Логотип Казан Утлары
Публицистика

Шагыйрьнең култамгасы

Еллар үткән саен каләм ияләренсн Ватан сугышы турындагы ист&текләрс кадерлерәк була бара. Авторларның бик күбесе якты дөньяда юк инде Исән калганнарынын да байтагы кырык белән илле яшьләр арасында дөнья куйды Атар өчен—ижат иткән әсәрләре, фронтларда чыккан гәэит битләре, язган хатлары, архивларда сакланган документлар сөйли Әнә шул буыннын бер вәкиле булган Шәрәф Мөдәррис 1941 елнын каһәрле июнен Белоруссия читендә постта торганда каршылый Фашист козгыннарыиын мотор тавышларын, бомбалар ярылуын, яраланучыларның жан авазларын шунда ишетә, дөрләп янган йортларны, беренче корбаннарны шул иртәдә күрә Йөрәккә кан саудырган хурлыклы чигенү, Смоленск өчен барган сугышта каты яралану, госпитальдәге кичерешләр һәм яңадан фронтка кайту—егерме бере тулып кына узган солдатны чын мәгънәсендә ир-егет итә. сугышчан рухын ныгыта Шул вакытта “Минем антым” дигән шигырен яза Әйтергә кирәк, бу антына ул фронтта да. тыныч тормышта да хыянәт итми. 1942 елда сугышчылар өчен, һәр милләтнең үз ана телендә, гәзитләр басыла башлый Редакцияләрдә эшләү өчен ут эчендә йөргән солдат һәм командирлар арасыннан язучыларны, журналистларны эзләп ала башлыйлар Төньяк-көнбатыш фронты сугышчылары өчен русча “За родину" гәэите каршында, татар телендә “Ватан өчен" гәзиге чыга башлагач, шунда эшләүче язучы Хатыйп Госман, кыр почтасы аркылы эзләп. Шәрәф Мөдәррисне редакциягә атып кайта Эш урыны Валдай шәһәре янындагы нарат урманы эченә яшерелгәи бер эшелон була. Типография дә. редакцияләр дә шунда Рус. татар, латыш, литва. үзбәк, казах гәзитләренсн барысына бер вагон, һәр редакциягә аерым бер купе Редакцияләрне фашист козгыннарыннан яшерә алсалар да журналистларның хәле атгы сы зыктагы сугышчылар кебек ук. хәтәр була Шул ук бомбалар шартлавы, артиллерия, миномет, пулемет утлары астында калу Шәрәфиен сөйләгәне атс дә истә: юлда очраган поездга утырып китә ул. Тиешле урынга жнтәрәк. поезд барган көйгә сикереп төшеп кала. Торып басса, каршында “ахтунг минем” дигән язулы такта күрә Мина кырына төшкән икән. Менә шулай йөреп эзләп тапкан хәбәрләрне, тизрәк кайтып, гәзиткә эшләп бирәсе дә бар бит әле. Шәрәф гурынди Хатыйп абый язган истәлекне укыйм “ ул ишек катындагы почмакка посып утыра да. тезенә каты нәрсә куеп (бусы- "өстәл"). язарга керешә Проза язса, мыштым гына эшли Шигырь булса, пышылдый Ул кайчак шулай сәгатьләр буе үз зиһене, үз күнсле белән сөйләшеп утыра, ара-тирә каләмен гез өстендәге көтмә төрткәләп ала Ул үте дә. без дә монар күнеккән, безнең исне китәрми Анар, әлбәттә, вагон коридорына чыгып пышылдарга булыр иде Ләкин анда да буш түгел Анда, гайрәте кузгалган бер жаннар яки арслан кебек, юри калынайткан тавышын горелдәтеп. Михаил Матусовскнй. менә инде бер сәгатьтән бирле, салмак кына атлап, арлы-бирле йөреп тора Мин чатыр-чотыр машинкада басып утырам Шәрәф үз почмагында пыш- пыш килә.” Әнә шулай, кулларына әле автомат, атс каләм атып, фашистларны жинеп бар» бара, герман җиренә килеп җитәләр Редакцияләре Штеттим шәһәренә урнашкач Шәрәф бер немец гаиләсендә фатирда яши һәм шунда ярыйсы гына аларча СОЙЛӨшерге өйрөнө Ә Жинү көнен Берлинда каршылый Рейхстаг стенасына “Татар солдаты, шагыйрь Шәрәф Мөдәррис” дип. култамгасын язып калдыр! 1946 елны демобилизациялансп Казанга кайта Сугышның беренче көннәреңдә куен дәфтәренә. Минем илһам канлы тартышулар. Бәрелешләр өчен сакланды Ни бар миндә бүген—барсы шуңар. Җырга да бит сынау башланды. дип язып куйган Шәрәф—дәһшәтле сугышта сынатмаган совет солдатлары турында, окопларда, блиндажларда “сукыр лампа” яктысында ижат иткән өч поэма, күп санлы шигырьләр калдырды. Гомере кыска булды анын. Шундый ук матур таңда. Бөек җиңүнең 18 еллыгын бәйрәм итәргә йөргәндә, йөрәге тибүдән туктады. Исән булса, бу елда аңар 85 яшь тулган булыр иде Шул унайдан мин анын фронт юлларында язылган шигырьләреннән сайлап, берничәсен “Казан утлары" укучыларына тәкъдим итәргә булдым.