КАРА ШИКӘР

йарэгемне. татар китабыдай Ачам уртасыннан— Укыйм дисәм, аннан Альберт Фәтхи Атлап чыгар сыман Модэррис Әгъләм I Мин бу серле сәхифәне беркайчан да бәян итмәм дигән идем Чөнки ул чакта яшьмен, дөнья алсу-зәнгәр буяулар аша күренә Өстәвенә, социалистик реализм методы белән иҗат ителгән унай геройларны жирдә йори дип белгән чаклар Мина унсигез яшь! Мәхәббәт йорәкне читлегеннән үк чыгарга әйдәгән мәлләр' һәм мин студент кисәге. Әнә шундый йорәкне фәнгә буйсындырып, уку залларында көннәр уздырып кара әле син' Монысына да тырыштым ди Ә менә имтиханда буласы сорауларга җавап табар өчен бирелгән исемлектә бөтенләй лә мин белмәгән имляда язылган китаплар да бихисап булып чыкты Ә алар исә китапханәнең сирәк китаплар бүлегендә икән Шулай беркөн лекцияләргә кадәр (ә без төштән сон укыйбыз) каталоглардан гына торган бүлмәгә кереп, тиешле китапларны сорап алдым да өнсез калдым мин болармы иҗекләп укып чыкканчы имтихан вакытлары гына түгел, яшьлек үзе үк узып китәчәк ләбаса! Алай гына да түгел, иҗекләп кенә дә укып булмый бит әле Имля өстендә имля. Кадимчәсе. җәдитчәсе Үз-үземне кызгануданмы, бу хәлдән чыгу юлын күрмәү авырлыгыннанмы. күзләремнән яшьләр бәреп чыкты Кычкырып ук елап җибәрүдән үземне чак тыеп, хафалы күзләремне бер кулым белән каплый төшеп, беренче сыйныф баласы әлифба өйрәнгәндәй бер кон утырдым, ике көн Каталоглар артында үзем генә дисәм, ялгышканмын икән. Ачык көрән төсле костюм кигән бер абый минем янга ук килеп баскан да —Әллә бик үк укып булмыймы?—дип сорады, китапларга күрсәтеп —Авыррак шул,—дидем мин. анын ни белергә теләвен аңламаган хәлдә Ул сак кына минем алдымдагы китапларның исемнәренә күз салды. Сак кына дим, чөнки ул китапны куллары белән тотмый да диярлек Әллә ничек биләүдәге баланы ачып карагандай гына итә сыман тоелды мина —Ә укырга кирәк бит инде, әйме?—диде ул. бу юлы мина сыиаулы караш ташлап. “Берәр укытучыдыр инде. Ходаем",—дип. куркып та куйдым Бу кадәр дә укый белмәгәнемне күреп торса, имтиханга ук кертмәскә мөмкиннәрдер ич? Абый кеше тагы гелгә килде. -Кая исемлегеңне күрсәт әле. Чибәркәй' Мин йөзләгән китапны эченә алган исемлекне апа суздым Анын исә бер дә исе китмәде Шулкадәр китап укыйсын бар икән дә димәде, ә киресенчә, монда әле Ибн фазлан тагы әллә нинди китаплар җитми дип санап китмәсенме' .) аннары, шулай булырга тиеш, дигәндәй генә, минем янга утырды да бер китапны алып салмак кына укый башлады " Бик мөһим урыннарын язып барелн ла ярын - дигән сүзне ишетүгә мин каләмгә тотындым Ул укый мин тыңлыйм, язам Бу көнне каталоглар артыннан без соңгы кешеләр булып чьнып кнггск Икенче көнне сәгать тугызда мин тагы мәгарәдә идем инде Берәр сәгатьтән укуга, ул тагы пайда булды Китапханәчеләр белән нидер сөйләшеп алды да 'Катановны кичәге кыз алдымы?'