БЕЗ-СЕР

Без- кайтаваз. Янар тау инрзвс. Без сер. Язнын зәңгәр тыны без. Таулар тишеп аккан чишмәләрнең Кабатланмас көмеш чыңы без!.. Зәңгәр томан белән өретелгән Серле күл без жәйгс таңнарда. 11н саф җанлы, сирәк ир-егеткә Җаныбызны н.нан аңларга!.. Салкын акыл түгел, уй иярмәс. Фикер буталган бер йомгак без Хатын-кызлар! Гел үз юлын эзлән, Табалмаган юлчы сымак без!.. Көлдә калган утлы куз шикелле Без янарга әзер җилдән дә. Юл яздыру безгә берни түгел, Арттан язмыш куып килгәндә... Яшен яшьнәп яңгыр яу ган чакта, Күк күкрәве, шартлап, тыш анда Сәер чакта мин хатын-кыз булам, Бар Табшать уйга чу мганда. һәм яратам снне, көтэм сине. Тормыш бирер өчен балаңа. ...Эндәш миңа! Кайтавазың итеп. Башкалардан аер. арала Кайтавазың итен кара да!.. Салнс» ПЗРӘЕВА ишгыйро. Уралам' "Тм сукмагы". "Офыктар" һ. 6 китап.ир ангоры Казанда шин Көнчелек һәм Нәфрәт Давылларның кара болытында Яшен ала яшьнәп. Кеше язмышының һәлакәте— Көнчелек һәм Нәфрәт!.. Шайтанн ут тетрәндерә жанны. Сүзләр чыга чәчрәп. Хыянәтче булып кинәт чага Көнчелек һәм Нәфрәт... Күләгәләп шатлыкларны, күздән Яшьләр сыга Хәсрәт. Кайгыларның кара сәбәпчесе— Көнчелек һәм Нәфрәт!.. Ата белән ана арасына Килеп керә, ярсып: Җанга суга, гүя чалгы тоткан Үлем атлы карчык... Туганнарны читләштерә—акча. Байлык белән алдап; Көнчелек һәм Нәфрәт арасында Яши кара Ялган. Сальери һәм Моцарт утыралар. Бер-берсенә карап. Көнчелек һәм Нәфрәт касәсендә Агу тулы шәраб... Уза чорлар, язмышларны язмыш Үз эченә алмыш... Көнчелек һәм Нәфрәт ятьмәсенә Төшә күрмә ялгыш!.. Арыган торна кебек Арыган торна кебек, озын юлдан Мин яңадан кайттым үземә: Үткәндәге кайгы-хәсрәтләрдән. Сагышлардан үзәк өзелә... Ялгышлардан мин үземә кайттым,— Үкенүләр тартты чабудан; Мин исемә килдем, исән калып Искәрмәстән елан чагудан... Рыясыздан кылган гамәлләрем Давылларда чатыр кордылар; Иман белән Кыйбла, миңа ышанып. Юлларыма чыгыл тордылар... Мин үземә кайттым—Өметемә. Тәмугьларны кичеп, биртелеп. ...Туган җиргә аяк басу белән Яңа көчләр килде, эркелеп... Очар кошлар Айның экранында Җилпегәндә кыйгач канатын. Мин, кызыгып, җирдән карап тордым,— Сихри манзараны яратып... Төнге кошлар Алтын Ай табагын Кисеп очты, тыгыз төркемдә: Мин. канатлы булсам, йолдызларга Очмый калмас идем бер көн дә... Язмыш мина башка канат бирде. Урал туфрагына китерде: Сандалларга салып чыныктырды. Мартеннарга гашыйк иттерде... Урал мине үкереп торган завод Цехларына кертеп сынады: Җаным шунда мартен тынын тойды. Җир сулышын шунда тынладым. Очар жанлы идем, биек күкләр Дәшеп торды мине гарешкә: Җыр айкалды йөрәгемдә, мина Килде Муза—шигъри фәрештә!.. Манзара Урап-урап Уралларны гиздем. Кыяларга мендем, үрелеп; Кәрваннарга охшап, тау артыннан Тезмә таулар торды, күренеп. Давылланып, болыт кайиа1анда Яшен атты утлы укларын, һәм төшерде, кыеп, кыядагы Чал наратның яшел чукларын... һөркетләрнен. канат тибрәтмичә. Бнек күктә күрдем йөзгәнен, һәм тетрәндем, күргәч тау күленең Мөлдерәмә зәшзр күзләрен... Туган җир Син кояш булып балкыйсын. Син яфраклар чыңында! Кар өне син. яңгыр шавы. Снм үләннәр чанында!.. Тарихыңны бар чишмәләр, Язгы ташулар көйли: Снна әйтә мәдхиясен Киек кошларнын теле. Тауларда кыяга басып Мин дә әйтәм хисемне. ...Каеннар да ак тузына Язган синен исемне!.. Нидер буласы... 2003 елда Марс планетасы җиргә якынайды Г азеталардая Җир шарында һаман даулар бара. Гыйрак яна. Чечня ялкында. Фәләстнннәр илен яһүд баскан,— Шаулый дөнья шулар хакында. Янар таулар—Этна. Кракатаулар Ут төкерә, лава кайната. Көчле илләр ярлы дәүләтләрнен. Рәнҗетеп, гел җанын каната... Самолетлар төшә, поезд ава. Сулар ташып, агыза өйләрне. Җирнең һәр ягында урман яна— Шомлы хәбәр көтеп өйрәндек. Террорчылар йортлар шартлаталар. Небоскреблар ава. Үлем. Кан. Яңа гасыр бара. Җнр-анабыз Бәла-казаларга юлыккан! Раслагандай шомлы киләчәкне. Кисәткәндәй адәм баласын. Галәмнәрдән килеп. Җиргә карап Марс тора—Сугыш алласы... Җирдә тагын нидер буласы... Мин яраткан асыл ир-егетләр! Елаттыгыз мине, жәлләми: Ташладыгыз, гомер юлыгызны Сукмагыма минем бәйләми... Ялганыгыз сезнен татлы иде, Аккош кебек нде өметләр. Уттан суга, судан—утка салып. Ничә елаттыгыз, егетләр!... Күзләрегез мина, йолдыз кебек. Караңгыда маяк булдылар: Сүзләрегез йөрәгемә үтеп. Бер шатлык, бер газап булдылар. Яраттыгыз мине, ә мин—сезне! һич үпкәм юк сезгә, үпкәм юк. Җан атмыйча әмма, яратмыйча Беркемне дә, бер дә үпкән юк!.. Якты утлар сибеп, гомеремнең Серле сукмакларын үттегез. Яраттыгыз, әмма яратып та Хушлаштыгыз, ялгыз иттегез... Сәбәпләре ачык: җаным сезгә Аңлашылмас горур, ят иде. ...Рәхмәт сезгә! Чөнки һәркайсыгыз Җыр иленнән кайнар хат нде!..

Реклама