Логотип Казан Утлары
Публицистика

САБА ХИКМӘТЛӘРЕ

Татар таныклыгы Дөресен әйткәндә. Михаил Горбачев белән "фотога төшеп" кайтканнан бирле Мәскәүдә булганым юк иде Моннан ун ел элек булган башкала түгел икән инде ул. Эшмәкәрләргә, төрле төркемнәргә сатылып беткән сәүдә мәйданнары Хәтта түләүсез мслииина хезмәте күрсәтү дә калмаган бугай Бераз температурам күтәрелгәч, үзебезнең комплекстагы медицина пунктына белмичә кергән идем Шәфкать туташы бәяне санап күрсәтте: —Кабул иткән өчен 170 сум. градусник куйганга—30. сулыш юлларын тыңлаганга—40. пульс санаганга—тагын 30 сум —Житгс-житте. булды.—мин әйтәм Даруыгыз да. үзегез дә. акча түләгәнгә кәгазегез дә кирәк түгел.—дия дия, өстәлендә бер йөглек калдырдым да ашыгыч ярдәм күрсәтү пунктыннан чыгып тайдым ..Ул метро тирәсендә нәрсәләр генә сатмыйлар' Мен төрле таныклык, дипломнар тәкъдим итәләр. Күзләрен камаша торган Мин карап - карап тордым да “Удостоверение татарина” дип алтынсу хәрефләр белән язылганын сатып аллым. Эчендә мөһере һәм “Обшество спасения угопающих силами самих утопающих" жәмгыяте хуҗасының кул тамгасы да бар Тагын монлыИрак җөмлә дә чәпәп куйганнар: "В ком юмор вызывает зло, тому с умом не повеэдо'" Төсле фотомны тиешле җиренә әйбәтләп ябыштырып куйдым Казанга кайткач. “Татарстан" дәүләт телевидениесенә керергә кирәк булды Гомер буе шунда ижат иткән, озак еллар “Җомга көн кич белән" тапшыру дарын алып барган Индус Сирматов чакырган иде Килдем Шамил Усман урамындагы телевидение капкасына Кем икәнемне аңлаттым һәм район Советы халык депутаты таныклыгымны күрсәттем Каравылчылар тышкы кыяфәтемә, күкрәктәге значогыма тагын бер мәртәбә чекерәеп карадылар да кертеп җибәрделәр бит мине, рәхмәт яугырылар Индус Сирматов мине күрүгә —Ничек кердсн. кем кертте, мин бит пропуск ниырып чыгармаган ндем'”- дип тезеп китте Мин горур кыяфәт белән башны артка ташлап —Мәхмүт Хөсәен әйтмешли, безне “бслялар"! -дидем һәм ‘'Удостоверение татарина"ны чыгарып кулына тоттырдым Индус Сирматов шундый итеп сөзеп-сөзеп каралы минем таныклыгыма Мондый карашка күзлек пыялалары ничек чыдаганнардыр'’' Өмет итәрләр ул Укытучы-остазым Мөхәммәт Мәһдиевне бик еш искә алам. Үзеннән-үзе шулай туры килә. Чөнки кулга газета-журналмы. китапмы алып утырсан, Мөхәммәт Мәһдиев әйтмешли, дигән фразага юлыгасын. Алай гына да түгел, анын лекцияләрен тынлау үзенә күрә бер дөнья рәхәте иде. Сөйләү алымнары, үз-үзен тотышы, нәзакәтле итеп тәмәке тартуы күз алдында тора. Мөхәммәт абый турындагы истәлекләрне көннәр буе сөйли алам. Ләкин монысын зиратта булган бер хәл белән түгәрәкләп куям. Жәйге матур көндә Мөхәммәт Мәһдиев туганнан туган Гәндәлиф апасы белән Гөберчәккә кайткан. Әлбәттә инде, нәселләренең төп йортларына зиярат кылганнар. —Бездән дога көткән әрвахлар рухына багышлыйм,—дип укый икән Гәндәлиф ханым. Мөхәммәт абый тынлап-тынлап торган да: —Апа, өмет итүче күп булыр ул. бездән дога тиешле әрвахлар рухына багышлыйм, дип укы син. яме,—дигән "Сәмигулла" сакчысы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган “Авыл: кеше һәм хезмәт" конкурсларында катнашып жинүләр яуларга насыйп булды бу юлларнын авторына. 