—дип сорады һәм мин утырган өстәлгә таба атлады. Аннан, берни булмагандай, минем белән рәттән утырды да китапны аз гына алдына тартып куйды һәм укуын дәвам итте. Бераздан, кинәт тавышы тынгач, мин анын йөзенә күтәрелеп карадым һәм бигрәкләр юаш кешедер бу. нишләп олы башы белән мина китап укып утыра икән дип уйлап алдым. Ул өстәлгә кул сәгатен салып куйган икән. Вакытны күргәч, аптырап калдым: ул туктаусыз өч сәгать буе укыган ләбаса! Бу кыршылып беткән каешлы иске сәгать бәлки дөрес тә күрсәтмидер? Ләкин стенадагы сәгать тә шул ук вакытны күрсәтә иде. Шулчак аны чәй эчәргә чакырдылар. Тик ул йомышка кергән авыл малае шикелле кыенсынып кына: —Юк. ни. мин монда гына,—дигән сүзләрне әйтте дә тиз генә урыныннан торып, ике стакан чәйне минем алга китереп куйды. Аннары пинжәк кесәсеннән нидер эзләгәндәй итте һәм аннан чүпләнеп беткән ике шакмак шикәр алды. Учына салып, чүпләрне өреп очырса да. тузаннан каралган шикәрләр агармады. Тик ул барыбер бер шикәрне мина сузды һәм бераз елмайгандай —Тәме барыбер шикәр анын,—диде. Шикәрне кулыма кыстым да I кайнар чәйне болай гына эчә I башладым Анын стаканындагы [ шикәре эрегәч, чәй өстенә юка гына тузан элпәсе чыккан иде. Әмма ул аны күрми дә иде шикелле Шикәр-кәнфитләр анын кесәсеннән башка көннәрдә дә чыкты һәм мин. инде ничә көннәр бергә китап укып утырганнан сон. беренче тапкыр аннан сорарга булдым: —Сез укытучымы? Сорауны ишетүгә ул кинәт тирә-ягына карангалап алды да: —Тагы кем бар монда?—дип үзе сорау бирде Мин аптырап калдым. —Белмим, китапханәче апалардыр —дидем, жавапсыз калмас өчен генә. Ә ул исә:—Ник алайса күплек санда сөйлисен? Алай булгач, минем турыда гына бара инде сүз. Юк. мин укытучы түгел, мин-укучы. үзен күрәсен ич.-дип. китапларга ымлады. —Исемем минем Атьберт. Нәжибә.—дип. мине шаклар катырды. Исемемне әйтмәгән дә идем ич. каян белде икән дип. сәерсенеп үк калдым. Өстәвенә. Нәжибә дигән сүзне шундый үз. шундый тылсымлы итеп әйтте, мина монарчы беркемнең дә алай дәшкәне юк иде шикелле. Бу сөйләшүдән соң икенче көннәрне минем икеләнебрәк калуымны китапханәчеләр сизде, ахры. —Альберт абыен озакламый килеп җитәр, укый тор,—дип. исемлектәге яна китапны сораганчы ук кулга тоттыра торган булдылар Ә мин үземчә уйлыйм: килсен инде ул Атьберт абый, имтиханнарга кадәр укып та өлгерергә кирәк бит Шулай өзгәләнеп „җекләр укып утырган бер иртәдә мәгарәгә өлкәнрәк курста укучы ике егет китеп керде Болар кызып-кызып ни хакындадыр бәхәсләшәләр һәрхәлдә, аларнын сүзләреннән мин ниндидер искиткеч вакыйга булганлышн аңлап алдым Кемнеңдер язмышы куркыныч астында шикелле сүзләр дә колагыма килеп ирешкәч, ярымпышылдау рәвешендә генә барган сүзләрен дә ныклап тыңлый башладым һәм Альберт Фәтхи исемен ишетүгә чак кычкырып җибәрмәдем Уңнан сулга Альберт Фәтхи. Хәмид Вәлиди. Тәүфикъ Әйди 26 апрель 1970 ел. Ул—Альберт Фәтхи гажәеп