МӨКӘРРӘМӘ

Кара инде ул Керпе Маһирәсенә. үләрссн кыланышына, жанлар биясе шикелле урамны гутырып кайтып килүен I сиө күр Бүртенгән чистын. тыгыш ан инде, тиенсенә бит. Кулында калын гына төргәге дә бар. монысы бүләктер инде, мөгаен Бер дә харап икән, солдатка, имеш Соңгы елларда Җиңү көне әнә шулай Мөкәррәмә карчыкның ин сөймәгән бәйрәменә өйләнде. Адашкан сарык шикелле хис итә ул үтен бу көнне, кая барын бәрелергә белми йөдәнә. Ник бер искә алучы булсын'' Әйтерсең дә. зәхмәткә гарган яман бәндә Башка корткалар клубта рәхәтләнеп күңел ачып, кәеф-сафа корып йөргәндә, ул буш өендә ялгмты изалана. Югыйсә, сугыш вакытында да, аннан сон да әлеге карчыкларның берсеннән дә ким эшләмәде Окобын да канады, салын да агы гды. урманын да киеге, мал да карады Гомере аяк өстендә үтте Җиңү көнен халык теге вакытта тыны белән суырып китерердәй булып көтеп аллы Әле дә хәгерендә, кагна штеннән котылып кына кайткан чагы иде. иртән ул пароход тавышына уянып кипе Бәләкәйлән үк таныш. якын тавыш Түбән Сөннән Агыйделгә кул гына сузмады. Сон нәкъ менә аларнын авылыннан ике-өч чакрымда Ак елга белән кавыша. Бөркет гавмнын бер ягында Агыйдсл җәйрәп ята. икенче ягында—С он биләмәләре Авылга башлыча пароход тавышларының иртәнгеләре генә килеп ирешә Сугыш чорында ул сагышлы, монсу төсмергә керде Чөнки фронтка кешеләрне пароход ташый. Көне-төне. Якыннарын белән аерылышу ачысы сснеп беткән инде ул тавышларга. 9 майда исә пароход тавышы башка бер нәрсә белән дә чагыштырып булмый торган күңел күтәренкелеге алып килде Мөкәррәмә дә нинди куанычым бар соң әле минем бүген, дип уянды Торып ишек алдына чыкты Көн матур иде Тирә-якны ат нурга манып. Бөрке! тавы артымнан кояш күтәрелеп килә. Үлән яфракларында чык бөртекләре җемелдәшә, гүя җиргә асылташ сипкәннәр Бакча эчендә кошлар сайрый Тын Яфрак га селкенми Җәннәтнең җәннәте Мөкәррәмә дөньясын онытып, берара әлеге илаһи манзараны күзәтеп торды Их тормышы да шушы ямьле көн сыман якты, нурлы булса иде! Марат ӘМИРХАНОВ (193.1) проаанк; «Иранең лауреатлар*. «Таш һәй кол» «Ч\ 1 чанчың ак Янынмы *. «Сон ионы» Һ.6. китаплар авторы. Калшш яши —Кызым, әбәтенә ике күкәй дә пешереп салдым,—дип, келәт эченнән әнисе Нәгыймә килеп чыкты.—Үзебезнең дә эчне тишмәс дидем, телән генә хөкүмәт булмас, бирәннән ким җире юк, бар нәрсәне йотарга гына тора. Мөкәррәмә кычкырып көлеп җибәрде. —Шушы ике күкәй микәнни инде, әнкәй, минем шатлыгым? Нәгыймә һични аңламады, башын гына чайкап куйды. Кызлар шулай инде алар, сәке ярыгыннан да кызык табып көләләр. Хәер, ул үзе дә бу араларда өч басасын бер генә басып йөри Ире Сафагәрәйнең үле хәбәре килгәннән соң бик тә бетерешкән иде. Мөкәррәмәсе кайтып төшкәч, кайгылар чигенеп торгандай булды. Кызы өйдә озак юанмады, эшкә дә чыкты өнә Өченче көн инде. Бәхетеннән, тәүфыйгыннан гына аерма, ходаем. Ул арада Мөкәррәмәнен кулдашы Дәүҗия читән аша аваз салды. —Бәй, апай, тордың да мыни инде?—диде ул гаҗәпләнгәндәй,—мин тагын, читтә сәгатьле эштә генә эшләп йокы туйганчы йомшак караватта аунарга үрәнгәндер инде бу кыдый дип, томанлаган булам, уятмакчы ием. —И. Дәүжикәем, әйттең сүз,—дип кызы өчен тезеп китте Нәгыймә,—ул сәгатьле эш дигәнең анда ярты тәүлеккә сузыла икән ләбаса. Нурмынмы тутырмасаң, кайтармыйча саклап эшләтәләр ди —Китчәле, шулаймыни, вәйт бит, ә?! —Хәдичәләр җитешкәләгәнче кузгалу хәерлерәк булмасмы. Дәүжияттәй?—дип, Мөкәррәмә әңгәмәне эшлекле юнәлешкә борып җибәрде. Алар ат чәчкече белән чәчү чәчәләр Хәдичәләр—ярышташлары. Дәүҗиянең беренчелекне бирәсе килми. Мөкәррәмәнең шуңа ишарәләве. —Хәдичәләрнең җирән алашасына камыт тигән әле анда,—дип, чабатадай калын иреннәрен җәеп көлде Дәүҗия,—шул кирәк ул иске бистә асрауларына. —Дәүҗияттәй, син инде бигрәк, бер колхозныкылар ич без. Аларның эше безнең җилкәгә төшәчәк ич,—диде Мөкәррәмә. —Төшмәгәе, аның урынына җыелышларда бедне мактап сүләрләр Басуга алар нн беренче булып килеп җиттеләр Ләкин снмәнәче күренми иде әле —Ну, ишәм бу малай актыгын, күдемә генә күренсен,—дип сөйләнә-сөйләнә, Дәүҗия үз-үзенә урын таба алмыйча, чәчкеч янында әрле-бирле йөрештерде. —Дәүҗияттәй, әвен очына әллә флаг кадаганнар инде, күрәсеңме?—дип сорады Мөкәррәмә. —Бәй, апай, флаг бугай ул.. —Әнә. бер атлы безгә таба чаптырып килә . —Симәнә турындадыр инде, Әҗәкүлгә генә төшәсе булмаса ярар иде. ходаем Ат өстендә, чыннан да, симәнә ташучы Нуретдин иде Кил ер-килмәс борын ук Дәүҗия аңа ябырылды. —Синмени әле бу, имгәк, артына кояш төшкәнче йокы бүсәсең. Күпме көтәргә була, әйт, кая симәнәң? —Симәнә кайгысы юк әле монда. —Кара, нәмә сүләгән була, директорыгыдга әйтергә дә күп сорамам мин Бабасыр кергән күек йөрисен —Сөенчегә ни бирәсез, бер бик шәп хәбәр әйтәм,—диде Нуретдин Дәүҗиянең тузынуына игътибар итмичә. —Балта сораганда шөшле тоттырма, җәме, бияләй авыз,—дип сукрануында булды Дәүҗия,—симәнән кая дип сорыйлар синнән. —Нинди хәбәр ул, үскәнем, җә, әйт инде,—дип. Мөкәррәмә малайны юмаларга кереште,—күкәй белән сыйлармын үзенне —Ә-ә, кәкре каенга сөямәкче —Әллә юк дисенме? —Каян белим, мин әүлия түгел лә. Мөкәррәмә бөрмәкәеннән йомырка алып, малайга сузды. —Сугыш беткән!—диде Нуретдин,—аның иреннәре, күзләре генә түгел, колакларына кадәр елмая иде.—Кызыл флагны күрмисезмени? —Әлекөйгенөм. алайса минем Мәгъфүрем дә канга инде. исме, апаем’—дип, Дәүҗия балаларча беркатлылык белән сүрелә төште Әйтерсең лә, барысы да шушы орчык буе малай теләгеннән тора иде. —Ката, Дәүжияггәй, күреп торырсың, бүген-иртәгә кайтып төшәчәк' — Менә бу сөенеч дисән дә сөенеч, рәхмәт, чием Иртәдән бирле күңелем шуңа җилкенгән икән. Мөкәррәмә малайга сокгы йомыркасын да тоттырды. Ә үтенең йөрәге чәнчеп куйды: их, исән булса, Вәлинур абый да кайтып җитәр иде Кыз мөлдерәп чыккан күз яшьләрен күрсәтмәс өчен читкә борылды —Тизрәк җыенын, әвен янында җыелыш була, парторг апа ашыктырырга кушты.— дип, Нуретдин сабанчылар тарафына элдертте Җинү хөрмәтенә сыер суеп, бөтен авылны итле шулпа белән сыйладылар бу көнне чын бәйрәм ясадылар Хәзер генә ул кешеләрне аералар Сугыш чоры балалары бала килеш җитлекте Мөкәррәмәнең дә күкрәкләре иртәрәк бүртеп чыкты Балтырлары тыгызланды, биле нечкәрде Күреме килде Башта ул бу үзгәрешләрдән бик нык оялган иде Кеше күрмөсен-сизмәсен дип күкрәген тастымал белән кысып урап та йөрде әле. Тик өлгергән чия шикелле тулышып барган гәүдәне тастымалга гына төреп бетереп була ди мени9 Кызының халәтен ин беренче булып әнисе абайлады. Элек алар мунчаны бергә керәләр иде Соңгы вакытта Мөкәррәмә төрледән-төрлс сәбәп табып, өнисеннән аерылып кала башлады. Әни кеше белмиме сон? Кызынын хәйләсен бик тиз тотты Берсендә сөлге илтү сылтавы белән искәртмәстән өс генә барын кермәсенме! Мөкәррәмә, аягүрә баскан килеш, тәненә су бөркеп тора иде Буй-сыны яшь колынныкы кебек шома, ыспай. Күкрәк алмалары учка керерлек булып гмрпайган Янбашлары да түгәрәкләнеп килә икән Тиздән, бик тиздән ул бөреләрен чыгарыл бетерәчәк, чәчәк атачак —Сөбханалла! Әнисенең авызыннан ычкынган бу сүз гаҗәпләнү идеме, шатлык-куаныччы— бслмөссен. Кыз исә кыенсынуыннан сыгылып гөштс Ү зе куллары белән әле күкрәген, әле төкле урынын каплый —Әнкәй, мин оялам, -дип, Мөкәррәмә өстенә сөлге япты И, гомерләр, Ходай бәхетеңнән, тәүфыйгыннан гына аермасын кызым.—диде Нәгыймә. Мөкәррәмә ара-тирә кич чыга башлады Дөрес, клубтагы бию кичәләренә укучыларны кертмиләр. Анда мөгаллимнәрдән кем дә булса сакта юра Укучылар атнаю бер мәртәбә мәктәпкә җыелалар Пионер җырлары җырлыйлар, шигырьләр сөйлиләр, бииләр. Шулай да. әнисе әйткәндәй, "җиткән кыыар"га бу җим генә аз иде инде. Күңел башка уен тели Колакларның бөтенләй икенче сүсләрне ишетәсе кило. Әлеге уеннарны уйный, әлег е сүзләрне әйтә торган урын ла бар. билгеле Анысы аулак өй дин атала. Тик ул тыелган Мәктәп директоры Сафура апалары кубанка бүреген кырын салып, укучыларны өй борынча диярлек үзе тикшереп йөри Әмма аулак өй утлары авылның әле бер. әле икенче очында кабынып кына юра Көннәрдән бер көнне Мөкәррәмәне дә аулакка чакырдылар Мәктәптә дружинаның чираттаг ы сборы бара иде. Хафәзә исемле кыл бер җаен табып колагына пышылдады: "Мөнҗияләрдә аулак өй. сиңа да дөшергө куштылар.” Мөкәррәмә югалып калды Чөнки әле анын андый яшерен җирләргә йөргәне юк иде. Директор белсә нишләрбез? диде ул икеләнебрәк Хафәзәнен гөймә борыны кабарынып шар кыяфәтенә керде. Шул *'Бүрек”тән куркып торырга әллә бөтенләй, эт өрә. бүре йөри Мөкәррәмә биш карышка үсте Күр. аны зурлар рәтенә кертәләр ләбаса! Чыны да шулай ич инде Быел җиденчене бетерәчәк Нигә әле ул кеше йөргән җиргә йөрмәскә шеш? Әнисе дә ачуланмас, карап-күрем кайтудан кемг ә зыян ’ Малайлар ла була, дип өстәде Хафәзә Мөкәррәмә анын бу хәбәрен ни өчендер бик тыныч кабу I итте, гүя моңа кадәр дә малайлар белән чуалып йөргән. Мәктәптән барысы да өйләренә гараглы Директор капка яныма чытып, алармы үзе озатып коллы Ләкин бу икс яктан да кү з буяу гына иде Аулагөйчеләр ферма ышыгында качып-носыи тордылар да. урамда кеше тынгач, берән-сәрән клуб урамына таба юнәлделәр. Мөнжияләр шунда тора, кырыйдан икенче генә йорт. Барысы җиде-сигез кыз җыйналды. Тиз генә өйне җыештырып чыгардылар, кулларына күз иярми. Шунда ук кучкардагы көмеше яртылаш коелган көзге алдында да бөтерелеп алалар. Тәрәзә пәрдәләренә дә тынгы юк, ачалар да карыйлар, ачалар да карыйлар. Шунда Сәмига исемле кыз йөрәк өзгеч тавыш белән: —Киләләр!—дип кычкырып җибәрде. Кызлар утырган-баскан урыннарында тораташ булып каттылар. Өй эче тынып калды. —Чикерткә тавышына гына алдангансың син,—диде йорт хуҗасы Мөнҗия. —Юк инде, капка шыгырдавын ишеттем,—дип борсаланды Сәмига. Шушы урында бәхәс өзелде, чөнки өйалды ишеген дөбертәтергә тотындылар Кызлар чыр-чу килә, чабышалар, берише тәрәзәгә капланды, берише ишек янына барып басты. Ду-галәмәт. —Ача күрмәгез, уф, үләм, ача күрмәгез!—дип, Сәмига чытырмандай ишек келәсенә барып ябышты Мөнҗия аны көч-хәл белән суырып алды. Тегесе корт чаккандай тузынып, мич арасына кереп югалды. Дөбердәү көчәйде. —Бераз ялындырыйк әле,—диде Хафәзә исе китми генә. Күрәсең, ул арада иң тәжрибөлесе иде Мөкәррәмә тыштан караганда тынычрак күренсә дә, аның да эчендә атлар чабыша иде. Йөрәге лепер-лепер килә, күңеле ашкына, гүя аны менә хәзер чанага салып урлап алып китәчәкләр. —Әллә ачыйммы сон, кызлар,—диде Мөнҗия.—ишекне ваталар бит инде, әнкәй кайткач кирәкне бирер. —Ач, ач... Малайлар шыбырдашып өйгә кереп тулдылар. Туңып-калтыранып беткәннәр Көндезләрен кояш мәрхәмәтле үзе, инде кар эреп бетте диярлек, озакламас Сөн бозы да кузгалыр. Тик иртә-кич барыбер әле җиһанга Кыш бабай хуҗа. —Гармун алып килдегезме?—дип сорады Мөнҗия. —Юк. Салих чирләгән бит,—дип җавап бирде барысы өчен дә Каюм исемле малай. —И-и, салам торханнар... —Әйдөң, алайса кара-каршы җыр җырлашып биибез. Бу тәкъдимне Хафәзә кертте, һәм үзе үк җыр башлап җибәрде. Җырга маһир ул, тавышы матур, тыны җиңел. Ал алъяпкыч челтәрле. Илдә чибәр бетәрме? Илдә чибәрләр бетәрме. Җан сөйгәнгә җитәрме9 Кушымтаны кызлар дәррәү күтәреп алдылар. Челтәр элдем читәнгә. Җилфер-җилфер итәргә... Җавап сүзен малайлар җырлап бирергә тиеш иде. Ләкин көзге әтәч тавышлары чыгарып, берсе чана юлыннан, берсе арба юлыннан китте. Хафәзә ярдәмгә килмәсә очлап чыгулары икеле иде. Без килмәдек буш китәргә. Килдек алып китәргә... Тагын бер җырлы уенга тәвәккәлләп карадылар. Берәүләр такмак әйтте, икенчеләре чиратлашып биеде. Аллия. Геллия. ГЪллия белән Бану; Сиңа да. миңа да авыр Гыйшык утында яну... __ Җыр-биюне "Сукыр тәкә” уены алыштырды. Өйнең асты-өскә килде. "Без. без, без идек тә бик күңелле булды. Монысында Мөкәррәмә өстен чыкты. Шуңа күрә ул нинди дә булса яна уен уйлап табарга тиеш иде. Бу аны үсендереп җибәрде —Әйдәгез, тапкыр сүз әйтешәбез.—диде ул. —Ә-ә, акылын алтын икән, башта өйрәт,—диде кемдер. —Моның бер авырлыгы да юк, без аны ана теле дәресендә гел уйныйбыз. Мин башлыйм, сез төгәллисез. Аңладыгызмы? —Сузма инде.. —Кызык,—диде Мөкәррәмә. Өйдә бер мәлгә тынлык урнашты. Сукыр лапма фителенен чытыр-чьпыр янганы да ишетелеп торды хәтта - Җә, дәвам итегез, кем батыр?—дип, Мөкәррәмә андагыларга күз йөртеп чыкты Мызык,—диде Мөнҗия гелен күрсәтеп Кычкырып көлештеләр. —Алайса монысын үзем әйтәм,—диде Мөкәррәмә.—Кызык, ике таба сызык —Тагын —Төлкедән кал. —Көлкегә бар,—дип элеп алды Сәмига. — Уен уен белән —Җилкә муен белән! Каюм менә күрдегезме дигәндәй, борынын чөеп, як-ягына каранып алды. —Уйнавын уйна -Эшеңне дә уйла! Уен кызганда гына Мөнҗия идән уртасына чыгып басты Бу үктәбсрәтләр уены уйный торган урын түгел,—диде ул кырыс кына,—ә хәзер- йөзек салыш! Кызлар кулларын чәбәкләде. Чөнки бу ин көтеп алынган уен. Аулак өйнен таҗы Моңа кадәргеләрс әлегесенә хәзерлек кенә булып тора. Җиңүче егетләр чиратлашып, өйалдына үзләренә ошаган кызларны чакырып чыгаралар Шунда кем белән куну мәсьәләсе хәл ителә. Каюмның Мөкәррәмәгә күзе төшкән булып чыкты Алар бер класста укыйлар Шулай да Каюм яшькә зуррак Бишенче класста икс ел утырган, мәктәпкә дә соңлап кергән булса кирәк Кыскасы, борынына ис кереп маташа Нык бәдәнле юантык малай Каюм. Әтисенә ошап, буе тына калыш Шуңа күрә аны “кәрлә" дип йөртәләр Бү| сн мин синең белән кунам, дип, ул Мөкәррәмәгә үзенең карарын җиткерде Бу кызга ошамады Кунды диярләр кә. Мөкәррәмәнең авы зыннан чак кына кәрлә дигән сүз ычкынмады, соңгы секундта гына тыелып калды. Нәмә, башка берәү белән килешеп куйган идеңме әллә?— дип чекерәйде Каюм. ике1езнс лә зздәнтә салып тунармын, бел. Хафәзә Мөкәррәмәне куну турында алдан ук кисәтеп куйган иде. кыргыйланма. 1зя чыкмаса адәм мәсхәрәсенә калырсың дигән иде Шуна күрә ул хатын-кызларга гына хас кыланчыклык белән килеп туган киеренке хәлне төзәтергә ашыкты Шаяртып сөйләшергә дә ярамый икән кеше белән, укаң коелмыйдыр бит'’ дип, чнткәрәк борылып басты, үпкәләде, янәсе Шаяртырза мнн бала-чага түгел, диде Каюм Бер сәке булып тезелешеп яттылар Мөкәррәмә бөрешеп катты. Каюм елышыпмыслыша Артка таба шуышыр иде, анда да кеше Теге көнтте мунчада әнисе белән егетҗилән хакында да сүз булган иде. Дөресрәге, әнисе сөйләде, ә ул чөгендер кебек кы тарып тыңлады “Биленнән түбән үзенә дә ышанма, дип кисәтте әнисе, кыз баланын исеме кыл өстендә, кыл өстеннән төшсә -ил өстендә " Шул сүзләр хәтеренә төшеп, Мөкәррәмә дерт итен китте, ачу белән Каюмның кулын читкә зторде. Ләкин егетнең дә егетлеген итәсе килә, әлбәттә, күкрәк алмаларына таба үрелә Кунуның бөтен кышны шунда ич инде анын, ими капшау Егет көмешләре шуның белән мактана. Тик бөтен каптырмаларына да каптырылган бишмәт изүен алай гиз генә ачып була димени? Башкалар ничектер, алар әнә шулай сүзсез генә көрәшеп яттылар Мөкәррәмә кунуның бер фәтвөссн дә тапмады. Юкка гына шапырыналар икән Кайтырга да вакыт җитәдер, әтәч кычкырганчы ятмассың бит инде кеше өендә, дип уйлады Каюм бераз тынып юрганнан соң янә һөҗүмгә күчте Бишмәтеңне ычкындыр, ату катырматарын умырып гөшерәм. дип янады Бу янау чын илеме, әллә куркыту эчен генә этел! ән идеме. Мөкәррәмә белми калды, берьюлы ишек-тәрәзәләрне шакый башладылар Кунучылар барысы бертә дәррәү булып сикерешен зордылар, әйтерсең лә. өсләренә салкын су козиылар —Уф, үләм, директор бу кызлар, директор,—дип Сәмига үрле-кырлы сикерә. Мөкәррәмә дә пошаманга төште. Чыннан да, урамда директорның катгый тавышы ишетелде. —Ачыгыз! —Ача күрмәгез, уф. үләм,—дип Сәмига тагын ишек келәсенә барып ябышты. —Сәлимова. сиңа әйтәм, ач!!! Директорның тавышы тимергә тимер органдай чыңлап ишетелде. Мөнҗия тәвәккәл кыз икән, шүрләп калмады, үзенчә тозактан котылу әмәлен дә уйлап тапты. —Мин капылт кына ишекне ачам, ә сез барыгыз бергә тышка ябырылыгыз, һәм шундук таралышып та бетегез,—диде.—Танымый да калырлар. —Ә үзең?—дип сорады Мөкәррәмә —Минем өчен кайгырмагыз, җаен табармын Тик эш тәгаенләнгәнчә барып чыкмады. Ин беренче булып ыргылган Сәмига тупсага абынып китте дә, өйалды идәненә мәтәлеп төште. Башкалар утын пүләне шикелле аның өстенә аудылар. Директор апарны берәм-берәм якаларыннан өстерәп торгызды. Аңа янындагы ике укытучы ярдәм итеп торды. —Хәзер үк өйләрегезгә таралышыгыз, уйнашчылар,—диде ул, сүзләрен теш арасыннан гына сөзеп.—калганы турында иртәгә мәктәптә сөйләшербез. Сөйләшергә оста иде директор. Кечкенә генә нәрсәдән дә мөгез чыгара белә иде. Мөгез дигәне—сәясәт. Шуның белән балаларны гына түгел, бөтен авыл халкын дер селкетеп тота иде. Аулагөйчеләргә дә бик нык эләкте. Янына чакырып кызларның эчләрен капшап- капшап чыкты, янәсе, авырга узмаганнармы? Ә Мөнҗиядән: —Синең көмәнең тулып килә икән ич, кайчан бәбилисен инде?—дип мыскыллап көлде. Мөкәррәмәне дә буш калдырмады. “Имиен дә чыкмаган килеш ничек итеп балаңны имезерсең соң?"—диде авызын кәмшәйтеп. Мөкәррәмә үксергә тотынды. Шуны гына көткәндәй башкалар да мышык-мышык килә башладылар. Мөнҗия генә бирешмәде. Чәтрәннәп, керфек тә какмыйча, директорга карап тора, күзеннән ник бер тамчы яшь сытылып чыксын? Сәмига исә куркуыннан ул көнне мәктәпкә дә килмәде, юк йомышны бар итеп, күрше авылдагы туганнарына ук китеп барган, имеш. —Уламагыз!—дип йодрыгын өстәлгә китереп сукты директор. Ул үзе дә дулкынланган иде булса кирәк, кыска итеп кистергән чәчләрен еш-еш сыпыргалап куя, күзлегенә дә тынгы бирми, әледән-әле пыялаларына тын өреп, кулъяулыгы белән сөрткәләп-сөрткәләп алгалый. —Бөтен совет халкы немец-фашист илбасарларына каршы авыр сугыш алып барган ифрат та җаваплы көннәрдә сез өегешеп йөрисез,—диде ул аты-юлы белән.— Бу ясины укылган Гитлерга имән терәү кую дигән сүз, аңлыйсызмы шуны, әнчекләр! Директор бик озак дулады. Аннан соң һәрберсеннән аңлатма яздырды, бүтән аулак өйләргә йөрмәскә сүз бирдерде. Аның бүлмәсеннән чыгуга Мөнҗия телен күрсәтте. —Бүрек! Ирдәүкә! Кырык икенче елның җәе көйсез кияү кебек кыбырсык булды. Көн рәтләнде дип шатланырга да өлгермисең, кояшны колакка охшаш ак нур камап ала. Бу көнне инде яңгырның куна киләсен көт тә тор. Җилнең дә үзгәрәсе булмады, һаман көн ягыннан исә, ташый гына яңгыр болытларын, кай арада оешып бетәләр дә, кай арада килеп җитәләр Авылның аксакалы Гыйндулла бабай әйткән, имеш, элҗен үтте—җәй бетте, дигән. Ничек инде июнь уртасында җәй бетсен ди. картны да орышып ташладылар. Игеннәрнең әле яртысыннан артыгы сабакта утыра. Шуна күрә кешеләр басуда куна-төнә ята. Уңышны бөртекләп диярдәй җыялар, һәр башак исәптә. Район вәкиле өстән торып эшләтә, әзер ашлыкны минуты-сәгатендә заготзернога озаттыра. Фронттан да бик күңелсез хәбәрләр килә. Немец Иделгә ашкына. Мэскәүне көньяктан боҗрага кысмакчы, ди. Мөкәррәмәне, гәүдәле булгангадыр, күрәсең, ашлык җилгәрүдән алып, уракка куштылар. Ул ике җәпле агач сәнәк белән машина алдыннан егылып чуалган сабакны торгызып барырга тиеш. Бик авыр эш булып чыкты ул. Куркыныч та Аяк асты таеп- гаеп китә, шул вакытта ургыч өстеңә килеп менәр шикелле тоела. Ә машинист ана- моңа карап тормый, атларын каулый гына. Алгы аттагы малайга озын чыбыркысы белән сылырып та алгалый хәтта. Мөкәррәмәне лә онытмый Бар белгәне "Әй, йокламаң' Минут саен шул сүзне кабатлый Тизрәк, ятрәк дип әйтергә теләведер инде Шунысына да төшенде Мөкәррәмә, әлеге кисәтүне машинист туры мәгънәсендә дә куллана икән Кичке якта Нуретдин йокымсырап, атыннан егылып төшмәсенме —Бер йокына баш була алмыйсын, чыбыркы белән сыдырганны көтәсеңме,— дип сүкте аны машинист. Малай да “уйт” дигәндә “туйт” итеп тора торганнардан түгел иде -Фронтка киткәч белерсез әле, мин анда күзгә шырпы белән терәү куячакмын,— диде. Абзар арты сиңа фронт, әбрәкәй чыггчыгы Кәтүк кадәрс генә булса да Нуретдин ут борчасыдай тере малай. Атларны бик ярата. Ә йокы йокы инде ул, нишлисең, соран килми. Күзләр үзеннән-үзе йомыла, сизми дә каласын. -Бәләкәй бит әле ул. нигә ана каты бәреләсең0—дип, Мөкәррәмә малайны яклыйсы итте. —Күп сөйләшмә, урыс колагыңны кисәр, диде машинист —Кемнекен кисәр бит әле,- дип шукланды кыз. Телеңә салынма, чикерткә. Җә. кузгалдык Башга мине атландыр әле, .тип күзләрен тасрайтты Нуретдин Бәла, имезлек тә кирәкмиме, җыен бала-чаг а, дип сукрана-сукрана машинист малайны күтәреп алын ат сыртына утырггы. Болытлар оеш-оеш булып укмашып, югарырак күтәрелә башлады, кояшнын да елмаюы ешайды. Көн яктырып, мөлаемланып китте Офык аръягында Торачы урманының иярле атка ошаг ан сурәте нәйда булды. ‘‘Ходаем, көннәр утырып кына китсә ярар иде!" Халык шушы теләкне теләде —Әй, йокламаң! Каула! Ургыч келтер-келтер килеп эшли. Тешләре тырпайтан канатлары белән тук башакларны кочаг ына тартып кертә до, өем-өем итеп теземнәргә сата. Лра-гнрә атлар пошкырып куя, кемдер шаркылдап көлеп җибәрә, кайсыдыр җыр башлый Басу гөж килә. Эш көйле барганда үзе бер рәхәт бит ул! —Әй, йокламаң1 Чикерткә сиңа әйтем! Кычкырмасана, китек ирен, -дип ачусыз 1ына орышып алды Мөкәррәмә Көн уртасына Мөкәррәмә телен аркылы тешләр хәлгә җитте. Эш пиләп бу кадәрс арыганы юк иде әле аның. Табаннары уттай кыгыита, нигәдер балтырлары каггы, әйтерсең лә, зәнбнл ташы тагып куйганнар Машинистның үзенә рәхәт, утырым кына йөри, әнә, угыртычы ничек тирбәнә, бишек диярсең Кылтыкның кылтыгы Исеме дә әллә нинди төче исем Вәлинур Вәлие ярый инде, нуры нәрсәгә0 Бөртек тә егетләр исеменә ошамаган Мокәррәм.) машинист егетмен гел гаебен генә табарга тырышты Әле исеме туры килми, әле ирене китек. Вәлину р дәрестән дә һавалы егет. Ул үзен авылда нң чибәр егет дип саный Чыны да шулай Яшьләр арасында тоскә-бнгкә. буй-сынга ана җиткәннәр юк диярлек Чәчләре шомыр| гай кап-кара, кашлары кыйгач, күзләре янып тора. Чибәрлеге өстене, искиткеч уңган, иплекле, җитез. Кеше берне күтәргәндә ул икене күтәрә, кеше берне ураганда ул икене урый Ү зен машиналы пиләрдә I енә ипләтәләр Башта атлы чапкыч белән печән чапты, урып-җыю вакыты җиткәч, ургычка утырды Колхоз рәисе дә. бригадир ла аркасыннан 1ына кагып торалар Әннсс Сәгыйдә нкенче яктан үсендерә Улыныгг кесәсенә тәмәкесенә кадәр үзе юнәтеп салып зора Кием-салымын ла карый Иреннән ул хәлле калды. Мөкәррәмә әбәтне көч-хәл белән генә җиткерде Атларны тугаруга, елга буема йөгерде Кызлар белән җыелышып, чыркылдаша-чыркылдаша су коендылар. Арыган гөнгә моннан да зуррак рәхәтлекнең булуы мөмкинмс сон? Шөкер, көне дә утырып киткәнгә ошап гора Күк зәңгәрләнеп китте, офык юмам ачы иы Башкорт Я1ыгиагы әрәмәлекләр дә аерым ачык күренә башлады Кы злар, сезне әбәткә көтәләр! дип кычкырды кемдер Уттай >ш өстендә озын-озак юанын торып була димени, йөгерешеп судан чыктылар Тик киенә алмыйча гына азапландылар. Шук малайлар аларның күлмәкләрен бәйләп ташлаганнар иде. Озак кына мәшәкатьләнергә, төеннәрен теш белән чишәргә туры килде. —Каз боты тәмле булдымы?