Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

Дискуссия: "Безнең заман герое"

СӘХНӘ ӘДӘБИЯТЫНДА—ЗАМАНДАШ... Журналыбыздагы бу сөйләшүне башлап җибәргән беренче мәкаләләрдә сүз. нигездә, проза әсәрләре турында бара. Билгеле, тормыш-чынбарлыкны чагылдыруда эпик төр белән лирика һәм драматургия тиңләшә алмый. Әмма соңгылары яшәештәге үзгәрешләргә аеруча сизгер! Бу яктан караганда, шагыйрь һәм драматургларның аерым мәсьәләләрдә прозаикларга юл күрсәтеп, катлаулы сорауларны аңлатып баруларын да танырга кирәк. Хәзерге татар эпик поэзиясе, андагы үзенчәлекле образ-характерлар артына яшеренгән заман герое һаман читтә калыр микәнни9 Ә инде сәхнә әдәбиятына исә аерым мөнәсәбәт булырга тиеш. Укучы-тамашачыга барып җитү, анын рухи дөньясына тәэсир итү мөмкинлекләре ягыннан ул башка әдәби төрләрдән аерылып тора. Татарларның театр-тамаша яратуы яхшы билгеле. Ул. күрәсең, безнен милли сыйфатыбыз, менталитетыбыз белән дә бәйле. Шуңа күрә бу фикер алышуда драматургия геройлары турында да җитди сүз булырга тиеш. Сәхнә әдәбиятында заман героеның гәүдәләнеше турындагы сүзне драматургиянең алдагы чорын күзәтүдән башлыйк. Чөнки һәр яна этап үткәннең билгеле бер традицияләренә нигезләнеп, заман үзгәрешләре, әдипләрнең әдәби-эстетик эзләнүләрендәге яңачалыклар аша үсеш-үзгәреш кичерә. Тарихка "торгынлык еллары" исеме белән кереп калган XX гасырның 60-80 еллары драматургиясендә заман герое чагылышына бер төрле генә бәя биреп булмый. Бу чорны өйрәнүче галим-тәнкыйтьчеләрнен драматургиягә һәм театр сәнгатенә багышланган хезмәтләрендә билгеле бер нәтиҗәләр ясалды инде. Сүз сәнгатенең идеологиягә буйсындырылуы бер төрле сюжетларның, геройларнын күпләп мәйданга чыгуына китерә, эзләнү чикләре тарая. Геройлар еш кына тулы канлы характер булудан бигрәк, ниндидер идеяне яклаучы, үткәрүче персонажлар булып ачыла. Герой характерының алдан билгеләнгән булуы анын эш-гамәленен психологик дәлилләнмәвенә дә китерә. Үткән елларда драматургиядә унай герой эзләү җитди проблема итеп куелды һәм андыилар сәхнәгә дә менде, шәхси теләк-омтылышларын читтә калдырып, җәмәгать мәнфәгатен яклаучы, халык тормышын, бәхетле киләчәген кайгыртучы булып гадәттә коммунист образы калыкты. Әмма, мондый берьяклылык киң янгыраш таба алмый. Ә инде вакыт сынавын үткән пьесаларда бүгенге сәхнә әдәбиятының талантлы вәкилләре атаклы классикларыбыз Г. Камал. Г. Исхакый. Ф Әмирхан. М. Фәйзи. К. Тинчуриннардан килә торган ин матур традицияләрне саклап кала, үстерә һәм бөтен каршылыкларында, рухи кичерешләрендә ачылган заман героен мәйданга чыгара Ш Хөсәе- новнын Анасы ("Әниемнең ак күлмәге"), Т Миннуллиннын Әлмәндәре ("Әлдермештән Әлмәндәр' ). Мәдинәсе (“Ай булмаса. йолдыз бар"). А. Гыйләжевнен Мияссәре ("Ефәк баулы былбыл кош”). И. Юзеевнен Хәмзине (“Сандугачлар килгән безгә”), Р. Батулланын Минзифасы (“Кичер мине, әнкәй") һ. б —әнә шундыйлар. Дөрес, әлеге авторлар да унай герой идеалы эзлиләр, әмма алар тудырган типлар—заманнын кырыс сынауларына каршы әхлакый сафлыкны куйган, тормыш фәлсәфәсен үпәштергән. гомумкешелек кыйммәтләренә тугры калган, һәрберсе үз индивидуальлегендә ачылган һәм халык язмышын уз язмышы иткән, анын бүгенгесен һәм киләчәген кайгыртып яшәгән милли характерлар Киләчәк буыннарнын да әлеге геройларга мөрәжәгать итәсенә шикләнмәскә мөмкин XX гасырнын сиксәненче еллары уртасында жәмгыятьтә башланып киткән үзгәрешләр нәтижәсендә хәбәрдарлыкка, демократиягә, фикер төрлелегенә юл ачылу халыкның милли үзаны үсешенә китерде Әдәбиятта публицистик эчтәлек артты Үткән мираска бәйле "ак таплар" бетерелә башлау, ерактагы һәм якындагы тарихка морәжәгать итү. олы шәхесләрнең әдәби образын тудыру омтылышы һәм. ин мөһиме жәмгыятьтәге үзгәрешләрнең асылын анлау. заман куйган әхлакый, фәлсәфи, социаль сорауларга