Логотип Казан Утлары
Шигърият

Әәдәбият корабы

Татарстан Язучьиар берлегенсн 70 еллыгына багышлыйм

Дәү бер кораб йөзә Идел-суда, Гигант аккош горур, мәһабәт. Хәтер дулкыннарын ярып барган Чал тарнхка гүя шаһәдәт. Ул корабмын биек колгасында Ьоек Кол1алинсң әләме Җилфер-җилфер килә гасырлардан Әдип шагыйрьләр! ә сәламе. Бу корабка газнз милләтемнең Асыл хәзинәсе тоялгән. Татар рухы әнә шул хәятка Бай Әдәбиятка төйнәлгән. Тел-логатьнен алтын келәте ул. Ачкычы һәм анын йозагы... Ак каендай илаһ күнелләрнен 11.1 -Ватанга иңгән йоз агы... Йөзеп бара дәү бер милли кораб. Калышмыйча инсанияттән, һич ватылмас нәфис көзгебез ул. Яралганга иң саф нияттән. Шул корабта Татар дөньясының Үткәне дә. Киләчәге дә. Гасыр аргы 1асыр көтеп ар!ан Тансык җимеш бирәчәге дә... . 1гна 1И А1 ЫПРЬЖАН шагый/ш Мтлераш куж з Иман Әлифбшы'. Ышанам Йвршгмв". "Боҗра л> хвҗрв"Һ б китаплар авторы Татарстанның атклшнган с.*нгап> лшлгклпт Ка шта нши Каурый-каләм аша үткән уйлар Чынга аша җиһан-галәмдә. Мең бурычлы булып калыр Кеше Изге китап белән каләмгә. Утта янмас, суда батмас кораб, Җидегән йолдыз аның маягы. Яшим дисә халык, шул ноктага — Әдәбият-телгә таяныр... Йөзеп бара Әдәбият-кораб, Җилкәннәрен меңнәр күтәргән. Шул дәүләткә ия булган халык,— Хакын бармы синең бетәргә?! 2004. Халыкара тигезлеккә сусап... Тартышамын Татар өчен мин дә, Үз-үземне белгән көннән алып. Халыкара тигезлеккә сусап. Яшәр өчен лаек урын табып... Шуңа күрә газиз милләтемнең Үстерәсем килә дәрәҗәсен. Күзе төшкән берсе соклансын дип. Саф тотасым килә тәрәзәсен. Шуның өчен—милләт туфрагына Яңгыр булып явып торыр идем. Кирәк булса, әверелеп җилгә. Афәтләрен кире борыр идем. ...Бу дөньяның сукмак-юлларыннан Атласаң да башны артка чөеп. Бер көн килеп, каршы очраганнар Сорашачак барыбер, “Син кем?" диеп... Мин татармын, диеп, шул чагында Гарьләнмичә, аңа кулың бирсәң. Дәлил өчен батыр Җәлилләрен. Тукайларын яттан укып бирсәң. Тезеп китсәң олугь эшләреңнең Дөнья сәхнәсендә дан тотканын. Җир шарының тоташ офыкларын Казан утлары да балкытканын. Син яшисен димәк, милләт булып, Җир-Ананың татар баласы син. Зур учакка утын салсаң гына. Мәңгелеккә Җирдә каласы син... Тартыш, дускай. Татар өчен син дә. Үз хәлеңне белгән көннән алып. Халыкара тигезлекне даулап. Яшәр өчен лаек урын табып... 2003 Яшьләр хәтеренә бер сүз Хәтер кыры безнен буш калмаган, кирәк түгел кабат чәчәргә. Чәчкәннәрне урып йөргән көндә бер сүз әйтеп калыйк яшьләргә: Хәтер йөгебез шул артык авыр, тартып барыр өчен дәрт-дәрман бик куәтле булса гына бүген, үргә таба менәр йөк-арбан. Гел яманны гына тотсаң истә, хәтер .тигәне дә хәтәр ул. Йөрәи-нне көн-төн чагып торган зәһәр елан булып ятар ул. Елан агуын да дару итен, дөрләтик без арган каннарны. Хәтер күгендәге дан йолдызын кабызып нурлыйк сүнгән җаннарны... Оныта күрмик һәрбер яна көннең булачагын тарих дәвамы. Җәрәхәтсез тарих юк җиһанда. Вакыт үзе табар дәваны... Туй да үтми үкенечсез генә, үкенечсез тарих, әйт. кайда?!. Җиңелгәнбез, җигелгәнбез, ди-.