зур галим икән Искиткеч принципиаль кеше һәм галим, чукындырсалар да, уз фикерендә кала һәм хаклыгын исбат итә алырлык мәгълүматы бар икән. Менә нинди кеше мина китап укып утыра икән бит' Әле узен полиглот та, әллә архивариус, әллә археолог та дип атадылар Бер кеше өчен бигрәк күп инде бу атамалар. Кыскасы, минем башка гына сыеп бетә торган түгел инде. Кич тулай торакка кайтсам, студентларның телендә тагы шул Альберт Фәтхи бүлмәдән бүлмәгә күчерә-күчерә "Казан угларьГнда чыккан мәкаләсен укыйлар “Мәгърифәт төбәкләре һәм әдәби багланышлар" дип атала иде ул зур күләмле язма. Чират мина житте. Язманы укый башлауга исләрем китте Әстәгьфирулла! Безнен Башкортстан турында ич бу' Әмма, әмма бу фәнни язмага беренче курс студентынын теше үтәрлек кенә түгел иде. Минем хәсрәтле башкайларыма бу язманы анлар очен тагы дисталәгән мәжмуга укып чыгу остәлдс Ул хезмәтләрнең исемлеге Альберт Фәтхи язмасынын һәр битендә күрсәтелеп барган икән Әй. тырышыплар да укыдым инде шуларны! Тик барысынын да очларына чыга алмадым Үз-үземне кыйный-кыйный бу китапларны укуымнын тагы бер сәбәбе бар иде: студентлардан, хәтта кайбер укытучылардан да ишетеп калдым. Альберт Фәтхинең шушы "Казан ут.ларьГндагы язмасы фәнни карьерасына киртә булачак икән Димәк, ниндидер зур хатасы булырга тиеш инде моның Әйе. ул чакта шулайрак фикер йөртә идек шул. Әмма мин Альберт Фәтхинен шул хатасын таба алмадым һәм Ибраһим ага Нуруллинга мөрәжәгать иттем —Аныи хатасы нидә? —Бу хезмәт,—диде ул, иреннәрен ваклап-ваклап чәйни-чәйни.—гасырлар буе төйнәлгән төенне чишә башлау ноктасы, русчалап әйтсәк, точка отечета булырга тиеш-тиешен Шулай булмаса, ул төрки кавемнәрнең тамагына утырачак син әле күрерсең бәлки Тик бу мәкалә беренче курс студенты өчен катлаулырак, бераз тәжрибә тупларга кирәк Син Мөхәммәт абыеңа (Мөхәммәт Мәһдиев) фольклор, үз төбәгендәге халык авыз иҗатын җыйнап бирә аласын алегә—диде Шунын белән бу хакла безнен сөйләшү тәмам булды Безнен генә түгел, гомумән, бу темага сөйләшүләр ничек кинәт башланган булса, шулай кинәт тукталды да А|ьбсрт Фәтхи исемен инде беркем авызыннан да ишетми башлагач, кышкы каникуллардан сон. якадан тиешле китапларны укырга теләп, янә мәгарәгә киттем Альберт абый атнадан артык мәгарәдә күренмәде Тик инде килер дигән өмет бөтенләй өзелде дигәндә, ул мәгарәгә килеп керде дә якты итеп елмаеп —Әллә инде кирәгем дә калмадымы? Әллә инде бик кызу да укый башладыңмы ’ Йә! Йә!