1 дәрәжә Дипломга лаек булган “75 яшьлек егет" дигән очеркым хакында аерым сөйлисем килә минем. Чылбырлы тракторда ярты гасырдан артык эшләгән “Шынар” крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторы Зариф ага Шәрипов турында иде ул. 2003 елда “Ел ир-егете хатын-кыз күзеннән" республика бәйгесендә имтихан тотып ул Президентыбыз тарафыннан да хөрмәтләнде. — И. гомер буе онытылмаслык вакыйга булды, иптәш Нәжмиев (Зариф ага элеккеге гадәт буенча мина гел шулай мөрәҗәгать итә).—дип сөйләп китте ул шуннан кайткач —Башта теге “Пирамида" дигәннәрен күреп шаккаттым. Ничәмә йөз хатын-кыз арасында берүзем диярлек идем мин анда Яныма киләләр дә: бабай, син нишләп йөрисен монда? Кайда эшлисен, дип сорыйлар. Җылы җирдә генә утырам, кабинетым да әйләнә торган, минәйтәм. Ялт итеп кызылга буялган үзе. Шуңа күрә җитмеш биш яшьтә эшләп йөрим инде мин, дигән булам. Нинди кабинет ул, дип әсәрләнәләр ханымнар. Аптырагач, трактор кабинасы ул, дип, дөресен әйттем. Менә тантана башланды. Башта хатын-кызлар хөрмәтләнде. Алар бәйрәме бит Аннан сәхнә түренә— Минтимер Шәрипович белән Зилә Рәхимжановна янына мине, алтын куллы хирург Леонид Миролюбовны һәм “КамАЗ"—мастер" командасының узышчыларын чакырдылар. Дулкынлана-дулкынлана менеп киттем баскычлардан. Мин үз гомеремдә хөрмәтне күп күрдем. Әмма бу кадәр биеккә күтәргәннәре юк иде. Чәчәк, диплом, бүләкләр тапшырдылар. Президентыбыз кочаклап та алды. Җир кешесен шундый олылаганнары өчен рәхмәт анарга! Гомумән, әңгәмә корырга унайлы кеше ул Зариф абый Аларга барып кергәч, район агитбригадасы белән тамаша кылып йөргәнебез һәм 1968 елда йоклаган верандабыз искә төште Хужабикә—Зөлхәбирә апа. бик җитез, телгә беткән, кин күнелле апа иде мәрхүмәкәй Без әйткәнне дә көтмичә, ягъни үзе белеп, иртән торуыбызга мунчасын өлгерткән булып чыкты. Авылдан авылга куна йөреп, каралыптузанланып беткәннәрдер, дип уйлагандыр инде, рәхмәт яугыры. Өстәле дә сыйдан сыгылып тора. Кичкә таба агитбригада җитәкчебез: —Апа, ирегез күренми, кайда эшли сон?—дип сорап куйды. Жавап бик төгәл булды: —Тракторда. Көндез сукалый, төнлә тырмалый! Мин шуларны искә төшереп торганда, әңгәмә корырга махир тракторчы бабай сүзгә кушылды. —Әйе, ул мәзәгеңне беренче китабыннан укыдык. Искә атганын өчен рәхмәт Менә өченче китабынны язасын икән. Хәзер сөйләячәгемне шунысына кертерсен Бервакыт төнлә авырып китте бит әле Зөлхәбирәм Урысча әйтсәк, приступ булды. Әлеге дә баягы, Белоруссиядән уракка килгән шоферлар фатирда тора иде. Иван дигәнен уяттык. Сабага алып китте Хатыннын өстен алыштырырга да арасы булмады. —Апа, эчке киемнәрен керләнгән бит,—диләр икән мона кабул итүчеләр Зөлхәбирәм бер дә аптырап тормаган: —Каралмыйча, гомер буе тракторчы белән йоклыйм бит мин,—дигән Ә фатирга кемнәр генә кермәде инде безгә Элек гостиница, ашханә шикелле нәрсәләр юк иде бит. Барысын безгә җибәрделәр. Илһам Шакиров та кунды инде Берсендә, әле әти исән чакта, Сабанын милиция начальнигын бер кичкә керттеләр Ул Йоклаган карават астында куган нәрсә булган икән «Исхаков әйбәт саклаган “сәмигулла"ны—бер шешәсе дә югалмаган*, дип шаярткан булды әти иртәгесен "Нимес" телле якташыбыз Тәнкыйтьче, галим һәм мөгаллим Рифат Сверигиннын җитмеш яшьлек юбилее туган җирендә дә—Әбрар Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсендә уздырылды Профессор Рифат Хәсән улы адресына бихисап җылы сүзләр әйтелде, матур җырлар башкарылды, изге теләкләр ирештередде, истәлекле хатирәләр яңартыллы. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган егетне еракка—Аксубай районына эшкә билгелиләр. Иске Ибрайда алай канат җәеп каршы алмыйлар үзен Директор татар теле һәм әдәбияты укытучысына ялгышып кына заявка биргән була ахрысы. Бу фәннәрдән атнага унике сәгать кенә дәрес җыйнала, калганын немец теле белән тутыралар. Уку елы башланып озак та үтми, мәгариф бүлегеннән инспекторлар килеп төшә Шуларның берсе немец теле дәресен тикшерергә алына Кереп утыра өлкән яшьтәге инспектор абый, дикъкать белән тынлый Соңыннан бик яхшы итеп дәрескә анализ ясый. —Произношениегез, ягыш сүзләрне әйтүегез камил түгел.-ди ул Каян килеп дөрес булсын инде ул' Мәктәптә дә. университетта да имтихан бирерлек кенә укылган фән бит. Сугыш вакытында тәрҗемәче ролен башкарган зыялы белгеч өметле, яшь егеткә киңәшләрен әйтә. Германиядә чыга торган берәр газетага язылырга куша, үзендә булган немецча пластинкалар бирергә вәгъдә итә. Чын “нимес" ясарга уйлый бу Рифаттан. Белемле, таләпчән, ыспай, тәртипле--әдәпле, тырыш булуы белән педагогик коллективка тиз кереп китә Рифат Директор белән дә уртак телне тиз таба Үзе кебек яшь белгечләр җитенкерәми Иске Ибрайга Шу ннан мәктәпне мактап “Совстская Татария" газетасына мәкалә яза Сверигин (русчасы камил була анын) Янәсе, менә дигән мәктәп! Эшләү һәм яшәү өчен шартлар җитәрлек. Килегез. Бу хәбәрне Римма исемле кыз да укый Һәм физика-математика белгечлеге дипломы белән Иске Ибрайга килеп төшә Үз-үзен гогышы. чибәрлеге белән сокландыра ншь мөгаллимә. Рифат өчен якты бер җисемгә әйләнеп, күктән нур сипкәндәй итә ул. Дуслык чын мәхәббәткә әйләнә. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел бит, газета аша үзен чакырып китергәч! Алар, озакламыйча никахлашып, бер жан булып яши башлыйлар. Рәхәт булса да торган жир, сагындыра туган ил. дигәндәй, үз якларына кайтасы килә боларнын. Кукмаранын тәжрибәле мәгариф бүлеге мөдире Павел Башаев биш куллап каршы ала белгечләрне һәм тимер юлдан шактый эчкәре булган Ошторма Юмья урта мәктәбенә юнәлдерә. Булачак галимнең оештыру сәләтен тиз күреп алалар Кукмара җитәкчеләре Ядегәр сигезьеллык мәктәбен кабул итеп алырга әмер бирелә гаилә башлыгына. Яна урынга ияләнеп киләм дигәндә, “Социалистик Татарстан” газетасында аспирантурага чакыру турындагы игъланга күзе төшә бит Язмышын сынап карарга була ул. Бер урынга җиде кеше җыйнала көндәшләр. Еллар үткәч, аларнын байтагы танылган язучылар, галимнәр булып китә. Ул чакта бәхет Рифат Сверигинга елмая. Немец теленнән “5”ле ала да конкурсантларын ике баллга узып китә бу телне Иске Ибрай мәктәбендә өйрәнгән педагог. И рәхмәт укый Аксубайдагы теге тылмач абыйга яшь аспирант Армиягә... барыргамы? Татарстан Республикасының халык язучысы Фәнис Яруллин тагын районыбызга килеп китте. Кырыкка якын китап авторы, татар Корчагины Балалар иҗат үзәгендәге тулы залда укучылар, педагоглар, китапханәчеләр һәм әдәбият сөючеләр белән очрашкан иде. Эзмә мәктәбе коллективына һәм авыл халкына да елмайды Фәнис абыйлары. Кичәләр гаҗәеп матур узды. Автограф белән китаплар да өләште автор. Мина “Шәфәкъ вакыты” дигән шигырьләр җыентыгы эләкте “Тәлгат! Минем турында да бер мәзәк чыгар әле. Ихтирам белән Фәнис Яруллин. 