—-дип көлде Нуретдин Вәлинурга күз кыса-кыса. —Аттан мәтәлеп төшкәнеңне бел, йокы чүлмәге,—диде Мөкәррәмә,—кулыңны кыскартырга да күп сорамам. Вәлинур, әле генә күргәндәй, кызга текәлеп карап торды да: —Карәле, кай арада буй җиткердең соң әле син, чикерткә?—дип сорап куйды. Мөкәррәмәнең әлеге сүзләргә кәефе килсә дә, ачылып китмәде, чөнки ачуы басылып җитмәгән иде. Шулай да җавапсыз калмады. —Мин чикерткә булсам, син китек ирен,—диде. Вәлинурның иренендәге бу җөй—шуклык бәласе. Бала вакытта колхоз бәрәңгесен алганда уйнашып-шаярышып киттеләр дә, Вәлинурның ирененә бер малайның көрәге тиеп китте. Ул аны ямьсезләми, киресенчә, ир-егетләргә генә хас ниндидер кырыслык, тәвәккәллек биреп тора. Мөкәррәмәнең дә күзе иң беренче шуңа төште. Егет аның кушамат тагуын килештермәде. —Минем ирендә эшен булмасын,—диде.—Атларны бергәләп эчерегез, мин бәләкәй генә хәл алып торам,—дип яннарыннан китеп тә барды. Мөкәррәмәнең тагын ачуы кабарды: каян килгән алланың кашка тәкәсе, аның, әнә, бармак аралары кабарып чыккан, бу җәрәхәтләре белән ничек эшләр дип уйлый икән? Хәл ала, имеш. Иртәгә бу якка борылып та карамаячак ул, колхозда башка эш тә бетмәгәндер әле, кеше ялчысы булып йөрергә монда әллә теге. Урган җирне үлчәргә килгән бригадирга да шул хакта әйтте, мине моннан алыгыз, диде, алай да машинист белән тынышмыйбыз димәде, аңа сүз тигезмәде. Тегесе: “Синнән дә чырышрак кызларым юк бит, гөлкәем, анда көлтә бәйләүче олы хатыннарны куеп булмый ич инде”,—дип ялынса да, Мөкәррәмә аяк терәп киреләнде Бригадирның да сүзен аста калдырасы килми. —Ярар, иртәгә хәл итәрбез,—диде. Ә иртәгәсен бер хәвефле вакыйга көтеп торган икән, һәрвакытгагыча, кояш чыкканда Вәлинур утарда иде инде. Атларны ул барында алып кайттылар. Күзләрен уа-уа Нуретдин да өегерәлеп килеп җитте. —Мин Кара алашаны йөгәнлим, син Мортаза биясе белән “Бүләк”не тот,—диде Вәлинур аңа. —Ә чикерткә?—диде малай елардай булып. Аның “Бүләк”кә атланып басуга егетләнеп кенә барасы, башкаларның күзләрен кыздырасы килгән иде. Ә хәзер менә ат тагып бар. Кичтән үк планлаштырып куйган иде югыйсә. —Сикерде чикерткә,—диде Вәлинур,—әллә шуңа сөмсерең коелдымы? —Юк ла,—диде Нуретдин,—гарык инде ул кыз аламаларыннан. —Ә-ә, беләм. Кара алашага өметеңне сузасың инде син. Әйдә, ярар, миннән булсын яхшылык, тот бүген Кара алашаны Монысы малайның хыялына да кермәгән бәхет иде. Чөнки Вәлинур бу атын җаныннан да якынрак күрә. Кулыннан килсә, өстеннән кош та очырмас иде Чыннан да, кеше акыллары бар анда. Бервакытта да дилбегә кактырмас. Көче дә, солы да җитәрлек. Нуретдинга бигрәк тә аның килеш-килбәте ошый. Озын аяклы, киң күкрәкле бик матур ат ул Кара алаша. Юырта башласа, чабыш атларың бер якта торсын мәгәр Малайның табаннары гына ялтырап калды Тик бер-ике минут үтгеме-юкмы, көтү эченнән аның шомлы тавышы ишетелде. —Вәлинур абый, Вәлинур абый Бу орчык башына тагын ни булды икән инде, дип йөзен чытты Вәлинур, үлеш бу бала-чага белән. Нуретдин Кара алашаның күкрәгенә ятып күз яшен түгә иде. Вәлинурның йөрәге жу итеп китте. —Нәрсә бар, ник елыйсың?—дип сорады ул. —Кара алашаны суйганнар.. —Ни сөйлисең син, үләт, ат яныңда лабаса! —Әнә, кара, крис ясаганнар Вәлинур малайны читкә этеп җибәрде дә атны күзеннән кичерде Кара алашаның камытлыгын үткен пәке белән гәре рәвешендә яргалаганнар иде “Күрсәтәм әле мин сезгә, кара еланнар, күрмәгәнегезне",—дип йодрыкларын кысты егет Чөнки Кара алашаны икенче тапкыр ярулары идс инде Узган көз сабан сөргәндә дә шундый хәл булган иде Айга якын җигәргә ярамады. Милиция да эхзәп карады бу кансыз бәндәне, таба алмады. Немец шпионы түгелме икән дип тә юрап каралылар Ләкин Вәлинур үзе ишеләргә сылтый. "Сина атларның әйбәтен бирәләр, сине яклыйлар, шуна күрә сутыен күп чыга”.—дип. күзенә дә бәреп әйткәләделәр Алдынгы булу өчен яхшы ат янына тырышлык, осталык кирәклеген аңларга теләмиләр Бу. мөгаен, чебен Сәхи кулыдыр. Бик астыртын малай, кулак калдыгы. Әтисен дә төрмәдән сугыш кына коткарып калды биз Хәйләкәр, артыннан зэ калдырмый. Кулыннан тотмагач, син дип әйтеп булмый. Монысында да шаулаштылар ла. тындылар Сорау алулар бернинди нәтижә бирмәде Мөкәррәмә бу хәбәрне ишеткәч, үзенә-үзе урын таба алмыйча йөрде. Үпкәләрен онытып, бригадирдан шул эшенә кире кайтаруын сорады Тик көннәр рәтләнеп китү сәбәпле, ургычка өстәмә кеше куюнын кирәге беткән иде инде. Шулай да Вәлинур белән Мөкәррәмәнең юллары янә кисеште Егетне, күп тә үтми завхоз итеп куйдылар Мөкәррәмә амбарда ашлык киптерүдә эшли иде Алар өч хатын-кыз. Сушилкага үзләре яга. ашлыкны үзләре кертә, үзләре жәя. үзләре үк кипкән бөртекне капчыкларга тутыра. Олауларны да дәүләткә шуннан озаталар Тәүлек буе ыг ы-зыгы тынмын Бср- берсснө саш адашмыйча тату гына эшләп яталар иде. Ләкин яна җитәкче себеркене яңартты, үзенчә себерә башлады. Элеккеге завхоз аларга хәзинәсеннән аз-маз өлеш чыгаргалый иде Ьалы-мае дигәндәй, балалы хатыннарга ярап куя иде Ә амбарда, суш ил кадагы лардан кала, күпчелек балалы хатыннар көч түгә Кызлар, нәфсегезгө булышып, кесәгезгә бодай сала күрмәгез, кесәгә сатган нәрсә бурлык санала, әз-мәз генә сөт шешәләрегезне файдаланьп ыз.—дип завхоз үзе өйрогкәли идс Сөт шешәләрендәге бодай нигә бурлык саналмагандыр, анысы аңласшсыз калды Вәлинур боларның барысына да чик куйды Әбәт вакытында жысп әйтте: Мин сезнең төрмәдә утыруыгызны гсләмим. колхозда бодай да кеше җитешми,—диде. Хатыннар өнсез калды Нәмә. кеше җитешсә, безне өтермәгә тыгар иленме әллә ’—дип кадалды ана арадан бер кыюрагы. Вәлинур әйткән сүзенә кыенсынмады да. гафу да үтенмәде “Мине тентергә этәрмәгез",—диде дә кигеп барды Бәлкем, аның үзен дә кисәткән булганнардыр чөнки күрше авылда берничә кешене ашлык белән тотканнар, имеш Ачык суд ясаганнар. Сигезәр ел биргәннәр, ди. Шөкер, өлегө Түбән Сөнгө андый бәла-ка заның килгәне юк. Яңа завхозның усал дигән даны таралды Мөкәррәмә исә аны бөтенләй күрмәмешкә салынып йөри хәзер Ник дмеон. беренче көнне үк ул ана бар халык алдында “Чикерткә" дип дәште. И. оялды да инде, җир ярыгына төшеп качардай булды Чисгый бала-чага итте, санга сукмаган була. Алай бик масаеп йөрсә, ирене икенче яктан да кителеп төшәр әле. Мөкәррәмә гарьлегеннән ташландык келәт эченә керен туйганчы елады. Кулдашы Кәшифә аны шуннан эзлән таш ы Бәрәкалла бәрән сыйрагы, гашыйк булгансың ич син. кызын, дип озак кына Мөкәррәмәнең чәчләреннән сыйпап торды Үзебез дә шулай йөрдек инде, сеңелкәем, алар өчен яшь туюсс түгел дә бит. түктерәләр шул имансызлар I ыйрфян абзац, исән булгыры. башта эре-эрс генә атлап китештергән булып караган идс дә. үзенә дә йоктырдым чиремне Тотам да калмый исәркәем, тизрәк өйләнешик инде дин, бер алдыма, ун артыма төшә башлады Кәшифә узган мәхәббәт кыйссаларын хәтерендә яңартып, хыял канатларында тибрәлеп алды Мөкәррәмәне дө онытмады, кисәтеп әйтте Күнелено авыр алма, сенлем, Вәлинур белән борчагыгыз иешмәс сезнең. Ул инде азау ярган, күнне күргән егет, сритрак булыр!а тырыш син аннан Берүк яра!каныңны сиздерә күрмә, әрәм итеп ташлар С ак бул Мин аны күрелмим, диде Мөкәррәмә яшь аралаш. - ул мине гел мыскыл итә Ярагмыйм да Ьаш-ан1ын белән чумгансың икән инде, сенлем. ут гыйшык-чыйшык дигән татлы диңгезгә. Их, тагын бер кайтарасы иде шул иләс-миләс килгән вакытларны. Төннәрен саташып Гыйрфанымны эзлим, уянгач түшәмнәргә менеп китәрдәй булып тулышам. Белсәң син, ул рәхәтлекләрне! Ялгышып кыек юлларга гына кереп ки гмәсәм ярар иде дип, кайгыра башладым инде, сеңлем, ходай сакласын. Кәшифә үзенекен тукыды. Әмма Мөкәррәмәгә бу сүзләр аңлаешсыз иде. Ул аларны тоемлый гына, мәгънәсенә төшенеп җитми. “Вәлинурга гашыйк булгансың” дигән сүзе гүпчем дә дөреслеккә туры килми бит инде. Әйтте ич инде ул ана, “күрәлмим”, диде. Юк, һаман үзенекен сайрый. Ә ул Вәлинур дигәннәре чыннан да азгын егет ахры. Кичә аулакта бер яшь хатынны кымтырыклаганын күреп калды. И, оялды инде, әйтерсең, үзенең изүен чиштеләр. Тегесе дә чытыкланыпмы-чытыклана. Ул булса, касыгына гына тибеп җибәрер иде... Шулай да Мөкәррәмә үзен сынап карарга булды: гашыйкмы ул Вәлинурга, гашыйк түгелме? Гашыйк кеше, мәсәлән, гел генә гыйшкы турында уйлый, ди. Ә Мөкәррәмәне күбрәк әнисе кызыксындыра. Әтисе тизрәк сугыштан кайтсын иде дә, элеккечә гөрләшеп яши башласыннар иде, ди. Вәлинур ни өчендер төшенә керә. Тик гыйшыкмы бу, юкмы, тәгаен генә әйтә алмый. Кызлар яраткан егетеңне күрүгә, йөз кызарып чыга диләр. Мөкәррәмәнең дә Вәлинур белән очрашкач, бите кызыша башлый сыман Бәлкем шулай тоела гынадыр, бәлкем дөрестән дә кызышадыр. Көзгегә карасаң, күренер иде дә, урамга көзге куймаганнар шул. Вәлинурны чеметеп аласы килә аның, монысы менә хак. Яшенле яңгыр алдыннан кыргый җанварлар тынычсызлана башлыйлар, имеш. Яшьлек мәхәббәте дә яшенле яңгыр сыман җил-давыл белән, шом белән килә. Мөкәррәмә дә шундый хәлдә иде, күрәсең. Бимазалана, борсалана, үрсәләнә... Беркөнне кичке якта яңгыр явып үтте. Иште генә. Ә үзе ничек кисәк кенә башланган булса, шулай кисәк кенә бетеп тә китте. Күк йөзен гүя себереп алдылар, яп-якты булып калды. Әмма кояшның юлы көянтә буе гына калып бара иде инде. Офык сызыгында асылынып калган челтәр болытлар ал төскә кергән Тирә-як йомшак, серле тынлыкка тарган. Тау астындагы йомры күлдә кайнашкан казларның үзара сөешеп каңгылдашулары бу тынлыкка ниндидер ямансу моңсулык өсти иде. Мөкәррәмә әсәрләнеп калды. Йөрәге нигәдер ашкынып-ашкынып тибә иде. Хәтта янына Вәлинурның килеп басканын да сизми калды. —Нишләп болай оеп калдың әле, чикерткә?—дип сорады завхоз. Мөкәррәмә бурлык өстендә тотылган кешедәй сискәнеп китте. —Капчыкларны селкергә чыккан идем,—дип акланды, һәм ул беренче тапкыр “чикерткә" дигән сүзгә кабынып китмәде. Егет бу юлы ничектер, аны ошатып, үз итеп әйтә кебек иде. Башыннан хыяллану түгел, төшенә дә кермәстәй үтә дә тәвәккәл уй йөгереп узды: “Ул мине ярата, ярата!” Кыз күзен аска салып кына Вәлинурга карап алды. Егетнең иренендәге җөе бу минутта шундый якын булып тоелды ки, ул аны кулы белән сыйпаштырырга, алай гынамы, үбеп алырга да әзер иде. Вәлинур соңгы вакытта бик нык үзгәрде. Элек тә авылда күз өстендә каш кебек иде. Ул кунып йөргән кызларга берәү дә аннан рөхсәтсез кагыла алмый иде. Кунак кызлары да аның иләге аша уза. Ютубта да ул нинди уен теләсә, шуны уйнадылар. Хәзер бөтенләй азды. Аның үзен иң оста биюче, иң оста җырчы, иң оста уенчы, ин кыю һәм иң тәвәккәл егет солтаны итеп исбатлыйсы килгәне әллә каян күренеп тора иде. Мәхәббәт шулай бит ул, кешене үзгәртеп кенә калмый, таптый, изә, җелеген суыра, әллә нинди рәвешләргә кертә, әллә нинди гамәлләргә этәрә. Вәлинур да яраткан затының бит юган суын эчүне бәхет дип санау чигенә җиткән иде. Кем соң ул асыл егетнең төн йокыларын качырган бу гүзәл кыз? Юк, Мөкәррәмә түгел. Вәлинур өчен Мөкәррәмә фәкать чикерткә генә, сары томшыклы шыксыз кош баласы. Аның йөрәген башка берәү җилкендерә. Бу—Өммия! Фельдшер кыз. Шул өзә аның үзәген. Өммиянең Минзәлә медицина техникумын тәмамлап. Түбән Сөн авылына җибәрелүенә әле ике-өч кенә атна. Бер күрүдә әсир итте кыз Вәлинурны. Дөрес, чибәрлек ягыннан авылда Өммияне уздыручылар да бар. Шул ук Мөкәррәмәне дә, әнә, фәрештә үбеп үстергән. Тик читтән килгән кызны авылныкылар белән чагыштырып буламы соң? Үзе укыган! Ә киеме? Андый киемле кызларны кинода гына күрерг ә мөмкин Аягында кунычы балтырына сыланып торган йомшак хром итек, өстендә чем кара кыска итәк, ап-ак кофта Ул аяк атлаулары әйтерсен лә. канатларын җәеп очып китәргә җыена Чәче бөдрә, үзе искиткеч мөлаем. Сөйләшкәндә бит очындагы чокырлары уйнаклап-уйнаклап ала. Мөгаен, авызы уймак, бите коймак дип шундыйларга карата җырлыйлардыр Вәлинур ана көннәр буе карап утырыр иде. һич ялыкмас иде Тик кыз бер кешене дә аермый, һәркем белән дустанә мөнәсәбәттә Кич чыкмый, клубка йөрми Күрәсен килсә, медпунктка барырга кирәк Ә анда һәрвакыт кеше була Вәлинур да теш сызлый дигән хәйлә белән барып каралы Фельдшер: —Сезг ә район хастаханәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.—дип. бер кәгазь кисәге тоттырды. Ник бер мәртәбә елмаеп карасын? Икенче баруында Вәлинур үзен кыюрак тотты. Кызны төрле мәзәк сүзләр белән көлдерергә гырышып каралы Ә ул һаман шул термометрлары, дару-сарулары белән кайнаша, авызыннан сүзне ыргак белән тартып чыгарырга кирәк Нишләргә сон. нишләргә? Тагын буш кул белән китәргә туры килә микәнни инде'’ Юк. ходай бар икән, хәленә керде бит тәки, рәхмәт төшкере Ишек тоткасына ябышкач кына кылт итеп пунктның өйалды идәне хәтеренә төште Хикмәт шунда, моннан алдагы фельдшер чергән идән сайгакларын алыштыру артыннан озак кына йөргән иде Җитешә алмый калды, үзен икенче авылга күчереп куйдылар Ул аны әйтеп калдырган булырга тиеш Мө! аен. әлеге мәсьәлә бу чәчбине дә кызыксындыра торгандыр. Кылын тартып карау зыян итмәс - Пунктта култык таягы бармы'? дип сорады Вәлинур үзенчә бер шуклык белән Кызнын кашлары биешеп алды Күзләрендә-—гаҗәпсенү —Кирәге чыгып куюы бар, дип шәрехләде Вәлинур үзенен соравын Кемгә, мәсәлән'' - Үзеннән дә ерак йөрмәс Әнә. өйалдының идән сайгаклары шартлап сынарга тора. Чергән идән шартлап сынмый, билгеле, шулай да егет морадына нреште Кызнын җитди йөзенә күбәләк кунды —Ә-ә. аны әйтәсез икән.. Ярдәм итә алам.—диде Вәлинур түрәләрчә борынын чөебрәк андый мөмкинлекне 1абарга була . Ләкин кыз уңганлыгын күрсәтеп өл1ср1ән икән инде Рәхмәт, авыл Советы бу хакта белә, оста карап китте инде, днде Хәмзәме'* Мин аның исемен сорамадым һай шома кыз. балык кебек кулдан шуып төшәргә генә тора Мона кадәр аны бер мәртәбә дә кире какканнары юк иде әлс Алай гынамы, "яратам" дигән сүзләрне кьплар үзләре ишеперо иде. Г>у чибәркөй белән нишләргә сон'* Бер генә минугка да исеннән чыгым тормый бнт Медпункттан Вәлинур туп-туры колхоз остаханөсенө. яшьтәше Хәмто янына юнәлде Сугышка кадәр монда анын әтисе, тагын берничә кеше тшлн иде Көпчәкләр ясыйлар, лут а бөгәлор, арба-чана төтәтәләр Кыскасы, хуҗалыкның ат ач-гашка бәйле бөтен хаҗәтен үтиләр иде Хәзер бу эшләрнсн барысы да титак Хәмзә җилкәсенә калды. Анын сул аягы тезлән язылмый, атлаганда авып түнеп китә Хәмзә ниндидер «ур гына рам1а 1вкта кадаклый иде Ишек уемында Вәлмнурнын төз гөүләсс күренү! ә авызын чабатадай ерып, гакьыдарга кереште Кыллар днсп чыккан нем. кызыл бодау абдарда. дшән ди берәү Бнк әйбәт булды әлс сугылуын, яшьти. әйдә, тот тактамын арт башыннан, ярдәмче кирәк диеп бригадирга күнме ялындым, колагына да »лмәй 11орсо була сон бу1 * дип сорады Вәлинур Макгау тактасы Синең күек алдынгыларның сү-рәюм зләрга. ди. Сафура апа ясарга кушты Кызыл ситсага төргәч, менә дигән бу ла ул Тагын нинди кичектергесез пиләрен бар ’ дип ерактанрак суктырды Вәлинур Хәмзә колак артына кыстырылган каләмен алмыйча тиа башын кашып торды Эшмен андые-мондые юк инде анын. «шыи, ватык рамнар күпме җыелды, өнәтрәк. көпчәкләр кулын гына җитешсен 62. М А Р А Т —Тагын? —Ат дагалаганда бака күек ботын кыстыручылары да табыла. Пунш идәнен дә мина тагып куйдылар әле менә.. —Такталарың бармы соң? —Ни сүләйсең син, авыл Советының бете дә юк ич аның, анысы синнән инде, яшьти. —Миндә Әндри казнасы юк,—дип, Вәлинур сүзгә нокта куйды. Ул кирәкле мәгълүматны алган иде инде. Башындагы нияте дә өлгереп җитте. —Яшьти, кая болай кабаланасың, юньле-башлы тел дә кашымадык бит әле,—дип сөйләнеп калды Хәмзә. —Телеңне тешеңә кыстыр,—диде Вәлинур. Бу сүзләрне әйткәндә ул ишекнең теге ягында иде инде. Вәлинур ниятен гамәлгә ашырырга тотынды. Башта идән сайгакларын колхозның алма бакчасына ташып куйды. Беренчедән, монда аулак. Икенчедән, медпунктка киртә аша гына сикерәсе. Арып-талып авыл халкы төнге йокыга талуга, ул эшкә кереште. Пунктның йозагы әйле-шәйле генә иде, йодрыкка да чыдамады. Складтан элмә лампа алып килгән иде. шуның яктысында тирләп-пешеп иң элек чергән сайгакларны куптарып ташлады, аннан соң алар урынына яңаларын җәйде. Хәмзә шикелле оста булмаса да, барыбер әмәленә китерде, ике-өч сәгатьтә башкарып чыкты. Иске такталарны амбарга илтеп куйды, алар исәп-хисап өчен кирәк булачак. Аның гамәлен, әлбәттә, рәис хупламаячак, нигә миннән узып, рөхсәтсез-нисез колхоз әйберсен әрәм-шәрәм иттең диячәк Вәлинур җавапларын да әзерләп куйды: “Медпункт колхозчыларга хезмәт күрсәтә бит”,—дип, рәиснең авызын каплаячак. “Нигә син?”—дип сораячак ул, билгеле. “Мин комсомол члены ла, буш вакытымда җәмгыятькә файдалы хезмәт белән шөгыльләнәм икән, бу хуплауга гына лаек”,—диячәк. Вәлинур баскыч төбендә тәмәке көйрәтеп тан аттырды. Аның әле болай иркенләп кояш чыгуын күзәтеп торганы юк иде. Җәйнең көз белән очрашу вакыты Әмма көз әле ишек кагарга гына чамалый. Әлегә барысы да җәйдәгечә. Әнә, авылны тузанга күмеп көтү чыгып китте. Шуның артыннан ук атларны алып кайттылар. Кеше пунктка эшкә барышлый сугыла. Берәүләр күзенә тамчы салдыра, икенчеләре дару каба, укол кадаттыра. Шуна күрә Өммия иртән иртүк килә. Кайвакыт аеруча нык ашыгучылар аның үзен дә көтеп алалар. Шунлыктан, баскыч төбендә Вәлинурны күргәч кыз һич тә гаҗәпләнмәде. —Берәр нәрсә булдымы әллә?—дип кенә сорады. —Нигәдер эчем бора,—диде егет мутланып. —Әйдәгез, узыгыз, мин хәзер, кулымны гына чайкыйм да.. Алар өйалдына үттеләр. Күзе үткен икән Өммиянең, үзгәрешне шундук күреп алды, башын борып, Вәлинурга сораулы караш ташлады. —Кабул итеп ал,—диде Вәлинур,—дәгъваларың юкмы? Кыз аптырап китте, беравык ни әйтергә белмичә торды. —Нигә инде... —Безнең авылда шулай, туташ, кызларны өркетеп сыныйлар,—диде Вәлинур һәм дөп-дөп басып ишек катына юнәлде. —Вәлинур, бер генә минутка,—дип туктатты аны Өммия. Алар бер-берсенә карашып тордылар. Кызның күзләре дә йөзе кебек үк мөлаем иде. Карашы беренче кар кебек йомшак, мәрхәмәтле. Бу мизгелдә ул сөеп туймаслык иде. Вәлинур аның кулларыннан алды, куйнына кертмәкче булды Өммия дерелдәп китте, йомран тизлеге белән егетнең кочагыннан чыкты. — Вәлинур, тынычланыгыз әле, аңлашыйк әле,—диде. Өммия еш-еш сулый иде. Күрәсең, ул да үзен көч-хәл белән генә тыеп тора иде —Аңлашыйк соң,—диде Вәлинур. —Сез миңа ошыйсыз,—дип дәвам итте Өммия,—без, мөгаен, бер-беребезгә пардыр. Ләкин... —Нәрсә ләкин? —Әйдәгез, дус кына булып калыйк —Яраткан кеше белән дус булып була димени? Яраткан кешене яраталар аны. үбәләр., кочалар... Кьпнмн иреннәре калтыранып куйды. Була,—диде ул,—үзенне кулга алырга гына кирәк Зоя Космодечьянская шикелле, без комсомоллар ич —Ә нигә дус кына? Чөнки мин фронтка китәргә гариза бирдем. Вәлинур Бүген-иртәгә чакыру кетәм. —Минем лә тиздән унсигезем тула —Шулай булгач сон. Кызык та икән бу г ыйшык тотучының хәлләре Йокыдан уянып өлгермисен. I ыйшкын инде күз алдында тора, әйтерсен лә, сагалап кына йөри Ятсан да. торсан да, утырсаң да, барсан да уеңда һаман сөйгәнен. Ул әйбәт тә, матур да, булдыклы да. көчле дө, мәрхәмәтле дә Ни генә очып килми хыял канатларында. Дөресендә исә. мәхәббәт беркайчан да мәрхәмәтле була алмый Кайсыдыр аксакал әйткән, имеш. "Оҗмахка юл җәһәннәм аша”, дигән Мәхәббәт тә шулай Анын сагышлары, борчулары түбәдән аша. Мәхәббәт башкача була атмый Болар Мөкәррәмәгә дө киләчәк Ә хәзергә ул бетмәс-төкәнмәс шатлык, күнел күтәренкелеге генә кичерә иде Дөнья шундый күркәм, шундый пакь, шундый шәфкатьле—җырлыйсы, биисе генә килеп тора Бер урында секунд та утырып тора ашый, чабыш атыныкы шикелле йөрәге кага. Иртән зшкө киткәнче ялт иттереп идәнсәкеләрне юып чыгара, суын ташып куя, әнисенә кыл да кыймылдаттырмый. Эштә до алны-ялны белми, ут уйната. “Синен әле буыннарын ны1ып бетмәгән, ул кадәр каударланма”,- дип тә карыйлар, юк. колагына да злми. зур-эур капчыкларны җилтерәтеп кенә йөртә. Хөтсездән инде аның Вәлинурны якыннан күргәне юк. Ул ашлык киптерү пунктына килгәндә йә йомыш табып китеп бара, йә ниндидер аулак урынга керен поса. Урамда күренсә дә кырт борылып кире якка элдертә. Вәлинур моны үзе белсә, шаккат ыр иде. Чөнки анын йөрәг с Өммия дип тибә, ана Өммия кирәк. Егеттән аермалы буларак, Мөкәррәмә кысыр мәхәббәткә дө риза. Дөресрәге, анын әле яратунын. сөешүнең тәмен, ләззәтен гатын караганы юк Шуна күрә ул анын өчен гатлы хыял гына булып кала бирә Базар көнне Мөкәррәм.» Мөнҗияләрдә кунды. Дус кызы ана чүпрәк-чапракларын күрсәтте. Тегү-чигүгә бик оста ул. кулы ятын тора. Анын әнисе дә авылда бер тегүче Аяклы машиналары да бар —Мин зуррак кызлар! а да кулъяулыклар чигәм,—диде Мөнҗия.