек юлбашчысы" вакытында, кириллицага— беренче класстан алып унынчы класска кадәр!—бер ел эчендә күчеп беттеләр. Монда шик булырга мөмкин түгел: болар һәммәсе дә бер милләткә күчүне җиңеләйтү өчен эшләнде Юлбашчылар, партия съезды мөнбәреннән, “коммунизмга тизрәк күчүнең төп бер алшарты булып СССРдагы барлык халыкларның урыс телендә сөйләшүе тора '.— дип белдерүләр ясадылар. Бераздан бөтен дөньяга тагын бер "мәгълүмат" җиткерелде—"XX гасырның ин бөек ачышы ясалды": "СССРда яна тарихи бердәмлек—совет халкы" барлыкка килде Шул "ачышка" нигезләнеп яна тарих дәреслекләре язылды һәм гамәлгә кертелде. Анын берничә постулатын искә төшерик: "башка буржуаз дәүләтләрдән аермалы буларак. СССР—империя түгел (йөз процентлы ялган!), бәлки күпмилләтле халыклар дуслыгы иле": “Урыс халкы, башка халыкларны үз тирәсенә туплап, аларга бәхет өләште, хәзер бу бердәм халык коммунистик җәмгыять төзи"; "СССРда социалистик интернационализм идеяләре чәчәк атты, шуңа таянып, совет халкы сыйныфларсыз җәмгыять—коммунизм төзи": “Планетаның киләчәге—фәнни коммунизмга (димәк, теориягә) таянып, сыйныфларсыз җәмгыять төзү" СССР исемен йөрткән урыс империясендә “Коммунизм төзү идеясе" гаиләдән башланды Доресрәге, гаилә тәрбиясенә анлы рәвештә әһәмият бирелмәде Янәсе, яшь буынны коммунистик жәмгыять кешесе итеп октябрят отрядлары, пионер, комсомол оешмалары формалаштыралар Һәр мәктәп алдында диярлек әтисен, бабасын юк иттергән Павлик Морозовка һәйкәл куелды "Совет педагогикасы" (әйтсрсен лә һәр формациямен үз педагогикасы була!) да шул схемага—'коммунистик жәмгыять шәхесен формалаштыруга" хезмәт итте Бу караш хәтта матур әдәбиятка да үтеп керде. Ә бит милли үзакы югары булган халыкнын гына киләчәге бар! Тарих өчен бөтенләй яна мисал түгел бу Яна эрага кадәр Рим империясе тарафыннан юкка чыгарылган Иудея (Израиль дәүләте) Икенче бөтендөнья сугышыннан сон үзенен тарихи җирендә якадан аякка басты. Бөтенләй онытылган дип исәпләнгән иврит исә дәүләт теле статусын алды (идишне дә кире какмадылар) Бу дәүләтнен барлыкка килүе очраклы хәл түгел. Сәбәбе—яһүдләрдә милли үзан һәрчак югары булды Милләтнең җитәкчеләре халыкнын киләчәген кайгырттылар Бу хакта Лион Файхетвангсрнын (немец еврее, күренекле язучы. Гитлер властька килгәч АКШка күчеп китте һәм гомеренең ахырына кадәр шунда яшәде) бер әсәрендә болай диелә: "Рим легионерлары Израильне басып алгач, яһүд халкы бөтен дөньяга тарала Димәк, ана. башкалар белән ассимиляциягә кереп, юкка чыгу куркынычы яный Мона юл куймас өчен югары дәрәҗәле раввиннар һәм туздырылган Израиль армиясе генераллары яшерен рәвештә “Яһүд халкын яна шартларда ничек саклап калырга мөмкин?" дигән темага зур кинәшмә уздыралар Җыелышта тиешле дип саналган карарлар кабул ителә. Язучы әлеге карарнын икс пунктын китерә I) И син. яһүл кешесе, кайда гына яшәсән дә. шуны онытма синсн уз туган илен бар, килер бер көн. Ватан бәйсезлек алыр һәм син үз җиренә