ҖИҢ СЫЗГАНЫП ЭШЛӘҮ ЗАМАНЫ КИЛДЕ

Тарих дигәнебез су кебек ага Тарих—вакыт шул ул. Төрекләрдә датаны да тарих диләр. Менә безнен ун-унбиш елларны эченә алган вакытыбыз тарихка әйләнеп очып китте Әле кайчан гына мәйданнарда халыкны азатлыкка чакырып ярсулы шигырьләр укый идек Шигъри сүз яратып тынланыла, өметләнгән күнелләргә шифа булып сенә иде Тик бәгъзе башкалар да йоклап ятмаганнар икән (алар бездән күпкә алданрак. планлаштырып, әзерләшән булып чыктылар), безнен чиста, саф. кешелекле, кешене кеше итеп тәрбияләргә чакырып язылган әсәрләребезгә каршы ялтыр тышлы, кара-пычрак эчтәлекле китаплары карурман кебек тезелеп басты. Кибетләрне генә түгел, бөтен урамны каплап алды Аннан олыларнын. балаларның кулларына, зиһен капчыгына күчте Элеккеге СССР һәм хәзерге Россия халыкларын "янача тәрбияли” башладылар. Телевизоры, радиосы, ата торган, ота торган һәртөрле автоматлары, гәҗитләре-журналлары, тәмәкеләре, аракылары-сыралары. рекламалары—һәммәсе бер булып, тыгыз стартка бастылар да. килепме-киләләр безнен бичара халык өстенә. тәгәрәтеп кенә калдыралар мескенкәйләрне' Бәнләнен аракы диңгезе эчендә батмыйча йөзә алганы, автоматны үз кулларына ала алганы бизнесмен булды Калды башка халык сасы дулкын астында, инде тыпырчынмый да. күнегеп, ынгырашып кына ята Шул ялтыр китапларны һәм башка нәрсәләрне дә безнен хатын-кызларыбыз сата. Дөньяда татар китаплары да барлыгын аларнын ишетәселәре дә килми, алар яна хуҗаларга хезмәт изәләр. Болар—совет заманындагы ман кортлардан да яманрак, куркынычрак. Болар—хужанын колы, акча колы Глобализаиия дигән шаукымнын тарафдарлары безнен җирлектә, безнен өчен бик куркыныч максат куеп эш итәләр. Әйткәнебезчә, аларнын уе әдәбиятнын кешелекле тәрбияви ролен алып ташлау. Менә аларнын максатлары Иле. бик олы нәрсәгә кул күтәрү ич бу' Нишләрләр икән дип .пар безгә сынау үткәрәләр. Ә XX гасырмын соңгы ун еллыгы башларында безне башкача итеп сынаган булып чыктылар. Ул елларда җөмһүриятебезне Америка һәм Көнбагыш журналистлары сырым ук алган иде. дисәк, яныш ук булмастыр, мөгаен Якуг-Соха. Бурат. Башкортстан. Чувашстан кебек җирләрдә дә алар мыжлап торды Шулар безнен халык хәрәкәте җитәкчеләреннән көне төне диярлек интервьюлар алдылар. Безнекеләр, суверенитетны гына алыйк әле. без милли, мөселман дәүләте төзиячәкбез. дип саксызлык күрсәттеләр кебек Безгә әле менә шунын өчен дә бәйсезлек зләкмәде бугай Ь> ла »ур сәбәп иде (Нишләптер, без-вак-төяктә, хәтта ки кирәкмәгән урында хәйләкәр, кирәгендә—юк.) Бодай сойләштерү-сөиләттсрү сер алу гына булган икән бит' Яратмый икән ич ул Көнбатыш дигән җир мөселманлыкны да. мөселман дәүләтләрен дә! Бу фикерне аларнын бертуктаусыз мөселман илләренә нсихоло! ик һөжүм ясап торулары һәм утлы корал белән ташланулары раслый Безгә карата эшләнгән порнография һәм ерткычлыкны фильмнары аша сендерү гамәлләре дә шул бер очтан кылына Халык-балык “рәхәтләнеп йөзә пычраклыкта, шакшылыкта... Кая инде безгә, без мөселман, дип кычкыру Кайда ул безнен мөселманлык? Аракы, сыра диңгезендә иогеп. гунгыз ите һәм колбасасы ашап яткан халык ничек мөселман булсын ди ’ Нншләп көлке ситуациягә калырга? Оятсыз, вәхши, затсыз аракы белән сырадан авышы чистартыйк элек, хәләл ризык әзерләргә өйрәник Аннан сон да әле мин мөселман дип сөйләнергә