23.05.03",—дип язган иде ул. Очрашуның икенче өлеше турында сөйләп тә. язып та бетерә алмамдыр Тарихи калкулыкта—1552 елда Казан җимерелгәннән сон. унсигез ай буе каһарман татарларның милли үзәге булып торган Өтернәс—Мишә-Тамак кирмәненнән (шәһәрлегеннән) ерак булмаган урында, ягъни Калатау елгасы буендагы табигать кочагында утырдык. Матур гына өстәл әзерләнгән иде. Өстәл, дигәч тә, яза торганы түгел инде, милли ризыкларыбыздан, табигать хәзинәләреннән һәм башка тәмләткечләрдән торган сый-хөрмәт турында әйтүем. Фәнис абый өчен дә җайлы итеп урнаштырдык табынны Янәшәсендә— тугрылыклы җәмәгате Нурсия ханым. Мәҗлесне хуҗалык рәисе Рүзәл Мөбарәков алып бара. Халык шагыйре адресына күрше-тирә хуҗалык рәисләре. Казан шәһәреннән кайткан, район үзәгеннән килгән кунаклар күнел түрләрендәге иң самими теләкләрен дә җиткерәләр. Тост әйткән саен киеренкелек кими, "пар” чыгарып атабыз. Мәжлес дәвам итә. “Бу дөньяда яхшы тормыш Путин юлыннан гына",— дип җырлап та җибәрдек берзаман. Ярый, хуш. хөрмәтле укучым, әлеге мәҗлесне дә йомгакларга вакыт җитеп килә бугай. Чөнки тел, кул. ботинка баулары чишелде. Саубуллашканда тагын Фәнис абый янына җыелдык. —Кәефегез ничек?—дибез. Менә Армиягә повестька килде әле. Барырга микән?!—дигән кинаяле җавап ыргытты ул. Шәп бит! Тагын бер якташыбыз, язучы Нурислам Хәсәнов иҗатына да тукталып китик әле. Дөрес, анын туган авылы хәзер Теләчегә керә Әмма ул: “Минем паспортыма. Саба районынын Шәдке авылында туган, дип язылган”.—ли дә икеләнүләрне юкка чыгара. Әдәбиятка ул ин элек “Жинү байрагы" (“Саба таннары") газетасы аша шигырьләре вә нәсерләре белән килеп керде. Нурислам Хәсәнов “Теләче хәбәрләре" газетасында мөхәррирлек иткәндә еш аралаштык. Язучыларның Габдулла Тукай исемендәге клубында үткәрелгән алтмыш яшьлегендә дә катнашырга туры килде Юлга чыгар алдыннан. “Росгосстрах—Татарстан" акционерлык жәмгыятенен Саба филиалы директоры. Шәдке кызы Зөлфирә Котдус кызы шылтыратты — Мин үзем бара алмыйм Бүген генә ишетеп белдем Юбилярга конвертымны тапшыра алмассызмы- ’—диде ул. Ничек инде тапшырмаска! Эчендә акчасы гына булсын' Менә кичә башланып китте Җиренә җиткереп, матур итеп алып бара аны Зөһрә Шакиржанова Миннән алда утырган Барлас абый Камалов (юбилярның остазы) борылды да: —Тәлгат. бер-ике сүз әйтәсеңдер бил?—дип сорады —Сүзен белмим. Барлас абый, ике конверт тапшырасым бар,—дидем Шуннан сон. озак та үтмәде, мина да микрофон тоттырдылар Юл буе күнелемә салып килгән җөмләләремне һәм ике конвертлы амәнәтне Нурислам Хәсәновка тапшырдым Тантана дәвам итә Кинәт, алып баручы “Сабадан Зөлфирә Иксанова котлавын сезнен игътибарга җиткерәбез”,—диде дә. гаҗәеп матур, сыгылмалы телдә язылган ун минутлык текстны укып чыкты. Зөлфирә Котдусовна ни өчен мондый икеләтә уен ясады икән, дигән аптыраулы уйда калдым. Мина кайтырга вакыт иде. Аерылышканда Нурислам абый. Зөлфирә Котдусовнанын котлавы ничек килен иреште? Синен юбилей турында бүген генә белгән бит ул",—дип. ачыклык кертмәкче булдым. —Бер дә борчылма, туган!