—сорыйлар, кем вәгъдә бүләгенә, кем сабан туена.. Арадан аеруча ак батне кулъяулык ошады Мөкәррәмәгә Чит-читләрс челтәрле Нәкъ ургасында кызгылт күзле, ал юмшыклы пар күьзрчен сурәте төшерелгән. Бсрберсенә карашып торалар. Шундый мөлаемнар, шундый чибәрләр, уч төбенә утыртып кына йөртәсе кило үзләрен. —Күгәрченнәр бервакытта да ташлашмыйлар, .пие Мөнҗия —Минем дә тырнакларга күгәрчен сөте бик еш төшә, ишәдер гуры 1ына килеп бетми, яна кисм сирәк эләгә, дип ялгап китте Мөкәррәмә дустынын сүзен Анысы башка, —диде Мөнҗия,—мин мәхәббәт турында әйтем —Синең берәр малайга кулъяулык биргәнен бармы ’ днп кызыксынды Мөкәррәмә үз чиратында Башта ү злоре бирсеннәр әле. пие Мөнҗия —Нигә, кызларга башлап бүләк бирү ярамыймыни'’ Җүләр. үзеннән көлдерергәме? Бер үпкәнгә кулъяулык бирде дип сөйләп йөрерләр иде бугай Син бик күп беләсең,- дип көнләшеп куйды Мөкәррәмә Мин бит бишенче класстан бирле үк кунып йорнм, .тиде Мөнҗия Анын бу сүзләрендә горурлык хисләре ярылып ята иле Мөкәррәмә Мөнҗияләрдән бик рухланып, канатланып кайтты Кичләрен үзе дә чшү чите башлады Болары әле өйрәнчек кенә иде. аерым-аерым атламнар, чү пләмнәр сурәтләр.Ө күңеленә, кулына энә тоткан көннән алып, сөйгәнемен җанын эретердәй бик |үмл бер кулъяулык чшү хыялы кереп утырган иде Ул ана һич тынгы бирми мәхәббәт шикелле һаман йөрәген җилкетеп гора Шикләнү с дә бар булдыра алырмы. хисләрен аңлатырлык алымнар табып җиткерерме? Вәлинур бик четерекле егет, ошатмыйча кире боруы да ихтимал. Ниһаять, икеләнүләрне читкә куеп, тәвәккәлләде Мөкәррәмә. Ай дигәндә кулъяулык әзер иде инде. Ләкин нәкъ шушы көннәрдә аның канатын каерып, Кәшифә ачы хәбәр җиткерде. Әбәтләп утырулары иде. Ризык көндәгечә ипи. бәрәңге, сөт. Шөкер, быел икмәк уңды, акмаса да тама. Хезмәт көненә икешәр йөз граммнан ашлык бүлделәр инде Хөкүмәт планы арттырып үтәлсә, тагын өлеш чыгармакчылар, ахры Мөкәррәмәләрнең кишерләре унды. әнисе бөрмәкәенә көн дә бер-нке кишер салып җибәрә Кәшифә кыяклы суган алып килә. Шуларнын барысын бергә кушкач, менә дигән табын оеша, ашъяулык туп-тулы була. —Ишеттеңме, безнен тәти егетебез брач кыз артыннан чаба икән бит, кичә төн чыкканчы пунктка яңа идән җәеп куйган.—диде Кәшифә. Мөкәррәмәнең авызындагы кабымлыгы тамагына тыгылды, бермәл йотып җибәрә алмый торды. Чөнки ул кем турында сүз барганын шундук төшенеп алган иде Вәлинурны Кәшифә генә "тәти егет”дип йөртә. —Ул кызның борынына тугыз күркә кунарлык ич анын,—диде Мөкәррәмә бар ачулы мыскылын шушы сүзгә салып. —Танавы олы булса да, брач дигән исеме бар анын. үскәнем, культурнай, синен белән минем күек җилдә бит ярып йөрми Шушы сөйләшүдән сон Мөкәррәмәнең үз-үзен тотышы бермә-бер үзгәрде. Элек сөйгәненең күзенә күренергә дә оялып йөргән кыз. хәзер анын артыннан тотам да калмый күзәтеп йөри Менә бүген дә клуб почмагына сыенып сакта тора. Әлегә кадәр Вәлинур белән Өммияне бергә күргәне булмады. Бу аны сөендерә дә. көендерә дә Яратышсалар, кичәләргә бергә чыгарлар иде, бүтәннәр шикелле бергә-бергә биерләр иде. дип уйлый. Димәк. Бәлкем. Вәлинур кызнын фатирына куна барадыр"’ Брач дигәннәре Фазилә әбиләрдә яши Анын өе иркен, такта белән бүленгән Егет кертергә бик уңайлы. Бәлкем. Әнә шул “бәлкем” Мөкәррәмәгә ышаныч бирә дә инде Шул дөрескә чыкса, үзен бәхетле кызлар рәтендә дип исәпләр иде. Аның яныннан титаклый-титаклый сәвит Миһран узып китте, һәр шимбәдә сәгать кичке унда яшьләрне клубтан үзе куып тарата. Кич озак йөреп, йоклап калмасыннар, янәсе. Беренче урында күңел ачу түгел, эш булырга тиеш. Әле сугыш чыккан мәлне клубны бөтенләй ачтырмый азапладылар. Мәскәү янындагы җиңүдән сон гына бераз тезгенне бушаттылар. Күп тә үтмәде, дөбер-шатыр килеп клубтан яшьләр ишелеп чыга башлады. Сөн урамына таба борылучыларны энә күзеннән үткәргәндәй итте кыз. араларыннан Вәлинурны эзләде. Ә ул күренмәде. Әллә абайламый калдым микән, мин күрмәгәндә китеп бармагандыр ич. дип борчылды. Югыйсә, бик уяу торган шикелле иде Юкка гына хафаланган икән. Клубта ут сүнүгә, мөдир күренде, анын янында Миһран белән Вәлинур да бар иде. Быдыр-быдыр сөйләшеп тордылар да. һәркайсы үз юлына китеп барды Мөкәррәмә Вәлинурга иярде Фазилә карчыклар ягына каерылырмы, өйләренә таба атлармы? Егет исә бөтенләй икенче кешенен капка төбендәге эскәмиягә барып чүмәште. Озак кына тәмәке төрде, чакма ташын да озак кына чыжылдатып азапланды. Ниһаять, кабызды ахры, авызына кисәү шикелле ут кубызы элде. Курыкмый да икән, ут күрсәтмәскә кушалар ич. штраф салалар. Тәрәзәләрне дә каплаталар. Шуларга каран, немец самолетларының авылны бомбага тотулары ихтимал, имеш. Вәлинур авыз эченнән генә ниндидер көй мыгырдый, ара-тирә уфылдап куя. төкеренеп ала. Мөкәррәмә аны ябалдашлары җиргә кадәр салынып төшкән карама агачы ышыгыннан күзәтеп тора. Караманың кәүсәсе читәннең эчке ягында булса да. ботаклары ярл ы урамны диярлек биләп тора. Тынын да курка-курка гына ала. Вәлинур күреп алса, ни .тип җавап бирер9 Берара җил исеп китте. Яфраклар шыбырлаша-шыбырдаша гәпләшеп алдылар. Күрәсең. Җилбикә яфракларны гына түгел, болытларны да тузгытып җибәргән иде. ай да оялып кына йөзен ачты. Дөнья яктылыкка чумды. Ниндидер әкият н шәһәрчекне хәтерләтеп, караңгылык эченнән йокыга талган авыл урамы, ике яклап тезелешкән йортлар, каралты-куралар калкып чыкты. Көтүче чыбыркысы буе булып сузылган күләгәләр артында әллә иин;ш пәри чатлары яшереш ондер. хәзер йөгереп чыгарлар да җырлап-биеп китәрләр төсле Шулай да, Җизбикәнең больпларны төбе-тамыры белән болгатып ташларга көчкуәге житеп бетмәде, ахры, гирә-якка янә кара пәрдә төште Нәкъ шушы вакытта читән буенда эт өреп җибәрде Мөкәррәмә чырылдап яктыга ыргылды Үч иткәндәй ай да балкып китте. —Нәрсә, тешләдеме әллә?—дип. Вәлинур кызнын каршысына килеп басты. —Җу-у-ук.—дип сузды Мөкәррәмә, үзе дер-дер калтырана. Ул эттән бик курка иле Югыйсә, тешләгәннәре дә юк. Була бит шундый сәбәпсез шомланулар Ләкин бу минупа Мөкәррәмә эткә караганда да егстнен сорауларыннан күбрәк курка иде Төнге урамда япа-ялгыз яшерснә-яшеренә йөрүен аңлатыр хәлдә түгел иде ул. Бәхетенә, Вәлинур төпченеп тормады —Менә шулай, Мөкәррәмәкәй,—дип. көрсенгәндәй генә итте, гүя серен ачып салырга тели Кызнын үз гаме -Вәлинурның ана исемен әйтеп мөрәҗәгать игүе барсын да оныттырды. Мона кадәр һаман "чикерткә'' иде бит әле Әмма иң зур шатлыгы—егетнең менә шулай ялгызы гына утыруы иде Өммия артыннан чабуы дөреслеккә туры килми түгелме соң? Әгәр хак булса, берүзе төнен тәмәке суырып уздырмас иде. сөйгәне янына барыр иде —Егетең кая, шулай бик оялчанмыни'’—дип сорады Вәлинур Ул Мөкәррәмәне карама ышыг ында егет белән юаныгт торган, дип уйлый иде. ахры —Бернинди дә егетем юк минем.—диде Мөкәррәмә —Ә нишли идең сон ялгыгыи гына карама ышыгында'’ —Син үзең дә ялгызын гына утырып торасың бит әле —Алайса кайтышыйк, иртәгә бәйрәм түгел.- -дип. Вәлинур кисәк кенә әңгәмәне өзде.—Кызыл олау буласы. —Кипкән бодай күп.—диде кыз.—икс кызыл олауга җитәрлек —Беләм,—диде Вәлинур,—алай да йоклап кала күрмә Мөкәррәмә өенә тыныч күңел белән кай тты Төш тө күрмичә рәхәтләнеп йоклады Өшкә килгәч тә язгы чыпчык шикелле чыркылдады Кәшифәнең сөтле шешәсен яшереп куеп, бер мәзәк тә ясап алды. Тегесе: "Кар базы авызында онытып калдырганмын икән, кибәк баш", дип кайтырга ук җыенган иде. Мөкәррәмәнең ерык авызын күргәч кенә хәлгә төшенде. - Кызый, үчен кайтарам әле мин моның, дип бармак янады Сүз иярә сүз чынап, әбәт вакыты үткәнен сизми дә калдылар Кәнсәләрдән Вәлинурны эзләп килмөсәлар. әле һаман тел кашып утырган булырлар иде. Амбардадыр, безнең янда алай озын-озак кәнфитләнсп тормый ул. ай күрә, кояш ала,—диде Кәшифә —Бәрәч, мин шуннан киләм ласа, андагылар сушилкада диделәр —Әтекөйгснәм, анда да. монда да баш күрсәтмәгәч, брачы янында инде. Таһир белән Зөһрә булдылар тәки, чукынмышлар Мөкәррәмә "Юк. ул аның янына йөрми дип кычкырып җибәрә язды Ләкин телен тешләп булса да түзде, серен ачмады "Каян беләсең дип сораулары да бар бит әле. Кичкә кадәр башын да күтәрмичә ипләде лә ипләде Күңелендә кырык төрле уй. Уйланган саен шөбһәсе көчәя генә барды. Иртәрәк тынычланды бугай ла ул Мөгаен. Вәлинур әлеге төнне теге олы танау янына ашыккандыр Кайтышыйк, имеш, иртәгә бәйрәм гүгсл. янәсе Төлке Кәкре каенга сөяде дә китте, ә ул шуның тасма Iелеггә ышанды Мекәррәмәкәй дигән була бит әле җитмәсә Китек ирен Мөкәррәмә бу кичтә урынын үзгәртте. Фазилә карчыклар ихатасы янына барып басты Анык ое С 'өнгә аяк терәп утыра. Капка каршында пар тирәк Авылның бөтен каргасы диярлек шунда оялый Башкалар өй түбәсен черетә, бәбкәләргә тияләр дип, ояларны туздыралар, каргаларны куалар Фазилә карчык исә, киресенчә, кошкайларым дип кенә юра Хәзер каргаларның көтү булып оешкан чагы, хәтта төннәрен дә тынгы бирмиләр, кубып-кубып алалар Мөкәррәмәнең каргалар;» көне юк. күзләрен онландырып ул әйдәш кызны кете Үзе гсиоме. әллә азгын мал кебек Вәлинурны да ияртеп кайтырмы ’ Песиләр дә бар икән алс монда. Берсе йомгак шикелле Мөк.зррәмәнен аякларына —Мияу-мияу... Кыз аны кулына алды. Дер-дер килә мескенем. Әллә куркытканнар, әллә өшегән. Төннәрен салкынчарак бит хәзер. Сентябрь борын төбендә. Мөкәррәмә мәче баласын кулыннан төшереп җибәрде. Чөнки сөйләшә-сөйләшә кемнәрдер капка янына килеп туктады. Ул аларнын сүзен аңышмады, чөнки ара ерак кына иде. Әмма өзек-өзек ирешкән көлешү авазларына караганда, мөнәсәбәтләр инде майланган булырга ошый Капка төбендә озак юанмадылар, шыпан-шыпан гына басып өйалдына кереп киттеләр. Менә кайда үтә икән Вәлинурның төннәре. Тотылдың бит, астыртын урыс. Алдакчы! Кеше белми сөйләми инде ул. Хәер, аннан аңа ни файда? Их, Вәлинур абый, Вәлинур абый, бел, сине беркем дә, бервакытта да минем кебек чын ярату белән яратмас. Өммия сиңа тиң түгел. Ул укыган кеше, аңа үз ише кирәк. Чистый акылың томаланды, үкенергә туры килмәгәе әле, терсәк якын да, теш кенә җитми Миңа нишләргә соң хәзер? Кая барыйм, кемнең күкрәгенә башымны салыйм? Синнән башка тормышым юк бит минем, аңлыйсыңмы шуны, Вәлинур абыкаем? Юк, аңламыйсың. Аңларга теләмисең дә. Чөнки син бөтенләй башка берәүне назлыйсың, башка берәүне иркәлисең, сөясен. Сезнең Өммия белән җитәкләшеп баруыгызны күрү күкрәгемә хәнҗәр кадау белән бер ләбаса! Мөкәррәмә тирәк күләгәсеннән чыкты да, Сөн сукмагы буйлап түбәнгә таба төшеп китте. Уенда ни-нәрсә—бер Аллаһы үзе генә белә. Сөн бу урында борылыш ясый. Язгы ташу вакытында югарыдан бер-берсен куышып килгән боз өере ярны шактый җимергән, ашаган иде инде. Болайга китсә, авылыңны да ишеп төшерер бу котырган Сөн. Кызның күңелендә бөтенләй башка уйлар иде, ахры. Менә ул түбәнгә үрелеп карады. Су өсте шыксыз иде, дулкыннар ярсу җил куып йөрткән болытлар шикелле бер-берсенә килеп орыналар да, күбекләрен ярга сылыйлар. Гөп тә гөп. Мөкәррәмә артка чигенмәкче булды, тик соң иде инде, башы әйләнеп китте дә, түбәнгә тәгәрәде. —Әнкәй, әнкәем. . Аның тавышын дулкыннар читкә җибәрмәде, үзләренә ялмап алдылар. Бәхетенә, бу урын сөзәгрәк иде. Бераздан ул үзенең исән-сау икәнлеген аңлап алды. Бар көчен җыеп сикереп торды да кабалана-кабалана кичү турыннан өскә үрмәләде. Мөкәррәмә бу вакыйганы берәүгә дә белгертмәде, хәтта әнисе дә сизмәде. Вәлинурга да кискен карар чыгарды—онытырга! Күңелдән чыгарып ташларга! Өммияне исә әлеге кичтә Вәлинур түгел, ике-өч көн элек налог агенты булып эшли башлаган яралы капитан Нургата Фәйзуллин озатып килгәнен ул белми иде. Нургата районнан килеп төшүгә ярасын бәйләтергә дип медпунктка сугылган иде. Өммия аны бер күрүдә ошатты. Фронтовик. Офицер. Орчыктай төз гәүдәле. Үгезне дә мөгезеннән ала торган икән. Очрашу турында сүз кузгатты. Ә кыз тәкъдимне кабул итте. Фронтка әле бүген-иртәгә генә алырга тормыйлар, монда да кеше кирәк, диләр. Авыл фельдшерларына тимәскә дигән күрсәтмә дә килгән, имеш. Сугышка алып киткәнче Вәлинурларны районга өч көнлек “уен"га җыйдылар. Беренче мәртәбә чын хәрби мылтыктан атып карадылар, окоп казыдылар. Соңгы көнне алар алдында хәрби комиссар чыгыш ясады. —Хәзер ил язмышы Иделнең түбән агымында, Сталинград шәһәре тирәсендә хәл ителә,—диде ул,—сез беләсез, Мәскәү янында фашистлар максатларына ирешә алмады Иптәш Сталинның зирәк җитәкчелеге нәтиҗәсендә Кызыл Армия тарафыннан тар-мар ителделәр. Шуның үчен көньякта кайтармакчылар. Ныклы ышаныч белән әйтә алабыз, 1942 елның 17 июлендә башланган Сталинград кампаниясе дә немец илбасарларына үлем алып киләчәк. Анда хәзер аяусыз оборона сугышлары бара. Сез менә шундый ифрат та җаваплы чорда фронтка алынасыз. Сезнен команданы да шул юнәлешкә тәгаенләп торабыз Егерме дүртенче елгылар авылда егермегә якын иде Берәм-берәм чүпли торгач, табак төбенә өчесе генә сыланып калган булып чыкты. Вәлинур. Газыйм, Салих. Чират аларга җитте. Газыйм белән Салих терлекчелектә эшлиләр иде, аларга китү уңаеннан эшләр тапшырып мәшәкатьләнәсе булмады. Вәлинурның исә “уен”нан соң бирелгән ике көне дә алыш-бирсш белән үтте диярлек Шуна күрә хушлашып-саубуллашып йөрергә чамасы да калмады Ө китәсе көнне иртән авыл әйләнделәр Вәлинур һаман бер җырны кабатлады. Мин киткәч, кемнәр иркәләр. Син сандугач баласын. Басу капкасы төбенә бөтен авыл җыелган иде Елашалар, җырлашалар, гәпләшәләр Вәлинур гына үт-үзенә урын таба алмый. Билгеле инде. Өммия дип өзгәләнә ул. Ә Өммия күренми дә күренми. Мөгаен, килмәстер дә инде. Нургата моннан алда гына “Нишләп ул көзге әтәч гел синен яныңда әвәләнә?”.—дин ризасыхтыгын белдергән иде Мөкәррәмәнең дә йөрәге урынында түгел. Үпкәләре онытылды Ул кич утырып чиккән кулъяулыгын Вәлинурга бүләк итәрмен дип ниятләп килгән нде Ана атап чикте ич Мөкәррәмә бу кулъяулыкны, һәр бизәгенә анын саф хисләре салынган “Кулъяулыгым сине дошман ядрәләреннән саклар, түш кесәңдә генә йөрт",—дип әйтмәкче иде. Эченнән генә булса да “Минем сөюемнең билгесе , -дип гә өстәячәк, билгеле. Тик Вәлинурны әнисе бер генә минутка да үзеннән читкә җибәрми, эчеп исерер дип шикләнә иде ахрысы Шулай да соңгы минутта Мөкәррәмә бар кыюлыгын җыеп. Вәлинур янына килде. —Ә-ә, чикергкә!—диде егет битараф кына Исән йөрегг сау кайтырга насыйп булсын. Вәлинур абый, -диде Мөкәррәмә яшь аралаш — Менә Аның сүзе шушы урында өзелде, чөнки авыл Советы рәисе Миһран ӘхмәдишамныңКузгалабыз!—дигән әмере яңгырады Кешеләр кочаклаша, елаша башладылар, гармунчы гармунын тартты Вәлинур әнисен кочаклаган килеш, карлыккан тавыш белән җырлан җибәрде Олау кузгалды. Мөкәррәмә кулъяулыгын кайнар күкрөгенө кысып, бер читтә ялгызы басын калды Борылышта иң элек пароходның чөгә бальп ыттыкы шикелле очлы борыны пайда булды Аннан сон зурайганнан- зурая барып, ниһаять, бөтен сыны белән ике яр арасына япы Өч мәртәбә озын итеп кычкыртты да куласаларын шап-шоп бәргәләп, тукталышка габа елышты Халык корт күчедәй выжылдап, трап алдына ябырылды Этешәләр, гөргешәләр. кычкырышалар. Назад! —дип кычкырды шкипер Сәрби яшеялс-зәнгәрле гавышы белән На зад! Стрелять булу! Сәрбиисн мылтыгы юк. әмма авыл кешеләрен куркытырга шул кырыс сүзе дә җигеп гора. Хәзер дә тынып калдылар Әҗөкүлнең ни хатын, нн ир кешесе шушы икән. дип. ү залдына сөйләнеп алды Нәгыймә. Мөкәррәмәгә мөрәҗәгать итеп Кызым, әйберләреңне урлата күрмә, парахутга бурлар күн була, диде Ярар инде, әнкәй. 1сл бер сүзне кабатлама Кайвакы г кабатласаң да гамаш а г ына туры килә әле у т. син парахугларда йөргән кеше түг ел. кы зым. дигг. Нәг ыимә үзенекен сукалады Мин куркам. Мөкәррәмә, батмабыз микән без. дин. Сәмига да шикләнүен белдерде Куркуы хактыр да, йөзе кәгазь кебек булып агарган Пароход бага димени, исәр, ялгаш түгел лә ул сиңа н, н г.г 1141,1 янә кноөтяее итте Аң булыгыз, алмаш-тилмәш кенә йоклагыз, әйберләрегезне урлата күрмәгез —Өнкәй, ишеттек бит инде Барып җитүгә хат яз. кызым Бу турыда да мен к«1 сөйләштек инде, әнкәй Укырга-нитәргө кыстый башласалар, ри залашма, әткәй фрунтпз. әнкәем бер үзе генә калды диген. Бетне укырга җибәрмиләр бит, әнкәй, никә җибәрәләр Ниһаять, Сәрби тавыш көчәйткеч калай нәмәстәсен кипшенгән иреннәренә терәде —Марш! Отставить! Чират белән генә! Озатучылар на месте! Халык этешә-төртешә пароходка тулды. Күп сыман тоелсалар да, эчкә кергәч, барысы да урнашып бегге үзе. Мөкәррәмәләр койрыкка (пароходның арткы әчешен халык шулай дип йөртә) урнаштылар Монда ачык һава, жиләс. Тирә-якны күзәтеп барырга да уңай. Кызлар пристань күздән югалганчы, тырыша-тырыша, яулыкларын болгадылар. Пассажирлар инде тынычланды Кайсы ашый, кайсы йоклый, бәгьзеләре әңгәмә кора, һәрберсенең үз шөгыле Мөкәррәмә тимер рәшәткәгә таянып, елгага текәлгән Куласалар киң канатлары белән суны берара бөтереп-бөтереп торалар да, ургылдыра- ургылдыра артка куалар. Су чыдаша алмыйча кайный башлый, әйтерсең лә астына ут якканнар. Ә ян-яктан пароходны бару уңаена жеп булып сузылган ике ак башлы дулкын озата бара. Карыш та калмыйлар, яр читләрен капшый-капшый пароход артыннан йөгерәләр генә. Кояш та аларга ияргән, пароходның әле бер ягына, әле икенче ягына чыга, дулкыннар өстендә җем-жем итеп уйный. Тик офык инде алланып килә, тиздән кояш бишегенә кереп ятыр. Бу ямансу көнне дә үзе белән Каф тау артына алып төшеп китәр. Вәлинур абый да шушы болыннарны, шушы әрәмәләрне күзәтеп барган бит инде Су өстендә аның күз нурлары да сирпелеп калгандыр әле Их. беләсе иде, кайда икән ул хәзер, нинди уйлар уйлый икән? Теге вакытта, тагын бер атнадан сез дә авыл белән хушлашырсыз, дип әйтсәләр, тилебәрән орлыгы ашаганмы әллә бу кеше дип көләрләр генә иде. һич көтмәгәндә килеп чыкты бит Бер көнне комсомол җыелышы җыйдылар, өченче көнне озаттылар да. Йомшак җәеп, катыга утыртуларын аңышмыйча да калдылар Хәер, барып җитеп, эшли башлагач кына моның төбенә төшенәчәкләр әле алар. Ә комсомол җыелышы сугыш вакытына хас булганча, бик күтәренке рухта үтте. —Кызлар өчен хәрби эш белән бәйле хезмәткә ике юллама килде,—диде секретарь шатлыклы хәбәр җиткергәндәй,—мин теләүчеләр күп булыр дип уйлыйм Әмма анын мөһим шарты да бар: бу урынга дәгъва итүчеләр физик яктан нык, таза булырга тиешләр. Фронт эше, үзегез беләсез... Шаулашып алдылар. —Нигә егетләргә барырга ярамый?—дип сорады Каюм,—үзем язылган булыр идем. —Егетләр фронт өчен кирәк.—диде секретарь.—Җә, кызлар, кемне беренче итеп язабыз? —Мине,—дип урыныннан сикереп торды Сәмига,—минем беренче буласым килә! Молодец, Хөрмәтуллина.—диде секретарь,—зур сәяси аңлылык күрсәттең Тагын... Ләкин ни хикмәттер, Сәмигага иярүче табылмады. Берара син языл да, син языл дип, төрткәләшеп тордылар. Файдасы тимәде. Секретарьның да тактикасы үзен акламады, шуңа күрә ул партия оешмасы һәм авыл Советы белән килештерелгән исемлеккә күз төшереп алды да, мәсьәләне тәгаенли төште. —Әмирова нәрсә уйлый?—дип, Мөкәррәмә ягына борылды —Мин әле уйлап бетермәдем,—диде кыз. Бу бик мөһим поручение, Әмирова,—дип, секретарь турыдан-туры басым ясауга кҮчте Поручение гынамы, партия наказы Тәкъдимнән баш тарту комсомолларча булмас. —Белмим шул... һи, исен китмәсен, ике айга куян тиресе дә чыдый,—дип, секретарь көлгән атлы булып кыланды. Белепме-белмичәме, аңа Сәмига ярдәмгә ашыкты Языл, Мөкәр, брач Өммия шикелле киенеп-ясанып кайтырбыз,—диде. Шушы сүз барысын да хәл итте. Аллаһы боерса. Өммия ише генә киенәчәкме сон Мөкәррәмә9 Борынына чиертәчәк ул әлеге мактанчыкның Менә шунда күрербез, Вәлинур кемгә карар икән? Эшнен калган ягын коры тоттылар. Төнгә каршы Нәгыймәне авыл Советына чакырып алдылар “Кызыма бит әле унбиш тә тулмаган".—дип аяк терәп каршы килүенә дә карамастан, җайлап-майлап аны да рнзалаштырдылар. имзасын алдылар Әи, Ходаем, талкыштай талкый бу сугыш.—дип зарланды Нәгыйме кайткач Әнкәй, син инде бигрәк, акчасы булыр ичмасам, өс-башны юнәтербез әзрәк, бөтәеп калырбыз,—дип әнисен юатты Мөкәррәмә Рәхмәт инде кызым, яхшы сүзенә, Нух каргасы очып җитмәс җирләргә китәсез бит, чит-я I якларда адәм типкелләренә калмасагыз ярарые дип көям —И, әнкәй, кешеләр фронтка да китә әле —Ярар инде алайса, синенчә булсын, әйбәткә юрыйк. Әнисе белән бик батыраеп сөйләшсә дә, аерылышу бер дә җинел түгел икән Ара ерагайган саен, күкелдә сагыш көчәя генә барды. Кичкә таба гел авыл гүрынла гына сөйләштеләр Көтү кайткандыр инде, инәкәй сыерны саварга чыккандыр инде,—дип яшьләрен корытып алды Сәмига.—Клубка барыр вакыт та җитә — Клубның гармуны ватылган иле. төзәттеләр микән?—дип. дустынын сүзен күтәреп алды Мөкәррәмә, әйтсрсен лә, авылдан чыгып киткәннәренә атна-үн көн вакыт үткән иде —Исен китмәсен юкка, мәктәпнекен алып торырлар —Тоттырыр безнен директор —Кара коелма аның өчен, Мөкәр, бер-ике кич такмакка биерләр Кызлар шулай сөйләшә-сөйләшә йокыга талдылар Нәгыймәнең алмаш-тилмәш дигәне исләренә дә төшеп карамады Казан аларны гчкелтем-төчкелтем сөремле һавасы, буяулары купшакланып беткән ала-кола трамвайлары, йөзләрен борчу баскан арык кешеләре белән каршы алды Ә кызларның исә беренче мәртәбә шәһәрдә булулары, шуна күрә кала бик күркәм, бик матур, бик зур булыгг тоелды. Мөкәр. кара оле, кара, биш катлы йорт,—дип шаккаггы Сәмига,—безнен авылның яш ыгг каланчасыннан да биегрәк бу - Кешеләрне күр син, Бинтбүкән базары днярссн Кызларны елга порты янындагы агачлыкта төркемнәргә бүлделәр Бер хәрби, командир булса кирәк, һәрберсенең янына килеп, кыскача I ына тәрҗемәи хәлләрен сораштырды Буталышып беттеләр Менә командир Сәмига каршына килеп басты —Әмирова!