иртә. Мөселманлыкның бурычлары катгый: рухи һәм физик чисталык—шуның башы гына. Без мөселман булсак, татар язучылары дәррәү рәвештә түбән инстинкны чагылдырган әсәрләр язарга керешмәсләр иде V , Миллилек ягыннан да татарның хәле мактанырлык түгел. Хәер, бер нәрсә безгә бераз гына өмет тә бирә кебек. Эш шунда ки. үз дәүләтләре булган халыкнын да милләт өлеше күп булмый, аз өлеше генә милләт, калганнары халык-бапык булыбрак яши. Милләт—ми иләтеннән килеп чыккандыр әле, мөгаен дә... Ә татарнын исә милли җанланыш чорында активлашканнары ла менә бүгенге көнгә трагедия-драма, хәтта ки әкәмәт комедияләр дә кичерде инде Ләкин! Безнен арабызда, күзгә бәрелеп тормасалар да, кыйбланы югалтмаучылар да бар. Аллаһегә шөкер, аларнын саны бераз күнел тынычлыгы бирерлек. Менә шулар арасыннан сайлап алып, татарнын уңай, чын мәгънәсендә үзебезнеке булганнарын, һәрбер сүзе күңелгә җылылык бирүче затлар итеп, әдәби сәхнәбезгә—китап битләренә күтәрсәк иде Чын күңеленнән дин тотучылар да юк дип әйтеп булмыйдыр. Бар шундый гаиләләр: алар дин тота, аларда тәртип, аларда күнелле. Дин тирәсендә ялагайлар яисә икейөзлеләр дә йөри икән, башкаларыбыз саф булсак, шул булыр иде риядан гына йөрүчеләр белән безнен көрәш. Гает гаеп булган чаклар. Ходайга шөкер, үтте. Яшертен укып доганы Чыдарга иде күпмеУ Гает—гаеп дигәне дэ Бүген йөри мәчеткә. Төренгән үзе дә акка. Гүя ап-ак бәхеткә. Кем гөнаһлы, кемнәр хак— Бер Аллаһе ачыклар. Җенгә атланып кайтмасын Динсез яшәгән чаклар Язучылар игътибар итәме икән, Тукай урамындагы дини китаплар сата торган кибеткә керсәң, бер янал ык күрәсен чират торып, ябырылып ала халык дини китапларны Димәк, безнен геройларыбызның сукмагы шул якта икән. Бу унай фал. Тик, ябырылып ала, дисәк тә, әле бу безнен халыкның барыбер дингездән бер тамчысы гына. Язучы халкынын язары шул тирәләрдә аны көтеп торадыр, бәлки Тагын икенче бер нәрсәне искә төшерик әле. Каләм иясе белә, чынында уңай геройны тудыру барыннан да читен. “Бармактан суырып алып” язсан, укучыны ышандырып булмый, ә әйткәнебезчә, тормышта унай герой ялтырап, күзгә бәрелеп тормый, аны эзләп табасы шул. Ә менә киресе, ягъни кара як үзе күзгә бәрелеп, чекрәеп, мине яз. дип тора. Аларнын рәвешен, образын тудыру да үзеннән-үзе килеп чыккандай Чөнки кеше күнеле шул кара яклар тудырган рәнҗешләрне бик тиз тотып ала. Язучы да—адәм баласы, анын да әле күнеленен ин нечкәләп яраланучысы Дөресен генә әйткәндә, безгә хәзер янәдән Гаяз Исхакый образлары әйләнеп кайтты Мин әле биредә, без көтеп-көтеп алган язучының үз әсәрләрендәге образларны гына әйтмим, эш шунда ки, нинди генә башаяк әйләндерелгән шәкелдә булмасын. Россиягә янәдән капитализм әйләнеп кайтты Шәхси милекчелек булгач, капитализм инде ул, бездә ерткычлыгы гына үзенчәлекле. Ә менә Гаяз Исхакый әсәрләренә киртә әле бүген дә бар. Шуларнын берсе— Габдулла Тукай һәм бөек прозаигыбыз үзе тудырган сыгылмалы, чын мәгънәсендәге татар теле Моннан ун-унбиш еллар элек Гаяз Исхакый әсәрләрендә тезелеп кенә матур итеп кулланылган сүзләрне тиз-тиз генә кайтара башлаган идек тә, хәлләр үзгәрә дип күрәсең, телчеләребез шым булды... Ул әсәрләрдәге мәгълүм сәбәпләр аркасында онытылып киткән байтак кына үзенчәлекле сүзләрне актив сөйләм телебезгә кайтармый торып, совет чорындагы дәреслекләрдән