—дип тезеп китте Әгәр дә Альберт Фәтхи атлы галим, күренекле археограф белән язмыш очраштырмаса, ул ярдәмгә килмәгән булса. Ибраһим ага Нуруллин миннән Әллә син исемлектәге барлык китапларны укып барасынмы ’" дип сорамаган ла булыр иде Ул иске имлядагы мәҗмугаларны укып чыгу бөтенләй мәҗбүри булмаган икән Фәкать татар теле һәм әдәбияты белгече аларнын барлыгын белергә тиеш китапларның исемлеген генә күрсәткән булганнар икән Эреле-ваклы ничә дистә китап укыганбыздыр Тик ул аларнын берсенә генә дә аңлатма да бирмәде, бер генәссн дә шәрехләмәде дә Альберт абыйнын бер җөмләсе хәтердә калган бишенче курсларга җиткәндә аңлашыла башлый ул китаплар Шулай булды да Ул китаггларнын әле бүген генә аңлашыла башлаганнары да юк түгел. Ул чакта аңлашылмаган сәер бер нәрсә гагы шул булды -Тагы кайсы көнне керәсең’ Кайсы вакытта?—ДИП һушымны алды -мин шушында иплим,— дип тә өстәп куйды Менә сина кирәк бу к» Ә мин юләр кешәнем аштым алам дип, уңайсызланып йөргән булам Укый белмәгән студентларга укып торучы булып эшли күрөсен Әле урамда очрагач га. кайчан керәсең, кер яме дип. чакырып китте. Шул урамда очраганда мин бу абый, мөгаен, бакчадан кайтып киләд дип, уйлаган идем Чөнки кара көрән жиләненен кайдадыр аунап яткан жирд алып кына киелгәнлеге күренеп тора иде. Шул киеменнән унайсызланыпть ахры, теге вакытта чәйгә чакыргач, ык-мык иткәндәй нидер мыгырданд иреннәрен бөрештереп нидер әйтмәкче дә булды кебек. Өс-башы өчен га< үтенмәкчедер кебек тоелды мина. Ана уңайсыз булмасын дип, тиз генә кит бардым. Ә ул шул урында никтер бик озак басып торды. Мин университ ишегеннән кереп киткәндә тагы бер борылып карадым Ул әллә кул болгаганд итте Әллә берәр әйтер сүзе калды микән9 Шулай уйлый-уйлый китеп бардь һәм озак мин аны күрмәдем. II Егерменче гасыр туксанынчы елларны күрсәткән көннәр. Ирек мәйданын өметләре сүнмәгәннәр хөррият даулый. Йөзләгән, меңләгән халык плакатл. күтәреп, демонстрация, митингларга чыккан. Мин дә шулар арасында һәм 1п көтелмәгән очрашу: каршымда Альберт абый пәйда булды. Бераз кечерәйгән кебе Өстендә кара пәлтә. Бик искеме инде? Альберт абыйнын йөзендә бу мәйдан бүген һич кенә дә хас булмаган елмаю Ул иреннәрен нәкъ теге вакыттагы бөрештерә төшеп: “Нәҗибә! Нәҗибә! Мин сине таптым!"—дип кычкырь җибәрде, калтыранган куллары белән мине иңнәремнән үк тотып алды М1 анын сәерлегенә күпмедер күнеккән идем, ахры, тыныч кына: —Исәнмесез. Альберт абый!—дидем. Ә ул елмая. Өстемә авып төшәрдәй буль талпына. Үзем дә сизмәстән читкәрәк тайпылдым, күрәсең, ул мине кулларым» ук эләктереп алды да шашкан кешедәй тагы кычкырып җибәрде: —Мин ...мин синең хөрмәткә, синең белән очрашу хөрмәтенә ак күлмәк киде Менә, ышанмасан, кара! Бер селтәнүдә пәлтә изүен ачып та җибәрде ул. Өстендә, чыннан да, күзләр! чагылдырырлык ак күлмәк иде Тик пәлтәсе орынып торган төшләренә генә ка| сырлар ягылган. Мин берни дә аңлый алмыйм:аекмы соң бу кеше? Ник мине белән очрашу хөрмәтенә? Ник шулай тилесыман елмая ул? Ник кулларга тотынг Бу сораулар Ирек мәйданына түгелделәр дә таралдылар. Ә Альберт абый, таг да сәеррәк хәрәкәтләр ясый-ясый, минем алдыма ук килеп тезләнде Шатлык 1 хәвеф тә тулы күз карашы мина төбәлгән. Аны. мондый күз карашлы кешен тыңламаска мөмкин түгел иле Минем кулларым анын учларында Күнелемнә “Бу кеше шашкан, ахры”—дигән уй йөгереп узды. Тик ул күзләр.. ...