—дип таныштырды кы< пионерларча көр тавыш белән Минем исемлектә Әмирова берәү генә, сез каян килен чыктыгыз сон әле. дип сорады тегесе. —Әмирова!—дигг сөрән салды Сәмига янә Сез бер-бер шымчы түгелме?—дип, сафтагыларга күз кысты командир Ләкин куркак куяндай бөрешегг каткан авыл кыглары мәзәк анлар хәлдә түгел иде Үз фамилиясе урынына Мөкәррәмәнең фамилиясен әйтүен хәтта Сәмига үзе дә төшенмичә калды Башлык тәҗрибәле кеше иде. барысын да аңлады, төпченми генә алга габа узды. Моннан аларны гнмер юл вокзалына алып киттеләр Аралары шактый ерак икән, бара-бара күзләре күгәрде Зрҗинкә* аякны кырды, уф үлем,—дип гол буе зарланып барды Сәмига Боядагг бирле лаштыр-лоштыр килеп баргач, унлаганыем аны. диде Мөкәррәмә үртәлебрәк Инәкәй Юлдаш әкәеннән бер табак онга алыштырып алган иде, олырак булды шул. каһәр Түзәсең инде Аксак- туксак бер Сәмига гына түгел тис. күрәсең, командир ниндидер дуга сыман гнмер күпер янында кы парга ял бирде Җәрәхәтләрне бәйлөапереп. бераз хәл алып, янә кузгалдылар Станциядә аларны товар поездынын бер вагонына төяделәр Ул бик исле иде Бер кичкә кер мичкә, поезд юлла готкарланмаса. нке-өч сәгатьтән урынла булабы г. диде командир кызларның хәленә кереп Поезд калтырча арба шикелле шакы-шокы килеп бара, колаклары тонып бетте Өстәвенә, һава җитми, тын кысыла Чөнки вагонның тәрәзәләре юк. ә ишекне тышкы яктан бикләп куйдылар. Мөкәррәмә белән Сәмига вагонның иң түр почмагына кереп йомарландылар, яшь бәтиләр шикелле бер-берсенә елышып утыралар. —Минем елыйсым килә,—диде Сәмига. —Минем дә,—диде Мөкәррәмә. —Әйдә, елыйбыз. Аларнын күзләре инде күптәннән яшь белән тулган иде. —Бервакытта да инәкәемнең сүзеннән чыкмас идем.—дип мышкылдады Сәмига.—малларны да көтүгә үзем куар идем . —Безнен авыл оҗмах икән ул. исме?—диде Мөкәррәмә очкылыгы аша,—бу шәһәр дигәннәренең бернинди гыйлләсен дә күрмим. Дөбер-шатыр, тавыш-гауга... Сәмига дустының чәчләреннән сыйпап торды. Кулы йомшак, җылы иде. Рәхәт булып китте. —Әйдә. Мөкәр. ахирәтләр булыйк, серләребезне дә уртак итик.—диде ул. —Мин риза,-—дип. Мөкәррәмә Сәмиганы кочаклап алды. Караңгы иде. аларны берәү дә күрмәде. Кызларны әштер-өштер генә әмәлләп куелган бер ташландык сарайга кертеп урнаштырдылар Монда кайчандыр ана дуңгызлар асраганнар, эче бүлем-бүлем итеп бүлгәләнгән. —Уф, үләм, чучка исе,—дип Сәмига борынын җыерса да аны игътибарга алучы булмады. Сарайны яңабаштан җыештырып чыктылар: җир идәнгә салам түшәделәр, тишектошыкларны мүк белән ямаштырдылар, ватык тәрәзәләргә такта-токта кадакладылар. Кызлар кулы тигәч, ул кеше төсенә керде, яктырып, җылынып китте. Шушы эшләр беткәч кенә кемнен кайсы взводка теркәлүе, төгәл йокы урыны билгеләнде. Мөкәррәмә белән Сәмиганы беренче взводка язганнар иде. Барысы егерме биш кыз. —Минем исемем Зөфәр, фамилиям Камалов булыр,—дип таныштырды үзе белән взводный.—мина “иптәш командир” дип мөрәҗәгать итәрсез, чөнки сез хәрби эштә. Авыл гадәтләрен дә онытып торырга туры килер. Зөфәр тешләрен шыгырдатып куйды Аның кырыс һәм җитди йөзендә сүз белән әйтеп бетереп булмый торган ниндидер үпкә, ачу сизелеп тора иде. Яшь булуына да карамастан, кашлары арасында ике тирән сыр буразнадай ярылып ята. —Аксак, аксак.—дип пышылдашты кызлар. Зөфәрнең аксак икәнлеге болай да күренә иде. Шинсленен чабуыннан тик бер генә аягы чыгып тора. Гәүдәсе култык таякларына сыланган. —Мин фашист гадларны дөмектерү өчен барысын да эшләтәчәкмен,—дип. кулы белән һаваны ярды командир. Аның сүзләре туптан атылган ядрә шикелле шартлап- шартлап чыга иде.—Корычтай ныклы тәртип урнаштырачакмын, лодырьларга көн булмаячак. Андыйлар рәхим-шәфкать көтмәсен! Янә шул ачыкланды, политрук вазифалары да Камаловка йөкләнгән икән. "Көн сәяси әңгәмәләр һәм соңгы хәбәрләр белән таныштырудан башланачак".—диде. Бер сәгать вакыт хәрби әзерлеккә бирелә, калган ун сәгатьтә кызлар окоп казу эше белән шөгьгльләнәчәк икән. —Акча турысында бер сүз дә әйтмәде бит бу абый,—диде Сәмига борчылып.— күпме түлиләр икән? —Әле эш башламаган килеш нинди акча ул,—диде Мөкәррәмә бик белдекле булып,—акчаны ай азагында бирәләр инде аны... Кызлар әле һаман акча эшләп, авылга киенеп-ясаньш кайту хакында хыялланалар иде. Беренче атна чагыштырмача җиңел үтте. Көннәр дә магур. җылы иде. Бәләкәйдән үк көрәк тотып үскән авыл кызларына җир казу эше яңалык түгел. Танышу, аралашу арасында саг ыну-юксынулар басыла төште. Уртак казанда ггешкән кәбестә суына кагылмадьтлар да. Чөнки өйдән алып килгән ашамлыклары бар иде әле. Сохари, кипкән балык, каклаган каз. кыздырылган эремчек Әниләре кызларын ким-хур хәстәрләмәгән Сугышның икенче елы гына бара, элекке түл бөтенләй үк эреп бетмәгән Ләкин алдагы фажигалс һәм шомлы көннәрнең шәүләсе баш очларында кара кош булып канат жәйгән иде инде. Күп тә үтми, шешнен бер башы тишелеп тә чыкты Мөкәррәмәнең алтмыш сум акчасы бар иле Олтандай ике кәгазь утызлык Ул аларны биштәрендә чүпрәккә төреп саклый Көн саен иртән барлап ала Чөнки анын өчен бу ике кызыл утызлык патша казнасына тин хәзинә иде Ә бүген күз будылар диярсен. таба гына атмый бнт шул төргәкне Биштәренең астын өскә әйләндерде, бушатып һәр әйберен кулыннан үткәрде Кулъяулык урынында. ә акча юк. Сәмига, мин акчамны таба алмыйм.—диде Мөкәррәмә еларга җитешеп.—-әллә урлаганнар инде? —Уф. үләм. сөйлисен дә инде мәгәр, монда сон комсомоллар гына лабаса' Әйберләрен арасында буталгандыр, җентекләбрәк кара —Әйдә, алайса бергә карыйбыз. Карадылар. Аерым-аерым да. икәүләшеп тә. Тик акча гына табылмалы Мөкәррәмә еларга тагынды Аны кызлар сырып алды —Акчасын югалткан, дип тузынды Сәмига —Югалтмадым, урлаганнар, диде Мөкәррәмә яшь аралаш —Нәрсә булды, ник шаулашасыз?— дип. яннарына титаклап Камалов килеп җитте —Әмированың акчасын урлаганнар, -диде Сәмига —Какой позор!— дип кычкырып җибәрде взводный.—а-ну-ка. мостроиться' Становись! Кызлар этешә-төртешә сафка бастылар Алар инде марш ю да йөри белә, җырлыйлар да. җиде кат тирләрен чыгара Зөфәр —Кем эше бу? дип, янә бугазын киереп кычкырды ул. Күзләрен кан баскан, иреннәре калтырый Җә. мин көтөм! Тып-тын калдылар. Зөфәрнсн тешләрен шыгырдатканы аерым-ачык ишетелеп торды. Култык таякларынын очына г ына таянган хәлдә Камалов сафнын әлс бер башына, әле икенче башына ыргылды Ул шулай оста йөри, гәүдәсен атып-атьгп кына бәрә, әйтерсең лә. циркта гамагггачылар алдында фокус күрсәтә — Алайса башка телдә сөйләшәбсг. диде ул тынын сш-еш алып Бу вакыйга аны гәмам чыгырыннан чьнар|ан иде. Алдынгылык өчен җан атып көрәшкән бер вакытта, менә сина мә' ЧП! Хурлык бит Кызларны да кулында тага алмыйсын дип. көләчәкләр ич аннан. Босвой командир лабаса ул' —Взвод, направо! Прямо шагом марш! Кыр казлары шикелле тезелешеп, кырга чыктылар —Чатце шат ' Камалов бер биегрәк урыша басып, боерык биреп торды Кызлар бер алга, бер артка йөгерделәр, тирлөп-пешеп беттеләр. Җә. кем эше бу?—дип соравын кабатлады взводмын Бу да нәтиҗә бирмәде По-шгастунски. марш' Ун-унбиш минут тузанла аунатканнан сон Камалов хәлдән тайган кызларның һәрберсеннән сорау азга башлады —Синме? Сафнын уртасынарак җиткәч, ул юантыграк гәүдәле Талига исем 1е Минзәлә кызының күзләренә текәлде —Син! Мин. дип пышылдады кыз тузанлы битен ерып төшкән тирен сөртә-сөртә —Кайтарып бир' Таити а яка эченә яшергән утызлыкларны озак кына гартын чьпара алмый җәфаланды Куркудаи-дулкынланудан анын куллары калтырана ндс Зөфәр бу көнне үзе дә йокламады, башкаларны да йоклатмады, төне буе окоп казыдылар Командир Талиганың акча урлавын ничек белде икән, дип үзара шаккатышты кы «лар К )| ыйсә. моның әллә нн авырлыгы ла юк нде Чөнки Мин зал ә кы 1ы бу вакыш а алдыннан гына казармада дежур торган ндс Теләген кешегә башкалар нитә чагында биштәрләрне мен мәртәбә тентеп була лабаса. Зөфәр моны башта ук сизенде, әмма сабак булсын дип җәзаны юри сузды. Ә Тәлиганы икенче көнне үк яна урынга күчерделәр. Монда һәр гамәлне фронт белән басалар, фронт белән изәләр. Төп сүз, әлбәттә. Сталинград янында барган дәһшәтле сугыш турында. Немецлар Мәскәүгә Идел буйлап үрмәләргә омтылалар Әгәр ниятләре барып чыкса, бөтен Рәсәйне туйдыручы Идел—Кубан бассейны алар кулына эләгергә тиеш. Ул чагында Советлар Союзы чыннан да озакка тарта алмаячак. Гнтлернын да. С талиннын да язмышы Идел буенда хәл ителә. Моны үзләре дә аңлый, билгеле. Шуңа күрә корбаннарны чутлап та тормыйлар, кешеләр чебен урынына кырылды, аларнын төгәл генә исәп-хисабына да чыгарлык түгел. Сугыш аждаһасы меңәрләгән солдатларны берләштергән армияләрне бер-бер артлы йотып кына тора. Гитлер. фельдмаршал Паулюс җитәкчелегендәге гаскәр төркеме камалуга эләккәч, теләктәшлек йөзеннән үзенең көндәлек гадәтләренә дә үзгәрешләр кертте Ул немецларга гына хас төгәллек белән һәр якшәмбедә, нәкъ кичке сәгать унда, йокы бүлмәсендә җариясе белән очраша иде. Фюрер юан ботлы, арт саннары салыныбрак төшкән яшь актрисаларны хуп күрә. Ә кеше алдына исә камыштай төз гәүдәле Ева Браун белән чыга. Камалыш вакытында ул актрисаларын читкә этәреп, булачак хатыны белән генә канәгатьләнде. Сталин да сәхнә йолдызлары белән мавыкты Ул сайлаган гүзәлен ин элек күңеленнән чишендереп карый иде. Күзләрен бер генә сөзеп ала. кичен инде ул актрисаны аның катына кертәләр. Юлбашчыга зур нмилеләр охшый иде. Гитлердан аермалы буларак, гадәтләре сугыш вакытында да үзгәрешсез калды. Сталинның күңеленә бер генә тапкыр таракан кереп алды. Әле аның анысы да куркудан битәр, астан уеп, өстән җуюга юнәлтелгән мәкерле хәйлә генә иде. Хәле мөшкел иде юлбашчының Мактаулы Кызыл Армия сугышнын беренче көннәреннән үк үзенең черек нигезгә корылганлыгын күрсәтте. Бернинди җитди каршылыкка очрамыйча немец гаскәрләре Мәскәүгә кадәр килеп җитсен әле. Ил тез чүгү алдында... Сталин көннәрдән бер көнне Кремльгә килмәде. Авырып китте микән әллә, дип борчылды көрәштәшләре Көне буе үзләренә урын таба алмыйча йөрделәр. Ә кич Политбюро әгъзалары Ворошилов җитәкчелегендә дачага. Кунцевога юнәлделәр Сталин аларны ачык чырай белән каршылады Әмма кәефе начар иде. —Мин партиянең дә, халыкның да ышанычын акламадым.—диде ул төшенке тавыш белән.—җитәкчелеккә яшьрәк, энергиялерәк башка берәүне куярга кирәк дип саныйм. Бермәлгә бүлмәдә кабер тынлыгы урнашты. Кешеләрнең тын алганнарына кадәр ишетелеп торды. Шулвакыт Ворошилов Сталин каршына килеп тезләнде. —Коба, акылына кил. син бөек юлбашчы, ил өстснә төшкән бу афәтне син генә алып гашлый аласын, тизрәк Кремльгә кайт,—-диде. Шушы вакыйгадан соң Сталин бернәрсәдән дә тарсынып тормады, ни теләсә, шуны эшләде. Ул чактагы пропаганданы патшаларның ничек типтерүе кызыксындырмый иде. билгеле Әлеге мәгълүматлар алар бу фани дөнья белән хушлашкач кына өскә калкып чыкты. Ә кырылуларны пропаганда бөек батырлыкка тиңли иде. Татарстанның Мари урманнары белән чиктәш бер ерак районында окоп казучы авыл кызлары да шул бөтергечтә бөтереләләр Көннең бисмилласы—сәяси уку. Әле бүген дә Зөфәр взводны фронт яңалыклары белән таныштырды. —Немец, гад. ничек кенә тартышмасын, җиңү безнең якта булачак!—дип нокта куйды ул кереш сүзенә Сораулар булмасын алдан белеп торса да. гадәтенчә: "Кемгә нәрсә аңлашылмады'’"—дигән сөален бирергә дә онытмады, бу югарыдан куелган мегодик таләп. Тик бүген берсе аваз салды: —Мөмкинме?—диде. Зөфәр ап тырабрак торды, чөнки ул авылны аңгырага, кызларны томанага саный иде Нәрсә бар. Әмирова?—дип, Мөкәррәмәгә мыскыллабрак карап торды Соравым бар, — диде кыз тыныч кына, -менә сез үзегез үк әйтәсез бнт. немецлар барыбер монда кадәр килеп җитмәячәкләр, дисез. Алай булгач, интегә-интегә нигә казыйбыз сон без бу акупларны? Как так?.. Зөфәр бер генә мизгелгә төртелеп калды. Мөкәррәмәне бу аполитичный соравы өчен тетеп салырга кирәк иде Ул шулай хәл итте дә Чөнки армиядә командир сүзен шик астына куймыйлар, бернинди каршылыксыз үтиләр генә Кара син бу авыл күркәсенә, нинди сорау биреп маташа бит Соңгы минутта I ына Зөфәр тыелып калды Дөресрәге, кызнын күз карашы аны шулай сихерләде. Мөкәррәмә сабый бала шикелле мөлдерәп карап тора, гүя олы абыйсыннан яклау, хуплау кәгә. Үзе дә сизмәстән егет сорауны уенга борды —Оппортунист син. Әмирова. менә кем. диде ул ирен очлары белән генә елмайгандай итеп. Бу сүзнен мәгънәсенә төшенеп житмәсәләр дә. кызларның авызы ерылды. —Җә, житге, шаярыштык, инде иң мөһим мәсьәләгә күчәбез,—диде Качалов кырыс кыяфәткә кереп У зган дәрестә мин сез1ә иптәш Сталиннын төн вазифалары турында сөйлә1ән идем. Шулармы кабатлан китик Кем жавап бирергә тели.' Мин.—диде Сәмига. Анын да дустыннан калышасы килми, телгә керәсе, игътибар үзәгенә басасы килә иде. Тезеп китте:—Иптәш Сталин ВКП(б) персидәгел. үзәк баш командующий., оборона —Туктале, тукта, нинди ботка бу. һич аңламыйм, дип. Зөфәр кулларын буташтырды. —Президиум, баш командующий оборона комитеты иптәш Сталин —Стоп! Стоп! Стол! —Мин өйрәндем, абый, мин беләм —Беренчедән. абый түгел, ә иптәш командир, икенчелән, черт знает что хватит Бу тун күчәннәргә тагын бер тапкыр аңлатмый булмас, ахры, дип уйлады Камшюв Комсомоллар бу сорауга жнле төн уртасында уятып сорасалар да чатнатып жавап бирергә тиешләр. Муштра җитми боларта. муштра' Иптәш Сталиннын вазифалары бик күп. дип сөйләп китте ул Колагы гына киртләгез, мәңгелеккә уелып калсын Олег ә биш вазифасына тукталабыз, тора-бара канганнарын да тәфсилләп аңлатырмын Итак. ннгәш Иосиф Виссарионович Сталин ВКИ(б) Үзәк Комитетының I снеральный секретаре бер. Баш командующий ике Дәүләт оборона комитеты председателе оч. Оборона наркомы дүрт. СССР Верховный Советы Президиумы члены. Булдымы—биш! Шушы көннән башлап Зөфәр Мөкәррәмәне күз унында тотты Кызнын 1апкырлы1 ы. фикер хөрлеге, һәр сүзнен очын зләктерсп ала белүе ошый иде аңа Бу сыйфатлар, әлбәттә. армия идсоло! иясенә туры килеп үк бетми бетүен Армиядә акыл сатучыларны өнәмиләр. Зөфәр үзе дә шундый тәрбия алган кеше Ө бу кыт әйткәнне ничек бар шулай кабул итми, аны акыл иләге аша у здыра Чыннан да. әгәр жинүнсн бе змен якта булуы бәхәссез икән, нигә фронттан мен чакырым ераклыкта окоп казын а запланырга'.’ Формаль яктан караганда, бу дөрес ю кебек, ләкин хәрби стратегиямен үз кануннары бар шул. Ой герен бармы, гнекәре нөмәрсә. Үзе чибәр генә күренә Чем кара чәчле чын гатар кызы Иреннәре колын, сусыл Зөфәрнең күзләре сш кына Мөкәррәмәнең күлмәген ср1ын чыгардай булып кабарган тулы күкрәк алмаларында озаклап тоткарлана, карашы белән билен сыйпап у за. балтырларын капшый Ләкин ул нгыибарын белгертми, злсккечә усал, ыекксчә кырыс, элеккечә тәкәббер Кечкенә гаеп өчен дә жәииа тарта Кызларны тнрләтә- I ирләтә кросс Йө1 ертүлән, 01 ы и анчы марш атлатудан том таба Ин гаҗәбе шунда. >л үзе лә алар белән берю атлый, бергә йөюрә Әйтерсең лә. икс аяклы тап тай ир-еигт Кышар мышкылдый-мышкы Iтын анын артыннан көч-хәл белән җитешеп баралар Элв хәзер и» бер кызнын стройга соиоруы аркасында бөтен н анын йокысыннан уянгач әйткән беренче сүзе иде —-Әле соң кайтып җитмәдек бит. диде кыз кыюсыз гына Мин кайтым җиттем, диде Зөфәр, син дө шушында кунарсың, киемнәрне дә киптерергә кирәк Хәзер мичкә жын җибәрәм Җылынырбыз Зәфәр, атны тугарып, абзар!а кертеп япты да Мөкәррәмәгә дәште - Син бу утын пүләинөрен ал инде, миңа җансызрак, диде уңайсызлангандай. ӨГн ә алды-артлы керделәр Мөкәррәмә кемнеңдер каршы алуын көткән иде. ләкин бер җан иясе дө күренмәде. Хәзер у г алам, дип сөйләнде Зөфәр, -мин шушында яшәп ятам инде, вакытлыча . Мөкәррәмә коелып төште Ничек итеп ул шушы гыйфрит белән нкәүдән-нкәү бер өйдә кунсын ди. булма!анны Төнне ат янында, абзарда уздырырга да әзер, күзенә гсно күренмәсен Ләкин Зөфәр анын ризалыгын сорап тормалы, барысын да үзенчә зшлөдс Ой курчак ое чаклы гына иде. шуна кү р.» бик гот җылынды Мин чыгын торам, син киемнәреңне .мыштыр ла кибәргә куй. дип Зөфәр Мөкәррәмәгә г имнастерка белән галифе чалбар тоттырды Җәтрәк кылан, минем дө шул эшне эшлисем бар Кылга буйсынудан башка чира катмады Әле ярый, айныды, дип үзен юатып га алды Шулай да ишеккә келә саллы Ьу мәшәкатьләр төгәлләнгәч, хуҗа табын әзерләде ( танңиядо паегын алган икән Өсгәл өстеме И1 конссрнасы. бер буханка ипи май. шешәле сөт. нке-өч кисәк шикәр „ткмшы чыгарып кунды Мөкәррәмәнең авы наннан сулар кил ге Анын күптәннән инде бу ри зыкларны гатып карат аны юк иде \ гам га сер бнрерг ә ярамын Шуна күр.» аларны күрмәс өчен өстәлгә яны беләнрәк борылып утырды —Табынга рәхим ит, Әмирова,—диде Зөфәр.—чәй ясау синен өстә. Анысы әле соңрак... —Рәхмәт, минем ашыйсым кил... Зөфәр аны ярты юлда бүлдерде. —Утыр! Мөкәррәмә куркынып кына артын буш урындыкның бер читенә терәде. —Солдат киемендә матуррак та икән әле син,—дип, Зөфәр кызга сөзеп карал аллы. Мөкәррәмә оялуыннан башын түбән иде. Зөфәр стаканнарга хәмер агызды. —Бу дару,—диде ул табибларга хас вәкарьлек белән,—чахотка эләктерәсең килмәсә, төбенә кадәр эчеп бетер. Мөкәррәмә борынын җыерып, урындыгын читкәрәк шуыштырды. Ләкин Зөфәр чигенергә уйламый да иде. —Ну. кемгә әйтәләр!—дип чекрәйде—Мин синең өчен җавап тотам—Йомшара төшеп—Әниең янына исән-сау кайтасың да бар бит әле,—диде. Әлбәттә, Мөкәррәмәнең әнисе янына исән-сау әйләнеп кайтасы килә. Тик бу сасы әйберне ничек капмак кирәк? —Артыннан ук күп итеп су эч,—дип өйрәтте Зөфәр,—әчесен сизми дә калырсын. Кая ул сизмәгән? Үләксә йотсаң да болай булмастыр, мөгаен Мөкәррәмәнең иң элек тыны куырылды, әйтерсең лә, тамагына ут төрттеләр. Аннан сон борынына чәберчек йомырка исенә ошаган сасы ис капланды, күзләреннән яшь атылып чыкты Косып җибәрмәс өчен учы белән авызын япты. —Су эч, су!—дип, Зөфәр көчләп диярдәй су эчерде. Бер-ике минуттан бу үтергеч халәте үтте, эченә кайнар дулкын йөгерде, күнелен монарчы ана таныш булмаган ниндидер битарафлык биләп алды, курку-шикләнүләре эреде дә китте Елыйсы килә башлады, ул да булмады, сәбәпсездән авызы ерылды. Зөфәр янә юлдагы җырын ялгап җибәрде. Про того. которого любила. Про того. чьи письма берегла... Мөкәррәмә егеткә күтәрелеп карады, карашын озак кына алмый торды. Баягы шикелле күзләре керәчләнгән иде Зөфәрнең. Иреннәре дә бүртенгән. Тик бу кырыс йөзнен үз матурлыгы бар иде. Әлеге матурлыкның асылы шунда, ул ничектер Зөфәргә килешә иде. өлкәнәйтебрәк җибәрә Кызык, дип уйлады Мөкәррәмә, бу кешенең сөйгән кызы бар микән? Уйларының ахырына барып җитә алмады, Зөфәр өстәлгә китереп сукты. —Гады! Мөкәррәмә айнып китте. —Әмирова, беләсеңме, мин бит кадровый офицер! Миңа әле егерме биш яшь тә тулмаган. Минем служаклар фашист белән йөзгә йөз килә. Мин инде бервакытта да хәрәкәттәге армияга кире кайта алмаячакмын. Сугыш кырында башымны салган булсам, бу хурлыкларны күрмәгән булыр идем. Ә хәзер уңны-сулны аера белмәгән надан авыл кызларыннан окоп казытам. Позор! Зөфәр башын өстәлгә салып, үксеп еларга тотынды Мөкәррәмә аны ничек дип тә юатырга белмәде, фәкать чын күңелдән кызганды гына. Ир-егетнең елавын ишетү үзе бер газап икән. Мөкәррәмә мич авызына күз төшерде. Андагы кузлар сүнеп кара күмергә әверелгән иде инде Мөгаен, киемнәре дә кипкәндер—бөтен батырлыгын җыеп урыныннан торды да, өйнең яртысын биләп алган мич янына килде, күлмәкләрен тотып карады Алар әзер иде. Ул киемнәрен алыштырып өйгә кергәндә. Зөфәр берни булмагандай өстәл тирәсендә кайнаша иде. Башын борып, Мөкәррәмәгә текәлде. —Сиңа хәрби кием килешәрәк төшә иде. —Чәй ясаргамы9 —Взводта ин чибәре син,—диде Зөфәр аннан күзләрен алмыйча. Мөкәррәмә калтыранган куллары белән өстәлдәге чәйнеккә үрелде. Бу гадәти сүзләр артында ниндидер ярсыткыч мәгънә ята. Бу көн кебек ачык Менә хәзер нидер булырга тиеш, ул аны бөтен күзәнәкләре белән сизеп-тоеп тора. Җил-давыл куган болытларны туктатып булма) ан шикелле, бу өермәне дә тыя алмаячаксын Ул котылгысыз Шуна күрә Зөфәрнен кочып алуын Мөкәррәмә үзе көтеп алды Тыпырчынмады да. кычкырмады да. Егетнен энәдәй тырпайган төкләре сыдырыпсыдырып битен тырмалы. Ләкин ни өчендер ана рәхәт иде 1өфәр култык таякларын читкә бәрде дә. бер аягында басып торган хәлдә, кызны күгәреп караватка салды Шунда гына Мөкәррәмә телгә килде. Кирәкми. Зөфәр абый, кирәкми дим. Зөфәр абый Тик егетне туктатырлык көч бу дөньяда юк иде инде Иң әүвәл идәнгә Мөкәррәмәнең киемнәре очты, алар артыннан үзенекеләр Тарткалашкан арада Мөкәррәмәнең кулы ялгыш егетнен яралы аягына тиеп китте. Ул баг төбеннән диярлек киселгән иде Төн-төз аяктан бастырык башы кадәрле г енә ит бүкәне тырпаен калган Мөкәррәмә бер генә мизгелгә уяулыгын җуйды Зөфәр аннан бик оста файдаланды, кулын эчкә шудырды. Әмма егетнен шатлыгы озакка бармады. Чөнки кызнын сүс бау белән чияләп бәйләшен алача планын салдыру анын көчле кулларыннан да килә торган эш түгел иде. Еш кына Мөкәррәмәне өнисе Билдән түбән үзеңә дә ышанма".—дип кисәтә иде Күрәсең, ул нәкъ менә шушындый хәлләрне исендә готкандыр. Сүс бауны пычак белән I снә кисеп өзәргә була иде. тик ни сәбәпледер бу уй Зөфәрнең башына килмәде. Бәхетенәме, бәхетсезлегенәме, Мөкәррәмә исән калды Шушы хәлләрдән сон ул төшендә Вәлинурны күрде Солдат киеменнән иде. Йөзе борчулы. Сынар каенга сөялгән дә моңсуланып җыр җырлый Кулымдагы итегемнең. Исеме Мөкәррәмә Ятлар куенына кердең. Йөрәгем өзгәләнә. —Әһә, терсәгеңне гешләр чагын җиттемени, күрмәмешкә салынып кына китеп барган иден да. ДИП, иреннәрен кыйшайтты Мөкәррәмә Вәлинур сагышлы күзләрен тутырып карап торды. —Нигә, әллә дөрес әйтмимме'’ диде Мөкәррәмә -Дөрес,—дип башын гүбән иде Вәлинур.