мөнәсәбәтле кеше рухын чагылдыру теләге әдәбиятта, шул исәптән драматургиядә эзләнүләргә юл ачты Хәзерге сәхнә әдәбияты тематик төрлелеге, жанрлар байлыгы, көнкүреш вакыйгалары аша яшәештәге житди процессларны тикшерүгә һәм соииаль-әхлакый проблемалардан фәлсәфи гомумиләштерүләргә килүе белән үзенчазекле Шулай да казанышларның ин зурысы— драматургларның әдәби фикерләүдәге табышларында, чынбарлыкны бөтен катлаулылыгында чагылдыру очен кулланылган алым-формаларда. сурәт чаразарынла һәм. билгеле инде, дөнья, кеше эшчәнлеге турында гаять бай мәгълүмат азып килүче, яшәешне эстетик принциплардан чыгып тасвирлаучы образлар байлыгында. Сәхнә әдәбиятында чагылыш тапкан безнең заман герое нинди ул? Бер жомлә белән әйткәндә—катлаулы, каршылыклы һәм төрле Жәмгыятьтәге үзгәрешләр йогынтысында әдәбиязта күзәтелгән якалыкларның берсе әнә шунда. Нәкъ менә тормышның үзе кебек серле, кабатланмас, индивидуаль йөзе белән аерылып торучы һәм шул ук вакытта үзара диалектик бәйләнештә булган геройлар бүгенге драматургиянең йозен билгели Татар сәхнә әдәбиятын буеннан-буена инләп үтә торган милләт я змышы мәсьәләсе үзенчәлекле геройлар иҗат итүгә китерде. Инкыйраэ куркынычы, беренче чиратта, олкән буын вәкилләре аша чагыддырылды Сүз сәнгатенең төрле чорлары арасындагы тыгыз бәйләнешне күрсәткән мондый образ- характерлар белән Т Миннуллнн. И Юзесв, Р Батулла, Р Хәмил. Ю Сафиуллии. Д. Салиховһ б пьесаларында очрашабыз Драматургларның игътибар үзәгендә—ялгызлыкка дучар ителгән, якыннары белән уртак тел таба алмаучы, еш кына заман үзгәрешләрен төшенмәүче, яшәешкә үтеп кергән күнел катылыгы, миһербансызлык күренешләреннән гаҗиз калган шәхесләр Мәсәлән, Р Хәмиднен “Олы юлнын тузаны" драматик хикәясендә улы янына шәһәргә китәр!ә жыенган Нәүхәбәр әбинен бер көне сурәтләнә. Вакыйганың әбиләр чуагында булуы, әледән-әле кигеп баручы’ торналар тавышы ишетелү, табигдтьнсн үзгә бер тынлыкта казуы пьесага моңсулык өсти. Автор олкән буын белән бергә яшәешебездән ниндидер бер кирәкле әйбернен югала баруын сиздерә Нәүхәбәр әби язмышы биредә Ялгызлык һәм Хәтер категорияләре аша чагыддырыла Ялгызлык мотивы әсәрнен бөтен эчтәлеген сугарып, героинын психологик халәтен, күнел каршылыкларын, башкаларга һәм җәмгыятькә мөнәсәбәттә фи кер-карашлар төрлелеген ачуга хезмәт итә Әби ялгы злыктан үткәндәге хатирәләре ярдәмендә "котыла" Анын өйдәге һәр җиһаз-предметка мөрәҗәгать итеп үйлану-сойләнүендә үзенсн. гаиләсенең генә түгел, ботен халыкнын каршылыклы, хәтта фаҗигале язмышы ачыла Улы Тәфкзсз белән аңлаша алмау сәбәпләрен ана үз гормыш юлыннан ззли. акрынлап анын жәмгыятьтә. яшәп килгән гәрзипләрдә икәнлеген аңлауга килә Р Хәмид Р УХИ бушлык миһербансызлык кебек күренешләр, аларнын арза баруы очен тирәнзен борчыла Заманга бәйле үзгәрешләр котылгысыз, әмма ата- ана каршындагы бурычыңны үтәү, гореф-гадәтләрдәге, йолалардагы матур сыйфатларны саклау—һәр кешенен изге бурычы. Татар халкы электән үк үзенең традицияләренә тугрылыгы белән көчле булган. XVI гасырда Явыз Иван яуларыннан, аннан сонгы көчләп христианлаштырудан, совет елларында дәүләт күләмендә алып барылган ассимиляцияләштерү сәясәтеннән дә милләтебез шулар ярдәмендә, зур югалтулар белән булса да, исән-имин чыга алган. Шуңа да Нәүхәбәр әби язмышы аша автор милләт язмышы, аның бүгенгесе, киләчәге турында уйлануга алып чыга. Хәзерге драматургиядә чагылыш тапкан өлкән буын вәкилләре бер төрле генә түгел. Тагын бер үзенчәлекле заман герое белән без Т Миннуллинның "Хушыгыз” (1992) драмасында очрашабыз. "Миләүшәнең туган көне”, "Дуслар җыелган җирдә” пьесалары белән трилогия тәшкил иткән драма үзәгендә шәхес фаҗигасе ята. Гомере буе сәнгатькә хезмәт итеп тә. хәзер инде яшәвенең мәгьнәсезлеген, тулы канлы олы тормышның янәшәдән үтеп китүен бик соңарып аңлаган, җәмгыять