укыган татарга ал арны аңлау читенгәрәк туры килергә мөмкин Бүгенге көндә, мәсәлән, йомшак кына әйтелә торган җөмһүрият сүзе урынына янәдән тамакны ерта торган республика әйтелә һәм языла башлады Әле анысын да. әйтеп калыгыз әлегә дигәндәп. куркытып торалар Прозага караганда шигърияткә жинелрәк кебек тә күренергә мөмкин Анын сандугачларын, мәхәббәтен, сагыну-сагышларын әрнүле-ачык буяуларда җиткерергә зур комачау юк кебек Чын шигърияткә пычрак та ертлачланып керә алмый, чын булмаганнары—көнлекче гамәле генә. Күңел сизә бүгенге көнлә сюжетлы поэмалар соралыр кебек. (Монолог-публииистик поэмаларның роле азая дигән сүз түгел бу. билгеле. Халыкнын анын үстерү өчен—алар кирәкнен дә кирәге.) Сәбәбе дә күренеп тора: укучыны яхшы мәгънәсендә мавыктыру, шигърияткә якынайту мөһим. Бу татар әдәбиятында бер дәвамчылыкны да күрсәтеп торыр иле Ә менә ижтимагый-лирик. фәлсәфи шигъриятнең бурычлары тагын да катлауланыбрак тора: безне—татарны—тагын да дөнья барышыннан, тормыш агышыннан читкә тибәрергә тырышалар. "Юк алар, бөтенләй юк", дигән пәрдә элмәкче булалар. Яхталарга горур эленгән Татарстан әләменең җилфердәп диңгезләрне ярып йөрүе дә бер матур истәлек кенә булып калды Ләкин бәйсезлек өчен көрәшүчеләр—безнен заман геройлары, алар әдәбиятыбызда чагылдыруны көтә Язучылар ашыкмый Әллә сон. шул елларда халык тарафыннан ташланган гаеп—язучылар көрәш мәйданында катнашмыйлар дию дөрес булганмы? Тик. мен кат гафу, бөтен язучыларны тоташтан гаепләп булмый. Кемнәрнен кайда булуы бүгенгедәй күз алдында Әгәр дә тагар әдәбияты турында сөйләп тә. татар авылына бер-икс җөмлә булса да багышламасан. гөнаһ булыр иде Мона чаклы авыл безнен төп таянычыбыз булды. Ләкин, хәзер авыл үзгәрде, генә дисәк, бу шулай ук берни дә әйтмәү булыр иде. Төп афәт—авыл деградапияләнә Бер генә юаныч—татар авыллары башкаларныкына караганга матди яктан отышлырак хәлдә Ә менә рухи тормыш хакында уйласан. кычкырып ела. Кайсы гына татар авылында татар китабы сатыла икән? Мәсхәрә дәрәҗәсендәге шундый хурлыкнын бу тганы юк иде әле. Әле ярый, район үзәкләрендә ниндидер бер шәкелдә китап кибетләре ачылгалый башлады Авылнын бүгенгесен уйлаганда элеккегесен искә төшерергә туры килә Патша Россиясе заманында безнен авылларда авыл җыеннары булган Жъген исеменнән мәсьәләләр күтәрелгән, хәл ителгән Урысларда да булган андый җыен. Урыс интеллигенциясе, авылларга йөреп, алар белән эшләгән лә Менә хәзер татар авыллары да тагар интеллигенциясен көтеп ята Нәкъ менә шушы җыеннарны оештыру өчен, бер уңайдан, авыл халкынын эчке дөньясын күбрәк акларга, белергә бер сәбәп тә булыр иде Аннан сон бит инде, бәлки өр яна образлар да туарга мөмкин, унан образ! Чөнки, ни генә әйтсәк тә. кире образның безнен өчен кабул итмэстәй икәнлеген бик нык сиздертеп язган очракта да. хәтга күңелне рәнҗеткән вакыйгаларны, хәлләрне тасвирлан әрнеп язган очракта да андый образлар белән кимсенгән халыкны, милләтне генә тәрбияләп чыгарырга була. Безнен үзебезнен империяләр чәчәк аткан чорда да каләм ияләре, нишләптер, гел өрнүлс якларны гына чагылдырып калдырганнар Шулай мескенлек үрнәге алу дәвам итәрме Уенын чынын бергә кушып әйтсәк, бу бит алс үзенә-үзен мөһер сугу-коаирование дигән нарсәнен килен чыгуы ли түгелме икан' Ягъни, белненчага күчерик (Ьөрсшталарнсн амин лнган чакларына алгыш гуры килүеме Ьер Аллаһе Г.