Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан

БӨТЕНДӨНЬЯ ЯЗУЧЫЛАР КОНГРЕССЫ ЯКЛАВЫ Норвегиянең Тромсс шәһәрендә язучыларнын 70 нче Бөтендөнья конгрессы булды Анын эшендә 73 илдән килгән вәкилләп, шул исәптән Гәрәй Рәхим. Га зинур Морат. Әхәт Мушинский һәм Борис Пантелеевтан торган Татар ПЕН- үзәге дслс1ациясе дә катнашты Конгрессның девизы "Әдәбият дәүләте-дәүләт әдәбияты" кебек сүзләрдәй гыйбарәт иде Утырышларда Язучылар—төрмәләрдә". “Аз санлы халыкларның телләре язмышы" темалары игътибар үзәгендә булды Моннан ике ел элек Халыкара Г1ЕНклубнын Македониядә үткәрелгән 68 иче конгрессында татар язуын латин алфавитына күчерү эшенен федераль үзәк тарафыннан туктатылуына бәйле рәвештә протест йөзеннән резолюция кабул ителгән иде Әлеге проблема быелгы конгресста да каралды Бу уңайдан Франция, Россия. Финляндия. Норвегия. Португалия, Бельгия һ б илләрдән килгән делегатлар үз фикерен белдерде, һәм лингвистика комитеты РФ Конституция судына хат җибәрергә карар кыл ды. Анда мондый сүзләр бар Әлеге мәсьәләне гадел рәвештә чишү өчен, ин беренче чиратта, дөнья күләмендә танылган халыкара хокук нормалары һәм лингвистик стандартларга таяну зарур Без бу проблеманың асылда чат ителәчәгенә ышанып калабыз " Язучыларның Бөтендөнья конгрессы делегатлары ассамблеясе үзләренең лингвистик комитеты инициативасын бертавыштан яклады һәм. 68 нче конгресс резолюциясен, шулай ук Бөгенлонья лингвистик хокуклы» ЮОИфИаНЮВН 0 өстәп. Халыкара ПЕН-клуб президенты Иржи Груша имзасы белән РФ Конституция сулына хат юллады 1000 ЕЛЛЫК МЕДАЛЕ Башкалабызга 1000 ел тулу уңаеннан Россия Федерациясенең Каганмын 1000 еллыгына истәлек” дигән юбилей медале эшләнә Әлеге бүләк Казан шәһәре үсеше өчен зур алеш керткән, аеруча мөһим хезмәт башкарган. Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тылда фидакарьлек күрсәткән казанлылар- га бирелер дип көтелә Хәзерге вакытта медальне һәм анын таныклыгын бизәү, ясау эшләре алып барыла Бүләккә тәкъдим итетәчәк ксигсләрнен исемлеге барлама. ФИЛАРМОНИЯ ПӘРДӘСЕН АЧТЫ Г Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе быел 67 нче ссэонын ачып җибәрде Хәзер биредә бөтен илгә танылган 4 зур иждт коллективы эшләп килә ТР дәүләт симфоник оркестры. ТР дәүләт халык уен кораллары оркестры, опера һәм камера му зыкасы бүлеге. ТР дәүләт фольклор музыкасы ансамбле Быелгы сезонга алар өр-яна идеяләр белән керә Сентябрь ахырында С. Сәйдәш исемендәге Зур концерт залында да дәүләт симфоник оркестры катнашында "Дөньяның аттын тангосы" дигән концерт булды Анын дирижеры—Эстониядән килгән Петср Сауль. Сентябрьмен 26 сыннан “Орган янында якшәмбе кичләре" дип аталган үзенчәлекле программа башланып килтс Тамашачыларны бу сезонда тагын бер иналык сөендерде Каганның 1000 еллыгына багышланган "Тамырлар" кантагасы сәхнәгә менле Аны композитор Роза Мөхетдннова Жәүләт Сөләймлновнын тарихи-фәлсәфи шигырьләренә нигезләп язган Әсәрне Ьа Рппшсга" Казан дәүләт камера оркестры, “Хыял" камера чоры. Идрис Гази ев. Резеда Галимова. Рамга Чиндияр "Фәридә*Алсу" дуэты, нәфис суз оста лары Айрат Арсланов. Наилә Гәрәевл Илдус дхмәтжаяов. Фәнис Жнһанша башкара Режиссеры—Фәрит Бикчән- тәев Сезон башында ук дәү ләт симфоник оркестры Коньяк Корея шәһәрләре буй лап 50 көнлек гастрольгә чыгып китәчәк Георгий Ибугиев. Рсэеда Галимова. Ки рам Сатиев Теркиягә Гаяз Исхакый ижатына багышланган кичәгә барачак Шулай итеп, филармония Казан тамашачыларын гына түгел, чит илдә яшәүче милләттәшләребезне дә концертлары белән шатландырачак. МӨГАЛЛИМНӘР КИҢӘШӘ 13 октябрьдә Г Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концерт залында мәдәният