һәм "дуслары” тарафыннан онытылган Миләүшә—авторның зур табышы. Гомер кояшы баюга баруын ачык тойган халәттә ул ялгызлыктан, чарасызлыктан газаплана. Анын тирән сагыш, рәнҗү белән янган күңелендә якты нур булып яшьлек мәхәббәте саклана. Үз вакытында бу спектакль уңаеннан язылган рецензияләрдә, соңрак чыккан фәнни хезмәтләрдә пьесага югары бәя бирелде. Шулай да әсәр нигезенә салынган тирән фәлсәфәне әле өйрәнү-тикшерү сорала. Пьесанын реалистик нигезе ачык күренеп тора. Ә инде Миләүшә белән Галимулланың яшьлекләрен искә төшерү, беренчесенең сәхнәгә чыгу вакыйгасын уйнап күрсәтүе кебек күренешләр әсәрне романтизм юнәлешенә хас хис- кичерешләр, хыял дөньясы, мәхәббәт тойгысы, эмоциональлек белән баета, геройнын җан хәрәкәтләрен тулырак анлау мөмкинлеге бирә. Шунын белән бергә, Т Миннуллин биредә үзенчәлекле сурәтләү ысулына да мөрәҗәгать итә. Миләүшә характерында, эш-гамәлендә Ялгызлык сыйфатын күтәреп куеп, укучы-тамашачы каршында яшәү белән үлем чигендә тормыш мәгънәсенә төшенү—Хакыйкатькә омтылу ачыла. Пьесаны иңләп үткән төп лейтмотив булып сызлану (экзистенциализм) фәлсәфәсе тора. Ахыр чиктә Миләүшә язмышы—тулы бер буынның яшәү рәвеше, тормыш моделе дә бит. Гомере буе җавапсыз мәхәббәт белән янган Галимулла да бәхетсез. Әлеге ике геройны теләк-омтылышларының тормышка ашмавы, өметсезлек, мәхәббәткә ирешә алмау һәм шуларга бәйле Ялгызлык берләштерә. Т Миннуллин Миләүшә язмышы аша гомернең чикләнгәнлеген. Яшәешнең бер мизгел генә булуын күрсәтсә дә. әлеге герой фаҗигасен булдырмау юлларын да эзли. Анын башлангычы—рухи сафлыкта, яшьлек мәхәббәтенә тугрылыкта, күнелдә өмет хисен саклауда. Шул рәвешле, “Хушыгыз” драмасында реализм, романтизм, модернизм сурәт чаралары синтезын күрәбез. Шуна да әлеге пьесаны бәяләгәндә традицион юлны гына хуплау тулы нәтиҗәне бирмәячәк. Әдәбият белемендә "модернизм әдәбияты алымнары” дип аталган чараларга мөрәҗәгать итү XX гасыр ахырында башка әдипләр иҗатында да күзәтелә. Читкәрәк китеп булса да, бер мисал китерик. А. Гыйләжевнен соңгы роман-повестьларын әдәби тәнкыйтьнең тулы ача алмавы турындагы фикерләре күпләргә таныш. Күренекле прозаикның "Яра” повесте буенча Мансур Гыйләҗев сценариесенә нигезләнеп куелган спектакльне карагач, моңа тагын бер кат инанасын. Сугыштан соңгы татар авылындагы вакыйгалар сурәтләнгән бу әсәрдә авторны Яшәештәге анлау һәм аңлатуы кыен булган күренешләр борчый. Һәр геройның үз “яра”сы булып, спектакльдә ул тән һәм җан сызлануы аша ачыла. Шулай да, хаксызлык һәм чарасызлык алдында калган шәхесләрне киләчәккә өмет, ышаныч берләштерә һәм бу аларнын вакыйгалар барышында кичергән рухи эволюциясендә дә чагыла. Әлеге геройлар галереясен дәвам итүче булып М Гыйләжевнен "Бичура”сындагы Аксак тора. Кеше күңеленең ике ягын: өмет һәм өметсезлек, яктылык һәм караңгылык, яхшылык һәм явызлык, тугрылык һәм мәкер чагылышын тикшерүне максат итеп куйган пьеса үзәгендә— шәхеснен үз асылына кайту күренеше. Әйе. кеше күнелендә мәңгелек корәш бара Үзара каршылыкта булган көчләрнең Якты ягы өстенлек алса, кешедә киләчәккә ышану, бәхеткә омтылыш баш калкыта. Карангы ягы җиңү исә өметсезлек, ялгызлык, яшәешнен мәгьнәсезлеге булып чагыла \1 Гыйләжев әлеге драмада кеше күнеленен якты ягын Бичура образы аша бирә Җитмеш ел дәвамында башта тоталитар җәмгыятьтә. аннары торгынлык чорында яшәгән карт үз күңелендәге кара як чагылышы булган куркаклык, битарафлык сыйфатларыннан арына һәм Бичурасын—яклаучысын, омет бирүчесен—таный Драматургның табышы шунда ул Аксак кебекләр күңелендәге үзгәрешләрнең никадәр каршылыклы, газаплы булуын ача алган. Әсәрдә автор тудырган тормыш моделе ике дөньяны инләп ала: берсе—мифик дөнья, анда Бичура яши. икенчесе—реаль көнкүрештәге вакыйгалар Аксак берсеннән икенчесенә жинел генә күчеп йөри Пьесадагы