Минем антым

Минем антым Мин ант иттем халкыбызга күзем төбәп. Сүзем биреп, имзам салып каным белән. Куркынычта калтырамас түзем йөрәк. Чиста намус, камил аң һәм җаным белән. Яклап чыктым туган-ускән җирләремне, Утлар сарды һәм су басты алдым-артым. Барды әйдәп уй. гакыл һәм хисләремне Бу хак антым кабул иткән Хәрби антым. Мин ант иттем көрәшләрдә җиңелмәскә. Саклаганда туган илнең мәнфәгатен. Артка табан бер адым да чигенмәскә. Тапламаска сугышчының мәртәбәсен! Яклап чыктым гаделлекне, тугрылыкны. Дошманнарга “үч!” дип сусап, ярсып аттым: Сугышларда һәркайда да булды ныклы Бу хак антым—кабул иткән Хәрби антым. Мин ант иттем туган ил һәм халкыбызга: Калды сүзем каным белән беркетелеп. Яулашларым, якташларым каршысында Чагылдырып вөҗданымны көзге кебек. Яклап чыктым кешелекнең идеалларын. Партиямнән аң. сәләт һәм ялкын алдым. Бирде һаман минем җанга илһамнарын Бу хак антым—кабул иткән Хәрби антым. Июнь. 1941 Парчалар (өзек) Үстем синен юмарт кулларыңда, Туган илкәй, минем хисем пакь. Әткәм, бабам йоклый туфрагыңда. Иң гадел хак жирдә -синең хак! Сугыш дулый иркен күкрәгеңдә. Елый кырла кышкы буран, җил... Ут бар җанла, яшь бар күзләремдә. Әй газиз җир. минем туган җир! Күп булса да йөрәк ялкыннарым. Чит-ят җиргә чәчәр җылым юк. Үтсәм дә мин кургаш яңгырларын. Сыкранырга туган җырым юк! Килде-китте җилдә тирбәлергә Думбрамда артык кылым юк. Көрәш дәрте ярсый хисләремдә. Сызланырга туган җырым юк! Февраль, /942 Биш юл чатында, нидер хәтерләп. Күңелдә киңәт уйлар калкалар. Каршыла кабер, шунда хә ләп. Чокып язылган мүкле таш т тр. Талам шушында гаҗәп бер моша. Җилдә чайкала серле карт имән. "Күмелде, дигән, бер герой монда. Исемсез герой, данлы партизан”. Ак болыт агыла, ярсып, тулганып. Ак сөт шикелле томан таралган... Килә күк шунда, ямьгә нурланып. Сугышта үлгән илдәш каһарман. Каласын кинәт хисләргә чумып. Күңелдә кайгы, зур ул һәм тирән. Тора күк шунда, нурлы сын булып. Исемсез герой үлмәс партизан. “Исемсез герой” борын-борыннан Бу сүз әкияттә, җьшда яллашан. Андый кабергә төрбә корылачак. Ихтирам яуган бөтен яклардан... ...Булса да бу бер билгесез кабер. Белә бар халык, яллый бар җиһан. Шунда мәңгегә дан белән калыр Исемсез герой үлмәс партизан. “Исемсез герой" беләм мин моның Бөеклек серен, мәңгелек көчен, һәм күрәм анда, көрәш символын. Шуның мәһабәт халыкчыл төсен! Биш юл чатында нинди моңлы чак! Җилдә чайкала серле карт н.мән... Төбендә кабер, шунда соңгы кат Җиргә сыенган үлмәс партизан... Партизан Декабрь, /943 Сөеклемнең алтын балдагы Сагынганда карап шатланырга Бүтән бер дә ядкарь калмады... Калды фәкать минем бармагымда Сөеклемнең алтын балдагы. Болыт-болыт пушка төтеннәрен— Килде дә җил, кырга каулады... Кичте миндә сугыш гөрелдәвен Сөеклемнең алтын балдагы. Мин ут ачсам, аткан вакытларда Бер пулям да читкә таймады. Минем белән чакма басышканга Сөеклемнең алтын балдагы. Капма-каршы килеп сугышканда һич вакыт та кулым талмады, Җанга илһам биреп булышканга Сөеклемнең алтын балдагы. Килер ул көн. дөнья тынычланыр. Тынып калыр сугыш шаулавы... Бармагымны һаман кысып калыр Сөеклемнең алтын балдагы. Нурын сибәр көрәш мәйданында Җиңеп барган фронт байрагы; Җем-җем итәр минем бармагымда Сөеклемнең алтын балдагы! Май. 1944 Чәчәк үскән Китте сыман хисне ялкын басып. Савыкканда соңгы ярамнан... Үггем шулай иртән, ялгыз башым Сугыш узган таныш яланнан. Таныш нарат. Ул да яргаланган. Өсләреннән сагыз саркыла... Таныш канау. Шул ук янган амбар... Чү, ни күрәм кинәт каршымда?— Язгы көндә соңгы сусыл карга Минем каным аккан урыннан. Ядкарь булып канлы сугышларга. Нурлы булып факел утыннан. Тамырланып чәчәк күтәрелгән. Кызыл канга ошап, кызарып. Тимер-томыр, күмер түтәленнән Якты көнгә башын чыгарып. ...Утырганмын шунда төшкә хәтле. Китәр чакта бетте түземем: Чүгеп тезем, үптем гөлчәчәкне. Булды моңсу, тулды күңелем... ...Эх, мин һаман алга омтылырмын Канат итеп илнең җиңешен. Истә тотып йөрәк орлыгымның Бу нәни һәм җанлы җимешен! Берлин Штеттин. Июнь. 1945

Реклама