кайгырсын" 2) И. син. яһүд кешесе, кайда гына яшәсән дә. үз кавемен кешесен якын туганын итеп күр һәм ана һәрьяклап ярдәм ит" Шунсы хак әлеге идеяләр яһүл баласына ана сөте белән бергә сеңдерелә Минемчә, бүген бу хакыйкатьне белмәүче юктыр Ә бит тагар халкынын ачы язмышына Тамерлан да. Явыз Иван да түгел, ин элек дәүләт җитәкчеләренең, алар тирәсендә "әйләнүчеләрнең" үзара ызгышулары, уртак тел таба алмаулары гаепле Тарих шулай ди Әйе, милли үзаны югары булган халыкнын гына киләчәге бар. 0 бу мәсьәләдә халыкны әйдәп баручы коч булып милләтнең зыялылары тора Шунсы куандыра—бүген, совет тоталитар системасы вакытында уйларга да мөмкин булмаган китаплар дөнья күт>ә башлады Азар халкыбызнын чын тарихын күзалларга мөмкинлек бирә Бу очракта сүз "Рухнят" нәшрияты чыгарган китаплар турында барачак "Рухият” рухи янарыш фонды 1997 елда "Татнефть Ачык Акционерлык Жәмгыяте тарафыннан оештырыла Бу вакытта анын генераль директоры булып Ринат Галисв эшли иде Олеге шәхес татар зыялыларына зур ярдәм иткән зат Мәсәлән, ул елларда әле Фәнис Яруллин “зенитта тормый иде. ана ярдәм кулы сузарга торучылар күренми иде Әнә шул чакта. 1994 елда Ринат Галисвнын турыдан туры катнашлыгы белән. Ф Яруллин әсәрләренең оч томлыгы дөнья күрде Ә тулаем алганда "Рухият" нәшриятында 1997-2003 еллар эчендә 50гә якын китап басылган Аларны икс төркемгә бүлеп була революциягә кадәр яшәгән, ижат иткән күренекле галимнәр, язучыларның әсәрләре һәм Кама аръягында туып үскән прозаикларның, шагыйрьләрнең әсәрләре Бу мәсьәләдә бәхәскә керергә җыенмыйм, әмма да ләкин бер сорау туа Татарстан нефть байлыгының Кама арганында яшәүчеләргә генә хезмәт итүе урынлы микән* Укыганым бар Берләшкән Гарәп Әмирәтләре (мәйданы—83.Ь мен ки км халкы 2 миллион чамасы) жиде утраудан тора, шунын икесендә нефть чыгарыла, әмма шуннан алынган табыш бөтен халыкка тигез бүленә икән Мәсәлән, бала тапкан хатынга шундук 6 мен доллар (бе игенчә. 180 мен сум) акча түләнә Ул баланы аякка бастырганчы ире хезмәг хакынын 80 проценты күләмендә акчалата ярдәм ала Яңа туган балага да зур суммага саклык кенәгәсе ачалар Чөнки Ходай ТӘГАЛӘ нефтьне илнеи барлык кешеләренә дип биргән Сү» >наенда әитнк Казанда бик көчле, зур предприятиеләр бар Алар да мәдәният, әдәбият әһелләренә спонсорлык ярдәме күрсәтә алалар ич! "Рухият" чыгарган китаплар зур зәвык белән эшләнгән. Кем әйтмешли, күзләрне камаштырырлык, кыздырырлык итеп Шундый китапларнын берсенә—"Бертуган Бубыйлар һәм Иж-Бубый мәдрәсәсе" исемлесенә—күз салсак, түбәндәгеләргә тап булырбыз: тышлыкнын беренче битендә өч бертуган Бубыйлар—Гобәйдулла, Габдулла. Мөхлисә һәм Иж-Бубый мәдрәсәсенең сурәтләре бирелгән Китапта Иж- Бубый мәдрәсәсе тарихына бәйләнешле 22 фоторәсем дә бар. Алар күнелне шул кадәр үзләренә тарталар ки, гел генә карап торасы, әлеге геройлар белән сөйләшәсе, фикер алышасы килгән кебек хисләр туа Югарыда патша властьларының татар мәгарифе үсешен һәртөрле