Андый күзләр шашканнарда түгел, ә акыл ияләрендә генә буладыр һ булган соң ана? Әйтерсен, ул минем уйларның очын эләктереп алды: —Әйе, ни булган моңа9—дип уйлыйсындыр. Яраттым мин сине Яратам, дигән сүзләрне иреннәре арасыннан түгеп җибәрде дә башын тезләремә сала Шулчак шаулап торган мәйдан тынып калдымы, әллә искән җил көтелмәг; сүзләргә абынып егылдымы, дөнья беравык өнсез торды. Йә Хода! Минем хәл. башка бер хатын-кыз булса, ни эшләр иде икән9 Ярый әле шул ук мәрхәмәт, жил ярдәмгә килде: аркамнан эттеме Мин аны кулларыннан тартып торгыздь да :атып калдым Анын ачылган изүенә жил ачыктан-ачык керә... әллә мин ш; җилне куып чыгара аламмы? —Гафу итегез, белмәгән идем...—дидем мин. шулкадәр мәгънәсез сөйләнүе» үзем дә үртәлеп. Мина шулчак кемдер дәште, ахры... Кайсыдыр нык кына бәрел* узды. Альберт абыйнын иреннәре тагы нидер әйтергә бөрештеләр генәме. әл. нидер әйтте дәме—мин урынымнан кубып читкә атладым һәм күпмедер атлау борылып карадым. Йөзләрчә демонстрантлар ана бәре.леп-сугылып узса да, ул шул урынын» кузгалмаган иде Анын адашкан мәхәббәт сүзләре Ирек мәйданы аша үтүчеләр» аяк асларына кереп уралдылар кебек. Мәйданнан барлык кешеләр китеп бетк тә, каккан казыктай басып калган бу кешенең олуг галим булуын да, кайчан . булса очратасы мәхәббәтен көтеп ялгыз гомер итүен дә, гомеренең сонгы көннә якынлашканда гына Ирек мәйданында хисләрен иреккә чыгаруын да миннән башка беркем дә белмәгәндер Белгәндер Жанына ук кереп чыккан көзге салкын жил ник үкси дисен?! Җилме сон бу үксүче'*1 Жил генә түгел, уфтанып искән көзге сагышка кушылып минем жаным да үкси лә! ■ Жанымны хатирәләр богавы кысып алды. Инде теләсәм дә. борылып карый алмадым Ул чакта, моннан дистә еллар элек, мине кара шикәрләр белән сыйларга тырышкан егет күз алдыма килеп басты. Ул чакта, кара шикәрне учыма кысып, шикәрсез генә чәй эчкән идем. Бүген бу ак күлмәк өстеннән керләнгән пәлтә . элгән кеше мина үзе үк кара шикәр булып күренде. Тик мин бүген дә анын сүзләрен, татлы сүзләрен йөрәгемә кыстым да. кара шикәрле көннәремне үкенечле сагыну белән атлап китеп бардым .= III 4 Мин бу серле сәхифәне бервакытта да беркемгә дә бәян итмәм дип уйлаган - идем. Әмма кара шикәрле көннәрем кире кайтмасалар да. Альберт Фәтхи атлы • олуг галимнсн ул чакларда айлап бетерә алмаган язмасынын серенә төшенү, шул и сернсн көзге салкын җилләрдәй үзәкләргә үтүе мине ул үткәнемә кабат кайтырга - мәжбүр итте. , Ул чакларда... ул да, мин дә, ул үз тирәнлегендә, мин студент тирәнлегендә к фән дингезенә кереп чумган булганбыз икән 1967—196Х еллар "Казан утлары" журналында баш мөхәррир Рафаэль , Мостафин Димәк. Альберт Фәтхинен "Мәгариф төбәкләре һәм