Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ә ҖАНЫМ-КАНАТЛЫ КОШ КЕБЕК...

Ахыргача көтәрмен... Җырларымда—килер чорлар шавы. Иңнәремдә—каен толымы: Толым сорап ак каенга киләм, Мин соң әллә аклык колымы? Әллә мин эзләгән сөю бармы Назлы каен яфракларында? Үз ярыма мин бит бирдем назның Яфраклардан сафракларын да. Бүген дә бит бу сафлыкка шаһит Карурманда ап-ак каеннар... "Соям сезне!”—дигән сүзләремдә Каеннардан алган ваем бар. Хәзер инде бу ваемны миннән Әҗәлләр дә тартып алалмас! Шагыйренә толым бүләк итеп. Җырга күчкән каен—каралмас! Җырсызлар да батырчылык итмәс Сөю җырын сүтеп чорнарга. ...Мин урманга үләр өчен китмим,— Кнтәм чорлар шавын тыңларга. Флера ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА шагыйрә Чишмә юлы Акчарлагым асыл кошым “Йөрәгемдә шаулый карурман' һ. 6 китаплар авторы Казакта яши Китәм санап- барлап карар өчен Касннарнын агын, карасын— Урман чыккан саен Чор көенә Сулкыллатып Я.«мыш ярасын. Үз жаныма яра салган өчен Язмышка мин ләкин "аһ" ормам. Җан зурлыгы, сафлык хозурлыгы Аңлашыла бит ул ахырдан. Язмышымның соңгы әманәтен Мин дә ахыргача көтәрмен: “Сафлык колы" дигән юльязмамны Чор шавына бүләк итәрмен. Җәйләремне бирәм... Минем табигатем җәйгә тартым: Кичү авыр миңа кыш айларын. Кырыс кышта кан басымы арта Башны кыскан "корыч кыршау "ларның... Минем мәхәббәтем таңга тартым: Йозәм нурның таңдай алсуында... Әмма аңым җуярмын дип куркам Кинәт купкан хисләр ярсуында. Минем кайгым бураннарга тартым: Басыла да кабат кубарыла. Мөмкин түгел мәңгелек жан хәлен Фасылларга бүлеп сугарырга. ...Җәйгә чыккан чыдамлыгым өчен Мин барыбер бурычлымын Кышка. ...Җәйләремне бирәм... Мәңгелек улБер кайчан да “хезмәт итми" бушка. ...Сөюемне бирәм. сөюемне: Күпме кирәк шулай! Сорасыннар... Кышны бергә чыккан кардәшләрем Хәтерләрен генә җуймасыннар. Өмет ...Авыр миңа... Авыр язмый яшәү Газиз Ватан өчен янмый яшәү. Язмасам мнн күз дә йома алмыйм. Әҗәлләрдән җанны йола алмыйм. "...Җаным Ватаным!" дип язган чакта Иңемдә мнн янар таулар тойдым. Шул ТОЙ1ЫМНЫ елан сугарганда Тау юлына күз нурымны койдым. “Күз нурларым" китап булып чыккач Тагы да үсте, ачыкланды аңым: Тургай, җырлап, Һаваларга чөйде Җандай күргән Азнакаем данын. Шигырь нурларында көйри-көйри. Тау-түбәләр, әнә. күккә ашкан... Дөньям авырлыктан кара көеп. Мин дә гүя акылымнан шашам! Алла язса, туган якка кайтып. Тау җырларын мин дә кабатлармын— Тау-ташларда чарлап, читтә талган Көч-кодрәтен рухи канатларнын. Үгет-нәсихәт Мәхәббәтне гөлгә тиңли күңел,— Гөл дип утка куна! Шытып кына килгән күңел җырын Утлар белән бума... Гөлдән үргән сөю ТӘКЫЯСЫН Башкаеңа кимә! Өзүчесен ничек кенә сөймә,— Өзелгән гөл шиңә. Сөелдем дә, өзелеп ташландым, дип. Таш бәгырьгә тимә! Башта уйлар авырайган саен Ташлар җиргә сеңә. Мәхәббәтне гөлгә тиңлә, син дә Үстер, назың түгеп. Ашыгып син антлар эчмә ләкин. Гөл таҗларын үбеп. Андый гөлләр җиргә орлык коеп. Барыбер тамыр сузмый... Башка төшкән ант та— гомер-бакый Башны кысып сызлый. ...