юллар белән тоткарлавы хакында сүз булган иде инде Бу чыннан да шулай булган һәм әнә шундый золым шартларында да халыкны белемле итү өчен җаннарын фида кылучылар табылган Бертуган Бубыйлар (үз фамилияләре—Нигьмәтуллин ) әнә шундый затлар. Иж-Бубый мәдрәсәсе хакында үз заманында Җамал Вәлиди болай дип язып калдырган "Калын караңгылык эчендә беренче шәм ' Биредә шуны әйтү дә урынлы булыр—Иж-Бубый мәдрәсәсен бетерүчеләрнең белем дәрәҗәсе Укытучылар институты күләмендә дип бәяләнә Мәсәлән. 1904 елда мәдрәсәдә 28 фән укытыла! Алар арасында география, гомуми тарих, хисап, мантыйк, химия, рус теле-әдәбияты да булган. 1907 елда Мөхәммәтҗан хаҗи мәдрәсә өчен зур бина төзи Анда 12 класс бүлмәсе, укытучылар кабинеты, зур зал була. Их. бүген дә шундый иманлы-миһербанлы кешеләр табылса иде! Габдулла имам болай дип тә яза: "Безнен Бубыйда. ирләр мәдрәсәсе булган кебек, кызлар мәктәбе дә әткәйнең Бубыйга имам булган көннәреннән башланган Әнкәй бик зур тырышлык белән укытып, хатын-кызларны наданлыктан бераз коткарган" (соңыннан бу эшне мөгаллимәнең кызы Мөхлисә дәвам иттерә) 1911 елнын 29 гыйнварендә патша властьлары мәдрәсәне ябалар һәм Габдулла белән Гобәйдулланы кулга алалар. Монда ике кара көч эш итә: рәсми властьлар һәм җәдитчелекне кан дошманы итеп күргән надан муллалар. “Рухият" чыгарган кайсы гына китапны алма—мәсәлән. “Бертуган Рәмиевләр". "Фатыйх Кәрими. "Газиз Гобәйдуллин". "Шиһабетдин Мәрҗани '. Ризаэтдин Фәхретдинов" җыентыклары. "История татарского народа"нын I томы—алардан аерылуы җиңел түгел, һәрберсе йөрәкне давыл эченә алып керә "Безнен халык бөек тә, бик зур фаҗигаларга дучар ителгән дә" дигән фикергә киләсен. Аерым шәхесләр тормышына барып керсәң, моңа кадәр булмаган уйларга дучар буласын. Шулчак мин: "Без. мадьярлар норвеглардан, датчаннардан (халык санына карап әйтәм) кайсы ягыбыз белән ким?" дим. Бер төрле дә җир асты, жир өсте байлыгы булмаган датчаннардан 25 мәртәбә начаррак яшибез икән (күптән түгел бу мәгълүматларны Европа Советы оешмасы рәсми рәвештә китерде) бит Уйласан уйланырлык нәрсәләр бар шул Тагын бер моментка әһәмият бирмичә булмый: патша режимы татарларны күпме генә җәберләмәсен, аларнын интеллектуаль үсеш юлын бикләргә тырышмасын, совет тоталитар системасы белән чагыштырганда, патшалар шактый түземле булган икән дип. уйлап куясын. Татарның Мирсәет Солтангалиев. Ильяс Алкин, Галимжан Ибраһимов. Шамил Усманов. Газиз Гобәйдуллин, Фатыйх Кәрими кебек уннарча, йөзләрчә асыл затлары "кызыл террор" корбаннары булганнар. 2000 елда "Рухият" нәшрияты тарафыннан "Шәхесләребез" сериясендә Фатыйх Кәримигә багышланган фәнни-биографик җыентык чыгарылган. Кем сон ул Фатыйх Кәрими. ни өчен властьлар аны юк иткәннәр?