хәрәкәтне тәшкил итүче конфликт ике катламда бара Берсе—Аксак күңелендәге Ак һәм Кара як. ягъни Бичура һәм Шәулатәр эш-гамәленә барып тоташучы каршылык, ул Бичура дөньясы белән бәйле Икенчесе исә реаль тормышта Аксак белән әиләнә-тирәдәгеләр арасында. Әсәр ахырында Бичура урынына чормага менеп утырган Аксакны төшерәм дип. Күрше чорманы ишә һәм йортны түбәсез калдыра. (Әлеге символик күренеш жәмгыятьнсң төзек түгеллеген аңлата). Хәзер инде Аксак—күнелендәгс өметне җуйган, һәрнәрсәгә битараф карт Автор әйтергә теләгән төп фәлсәфи фикер түбәндәгедән гыйбарәт, үзгәреш-янарышка юл һәр ксшенен җаныннан, рухыннан башлана М. Гыйләҗев үзенчәлекле сюжет-темаларга мөрәҗәгать итеп, унышлы эзләнүләр алып бара, яна жанр формаларына да омтыла Заман кешесе турында уйлану-тикшеренүләренә нигезләшәм автор кониегшиясснен шартлылык, билге-символлар, әдәби детальләр, традицион булмаган алым- ысуллар аша чагылышы—монын бер үрнәге Драматург эзләнүләренең бер нәтижәсе булып “Баскетболист” комедиясе тора М. Гыйләҗев абсурдлык элементлары белән баетылган пьеса тәкъдим итә. Мондый әсәрләргә гадәттән тыш арттыру. тра| и фарска гартым сурәтләр, фантастик һәм метафорик күренешләр хас Тормыш-чынбарлыкнын ямьсез, кешене рухи һәм физик изә торган күренешләрен автор әлеге шартлы ситуацияләр ярдәмендә ача. "Баскетбол ист "та сурәтләнгән геройларның эш-гамәле акылга сыймый. Атар, бер яктан, мәгънәсез, көлке генә уята торган кешеләр, икенче яктан, яна социаль-ижтимагыи шартларга җайлаша алмыйча аптыраган фаҗигале шәхесләр Авторнын әдәби-эстетик карашлары, беренче чиратта, Сократ һәм Платон образларында чагыла. Кайчандыр укытучы булып эшләгән Сократ—чын мәгънәсендә ижлтчы "Кәрлә" буе белән атаклы баскетболчы булам, дөнья күләмендә беренчелекне алам дип йөрүенсн гайре табигый булуын һәркем аятый. әмма хәрәкәт, нәрсәгәдер омтылу—аның яшәү рәвеше, асылы Тормыштагы үзгәрешләрне аяламаучы яисә кабул итмәүчеләрнс. үз урынын таба алмый иза чигүчеләрне кем яки нәрсә, нинди идея тормыш баткагыннан (алар яшәгән ачыл исеме лә Баткаклы) чыгарыр, яшәргә көч. ышаныч бирер’ Автор Сократ кебекләргә өмет баглый Беренче карашка сәер булып күренгән әнә шундыйлар дөнья тоткасы, ди Анын тормышка ашмасгай хыялы артында ксшенен бәхеткә, матур яшәешкә, үзенчә яшәүгә омтылышы ята бит! Шуна да ул бик күпләргә таяныч булып тора Платон исә. җир кешесе буларак, күршеләрен иген игәргә, бәрәңге, суган үстерергә өнди Әмма аларда яклау тапмый Сократ белән Платон каршылыгында пьесаның фәлсәфи нигезе ачыла. Җәмгыятьне нәрсә алга этәрә'’ Кеше өчен нәрсә мөһимрәк хыял булыгг чагылган идеяме, әллә практик гамәлме’ Багарга кешелек җәмгыяте гасырлар дәвамында җавап эстәгән Менә Платон җир эшкәртеп иген үстерә Начармсни? һич юк Шул ук вакыгта ул үз җиреннән артыкны күрми Ә Сократны исә хыял яшәтә Анын идеясе башкаларны битарафлык сазлыгыннан чыгара, үз көчләренә ышанырга ярдәм итә. Заман чынбарлыгын төрле төсмерләрдә һәм бөтен тулылыгында сурәтләү омтылышы хәзерге татар драматургиясендә җәмгыятьтәге гаделсезлекләргә, әхлаксызлык күренешләренә игътибар артуга китерде. Кыргый капитализмга күчү шартларында тормыш-яшәештә берәүләр төрле юллар белән ил. халык байлыгын үзләштерсә, икенчеләр хәерчелекнең чигенә житте. Дәүләт машинасының изүе нәтижәсендә бюрократизм чәчәк атты, гаделсезлек, урлашу гадәти хәлгә әйләнде. Телевизор экраннарын көчләү, үтерү, әхлаксызлык күренешләре басып алды. Фахишәләр һәм ялланып кеше үтерүчеләр, жинаятьчел төркем әгъзалары еш кына үрнәк алырлык "кумирлар" буларак тәкъдим ителә. Җинаятьчеләрнең жәзасыз калуын ачык чагылдырган "Бригада" телесериалынын телевизион каналларда кат-кат күрсәтелүе—шунын ачык мисалы. Яшәештәге мондый хәлләрне күрмәмешкә салышу мөмкин түгел. Совет чорындагыча, әдәби әсәрләрдә әлеге ямьсез күренешләрне җинел генә хәл ителә дип аңлату да хакыйкатькә хилафлык китерү, тормыш дөреслеген бозып күрсәтү булыр иде Бу юнәлештәге эзләнүләр белән Д. Салиховнын "Алла каргаган йорт". 