ҮКСЕЗЛӘР

Бу яз бик иренеп кенә килә, кояшлы җил карны эретеп бетерсә дә, көннәр җылытмый аптырата иде. Шуна агроном Вәзыйх идарәгә калынрак киенеп менде. Районга барасы бар иде. Ул анда үзен зур күнелсезлекләр көткәнен белә, мәгәр бармый калу мөмкин булмаган эш. Елан авызына таба кереп баручы бака сыман... Әлмәткә таба юнәлгәч, хәтер йомгагы үзеннән-үзе сүтелә башлады. Ник дисән, тормыш башы шушы авыл белән бәйләнгән иде. Анын әтисе тумышы белән бу төбәктән. Әнисе ерактан, Казан ягыннан. Свияжски-Вязовойда техникум тәмамлагач, Әлмәткә җибәрелгән. Райкомда эшләүче әтисе белән шушында сукмаклары бергә туры килгән. Озак та үтми аларны Чүпрәлегә күчерәләр. Татарстанда беренче электростанция шунда төзелгән. Әти райком инструкторы, ә Кушаев электростанциядә парторг Яшьләр тиз танышып, дуслашып китәләр. Бер-берсенә табындаш булалар, йөрешәләр. Яшьләрдә уен-көлке. Шомлы шәүләләр күзгә чалынса да, яшьлек ваемсызлыгы белән белмәмеш-күрмәмешкә салышалар. Кара шәүлә тиккә генә буталып йөрми Бер төнне ул әтине үзенең тырнакларына эләктерә. Әти суга төшкәндәй юкка чыга. Озак, авыр билгесезлектән соң, анын Тәтеш төрмәсендә икәне беленә. Әни мен бәла белән шунда ашыга. Мен бәла белән әтине күрүгә ирешә. Әти бик беткән, танырлык та булмаган. Ике үпкәсендә элеккеге каверналары ачылган. Сулыш ала алмый, ютәл буа. Кул ымы, ярым-йорты авазлар белән белдерә: мин бетәм, өмет юк!—дип кул селти ул. Утырган җирдән идәнгә иелгән һәм әнинең туфли кунычына бер кәгазь кыстырган. Бәхилләшкәннәр Чыккач, кәгазьне алып, әни укыган: «Кушаев показанисләре буенча мина ялган гаеп тактылар. Син моны белергә тиеш...» Әни Чүпрәлегә кайтканда Кушаев каядыр киткән икән. Ул анын каршына барырга курыккан Бер айлап вакыт үткәнме-юкмы, төрмәдән әтинен үлүе хакында хәбәр килгән... Әни бар дөньяны каһәрли-каһәрли үзенең туган җиренә, Бөреле станциясе кырындагы авылга кайтып егылган... Шуннан бирле кая барсам, нишләсәм дә, бәла минем белән йөри Институтта ул һич көтмәгәндә минем тез астына сукты. Татар теленнән Хисам КАМАЛОВ (1926) Татарстанның халык язучысы: «Безне өйдә көтәләр». «Үлгәннән сон яздым». «Түләнмәгән күз яше» һ 6 күпсанлы шигырь һәм проза шпаллары авторы. Казанда яши и табар дигәндәй. КПСС тарихы буенча лекция вакытында безнен строй дөньяда ин гадел, ин гуманлы җәмгыять ди-ди мактауга һәм мактануга каршы мин: "Менә, кара тир түгеп эшләүче колхозчыларга ничәмә-ничә еллар хезмәтләре өчен берни бирелми Бататар ачтан интегә, моны ничек гуманлы. гадел тәртип дип әйтеп була1 *»—дип әйтеп ташладым Телдән ничек ычкынганын сизми дә калдым Әлбәттә инде, мине югары кабинетка атып менделәр каян синдә мондый антисоветчыл фикерләр, кем котырта сине, ди-ди жанга тоштеләр, әле тегеләй, але болаи тарткалап-иолыккаладылар Мин тормышта булганны гына әйттем бит. үзегез дә аны беләсез, дидем Алар иреннәрен кысып, башларын чайкадылар, мине жәлләүләрен әйттеләр. Мин бер ЖКУга истопник булып эшкә кердем Барактан фанер белән бүленгән бер почмак бирделәр Институтны тәмамлагач, ни өчендер еракка—Әлмәт төбәгенә билгеләделәр. Әллә әтинен шушы якныкы булуын искә алдылар микән? Хәер, уй йомгагынын башы Кушаев иде бит ате. Бюрода еш кына мине сәяси гаептән аралап калуы әни белән очрашу нәтиҗәсеме'* Әйтүе кыен Вәзыйх ак ташны шакмак-шакмак кисеп салынган йортларны күреп, уйларын бүтән нәрсәләргә күчерде. Ул алгы бүлмәгә кергәндә алар участогы лаборанты сөйкемле кыз Лениза анда иде Карасу түгәрәк йөз. килешле борын, чишмә төбендәге зәнгәр ташлар төсле сөйкемле күзләр, ак кофтасын тыгыхлап торган тыйнак күкрәкләр Әле яна гына пешеп олгсргән. кем әйтмешли, бер кашык су белән кабып йогарлык Шушы байлык-матурлык бер бәхетле адәмгә була инде, дигән кофер уй килде Вәзыйхнын күңеленә. Күнел тиле дә инде, шушы матурлыкны бүтәннән күпсенә Ләкин ин гажәбе шул. авылда калган баш механик Шаяз да анын янында иде. Ничек болай? Миннән авылда калган иде бит'' Егет Вәзыйхнын аптырап ачылган күзләрен күреп булса кирәк, ана якын ук килеп —«Ссльхозтехникаодан чылтыраттылар. — диде — Сотниклар кайткан. МатаЙ белән генә элдерттем —диде Лениза Шаязны эчкәре бүлмәләргә алып кереп китте Болар танышлар икән ләбаса, дигән нәтижә чыгарды Вәзыйх кыяфәтләреннән сиземләп Култыгына кәгазьгә төргән нәрсәдер кыстырып Шаяз чыкты һәм. Вәзыйхка шаян күз кысып алды да. ишеккә ашыкты Ни уйларга белми торган Вәзыйхны кыз үзенен эш бүлмәсенә алып керде Ике тумбалы өстәлнен икесе ике ягына утырыштылар Лени з;» киштәдән амбар кенәгәсен алды. Актарып, тиешле битне ачып куйды «Чишмә төбендәге зәнгәр ташлар» ялык-йолык килде, озынайтылган авыр керфекләр лепердәде Белешмә графасына язганчы, кыз Вәзыйхка каралы —«Саратовская—29»нын тишелеше 77 процент кына.—диде —Борчак, солы, арпанын чыгышы да шул чама Ничек языйм’ Иван Мохәммәтович кызган табага бастырмасмы* — Ну. нишләп алай? Симәнә әйбәт иде —Вәзыйхнын йөзенә ризасызлык чыкты Каты бәрелергә кыймады, хәлбуки, кызнын аларга хәерхаһ булуы сизелеп тора иде -Бер үк сортны аерым-аерым биш туфрактан тишелдерәбез Ялгышлык булмасын өчен. — дззде кызый —Әллә бүтән сорт китерелгәнме'*—Вәзыйх башын як-якка чайкап, ни әйтергә белми утырды Шул мал ишектә колхоз рәисе, таза гәүддле. зур башлы, текә мангайлы Вил Садрнев»1ч күренде Машина янында көттем, юк,—диде уенчак тавыш белән галдердәп Сине кызлар магнитлаган нкәзз —Ул соры габардин пальто, яшел эшләпәдән иле Ияк кагып кына кызга салам бирде Вәзыйх ана таба борылды Вил Садриеничнын йөзендә канәгатъсехлек болыты иде Вәзыйх анын шзе уңмаган .тыгын чамалады -Ул нефтьче бюрократларга эшен төшмәсен,—дип куйды Вил Садриевич. —Симәнә белән дә эш кәкәй әле...—Вәзыйх рәискә карады. Кыз тутырган графалы кәгазьне аңа сузды. Ул кәгазьгә күз йөртеп алды да, кызга төбәлде. —Кызым, бу дөресме? —Ышанмыйсызмы? —Юк, ышанабыз ансы...—Рәис тавышынын көчсезлегендә үзенен ниндидер гаебен исенә төшергән төсмер сизелеп калды. Ул тагы нидер әйтергә итеп, Вәзыйхка күз чылгыен сирпеп алды, ләкин ниятеннән кайтты. Кызнын монда ни гаебе сон? Алар, кузгалып, ишеккә борылдылар Вәзыйхнын чыраенда аптыраулы сорау иде. Нишләп болай килеп чыккан? Симәнә ярыйсы иде ләбаса. Авыл хуҗалыгы идарәсенә килгәндә дә берни ачыклый алмадылар. Ничек җавап тоту турында сүз беркетмәделәр. Идарә рәисе Иван Мөхәммәтович болай гади, әйбәт кеше. Әмма рәсми кабыгында булганда бик каты кылана. Ул таза гәүдәле, ирләрчә эре сызыклы мәһабәт чырайлы, кинчә борынлы, башкаларда үзенә ышаныч белгертә торган олпат кыяфәтле кеше. Мәгәр эштә анын белән аралашканда нәчәлниклардан шүрләп торуы сизелә. Ул аларнын бер сүзенә дә каршы килми. Үзенен гаепсез булуын әйтергә дә йөрәге җитми хәтта. Менә рәис белән агрономның ишектә күренүе булды, Иван Мөхәммәтович, рәхимсез рәсмилек белән аларны тиргәргә тотынды (Симәнә турында аңа җиткергәннәр): —Икегезне бер агачка асып куясы бар!—ди-ди кычкырынды. Авызыннан яшен утлары чәчә. Болар яшен алгычлар сыман өнсез басып торалар.— Чәчү борын төбендә, бу нинди саботаж? Горкомда белсәләр, нишләрбез, ә?! Харап итәсез бит, ник мина баз казыйсыз? Иптәш Мәмәшев, бу ни хәл? Сине районда Социалистик хезмәт Герое итәргә ничә ел тырышабыз, ә син? Ин югары уныш синен колхозда булырга тиеш! Ну?! Геройлык турында сүз чыккач, Вил Садриевич каушап калды. Бер кулы белән чигәсен ышкыштырырга тотынды. —Иван Мөхәммәтович,—диде, майлы ялагай тавыш белән,—без бу упущениене ике-өч тәүлектән төзәтербез! Ышаныгыз! Безне беләсез Менә агрономның тәҗрибәсе җитеп бетмәү сәбәпле махы биргән, понимаешь! Анын аңлатып маташуын Иван Мөхәммәтович юньләп тыңламады да шикелле. Өстәл артында калкына биреп, югалыгыз күземнән, дигәнне аңлатып, кулың кат-кат селтәде. Үзенен шулай каты булуына ул үзе соклана иде шикелле Йөзендә шул нәрсә сиземләнде. Рәис белән агроном, бер- берсенә карарга уңайсызланган хәлдә, аякларын песи шикелле пружиналандырып кына атлап, чыгып киттеләр. Рәис бар гаепне анын өстенә аударуына Вәзыйх кәефсезләнгән иде. Төбендә исә планны ин алда үтәр өчен симәнә орлыгын триер аша бер генә тапкыр чыгартгырды. Вәзыйх әйтте: симәнә ике тапкыр триер аша үтәргә тиеш, диде. Бер уч бодайны уч төбенә таратып тикшерде. Берничә зәгыйфь бөртек табып рәискә күрсәтте Вил Садриевич мона әһәмият итмәде Үз сүзен сүз итте... Машина янына чыккач, Вәзыйх шул хакта сүз катарга уйлаган иде. Рәиснең ачуын китерермен дип, эчтән тынды. Хәер, рәиснен бу чалымы гадәти күренеш иде Вәзыйх теге Тукай шигырьләрендәге таз малай шикелле гаепне аңа япсаруларына күнегә башлаган иде инде. Яшәү бит—түземлек, сабырлык, дип үзен юату әмәлен тапты ул. Машина янында әз генә киңәшләшеп алдылар. Ни эшләргә кирәген Вәзыйх бик яхшы белә иде. Рәисне тыңлап торды. Чөнки Вил Садриевич боерык бирергә бик ярата. Бу анын өчен иң ләззәтле гамәл. Анын тавышы көрәя, йөзенә өстен булу нурлары тибә: «Ирләрдән өч сменалы звено төзеп, шуларны триерга куй. Өзлексез эшләп торсын триерлар Шаяз лапаска ут кертсен, машиналарны көйләсен. . Мин иртәгә кайтам. Бүген оныгымның туган көне, Сәнифәләрдә булам...» Вәзыйх машинасын кабызды. Ана хастаханәдән чыгасы укытучы Фаяз Бортасовнын хатынын юл унае алып кайтырга кушылган иде Хастаханә Иске Әлмәтгә, Зәй буендарак. Мамык шәлгә төренгән, резина табанлы киез итекләр кигән, йөзенә сары тимгелләр чыккан хатынны ике няня култыклап алып килеп машинага утырттылар. Вәзыйх кабина ишеген чартлатып ябып, анын хатен сорашты —Үләргә кирәк инде мина, үлеп кенә булмый.—диде ул сүнек төссез тавыш белән. Башын урын артына ташлады да күхтәрен йомды Тагын сүз кату унайсыз иде... Вәзыйх. юлда рәхәт уйларга бирелеп, хыялында ял итәргә ярата иде Теге чибәр лаборант кыз тагы уйларына килеп уралды «Ни хикмәт бу? Колхоз эшендә, билгеле, жан тупаслана. Кайбер эшләр кычкырыш-дәгъва аша бара. Кайберәүләр колхоз эшен үз теләге белән, булсынга эшләми. Шул нигездә башлык белән хезмәткәр арасында конфликт туа. Мөнәсәбәтләр кискеазәшә. Жанда ачуташ ачысы Кайчак барсына да кул селтәп качасы килә Жан бизүе белән яшәве бик авыр Әмма лаборант кыз кебек чибәрләр очрагач, каткан жан эри Бизүләр әзәя төшә. Тагы эшлисе, яшисе килә башлый. Юк. хагын-кыз матурлыгы зур көч һәм һәр жанга тәэсир итә Моны җирдә тереклек чылбыры өзелмәсен өчен табигать үзе тудырган. Табигать ана күпне һәм мул итем биргән Ул матур кыздан минем нәрсәдер аласы килү тойгысы азыну түгел. Табигатьтә дә мона мисаллар күрергә мөмкин. Әнә төклетура хуш исле матур чәчәккә килеп куна һәм энәдән нечкә борыны белән анын нектарын эчә. Ә чәчәк ул божәккә берни тиеш түгел. Төклетура сорап-нитеп тормый, килә дә нектарны суырып алып китә. Табигать адәм заты җенесләрен бср-берсснә бурычлы, нәрсәдер тиешле игеп яраткан, ахрысы Ир белән хатын-кызның бср-берсенә тартылуы табигать тарафыннан «программаланган» ди бит галимнәр. Мин дә ул кызга «программа» буенча нидер омег итеп карыйм кебек. Ә шаярмыйча әйткәндә, бу җилбәзәклек, ахмаклык! Шулай да рәхәт бер мизгел. Ләкин үземнен кызыгуымны да кызга бервакытта да белгертмәячәкмен. Ин рәхәте хыялда гына яралу, хыялда гына кинәнү. Без хатыным Рәмисә белән бик алама хәлләрдә очраштык. Бер кышкы буранлы төндә котельныйда зур мичкә ташкүмер кисәкләре ыргытып утырам. Кинәт ишекне ачып, ал-ак карга уралган бер кеше килеп керде Кагынды-селксндс. карасам, хатын-кыз икән Танышу шунда булды. Ул бер хәлле кешедә өй җыештыручы булып торган Хатыны иреннән көнләшеп, моны төн уртасында урамга куып чыгарган Ә мине институттан сөргәннәр иде. Икебезнен дә жаннар җәрәхәтле чак Бергә торып киттек. Шәһәрдә тормыш итүе бик кыен Матди яктан гына түгел, рухи яктан да. Жанга тыкшыналар, рухка диверсия ясыйлар. Юкка гына Такташ: «Казан фахши шәһәр*, дигг әйтмәгәндер. Шәһәрдә ялган күп Анда ялганны һич тотып булмый. Ә авылда ялган, хәйлә азрак Шуна җанга иркенрәк. Эш өчен авылны сайлаунын бер сәбәбе шунда иде. • ... Эшне кызу тоттылар. Машина белән кешеләр җыйдылар Амбарлар белән готаш эшләнгән ындыр табагы лапасына берьюлы ике триерны көйләп эшләтә башладылар. Шаяз шактый казына торгач, өченче триерны да худка җибәрде Шакылдау, гүелдәү һәм симәнә-бөртекнен ышкылап мөшкәгә төшүе лапасны тутырды Эш көйләнеп киткәнгә күнелләре булып, икс башлык бер читкәрәк китеп бастылар Вәэыйхнын йөзенә кызыксыну галәмәте чыкты — Карале, теге лаборант кыз Лениза сина ничек таныш?—Ун аягын алыштырып, бер яккарак авышып тора башлады Шаязнын калын иреннәре җылылык төсмерләре белән тулды Көттереп кенә әйтте — Бөгелмәдә механизаторлар техникумында укыган чакта мин кичке мәктәпкә йөрдем. Бер группада оч ел укыдык Ул безнен симәнәгә «путевка»ны җайлый алмас микән ' — Белмим Бик принципиаль кыз,—дип куйды Шаяз. ничектер горурланып. —Сезнең ара ничек сон?— Вазыйхның кызыксынуы әрсезлек иде Шаяз җавап урынына ике бармагын янәшә куеп күрсәтте Аннары өстәде Мин бүген монда кунам, төнлә триерларның кәҗәләве мөмкин КЛМЛЛ01 Алар лапастан чьпсгылар. Шаяз тегермән өенә таба атлады. Вәзыйх машинасына утырды. _ Ул болдыр баскычын атлаганда үзенең бик нык арыганын тойды Өйгә керсә, Рәмисә, дәрес хәзерли торган өстәленә терсәкләре белән таянган килеш, башын ике учына алып, елап утыра. Чәчләре сүтелеп таралган, халаты иңеннән шуган, челтәр бюстгалтерын ими башлары төрткән, борынының ике ягында кызыл тасма. Вәзыйх бер минут дәшми торды, Рәмисә башын күтәрмәгәч: —Ни булды тагы?—диде, юатулы-иркәләүле рәвештә. —Чапбаев дәресемне өзде. Хулиган! Аны Таһия котырткан мөгаен. Ыйый-ый... —Шул гынамы? һи-и! Нишләп Таһия булсын? Чапбайнын бабасы ат карагы булган. Оныклар бабага охшыйлар, ди. —Беләсең ич, Таһия мина һәр төштә астан гына аяк чала! Юк, мин монда эшли алмыйм? —Ну, билләһи, чебен тимәс чер итәр булдын...—Вәзыйх портфеленнән алып Рәмисәгә чытыр-чытыр килеп торган ике юка целлофан пакет сузды Анда тән төсле модалы капроннар иде. Шуны күрүгә хатынның йөзе яктырып китте. Күзләре очкынлы җанландылар. —Әйдә, чәйләп алыйк,—Вәзыйх кухняга борылды. Рәмисә оеклардан аерыла алмыйча: —Анда әзер, бар инде үзен генә...—дип мыгырданды, чытыр-чытыр китереп пакетларны ертты, оекларны кулына алды, сузды, кире бөкләде. Вәзыйх чәй эчеп кергәндә, Рәмисә бот төбенә хәтле җиткән капроннарын аягыннан сыерып, салып маташа иде. Капрон анын бик үк төз булмаган балтырларын матурайтып күрсәтә икән. Хатын оекларны төреп, пакетларына куйды. —Боларны киеп барсаң, сигезенче класс малайларының күзләре минем аякта гына булачак,—дип мыгырданды Рәмисә. Караваттагы кабарынкы мендәрләрне күчергәләп, ятарга әзерләнә башлады. —Мине борчыма, ишетәсеңме?—диде, аркасы белән генә. —Саңгырау түгел,—дип, Вәзыйх та кәефе кырылуын сиздерде. Ул хатынының холкын белә: Рәмисәнен ялындырасы килә иде. Еш кына шулай Вәзыйхны газапларга ярата. Шунардан ниндидер рәхәт таба иде кебек. Вәзыйх ялынмый, эчтән генә үзен батырайта: «Сиңа теләнеп барырга тагы, тот менә.. Бик исем китә иске чикмәнгә...