— дигән урынлы сорау туа. Ул талантны, күренекле шәхес—язучы, публицист, тәрҗемәче, татар матбугатын үстерүгә саллы өлеш керткән зат. Икенче төрле әйтсәк, ул татар халкының милли үзаңын үстерүгә көчен кызганмаган Ә совет тоталитар системасы андыйларны кан дошманы итеп күрде Ф Кәримине 1937 елнын 4 августында Мәскәүдә (ул анда СССР халыкларының Үзәк нәшриятында эшли, Нариманов исемендәге Көнчыгыш университетында укыта) кулга алалар. Шул ук елнын 27 сентябрендә СССР Югары судының Хәрби коллегиясе "төрек разведкасы агенты. 1933 елдан яшерен пантюркизм-советка каршы оешма әгъзасы, укучылар арасында, матбугатта эшләп партия, совет оешмалары җитәкчеләренә каршы һөҗүм оештыру белән шөгыльләнгәне өчен" Ф Кәримине атарга дип хөкем итә Бу карар шундук тормышка ашырыла (Сталин кулы белән язылган 1934 елнын 1 декабрь Законы шуны таләп итә) Һәм сонгысы—СССР Югары судынын 1959 елнын 21 декабрь утырышында Фатыйх Кәриминсн гаепсез икәнлеге турында карар чыгарыла "Рухият" фондынын 2002 елда “Газиз Гобәйдуллин Фәнни-биографик җыентык" дигән китап чыгаруын шулай ук һәрьяклап хупларга кирәк. Ә безгә бу шәхес хакында бик кыска гына белешмә бирү белән чикләнергә туры килә. Газиз Гобәйдуллин— Казан егете, үзлегеннән әзерләнеп. 1909 елда гимназия курсын бик яхшыга бетерә, университетны, бүгенгечә әйтсәк, кызыл диплом белән тәмамлый Жамал Валиди. аны татарлардан беренче профессор, ди Өстәвенә ул—язучы, публицист, тәнкыйтьче нашир, жәмәгать эшлеклссе дә һәм әнә шул кешене Бакуда. профессор булып эшләгәндә, 1937 елда кулга алалар Гаебе шунда икән ул “Англия протектораты астында төрки-татар дәүләте төзү эше белән шөгыльләнгән Янәсе, "әлеге дәүләткә Үзбәкстан. Кыргызстан. Казахстан, Төрекмәнстан. Әзербайжан. Татарстан. Башкортстан, Дагыстан керергә тиеш” Каты җәзаларга тартып Газизны әнә шундый ялган документка кул куярга мәжбүр итәләр (Жәя эчендә генә әйтик урыс шовинистларынын бу яраткан тезисын үткән сл Пугинга язган хатларында бер төркем башкорт галимнәре лә кулландылар Бераздан шул ук “идеяне" В В Путкн да рәсми рәвештә кабатлады ) Шунысы да бик үкенечле: Газиз Гобәйдуллинны кулга алганда анын барлык фәнни хезмәтләрен (шул жөмләдән кулъязма хәлендәгеләрен дә) юк итәләр. Бу хакта кат-кат әйттек инде: патшалар заманында да. большевиклар хакимлек иткәндә дә, тагар халкынын тарихын пычрату кампаниясе туктап тормады Хәтта объектив фикерле дип саналган Н М Карамзин да. "мин патшалар тарихын яздым”, дигән Хәтта без бик яраткан А. С. Пушкин да. "Капитан кызы" повестена эпиграф итеп “Чакырылмаган кунак татардан да яманрак" дигән сүгләрнс алган Мәскәүдә Кызыл Мәйданга терәлеп бер бик матур бина тора Бу—Тарих музее Музей бусагасын атлап үтүен була, шуна тап буласын—ишек төбендә диярлек урнашкан сәке сыман бер нәрсәдә ямьсез кызларны тасвирлаучы берничә таш курчак ята Язуы да бар. Болар—кыпчак кызлары икән Ягъни, безнен борынгы кынарыбыз Европа тарихчылары кыпчакларны матур халык дип язсалар да. Дәүләт музее киресен расларга тырыша Музейдагы башка экспонатлар урыс патшаларына, вельможаларга, "гел генә жинү яулаучы" урыс полководецларына мәдхия җырлыйлар, "үз янына башка халыкларны туплап, ал арга бәхет өләшүче бөек урыс халкын" күккә чөяләр. Без университетларда укыганда да “коммунизм төзүгә безне җитәкләп алып барган урыс халкына" рәхмәт әйтүне "бисмиллаһ" дәрәҗәсенә күтәрделәр Наданлы!