Логотип Казан Утлары
Шигърият

ОЛУГ ШӘХЕС, БАЙ ИҖАТ

Боек шагыйрьләр үлемсез булсалар да, фани дөньяда җисмән озак яшәүләре белән һич кенә дә мәшһүр түгелләр Хәтта, киресенчә эле гадәттә, аз гомерлеләр алар Үлемнәре белән үлемсезлек яулап ала безнең шагыйрьләр" Әдәбиятыбызның горурлыгын тәшкил иткән шагыйрьләрне искә төшерик: Тукай, Бабич. Такташ. Җәлил... Бу дүртәүнең беренче икесенә —27 һәм 25 яшь. Такташка—30. иң өлкәне "—Җәлилгә—ЗН яшь Дөрес, гасыр ахырына таба, сирәк булса да. озаграк яшәгәннәр дә булды. X Туфан—80. С Баттал 90 га кадәр яшәде ә С Кудаш 99 яшькә үк экрзтте. Әмма болар, гомум кагыйдәдән чыгарма Бәхетебездән дип әйтик әнә шул чыгармага кергәннәр арасына тагын бер исемне өстәп әйтә алабыз, ул—Мостай Кәрим. Шушы айда аңа 85 яшь тулды Мостай Кәрим—каһарман шәхес, чын мәгънәсендәге олпат ир зат. Заманының азамат улы буларак, ул һәрвакыт Ил -халык тормышының үзәгендә яу булса—арсландай батыр сугышчы, тыныч чакта—эш аты—ир-егет булды. Безгә, әлбәттә, аның төп гомер хезмәте— әдәби иҗаты кадерле Киләчәктә күп буыннар өйрәнерлек гаҗәеп бай һәм күпкырлы иҗат ул .. "Европа-Азия" шигырьләр циклы. "Кара сулар" поэмасы, күпсанлы фәлсәфи-лирик шигырьләр аны чорыбызның олуг шагыйре дәрәҗәсенә күтәрсә. Озын-озак балачак ~. Ярлыкау", Авыльсм адвокатлары " исемле чәчмә әсәрләре аны проза остасы итеп танытты Ә "Ай тотылган төндә Айгөл иле ". "Ташлама утны, Прометей'" кебек пьесалар авторын тамашачылар атаклы драматург итеп бәяләде М. Кәримнең йөзләгән тәнкыйть, әдәбипублицистик язмаларын укыган кешеләр аны халкының хәким елъязмачысы итеп кабул итте Мостай Кәрим совет чорындагы илкүләм дәрәҗәле бөтен исемнәрне яулап алган әдип Ул инде 44 яшендә ук Башкортстанның халык шагыйре иде. Ул—СССР Дәүләт премиясе лауреаты. РСФСРның Станиславский исемендәге һәм Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты. Социалистик Хезмәт Герое. Ленин премиясе лауреаты... Мостай Кәрим Казанга еш килә, Татарстан җәмәгатьчелеге белән һәрчак дустанә мөнәсәбәттә Зур тантаналар. Тукай. Җәлил кебек шәхесләргә багышланган юбилейларда еш катнашты, онытылмас чыгышлар ясады, мәкалә-хезмәтләр язды, бәйрәмнәребезне уртаклашты табын күрке булды Үзенең дә байтак китаплары Казанда басылып чыкты. Татар әдәбиятының бөек әдәбият икәнен яшьли ук танып, аның корифейлары белән горурланып яшәде һәм хәзер дә шул тойгылар белән яши дип беләбез. Без. "Казан утлары редакциясе хезмәткәрләре, журналның күпмеңләгән укучылары исеменнән яраткан әдибебезне олуг юбилее белән ихлас котлыйбыз, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, иҗат уңышлары телибез