әдәби н багланышлар" дип аталган язмасын дөньяга чыгарырга ул фатиха биргән Язма басылып чыгуга язучыларны Тукай клубына жысп алалар. Җыелышта Мөжәһит Вәлисв, Мөдәррис Мусин. Роза Тутаева да катнаша Алар инде, баш китәрлек кенә хәлләр килеп чыкмаса. язучылар җыелышына килеп йөрми Андый хат : булган икән. Уфадан Альберт Фәтхи язмасына карата нәфрәт тулы хатны, әлбәттә. Татарстан өлкә комитетына юллаганнар Өлкә комитетыннан Уфага кичекмәстән , жавап китә: Рафаэль Мостафин эшеннән алынды Әле баш мөхәррир үз эшен . башкара. Аны эшеннән бушату турында әле бернинди карар да чыгарылмаган Тик инде хат киткән Чүп өстснә чүмәлә ДИГӘНДӘЙ, шушы көннәргә язучылар съезды туры килә бит Рафаэль Мостафин трибунадан кискен генә сүзләр белән чыгыш ясап торганда, академ театрның балконнарыннан яшьләр листовкалар сибеп жибәрмәсеннәрмс! Шушы вакыйганы сәбәп иткән булып, гаепне Рафаэль Мостафинга сылап та куйдылар: баш мөхәррирлектән «шып ташладылар Ә Альберт Фәтхи һаман шул мәгарәсендә калган калуын Моннан утыз-кырык еллар элек язмасы белән дәһшәтле тавыш-гауга күтәреп, күпме кешеләрнен язмышларын ярдан гүбән тәгәрәткән галим ни хакында язган булган сон? Кабалтан укып чыктым да. мин дә көзге Ирек мәйданында к.шлкланганлай катып калган Альберт Фәтхи хәлендә калдым без ул куйган ноктадан бер генә адым да алга китмәгәнбез ләбаса’ Алай гына да түгел, күз күреме җитмәслек ижтимагый-гарихи ераклыкка—артка ташланганбыз Әйе. әдәби багланышларда. Әйе. нжтнмагый-тарихн багланышларда Әйе. әдәбият—иҗтимагый-тарихи күренеш Ул халкы тарихы белен аерылгысы з рәвештә бәйләнгән Әллә тел иҗтимагый күренеш түгелме дә әдәбият телдән башка туа. яши аламы'* Әллә аерым яки уртак байлыклар булган әсәрләр шул халыкларның яшәү рәвеше, теле белән дөньяга тудырылмыймы ’ Шулай, әлбәттә! Бары тик шулай гына' Бу—аксиома! Альберт Фәтхи инде ул чакта ук. әле Башкортстлн дип бүленгән җирдә тагар телснсн рәсми статусы бетерелгәнче үк. әле Уфа губернасы үз җирләрендә, үз телләрендә укып белем алу хокукына ия чагында, апс меңләгән татар мәктәпләре исән, урман-кыр. елга- күлләргә лә “башкоргса" дигән мөһер сугылмаган һәм ате бер генә татар кешесенең 11-11.1 башкөш кешесенә дә гаммы ла НӘ<ЬРӘТ ЧИСС тумаган чакларда УК. мәсьәләне бар булган дөреслеге белән дөньяга ачып күрсәткән икән бит хакыйкать, әлбәтгә инде. Мәскәү сәясәтенен үтенә тигән Чөнки фәнне адашты алса, фәнсез саннарны адаштыруны ул корал ярдәмендә дә башкара ала бит Әйе, нәкъ Ибраһим ага Нуруллин әйткәнчә, Альберт Фәтхи язма тат тормышында глобаль мәсьәләне дөрес якка хәл итә башлау ноктасы булыр тиеш булган. Соныннан гына аңладым: ул чакта Альберт Фәтхигә дә каныкканн икән бит Чөнки хезмәтләрен дөньяга чыгармау, аларны тормышта кулланмау галимне тереләй җирләү бит иңде ул. Әгәр шулай булмаса, башка галимнәр х дәүләт