һәм сәнгать уку йортлары җитәкчеләре һәм мөгаллимнәренең республика киңәшмәсе үтте ‘Татарстан Республикасында сәнгать белемен үстерү мәсьәләләре һәм перспективалары" темасына багышлап ТР мәдәният министры Илдус Тарханов доклад ясады Шулай ук Н. Жиһанов исемендәге Казан дәүләт консерватория проректоры Вадим Дулат-Алеев мәдәният һәм сәнгать уку йортлары мөгаллимнәре арасында үткәрелгән методик эшләр буенча республика нәтиҗәләре белән таныштырды Киңәшмәдә район һәм авыл мәдәният йортлары өчен кадрлар әзерләү, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә милли белем бирү, сәнгать уку йортлары өчен кадрлар әзерләү, анын матди- техник базасын ныгыту, яшь талантларны табу һәм аларны үстерү, белгечләренең белемен күтәрү кебек мәсьәләләр дә тикшерелде. МӘСКӘҮ ТУКАЙЛЫ БУЛМАГАЕ Мәскәүдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл куелачак. Бу турыда Мәскәу шәһәр думасы каршындагы шәһәр монументаль сәнгать комиссиясе утырышында карар кабул ителде. Комиссия рәисе, архитектор Сергей Петров белдерүенчә, һәйкәл Кече Татар тыкрыгындагы татар мәдәни үзәге каршында урын алырга тиеш Ул Мәскәүнең татар җәмәгатьчелеге җыйган акчага куелачак. Якын киләчәктәге бөек татар шагыйренә куелачак һәйкәл проектына конкурс игълан ителәчәк. КИНО БӘЙРӘМЕ БУЛАЧАК Казанның 1000 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә башкалабызда төрки халыкларның Беренче халыкара кинофестивале булачак. Анда Россиянең төрки телле республикалары. Әзәрбәйжан. Урта Азия илләре кинофильмнары күрсәтеләчәк. Шулай ук Иранга. Төркия. Согуд Гарәбстаны һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә дә чакыру җибәрелгән. ЖУРНАЛИСТЛАР БҮЛӘГЕ ТР Премьер-министры урынбасары—авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М. Әхмәтовка журналистларның "Бәллүр каләм" республика конкурсы бүләге һәм дипломы тапшырылды. Ул "Массакүләм мәгълүмат чаралары белән файдалы хезмәттәшлек өчен" номинациясендә җиңүче дип табылган иде М Әхмәтовны конкурста жинүе белән “Татмедиа" массакүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры вазифаларын башкаручы Ф Шаһи- әхмәтов тәбрик итте М Әхмәтовны журналистлар исеменнән Татарстан Журналистлар берлеге рәисе. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р. Ратникова котлады. ИДАРӘ КАРАРЫ Татарстан Язучылар берлегенен балалар әдәбияты өлкәсендәге А. Алиш исемендәге бүләкне быел шагыйрәләр Мәрзия Фәйзуллинага, Йолдыз Җамалетдиновага һәм Мәгариф” нәшриятына бирергә дигән карар кабул ителде. ТҮБӘН НОВГОРОДТА КИҢӘШМӘ Түбән Новгород шәһәрендә Идел буе федераль округына кергән республика һәм өлкәләрнен язучылар оешмалары рәисләре киңәшмәсе булды. Анын көн тәртибенә "Россия Федерациясенең гомуми мәдәниятен үстерүдә әдәбиятның урыны" дигән мәсьәлә куелган иде Федераль округ үзәгенең Әдәбият музее бинасында үткән әлеге киңәшмәдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин катнашты һәм чыгыш ясады. “ЯСНАЯ ПОЛЯИА” ЯЗУЧЫЛАРНЫ ҖЫЙДЫ Ясная Полянада—Лев Толстойнын музей-тыюлыгында һәр елның сентябрендә Россия. БДБ илләре һәм ерак илләрнең күренекле каләм әһелләре җыела Әлеге очрашуларның быелгысына Мәскәү. Санкт-Петербург. Екатеринбург. Краснодар. Красноярск. Орел. Тула шәһәрләреннән, шулай ук Италия. Испания. Германия. Грузия. Украина. Беларуссиядән прозаиклар, шагыйрьләр һәм әдәби тәнкыйтьчеләр килде Әлеге халыкара җыенда. Ясная Поляна"ның саклаучысы, бөек әдипнең туруны В Толстой чакыруы буенча Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис та катнашты Әдип утарына җыелган каләм ияләре берничә көн дәвамында кайчандыр Лев Толстойны борчыган һәм бүген дә актуаль