*—Ул ак җәймә җәеп диванга сузылды. «Ярар, бик әйбәт, ансыз да яшәрбез...» Бергә йоклау календарен Рәмисә алып бара иде. Шуна ятакта тарткалашу булмый. Югыйсә күп ирләр шул мәсьәләдә хатыннары белән бозылышып бетә. Сугышуга чаклы барып җитәләр. Иртән эшкә килгән хатыннарның битләрендә «фонарь»лар күренгәли. Хатынның үзен куя белмәүдән, ирен режимга өйрәтә алмаудан бу Рәмисә тәртип ярата. Ул Казанда яһүд профессорында, аннары зур бер язучыда өй җыештыручы, пешекче булып эшләгән Тормышның күп өлгеләрен шулардан алган... Ул. мәсәлән, йөрми торган ирләр булмый, ди Фикере катгый, нык. Әйткәне бар, йөрсәң миңа белгертәсе булма дип Бүген кырын торуы сәер. Әллә теге лаборантка кызга соклануым нуры күзләремдә калганмы? Рәмисә шуны Мине һәрчак күз карашым, чыраем сата... Әмма симәнә орлык тишелешенең начар булуы Вәзыйхнын йокысын качырды. Ул төнне борчылып, талауланып чыкты. Таң белән торып, юынып та тормыйча лабораториягә килде. Бу алты почмаклы иске йорт иде Салкын. Аралыктан утын-ярка табып, кече яктагы тимер мичкә ягып җибәрде. Өйгә бик тиз җылы төште. Вәзыйх порцияләп салынган һәм сорты язылган пакетларны сүтте. Менә «Саратовская-29». Бөртекләрен микроскоп астына куеп, күздән кичерә башлады. Тукта, нәрсә бу? Әһә! Унбиш бөртекнең өчесендә ак сызык— кабыгы купкан эз бар. Кабыгы купкан, димәк, бөртек яралы дигән сүз. Яралы бөртек, әлбәттә, тишелеш бирми, ягъни шыта алмый Шытып чыкса ла, зәгыйфь буладыр Билгеле инде, зәгыйфьтән зәгыйфь токым Шайтан алгыры, менә эт башы кайда күмелгән икән! Симәнәне алыштыру нигезендә «Кызыл көч*тән алган идек-> Ишек ачылганга караса, Шаяз кереп килә Төалә йокламаса да. йөзендә йончылганлык әсәре юк Вәзыйх ачыш ясаган, әмма үртәлүле тавыш белән симәнә тишелеше турында сөйли башлады Нәрсәдән бөртекнең тышчасы купкан, ак сызык булып тора Бөртек кабыгында яра кебек ул ак сызыкча Ә яраланган бөртек шытым бирәме?.. Шаяз ла микроскоп белән маташты Вәзыйх әйткәннәрне үз күзләре белән күрде —Да-а,—диде.—муен артын кашып, беләсенме. бу бодайны яна «Нива» белән суктырганнар Әйе. әйе. «Нива*да ике барабан Бөртекне саламда тамчы да калдырмый, бөртек ике барабан аша уза. Каты суга һәм кайбер бөртекләрнең тышчасы купшаклана. Симәнәгә кулай булмый —Ник син моны хәзер генә әйтәсен?—Вәзыйх кычкырып җибәрүен сизми калды. —Хәзер генә бу хәл башка сукты,—диде Шаяз. тыныч кына —Маңгай бәрелмичә, күз ачылмый инде безнен Тынлык урнашты. Вәзыйх. башын үртәлүле читкә борып, уйга калган иде Тимер мичнен гөрелдәп януы гына тынлыкны бозлы Сөйләшә башладылар Хәзер чигенү мөмкин түгел Симәнәне гектарга бераз арттырып бирергә туры килә. Моны читкә чыгармаска килештеләр Запас бар иде Вәзыйх эчтән үзенен сукырлыгын битәрләде «Мин тун башка зур сабак бу! Һәр эштә күзенне ачып йөрергә, шик аша карарга кирәк Шик боек нәрсә, шик кенә ачышлар ясый Үз гаебен аклар өчен адәм баласы философ булып ала. * Шаяз идарәгә ашыкты Вәзыйх тартмада тәжрибә-туфракка күмелгән бөртекләрне бармаклары белән актарып карады О-о. әнә ниндиләр кабыкны ярып шытып чыкканнар Тормыш пружинасы үренте бөргекнен яртысын яралгыны үстерү өчен ри зык итә—имә башлаган Үрчү яралгысын үз эчендә тоткан бөртеккә бик авырдыр Бала табучы хатын шикелле Ләкин анын ыңгырашуын, уфтануын безнен колаклар ишетә алмый Табигатьнең күпме ыңгырашу-зарларын ишетмибез һәм ишетергә дә теләмибез түгелме сон? Ф аяз лапаста «Дружба* пычкысы белән утын туралы Мотор тавышыннан колаклары тонды. Пычкы авыр иде. беләк мускуллары тартылды Учына чыккан кабырчыклар тишелеп әчетте, шулай да ул канәгать иде. Башкарган эш жанга ниндидер рәхәтлек бирә Ул, остснә ябышкан пычкы чүбен кага-кага, өйгә таба атлады Тәрәзәдән күзенә чалынды: кухняда кайнана чәй хәстәрләп йөри иде Шушы кечерәк кенә алты почмаклы мәктәп йортында алар өчәү яшиләр Дүрт ел чамасы элек. Рабига каты авыруга дучар булгач, аны әнисе килеп карый башлады Алар бу авылныкы түгел, урман артыңдагы Шарламадан Кайнана да башлангыч класс укытучысы, кы зынын хәленә керер өчен стаж буенча пенсиягә чыккан. Ул кысык күзле, караңгы чырайлы Калын сөзәк ине. тәбәнәк буе аны йомры итеп күрсәтә Кызынып өметсез авыруы исә йөзенә кайгы билгеләре салып, җыерчыкларын күбәйткән Алгы якга чишенгәч. Фаяз юынгычта кулларын су белән йөгертеп алды Чәчләрен бармаклары белән рәтли-рәтли кухняга керде Өстәл янында Рабига һәм әнисе утыралар иде Фаязга да өлеш тәлинкәсенә итле бәрәңге салынган. Рабигага әнисе ялына Әз генә капкала ичмаса, ничек терелергә уйлыйсын? Ананын күкләрендә омег чаткысы көйри, ә Рабига йөзендә тәмам бетерешкәнлек, бар нәрсәдән бизгәнлек иде Кыстау анын ачуын гына китерә, шуна күрә Фаяз эндәшмәде. Рабига бал кашыгы белән чәен көчсез генә болгаткалый. башын түбән игән Балавыз гөсле саргылт мангасн җыерчык сызыклары кискәләгән, кашыгын куеп, ул кесәсеннән бер кәгазь чыгарды. —Менә,—диде башын күтәрә төшеп,—ВТЭК справкасы. Бортасова Рабигада төзәлми торган авыру. Яңа чыгарылган РСФСР гражданнар кодексының фәлән статьясы нигезеңдә Бортасованын ире икенче хатынга өйләнергә хаклы...—Рабига сүзләреннән ананың күзләре шар булып ачылды, кабымы тамагына утырды. Рабига кәгазьне әнисенә бирде. Ана справканы бер укыды, ике укыды, йөзенә берни аңлый алмау галәмәте жәелде. Кызына бик сынаулы карашын төбәп торды. —Юк,—диде, ныклы рәвештә —Рабига, син балалыкка төшеп барасын, ахрысы? Кем шундый справка бирсен, ә? —Мин ВТЭК комиссиясенә гариза яздым,—диде Рабига, бер дә каушамыйча. —И-и, бала-бала,—диде ана кеше, тәмам рәнҗүле гаҗиз төстә авыр сулап.—Аңына зыян килгән, ахрысы? —Чынлап, әни,—диде Рабига чигенергә теләмичә, хурлап әйткән сүзләрне ишетмәгән дә шикелле.—Бала елаганны ишетәсем килә минем. Идәндә бала тупырдап йөргәнне күрергә телим. Гомерем күп калмагандыр, сүземне аяк астына салмагыз!—Ул Фаязга карады, аның фикерен белү ин мөһиме иде. Фаяз исә моны Рабиганың балалар уены итеп карый шикелле иде. Ни әйтергә белми, бер-берсенә карарга кыймыйча тынып тордылар. Шунда Рабиганың күз яшьләре борчак кебек өстәлгә тәгәрәп төштеләр. Шып- шып-шып... Эшнең уен булмавын күрделәр. Фаязнын йөзе җитдиләнде, башына уй төшкәнлеге беленә иде. Ана исә курка калды. Хатын белән ир—икесе бер мир, ди. Белмәссең, әллә сүз берләшкәннәрме9 Ул класста дәрес укыткан кебек хәлне шәрехләргә кереште. —Икенче хатын алса, Фаязны кем укытучы итеп тотсын? Әдәп-әхлак дигән нәрсә бар бит әле?—Ул һаман күз кырые белән Фаязны күзәтә иде —Кемнең ни эше бар, рас закон рөхсәт итә икән? Эш Фаяздан гына тора?—Рабига юеш битләрен учы белән сөртте. Фаяз лапаска чыкты. Рабига өчен кәҗә тоталар иде. Шунын астын чистартырга кереште. «Бу хатыннар мине тәмам изеп бетерәләр инде Неужели һаман шулай барыр? Бу эт тормышы тагы күпме дәвам итәр? Бернинди котылу әмәле күренми. Нишләп мин бу тикле бәхетсез икән? Адәмнең бәхете үзеннән тора, дигән булалар тагы! Үземнән тиешлесен мин йөз процентка үти килдем. Әмма язмыш—үги ана, тез астына сукты, барысын бетереп ташлады. Башта Рабига бик матур кыз иде Түгәрәк аксыл йөзле, елмайганда битендә сөйдергеч чокырчыклары пәйда була. Үзе шаян, куштан, яткач, Фаязның күкрәгенә учлары белән чәбәкли-чәбәкли: «Нишләп мин сине өзелеп яратам икән, ә?»—ди-ди көлә, шатлана. Син мин яратканның чиреге кадәр генә яратасын, эгоист, дип, җилкәсенә суга, шуклана. Авырга узганы беленгәч, шул тикле шатланды, очынды. Юләрем, артык сөенергә ярамый! дидем, тыймакчы булдым. Ә ул һаман канат чыккан кебек йөрде. Әмма бераздан салкын тигерде һәм баласы төште. Шуннан авыру аны тәмам аяктан екты. Сары булган, диделәр Әлмәттә озак дәваладылар, файдасы булмады. Аннан Казанга озаттылар Өч ай ятып кайтты. Бер дә алга китеш булмаган. Врачлар әйткән: барча дәваларны бирдек, хәзер организм үзе көрәшсен, дигәннәр. Рабига горур, баш имәс зат, сырхавын бик авыр кичерә. Үз-үзенә бер-бер хәл эшләмәгәе, дигән уй килә”. Өйдә ялгызы гына калганда, тәрәзәдән тышка карап, моңсу тавыш белән жыр суза: Гэл утырттым, гөл күчерде.». Чәчәк атты яраны. Үз бәхетсезлегем белән. Бәхетсез иттем аны... Туры килгән саен Фаязны өйләнергә үгетли: «Шушы яшенә җитеп синен бер рәхәт күргәнен юк. Усал үги ана сине кыерсыткан, түбәнсеткән. Сине һаман кыйнап торган, шуңа син һәр нәрсәдән курка торган булгансын Детдомда да көн күрсәтмәгәннәр. Армиядә дә рәтле жиргә туры килмәгәнсең Салкын якта хезмәт итеп сәламәтлеген какшап калган. Бер кеше башына күпме гаделсезлек! Нормаль тормыш корырга синен хакын бар лабаса. жаным! Башка жиргә күч тә. шунда өйлән Анда сине чуртым да белми Син безгә барыбер ярдәм итәчәксен Хатынын усал булса да безне ташламаячаксың, жаным...» Фаяз дәшми генә тынлап тора. Авырунын күнеле төшмәсен дип. ни генә күтәрмисен Усал хатынга туры килсән. беттен инде, дигән уй башыннан уза. Ул усал теләсә нинди ирне бөгеп сала. Ата-анасын оныттыра. Рабига китапча фикер йөртә. Авыру аны реаль тормышнын изә торган ваклыкларыннан аерган, бала халәтенә төшергән Әмма анын моннан качып кит. дигән сүзендә ниндидер мәгънә бар Каядыр еракка олагырга да. тормыш корырга. Ә анда да тормышын барып чыкмаса? Кая барсан да кара сакалын үзеннән калмый бит! Дорсс. әле ана кызлар карамаслык түгел. Ул дәрескә кергәндә пальтосын укытучылар бүлмәсендә калдыра. Кайтканда, кулын кесәсенә тыкса, анда хатлар, запискалар була Җыештыручыларны яллыйлар, ахрысы Уку барышында шул рәвешле Зөмәрә исемле кыздан оч хат алды Кичке унынчыда укый ул. Билгеле, бернинди җавап бирү мөмкин түгел. Зөмәрә исә күзгә-күз очрашудан качып йөри. Ояты килә торгандыр инде.. Жәй урталарында чыгарылыш кичәсе булды. Балигъ булып җиткән егетләр, кызлар, барысы да эшлиләр. Кайсылары колхозда, кайберләре нефтьтә Кичә күнелле оештырылган иде Рәсми бүлектән сон—чәй мәҗлесе Чәй янында мәй куелмый калмый Җырладылар, биеделәр Фаяз кичәдән иртәрәк китте. Өйгә кермичә, капкага сөялеп, тәмәке коирәтеп тора иде. Якынлашкан аяк тавышына башын күтәрде, төпчеген ташлады Сыек караңгылыктан ана таба бер аксыл сын якынлашты Кем булыр бу. дип торган мәлдә мамыктай йомшак ике кайнар кул анын муенына килеп сарылды Ул анын Зөмәрә икәнен абайлады. Ни эшләргә белми, каушап калды Дер-дер калтыранган кыз анын колагына; —Фаяз абый, үләм. мин сине яратам'—дип. уттай сулыш белән пышылдады. Чәчләре битен кытыклады, ут бәреп торган күкрәкләре Фаяз тәненә елдырым дулкыны уяттылар Канын кайнарлатып баш миенә кудылар Шулай да кышын дерелдәвен бетерергә теләп, биленнән ныграк кысты Бик тиз аңын барларга өлгерде һәм кызны юатырга кереште —Зөмәрә. Зөмәрә, исенә кил!—дип тәкрарлады. Бу хәл Фаяз өчен бик көтелмәгән нәрсә түгел иде. Дәресләр вакытында Зомәрәнен ана күнеле төшеп йөргәнен ничектер сизенә иде Үз укытучыларын ярату кызларда сш очрый Укытучысы моны белмәмешкә салыша. Зөмәрә, анын муеныннан кулларын алды да. йөзен читкә борды. Мышык-мышык килеп тавышсыз гына елый иде —Зөмәрә, йә тынычлан, ник елыйсын?—диде Фаяз, кулы һаман кызнын билендә иде. —Белмим, белмим!—дип пышылдады кыз. җәберсенгән тавыш белән Аннан капылт кына читкә тартылды һәм. ике учы белән йөзен каплап, тиз-тиз караңгыга атлады Фая«. уйлана-уйлана, абзарны чистартып бетерде Кәҗәнен муенына озын гына бау бәйләде Исәбе тауга менгереп арканлау иде Анда таудан яшел шырпылар шикелле булып яна үлән баш төртеп килә Капкадан чыгуга күрде юлнын теге ягында, тау итәгендә, бригадир Лотфуллин белән өлкән ат караучы Калимуллин әйтказәшәләр Алар янында колынлы бия тора. Тезгене ат караучы кулында. Тауга тышауларга алып менә булыр Фаяз аларга якынлашты Лотфуллиннын авызында папирос —Нурмыйга ат бир. утынга барырга, ишетәсеңме?—дип каударлана Иреннәре майлы, күзләре елтырый Салмыш икәне сизелеп тора Хәер анын аек булган чагы бик сирәк —Ат юк!—диде Кәлимуллин, кулы белән һаваны кисеп. Ул эчкә баткан озынча яңаклы, какча гәүдәле, алга бөкрәйгән, шуна аркасы чыккан, тормыш тәгәрмәче аны нык таптаган күренә:—Әле генә,—дип, тегенә анлата,—факелда фураж киптерергә ике олау җибәрдем. Бүген киптерсәләр, тегермәнгә илтергә, анда как раз безнең чират.—Ул буйсынучан, күндәм карашы белән бригадирга карый. Ләкин Лотфуллин анын сүзләрен ишетергә дә теләми. Кире тибәрә торган итеп кулын гына селти. —Мин—баш, мин әйткәнне син үтәргә обязан и бетте! -Ул тавышын күтәрде, тамак кыргалады, төкеренде Җыерчыклар ермачлаган уч төбе хәтле битләре дәһшәтләнде, төймә кебек күзләре ачу белән очкынланды.— Онытма, мин сине үз канатым астында тотам. Син бит чит элемент. Беркем эшкә алмаган чакта, үз өстемә политик җаваплылык белән сине кунних итеп куйдым... —Шунын бәрабәренә бригаданың барча эше минем җилкәдә,—дип сүз кыстырды Кәлимуллин. —Дөрес әйтәсең,—диде бригадир, горурланган кебек. Ул куннихка яхшылык эшләвен һәрчак тәкрарлый, бригада эшен кайгыртып, ана каршы килүләрен шунын белән җинә. Моны халыкта: яхшылык эшли дә. шуны костыра, диләр. Лотфуллин да шундый зат: яхшылык эшләгәнен һәрчак искә төшереп, йөзеңә бәрә. Яхшылыкны фәкать бурычка гына эшли иде. —Нурмыйга ат юнәт! Все!—дип Лотфуллин беткән төпчегеннән яна папиросына ут элдерде. —Нурмый сыйлаган инде сине, беләм. Болаи барча атларны эштән чыгарасын, көне буе эшләгән атны төнлә утын ташырга бирәсен! Ат юк, барсы да эштә. —Киреләнмә. Кәлимуллин, кем булуынны онытасын,—дип, бармак янап әйтте Лотфуллин —Мин тегендә бер сүз әйттем и сине алалар да китәләр.. —Алсыннар, кансә канис, ник син шунын белән һаман жиламны суырасын?—Кәлимуллиннын тезген тоткан кулы калтырап, читкә тырпаеп китә иде, шул тартылудан ат йөгәнендәге авызлык тимерләре чылтырады Ул алга—дугадай бөгелгән кыяфәттә тауга таба атлап китте. Лотфуллин, хәтәр яный-яный, сүгенде, аннары Төбәккә илтә торган тыкрыкка юнәлде Фаяз кәҗәсен сөйрәп, Кәлимуллин артыннан барды. Кәлимуллин ярым үле кыяфәттә: йөзе сүнгән, күзләре берни күрми кебек, дөньядан тәмам бизгән, өмете тапталган... И-и, аның күргәннәре. Ул ниместә әсирлектә булган. Власовчы дип, сәяси ышанычсызга чыгарылган. Үзен сорау алулар, изү-таптауларга карамастан. Кәлимуллин һәркемгә хәерхаһ булуын киметмәгән. Үз нәселенең буыннан-буынга бирелә килгән игелек фонды күпме тукмауларга чыдарга, кешелеген җуймаска көч биргән. Заман һаман да кырыс, ә кешеләр заманнан да кырыс, рәхимсезрәк. Тау башында зират иде, Фаяз кәҗәнең арканын шунын киртәсенә бәйләп төште. Кәлимуллин атын таунын култыклы төшенә ары башка илтә иде... Фаяз өстен алыштырды да мәктәпкә керде. Мәктәп бер йорт аша гына иде. Ишектә директор Зәйнагов очрады Чыраенда һәрчак хәстәрле мөһимлек, властьлылык. Ул бервакытта да көлми. Юморны аңламый. «Чаян» журналын антисоветчыл дип атый Ул ияк ымы белән үз бүлмәсенә керергә кушты. Үзе ишекне ачып торды. Директор өстәле артында көл төсле тузган чәчле, кара кучкыл калын битле, эшлекле кыяфәтле колхоз рәисе Вил Садриевич Мәмәшов утыра. Анын янында серле төскә чумып ревком Мөхетдинов чүмәшкән. Әмма болай җитди булуы бик сирәк, ул шаян, бөтерчек холыклы кеше. Мондый җитдилектә чак-чак чыдап утырганы сизелә. Нәрсә булган? Боларнын серле, куркулы кыяфәтләреннән Фаязның күнеленә дә шик йөгерде. Өстәл өстендә өем-өем укучылар дәфтәре Әллә политик хата киткәнме? Зәйнагов дәүләт сере чишкән кебек пышылдап кына анлаггы Рәис өстеннән югарыга анонимка җибәргәннәр. Укучы кулы белән язылган Дәфтәрләрдәге язуны анонимка почеркы белән чагыштырып, теге явызны табарга кирәк. Анын сүзләрен куәтләгән кебек, рәис әйтеп куйды —Күпме казганасын, юк. кешегә һич кенә да ярап булмый! Анын сүзләре ачынып чыкты. Ул тикшерә торган дәфтәрен читкә этәрде дә авызына тәмәке капты —Бу мәктәпне салдыру өчен инстанцияләрдә күпме иоз суы түктем Ак кирпеч дефицит иде .Авылда салам түбәләрне бегерттем Иске йортлар бик сирәк хәзер. Үзәк урамнарга асфальт жәГиерер очсн чабам Газ кертү турында эшне кузгаттым Юк. барыбер ошатмыйлар Әллә нинди кыргый авыл. Элек монда ат караклары күп булган, диләр Нәсел-нәсәпкә, гилчә тамырга дип әйтәләр. Таһиягә килеп ялагайланалар, табанын ялыйлар, астан үзләре үк яман атны саталар Юаш. авыл, имеш — Ул торды да тәмәке төпчеген чүп савытына ташлады Элгечтән плашын. кепкасын алып киде -ПМКдан килергә тиешләр, чаптым,—диде дә тиз генә ишек артында юк булды Анын артыннан Мөхетдинов та кузгалды . “Главный бүре качкач,—диде шаяртып,—анын артыннан яраннары шыпан- шыпан табан ялтыраталар..." Фаяз өстәлдә яткан шакмаклы дәфтәр битен—анонимканы алып күз йөртеп чыкты. Һи. дөрес язган бит. дип чак әйтеп ташламады Бәла һаман шул Вил Садриевичнын усал хатыны Таһиядән башланган икән Кибеттә шундый хәл була: бакчаларын кискән очсн ачуланып нефтьче Чамай хатыны Вил Салриевичны кабәхәт адәм, жир бит'—ди-ди яманлый. Таһия дә шунда икән Моны кандала урынына сытарга итеп Таһия Чамай хатыны каршына баскан — Кабәхәт дип әйтәсен, әллә ыштанынны төшерә башладымы, әжәтканә!