ыбыздан. мәдәниятебезнең мескен хәлдә булуыннан хурландык Нәкъ әнә шундыйлар арасыннан манкортлар баш калкытты Бу— безнен фаҗигабез булды Соңгы вакытларга кадәр Мәржани, Атласи. Батталларның хезмәтләре бик аз даирәгә генә билгеле иле Хәзер чын тарихыбыз проблемаларын өйрәнү мөмкинлеге туды Күптән түгел "Рухият" фонды тырышлыгы белән "История татар" дигән биштомлыкнын беренчесе дөнья күрде Бу хакта матбугатта шактый әйтелде, ана югары бәя бирелде Шуны гына өстәргә буладыр—басмамын фәнни советына Германия, Төркия. Вснфня. Санкт-Петербур!. Мәскәү галимнәре дә кергән Бу инде "Татар тарихы" китабының фәнни дәрәҗәсен нык күтәрү дигән сүз. Әйткәнебезчә. "Рухият" бүгенге көн шагыйрьләре, прозаиклары әсәрләренә шактый зур әһәмият бир.*, аларны китап итеп чыгара Әйдәгез, кайбер авторларнын исемнәрен атыйк, болар—Рәшит Әхмөтждн. Роберт Әхчәтжан. Мөдәррис Әгьләмов, Саҗидә Сөләйманова, Зөлфәт. Гамил Афзал. Равил Фәйзуллин. Фәнис Ярүттин Клара Булатова. Роберт Миннутлин. Нур Әхмадиев. Марсель Галиев. Әдип Маликон Флера Гыйззәтуллинл. Рәшит Шиһлпон һ б Про за китапларыня килгәндә, алар чагыштырмача күп түгел Болар—Миргазнян Юныснын өч китабы, Флүс Ллтыйфинын оч томлык “Сайланма әсәрләр"с Фәнис Яруллиннын "Яралы язмышлар" китабы (татар, рус. инглиз телләрендә). Мосәгыйт Хөбибуллиннын Кубрат хан" романы (рус телендә). Әдип Мллнковнын “Гомер мизгелләре" Әйбәт әсәрләр, күңелгә хуш килерлек китаплар Әмма, аларгл иркенләп тукталу мөмкинлеге юк Шуна күрә клйберзәре хакында уй-фикерләрем белән уртаклашыйм Мирга ззтан Юнысның күпләрдән аерылып торган ягы шунда ул. чирек гасыр бус дингст-оксаннарла йөзеп, бнк күп нл-халыкллрнын тарихы, әдәбияты, мәдәнияте белән таныша алган Әсәрләрендә әнә шул киптек лнапоюн ярылып ята. Ләкин шулай да язучының төп юнәлеше, лейтмотивы башкада. Ул “татар халкынын киләчәге ничек булачак, ни өчен ул бүгенге хәлгә төшкән, данлыклы бөек илләргә ия булган халкыбыз ничек империянен бер гадәти провинциясенә әйләнгән соң?" кебек авыр, катлаулы сорауларга җаваплар эзли. Ләкин минемчә, мона бүген кемдер өзеп кенә жавап бирергә алынмас кебек. Чыннан да. бәлаләргә дучар булуыбызның сәбәпләре күп. хәтта бик күп. Шул ук вакытта татар халкына тарих аренасыннан төшеп калырга иртәрәк әле. Лев Гумилевның пассионария теориясенә таянсак, киләчәгебез бар! Югарыда Лион Файхетвангернын "яһүдләрне саклау кодексы" турында сүз булган иде Татарның йөрәге дә “дәүләтле кешенеке" булып тибә ич Кайда гына булмасын, ул үз илен сагынып яши М Юныс әсәрләренең I томындагы беренче хикәяләр үк ("Безнен өй өянкеләр астында иде". 