—диде ул.—Моннан биш ел элек, илле биш яшемә атап үзе тапшырган котлауны бирдем мин алып баручыга Шәп чыкты бит' Эчемдәге—тышымда Без. Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, район һәм шәһәр газеталары мөхәррирләре арасында ике генә бөртек. Берсс-ызандаш күршебез. Балык Бистәсендә чыга торган "Авыл офыкларьГн җитәкләүче Минневазыйх Фатыйхов Әллә нигә бер очрашкан вакытта тиз-тиз генә әнгәмә корып, кирәксә шаяртышып, үртәшеп тә алабыз. —Иҗат эшләрен ничек?—ди бу берсендә —Әйбәт.—дим,-монарчы чыккан китапларым барысы да спонсорлар ярдәме белән дөнья күргән иде. Алдагысын нәшрият планына кертә аллык әле -Планга керсә дә китап булып чыкканчы бик озак йөри ул.-дип нәфесемне тыймакчы булды каләмдәшем Мин дә җавапсыз калмадым —Йөрсә-йөрер Китабы язылмаган да бит әле анын.-дип ычкындырдым Текә машина Чирек гасырга якын редактор булып эшләү чорында кочле кешеләр белән бик күп очраштым |Ч86 елнын җөендә районыбызнын Ямбулат (хәзер Теләче районына кер,)) авылына чакыру алдым 1нч*к Ватан сугышы ветераны тыныч хезмәттә жәен үләннәргә су сиптерүче, кышым тимерчелекле эшләүче Зәкиҗан ага белән Миңнежамал апаның алты килене, ун оныгы бергә җыйналасы икән. Минем “УАЗ”ик машинам бик тузган иде. Әлеге "тимер ат” белән башта КПССнын Лаеш райкомы беренче секретаре Дания Салиховна ДәүләтшинаМөхетдинова (анын әтисе заманында Теләче районы партия оешмасын җитәкләгән) йөргән булган. Аннары Татарстан Югары Советындагы депутатыбыз Мөхәммәт Сабиров ярдәме белән безгә күчереп арканланган иде Шул җәйдә “УАЗ”икнын арткы ике ишеге ачылмый башлады. Ямбулатка дип китеп барганда Сатыш егете, КПСС райкомынын авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире Фәнил Габдерахманов белән, шул ук бүлекнең инструкторы Нәҗип Хажипов каршыга чыгып кул күтәрделәр. Райком кешеләрен утыртмыйча кара! (Хәзер Фәнил Исхак улы Татарстан Республикасының хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү министры урынбасары, ә Нәҗип Нәкыйпович ТР Авып хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары булып эшлиләр). Туктадык. Төштем. —Егетләр,—минәйтәм,—арткы ишекләр кадакланган. Унайсыз димәсәгез, алгы ишектән керегез дә артка таба мүкәләгез! Башта, кеше күрмиме, дигәндәй, як-якларына карандылар да аннары, тункая-туңкая алгы утыргыч арасын узып, артка чумдылар болар. Ярар Ике йөз еллык тарихы булган мәдрәсәле Сатышның үзәгенә якынлашабыз. Кибет янындагы болыттай халыкны күргәч, институтны кызыл диплом белән тәмамлаган Фәнил Исхак улы әйтә куйды: —Тәлгат Саматович. монын кадәр кеше алдында баш белән түбән таба төшеп булмас, безне авыл читенә чыгарып аудар инде, яме?! Ипи кирәк Сүз бозау имезер, диләр. Берсендә, табигать кочагында—урманда, җинелчә генә чәйләп утырабыз. —Әйдә, бер мәзәк хәл сөйлә әле,—диде кайсыдыр. Табынга күз салсам—җиде-сигез кешегә бер генә телем икмәк калганын күреп алдым —Бер ханым кисәк кенә чирләп киткән,—мин әйтәм.