ти. көн-төн зарланудан нн файда?! Гыйбрәтләрдән тарих гыйбарәттер, сабак алыйк, егылып еламыйк; Узган эшкә салават, ди халык, киләчәккә карап, юл алыйк. Гасырдан да озын көннәр була, хәтер көнен кыска булмасын... Тарих бабаң белән җитәкләшеп барачаксың мәңге юлла син... Хәтер кыры безнен буш калма! ан. кирәк түгел кабат чәчәргә. Насыйп булсын ләкин сезгә, яшьләр, һәркөн җннү яулап яшәр(ә. 2002 Без шул инде бәләкәйләр түгел... Туктап кала күрмә!.. Көч бирергә кем дә килмәс хәзер кызганып: Без шул инде бәләкәйләр түгел... Үзен-үзе өнди безнең күңелбез китәргә тиеш кузгалып... Зарланма да, сукранма да,—безнең моң-зарларны һичкем ишетмәс. Без шул инде бәләкәйләр түгел... Бик катлаулы хәзер безнең күңел— гап-гадиләр безне нш итмәс... Боегып кала күрмә, бөек күңел! Бел, беркем дә безне юатмас... Тик калкынып барма, бераз чүгел— уйлый күрмә арттан хөсет күңел качып кына, диеп, ук атмас... Сына күрмә! Зинһар, сынатма... һичкем коткарышып хупламас. Без шул инде җитеп җитлеккәнбез, безне саклар өчен бер "патша” да коралланган гаскәр тупланмас... 2002 Түбәсе юк сыман бу Җирнең... Карап торам төнге тәрәзәдән, ялангач һәм ятим дөньяга. Түбәсез һәм шыксыз Җир йөзенә Галәм аша төпсез күк бага. Кышкы урам буп-буш... бер эт тә юк... Җепшеп ята пычрак җир кары... Шомга баткан утсыз тәрәзәләр, бер сакчысыз калган Җир шары. Галәм карашыннан өреккәндәй, җиргә чүккән йортлар, биналар. Үз-үзенә гүя сыенган күк, әллә ничек, сәер, тын алар... һичбер яклаучысыз, саклаучысыз кара төндә җиргә елышып. Утыра алар, кызганыч бер хәлдә, оныткандый, тормыш җылысын... Шулкадәрле бушап калган чагын күргәнем юк иде урамның. Мин юксындым хәтта эт өерен. Исерекләрен. җнлен-буранын... Шәрә тынлык... Юаш түбәләргә яп-ялангач бушлык текәлгән. Түбәләрнен кат-кат түбәсе юк... чиксезлеккә алар текәлгән... Җил-давылдан безне шыклап торган дивар-түбәләрне ни саклый'/... Берни дә юк! Ачык космоста без... Безне япан Галәм кочаклый... Баксаң, без яшибез "шыр" Галәмдә... Күк гөмбәзе -гүзәл хыялмы?... Батсан. ябышырга бер салам юк җил тузгытыр... “салам" ояңны... 200004 Манарага йөз тотып... Кыйбла якка тотып йөзем. Офыкларга теким күзем: Па. Ходаем, бирче түзем Әйтеп бетерергә сүзем... Офыкларда манзаралар. Гасырлардан калган алар Манаралар, манаралар Якты нурга манар алар Диварларны. Iүбәләрне. Биекләрне, түбәннәрне... Олугыарнм галиләрне. Кечеләрне гадиләрне... һәммәсенә төшәр нуры Аллаһ бүләгенең зуры... Манара!а карап атла. Булмыйм дмсэң адәм хуры... Мин язларны гына көтэм хәзер... Мин язларны гына көтәм хәзер, бүтән көтәр нәрсәм калмады. Ә ул килмәс борын китеп бара. Монысы да тагын алдады... Мин йөгергән булам яз артыннан. Китсәң, иярт мине үзеңә... Яз, я>лыгын болгап, юкка чыга, колагын да салмый сүземә... Йә, кайларга китим яз артыннан, Ияримме җитез җилләргә? Сәяхәткә билет сатучы кыз. Яз иленә мине җибәр лә!?. Бик ерак ул, бик кыйммәт ул, дисен, утыр көтеп кабат килгәнен... Колагымда язгы мизгелләрнең үчекләпме мине, көлгәне?... Мин язларны гына көтеп яшим, шул өметтән генә җилкенәм. Язлар китә... Минем кебек, моннан беркая да китми җил генә... Һомай кошым Таңда бер кош очып килде дә, тәрәзәмә какты канатын: Апам, торчы, күрче, күгендә шундый якты булып таң атты... Ач күзеңне, ышан сүземә, бәхетеңнең сукты сәгате. Күкләр суза синен кулыңа көтеп алган хак сәгадәтен-— Түзгән өчен кырыс көннәргә, шыксыз, ямьсез кара төннәргә, Кояш суза сиңа ал нурын,— күтәр башын, ятма мендәрдә,— Үз сүзеңне саклап илләрдә, баш имәгән өчен меңнәргә. Ашыкмаган өчен менәргә сатлык сүзләр сөйләп, мөнбәргә,— Чыдаганын өчен чынлыкка, бирелмичә ялганчылыкка, Өмет кошын көтә белгәнгә, сына сына син бит чыныккан... Уян, кузгал, ач тәрәзәңне, каршы ал син һомай кошыңны. Бу таң сиңа—язмыш бүләге, җуя күрмә ләкин һушыңны... Җимнәр сибеп Өмет кошына, өшетмичә суык кышыңда, Җыр кадәрле җырны сакладың, ышанычын илнең акладың... 2003