--саташып йөргән чаклар иде бит —Бик исе китте Өммиянең, налог кешесенә ябышкан иде ич инде ул. —Мина син кирәк. Мөкәррәмә —Мин сиңа кулъяулык чиккән идем, бирергә жае гына чыкмады -Чынлапмы? —дип җанланып китте Вәлинур, —син мине яратасын, исме? —Яратам, бик яратам.. —Алайса нитө ул титакның куенына кердең сон'.’ Мөкәррәм.» тотлыгып калды Уянган иде инде Уянган булса да әлеге сораута барыбер җавап таба алмады Зөфәр белән алар башка очрашмадылар Чөнки аны хәрби комиссариатка алдылар Хәзер шунда зшли I омумән. Мөкәррәмә Зөфәр) ә ачу тотмый Берәү җәфалап, шггән чыгарыл бетергән булыр иде. Ул исә вакытында читене белде, коч кулланмады в иртән үзен, берни булмагандай, гадәттәгечә кырыс һәм тәкәббер тотты Бүг ен эшләре үрчемәде Таг ын ташлы катламга килеп төртелделәр Монда җир әллә нинди, кыстыбый кебек каглам-катлам Кайбер урыннары тигәнче үк ишелергә тора, шунда рәттән генә көрәкнең очын да кергә алмыйсын Бригадир (зш намлыкта алар белән бригадир җитәкчелек игә) батар белен чутлашын тормый, бар белгәне “өйдедөейдө". Шуна күрә үзене Әйдегаллем дигән кушамат та тагып куйдылар Әле до искәрмәстән генә яннарына килеп басты, бүртенгән Аныгыгыз белән карга тотмагыз, кызлар, җәтрәк, нкенче взвод планын үтәде инде, әйдә-әйдә. дип тезеп кигте Көрәк керми бит . диде Мөкәррәмә, жир беләүләнеп каткан. Лом бс ми кызлар юм бс юн ни гәп кенә җан мп кына Галләм абый, үзегез күрсәтегез өлс. ничегрәк җаен кигерергә сон дип Мөкәррәмә кы гларга ку) кыс I ы Бригадир кыйналган бүре нлс. алай ти 11еио капкынга керерг ә ашыкмады Хәйләкәр генә елмаеп куйды да. шадраларын елкьидатып әйтте —Кул белән тотып, кызлар, кул белән, жә, әйдә-әйдә. . Галләм пулеметтан сиптергәндәй әйдәсен әйтте дә үз юлына китеп барды, аның кул астында кеше күп. Сәмига бу сөйләшүләрне чынга алды, күрәсең, “Уф, үләм, адәм тәганәләре, каян әле, мин аны үзекәем хәзер әфтәрләп ташлыйм",—дип, ломга килеп ябышты. —Кит, чебеш, борыныннан тотсаң жанын чыгарга тора, сүкәлмә. жә бәла булырсың.—дип, Фатыйма исемле кыз аның кулыннан ломын тартып алды. Сәмига соңгы вакытта дөрестән дә бик бетереште, тәнендә чеметеп алырлык та ите калмады. Җир эше болай да авырлардан санала. Өстәвенә, ашау каты-коты. Җаннарын ничек асрыйлар әле, көнгә ике мәртәбә берәр жамаяк кәбестә суы бирәләр дә, бер сынык ипи. Анысы кече телгә дә йокмый. Өйдән килгән байлыклар инде күптән вәссәлам Сәмигага исә кәбестә ярамый икән, битенә тимгел бәреп чыга Шуна да карамастан, үзен бик кәттә тота. Әнә, хәзер дә юка иреннәре чалшаеп китте. —Браматка чыкмадым әле,—дип, зазурлана-зазурлана эшенә кереште. Тик ташлы җирнең генә бирешергә исәбе юк, ломны бүксә шикелле атып-атып кына бәрә. —Их, бу кызны боханы чыкканчы ашатасы иде. кыланып та күрсәтер иде мәгәр,— дип көлле Фатыйма Сәмига кеше сүзен колагына да элми. Менә ломны бар булган көченә янә ташка орды. Әллә ныграк көчәнеп ташлады, әллә җайсызрак басып, аягы таеп китте, ничектер күзләре әлле-мәлҗе килеп алды да чокыр эченә сыгылып төште. Бу шундый көтелмәгәндә булды ки, кызлар бермәл нишләргә белмичә аптырашып тордылар Фатыйма гына югалып калмады, тиз генә су алып килеп. Сәмиганын маңгаена су койды Сәмига күзләрен ачты, елмайгандай итте. Йөзе кәгазь шикелле ап-ак иде. Мөкәррәмә бригадир артыннан йөгерде. —Галләм абзый, Сәмигага әллә нәрсә булды,—диде еларга җитешеп. —Күрәм,—диде тегесе коры гына.—Ә сез нәрсәгә җыелдыгыз, аю биетәләрме әллә?!—дип, ул кызларны ачуланып ташлады.—эшегездә булыгыз, әйдә-әйдә! —Кая, мин дә. —дип Сәмига да кузгалмакчы итте. —Кабаланма, бераз ял итеп ал,—диде аңа Г алләм,—ә син, Әмирова. менә шушы язу белән кухняга бар. Галләм бу хәлнең ачлык галәмәте икәнен бик тиз аңлап алды, тәҗрибәсе бар иде, чөнки моңа кадәр дә булгапады андый очраклар. Мөкәррәмә әлеге язу буенча зур гына телем ипи, шикәр, сөтле чәй алып килде. Сәмига аларны ялт иттерде, хәлләнеп киткәндәй булды. Аны әле тагын өч көн дәвамында казан тирәсендә тоттылар. Аякка басты тәки. Тик кәбестә суына күчкәч, янә күтәрәмгә калмасмы, дип борчылды Мөкәррәмә. Аның үзенең дә вакыт-вакыт башы әйләнгәли. Сәмига хәленә калуың да бик их тимал. Өстәмә азык бик ярап куяр иде Тик аны каян алырга? Уйлана торгач, әмәлен дә тапты шикелле. Мәктәптә укыганда аларны колхозның инде алынып, эше беткән бәрәнге басуына йөртәләр иде. Казыштырып чүпли торгач, хәтсез бәрәңге җыялар иде. Монда да бардыр лабаса ул бәрәнге җире! Мөкәррәмә көндезге ял вакытында тнрә-якны караштырып кайтырга ниятләде. Ләкин юлы уңмады. Кая барса да салам эскертләренә барып төртелде. Хәерчег ә җил каршы, булмады инде бу дип, кул селтәргә исәпләгәндә генә Зөфәр белән станциягә сәяхәте хәтеренә төште. Алар кунган мари авылы урман читенә утырган иде. шырпыдан төз чыршылар өйләргә авам-авам дип кенә тора иде. Юл шул урман чите буйлап сузыла да. тау итәгендә капыл гына борылыш ясый Әнә шунда Мөкәррәмәнең күзенә буш басу чалынып киткән иде. Бәрәңгене алып бетергәннәр икән инде, безнен авылда соңармадылар микән, дип уйлап куйган иде Менә кая барырга кирәк аңа! Ерак түгел ул, тау төшәсе дә урман ягына каерыласы Иренмәде, барын тикшереп кайтты Һәм икенче көнне төш вакытында берничә кызны ияртеп, шул тарафка юнәлде Буш кул белән кайтмадылар. Учак ягып, туйганчы бәрәңге пешереп ашадылар. Күңелләре күтәрелеп китте кызларның Ә яшьләр булган җирдә уен-көлке, —Әйдәгез, йөзек салышлы уйныйбыз,—дип уртага атылып чыкты Сәмига. —Әйдәгалләм агаң аттан узып карама тәртә булып йөрүеңне ошатыр микән соң?— диде җор телле Фатыйма. —Исем китте бик, Зөфәр солдатка да баш бирмәдек без. И-их! Сәмига орчыктай бөтерелеп биеп китте. Үзе такмак әйтә Карурмандагы яфрак. Зимагурга олтырак Ник моңаймасын ул мескен. Туган иче бик ерак Тукта, җитте'—дип. Фатыйма Сәмиганы җилтерәтеп атлы—Шушы да булдымы җыр? Алдышы совет яшьләре менә мондыерак җыр җырлыйлар Комсомоллар эшкә бара Иңбашында көрәге, Алтмыш буржуйны куркыта Бер комсомол йөрәге —Дөрес' Бик дөрес. Хамматова. без зимагур түгел, ә ил сагында торучы патриотлар. Ьезнен сафларда төшенкелеккә урын юк' Бәхетле тормышыбыз өчен без иптәш Сталинга рәхмәтле булырга тиеш. Әлеге сүзләрне әйтүче бритатир Галләм иде. Кызларның колаклары шәм булды. Югыйсә, бу алар өчен уен гына иле. гади бер шаяру Ә бригадир чынга атганга ошый. Посып кына тыңлап торуын күр син Шымчы' Киеренкелекне Фатыйма йомшартып җибәрде —Кинәшләрегез бик урынлы. Галләм абый, рәхмәт.—диде ул җитди бер кыяфәт белән, комсорг буларак, кимчелекләремне таныйм, гәрбня пиен бик тә яхшыртасы бар әле. бик тә. Галләмнсн күңеле булды ахры, калын иреннәрен ялман алды —Хәзер, кызлар, эшкә. әйдә. өйдә. Ул китеп күздән югалгач, туйганчы көлештеләр Кәеф күтәренкелеге көне буена барды, гук корсакка >ш тә җннел кебек иде. Көрәк чыны еракларга ишетелеп торды, әйтерсең лө. печән өсте. Кичен дә сайраштылар Элек алар һаман авыл, өти-әниләре, туган-тумача турында гына сөйләшәләр иде. күзләреннән яшь кипми иде. Чөнки аерылышу җәрәхәтеннән сагыш булып кан саркып тора әле. Вакыт үтү белән ул җәрәхәт акрынлап бөтәйтте Сагыну баштагы мәлдәге шикелле йөрәкне алай ук телгәләми иде инде Кеше ачлыктан кала барысына ла күнә, яраклаша икән Бүген алар егетләр хакында гәп кордылар Минем юньле-башлы үбешкәнем дә юк бит өлс. ахирәткәй диде Сәмига зур серен ачкандай Зөфәрнең кочулары, иркәләүләре хәтеренә төшеп. Мөкәррәмәнең йөзенә кызыллык йөгерде. Ул беренче булып Вәлинурның үбүен теләгән иде. чынлыкта исә төкләре белән тырный-тырный аны бөтенләй чит кеше үпте. Күз алдына да китерергә оят. ул хәтта карышып га тормады Кызык, нигә шулай рәхәт икән ул үбешү? Үбешү генөме, зуррагы да чак кына булмыйча калды бит. җүләр Ходайга рәхмәт, саклады Мәгәр була иде хәлләр. Хәниф белән кунып йөргән идегез ич. диде Мөкәррәмә уйларыннан арынып, үбешмәдегез мени ? Каюм белән үбешә идегезме әллә?—дип сорады үз чиратында Сәмига. Шул кәрләгә үптереп торам ди. Хәнифнең аны ты исле ие балык исе мин балык яратмыйм һәрберсе үз уен уйлап, берара тыныч кына яттылар Катарма эче тып-гын ара- тирә кемнеңдер саташып, быдыр-быдыр сөйләнүе генә бу тынлыкка ниндидер җан өрә иде Без Зөфәр абый белән үбештек, диде Мөкәррәмә һич көтмәт әйдә сере түгелде дә кигте Сәмига урыныннан ук енкереп торды Уф. үлем, шул гарип беленме? Ул кызыл командир, диде Мөкәррәмә ачуы чыгын Сөйлә әле. сөйлә, ничек булды'.’ дип. Сәмига дустын тарткаларга тотынды -Йоклыйсызмы сез бүген, юкмы? дигән ачулы тавыш яңгырады Дуслар ятакларына сеңделәр Бер иркен чаюа сөйләрмен әле. дип пышылдады Мөкәррәмә ЭМИРХАНОй 1942 елның 12 сентябрендә Баш командующий Иосиф Сталин үзенең ставкасында Көньяк һәм Кавказ юнәлешләрендәге командармнар катнашында киңәшмә уздырды Анда хәрби элитаның каймагы жыелган иде. Идел буендаг ы хәлләр турында тирән эчтәлекле докладлар тыңланды. Сталин төребкәсен суыра-суыра өстәл араларыннан ишекле-түрле йөренде дә йөренде, һәм, һич көтмәгәндә, сүзне башка сукмакка кертеп җибәрде. —Мина килгән мәгълүматларга караганда,—диде ул жыелышучыларны күзеннән кичереп,—немецлар фронт яны территорияләрендә ныклы шпион челтәре булдырганнар. Безгә беренче чиратза шуны нейтральләштерергә кирәк. Сталин тагын нинди сүзләр сөйләгәндер, анысы билгесез, әмма ул сүзләрнен кайтавазы озак та үтми окоп казучыларга да килеп иреште. Беркөнне йокысыннан уятып, Мөкәррәмәне штабка алып килделәр. Штаб элекке каравыл өендә урнашкан иде. Ишек төбенә житәрәк сакчының катгый тавышы яңгырады: —Тукта, кем килә? —Бөркет,—диде Мөкәррәмәне алып килүче әрмис. —Узыгыз! Мөкәррәмәнең җаны табанында иде. Нинди гаебем бар икән, нишләп жиде төн уртасында башкалардан аерып штабка чакыралар икән, дип борчылды. Бәрәнге мәрәкәсен яңадан калкытып маташалармы әллә? Бәйләнүдән туктаганнар иде бит инде, чистый каныктылар. Басуда калг ан бәрәңгене чүпләү нинди бурлык булсын ди инде? Колхоз үзе жыймакчы, янәсе. Җыйды пычагым. Шуннан сон атна буе яңгыр яуды. Яңгыр1а карап тормаслар иде анысы, юлга сакчы куйдылар. Рәхмәт Әйдәгалләмгә, бу юлы нишләптер кызлар ягына басты, эшне зурга җибәрмәде һәм менә тагын.. Ишекне ачып, әрмис Мөкәррәмәне өй эченә этеп кертте, үзе тышкы якта калды. —Мондарак уз! Мөкәррәмә як-ягына каранып алды, ләкин беркемне дә күрмәде. Караңгы иде. Бераздан, күзләре өйрәнгәч, өй түрендә тычкан күзе кадәре генә яктылыкны шәйләп алды. Тавыш та шул яктан килә иде. —Уз,—дип кабатлады әлеге тавыш,—уз! Мөкәррәмә идән сайгакларын шыгырдатып алгарак атлады. Сукыр лампа куелган өстәл кырына җиткәч кенә тукталып калды. Хуҗа үзе күренми, мичкә эченнән кычкыргандай калын тавышы гына ишетелә. Шомлануы тагын да көчәйде Мөкәррәмәнең, нинди галәмәт бу? —Исемен, фамилияң ничек?—дип сорады Тавыш —Әмирова Мөкәррәмә... —Актаныш районы. Түбән Сөн авылыннан, шулай бит? —Әйе. —Әтиең фронтта фашистлар белән йөзгә-йөз килеп Ватаныбызның азатлыгын яклаган бер вакытта, син ничек антисоветчина баткагына тәг әрәдең, Әмирова?—диде Тавыш кызгануга охшаш төсмер белән Мөкәррәмә чын-чынлап шөбһәгә төште, шушыннан туп-туры төрмәгә алып китәләр икән дип коты чыкты. Шулай да минем сиңа ышанычым зур, Әмирова,—дип, Тавыш аның күңеленә өмет чаткылары сипте.—Чөнки синең күкрәгеңдә Ленин комсомолы йөрәге тибә, ә комсомол булу, беренче чиратта. Совет власте дошманнарына аяусыз булу дигән сүз ул. Дөрес әйтәмме? —Дөрес... Шулай булгач соң. Әйдә, Әмирова, болай килешәбез, син үзегезнең взводтагы хәлләр турында миңа җиткереп торасың: кем нәрсә сөйли, кем белән элемтә тота, җитәкчелеккә мөнәсәбәте нинди? Ә хәзер менә шушы кәгазьгә имзаңны сал. Өстәл өстендә бер кәгазь пәйда булды Каләме дә шунда. Мөкәррәмә калтыранган куллары оелән имзасын сырлады. —Кирәге чыккач, мин сине үзем чакырырмын,—диде Тавыш —Безнең сөйләшү турында беркем дә белергә тиеш түгел! Бу төнге сәер очрашу турында күн уйланды Мөкәррәмә. Баштарак хәгга кызларнын сүзләренә колак та салгалады. Ләкин әлеге әңгәмәләрдә калын тавыш иясе кызыксынган мәгълүматлар юк иде Барысы да гадәти авыл, әти-әни. дуслар, егетләр... Беркөнне Сәмига анын колагына: "Сез хәзер барыгыз да минем кулда, авызыгызны үлчәп ачыгыз".—дип пышылдады —Үзеңне бел. саескан.—диде Мөкәррәмә Шунда ук ток суккандай башына ун бәрде: гукта-тукта, бу лыгырдык теге аләм сүзләрен кабатлый түгелме сон? Димәк. Сәмиганы да чакырып сөйләшкән. —Сина әлеге очрашу хакында сүз чыгармаска куштылар лабаса,—дип. Мөкәррәмә дустын кармакка алды —Ә син каян беләсен? —Беләм.-—диде Мөкәррәмә мәгънәле генә итеп.—тартар теленнән табар ди. сак бул. Сәмига керфекләрен каккалап дустына текәлде -Алай да син бар әле. Бер-беребез өстеннән шымчылык итәбез нкән. дип уйлады Мөкәррәмә Көннәр бер-бер артлы үтә торды Аларнын һәммәсе дә су тамчыларыдай охшаш иде. Әмер белән йокыдан уяталар, әмер белән яталар Әмер белән эшлиләр, әмер белән ашыйлар. Соңгы вакытта мәшәкатьләре тагын да артты Хәл болан булды Чираттагы тәнәфес вакытында (аларга бер сәгать эшләгәч, ун минут ял бирәләр), гадәттәгечә, Фатыйма җыр башлады Ниндидер сатышлы, моңлы җыр... ... Көзге ачы җилләрдә юй. Туган-үскән и и әргә —Кызлар, уф үләм, бер мәзәк сөйлим әле. телән җырлар!а да атарга димәгән, - дин Сәмига күтәрелде —Сөйлә-сөйлә,—диеште кызлар —Икс марҗа коймак ашап утыра, имеш —И-и, синең шул марҗа булыр инде —Бүлдермә, сөйләп бетергәнне көт Кайда калган идем әле? Ә-ә. коймак Әйе. болар коймак сосып утыралар икән. Ике марҗа Берсе дөм сукыр икән, ә икенчесе бер күзле, ди Сукыр берьюлы ике коймак, аннары очне эләктереп алып аштан да. берни әйтмичә- шап сыңар күзленсн янатына1 — Ник мина сугасын?—ди күзлесс. Теге әйткән Мин икенс-өчне алганда бер сүз дә дәшмәдең бит Димәк, син үзен шыпырт кына алтышар коймак тарттырып утырасың, убыр' дигән —Син безне сукырга чыгармакчымы ’ дип. инде Фатыйма кузгалды -Булыр, сукыр, мин әле синең маңгаеңдагы бетеңне дә күрәм Кызлар ябырылып Сәмиганы сырып алдылар Чыннан да. анын маңгаенда бет йөри иде. Уф. үләм. дип, Сәмига бетне кулы белән сыпырып төшерде Бер-берсенең башларын карашыр! а тотындылар Шуннан бирле бет эзләшү ктггте Ьср яктан караганда, мона гаҗәпләнәсе дә юк. килгәннәренә ай ярым узды инде, шул вакьп тчендө бер мәртәбә дә мунча кергәннәре булмады Бет акрынлап киемнәргә күчә башлады, җөйләргә чат беркәләр. чүпләп кенә бетерермен димә нлырып га чыгарыр әле Ьераг хәл алырлар идс. ничек барырга кирәклеге турында да сораштырырлар иде. Болай сукырлар хәлемдә ич ШУШЫНДЫЙ өмет белән Мөкәррәмә болдырга менеп, өйалды ишеген какты Ьср какты, ике. ләкин кеше-мазар күренмәде У з тнрә-якны күздән кичерде Абзар-курасы жнгеш иде хуҗаның Кышлык угыны да әзер Кззселгән. ярылган, өелгән Бу гөбәк урманга бай шул. Актаныштагы сыман тирес кирпече якмыйлар. Ишек алдында кош- корт чүпләнеп йөри. Таныш манзара. Рәхәт булып китте, гүя үз авылында, келәт эченнән әнкәсе килеп чыгар да аркасыннан сыйпап алыр төсле тоелды. Бәрәнге бакчасының бирге очында аркасына бау белән бәйләп коры кура аскан (шушы кадәр утыны бар өстенә анысы нигә кирәк булгандыр инде) бер карчык күренде. Кулбашында урагы. Җәт-жәт атлый. Йөген киртә янында калдырып, шундый ук тизлек белән ишек алдына узды. Чит кызларны күргәч кенә йөзе кара янып чыкты —Нәфисә килен дип торам, таг ын ыстанса караклары икән,—диде. —Әбекәй, без караклар түгел, без.. Карчык Мөкәррәмәне тыңламады да. үзенекен тезде. —Ипи бирә-бирә дә ялыккан инде, япь-яшь килеш соранып йөрисез, каян җиткерим ди һәммәгезгә. үземнең дә авызымны ачсам, үпкәм күренергә тора. Таң алдыннан, әнәтрәк. өч сарыгымны бүреләр буып киткән —Әбекәй, без ул бүреләрне күрдек бит.—дип сүзгә кушылды Сәмига сөенче алгандай Мөкәррәмә ана күзенең агы белән акаеп карап алды. Тегесе шундук авызын япты. Карчык бу иске бияләй шикелле йончып беткән арык кызларның кем икәнлекләрен бер күрүдә төшенеп алган иде инде. Бу якта акуп дигән казу эшләре башлангач, шактый күренгәләделәр алар авылда. Артларыннан куа килеп тоткападылар да үзләрен. Сәүит халыкны бик нык кисәтте, алай-болай качкыннар килеп чыга-нитә калса, хәбәр итегез, диде. Уен-муен түгел, әнәтрәк, сугыш вакыты, диде. Нәфисә килен дигәне авыл Советы рәисе иде. Сарыкларын бүре буган хуҗалыкларга үзем килеп чыгам, өйдә торсыннар дип кисәткән, йомышчысы авыл буйлап әйтеп йөрде Күреп калса, бу чебешләрне каптыра да каптыра инде. Бәйдәге эттән дә битәррәк бит ул. иенә җиткермичә туктатмас. Хәер, аның үзенең дә "кансыз Бәдәр" дигән яманаты чыккан. Дөресе дә шулай. Ник дисәң, үзен-үзе белә-белгәннән бирле аны кулак калдыгы дип рәнҗеттеләр, күзен дә ачырмадылар. Шуңа күрә усалланып бетте, үч сакларга күнекте. Нигә кадалып кына китмиләр, монсында да үз кирелеген итәчәк, качакларны йолып калачак, карчыгалар тырнагына ташламаячак. Карчык яулыгы өстеннән кигән мескен бүреген салып келәт тышындагы чөйгә элде дә. өеннән кечерәк кенә ипи алып чыгып. Мөкәррәмәгә тоттырды. —Тизрәк олагыгыз моннан.—диде.—Әнә. бәрәңге бакчасыннан ындыр артына чыгыгыз. —Станция кайда соң. әбекәй0—дип сорады Мөкәррәмә. —Уңга каерылырсыз, инеш буеннан сукмагы бар аның. Барыгыз, бар... Шуннан соң озак та үтмичә сәүит Нәфисә капканы ачты Станцияне озак эзләмәделәр, поезд юлы аларны шунда үзе алып килде. Ләкин янына килергә кыймадылар. Бер чокыр эчендә әлеге сәер карчык биргән ипине агггый- ашый кичне җиткерделәр. Станциядә ут алмыйлар икән, бу алар өчен уңай гына иде Инде Камбаркага кадәр барасы поездны белешеп, шуңа эләгү җаен табасы гына калды. Кесәләрендә җилләр уйнавын исәпкә алсан, бу бер дә җннел булырга ошап тормый иде. ' Җир өстенә эңгер-меңгер пәрдәсе җәелгәч, Мөкәррәмәләр яшеренгән урыннарыннан чыгып, вокзал янына килделәр. Вокзал бинасы таштан корылса да, зур түгел иде Буяулары купшакланып беткән дүрт шәрә стена. Билетны тәрәзәсе тимер рәшәткә белән тышланган аерым будкада саталар. Халык шунда җыелган, поездларның вакытында йөрмәвеннән зарланалар. Хәрби эшелоннарга гына яшел ут яна. Тик алар мондый вак станцияләрдә тукталып тормыйлар. Кызлар бер буш эскәмиягә кунакладылар. Шунда ук яннарына ун-унике яшьләрдәге бер малай килеп елышты. Бик елгыр күренә, күзләре яшен чаткысыдай ялт та йолт килә. Тартырга беткән икән, кая, төрдерең әле.—диде ул якын танышларына мөрәҗәгать иткәндәй. Мөкәррәмә шөлләп калды, чөнки караклар корбаннары янына башта кечерәк малайларны җибәрәләр икән дип ишеткәне бар иде Сөйләндерә, ачыклый Аннан сон Апаем, сиңа бәй-бәй итәргә вакыт инде, әнкәң ачуланыр, бар, өегезгә кайт. түтәңнәрнсн синнән башка яа мәшәкатьләре муеннан,—дип. Самига гадәте буенча акыл өйрәтеп алды Малай кесәсеннән тәмәке янчыгы тартып чыгарды да Сынар өчен генә сораган идем, саран тәреләр,- -дип яна танышларына бәясен дә чыгарып куйды. —Станциядә нишләп йөрисен сон син'' -дип сорыйсы итте Мөкәррәмә Малайнын турларча ирәеп сөйләшүе кьпык тоела башла! ан иде инде Үзе дә ишетге ишетмәгәнен —Сезнен ише беләткәләрнен имиләрен уарга киләм мин монда.— лиде малай хихылдый-хихмлдый—Куак тченә дә алып кергәлим Ул искәрмәстән генә Мөкәррәмәне кочаклап аллы —Кит. үләт, эчеңә тибәм бит. -дип Сәмига ярдәмгә ашыкты Мөкәррәмә мәсьәләне үте хәл итте малайны бер селтәнүдә кубарып ташлады —Мин юри-чари гына егылдым.—диде малай торып баскач.—чынлап тотынсаммы, ә дигәнче нксгстнс берьюлы тәпәләп ташлый алам —Колагыңны кисен, авызыңны ямаганны кәгәсеңме?—диде Сәмига тынычлана алмыйча, - гапкан, сина күкрәк тоттыралар ди. өлкәнрәк абтаннарга да тәтеми әле ул. Пошкыра-пошкыра борылыштан йөк поезды килеп чыкты Бик озын иде булса кирәк, станция, гирә-яктагы йортлар биш-алты минут буена табадагы борчак шикелле сикергәлән тордылар Ниһаять, соңгы вагон көпчәкләрен рельс араларына бәргалибәргәли күздән югалды. —Фронтка боепрнпаслар алып китте, диде малай белдекле кыяфәт белән,— Уралдан! —Бәлки, башка әйбердер?—диде Сәмига киреләнеп.—маңгайларына яналмаган иде бит. —Без, сарануллылар. поездларны йөрешеннән таныйбыз,—диде малай,—бу составны ике паровоз гаргып бара Платформаларында—Т-34 танклары Өсләре ябулы. —Син Сарапулданмынн, апаем?