Биегәйтер һәм киңәйтер өчен Газиз Ватанымның күген бүген. Күккә байрак итеп чөяр идем Милләтемнең бөтен түземлеген... Хыянәт—мәхәббәт зинданы. Зинданга ашкына кем җаны? ...Йөрәктә богаулар чыңлады: Зинданнар чорнады дөньяны. Мәхәббәткә муллык юраганла Алдаламый икән язгы тойгы: Язлар күзләремә Кояш уйды. Көзләр—эзләремә яфрак койды. Бер "балкыш" ИЛ, күкрәп, чәчәктә балкыса. Аласы сулышлар кинәя. Җир тетрәп, вулканнар атылса Аңлыйсың: бер ‘'балкыш" ни бәя... Күлдә —сагыш!.. Камышлы күл буйлап Кыр казлары йөзә каңгылдашып... Порим шул сагышлы елларымнын һәр мизгеле белән саубуллашып. Җан-тамырын берөзлексез айкаганга. Татар телен баскан төзәлмәстәй яра... Башыбызны төз тотуга карамастан. “Телкисәрләр" телдән тарта янабаштан. ...Без ахрысы артык "уйнап уймак1"ландык?! Телсезлсктән юашландык, тыйнакландык. "БетерәмМ!" дин ажгырганда сиңа явыз. Каршы килеп нәрсә әйтсен "уймак авыз"? Хәтердә—вәгъдәләр елгасы Күк күкрәп яңгырлар яуганда Нар яшен йөрәкне чолгады. Яшенләп, тетрәнеп, сөюем Ярыннан чьнарды елганы. Бу нинди газаплы сөю сон Пөрәккэ сүнмәс ут кабызган?! ...Без сузган мәхәббәт күперен Ярсулы ташулар агызган. Хәтердә вәгъдәләр елгасы! Ашкына хыялга җитәргә... Кызганам яшьлегем ярларын Күперсез калдырып китәргә. 112 Яшьләр иҗаты Г ө л з а д ә Б ә й р ә м о в а ЯШӘЕШНЕҢ АНЫҢ ҮЗ КАНУНЫ... Яшәешнең аның үз кануны: Без дигәнчә генә баралмый. Сөеп яшим, дисең, тормыш исә Ваклыклары белән яралый... Вагаясың “акча җитми” дип тә... Имеш-мимеш, гайбәт сүзләрдән. Акыл туплап, хисләр сүнә төшкәч. Килеп җитә аннан көзләр дә... Яшәешнең, әйе, үз кануны: Әйтми дөнья кая барасын... Үткән кеше бармы ялгышларсыз Яшәү белән Үлем арасын?! Ул төнне мин сине көтмәдем, Кайтыр дип янәдән борылып. Бары тик мендәрең юксынды. Калганга бер читтә боегып. Урынны киңәйтеп җәймәдем. Ялгызын ничек тә таң ата. Алданып саташу шушыдыр— Яратам... Ышанам... Югалтам... Җуям да дусларны, ярларны. Соңыннан юрыймын яхшыга... Синең дә кайтуын көтмимен: Ялгызлык әверелер язмышка... ...Юрыйммы моны да яхшыга?! Гөлзадә БӘЙРӘМОВА журналист, шигырьләре һәм мәкаләләре вакытлы матбугатта даими басылып килә. Казанда яши. ' 113 "Ги,чер буе җанРаш тэОем чии Р Ф һәр саташу мина сөю булды, һәр ярату, гүя. соңгысы... Еллар узган саен үзенә тарта Җырларның да никтер монлысы. Дусларны да хәзер күп дип әйтмим. Калды бары җанга якыны... Сөю бер хәл. жанлаш булу җитми: Син җанлаш бул. көтмим артыгын... Хачатташем Тәслимә Сиб,ит\пина пафатыни Акрын акрым син дә онытылырсың: Хис-хэтергә вакыт аяусыз... Бүгенгесе кыен җанны телә. Юклыгыңны тою аяныч. (Үләм диеп җиргә тумый кеше. Яши яши шуиа төшенә: Тудырырга кочлессң дә Ходам. Алын калу килми көченнән!) ...