—дигән ул. күзеннән ачу чаткылары чәчеп Чамай хатыны: — Кәбих, кара эчле, астыртын баз казучы!—ди-ди, чәр-чәр килә икән Таһия, чыдый алмыйча. Чамай хатынынын янагына чалт берне' Хатын, янагын тотып, үкерә-үкерә чыгып киткән... Шушы хат хдлыкнын ачуын кузгаткан. Моңа рәиснен һәм Таһиянен бик күп яман якларын өстәгәннәр Мәмәшенләр үзләрен элеккеге боярлар кебек тота, кешегә түбәнсетеп карый, дип язганнар —Минем өстән дә шушы кул язган иде.—дип. Зәйнагов тумбочкага штабельләп өйгән дәфтәрләрнең беразын Фаяз алдына куйды Ишекне бикләде Икесе дә дәфтәрне ачып чагыштырырга тотындылар «Кем язганын тапсам да. әйтмәячәкмен».—дип уйлады Фаяз Ул рәисне һәм Таһияне. үзе әйтмешли, «нутросы» белән яратмый иде Мәктәптә секретарь гына булып ярты ставкага эшләсә дә. Таһия барча кешенен эшенә тыгыла Аерым хөрлек, өстенлек белән файдаланып Зәйнаговка ошамаган укытучыларга тегеләй яки болай басым ясый Берәүләр эшләрендә үшән булсалар ла. Таһия аларны мактый, өстен куя. Ә тырыш, эшчән, укучыларны белемле итәр өчен жан-тән белән казганучыларны күрмәмешкә салыша. Аларны жае чыккан саен «чеметкәләп» ала Әйдәле, сүз бар. дип бик серле итеп үз бүлмәсенә алып керә, шунда «эшкәртә» Коллективта нервозлылык тудыра Таһиядән куркалар Шуна күрә кайберәүләр ана ялагайланалар Укытучылар арасында Таһиягә баш имәүчеләр дә бар. билгеле. Вәзыйхнмн хатыны Рәмисә Таһиянен ялганын тотарга, гайбәтләрен яктыга чыгарырга ярата. Анын кайнарланып акыл сатуларына шырпылы теле белән салкын су сибә Таһия дә җавапсыз калмый Астан гына Рәмисәгә каршы берәр этлек эшли. Шул рәвешле алар арасында күзгә күренми торган салкын сугыш бара иде... Әмма шуны әйтми булмый Таһия бик зиһенле, башы эшли торган, алдан күрүчәнлек сәләтенә ия иде Идарәдә рәис, парторг, ревком четерекле хәл турында киңәшеп утыралар Хәл мөшкел алай итсән дә най. болай итсән дә вай Нишләргә? Вилгә төбәләләр Таһия белән кинәш әле Вил ойгә кайтып кинәшә һәм Таһия әйткәнчә эшлиләр Дөрес булып чыга, шайтан алгыры! Берәр кискен хәл туганда, алда ничек буласын белер әмәл булмаганда, җитәкче ирләр, идән буенча йөренә-йөренә. юк, Таһия белән кинәшми булмый, диләр И ртәдән бирле Вил Садриевич сыерлар фермасында кара болыт булып йөри Бер сарайдан чыга, икенчесенә керә. Ярый әле юлларга вак таш жәйдергән иде. һаман шушы ферма белән җыкланасын. Көн туды исә күпме сөт савылды, дип районнан тыкырдата башлыйлар. Кичә сөт мәсьәләсендә горком бюросында утлы табага бастырдылар. Сыерларның сөте кимегәннән кими бара иде. Сөт сәяси мәсьәлә. Катгый куелган Сөт буенча обкомнын махсус комиссиясе шөгыльләнә. Мәгълүмат алышу цифрлар белән генә алып барыла. Ул савымчылар бүлмәсенә керде. Калын такталардан әтмәлләнгән озын өстәл артына барып утырды. Ишек каты, стена буендагы эскәмияләрдә— савымчылар, ферма эшчеләре. Сөт исе, бозау бәвеле һәм силос исләре катнаш үзенә аерым ис жәелгән иде. Рәис, үжәт маңгаена, таза битләренә борчылу-хәстәрчәнлек чалымнары чыгарып, уйланып торган кебек итте дә, сүз башлады: —Нишлибез, сөтне ничек арттырабыз?—диде, башын күтәрә төшеп, ферма эшчеләрен күзеннән кичерде. Берсе дә үз сүзен әйтергә атлыкмый иде. Шуна сүзне үзе дәвам итте.—Сыерларга бик әйбәт рацион азык бирелә. Ә сөт артмый. Көн саен сөтне арттырыгыз дип район бугазга ябыша Ни эшләргә, ә? Хикмәт нәрсәдә? Сез артта сөйлисез: Таһия Вилдән акыллырак дип. Чынлап та шулай. Ул веттехникумда укыган. Малнын җаен белә. Анардан кинәш сорадым. Ул әйтә: башак биргәндә сыерларга онны нормадан мулрак сибәргә кирәк, ди. Ә сез ничек уйлыйсыз? Практик эш нәрсә күрсәтә? Рәис сүзен бетереп, көткән кыяфәт белән эшчеләргә карап тора башлады. Һәркем диярлек карашын читкәрәк авыштыра иде. Фуражир Ирек Варраев үзенен таза гәүдәсе белән ничектер савымчы кызлар артынарак посарга итә сыман. Шунда өстәлгә якын гына утыручы ферма мөдире ярдәмчесе Түрфәндә Түрәева кузгалып куйды. Як-ягына каранды, учы белән калку тушен сыпырды, кофта итәген тарткалады. Матур мөлаем йөзендә яктылык пәйда булды, рәискә текәлеп, ым белән рөхсәт сорады да сөйләп китте: —Чынлап та, Таһия апаның сүзләре һәрчак мәгънәле була. Бу мәсьәләдә генә түгел. Әйе, әйе, башакка онны арттырырга кирәк. Онда барча витамин, углеводлар...—Ул беразга туктап калды, тамак кыргалады. күзе исә рәисне күзәтте. Рәиснең йөзендәге борчылу сызыклары язылганнар. Таһияне мактап телгә алганга күңеле булган. Ә Түрфәндәнен сүзләрендә башлыкка ярарга тырышу төсмере бар иде. Кем генә башлыкның күңелен табарга омтылмый сон?—Минем сөт ике-өч литрга артык чыга,—дип Түрфәндә сүзен дәвам итте,—Ни өчен? Чөнки кызлар җилендәге сөтне азагына хәтле савып җиткермиләр, мин исә җилен төбен бер дә калдырмыйм. Мона иренмәскә кирәк. Аннары курмы мәсьәләсе. Фуражир күп чак норма онын биреп җиткерми. Тар капчыкларга сала, күп булып күренсен өчен... Комбикорма өләшкәндә дә төгәллек юк... —Капчыклар стандарт,—дип фуражир Ирек каршы төште. Ул тулы тыгыз битле, таза инде, юмакай ягымлылыгы белән яктырып торган чырайлы Түрфәндәнен бу сүзләренә әллә ни ыжламады. Тыныч кына әйтте. Ләкин Түрфәндә фуражирның «өч борынга» кергәләвен күргәләгән. «Фуражның тар капчыкларга салынуының хикмәте шул «өч борын»да түгелме икән?»— диде. Бу сүзгә Ирек чәчрәп чыкты: —Тоттыңмы9 Авызынны чамалап ач!—диде коры гына. Ләкин чыраенда ягымлылык чаткысы бетмәде.—Тел өчен баш җавап бирә... Түрфәндә шүрли торганнардан түгел, Ирекнең ниндидер кимчелекләрен тезә башлаган иде, рәис кулын күтәреп, ана туктарга ишарә ясады Иреккә хәерхаһ булуы сизелеп тора. Түрфәндә активист, эшне әйбәт оештыра, анын белән дә санлашмыйча һич ярамый. Ирекне сүзсез генә яклавының артында шул ята: Ирекнең апасы Таһиянен әшнәсе. Шәһәрдә укып-өйрәнеп кайткан оста тегүче. Таһиянен барча костюм-юбкаларын соңгы модалы итеп ул тегеп бирә. Шунын өстенә Таһиядә Иреккә ниндидер күнел ятуы да бар шикелле. Идарәдә очрашсалар, авыхзары авызда була. Таһия иренен колагына Ирекнен булдыклы, игътибарлы булуы турында һәрчак быжылдап тора иде Шул сәбәпле Ирекне идарәгә алырга кирәк дигән фикердә Пәри. Ирекнен эше чынлап та хуплауга лаек. Фермада тәртип тотып тора. Эшкә иренми Түрфәндә дә эшкә бик задур. Шунлыктан эш өчен азар арасында чәкәләшеп алулар бул газап тора. Ләкин икесе дә акыллы, тирәнгә җибәрмиләр Ирек ирләрчә ваксынмаучычык күрсәтә Сөйлиләр: Түрфәндә белән тынышмауның төбендә, имеш. Ирек бу аппетитлы хатынны «богелдермәкче* булган, ботына үрелгән, ә Түрфәндә тегенен янагына чалтыраткан... Булса да булыр. Түрфәндә буе-сыны, йөзе-чырае мөлаемлыгы һәм тәмле сүзле булуы, чаялыгы белән күп ирләрнен күзен яндыра. Хатыннарыннан тәмам туеп косасы килү хәленә җиткән ирләр ана сүз кушкалыилар. Ләкин Түрфәндә каты тора, бәясен һич тә төшерми Сөйлиләр, ялгыз хатыннын гайбәтен саталар, югарыдан бик үк яшь булмаган урыс вәкиле килгәндә күнел ачарга Түрфәндәне алып киләләр, ди. Чөнки хатын русча әйбәт сөйләшә иде Ирекнен әшнәлек аша башлыкларга якынаюын барсы да белеп торганга күрә, рәис күзгә төтен җибәрү өчен генә әйтә куйды — Мохетдинов.—дип Вил мич янындарак утырган ревкомга дәште — Түрфәндә дельни әйтә, колагына эл! Утсыз төтен чыкмый —Ул башын аска иеп утырган фуражирга елмаеп күз кысып алды Янәсе хатын-кызга бераз ташлама ясамый булмый Вәзыйх урынында кузгалып, башын рәискә таба борды —Әйдә, синдә нинди план?—диде рәис, ана сүз биргән төстә. — Комбикорманын сыйфаты начар.—дип башлады Вәзыйх —Аксым җитми —Текә мангаена хәстәрчәнлек җыерчыклары сыр-сыр булып ятты Ул борын кырыен бармагы белән ышкып алды.—Анда ашлык бөртеге бик әз. Димәк, аксым да әз. Әнә. тиресне карасагыз, ак бөртекләр күрерсез. Бу—сыер ашказаны эшкәртмәгән ашлык бөртекләре, булган бөртек тә тирескә чыга. Аксым булмаса. сөт артмый, моны яхшы беләсез Вил Садрисвичнын тәкъдиме хаклы, он нормасын арзтырырга кирәк. Арыш отходы бездә бар. байтак. Киптереп, тарзтырырк! —Ә азларга нәрсә?—дип аваз салды ветсанитар Мотыик —Атларнын сабан сөрәсе юк,—диде Вил Садриенич яктырып —Аларга люцерна, клевер ярап торыр Вообше. атларны бойнига тапшырырга кушалар —Отходны киптерү бик кәнителле —Факел астында кыш буе киптерделәр бит —Хәзер анда кереп буламы сон? —Әнә Юкәлек. Урсудагыларга таш юл салынган —Ике факел белән генә җитешеп булырмы? — Киптерү эшен өч сменага көйләрбез.—диде Вил Садрисвич, хәлдән чыгу әмәлен тапкандай җанланып Сөйләнгән чаралар тиздән гамәлгә керде Сөт савымы бераз артты Шулай да артталыкны бетермәде Алдышы колхозлар савымны оч мен литрга җиткерделәр Аннан да уздырдылар Ә «Нрәч» колхозы икс мең җиде Иөзаән уза алмый иде. Барча резервларны кулланып беттеләр. Хәзер нишләргә’ Районнан кон саен кысалар, яныйлар. Хуҗалыклардан җыелган сөт исә ззаловой планны тутыру өчен языла. Вилне газы бюрога чакырып каезладылар Авыл хуҗалыгы идарәсе рәисе Иван Мөхәммәтович ка да каты эләкте Сонгы кисәтү ясалды Нишләргә'’ Алар башлары иелгән, бөкреләре чыккан кыяфәттә Инан Мөхәммәтович кабинетына кайттылар. Чырайлары чытык, битләре кайрак кебек кара янган Нахакка кыйналганны Йорәк белән кичереп утырганда эчтәге ачу-ут әнә шулай биткә тибеп чыга Бер-берсенә гуры карарга унайсыаланып. папирос кабы шылар да. уйга чумып, койрәгәләр Телефон чылтырады. Син кем белән анда’ Иван Мөхәммәтович хагыны — Колхоз рәисе белән —Син тагы соңарасын бит...—диде властьлы тавыш. -Пирогны табадан алдым. —Хәзер, хәзер,—ди-ди ялагайланды Иван Мөхәммәтович. Трубканы куйгач өстәде:—Өй прокуроры ашыктыра.. Ну, нишлибез, ә? —Тәмам аптыраган инде, Иван Мөхәммәтович. Башка колхозлар ничек сөтне планга җиткерәләр? Анлый алмыйм... —Хәйләлиләр. Һаш ике О ны беләсеңме? —Әһә, беләм, беләм. —Зиһенеңне җик. Мин моны сиңа әйтмәдем, син ишетмәден. Вчу! —Ишетмәдем, юк! Рәхмәт!—диде Вил, укытучы артыннан кабатлаган укучы кебек. Алар икесе берьюлы урыннарыннан кузгалдылар. Кайткач Вил моны Түрфәндәгә дәүләт сере итеп әйтте һәр савымчы фәкать үзе генә белсен. Сөткә су кушуны беркем күрергә тиеш түгел. Иптәш савымчы да, бүтән дә. Беленгән очракта җаваплылыкны бары үз өстенә генә алсын. Әйе, планда бер «лазейка» бар иде. Таләп литрлар санын пландагыга җиткерү. Сөтнен куелыгы-майлылыгы таләп ителми. Сөткә су өсти башлагач, билгеле, литрлар саны артты. Билгеләнгән саннарга якынлашты. Бюрога чакырып каезлаулар тынып калды. Монын уйдырма хәл икәнен барысы да белә. Ләкин беркем бер сүз дәшми. Берләшеп дәшмәү барысына да унай кебек. Бу инде коллектив ялганлау белән бер. Ялган ерак бара алмый, ди. Берләшеп оештырылган ялганның юлы бик озын. Өстән реаль булмаган, ялган кушылган план төшерделәр. Астагы баскычта торган тир түгеп эшләүчеләр бар көчләрен салсалар да планны үти алмадылар. Ахырда ялган белән планны тутырырга мәҗбүр булдылар. Бер ялган икенче ялганны китереп чыгарды. Сөтне артгырунын реаль юлы ул сыерларның нәселен яхшырту. Аксымга бай кормалар бирү. Нәселне яхшырту бер бишьеллыкта гына хәл ителә алмый торган нәрсә. Ә генераль планда сөтне арттыру куелган, цифрлар китерелгән. Ул планны теләсә нинди юл белән үтәргә кирәк. Һәм ялган белән үтиләр. Вил Садриевичның бу хәлләргә бер дә исе китмәде һәм борчылмады да. Нинди генә канлы ялганнарны йотып яшәргә туры килмәде ана! Бу ялган исә чүп кенә, гадәти нәрсә. Дөресен әйткәндә, ялгансыз бер көн лә яшәлми, алдаусыз барып булмый. Ялган дөреслек урынына йөри. Дөреслектән әйбәтрәк булып йөри. Ялганны кешеләр дә өни төшә. Чөнки ялган вәгъдәләр белән ышандыра, баштан сыйпый, тынычландыра. Ә Вәзыйхның бу хәрәмләшүләргә эче поша, җаны әрни. Үзебезне үзебез алдыйбыз бит! Монын азагы яхшы булмас, юк. Бер зур фаҗига килеп чыгуы ихтимал. Экономиканың кануннары катгый, анда алдалап эшләү мөмкин түгел, дигән тәгъбир каяндыр колагына кереп калган Бактын исә. мөмкин икән бит! Юк, мона минем башым гына җитми Вил Садриевич белән сөйләшеп карарга кирәк. Ул өчьеллык партшкола тәмамлаган кеше. Коммунистларның берәр яшерен серен беләдер? Бик күп җирләрдә эшләгән Гел җитәкчелек эшендә. Күп тәҗрибә туплаган, какланып беткән... Әллә Вәзыйхнын борчылуын, нидер әйтергә теләвен сизеп, районнан кайткач. Вил бер аулакта үзе сүз башлады: —Син анда тагы нәрсәләр сөйләндең, ә?—диде, шомлы-куркыныч төстә.—Тегендә барып ишетелгән, понимаешь! —Нәмә, нәмә, аңлап җитмим?—Вәзыйх, күзләрен тасрайтып, рәискә карады. —Ярамаган сүз ычкындыргансың, вәт шул! Анда боргалана алмыйсын... —Кромольный сүз сөйләгәнем юк, Вил Садриевич! —Исбатла үзеннен кара эчле түгел икәнеңне, ә 9 Тагы сине якларга туры килде. Үз башыма алырга... —Эш интересы өчен генә бит. Вил Садриевич. Үзеңдә беләсең. Турылык инде. —Кеше күңеле—кара урман. Авызыңны чамалап ач! Матри аны!—Вил Садриевич кинәт кенә борылды да бухалтерлар бүлмәсенә юнәлде Рәиснен болай уяулык турында искәртүе беренче генә түгел Ана Вәзыйхнын биографиясендә булган чатаклыкларны җиткергәннәр, билгеле Инсти туттан чыгарылуын да. кайбер тәнкыйть сүзләре әйткәләвен дә. Бәлки үзе сораткандыр Югарыдагылардан өлге ала ул. Үз кул астындагыларны куркытып тотарга маһир Әнә бит сине якладым дип. үзенә бурычлы итә Әллә яклаган, әллә юк. Яклавына ышанмасан да. ышанырга туры килә. Ә куркытылган кеше кон-тон эшләсә дә зарланмый Чөнки үзен билгесез гаеп белән гаепле дип саный Менә теге әйтергә теләгән ялган сөт турындагы фикерләрен кинәт куркыныч булып тоела башлый Һәм син эчтән тынасын. Ул хактагы уйлар артка чигәләр һәм үз башын кайгысы жанынны били Реаль көнкүрештән кабынган чын фикер угына әнә шулай су сибелә, сүндерелә.. Хәрәмләшү дигәннән, узган елларда да андый хәлләр булгалады Ел саен көтү чыгар алдыннан барча мөгезле эре терлекләргә ветеринария каравы уздырыла. Малларнын тазалыклары тикшерелә Бу бик мөһим профилактика Ирәч авылы тулысы белән чокыр-чакырларга, коры үзән култыкларына, инеш буе тугайларына утырган Бер генә төз. тигез урын юк. Югары очта кибет янында берничә торым туры тыкрык сузыла. Яр асларындагы, төрле төбәкләрдәгеләр сыерларын шул төз тыкрыкка китереп капкаларга, читәнкиртәләргә бәйләделәр Көн кояшсыз, төньяктан салкын җил исә. малларны күшектерә, кешеләрнен муеннарыннан үтеп кереп, тәннәрен чиркандыра иде. Тирә-юнь сыер мөгрәгән, яки бик сузып «үә-үә-үә* ава пары чәчеп үкергән тавышлар белән тулды. Кайбер сысрларнын абзарда калган бозаулары тавыш бирә. Сыер үз баласын танып, тагы да ныграк үкерергә, тартылырга, башын чайкый-чайкый күзләрен алартырга тотына Ничек тә ычкынырга итә. Хуҗа хатын, йөзен тар гына калдырып, шәмәхә яулык бәйләгән, сыерны көчкә тыя. тынычландырыр өчен ипи сыныклары каптыра Икенче бер мимылдап торган симез сыер ферма ягына башын сузып шәрран яра Хатын-кызлар сөйләшәләр үгез сорый бу. үгез —диләр Хуҗасына карап —Үгезгә күрсәтмәдегезмени?