—дип җанланып китте Мөкәррәмә Сарапул ана бик таныш исем иле Күршеләре Локман абзыйларның туганнары яши бит анда Кызлары Гөлсем һәр жәй кунакка кайта иде Бергәләшеп уйныйлар, әрәмәгә бөрлегән җыярга баралар иде. Кышын әле авылныкылар Сарапулга ат белән дә йөриләр иде Мөкәррәм.! бу форсагган файдаланып калырга ашыкты Апаем, безгә дә шул якка кашырга бит. бергә-бергә кийтыйк әлс. яме. апаем 1 Без юлны белмибез, поездларны да танымыйбыз Апаем ла апаем, нинди апаем булыйм ди мин сезгә? —Иссмснне әйт алайса, исемен ничек сон синсн? —Мәш и —Мин Мөкәррәм.I б) ШМ, >" ( әмшл Моптн тәмәкесен кабызды да, угын пинжаге белән каплап, бер-нке мәртәбә бик тәмләп суырды Шуннан сон мана Ярар, мин риза. лиле, түлкс бәйрәм ашы кара-каршы —Без нишләргә тиеш соң? дин сорады Мокәррәмә -Вакыты җиткәч әйтермен Мөпти берара юк булып торды Табанын я пырагты инде бу малай, качты, дип уйлаганнар иде Юк, яктыра башлагач, баш очларына килен басты Торыгыз, диде ул. хәзер поезд кило Абау, тач у|ырырбьп микән, диде Сәмига шаглы1ыннан Бу Казан поезды гына әлс. тәпәненме боргалама, диде Мәш и. халыкны җиденче вагонга гына утыртачаклар, сез ни алга басып, ишек каршында пробка ясыйсыз, ягыш әвеш-тәвеш килеп аласыз Миңа капшанырга нкс-өч МИНУТ вакыт җитә Сызгырган тавыш ишетелүгә аннан таясыз Мин сезне үзем эзләп табармын Кызлар Мәптннсң бәйрәм ашы дигәненнән бик курыкканнар иде. кулларын озынпйгмакчы була икән дип уйлаганнар иде. Шуна күрә әлеге йомышка шундук ризалык бирделәр, алдын-артын да тәгаенләп тормадылар Алар оч поездны шулай каршы алып, шулай озатып җибәрделәр Шомардылар 1ӘКН Бу шөгыль бигрәк тә Сәмитта ошады, гомер буе вокзалларда кесә чистартыл МАРАТ ӘМИРХАНОй йәргән диярсең, Мәпти йомырка, ипи белән сыйлады. Ә кичен, ниһаять, йөк поездының аралыгына кунаклап. Сарапул ягына кузгалдылар. Камбарка Саралулдан ике-өч сәгатьлек кенә юл икән. Монысы иң зур сөенечләре иде. Әгержегә кадәр шулай җилләнеп бардылар. Суык җелекләренә кадәр төште, бармаклары әйбер тотмас хәлгә җитте. —Кызларны җенем сөймәсә дә әллә нигә ошаттым мин сез беләткәләрне,—дңде Мәпти поездан төшкәч.—Авызыгызны ермагыз, мин сезне куак эченә алып керәм әле бер... Мөптинеңҗенси ишарәләренә, аты-юлы белән сөйләшүенә кызлар күнеп беттеләр инде, сүзләрен колак очларыннан гына очыртып җибәрәләр. Бер нәрсә дә эшли алмыйсын, аның аркасында поездга утырдылар, аның аркасында тамаклары тук. —Мин монда калырмын ахры.—диде Мәпти вокзал тирәләрен урап килгәч,— төшемле күренә, әбекәйне карыйм бит мин, ике ел инде урын өстендә.. —Ә без?—дип күзләрен шардай итте Сәмига. —Сезне утыртып җибәрәм мин анысы, хәзер ерак калмады инде... Кичке якта, чыннан да, җае чыкты. Кызларга ике вагон аралыгында тагын урын табылды. Аңынчы Мәпти юлдашларын кәбестә бөккәне белән сыйлады Кап-кайнар иде, өрә-өрә суытып ашадылар. Өйләреннән чыгып киткәннән бирле авызларына мондый тәмле ризык кергәне юк иде әле. —Их, ярылганчы ашарга иде шушы бөккәнне.—диде Сәмига,—кече телгә дә йокмады бу, йөрәк тә ялганмады —Юкка тырышма. Сәми, ашап алаша булган кеше юк әле. —Сәмиганың сүзенә карама, Мәп ги, теле шулай сөяксез инде аның, син егетләрнең егете,—диде Мөкәррәмә —Егег фартавай, атлар гына тарталмай.. —Бирермен мин сиңа тарталмайны Мәпти Сәмиганы чеметеп алды. —Малай кеше чеметми ул. апаем, менә болай итеп сугып кына җиффәрә Кыз селтәнеп-селтәнеп торды да, Мәптинең касыгына төрткәндәй итте. Тегесе дә буш калдырмады. Әүмәкләшеп киттеләр. —Җитәр сезгә, агач матрослар, җә чынлап торып тәпәләшә башларсыз,—дип, Мөкәррәмә икесен ике якка этеп җибәрде Алар көлешә-көлешә, шаярыша-шаярыша, станция бакчасына таба юнәлделәр —Бөрмәкәем!—дип аһ орды шулчак Мөкәррәмә. —Кемгә кирәк синең ул искең,—дип көлде Мәпти. -—Анда минем кулъяулыгым! Уф, үләм, кулъяулык кына булмады инде ул, чистый тенкәмә таеп беттең шунын белән.—диде Сәмига —Атаулы ич ул! —Егетенәмени?—дип иреннәрен кыйшайтты Мәпти. Егетенә пычагым... Вәлинур абыйның кызлары аннан башка да буа буарлык. Бу сүзләрне Мөкәррәмә ишетмәде, бөрмәкәе артыннан киткән иде. —Әйтсәм әйтим инде,—диде Мәпти апарны озатканда,—мин бит үзем дә кыз кеше, малай булып киенеп кенә йөрим. Исемем Мәптуха. Мина малай булып туасы калган —Әйтәм җирле һаман чеметергә үреләсең,—диде Сәмига. Поезд дөбер-шатыр килеп урыныннан кузгалды. Мәптуха тәмәкесен пыскытып, аларга кул болгап калды. Камбаркага кайтып гөшкәч тә юлда тагын атнага якын изаландылар. Икесенә дә бик каты салкын тиде Бигрәк тә Сәмига бетереште. Гәүдәсе чыра шикелле генә катлы, үзе буыла-буыла ютәлли, тәне уттай яна. Әрлән дигән мари авылында кунып та чыктылар Янә бер көн болында печән кибәненә күмелеп хәл алдылар. Бәхетләре бөтенләй үк юк түгел икән әле. Агыйдел чыгышында ат туры килде. Актанышка кадәр шуңа утырып кайттылар. —Й, бәгырькәйләрем, тәнегездә карга чукырлык та ит калмаган бит —дип олаучы хатын юл буе ах-ух килеп барды. Тик үзенең лә ярдәм итәрлеге юк иде. кәрәчингә барышы, кичкә әйләнеп кайтырга ди. Кы шар барыбер ана бик рәхмәтле иде. Актаныш тавын менүгә Түбән Сөн күренеп юра ич ул. Очын Кул ергамагын үгеп. Өч Каен атавына җитәсем дә аннан Шалкан чокыры . басу капкасы Туган як җиле Сәмигага да шифалы тәэсир итте, атлауларына кадәр үэгәрде Элекке җиңеллеге, шаянлыгы кайтты. —Зимагурлыкта йөрүнең үчен кайтарыйк әле. Мөкәр. бүген клу бларын ду китереп биибез. Алла боерса, яме. дип авылга кадәр кәҗә бәтиедәй сикергәләп кайтты •'Киле, кызый, өзлегерсең'—дин кисәтте аны Мөкәррәмә Сәмига гүбән оч кызы. Шуңа күрә басу капкасын узуга, зират юлыннан унга кереп китте Аннан аулаграк та, гурырак та Тау гына төшәсе Бераз баргач, ул кояштай балкып, ахирәтенә кул болгады Ихага капкасын ачып эчкә узуга. Мөкәррәмә аяклары тотмыйча җиргә сыгылып төште. Өйдән йөгерә-ава әнисе атылып чыкты. —Кызым, балакаем —Әнкәй, якын килмә, мин бетле, корчаңгы Баерга киткән кызларның бетләп, чирләп кайтуы сәгате-минуты белән мәгълүм булды. Гайбәг төрле рәвешләргә кереп өйлән-өйгө йөрде Авылда аяклы гәҗит тиз Iарала бит ул. Имеш, кызларны юлда талаганнар икән. имеш, булдыра алмаганга бернәрсәсез куып кайтарганнар икән Имеш Ул “имешләр" очсыз-кырыйсыэ иде Ми генә сөйләмәделәр Ләкин кызларның үз хәлләре хәл иле Әнисе Мөкәррәмәнең кутырлап беткән җәрәхәтле тәнен күргәч, бер мәлгә тынсыз калды И. балакаем, имчекләр түзеп йөрдем бу эшкә, күр инде, карар җирен калмаган бит,—дигг аһ орды. — Ул кадәр көймә инде, әнкәй, бетәр әле Бетәр, бе тәр, бетмичә тагын җыйган үләннәрем бар. төнәт мә ясап җибәрермен, брачны да чакыртырбыз Брач кем сон? дип сорады Мөкәррәмә түземсезләнеп - Шул инде, элеккеге, Өммия Шул олы танауга тән күрсәтәмме соң-> Мөкәррәмәнең корчаңгысын үзенең көндәше дип санап йөргән фельдшер кыгга һич га күрсәтәсе килми иде Бәлкем. Вәлинур белән хат алышадыр, я гып җибәрсә, үл дә кит. Киемнәрен теткәләнеп беткән икән, утка гына ягарбыз инде, диде Нәгыймә, бу бетне чүпләп кенә бетереп булмас, мыж бит. ходаем, мыж -Әткәйнең хатларын яга күрмә, бишмәт кесәсеннән агып кун. диде Мөкәррәмә —Аллага шөкер, өткән бу араларда хаттан өзми, исән генә йөрсен берүк Теге вакытта югалып торгач бик кыен булганые Башкаларның хәбәре бармы соң. өнкәй? Мөкәррәмә бу сорауны Вәлинурны күздә тотып бирде Корбат али аб гаң турысында я наныем бугай, шөкер, башка яман хәбәр килгәне юк әлс. Мөкәррәмә жинсл сулан куйды, исән икән, исән! Чәчеңнән дә өрмнс ясаганнар, диде Нәгыймә, икс ай зчендә чнетый гуттаи чыгарып бетергәннәр, илаһым. Бет өчен инде, елата-елата кырдылар Кызым, си на мунча керерт ә ярамастыр алс. диде Нә1 ынмә. башыңны кайнар су белән юыйк та. чиста күлмәк-ыштаннар киеп урынга яз Ангарына да шунда гына бирермен Тынычлан рәхәтләнеп йокларсың. Мин төнәтмә хәстәрен күрермен Бет Сәмига белән кич чыгарта сөйләшкән идек Анысы терелгәч инде, кызым, бу килеш кеше көлдереп йөрмәссез бит инде Мөкәррәмәнең корчаңгысы гәмам инан булган икән, һич кенә дә кимү ягына авышмын. Югыйсә, нинди генә төнәтмәләр сөртеп карамадылар Әрем суы дисенме, үги ана яфригыныкы дисенме, гөлҗимеш суы. әрекмән, сукыр кычыткан сулары Фай шсы I им днгөч. Нәгыймә төнәтмәләрен чирмеш әкәснә барып өшкертеп тә алып кайтты Ә үзгәреш һаман юк га юк I- ташып беттеләр Шу ган б\ тминча. Мөкәррәмә дусларын сагына, кичләрен клубларга чыгасы, биисе, җырлыйсы килә. Кеше кебек эшкә йөрер иде. Өйдә бикләнеп утырудан да авыр нәрсә юк икән Нишләптер иптәш кызлары да хәл белергә килми. Авылда бер генә кеше шикләнмичә аның кулларын сыйпады. Бу ашлык киптерүдә бергә эшләгән Кәшифә иде. Ул, гадәтенчә, ишек алдыннан ук сөйләнә-сөйләнә керде Өй эче яктылык, күтәренкелек белән тулды. —Бәрәкалла, бәрән сыйрагы, берәүләр читтән кайткан икән ләбаса, көттем-көтгем дә, үзем килеп чыгыйм әле дидем менә,—дип, Мөкәррәмәне җиңелчә генә кочыл алды. —Кәшифәтгәй, ипләбрәк, мин бит ни. —Барысын да күрдек, үскәнем, бер дә борчылма, пычракка пычрак ябышмый ул —Шулаен шулай да... —Чир турында сөйләп, үсендермик әле шул ләгънәтне,—диде Кәшифә,— күңеллерәк сүзләр дә бетмәгән һичьюгы, егетләребезнең колагын чыңлатып алыйк Гыйрфан абзыеңа да язып җибәрдем әле, берәр әмәлен табып бер генә кичкә булса да кайтып кит, чукынмыш, чыдарлыгым калмады, алай-болай итенеп куйсам, үзенә үпкәләрсең, дидем —И, Кәшифәттәй, рәхәт тә инде синең белән —Бишмәтем тар булса да күңелем киң минем, Мөкәррәмәкәй. Анысы син үзен дә салпы якка салам кыстырырга ясап куйган кебек, анда әрмисләр янында егет-җилән мыж инде ул, җырдагыча, юк дисәң дә булгандыр әле күңел юаткычларын. Зөфәр белән үткәргән төн хәтеренә төшеп, Мөкәррәмәнең йөзе бурлат тукыма төсенә керде. —Ярар, ярар, көчләмим, үскәнем, сөйләргә ярамаса сөйләмә,—дип, Кәшифә сүзне икенчегә бормакчы итте. Ләкин Мөкәррәмәнең үзенең дә гөлдере килгән иде инде —Берүк кешегә чыгара күрмә, Кәшифәтгәй, ярыймы? —Шөкер, шаталак булсам да иләгемдә су тора. Мөкәррәмә әлеге төндә башыннан үткәннәрне түкми-чәчми дустына бәян итте Боларны ахирәте Сәмиг а да белми иде әле Авызында сүз тормый дип, серен ачып бетерүне кирәк тапмаган иде. —Кыз баланы адым саен шундый бәла сагалап тора инде аны, үскәнем, бәхетең бар икән, миһербанлы кешегә юлыккансың,—диде Кәшифә. —Мин Вәлинур абзыйны яратам бит,—дип, Мөкәррәмә сер капчыгын төбеннән үк селкеп ташлады.—Кулъяулык та чиккән идем, бирә генә алмадым Өммия дип •җилеге корыды бит. Урамда ниндидер тавыш ишетелде Кәшифә шундук тәрәзәгә капланды. —Бәрәч, бригадир биг бу, әллә мине эзләргә чыкканмы гүпчем. Эшләр харап Ә- ә, юк икән, Тимерәйләргә кереп китте. Кәрачин бетте дигәннәрне, Әҗөкүлгө җибәрергә кеше эзлидер. Шул терсәк буе малайлар кулына калды бит калхуз. адәм тәганәсе. Кәшифә чәй дә эчеп тормады, эшенә ашыкты, алай да ишек тоткасына тотынгач, өзелгән сүзне ялгап, Мөкәррәмәгә киңәш-табыш итәргә дә җитеште. —Торын-торып торҗәгүн, ди, Өммия сиңа көндәш түгел, үскәнем, ул налуг Газраилен эләктерде инде.—диде.—Вәлинурга күзен төшкәнне мин теге вакытта ук сизенеп йөри идем Үзеңә дә әйткән идем бугай әле. Киңәшем шул, бушка авыз суыңны корытып йөрмә, хәстәрен хәстәрлә. Хаг яз, әнкәсе Сәгыйдәтгәйне үз ягына аудар. Егет җилле. Сугышы да гомергә бармас. Аплаһы боерса, бер туктар. —Адресы юк бит оялам да.. Адреска гына калса, борчылма, үзем рәтләп бирермен. Ә оялам дигән сүзенне оныт. Заманасы ул түгел Нәгыймә бердәнбер кызының хасталануын бик авыр кичерде. Төн йокылары качты. Төнәтмәләрнең нигәдер файдасы тимәде, өшкерүләр дә хәлен җиңеләйтмәде. Уйлана торгач, табибларны узып булмастыр ахры дигән нәтиҗәгә килде Шүна күрә ул беркөнне Мөкәррәмәгә: Кызым, мин брач чакыртам,—дип кырт кисеп әйтте. Нәгыймә эченнән кызының аяк терәп каршы килүен көткән иде. Чөнки белә. Мөкәррәмә үз сүзле.әйткәнендә юра торган тискәрерәк зат. Ә ул исә һич көтмәгәндә Ярар, әнкәй, чакыр", диде. Әлеге үзгәрешнең сәбәпчесе Кәшифә икәнен Нәгыймә белми иде. әлбәттә "Өммия сина көндәш түгел" дигән тылсымлы сүз ул көнне Мөкәррәмәнең күңелендәге шик-шөбһәләрне юып төшергән иде. Өммия аларга килгәч, үзен бик дустанә тотты. Мөкәррәмәнең йөрәгендә нинди утлар кайнаганын белми иде шул ул. Белсә дә чәченен бөртеге дә селкенеп карамас иде. Чөнки Өммия инде ир хатыны, көмәне сизелеп килә Тнэдән Нургата янына район үзәгенә күченергә җыена, әлегә алыштырырга кеше генә таба атмыйлар Сезгә стаиионарга кереп ятарга кирәк,—диде ул Мөкәррәмәне җентекләп карагач, җәрәхәгнен сөяккә төшүе бар Юллама бирермен —Бик әйбәт булыр, Өммнякәсм. бер дә алга таба түгел бит. -дип. аның сүзен Нәгыймә дә күәтләп алды. Мөкәррәмәгә бу ошамады Өммиянсн чибәрлеге, ыспай киеме анын көнчелек хисләрен янә тузгытып җибәргән иде —Әнкәй дим, җитәр сиңа' -дип. тавышын күтәрде —Әниегезнең борчылуы бик урынлы -диде Өммия чемоданын җыештырган арала. Мөкәррәмәнең күзләре ирексезләп фельдшерның кулларына төште Яшь абыстайныкы шикелле ап-ак. нәфис, пакь иде бу куллар Кызның ачуы тагын да кабара төште. “И, бармаклары, шүрәле бармаклары кебек, иләмсез", дип юанлы —Иптәшегез Хөрмөтуллина хәленә кала күрмәгез,—диде Өммия —Сәмига)а ни булган?— диде Мөкәррәмә анын бу сүзләрен яратмыйча,—-Сәмига ул... —Температурасы югары, һич төшереп булмый. Бу килеш юлга чыгарга да куркыныч —Әнкәй, өйдә, Сәмитларга киггск,- -дип. Мөкәррәмә урыныннан кузгалмакчы итте. —Сез шушы минуттан карантинда, —дип кисәтте аны Өммия.—сезгә кешеләр белән контактка керү тыела. Корчангы—йогышлы чир. Ә сездә анын бик авыр формасы Фельдшер чыгып киткәч, өй зче тынып калды Нәгыймә морҗага сөялен, гадәттәгечә, бәйләм бәйли. Мөкәррәмә урын өстендә уйга чумып утыра. Стена сәгате дө аларга кушылып моңлана “келт-келт: келт-келт " —Актаныш бүлнисенө төшәргә кирәк, кызым, язу бирем диде бит -И, әнкәй, без бит качаклар, дүкәмиглөр барысы да тегендә калды —Дүкөмит дип сон. кызым, сез авыл балалары лабаса Олысы-кечссе белә, һәммәсе явит итәр. —Кешеләрдән сорап торалармыни аны. өнкәй, тоталар да ябалар —Шулайдыр да сон, кы гым. күрәләтә гүргә керергәмени инде Ана белән кыг уртак фикергә килә алмадылар, үпкәләшкән кнлеш йокларга яттылар. «Э ирТӨГӨСен җаннарын тетрәтеп коточкыч кайгылы хәбәр килеп иреште төнлә белән Сәмига вафат булган иде Мөкәррәмә хушлашырга бара алмады, рөхсәт итмәделәр Ө тагын нкс көннән Нәгыймә аны район хастаханәсенә алып гошеп китте Сәмига клубта окоп канаганда авылны шаккагтырырга дип өйрәнгән биюләрен биеп күрсәтә алмады Хастаханәдә авырулар күп түгел иде Башлыча хәвеф-хәтәргә юлыгып имгәнгән кешеләр. Хәмдия исемле кыз җәйдән бнрлс яга икән ггггдс Комбайн әвәрәсе чәченме белән баш тиресен умырып алган Вакытны әрәм итәргә теләмичә, әвәрә әйләнеп торган килеш уракны чүп-чардан арындырырга керешкән, ди Ь> хакга ишеткәч. Мөкәррәмәнең йөрәге жу итеп китте. Ул да урак өстендә Вәлинурның лабогрейкасы ал тыннан җил-яңгыр чуалткан арыш сабакларын горгыгып йөрг ән иде бит Аның да каршында көн буе шундый ук әвәрә бетерелеп горды Кәбнрә дигән хатын арба астында калган Актаныш гавы бнк мәкерле шул ул Сөзәк булып күренсә дә шактый озын, гөшә-тошө арба атны ана таба ү гс и ә бага гым Гадәттә, тәгәрмәчкә тышау салалар. Тау озын булгач, алар түзми, кәбнрә белән дә шулай булган Таунын уртасында тышавы өзелгән дә аты алып киткән.. Аягы.өч кабыргасы сынган. Берничә егет тә бар, ди. Аларны хәрби комиссариат салган. Мөкәррәмә бу сырхауларның берсен дә күрмәде, шәфкать туташларының сөйләве буенча гына белә. Аны берәү белән дә аралаштырмыйлар, ялгызы чолан кебегрәк кечкенә генә бер караңгы бүлмәдә ята. Корчаңгы көйсез кияү шикелле бик талымлы чир булып чыкты, кадерләтепме-кадерләтә. Хәер, кешегә күренерлеге дә юк лабаса, башыннан аягына кадәр яшел даруга буяп ташладылар, әйтерсең лә, чакырым баганасы. Көн дә нке-өч укол кадыйлар, әллә нинди әчкелтем-төчкелтем микстуралар эчертәләр. Син күр дә, мин күр. атна-ун көннән хәле яхшыра башламасынмы И, шатланганлыгы! Җәрәхәтләренең кипшенгәнен күрер көннәре дә булган икән Сәмига вафатыннан соң килгән беренче куанычы бу. Дөресен генә әйткәндә, әллә үлгән килеш күрмәгәнгә, дустын һаман исән итеп күз алдында тота иде: менә ул тузан туздырып юл буйлап биеп китә, икенче карыйсың, зимагур җырын сузып җибәрә, шунда ук үпкәләп иреннәрен турсайта. Минут эчендә кырыкка үзгәрә иде. Әмма ачу тота белми иде, эче-тышы бер иде. Шулай да аның терелү куанычын җуеп ташлый яздылар. Иртәнге якта процедура кабинетыннан үз кетәгенә кайтып килеше иде. Ниһаять, бүген беренче мәртәбә уколны кешеләр белән бергә, кабинетка чакырып кададылар. Авыртуны да сизмәде. Шундый рәхәт, шундый җиңел, гүя читлектән азат ителгән кош. Аяклары тигән җиргә—тия, тимәгән җиргә—юк. Терелә бит, терелә! Баскыч янында ике-өч егет сөйләшеп тора иде. Күрәсең, комиссия уза алмаган рекрутлар шушы инде. Мөкәррәмә йөзендәг е яшел тапларны күрсәтмәс өчен килә- килешкә яулыгын тартыбрак куйды. Егетләр яныннан да, сүз куша күрмәсеннәр дип. йомшак кына басып узып китте. Бүлмәсе шундагы аралыкта, уңга гына борыласы Ишек янына җиткәч, Мөкәррәмә тукталып калды. Кереп китәсе генә калган да соң, юк, хатын-кызларга хас кызыксынучанлык аны тыңланырга мәҗбүр итте: ни-нәрсә турында гәпләшәләр икән—шуны беләсе килде. —Ярыйсы күренә бу күбәләк.—диде яшь әтәчнеке шикелле калтыравыклы тавыш иясе. —Кочагы кайнардыр моның, малай, безнең авылга утырмага килсә, бер кешегә дә бирмәс идем, үзем кунар идем,—диде икенчесе. —Их, сез, бәсәргән күзләр,—дип мыскыллы көлү белән көлде калын тавышлы егет,—корчаңгы бит ул. Кор-чаң-гы! Мөкәррәмәнең өстенә ләгәне белән шакшы су койдылар диярсең, бөрешеп катты Атылып бүлмәсенә керде дә йөзтүбән караватка ауды. Үкседе дә үкседе. Мона кадәр үз чиренең бу ягы турында уйлап караганы юк иде әле аның Баксаң, корчаңгы кешедән таздан көлгән шикелле үк көләләр икән ләбаса! Гарьлеге ни тора. Корчаңгы! Болан булгач, авылда да көн күрсәтмәячәкләр. Хәзер генә төшенде: менә ни өчен дус кызлары аның хәлен белергә килмәгәннәр икән Кайтасы калмаган. Сәмига да исән- сау булган булыр иде. Илдә чыпчык үлми диләр, җае чыгар иде әле. Хәзер менә күзгә күренергә дә оялып йөр инде. Алай дисәң, ул чирне мич башында ятып алмады ла. Фронт хезмәтендә эләкте ана сырхау Башкалар клубта типтереп күңел ачып йөргәндә, көнгә уникешәр сәгать окоп казыды ул. Мөкәррәмәнең фикер агышы әнә шулай әле бер, әле икенче якка авышты Шул фикерләр кыршавында үзе дә әле тынычланып китә, әле хафага кала иде. Төшендә Сәмиганы күрде, һәрвакыттагыча, буянган-ясанган. Кара каләме бетсә, кышын утын күмере белән сызып булса да каралта иде. Кершән урынына үлән сөте яга, иреннәренә балан, гөлҗимеш боламыгы сөртә. Көен китерә иде. Битең бигрәк ак, үлән сөтен мулрак төшергәнсең,—диде Мөкәррәмә. —Соң, ахирәткәем, матур буласы килә бит. Беләсеңме, минем тәнем тулы кычу,—дип зарланды Мөкәррәмә.—һәммәсе көлә... Көлмәгәйләре, бер дә исең китмәсен, бие, җырла. —Ә син үзен? Биюләр үкенечкә генә калды шул инде, ахирәткәем мнн бит синең төшендә генә яшим оитем шуңа ак Кара, әйтергә дә онытып торам икән, Мәпти дә монда килде бит, поезд астында калган Әбисе кызганыч, нишләр инде0 *- ин ^ аман үзеңнекен сукалыйсын, тәнем тулы кычу дип торалар ана.—диде Мөкәррәмә үпкәләп. Уф, үләм. кая, итәгеңне күтәр әле. Мөкәррәмә итәген күкрәгенә кадәр күтәрде Абау, тәнен күкәй шикелле ич синен.—диде Сәмига.—миндә булса иде шушындый тән —Чынлап әйтәсеңме0 Мөкәррәмәнең күзләре ачылып китте Тиз-тиз генә тәнен капшаштырып карады Кутырлар урынында иде. Тик алар инде авыртмыйлар да, кычытмыйлар да. Йөзенә елмаю кунды кызнын Ә иреннәре “Борчылма. Сәмига, синен өчен дә биермен, синен өчен җырлармын”,—дип пышылдады Бер алга китсә, китә бит ул. Мөкәррәмә күзгә күренеп рәтләнә башлады бит очлары алсуланды, күтләренә нур иңде. Озакламый аны хастаханәдән чыгардылар Ниһаять, мунча керде Бу ләззәтне әйтеп-андагып кына бетерергә чөмкинмс сон? Әйтерсең лә, фәрештәләр белән Зәмзәм чишмәсендә юынып чыкты Тәненнән каен җиләге исе килә, үзе шундый җинел. өрсәләр, шәт. очып кигәр иде Пакьлек булса, аклык була, дин бик дөрес әйткәннәр Мунчадан төнен дә. күнелсн дә сафланып чыга икән. Мөкәррәмәнең “Каен себеркесе хан кызын терелткән" дигән әйтемне ишеткәне бар иде Әнисе бу мәкальнең мәгънәсен дә бе лә икән Сөйләп бирде Имеш, борынгы Идел буе Болгар ханы Алмасның кызы авырган, гарәп табиблары ана каен себеркесе белән чабынып мунча керергә кушканнар Кыз шулай эшләгән һәм терелгән Чабынып мунча керү шуннан башлаш ан. имеш *3 хан үзе мөселманлыкка күчкән, ди Әни белән кыз бу кичне бик о зак серләшеп утырды лар Кара1 ал каш салып ясалган хуш исле чәй бу әңгәмәгә үз өенә генә хас үтә бер җылылык биреп тора иде —Әнкәй, мин эшкә чыгармын инде, —диде Мөкәррәмә чинаягын тәлинкәсенә каплап куйгач,—болай да озакка китте, бүлнисендә генә айдан артык яттым бит -Чиремнән котылдым дип сөеп, кызым, эш качмас Курыккан гамәлиен ахры хәерле була ди. Аллага шөкер, дүкәмит-фәлән дә сорамадылар, нигә качып кайтгын. дип тә битәрләмәделәр Ул бәласеннән дә арындык бугай Анысына да гел җаным кыелып йөри ие. —Нинди зш бирерләр икән, әнкәй? - диде Мөкәррәмә Анын инде узгандагы мәхшәрне исенә дә төшерәсе килми иде. —Бригадир сораштырып торган ие. атлы эшкә кеше җитми дип зарланды Мөкәррәмә быел кыш килг әнсн абайламыйча да калды Ул хастаханәдә я< кан арала чана юлы төшкән иде инде Урамга чыккач, аклыктан башы өйләнеп китте Кышнын башка бер ел фасылы белән ы чагыштырыл булмый торган үз матурлыгы бар Анын алтын бизәге, әлбәттә, кар Көненә карап кар мен сүрәткә керә Бер карыйсың, ялтыравыклы знжс-мәрҗәннәре белән күзләрне камаштыра, икенче карыйсын, уз инде үзле балчык кебек рәхәтлөнеп сыннар яса. күп тә үтми, тузганак шикелле очын йөри О бүгенге кар бәсле, уралырга гына тора Өнә. чана табаны аегында шыгыр-шыгыр килеп ни турындадыр кой көйли Шул көнгә кырт-кырт басын салмак кына ат юырта Анын тояклары аегыннан чыккан кар йомарламнары юл читенә еябелеп-сибелеп китә Кон туып кына килә Йөзе елак башныкы сыман чытылыбрак юра Җнһан аксыл томанга гөренпж Шуна күр*» жнр белән күк тоташкан кебек күренә Барасы җир ерак әлс Шулай да күпләр өчен бу таныш, өйрәнелгән юл. Ел да мәктәпкә утынны Башкорт Я1 ымдагы Олы Ялан урманыннан ташыйлар Мөкәррәмәнең генә беренче баруы Ана барысы да кызык, барысы да мавыктыргыч Кышы ш. юлы да. кешеләр дә Огнсе до ерак юлга йөри иде һәрвакыт Мөкәррәмәгә куян күчтәнәче дим туңып каткан ипи кыерчыклары алын кайта юрган иде Кимсрә-кимерә тешләрен канатып бетерер иде Гәмле тә иде соң ул куян күчтәнәче' Им гаҗәбе шу л. Мөкәррәмә әлеге ими кисәкләрен к\яи биреп җибәрүенә ышана иле Ихтимал, шуна тәмле бу лып тоелгандыр ш Инде менә \ тенә ку ян күчтәнәче азын кайтыр вакыт жнгте Олаучылар әлс бер чанага, әле икенчесенә утырып гәп коралар Мөкәррәмәнең чанасы янына да классташы Хафәзә килеп елышты. —Әйдә, төш, жәяү атлыйбыз, нәрсә карт әбиләр шикелле кырын ятып барасың— дип чыпчыктай чыркылдады. Анттан соң кинаяле генә итеп сорагт куйды:—Әлләсина ярамыймы'.’ —Ярый, нигә ярамасын.—диде Мөкәррәмә. Алар чана артыннан йөгереп киттеләр. Юл такыр. Аяклар жинел. Ә кызлар очрашкан җирдә телгә ял юк инде ул. Бигрәк тә Хафәзәнен сораулары күп җыелган —Мин сезне укытучыларныкы шикелле якалы пәлтә киеп кайтырсыз дип көткән идем.—диде. —Без бит сугыш эшендә идек, анда акча түләмиләр икән. —Егетләр күп идеме, синен егетең бар идеме? Мөкәррәмә мондый чакта, гадәттә, аяксыз командирны хәтеренә төшерә. Бу юлы хәтта, әллә мактанып алыргамы икән дип. талпынып та куйган иде. Әмма кыенсынуы җиңде, телен тешләде. —Үзең кем белән йөрисен соң?—дип, сүзне Хафәзәнен үзе ягына борып җибәрде Хафәзәгә бу ошады, ахры, күзләре төймәдәй түгәрәкләнде, сусыл иреннәре мелт- мелт килеп алды. —Кара аны. кыз. Каюмга нәфсеңне сузасы булма, ашап бетерермен.—дип. тире бияләе эченнән бармак янады. Бер дә харап икән, җиденче класста укыганда ук кундылар ич инде алар Каюм белән. Хафәзәнен. күрәсен. шуңа төрттереп әйтүе иде. Мөкәррәмә дустына җыр сүзләре белән бик кинаяле итеп җавап бирде: Аклы күлмәк якасына Брошка кадамыйлар. Өзелеп сөйгон ярың булгач. Ятларга карамыйлар —Әйттем ич. читтә типтергәннәр дип. Җә. сөйлә инде, кем исемле, чибәрме? —Җырмын ертыгы юк. дустым —Син тешләктән сүз ала торт аймы сон? Атлар кызулата төште. Шуна күрә икесе тиң чанага ауды. —Бияләйләреңне сал. шундый рәхәт.—дип Хафәзә кулларын җилпештереп торды, эссе, янәсе. Аның күптәннән Мөкәррәмәнең шәрә кулларын күрәсе килә иде. Бу хәйләне дә шуңа уйлап тапты. Мөкәррәмә бияләйләрен саллы. Куллары чип-чиста иде. _ Утынны иртән таң белән төяделәр. Ул киселгән, өелгән иде. Җайланмалары да бар икән, артык көч куярга туры килмәде. Тиз-тиз генә төяделәр дә. тиз-тиз генә юлга чыктылар. Тиз-тиз генә дигәннән, башлыклары буаз Дәүҗия (калын гәүдәле булганга аны авылда олысы-кечесе буаз Дәүҗия дип йөртә иде) бер мәзәк сөйләп көлдерде. —Удган кышны.—дип тезеп китте сагыз чәйнәгәндәй телен авызында әвәлиәвәли.—Гыйндулла бабай белән Идел аръягына печәнгә бардык. Каравылчы Вәләитин белән алдан килешеп, маилап-җайлап кунган идек инде. Төн уртасында килсрсегед. башланган кибәннән төярсегед.—диде. Тотыла-нитә калсагыд. мин седне белмәймен. сед мине белмәйсегед. дип тә кисәтте. Монысын куркыту өчен генә әйтә инде, ул үде каравылчы бит. дагатскут чутыннан кәеф-сафа корып йөргәнен бөтен тирә-як белә. Менә шулай бүгенге төсле олауларны җәт кенә төяп бетердек тә кайтырга чыктык. Атлар шәпле, артларыннан чак-чак җитешеп барабыд. Шунда Гыйндулла бабай: Кыдым. тид-тид генә килдек тә, тид-тид генә төядек тә. тид-тид генә кайтырга да чыктык, әллә урлаштыкмы соң бед?—дип әйтеп куймасынмы, исәркәем Көлсән көл. жыласан жыла. Әле анын хикмәтләре моның белән генә бетмәде. Сөн бодына төшкәч, бер адәм атның башыннан эләктереп алды бит. каһәр. Җаным табан астына йөгерде, баш бетте, мәйтәм, калды муен тырпаеп. Ныклабрак карасам, теге камыт аяк Вәләитин. авылы ерык. Капшаштырырга ук тотынды бу имансыд. Кителе, мәйтәм, коры ялан уртасында нәмәдәй сыпыргалану ул. мәйтәм Каты да бәрелә алмайсың. исәркәем, сыер гәжиткә генә рида түгел, аңа печән кирәк. Алдап-юллап. иртәгә-берсекөнгә дигән булып. насила котылдым бу мир кортыннан Шунда Гыйндулла бабай хәтеремә төште Нигә ярдәм! ә килмәдең, дип сүгәргә иде исәбем Ә ул юк Кычкырам, чакырам—ләм-мим Сыпырткан икән бу диеп уйладым, шуңа кудгаласы иттем Авылга кайтып житеп. басу капкасыннан үткәч, икенче олаунын өстеннән малахай бүреге калыкты бит бабакаемның. Кыдым, әллә тотылдыкмы бед?—дип сорай. Печәнне чокып, шунда качып барган картлач. Гыйндулла бабайныкы кебек үк булмаса да, Мөкәррәмәнең тәүге сәфәре дә хәвефсез генә узмады Кышкы урманны анын күргәне юк иде әле Ә ул искиткеч мазур икән Агач ябалдашлары ак мамыкка төренгән Башларын иеп утыралар, гүя юлчыларны сәламлиләр Кар өстендә ниндидер чуалышкан сүрәтләр күзгә ташлана Кайсы челтәр-челгәр булып уралган, кайсы чаршау бизәген хәтерләтә. Бу—иләр! Киек-жәнлек күп булырга охшый, һәрберсе кар эскәтере өстендә үз мөһерен төшереп калдыр!ан. Нәкъ гарәп язуы. Шундый ук серле, шундый ук гүзәл' Мөкәррәмә мөкиббән китеп шушы матурлыкны күзәтеп бара торгач, бөтенләй онытылып кигте, чанасы салуга эләккәнен дә сизми калды. Мизгел эчендә йөкле чана юлга аркылы ятты. Шунда ул икенче хата ясады, хәлне төэәтмәкче булып, бахбайга чыбыркысы белән сыдырып алды. Ат бар булган көченә алга омтылган иде. камыт бавы шартлап өзелеп тә чыкты. —Бәй, апай, каплана ядгансың бит.—дип Дәүҗия килеп җитте Башкалар да җыелды Төрлесе төрле киңәш бирде Тик эш киңәштән узган иде инде Унбиш-уналты яшьлек бу үсмер кыз балалар тагын нәрсә эшли ала иде соң? Ярын әле. Дәүҗия апалары бар Җарар, апайлар, булды, инде мине тыңлагыд,—дип юл уртасына чыгым басты Иң әүвәл Мөкәррәмәнең чанасын тигед җир! ә чыгарып куяйыйк Мин сбруйлары- ниләре белән Кара алашаны алып килөм, ссл бу атны гугара горыгыд Ипләп-жайлап кына барысы да үз урынына утырды Дәүжиянсн запас камыт баулары да булган икән. Эш озакка сузылмады. -Апай, җырла! анда да. сүләшкәндә дә. йоклаганда да бер күдсн юлда, икенчесе агга булсын, дип кисәтте Мөкәррәмәне Дәүҗия Икеләнәсең икән, тот за агынны туктат. Бер1ө-берго хикмәте табыла аның. Борчылма, ашка чебен төшмәй тормай Бүген Мөкәррәмә беренче тапкыр клубка чыкты Ишекне зур дулкынлану белән ачты. Чөнки алар казна эшендә вакыпа монда әллә нинди үзгәрешләр булгандыр сыман тоела иде Бу хакта Сәмига белән төннәр буе сөйләшен ягалар нде. Чыннан ла, клуб зураебрак киткән кебек күренде Якты. Куыклы ламна алганнар икән ләбаса1 Тәрәзә пәрдәләре дә элгәннәр Тәрәзәләрне хәзер 1ышкы яктан канлыйлар, ахры Клуб мөдире Мәгъсүмҗан уен оештырып йөри Мөкәррәмә, мина басмасалар ярар иде дип, кеше күзенә күренмәскөрөк тырышып утырды. Тик ул нгьгибар үзәгендә нде инде Ничә әйтсәң дә. читтән кайткан бнт, кунак кызы дәрәҗәсендә Егет көмешләренең күзе анда, чыш-пыш киләләр Әлеге ялгыз бию бара Уртада Хафөзә Җырга гына түгел, биюгә дә оста ул Сөяге юк! ыр диләр мондыйлар турында Бер у к хәрәкәтне бервакытта да ике мәртәбә кабатламас Сәмига булмагач, ярышыр кешесе дә юк хәзер Хафөзә өч-дүрт минут чамасы үзенең осталыгын күрсәтте де. Мөкәррәмә картлысына килеп басты. Оборона хезмәтендә катнашкан алдынгы комсомолка Мөкәррәмә Омироаа дип кычкырды Мшъсүмжан. гүя сәхнәдән ниндидер күренекле артистны төплим итә идс. Мөкәррәмә бию ягыннан төшеп калганнардан түгел анысы Окоп казыганда да кызлар белен төрледән-төрле биюләр өйрәнгәннәр нде Озак уйлап юрмастан. тәвәккәлләде Ул ярдан суга сикергәндәй кәй уңаена бию диитезено чумды Оялуларны кыенсынуларны ашкыну л Тотын та тыя алмыйсын Сигналлар заманы, кешеләрне батыру «иманы ндебмгт Сүз дәлилләрдән өстен Йөри торган заман Хатын-кызлардан төрмәдә алар икәү генә иде. Бурсык дигән авылдан Нәгыйме исемле хатын атнадан артык утыра икән инде Каты бәгырьле хатын Мөкәррәмәгә дә җебеп төшәргә ирек бирмәде — Монда күзләреңнән таш атылып чыкса да ишетүче юк. сеңлем, юкка бетерешмә.—дип киңәш бирде. —Әнкәй мине районга йомыш белән генә китте дип белә бит.. —Хафаланма, яман хәбәр тиз ирешә ул. җиткергәннәрдер инде. —Нигә бу кеше дигәнен шулай кара эчле икән, турысын гына әйтергә дә була ич?! Мөкәррәмә яна танышына текәлеп карап торды. Бу гади авыл хатынынын килеш- килбәтеннән үк ниндидер олылык, мәһабәтлелек сизелеп тора иде. Ялгышмады Үзенчә зирәк, үзенчә мәгънәле иде ул. —И. сеңлем, безнең әткәй: “Ак эт ни. кара эт ни—бар да эт".—дип әйтә торган иде. Шунын кебек инде, куштаннар хөкеменә калдык Тьфү-тьфү. әйтмәгәнем булсын. Аллаһы тәгаләне дә саташтырып бетерделәр инде ул иблис токымнары. Алла ул бер генә. Ә безне тагын бер Аллага табынырга мәҗбүр итәләр. —Нәгыймәттәй. алай сөйләмә, мин куркам.. Хазын аны тыңламады, дәвам итте: —Мине, өч балалы ялгыз ананы, бүген-иртәгә суд көтә Ни өчен дисеңме? Синеке кебек үк әләк. Сүзен әйттем, танмыйм. “Китегез әле. Сталин кайгылары юк әле монда".—дидем. Сон. Сталинның рәсемен сатып алып, өй стенасына эләргә мәҗбүр итәләр бит Рәсем сатып алырлык акчам булса, балаларыма берәр кәнфит алып ашатыр идем Кәнфит тәмен дә белми үсәләр бит. бәгырькәйләрем. Бер куштаны сүзләремне парторгка җиткергән. Хәзер, әнә, сәяси статья чәпеп куйдылар. Монарчы сәяси статья дигәннең исемен дә ишеткәнем юк иде . Сүзләре шушында өзелде. Чөнки тышкы яктан тимер ишеккә уелган рәшәткәле тәрәзәнең келәсе шалтырады. Күп тә үтми, анда Мөкәррәмәгә богау салган милиционерның мыегы, аннан соң йөзе күренде. —Әмирова. җыен, тикшерүчегә!—дип сөрән салды ул. Нәрсәсен җыенып торасың инде, урыныңнан торасың да. шунын белән шул. Ишек ачылганчы Мөкәррәмә бусага янына барып баскан иде инде —Куыралар борчакны, эшне кызу тотмакчылар,—дип сөйләнеп калды Нәгыймә Тикшерүченең исеме җисеменә туры килми иде Гөлүсә дигән исемне ишетүгә, күз алдына зифа буйлы, чия иренле, бит алмалары алсуланып янып торган чибәр кыз килеп баса. Тикшерүче исә кыска муенлы, калын гәүдәле, килешсезрәк кыяфәтле бер ханым иде. Ә тавышы күгәрчендәй гөрелди, ул авызын ачуга беренче тәэсирләр минут эчендә эреп юкка чыга. —Әйдә, багалмам, уз. утыр. Тукаебыз әйтмешли, “әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем" без дә әз-мәз гәпләшеп алыйк әле.—дип. ул Мөкәррәмәне түгәрәк калай мич янындагы агач кәнәфигә утыртты. Үзе дә шунда сыенды Әйбәт апага ошаган, чыгарып җибәрмәсме әле. дип шатланып куйды кыз Өметсез шайтан гына ди, ул әле һаман ышанычын югалтмаган иде. Тик авылга кайтырга гына сонарды. берәрсенә куна кермичә булмастыр, ахрысы. Тикшерүче башта әти-әнисе. туганнары, авыл, колхоз турында сораштырды, хастасы хакында ишеткәч, бөтенләй ах-ух килде Акрынлап-җайлап кына читтәге хәлләргә күчте, окоп казу эшенен ничек оештырылуы белән кызыксынды. Ахырдан таштай авыр кулларын Мөкәррәмәнең җилкәсенә салды да: Ярар, багалмам, бүгенгә җитеп торыр, танышу өчен генә чакырткан идем, ипле кыз күренәсең, уртак тел табарбыз дип уйлыйм—диде. Иптәш Хатыйпова апа, мине чыгармыйсызмыни?—дип. Мөкәррәмә тикшерүчегә ялварулы караш ташлады. _ Бу минем сорауларыма түкми-чәчми ихластан җавап бирүеңнән тора, багалмам, диде тикшерүче.—иң мөһиме: исем-фамилияләр! Хатыйпова кул да куйдыртмады. бернинди кисәтүләр дә ясамады. Шуна күрә Мөкәррәмә шикләнүсез анда сөйләнгәннәрне Нәгыймә белән уртаклашты. ' Сеңлем, сак бул. син фамилияләрен атаган кешеләр көне-сәгате белән төрмәгә ябылачак Моны миңа бер укытучы бик нык кисәтеп әйтте. Бер генә көн бергә булып калдык Аны тгап белән Минзәләтә алып киттеләр И кысты пыркарур мине дә, и кысты. Шөкер, берәүнен дә өстеннән тормадым Нигә кирәк сон алар1а бер гөнаһсыз кешеләрне батыру? Никадәр күбрәк кеше "фаш ителсә”, шул кадәр яхшырак икән Эшләре әйбәт күренә икән. Төркем булса, аеруча агышлы, ди Хөкүмәткә халыкны йөгәндә тотарга да унай, дип сөйләде әлеге укытучы Аны да сүз өчен кулга азганнар Кешеләрне ачка-ялангачлыкка калдырды дип, колхозны сүккән Нәгыймәгә икенче көнне суд булды. —Сыттылар, сеңлем,—диде ул камерага китереп япкач,—унбиш ел чәпәделәр Улым белән кызларымны балалар йортына бирәчәкләр, йорт-җир. мал-туар колхозга кала Ирем Закир сугыштан кайткач, үз өлешен кайтарып алачак, имеш Менә шулай, сеңлем, минем тормышка крис суктылар Дөньялары киңәер инде Батыр булып күренер! ә тырышса да. Нәгыймә бераздан йомшарып төште, үксиүкси елый, үзенә урын таба алмыйча йөренә Мөкәррәмә аны ни дип юатырга да белмәде. Ә иртән торганда Нә1ыймәнен урыны буш иде инде, аеруча куркыныч тоткын булганга күрә аны төнлә үк алып киткәннәр иде Мөкәррәмәнең төрмәдән чыгу турындагы хыялларына да шуның белән нокта куелды. Ул да куркыныч тоткын Дизертир. Тик нигәдер анын суды һаман сузылып килде. Барысы да элеккечә. Тикшерүче Гөлүсә Хатыйпова гына өстендәге сарык тиресен салып ташлады Багалмам сүзен сатлык, контр, шпион сүзләре алыштырды Ө сорау шул ук качарга кем котыртты? Ни хикмәт, тикшерүче тузынган саен, кирелеге арга гына барды Мөкәррәмәнең. Ул үз язмышын кабул иткән иде инде. Аңа төрмәдән котылу юк Ләкин, һич көтмәгәндә, тәкъдир җиле юнәлешен бермә-бер үзгәртеп куймасынмы Бу 1943 елның 2 мае иде. Гадәттәгечә, Мөкәррәмәне нәкъ иртәнге җидедә тикшерүче бүлмәсенә китерделәр. —Җә, Әмирова, бүген, ниһаять, телен ачылыр дип уйлыйм,—дип каршы алды аны Хатыйпова. Беләсеңме ни өчен9 Белмәсән өйтөм. бүген Бөек Ватан сугышы тарихына алтын хәрефләр белән язып куелачак Сталинград эпопеясының зур уңыш белән төгәлләнүенә нәкъ өч ай тулган көн Мөкәррәмә дәшмәде —Җилкәләреңне сикертмә. Әмирова. син бит канчандыр октябрят булгансың, пионерда, комсомолда торгансың. Совет власте үзеңә белем биргән Синең аяк терәп котыр тучыларымны яклавың ул иптәш Сталин җитәкчелегендәге большевистик коммунистлар партиясе тоткан I енсраль курска каршы килү дигән сүз Менә бит эш нәрсәдә, Әмирова! —Мине берәү дә котыртмады, диде Мөкәррәмә,—мин үзем, үз теләгем белән качтым —Ә Хөрмөтуллинаны син иярттеңме? —Ул юк инде. Үзе өчен үзе җавап бирюн булыр иде Хатыйпова үз-үзен белештермичә өстәлI ә китереп сукты Өстәл өстендәге түгәрәк кара савыты туп шикелле сиксргаләи-сиксргаләи торды да. идәнгә гөшеп ватылды Бүлмәгә эт шомырты исе таралды Күрәсең, монда да карта кытлык иде —Алып китегез бу контрны! дип кычкырды ул ишекнең тышкы ятыңда сакта торучы милиционерга Мөкәррәмәне әлеге бүлмәгә өч көннән сон гына алып килделәр Бу юлы ан,та яна кеше иде. Чәчләренә сык куна башлаган олырак яшьтәге бер ябык чагын —Сег Әмирова буласызмы9 дип сорады ул аннан күзләренә туп-туры карап —Әйс-с. Ә-әмирова. дип сузды Мөкәррәмә I ажәп иде Чөнки моңа кадәр ана берәүнең дә сез дип мөрәжәг ать иткәне юк иде әле Контрдан Сезгә әйләнде дә куйды —Әмирова сез әле һаман да хәрби хе 1мәг армиясендә нсәгпә торасы I. .тиде ябык хатын нотык сөйләгәндәй көр гавыги белән, хәзерге геркәлын урыныгыз -Кама урман хуҗалы! ы Иртәгәдән шунда чыгын китәсез. Документлар әзер Ә. мин ничек ана Мөкәррәмә берара сүз таба алмый торды Хезмәт инспекторы анын халәтен андый иде. әлбәгтә Шуңа күрә кыска гына итеп аңлатма бирүне кирәк тппты. Суд эскәмиясенә утыртырга ссзнен яшегез җитеп ткммн. диде Мөкәррәмәнең миенә бу сүзләр барыбер барын җитмәде Шулай да ниндидер эчке сиземләү белән үзенең төрмәдән котылачагын аңлап алган иде инде. Ул түгәрәк мич янындагы кәнәфигә авып, үксеп еларга тотынды. Бервакыт, әле сугышка кадәр, әтиләре ат җигеп, әнисе белән икесен Идел тамагына бөрлегән җыярга алып барган иде. Бөрлегән—мыж. Таллык эчендә башларын җиргә иеп мәмрәп утыралар. Берсен өзүгә, икенчесе, мине онытып калдыра күрмә, чибәркей. дип. учка сылана. Үзләре эре. кабуга авыз гула. Татлының татлысы, кәрәзле балын бер якта торсын. Тик монда кигәвеннәр бнтаман бизгәге шикелле йөдәткеч икән, ябышырга гына торалар. Аэропландай канатларын җәеп очып киләләр дә тәнгә кадалалар. Күздән очкыннар чәчри мәгәр. "Әрекмән яфрагы белән куала син аларньГ.—дип өйрәтте әнисе. Куып кына бетерерлекмени ул канэчкечләрне. бөтен болынны урап алганнар бит. әнисе ничек түзәдер, чәбәләнми дә. —Бар, су буйларыннан ураштырып кил. кызым, җилле җирдә булмыйлар алар.— диде әнисе анын хәленә кереп. Мөкәррәмә пароход тавышлары ишетелгән якка йөгерде. Яр якында гына икән, тал куакларын үтүгә, борынына су исе бәреп керде. Агыйдел дә дулкыннарын чупылдатып шунда гына җәйрәп ята. Уртада ниндидер бер пароход ух-ах килә. —Сал өстери.—диде әтисе. Ул да кызы янына килеп баскан. Күрәсең, эшен бетергән, илле усак баганалыкка язу алып килгән иде Бәрәңге бакчасынын читәнен яңартмакчьг. —Әткәй, карале-кара, әллә ут чыккан инде.—диде Мөкәррәмә куркыныбрак. —Юк. янгын түгел ул, кызым.—диде әтисе.—салчылар әбәт пешерә булыр Алар шулай куна-төнә сал агызалар. —Күңелледер аларга утырып баруы... Мөкәррәмә салчыларга көнләшеп карагг калган иде ул вакытта. Ниндидер әкияти затларга ошаткан иде ул аларны Бигрәк тә су өстендә учак ягу ошаган иде. Үзе дә менә сал өстендә учак тергезү белән мәшгуль. Шырпыга кьгтлык. Шуна күрә учакны һаман карап, күзәтеп торырга кирәк. Сал агызу читтән күзәткәндә генә мавыктыргыч тоела икән Чынында, бик четерекле, бик авьгр эш икән. Беренче көннәрдә инбашларына кан савып җәфалады. Кулда озын саплы багор, көнозын бүрәнә бәйләмнәрен тикшереп йөрисең. Бара-бара аларнык трослары бушый икән Җитмәсә, куркыныч та. бүрәнәләр арасында кысылып имгәнүең дә бар Андый фаҗигале хәлләр еш булгалый. ди. Баш салчы Вәчли агай сукрана, элек кыз-катынны салга аяк та бастырмый идек. ди. салдагы кыз-катын бәлагә ул. ди. Нишлисең, ир-ат сугышта, сал агызырга яшь кызларны хезмәт армиясе аша җыярга туры килә. Вәчли агай командасында, әнә, тугыз кыз Фронт кешеләрне генә түгел, агач-ташны да йотып кына тора икән, җиткер генә. Учак өрүгә дәрт итеп кабынып китте Хәер, ул үзеннән-үзе дә кабынган булыр иде. мөгаен Чөнки җәйнең кыл уртасы. Күкнең ин зәңгәр, кояшнын нн кызу чагы Төш вакытында күләгә бармак буе гына булып кала. Су өстендә җиләс. Йомшак жил иркәләнеп биткә сарыла, сал читендә дулкыннар шаярыша, вак балыклар сикерешә Тирә-якта үзенә бер кабатланмас хозурлык. Иделнең ун ягында да. сул ягында да печән чабалар. Печән уңгандыр быел Кибәннәр мул күренә, очлы башларын тырпайтып, Мисыр пирамидалары кебек яр буена тезелешкәннәр. Сал шәһәр-авылларны. печән кибәннәрен артта калдырып, көне-төне агым унаена чакрым саный. Буксир аңа чайпалырга, салуларга ирек бирмичә ипләп кенә бер эздән алып бара. Кызлар үзләре дә бүрәнәләргә көйсезләнергә ирек бирмиләр, багор белән хәзер башларына тондыралар Адашканнарын шундук көймә белән куып тоталар Өйрәнделәр инде. Вәчли генә һаман, сал агызу кыз-катын эше түгел дип. җаннарын битәрли. Шуңа да карамастан, Сембер. Самара. Сарытау калаларын ялга чыккан сәяхәтчеләр кебек җырлашып кына узып киттеләр. Көн элеккечә якты, нурлы, мәрхәмәтле иде Иртән мул булып чык төшә, көнозын күктә кояш балкый Ә бердән-бер көнне кояш бишегенә килеп җитә алмады, аксыл томан арасына төшеп югалды. —Иртәгә кунаклар килер ахрысы, итәк-чабуларыгызны җыештырыбрак торыгыз.—диде башлык. —Нинди кунаклар ул, Вәчли абый'' -дип сорады Мөкәррәмә —Каян җыелдыгыз сон сез монда җыен ангыра бәрән, кояш больп эчендә баеса, яктыр киләсен дө белмисезме әллә,—дип кабынып китте тегесе. Кызлар, гадәттәгечә, чырык-чырык көлештеләр. Иртән дә йөзләрендә мут елмаю иде. Чөнки яна көн дә нәкъ элеккеләре сыман якты, кояшлы иде Шулай да янгыр кайдадыр таулар артында мыштым гына сагалап торган булган икән Өйләдән сон офыкта карта оясы кадәрле генә бер болыт калкып чыкты да. әче камыр шикелле кабарып, минут эчендә ярты күкне каплап та алды. Әле карасу-зәнт әр төскә керә, әле котырынып килгән ак башлы дулкын рәвешен ала Кояш та, мескенем. тотылгандагы сыман, тоныкланып калды. Күп тә үтмәде, сулышны кысып, усал җил исеп куйды Артыннан ук давыл купты, яшен яшьнәде, колакларны чатнатып күк күкрәде Буксир озын-озын итеп өч мәртәбә гудок бирде. Бу анын салдагыларны, дөресрәге, Василий Плотниковны кисәтүе иде. Үз чиратышта баш салчы — Багорларыгызны кулларыгызга алыгыз, постларыгызга басыгыз,—дип хәрбиләрчә әмер бирде. Берничә минут эчендә җил Иделне урыныннан кузгатып җибәрде, айкапдырыргачайкалдырырга тотынды. Сал ишкәксез көймә сыман бәртәләнә. суккалана, бүрәнәләр шыгыр-шыгыр килеп ыңгыраша. Берзаман ул елга кырыена авыша башлады Буксир җан-фәрманга тартыша, әгәр тростлар өзелә-нитә калса, салнын таралуы да ихтимал иде. Өстән дөбер-шатыр килеп янг ыр коя. аяк астында Идел котырына Вәчли ал ар дан да уздыра. Яшен шикелле, бер карыйсын, салнын баш өлешендә нндер рәтли, икенче караг анда, ул инде койрыкта әвәләнә. Авызында гел сүгенү. Мөкәррәмәне дә буш калдырмады, бер узуында әни-әтиләренен кабер такталарын исенә төшереп ите. Кыз аңа әһәмият бирмәде, ниндидер шомлы тавыш ишетелгәч кенә бантын күтәреп карыйсы итте, һәм ү те дә кычкырын җибәрде: —Вәчли а-а-бый! Василий суга мәтәлеп төшкән иде. Кожаны күркә койрыгы шикелле кабарган Әлегө ул троска өстерәлеп бара, тик көче озакка барырмы ’ - Аңгыра, багорынны суз, тизрәк!