Логотип Казан Утлары
Шигърият

КАЗАН ЧИШМӘСЕ

Баллада Таштан ыргын ташка, чишмә чаба. Чишмә чаба чордан чорга таба. Кушылып бара дәрья агышына. Әверелеп илнен язмышына. Чишмә башы җиде кат җир асты. Тишеп тауны-ташны, ескә ашты. Азатлыкка ашты комеш ак су, Көмеш ак су тыелгысыз ярсу. Тыелгысыз ярсу нлнең жаны. һичкем мәңге туктаталмас аны. Туктатыр коч әмма килен чыккан. Яратылып кара явызлыктан: Вакыт жнткән, шулай, сәгать суккан. Тау астыннан дошман юл казы■ кан. Тутырганнар мнчкә-мнчкә дары. Остә ка.пан калыа. су юллары. Күрми шуны, остә кешеләр йоргән. Кнсмәк-кнсмәк су алыр1а килгән, һәр йогым су исән калын гомер, һәрбер гомер исән илгә тмңдер. Ә остәгс кала, су юллары. Су алырга килгән нл уллары. Ачын күз йомынчы. юкка чыккан. Тузан төсле тузын, күккә очкан. Әхсән БАЯН (1927) Тапр*'танның хллык иигыйрс кутан ты «/ти һәм .грлма м\>р.щм\ пп 1 пмнти бшитомяык ‘СлЯмшмж ш\»рюр~ (2003) авторы Лә-индә яши Ак су янган, чишмә тынып калган, Йотым сусыз гаскәр нишли алган? Тупка, утка сөнге белән барган, Аягурә янган, тоткан мәйдан. Кан, яшь—дәрья, ага кара гасыр... Кансыз, яшьсез чишмә кайчан кайтыр? Җиде кат җир һәм таш тауны тишеп, Гасырларны кичеп, ургыр ничек? Аккан суга булмый диләр киртә, Өмет—исән, белми тынгы һич тә. Күмелгәнме әллә мәңгелеккә? Казан сабыр, Казан көтә, көтә. Үксеп, күкрәп, коелгандыр яңгыр, Күз яшьләре коелып җыелгандыр. Төшләрендә тауның ургый ак су, Ургый ак су—тыелгысыз ярсу... Оясыз кош моңы Туган җирдә, туган өемдә Йокы килми миңа төнен дә. Тэрәз кага кемдер, уянам, "Кемнәр икән?”—диеп уйланам. Кош тавышы килә ерактан, Нәрсә эзли, нәрсә югалткан? Җил генәме елый чормада? Кемнең үкси җаны морҗада? Онытылган көйләр, тавышлар... Хәтерләсәң, барысы танышлар. Әткәм, әнкәм кайткан, туганнар— Көн дә, бәлки, кайта торганнар. Буш утарда озак йөрделәр, Җыйнаулашып өйгә керделәр. “Өйне сагынып кайттык без!"—диләр, Ут алырга шырпы эзлиләр. Лампа балкыр, учак кабыныр. Ызбуттагы шырпы табылыр. Шырпы ләкин, никтер, табылмый. Эзләр икән алар тагын ни? “Туган җиргә, туган өебезгә Нишләп әле кайттың син генә? Әйдә, монда ялгыз тилмермә!” — Дип, дәшәләр Тәңре иленә. Әй, ник, ник сез ашыктырасыз? Болай да бит вакыт уза тиз. Чакыру көтмичә дә китәрмен, Яныгызга барып җитәрмен. Уйлата ла шулай, монайта. Уйлый торгач, сызылып тан ата. Тыл-тын гына алар шул чакта Югалалар китеп еракка... Оясыз кош моны сизелә Ерактагы урам көеилә. Мин оясыз монда үзем дә— Туган жирдә, туган өемдә. Упкын Уза да тора гомерләр, Китә дә бара еллар. Җыелган җирләре бардыр, Бар микән барыр юллар? Кайдадыр Галәм читендә. Уртасында, ихтимал, Күрде адәм “Кара упкын", Дөньялар йота торган. Җирдәге еллар, гасырлар, Миллиард һәм сансыз чорлар. Сансыз кавемнәр, дәүләтләр Киткәндер төшеп тунар. Төнсез шул упкын ярына Юл табып бармак булам. Яр читенә аяк сузып. Кармаклар салмак булам. Кармакларымны кабарлар Йол дызлар, тере жаннар. Балыклар төсле ялтырап. Белнен чорга чьнарлар... 11, бәндә, 1өман корасын, Упкын йота гөмансыз. Син түгел, йолдызлар, сүнеп. Йотыла ихтыярсыз. Пичек гаклыйм сине, Тормыш, Мичек коткарыйм, Дөньям?! Упкынны, Газинур сыман, Томаламакчы булам. Тимер юл буенда Ни генә юк тимер юлда Тимер-томыр, күмер, таш. Күмерле, ташлы юлларны Каралткан дегет тоташ. Күмерле, ташлы комлыкта. Күр, ничек чәчәк үскән! Матурлыкның батырлыгы Менә ул кайда икән! Тыңлый белсәң, аңлый белсәң, Сүзсез сөйләячәкләр— Яшәүнең нәрсә икәнен Әйтәчәкләр чәчәкләр. Төтенле җилләр иссә дә, Калмый алар боегып. Гайбәт төсле кара корым Таҗларга калмый йогып. Чак кына яңгыр яуса да, Шатланып куя алар. Рәхмәт әйтеп, сафлык сирпеп, Дөньяга елмаялар. Этборын, гөләп киммени Бакчадагы гөлләрдән? Тәкъдирдән ник. бакча димим, Кыр, урман бирелмәгән? ...Эшли юлда кәйлә, чүкеч Тоткан кызлар, хатыннар. Чәчәкләр шушы кызларга, Хатыннарга тартымнар. Битне биткә куеп саубуллашкач, Киткән чакта, ябыл ишекне: “Әллә ниләр уйлап китмә!” — дигән Үтенечле тавышын ишеттем. Нәрсә уйлыйм? Кемне сөйгәненне Белеп кенә киттем—бары шул. Дәгъваларсыз, вәгъдәләрсез генә Төгәлләнде безнең танышу. Җиңелү юк монда, тик шулай да Кисәтелгән сыман хис тоям: Җиңелә дә белү кирәк безгә, Саклау өчен үзеңә ихтирам. Төнгә каршы барган юлда Куера кара болыт. Кичке шәфәкъ алсулыгын Томалый караңгылык. Алда ни бар? Әллә күл, яр, Әллә тау, әллә урман. Серләреңне ай беләдер... Ул болытларга чумган. Үзен эзли чыгарсынмы, Адашып калсам әгәр? Мәхәббәткә барган юлым Юлсызлыкка бәрабәр. Сәер Уй килде башыма: Тәрәзә аша очып, Туп-туры узды түремә Төн төсле кара кошчык. Ничек кенә тырышсам да, Чыгаралмадым өйдән. Ташлап чыксам, Уем күктә Тилгәнгә әверелгән. Сизмәгәнмен, баш өстемдә Ул күптән очып Йөргән: Картлык атлы тилгән шулай Мине алырга килгән. Кит, тилгән, кит. оч еракка, Болытларына күмел: Синең белән очрашырга Мин әле әзер түгел. Кал адашып, бу яклар1а Юл таба алмый тилмер... Карыйм әле яшәп тагын Бер-нке генә гомер?! 2003 2004