—дип, жәлләү белдерәләр Вакытында үгез күрмәсә, кысыр кала инде, дип хуҗасына борылалар Бүтәнчә үгез теләмәве ихтимал. Әнә мал сизенеп ничек борчыла, ычкынырга ыргыла. Кай араладыр бавын өзеп, сыер ычкына алды һәм ферма ягына элдерде. Авыз ачып калган хуҗа карчык ана иркәләп дәшә-дәшә артыннан китте Хатыннар исә: мал иясенә охшамаса хәрам була, диләр, ди-ди. гайбәт сага башладылар Карчыкның малае—сыернын хуждсы бик мут икән Факел янында фураж киптерергә төнге сменага ялгыз хатын куелса, үзе теләп, шунда бара Көндез ЭШЛӘ1ӘН булса да. Хатыны да әйбер әйтми, ди... Әнә теге сыерлар тик күшәп торалар Хуждлары да бик тыныч холыклы, иплеләр Әнә ите ала сыернын хужасы да керделе-чыктылы чуар күңелле адәм Әнә тегесе исә бер өзлексс з гамак төбе белән күкле-яшелле тавыш чыгарып үкерә дә үкерә Теңкөгө тиеп бетә. Иясе дә юк өчен тавыш куптара торган затсыз нәрсә Менә кибет янына читән арбага кысылып утырган ветврачлар килеп төште Шәп ат җиккәннәр. Кузлада ветсанитар Мотыйк бик мөһим эш эшләүче кыяфәи* белән утыра Ул аларны түбән очтан алып килде Урамда пычрак, аяк атлый торган түгел Маллар бәйләгән тыкрык түбә урын булганга корырак иде Арбадан ак халат кигән оч ир кеше сикереп төште Озын буйлы, какча гәүдәлеләр. Баш ветврач Черипанов авылга таныш Ел саен айгырлар печәргә килә Байтак елларны бу участокны алып бара Ин элек сыерны ул капшап-тоткалап карап уза Аннан теге икесе шприи белән сыернын муен тамырына укол кадыйлар Мотыйк мөгездән тогып тора һәм амбар кенәгәсендәге исемлеккә билге куярга өлгерә Бераз эшләгәч, тәмәке көйрәтергә туктыйлар Бертуктаусыз мәзәк сөйлиләр Имеш, бер эшче нәчалнигыннан «Югарыдан тәнкыйть ничек була сон?*— дип сораган Нәчалник трибунада иэрган кое төкергән һәм төкереге эшче башына эләккән. «Менә югарыдан тәнкыйть шулай була дигән. Ә хәзер син мина төкер»,—дип әйткән. Эшче төкергән. Төкереге үзенен башына килеп төшкән... Менә монысы түбәннән тәнкыйть дигән нәчәлник... Ике тәнкыйть тә түбәндәгенең башына төшә Тәмәке төтененә тончыга-тончыга көлештеләр Аннары укол кадый-кадый рәттән киттеләр... Сыерларга уколнын тәэсире булды, ахрысы, тыныбрак калдылар. Врачлар тәмәке кабызып, читән арбага утырдылар. Мотыйк атны Түбән очка юнәлтте. Сыерлар янында хатын-кыз, бала-чага калды. Укол салгач, ике сәгать үтәргә тиеш. Моны һәркем белә. Балаларга пирке ясаган шикелле. Вакыт узсынга тегене-моны сөйләшәләр. Беришләре мактанып канәгатьлек таба, икенчеләре зарланып. Нефтьче хатыны: менә безнеке премияне генә биш йөз алды Ике ай бораулыйсыны кырык көндә бетергәннәр... Сельпога ботылар кайткан, ләкин илле күкәй тапшырсан гына бирәләр. Каян житкермәк кирәк. Әле кайчан гына ак чиләкләр тотып, укытучылар күкәй җыеп йөрделәр. Аларга авыздан өзеп бирәсен инде. Бирмәсәң, балаңнын аттестаты рәтле булмый. Бала сабагын яхшы белә дип, ничек исбат итәсен! Һаман шул, ни булса, авыл халкына төшә... Врачларга калҗалы әбәд әзерләгәннәр иде. Анда аларны Мөхетдинов сыйлап йөрде. Черипанов белән күптәнге танышлар. Хәрәмләшкән хәлләре дә булмады түгел. Бергә хәрәмләшү кешеләрне бик нык бәйли. Хәзер алар бер-берсен бер ым белән аңлыйлар. Өй алдына чыгып тәмәке көйрәтә- көйрәтә, шыпырт кына сөйләштеләр. Районнан күрсәтмә бирелгән иде. Менә табигый чирле табылган сыерлар өстенә тагын кемнәрнең сыерларын «браковать» итәргә тиешле—шуны тәгаенләделәр. Мөхетдинов баш ветврачка яшерен исемлек язылган кенәгә тоттырды. Болай: Мөхетдинов үзендәге исемлектән сыер хуҗасының фамилиясен атый Черипанов үз кенәгәсенә күз төшереп ала да, чирлегә чыгарасы булганда, аеруча җентекләп карый һәм чирне анлата. Мөхетдинов хуҗага анын әйткәннәрен тәрҗемә итә... Һәркем белә, чирле маллар калмаска тиеш, һәр елны эшләнә торган бу чара кешеләрнең сәламәтлеге өчен кирәкле нәрсә. Шуна бу профилактикага каршылык күрсәтү гадәттә булмый. Кызыл төстәге сыеры янында сырма кигән, битенен бер ягын бөтенләй каплап калын яулык бәйләгән, нәүмиз кыяфәтле хатын тора. Күп балалы Заһидә. Ире бик эчә торган адәм. Тормышны хатын алып бара. Сыерын чирлегә чыгаргач, еларга тотынды. —Балаларыма ни ашатыйм? Алар иртән тору белән ашарга сорап итәгемә ябышалар. Врачлар анын елаганын ишетмәмешкә салышып, ары киттеләр. Мөхетдинов белән Мотыйк хатынны юаталар. «Сыерында чахотка башланган, сөтен эчәргә ярамый. Сезнен җылы сараегыз юк бит, үпкәсенә салкын тигәндер»,—диләр. —Юк, кыерсытудан бу,—диде Заһидә.—Эчә торган кешегә ничек тә бата, дип кимсетүдән генә! —Әнә минекен дә «браковать» иттеләр,—дип усал итеп кычкырды Мөхетдинов,—Нишлим, минем язвыга да көн дә сөт кирәк... —Сез идарә күселәре җаен табарсыз, ә мин балаларга. . Сез карт сыерыгызны браковать иттереп фермадан нәселле бозау аласыз! Әллә белмиләр дисезме? —Заһидә, син чамалап!—Мотыйк моннан ашыгып киткән Мөхетдинов артыннан элдерде. Заһидә әллә белеп, әллә кыек атып туры тигерде: Мөхетдиновнын үз сыерын чирлегә яздыруының сере нәкъ шулай иде. Чөнки фермага шәп нәселле сыерлар кайтаралар. Шулардан туган бозауны алып үстерергә ниятли ул. Бу хакта хатыны колак итен ашын: үзең активист, көн-төн казна эшендә, ә үзең кәжә кебек тә сөт бирми торган сыег) асрыйсың... у Икенче берсе, бай тормышлы, бик сараннар. Хатын модалы бәрхет тышлы жакеттан, ялтыравык боты кигән, янып торган чырайлы җептән нечкә иренле. ’ — Юк, сыерны бирмим, лутчы үзем суеп ашыйм,—ди-ди. чәрелдәргә тотынды Тавышы норсызнын. колакларны авырттыра Мөхетдинов тәҗрибәле, мондый затларны артларына ничек утыртырга белә —Иә, бик безелдәмә,— диде,—курма урлап тотылгач, минем атта ирен белән икегез артыгыз белән шуып килгәнегезне онытма! Анын шаһиты бар Эш худка китсә, сыердан гына түгел, бүтән нәрсәләрдән дә колак кагарсыз —Мохетдинов. кинәт шым булган хатынга зәһәрле күз сирпеп алды да. ары китте. Ул белә: һәркемнең нинди дә булса гөнаһы—пычрак ягы булмый калмый. Теге бик ярпачлана башласа. Мөхетдинов анын тизәген борынына китереп иснәтә Теге шунда ук канатларын жыя. юашланып кала. Тәгәрмәч остасы Нурмый Черипанов белән үзе сөйләште. Ул рус боярында үскән, русчаны ана теленнән яхшырак белә. Баш врач белән нык тарткалашты Сысрынын чирле түгел икәнен төгәл белә иде Туры сүзлслеге. ялагай булмаган өчен властьлар аны үги итәләр. Сәяси ышанычсыз, янәсе. Сыерны чирлегә чыгару шунын хикмәте Ул үз хакын хакламакчы итеп нәрсәдер исбатлап маташа Черипанов аны тынламады. башка сыерларга күчте Мохетдинов Нурмый колагына «Абзый, алар барыбер үзләренекен итәләр, белмәссен. карышуыннын үчен алмагайлары .».—дип пышылдады Нурмый. ачуыннан буыла язып, көчкә тынычланды Власть ничек теләсә шулай эшли инде, билгеле нәрсә Ике көннән көтү чыкты Чирле табылган сыерларны көтүгә кертмәделәр Авыл активистлары бик кырыс кыландылар Көтүгә чыгармыйча абзарында сыер асрап булмый Кайбер күп балалы хуҗалар азык юнәтеп, тауларда арканлап йөртеп карадылар Бу озакка бармады Көне буе бер кеше сыер белән генә булырга тиеш Шунлыктан сыер таккан олаулар Бөгелмә юлына агыла башлады Анда малны бойнига алалар һәм әзрәк акча тул иләр иде Крестьян җилкәсенә төшкән бу бәла кайдан, ничек башланды дигәндә, анын тамыры тирәндәрәк иде. Союзнын берничә өлкәсе ит заданиссен яртылаш та үтәмәгәннәр Кайсында корылык, кайсында яшур афәте малларны кырган, ди Шулар өчен һәм тагы өстәмә рәвештә ит заданиесен үтәргә кирәк Кайсы өлкә, республика күпме үз өстен ә йөкләмә алада9 Безнең республика башлыгы өстәгеләргә ярарга теләп, йөкләмәне бик күп алган Мәскәүдән кайткач, райкомны—беренче секретарьларын җыйган да һәр районга иг заданиесе бүлеп биргән Райком исә ничек булдыра ала. шулай планны тутырырга керешә көн-төн тир түгеп эшләүчеләр авызыннан тартып алып ит түшкәләре Вьетнамга, Кубага, тагы башка кара- мораларга озатыла иде Ә бит ватаныбызга ерткыч баскыннар тагы һөҗүм итә калса, ал арга каршы шул хәләл сөттән, иттән мәхрүм ителеп, бәрәңге белән үскән малайлар күкрәк куячаклар Ә теге безнен нигъмәтләрне ашаган чит ятлар түгел. Казна төрлечә хәрәмләшеп крестьяннан байлык суыра Крестьян үз нәүбәтендә казна нигъмәтен кайда туры килсә шунда шудыра Баш на баш дигәндәй Авылда азык мәсьәләсе бик кискен Болыннар юк Кайбер эшчән адәмнәр урман посадкасы чистартып печән әзерли Посадка күпләргә тәтеми Фермалардан арткан саламны хезмәт көненә бүләләр Ул да бик аз Кул чанасы белән барып салам эскертлөрен кимерәләр Баштарак Вил колхоз милкенә ягылучылар белән рәхимсез көрәште Ишек төбендә иярле ат тора иде. Сигнал булу белән атлана да чаба, каракларның үкчәсенә баса, берничә угры суд эскәмиясенә утырды Күпләрне штраф белән өркетәләр иде Халык га эсалланлы. Бер көнне телефон баганаларына «Вил. әгәр янә болай эшләсәң, без сине ничек җыярга белербез, сөягенне дә таба алмаслар!*—дигән язулар ябыштырып чыкканнар иде. Утыртылганнарның шәһәрдәге туганнары яный булыр Юк. болар шаярмыйлар, диде зиһене алдан йөрүче Таһия Нитә син берүэен генә гаепле булып каласын Караклык бетә торган түгел, монын белән җәмәгать көрәшсен Бу файдалы кинәш тис Активистлардан бер төркем оешты Башлыклары тынгысыз Мөхетдинов, ана булышчы Ирек. Бик тырыш егет. Идарә белән колхозчылар, нефтьчеләр арасында туган конфликтларны алар тикшерә, хөкем чыгара. Жәмәгать бик актив эшли, Вил канәгать булып, мыек астыннан гына серле елмаеп йөри. Сигнал килә: фермага азык ташучы Зелпе кушаматлы тәбәнәк кеше төнлә силос урлаган... Мөхетдинов иртук чанага әзрәк корма сала, бер-ике активистны утырта да Зелпеләргә юнәлә. Сырма кигән, кырынмаган, шуңа зелпе каерысыдай кара янаклы хуҗа үзе килеп чыга. Капканы ачып, олау белән эчкә узалар. —Зелпе, менә кичә урлаган силоска добавка, идарә җибәрде, кабул итеп ал!—дип Мөхетдинов сүз башлый, астан гына Зелпене күзәтә. Сәнәк алада корманы абзарга ташыган итә. Кичәге силос өемен күреп алалар. Зелпенең чигенер урын калмый. Бу хикмәт аның үшән миенә китереп суга. Эшнең хәтәр төс алуын анлый, ирен кырыйларыннан төкерекләре агарга тотына. Ул төкереген «эссеп-эссеп» дигән авазлар чыгарып эчкә ала. Силосларны сәнәк белән кире ташырга тотына. —Егетләр, зинһар, бәлаләмәгез, ә? Моннан сон ак тәүбә, кара тәүбә! Ике бала мәктәпкә йөри, ким-хур итмәгез! Мин болай нәфседән генә Нәфсе шайтан котыртты—шайтан шул хатын инде. Хатын сүзенә карап сон... —Зелпе, моның бит статьясы бар!—Бу сүзләрдән соң Зелпе сәнәген тоткан килеш тынып калды. Күз кырыйлары юешләнде. Мөхетдинов чаманы белә, кешене артык түбәнәйтергә ярамый. Сина ачу белән төйнәлгән дошман әзерләвең мөмкин. —Ярар, Зелпе, силос хакын кассага кертерсең,—диде Мөхетдинов һәм Зелпегә кинәт җан кергәндәй булды.—Рәхмәт, туган, рәхмәт!—ди-ди урынында таптанды. Шелтәләүнең бер чигендә гафу итә белергә дә кирәк. Кешедә җитәкчелеккә карата үчле фикер калмасын.. Алар сөйләшә-сөйләшә кибет янына килеп җиткәннәр икән. Бик эшлекле, зур эш кырып йөргән кыяфәттә, өч чөлти атдылар да бүлеп эчтеләр. Тормыш каршылыкларыннан, эчке киеренкелектән баш миенә авыр булып утырган юшкыннарны юдырып төшергән кебек булды.. Мөхетдинов Бишмунча очында яши иде. Ул караңгы урамнан шул якка атлады. Өйгә кайтасы килми иде. Хатыннан да бизелгән, балигъ балалар да якты чырайлы түгел. Дөрес, анын сугыштан соңгы елларда гөнаһлары булмады түгел. Хатын сабыр иде. Иренен чыгырдан чыгып йөрүе күнелен җәрәхәтләде. Шуннан ахры, салкынаеп калды. Алы гаепләп булмый, чөнки ул эштә арый, кайткач та эш. Аңарда нинди җылы, нинди дәрт калсын. Шулай хатыннан бизелде. Юк, махмырлау түгел. Махмыр үтә, бизү үтми.. Шаяз, кесәсеннән ярты уч гәрәбәдәй тары ярмасы алып капты да, чәйни- чәйни атлады Ярма эчемлек исен бик тиз бетерә. Ул идарәгә керде. Бухгалтер бүлмәсе ишеге ачык, анда парторг Зәйнагов белән бухгалтер Сәрия кызыл-кызып нидер сөйләшәләр. Сәрия: —Юк, Мөнир Сөнгатович, мине катнаштырмагыз, мин берни дә белмим,—ди-ди өтәләнә Шаязны күргәч, тынып калды да. эчкә узды. Анын мөлаем түгәрәк битләрендә гасабилану тимгелләре күзгә чалынды Зәйнагов, ияге белән ымлап, Шаязны рәис бүлмәсенә дәште. Шаяз аңлады Зәйнагов Вил Садриевич өстеннән килгән аниномканы тикшерүне оештырып йөри икән. «К.өн саен горкомнан чылтыраталар,—дип зарланырга тотынды ул.— Мин болаи гына калдырмакчы идем. Авыр йөкне тартып бара, нигә анын тәгәрмәченә таяк тыгарга? Син ничек у ил ыйсын?»-Зәйнагов Шаязнын чын уен чамаларга тели. Рәис белән баш механизатор болай килешеп эшлиләр. Шаяз күндәм, үзсүзле түгел. Ләкин горурлыгы да бар Югарыга омтылу чалымы сизелә. Кешеләр белән эшли ала шуна сәлэтле Димәк, хаклы. Ул укытучылар гаиләсендә үскән. Укьгтучыларны авылдан-авылга күчергәннәр. Бу авылда әтисе мәктәп завучы булган Әнисе бшшгайьрш эшләгән. 1949 нчы елны гаилә зур фажигага дучар була. Бер төнне әтасен алып китәләр Моны этисс Закир алдан сизенә һәм хәлне Шаязга знлята Улым, ди. минем белән берәр хәл килеп туса, сине халык дошманы малае дип укудан куарлар. Әйе. тынлап, сәерсенмә. Ә син болай ит: мин әтидән баш тартам, дип комсомол райкомына гариза яз! Йә. иә. чыраенны сытма, башынны борма. Үзем кушам миннән баш тартырга .Акланырга нигез бар Курыкма! Бишмунчада укуыңны дәвам ит' Нык бул! Шаяз башта әтисен анламый. сүзләре бер колагыннан керә, икенчесеннән чыга. Әмма әтисен нахакка гаепләгәч, ул өнсез кала. Берничә төн ана йокы керми. Әнисен дә. аны да мәктәптән читләштерәләр Менә шул моментта әтисенен сүзләре исенә төшә. Ничек була сон бу? Атадан баш тарту бер әхлакка да сыймый Әнисе әйтә намус турында түгел, үзен турында кайгырт, ди. Укымасан, төшеп каласын Шул чакта Шаяз комсомол райкомына әтисе әйткәнчә гариза язып бара. Шуннан хәлләре бераз жайга керә. Укырга алалар. Сталин үлгәч, әтисен кайтаралар Ләкин инде тәмам эштән чыккан Урын өстендә генә ятарлык хатдә. Әтисе белән мөнәсәбәт һаман да катлаулы Арага ниндидер кара күләгә яткан Кешеләр арасын боза торган барыш күләгәсе Ләкин кайчак авыр сүзләр ишетергә туры килә.. Бер төнне сон гына ашыгыч эш чыкты да (сулдан бик кирәкле запчасть китергәннәр) Шаяз рәиснен өенә барды Ләкин капканы ачуга Таһия бәйдәге эт кебек ана ташланды Син ярарга күтәчләнеп йөрисен, үзенне генә кайгыртасын Карьера өчен әтиеннән баш тартырга да таичынмыисын. фәлән-фәсмәтән Шаяз чыраена пычрак белән бәргән шикелле хис итте Таһия усал, мәкерле хагын Моны беләләр Шундый холкы белән иренен дә абруен тошерә ул. Бүтәннәрнсн гайбәтен чәйнәргә яратканга күрә үзенен дә гайбәтен чәчәләр... —Мин дә шулай уйлыйм,—диде Шаяз. байтак дәшми торганнан сон. Тулы түгәрәк йөзендә, биек мангаенда. бер-берсенә кушыла язган калын кашларында хәерхаһ хәстәрчәнлек чагылды —Моны Таһиягә үч итеп язганнар. Бигрәк үзен әби патша итеп тота башлады. ..—Шаязнын сүзләре дөреслеккә гуры килә иде. авылда рәиснен хатынын әби патша дип йөртәләр. Зәйнагов моны белсә дә, раслап ым какмады, эм-м-м, диде дә бетерде. Эчтән уйлады, хатны тикшергәндә алай туры әйтмәс, рәискә каты бәрелмәс, ди иде. Вил алдында Зәйнаговнын үз хәле дә эчне тырный торган Вил белән дә мөнәсәбәтне кискенләштерү һич ярамый, ә горкомнан исә тикшерегез, дип кон дә чылтыраталар Вил үтенә «Тикшереп чиләндермә, жлвапны тикшердек, дип язып жибәр*.— дип ялына «Юк.—ди Зәйнагов,— форма өчен генә тикшерик, авыр сүз ишетмәссең- «Тикшерүгә куйма, бсләм мин нәрсә әйтәселәрен*.—ди Вил каты гына. Әйткәләшеп китәләр Бергә эшләүче иптәшеннс парткомда тикшерү ин авыр хәл Шул чытырманлы хәлдән ничек чыгарга7 Горком ягыннан торсаң, Вил үчләнәчәк, ә Вилне араласак, горком кода-кодагыИлык диячәк Перәме аптыраш7 Аноним турында ойдә Вил белән Таһия кон-төн бәхәсләштеләр Таһиянеке һаман шул. «Моны идарәдә эшләүчеләрдән кемдер язган Әйе. әйе, Сәрия үзе кул уйнатмагандыр, әмма материалны төгәл ул биргән, ул!* — Юк,—диде Вил.—Син Сәриядән көнләшәсен Әлмәткә киткәндә галсгугымны ул рәтләгән өчен дә көнләшеп «Сез күз зинасы кыласыз!*— ди-ди бәйләнәсен Югары белемле була торып ?! Тукта, гукта. Сәриягә зарбы булсын дип моны син яздыргансыңдыр? —Нәрсә син, әллә шөрепләрен бушый башладымы7 !—диде Таһия. пырылдап —Ятканда коньяк эчмә дип әитәм мин сина! Әжәткана. мәгкәсен ышыклар өчен хәләл хатынына кара яга! Мин сине иркәләп, син талантлы, даһи зат ди-ди боздым, ахрысы! Эт симерсә, иясенә ябыша Вәт син. ә?!