—дип кычкырды Мөкәррәмәгә. Хәзер инде кыз авыр хәлгә калды, ничек кенә көчәнмәсен, атып тай тур гәүдәле ир-атны өстерәп чыгарырлык көче юк иде. Ләкин нидер эшләргә кирәк Ул кычкырырга тотынды. - Коткарыгыз, коткар!!1 Мөкәррәмәнең тавышлары карлыгып бетте, берсендә, ниһаять, анын йөрәк өзгеч Iавышы кызларга ишетелде Йөгерешеп килделәр Инде багор сабына барысы бергә ябышты Василий да җан-фәрманга тыпырчына, тик агым көчле, күтәрелергә ирек бирми. —Икенче багор белән бил каешыннан эләктереп алырга кирәк, диде Мөслимә исемле Әгерҗе кызы —Кожаны кабарып каткан бит. Кәжанснә эләгәме, каешынамы, барыбер түгелмени, диде Мөслимә Булышыр! а әзер торыг ыз. Бер омтылышта ук Мөслимә Васнлнйнын кожаныннан эләктереп алды. Тырышатырмаша аны сал читенә тартып китерделәр, аннан сон өскә өстерәп менгезделәр. -Постларыгызга басыгыз! диде Василий, ү зе дә баг орын кулына алды. Әйтерсең лә, бернәрсә дө булмаг ан иде. Янгыр үткәч, ул куышында көмешкә эчеп, төне буе үз-үзс белән сөйләшен ятты Бу хәлләрдән сон Вәчли агай: "Сал аг ызу кыз-катын эшс түгел", дигән сүзләрен онытыр инде, дип көлешкәннәр иде кысыр Өметләре генә акланмады II. керәшен төре, дип сүгенде Мөслимә Танин бер хәтәр хәлгә юлыктылар әле азар Монысында үзләре катнашмалы шаһит булып күзәтеп кенә тордылар. Әмма Мөкәррәмәнең йөрәгендә мәңгелеккә уелып калды әлег е вакыйга Сугышның аяусызлыгын. кайсы ныгын \ < күзләрен белән күрү, үз җанын шпа үткәрү газеталарда язганга, радиода сөйләгәнгә караганда мең мәртәбә хәвефлерәк икән Сталинградка якынлашып киләләр иде инде. Печән кибәннәрен, төзек авыл шәһәрләрне җимерек корылмалар, морҗалары г ына тырпаен утырып калган өйләр. кара янган агач-куаклар алыштырды. Пәри туе узган диярсең. Мөкәррәмә Мөслимә белән төнге дежурда иде. Икесе ике башта. Җәен кояш бишегендә озак юаныргл ярат мый ул. Батарга да өлгерми, елмаеп-көлегг килеп тә чыга. Мөкәррәмә төн үткәнен сизми дә калды. Әүвәл Идел аръягындагы әрәмәлекләр өстендәге челтәр болытларга ал нурлар кунды, аннан сон кояш үзе күренде. Шул вакыт ачык күк өстендә ике очкыч пәйда булды. Кыз моңа гаҗәпләнмәде, чөнки бу гадәти күренеш, фронт зонасында ич инде алар. Танкларда күренә, автомобильләр дә, солдатларда Ә бу очкычлар нигәдер үзләрен бик сәер тота. Тузынган күч кортларыдай тыз-быз киләләр. Әле моторларын үкертеп түбән томырыла, әле өскә ыргылалар. Куышып китәләр дә, инде маңгайга-маңгай бәрелешеп челпәрәмә килделәр диг әндә генә, янә аерылышалар. —Үз башьгна котырына, сабакы,—диде Вәчли. Ул инде торып чыккан иде. Кызлар да анын янына тезелешеп басканнар. —Имән түмәре шикелле тумпак борынлысы безнеке,—дип аңлатты Василий, анын һава сугышын беренче генә күрүе түгел иде.—Әнә. канатында йолдызы да бар, күрәсезме? —Күрәбез,—диделәр кызлар бертавыштан. —Хәзер ул нимеч малаеннан әнисенең кабер тактасын санатачак. Кызлар аһылдап куйды. Чөнки нәкъ шушы вакытта очкычлар тагын йөзгә-йөз килеп очраштылар да, күккә күтәрелеп, аслы-өсле калдылар. Шул ук мизгелдә йолдызлы очкыч төтенгә уралды. Василий ачы итеп сүгенде. Ул арада каяндыр тагын берничә очкыч килеп чыкты. Алар фашистка качарга ирек бирмичә карчыга кебек анын өстенә ябырылдылар. —Маладис, каптырдымы . авызына... Василий янә сүгенде. Ул яманлыкка да, яхшылыкка да үзенең мөнәсәбәтен шулай сүгенү аша белдерә иде. Салны тапшырып, буксир пароходы ягулык салырга киткәч, кызлар ярты сәгатькә генә яр буена чыктылар. Исләре-акьгллары китте. Бер генә төзек бина да, бер генә төзек корьглма да юк иде монда. Ничек җимерергә мөмкин, шулай җимергәннәр. Бу ниндидер бөтенләй башка дөнья иде, хәрәбәләр дөньясы. Шул хәрабәләр арасында карачкы сыман кешеләр дә күренгәли Бернәрсәдә гамьнәре юк, әйтерсең лә, тере мәетләр. Мөкәррәмә калтыранып китте. —Әйдә, җәтрәк атла,—диде ул Мөслимәгә,—каберлек бит бу. Мөкәррәмә бу биниһая зур каберлектә бер миллион йөз меннән артык кеше күмелгәнен белмгг иде әле. Ихтимал, әгәр үз вакытында дөрес хәрби стратегия эшләнгән булса, бу югалтуларны күпкә киметергә мөмкин булыр иде. Тик көтмәгәндә (бездә һәр вакыйга шулай көтмәгәндә башка ябырыла) сентябрьнең (1942) егерме икенче көнендә таң белән немецларның танк корпусы оборонада торган Совет гаскәрләрен икегә ярып үтә, Идел ярларына килеп чыга. Шәһәрдә ике йөз мең кеше бүленеп кала. Аларның язмышы берәүне дә борчымый. Хәтта Мәскәү түрәсе Маленковны да. монда килгәч, башлыча аны •‘Сталинградская гтравда" газетасынын нигә чыкмавы күбрәк кызыксындыра. Бераздан солдатлар күренә башлады. Бәлкем әле Вәлинур да шушындадыр, дип уйлап куйды кыз. Мөкәррәмәне күреп алса, нишләр иде икән'’ Мөгаен, кочаклап алыр иде, үбәр иде. ярату сүзләре әйтер иде Ул да элекке кебек авызын йомып, оялып тормас иде. . Хыялларына бирелеп бара торгач, Мөкәррәмә алдарак атлаучы солдатларның берсен чын-чынлап Вәлинурга ошата башлады. Ул инде, ул! Әнә, ничек кәпрәеп атлый. Чибәр бит ул, шуңа кылтая, һаман шул гадәтен ташламаган икән әле. Җанашым! —Вәлинур, туктале, тукта, бу мин, Мөкәррәмә!—дип кычкырды кыз. Солдат борылып карады. Бу җирән мыеклы урта яшьләрдәге кеше иде. Елмаеп, Мөкәррәмәгә кул болгады. Мөкәррәмә төшендә үзен күрде. Ләкин танымады Башына малахай бүрек киеп нишләп йөри бу кызын урманда дип борынын җыерды. Кит инде булмаганны, биленә әллә нинди килешсез брезент каеш буган. Аякларында аю кереп ояларлык зур соры итекләр. Кулында пычкы. Урман кисүче инде бу. мөгаен. Әнә, янында үзе шикелле үк ирдәүтсә кызлар янып-пешеп ботак турыйлар. Төймә борынлы бу кызны кайда күрде сон әле ул? Окоп казуда эшләделәрме әллә? Бәлкем, бергәләп сал агызганнардыр’’ Тукта-тукта. бу үзе ләбаса! Абау, ямьсезлеге Пәри Шушы кыяфәтендә Вәлинур күрсә, куркып качар иде Уянганда күзләрендә яшь иде Мөкәррәмәнең. Озак кына уйланып ятты. Вәлинурга ул тәки хат яза алмады бит Ашкынып-дәртләнеп йөргәндә төрмәгә эләкте. Ә анда егетләр кайгысымы сон? Фронтта дошманга каршы сугышып йөргән каһарман төрмәдә утыручы кыз белән хат язышырга да теләмәс иде әле. Вәлинур акрынлап аннан ерагая барды. Егет элек тә буй җитмәс биеклектә иде. хәзер исә хыял канатларында гына утырып калды Сөйгән яр булудан бигрәк ул анын киңәшчесе, табынучысы иде. һәр гамәлен ин башта Вәлинур иләге аша уздыра, күңеленнән фатыйхасын ала Бу көннәрдә Вәлинурга аеруча еш мөрәҗәгать итә Мөкәррәмә Ник дисәң, бергә эшләгән иптәш кызлары аны үзләренең мәҗлесләренә, күңел ачуларга чакыралар, әллә кемнәрне димлиләр Ә ул бозык юлга кереп китмә! әем дип шикләнә. Сөйләгән сүзләренә, үз-үзләрен тотуларына караганда, кызлар инде ир-ат якасын иснәргә дә өлгергәннәр Мөкәррәмә дә фәрештә кызы түгел, билгеле, уйныйсы да. җырлыйсы да. шаярышасы да килә Ихтимал, әлеге уеннарга элегрәк үк тә катнашып киткән булыр иде, аерым фатирда яшәве тоткарлады. “Кама" урман хуҗалыгына Мөкәррәмәне җәй башында җибәрделәр Ул вакытта читтән килгәннәр юк дәрәҗәсендә иде әле. Шуңа күрә аны фатирга урнаштырдылар Хужабикә рус милләтеннән. Бик мәрхәмәтле, юмарт карчык Әмма каты куллы Боргаланганны-сыргаланганны өнәми Мөкәррәмәне дә тәртипледеге өчен үз итте Бергәләп матур гына яшәп киттеләр Кызлар исә гомуми торакта көн күрәләр Үзләренә үзләре хуҗа, ни телиләр, шуны эшлиләр. Чүлмәге булгач, капкачы табыла дигәндәй, егет-җиләнгә дә кытлык сизелми. Урман эшенә кышкы сезонга бер рота яшь солдат китереп түктеләр Себерке асты саен кияү хәзер Беркөнне аны Мөслимә туган көн мәҗлесенә дәште. Ике-өч кенә нар булабыз, килмәсен үпкәлим.—диде Минем парым юк бит, дип көлемсерәде Мөкәррәмә —Вәлинурына ошаган берәр солдат табылыр әле.—диде Мөслимә уены-чыны белән бергә. —Бел, Вәлинур бер генә ул,—диде Мөкәррәмә, -башка анын белән авызынмы чайкыйсы булма Вәлинур мәсьәләсендә талканы коры анын Ләкин үзе кунакка җыенганда нар күгәрченле кулъяулыгын киштәгә куен калдырды Әгерҗедә югалта язганнан сон ул аны һәрвакыт кесәсендә йөртә башлаг ан иде Ярар. ярар, шаяртам гына Барыбер ялгыз гына утырмассың бит инде Мөкәррәмәнең бер кием базар оегы бар иде. туган көн бүләге итеп Мөслимә! ә шуны алын барды Тегесе бик сөенде. Табынны бергәләп әзерләделәр Өстәл өегенә беренче булып Мөслимәнең өнисе җибәргән каклаган казнын арт саны менеп кунаклады Анын янына агач табакка чүмәкән итеп өелгән бәрәңгене китереп куйдылар. Авыздан сулар китереп, булары чыгыгг тора. Бер бәген ипи туралды Бусы кызларның көнлек нормасы Дистәгә якын йомырка монысы инде авыл күчтәнәче Шулар янына Мөкәррәмәнең хуҗабикәсе Валентина Петровна биреп җибәргән тозлаган кәбестә белән тозлаган кыяр да урын алгач, габын чын бәйрәм төсен алды Тик нәрсәдер җитми иде, ахры —Ә. ни... —дип. Тәгьзимә исемле кыз Мөслимәнең җиңеннән тартты Тсс егетләр, дип пышылдады тегесе Табын ө гер. Ләкин әле утырышырга ашыкмыйлар, ялт га йолт караналар Тәгьзимә түзмәде, өс генә гунын элеп, урамга чыгып йөгерде Шактыйдан сон гына әйләнеп керде Авыгы-борыны салынган Күренмиләрме? дип сорады Мөслим.» Юк Күзләр тәрәзәдә, колаклар асулы. Егетләр нигәдер көттерә Мөкәррәмәгә кыгык Үзенең Вәлинурны сагалап йөрүен оныткан Шулай инде ул. кешенеке тештән сон Бәрәңге суына бит. өегенә гаетыма.'! ябып мендәр астына куйыйкмы әллә’- диде Тәгьзимә тирән борчылу белән Нәкъ шушы вакытта ишек шакыдылар. —Ишек ачык, керегез! Бүлмәгә өч егет аяк басты. Мөслимә белән Тәгьзимә бер тын шулар янында бөтерелешеп алдылар. Мөкәррәмә генә үксез бала шикелле мич ышыгында басып торды Ниһаять, чишенешеп беттеләр, бүрекләр, бушлатлар чөйгә эленде Аякларыннан гына салмадылар. Чөнки идәндә җилләр уйный иде —Хафизга дигән мәткәгез кая соң?—дип. як-ягына каранып алды җирән чәчле юантык егет. —Әнә ул, әнә,—дип, Мөслимә Мөкәррәмәгә төртеп күрсәтте. —О-о, ничего куколка, нигә мин сине элегрәк күрмәдем икән? Солдат сиздерми генә Мөкәррәмәнең йомшак җиреннән сыйпап алды. —И, алама малай, мине кая куяр идең?—дип чытлыкланды Мөслимә. —Минем кайнарлык икегезгә дә җитәрлек, хи-хи-хи . —Зөлкәбир дим, үпкәлим алайса,—диде Мөслимә иреннәрен турсайтып. —А што, шуток не понимаешь штоли?!. —Кунакларны өстәл янына чакырыр идең —Хафиз!—дип аваз салды Зөлкәбир командирларча тәкәббер тавыш белән. Очлы иякле кара тут йөзле солдат кесәсеннән ике ярты чыгарып, өстәл өстенә утыртты. Миңа дигән егетләре шушы икән инде, дип, үзалдына елмайгандай итте Мөкәррәмә. —Менә хәзер пажалсты,—диде Зөлкәбир,—прошу к столу! Утырыштылар. Чыннан да Хафиз Мөкәррәмә янына кунаклады. Бу Вәлинурның кисеп ташлаган тырнагына да тормый ич. дип уйлап аллы кыз. мыш-мыш килә. сыер. —Хафиз! Мисбах! Егетләр урыннарыннан сикереп торып, стаканнарга хәмер агыздылар. Алар үз вазифаларын өйрәтелгән эт шикелле бик яхшы беләләр иде. Зөлкәбир стаканны кулына алып, чәрелдек тавышы белән җырлап җибәрде. Айкап җибәр, чайкап җибәр, Казакларның камчысын Салып биргәч эчеп бетер. Калдырмыйча тамчысын —Җаныена берәр әйбәт сүз әйтмисеңмени?—дип. Мөслимә егетенә сарылды —Балтун—находка для врага,—диде Зөлкәбир күтләрен уйнатып.—Прежде всего, действие, разговоры потом. Армиядә закон шундый Правильно говорю. ребята?! —Так точно! —Ә мин риза түгел,—диде Мөкәррәмә,—ничек инде ул, без Мөслимәне туган көне белән котларга җыелдык түгелме сон'’ һәрберебез үз сүзен әйтергә тиеш дип саныйм мин. Үзем, мәсәлән, Мөслимәнең барлык хыяллары да тормышка ашсын иде дим. Туган көнен белән тәбрик итэм, дустым, бәхетле бу! —Браво!—дип кычкырды Зөлкәбир,—әйдәгез, шул хөрмәткә! Мәҗлес акрынлап үз эзенә төште, телләр дә ачылып китте. Мөкәррәмә дә аз-азлап кына булса да йоткалал утырды Читтә йөргәч, анысына да өйрәнергә туры килә икән Җыен чәүкә арасында ак карга булып калмассың ич инде. Хафиз каккан казык шикелле төзгә каткан, каш астыннан гына Мөкәррәмәне күзәтә, ничә карасаң, күзе аңарда Ә авызыннан бер кәлимә сүз чыкмый, телен йоткан диярсең. Хәер. Мисбах та тын гына утыра. Алар урынына Зөлкәбир сайрый. Шулай да Хафиз берзаман кычкырып җырлап җибәрмәсенме. Аның җырына Мөкәррәмәдән ары ип>тнбар итүче булмады. Чөнки башкалар сөешү белән мәшгуль иде. Ә Мөкәррәмәгә ошады. Гомумән, егет аңа килешле булып күренә башлаган иде инде. Стаканын буш тотмаса да, йомшаганы да сизелми үзенен. Димәк, өч тиенлек эчеп, биш тиенлек исереп йөри юрганнардан түгел Сүгенми, теләсә-кайсы җиргә үрелми, тәртипле күренә Бераз тәвәккәлрәк булса да комачауламас иде анысы. —Әйдәгез, биибез,—дип бервакыт идән уртасына Тәгьзимә атылып чыкты Киез каталарын салып ташлады да бөтерелеп китте. Бөтен гәүдәсе селкенә, авыр сыны сөйрәлеп йөргәндәй йөри. Их. Сәмига булсын иде хәзер монда, биеп күрсәтер иде ул сезгә, дин, Мөкәррәмә ахирәтен исенә төшереп алды. Тәгыимә биеп туйганнан сон нигәдер үт егетенә түгел. Зөлкәбиргә басты —Мин вальс, танго, факстрот шикелле классик биюләрне генә бии беләм, и то патефон музыкасы аегында,—диде егет эре генә Мөкәррәмәнең ачуы тагын тышка бәреп чыкты. —Алай бик кульгурнай булгач, нигә ин әшәке авыл жырларын җырлыйсын сон*— дип егеткә кадалды Зөлкәбир моны комплемент дип кабул итте ахры, кычкырып көлеп җибәрде. Ул шактый төягән иде инде. "Мин урта белемле,—дип. мактануын дәвам итте.—мине институт көтә Бию шул рәвешле өтелде, янә өстәл янына җыелыштылар Бераздан Мөслимә белән Төгьтимө чыш-пыш килеп алдылар да урыннарыннан кузгалдылар. Зөлкәбир белән Мисбах та аларга иярде. Мөкәррәмә талпынып караган иде дә, Мөслимә кул ишарәсе белән аны урынына утыртты —Безгә ияреп йөрергә сет бала-чага түгел инде,—диде.—әнә. икегезгә бер бүлмә, рәхәтләнеп чөкердәшегез- —Их, үзем булсаммы?—дип уг аланды Зөлкәбир. Шул арада Хафизга да йодрыгын төйнәргә өлгерде. —Смотри, шушы кычыткан чыпчыгынын кара тирен чыгармасан. пягь нарядов внеочерсди алырсың Проверю! Хи-хи-хи Әнә кичә автомобиль. Тонгэннәр апыра Җырның соңгы яртысын Зөлкәбир урамда тәтелдәде. УраМга Оа чыгар хәл юк. Кычлар куна чакыра Мөкәррәмә бу чыш-пышларнын, ташлап чыгып китүләрнең төбендә ни-нәрсә ятканын бик яхшы белә иде, әлбәттә. Кытыр аны үз көтүләренә кертмәкче. үз ишләре итмәкче. Дуслары юкта Хафиз да кыюланып китте. Мөкәррәмәне кочаклап аллы. Куллары каты, көчле иде. Нык кысма, авырттырасын бит,—дип пышылдады кыз. Минем сине үбәсем килә,- диде егет. -Җүләр, сорап үбәләрмени аны —Ә ничек? —Үзең бел. . Иреннәр бср-берсенә якынайды, алардан кайнар дулкын бөркеп тора иде . 1әкин берегешә алмый калдылар, кыз башын борды -Син мина ошыйсың, диде Хафиз, әйдә кунабыз. Урын җәяргөме соң? дип сорады Мөкәррәмә ризалы! ым белдереп —Җәй. Икесенең дә төне мәмрәп пешкән чия шикелле тулышкан иде. тамак төпләренә ниндидер ләззәтле төер килеп утырды, шуны йотып җибәрәселәре килә Алар белән инде акыл түгел, хис. хәмер идарә итә иде Мөкәррәмә базар киемнәре киен йөри иде хәзер, шуңа күрә егет кайчандыр Зөфәрме тоткарлаган ыштан бавына юлыкмады Барысы да гиз һәм каршылыксыз башкарылды Чөнки кы« тәвәккәлләгән иде инде Хафиз үзе бу форсатны кулыннан ычкындырды Озак кына каешын аелыннан ычкындыра алмыйча азапланды Төймәләре дә әллә кая кереп поскан Өлгерә алмады, чуаны алдан сытылды. Рота май башларында китеп барды. Әмма үз артыннан чиләк-чиләк күз яшьләре дә калдырып китте Күпләр чирмеш әбиләренә барып бәби төшертте Мөслимә белән Төгьзимә |снә өлгерә алмый калды, әллә теләмәделәр. Мөкәррәмәне бу хәлләр читләтеп узды Хафиз шул кичтән сон күзгә-башка чалынмады, оятына коч килде о\ тса кирәк йорт хужасы ы. ияян ншкацма ди—», кумяе енвеиедме. кнч чыгулар! а чик куйды V I Мөкәррәмәне үз баласын саклагандай саклады. Әллә яхшыга, әллә начарга бслмәссен Шул чакта балалы булып калган булса, бәлки. дөньясы бөтенләй башкача көйләнер иде. Әнә. Мөслимә килен рәхәте күреп яши хәзер, пычаг ы майда йөзә. Улы укып зур кеше булды. Мөкәррәмә Түбән Сөнгә урман эшеннән котылгач, кырык бишнен апрель урталарында кайтты. Биш-алты ай колхозда эшләп алды. Җинү хәбәре аларга чәчү чәчкәндә килеп иреште. Ләкин күңеле угырмады. бәхет эзләргә бу юлы ирекле баштан үз теләге белән чыгып китте. Ә өч елдан телефамма белән чакыртып алдылар. Әнисе вафат иде Ата-ана нигезен таратасы килмәде, авылда төпләнеп калды. Авыл нык үзгәргән иде. Яна буын яшьләр үсеп җиткән. Клублар, уеннар хәзер алар кулында. Хәлбуки, анын үзенә дә егерме бер генә тулган иде әле. Мөкәррәмә кебекләр буа буарлык. Егетләрне санарга исә ике кул бармаклары да җитә. Күпләр сугыш кырында башын салган. Үсмерләрне шахта якларына куганнар. Өстәвенә, "корчаңгы" дигән кушаматы да онытылмаган, җаен чыгарып, исенә төшереп кенә торалар. Кутырлы кызга егет карый димени? Мөкәррәмә Вәлинурның үле хәбәрен урман эшендә вакытта ук ишеткән иде. Бик кайгырган иде. дөньяда яши алмас кебек иде. Еллар үтү белән кайгы-сагышлары акрынлап таралса да. Вәлинур барыбер анын күңелендә беренче һәм соңгы мәхәббәте булып гомерлеккә утырып калды. Май сасымас, кыз картаймас, ди. ни хикмәттер, яше кырыкка җиткәч. Мөкәррәмә янә чәчәк атты, гәүдәсе турайды, килеш-килбәте матурайды, йөзе алсу төскә керде Ир-ат анын артыннан тәшвишләнеп карап кала иде Яучылар да ешайды. Тик тәвәккәллеге җитмәде. Ялгыз яшәргә күнеккән хатын-кызны кузгату бик авыр икән Шулай да Хәмит исемле бер Илеш кешесе хисләрен чуалтып алды, шөкер, йөрәге бетләмәгән икән әле. Ул аны Вәлинурга ошатты. Хәмитнең дә иренендә Вәлинурныкы шикелле җөе бар иде Мөкәррәмәне шул җөй сындырды. Тегесенең хатыны үлгән, балалары белән тыныша алмый икән. Ипле, сабыр, җайлы кеше күренә. “Терәген булырмын, бергә яшик".—диде. Өченче килүендә, ниһаять, ризалыгын бирде Мөкәррәмә. Ул үзе йортка кергән ир-атны өнәп бетерми, булдыксызга саный иде. нишлисен, тәкъдирдә шулай язылгандыр, язмыштан узмыш юк диләр бит Шул ук көнне никах укытырга булдылар Мөкәррәмә мунча ягып җибәрде. Бүген менә кырык ел саклаган хәзинәңнән коры калачаксың инде, сөрсегән кыстыбый, дип. ирен очлары белән генә елмаеп, бераз куркыбрак та. үзеннән-үзе көлеп йөрде. Хәмит тә кул кушырып утырмады, абзар-кура тирәсендә балта-чүкеч уйнаткалады. булачак хуҗа бит! Бәлеш пеште, шулпа кайнады, мунча өлгерде. Тиздән мулла киләчәк. Инде өс- башны карап алсаң да ярый торг андыр. —Хәмит, сиңа әйтәм. күлмәгемне алыштырганчы гына өй алдына чыгып тор әле.— диде Мөкәррәмә ниндидер бер эчке наз белән.—оялам... мин бит әле ни... и. үзен белерсең әле.. Хәмит йомшак кына итеп ишекне япты. Шулчак капка төбенә бер машина килеп туктады. Кабинадан әзмәвердәй таза егет сикереп төште. Ир ашыгып-кабаланып анын каршысына атлады. —Бәйләп салыйммы, үзең утырасыңмы?—дип ырылдады егет. —Улым. мин... —Сволочь! Егет әтисен төрткәли-төрткәли машинага утыртты да урамда тузан өермәсе калдырып, китеп тә барды. Анын артыннан ук үкчәсен-үкчәгө бәргәләп. Җәләлетдин мулла килеп җитте. Тамагын кыргалап, догасын укый-укый бусагадан атлады. —Ходаем, бу йортка фәрештәләрен аша иминлек, тәүфыйк, сабырлык иңдер. Әссәламегаләйкем, дин кардәшләрем, исән-сау гына торасызмы? —Синен хәер-фатыйхаңда. Җәләлетдин абзый, шөкер Ходайның биргәненә.— дип. керфекләрен идәнгә чәнчеп кенә Мөкәррәмә мулланың сәламен алды —Бик хуш. бик хуш. Китап изге гамәлләрне ашыктырырга куша, сеңлем, башлыйк булмаса. тәһарәтем дә бар Каравыл вакыты җиткәнче берәр юл печәнгә дә барып кайтырмын дип ниятләп тора ием. Бригадир ат бирәм дигән не. Ә-ә. кияү тиешле кардәшебез кая сон? —Ишек алдына чыгып киткән иде. Син җайлап кына менә шушы йомшак урынга МӨКӘРРӘМ Ә 107 утырып хәл алып тор, Җәләлетдин абзый, мин аны хәзер алып керәм Мөкәррәмә яна күлмәгснен итәкләрен җилфер-җилфер китереп, ишек алдына атылып чыкты. —Хәмит дим, Хәмит, сина әйтәм Хәмит җавап кайтармалы Хатын абзар, мунча тирәләрен карап килде, бәрәңге бакчасын күздән кичерде, хәтта бәдрәф ишеген дә дөбертәгеп алды Ир бер -җирдә дә күренмәде. Урамга ук элдерткән ахры, коты алынган җанашымның, дип куанып көлемсерәде Мөкәррәмә. Анда да юк иде Хәми г Читән буенда уйнап йөргән кечкенә малайдан белешәсе итте. —Үскәнем, берәр абзыең күренмәдеме монда?—дип сорады—Озын буйлы, нык бәдәнле —Ул абзыйны бик матул машинага утылтып алып киттеләл бит. түтәй.—диде малай,- - мине утылтмадылал Мөкәррәмә таш тигән пыяла өлгесе шикелле коелып төигте. гүя гәүдәсе вак-вак кисәкләргә бүлгәләнде. Ничек була инде бу? Балаларым әниләренә охшап, бик усал булдылар дигән иде, димәк, әтиләренең йортка кергәнен күтәрмәгәннәр Ә аңа нишләргә? И, илаһым, хурлыгы ни тора бит' Бөтен авыл белә иде ич. Гайбәтенә ничекләр түзәрсең? Ул бу рәхимсез сорауларга жавап табар хәлдә түгел иде Өйдә бит әле мулла көтә! Җире дә убылмый ичмасам, котылыр иде бу мәрхәмәтсез дөньясыннан Мөкәррәмә бөтен көчен жыеп. өенә таба өстерәлде -Җәләлетдин абзый, бернәрсә турында да сорашма, диде ул муллага,—менә шушы бөлешне Бәдсрнисаттәй белән бергәләп утырып ашагыз, миннән бүләк булыр Хатын никах бәлешен габасы-ние белән ашъяулыкка төйнәде дә һични аңламыйча, күзләрен челт-челт йомгалап. басып торган муллага тоттырды —Гаеп итмә, Җәләлетдин абзый, яме. шулай килеп чыкты инде Мулла куркак кеше иле, төпченмәде до, сорашмады да. тизрәк таю ягын карады, бәладән баш-аяк. дип уйлады, күрәсен Мөкәррәмә ялгызы картайды Аннан гомере буе баласызлык салымы гүләттеләр Хәзер аның бердән-бер яшьлек ядкәре -Вәлинурга атап чигелеп гә. бирелми калган кулъяулыгы. Җиңү бәйрәмендә дә ул шунын белән юана Нәкъ өйлә вакытында, өенсн ин түренә кунаклаган сандыгыннан зур саклык һәм дулкынлану белән шул кулъяулыкны тартып чыгара Аңынчы әле гөзөнә-ясана, өстене яна күлмәген кия, көмеш алкаларын тага, ахак кашлы чулпыларын аса Ашау-эчү әзерләп, үз-үзенә бәйрәм ясый, клубка чакырмыйлар дип тормый Әлс дә сандыгының ачкычын борып җибәрүгә, өй зче күңелгә ягышлы мон белән тулды Борыш ы сандык ул. йозагы шулай кыңгыраудай зыңгылдап ачыга Кулъяулык ин төптә, гөзит кәгазенә төрелгән килеш саклана Мокәррәмә аны ипләп кенә алып, өстәл өстснә җәеп куйды, берара кытыршы куллары белән сыпыргалал торды. Снгсасы йомшак, нәфис Чит-читләрс че.тгәрле Уртасында пар күгәрчен Ун яктагысы— Вәлинур, сул яктагысы үге. Мөкәррәмә Кавышулар гына насыйп булмады Киләсе елда, Алла кушса, тагын күрешербез әле. Вәлинур абыкасм Мөкәррәмә моннан илле тугыз ел элек чиккән кадерле кулъяулыгын матурлап төреп, янә сандык эченә салып куйды.

2002 ел

Реклама