3 Хәкимнең "Җүләрләр йорты". Ф Бәйрәмованың "Вакыйга юләрләр йортында бара" пьесаларында очрашабыз. Барысы өчен дә уртак сыйфат—жәмгыятьне "юләрләр йорты" метафорасы аша тасвирлау. Бу исә авторларга вакыйгалар үстерелешенә, үзенчәлекле геройлар алып килүгә, төрле алым-чараларга мөрәжәгать итүдә кин мөмкинлекләр бирә. Д. Салиховнын "Алла каргаган йорт" драмасында жәмгыятьнен гаделсезлеге “акыллылар" һәм "жүләрләр" каршылыгында ачыла. Бер оешманың генераль директоры булып эшләгән Айрат Харисовичнын очраклы рәвештә "гөнаһлары" ачыла һәм ул. төрмәдән котылу өчен, баш врач булып эшләүче дусты Риваль Якубович ярдәмендә вакытлыча психбольницага кереп ятарга мәжбүр була. Баштагы күренешләрдә Айрат Харисович "дөнья белән идарә итүче акыллылар" рәтендә йөри. Монда бөтен нәрсә сатыла һәм сатып алына. Әлеге кастаны хасил итүчеләр чикләнмәгән властька ия һәм алар теләсә ни эшли ала. Бу төркемдә әхлакый нормалар түгел, акча һәм биләгән урынның дәрәжәсе генә мөһим. Ул “обойма"дан бер төшеп калсаң, синен өчен анын ишеге ябыла. Айрат Харисович яхмышы—шунын ачык мисалы. Риваль Якубович чын йөзен "дуслык" маскасына яшергән булып чыга. Үзенә кирәге калмагач, ул һич икеләнмичә Аны сызып ташлый һәм. гадәти бер хәл кебек. Айрат өчен ин яхшысы үлем икәнен аңлата: "Кич җиткәч, үзенә галстук бирерсең. Бездән булсын изгелек". Аңлашылганча, бүреләр арасында бүре законнары хөкем сөрә. Үзе дә явызлык чыганагы булган Айрат моны сонарып анлый һәм явызлыкнын икенче корбаны була Алар яшәгән жәмгыять үзе дә явызлык дөньясы булып күзаллана. Бу пьесада заман чынбарлыгын, яшәү мәгънәсен аңлауга бәйле төрле фәлсәфи карашлар сурәтләнә. XIX йөзнен танылган фәлсәфәчесе Нипшенен кайбер карашларын үзләренә нигез итеп алучы бу геройлар киләчәкләре алдан билгеләнгән, "язып куелган" дип саныйлар. Айрат Галиннын: "Тормыш законы шулай. Генерал баласы—генерал, көтүче баласы—көтүче булып үләргә тиеш. Шулай булганда гына тормыш без теләгән юлдан атлаячак" дигән сүзләрендә Гитлер фашизмы идеологиясе белән охшашлык ачык сизелә. Айрат үзе кебекләр тарафыннан юк ителеп, анын фәлсәфәсенең дөрес түгеллеге расланса да. Риваль Якубович. киресенчә, чикләнмәгән хакимлеккә ия булуын күрсәтә. Ә инде авторнын эстетик карашын чагылдырган, язмыш тарафыннан кыерсытылган Нәгыймә әбинен иманга, намуслы яшәешкә чакыруы шактый зәгыйфь яңгырый. Дөрес, явызлык һәм изгелек бәрелешендә җәмгыятьнең "авыру" нокталарын ачуы белән Д Салихов. нигездә, үз максатына ирешкән. Сүз сәнгатендә заман герое гәүдәләнеше турында уйланганда, күз алдына беренче булып яшь геройлар килә. Бу. билгеле, киләчәгебезнең бүгенге яшьләргә бәйле булуында. Шуның остенә татар драматургиясе яшь буыннын тормышка аяк басуын һәрвакыт игътибар үзәгендә тотты Тормыш- яшәештәге үзгәрешләргә яшьләр аеруча сизгер булып, бу аларнын эш- гамәлендә һем характер сыйфатларында чагылыш таба Соңгы еллар сәхнә әдәбияты да заман яшьләренен яшәү рәвешенә, уи-хыялларына. әхлакый сыйфатларына, рухи доньяларындагы үзгәрешләргә игътибарлы Т Мин- нуллин, 3. Хәким. Ю. Сафиуллин, Р Бату.