—Ана халык табибәсе, күкрәгенә пәри оялаган, дип, балигыИ>улган ир-атны имезергә кинәш итә. Уйлашалар-кинәшәләр дә авылдагы акылга зәгыйфьрәк бер егетне күндерәләр бу яшерен эшкә. Дөрестән дә, бик тәмле итеп имә Аллаһынын рәнҗетелгән бәндәсе. Бу рәхәтлек авыру ханымның күңелен әллә нишләтеп—җилкендереп-хисләндереп, иләс-миләс итеп җибәрә. Шуннан соң ул: —Сиңа башка берәр әйбер кирәкмиме9—дип сорап куя. —Берәр кисәк ипи дә бирсәң, әйбәт булыр иде,—ди. Көлешеп кенә туктаган идек, ипи алырга китү сәбәпле, безнең сөйләшүне ишетмичә калган Лесхоз урта мәктәбе директоры Хәмит Мөгьтәсимов килеп: —Егетләр, ипи кирәкмиме?—дип сорап куйды. Мәзәк тыңлаучылар егыла-егыла көлүләрен дәвам иттеләр Барып сора Районыбыз газетасы үзенең 75 еллык юбилеена әзерләнә. Шушы чор эчендә зур үзгәрешләр кичерде ул. Башта “Колхоз байрагы" буларак дөнья күрде. 1963 елда “Жинү байрагьГна әйләнде. 1990 елнын 22 сентябреннән “Саба таңнары” дип исемләнде һәм бөек шагыйребез Габдулла Тукайның "Әйдә, халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә!” дигән сүзләре кыйбла итеп алынып! газетаның “маңгаена” язып куелды. “Кечкенә гәҗит” буларак, сигез елга якын компьютерда җыелып, “Дубликатор , ‘ Ризограф , Дупло дигән чит ил машиналарында басылды. Ә менә 2004 елнын 1 гыйнварыннан "Саба таннары" редакциябездә эшләнеп һәм электрон почта—интернет аша Казандагы "Идел-Пресс" нәшриятына бирелә башлады һәм олы—“А-3" форматына күчте Анын тәүге санын тарихта беренче мәртәбә дүрт төрле төс белән чыгаргач, әбүнәчеләребез шау-гөр килде 1963-1992 елларда газетабыз русчага да тәрҗемә ителде але Башта "Знамя Победы” иде. аннары “Вестник района" булды. Теләче районы кабат мөстәкыйльлек алгач, бу басманы алучыларыбыз бармак белән генә санарлык калды. Шуннан сон. учредитель карары белән, әлбәттә. 1993 елнын 1 гыйнварыннан район газетасын рус телендә чыгаруны туктатырга булдык. Казанда редакторлар кинәшмәсе бара икән (мин—ялда) Шунда, әз генә тираж белән урысча газета чыгарып азапланучы. Сарманнын тәҗрибәле мөхәррире, сатира-юмор остасы Илгизәр Кушаев сикереп торган да —Урысча гәҗитне ничек бетереп була?—дип. турыдан-туры. татарчалатып сорау биргән. —Сабага барып сора!—дигән ана ул вакыттагы Мәгълүмат һәм матбугат министры Ислам Әхмәтжанов. Аякларың төз генә Күрше-тирә районнар белән уртак шәхесләребез байтак безнен Әйтик. РСФСРнын һәм ТАССРнын халык артисткасы. СССР Композиторлар берлеге әгъзасы, опера җырчысы Мәрьям Рахманкулованын әтисе Габделмәннан РахманколыН (1858-1908) Әтнә районынын Олы Мәнгәр авылыннан безнен Олы тынарга асрамага алына, үсеп җиткәч укып кайтып, ундүрт ел буе биредә балалар укыта. Үз заманынын алдынгы карашлы, ачык фикерле мәгърифәтчесе була. 1988 елда Олы Шынарда Габделмәннан белән Мәстүрәнең (К>кмара районынын Арпаяз авылыннан) Солтан исемле уллары туа. 1900 елда Рахманколыйлар Казанга күчә (Мәрьям башкалада гуа). Солтан яшьтән әдәбият белән мавыга. А. Пушкиннын “Дубровскии". "Борис Годунов'. И Тургеневның "Төтен”. М Горькийнын “Дуслар". В Погонын "Туксан өченче ел" әсәрләрен тәрҗемә итә Алар аерым китап булып чыга. Солтаннын хикәяләр җыентыгы