саналган әдәби, фәлсәфи, социаль һәм дини мәсьәләләр турында фикер алыштылар ТЮРКОЛОГЛАР ҖЫЕНЫ 6-9 октябрьдә Көньяк Казакьстан- нын Төрксстан каласында, Әхмәт Ясәви исемендәге халыкара казакъ-төрек университетында дөнья тюркологларының II конгрессы булды Тюркология фәненен мөһим мәсьәләләренә багышланган бу халыкара мәҗлестә төрки республикалар һәм дәүләтләр галимнәре белән бергә Россия, Япония, Венгрия, Польша, Кытай. АКШ һәм кайбер башка илләрнен күренекле галимнәре дә катнашты Татарстан галимнәреннән Хатыйп Миннсгулов. Фәһимә Хисамова. Рафа- ил Бәзсртдинов нотыкларын халык зур кызыксыну белән тыңлады Конгресста тюркологларның халыкара ассоциациясен оештыру турында карар кабул ителде Анын президиумы составына республикабыздан КДУнын татар әдәбияты кафедрасы мөдире Хатыйп Миннегулов сайланды. ФИНЛЯНДИЯДӘ РӘШИТ ВАҺАПОВ ФЕСТИВАЛЕ Рәшит Ваһапов исемендәге татар жыр фсстиваленен чираттагы бәйрәме Финляндиядә үткәрелде Татарстан Республикасыннан фестивальне оештыру комитеты рәистәше, “Татарстан" журналы баш мөхәррире Рифат Фәтгахон җитәкчелегендәге ижат делегациясе Хсльсинкида булды Фестиваль концерты Фшпяндиянсн Татар җәмгыяте йортында гаять зур укыш белән узды. Анда Казаннан килгән мөхтәрәм сәнгать осталары—Татарстан һәм Россиянен халык артисты Зилә Сөнгатуллина, Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясов. Татарстан жыр һәм бию ансамбленен сәнгать җитәкче се Ринат Вәлиен белән бсррәттән. Раиф Низаметдин. Хәмидә Чәйдәм. Жәмитә Низаметдин кебек фин татарлары вәкил ләре дә катнашты Кичәдә Рәшит Ваһапов үзе яратып җырлаган җырлар баш карыллы. мәшһүр җырчы турында шигырьләр укылды, истәлекләр сөйләнде Фестиваль кысаларында Рифат Фәггаховнын "Рәшит Ваһапов Заман Иҗаг Шәхес” исемле китабы гәкьлир Ителде. Фестивальдә Финляндия татарлары гына түгел, Торкия, Швеция, Эстония һәм Россиядән килгән милләттәшләребез лә катнашты Ә 91 яшьлек Шәмсия Апакай махсус рәвештә шушы кичәгә АКШ тан килде Финляндиядәге татар җәмгыяте җитәкчесе Окан Таһир соңыннан Рәшнт Ваһапов фестивале фин татарларының рухи тормышында Татарстан белән Финляндия арасындагы күпкырлы һәм үзара файдалы хс зматташлекне үстерүгә тур өлеш керткән тарихи вакыйгага әверелде",—дип белдерде МИЛЛИ ТЕМАГА 150 ФОТОСУ РӘТ 2 октябрь көнне Казанның Халыклар дуслыгы йортында “Наииональ" мәгълүмат-нәшрият йорты фотографларының 150 ин яхшы эше кергән “Милли фотография" фотокүргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән эшләрнең барысы да диярлек мңтли темага төшерелгән сирәк кадрлар Биредә мәгълүмат-нәшрият йорты фотографлары күзлегеннән Зимбабве һәм Бадидагы йолаларны, Гыйракнын кабатланмас буяулар чагылышын, соңгы вакыттагы сугыш һәм милли низагларны күрергә мөмкин Каракалпакстан. Татарстан. Кырым, Грузия. Бурятия. Бллтыйк буе. Молдова сурәтләре һәм күренешләре бар бирелә Аерым стендта ерак урнашкан җирләрдән милли темаларга ак-кара фотосурәтләр тәкъдим ителгән Эшләрнең авторлары—халыкара конкурслар лауреатлары, фотографияләр дөньясында танылган кешеләр Наталья Медвсдсва. Юрий Феклистов. Сергей Подлсснов. Евгений Конлаков Сергей Воронин. Дмитрий Донской. Рифкать Якупов. Игорь Скобелев. Фәрит Гобәсв һәм башкалар РЕЖИССЕР ИСЕМЕНДӘГЕ Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында режиссер Дамир Сиражисвны искә алу кичәсе узды Кичәдә Дамир Сиражисв исемендәге бүләкләр дә тапшырылды Татар театр сәнгатен югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүдәге ка юнышлары өчен Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты ректоры Р Ио- сыпов. Татарстанның халык рәссамы Сергей Скоморохов. Башкорт дәүләт академия драма