ела а күнсл сижна ү|-ү*на гел матурлык, яктылык, яхшылык иминлек гсла’лн һарксм шундый «лакта булса, баш түбаерннан таралган унай. жылы дулкыннар барысы берта җыелып, кушылып, .атарлар остенла яктыруга дога торыр иде. Баяки какъ бүгенге авыр иманда адабнятга киилидер бер яна илымны һәм агымны башларгадыр Китапларда тагар теле укытучысынын кире образын бирү дә-гыянга Укымыйлар, дип зарлансак та, безнен китапларның әле барыбер шактый сандагы укучылары бар Укыганы укымаганына сөйли Шуннан зарарлы сүз китә. Туган телебезнең кадере кими. Бигрәк тә совет чорында татар матур әдәбиятында татар теле һәм әдәбияты укытучысының кире образын бирү модада иде Чынында, тормышта, алай тугел. Мәсәлән, еш кына сыйныфташларның чыгарылыш кичәләре өчен, яисә, еллар үтеп, шул сыйныфташларның очрашу тантанасына дип, шигъри шәкелдә матур сүз әйтергә ярдәм итүне үтенәләр. Үтенүче укытучылар исемлеген бирә, кайсынын нинди фәннән укытуын терки һәм кырыена плюс билгеләрен тезә, ягъни мактау сүзләрен кайсына күпме әйтергә Шунда шатлык биләп ала: татар теле укытучысы исеме турысына ин күп плюслар куелган! Үрнәк алып яшәде безнен халык татар теле—туган тел укытучыларыннан. Һәрхәлдә мона чаклы шулай булды. Менә хәзер шул биеклекне саклау өчен бергәләп көрәшү сорала. Бу гамәл татар теле һәм әдәбияты укытучыларын ы н үзләре өчен генә кирәк булганга түгел, ә гомумән халкыбызны тәрбияләү өчен мөһим Укытучылар—татар әдәбиятын халыкка җиткерүдә ин ышанычлы күпер Без Финляндиядә 1972 елда ук булган идек. Анда яшәүче безнен татарлар- "Безгә әшәке фильмнар Һолландиядән, Даниядән килә",— дип зарланганнар иде Ә югары сыйныф укучысы татар кызы Тинәт: “Мин табиблыкка укыячакмын, наркоманнарга терелеп аякка басарга ярдәм итәсем килә”,— дигән иде Без аларнын сүзләрен бөтен тирәнлеге белән ул чакта анлап та бетермәгәнбездер. бәлки. Безгә ул вакытта наркоманнар, спид һәм башка шунын ише нәрсәләр башка бер планетадагы хәлдер кебек тоела иде. Тик шунысы билгеле: мөселман динен тотуны беркайчан да ташламаган безнен андагы кардәшләребез үзләре өчен түгел, башкаларны уйлап борчыла иде Мөселман дине белән бергә кулга-кул тотынышып, ул илдәге туганнарыбызны татар теле дә саклашты һәм саклаша. Бу хәлләр шуна да искә төште әле, дөньяның безнең өскә ташлаган бүгенге афәтеннән котылуның башка юлы юктыр да шул: дин, туган тел, туган әдәбият. Менә шуна күрә дә бүгенге әдәбиятнын геройлары кем булуы бик мөһим дә. Шуңа күрә "Казан утлары” журналының "Безнең заман герое” дигән дискуссияне оештыруы күркәм эш. Үзләренең фикерләре белән уртаклашкан Рәфыйк Шәрәфиев, Радик Фәнзов, Рәшит Фәтхерахманов. Әхмәт Рәшитов. өлкән әдәбиятчыбыз Рафаэль Мостафиннарнын борчылуларын бөтен күнелен белән аклыйсын, фикерләрен уртаклашасын, безгә килеп ябешкән бу катлаулы хәлләрдән чыгу юлын да үзенчә күз алларга тырышасын Мина калса, бу дискуссия Рөстәм Зариповнын реплика-мәкаләләреннән үк башланды бугай әле Ә ин кызыгы әдәбиятыбыз язмышы турыдан-туры язучыларыбыз кулына калуы Өстән бернинди күрсәтмә бирүләр, төртеп күрсәтүләр юк ич инде. Менә без хәзер тулысы белән азат каләм әһелләре Хәзер, кысалар, дип зарланыр урын юк Хәзер менә жин сызганып халкыбыз өчен эшләргә генә калды Бирсен Ходай!

Реклама