Логотип Казан Утлары
Публицистика

Котлыйбыз!

Җан сәгате “Һәркемнең үз жанында үз сәгате бар. Ул сәгать кабатланмас язмышларның елларын, минутларын саный Ул сәгатьнең алтын теле — хәтер. Узган көннәрнең караңгы чоңгылыннан хәтер үзенә кирәкле һәр мизгелне тартып чыгара, узган гомернең һәрбер өлешен терелтә ала" Әлеге юллар язучы һәм шагыйрә Фирдәвес Әһлиянен “Йөрәкнең соңгы кылы" исемле китабындагы “Актриса" дип аталган повестеннан алынды. Әйе. шигырь язу өчен жаның, күңелен хис белән тулы булу кирәк булса, проза, бигрәк тә документаль әсәрләр язу өчен, автор үзе әйткәндәй, “үз жаныннын үз сәгате булу кирәк, хәтер кирәк". 1954 елның 11 октябрендә Казанда туган кыз урта мәктәпне тәмамлауга М. Горький исемендәге Мәскәү Әдәбият институты студенты булу бәхетенә ирешә, һәм моның матур нәтиҗәсе дә озак көттерми. 1976 елны Татарстан китап нәшриятында чыккан "Запах мяты" исемле русча җыентыкта аның тәрҗемәсендә берничә татар язучысының хикәясе басыла Зур иҗат дәрте белән Казанга кайткан Фирдәвес остазы Рафаэль Мостафинның киңәшен тотып, халкыбызның күренекле кызы Галия Кайбицкая ижатын һәм тормыш юлын өйрәнеп. "Актриса" исемле документаль повесть иҗат итә Берничә елдан соң "Мәдәни җомга" газетасының сәнгать бүлегенә эшкә килү ана тагын да зуррак мөмкинлекләр бирә Татар халкының күренекле шәхесләре Шәүкәт Биктимеров. Марсель Сәлимҗанов. Нәҗибә Ихсанова. Дания Нурлы. Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхәбиева. Абрек Абзгильдин, Йолдыз Исәнбәт һ. б.га багышланган язмалары төрле газета-журналларда. соңрак аерым китап булып дөнья күрделәр. Шунысы игътибарга лаек, автор туктаусыз эзләнә, көчен төрле жанрларда сынап карый. Ул балалар әдәбиятын да чит итми, берничә ел дәвамында әкият жанры өлкәсендә эшләү нәтиҗәсе булып. 1990 елны Татарстан китап нәшриятында "Ак күгәрчен" исемле китабы чыга. Шушы ук елларда Ф Әһлия шигърият жанрында да, бигрәк тә тынлаучыларыбыз тарафыннан яратып кабул ителгән җырлары аша танылу ала башлый. (Зөфәр Хэйретдинов көйгә салган "Гафу итәрсең микән 9 ". "Акманара " — Резеда Ахиярова. “Тукай һәйкәле белән сөйләшү " — Илгиз Мәҗитов җырларын укучыларыбыз әле дә хәтерли булыр.) Яшәешнең төрле якларын яктырткан, тирән фәлсәфи, бары тик хатын-кызларга гына хас булган ихлас яратудан туган әсәрләрен жыйнаган "Кош баласы" (1999) исемле шигырь китабы чыгу да анын инде өлгергән шагыйрә булуын раслый. Кеше булып калыйм азаккача. Әйләнмәсен ташка күңелем, һәм яшәсен иде бу дөньяда Исән-имин халкым һәм илем. дип яза шагыйрә үзенең “Минем бәхет" исемле шигырендә. Шулай ук "Әлмәндәр әманәте" (2001), "Ай тулган төндә" (2001). "Йөрәкнең соңгы кылы" (2004) исемле китаплар авторы да ул. Язучы һәм шагыйрә Фирдәвес Әһлия иҗатына матур һәм эшлекле бәя белән язучыларыбыз Рафаэль Мостафин. Әхәт Сафиуллин. Рөстәм Мингалимнәр республикабыз газета-журналларында язып чыктылар. 2002 елда исә ул татар әдәбиятындагы хезмәтләре өчен "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек була. 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Рстакцин коллективы юбилярны олы бәйрәме белән котлый, ана озын гомер, иҗаг уңышлары тели.