— Бер ычкынса Тәһияне туктатыйм димә Вил анардан курка иде Ничек ждена ягарга белмәде «Мин сине районга барып фаш итәрмен,—дип котырды хатын.—Мин синең нугронны бсләм Анда көтеп кенә торалар * Мәгәр Зәйнагов тикшерүне ике яктан да канәгать итәрлек итеп оештырды Горкомнын да авызын ябарлык булсын. Вилнен дә укасы коелмасын. Мәктәптә Зәйнагов кабинетына кич белән җыелдылар. Бары дүрт-биш кеше Мөхетдинов кыска сөйләде. Монда һәр сөйләүченен үз исәбе, үз хәйләсе чагыла Ул бер сүз әйткән саен рәискә карап ала. сүзе тегенен кәефенә туры киләме, юкмы? Рәиснең чырае гүя барометр. Сүзләрне ничек, кайсы якка үзгәртергә? —Бу анонимка эш кешесенә яла ягу,—диде ул.—Эшкә аяк чалу. Яхшылык теләүче дип атый үзен, әмма явыз жан икәнен үзе үк фаш итә. Хәлнен бары өске ягын гына күрә. Аскы якны күрми Явызлыгы комачаулый Кыскасы, бу явыз затны белергә һәм суд жаваплылыгына тартырга... —Дөрес! Шулай итәргә!—диештеләр. Рәис киң җилкәләре уртасына зур башын иңдергән, йөзенә өстенлек яктысы җәелгән. Гүя әйтә: әйдә, лыгырдый бирегез, миңа барыбер... Вәзыйх сөйләми калу мөмкин булмаганга күрә генә сүз алды. Ул колхозны запчасть, ашлама, комбикормы белән тәэмин итүдә ике төрле гамәл яшәвен әйтте. Планда каралган техника, запчасть һәм башкасын алыйм дисән. юк, беткән. Ә аста, кибетнен арткы ишегендә барысы да бар. Анда план дип авыз ача алмыйсын, «взятка давай». Чын гамәли хәл шундый. Рәис нишләсен, туры юлдан барып булмый. Бүтән юл эзли. Вил Садриевичка рәхмәт укырга тиешбез, ул юлын таба. Колхозны алдынгы сафта алып бара Колхоз производствосын алып бару гаять катлаулы. Рәиснең эш характеры шундый, аны бүген хезмәт герое итәргә барча ныклы нигез, дәлил бар. Пожалысты! Һәм шулай ук бүген аңа гаеп тагарлык эшләр дә юк түгел. Экономика шулай корылган. Экономика капкыныннан беркая китә алмыйсын... —Хак сүз!—диешеп куйдылар. Рәис берни дә белгертмәде, өстәл өстендә бармаклары бер бит кәгазьне бөтерә, сүтә иде. Вәзыйх сизде, аның сүзләре рәискә бик үк ошап җитмәде. Ул Вәзыйхнын аңардан бик куркып тормаганын белә. Чөнки Вәзыйх рәиснең күп эшләрен үз җилкәсендә алып бара. Дөресен әиткндә, рәис бик хәйләкәр: барча механизация Шаях Шамкин җилкәсендә, ә бөтен агрономия эшләре Вәзыйхта. Вил Садриевичта гомуми җитәкчелек һәм сәяси стратегия. Фаяз партияле түгел, Зәйнагов башта ук анонимканы аңа күрсәткәнгә күрә тикшерүгә катнаштырды. Аннары Зәйнагов үзе әйтергә курыккан сүзләрне анын авызыннан әитгермәкче. Үзе яхшатлы булып калмакчы. Ә Фаяз туры кеше. Югалтыр нәрсәсе юк. Рәис һәм хатыны Таһиянен үзләрен бариннарча тотулары аның да саруын кайната. Дус кешенең йөзенә бәреп әйтеп булмый бит. —Ошамаса да, әйтмичә булмый, хатта дөрес сүзләр дә бар,—диде Фаяз маңгай астыннан гына үз алдына карап —Рәис үзе, хатыны Таһия үзләрен башкалардан өстен тоталар. Таһия һәм Вил Садриевич тирәсендә ялагай- ябышкаклар төркеме. Әйе... Таһия мәктәптә бер укытучыны икенче укытучыга каршы котырта. Үзе яратмаган кешеләрнең балаларына түбән билге куйдыра. Рәиснен колхоз байлыгын унга-сулга таратуы да кешеләрне борчый. Моны Мөхетдинов, Зәйнагов бик яхшы беләләр, ләкин дәшмиләр, әшнәлек өстенлек итә... —Син ялага ышанасын икән,—дип бүлдерде Вил. —Юк. ялага түгел, үзем белгәнгә, күргәнгә ышанам,—диде Фаяз, бер дә каушамыйча. Сез хәлнен тышкы ягын гына күрәсез шул!—дип, үпкәләгән тавыш белән Вил каршы төште.—Хәлнен эчке ягы да бар. Кечкенә бер шишка- мишкага ярамасаң, ул сина запчастьнын. ашламаның исен дә иснәтми. Запчасть, комбикорма минем үзем өченмени? Мин аны үзгәртә аламмы ^— Вил кулын өметсез селтәп, башын икенче якка борды. Бераз тын булып торды. Зәйнагов алдан язган беркетмәне алдына куйды да, иптәшләренә күз йөртеп чыкты. Әкрен генә укып китте. Анда бары дүрт-биш җөмлә иде. Рәискә яла ягылган, партия әгъзасын пычраткан өчен хат иясен табарга һәм җәза бирергә! Парторг Зәйнаговка тикшерү, шелтә эшләрен ничектер ничьяга бетерергә кирәк иде һәм ул теләгенә иреште. Мөнәсәбәтләрне кискенләштерүдән дә алама нәрсә юк. Рәискә, Таһиягә әйтеләселәр әйтелде. Ара да бозылмады Берничә көн үтте. Вил Садриевич көн дә идарәгә килеп наряд, күрсәтмәләр бирә, үзенен йөзе кара янган, каш. манган /кимерелгән, тырт- пырт кына анда-санда бер сүз әйтеп куя Кәефе начар, якын килерлек түгел Эчендә уйлар кайнаганы бер ноктага төбәлеп торуыннан сизелә Башында уйлар карусельдәй әйләнә-әйләнә шик-шөбһәләре ачыклангандай итә иде. Анонимкадагы мәгьлүматларнын күбесе бит бары бухгалтер Сәрия Чулаевага гына билгеле иде кебек9 Аннан башка Мөхетлинов хәбәрдар иде Ул серне читкә чыгара торган түгел Таһия әйтә, бар явызлык шул мыштым Сәриядә ди. Көнчелек белән әйтәме. Сәрияне идарәдән күчермәсән, хезмәт герое булу бервакытта та тәтемәячәк дип ышандырмакчы була. . Уйлый, баш вата торгач. Вил катгый карарга килде Сәрия Чулаевадан арынырга! Ләкин ничек итеп? Сельпога күчәргә риза булмас микән9 Анда ана исәп-хисап эше табылыр иде Ә андагы бухгалтер керәшен хатынын идарәгә алырга, ә? Юк. бу план барып чыкмас, сельпо рәисе көнчел, әләкче адәм. Авыш- түеш китерергә риза булмас. Хәер, анда Сәриягә эш табылыр иле югыйсә9 . Чуласва эштә ыхтымат түгел, документларны югалтк&лап башны әйләндерә Кая куйганын оныта Әле генә акча белән матавык чыгарды Игьтибарсызлыгы аркасында Банкта тиешле акчаны кирәгеннән ким биргәннәр Шуны абайламый кул куйган Акчасы эш хакына түләргә /китмәгәч кенә алданганын сизде Еларга, чәчләрен йолкырга тотышлы Тизрәк, комиссия төзеп, тикшердек Чынлап га. акчаны ким биргәннәр Шул эш өчен күпме бусага таптарга, әчелешле булырга мәжбүр ителдем.. Зәйнагов, Мөхетлинов белән сөйләште дә. Чулаеваны эшеннән бушату турында боерык чыгарды Боерыкта Чулаеванын эшкә салкын каравы, документларны югалтуы әйтелә. КЗОТнын 33 нче статьясы "Не соответствует занимаемой должности" буенча эштән алына Боерыкны Сәриягә Мөхетлинов күрсәтте Хатын кәгазь битен кулына тоткан килеш тораташ катып калды Шунда ук тын жыилы һәм рәис янына атылды. Боерыкка ышанмады Ләкин рәис юк иле Икенче, өченче көннәрне дә күренмәде ул Ләкин Сәрия югалып кала торган түгел Ул ятимлектә үскән Интернатта тәрбияләнгән. Тормыш ана үги ана кебек бик кырыс, рәхимсез булды һаман типкедә яшәү Сөриянен холыгын ныгытты, үҗәтләнергә. үзе өчен тора белү кыюлыгы бирде Ин якын дип йөргән, сердәш, иптәш кысыры сатты аны Бергә булырга ният беркеткән, кочышкан, хисләр бүлешкән егете алдап качты. Нәрсәләр генә күрмәде, кичермәде Барысы да сынау, сабак булды Интернат аны икееллык бухгалтер-экономистлар мәктәбендә укытты. Сәрияне шушы колхозга билгеләделәр Колхозларга бухгалтер- экономист вазифасы кертелгән вакыг иде Арифмометр бирделәр Әйбәт кенә эшләп китте Бер карчыктан почмак алды Ана янкорма эшләтте Төскә-биткә. буйга-сынга табигать аны кимсетмәгән Ак кофта, кара юбкасын тсгтәре турында гына итеп кия Йөргәндә биле як-якка чайкалуы, тән төсле капроннан таза балтырларының ялтырап калулары ир-ат күзе төшәрлек иде Бер ирне үзенә каратты Ләкин килешеп озак яши алмадылар Ир китте Сөйләделәр, имеш. Сәрия салкын тәнле, назы юк Китүенә сәбәп шул, имеш Гайбәт ни сөйләмәс Кешеләрнең ин яраткан нәрсәсе гайбәт Таһия белән Сәрия башта ахирилөр булдылар Йорситтеләр, серләштеләр Бераздан Гаһнянен көнләшүе аркасында тәмам бозылышып дошманлаштылар. ( әрни, туры тркомга барып, тиешле кеше янына керде хатен сөйләп бирде, суган суы сыгып алды. Үзенен эштән чыгарылуына төпле нигез юклыгын исбатлады Күп тә үтмәде Вил Садрисвичны горкомнын эчке бүлегенә чакырып алдылар Бүлмәдә икс таза яшь кеше Берсе мыеклы, икенчесе—күзлекле Мыеклысы усал тавышлы иде. —Нишләп син хатынын сүзе белән сотрудникларыңны җәзалыйсың? Үз башын кая? — Кая дип,—диде Вил, бераз аптыраулы төстә.—Чулаева эшендә ялгышлар җибәрә, понимаете ли! Үземә чабарга туры килә... —Син үзен бер дә ялгышмыйсынмы? Вәт коммунист, хатыны юбкасыннан башын чыгармый, ә?—Кара күзлекле дә каты шырпылы иде. —Чулаева эшкә салкын карый, яна гына акча чегына ялгыш кул куеп, ун көнлек болгавыр ясады, понимаете ли. Әнә доказательстволар...—Ул портфеленнән кәгазьләр чыгарып, тегеләр алдына куйды. Ләкин алар мона бөтенләй илтифат итмәделәр. —Ә бездә контр доказательстволар менә күпме!—Кара күзлекле алдында яткан папканы өстәл өстендә күтәреп куйды. —Колхоз эшләрен, җәмәгать интересларын постельдә хәл итә! Бу нинди безобразие, ә?—Мыеклының йөзе тартылган, күзләренә ачу, дәһшәт тулган.—Менә коммунист, ә? —Юк, мин бабник түгел,—диде Вил, үзен кулга алып —Телисезме, иртәгә ул хатынны аерам? Гаебе сезнен намуста? —Сделка тәкъдим итәсенме?! Билетсыз каласын киләме? Икейөзлеләнмә!—Мыеклы кискен-житди иде —Моннан сон колхоз эшләрен постельдә мәтәштермә! Килештекме! Ике сөйләшерлек булмасын. Чулаева бүген үк үз эшенә кайтсын!—Тавышы куркыныч-янаулы иде. Вил шактый шүрли калды. Болар белән сүз көрәштермәү хәерле. Болар каршында үзенең чүп икәнен тойды һәм: —Ярый. Ярый. Сезнеңчә булсын,—дип мыгырданды Вил һәм папкасын үрелеп алды да, портфеленә урнаштырды. Башын якалары эченә батырып, ишеккә таба атлады. Барысы да шул Таһия аркасында, нәләт суккыры! Яхшылык эшлим дип тырыша бит, ачуым да бер килмәгәе! Номенклатурадан мәтәлүгә дә ул сәбәпче булды. Сугыштан соңгы еллар. Мин—Беренче май райкомында, Таһия—түрә кызы. Яна гына ветгехникум тәмамлап, шунда эшли. Үзе чибәр, тулышып өлгергән. Күкрәкләре ак кофтасын калкытып лепердәп торалар. Аксыл матур йөзеннән, ак кулларыннан, ак киемнәреннән ак нур бөркелә, минсиңайтим! Эш беткәч, шул тылсымнары белән Таһия килеп керә һәм, ишекне бикли дә, тезләр өстенә менеп утыра. Бар төшен ут булып янарга тотына. Ан каядыр югала. Котырган хисләр кодрәте эчендә каласын. Кем чыдар мона. Өстәвенә кызнын ботларында уч төбе кадәр пәрәвез сыман нәрсә генә.. Авырга бик тиз узды. Башланды зилзилә. Кай җирен кычыта Моны көтеп үк торганнар икән. Хатыннан аерылырга һәм Таһия белән кушылырга мәҗбүр иттеләр. Шул чакта чәчемә ак тасмалар сузылды... Биредә эшләү мөмкин түгел иде. Икенче районга күчерделәр. Әмма аерган хатыннын энесе өлкәдә “шишка” иде. Йөреп, мине түбән тәгәрәттерде. Беренче әйтте: өстән көчле басым, диде, чара юк, райисполкомга күчеп тор. Гауга тынгач, без сине райкомга алырбыз... Ләкин Сталин үлгәч, күп үзгәрешләр килеп чыкты. Планнар буталды, вәгъдәләр онытылды. Кайберәүләрнен элеккеге кара эшләре калкып чыга башлады. Вил дә хаталардан хали түгел. Яңа газетаны кулына алганда йөрәге куркудан еш-еш тибәргә тотына иде. К өннәр җылыга китте. Кояш ниндидер яшь көч белән үзенен эссе нурларын жәлләми яудыра. Тау битләрендә яшь егетләр мыегы кебек чирәм шытып чыкты. Иген кырлары кыштан арынуга сөенгәндәй кин күкрәк белән сулыш алып яталар. Межа кауданында тургайлар, һавага уктай очып менәләр дә, биеккә элеп куйган вак кыңгырау—шөлдериләр шикелле өзлексез моңлы авазлар коялар. Ишек аллары, урам-тыкрыклар балалар шау-шуы белән яңгырап тора. Качышлы уйныйлар, такмаклары аермачык ишетелә. ' Алатыр. пу.чатыр. Таң артыннан таң атыр Чистай чигәнэк, Алабуга бигэнэк АларОы. муларды. Ялтан. ятак Ти-ти. чыпчык. Син кал. бу—чык! Кайсыныңдыр мич артында утырган ана казнын чыкканын көтеп ала алмыйча ата казы шәрран яра. Вәзыйх идарәдән төшеп килә. Башында уйлар кайнаша Утын, терлек азыгы авыл кешесенен ин авыр нужасы. Утын, курма әзерләү бик күп көч таләп итә. Ул гына түгел, каян, ничек әзерләргә. Менә шул жанны кисә Хужалыкка курма бирергә колхознын хәле юк Үз малларын көчкә-көчкә тукландырып тота Болын, печәнлекләрдән дә мәхрүм Утын, агач мәсьәләсендә дә шулай Шунлыктан каршылыклар чыгып кына тора. Кытлык караклык китереп чыгара, явызлык тудыра. Авылны шәһәрнен жылы квартирында сагынып яшәү генә әйбәт Син авылда яшәп, эшләп чиенне чыгарып кара Вәзыйхка хат килгән иле. Кемнән диген'.’ Курган өлкәсе "Заветы Ильича" колхозынын танылган кырчы-агрономы Терентий Мальцевтан, академиктан. Алар күптән языша. Кинәш—табыш итешәләр иде Терентий Семенович уз колхозы базасында тәҗрибә станциясе оештырган Чүп үләннәрен ничек бетерү, уңышны күгәрү буенча тәҗрибәләр алып бара Чүп үләннәренең ин яманы ул овсюг, солы чүбе Аны солыча, кара салы дип тә әйтәләр Язда бик иргә тишелеп чыга да игенне томалап үтерә Агулар, гербицидлар аны берни эшләтә алмый Күкрәп үсүен белә Сон нишләргә9 Ин элек овсюгнын үзенчәлеген белергә кирәк, дип оирәгә Терентий Семенович. Овсюг оч стадия белән үрчи. Менә коз көне солычалар туфракка сибелә. Алар өстә калмыйлар, ә туфракны бораулап эчкә керәләр. Кар бетүгә, салкында орлыклар шыта Игеннән алда үсә башлый. Иген тамырына җайлашып аның сутын суыра һәм корыта, үстерми. Күп тә үтми, овсюгнын бөречәләре катылана, орлыклары жзгтешә. Алар җил белән туфрак остснә сибелеп шактый мәйданны чүплиләр Бераздан урта ботакчыклардан»! бөртекләр өлгерә Жил .парны тарата. Бик тиз тишелеп чыгалар. Культуралы үсемлеккә тын алырга да әмәл калмый Овсюг очындагы өченче стадиядәге бөртекләр иген белән бергә җыеп алына. Суктырыла. Бөртекне овсюгпш чистарту өчен ике-өч мәртәбә триер аша уздырырга кирәк. Кыскасы, овсюг бик зур бәла Иген уңышын бермә-бер киметә ул Сон нишләргә? Я зын җир өлгереп җитү белән чәчә башларга ярамый Дүрт-биш көн сабыр итәргә кирәк. Шул көннәрдә туфрактагы овсю! орлыклары шытып чыга. Яшел энәләр җир өстен каплый. Яшел шытымнар өстенә дискалы культиватор кертәсең. Бу овсюгны "провокация.