М о с т а й К ә р и м

ТӨРЛЕ ЕЛЛАР ЛИРИКАСЫ Таш өстендә гөлләр Син язасым: "Еллар, юллар буйлап Ераклашкан саен аралар. Сннсц хатлар сүзгә һәм назлауга һаман сараная баралар. Мин уйларнын әле лә йә давыллы. Йә тын диңгезендә йөзәмен: Аерылышу ахры суытадыр. Таш итәдер ирләр йөрәген. ..” Син әйләнеп кара Уралдагы Артта калган язгы көннәр! ә. Исеңдәме, хәйран кала идең Таш өстендә үскән гөлләргә. Эссе нурлар гөлнең сабакларын Шундый чәнечкеле иттеләр. Э чәчкәләр, кояштан күз алмый. Җәйләр буе хуш ис сиптеләр. Әгәр утлар яшан минем йөрәк Мөмкин нкән ташка әйләнү. Сиңа булган мәхәббәтем мннем Ташта үскән гөлләр бәйләме. Батыр күрсәм, шул батырлык дигән Тәүге тауга менгем килде. Дан капкасы күрсәм, шул канканы Шакын ишем килде. Кош сайраса, шушы моңлы кошның Җаны булгым килде. Илдәге бер иң чибәрнең Яры булгым килде. ...Өченче көн инде яңгырлар юк. Исә афәт җиле. Җирем көя. Тнк бер 1енә явар Яңгыр булсам иде. Ташлан киттең мине, йөрәгем. Йөрәксез бар кемгә кирәгем? Гүя кашы сытам йөзек мин. Аты егып качкан егет мин... Син киткәндә тулган ай иде, Яфракларга агач бай иде. Сагыш кына бөкте шул айны, Сине көтеп яфрак саргайды. Минем башым һаман югары, Үзем кеше генә нибары. Алыс юлга җибәрәләр Атларнын ин яхшысын. Зур йомышка җибәрәләр Ирләрнен иң затлысын. Кунак алдына куялар Сыйларның иң татлысын, Бәйрәм көнне яндыралар Шәмнәрнең иң яктысын. "Олы юлга чыккан юртак,— Димә,—бердәнбер генә”. Күпме атлар, күпме атлар Тиргә батып җир сөрә! “Зур йомышны йомышлаучы,— Дисәң,—бердәнбер батыр”, Ә кемнәр соң иген игәр, Тимер чүкер, таш ватыр?.. Кунак сыен татыганда: "Бу иң татлы!”—димә син. Төелдерер буразнада Умырып капкан икмәгең. Бәйрәм шәме үтә якты, Тик карама бик озак. Ул тиз сүнә, һәм күзләрең Күрмәс булырлар азак. Дан җырлансын яхшы атка, Затлы иргә, зур шәмгә. Тик күп җырлансын дөньяны Алып барган адәмгә. Хәсән Туфанга Сандугачка нигә буй-сын, Нәрсәгә аңа бизәк? Таңда бер сайрап җибәрсә, Биш кат өзелә үзәк. Шагыйрьгә нигә чин кирәк. Нәрсәгә аңа титул? Патшалар ятлап алырлык Шигырьләр яза бит ул. Шагыйрь шатлыгы Шатлык сөйләргә шагыйрьгә Килерме кем дә берәү? Шатлык канатлы заттан ул— Кирәкми аңа терәү. Кешеләр килә шагыйрьгә Мәшәкать, хәстәр белән. Керфекләре очындагы Тулышкан яшьләр белән. Бар галәмне юатырга Шагыйрь дә алла түгел. Телгәләп үк бирер иде— Йөрәге алма түгел. Калдырып китәләр ана Борчу, әрнүләр, яра... Шуңа аның карашында Моңсулык арта бара. Бер кич шагыйрь күзләреннән Бөркелеп нурлар акты. Гүя. Чулпан алдан калкып. Чылтырап таңнар атты. Шагыйрь өендә шундый бер Тамаша булган икән: Таянып килгән таягын Бер карт онытып киткән. Хатыннарга ирләр чәчәкләрне Төнгә каршы бүләк итәләр. Шуңа күрә шиңгәк чәчәк белән Каршылана байтак иртәләр. Беркатлырак шаян чакларымда Ул хисләрне мин дә татыдым. Чөнки төнгә каршы Төнге сукыр Чәчәкләрне мин да ташыдым. Таңда торып хәзер кырга кнтәм. Чыклар кипмәс борын гөлләрдә; Кояш чыккан чакта чәчәк куям Ул баш салган йомшак мендәргә. Таулар Таулар кешеләр шикелле Биек булган саен. Гомерләре бәхәслерәк. Язмышлары кыен. Түбәләргә болыт кунса. Тиз китәргә кунмый; Түбәләрдә бозлар туңса. 'Гиз эрергә туңмый. Искән чакта җилләр анда |1сә зәһәррәк. Кыяларны онтан. Яшен Уйный хәтәррәк. Таулар зарланмый. Горурлык Башларыннан ашкан,— Кем кояш белән син дә мин Шул таулардан башка? Кешеләр таулар шикелле— Биек булган саен, Тормышлары бәхәслерәк, Язмышлары кыен. Мин дәрәҗәне әйтмимен,— Ул мәңгелек түгел, Югарылыкны билгели Тик югары күңел. Югары күңел гел генә Аяз булып тормый, Сагыш чорный бик еш аны Яки шикләр тырный. Замананың давыллары Аңа килеп суга. Ә шулай да кояш тәүдә Аның өчен чыга. Түмгәккә болыт уралмый, Кагылмый яшен. Зарланма. Зарлана күрмә, Югары кешем! Ярлар кала Бер пароход, төти-төти, Агыйделдә дулкын яра. Палубада Түбәтәйле, Чабаталы малай бара. Малай бара. Кая бара, Капчык асып аркасына? Белми әле кагылырын Нинди язмыш капкасына. Малай уйлый: “Ни гаҗәп бу, Күзләремме шулай алдар?— Мин торамын, ага таулар, Ага ярлар, ага таллар". Ул малай—мин. Еллар аша Эндәшәмен: “Әй,—дим,—бала! Без йөзәбез. Таулар кала, Ярлар кала, таллар кала..." Менә хәзер басып торам Язмышымның корабында, Чайкала ул тормыш-дәрья Ярларының арасында. Мин торамын. Дулкын үтә. Үтә Канат кага-кага. Мин торамын, көннәр ага, Айлар ага, еллар ага. Теге малай еллар аша: “Әй, агай!—дип сөрән сала,— Без йөзәбез. Көннәр кала, Айлар кала, еллар кала... Заман кала. Җавап бир син, Көч китерми иманыңа,— Нинди бизәк, нинди куәт Өстәдең син заманыңа?" Йөрәгемдә яңгырау тора: Заманыңа... заманыңа... Заманыңа...