'Энҗе эзләүчеләр") безне үз дөньябызга алып керә. Хәтта “Юылган мәхәббәт" дигән хикәя дә "ялгышлар ясамаска кирәк!" дигән кисәтүне хәтерләтә Фәнис Яруллиннын "Яралы язмышлар" китабында беренче карашка, сүз гади генә нәрсәләр турында бара кебек. Чынлыкта автор философ, социолог, психолог, педагог позицияләреннән чыгып, бүгенге көн мәсьәләләренең ин катлаулы якларын ача. Кайберәүләр, әдәбиятны сәясәттән ерак тора, чөнки сәясәт—пычрак өлкә, диләр. Хәтта шулай дип матбугатта чыгышлар да ясыйлар. Бу—беркатлылык. Коммунистик режим чорында партия иҗат әһелләренең һәр адымын күзәтеп торды, язучылар үзләре дә, “без—партия солдатлары", дип мактана иде Бәхәскә керми генә шуны ассызыклау урынлы булыр: һәркемнең дөньяга караш даирәсе бар, Ә сәясәт— шуның бер өлеше ул. Болар сүз уңаенда гына Флүс Латыйфинын югарыда телгә алынган өч томлыгының беренче китабына "Хыянәт" романы һәм “Бәйсез этләрне атарга" әсәре кергән. “Бәйсез этләрне атарга" күләме белән зур булмаса да. укучы буларак, мине тетрәтте Сугыш елларына туры килгән балачагымны күз алдына китереп бастырды. "Их. нигә генә малай үзенең Тигр исемле этен бәйләп куйды икән, өлкән яшьтәге явызларнын кем икәнен аз гына да чамаламады микән?”— дигән уй-хисләр йөрәкне чеметеп алды Инде “Хыянәт” романына килгәндә, башта ул “Казан утлары" журналында (1991 елда) дөнья күрде һәм шундук бестселлерга әйләнде. Ә 1993 елда татар матбугаты өчен бик сирәк күренеш—50 мең данә китап булып басылып чыкты һәм тиз арада сатылып та бетте. Бу романда сүз. бер караганда безгә билгеле вакыйгалар, шәхесләр турында бара. Әйе. бу шулай—урыс дәүләте (кайчандыр татарлар тарафыннан тарих аренасына чыгарылган ил) Казанны басып алуга әзерләнә. Һәм бу гади вакыйга гына түгел нәкъ менә Казан ханлыгы яшәүдән туктагач Московия империягә нигез сала. Чагыштырмача кыска вакыт эчендә жир шарынын биштән берен тәшкил иткән империя барлыкка килә. Кайчак: “Әгәр Мәскәү Казанны басып алмаган булса, урыс иле нинди хәлдә булыр иде икән?"— дип сорау куялар. Икенче яктан, империя төзелүгә карамастан урыс халкынын тормышы аз гына да әйбәт якка үзгәрмәде, дип әйтүчеләр дә бар. Хәер. Марксның “кешене кол иткән кеше үзе дә кол була" дигән сүзләре дә бар ич Бервакыт “Новое время” журналында "Урыс иленең ач булуында, артка калуында татарлар гаепле" дигән мәгънәле шактый зур күләмле язма басылган иде Кыскача эчтәлеге мондый: "Үз вакытында немецлар урыс җиренә басып керергә тырышалар. Бу 1242 елда (Чуд күле) һәм 1410 елда (Грюньвальд кыры) була, икесендә дә немец-тевтоннар җиңелә. Шуннан сон алар, акылга утыралар, сугыш юлы белән берни дә эшләп булмый дип. ныклап эшкә тотыналар Японнар да ике мәртәбә, зур армия туплап. Кореягә һөжүм итәләр Әмма унышсызлыкка очрыйлар Шуннан сон японнар да "акылга утыралар"—беренче урынга хезмәтне куялар. Әгәр татарлар да. урысларны берничә тапкыр ныклап туздырган булсалар, урыслар да чын-чынлап тыныч хезмәт белән шөгыльләнерләр иде" Әлеге язма авторы белән бәхәскә керми генә шуны искә төшерәсе килә— Алтын Урда