ләү' дип атала. Дискалы культивация онскн үрентеләрен юкка чыгарып бетерә Менә шушы профилактик чараны башкарганнан сон. рәхәтләнеп игенне чәчәсен Ана инде бәла янамый. Әмма район Авыл хуҗалыгы идарәсе ашыктыра, бугазга ябыша Ана план үтәү кирәк. Хәзер әле аны киләсе уныш кызыксындырмый Даваи. давай. бүген күпме чәчтең ’ С водка таләп итә Шушы кискен ситуациядә дүрт-биш көн чыдарга, вакытны отарга кирәк (Сүз җаеңда әйткәндә, соңарып чәчкән өчен Терентий Семенович ел саен райисполкомнан шелтә ала. Уңыш бүтәннәрдән күп чыккач, көзен шелтәләрен сызалар Егерме биш ел буе) Рәис өстәгеләргә бик яраклаша торган кеше, башта Вәзыйчны аяларга теләмәде Вәзыйх хәйләләп, акыш-макыш китереп, бер-ике участок бодайны үзс теләгәнчә, солычасын “провокацияләп" чәчә алды Уныш бик күпкә артык чыкты Рәискә монын тәме йөгерде Икенче, өченче елларны рәис чәчү алдыннан дүрт-биш көнне отарга, солычага провокация ясарга булышты Тәвәккәллек алдамады Районда ин зур иген уңышы "Ирәч Тә булды. Рәисне “Москвич” белән бүләкләделәр. Тагын дә сөенечлесе: башка колхозлар эш көненә килога якын гына бүлделәр, ә “Ирәч” кило өч йөз бирде. Колхозчыларның эшләү дәрте артты Урлаулар да кими төште. Байлык әхлаклылыкны ныгыта торган нәрсә. Ул гынамы, “Ирәч” рәисен Хезмәт Герое исеменә әзерлиләр дигән сүзләр йөри башлады. Быел район идарәсе белән әчелешле булмас өчен Вәзыйх солычадан чистарак басуны бик иртә чәчәргә тиешле бодай, арпа, борчакка әзерләгән иде. Әмма һәр яз кышкы планнарга төзәтмә кертә. Быел колхоз умарталыгын Чияле урманына куялар икән. Бодайга билгеләнгән җиргә сон культура- карабодай һәм кукуруза чәчәргә, диләр. Бодай, арпа бик чүпләнгән басуга туры килә. Овсюгнын шытканын көтеп, аннан культивацияләү зарур. Дүрт- биш көн отарга кирәк. Ә район тын алырга бирми: лавай, давай, чәчү турында сводка тапшыр! Вил Садриевич йөрәк белән авыргалый иде. Теге хәлләрдән сон (анонимка) сәлперәеп калды. Больничныи алды. Вәзыйх көне буе кырла тракторчылар янында. Әле бер сводка бирелмәгән. Шулай да Вәзыйхнын коерыгына бастылар. Тан белән машина килеп, аны бюрога алып китте. Шаяз РТСта булып калды. Башка вакытта бюро алдыннан Иван Мөхәммәтович колакка шыпырт кына әйтә торган иде: —Надыйров, үпкәләмә, сина шелтә бирербез инде, яме,—ди-ди атлан юатып, булачак зарбыга әзерли торган иде. Күнеле әйбәт анын Гомумән, яхшы кеше ул. Тик йомшаклыгы бар. Бюрода шелтә бирсәләр, бераз вакыт узгач, ул шелтәне алу жаен таба иде. Бүген исә ерактан гына ияк кагып узды да бер бүлмәгә кереп китте. Вәзыйх юньләп күрми дә калды. Яхшы фал түгел иде бу. Бюроны Икенче секретарь Митрофанов алып бара икән. Иван Мөхәммәтович анын янындарак утыра. Үзен танырлык түгел. Чырае тартылган, карага коелган. Өстәгеләрдән үзенә каты эләккәндер, ахры Митрофанов зур башын аңа таба борган, нәрсәдер шыпырт кына сөйли. Тегене юаткан шикелле төс белән карый Митрофанов бик мәһабәт кеше, хәлгә керүчән, итәгатьле. Нефть башлыгы Шмарев белән бик әшнә булган. Поташная Поляна урманчылыгында юртак атлар тоталар, имеш. Шмаревны Казанга Совнархозга алгач, Митрофанов үзе юртак ярышларында катнаша, ди. Өстәлнең ары башында тәэсирле кыяфәтле мөһим генерал. Пенсиядәге бер-ике элеккеге райком төлкеләре. Иван Мөхәммәтович сөйли башлады. Анын русчасы шома түгел иде. Ул язгы чәчү компаниясенең гаять зур политик әһәмияткә ия булуына, бу хакта Партия пленумында әйтелүенә басым ясады. Халыкара әһәмияте булган язгы чәчү компаниясен өзәргә тырышу ул империалистлар тегермәненә су кою белән бер, диде. Андый колхозлар бар Менә “Ирәч” колхозының баш агрономы Надыйров әле бер гектар да чәчмәгән. Моны ничек аңларга? Иптәшнең сәяси наданлыгымы, әллә аңлы рәвештә саботаж ясаумы7 Ул үзенең җитлекмәгәнлеге белән башкаларга начар үрнәк күрсәтә. Ана ориентир тоталар, ул чәчсә—чәчәләр, ул чәчмәсә, көтеп торалар. Шунын белән колхозлар арасындагы социалистик ярыш гамәлен боза. Мондый эшне артка калдырган практиканы тамыры белән йолкып атарга кирәк. Идарә Надыйровны эшеннән алырга карар чыгарды... Анын сүзе беткәч, барысы да Надыйровка төбәлделәр. Каушамаска, үзенне кулга алырга кирәк иде. Ул русча сөйләргә үзен-үзе өйрәтеп байтак газапланган иде. Хәзер югалып калмыйча, һушны ж,ыеп, тыныч кына бер-ике җөмлә әйтергә. Аннары сүз сүзне тартып чыгара ул... "Әз генә соңарып чәчүнең зыяны юк,—диде Вәзыйх.—Бу вакыт эчендә овсюгны дискалы культиватор белән бетерәсең, чистартасын. Овсюгтан чистарган җирдә уңыш бермә-бер артык була. Моны үзебезнең практикадан чыгып әйтә алам. Менә академик Терентий Мальцевның кинәш-рекомеңдациясе дә шулай. Мин һавадан алып түгел, ә академик күрсәтмәләре белән эш итәм...” — Быел җәй коры, чәчүне сонарту һәлакәтле булуы мөмкин,—дип бүлдерде аны Иван Мөхәммәтович Вәзыйхнын моңа жавабы әзер иде. —Мондый очракта академик (бу сүзне ул юри еш кабатлый) бөртекне тирәнрәк күмдерергә куша. Тамыры тирән булса, башак эре була, бөртеге дә шуңа нисбәтән. Социалистик ярыш уйлап карагыз, бер колхознын жире чәчү өчен иртә өлгерә, икенчесенең өлгерми әле. Монда нинди ярыш турында сойләргә мөмкин Абсурд бу! Митрофанов бүлдерде —Узган ел раИон буенча ин күп уныш кайсы колхозда булды’’ —Алар колхозында,—дип, ияге белән Вәзыйхка ымлады Иван Мөхәммәтович —Алайса. Надыйров тәҗрибәсенә колак салыргадыр, бәлки? —Хикмәт анын чәчүне сонартып саботаж ясавында, иптәш Митрофанов —Аны үз идарәгездә хат итегез, нигә горкомга өстерисез? Барыгыз!— Икенче секретарьның тавышы бик тыныч һәм хәерхаһ иде Иван Мөхәммәтович аптырабрак калды. Әмма зиһенен тиз туплады Атдында яткан кәгазьләрне тиз-тиз жыеп. папкасына салды Авыр гына кузгалды да ишеккә юнәлде. Вәзыих та анын артыннан иярде Баскычтан тошкәндә Иван Мохәммәтовичнын кыркулыгы бераз йомшый төшкән сыман иде Чөнки Митрофанов анын тәнкыйтен хупламады Академик Мальцев исеме чыккач, калын кашлары җыерылды Тирәнгә керәсе килмәде, бюродан сөргән кебек чыгарып җибәрде Шулай да Иван Мөхәммәтович үзенен баш кеше икәнен күрсәтәсе килә Түрәлек горурлыгы бар бит Абруй шуңардан тора Әз генә йомшарсаң, санга сукмый башлыйлар. Һәркем үз урынын белергә тиеш —Надыйров, нигә син һаман идарә тәгәрмәченә таяк тыгасын, ә? Үзен анлы кеше, понимаетс ли? —Мин таяк тыкмыйм, мул уныш булсын дип казганам,—диде Вәзыих. эчтән ачуын тыеп Кызып китеп, әллә ниләр әйтеп ташлармын дип курка иде —Мин уныш өчен тырышмыйммыни’ —Сезгә план кирәк. Ә безгә уныш булсын! —Тәртип шундый: планны вакытында үгәмәсәм. мине урынымнан алып ташлыйлар. Үзен дә беләсең ич. План үтәргә комачаулаучыны мин үз чиратымда алыштырырга тиеш! — ‘Кресло" өчен куркасыздыр инде,—Вәзыйх эчтән шүрләп, шулай диде — Куркам, яшермим Ә син мине нишләтә аласын? Нәчәлникнын боерыгы закон. Үтәлергә тиеш! Тәртип шундый Шулай булмаса, тормыш алга бармас иде. —Сез хаклы, Иван Мөхәммәтович,—диде Вәзыйх. авыз эченнән генә — Мина нишләргә сон? — Мәмөшсв эш табар, мин әйтермен —Иван Мөхәммәтович сүз беткәнне белгертеп, калын квадрат ияген какты да. ашыгып китеп барды Вәзыйх баскан урынында аякларын кымшага алмый тора Ботинка табаннары ябышкан диярссн. аяклары гер таккан шикелле авырайганнар Эх, мина нишләргә хәзер, дип ник әйттем. Конкретлаштырмаска кирәк иде Мәмәшев пи табар дигән сүзе өметне өзгәндәй ит* Әллә Күшасв янына сугылыргамы? Хәер, аны өйдә түгел, диделәр Митрофановнын бюродан чыкканын көтәргәме, ул ни әйтер? Үзегез идарәдә ХАТ итегез диде бит Мондый хатдә нишләргә соң? Тагы тәгәрмәч казылмага төшеп батты Тукта, караңгы уйларын ера-ера күңелдә нур чаткысы яктырды менә кимчелекне төзәттеләр, саботажчыны юлдан алдылар, чара күрелде Бер-ике кон чәчү турында сводка сорамаячаклар Коннәр коры, кояшлы Овски борын төртеп шытачак Аннары днскалы к\ зьтивацияне җибәрәсең Мина начар булса булсын, әмма уныш өчен әйбәт жаи лабаса бу' Юк. бу колхозда күпме генә тырышсаң да. бәяләмәячәкләр Барча кешеләр, аеруча башлыклар, вакытлы гына эшләүче настроение белән йөриләр. Мондый натроение рәистән бүтәннәргә күчә, ахрысы. Бу хәлне алар үзләре дә абайламыйлар... Ничек тә биредән ычкынырга кирәк. Менә шунын өчен жай чыкты түгелме сон9 .. Ул горкомнын тимер рәшәткәле капкасыннан чыкты да унга борылды. Караса, “Москвич" машинасы янында Шаяз басып тора. Бәйрәмчә киенгән, чырае гадәттәгечә уйчан, сүрән Вәзыйх ана аптыраган, гажәпләнгән сораулы карашын тобәде. Шаяз сизде һәм хәлне бер-ике сүз белән аңлатты: —Теге ни... Без Лениза белән язылышырга барабыз...—Ул төртелеп, Вәзыйхка бу эшне алдан белтертмәгәненә уңайсызланып калды Хәзер менә яшерен эш өстендә тотылган кыяфәттә иде. Вәзыйх исә кәефе бик начар булса да. ясалмарак шатланды. Шаязнын бу эшен күтәреп алды. —Әһә-ә, шулаймыни?!—диде —Котлыйм, дустым, чын күңелдән уньпд телим!—ди-ди, ике кулын кыса-кыса сайрады. Шаязнын да чыраена яктылык чыкты. —Вәзыйх,—диде, үзенең ипле тавышы белән,—язылышканда шаһит була алмассыңмы? Вәзыйх аяк астына карады, эчен теге эштән алу зарбысы көйдерә иде. —Эх, дустым,—дип авыр сулап уфтанды ул.—Бик срочно идарәгә кайтырга кирәк. Гафу ит! Эх!—диде йөрәк белән кулын селтәп.—Иван Мөхәммәтович мине эштән алды Ярый, мин таксига чабам... Вәзыйх кул изәгән кебек итте дә йөгерә-йөгерә китеп барды. Шаяз зиһенен жыя да алмый калды. Нәрсә әйтте ул? Вәзыйх такси тота алмады. Әлмәт—Азнакай автобусына чак өлгерде. Ул төрле сәбәп, әмәлләр уйлап, үзен тынычландыра башлаган иде. Автобуска утыргач, Шаяз һәм Лениза турында астан ишетелгән хәлләр исенә төште. Ә-ә, әйе, элек трикотаж фабрикасы бухгалтериясендә Лениза белән бергә эшләгән хатын сөйләгән иде. Алар Рәмисә белән заочныйда укыйлар... Хәтер аны бераз тынычландырды, үз хәлен артка чигерде. Болай була Лениза эштән бик сон кайта. Төсе киткән, өсте-башы да пөхтә түгел. Капрон оегы ла сыпылгалаган. Моны күреп әнисенен борчылуы куба. Ни булды? Әмма кыз эндәшми. Карашын яшерә. Әни кеше анын беләге сыдырылып канаган булуын, аягында кара янган эзләр шәйли. Ник дәшмисен? Бик тыкырдаткач, кыз мыгырдап әйтеп куя: берни дә булмады, бәйләнмә зинһар! Шулай да әнисе тартыша-тартыша Ленизаны таныш врачына алып бара. Шунда кайбер нәрсәләр ачыклана. Фабрика мөдире кызны көчләргә маташкан... Әллә көчләгән үкме, ачыкланмый кала. Әнисе врач белешмәсе ала. Бу чатаклык Ленизаның абыйсына барып җитә. Абый кеше “шишка-мишка”, органнарда эшли. Кыз белән сөйләшә. Кыз эшне “шито-крыто” гына йомарга тели. Шау-шу кубарырга кирәкмәс, ди. Мин аннан китәм Юк, ди, абыйсы ачуланып, җинаятьче жәзасыз калырга тиеш түгел... Хатын-кызларга якын бармаслык итәм мин аны. Сезнен арада ни дә булса булдымы?—М-м, юк ди кыз, нидер әйтеп бетерми. Врач справкасы нигезендә мөдирне арестовать итәләр. “Дело” ачалар. Суд тикшерүчесе эшкә керешә. “Очная ставка” процедурасын үткәрергә тиешле. Лениза: юк, бармыйм, ди. Минем йөргән егетем бар. Без тиздән өйләнешәбез, дип, кыз елый башлый. Юк, барасың, ди абыйсы үжәтләнеп. Егетеңне беләм, ул әйбәт малай. Бу хәлләрне барыбер ишетер. Аны да алып барабыз. Белеп торсын кем белән бәйләнүен. Хатын-кызлар ир-атларны капкынга эләктерүчән булып киттеләр. Шалишь! Мине дә алдадылар... Лениза абыйсына ялынырга тотына. Зинһар, Шаязга белдермә. Ул шикләнер һәм мине ташлар. Син мине бәхетемнән мәхрүм итмәкче буласыңмыни? Өч-дүрт көн тарткалашалар. Шаязга сиздермәсәләр дә, Лениза белән абыйсына “очная ставка”га барырга туры килә. Менә алар милиция частендә. Казенный бүлмә, казенный өстәл, урындыклар. Суд тикшерүчесе лейтенант шунда утыра. Төсе-кыяфәте берни белгерми, таш чырайлы, ала күзле. Озын буйлы сержант арестант мөдирне алып кереп каршыга бастыра. Мөдир ябык-озынча чырайлы, куш иякле, ягымлы гына мөлаем адәм икән. Хатын-кызның күзе төшмәслек түгел. ' Тикшерүче Ленизага күрсәтмәләр бирергә боерды —Эльдар Алексеевич эштән алып кала,—дип сөйли Лениза —Бүлмәсен эчтән бикләп ала. Шоколад конфетлар белән сыйлый башлый. Ул конфетлар эчендә ликер икән. Мин исереп киткән кебек сизәм. Шунда ул кочарга, үбәргә тотына. Эчке киемне салдырырга итеп, аяк араларына кулы белән тыгыла. Күлмәгем, капроннарым ертыла. Ул кызып китә, ныклап тотына, мин бирешмим Явыз нияте булуын сиздем, ләкин ычкындырмый. Озак тартыштык... Кирәкмәс җиргә кулын сузгач, мин бар көчем белән аны этеп җибәрдем һәм бүлмәдән чыгып чаптым Аннан Эльдар Алексеевич күрсәтмә бирә. —Биредә аңлашылмаучылык килеп чыккан.—ди ул.—Без бит Лениза белән бер-беребезне яратабыз. Бу бит ярату уены Сез исә төймәдән дөя ясап ятасыз. Лениза, мин сине үлеп яратам бит! Сина һаман шуны тукыдым Син дә мина битараф түгел иден Шулай бит* Без шаярдык, көлдек Ну. мин бераз кайнарланып киткәнмен, яратудан, бары шул гына! —Ярату, яратмау—ул мораль фактор —дип каршы төшә тикшерүче,— аларны Закон исәпкә ала алмый Синен кызны көчләргә маташуын медицина справкасы белән раслана. Көчләргә маташу 117 нче статья нигезендә җәзага тартыла... —Без бит шаярдык кына, Лениза, шулай бит? Мин сине үптем, син дә мине Колден, чытлыкландың Мин сине теләвемне белдердем, син дә мине телисендер дип уйладым Хатын-кызнын шаяруы, чытлыклануы анын теләккә каршы түгеллеген анлата түгелмени9—Эльдар Атексеевич Ленизага өмет белән ымсынып төбәлә. —Син нәчәлник. мин синен кул астында эшләүче, буйсынган кеше,— ди Лениза —Ничек битараф буласын9 Югары зарплаталы урынга күчермәсме дип өметләнгәнмен Шуңа анын кәефен табарга тырышасын, шаярасын, көләсең* кочуын да кире какмыйсын Мин дә шундый хатдә идем —Димәк, болар барысы да расчет белән эшләнгән, ә? Юк. син мина битараф булмадын?!—Эльдар Алексеевич үзенекен каера. —Синен хатынын, балан бар. нишләп мин андый арбалы-йөкле кешегә өмет сузыйм. Башыма таи типмәгән әле!—Лениза бик тыныч тота үзен Эльдар Алексеевич баскан урынында кинәт сикереп куя —Димәк, бу бик оста оештырылган шантаж' Монын артында кемнәр кулы уйнаганны шәйлим мин... —Көчләргә маташуын врач справкасы белән раслана, бу факт Җинаять факты! Җинаять җәза алырга тиеш!—дип кычкыра тикшерүче — Юк. бу әшәке шантаж' Мин күрсәтмә бирүдән баш тартам Сөйләгәннәрем берсе дә дөрес түгел, мәжбүр итеп сөйләттеләр дип белдерәм — Эльдар Алексеевичның муен тамырлары буй-буй кызара Күзләре үзенә тагылган хөкемне кире кага алмау көчсезлеге белән көйриләр Тикшерүче ым кага. Эльдар Алексеевичны алып чыгып китәләр Аннары Ленизага төбәлә: — Мөдир Эльдар Алексеевич мине көчләргә маташты, фәлән-фәлән тән җәрәхәтләре ясады, дип гариза яз Без аны утыртабыз.—дип боера ана Лениза уйланып кала. Абыйсы да Яз. нигә куркасың—ди —Җинаятькә җәза бирелмичә калырга тиеш түгел!” Лениза озак уйлап утыра Кинәт туган ачу-хис аны идарә итми шикелле Аек акылы аны уйлап эшләргә этәрә. Андыйларны. акылы алдан йөри, диләр -Юк. язмыйм.—ди, кат-кат уйлап тайпылышсыз карарга килгән кебек Ак 1,1 утыртсалар, минем аркада кеше газап чигә була. Бу ХАТ минем үземә дә газап китерә Минем катнашымда кеше җәзалана дип хәтер мина тукып торачак, яшәвем яшәү булмаячак Шуна күрә —Үзенә тән җәрәхәте ясаган, горурлыгыңны таптаган кешене гафу итәсеңмени9—Тикшерүченең сораулары катгый — Гафу итмим, әмма гариза язмыйм,—ди кыз үз сүзен бирмичә —Яз. Лениза, яз!—дип кыстый абыйсы — Бе з ул сволочьны таш капчыкка утыртабыз!—дип кыҗрый тикшерүче —Утырта алмыйсын, ул партийный,— дип куя абый кеше. —Утырмаса, партиядән очачак, менә шул! —Лениза, ник ул кабахәт бәндәне яклыйсын, жәза бирергә теләмисең, ә? Димәк, сезнен арада нидер булган?—Абыйсы һаман тирәнгә чокый. —Бары тик кешене бәлалисем, кеше тормышын җимерәсем килми, шул гына,—диде Лениза, бу эш аркасында өстенә өелгән авырлыклардан арына барган төстә.—Каргыштан куркам мин.. —Совет кызы үзе, әллә нинди хорафатларга ышана? Моны ничек анларга?—'Тикшерүче аптыраган чырай белән абый кешегә борылды. —Хатын-кыз белән ир арасында ни булганын белеп булмый инде, юк,- дип башын селкеде абый кеше, бу өлкәдә каза күргән кыяфәттә,—Соңгы сер бары хатын-кызда кала. Ул яшерсә, чуртым да берни белә алмый... Шушы вакыйга хәтере аша узгач, Вәзыйхнын инрәгән нервысы басыла төште Бәлагә эләккән кеше бүтәннәр бәласен исенә китереп тынычлана. Вәзыйх: бу Лениза ирләрчә нык характерлы икән, хис буенча йөрми, акыл кушканча эшли, дип, сокланып уйлады Хәлбуки, Рәмисәдә һәм үзендә әнә шул сыйфатлар җитешми иде. ...Бу вакытта Иван Мөхәммәтович телефон аша колхоз рәисләрен тыкырдата иде: —Тельманны бир әле? Галиәхмәтов. синме? Күпме чәчтен? Планны күпмегә үтәден, дим мин сина9—Иван Мөхәммәтовичнын тавышы коры, усал иде, колхоз рәисе каушый язды. Ләкин һәрчак хәйләли белүе алга чыкты. — Ни бит, Иван Мөхәммәтович, әнә күрше маягыбыздан яна гына кайттым. Надыйров әле башламаган... —Күрсәтермен мин сина Надыйровны!—дип кычкырды Матшин.— Надыйров эшеннән алынды, бернинди маяк юк! Хәзер үк чәчүгә тотын. Кичкә сводка көтәм. —Маякны сүндердегез алайса? —Теленә салынма, кичкә план бирмәсәң, мин сине!—Матшин, ачуына төенеп тагы янады да, трубканы ташлады. —Фрунзены бир әле! Фрунземы? Сальмушев, күпме чәчтен? Әле тотынмадың, ни сәбәп? Махмырлап йөрисеңме? —Иптәш Матшин, эш болай. кырлар бик овсюглы, туфрак әле чәчәргә өлгермәгән, җылынмаган. Ә-ә, әйе, әнә Надыйров та... — Надыйров саботаж ясаган өчен арестовать ителде! Сине хәзер айныткычка озатам. Ишетәсеңме? —Надыйровны арестовать итеп овсюг бетми бит. иптәш Матшин? —Чәчә башлыйсынмы-юкмы9 ! —Юк, чөнки авыз пеште, уныш булмаячак. Әйдә, Надыйровка анда скучнодыр, иптәшкә мине дә арестовать итегез. —Туктале, махмыр, син кем белән сөйләшкәнеңне беләсеңме сон? —Белмим, мин сезне танымадым. Идарәдәндер инде. Матшин авырый дип ишеткән идем... —Сволочь, хәзер айныткычка алырга машина җибәрәм!