Урының буш күңелләрдә бушлык. Ачыла ишек.тик син ачмыйсың. Югалтулар арткан саен, җанда Ныграк тоям аның ачысын. Югалтулар әле була торыр, һәрберсенең үзгә Iазабы. Югалтулар табуларга булсын. Булмасын тик үлем азагы... Әлләни күп гомер узмаган Иңгә-иң терәлеп, янәшә. Син мине, мин сине белмәгән Еллармы ерактан эндәшә: “Сак белән Сок булып яшәүдән Бәхет соң кем табар дөньяда? Ялгызың аерым кичкәндә Куркыныч тоела елга да... Үткәннәр үткәндә. Бүгеннең. Яшәүнең кадерен белегез. Табышкан, канышкан күп булыр. Югалтмый яши дә белегез. Диварымдагы сәгатең Синсеэ көннәрне саный: “Келт... келт... Көт... көт... Түзәлмәс. килер янәдән. Ул да бит синдәй сабый. Үпкәлидер бер дә юкка. Аннан—көтә юату... Сөюнең кадерен бетерә Җанны кыйнап елату". Төн. Тынлык. Тынлыктан мин курыкмаска тиеш һәм качмаска тиеш аңардан: Кемнәргәдер ошамадым диеп. Туа алмам җиргә яңадан. Төшенкелек миңа юлдаш булмас: Ялгызлыктан күрмим фаҗнга. Кемгәдер ул, бәлки, элмәк булса. Мнңа исә. Уйланырга, бәлки җай гына... Авыру ларны, үлемнәрне күргән Гомеремнең инде уртасы. Күңел дөньямның да кыл уртасы. "Яшим!" диеп яшьнәп торасы! Ялгызың да тынлап, аңлап була Сандугачның өзелеп сайравын... Парлы гына бәхетле, дип. җирдә Чыгаралмас беркем бер канун! Рәссам Әхсән Фәтхетдинов белән сөйләшүдән —Җилләр белән сөйләш,—дисең,— Табигать бит каралтмый. Серләреңне җилгә сөйлә. Җилләр гайбәт таратмый... Агач белән серләш,—дисең,— Сыен син кочагына. Ныклыгыннан көч алырсың Хәлсезләнгән чагыңда. Агымсулар алып китәр: Кайгылар агар—судай... Хатын-кызны Кайгыда һәм... Сөюдә сыный Ходай. Гомернең узганын сизмәдем, Элләни арада көз җиткән, Бердәнбер улкаем буй җиткән... Гомернең узганын сизмәдем. Гомернең узганын сизмәдем, Җуела башлады гуганнар. Ишәя башлаган зиратта Алынып куелган урыннар. Кайчандыр каз-бәбкә саклаган. Чәчкәләр җыелган чирәмлек Тоташтан зиратка әйләнгән Мәңгелек моң саргай тирәлек... "Бер КЧСС1.-Л1 иким кире нпышмыи Халык мвка.иСин миннән хәбәрләр көтәсең: “Сагындым, кайт”, дигән сүземне... Әллә соң җиңел дип уйлыйсың Ялгавы киселгән телемне?! Хисләргә уралган уйларым Акылга гел кнртә булдылар... Сагынмыйм дисәм дә, сагындым, Абынмыйм диеп, гел абындым.. Син миннән хәбәрләр көтәсең, Әйтмәсәм. мәңгегә китәсең. Кемгә соң китәрсең?.. Белсәкме Кем безне бәхетле нтәссн! Ялгызым калам да уйланам: Бәхет дин нәрсә соң атала, Акыллы яшәлгән тормышмы. Мизгелме мәхәббәт хакына?