хта. М Гыйләжев, Г Каюмов. Р. Сәгъди. Ф Яруллин, Ф Бәирәмова. Р Зәйдулла һ б иҗатында тормышта үз урынын эзләп, чор каршылыкларында буталып калган, төшенкелеккә бирелгән, аракы-наркотик сазлыгына баткан яисә һәртөр сынауларга ныклы ихтыяр кочен куеп, үз максатына омтылган, шул ук вакытта һәрберсе үз рухи дөньясы, характеры белән аерылып торган яшьләр образы белән очрашабыз "Заманнын яшь герое кем ул, нинди ул7 ” дигән сорауга узган гасырнын 90 еллары башында беренчеләрдән булып Т Миннуллин мөрәҗәгать итте Анын "Илгизәр плюс Вера” драмасы катнаш никах кебек гаять җитди, четерекле мәсьәләне сәнгать чаралары ярдәмендә тәэсирле итеп сурәтләве белән генә гүгел, бәлки яшь геройларнын рухи йөзен, психологиясен гыйбрәтле күренешләрдә ачуы белән дә жәмәгатьчелекнен хөрмәтен казанды Яшь буын вәкилләре Илгизәр белән Веранын эш-гамәле. дөньяга карашы, хыял-максатлары, ахыр чиктә яшәү рәвеше—авторнын игътибар үзәгендә торган мөһим мәсьәлә. Табигать тарафыннан кешегә шундый вазифа-хокук бирелгән: үсеп, билгеле бер дәрәҗәдә бслсм-тәжрибә туплагач, ул гаилә кора, балалар үстереп, нәселен дәвам итә Драмада пролог ролен үтәгән гатар һәм рус туйлары матур гореф-гадәт буларак бирелә Халык җырындагы егет турында "асыл заттыр сөяге", ә кышын ' зшкә унган. гөскә булган гүзәл зат" булуына капма-каршы рәвештә Илгизәр белән Вера образлары калкып чыга. Пьесадагы беренче күренешләрдә үк аларнын алс балалыктан чыгып җитмәве, олы тормышка әзер түгеллеге күренә Өйләнешүгә яшьләр ниндидер бер уен, кызыклы күренеш, гадәти теләкләренә ирешү дип карыйлар Бср-бсрсснә булган хисләре дә ачыкланып бетмәгән унҗиде яшьлек егет белән кызнын акылдан бнг-рәк хисләре алдан йөри. Ин кызганычы: Илг изәр белән Верада әти-әнигә. әби-бабайга хөрмәт, олы тормышка беренче адымны алар фатыйхасы белән башлау кирәклеген анлау юк Татар һәм рус халыкларының милли үзенчәлекләре, дини аерымлыклары булуны да санга сукмый алар Нәтиҗә буларак, әле өйләнешеп бер генә ел яшәгән яшьләр аерылыша Илгизәр белән Веранын һәм сабый баланын киләчәк язмышы турында уйлануны автор укучы- тамашачы өлешенә калдыра. Әдәп-әхлак кануннарына кул селтәгән, тормыштагы беренче адымнарында ук сөрлеккән яшь геройларның тагын бер гибы белән без Г Каю- моннын "Сагынырсың ате син дә бер ' психологик драмасында очрашабыз. Әйләнмә композициягә нигезләнгән вакыйгалар үзәгендә Гөлсинә һәм Кәрим язмышы тора Автор тормыш каршылыкларын ачунын яна юлларын, чараларын эзли, үзенең әдәби-хтетик карашларын заманнын әхлакый һәм социаль-иҗтимагый сораулары белән бәйли Көнкүреш вакыйгалары да биредә чорнын мөһим процессларын, җәмгыятьтәге үзгәрешләрне тикшерү булып үстерелә Автор геройларнын үз-узләрен тотышын, зш-гамәлләрен мотивлаштыруга җитди игътибар бирә Ьеэнен каршыла икс төрле яшәү фәлсәфәсенә таянган кешеләр. Гөлсинәнең эш-гамәлендә. фикерләү рәвешендә акылдан бигрәк хисләр өстенлек иткәнлеге күренә Ул үзсүзле, һәрчак үзенекен генә ипләргә гадәтләнгән һәм теләгенә ирешүдә башкалар бәхетен таптап үтәргә дә әзер Анын капма-каршысы буларак, авылда туып- үскән Кәрим—ярдәмчел, йомшак табигатьле һәм бик горур, матурлыкка сокланып, рәссам булу теләге белән йөри. Әлеге икс гөрле кешедә бер- берсенә карата сөю хисе туу ын ничек ашатырга сон ’ Гөлсинә күңелендә, күрәсем, ягымлы мөнәсәбәткә, рухи матурлыкка сусау булган Кәрим исә Гөлсинәдә!е тупаслык, кирелекнең әнисе тәхирендә барлыкка килгән тышкы чагылыш икәнлеген аңлаган дип уйларга нигез &гр Чөнки кыз күңелендәге матур сыйфатларны да тоемлый ул Икенче яктан, ул үзенен яшәү фәлсәфәсен, ягъни көчсезләргә, ялгышканнарга, үз урынын таба алмый азапланучыларга ярдәм итү һәм матурлык, хыял-өмет аша явызлыкусаллыкны. гаделсезлекне жинеп булу мөмкинлеген дә күрә. Әмма әлеге гаилә ныклап аякка баса алмый. Гөлсинә иренә хыянәт итә. әкренләп әхлаксызлык сазына бата бара Яшь хатын Кәрим омтылышларын, хыялларын аңламый һәм кабул итми. Ул бүгенгесе белән генә яшәп, тәмле ашау, йомшакта йоклауны бар нәрсәдән өстен күрә. Кәрим үзенең хаталануын анлап. аерылып киткәндәге соңгы сүзендә саф күңелен Гөлсинәгә болай белдерә: "Сагынырсың әле син дә бер..." Бу сүзләрнең мәгънәсенә яшь хатын соңарып төшенә. Ул үз жанына урын таба алмый, үткән тормышы, яшәү мәгънәсе турында уйлана. Кәрим китү белән нәрсәнедер югалтуын сизә. Шул рәвешле драмага Ялгызлык мотивы