эшлеклеләре дә, аның милләтебез мәнфәгате өчен тарихи әһәмиятле булг язмасын күтәреп алып, халкына хезмәт иттерер иде. Әмма нәкъ киресе кил чыккан Хакыйкатьне тотып буганнар да тарих тәгәрмәчен кирегә барь җибәргәннәр һәм.. Башкортстан административ чик сызыгы эчендә калп татарлар өчен озакка сузылган теш кысып түзү гасыры килгән. Ул җирләрдә татарлар үз җирләрен үзләренеке түгел, үз телләрен үз теле түгел дип таныр тиеш иделәр. Менә шушы хәлләргә дучар ителү нәтиҗәсендә Башкортстанда! татар зыялылары Татарстан һәм башка җирләргә депортацияләнделәр. Ә иң зыялылар, бигрәк тә әдәбият әһелләрен, рух җырчыларын җуйган төбәк халкынь тиз генә үз сүзен әйтә алмавы табигый хәл иде. Әйе. бу—мал вагоннарына төяп депортацияләү түгел. Бу—йомшак җәеп, кап утырту Мондый юлнын әкренләп кенә сулар һавасын, жанын кысу икәнлеп гади халык тиз генә төшенә алмады, әлбәтгә. Әгәр дә, Альберт Фәтхи әйткәнч әдәби харитә төзегән булсак, зыялыларны депортацияләү аерым-ачык күреш торыр иде. Безнен әдәби харитәбез бүген дә юк. Альберт Фәтхинен моннан 30-40 ел эл( дөньяга чыккан язмасы бүген тагын да актуальрәк икән ләбаса. Әдәби харитәб инде бүген дә төзелмәсә, бу язма бүген дә татар дөньясы өстенә байрак ит< күтәрелмәсә. гомумтатар әдәби мирасына караш тамырдан ялгыш юлга кер» китәчәктер. Кемнәрдер ялган тарих яза дип, без дә шул чоңгылга төшеп кпг алмыйбыз ич инде! Альберт абый! Син чакырып кайтарырлык җирләрдә булмасан да, сина дәшә] телне, мирасны пычрак итекләр белән таптап китмәкчеләр монда! Инде "Кичер дип тә әйтә алмыйм. Ул чакларда сине шикәр, тәти кием кайгысыннан күш югары хәсрәтләр баскан булган да бит Сине фән белән шашкан, фанат. ки] зат, диләр иде шул. Ник яшь булганмын?”—дип үкенер көннәр дә килә икән . Альберт абый! Синең шушы язмаңнан соң Башкортстандагы татарлг мәсьәләсендә башка фундаменталь хезмәт чыкмаса да, Айдар Хәлимнен тариэ хөкем карары булырдай елъязмасы, Татарстаннан читтә булса да, дөньяга чыкп шөкер Мин дә дистә еллар инде үз төбәгем халкы мәнфәгатен яклап татг матбугатында сүз әйтә алмый интегәм. Синең карьераңа гына түге. Башкортстандагы татарлар язмышы хакында сүз кузгаткан һәр кешегә каныгал; икән. Йә Ходаем! Хакыйкатьне таптап үтереп буламы да, хакыйкатьне тыеп я» ана рөхсәт биреп буламы? Альберт абый! Әнә син һаман анда, Ирек мәйданында каккан казык кебе әйе, фән мәйданына каккан хакыйкать казыгы булып һаман басып торасын, мин сина таба йөгерәм... Ләхет... Ул синекедәй булса, әллә нинди тәхетләрдән дә биегрәк вә бөегр; була ала икән' Ләкин андый ләхетләр милләт җанына уела Кара шикәр; көннәремне сагынам да айга карыйм. Ай үзе дә кара шикәр төсендә түгелме сон Әллә сон ай үзе дә тапталган татар җаннарыннан төйнәлгән хәсрәт төенеме у; Бәлки хакыйкатьне таныган җаннардан җыелганга да кара төннәрне яктыраладыр ул?!

Реклама