беренче тапкыр үзенсн вафатыннан сон 1917 елда басылып чыга Бу урында СССРнын халык артисты, атаклы ком1Гозитор. Татарстан Республикасының Дәүләт гимны авторы Рөстәм Яхиннын әтисе Мөхәммәтхаҗиның Рахманколыйлар белән туганнар икәнен дә искәртеп китү кирәк булыр. Күп кенә олы шәхесләрне Сабаныкы итеп бетерә, дип уйлыйсыздыр инде Нишлим сон? Татарстан Республикасының Дәүләт флагы авгоры танылган рәссам Тавил Хажиәхмәтов та Йосыф-Алан авылыннан бит! Ә инде 1997 елнын июнендә бер төркем сәнгать осталары килеп, боек композитор Рөстәм ага Яхиннын чыгышы белән Олы Шынардан икәнен гагын бер мәртәбә раслап киттеләр Татарстанның халык. Россия Федерациясенең аткагангаи артисты. Бөтен россия конкурсы лауреаты Гали Ильясовнын да әтисе Саба районынын Юлбат авылыннан, әнисе- Кукмара төбәгеннән Дөрес, танылган җырчы монда тумаган Тарихи бишьеллыклар башлангач, әтисе Гани ага Ерак Көнчыгыш шахталарына күмер чабарга китә Шунда— Приморье өлкәсенең Сучане шәһәрендә. Кукмара кыгы Маһинур белән гаилә кора Беренче уллары Гали туа Үсеп җиткәч. Галине лә шахта мастеры итәргә уйлыйлар, шуна укыталар Әмма егетнен гаҗәеп тембрлы танышы сәнгатькә тарга Анын ижаг мөмкинлекләре дннгез авиациясендәге хәрби хезмәттә ачыла “Айлы серенада" дигән чит ил киносы ариясе өчен ана уз вакыттагы округ командуюшне маршал Рааион Малиноискнй үз куллары белән кыйммәтле бүләк тапшыра Ә инде 1960 елларда Совет Армиясенең данлыклы ансамбле җитәкчесе, СССРнын халык артисты Б. Александров Галине Мәскәүгә укырга чакыра... Бара ул башкалага. Поезда җиде тәүлек буе килә. Әмма инде Гали керергә ниятләгән училищеда имтиханнар узып, кабул итү төгәлләнгән була. Ул, кирәкле профессорны эзләп табып, үзен тыңлауларын үтенә. —Минем Ерак Көнчыгышка кире кайтырга акчам юк,—ди ул катгый итеп. Зуррак йодрык кадәрле Галинең киң диапозонлы лирик тенорын тынлый профессор. Һәм таңга кала. Башта концертмейстерга, аннары Г. Ильясовка карап-карап тора да: —Какой рост, а какой голос,—дип гаҗәпләнүен белдерә. Ул Италиядә укыган укытучылардан белем ала. опера җырчысы булырга әзерләнә. Музыка училищесын уңышлы тәмамлый. Сирәк очрый торган тенор тавышлы Гали Ильясовка Мәскәүдә берничә җирдән эш тәкъдим итәләр. Ләкин Татарстан, әти-әнисенен туган яклары аны үзенә тарта. Гали Ильясов Казанга кайтып, утыз елдан артык филармониядә эшли. Кая гына бармасын—авыл, район сәхнәләрендәме, чит илләрдәме—Ильясов көтеп алынган кунак була. Италиядән тыш, ул тагын егермедән артык илдә чыгыш ясый. Гали Ильясов композитор буларак та танылды. Үзе исән вакытта (ул вакытсыз кинәт вафат булды) аның утыз җырын эченә алган затлы җыентыгы дөнья күрде. Әтисенең туган авылында—Юлбат сәхнәсендә рәсми төстә бер генә тапкыр— алтмыш яшьлек юбилеенда гына җырлады ул. Юбилярга хөрмәт тә. бүләкләр дә мулдан булды, Ә сәхнәдә таныш куплетлар (“Казан кызы”—Заһит Хәбибуллин музыкасы): ...Ашыйсың тиз-тиз генә. Аякларың тоз генә. Үкчәләрең без генә. Тимәс микән күз генә лә... Аяклар, дигәннән, Гали ага бер аягын ике урыннан сындырган булган. Бу күнелсез хәбәрне ишеткән ханым: —Шундый кыска аяк, ничек итеп ике җирдән сынарга мөмкин икән,—дип утырып елаган ди.