килеп керә. Сызлану фәлсәфәсенең бер ысулы булган бу күренеш аша геройлар сыналу үтә. Мәхәббәтен югалтуы, бәхеткә омтылып та. ана ирешә алмавы Гөлсинә күңелендә өметсезлек хисен үстерә, яшәешнең мәгьнәсезлеге турында уйлануларга китерә. "Иң борчыганы—уй. (...) Хәзер бернәрсәдән дә ямь тапмыйм. Эшемнең дә кызыгы юк. Гел уйланып, борчылып йөрим”,—ди ул психологка. Әлеге геройның рухи түбәнлеккә төшүе, соңыннан үз-үзен һәм тормыштагы урынын атарга омтылуы психологик яктан уңышлы нигезләнә. Тормышта тулы бер буынның рухи кризис кичерүе һәм әлеге кризис сәбәпләре турында уйлану 3. Хәким. Д. Салихов. Аманулла. Ю Сафиуллин. Т Миннуллин һ. б. соңгы еллар иҗатында бөтен кискенлеге белән куелды. Әмма арада 3. Хәкимнең "Шайтан куентыгы" пьесасы кызыклы алым- чараларга мөрәҗәгать итү. фаҗигале финал, үзенчәлекле геройлар белән аерылып тора. Кеше рухының чыганагы кайда, нәрсәдә? Тормыш лабиринтларыннан әхлакый йөзеңне саклаган хәлдә ничек чыгарга? Әлеге сораулар алгы планга куелган пьесада кара төсмерләр өстенлек итә. Бала чактан бергә уйнап үскән, үзара яратышкан Разим белән Фәнзиләне зур тормыш “елгасы” үз агымына ияртә. Шәһәргә укырга киткән Фәнзиләне, алтын балык вәгъдә итеп, "шайтан куентыгы”—серле, ялтыравыклы тормыш каршылыклары үзенә тартып ала Яшьлек антын бозган кыз күңеленә шайтан оялый һәм явызлык аны үзе белән алып китә. Ир кеше кыяфәтендәге Илгиз-Шайтанны Фәнзилә генә күрә. Шундый ук хәл Разим белән дә була. Егет Илгизә-Шайтан өстерәгән эчкечелек сазына бата. Әсәргә ике дөнья— реаль һәм мифик дөньялар—сурәте килеп керә. Әлеге алым кеше күңелендәге Яхшылык һәм Явызлык керәшенен диалектик бәйләнешен тулырак ачуга хезмәт итә. Тормышның җитди каршылыгына очраган егет белән кыз ялгыш адым атлауларын, нәрсәнедер үзгәртергә кирәклеген, антларына тугры калырга тиешлекләрен аңламыйлар, шул сәбәпле яшәешнең кырыс кануннарын үтеп чыга алмыйлар. Шайтан котыртуына ияргән Разим белән Фәнзилә, әтиләре кебек үк. елганың Шайтан куентыгы дип аталган җиренә сикереп, үлемгә дучар булалар. Тормышта үз урыннарын таба алмыйча, бәрелеп-сугылып йөргән геройлар хәзерге драматургиядә тулы бер катлам тәшкил итә. Андыйлар белән Ю. Сафиуллинның 'Пар канат”. Д. Салиховның "Яшьлек хатам— йөрәк ярам”. Г. Каюмовның "Упкын өстендә уен” ("Мирас”). Т Миңнул- линның "Саташу", 3. Хәкимнең “Кишер басуы". Ф Яруллиннын "Язмышларны кабат булмый язып...”. Р. Зәйдулланың “Саташкан сандугач”. И. Юзеевнен "Эзләдем, таптым, югалттым” пьесаларында очрашабыз. Әлеге әсәрләр безнен чынбарлык турында күзаллавыбызны киңәйтә, каршылыклы, еш кына фаҗигале язмышлардан гыйбрәт алырга, андыйларга миһербанлык күрсәтергә чакыра Укучы-тамашачы күңелендә хис-кичерешләр өермәсе кузгатып, алар әйләнә-тирәгә башка күз белән—хаталануын анлап та, аны төзәтә алмыйча җәфаланучы кеше күзе белән карарга этәрә. XX гасырның 80 елларында барган әфган сугышы. 90 еллар уртасында башланып киткән чечен сугышы Россия халкына әйтеп бетергесез бәла- каза алып килде. Үтерелгән, имгәтелгән йөзләрчә, меңнәрчә язмышлар ата-аналарнын күз яшенә әверелде. Чечен жирендә алып барылган сугыш Россиягә жинү дә. тынычлык та алып килмәде Исән калучылар әлеге мәхшәрдән психикасы бозылып, бөтен җәмгыятькә. кешеләргә ачу белән кайтты. Әнә шундый геройлар үзәктә торган “Йөзек һәм хәнжәр" трагедиясендә Ю. Сафиуллин сугыш вакыигаларынын. кайтаваз буларак Татарстан җиренә килеп, кеше язмышларына гаять зур йогынты ясавын ышандырырлык итеп сурәтли. Пьеса үзәгендә—чечен сугышы дәһшәтләрен үз күзләре белән күргән фаҗигале язмышлы геройлар Бер якта—Россия армиясендә командир приказын үтәп, чечен авылларын җимергән, кулларына корал тотып каршылык күрсәтүчеләргә генә түгел, бәлки хатын- кыз һәм бала-чагаларга каршы да танк белән барган Линар белән Рәсим: икенче