театры артисты И Сәи- тов. Россия театр сәнгатендәге казанышлары өчен “Кура* ана һәм анын балалары” спектаклендә Кураж ана ролен укышлы башкарган Татарстанның атказанган артисты Р Хәйруллина. А. Гыйлажевнын "Яра” спектаклен сәхнәгә куйган режиссер Р Флешен рәссамы Б Ибраһимов. "Татарстан яшьләре" газетасының әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөхәррире Ф Низамонл алегс бүләкнең ияләре бу лды ДУСДЫК КҮПЕРЕ НЫК БУЛСЫН Марсель Салимовнын Казандагы “Идел-Пресс" нәшриятында оч телдә басы нам "Боргалап көлик" исемле китабын тәкъдир итү кичәсенә журналистлар һәм язучылар җыелды Уфада яшәп татарча да, башкортча да ижат итүче милләттәшебез—Марсель Сәлимовка карата мактау сүзләре дә. төрткеле шаяртулар да әйтелде бу кичәдә. Үзара китаплар бастырышу ике тугандаш республика халыкларын тагын да ныгытачак, диделәр чыгыш ясаучылар. “Безгә бергә-бергә эшләве дә. замана җилләренә каршы торуы да жинелрәк",—диде хезмәттәше турында ТР Журналистлар берлеге рәисе. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова Марсель Сәлимов. шулай ук. Азнакай шәһәрендә дә китап сөючеләр белән очрашты Яна чыккан китабынын 100 данәсен район китапханәсенә бүләк итте. ГАЛИМ ИСТӘЛЕГЕНӘ Габдулла Тукай музеенда этнограф, археолог һәм тарихчы Михаил Худяков- нын 110 еллыгына багышланган укулар узды. Худяков—Киров төбәгендә туып, урта белемне Казанда ала Казан дәүләт университетының тарих-филолошя факультетын тәмамлый. 1922 едда Казан ханлыгы тарихыннан очерклар" дигән монографиясе басыла. Әдипнең хезмәтләрендә чагылган карашлары ул өлкәдә рәсми эшләүче галимнәр тарафыннан уңай кабул ителми. Шуна да ул Ленинградка күчеп китәргә мәжбүр була. М Ху- дяковнын 50 дән артык эше дөнья күрә Алар арасында “Татар сәнгате". “XVI йөздәге Казан рәсемнәре..." кебек хезмәтләре дә бар. 1936 елда докторлык диссертациясен яклый 40 нчы елларда хөрмәт казана, тик фаҗигале рәвештә һәлак була. Укуларда катнашкан галимнәр М Худяков хезмәтләренә югары бәя бирделәр. ЮБИЛЕЙ КҮРГӘЗМӘСЕ Рәссамнар берлеге күргәзмәләр залында Татарстан халык рәссамы. Россиянен атказанган сәнгать эшлеклесе. Казан дәүләт төзелеш-архитектура академиясе профессоры Искәндәр Рафиковнын 75 еллык юбилеена багышланган күргәзмәсе ачылды Анда рәссамның 500 дән артык картинасы урын алды Ачылу тантанасында Татарстан мәдәният министры Илдус Тарханов катнашты. КОТЛЫЙБЫЗ! Күп еллар буе нәтижәле эшләгәне өчен "Идел-Пресс" Полиграфиянәшрият комплексы" дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Ислам Галиәхмәт улы Әхмәтжанов Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" II дәрәжә ордены медале белән бүләкләнде. КИТАПЛАРНЫ-ПОЧТА АША “Мәгариф" нәшриятында янаданяна китаплар басылып тора. Яна гына "табадан төшкән" китапларны үзегездә булдырырга теләсәгез, әллә кая барып йөрисе дә юк Бары тик нәшрият адресына. кирәкле китап исемен, авторын күрсәтеп, хат кына язып җибәрегез 10- 12 көн эчендә теләгән китабыгыз сезгә почта аша килеп ирешер. Ләкин почта аша китап алу якынча ике тапкырга кыйммәтрәк булуын искәртергә кирәк. Почта аша алырга мөмкин булган китаплар янына нәшрият бәясе куелган. "Мәгариф" нәшриятында чыккан китапларны түбәндәге адреслар буенча сатып ала аласыз: Әмирхан урамы, 17 иче йорт; Сул Болак урамы,42/2 нче йорт; Зур Кызыл урам. 68 нче йорт ( Аист- Пресс" Сәүдә йорты кибетләре): Кремль урамы, 21 нче йорт ("Книго- мир " кибете). Нәшрият бәясе белән китапларны турылан-туры “ Мәгариф"тә. ягъни Бауман урамындагы матбугат иортынын 3 нче катындагы 24 нче бүлмәдә сатып алырга мөмкин. Хат язу өчен безнең адрес 420111, Бауман урамы, 19 нчы йорт, а/я 447.

Реклама