ВАКЫТ БЕЗНЕ ВАКСЫТМАДЫ БУГАЙ...

Галәми өн Айла. дил.>р, сәер өн бар. Айда, диләр, шундый хәлләр. Әгәр Күкләр өнсез торса, Сәер булыр иде мәгәр. Әгәр Күкләр өнсез калса, Туфан кубар иде күптән. Безгә азан мәкаме дә Кайтаваздай иңгән Күктән. Кайтаваздай һәр нрымай Кунып калган манарага... Галәми он мәкаменнән Ходай бирмеш тан ярала. Галәми өн мәкаменнән Яраладыр илаһи моң. Моң сүрәсе булып иңгән һәрбер Сүзе Нлаһының. Айда а.ган ишетелгән... Җирдә йөри шундый хәбәр. Әгәр Күкләр өнсез торса. Сәер булыр иде мәгәр... Каударланма, каләм... Суз сяйы)ч>а миңа кыска булырга боерьпды Хадистан Дөньяныкы дөньялыкта кала. Каударланма, каләм, кабаланма. Кадерен бел Сүзнең... Болай да бит Гомеркәйләр тоташ каралама. Ырыг капка Мрыс капка урыс капка. Бар аерма бер аваз. Урыс капкалар калыккан. Мрыс капкалар аугач. Гт ШНУП МОРАТ (1959) шмыйрь. тИгмцтт. Мин тымыкны тынчыйм ~Җәя\ н- кош щ> һ 6 китяплмр мнгоры Г Нсхякый исгмемәпе п/м-мня ыуреягы Кахниа яши Ырыс капка—урыс капка. Хәзер инде... җилкапка. Җил капканы кага-суга Җил дә сөйли шул хакта. Урыс капка—ырыс капка... Татарча язу Яугнр ирләр тарих яза— Дәүләт кора. Төзи кала. Әтрәк-әләм әләк яза— Хәрабәләр аунап кала... Сөләйман Пакь булса хатыны. Ире дә ирәер. Низаглы нигездә Ятимнәр игәлер. патша сүзе Хак булса патшасы, Халкы да исәер. Гаугалы дәүләттә Түрәләр ишәер... Халыкара хәл турында Бар дөньясы кабатлыйдыр— Әйтерсең лә тутый кош: —Сепаратист... —Виагра... —Террор... —Ислам... —Путин... —Буш... Яңа эра тарихы Кайда мәгърип, кайда мәшрикъ— Һәр битендә—канлы язу,— Беткән дөнья буталып. Сөңге белән язылган. Хач сәфәре көндәлеген ...Тик барыбер калка Кояш. Хәтерләтә бу тарих. Калка кыйбла ягыннан. Вакыт безне ваксытмады бугай... Вакыт безне ваксытмады бугай. Ачыкканда бирде икмәген. Елмайтты да, елатты да еллар. Тик барыбер елак итмәде. Вакыт безне ваксытмады бугай. Күшеккәндә бирде чикмәнен. Какса—какты, сукса—сукты еллар. Тик барыбер сукбай итмәде. Вакыт алай ваксытмады бугай. Иманага бирде даланы. Еллар безне иманасыз итте. Тик имансыз итә алмады. Вакыт безне ваксытмады бугай... "Антисемит" Дөнья, бәлки, денгә керер иде. Талмуд дигәннәре Күктән инсә; Альберт Эйнштейн эскрипкәче. Карл Маркс шагыйрь булып китсә... Педант н х Баш вәзирдәй вәкарь белән сөйләр. Вәкарьләнеп сөйләр чак кына. Чин теледәй безгә читтер дә ул. Чин теледәй безгә якын да. һәрбер сүзе кысаланган булыр, Ә кысасы булыр... алтыннан. Латин теле кебек олпат та ул. Латин теле кебек салкын да. Алтын кысалы шул сүзе белән Кертмәк булыр безне ул игә. Ана теле кебек газиз дә ул. Ана теле кебек үги дә... Иң яманы... Дус-ишләрнсң иң яманы, диләр. Астыртыны астан чакканы. Хатыннарның ин яманы, диләр, Нр йөзенә кара якканы. Ир-атларның нң яманы, лиләр. Ата-баба нигезен сатканы. Бу дөньяда иң яманы, лиләр. Сызып-сызып гомер акканы... Минсез генә... Яшн-яши шактый атынылган. Күккә элеп бишек, таганны. Үтен киткән гомер минсез генә. Э мин сабый килеш калганмын. Биләрдә йөрдек би булып... Каласыннан кисәү калган. Саласы һаман Биләр. Биләрдә йөрдек би булып Турая төшсен билләр. Даланың каһаны булдык. Аллаһның булдык колы... Кызлар тавы итәгендә Яшәдек чатыр корып. Батухчага “һәр кавышчакнын соңында Аерылмак бар икән..." Шәһит кызларның күз яше Чишмәләр булып типкән. Шәһитләр күз яше белән С> сынны басыйк без дә. Хужалар тавына менеп. Күз салыйк эргәбезгә. Э тау башында җиде кыз Сыктыйдыр сыман һаман: “Сәхтиян кимәс наз идем. Чаба га таимай барам". МОРЛТ Холык Хозыр карт та үзгәрталмас Коллык дигән холыкны... Кеше сөймәс монафыйкълар “Сөеп яшәр”... халыкны! Иясез ияләр Күңелләргә ят ияләр Ияләште, димсез? ...Тел иясе телсез калган, Ил иясе—илсез. Уйлар бетте уйсызланып. Уйлар, димсез, котсыз. Йорт иясе йортсыз калган, Ут иясе—утсыз. Каннар, димсез, кансызланды, Җаннар, димсез, җансыз. Мон иясе моңсыз калган, Аң иясе—аңсыз. Кальбемезгә ят ияләр Ияләшкән, димәк,— Төп Нигездә тәүбә кылып, Коръән чыгу кирәк. Кол Ае—Күк катында. Уе—Мәккәләрдә. Иле—йөрәгендә. Теле—мәхкәмәдә. Үрмәләү Үзән үргә үрмәләр, Түрә түргә үрмәләр, Нәфес малга үрмәләр, Гарьсез данга үрмәләр. Иблис җанга үрмәләр. Дәгъвачы Әле заманны сүгә ул. Әле каһанны данлый. Бер Канатлы Сүз әйтмәгән— Халык бүләген даулый... Дин турында Мине игелекче мөселман дип санавыгызны үтенәм Лев Толстой. Вөҗүдеңә тузан кунса, Язык, гөнаһ тузаны, Атакайга зарый кылма, Күккә сыгын, туганым. Көпчәк мәсьәләсе Тирмәсеннән чыгып кичә генә, Имла таный башлап көчкә генә, Тәгәрмәчне “уйлап тапкан” кавем Патент даулар Тарих көпчәгенә.

Реклама