якта— йорт-жирләрен генә түгел, сөйгәннәрен дә югалтып, туган иленнән качып китәргә мәжбүр булган Хания белән Разия тора Драматург трагик конфликт аша сугыш афәтен, анын аерым шәхесләргә китергән бәла-казасын ачуга ирешкән Линар белән Рәсимнсн психологик тотнаксызлыгында, жан бәргәләнүләрендә җәмгыять, ил тарафыннан онытылган, читкә кагылган буын язмышы күзаллана. Алар үзләренен гөнаһларын беләләр, приказны үтәргә мәжбүр ителгәч, ярлыкау тешлеген дә аңлыйлар, әмма гонаһсыз кешеләрнең кан-яшьләрен оныта алмый газапланалар Рәсим әлеге халәтен жинсп чыга алса. Линарнын бәргәләнүләре үлем белән тәмамлана. Чечен фаҗигасе Динарны үз туган җирендә дә эзләп таба һәм чираттагы корбаны итә Әлеге яшь геройлар язмышы укучы-тамашачы тарафыннан ил. халык драмасы буларак күзаллана. Ю. Сафиуллин үз әсәре белән Линар һәм Рәсим кебекләргә мәрхәмәтле булырга, ал арны гаепләргә түгел, ә анларга чакыра Заманның яшь геройлары турында сүз алып барганда Т Мнңнуллиннын “Эзләдем, бәгърем, сине” драмасындагы Рәхимҗан белән Нурсинә образларын читләтеп үтеп булмый Драматург гаҗәеп үзенчәлекле, беркемне дә битараф калдырмый торган тормыш материалына морәжәгатъ итә—төрле сәбәпләр аркасында инвалид коляскасына беркетелгән яшь геройларны сурәтли Әйе. тормыш каршылыклары һәркем алдына кыенлык-михнәт- ләрне I,IV.1 , 1 1 1 оеп кдя Конкурешнен күшорте чәшәкаТЬЛӘре ниеенек хезмәт хакын вакытында ала алмау һ б нәтиҗәсендә киләчәккә өметен югалтучылар да бихисап Соңгы елларда үзенә-үзе кул салучыларның артуы да шул турыда сөйли Ә бит инвалил-авыруларга икеләтә кыен Т Мин- нуллин әнә шундый геройларның җан сыкрануларын, катлаулы һәм каршылыклы күңел тибрәнешләрен укучы-тамашачы алдына куя Сугыш афәтендә ике аягын югалтып, протез кияргә мәжбүр булган Рәхимҗан — авторнын табышы. Горур, үз шәхесен бәяли һәм яклый белә торган, авырлыкларга гешен кысып түзүче, акыллы һәм олы Йөрәкле егет ул Нурсинә дә ихтыяр көченә ия. сабыр, гыинак. шул ух вакытта башкаларны гынлый һәм анлый белүче кыз булып күнелдә кала Драматург, психологик осталык белән геройларының рухи халәтен ачык тоемлый һәм укучы- тамашачы күңеленә көчле змоциональ тәэсир игә Беренче күренешләрдән алып сонгысына кадәрге хәл-сурәтләрдә геройларның рухи эволюциясе бирелә. Автор кеше рухынын көченә, бөеклегенә ышана, үз-үтләрен һәм бер-берссн габа апай егет белән кызга соклануын яшерми “Кешене өмст- ышамыч яшәтә, үзебездә һәм башкаларда әлеге хис-сыйфатны булдырырга, сакларга тиешбе Г. ди безгә драматург Телефоннан гына сөйләшеп гә (бер күрүдә П1ШҺ1ИК б\ /I нәрсә ул?!). күңелләрендә туган мәхәббәт хисе Рәхимҗан белән Нурсинәне тормышка башка күз белән карарга этәрә, рухларын ныгыта Драма ахырында очрашкан егет белән кыз тис олы тормыш каршылыкларына габа бергәләп атлаучы, чын мәхәббәтнең кадерен белүче, “аякларында” нык басып торучы һәм шунын белән укучы-тамашачы күңелендә дә теләктәшлек табучы яшь геройлар рәвешендә истә када Т Күргәнебе »чә. хәзерге сәхнә әдәбиятында алгы планда торган геройларның байтаг ы яшь һәм тормышка карашлары, характер сыйфатлары ягыннан куп төсмерле Алар—безяшн торган үзгәртеп кору дәверенең типик вәкилләре. Нәүхәбәр әби һәм Миләүшә, Илгизәр белән Вера, Линар белән Рәсим. Рәхимҗан белән Нурсинә Һ.6.—барысы да безнен заман геройлары. Әйе. бүгенге драматургиянең эзләнү юлында булуын инкарь итә алмыйбыз. Шунын белән бергә, күңелдә ниндидер канәгатьсезлек тә бар. Ул. күрәсең, заман сынавын үтеп, киләчәк буыннарда да зур кызыксыну уятырлык олы характерлар булмау белән бәйледер. Бүгенгенең яңа Әлмәндәрләре белән сәхнәдә очрашасы килә. Драматургиябездә талантлы авторлар күп. Шуңа да киләчәктә милләт язмышын үз язмышы иткән, заманның әхлакый һәм фәлсәфи кыйммәтләрен үзендә туплаган геройлар, кызыклы әсәрләр туар дигән өметтә калам.