—Иван Мөхәммәтович ачуына буылып, трубканы ташлый. Бераз тынычлангач, бүтән колхозларны тыкырдатырга тотына. Чынлап та бераз вакыттан районнан унбиш чакрым ерактыктагы теге колхозга милиция машинасы килә. Ләкин Сальмушевны беркайдан да таба алмыйча, кире кайтып китә. Вәзыйх идарәгә бармады, туры өенә төшеп калды. Капкадан керүгә төнгә бәйдән ычкындырылган Муйнак өтәләнә-өтәләнә анын аякларына килеп сарылды Эңгер-меңгердә маңгаендагы ак төс сызыкзары күз кашы шикелле булып күренә иде. Түр якта ут юк иде Рәмисә яткандыр, ул сәгать тугыздан калмый Йокы капчыгы Күптән аны минем эшләр кызыксындырмый. Ул биредән китәргә уи беркетеп куйган. Хәзер эштән алуларын әйтсәң, Рәмисә мыгырдарга тотыныр: син инде неудачник”, кайда гына эшләсәң дә шулай булачак - ди-ди безелдәр Юк. әйтеп тормыйм Минем "неудачник" булуым эшлексезлектән түгел бит. Ул юынды да кухняга узды. Суына башлаган бәрәңге, чәй бар иде Шулар белән тамак ялгады да. үз якларына керде Анын кыштырдавына Рәмисә караватында уянды да. йокылы тавыш белән — Мине борчыма,—дип. икенче ягына әйләнеп ятты Вәзыих: ' Эһ", дип. диванга урын жәиде һәм шунда сузылды. Уйлары үжәтләнде. юк. янына барып теләнмәм, мин хәзер женси дәртемне тыярга өйрәнеп киләм КаИбер хатын-кыз үзенен шул бот ерыгы белән торговать итеп, иргә баш була Иртән рәис бүлмәсендә Вил белән Зәйнагов утыра иделәр. Утяганов кулындагы кәгазьне селки-селки сөйли. Утяганов жәйге колхозга билгеләнгән горком вәкиле. Вәзыйх килеп керүгә дә әһәмият итмәде Тукта, нәрсә ишетә ул. —Надыйровны эшеннән алу турындагы бу телефонограмма белән һич килешмим,—диде ул —Бу партия политикасына каршы килә. Ин мөһим чорда чәчү кампаниясенә аяк чалу бу' Моны булдырмаска минем вәкаләтем бар! —Ул остәл артында утырган Вил каршына туктады да.—Нигә тындыгыз?!—дип аңа таба килде —Әллә арт як юешләнә башладымы' Зәйнагов. протокол яз! Беренче янына барам —Язуын ансы язармын.—ди-ди. парторг кәгазь-каләм кыштырдата башлады. Анын Утяганов ниятенә каршы түгеллеге чыраена чыккан иде Шулай да шиген чыгарды: —Үзен кул куярсыңмы соң?—Ул вәкил безне мушкага ата бугай дип шөбһәләнә иде. —Хәзер. “Беломор" гына алып керим,—дип. Утяганов чыгып китте Каршыдагы урам аша гына кибеткә кергәне тәрәзәдән күренде —Бу махмыр партизан сүзе белән йорсән —Вил бөтен кыяфәте белән Утяганов гамәленә каршы икәнен белгертеп, эчтәге бүлмәгә— бухгатгерлар янына юнәлде. Вәзыйх белән сөйләшеп торуны да кирәк тапмады Киселгән икмәк, янәсе Ул арада идарәгә амбаршик килеп керде Анда арпа симәнәсе буталган, диде Кайсы бүлектә алыштырып алганы, кайсы үзебезнең орлык? Триерчы кызлар ялгыштырганнар Амбаршик мондагы хәлләрне белми иде. Вәгыйх та әйтергә уңайсызлана, чөнки урыннан алынды Шуна Зәйнагов Вәзыйхка төбәлде — Вәзыйх. бар. эшендә бул!—диде ул, башын күтәрмичә һаман язуын дәвам итеп — Урынында юшасын Амбаршик Вәзыйхка карап алды. Зәйнагов йөзендә ниндидер киеренкелек чалымын сизеп өлгергән иде. Читән арбага утырганда сорады — Вәзыйх. әллә бер-бер хат булдымы ’ — Юк. юк. әйдә, ку атыңны'—Вәзыйх эчендәге давылны яшерер өчен шаркылдап көлгән булды Амбаршикнын кызыксынуы гокәнде. бүтән сүз катмады. Атны нык кына юырггырта башлады Вәгыйх Утяганов сүзләрен миендә эшкәртә иде Ми монын ихтыярыннан тыш эшли. Горком төзелгәч, кадрларны ныгыту максаты белән обком Утягановны Элм әткә җибәргән Ул секрстный бүлек мөдире булган Ләкин түрәләр белән тынышын, эшләп китә алмаган. Аппаратта калдырып. икенче бүлеккә күчергәннәр Утяганов бера 1 салып .шан чакларда зур учларын як-якка җәеп —Алар барысы да менә монда!—дип горкомдагыларгл ишарәли Мин алардан курыкмыйм. алар миннән шүрлиләр, дигән мәгънә аңлата иде Утягановнын бу өянәге һич көтелмәгән нәрсә иде. Шуңа күрә ышануы да кыен Әнә Вил Садриенич аны “сәрхуш партизан" дип җибәрде Утягановнын “Астыңа кәк иттекме әллә, герой алырга көчәнәсең'" дигән сүзләренә Вил хәтәр ачуланды, чыраендагы гамыр-сснерләре бүртен бүртеп чыктылар Битләре көрән төскә керде Эчендәге ярсуын көчкә тыеп калганы сизелә иде Утяганов район кешесе Герой исеменә куйсалар, анын да фикерен сораячаклар Араны бозарга һич ярамын Вил Садрисвичнын исә район карарын хуплаганы сизелеп тора. Телефонга тотынуы ясалма каударлану гына булган. ‘Төптән уйлаганда, икебез остенә төшәсе шелтәне мин үзем генә күтәрдем. Без үзара киңәшеп, чәчми торырга, "овсюгны провакацияләргә” дигән карарга килдек ләбаса. Бәлане дә бергә күтәрергә тиеш идек. Юк, Вил Садриевич читкә тайпылды. Гомумән, ул эшнен юан башын минем җилкәгә салучан. Мин моны беләм, ләкин эндәшмим. Түзәм Шулай да нигә кискен хәлләрдә мине саталар? Бүтәннәрдә генә түгел, үземдә дә гаеп бардыр, мөгаен?..” Ул беренче тапкыр пединститутның тарих бүлегенә кергән иде Шуннан куылуы ничек булды? Без бүлмәдәш өчәү сөйләшеп утыра идек. Дүртенче бүлмәдәш кайтты. Ул бездән өлкәнрәк фронтовик иде. Әйтте: —Иван Грозныйнын Казанны тар-мар итүе реакционмы, әллә прогрессив булганмы9—диде һәм каршьшагы крават каршына утырды. Минем белән бер савыттан ашап-эчеп йөрүче дустым Хатиатуллин утырган җиреннән калкынып куйды да әйтте: —Әлбәттә, прогрессив булган!—диде. Теге фронтовик кинәт ана таба сузылды: —Юк. реакцион булган!—дип кычкырды һәм Хатиатуллиннын янагына жинелчә генә тиеп алды. Хатиатуллин минем яклавымны көтте шикелле Мин дәшмәдем Ул торды да бүлмәдән чыгып китте. Берничә көннән мине парткомга чакырдылар. Парторг чал чәчле мәһабәт кеше әйтә: —Син Иван Грозныйнын Казанны алуын прогрессив түгел,—дигәнсең. Без мондый антисоветчик студентны институтта тота алмыйбыз...—Үзе өстәл артына баскан килеш минем йөземә төбәлгән. —Юк,—мин әйтәм,—минем авыздан андый сүз чыкмады... Парторг кнопкага басты, ян ишектәге пәрдә артыннан Хатиатуллиннын күзлек пыяласы ялтырады. Ул барсын да ишетеп торган, билгеле. —Әйе, прогрессив түгел, дип әйтте,—диде. Мин: —Юк, әйтмәдем,—дидем. Ул: —Мин синен чыраеннан белдем,—дип куйды. Парторг: —Вот что требовалось доказать!—диде шатлангандай. Икенче көнне мине чыгару турында приказ эленде Хатиатуллин күренмәде. Кара-каршы очрашудан качты. Кичен тулай торакта кунарга рөхсәт итмәделәр.. Һаман әледән-әле бер уй килеп йөрәкне чәнчеде: Хатиатуллин нигә мина бәла якты икән? Чыраеңнан белдем, имеш. Соңыннан ишеттем, Хатиатуллинны стипендиат иткәннәр. Икенче тапкыр мин авыл хуҗалыгы институтына кердем. Аннан да кудылар, заочный укырга гына рөхсәт иттеләр. Әллә чынлап та, картлар әйтмешли, сөйкемсез сөягем бармы? Инде килеп хәзер Вил Садриевич мине ‘‘козел отпущения” ясый. Нинди хикмәт бу? Ниндидер дәрәҗәгә, уңышка ирешү өчен кемсәләр минем өскә бәла өяләр. Түбән төшерәләр. Югарыга менәр өчен кемнәрнедер түбән төшерергә кирәк микәнни?! Вәзыйх, амбарда эшләрне җайга салып, шул ук ат белән кайтып та җитте. Кабинетында парторг Зәйнагов ялгызы гына, нидер укып утыра иде. Йөзе килгән булка төсле тулы чыраен аңа таба борды. Вәзыихнын сораулы җитди кыяфәтен чамалап, сүз башлады: —Урындагы партячейканың өстән төшкән фәрманны кабул итмәскә хакы бар,—диде, нәсихәтле тавыш белән.—Уставта искәрмә бирелгән. Ләкин практикада кулланылмый. Тәвәккәлләп карыйк.—Ул үткен-чагыр күзләре белән Вәзыйхка текәлде, башын алгарак сузды. Анардан ниндидер фикер көтә Зәинаговнын күз карашы, һәр сүзе сынаулы иде Вәзыйх моны белә, шуна җилкәләрен каймылдатып, гаепле елмайды Ни кылсагыз да сезнен иректә дигән төслерәк. -Вил Садриевич нигәдер кире тора - дип дәвам итте Зәйнагов, бер сүз дә әйтмәгәч.-Принципмы ресчетмы9 Ул тагы сүз көтеп, Вәзыйхка маңгай астыннан карашын юнәлтте Ни дә булса әйтми калып булмый иде. Рәиснен моны "расчет" белән эшләвен белә ул, тик бу хакта белгертергә ярамын Ишетсә, Вәзыйхка каныгуы мөмкин. ЗәИнагов үзе дә рәис белән арасын бер дә кискенләштерми Чөнки барча материаль байлык рәис кулында Шулай да рәис белән бик әшнәләшми дә шикелле Дистанция саклый Бу исә рәисне бераз шүрләтеп тоту өчен кирәк. —Белмәссең аныкын,—диде Вәзыйх. Бу мөгаен берни белгерми торган “тайгак" сүз иде Зәйнагов та анын эчтә әйтелми калган уен чамалады булса кирәк, килешкәндәй итеп, ияген кагып куйды Вил Садрисвич теге бүлмәдән чыкты Өстәлдәге әйберләрен жыеп. тартмаларын бикли башлады. Зәинаговка карап —Мин ашыгам, үзегез генә хәл итегез,—диде, качмакчы булып. Зәйнагов ана ачу белән төбәлде —Бу бик мөһим мәсьәлә, синнән башка булмый,—диде, үткәрерлек итеп Вил Садрисвич каршы төшмәкче иде. Зәйнагов кулын күтәрде һәм утыр дигән ым ясады Йөзе бик дәһшәтле һәм властьлы иде. Тагы бер-ике партком әгъзасы кергәч, барып, ишеккә эчтән бик салды да. өстәл артына килеп утырды. Шакмаклы күлмәккә кигән көрән галстугын рәтләде Жаваплы сүз башлау алдыннан шулай итә иде Бер-ике жөмлә белән хәлне аңлатканнан сон, ул: —Горкомнын вәкаләтле вәкиле Утяганов бу бәладән котылу юлын безгә күрсәтә,—диде, өстәл өстендә яткан кулларын кушыра биреп —Ул күрсәткәнчә эшләр!ә кирәк, иптәшләр Чөнки бик жаваплы. хәлиткеч момент! Хәзер партком һәм идарә исеменнән карар—протокол язабыз. Ул документка барыбыз да имза салырга тиеш Имза дигәч, гынып калдылар. Ймза кую ул уен-муен түгел —Мин кул куймыйм,—дип. Вил Садрисвич тынлыкны бозды Ул өстәлдә ята торган кызгылт-көрән портфеленә беләге белән таянган иде Таза кызгылт чырае һәм куш керфекле булганлыктан чепи булыбрак күренгән күзләре житди-эшлекле төстә иде —Ни өчен? Әйт, әгәр сер булмаса?—диде. Зәйнагов бер дә гажәпләнмичә Гүя ул рәистән моны көткән һәм анын һаман үз карьерасы өчен генә тырышуына эчтән ачуы чыга башлаган шикелле иде — Мин район идарәсенә буйсынулы. Беләсез ич. —диде ул, үзен бик хаклы санаган төстә. —Надыйровны эшеннән аласынмыни? Ә бүген ин жаваплы кыр эшләрен кем майтарыр? Надыйровтан башка бу эшне башкара атучы юк? —Әнә лабораториядә оператор Кәтисва. —Юк, ул бутап бетерәчәк!—диде Вәзыйх, Зәйнагов сүзенә куәт өстәгәндәй итеп. —Ашлама картографиясе бар бит —Вил Садриевич бирешергә теләми Ул картографияне Вәзыйх икс-оч ел буе эшләп, гамәлгә быел гына кертә башлаган иде — Кан! Ана ул эшне тапшырырга! Што сез? Каш ясыйм дип күз чыгарачак,—диде Зәйнагов, бу хакта бәхәсләшү урынсыз икәнен белгертеп —Балага лезвие тотыру белән бер,—диде Мохетдинов. парторгны яклап Үзе Вил Садриевичка карады, ачуы килерме? Чөнки ул рәистән шүрли Бу юлы ничектер кыюланып алды Әллә халнен кайсы якка таба авышуын чамаладымы. — Вил Садриевич,—дип дәвам итте Зәйнагов.—Икегезнең уртак эш өчен Надыйров жәза алды. Жәзаны уртаклашасы урында син читкә тайпыласын! Бу бит сугыш кырында яралы иптәшеңне ташлап китү шикелле. Намусына тимиме, ә? —Туктале. нишләп минем шәхесне тикшерәсез’ Кем права бирде'*— Вил Садриевич өстәл артында торып басты. Муен тамырлары бүртеп чыкты куллары портфель тирәсендә мәшазәнәләр иде Күз керфекләре керпе энәләрен хәтерләтеп тырпайдылар Юк, без язгы чәчү кебек ин мөһим мәсьәлә хакында сөйләшәбез Тик колхоз башлыгының шул эшкә аяк чалуы белән килешмибез,—диде Зәйнагов. тегенен тискәрелеген сындырырга итү үҗәтлеге белән. Парторгнын ана күптән ачуы килеп йөргәнлеген беләләр иде.—Син кызма. Вил Садриевич, биредә бары яхшылык теләүчеләр генә... —Мин эшкә аяк чалмыйм,—диде Вил Садриевич, үзен кулга ала төшеп - Мнн бары принцип өчен! Уставны онытып җибәрәсез, иптәш Зәйнагов! Үз өстегезгә бик күпне аласыз! —Ә син жаваплылыктан арт тайдырасын, качасын!—дип чәнчеде Зәйнагов —Ә намусын? Кешелегеңне җую хисабына принципиаль буласын түгелме? —Принципиальлек түгел бу,—диде Утяганов—Жаваплылык алырга курку!—Ул баядан бирле болар нишләрләр икән дип дәшми утыра иде. —Нинди курку! Өстән төшкән фәрман—мина закон!—дип кычкырып җибәрде Вил Садриевич.—Бездән намус сорамыйлар, көн дә ит, сөт, икмәк таләп итәләр. Айдан төшкән кешеләрчә сөйләшәсез. Кайсыгыз югарыдан килгән боерыкны үтәми кала ала? Йә? Тәкъва булып кыланырга?—Анын тавышы калтыранды. Нервылары тимерчыбык түгел шул. Тынлык урнашты. Зәйнагов өстәл өстендәге папка-кәгазьләрне өстәлнең бер башыннан икенчесенә әвештереп әвәрә килде. Анын фикер туплаганы кыяфәтенә чыккан иде. —Әгәр өстән абсурд карар төшерәләр икән, түбән баскычтагылар аны кире кагарга хокуклы,—диде Зәйнагов, сөйләшүгә нокта куярга теләгәндәй —Хәзер партия шулай куша! Таләп итә! Без агрономны эшеннән алу белән килешмибез! Чөнки чәчү—ин җаваплы чор! Иген уңышын хат итә торган момент. Партком карары шундый. Надыйров, бар да эшенә тотын! һәр сәгате кадерле! Бар!.. Барысы да Вәзыйхка карадылар. Ул исә күз кырые белән генә Вил Садриевичны күзләп атлы. Нәрсә әйтер? Әмма рәис башын читкә борып, ачуына төелеп утыра. Дәшергә җыенмый кебек. Дәшмәү ризалык билгесе, имеш. Биредә дәшмәү хәтәр дошманлашу күренеше инде. Вил Садриевич моны болаи гына калдырыр дисеңме? Ул Зәйнаговны урыныннан төшертер. Үз кулы белән моны эшләмәс, ә райондагы яраннары аша эшләтер. Районда анын “выкормышлары” байтак. Вәзыйхның аяклары тигән җиргә тиде, тимәгән җиргә тимәде. Ана канатлар куйган кебек булды. Ашау-эчүен дә онытып, идарә артындагы ат абзарында тарантас җикте. Тизрәк Бикәнәйдәге тракторчылар янына барырга кирәк. Алар аркылы культивациягә керешергә тиешләр иде.. Тарантас тыкрыкка борылганда, аны ветсанитар М отыйк туктатты. Фермада бер сыер бозаулый алмый интегә, диде. Ике тәүлек инде. “Әллә, дим, син дә, мин, ревком акт язып хәл итикме?”. Анын озынча алсу битен тирән сызыклар ермачлап-ермачлап төшкән. Агарынган иреннәре купшакланып тора. Вәзыйх ни дип тә әйтмәгәч, ул тагы сөйләп китте: “Вил Садриевичка әйтсән, канитель тудыра. Жаваплылыкны өстенә алмый иза чиктерә. Баш ветврачка чылтыратырга куша. Ул килгәнче сыерның әрәм булуы ихтимал. Болай симез генә үзе”.. Аның сүзләре Вәзыйхнын бер колагыннан керә, икенчесеннән чыга. Әле генә булып узган тетрәнүләрдән айный алмый, икенчедән, уйлары белән ул тракторчылар янына ашыга. Аннан, колхоздагы кискен мәсьәләләрне чишкәндә җаваплылыкны үз өстенә алудан туйган иде инде ул... — Мин ашыгам,—диде Вәзыйх. —Вил Садриевич белән хәл итегез. Мөхетдинов та шунда...—Ул атының дилбегәсен тартты... Районнан Утягановка хатыны ияреп кайткан иде. Вәзыйхнын аны сыйларга дигән нияте барып чыкмады Ярый, барыбер сыйпамый калмас Вәзыйхка ул кыскача гына анлатгы: Кушаев тегеңә чылтыратты. —Нишләп чәчү кампаниясендә саботаж ясыйсың? Бирелеп эшләгән кешене егасын?