вакытында да. Казан ханлыгы чорында да татарлар урысларны шактый мәртәбәләр жинәләр Әмма "акылга утырырга теләүчеләр" генә күренми. Дөресен генә әйткәндә, бу тема махсус сөйләшүне таләп итә Инде романга килгәндә, автор "теге вакыт" хәлләрен калку, ышандырырлык итеп күрсәтә алган. Гомуми фонда Мәскәүдәге. Казандагы сәяси хәлләр күз алдына килә. Анын геройлары (Сафа Гәрәй хан. Ялегәр хан. Чапкын морза. Япанчы би. Камай морза. Явыз Иван. Алашев һ. б.) да укучы өчен кызыклы Әмма автор, шул вакыйгаларны тиешенчә ассызыклау өчен, “мәхәббәт ореолыннан" файдалана һәм ул ясалма булып тоелмый. Ромакнын исеме дә дөрес сайланган Әмма ул оптимистик нотада тәмамлана—бәйсезлек өчен көрәш тукталмый Бу ягы белән әсәр бүгенге көнгә аваздаш та булып тора Өстәп шуны гына әйтеп буладыр—роман халыкнын милли үзаңын үстерүгә саллы өлеш кертә һәм кертәчәк. Флүс Латыйфи өчтомлыгының 2 нче. 3 нче томнары да укучылар тарафыннан яратып кабул ителде Алар хакында фикер алышу әле дә дәвам игәчәк Югарыла әйтеп үткәнебезчә. "Рухият"тә шигырь китаплары ла басыла Гамил Афзалның "Гомер кичүләре" җыентыгына тупланган шигъри әсәрләр заман сулышы белән бик тә аваздаш. Анда буш куыклар, матур образлар артыннан куу юк. һәр әсәрендә тирән мәгънә ята Мисал итеп ике куплетлы бер шигырен китерик: Сыкрый-сыкрый үтеп китеп бара Тантаналы ялган шинны Фахиш күчле елан, йөзе кара Таптап бара тимер табаны Давыл чәчеп, давыл урган заман. Агу эчеп, агу урган заман. Үз-үзеңне алдап торган заман Артына борылып карый һаман Әйе. бу—бүгенге Россия чынбарлыгы, коммунистик режимның һаман да тарих арбасыннан төшеп калмау өчен көрәш заманы '•Рухият”тә Равил Фәйзуллинның “Калейдоскоп" исемле шигъри әсәрләр җыентыгы да чыкты Ул өч бүлектән тора "Кыска шигырьләр". "Балалар өчен шигырьләр". “Поэмалар, диалоглар, монологлар" Равил Фәйзуллин шигъриятенә хас нәрсә—һәр әсәргә философик мәгънә салу Менә "берьюллыктан" мисал Вакыт кына мәңге тантанада Әйе. галәмнең һәм вакытның башы да. ахыры да юк Әлбәттә, без—адәми затлар—моны күз алдына китерә алмыйбыз Әмма чынбарлык шуннан гыйбарәт вакыт кайгырмый да. шатланмый да—анын дүрт ягы кыйбла, ана тантана итү хас Яңгырны шагыйрь бер җөмлә белән шулай итеп тасвирлый ки. образның төгәллегенә гаҗәпләнеп тә куясын Талымлавын салынып төште Күк сагышы Яшь чакны автор шулай ук шикләнмәслек итеп конкретлаштыра Кесә тулы елан мөгезе' Иксюллыкта шагыйрь тарихка шундый билгеләмә бирә Кыны тулы кан Тышын<)<1 чәчәк прәтс Равил Фәй зуллиннын мондый юллыкларын афоризм дип кабул итәргә дә була Күпләре теге яки бу әсәргә эпиграф булып хезмәт итәрлек, һәрхәлдә, мина шулай тоела. Мисал китерик Ил хәлен беләсең килсә— кешеләр йөзенә ка/нл Җир хәлен беләсең килсә— Гөлләр күзенә кара Үз хәлең бе ләсең килсә— халык сүзенә. Ойс. “Рухият" нәшрияты тарафыннан дөньяга чыгарылган китаплар укучыга гыйлем генә түгел, гәрбия дә бир.» Алар милләтне яшәтүгә, саклауга хезмәт итә

Реклама