—ди. Иван Мөхәммәтович акланырга тотынды: имеш. Налыйров единоначалиене боза Колхоз рәисләре мине тынламый. Налыйров сүзенә колак сала Кушаев: —Синен властьны танымыйлар икән, үзенне куя белмисен Налыйров гаепле түгел Иван Мөхәммәтович: —Кызып кителгән, ялгыш төзәтелер -ди-ди өтәләнә Тагы бер тәүлектән иген чәчеләсе басуга лискалы культивация кереп кигте Хәерле сәгатьтә! Жир остенә затлы тукымадагы кебек тигез сырлар сузылды Вазыйх ызанга техләнде дә туфракны күзәтә, тикшерә башлады Әнә ак жспселләр өскә чыгып калганнар Солыча-овсюг тамырлары. Әһә. менә кара күмер кисәге кебек солычасы өстә ята Үренте җибәреп маташкан, нәләт' Юк инде, хәзер үрентен корыячак Тамырлар туфрактан аерылган Яңгыр гына ява күрмәсен. Бүген-иртәгә явым булырга тиеш түгел Прибор һава басымын түбән күрсәтә Ул кушучына туфрак алды, аны бармак араларыннан үткәрде Дым бар әле. шулай да бөртекне әз генә тирәнгәрәк күмдерергә кирәк булыр Учларын бср-берсенә суккалап какты ла. иркен сулап куйды, күккә карады Күңеленә ниндидер канәгатьлек, күтәренкелек тулды Көчен, ниятен белән эшләнгән эш тудырган шатлыктан да ләззәтлерәк гагы ни бар’ Анын күз кырышлары кычытты, керфекләре чыланды.. Тургайлар чурый-чурый. чер-чер килеп сайрыйлар. Күктән тоташ моңлы музыка авазлары коелып тора Бу исә ашлыкны харап итүче овсюгка реквием шикелле ишетелә Йорәккә сары май яккан кебек итә Моңсу да. әзрәк тантаналы да Жанда канәгатьлек хисе ташый. Әмма шатланырга иртәрәк әле. Ник дисән. эшнең соны ни булып бетәсе билгесех Авыл кешесе алдагы омет һәм билгесеглек арасында кыйналып яши. Күккә ялварып карый Уңышның язмышын бит күк хәл итә Райком түгел, ә күк идарәсе Шушы жир ничә буын адәм балаларына тормыш биргән, җаннарын саклаган Бүгенге көнгә хәтле китереп җиткергән Боек һәм мәрхәмәтле Жир-Ана! Тик адәм балалары бик һавалылар. Үтләрен тудырган, тәрбияләп үстергән Жир-Ананың кадерен белмиләр Аны бер дә бәяләмиләр Ана үги итеп карыйлар Тик Жир-Ана бик сабыр, үз балаларын кызганучан Ул үзе үстергән балаларның йөрәкләре йомшаруын, намуслары уянуын көтә Жирнен тормыш тоткасы булуын кайчан аңларлар икән. ди. М әктәптә үз предметы булмаганга. Зомәрә гарих укытырга мәҗбүр иде. Ул моңа авырсынмады, киресенчә, бу эшкә бик кызыксынып кереште Тарих күп нәрсәләргә күзне ача торган фән ул. Үткән чор. ул вакыттагы вакыйгалар, гыйбрәтле хәлләр Гореф-гадәт, йолалар Патшалар, аларның шәхси тормышы, яшәүләре, холык-фигыльләре— барысы да аң-акыл өчен гаять кытыклы Кышкы каникулда Укытучыларның белемен күтәрү институты буенча ул Ленинградка тарихчылар семинарына эләкте Менә канда белем хәзинәсе! күренекле профессорлар лекция укый Берсеннән-берсе ымсындыргыч Әллә нәрсәләр беләсең. Патша Иван 1У-нчене ни өчен Грозный дип атаганнар—шул ачылды. Анын жидс хатыны була Василиса исемле икенче никахлашмаган хатынын нәрсәгәдер ачуланып, гере килеш диярлек кабергә күмдертә Икенче мәшһүр патша Петр I ниләр генә кыланып бетмәгән Ышануы авыр, ан кабул итми Әмма профессор Алексеев булган хәлләрне сөйли' Уйлап чыгарып булмый торган вакыйгаларны Патша сараенда Мария Гамильгон дигән тү тәл шотландка пәйда була Ассамблея вакытында Негр анын белән бии. Гүзәлне яратып китә Ә Мария деньшик Иван Орловны соя. аңа тугрылыклы. Петрны кире кага, апа бирелми Патша хатыны Екатеринанын алтыннарын урлап. Орловка бирә, шуна Марияне горле гаепләр тагып, тинданга ябалар, кыйныйлар Мәгәр Деныцикка булган мәхәббәтеннән баш тартырга мәҗбүр итә алмыйлар Яраннар Марияне ватанга хыянәт итүдә гаепләп жәзаларга дигән карар чыгара. Процесска Петр үзе дә килә. Кызны кулыннан тотып күперчеккә менгерә. Мария Петр белән танышкандагы ак ефәк күлмәген кигән. Күпер1 ' ккә менгәч, Мария Петр алдында реверанс ясый. Патша аның кичерү соравын, ялваруын көтә. Ә Мария тизрәк читкә атлый. Петр кинәт анын кулыннан тартып үзенә якын китерә. Мария йөзендә үзенә карата үтергеч нәфрәт күрә һәм кулын ычкындыра. Петр андый: мәхәббәт үлемнән көчлерәк икән... Кыз бик кыю рәвештә башын тумран өстенә куя. Соңыннан барча җыелган халык алдында Петр кызнын канлы башын тотып, иреннәреннән үбә һәм башны кунсткамерада сакларга боера... Патшалар җаннары ни теләсә, шуны эшләгәннәр. Тагы Вера Засулич эше... Петербург шәһәре начальнигы генерал Трепов төрмәдә бер тоткынны кыйната. Шуңа нәфрәтләнеп народница Засулич Трепов кабинетына керә һәм ана пистолеттан атып яралый Гаҗәбе шунда, мәхкәмә Засуличны аклый. Кешелек морале ягыннан Треповны хаклы түгел дип таба. Ул чакта демократия булган микәнни сон?.. Кайтуга эш, мәшәкатьләр бугаздан тотып алды. Укыту эшләреннән тыш. тормыш кирәк-яраклары хәстәрләү күп көч, вакыт сорый иде. Ана күршедәге механизатор егет булышкалый. Хак алмыйм дисә дә, Зөмәрә түләми калмый Кышлык утынын әрдәнә итеп куйды. Газ баллоннарын алыштырып атып кайта. Радиола антеннасын, кечкенә телевизорны көйли. Яңгырлы караңгы пычрак төннәрдә каршы алырга мәктәпкә килә. Ләкин анын сәрхушләнгән булуы сизелә иде. Зөмәрә түзмәде, турысын әйтте: “Болай сәрхүш булсан. минем тирәдә чуалма!” “Мин кыюлык өчен генә",—дип мыгырданды теге Хәзер ул гадәте кабатланмый шикелле. Шулай да ана һич тә күңеле ятмый Нишләргә инде? Үзе болай әйбәт кебек ул. Өйләнгәч кеше йөз сиксән градуска үзгәрә, диләр бит “Һаман бер карарга килеп булмый. Нидер көтә. Менә-менә бер хәл килеп чыгар да, барысын яхшы якка үзгәртеп җибәрер. Жан сулык-сулык инри. Бәгырьне сава торган билгесезлек бетәр, яшәү тәгаенле эзгә төшәр. Каршылыклар, үз-үзенә, бүтәннәргә ачу-рәнжүләр кимер Жан тынычланып калыр... Әмма көткәне килми, һаман бертөрлелек, сүрәнлек. Шул эчне пошыра. Кулына эш алса, төшеп китә. Ямь-тәм калмый Кияүгә чыгарга кирәк, ахрысы?—дип уйлый кызый. Организмы шуны таләп итә шикелле. Ләкин алга бик күп шик киртәләре килеп баса. Кайчак яшьрәк укытучы хатыннар, ачылып китеп, сөйләшеп алалар: —Егет башта бик яратам, дип, кызны ашыктыра, өйләнә Ләкин биш- алты айдан суына, борынын җыера. Чөнки кыздан туя башлаган. —Ир-атның, барысы да шул кавем! — Бер-берсенә гашыйк булып өйләнешкәннәр иде. Күпмедер вакыт әйбәт кенә яшәделәр. Хәзер Флюра нишләргә белми: ирем миннән туйды, махмырлады, дип хафалана. Ничек ирне үзеңнән туймаслык итәргә? Флюра коллективтагы һәр хатыннан шыпырт кына белешеп чыкты. Төрлесе төрлечә җавап бирде. Ир-атны һәрчак сине теләп торырлык итү хатыннарнын бик әһәмиятле проблемасы ул. —Чынлап та ничек ирне синнән бизмәслек, сине тансыклап кына торырлык итәргә? Күп ирләр хатыннары белән үзләрен мәҗбүр итеп, теш кысып түзеп кенә яшиләр бит... Алар көтмәгәндә очраштылар. Әлмәткә балаларның язгы олимпиадасына укучылар алып килгәннәр иде. —Язмышмы бу, ялгышмы бу?—диде Фаяз, көлеп, техника йортынын фойесында Зөмәрәне күргәч. —Ниндидер дулкын безне тагы бергә китерде...—дип, Зөмәрә дә көлеп җибәрде. Фаяз кинаяне анлап җитми кызга төбәлде. Шул ук аксыл, түгәрәк йөз, матур борын, алсу иреннәр. Тик соры күзләрендә моңсулык, күз карашларында ниндидер эчке сызлау шәйләнә иде Ләкин аларга сөйләшергә бирмәделәр, җитәкчеләр килеп, һәр предметка билгеләнгән бүлмәләргә алып киттеләр. Фаяз биология буенча иде. Зөмәрә тарих-географиядән икән Бүлмәләре өченче катта булып чыкты. Занятиеләр сәгать өчләрдә генә тәмамланды Укучыларны ашханәдән алып кайтып, бер гомуми торак бүлмәләренә урнаштыргач, урамга чыктылар, байтак сөйләшеп йөрделәр. Сүлләр күп җыелган. Фаяз үзенен хәзерге яшәү хәлен бер дә зар кушмый гына сурәтләп бирде Зомәрәнен аны жәлләүдән күз кырыйлары юешләнде, кайгы томаны белән өретелде —И-и. Фаяз абый,—диде, борчулы рәвештә —Шәхси тормышын юк инде Үзгәртергә дә омтылмыйсын. Бераз эгоист булыргадыр бәлки сина? —Төрлечә уйлап карыйм, бернинди юл тапмыйм. Зөмәрә. —Шулай төтенсез янып бетәрсеңмени инде? —Мина шулай язгандыр димәсән.. —Фаязнын тавышы ачынулы-төшенке иде Күзләре дә монсулык күкселлеге белән тулды. Зөмәрә ана күз сирпеп алуга йөрәге сулкылдап куйды. Жәлләү хисе күнелен утлы әнә кебек чәнчеп үтте Фаяз моны сизгән кебек булды, тамагын кыргалады. йодрыгын авызына кигереп йөткергәләде. Үзен жәлләтәсе килми, горурлыгына тия иле Ясалма, кор тавыш белән сөйли башлады: —Әйткәнем бар, башта ук бәхетем булмады Мин әниемне белмим. Үт ана таш бәгырьле иде. Әти үлгәч, бөтенгәи убырга әйләнде Сугыштан соңгы өзеклек. Язга таба жан аерата торган бәрәнге дә бетте. Үги әни мине хәер соранырга чыгарга куа. Бик хәтәр ачуланып өйдән куып чыгара ла ишекне бикли, кертми Мин хәер соранырга оялам Үги әни бер көнне бик кагы кыйнады, үзен белештерми, үтерә дип торам Миргә чыгарга мәҗбүр булдым Кичтән әзерләнгән иттем дә тан белән торып киттем Үз авылыбызда йорергә хурлана идем. Күрше Бишмунчага юнәлдем. Апрель урталары. Төнлә бик нык туңдырган, аяк асты шатыр-шотыр килә, пыяла ватыкларына басып барган шикелле. Чабата табанын ашый гына Мин чабата табанын юкәгә сүс кушып "тезгән” идем, катыга бирешми, аякка юешне дә үткәрми. Беләсең Бишмунча зур авыл Мин өске урам буенча киттем. Бик әз тамызалар. Кайсы берни бирми. Кайсы капкада күренүгә "Вон!” дип кычкыра Урамның ары башына җиткәнче аяк асты тоташ су булды Кояш бик каты кыздыра иде Урам башында туктап, уйланып тордым. Кайту ягына борылдым, каршыдагы йортларга керә-керә киттем Шунда малайлар очрап, таяклары белән аркага тортә-тортә мине кудылар Иң хәтәре шунда, кайтсам, авыл кырыендагы чокыр ярган Ургылып- ургылын ташу ага Нишләргә, ачудан, үртәлүдән, кочсезлектән елап җибәргәнемне дә сизмәдем Чокырмын теге ягында ферма өйләре Кешеләр, мине күреп, яр буена килделәр Мина колга ыргыттылар, шуңа атынып чык, дип кычкыралар. Колганың башын гашунын юл катысы турыңдагы тар җиренә төртеп карадым Бер секундта колганы агызып китә Юк. булмый. Бер ат менүле җайдак, чокырнын ерактагы очыннан урап, минем янга килде Ин элек капчыгымны теге якка томырды. Сизми дә калдым мине баштан һәм аягымнан эләктерде дә теге якташларга: —Тотыгыз!—дип кычкырды, мине утын пүләне кебек итеп ташу аша ыргытты. Мин йомшак куллар остенә барын төштем Миргә бүтән чыкмадым Ачылган эскерт төпләреннән башак-бортек җыйдым Ул елны карабодай бик уңган, җыелмый кар астында калган иде. Шуны җыен колхозга тапшырасың, алмашка әйбәт он бирәләр, чөнки кар астыннан чыккан ашлык ашап үлгәләүчеләр булды. Мин исән калдым Тик тормыш мина гел кире ягы белән торды. Бу хат мине чыныктырырга, үзем өчен тора белергә өйрәтергә тиеш иде. Әмма юашлык, кыюсызлык бетми икән Бераз тынып бардылар Зомәрә сүзне элеккеге эзгә төшерде —Врачлардан язу бар дисең бит Тормыш үзгәртүең—законты1 —Анысы шулай. Ә хатын газап эчендә ятканга мин ничек нормаль яши алыйм? — Бүтәннәр яшиләр Зомәрә сүзләренә җавап итеп, Фаяз кулларын як-якка җәеп төшерде Алар иске Олмәткә җиткәннәр иде. Элеккеге РИК каршынлагы бер йортка керделәр Болдырны узып, бүрәнә янкормамын ишеген ачтылар Бер тәрәзәле кечкенә бүлмә Иске генә диван, иске ОСТАЗ,ватык-сынык икс урындык. Ишек катында чаршау, анда кечкенә плитә, Зөмәрә чаршау артында өс-башын алыштырып чыкты. Аяк йөзеннән кыштырдап торган зәнгәр халат кигән иде Фаяз да плащын, ботинкасын салып түргә узды. Диванга урнаштылар. Сүзләр кирәк булмады. Куллар кулга тоташты. Назга тәмам сусаганнар икән, иреннәр иреннәрдән куба алмый иде. Зөмәрә Фаяз кочагыннан тыны бетә язып, уф! дип тайпылды. Ачылган аякларын халат чабуы белән төргәләде. Фаяз тагы аны үзенә тарта башлаган иде. Зөмәрә анын кулларын кире этеп, телгә килде: —Теге рус теле укытучысы Фатыйховны хәтерлисеңме? Педучилишеда бергә укыдык дигән иден? —Соң? Сон? Өйләнгән, баласы бар иде? —Унынчыны бетергән бер кызны алган да җылы якка тайган... —Чынмы, китсәнә! —дип, Фаяз бик гажәпләнде, житү чәчен артка таба сыпыра-сыпыра, ни әйтергә белмәде. Зиһенен җыйгач, сүзен ялгады — Бик зур башсызлык эшләгән. Баланы ничек ташларга мөмкин? —Неужели шундый ярату була икән, ә?—Зөмәрә ияген селкеп торды.— Яратуы өчен хатынын, баласын калдырып киткән бит. —Юк. бу бәлки, аның өчен котылудыр? Хатын белән яшәү мөмкин булмый башлагач, нишләсен? Бүтәннәр инде моны бары азу дип кенә бәяли. —Адәм баласы үз башына төшкәч кенә белә. Шунарчы ул бүтәннәрне— кара, үзен ак дип яши... —Фатыйхов партнйный иде, ничек шулай эшләгән? Хәлләр кыскандыр инде. Теге яшь кыз башын әйләндергәндер —Фаяз гаҗәпләнүдән арына алмый иде,—Түбән төшкән... —Киресенчә, ул югары күтәрелгән,—диде Зөмәрә, күз чылгые белән Фаязга көлемсерәп.—Жан яраткан кешесе белән кушылган. —Ә син Фатыйхов кебек эшли алыр иденме, ә?—Зөмәрә кискен соравын йомшарту өчен көлемсерәп карады. —Юк. мин алай ук кыю түгел шул,—диде Фаяз —Киртә сикерү, ай-һай. миннән булмас. —Нигә, нигә, син кемнән ким?—Зөмәрәнең тизрәк нидер беләсе килә иде. —Кыйналып, авыр тормышта үскән кеше тәртип бозарга курка шул. —Дөрес әйтмисен, Фаяз абый,—диде Зөмәрә, ничектер оялчанлык белән.—Син просто чынлап яратмыйсындыр... Фаяз башын күтәрде, кызның чыраена, матур муенына сокланган караш белән төбәлде. Зөмәрә үзалдына карап, уйга чумган иде. Нинди сөйкемле, жанны һаман үзенә тартып торган саф, садә ул! Дөнья байлыгы. Бөек тылсым. Яшәтүче һәм һәлак итүче башлангыч!.. Ә Зөмәрәнең миендә ниндидер фикерләр көрәшкәнен битләрендә сизелер-сизелмәс беленеп киткән шәүләләрдән чамаларга була иде. Ул башын бормый гына тигез тавыш белән әйтте: —Фаяз абый, теге вакытта: үз тормышыңны төзү ягын кара, миндә өмет юк, дигән иден Менә уйладым да тәвәккәлләдем, кияүгә чыгарга булдым. —Чынлапмы?—Фаяз, үзе дә сизмәстән, кызнын беләген тотып алды да, йөзен бормакчы итте. Аның сүзләре дөресме, түгелме икәнен чыраеннан белмәкчс булды. Ләкин кызнын чырае ачык кына берни дә белгерми иде. —И. Зөмәрә, сине югалту мина авыр булачак бит,—диде ул. кимсенүле үртәлеп.—Мин моны теге вакыттан сон аңладым. Әйе, әйе! —Ә теге вакытта! Минем аркада бәхетен таба алмый кала күрмәсен дип жәлләгән идем. Хәзер менә әллә нишләдем, үзем дә аңламыйм.—Фаязның битенә каушау кызыллыгы йөгерде. Зөмәрә ни әйтергә белми, күкрәге өстендә ятучы чәч толымын бармагына бер урый, бер сүтә иде. Озак кына дәшми торганнан соң, кыз ниндидер сүрән тавыш белән баягы фикерен дәвам итте: —Яратып түгел, билгеле,—диде. Тынып торгач өстәде:—Тәҗрибәле хатыннар әйтә: үзен яратканга түгел, сине яраткан кешегә чык диләр —Ничек ул алай? —Ү зен яратып барсан, киявенә гел ярап, тәлинкә тотарга туры килә Шуна кадерен дә шул тикле генә була. Сине яратканга чыксан. ирен сине кадерләп тора, ди — Монда психология бар,—дип куйды Фаяз, ирен кырыйлары белән елмаеп.—Ә ярату? —Берничә вакыт бергә яшәгәннән сон. ирләрдә ярату сүрелә, ди. Тагын бераздан бетә, имеш — Зомәрәнен иреннәрендә кинаяле елмаю нуры беленде. —Юк. дөрес түгел,—дип кире какты Фаяз, бу мәсьәләдә белдекле төстә ияк кагып — Күп ирләр хатыннарына тоткын булалар Хатын сүзе белән генә йөриләр. Тормышта үзен дә күрәсеңдер —Фу. кол ул төче, күнел кайтаргыч инде,—диде Зөмәрә, эчендәген яшермичә. —Әмма хатыннар шуны бик яраталар,—дип Фаяз елмайды —Алар атасть ләззәтен тоеп кинәнәләр Шунда ул кинәт бу сөйләшүнен үзе өчен мәгънәсез булуын абайлады Ана Зөмәрәне нәрсә бсләндер өметләндерергә, кыю адым ясаудан тыелып торырлык итәргә кирәк ләбаса! Ник дигәндә. Зөмәрә анын карангы тормышында бердәнбер омет нуры бит Анардан мәхрүм калса, нишләр ул? Монын очен бераз эгоист булып алырга, кыз күнелсн үзенә бәйләү өчен хәйләгә барсан да хилаф булмас, шәт9 Бераз тынып торганнан сон. сүзне икенчегә борып, әйтте: —Механизаторга чыгам дисен инде, ә? Ә ул эчә торган булса нишләрсең? —Үзем дә шунардан куркам шул,—диде Зөмәрә, зур шиктән котылу чарасы эзләгәндәй —Эчә торган кешене берничек тә төзәтеп булмый Күпме газапланалар хатыннар?! —Өйләнешкәч авызыма да алмыйм, дип антлар итә ул? —Һи-и. сала торган кешенен антына ышанырга ярыймы сон. юләр' — Кешегә гел ышанмыйча да булмый бит, —Зөмәрә гаепле сыман көлемсерәп куйды. Ул. башын күтәреп. Фаязга карады Карашлары очраштылар Фаяз күзләрендә сабыр итеп тор алс. дигән мәгънә укыды ул Үзенең күз карашы белән ул адымны атлаудан тыелып торырга нит ләвен белдерде Фаяз моны шул мәлдә анлап алды һәм күңеллеләнеп китте Сәгатенә карап алды да: “Вакыт икән!*'—ди-ди. урыныннан кузгалды —Фаяз абый, кал!—диде Зөмәрә, гади генә бернинди арткы исәпсез. Чөнки анын тотанаклы икәнен яхшы белә "Юк"—диде Фаяз, иркәләгән тавыш белән көлемсерәп —Иртәгә, яме?—Ул тиз-тиз өстен ә киеп, чыгып китте... Тәнендә дәрг дулкыны кузгалуын тойган иде Бу сукыр көчле дулкыннын. сизмәстән, гөнаһ чоңгылына китереп ташлавы мөмкин Ул шунардан шүрләде Зөмәрә яныннан качып чыгып киткән кебек тизрәк шылды Тәмам күз бәйләнгән икән инде Биредә иске Әлмәттә урамнар караңгырак, ә өске як—яна Әлмәттә бик күп гирляндалар балкып тора Атлаганда башын күтәреп, сул тарафка карады Урсалы тавында ялгыз факел дөрли иде Алар бүтән очраша алмадылар Зөмәрә группасын иртүк “Дружба" нефть үткәргеченә зкскурсиягә алып киткәннәр “Дружба" тарихи урынга әверелде Биредән торбалар буенча Европадагы демократик илләргә кара алгып елга булып агып тора Ә үзебезнең машиналарга бензин, солярка җитешми Авылларга газ у здырылмаган Әйе. бу сәясәт дигән дәҗҗал безнен яшәү сүлен суыра, тамырны корыга . 

Реклама